Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘХМӘТ ФӘЙЗИ ИҖАТЫНДА ТУКАЙ

Татар халкының сөекле шагыйре Г Тукай образы ничә буын әдипләрне иҗатка рухландырып, илһам, көч биреп килде Ләкин анын иҗатын һәм тормыш юлын чагылдырган аерым әсәрләр, хезмәтләр, истәлекләр булса да, Әхмәт Фәйзигә кадәр Тукай образын сәнгатьчә осталык белән яктырта алучы башка язучы табылыр микән?! Мөгаен, юктыр' Тукай шигырьләре Әхмәт Фәйзине үсмерчактан ук сокландыра Үзе дә ул башлангыч шигырьләрен Тукай йогынтысында яза. алга таба да анын иҗат алымнарын, традицияләрен дәвам итә. Әйе. Габдулла Тукай Әхмәт Фәйзинең гомере буе табынган шагыйре булды Утызынчы елларның ахырларында язучылар әдәбиятыбызның уңай традицияләрен, халык иҗатын өйрәнүгә ныграк әһәмият бирә башлыйлар Шул исәптән Тукай иҗатына багышланган фәнни хезмәтләр лә дөнья күрә (ГХалит, Г. Нигьмәти). Шул рәвешле, әдәбиятта Тукай образы ныклы урын ала, күп кенә шагыйрьләр ана багышлап шигырьләр иҗат итәләр Тукай турында тәнкыйть мәкаләләре күп булса да, анын тормышы һәм иждты төпле-тирән итеп аз өйрәнелә әле. Әхмәт Фәйзи дә шушы изге эшкә алына Ул Г Тукай, анын гыйбрәтле биографиясе, татар әдәбиятында тоткан урыны, Тукай яшәгән чор. Тукай яшәгән Казан. Тукан аякка баскан Жаек турында җитди уйлана башлый Әдип күп еллык ижат тәҗрибәсен, илһамын, осталыгын шушы зур һәм җаваплы максатка юнәлтә. Ә. Фәйзинен Тукай образын гәүдәләндерүдәге беренче адымы драматургиягә карый. «Тукай» драмасының кайчан языла башлавын рәсми дәлилләүче документлар әдипнең шәхси архивында очрамады Бары Ә Фәйзинен «Әдипнең эрудициясе» дигән китабына (1973) төзелгән искәрмәләрдә генә «Тукай» драмасының якынча 1935 елларда языла башлавы искәртелә (ЗМбит). Әхмәт Фәйзи төрле архивларда эзләнә. Тукайның замандашларын эзләп таба, ул яшәгән заманны җентекләп өйрәнергә керешә Тукай эшләгән газеталар. Тукай сөйләшкән кешеләр. Тукай яшәгән урыннар һәм башка бик күп нәрсәләр анын игътибарыннан читтә калмый Бу эштә ана күбрәк Тукайнын замандашы артист Касыйм ага Шамил ярдәм игә «Ә Фәйзи шул Тукай яшәгән чорны ныклап өйрәнде, әсәренә кирәкмәсә дә. мәдрәсәдә шәкертләр ничек утыралар иде. ничек укыйлар һ б дип сорашып йөрде Тукайнын кайда торуын, кайсы типографиядә эшләвем. элеккеге Печән базарларын күрсәтеп, аңлашып. Тукай турында әдип шактый 1ына истатекләр алды Казанда типографиядә эшләгән. Тукайны яхшы белгән бер эшче Закир абзыйны һәм «Болгар* гостиницасының швейцарын ззләп таптык Алар Фәйзигә Тукайнын киеме, эше. дуслары һ б лары турында сөйләделәр Ә Фәйзи шул тормышка дәвамлы рәвештә керә барды» ■■Гариф Төхфәтуллин һәм Вафа Бәхтияровлар да сөйләгән истәлекләре белән абыйга зур ярдәм күрсәттеләр», дигән иде Ә Фәйзинен бертуган сенлесе Зәйнәп апа Фәйзиена минем белән булган әңгәмәсендә (1994ел. 15 дек) Ә. Фәйзи тарихи чыганакларны да өйрәнә, шул чордагы матбугатны күздән кичерә. Тукайның мохите. дөньяга карашы һәм әдәби яктан формалашуы турында төрле мәгълүматлар җыя Шушы кызыклы тарихи материаллар. бик күп сандагы Т 168 истәлекләр һәм. ниһаять, авторнын үз хыялы җирлегендә, Әхмәт Фәйзи «Тукай Ждекта» пьесасын иҗат итә. Тукай образының сәхнәдә урын алуы да нәкъ әнә шуннан башлана. Пьеса 1939 елны «Совет әдәбияты» журналында (№3-4) басыла. Шул ук елны «Тукай Ждекта» әсәре Татарстан дәүләт академия театрында «Тукай» («Талантның һәлакәте») трагедиясенең беренче пәрдәсе итеп куела. Хәзер язучының шәхси архивына күз салыйк. Материаллар арасында Ә Фәйзи белән Татарстан дәүләт академия театры арасында 1938 елның 20 ноябрендә төзелгән килешү кәгазе бар Килешү нигезендә автор (Ә Фәйзи) 20 ноябрьдән дә соңга калмыйча театрга «Тукай» («Талантның һәлакәте») исемле биш пәрдәле пьесасын төгәлләнгән хәлдә тапшырырга тиеш. Документтан аңлашылганча. «Тукай» драмасы 1938 елда язылып беткән булган. Архивта «Тукай» драмасының соңгы варианты, пьесаның биш күренеше басылган «Кызыл Татарстан» газетасы кисемтәсе. 1939 һәм 1940 елларда гарәп графикасында язылган каралама вариантлар һәм датасы куелмаган каралама вариантлар саклана. Болардан тыш «Тукай Ждекта» драматик поэмасының төзәтмәләр белән машинкада басылган датасыз варианты һәм русчага тәрҗемә ителгән датасыз вариантлары да бар. Ә. Фәйзи «Тукай» драмасы буенча уйлануларын, сызмаларын, план вариантларын, материалларны ничек туплавын һәм драманы тикшерүләрне блокнотларга теркәп калдырган. -Тукай» драмасының 1-6 күренешләренә редакцион төзәтмәләр гарәп графикасында карандаш белән язылганнар. Хәтта «Тукай» драмасының сәхнәдә уйналуын дәлилләүче бер-ике фото да сакланып калган. 1940 елның 28 маенда Татгосиздат белән Ә. Фәйзи арасында нәшрият договоры төзелә. Килешү буенча Татгосиздат авторнын «Тукай» драмасын китап итеп бастырып чыгаруны үз өстенә ала. Бу китап 1941 елны басылып чыга. Аннан сонгы басмалары 1943. 1948, 1954 елларны дөнья күрә •Тукай» драмасы сәхнәдә уңыш белән барса да, автор үзе беренче вариант белән канәгать булмый. Ул үзе театрга пьесаны үзгәртеп эшләргә теләвен белдерә. Нәтиҗәдә. 1940 елның 9 сентябрендә театр директоры Хәмит Алханов белән Ә. Фәйзи арасында яңа килешү төзелә. Автор театр коллективы белән берлектә драманы үзгәртеп эшләргә һәм 1940 елның 1 ноябренә тәмамлап тапшырырга тиеш була. Алга таба да бу эш тукталмый. 1942 елның 29 апрелендә театр белән яңа килешү төзелә. Анда Ә. Фәйзинең 3 пәрдә, 6 күренештән торган -Тукай» пьесасын 1942 елның 15 июненә өлгертергә тиешлеге әйтелгән 1942 елның апрелендә Тукайның 56 еллык юбилее көннәрендә казандылар «Тукай» спектакленең яна вариантын карыйлар Аны сәхнәгә режиссер Ширияздан Сарымсаков куя һәм әсәр киң җәмәгатьчелек тарафыннан уңай бәя ала Беренче вариантта тормыш күренешләре күбрәк булса, икенче вариант шигърияткә, фәлсәфәгә баерак булып чыга. Автор образларның җиргә генә сырышып ятуын һәм кимсетелгән рәвештәрәк яшәүләрен теләми. Аның төп максаты—халык улы Тукайның тарихи урынын күрсәтү. Вариантлар арасында Тукай образының үсешен чагыштырып тикшерүдә катнашкан Гадел Кутуи болай дип сөйли: Новый вариант спектакля «Тукай» резко отличается от первого варианта и отличается в лучшую сторону. Спектакль по сравнению с первым вариантом теперь более собран, более компактен При слове Тукай перед нами встает нежный образ патриота, поэта, любимого миллионами народного певца, крупнейшего общественного деятеля, публициста». (1942, 16апр. Тат. ВТО). Давыллы сугыш елларыннан сон театрның репертуары үзгәрә, аның алдына тормыш яңа бурычлар куя «Тукай» спектакленең икенче варианты сәхнәдә аз яши. әкренләп репертуардан төшеп кала. Шулай да Мәскәүдә театр студиясендә укучы яшьләр тарафыннан 1961 елда Г Тукайның 75 еллыгы уңае белән бу спектакль яңадан сәхнәдә уйнала. Тик Әхмәт Фәйзи аны күрә алмый инде—ул 1958 елны Казанда вафат була. Әхмәт Фәйзи «Тукай» пьесасын иҗат иткән елларда, бер үк вакытта, аның киносценариен да язган. Шәхси архивында киносценарийның 1940-52 елларда язылган ике варианты сакланып калган. Бу эшкә бәлки Татарстанның Халык Комиссарлары Советы рәисе урынбасары 3. Тинчуриннын (1940 ел. 15 август) «Тукай» пьесасын СССР кинематография эшләре комитетының сценарийлар бүлегенә җибәрергә тәкъдим ясап язган хаты да сәбәпче булгандыр. Рәсми бланкта басылган әлеге хаттан сон шул ук көнне икенче хат СССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы кинематография эшләре комитетына да җибәрелә, ә копиясе Әхмәт Фәйзигә юллана. Хатта -ТАССР Халык Комиссарлары Советы Әхмәт Фәйзине «Тукай» кинофильмын чыгару мәсьәләләре буенча консультант итеп билгели».—дип язылган була. Димәк, шушы елларда ук Г Тукай турында нәфис фильм төшерергә уйлаганнар икән Ә Фәйзи сценарийга нигез итеп үзенен «Тукай» тарихи драмасын алган Драмадагы конфликтлар, образлар сценарийда да урын тапкан Күренеш- эпизодларнын күп булып, атарнын тиз алышынып торулары—композициядәге һәм сюжет корудагы бу үзенчәлек—шиксез. Ә Фәйзинен кино сәнгате белән мавыгуыннан, кино үзенчәлекләрен өйрәнүеннән, кино тәэсиреннән килә. Язучы бу елларда җитди рәвештә кино сәнгатен, анын теориясен өйрәнә, яна чыккан фильмнарны карап оара. Ә Фәйзинен Тукай турында язган фәнни тикшеренүләре һәм публицистик мәкаләләре дә байтак. Мәсәлән. 1939 елны ул «Габдулла Тукай» очеркын «Атаклы кешеләрнең Казандагы тормышлары» исемле җыентык өчен әзерли Җыентык рус телендә 1940 елда басылып чыга. Архивтагы кулъязмада бу очеркнын дагасы күрсәтелмәгән, татар телендә һәм рус телендә икешәр каралама варианты бар. «Халык шагыйре* исемле икенче бер хезмәте Тукайнын русча җыентыгына сүз башы буларак язылган. Шушы ук хезмәтне файдаланып, кыскартып. Ә Фәйзи 1956 елнын 26 апрелендә университетның актлар залында Тукайнын тууына 70 ел тулуга багышланган тантаналы кичәдә доклад ясый Шәхси архивында шул докладнын өч каралама варианты һәм ана булган материаллар саклана «Тукай һәм аның заманы» исемле хезмәте исә 1951 елны Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Г Тукай Стихи, поэмы, сказки» җыентыгында сүз башы буларак урнаштырыла Шул ук исемдәге мәкалә «Дружба народов» журналында да басылып чыга (1950, № 5). Архивта анын машинкада басылган каралама варианты һәм датасыз тагы ике варианты бар «Халкыбызның горурлыгы» исемле тагын бер мәкалә 1956 елны Детгиз (Мәскәү) чыгарган «Г Тукай Избранное» җыентыгына. 1961 елны «Г. Тукай Вступающим в жизнь» китабына кереш сүз буларак урнаштырыла. «Габдулла Тукай турында» исемле мәкаләсе исә «Совет әдәбиятъ<»нда (1936, № 5, 65-66 бб.), «Халык һәм шагыйрь» мәкаләсе «Совет Татарстаны» газетасында (1953,15апрель) һәм «Совет әдәбияты»нда (1953, №8-9) дөнья күрәләр Тукайнын үлүенә 40 ел тулу уңае белән язылган «Халык һәм шагыйрь» мәкаләсенең караламасы ла архивта саклана. Әхмәт Фәйзинен Тукай турындагы хезмәтләре базар белән генә чикләнми Архивта шулай ук «Поэт красоты и свободы» мәкаләсенең «Литературная газета»дан кисемтәсе. Г. Тукайнын яна табылган хатлары турында мәкалә. «Тукай и русская классическая литература» исемле мәкаләнең ике варианты бар -Тукай и его эпоха» мәкаләсенең датасы күрсәтелмәгән биш каралама варианты. Тукай турында мәкаләләр язу буенча уйланмалар дәфтәре. Тукайнын сайланма әсәрләре җыентыгына карата өч варианттагы рецензиясе. Г. Халитнең «Татар халык шагыйре Габдулла Тукай» очеркына рецензия караламасы—болар Ә Фәйзинен Тукай чорын һәм ижатын фәнни яктан тирәнген өйрәнгәнен ачык дәлилләп торалар Ул мәкаләләр язу белән генә шөгыльләнми, балки Тукайны кин халык массаларына җиткерү буенча да зур эш алып бара Бу уңайдан Тукайнын 60 е ныгына карата сөйләнгән докладының шәхси архивындагы ике вариантын. 1954 елга карата үзенен иҗади эш планы буенча чыгышын. Тукай турындагы доклады фрагментларын санап китәргә мөмкин Ә Фәйзи Тукайнын яшәгән чорына да, дөньяга карашына ла. сәяси карашларының үсүенә дә. эстетик карашларының формалашуына да игътибар итә һәм аларны җентекләп күзәгә Болар барысы да Әхмәт Фәйзигә киләчәктә шагыйрь турында зур әдәби әсәр язар өчен әзерлек чоры булып хезмәт иткәннәр Һәм. ниһаять Тукай турында күләмле, тарихи биографик әсәр-роман языла Әдипнең Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институтында сакланган шәхси архинын өйрәнгәннән соң. анын нинди юллар белән «Тукай» романы өчен материаллар туплавын ачыкладык Ул бу эшне күп төрле юназешләрдә алып барган I. Әлбәттә, ин беренче чыганак—Тукай үзе. анын барлык язганы шигырьләре, мәкаләләре, истәлекләре. Мәсәлән, архивка Г Тукайнын «Исемдә калганнар» истәлегенен машинкада басылган күчермәсе саклана. Ә. Фәйзи аны жентекләп өйрәнгән һәм үз кулы белән юл кырыйларына Тукайнын замандашлары сөйләгән истәлекләрдән төзәтмәләр язып барган Тукайнын «Тан йолдызы» газетасында (1906,2сентябрь) басылган «Уральскида хөррият бәйрәме» мәкаләсенен машинкада басылган күчермәсе дә бар. 2. Төрле кешеләрдән тупланган истәлекләр җыелмасы. Тукайнын дусты, журналист, «Әльислах» газетасының мөхәррире Вафа Бәхтияров үз кулы белән дәфтәргә язган истәлек «Хөсәен Ямашев һәм анын турында кайбер истәлекләр» дип атала. Ә. Фәйзигә Тукай яшәгән чорны, мохитне дә яхшы белергә кирәк була. Шунын өчен ул бу истәлекне дә игътибар белән өйрәнеп, файдаланырдай урыннарын төсле карандашлар белән сызып куйган. Сугыш елларында (1944) әдәбият галиме М Гали дә Тукай турында истәлекләр язып алган. Әдип алардан да файдаланган. Фондта шулай ук Аликов Мө~'-'мәтжан улының (1947), А. К Гладышевның (1952), П Маскаев, Н. Покатилов, Н Габделхаковларнын да истәлекләре бар. 3. Халык авыз иҗаты материаллары «Балкан сугышы бәете», «Эрбет бәете», «Шәкертләр садәсе», тышына «N 1» дип язылган куш блокнотта халык чыгарган такмаклар, аерым кәгазь битләрендә «Бер мәхзүмнең зары» (ике варианттагы мөнәҗәт), «Бер кадим шәкертнең еглаганы», «Үлем мөнәҗәте», «Татарлар бәете», «Татарларга хитап» кебек мөнәҗәтләр бар. Ә. Фәйзи «Тукай» романында күп төрле социаль төркемнәрне сурәтләгәндә еш кына фольклор материалларына мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән, романда «Эрбет бәетен» бик күп бәетләрне яттан белүче Сәхәби шәкерт кунаклар алдында көйләп бирә «Балкан сугышы бәете»н Ташъяк ярминкәсендә 1878 елгы рус-төрек сугышында имгәнеп кайткан карт солдат халык алдында җырлап йөри Романдагы аерым персонажларны, татар халкы тормышыннан этнографик күренешләрне, тарихи, дини, фәлсәфи вакыйгаларны яктыртканда да язучы мәкаль-әйтем, табышмак, жыр, бәет-мөнәжәт кебек халкыбыз гасырлар буе туплаган акыл җәүһәрләреннән оста һәм урынлы файдаланган. 4. Этнографик материаллар. Архивта татар байлары турында һәм туй үткәрү йоласы турында Нурыямал апа Мәсәгутовадан язып алынган «Урал туе» дигән язма бар Болар шулай ук романда үз урыннарында файдаланылган. 5 Архив, газета-журнал, матур әдәбият материаллары. Ә. Фәйзи бик күп архивларда, китапханәләрдә эзләнә. Тукай яшәгән урыннарга бара, шул чорда чыккан газета-журналларны жентекләп өйрәнә. XIX гасыр һәм XX гасыр башы турындагы һәр төрле чыганакларны (тарихи, икътисади, фәлсәфи, дини, этнографик, әдәби һ. б.) тәфсилләп тикшерә. Мәсәлән, ул төрле газеталардан күп кенә кызыклы материаллар күчереп алган. Шул чорларга караган бик күп матур әдәбият исемлеге, төрле китапханәләрдәге китапларның шифрлары, байлар, муллалар турында мәгълүматлар туплаган. Ленинград архивларында казынып материаллар җыйган. Болардан башка да архивта бик күп кулъязмалар, документлар һ. б. бар. Без биредә аларнын барысын да санап торуны кирәк тапмадык. 6. Хатлар. Әхмәт Фәйзи романын язу чорында бик күп кешеләр белән хат алышкан. Архивта 880 хат бар! Аларнын һәрберсенә аерым-аерым тукталу мөмкин дә түгел. Мисалга Уральскида Тукай белән бергә наборшик булып эшләгән А. К. Гладышев хатлары. (1952- 56 елларда язылган 18 хат). Бу хатларда «Тукай» романы өчен бик кыйммәтле фактлар бар Алар Тукайнын Жаекта яшәгән чорын күз алдына ачык итеп китереп бастыралар. Анда Уральскинын географик урнашуы да, төрле соииапь катлаулар, аларнын үзара мөнәсәбәте, милләтара бәйләнешләр. 1904-1905 ел вакыйгалары, шул чорнын тарихи шартлары, шәһәрнен күренекле кешеләре, революционерлар, аларнын исемфамилияләре һ б да бар Гладышев 1956 елның 27 ноябрендә язган хатында үзенең 66 яшьтә икәнен, сәламәтлегенең какшаган булуын искәртә дә: «Мондагы татарлар да. руслар да романның II китабын зур түземсезлек белән көтәләр. Без башка күрешә алмабыз инде, хет китапны күреп, игътибар белән укып чыгып үләргә иде»,—ди Ул елларда Уральскидан Казанга килеп аспирантурага укырга кергән Нәфиков Рәфыйк Измайлович хатлары да гаять кызыклы (22 хат. язылган еллары 1951-1956) Анын һәрбер хатында диярлек фактик материал, төрле белешмәләр, фотолар бар. 7. Татар әдәбияты буенча фәнни-теоретик хезмәтләр. Ә. Фәйзи Тукай яшәгән чорны сурәтләгәндә үзе тапкан материаллар белән генә чикләнеп калмый, бәлки Казан университеты һәм Фәннәр Академиясенең Казан филиалы галимнәре белән очрашып, алардан файдалы кинәшләр. фәнни консультацияләр ала. Моны әдип архивындагы рәсми кәгазьләр, әйтик. ТАССР Язучылар союзынын 1949 ел 30 апрельдә биргән белешмәсе дә раслый Анда анын өч ай (февраль, март, апрель дәвамында) Фәннәр Академиясенең Тел. әдәбият һәм тарих институтында. Эчке эшләр министрлыгы архивында. Тукайның туган жире—Кызыл юл (хәзер Арча р-ны) районына барып, материаллар җыюы әйтелгән. Аны Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми советы утырышына (1952 ел, 19 июнь) «XX йөз башындагы татар әдәбияты тарихы очерклары»н тикшерүгә дә чакырганнар. Язучы, билгеле, татар әдәбияты тарихын, әдәби тәнкыйть материалларын жентекләп укып өйрәнә, аларны үз хезмәтендә теоретик база итеп файдалана. Кайбер шундый хезмәтләр шәхси архивында да сакланып калганнар (М Гайнуллин. Г Халит, Р Нәфигов хезмәтләре) Ә. Фәйзинең шәхси архивында «Тукай» романының илле алты (!) каралама варианты саклана, ләкин шулардан уналтысының гына язылу датасы күрсәтелгән Романның вариантлары кулдан ясалган унбиш дәфтәр, утыз дүрт калын дәфтәр, егерме дүрт укучы дәфтәре һәм машинкада басылган ике төпләмә тәшкил итатәр Нинди гаять зур көч түгелгән! Әдипнең эшчәнлегенә сокланмый мөмкин түгел Романның беренче китабы «Үги еллар» исеме белән Казанда 1952 елда басылып чыга. Ул ике өлештән тора (Беренче өлеш—«Яна бистә. Икенче өлеш— •Кырлай»). Төзәтелгән икенче басма 1956 елны дөнья күрә, ул өч өлештән тора («Яна бистә», «Кырлай», «Жаек»), 1964 елда Ә Фәйзи әсәрләре өч томлыгының беренче томында икенче китапның беренче-икенче бүлекләре дә кертеп басыла 1984 елда Ә. Фәйзи әсәрләренең биш томлыгы фәнни аңлатмалар һәм искәрмәләр белән нәшер ителде «Тукай» романы биштомлыкнын икенче томын тәшкил итә. Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин Әхмәт Фәйзи Тукай образын мәңгеләштерү өчен бик күп көч куйган, Тукай образын эзлекле рәвештә төрле жанрларда сурәтли килеп, ниһаять. «Тукай» романын иждт иткән һәм аны дөньяга таныткан.