Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЫЙБАРӘЛӘР ТАРИХЫНА СӘЯХӘТ

ТУГАН телебездәге мәкаль һәм әйтемнәр хәзинәсе берничә дистә мең исәпләнә. Алар күп гасырлар дәвамында төрле-төрле юллар белән ижат ителә килгәннәр. Әйтик, бер төркем мәкальләрнең килеп чыгышы конкрет тарихи вакыйгалар, тормышкөнкүрештә булып тора торган кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр белән бәйләнгән Әнә шундый вакыйгалардан халык тирән бер хикмәт, фәлсәфи фикер эзли, тапкыр һәм үткен итеп йомгак, нәтиҗә чыгарып куя. Шул йомгак сүзләре еш кына халык телендә мәкаль буларак әйтелеп йөри башлый. Реаль тормыш хәлләреннән тыш. халыкның кайбер әкиятләре, мәзәкләре, кыйссалары, миф. риваять-легендалары да мәкаль-әйтем туу өчен бәрәкәтле җирлек булып хезмәт итә. Мондый хикәятләрнең гадәттә «кыйссадан хисса»сы, ягъни, җыйнак, тапкыр формага салынган морале, сөземтәсе була, һәм шулар тора-бара. төп тексттан аерылып, мөстәкыйль төстә (мәкаль сыйфатында) яшәүгә күчә. Мәкаль-әйтем җыентыкларында без килеп чыгышлары буенча язма әдәбиятка караган текстларга да еш юлыгабыз Фольклорга әдәби чыганаклардан күчкән, димәк ки. авторлары да билгеле булган мондый өзекләрне гадәттә «канатлы сүзләр» (әйтелмәләр) дип атыйлар. Шулай ук күренекле тарихи шәхесләрнең, популяр әдәби геройларның хикмәтле сүзләре, хәтта аерым әсәрләр вә персонажлар исемнәре дә канатлы әйтелмә булып телгә кереп китү очраклары күп. Мәкальләр һәм әйтемнәрнең мәгънәләренә еш кына текстлардагы сүзләр яки сурәтләр аша җиңел төшенеп була: «Хезмәт төбе—хөрмәт», «Берлек кайда—көч шунда», «Сандугач та. «Чыгырым, чыгырым!»—дип сайрар, имеш» (ягъни: һәркемгә үз туган җире газиз), «Ай белән Кояш берәр генә була» (ата-ана берәү генә була дигәне); «Төлке тиресе ябыну» (хәйләгә, алдауга салыну) һ. б. Әмма кайбер тәгъбирләрне бу рәвешчә, ягъни тексттан чыгып кына, аңлап булмаска да мөмкин. Мәсәлән. «Сур өрү». «Мәккә кяфере*. «Шыксыз үрдәк бәбкәсе». «Кыр чирүе чаклы». «Корабларны яндыру» кебек әйтелмәләр әнә шундыйлар җөмләсенә керәләр. Аларга нинди күчерелмә мәгънә салынганлыгын хәтердән белергә кирәк. Моның өчен исә әйтелмәнең «биографиясе», нинди җирлектә барлыкка килүе белән дә таныш булу сорала. Бу мәкаләдә әле санап үтелгән әйтелмәләрнең һәркайсы буенча аерым- аерым түбәндәге мәгълүматлар бирелә: —Әйтелмәнең телебездә белдерә торган мәгънәсе һәм мәгънә төсмерләре. —Шул мәгънәне ачучы контекст (татар матур әдәбиятыннан, публицистикадан бу әйтелмә кергән өзек). —Әйтелмәнең барлыкка килүенә нигез булган тарихи-этнографик яисә әдәби чыганак: вакыйга, йола, ышану, миф. кыйсса, риваять, легенда, әкият, мәзәк һ. б. лар Болары тел җәһәтеннән генә түгел, ә бәлки халыкның рухи дөньясын тирәнрәк ачу. әдәбиэстетик тәрбия бирү, мавыктыргыч уку материалы булу ягыннан да зур әһәмияткә ияләр. Сур өрү (Исрафил суры) ИСЛАМ дине буенча. Исрафил—Аллаһы Тәгаләнең төп дүрт фәрештәләреннән берсе Ана сур (быргы, мөгез) өреп, ахыр заман, кыямәт көне җитүен хәбәр итү вазифасы йөкләнгән. Коръәндәге Бәни Исраил (Ягькуб балалары) сүрәсенен 52 аятендә бу хакта болай әйтелгән: «Ул көндә Исрафилнең сур өрүен Аллаһугэ хәмел* әйтеп кабул итәрбез. .». Дини тәгълимат буенча. Аллаһы Тәгалә жир белән күкләрне яратканнан сон сурны бар итә. Сур—нурдан булган мөгез, анын киңлеге жир вә күк кинлегс кадәр, ди. Исрафил фәрештә ул сурны авызына куйган хәлдә Аллаһынын әмерен көтеп тора, ли Исрафил фәрештә сурны өч мәртәбә өрәчәк икән. Беренчесе—жир өстендәге адәм балаларын куркытыр өчен, икенчесе—сур тавышы белән үтереп бегерер өчен, өченчесе—кыямәт көнендә үлекләрне кабат терелтеп каберләреннән кубару өчен Сурнын тавышы Жиркүкләрне җимерерлек көчле булачак икән •Исрафил суры» әйтелмәсе әдәби телебездә әле Г. Кандалый чорында ук кулланылышта була. Дөрес, шагыйрь аны үзенен туры мәгънәсендә, төгәлрәге— дини эчтәлеге белән файдалана. «Риссаләи-л-иршал» поэмасының XX бүлегендә— ахыр заманда дөньяның юкка чыгуын һәм анын авырлыкларын бәян кылганда— автор болай яза (•Шигырьләр һам поэмалар*. Казан. 1988. 2986 ). Чү' Исрафил чаладыр сур. Уладыр Йир вә күкләр һур. Хәлаикъ уладыр һәм бур. Уладыр көлләсе әфуат (Чү15 Исрафил быргысын кычкырта. Жир вә күкләр җимерелә, халыклар һәлак була, барысы да вафат булалар). Соңга табарак, бигрәк тә XX йөзнең беренче чирегендә. Исрафил суры әйтелмәсе безнең әдәбиятта сурәтле тәгьбир буларак кин кулланылыш тапты Алдарак әйткәнебезчә, сурны өч өрүнен һәркайсына аерым бер вазифа йөкләтслә. Күрәсең, шул җирлектәдер, әдипләребез дә аны төрле-төрле мәгънә төсмерләрендә файдаланалар. I Ифрат көчле, тәэсирле, дәһшәтле оран салу, сигнал бирү, чакыру ташлау һ б. ш. (беренче сур). «Тавышына Исрафил сурынын көчен кушып, ул (Тукай) шул нәләтне бөтен дөньяга кычкыра» (Г. Исхакый Милли фаҗига —Ил. 1914. 2 апрель) Менә бүгенге көн әдипләреннән мисаллар Сурын өрлсмс Исрафил’’ Ишетелә нинди аваз? (Ш. Маннапов. Өндәге ташлар Казан. 1997. 1396) •Томан кораб йөртү эшендә бик тә зур киеренкелекләр тудыра Минут саен диярлек томан гудоклары ишетелеп китә Өч дистә ел чамасы диңгезләрдә йөреп мин күп нәрсәгә күнектем, бары тик томан гудогына, шушы сур өрүгә охшашлы шомлы матәм тавышына гына күнегә алмадым» (М Юныс Соңгы сулыш—Казан утлары. 1997. № 9. 226.) 2. Кайбер әсәрләрдә, мәсәлән, М. Гафуринын 1921 елгы ачлык турындагы «Кеше ашаучылар» поэмасында, сур өрү- гомум фаҗига, һәлакәт символы (икенче сур): Әллә канат җилпеп ил өстен» Үлем «фәрештәсе» киләме Әллә бар җаннарны суырырга Исрафил сурын өрәме’’ (Әсәрзәр. Дүрт томда 2 Казан. 1980.876) 3. Табигатьтәге яки җәмгыять тормышындагы кискен үзгәрешне, уянуны җанлануны, яңарышны тасвирлау өчен әлеге әйтелмә аеруча еш файдаланыла (өченче сур). Мәсәлән, Г Тукайның «Әлгасрсл жәднт»кә матди һәм мәгънәви катнашкан кешеләрнең хәл телләре (күңеле) нәрсә әйтә?» шигырендә мондый юллар бар (Әсәрләр Дүрт томда. 1 —Казан. 1975, 3276. Текст хәзерге телго күчерелде) Караңгылыкта нур тараттык без. Бу үлгән милләтне тергездек без һәм Хәмсл мактау, шөкер итү 15 Мәхшәр—ислам диненчэ.’янадан терелгән кешеләрнең теге дөньяга җыелу көне Исрафил кебек, сур өрдек без. Бу шаять җиңүче бер сур булыр. Шәехзадә Бабич. Нәҗип Думавилар да «сур өрелү»не милләтнең терелүе, яңадан хәяткә кайтуы сурәтләмәсе итеп алалар: Башкорт халык терелде. Терелү суры өрелде — (Ш Бабич. Зәңгәр җырлар —Казан, 1990, 231 б.) Качан булса, хәят сурын өреп. Килеп чыгар әле Исрафил.— (Н. Думави. Тормыш сәхифәләре —Казан. 1985. 1246.). Әле китерелгән мисалларның барысында да «сур өрү» тәгъбиренә иҗтимагый янгыраш салынган. Аның саф табигать тасвирында кулланылышына бер үрнәк: «Нил суы елына бер мәртәбә ташый, ярларыннан чыга һәм сусызлыктан корып кипкән, тузанга әйләнгән яисә таштай каткан җирләргә жан кертә, сур өрә» (Н Фәттах Шәҗәрә —Казан. 1990, 2616.). «Исрафил суры», «сур өрү» вариантлары белән бергә, әйтелмәнең татарчага тәрҗемә ителеп, «мөгез өрү» рәвешендә килү очраклары да күзәтелә. Мәсәлән, Г Тукайның «Яз» шигырендә (Әсәрләр. Дүрт томда. I — Казан, 1975,816.): Кисәктән җанланып, бозлар агалар. Чабалар, берсенә берсе кагалар. Белерсен син боларнын мәхшәре' дип. Бу бозларны—үлекләр гаскәре дип Өрелмеш дип белерсең санки1 16 мөгез.. Мәккә кяфере ГАРӘП телендәге «кяфир» сүзенең башлангыч мәгънәләре «танымаучы, белмәүче», «күргән яхшылыкны онытучы, аш кадерен белмәүче» дигәнгә туры килә. Гарәбстанда ислам тарала башлагач, аны. инде дини эчтәлек салып, «Алланы бер дип танымаучы», «Алла биргән яхшылыкның кадерен белмәүче» мәҗүси гарәпләргә карата куллана башлаганнар. Тора-бара бу сүзнең мәгънәсе тагын да киңәйгән: ул барлык башка диндәге кешеләрне, дингә бөтенләй ышанмаучыларны (атеистларны), шулай ук, мөселман булып та, ислам кагыйдәләрен бозучыларны (яки боза дип саналучыларны) атый торган исем булып әверелгән. Шушы төрле «сорт» динсезләрне белдерүче «кяфер» сүзенең мөселманнарның иң изге шәһәре Мәккә исеме белән берегеп тотрыклы әйтелмә хасил итүе беренче карашка сәер булып күренергә мөмкин. Мәккә—Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган каласы. Башта Мәккәдә төрле таш сыннарга, потларга табынучы мәҗүсиләр яшәсә, тиздән анда ике төркем: Мәккә мөселманнары һәм Мәккә кяферләре барлыкка килгән. Әйтергә кирәк ки, башларында Әбу-Җәһил дигән кеше торган Мәккә кяферләре Мөхәммәткә бик каты каршылык күрсәткәннәр. Алар мөселманнарны төрлечә эзәрлекләгәннәр, җәберләгәннәр, хәтта пәйгамбәрне үтерергә берничә тапкыр омтылыш ясаганнар. Бу хакта дини әдәбиятта күп язылган. Менә бер өзек: «... Кяферләр, җыелышып, кинәш-табыш кылдылар һәм Әбу-Җәһил — Барыбыз да кылычларыбыз белән Мөхәммәтне турап ташлыйк,—диде. Мәккә кяферләре сүзнең ахырында аның тәкъдимен кабул иттеләр һәм пәйгамбәрне үтерергә карар биреп таралыштылар. Имансыз Мәккә кяферләре. кан таләп итеп, җинаять юлына бастылар, кылычларын айкап, кулларына үлем богавы тоттылар» (Фәрит Яхин. Олуг пәйгамбәр.—Казан, 1994, 1926.). Бу хәл 622 елда була. Мөхәммәт ашыгыч рәвештә Мәдинә шәһәренә күчеп китә (һиҗрәт кыла). Туган каласына ул 8 елдан соң гына, инде җиңүче булып, әйләнеп кайта, һәм Мәккә ислам дөньясының үзәге булып әверелә. «Мәккә кяферләре» дигән әйтелмә баштагы чорда туры мәгънәсендә 16 Санки —гүя. кулланылып йөри, ул нәкъ менә Мәккәдә яшәүче кяферләрне генә күздә тота. Сонга таба исә әйтелмәнең күчерелмә мәгънәсе барлыкка килә ул «ин явыз, ин әшәке, ин гөнаһлы кяфер» дигәнне белдерә башлый Татар телендә дә шушы мәгънәдә кулланылып, үз эченә тиргәү, хурлау төсмерләрен дә ала. —Син алай дисен дә бит. кода.—диде ул (Вәли абзый).—безнен хәзрәт сезнен ишаннын сүзен бидгатькә чыгара • —Сезнен Галләм муллагыз да. Сабитовларыгыз да—һәммәсе Мәккә кяферләрс — диде Җәгъфәр (Ә Фәйзи. Әсәрләр. Биш томда 2—Казан. 1984. 676.) •Аблай (ныграк ыжгырып) Кычкырмыйча! Син гомер буе ил өстендә өйдән- өйгә чират йөреп, тыгынып аша да, әле тагын башыбызга менеп атланыр идеңме, имансыз. Коръән таптаган Мәккә кяфере' Гайнетдин. Ничек син указный мулланы кяфер дип әйтәсең'’ Аблай Мин сине әйтәмме? Көтүче Гыймрайны әйтәм! Чурапан Хәйретдин малаен' Йә? Атасын кара инде, гомер буе муенында—тәре, куенында түбәтәй Йөртте Урыс янында тәресен чыгарып күрсәтте, татар янында түбәтәен чыгарып киле (Н Исәнбәт Сайланма әсәрләр. Өч томда. 2 т—Казан. 1963, 2886.) Шыксыз үрдәк бәбкәсе АТАКЛЫ балалар язучысы данияле Ганс Христиан Андсрссннын (1805-1870) бер әкияте исеменнән туган әйтелмә Андерсен әкиятләре татар теленә XX йөзнең 30 нчы елларында ук тәржемә ителәләр. Мәсәлән. 1939 елда анын «Әкиятләр» җыентыгы Казанда 10 мен данә тираж белән басылып чыга Әлеге әйтелмәнең мәгънәсен ачыграк аңлау өчен башта «Шыксыз үрдәк бәбкәсе» әкиятенең кыскача эчтатеген бәян итеп узыйк; «Җәйге матур көн Шәһәр читендәге куе әрекмәннәр арасында кара урмандагы шикелле тынлык, аулак. Шунда бер ана үрдәк йомыркалар өстендә бәбкә чыгарырга утыра. Менә йомыркаларның кабыклары чатный башлый Алар эченнән «Пип! Пип!»— дигән гавыш ишетелә йомырка сарылары жанлана. бәбкәләре борынлап чыгалар — Бак! Бак!—ди әнкәләре —Иә. нәрсә, барыгыз да биреләме инде17 Ах. юк. барыгыз ла түгел икән әле! Иң зур йомырка бәген килеш калган' Шулай ди лә. ул яналан йомырка басарга утыра Хаз белергә килгән карт үрдәккә үзенең зарын сөйләп бирә —Бу күркә йомыркасы'—ди карт үрдәк,—Мине дә бер тапкыр шулай алдадылар Ниһаять, зур йомырка да ярыла Бәбкә —«Пип! Пип'»—дип йомыркадан килеп тә чыга. Ләкин ул бик тә зур һәм килбәтсез була. Башка үрдәкләр аны күргәч, кычкырып бакылдашырга тотыналар: —Күрче, нинди килбәтсез! Башкалардан сонга калып чыккан бичара үрдәк бәбкәсен бар да кыерсыта, үрдәкләр генә түгел, хәтта тавыклар да аны чукыйлар, читкә кагалар, үчеклиләр Үзен патша дип хис иткән ата күркә ана карап коточкыч итеп гаңгылдый башлый Ниһаять, үрдәк бәбкәсенең түземлеге калмый, ул качып китәргә мәжбүр була Ләкин кая гына бармасын, кемне генә очратмасын, шул ук мыскыллау-җәберләүләрдән башканы күрми Шыксыз үрдәк бәбкәсе, күп җәфалар чигеп, кышны кичерә Менә яналан яз килә. Бер көнне үрдәк бәбкәсе канатларын кага да очып китә Хәзер инде анын канатлары элеккегә караганда ныграк булалар Бераз очкач, ул бер зур бакчага килеп төшә Алмагачлар ап-ак чәчәктә, хуш исле сиреньнең озын яшел ботаклары бормалы-бормалы канау өстенә салынган Канау буенча ап- ак. гаҗәеп зур өч аккош йөзеп килә -Шул мәһабәт кошлар янына йөзим әле!—ди үрдәк бәбкәсе —Шундый мәхәббәтсез көе алар янына килергә батырчылык иткәнем өчен, мөгаен, үтергәнче чукырлар үземне Чукысыннар әйдә' Шуннан ул суга төшә дә. гүзәл аккошларнын каршысына йөзеп китә Ә аккошлар, аны күрүгә, канатларын каккалап үзләре лә ана таба йөзә башлыйлар Мескен үрдәк бәбкәсе, башын түбән иеп Бидгатькә чыгару шәригать законнарын бозучы дип санау —Үтерегез мине!—ди. Шул вакыт ул көзге кебек чиста су өстендә үзенен шәүләсен күрә: ләкин хәзер инде ул элеккеге карасу-соры үрдәк бәбкәсе түгел, ә ап-ак аккош икән ләбаса! Ул арада яр буена балалар йөгерешеп киләләр һәм шатланып кычкырыша башлыйлар: —Янасы килгән' Янасы килгән! —Яңа аккош тегеләреннән дә матуррак! Ә олы аккошлар яше алдында башларын ияләр» Бу гажәсп кешелекле, гыйбрәтле әкиятнең исеме, алдарак әйтелгәнчә, канатлы тәгъбир булып дөньянын күп телләренә кергән. Башта озак кына үзенен лаеклы бәясен алмаган, хәтта урынсызга кимсетелеп, түбәнсетелеп килгән, аннан әйләнә- тирәдәгеләр каршында кинәт кенә асыл, күркәм сыйфатлары белән ачылып киткән кешене «шыксыз үрдәк бәбкәсе», диләр. Әйтелмәне еш кына сабый һәм үсмер чакта бик үк сөйкемле күренмәгән, әмма үсеп җиткәч һич көтмәгәндә чын гүзәлгә әйләнгән кыз балага карата да кулланалар •Ярда калган «шыксыз үрдәк» сизә аккошлыгы әле аллалыгын» — (Р Файзуллин Яктылык,—Казан, 1985, 146). «Шыксыз гына үрдәк бәбкәсе, дип. Караучылар азмы аккошка?» «Шыксыз үрдәк бәбкәсе, дип, Уйлады аны күпләр. Үскәч белделәр: ул затлы Аккош нәселеннән икән» — (Ш Маннапов Өндәге тешләр — Казан, 1997, 201,2356.6.). Кыр (Кырым) чирүе чаклы Л. Жәләй, Н. Борһанова, Л. Мәхмүговалар төзегән «Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре җыентыгында» (Казан, 1957, 956.) бу әйтелмәнең «бик күп» дигән мәгънәдә йөрүе күрсәтелә. Моның мисаллары матур әдәбиятта да очрый. «Янәсе, ул (авылдашларын Пугач ягына ияртеп чыккан гренадер Зариф) «Петр Федрич кыр чирүе чаклы халык белән Казанны алмага килә!*—дип хәбәр таратып, шул замандагы губернатор фон Брантны куркуга төшергән» (К. Нәм^ми. Әсәрләр Дүрт томда III Язгы җилләр—Казан, 1983, 86.). Бу әйтелмәдәге «чирү» сүзе телебездә элек «гаскәр» мәгънәсендә кулланылган. Кырда (ачык урында) барган сугышларда, гадәттә, бик күп гаскәр катнашканга, «кыр чирүе» дип әйтү, бәлки, шуннан килгәндер. Яки «кыр чирүе» икенче бер әйтелмәдән— «Кырым чирүе»ннән үзгәргән булырга мөмкин. Н. Исәнбәт аңлатуынча, Казан тәхетенә Кырым ханы Сәхипгәрәйне утыртканда, аны туганы Мөхәммәтгәрәй хан күпсанлы кырым чирүе белән Казанга китереп куйган була. Бу хәтле чирүне кунак итү, Казанда нык кына сизелерлек һәм телләрдә мисал булып калырлык зур вакыйга булгандыр. Шул заманнардан соң. гаскәр һәм күп халык җыйнавын яки бик ишле зур гаиләне күргәндә, күплеккә мисалдан «Кырым чирүе кебек» дигән гыйбарә кулланылышка кергән (Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда. 1,—Казан, 1989,4336). Күп вакытлар үткәч, әйтелмәдәге Кырымның конкрет тарихи эчтәлеге онытылгач, ихтимал, аны «кыр» дип үзгәрткәннәрдер. Корабларны (күперләрне) яндыру АГАМЕМНОН патша җитәкчелегендәге ахейлар (беренче греклар) Трояны* тугыз ел буе камап торалар, ләкин уңышка ирешә алмыйлар Ахыр чиктә, алар хәйләгә керешәләр. Троялыларның ат яратуларын истә тотып, греклар бик зур агач ат ясыйлар һәм, аны диңгез буенда калдырып, үзләре корабларга төялеп китеп баралар Ләкин алар, троялылар уйлаганча, үз илләренә кайтып китмиләр, ә якындагы бер утрауда яшеренәләр. Троя кешеләре агач атны шәһәргә алып керәләр, чөнки анын эченә кораллы грек сугышчылары яшеренгән икәнлеген белмиләр Төнлә, кешеләр йоклап киткәч, әлеге сугышчылар, ат эченнән чыгып, аз санлы сакчыларны үтереп бетерәләр һәм шәһәр капкаларын ачалар. Дошман гаскәрләре Троя га бәреп керә Бу көтелмәгән хәлдән каушап, югалып калган троялылар кача башлыйлар Шул чакта Троя хатын-кызлары, ирләренен хурлыклы качуын туктату өчен, гаваньда тора торган корабларга ут төртәләр Кораблар янып юкка чыга, шулай итеп Троя сугышчыларына чигенү юлы да киселә Шушы борынгы риваять җирлегендә телдә «корабларны яндыру» дигән канатлы әйтелмә туа. Анын күчерелмә мәгънәсе—артка чигенергә мөмкинлек калдырмау, үткәннәр белән араны өзүдә кискен, хәлиткеч адым ясау Дөнья телләрендә шушы ук әйтелмәнен «күперләрне яндыру» дигән икенче бер синонимы да еш кулланыла Конкрет вакыйгага бәйләп каралмаса да. анын ничек килеп чыгуын чамалау кыен түгел. Сугыш вакытында, арттан эзәрлекләп килүче дошманны бераз булса да тоткарлау өчен, чигенүче якнын үзе үткән күперләрне җимереп баруы гадәти күренеш булып тора Кайбер борынгы полководецлар исә еш кына чигенү түгел, ә һөҗүмгә бару юлындагы күперләрне яндырып-ваттырып калдыру тактикасын тотканнар Артта качып котылу юлы калмавын белгән гаскәр дошман белән актык чиккә кадәр аяусыз сугышырга тиеш булган •Корабларны яндыру» әйтелмәсе әлегә татар әдәби теленә үтеп кермәде шикелле Ә «күперләрне янлыру»ны. киресенчә, безнен әдипләр шактый күптәннән һәм еш файдаланалар •Без үсәбез!— Үткән күперләрне ягып, Якты киләчәккә күчәбез» — (Һ Такташ Әсәрләр Өч томда 1 —Казан. 1980. 200 6 ) «Азмы күпер янып барган арттан — Кире кайтыр юллар киселгән» — (Рифкать Закиров Автобиография — Мәдәни җомга. 1998. 24 июль) • Бетереп вәгьдәләштегезмени сон'’ Чигенер жай юкмы’ Барлык күперләр янганмы артга?» (Б Камалов Язмыш сәхифәләре —Казан. 1990. 1246.). Аягыңа сыер басмаган ЯҢАРАК кына өйләнгән бер егет абзарга сыер ябып йөри икән Урамнан узып баручы бер буйдак дусты, монын хәленә кызыгып, болай дигән —Син кеше булып җнтген бит. ә! Хатынын бар. йортын шәп. сыерын шәп' Шул вакыт сыер ничектер хуҗасының аягына басмасынмы' Өйләнгән егет каты авыртуга түзә алмыйча, кычкырып җибәргән -Шәп тә шәп! Син нәрсә бсләсен сон? Аягына сыер басмаган әле синен' «Аягына сыер басмаган» тәгъбире тормыш тәҗрибәсе булмаган, авырлыклар күрмәгән кешегә карата әйтелә «Син әле күктә, болытлар өстендә Бабайлар әйткәндәй, аягына сыер баскач, һаман очмассын, канатларын сәлперәер әле» (Б Камалов Язмыш сәхифәләре — Казан 1990. 536.) Шул рәвешчә, без әдәби телебемә актив кулланыла торган кайбер канатлы сүзләрнсн туу һәм таралу тарихлары белән танышып үттек Мондый гыйбарәләр безнен көннәрдә дә барлыкка килә торалар • Троя шәһәре Кече Азнянен гөньяк-көнбатыш өлешендә, диңгезгә якын бер җирдә хәзерге Төркиядәге Гиссарлык калкулыгында урнашкан була Б э.к. 1260 еллар тирәсендә җимерелгән дип санала Троялылар теркиләр булган дигән фараз да бар