Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРТЛАР

1 еше бер картайса—картая икән.., Әле моннан ике ел элек кенә Садыйк абзый авылдагы ин таза картларнын берсе булып санала иде Колхозның истә калырлык, ин кимендә, берничә ун ел эчендә телгә алып сөйләрлек бер генә эше дә анын катнашыннан башка үткәрелми иде Андый эшләрне ул. яратып, эчке ләззәтен табып, бөтен жаны-тәне белән бирелеп эшли иде. Юк, андый эшләрдән генә түгел, колхозның гади, көндәлек эшләреннән дә ләззәт таба иде ул Ә инде озак еллар яшәячәк хезмәтнең һәркайсы анын тормышына тел белән әйтеп, бирергә мөмкин булмаган яна бер нур өсти иде Әнә «Ирек» колхозы яныннан дугаланып уза торган, кин көмеш тасма кебек ялтырап яткан Нурлы елгасын күрәсезме.’ Анын буенда, үзәнлектә, хәзер карасу булып, диңгез кебек дулкынланып яткан болын урынында, кайчандыр бик зур сазлык иде. Бәлки, ул сазлык Нурлы ага башлаганнан бирле шулай, бөтен үзәнлекне басып, тынчып, сасып яткандыр. Эш анын кайчаннан бирле сасып ятуында түгел, ә Садыйк карт ата-бабалары гомерендә кешеләргә зарардан башка бернәрсә дә китермәвендә Кешеләрне бизгәк белән жәфалау дисенме, көтүдән качып кергән, андагы агулы үзәннәрне ашаган сарыкларның, сыерларның эчләрен киптерү дисенме.—барысы да шул каһәр төшкән сазлыктан килә иде Ә жәйге тын кичләрдә инде ул бөтен авылны үзенен сасы исе белән дә. тынгысыз озынборыннары белән дә тутыра иде Озынборыннарның никадәр үзәккә үткәнен «Ирек» колхозчылары бик яхшы беләләр. Әгәр белми торган кешеләр булса, рәхим итеп, үзләре шундый урында торып карасыннар,—булмаса. жәйге кичләрдә ачык һавада бер генә кич кунсыннар Ачык һавада түгел, тынгысыз бөжәкләр төтәсләп чыгарылган өйдә яисә келәттә куну да җитә. Менә шул сазлыкны «Ирек» колхозчылары сугышка кадәр берничә ел элек киптерергә уйладылар һәм киптерделәр Сазлык бетте, жәйге көннәрдә жил белән дулкынланып торган ямь- яшел болынга әверелде, ә болын өстендә буйдан-буйга сузылган, бер-берләре белән тоташкан канаулар калды Хәзер ул канауларны да инде үлән басып бара. Канауларны үлән басар, бәлки, алар кайчан да булса жир белән дә тигезләнерләр, әмма ул сазлыкны «Ирек» колхозчылары киптерде дигән истәлекне бертөрле дә үлән баса алмас. Менә шул онытылмас хезмәткә Садыйк абзыйнын да көче салынган Көче салынган дип әйтү генә аз! Ул аңа жанын салды, шул эшне башлап йөрүчеләрнең берсе булды Никадәр ләззәт, никадәр шигърият, никадәр жан азыгы тапты ул аннан Булмаса. Түгәрәк таудагы алмагач бакчасына күз төшерегез Ул бакчаны Садыйк карт утыртышмадымыни? Жәй көннәрендә, ямь-яшел яфракларын ярып, авылга таба көлеп карап торган, ә кыш көннәрендә әлегә саламнарга төрелеп утырган ул яшь алмагачларның бик күпләре Садыйк карт кулыннан үтмәдемени.’ Әнә Нурлы буенда, тегермән янындагы текә яр кырыена утырган алты почмаклы бер йорт бар Ул йорттан колхоз фермаларына һәм авылдагы өйләргә таба шәм кебек төз баганалар, бер-берләрен куып баргандай, тезелешеп киткәннәр. Ә баганаларга колак алкаларыдай ак изоляторларын татып, электр чыбыклары тартылган Ул чыбыклар жәй көннәрендә кояш нурлары белән җемелдиләр. ә кышкы салкын төннәрдә ачы җилләр көенә сызгыралар Менә шул электр чыбыкларын сузып җибәргән әлеге атты почмаклы йортнын нигезендә Садыйк карт кулы белән салынган гашлар да бар кан төннәрдә Садыйк карт, кулына чөмәкле артыш гаягын тотып, урамга чыгып баса һәм К авылнын бер башыннан икенче башына кадәр сибелгән яп-якты тәрәзәләргә, урам буйлап сирәк кенә тезелеп киткән лампочкаларга балаларча шатланып, горурланып карап тора. Чаткыланып янган бу якты утлар ана гидростанциядән түгел, ә алар салган нигез ташларыннан чыккан көч белән шулай якты янадыр шикелле тоела. Бар иде бит заманалар. Садыйк картнын кулы тимәгән, анын киңәше кермәгән бер эш тә юк иде. Ул көннәрдә Садыйк карт ике кеше кадәр, хәтта өч кеше кадәр эшли иде. Ул чагында аруда-талуда да жанны рәхәтләндергеч ниндидер бер ләззәт бар иде. Ул ләззәт, эшенне бетереп, аңа бер күз ташлап алганнан сон башлана иде... Ә хәзер инде ул колхозның эшкә ярамый торган картларыннан санала. Ничек картаеп китте сон ул? Шул каһәр төшкән картлыкның килгәнен ничек сизми калды? Анын янына кайчакларында дус-ишләре. кордашлары килгәләп утыралар Алар, өйгә кергәнче, башта йә тәрәзәне шакылдаталар, йә ишекне дөбердәтәләр, тик шуннан сон гына бусаганы атлап үтәләр. Нигә менә картлык та шулай, йә тәрәзәне шакылдатып, йә ишекне дөбердәтеп, рөхсәт сорап килми икән? Чыннан да. ул ничек болай тиз генә картаеп китте сон9 Ничек итеп ул шундый жанны рәхәтләндергеч, күнелне сафландыргыч эшләрдән кул селтәде сон? Анын шулай, кешеләрнен шау-гөр килеп эшләп йөрүләренә читтән генә, картларча пошынып, хәтта аз гына мыгырданып, вакчылланып карап торуы кайчан башланды соң?.. Анын ике улы да Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайтып керде. Дөрес, алар икесе ике вакыт кайтып керде, ләкин алар икесе дә бер үк шатлык һәм дөньяны янадан корырга хәзер торган бердәй күтәренке күнел белән туган йортларының ишекләрен ачтылар, һәм озакламыйча алар, жиннәрен сызганып, колхоз эшенә тотындылар. Менә шул көннән башлап алар Садыйк абзыйны ничектер сиздермичә генә колхозның көндәлек эшеннән читкә тайпылдыра башладылар, анын эш белгән куллары кирәксез була башлады Кайчандыр ул таптаган юлдан анын уллары һәм анын уллары шикелле үк фронтовиклар ныкнык басып йөри башладылар. Садыйк абзый кулыннан эш килмәгәнгә яисә колхоз эшендә артык булганга түгел, ә ана карата халыкның хөрмәте зур булганга һәм сакал-мыеклары шикелле үк чигә чәчләре дә. түбә чәчләре дә көмештәй жемелдәп торганга хезмәткә чакырылмый башлады. Бәлки, әле үз улларынын сүзен тыңламаган да. аларнын •әти. сиңа инде ял итәргә вакыт» дигән, тынлыкка, картлыкка өнди торган сүзләренә колак та салмаган булыр иде. Каяндыр, һич тә уйламаганда, бөтенләй икенче яктан, бу мәсьәләгә колхоз председателе дә килеп кушылды Ул үзен сайлап куйган халык каршында бик авторитетлы, дөрес сүзле, гадел кеше иде. Аннары ул бөтен сугыш еллары буенча Садыйк абзыйны колхоз җыелышларында да, хәтта район җыешларында да. үрнәк колхозчы итеп, мактап килде. Дөресен әйтик. Садыйк абзый тышыннан сиздермәсә дә. әмма эченнән бу мактауны бик ярата иде Шундый салпы ягы бар иде анын. Менә шул председатель колхозның өлкән кешеләре алдында аңа. сугыш елларында үз-үзен аямыйча эшләгән өчен, бик олылап рәхмәт әйтте һәм: —Сина инде. Садыйк абзый, тынычлап ял итәргә дә мөмкин,—дип өстәде —Ял итәргә хакын бар синең. Садыйк абзый председательнең һәр сүзен тыңларга һәм аны төгәл үтәргә күнеккән иде. Ун еллап бергә эшләгән вакыт эчендә анын күңелендә председательгә карата шундый буйсынучан бер тойгы урнашкан иде. Анын шундый жанны эреткеч рәхмәтеннән сон. инде ял итәргә дә мөмкин дигән фикергә килә башлады. Әйе. ул ял итү хокукына, тыныч, бәхетле картлыкка үзенен эшчән куллары, агарган һәм сирәкләнгәннән-сирәкләнә барган чәчләре белән иреште. Шулар өстенә йорт тирәсендә дә янадан-яна эшләр килеп чыга башлады. Арт буйны төзәтергә, бакча тирәсен янадан тотарга, келәт идәне такталарын алыштырырга кирәк булып чыкты. Әле ул гынамы сон! Садыйк абзыйнын кулына балта белән пычкы гына алырга кирәк булган икән. Төзәтелергә. 149 янартылырга кирәк нәрсәләр үхтәреннән-үзләре көтеп, авыхтарын ачып тора башладылар Сугыш елларында аларны ул ничек курмәгәндер. нона үзенен дә исе китте. Кем белә, бәлки, алар да сугышнын беткәнен, анын дину тантанасы белән тәмамланганын көтеп ятканнардыр Нәрсә булса да булды. Садыйк абзый үзеннән-үзе шулап, колхозный гөрләп торган көндатек эшеннән бер читкә китте. Юк. анын йөрәге бу читкә киту не тыныч кына кичерә атмады Башта ул. ничектер, ятим калгандай, сыкранды, сызланды Ләкин менә шул тынгысыз, борчулы йөрәк аны йорт тирәсенә бөтенләйгә бәйләп куйды да. Көз көннәренен берендә ана салкын тиде Ул берничә көн бик югары температура белән кызышып ятты. Әлеге, аны мактый торган председатель аны күрсәтергә районнан доктор алып килде Кара чәчле, ниндидер яхшылык, ышанычлылык анкытып торган зур соргылт күзле, урта яшьләрдәге доктор Садыйк абзыйның пульсен капшап карады һәм. үзенен ак, салкын бармаклары белән анын күкрәген озак кына каккалаганнан сон. стетоскопын терәп, берничә урыннан тынлады. Суларга һәм суламый торырга да кушты Гомерендә нинди авырулар белән авырганлыгын да сорашты Кеше үз гомерендә нинди генә авыруларны кичермәс! Садыйк абзый да белгәнен әйтте, ә белмәгәннәренә кулын гына селтәде. Нигә кирәге бар аларнын! Узганнар бит алар! Тик шуннан сон гына доктор анын грипп белән, ягъни салкын тиеп авырый икәнен әйтте, ничек дәваланырга, даруны кайчан һәм ничек эчәргә икәнен өйр1С 1С1111Ә кеше I.ip Ж1НМН икән иш ШНС1КӘН саен ул үЭВН СШОВреЛ чыга һәм картнын йөрәген чеметепчеметеп ала иде Хәзер исә Садыйк абзый аны ничектер янача тойды: менә бит ул. Садыйк Галләм улы нинди кеше үзенен. үз хуҗалыгындагы сыер абзарын, өръянл. гәрәбәдәй сап-сары бүрәнәләр белән сипләп, «галәмәт шәп» итеп төзәтә ала. ә яна салынып ята торган колхоз сыер абзарына барып, анда аркылы саламны буйга да алып куя алмый. Менә нинди кеше ул! Садыйк абзый, сүзне икенчегә борырга теләп, ләкин нәрсә турында башларга белмичә, кыюсыз адымнар белән келәткә таба китте Анын чыгырлы кайрагы шунда иде. тик Садыйк абзыйнын келәт ишеген ачасы һәм Сәләхи картны анда алып керәсе килми иде. чөнки әле ул моннан бер-ике атна элек кенә келәт идәнен яңадан түшәгән иде. Яшьтәше аны күрәчәк һәм төзелештә шундый кирәкле кешенен гомуми эштән читтә торуы өчен, теленнән әйтмәсә дә. күңеленнән шелтәләячәк. —Кайракны мин өйгә генә алып керермен.—диде ул, ишек алды уртасында туктап.—Су белән кайрарга кирәк булыр бит? Бар, син керә тор. —Сусыз да ярар, нигә су?—диде Сәләхи карт, аның хәйләсен төшенмичә, һәм, табан салган итеге белән карны шыгырдата-шыгырдата, атлап, келәт ишегенә таба туп-туры китте. Салыйк абзыйнын инде анын артыннан бармыйча хәле юк иде. Ул келәтнең озынча, бормалы йозагына ачкычын тыкканчы, аяк астында чуалып йөргән тавыкларны бияләе белән куркытып куып жибәрде. —Көш-ш, көш-ш, мәхлуклар!.. Ләкин мәхлукларның тиз генә китәргә исәпләре юк иде, алар келәт ишеге ачылганын шатланып көтәләр инде: аларга аннан нәрсә булса да сибәчәкләр бит! — Көш-ш-ш. көш-ш-шегез. каһәр төшкән нәрсәләр!—дип ачуланып алды аларга Садыйк абзый. Аннары ул. тынгысыз тавыкларның китүләреннән тәмам өметен өзеп, келәт ишеген ачып жибәрде. Чыннан да. Сәләхи картның күзенә ташланган беренче нәрсә ап-ак итеп ышкылап түшәлгән идән булды. —Син үзең бер дә тик тормыйсын икән, моны да рәтләгәнсең икән!— диде ул. идәннең бик пөхтә түшәлүенә карап —Ярыкнын әсәрен дә калдырмагансың. Садыйк абзый, сүзне игътибарсыз үткәреп җибәрергә теләп, борыны астына мыгырданып алды: —Маташтым инде шунда акрын-акрын... —Акрын-акрын булса да. галәмәт шәп булган! Садыйк абзый кайракны келәт ишеге төбенә тартып, яктыгарак китерде һәм әйләндерергә тотынды. Сәләхи карт балта йөзен ташка куйды һәм аннан, гыжлаган тавыш белән бергә, яктыга, кояшка чыгарга теләгәндәй, вак кына чаткылар караңгыга сибелә башлады. Алар сөйләшми генә, бары балтага һәм кайракка бәйләнешле сүзләрне генә әйткәләп ала-ала. алмаш-тилмәш әйләндереп, кайрадылар. Бер унбиш минуттан сон балтанын кителгән җире тигезләнде. Картлар икесе дә анын йөзен бармаклары белән капшап карадылар һәм яхшы кайралган дигән фикергә килделәр. —Хәзер инде кул кайрагы белән шомартасы гына калды,—диде Сәләхи карт. —Электәге кебек үткен булачак. Саф корыч,—Ул. балтасын бусага янына сөяп куеп, кесәсеннән үзе белән бергә шактый гомер яшәгән, кайчандыр ачык яшел булган, хәзер инде билгесез төскә кергән тәмәке янчыгын чыгарды. Алар, аркаларын ларга сөяп, арыш капчыклары өстенә уңайлап утырдылар. Сәләхи карт тәмәке янчыгын чиште, кечкенә китап кебек итеп, катлап, хәзерләп куйган газета кәгазенен бер битен ертып алды. Кәгазенә бер чеметем тәмәке салганнан сон. янчыгын яшьтәшенә сузды. —Тукта, минем папирос бар бит әле,—диде Садыйк абзый һәм бишмәт кесәсеннән бераз янчелә төшкән папирос тартмасын чыгарды —Улым алып кайткан иде. Әллә нигә бер тартам. Эч пошканда гына. —Эч пошканнан яхшы нәрсә ул—тәмәке,—диде Сәләхи карт һәм спортчы рәсеме төшерелгән папирос тартмасын әйләндерә-әйләндерә карады — Алай да иркәлиләр үзеңне Тәмәкенең дә ниндиен алып кайтканнар. Сәләхи карт, төргән тәмәкесен колак артына кыстырганнан сон. озынча яссы бармаклары белән бер папиросны алып, авызына капты Кабыздылар. Һавага сыек зәнгәр төтен күтәрелде һәм. тирбәлә-тирбәлә. ишеккә таба йөзеп китте Сәләхи карт, бер-ике тапкыр суырганнан сон ук. гыжлап йөткерергә тотынды —Күкрәккә ярамый, йомшак,—диде ул һәм, колак артындагы тәмәкесен алып үрләткәннән сон. тартылып бетмәгән папиросын сүндереп, янадан тартмага тыгып куйды —Безнен ише халыкка ярамый бу. Контордагылар гына тарта торган. Менә син минекен тартып кара Саранск тәмәкесе. Бик зәһәр Орлыгын шуннан алып кайтканнар иде Бөтен күкрәкне рәхәтләндереп җибәрә, күзләр ачылып китә Бу юлы Садыйк абзый, буыла-буыла, йөткерергә тотынды Саранск тәмәкесе анын өчен артык каты иде —Сирәк тартам мин.—диде ул. акланып.—онытканда бер генә. Яшьтәше, аның урынсыз йомшаклыгын яратмагандай, көлемсерәп карап алды. Анын чал кергән сирәк кашлары астында инде янадан әлеге ике чаткы җемелди иде. —Артык иркәлиләр сине Карчыгын да салкын-мазар тимәсен, дигән була. Хәер, электә дә ул синен шундый иде Садыйк абзыйның бу темага сөйләшәсе килми иде. шуна күрә дә ул сүзне икенчегә борырга теләде: —Терлек абзарын кайчан салып бетерәсез инде.’ Бик озакка китте Әллә бүрәнәләрегез, такталарыгыз җитешеп бетмиме'* — Барысы да җитәрлек Нәрсә сорасаң, шуны китереп кенә торалар. Тик кешеләрне генә китерә алмыйлар. Чөнки юк Җыен бала-чага. Аларнын һәркайсын өйрәтергә кирәк. Балта да тота белми торганнары бар Бер килеп чыгарга иде сиңа. Галәмәт яхшы абзар салабыз бит Андый абзар әле тирәкүрше колхозның берсендә дә юк.—Сәләхи карт, чүгәләп, бармаклары белән идәнгә сызып күрсәтә-күрсәтә, яна сыер абзарынын ничек булачагы турында бик җентекләп һәм бирелеп сөйләргә тотынды Бу минутта ул аны тузанлы идәнгә бармаклары белән сызып кына күрсәтми, ә сала, үстерә, һәм анын стеналары белән бергә үзе дә үсә шикелле итеп тоя иде Ана үзенен көче кергән нәрсәләр турында сөйләве рәхәт иде Хәзер ул. үзенең яшьтәше янында да. колхоз тезелешендә эшләве белән мактана иде — Менә монда,—диде ул, бер шакмакка төртеп күрсәтеп.-сыерлар бозаулый торган урын була Ә яна туган бозауны коридор аркылы менә монда алып киләчәкләр Аларнын һәркайсына, бишек кебек итеп, яшик ясатабыз, диделәр Галәмәт була инде Килеп чык әле бер. күреп китәрсен — Болай бик барасы килә үземнен Бер дә җыена алмыйм шул —Җыена алмыйсын?—диде Сәләхи карт, аңа сәер генә карап -Ә моны түшәргә җыена алгансың бит -Ул. сүзен расларга теләгәндәй, кул аркасы белән идәнгә шапылдатып сугып аллы Аннары, чүгәләгән җиреннән торып, келәт ишегенә таба атлады —Сыер абзарыңны да менә дигән итеп сипләгәнсең. Кулын һаман да бик ята әле синен Безнен янга килеп яшьләрне өйрәтергә иде сиңа. Ә? Галәмәт шәп булыр иде —Әллә нигә бик картаеп киттем әле. яшьтәш,—диде Садыйк абзый уңайсызланып кына.—Йә билем, йә аякларым сызлаштыргалап тора Аннары беркөнне малай белән бергә доктор кереп чыккан иле Йөрәк тә начар дигән булды. - Йөрәгендә нәрсә сон?-диде Сәләхи карт, кинәт йомшарып китеп һәм анын соргылт күзләрендәге әле кабынып киткән чаткылар, сүнеп яхшылык аңкытып торган җылы, мөлаем нурга әверелделәр Карт янадан капчык өстенә килеп утырды —Анысы да сызлыймы әллә* Йөрәк сызласа, начар инде ул ( акланырга кирәк, яшьтәш һе. шулай диген, ә? Йөрәк исән түгел, диген? Менә бит син аны Карт, кесәсеннән янчыгын чыгарып, янадан тәмәке төреп җибәрде Бу юлы инде ул йөткертә торган бу каты тәмәкесен яшьтәшенә тәкъдим итмәде Берничә минут алар, икесе ла уз уйларына бирелеп, гын гына утырдылар Салаки карт, тамакесен тирән-тиран суырып, тетенен ашыкмыйча өреп чыгара, ә Садыйк абзый, нәрсәдер әйтергә теләп тә. каян сүз башларга белмәгән шикелле, сакалын сыйпаштыргалап, идән тактасына текәлгән иде Келәт эченен тынып калганлыгын сизгән тавыклар, кыюланып, бусагага ук килеп менделәр. Әлеге, койрыгына салам каткан ак тавык, муенын бер сузып, бер җыерып, келәт эченә каракларча караштыргалап алды, хәтта идәнгә дә төште. Картлар аларга игътибар итмәделәр. —Ә мин тагы болай гына, иркәләнеп киттек дип кенә торам.—диде Сәләхи карт үзенен ялгыш фикеренә үкенгән сыман.—Ике малае да сугыштан исән-сау кайтты, берсе колхозда—бригадир булып эшли, икенчесе—районда, җаваплы урында, мәйтәм. Шуңа күрә иркәләнеп ята торгандыр, дим. Менә бит мин. карт юләр, синен турында нәрсә уйлаган идем. Ә синен монда йөрәк икән! Борчыштыргалый дисен? Начар нәрсә инде ул.—Сәләхи карт, тәмәкесен төкереп сүндереп, итек үкчәсе белән изде.—Ә бар иде бит. әле күптән түгел генә нинди эшләп йөри иден. Исән булсан. әле чыгар илен. —Чыгар идем, билгеле. —Сау кешег • х ер ойдә ята торган заман түгел. Тегесен салырга, буе .in > /.-ргә кирәк. Иркәләнергә вакыт юк... Газеталар укый торгансың бит? —Укыштыргалыйм. —Әнә анда Америка капиталистлары—ничек диләр әле аларны. исемнәрен ташка үлчим, уоллстрит диләрме әле? Телеңне сындырырсың. Менә шул кабәхәт бәндәләр нишләмәкче булалар бит. Үз кулларындагы Германияне яңадан коралландырырга маташалар... Кореяны җир белән тигезләргә азапланалар.. Бөтен дөньяны йотарга телиләр. — Йота алмаслар,—диде Садыйк абзый, чын күңеленнән ышанып —Йота алмасларын мин дә беләм аны. Аларнын тамакларына пычак булып кадалырбыз, тончыгып үләрләр. Гитлер да бик йотарга җыенган ид. булдыра алмады. Хәзер инде күмелгән кабере дә юк... Котырган этнең дә күмелгән урыны була, ә Гитлернын юк. Ә шулай да безгә, алар бу турыда уйлый да алмасыннар өчен, тагын да үсәргә кирәк. Бөтен колхоз белән, бөтен шәһәрләр белән.—диде Сәләхи карт һәм. иксез-чиксез Ватаныбызны кочаклап күрсәтергә теләгәндәй, кулларын киң итеп җәеп җибәрде:—Бөтен ил белән! Менә нәрсә, яшьтәш. Шуңа күрә дә хәзер исән кешегә иркәләнергә вакыт юк... Ул арада өйалды ишеге ачылды һәм аннан Бибисажидә карчыкның тавышы ишетелде. —Сина әйтәм. сина әйтәм, үзен генәме син анда? Нигә кермисен инде? Салкын-мазар тиюе бар. Садыйк абзый урыныннан торды һәм. келәт ишегеннән башын чыгарып, кулын селтәп, коры гына әйтте: —Бар. бар. үзенә салкын тимәсен. —Чыгып та җиткән,—диде Сәләхи карт, көлемсерәп, һәм анын күзләрендәге әлеге чаткылар янадан кабынып киттеләр.—Яшь баланы кадерләгән шикелле, кадерләп торалар үзенне. Хәер, анысы да кирәк —Ул кулына балтасын алды, аның йөзен баш бармагы белән тагын бер тапкыр капшап караганнан соң. биленә кыстырды,—Кайрагың өчен рәхмәт. Шулай да син. яшьтәш, бер килеп кит әле безнең янга. Киңәшәсе эшләр дә юк түгел. Сәләхи карт, салмак-салмак атлап, бераз бөкерәя төшеп, кечкенә капкадан чыгып китте. Садыйк абзый, нәрсәнеңдер очына чыгарга теләгәндәй уйчанланып, келәт алдында баскан килеш анын артыннан карап калды. • Анын иркәләнергә вакыты юк,—дип уйлады ул. аның уен дәвам иткәндәй — Ә минем9 Чыннан да. иркәләнәмме әллә мин?» Юк. ул иркәләнми шикелле тоелды аңа. Ничек итеп иркәләнсен ул? Кул-аяклары сызламаган, йөрәге борчымаган чагында эшләмәдемени ул? Ничек кенә эшләде әле! Колхоз председателе аны. авылдагы җыелышта булсын, райондагы җыелышта булсын, мактап бетерә алмый иде. Дөресен әйтик. Садыйк абзый тышыннан сиздермәсә дә. эченнән бу мактауны бик ярата иде. Шундый салпы ягы бар иде анын. Әле хәзер дә ул мактаулар анын күңелен рәхәтләндереп, җылытып торалар Һәм «өйдә, үз хуҗалыгында гына эшләргә хакым бар» дигән уен ныгыталар Тавыклар келәт эченә кереп тулганнар икән Садыйк абзый кергәндә, алар, арыш капчыклары янына барып җитеп, куанычларыннан шаулашашаулаша. капчыкны тишәргә, чукырга тотынганнар иде инде. Садыйк абзый аларны. ачуланып, бияләен ыргыта-ыргыта. өркетеп куып чыгарды Ул. өйгә кергәнче, ишек алды буйлап максатсыз гына әйләнеп чыкты Яна бүрәнәләр белән сипләнгән сыер абзары янында, үз-үзен оныткандай хәрәкәтсез калып, басып торды. Чыннан да. ул яхшы, пөхтә итеп сипләнгән Сыер җылысы анын мүк араларыннан гына түгел, хәтта ишегеннән дә чыкмый диярлек. Һава алмашыр өчен махсус төнлек ясалган. Тик шуннан гына пар чыгып тора һәм стена аша сыернын ялкау гына күшәгәне ишетелә Нәрсә булды сон безнен Садыйк абзыйга? Нигә ул шулай, бернәрсә уйламыйча онытылып, катып калган шикелле, бер урында басып тора'’ Инде терлекләргә азык салырга да вакыт җиткән, тавыклар да. һаман тынгысызлап, артыннан ияреп йөриләр. Ләкин Садыйк абзыйның бернәрсәгә дә тотынасы килми, хәтта анын әнә анда, җирдә аунап яткан себеркене дә биегрәк урынга алып куясы килми. Кич белән сарыкларны эчәргә чыгарганда, алар аны. чәйнәп бөтенләй эштән чыгарачаклар Сәләхи карт килгәнче ул. бернәрсә дә уйламыйча, бөтен эштән күңелне тынычландыргыч бер ләззәт табып, ишек алдында рәхәтләнеп эшләп йөргән иде Мич янында утырганда да ул өй тирәсендә эшләнгән эшләргә күнеленнән хисап биреп, киләчәктә эшләнергә тиеш эшләр турында план корып утырган иде. Сәләхи карт килде дә анын күңеленә ниндидер тынычсызлык орлыгы салып китте Ул. кайчаклардагы шикелле, гадәте буенча, ана каты итеп, күнелне кырырлык сүзләр дә әйтмәде. Хәтта, анын йөрәге начар икәнен белеп, дусларча игътибарлылык та күрсәтте. Шулай да ул. балтасын биленә кыстырып, табан салган итекләре белән салмак-салмак кына атлап ишек алдыннан чыгып киткәндә, үзе белән бергә анын тынычлыгын да алып китте. Садыйк абзый, кич буе пошынып, нигә икәнен үзе дә белмичә, борчылып үткәрде. Улы, килене эштән, оныклары сабактан кайтып, табын янына җыелып утыргач та, анын күнеле күтәрелмәде. Ул сөйләшмичә, үзенә мөрәҗәгать ителгән сүзләргә өзек-өзек кенә жавап биреп, кашларын җыерган килеш ашады. Ятар алдыннан карчыгы, анын кәефсезлеген сизеп алып, сорады —Сина әйтәм. нәрсә булды сина? Әллә авырыйсынмы?— диде. Һәм шунда ук. анын җавабын көтмичә, кайгыртучан йөз белән сорауларын тезеп китте —Әллә аягын сызлыймы? Әллә тагын йөрәген борчырга тотындымы9 Әйтәм бит мин сиңа, кер дә кер дип. кеше сүзен тыңламыйсын бит син Нигә ул кадәр озак торырга иде сина’ Аягың сызлый икән, җылы тун белән төрик. Кыска тунынны, җылынсын дип. мич башына куйган идем Хәзер бирәм. —Бернәрсә дә кирәкми,—диде Садыйк абзый Ул почмак ягында, ялангач аякларын караваттан салындырып, һаман да шулай кашларын җыерган килеш утыра иде. -Нигә кирәкмәсен9—диде карчыгы ана каршы-.Аякларыңны җылы тун белән төреп куйсак, бөтен тәнен рәхәтләнеп китер Май кебек йомшартып җибәрә ул —Карчыгы, анын каршы килүенә карамыйча, мич башындагы тунны, җылысын качырмаска теләп, күкрәгенә кысып тоткан килеш алып килде:—Йә әле. ят әле. хәзер төрәм — Куйсана, зинһар' Нигә син мине баланы иркәләгән шикелле иркәлисен.—диде Садыйк абзый, яшьтәше әйткән сүзләрне хәтерләп. Карчыкның йөзе җәелеп китте -Нигә иркәләмәскә9 Картым бит син Хәзер синен рәхәтләнеп, иркәләнеп ятыр чагын гына. Биргәнгә шөкер, гаиләбез түп-түгәрәк, барыбыз да исән-сау. балаларыбыз менә дигән урында, ашарына дисеңме, кияренә бернәрсә дисенме,—берсенә дә мохтаҗлыгыбыз юк Карты май кебек эреп китәргә хәзер торган карчыгына сагышлы һәм сораулы күзләре белән карады: — Шулай булгач, иркәләнеп ятарга кирәкмени9 -Нигә ятмаска?—диде карчыгы, ана гаҗәпләнеп карап. —Ә башкалар9 Әйтик, менә Сәләхи яшьтәш?.. —Ул да бик иркәләнер иде дә анын тормышы шулайрак булып куйды шул. Башкалар дип тагын син? . —Юк,—диде карты, анын сүзен бүлеп.—Ул иркәләнмәс иде. Андый камырдан ясалмаган ул. Ә дөресе, мин түгел, ул иркәләнергә тиеш иде Анын хакы зуррак,—Ул, карчыгының нишләтергә белмичә тотып торган кыска тунны кулы белән бер читкә этеп җибәреп, урыныннан торды һәм яланаяклары белән тәрәзәгә таба атлады. — Нишләвең бу синен9—диде карчыгы, өтәләнеп —Салкын идәнгә яланаяк басарга ярыймыни? Каталарыңны ки тизрәк.—һәм ул ана карават янында торган киез каталарын китереп бирде. Карты карышмады, киде, әмма шулай да ул, карчыгын кызганган да һәм шелтәләгән дә шикелле итеп, әйтеп куйды: —Аяк. аяк. дисең син. Хикмәт аяктамыни9 Хикмәт менә монда,—диде ул һәм күлмәк изүе чишелеп, күренеп торган ялангач күкрәгенә төртеп күрсәтте.— Күңелем тынычсыз минем, карчык, менә нәрсә. Ул. урынына килеп яткач та. тиз генә йокыга китә алмады. Инде электричество сүнгән, якты ай нуры кин көмеш тасма төсле булып, тәрәзә аша мич алдына кадәр сузылган иде. Ул, йокысыз күзләрен шул көмеш тасмага текәп, озак уйланып ятты Ана аркасын биреп, кечкенә булып йомарланып яткан карчыгы инде күптән йокыга киткән. Садыйк абзый, анын тыныч кына сузыпсузып сулавына колак салып, тыңланып торды һәм аның беркатлылыгын, дөнья эшен анлап бетермәвен гафу иткәндәй, кызганып һәм шул ук вакытта яратып, эченнән әйтеп куйды: « Нәрсә белә сон ул мескен Гомер буе ирем дип, балалар дип яшәде...» II адыйк абзыйның аяклары турында Саҗидә карчыкның борчылуы урынсыз түгел иде. Чыннан да, анын аяклары яз һәм көз көннәрендә сызлаштыргалый, кайчакларында һаваларның үзгәрүләрен дә шактый дөрес сизә иде Анын әйтүенә караганда, бу коры сызлауны ул беренче бөтендөнья сугышы вакытында Пинский губернасындагы сазлыкларда оборонада яткан чагында алган иде. Садыйк абзый бу күзгә күренми торган авыруны, крестьян гадәте буенча, зарланмыйча, ыңгырашмыйча, ул турыда артык сөйләшмичә, бөтен гомере буенча саклап алып килде дияргә ярый. Ләкин бервакытта да ул. аяктан язып, авырып ятмады Аннары аның карчыгына да бик зур рәхмәт! Ул аны, авылдагы тәҗрибәле карт-карчыклар өйрәткәнчә, төрлечә дәвалады: яз һәм җәй көннәрендә ямь-яшел кычытканга яланаяк сәгатьләр буенча бастырып торды, кызу ком өстендә йөртте, кырмыска кислотасы дип аталган сыекча белән дә. Кавказ ягыннан кайткан, аракыга салып ачыткан ниндидер тамыр белән дә уды. Анын аякларын корыда тоту, корыда тотудан да бигрәк, шуна өйрәтү һәм кышкы төннәрдә жылы тун белән урап яткыру турында инде сөйләп торасы да юк Әллә инде шундый тырышып дәвалауларның файдасы булды, әллә инде карчыгының чамадан тыш җылы мәхәббәте, сызланмаган чакларда да анын бу авыруы турында өзлексез кайгыртуы, иренен үзенә караганда да артыграк борчылуы шифалы булып чыкты,— нәрсә генә булмасын. Садыйк абзый бу авыруын кайчакларда еллар буенча оныткалап та юргалады. Күрәсең, авыру да кайчан сызларга, кайчан тынып торырга икәнен белә булса кирәк. Бөек Ватан сугышы булды, Садыйк абзый ул еллардагы авырлыкны бөтен ил белән бергә үз җилкәсендә үткәрде, анын аякларының, корыда торуга караганда, юештә торган чагы, җылыда булуга караганда, туңган чагы, бәлки, күбрәк тә булгандыр, шулай да. әйтмәгән булсын, ул С аякларынын сызлавыннан зарланмады. Әллә инде аларнын сынарга вакытлары булмады, әллә инде Садыйк абзый кызу эш белән. Ватаннын язмышы өчен чамадан тыш борчылу белән үткәргән ул елларда аларнын сынаганын сизмәде Кем белә, бәлки, боларнын икесе дә болгандыр, бәлки, аякларнын сынауларына караганда, ил кайгысы чагыштырмаслык дәрәжәдә зур булганга барысын да басып киткәндер. Сугыш бетте Уллары, күкрәкләрен орденнар, медальләр белән тутырып чыныгып, өлкәнләнеп. тормышка янача карый торган кешеләр булып, исән- сау кайтып керделәр. Кайтып керүләре белән үк алар ата-аналары җилкәсендәге авырлыкның ин зур өлешен үз җилкәләренә күчерделәр Аяклары гына түгел, җилкәсе дә авыр йөктән бушанган Садыйк абзый, кайчандыр Карпат таулары арасында дошман гаскәрләренә каршы көненә дүрт-биш тапкыр атакага барган. Пинский сазлыкларында оборонада яткан, дөньяның барлык авырлыкларын батырларча күтәрә белгән карт солдат, жинү һәм улларын күрү шатлыгыннан, балалар кебек, юк, балалар кебек кенә түгел, нечкә күнелле карчыклар кебек, йомшап китте Без аның карт күзләреннән чыккан берничә бөртек яшь турында әйтмибез. Күз яшьләренең чыгуы мөмкин һәм чыкмавы да мөмкин Аннары шатлыктан, жинү сүзенен бөеклеген айлап, карт солдатларча, горурланудан тамган күз яшьләре бервакытта да оят түгел Эш күз яшендәмени' Ул менә уллары кайту белән үзенен физик яктан йомшарганын, көченен көннән-көн кими барганын сизеп алды Мона нәрсә сәбәп булгандыр сакал мыекны гына түгел, баштагы чәчне дә елдан-ел агарта барган шул каһәр төшкән картлыкмы, әллә инде өлкәнләнеп кайткан, атасының хезмәтләрен тәкъдир итә белгән улларынын ихтирамнарымы? Кем белә, монда беренче сәбәпнен дә. шулай ук икенче сәбәпнең дә йогынтысы булмый калмагандыр. Чәч инде ул берәүдән дә сорамыйча агарганнан-агара бара, ә уллары менә, колхоз председателеннән сорап, анын белән кинәшеп. аталарының өйдә утыруын, анын колхозда эшләүгә караганда, өй тирәсендә йөрештергәләвен артыграк күрделәр. Иркәләү идеме бу. әллә ихтирам идеме'* Ләкин үзенен табигате буенча хезмәтне сөйгән, бөтен авырлыкларны күтәрә белгән, үзен генә түгел, улларын да чыдамлы итеп тәрбияләргә тырышкан Садыйк абзыйнын күнеле иркәләнү дигән сүзне кабул итәсе килмәде Ул моны ихтирам итеп кабул итте. Нинди гаҗәп! Аның аяклары янадан сызлаштыргалый башлады Ләкин кичә. Сәләхи карт килеп киткәннән сон. ул үзенен тынычсыз аякларына түгел, ә күңеленә урын таба алмады. Хәтта иртәгесен дә ул төшкә кадәр беркем белән сөйләшмичә, һаман шулай кашларын җыерып, ишек алдына чыккалап эшләп йөрде Карчыгы, анын бүген дә күнелсез йөргәнен күреп, пошынып, берничә мәртәбә сорады -Нәрсә булды сон сиңа? Нигә кашларыңны җыерып йөрисен'* Сөйләшмисең дә! Әллә Сәләхи карт белән сүзгә килдеңме’’ Берәр каты сүз әйттеме үзенә'* -Берәү белән лә сүзгә килмәдем.-диде Садыйк абзый сүрән генә Карчыгының яңадан очсыз кырыйсыз сорауларны тезергә хәзер торганын һәм анын чыннан да бик борчылганын күреп, кыска гына әйтеп куйды Кәефем юк. Болай гына Карчьпы исә шунда ук яна сорауларын тезә башлады Ничек инде ул болай гына? Ксшенен кәефе болай гына бозыламыни? Бәлки, жил-фәлән тигәндер? Әллә, баллап, мәтрүшкәләп чәй эчеп, тергаләнеп ягып карыйсынмы? Шулай итсәң, күнелен ачылып китмәсме икән’ Әллә инде мунча язып җибәрикме? Яхшылап парланып, каен себеркесе белән чабынсаң, рәхәтләнеп китмәссеңме? Бернәрсә лә кирәкми.—диде карты, кулын селтәп Ташта әле. зинһар, шул бетмәс сорауларыңны Сиңа минем карчык булырга түгет. ә судья булырга кирәк иде. Сораша сораша гаепле кешеләрнең җаннарын алыр идеи Синен хокем карарыннан куркуга караганда сорау ларыннан куркарак төшәрләр иде Карчыгы, иренен бу мактавыннан, бик кәефләнеп, көлеп җибәрде һәм шунда ук сорау белән җавап кайтарды: —Әллә булмас идемме? Без яшь чакта шулай совет булып, хәзерге шикелле укытсалар, кемнән ким-хур булыр идем мин? Анда эшләүчеләр кемнәр сон алар? Безнен шикелле кешеләр түгелмени9 —Тагын башланды,—диде карты, түзә алмыйча елмаеп —Булмаса. мина тышлы тунны бир әле. Бераз авылдан әйләнеп кайтыйм. —Кая бармакчы буласын?—диде карчыгы ана тунын кидертә-кидертә,- Озак тормассың бит? —Хәзер кайтам,—диде Садыйк абзый һәм. чөмәкле артыш таягын кулына алып, чыгып китте. Карчыгы анын кая таба киткәнен тәрәзәдән карап калды. Ул, таягын селтәп ала-ала. урам уртасындагы чана юлыннан авылнын арбашына таба ашыкмый гына китеп бара иде Карчыгы, анын белән сөйләшкәндәй, үзенен гадәттәге сораулы җөмләләре белән уйлады: «Кая бара инде бу карт нәрсә9 Ат юлыннан бармаса ярамас идеме икәнни? Сукмакка сыймыйсынмы әллә9 Машина-фәлән килеп чыгар дип тә курыкмыйсыңмы?. » Садыйк абзый караңгы төшәр алдыннан гына кайтты. Салкыннан анын яңаклары, итләч борыны шактый кызарган, сакал-мыегына һәм куе кашларына бераз бәс тә кунган иде. Ул. өйгә кергәч, җылынып киткән бәсләрне, пошкырапошкыра. бармаклары белән йолкып алып ыргытты. Карчыгы анын пошкырган, ярым тамак кырган кебек тавышыннан ук кәефенен яхшылыгын, күңеленең күтәрелгәнен сизеп алды. —Кайттыңмыни?—диде ул анын шулай күтәренке күнел белән кайтып кергәненә шатланып —Кайларда булдын? Нәрсәләр күрден? Яна салына торган терлек абзарлары янында булдым дисенме? Салып бетерәләрме сон инде аны, юкмы? Күпмесен күтәргәннәр? Садыйк абзый аңа бу юлы үзенен күргәннәрен һич тә кыстатмыйча сөйләп бирде, хәтта Саҗидә карчыкка сорауларны да ара-тирә генә бирергә туры килде. Тыштагы эшләрне бетереп кергәннән сон. карт, бөтен гаилә белән табын янына утыргач, һәм тамагын бераз ялгагач, сүзне яңадан терлек абзарларына күчерде —Бик тә яхшы булачак икән,—диде ул. башлаган сүзен дәвам иткәндәй.—рәхәтләнеп карап йөрдем,—Мондый абзарны күргәнем юк иде әле. Тирә-күрше колхозларда да юктыр әле анын кебек. —Электә юк иде. Хәзер бар. Кайберләре салалар.—диде улы.— Проектын Казаннан, министрлыктан алып кайттылар. Улы өстәлнең икенче ягында, ана каршы утырган һәм алдындагы ашын ашыкмый гына бик тәмләп ашый иде. Ул да. атасы кебек, зур гәүдәле, кин кашлы, ләкин аның шикелле түгел, ә кылыч борынлы һәм калын иренле иде. Тик ул мангае һәм күзләре белән бераз гына анасына охшый төшкән иде. Ләкин анын мөлаем күзләрендә яхшылык сирпеп торган чаткылар гына түгел, властьлылык, үз-үзенә ышану да бар иде. Анасынын күзләрендә булмаган бу сыйфатларны ул Ватан сугышыннан алып кайтты Гвардия ротасында старшина булып хезмәт иткән улының бу яна сыйфатларын тормыш тәҗрибәсе зур булган һәм солдатка бәя бирә белгән атасы бик тиз сизеп алды һәм ошатты. Ул аңа улы итеп кенә түгел, көчле ихтыярга ия булган, властьлы күз карашлы һәм үз-үзенә ышанып, уйлап эш итүчән кеше итеп карый башлады. Аннары анын. колхозда кырчылык бригадиры булып, соңгы елларда иген уңышы буенча ярышта беренче урынны алып килүе дә атасы күңелендәге ул карашны ныгытуга сәбәпче булды. Шунын белән бергә, ул үзе дөрес дип ышанган нәрсәне эшләтергә теләгәндә, ана каршы килүче булса, кырыс та булыл китә иде. Атасы анын бу сыйфаты турында уйлаганда, эченнән елмаймыйча калмый иде: -Минем шикелле»,—дип уйлый иде ул. моннан ниндидер җанны рәхәтләндергеч бер ләззәт табып. Улынын кайчакларында шундый кырыслыгы булганга күрә, ул әйтергә теләгән сүзен, ерактан урап килеп, киңәш төсле итеп куярга теләде. —Проекты да яхшы, абзары да яхшы булачак.—диде Садыйк абзый, җәймәдәге икмәк валчыкларын кулы белән бер урынга сыпырып китерә- китерә — Анын шулай булачагы күренеп тора Колхозчылар да инде салынып беткәнен бик көтәләр Колхозга ямь биреп торачак. Кайсы колхозныкы бу? «Ирек» колхозыныкы диячәкләр. Менә бит ул ничек' Көтәрлек тә шул Тик бик әкрен салалар. Болай салсалар, киләсе көзгә дә бетерә алмаслар Нигә алай әкрен салалар сон аны?—диде ул. улына бераз елмаеп карап һәм жәймәдәге валчыкларны сыпырудан да туктады — Болай әкрен салмаска кирәк иде бит! — Кеше җитешми, әти. Күрәсең бит. кырыкка ярылабыз Атасы, сакалын учлап тотып, аны уыштыргалап. бераз уйланып торды —һе,—диде ул. үз-үзенә эндәшкәндәй,—кеше житешми диген, ә? Шулай ук колхозда кеше житешми башладымыни инде9 Менә бит ничек икән ул. —Шулай шул,—диде улы, ашавында дәвам итеп. —Әгәр дә мәгәр менә минем кебек картлар чыкса9 Ягъни, әйтик, мин чыксам9 Саҗидә карчык, моны ишетеп, иренә берничә сорау бирергә хәзер иде. хәтта беренче сорауны бирергә дип. авызын да ачкан иде. әмма улынын атасына житди генә итеп күтәрелеп караганын күргәч, бераз көтеп торырга булды. —Әти,—диде улы тыныч кына,—син моны чынлап әйтәсенме. әллә болай гынамы? Әгәр чынлап әйтәсен икән, без инде бу турыда берничә тапкыр сөйләшкән идек. Абый да сөйләште бит Эшләгән эшен җитәрлек синен. Кирәк чагында эшләмәден түгел Аннары сина анда эшләргә дә ярамый Озакка сузыла торган эш ул. Яңгыры, салкыны, бураны дигәндәй Аякларыңның ничек икәнен беләсең бит син Бөтенләй урынга ятуын мөмкин Саҗидә карчык, улынын ин кирәкле сүзләрне әле һаман да әйтмәгәнен күреп, сүзгә кушылырга кирәк тапты —Сина әйтәм, нигә кымырҗыйсын син9 Нигә кирәкмәгәнгә кычынасын? Нәрсә җитми сина? Колхозда эшләүчеләребез юкмыни безмен? Бер таннан алып икенче танга кадәр кемнәр эшли—безнекеләр эшли Ләкин анын сүзләренә каргы да. улы да игътибар итмәде, карчык шулай үзенең бик урынлы кыстырып куйган сүзләреннән канәгать иде Улы. атасынын үз сүзен итәргә торганын һәм салынып горган куе кашларының дугаланып килгәнен күреп, анын теләгенә каты каршы килмәскә булды - Ярар,—лиле ул. анын фикере белән килешкәндәй.-председатель белән сөйләшеп карармын Аннары бу көннәрдә абый да кайтып китәргә тиеш Ул да нәрсә әйтер Бер караганда, синен көз һәм кыш көннәрендә ои тирәсендә генә йөрүен яхшы булыр иде Терлек-туарны карарга да кеше кирәк бит Без. Җәмилә белән икәү, күрәсен. өйгә дә кантын кермибез.-диде ул һәм самовар янында сүзсез генә утырган хатынына карап алды Менә сыер бозаулар, сарыклар бәрәнли башларлар Җәмиләне колхоз эшеннән аерасым килми минем Әни балалар яныннан да бушый алмын Ә сина мөмкин Синең яшен дә инде Аннары сине эшкә чакырмыйлар да бит -Ә Сәлахи яшьтәшне нигә чакыралар!—диде Садыйк абзый, улынын сүзен бүлеп —Мин нигә мыеклы да. ул нигә кыеклы* —Ул үзе йөри.—диде улы. бераз уйлап торганнан сон —Ана йөрмәскә дә туры килми Анын. бешен шикелле, җимереп эшли торган кешеләре юк — Менә шул-шул. Анын җимереп эшли торган кешеләре юк ә минем бар Без сон барыбыз да бер колхозны өстерибез түгелме * Нигә ул. камыт киеп, йөкне тартып барырга тиеш тә. мин утырып барырга тиеш* -Син утырып бармыйсын, әти. һәркем, үзенен хезмәт көненә карап үзенә тиешлесен ала. Тукта, син минем сүземне бүлмә,-диде Садыйк абзый урыныннан торып һәм улынын сүзләреннән танга калгандай, кулларын жәеп җибәрде Бәрәннәр, дисен Син мине шул дүрт аямы бәрәннәр янына бәйләп куймакчы буласын Бәрәннәрем минем син туганчы да бар иде. хәзер дә бар Менә анан белә, безнен бервакытта да бәрәннәребезнен тышта катып үлгәне булмады, ачтан да интегеп йөрмәделәр. Әллә мин аларны хәзер карый алмам дисеңме? —Синен аякларын, йөрәген...—дип әйтә башлаган иде улы, атасы аның соңгы сүзен тотып алды. —Йөрәгем шуны куша, аякларым шунда таба тарта.—диде ул. —И-и. карап-карап торам да, әллә инде кычкырыша да башладыгыз?— диде Саҗидә карчык, алар арасына кереп.—Нәрсә бүлешәсез соң сез? Нәрсә җитми сезгә? Шакирның эш белән чыгып китәсе бар иде. Ул. өстен киенә-киенә, атасына акыллы күзләре белән карап, тыныч кына әйтте: —Синең сүзен дөрес, әти. Колхозда барыбыз да эшләргә тиеш. Тик мин сине, терлек-туар тирәсендә йөртүдән бигрәк, әти итеп, хөрмәт итеп, олылап, өйдә тотарга телим. Аңлыйсыңмы, олылап. Сугыш елларында син безнен барыбыз өчен дә эшләдең. Хәзер инде без өйдә... Ана карчык, улының шундый ягымлы сүзләрен ишетеп, бөтенләй эреп китте: —Ишетәсеңме, сиңа әйтәм, олылап бит ул. олылап.—диде, алар тирәсендә орчык шикелле бөтерелеп,—Безне олылыйлар бит алар, рәхмәт төшкерләре... Ай. авызыңа бал да май... Карт инде тынып калган иде. Күрәсең, аңа да бу сүз бик нык тәэсир итте булса кирәк. Ул, кинәт йомшарып киткән борынын тартып, тәрәзәгә таба борылды һәм. өйдәгеләргә күрсәтергә теләмичә, күзләрендәге ике бөртек яшьне кул аркасы белән сыпырып төшерде. Улы ишекне ябып чыгып киткәч, ул, тәмам тынып, уйчанланып, мич буендагы скамьягә барып утырды. Мичтән аркага рәхәтләндереп җылы бәреп тора, ул бөтен тәнгә, тамырларга тарала, хәтта йөрәкне дә үзенең җылы һәм бик йомшак, бик йомшак пәрдәсе белән урый шикелле. Идәндә Шакирның ике баласы уйнап йөри. Күптән караңгы төшүгә карамастан, алар әле һаман да йокламаганнар. Иң кечкенәсе, әле ике-өч ай элек кенә тәпи йөри башлаган кыз, абые артыннан калышмаска тырышып, каз бәпкәсе канатларын җилпегән шикелле, кулларын күтәрә төшеп бутыйбутый, идәннең бер башыннан икенче башына йөгерә. Бабасы аларга таба, елмаеп, бик яратып, берникадәр вакыт карап торды. Бу минутта инде аның күңеленнән җанны эреткеч, гаҗәеп җылы хисләр ташый иде. Ул хисләр үзләренең күзгә күренмәс нурлары белән шул идәндә уйнап йөри торган балаларга, колхоз эше белән караңгыда каядыр чыгып киткән улына, эштән арып кайтуына карамастан, почмакта савыт-сабалар юучы килененә, тормыш мәгънәсен һаман да әле беркатлы аңлаучы, дөнья хәлләрен төшенә алмаучы карчыгына, хәтта өйдәге җан иясе булган, мич буенда йоклап яткан мәчегә дә юнәлгән иде. Садыйк абзый иң кечкенә оныгын, яныннан йөгереп үткәнен сагалап торып, күгәреп алды. Бала шатлыгыннан шыркылдап көлеп җибәрде һәм шунда ук. бабасының алдына менеп утырып, кечкенә генә аякларын селки- селки. абые! а таба төртеп күрсәтеп, үз телендә тәкелдәргә тотынды. —Йокларга кирәк, кызым, йокларга,—диде бабасы, үзенең зур кытыршы кулы белән аның тузгыган башыннан сыйпап.—Йә әле, минем казаки эченә кер, кач әле абыеңнан. Тукта, тукта, кызым, борын астыңны тәти итик.— һәм ул, кызының күлмәк итәген кайтарып, аның борынын сөртеп алды. Бабасы аны әкрен генә иркәли һәм. йокласын дип көйләп, авыз эченнән үз-үзенә сөйләнә иде: —Шулай булмыйча соң. кызым, билгеле, олылап... кадерләп . ата итеп... Башкача ничек булсын тагы... Ата итмәскә соң... Шулай ла өйдә ята торган заман түгел хәзер... Озакламыйча бала аның алдында, җылынып, изрәп йоклап китте...