Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ҺӘМ ТАТАР ТЕАТРЫ

 Тamap халкынын күренекле улы Гаяз Исхакыйнын тормыш һәм ижат юлы милли театр сәнгате белән аерылгысыз бәйләнгән. Моның шулай икәнен раслау өчен бер генә фактны күрсәтеп китү лә житә. Татар халкынын Октябрь инкыйлабына кадәрге мәдәният үзәкләреннән булган Уфа шәһәрендә милли телебездә 1906 елнын 21 апрелендә халык алдында уйналган беренче спектакль Гаяз әфәнденен -Өч хатын берлән тормыш- әсәре буенча куелган була Әле бүгенге көнгә кадәр татар театрының туган көне итеп 1906 елнын 22 декабре исәпләнә килде Инде хәзер тарихи дөреслекне кире кайтарырга вакыт Гаяз Исхакыйнын драматург буларак ижатын ике чорга бүлеп карау мәслихәт булыр. Беренче чор—1906-1923 еллар Татар театр сәнгатенең туу көннәреннән алып. Гаяз әфәнде эмиграииягә киткәч, аның әсәре буенча куелган ин соңгы спектакль уйналу еллары бу Исхакыйнын шул вакытта татар сәхнәсенә күтәрелгән ин сонгы әсәре—Салих хажи балалары- («Юлсызлар») 1923 елның 9 ноябрендә уйнала. Икенче чор—Гаяз Исхакый мирасы халкыбызга кире кайту чоры Театр сәнгатендә ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 1992 елнын 19 декабрендә -Зөләйха» трагедиясен сәхнәләштерү белән башланды. Арадагы житмеш елга якын сузылган бушлык Г. Исхакый ижаты өчен дә. татар театр сәнгате өчен дә кара еллар булып күзаллана. Бу чорда, табигый ки. милли театрлар Гаяз Исхакый әсәрләрен репертуарга кертә алмый Татар профессиональ сәхнә жирлегеннән аерылган Гаяз әфәнде исә. драматургиягә берничә кат кире кайтып карый. Чит жирләрдә «Дулкын эчендә» (1920), «Ике ут арасында» (1920), «Жан Баевич» (1923). «Олуг Мөхәммәд» (1947-1948) әсәрләре языла Ләкин инде болар—элекке мул сулы ижат чишмәсенең сонгы чайпалышы гына.. Г Исхакыйнын театр сәнгате, драматургия белән кызыксына башлавы Казан Татар укытучылар мәктәбендә (Татарская учительская школа) уку елларына туры килә Биредә ул 1898-1902 елларда татар халкынын X. Ямашев. Г. Коләхмәтов кебек күренекле шәхесләре белән бергә укый. Укытучылар мәктәбе шәкертләре еш кына рус телендә спектакльләр уйныйлар Акрынлап Г. Исхакый да театр сәнгатенә тартыла. Шуның нәтижәсе буларак, ул 1900 елда үзенең «Өч хатын берлән тормыш» исемле беренче драмасын яза һәм шул ук елны бастырып та чыгара. Бу вакытта инде милли драматургиянең тәүге вәкилләре Г. Ильяси. Ф Халиди. Г Камалларның беренче әсәрләре язылган, әмма аларны сәхнәгә күтәрәчәк театр сәнгате дөньяга килергә әзерләнә генә әле Тиздән, жәмгыятьнен 1905 ел давылы нәтижәсендә. ана тормыш бүләк ителер. Озак та үтми, анын исеме ачыкланыр: Татар театры! Гаяз әфәнде Исхакыйнын драматурглардан иң беренче булып милли театр сәхнәсенә аяк басуы әйтелде инде Яшь театр алдына баскан һәр мәсьәлә, куелган һәр бурыч анын ижаты аша уза. чишелеш таба килә. Театр сәнгатенең ин мөһим өлеше—артистлар уены Шуна күрә татар театрының ин зур мәсьәләләреннән беренчесе, сәхнә серләренең бөтен нечкәлекләрен үзләштергән профессиональ артистлар тәрбияләү була. Хәл ителәсе икенче зур мәсьәлә—милли тамашачы булдыру Моңа кадәр сәхнә сәнгате T белән бөтенләй диярлек таныш булмаган халыкны тамаша залларына тарту жинел эш түгел. Монын өчен татар халкынын тормышын, милләт алдында торган бурычларын, уй-кичереш. кайгы-шатлыкларын чагылдырган заманча әсәрләр ижат итәргә кирәк Шундый әсәрләрне тамашачы яратырлык спектакльләр итеп сәхнәгә күтәрү—милли театр чишкән ин мөһим проблемаларнын өченчесе Татар театрынын Октябрьгә кадәрге үсеш чоры репертуарын җентекләбрәк карасак, заман темасын яктырткан ин кызыклы пьесаларнын күбесе Гаяз Исхакый тарафыннан ижат ителүе күренә. Бу чорда әдип тарафыннан язылган тугыз әсәр сәхнәгә күтәрелә «Татар драматургиясенен атасы* Г Камал да Октябрь инкыйлабына кадәр шулай ук тугыз пьеса ижат итә һәм театрда куйдыра Әмма әсәрләрендәге тормыш материалы күтәрелгән мәсьәләләрнен масштаблылыгы. кискенлеге һәм актуальлеге, ижат ителгән характерлар төрлелеге ягыннан Гаяз Исхакый ижаты шактый алда тора. 1907 елнын 21 маенда «Тавыш* газетасында дөнья күргән -Театр китаплары* дигән мәкаләсендә Г. Исхакый әлегә кадәр басылып чыккан әсәрләргә туктала Русчадан «түбәтәй кигезеп* тәржемә ителгән -Деньщик Гали*. «Кыз сорау», ■Көтелмәгән кадерле кунак* кебек бер пәрдәле комедияләрне тикшергәннән сон. ул сәхнә әдәбияты белән шөгыльләнүчеләр өчен программа булырлык таләп куя милли театр өчен язылган пьесалар татар тормышын чагылдырырга тиеш Г Исхакыйнын драматургия өлкәсендә калдырган бай мирасы әнә шул программа- таләпнен үтәлеше булып тора Мәкалә язылган 1907 елда ук әдип ул чор татар тормышы өчен ин житди мәсьәләрнен берсе булган хатын-кыз азатлыгы, ирекле никах проблемасын күтәргән, торгынлык белән алгарыш яклылар арасындагы көрәштә сонгыларнын жинүен раслаган «Алдым-бирдем* драмасын ижат итә һәм китап итеп бастырып чыгара Китапка күренекле әдип Ф Әмирхан рецензия яза Ул ин беренче чиратта әсәрнен тормышчанлыгына, геройларнын характеры дөреслегенә басым ясый «Гаяз әфәнде бу әсәрендә башкаларындагы шикелле үк типларны, хосусан хатыннар типларын.. бик дөрест вә халис татар мәгыйшәтеннән алып тасвир итәдер,— дип яза ул һәм пьесанын хатын-кыз каһарманы Галия образына тукталып:—Галия дә. бер киреләнсә, бер нәрсәгә дә карамый теләгәнен итәргә тырыша торган вә бөтенләй бирелеп берәүне сөя ала торган кыз булып, табигате белән хөррият вә кин мәгыйшәткә иткән татар кызынын дөрест тибыдыр*.—дип билгели Чынлап та. хатын-кызлар тормышы Гаяз Исхакыйнын ул чорда язылган шактый күп әсәрләрендә, шул исәптән прозасында да кин чагылыш таба. Анын хатын-кыз каһарманнары күп очракта актив, үз язмышын үзе хәл итәргә омтылучы, алдынгы фикерле, кыю. кайвакыт хәтта ирләргә караганда да тәвәккәл эш йөртүче булдыклы шәхесләр итеп күрсәтеләләр Фикерне раслар өчен мисал итеп. «Алдым-бирдем«нән тыш. «Мөгаллимә*. «Ике гашыйк*. «Зөләйха* әсөрләренен героиняларын атау да житә •Алдым-бирдем* драмасы «Сәйяр* труппа артистлары тарафыннан беренче тапкыр Уральск шәһәр театрында 1908 елнын 31 гыйнварында С Гыйззәтуллина Волжская бенефисында уйнала. Бенефис иясе Галия ролен башкара Спектакльгә рецензия язган аноним автор сүзләре белән әйткәндә, ул «гайрәт илә бик тырышып уйный* Ана «пәрдә төшерелгән саен кул чабалар* Спектакльдә Ибраһим ролендә В Мортазин-Иманский. Хәлил бай ролендә Г Кариев шулай ук унышлы чыгыш ясый Шул көннән башлап «Алдым-бирдем- бик актив уйнала торган спектакль булып китә. Әлеге унышлы спектакльдән сон Г Исхакый бер-бер артлы «Мөгаллим* (1908). •Кыямәт* (1910). .Җәмгыять* (1911). «Зөләйха* (1912) пьесаларын яза Бу әсәрләрендә инде ул театр сәнгатенен халыкка фикер житкерү мөмкинлекләрен тирәннән анлаган. сәнгатьчә эшләнеше ягыннан шактый югары дәрәжәдәге драмалар язарлык оста буларак чыгыш ясый. Халык тормышынын кискен проблемалары сурәтләнгән вакыйгалар аркылы тамашачыга тапшырылачак фикер һәр очракта да Гаяз әфәнде тарафыннан ин беренче планга куела, пьесаларда феодал артталык рухи хәерчелек, байлыкка табыну, наданлык, дин исеме белен алыш-биреш ясау һ. б тискәре күренешләр тәнкыйть утына алына «Алдым-бирдем* әсәрендә төп конфликт бер-берсен яраткан алдынгы карашлы яшь пар һәм аларнын бергә булуына каршы килүче әхлаксыз, алдакчы тугантумачасы арасында булып, финалда ул мәхәббәт һәм гаделлек тантанасы белән тәмамланса. -Мөгаллим» драмасы андый оптимистик нәтижәләргә урын калдырмый Җәмгыятькә файдалы булу, халыкка хезмәт итү проблемалары үзәккә куела да. шәхес белән жәмгыять арасындагы каршылык аша уздырыла һәм шәхеснең идеалларын югалтып, тормыш ваклыкларында. мешанлык сазлыгында батып калуы белән төгәлләнә. Күренгәнчә, пьеса киң соииаль яңгырашка ия Шу на күрә дә аның сәхнәгә килү юлы шактый озак һәм каршылыклы булып чыга. Әйткәнебезчә, драма 1908 елда языла. -Йолдыз» газетасына язган мәкаләсендә Г Камал аңа -гүзәл әсәр» дигән бәя бирә һәм анын каһарманының әхлагы һәм кыяфәте, омтылышлары жанлы итеп тасвирлануын күрсәтә. Театр тәнкыйте өлкәсендә шактый актив эшләп килгән К Бэкер дә әсәрнең тормышчанлыгына игътибар итә Әмма драманың иензура белән мөнәсәбәте шактый катлаулы булып чыга: цензор В. Смирнов аны кулъязма хәлендә укып чыга һәм бастырырга киңәш итми. Киңәш исәпкә алынмыйча, әсәр басылгач, ул аны сәхнәгә куярга рөхсәт бирми. Шулай да пьеса 1910 елның 7 мартыннан куела башлый. Башта ул Оренбургның Халык йорты сәхнәсендә күрсәтелә. Казан тамашачылары аны Панаев бакчасының ябык театрында 18 июньдә карыйлар. Шул унай белән реиензия язган -Яшенче- (Г. Камал) әсәрнең куелышы, бөтенлеге турында шактый кискен тәнкыйть фикерләре әйтә, әмма артистлар хезмәтенә карата: -Уенчылар гомумән үзләренә гаид вазифаларында кимчелек күрсәтмәделәр»,— дип билгеләп үтә. Кайбер сәнгатькәрләрне канәгатьләндереп житкермәсә дә. -Мөгаллим» •Сәйяр» труппасы репертуарында даими урын ала һәм. табигый, уеннан-уенга шомара, үсә бара. Аны 1914 елның 27 гыйнварында караган Фатих Әмирхан: -Татар мөгаллиме тормышының Гаязның маһир куллары тарафыннан ясалган картинасы безнең алда авыр, фажигале вә өмидсез булып басып торадыр. Моны күреп жан ачына, сызлана, пьеса бер трагедиягә әйләнә,—дип яза.—Пьесаны бу юлда артистлар шундый бер иттифак вә шундый бер мәһарәт белән уйнадылар ки, караучыларга жуелмаслык авыр, ләкин дөрест тәэсир калдырдылар». Мәкалә ахырында Ф. Әмирхан артистлар эшенә туктала һәм Мөгаллим—В. Мортазин- Иманский. Мөгаллимә—Г. Болгарская. Кадимче мужик—Б Болгарский. Әхәд—К. Тинчуриннарнын уеннарын уңай бәяли. Татар театрының Октябрьгә кадәрге репертуарында Г. Исхакыйнын бик жыйнак язылган ике сатирик комедиясе дә шактый әһәмиятле урын тота • Кыямәт» һәм - Жәмгыять» исемле ул пьесалар икесе дә жәмгыять үсешен тоткарлаучы наданлык, комсызлык, мин-минлек кебек тискәре күренешләрне тәнкыйтьләү, алгарыш яклы укымышлы, белемле яшьләрне күтәрүне максат итеп язылганнар Әсәрләрнең сәхнә тарихы -Мөгаллим» драмасына охшый. Алар, шактый кыенлыклар аша иензордан куярга рөхсәт алынганнан сон да. урындагы хакимият вәкилләре, иске фикерле муллаимамнар тарафыннан байтак вакыт сәхнәгә чыгарылмый торалар Чит шәһәрләрдә гастроль вакытларында уйналганда да бу пьесалар шактый зур шау-шу кузгаталар. Мәсәлән. Оренбург шәһәрендә -Кыямәт- спектакле куелгач. -Дин вә мәгыйшәт» журналында (1911 ел, N 5) -Татар театры, яхуд имамнарны тәхкыйрь» исемле мәкалә басылып чыга. Анда аноним автор спектакльдә дин әһелләренең фанатик, артта калган өлешенә юнәлдерелгән укны, бөтен руханиларга каршы юнәлдерелгән хурлау дип кабул итә. Гомумән. Гаяз Исхакыйнын кайсы гына драматургия әсәрен алсак та. аның сәхнәгә юлы. сәхнә тормышы зур каршылыклар, бәхәсләр, шау-шу белән үткәне күренер Бу хәл аларда кузгатылган мәсьәләләрнең үткенлеге, актуальлеге, халык тормышының -авырткан» нокталарына юнәлдерелгән булуы белән аңлатыла Шуңа күрә дә Гаяз әфәнде тарафыннан бөтенләй башка төсмерләр, башка алымнар һәм сурәтләү чаралары белән язылган әсәрләр дә киң жәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр тудыра, бәхәс уята. Мисалга -Сәйяр» труппасы беренче тапкыр 1914 елның 16 августында Түбән Новгородта Мәкәржә ярминкәсе вакытында куйган 3 пәрдәлек -Мөгаллимә» драмасын алыйк. Спектакльнең үзәгендә—бәхетле язмышлы мөгаллимә кыз Фатыйма образы. Анын тормышы тигез юлдан, артык сикереш-борчуларсыз аккан Бу акыллы, чибәр, белемле кыз халыкка хезмәт итү максатын унышлы тормышка ашыра алган Эмма ул да яшәешеннән тулысынча канәгать түгел Чөнки беренче мәхәббәтен оныта алмый Шунлыктан ул үзенә гыйшкын белдергән мөгаллим Габдулланың хисләрен кире кагып, ялгыз калуны артыграк таба Күренгәнчә, драмада конфликт соииаль характерда түгел. Ул героинын эчке дөньясына юнәлтелгән Әмма әсәргә карата зыялылар фикере төрлечә була Берәүләр ана каршы чыга, берәүләр күккә күтәрә Зыялылар тарафыннан төрлечә каршы алынса да. •Мөгаллимә* татар сәхнәсе репертуарында лаеклы урын ала һәм Октябрь инкыйлабына кадәрге чорда бик еш куела. Табигый, милли драматургия театр сәнгатенә татар хатынкызларынын әле монарчы күрелмәгән яна образын сәхнәгә чыгару жинел эш булмаган. Спектакльне тамашачының кабул итү— итмәве дә мөһим. Авыр булса да. «Сәйяр* труппасы мәсьәләне унышлы хәл итә Г Болгарская (Фатыйма). В Мортазин—Иманский (Габдулла), Г Кариев (Карт хәзрәт) Б. Болгарский (Остабикә). К. Тинчурин (Артист). С. Баикина (Әсма) уеннарында Исхакый әсәренен рухи байлыгы, фәлсәфәсе, әйтергә теләгән фикере ачык гәүдәләнеш таба. Үз дәүләтчелеген югалткан татар милләтенең ачы язмышы, колониаль изү шартларында узган авыр тормышы Гаяз Исхакыйны һәрвакыт борчып тора һәм ул драматург. театр эшлеклесе буларак, әлеге проблемаларны һәрвак ыт күз унында тота Алар теге яки бу дәрәжәдә Гаяз әфәнденен бөтен әсәрләрендә диярлек чагылыш табалар Бу жәһәттөн, татар халкы тормышын милли фажига дәрәжәсенә күтәргән әсәрләрнен ин унышлысы—Г Исхакыйнын -Зөләйха- трагедиясе. Колониаль изүнен кин кулланылган бер алымы—көчләп чукындыру, халыкны диненнән, иманыннан мәхрүм итү. шовинистик рус хакимиятенең башка халыкларны ассимиляииялөү. руслаштыру сәясәтендә ин куркыныч, ин әшәке алымнарнын берсе - Зөләйха* трагедиясен сәхнәгә куючы Г Кариев халыкнын дин өчен көрәшен милли азатлык хәрәкәтенен аерылгысыз зур бер өлеше итеп карый һәм көчләп чукындырылган татарларнын түзә алмаслык авыр кичерешләрен, ислам кануннарын саклау өчен канлы көрәшен жан тетрәткеч тормыш күренешләре аша тамашачыга житкерә Дөресен әйтергә кирәк, әсәр сәхнәләштерүгә бик авыр бирелә. Биш пәрдәле хроникаль драмада төп урынны күп кешеле күренешләр, кискен көрәш моментлары алып тора. Кайбер эпизодларда катнашучылар саны хәтта алтмышка житә. Вакыйгалар урыны да бик оригиналь сайланган зират, татар һәм рус авылы күренешләре, мәчет, чиркәү яннары. «Зөләйха* трагедиясен сәхнәләштергәндә татар театры тагын бер өр-яна сурәтләү чарасы белән байый—композитор С. Габәши тарафыннан әсәр өчен махсус музыка языла Туй һәм Зөләйханың үлемен тасвирлаган күренешләрдә яңгыраган милли музыка әсәрне тагын да тәэсирлерәк итә. Тамашага беренчеләрдән булып бәяләмәне театр тәнкыйтьчесе Г Кәрам язып чыга Анын фикеренчә. әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Г Кариевнын күп фигуралы, үзәккә омтылучан композициясендә төп урынны өч образ—Зөләйха (Г Болгарская). Сәлимжан (К Тинчурин). Петр (Камал Беренче) образлары алып тора Г. Кәрам алар арасында беренчелекне, икеләнмичә, көчле рухлы милли характер тудырган Г Болгарскаяга бирә. -Болгарская Зөләйха ролен шул дәрәжәдә яхшы вә оста уйнады ки. анын талант вә мәһарәтенен зурлыгына вә төрлелегенә хәйран булмый мөмкин түгел— дип яза ул —Икенче вә өченче пәрдәләрдә күнелләрне тетрәтерлек реальность илә уйнап, бөтен тамашачыларны һөиәжан рикъкатьке китерде вә онытылмаслык тирән бер тәэсир калдырдыСпектакльнең режиссеры Г Кариев үзе сәхнәдә берьюлы ике роль башкара Әсәр композиииясендә артык зур күләмле булмаган Гыимади карт һәм Габдулла мөрит образлары анын башкаруында тамашадагы милли дини рухны үстерү авторнын әйтергә теләгән фикерен көчәйтү өчен хезмәт ите Икесе ике характердагы, бер-берсеннән танылмас дәрәжәдә аерылып торган татар картлары образларын башкаруда Г Кариевка элеккечә үк тиннәр табылмый һәм тамашачы, жиде сәгатькә сузылган тамашадан сон да. яраткан артистын озакка сузылган алкышларга күмә Тамашачылар спектакльдән тетрәнеп, чистарынып, милләт язмышы турында уйланып чыгалар Әсәр бигрәк тә зыялылар тарафыннан югары бәяләнә Казанда чыга торган бөтен газетлар диярлек ана зур күләмле реиензияләр багышлый. Бу вакытта Г Исхакый С.-Петербургта була. Спектакльнең унышы белән канатланган Г Кариев Гаяз әфәндегә махсус котлау телеграммасы жибәрә. •Ил» газетынын 1917 елгы 28 март санында басылган бу телеграмма көчле милли- дини рух белән сугарылган, колониаль изүне фаш иткән -Зөләйха» трагедиясе авторына бөтен татар зыялыларының котлавы буларак кабул ителә. Олы әдипнең жиде дистә елга якын тоткынлыкта яткан зур ижади мирасы халкыбызга кире кайтарыла башлагач, татар сәхнәсенә ин беренче булып яңадан •Зөләйха» әсәре күтәрелә Бу очраклы хәл түгел. Илдә барган үзгәртеп кору, милли азатлык хәрәкәтенең яна күтәрелеше шартларында халыкның үзанын уяту, тәрбияләү, үстерү бурычы Г. Исхакыйнын бу әсәрен гаять актуаль итә. Яз килүен белдергән беренче карлыгач шикелле. -Зөләйха» да жәмгыять тормышындагы уңай үзгәрешләр хәбәрчесе булды. Белүемчә, бүген дә Гаяз Исхакый әсәрләрен сәхнәгә күтәрү жинел эш түгел. Чөнки аларны кую. уйнау традииияләре күптән югалган-онытылган. Шулай булса да, сәнгать әһелләре Г. Исхакыйнын театраль эстетикасын янабаштан торгызу, үзләштерү өлкәсендә шактый зур тырышлык күрсәтәләр Уфадагы -Нур» татар театрында яшь режиссерлар Б Ибраһимов белән Ф Бикчәнтәев бөек әдипнең -Зөләйха» трагедиясен һәм -Көз» повестен куйдылар. Сонгы әсәр Гаяз әфәнденең прозасын сәхнәләштерү өлкәсендә тәүге адым буларак та әһәмиятле. Өлкән режиссерларыбыздан Празат Исәнбәтнең хезмәте аеруча игътибарга лаек. Г Камал исемендәге театр сәхнәсенә ул Гаяз Исхакыйнын өч әсәрен күтәрде. П Исәнбәт куйган -Зөләйха» (1992). -Алдым-бирдем» (1994). -Жан Баевич- (1995) спектакльләре республика мәдәни тормышында күренекле вакыйга буларак кабул ителделәр. Шу ларның баштагы икесе игътибарга аеруча лаек иде. Алдан әйтелгәнчә, Г Исхакый мөһажирлеккә киткәч, татар сәхнәсендә анын әсәре сонгы мәртәбә 1923 елда уйналган Узган житмеш ел эчендә инде ничәмә буын актерлар үскән, режиссерлар килеп киткән. Революииягә кадәр иң күп уйналган әлеге авторны бүгенге көндә нинди сурәтләү чаралары ярдәмендә ачарга, нинди алымнар белән уйнарга? Сәхнәләштерелүе нинди булырга тиеш ул спектакльнең? Шартлылык дәрәжәсе. нинди темп-ритм, музыка, театраль шау- шулар. бутафория, реквизит нинди урынны тотарга тиеш ул әсәрләрдә? Тарих жилләре тарафыннан рәхимсез өзелгән вакыт жепләрен ялгап тоташтырыр алдыннан һәр режиссер әнә шундый йөзләрчә сорауга жавап эзләргә тиеш һәм ул жаваплар тәвәккәллек, кыюлык, үз дигәнеңә ныклы ышану сорый. Вакыт аяусыз. Узган житмеш ел эчендә театраль эстетика бик нык үзгәрде Г. Исхакый драматургиясе бәлки аңарга бик ук туры да килеп бетмидер. Әйтик, бишәр пәрдәлек спектакльләрне элеккеге тамашачы төнге сәгать ике-өчләргә кадәр карап утыра алган. Ә бүгенге спектакльләр күп дигәндә өч-өч сәгать ярымнан артмаска тиеш. Бу очракта нишләргә? Бик тизләтелгән ритмда уйнаргамы? Әллә икегә бүлеп, ике кич куяргамы? Театр сәнгате мондый очракны да белә. Мәсәлән. Ленинградның Кече драма театрында Ф Абрамов әсәре буенча Л. Додин куйган ■Братья и сестры» спектакле ике кич бара һәм тамашачы ике кич буе тын да алмый, суларга да куркып тамаша карый. Әйе. алай да булырга мөмкин. -Зөләйха»ны куйганда, бәлки, шулай эшләү отышлырак булыр иде. Минем карашка, соңгы ике пәрдәне кырт кисеп ташлау, иң беренче чиратта, Г Исхакый әйтергә теләгән фикергә, пьесаның фәлсәфи тирәнлегенә хилафлык китерде Автор, бер яктан, дөньялыктагы изгелек, каһарманлык, сабырлык, инануның ахирәттә кыйммәт бәһаләнүен белдерсә, тамашачыны үз диненнән, халкыннан, яшәешеннән теләсә нинди шартларда да баш тартмаска чакырса, ныклыкка, кыюлыкка өндәсә, икенче яктан, кеше гомеренең үзкыйммәтен раслый. Адәм баласының гомере—жир йөзендәге иң зур кыйммәт! Яшәү хокукына беркемнен. берничек кул сузарга хакы юк! Жинаять теләсә нинди очракта да. барыбер, жинаять! Анын дин юлында эшләнгәне меңләтә гөнаһлы Чөнки Ходайга чиста күңел, керсез куллы кешеләр генә хезмәт итәргә хаклы. Күренгәнчә, әсәр нигезендә русның бөек фәлсәфи язучыларыннан Ф. М. Достоевский. А. М. Горькийлар масштабындагы тирән гомумкешелек фикерләре ята. Әлеге фикерләрне үтемлерәк итү өчен Г Исхакый сонгы ике пәрдәдә бөтен игътибарны Зөләйханын эчке дөньясына юнәлтә һәм аны авыр газаплар, тирән кичерешләр аша рухи чистарынуга алып килә. Рус әдәбият фәнендә - Искупление грехов через страдания-—дигән төшенчә бар Бу очракта Зөләйха узган юл әнә шул анлатмага туры килә кебек Г Камал исемендәге театрда режиссер П Исәнбәт куйган спектакльдә исә беренче планга жинаять һәм жәза проблемасы чыкты Әйе. Зөләйха дин юлында жинаять эшли Әйе. бу эше өчен закон тарафыннан тиешле жәзасын ала. Театр тәкъдим иткән финал—Зөләйханы этап белән каторгага алып китү—бары тик әнә шундый нәтижә ясарга мөмкинлек бирә Тамашачы бит Зөләйханын жинаятыпән сонгы газапларын, анын узган авыр юлын, югалтуларын күрми һәм. ахыр чиктә, кайгыхәсрәт. аларны каһарманнарча кичерүе, сабырлыгы өчен хак Тәгалә тарафыннан ярлыкалуын. изге жаннар рәтенә кертелүен, оҗмахка юл алуын да белми. Әсәр бөтен фәлсәфи тирәнлеге белән халыкка барып житсен өчен, һичшиксез, анын сонгы өлеше дә кирәк -Зөләйха-ны кабат сәхнәгә күтәргәндә әнә шундый зур югалтулар булса, •Алдымбирдем» спектакле исә шактый унышлы чыккан Режиссер биредә ин элек геройларнын вакыйгалар үсешен тоткарлый торган озын-озын монологларын, берсен-берсе кабатлый торган анлашу сәхнәләрен, бик үк әһәмиятле булмаган персонажларны төшереп калдырган Шулай итеп, тамаша җыйнакланган, композиция бөтенәйгән, спектакльгә үсеш динамикасы өстәлгән Тик бу очракта да бөтенләй үк югалтусыз булмаган Әйтик, финал өлешендәге кыскартулар спектакль өчен ин мөһим булган йомгаклау күренешенен сизелерлек бөтәрләнүенә китергән Инде килеп. Г Исхакый драмаларын уйнау манерасы турында да берничә сүз Мәгълүм булганча, һәр олуг әдипнен үз дөньясы, үз стиле бар Драматургиядә бу стиль спектакльнен бөтен компонентларын, шул исәптән артистларның башкару үзенчәлекләрен дә билгели Г Камал исемендәге театрда Г Исхакый әсәрләрен бүгенге тамашачылар өчен кызыклы итеп күрсәтү юнәлешендә эзләнүләр бара Ике спектакль— дингездән бер тамчы, бөек әдибебез иҗатын үзләштерү юлында әле тәүге адымнар гына Шуна күрә дә куелган тамашаларнын кайбер күренешләре Г Камал әсәрләрен, ә кайсыберләре К Тинчурин пьесалары буенча уйналган спектакльләрне хәтерләтәләр Мисал өчен -Алдымбирдем-нен баштагы сәхнәләре -Банкрот-нын экспозиииясен (шул ук тормыш-көнкүреш ваклыкларын эченә алган, акрынайтылган уен манерасы, тормыштагы вакыт берәмлегенә тигез диярлек сәхнә вакыты һ. б ). ә -Зөләйха-дагы туй күренешләре. ■Алдым-бирдем«дөге -аксаклар- катнашындагы эпизодлар -Зәңгәр шәлнен яшьләр сәхнәләрен. Ишан хатыннары картиналарын искә төшерә Бервакытта да Г Исхакыйнын Г Камал белән бер үк вакытта диярлек, ә К Тинчуриннан шактый алда яза башлавын хәтердән чыгарырга ярамый Әйткәнемчә, анын үз дөньясы, үзенә генә хас стиле бар Театрда Гаяз Исхакыйнын үз стиле табылырга тиеш! Монысы инде театр сәнгатебез хәл итәргә лазем мәсьәлә Бу эштә бөтен сәнгать әһелләре, беренче чиратта режиссерларыбыз тәвәккәллек күрсәтергә бурычлы Йомгаклап шуны әйтергә кирәк Татар театрынын формалашу үсешенен тәүге этаплары Г Исхакый ижаты белән тыгыз бәйләнгән Октябрь инкыйлабына кадәр драматург Гаяз Исхакый татар театрын заман проблематикасы, ил язмышы, халык язмышы турындагы уйланулар, көчле характерлар, кызыклы вакыйгалар, драматизмга бай милли репертуар белән тәэмин итеп килә Ул тәкъдим иткән драма әсәрләре татар режиссура, актерлык осталыгы мәктәпләрен үстерү өчен ышанычлы, ныклы нигез хезмәтен үти Озак еллардан сон Г. Исхакыйнын тамашачыга кире кайтарылган мирасы үзенен рухи-милли кыйммәтен югалтмавын, сон дәрәҗәдә актуальлеген раслады Әмма бөек әдипнен театраль эстетикасын яңабаштан үзләштерү, тарих тарафыннан өзелгән традиция җепләрен ялгау эше әле башланып кына килә Бу проиесс алга таба милли театрларыбызда кинрәк масштаб алыр дип уйларга кирәк Гаяз Исхакыйнын чәчмә әсәрләре дә сәхнәбез өчен бай материал булырлык Республика театрлары җитәкчеләренә, режиссерларга ул турыда ныклабрак уйларга кирәктер