Логотип Казан Утлары
Кыйсса

МӘМЕШ БИРДЕ

Борынгы Чаллы шәһәрчеге (1183-1556) хәзерге Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылының каршы ягына урнашкан булган Ул соңгы тапкыр 1556 елның язында бояр Морозов җитәкчелегендәге Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан нигезенә чаклы җимерелә. Бу тарихи кыйсса әлеге вакыйгалар барган чорларны бәян итүче тарихи язмаларга таянып язылды Алар: патша китабы. Хаҗи Гәрәй дастаны. Мохәммәт Заитовның “Чаллы шәһәрчеге турында ~ дигән тарихи кулъязмасы. Михаил Худяковның һәм Һади Атласиның “Казан тарихы ' китаплары, Чаллы төбәге халкыннан җыелган истәлекләр һәм шул чорга караган башка чыганаклар Жидеел эчендә Чаллы, Иске Казан. Өтернәс, Кирмән. Жүкәтау шәһәрчекләрендә уздырылган археологик казу эшләрендә катнашып. Алабуга. .Арча. Алат буйлары. Саба. Мишә һәм Иске Җөри төбәкләре аркылыга буйга узылды Казан ханлыгы чорында булган Чаллы исемле 33, ә бүгенге көнгәчә сакланып калган 21 авылның күбесендә булырга туры килде Язмадагы атамалар. кеше исемнәре һәм вакыйгалар үзгәрешсез бирелә. одай ук авыр булыр дип уйламаган иде бояр Петр Морозов Нәрсә җитмәгән? Үзен күрсәтте бит инде Чирмешләрне дә куып таратты. Арча ягын да кабат 1552 елдагыдан ким итмәде. Җир дә җитәрлек, югыйсә Мәскәү тирәсеннән башлап Казанга чаклы нинди генә яхшы җирләрне үз кулына тупламады инде Бүген нигәдер шомландырып тора әле. Кичен артыграк зчелгән ахрысы Лоыр уйларыннан урамнан ишетелүче мактаныш} җырлары да. күңелгә якын тимер чыны белән ат кешнәүләре дә бүлә алмады Йореп керү теләге белән урыныннан талпынган гына иде. чатыр ишегендә Кадрәк мирзанын иелгән башы күренде Ул бояр янына рохсәтсез керә алган бердәнбер татар иде. — Кенәз. боерыгың үтәлде Үз кешеләремне казаклар белән аралаштырып, сакка куйдым Яхшылап кисәттем,—дип тезеп китте ул Уйларыннан бүленгән бояр ана беренче кат күргәндәй гаҗәпләнеп карап горды Бозып әйтелгән урыс сүзләреннән тәм табып, ым кагып торса да. ялагай мирзаны өнәми иде ул Дөрес, ул мирзага үзе белән Мәскәүдән үк бергә килгән кешеләргә Б караганда да күбрәк ышана. Аның янында өч еллап кына хезмәт итсә дә, әтисе Камай мирза кебек ышанычлы булды, өметен аклады. Бу токым урыслар тарафыннан сыналган инде. Аларга да шул ук жир, дөнья малы җитми. Кадрейка да үзе өчен тырыша. Юллары уңса, бүләксез калдырып булмас. Шулай да бояр усал карашы белән Мирзаны туктатып сүзсез генә аңа ишеккә таба күрсәтте. “Бу татарны артык теленә салындырырга ярамас!” Эг артык ияләнсә, иясен тешли. Ләкин артык ерак җибәрергә дә кирәкмәстер. Алардан башка таяныр кем бар? Әле монда яшиселәр алда... Баш бирмәс татарларны кылыч аркылы гына уздырып бетерерлек түгелдер, ахрысы. Берсе ун урыска каршы тора ала бит аларның. Акыл, хәйлә кирәк. Чатырда ялгыз калган боярны кабат авыр уйлар басты... Кадрәк мирзаның да күңеленә беренче тапкыр шом төште. “Кенәз нигәдер борчыла,—дип уйланды ул.—Бу тынгысыз тормышның бер ахыры булырмы икән? Казаннардан разый түгел идек—болары тагын да кансызрак. Үзеңнеке белән, яхшымы-яманмы, үз телендә, кешечә аралашып була иде. Болар бер сүзне ике тапкыр кабатласаң артка тибү ягын гына карыйлар...” Мирза, үз уйларыннан үзе куркып, күңелдән генә бисмилласын кабатлап, як-ягына каранды. Шулчак муенындагы чылбыры тартылып китте, аңа тагылган тимер тәренең салкыны җылы тәнен чәнчеп алды. “Ашыкма. Кадрәк”,—дип куйды ул аңына килеп һәм уң кулының бармакларын бөрештереп маңгаена күтәрде. Ләкин артыгына кулы бармады, якын-тирәдә аңа игътибар итүче юк иде. Яу булып дошман килүе аларга билгеле иде инде. Аны алдан ук әзерләнеп Мишә буенда көттеләр. Ләкин яу күренмәде. Җайдаклар, атларын елга буенда калдырып, алга таба җәяү генә атладылар. Мәмеш Бирденең укчылары кая барганнарын, эшләре уңышсыз чыкса, үзләрен ни көтәсен яхшы беләләр. Шуңа да яшьләрне алырга теләмәделәр. Алар атларны саклап калды. Яшьләрнең күбесе аларның уллары ич. Гайрәтләре ташып торса да, курку белмәс ул егетләр әлегә хәйләне, сугыш алымнарын белеп бетермиләр шул. Төрле җирләрдән Мишәне кичкән укчылар кабат бергә җыйналды. Атта йөрергә ияләнгән сугышчыларга җәяү бару җайсыз иде. Тик озак барырга туры килмәде. Агачлыклар бетеп, ачыклыкка чыгуга көтелмәгән күренешкә тап булдылар: урманнан бер чакрым тирәсе ераклыкта, үзәнлек өстендә, учаклардан чыккан төтен болыт булып күккә җәелгән иде. Укчыларның бурычы—ачыктан-ачык сугышка кермичә. Чаллы ягына юнәлгән бу яуны һәрчак бимазалап, тирә-яктагы авылларны кисәтү иде. Мәмеш Бирде Арча, Чирмеш якларында, Мишә буйларында урыс белән кылычка- кылыч күп очрашты. Әмма мондый зур яуны әлегә чаклы күргәне юк иде Сугышчылар беренче сүзне аннан көтсәләр дә, аның үз араларындагы ин өлкән авылдашыннан узасы килмәде. —Ни кылабыз, Нуретдин ата, яу бик зур күренә Бар Чаллы төбәге бергә җыелсак та без алардан күпкә ким булырбыз. Нуретдин ата, әйтерсең, шул сүзне көткән иде. Җавапны тиз тотты: —Ачык бәрелешкә керү кирәкмәс, оланнар, бары да алдан сөйләшкәнчә булыр. Ногай, Кырымнардан ярдәм булмаса, җиңүгә өмет аз. Авылларыбызны саклап кала алмабыз, хатын-кызларны, бала-чаганы, мал- туарны ераккарак яшерергә кирәк. Болардан рәхим-шәфкать, миһербанлык көтеп булмый. Башкалар күтәрелеп сүз дәшмәде. Аларның инде күптәннән уйтеләкләре дә бердәм, язмышлары уртак һәм билгеле иде. —Нуретдин ата, Мишә буена кайтып. Чаллыга, тирә-яктагы башка төбәкләргә чапкыннар жибәререгә кирәк. Мөмкин булганча без аларны Мишә кичүендә тоткарларга тырышырбыз. Егетләргә дә күз колак будырсын Иртәнге якта Мишәнен Ногай юлы кичүендә исән-имин очрашырга ходай насыйп әйдәсен,—дип Мәмеш Бирде сүзен тәмамлады. Бергә чакнын кадерен белеп, утырып дога кылдылар. Китүчеләр карангы төшкәнче дип ашыкса, калганнары өчен төннен тизрәк житүе хәерлерәк иде. Төн кунарга тукталган урын Кадрәк мирзага ышанычлы күренде. Әле өчдүрт ел элек кенә монда татар авыллары гөр килеп яшәп ята иле Алар белән күп иза чигелде Ясак түләмичә аптыраттылар Ясак жыючыларнын кайтмый калган чаклары еш булды. Араларында урыслар аз булганлыктан, күбесенчә Камай мирза кешеләре юк ителде. Казан янында кирмән төзеп, урысларнын зур яуларын да кире бордылар алар. Шәһәргә якын бу җирләрдәге авылларны юкка чыгармыйча. Казанга тынычлык булмаячагы көн кебек ачык иде инде Шуңа күрә дә алар Казан көненә калып, анын язмышын кабатладылар. Кадрәк мирзанын Мишә аръягына чыгып кунасы килмәде. Беренче көнне булса да иркенләп уздырасы иде Әмма боярнын үз-үзен тотышы анын бар тынычлыгын бозлы Инде карангы төшеп төн урталары якынлашса да, ул учактан-учакка йөрде. Ни эшлисен, эт көнендә калганнарга эт язмышы инде... “Үз сугышчыларын саклый, алга һәрчак әтинең кешеләрен куя. Бу җирдә безнең гөнаһлар болай ла күп. Үземнен ышанычлыларымны кисәтим әле, юккабарга алга ыргылмасыннар”, —дип уйланып, ул үз кешеләре җыелышкан учак ягына юнәлде Кинәт учакларның берсеннән өере белән очкыннар чәчелде. Уйларыннан бүленгән Мирза учак уртасына кадалган ук күрде Ул да булмады, тирә-якта дәррәү атлар кешнәде, әлегәчә тыныч яткан сугышчыларның ачыргаланып кычкырган тавышлары ишетелде Алар өстенә йөзләрчә уклар очты, ыгы-зыгы башланды. Сакчылар яшеренгән урыннарыннан чыгып, хәвеф килгән якка ташланды Әмма бу кызыксыну аларга кыйммәткә төште. Берничә мизгелдән ир-атларның күбесе ук тиеп авып калды. Әле берникадәр вакыт элек кенә тыптын булган лагерьны ыңгырашу, сүгенү, мылтык тавышлары күмеп китте Мәмеш Бирде яугирләренен ышанычлы дуслары—төнге уклар. Беренче орыштан югалтусыз чыгып, алар исән-имин генә Мишәне кичтеләр, аллан сөйләшкән урынга ялга туктадылар Инде иртәнге салкынлык төшеп килә һәм тагын бер билгесез шомлы көннең яктылыгы инә башлаган иде Арылган булса да. күзләргә йокы кермәде Беренче хисләр көчле була диләр Гомерләре буе сука тоткан, иген иккән куллар, коралны ауда-сунарда йөргәндә генә тота иде Инде менә тыныч тормыш сөйгән бу кавемгә дә сынау килде Ә вакыт сизелми дә үтте Көндәгечә Ногай ягыннан кояш күтәрелде Тирә- якта гаҗәеп тынлык, хәтта моңа ышанасы да килми. Менә ничә ел инде Ногай юлының бушап калганына. Яз башында ук анда алабута, кычыткан баш калкыта башлады. Ә бар иде бит анын шаулап торган чаклары! Үз гомерендә күпме җыр, хикәят тыңлады, шатлыклы язмышлар уртаклашты ул. Очраштыручы, аеручы да. дуслаштыручы, туганлаштыручы да иде юл Сөембикәләр. Сафа Гәрәйләр узды, күпме туйлар ясады, җыеннар җыйды, йөкләр ташыды ул Әмма яулар да узды аннан Анын аша Казаннарга Хажи Гәрәй белән Сәүгән ханнар яү чапты Казаннар да җавапсыз катмады Шуларның афәтеннән соң юлчылар белән бергә күпме сагышланды, яшь түкте ул. Азмы анын өстендә хуҗаларына кушылып, тәгәрмәчләр ыңгырашты Менә инде Казанны да. Чаллыны да язмыш тигезләде. Алар икесе дә бер үлчәүгә салындылар Язмышлар, язмышлар! Сез шул арба тәгәрмәчләре кебек күтәреп күкләргә чөясез дә, пычракларга салып изәсез. Сезгә карап әйтелгәндер дә инде ул “тарих куласа...” дип Нидер кыштырдаудан Мәмеш Бирдебәкнең уйлары өзелде. Үлән арасындагы кыштырдау кабатланды Күрәсең, табигать тә уяна. Көн туу белән кешеләрнең генә түгел, бөжәкләрнен дә язмышы бер-берсенә охшый. Яктылык бар тереклектә дә өмет уята. Аларга да кузгалырга вакыт. Тамак туйдыру, исән калу уйлары гына түгел, ил язмышы шул бу иңнәрдә, ир язмышы Петрнын шомлануы юкка гына булмаган икән. Ярый ла барысы да шушы төнге “кичерешләр” белән генә тәмамланса. Ә бит әле алда авыр, озын юл, аның ничек бетәсен бер Алла гына белә. Әнә дусты Салтыковны Арча ягында ни эшләттеләр. Күпме бояр баласы юкка чыкты аның белән. Өч ел элек баш күтәрүче казандылар кулына әсир төшеп, сонрак кылычтан уздырылган энесе Борис искә төшкән саен һаман да йөрәге хәлсезләнә. Күпме акча, байлык тәкъдим итсәләр дә, алыштыра алмадылар бит аны. Белмим, бу җирдә 6tp тынычлык табылырмы, әллә гел шомлы уйлар гына йөрерме, төнге күләгәләр, атылган уклар гына каршы алырмы аларны? Тагын да шикләндергәне—бу сугышлар киләчәктә үч, каргыш булып әйләнеп кайтмасмы? Әмма ни булса да кире борылырга сон инде Чаллы кальгасын яндырып, баш бирмәс татарларны туздырмыйча кайтырга ярамый аларга. Горбатыйга ни дип жавап бирер ул? Кансыз Иванга ук ишетелсә ни булыр? Казанны алгач бөтенләй йөгәннән чыкты бит. Ни теләсә шуны кылана. Исән-сау кайтылса, бу яу анын өчен соңгысы булыр. Ничек тә түзәргә кирәк. Беренче төн китергән зыянны яктыргач кына тулысынча күзалларга мөмкинлек туды. Бер урынга туплану кыйммәткә төшкән, тирә-якта кеше, ат мәетләре аунап ята. Йөзгә якын сугышчыны җирләп, тагын шуның хәтле яралыны атларга салып Казанга озатырга туры килде. Бу мәшәкатьләр ярты көнгә сузылды. Өстәмә көчләр көткән яу ашыкмыйча гына юлга кузгалды. Китүчеләрне озатып, килүчеләргә юл күрсәтүче булып, аларны бары тавык тәпиле яна каберләр генә озатып калды. Чапкын Чаллы каласына иртән үк кайтты. Урыс гаскәренең Ногай юлы буйлап килүен дә, беренче тукталышларының Мишәгә житәрәк буласын да ул җиткерде. Болай каршылыксыз тиз килсәләр, бүген Иске Йорт тирәсенә җитеп, иртәгә Йәмәш авылы тирәсендә булулары ихтимал. Аннан Чаллы каласына ярты көнлек юл кала. Яшен тизлегендә таралган әлеге хәбәрдән сон, янадан торгызылган Чаллы ханлыгынын барлык мәртәбәле сугышчылары кирмән янына җыелды. Сугыш котылгысыз иде. Барысы да моны белә, барысы да әзерләнгән, уйланылган. Шулай да Чаллыда ыгы-зыгы кимемәде. Бераздан якындагы Шиһаздә, Би-йорт, Балхужа авылларыннан да чапкыннар килеп житте. Яу килү хәбәре Гали Әкрәмнең күңелендәге авыр уйларын куертып кына җибәрде. Бу көн киләчәген тоеп яшәде ул. Моннан нәкъ ике ел элек казаннарнын үтенеченә каршы килмичә, әтисе Йосыф мирзаның ризалыгын алып, үзенең якыннары һәм өч йөзгә якын сугышчы белән Ногай кичүеннән ерак түгел генә урнашкан элекке Чаллы каласына кабат җан өреп, ныгып урнаштылар алар. Бу яклар да чит түгел ана. Үз гомерендә бу якларны күп айкады ул Әйе, хыяллар изге, өметләр зурдан иде. Элегрәк казаннарны яратмау апасы Сөембикәнең ачы язмышына бәйле иде. Әмма тормыш өйрәтә икән! Бу елларда тиз олыгайды, дөньяны танырга өйрәнде ул Әнә бит. апасы язмышына казаннар да дучар булды, мәкерле дошманның чын йөзе тәмам ачылды. Артта Ногай жирләре, анын туган йорты Нәфесе туймас кяфер карашының тиздән анда да юнәләсен күрү кыен түгел. Бу жир. бу тугандаш халкын яклап, үзен аямыйча сугышачак ул. Котылу юлы шунда гына! Сынмаска, сыгылмаска, ходай ни генә язса да, Ядегәр хан көненә калмаска иде. Дөрес, монда аңа баштарак шикләнеп карадылар. Чаллыларнын мәртәбәлесе, әтисенең якын дусты Мәмеш бәк булмаса кыенга туры киләсе иде. Ул хан итеп чакырды аны монда, кирәк чакта ярдәменнән дә ташламады Гажәеп көчле, сәләтле һәм бары ихтирамга гына лаеклы Мәмеш Бирденен үзен ногайларнын түрендә хан итеп күрергә теләр иде Гали Әкрәм Юк шул, бу сәер дөньяны аңламассың, әнә казаннар да ханнарын нигәдер һәрчак читтән чакырып, үз көннәрен үзләре күрмәделәр. Ногай йорты да тыныч түгел. Баштарак урысларга каршы көрәштә ногайлардан ярдәм булачагына да өметләнгән иде ул. Әмма әтисенең якын туганы Исмәгыйль мирза аяк чалды. Яшьтән үк комсызлыгы белән дан тоткан Исмәгыйль урыс бүләкләренә табынып көн күрә иде Шул ук бүләкләргә сонрак башкалар да алданды. Шулай итеп. Ногай йорты икегә бүленеп тәмам хәлсезләнде. Әтисе Йосыф башкалардан узып, артыгын булыша алмады Җитмәсә, урыс кулындагы яраткан кызы Сөембикәнең язмышы да Ногай белән Казан арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйле иде Урамдагы тавышлар өй эчендә дә ишетелә башлады. Вакытны бушка уздырырга ярамый Уйларыннан бүленгән Гали Әкрәм халык янына чыкты Аны күрүгә сугышчылары кылычларын бердәм чынлатып алдылар. Халык тынып калды. Хан әйтәсе сүзен озакка сузарга уйламады, кырыс кына: —Тирә-яктагы авылларнын мирза, муллаларын чакырып хәбәр җибәрегез. Хан җыены карарыннан башка бер эшкә тотынмагыз, халыкнын күңеленә шом салмагыз,—дип тәмамлады ул сүзен. Хан яраннары һәм чапкыннар сүзсез генә таралдылар. Кирмән янында беразга тынлык урнашты. Яу хәбәрен ишеткән Шәехзадә картның тәне тагын да авыраеп киткән сыман булды. Үзе өчен борчылмады ул. Анын инде бу дөньяда ашыйсы ашалган, яшисе яшәлгән. Ә менә Мәмешенә куркыныч янаганын ата буларак яхшы тоемлады. Гомер буе ялгыз булды бала. Алты баласы арасыннан бердәнбер ир бала, ин кечесе Мәмеш иде. Сөенечтән "Аллаһ бирле. Ходай бирде" дип шатланышып йөри торгач, исеменә “Бирде" өстәмә кушамат та тагылып калды анын Әнисеннән яшьләй ятим калгач, кыерсытылган чакта итәкләргә капланып еларлыгы, юанырлыгы да булмады. Бәлкем шуңа да әрсез үскәндер, яклаучысы, ир туганы булмагач, барына да үзенә алынырга, кирәк чакта елый-елый сугышырга туры килгәндер ана. Үсмергә игътибар әз булды. Нишләмәк кирәк, дөнья куып Шәех картнын үз тормышы ат өстендә узды шул Шулай да ата белән улнын аралары якын, берберсенә хисләре кайнар иде. Гаиләсе Чаллы каласында торды. Ә үзе Чаллы суынын аръягындагы нәселдән-нәселгә күчеп килүче биләмәсендә яши бирде Яхшылык күрсәтеп. Камай мирзага да үз җирләреннән өлеш чыгарган иде Әмма бу дөньяда бар да уза, бары да үзгәрә шул. Ул чаклардан сон күпме сулар акты, күпме сугышлар узды. Бутады бар дөньяны Камай кебекләр Бу вакыйгалар арасында Шәехзадәнең бар тормышын таркатканы, хәзергәчә бәгырьләрен телгәләп, ин үкендергәне Чаллы белән Казан арасындагы сугыш булды Гаеплесен-хаклысын кем белә инде хәзер” Шулай ла ул чакта Мәскәү белән Кырым арасында буталып калган казанлыларны күнел белән дә. акыл белән дә анлап булмады Ыгы-зыгылардан, сугышлардан туйган Чаллы элеккеге кебек үз көнен үзе күреп яши башласа да. берара ике ут арасында калып, кабат таркатылды Озак тордылар алар капма-каршы, күпме сугышчыларын югалттылар, әмма ике туган берсен-берсе анламады Шул вакытлардан килгән таркаулыктан соң хәзер генә каян килсен ул бердәмлек? Ногай, Кырымнарның ярдәменә дә ышанмый ул. Ачы язмышны үзләре татымыйча, читләрнекен каян белсен алар. Шулай да Шәехзадә картның күңеле артыгын бәргәләнмәде. Үз гомерендә күпне күреп, күпне аңлады, Мәмеше дә үзе кебек булды Хәзер дә үзе өчен йөрми, юкса, күпләр кебек күптән үз гаиләсе янына китәр иде Карт улын исенә төшереп, горурланып җинеллек кичерде. Яңа урында гомеренең сонгы көннәрен кичерсә дә, ул белә: дөнья беркайчан да бу хәлендә катып калмас, ул һәрчак хәрәкәттә. Ачы сабак алган халык бу дөньяга күзе ачылып бер күтәрелер әле Мәрхәмәтле Алла ул барын да күрә, барын да тигезли... Тирә-як авыллардан җигүле атларда килеп җиткән авыл муллалары, ышанычлы мирза, оланнар озак көттермәде. Билгеләнгән вакытта барысы да хан йортында иделәр. Кече кинәштән сон Гали Әкрәм, Котлы би. Чуралар һәм ханның башка якыннары үз урыннарын биләделәр. Хәл итәсе мәсьәлә кичектергесез булганлыктан, килүчеләрне барлауга әһәмият бирелмәде. Алдан сөйләшенгәнчә. Гали хан Котлы бигә сүз биреп ым какты. —Туганнар,—дип башлады ул сүзен —Мишә ягыннан бүген иртән чапкын кайтты. Урыс явы беренче төнен Мишәнен аргы ягында төнләгән. Яу зур, утлы корал белән туплары да бар. Араларында сатлыкжан Камай этләре дә күп. Алар безнен туган җиребездә инде дүртенче елларын өерләре белән йөриләр. Аерым-аерым йөрергә дә куркалар. Монысы безнең тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Әмма елдан-ел сафларыбыз сирәгәя, өмет иткән ярдәмгә ышаныч кими. Игеннәр чәчелмичә кала, чәчелгәннәре җыелмый. Хатыннарыбыз, балачагаларыбыз ачлыктан, авырулардан җәфа чигә. Без сугышларның нәтиҗәләрен дә. урыс явынын яклаусыз калган халыкка эшләгән кансызлыгын да истә тотабыз. Без, беренче чиратта, кешеләрнең исән-имин булуын, хатын, бала-чагаларыбызнын куркынычсызлыгын уйларга тиешбез. Безнең башка ватаныбыз юк Ләкин шулай да киләчәктәге яшәеш хакына вакытлыча күченү турында уйланырга кирәк. Хан киңәшенә авыл муллаларының да. сугышка катнашы булмаган аксакалларның да чакырулы булуы аңлашыла башлады —Без бу нәтиҗәләргә хан киңәшендә барыбыз да бер сүздә буларак килдек. Шулай да күчү мәсәләсендә сезнен уй-теләкләрегезне беләсебез килә. Әйдәгез, барын да уртага алып сөйләшик Бу сүзләрне хан әйтте. Авыр чак булганлыктан, эреләнеп торырга вакыт тапмады. Халыкка үз фикереңне белдерү, шуның белән анын күнелен күрү, тынычландыру кирәк иде. Ләкин тынлыкны башлап бозучы булмады. Хан Гали белән Котлы би сүзләреннән сон күпләрне кабат шомлы уйлар басып китте. Халыкнын башына төшкән бу кайгыларның, күченүләрнең бер иге-чиге булырмы9 Гали Әкрәм күченү мәсьәләсендә каршыларны күрмәгәч, уртак фикергә килүне үз өстенә алды. —Бүгенге төн әзерләнү өчен Иртәгә иртән барыгыз да әзер булыгыз. Калырга уйлаганнарны ирексезләмәгез, авылларга, йорт-җирләргә күз колак булып торырлар Булган ашлыкны, мал-туарны, эш коралларын үзегездән калдырмагыз. Ж.әйнен башы гына, кая күчеп кителсә дә төпләнеп алырга вакыт бар Ногай җирләре бүгенге көндә имин Җир, көтүлекләр мәсьәләсендә каршылыклар булмас. Вакытлыча гына кузгалучыларга бар кирәк-яракларны да жиргә күмү яисә башкача яшерү яхшырак булыр. Күп очракларда буш калган авыллар талана яисә яндырыла Бар халыкны җыеп коллыкка алып киткән очраклар да күп Барын да исәпкә алыгыз.—дип тәмамлады сүзен Гали. Ханнан сон Котлы би дә сүзгә кушыллы: —Иртәгә чаклы әле күп нәрсә хәл ителер, барыгызга да кабат хәбәр биреп чапкыннар, юл күрсәтүчеләр җибәрербез Мөмкин булганча ат-арбалар белән ярдәм итәрбез, алары өчен борчылмагыз. Ләкин үзара сүзгә килү булмасын Халыкны артык хәсрәткә салмыйча, барын да яхшылап кына аңлатыгыз. Котлы бинен сүзе бетүгә. Гали хан яу башларыннан кала барысына да чыгарга боерды. Булачак орыш турында сүз алып барыр өчен хан йортында анын ышанычлылары гына калды. Бу вакытта Чаллы каласына икенче чапкын да якынлашып килә иде. Ногай юлыннан читләшеп, авылларга кермичә, аргамагын турыдан-туры урман юлыннан гына юырткан бу егет Би Әмирнен икенче улы Зәйнетдин иде Урманны чыккач Чаллы тауга җитәргә бер карыш җир генә калды. Атлар да туган якларынын уйнаклап үскән иркен болыннарын, елгаларынын тәмле суларын хуҗаларыннан ким үз итмиләр, ахрысы. Очып кына кайтты алар сонгы чакрымнарны Хан йорты тирәсендә халык кайнаша. Кала, анын янындагы иркен болынлык жигүле атлар белән тулы. Ул бу кешеләрнен үзен күреп, көтеп торуларын анлады. Хәер, күнелсез хәбәрне ишеткәннәр бугай инде алар Аратирә ишетелгән сүзләрдә энесе Йосыфнын иртәнге якта исән-имин генә кайтып житеп хәбәрне тапшыруын, ә җыелышкан кешеләрнен кинәшкә чакырулы булуларын да анышты ул. Хәзер икенче чапкыннын да сүзен ишетмичә куып га җибәреп булмаячак боларны. Нигә борчылырга, иртәгедән дә күңелсезрәк хәбәр алып кайтмый ла ул. Чапкынга Гали хан яисә Котлы бидән узып беркем дә сорау бирергә батырчылык итмәячәк Шуна да Зәйнетдин якташларынын "Нинди хәбәрләр алып кайттын инде, балам”—дигән кебек сораулы карашларын үтенечсез калдыра алмады. —Мищәнен аргы ягында ук кяферләрнен койрыгына бастык. Монда килеп җиткәнче утта өтәбез әле без аларны. —диде ул елмаеп һәм ашыгып йоргка узды. Анын әле Мәмеш Бирденсн Гали Әкрәм ханга гына әйтергә дигән мөһим сүзләре бар Тышта аны җанлы ыгы-зыгы, ата-бабасына булган мактау, үзенә изге дога сүзләре озатып калды. Мишә язгы ташу вакытында ярларыннан чыгып киң җәелә торган урыннарның берсе бу Элекке су юлларына, үзәнлек, чокырларга кереп калган кар сулары коры елларда гына кибә. Шуна ла табигать тарафыннан сугарылган бу җирләр Казан мәмләкәтендә ин бай көтүлекләрнең берсе иде Иртә яздан анда хан көтүләре чыкса, жәй урталарында печән чабучылардан өзелеп тормады. Күпсанлы юлчы-мөсафирларга тукталу, тән куну урыны булып хезмәт итте Атларын ашатып, ял иттереп икенче көнне якты күздә алар Казанга җитә торган иде. Казан алынганнан сон менә ничә ел инде бу җирләр ташлаштык хәлдә Чабылмаган сулы җирләр баткаклыкка әйләнде, алар тирәсендә кеше үтә алмаслык куаклыклар, кыяк-камышлар үсеп чыкты Кадрәк мирза Петрның кушуы буенча Мишә тирәсеннән әйләнеп кайтты Әмма шикләнерлек бер нәрсә дә тапмады Ләкин үзенсн үлем яныннан гына узуын һәм бу үлемнән аны кечкенәдән бергә уйнал-үскән авылдашы Җанбатырның югалып калуы, икеләнүе генә саклап калуын белә алмады Бояр Кадрәк мирзаны Мишә буйларын карап кайтырга артык зур әһәмият бирмичә генә җибәрде. Көпә-көндез, шушындый зур ачык мәйданда аз санлы татарлар һөҗүмгә батырчылык итәрләр дип уена да китермәгән иде. * * * Зәйнетдиннең “өтәбез” дигән сүзендә тирән мәгънә салынган, бу чаллылар тарафыннан уйланган зур хәйлә иде. Яу килгәнне көткәндә дә тик ятмады Мәмеш сугышчылары. Казанны алгандагы кебек көчләрнең тигез булмавы, урыс явының күплеге, яхшы коралланганлыгы аларны гел уйланырга мәҗбүр итте. Дөрес, булачак сугышта аларның күбесе, бигрәк тә яшьләр, яуның уртасына кереп, үзләрен аямыйча сугышырга, бар булган үчләрен шунда чыгарып, антларына тугры калырга әзер. Соңгы дүрт елда үзләре күреп белгән авылларның кара күмергә калган урыннарын, якын туганнарының күз яшьләрен, үле гәүдәләрен күп күрде алар. Кырысландылар һәм бу халәттә аларның күбесе, табигатькә ят булмаган курку, үзеңне саклау кебек тоемнарын да югалтканнар иде. Вакытыннан алда олыгайган яшь Мәмеш Бирде гайрәтле азамат ирләрне бер йодрыкка туплый алды. Сирәк кенә үзе дә хисләр дөньясында йөзеп ялгышкаласа да, әтисе Шәех картның төпле киңәшләрен тыңлап иптәшләре алдында ихтирамын югалтмады. Ходай тарафыннан бирелгән бу җир-суларны, яшәү һәм ирекне ут-кылычтан башка бернинди көч белән дә саклап калып булмас. Изге көрәштә алар мең тапкыр хаклы. Нинди генә авырлык-сынаулар аша үтәргә туры килсә дә, бу җирдә аларнын туган кавеме, нәсел җепләре дәвам итәргә тиеш... Дошманга каршы беренче сугышны Мәмеш Бирде Мишә янындагы киң болында башларга булды. Казан ягыннан килүче урыс явының юлы сазлыклар аша уза. Көздән үк саргаеп кипкән камыш кыяклары әле яна үсемлекләр белән капланырга да өлгермәгән. Өчкә бүленгән Мәмеш Бирде сугышчылары билгеләнгән вакытны көтте Күп гасырлар буе бергә тереклек иткән табигать гүя үз балаларына ярдәм итәргә теләде, уйнап-шаярып кына искән жил тагын да көчәеп китте. Җәяүле төркемнең иң ишлесен Мәмеш үзе җитәкләде. Сугышчылар иртәдән бирле салкынча, дымлы җирдә ятты. Шактый вакыт узды. Түземлек, сабырлык кирәк иде. Яугирләр асларына җәелгән коры агач, кипкән камышлардан чыккан шомлы тавышларга да ияләшеп бетеп, алардан бер сихри моң таба башлаганнар иде. Көчле җил, камышларның җиргә иелеп тибрәнүе чаллыларның эшләренең барып чыгасына өметен арттырды. Икенче төркем Нуретдин ата белән урталыкта, Мишәнең аргы ягында, урыс явы үтәргә тиешле кичү каршында. Аларның бурычы атларны, азыктөлекне саклау һәм вакыты җиткәч, Мишәне кичүче туганнарына ярдәм итеп, куып килүчеләрне тоткарлау иде. Өченче төркем Мәмеш сугышчыларының каршы ягында Җанбатыр җитәкчелегендә урнашты. Исеме җисеменә туры килгән бу ир-егет, чаллылар арасында батырлыгы, кызу канлылыгы белән аерылып торды. Шунын аркасында үз иптәшләре арасында соклану катыш курку да тудыра иде ул. Урыс явының бар хәрәкәтен күреп торган Җанбатыр өчен вакыт акрын үтте. Бүген Мәмеш булып Мәмеш тә Җанбатырның сүзен көтә.... Чокырларда утлар күптән кабызылган. Менә дошман явы билгеләнгән урынга җитеп Мәмеш Бирде белән Җанбатыр төркеме арасында калган бушлыкка кереп тулды. —Укларга ут кабызырга!—дип кычкырды Җанбатыр һәм бу әмер иреннәрдән-иреннәргә күчеп тиз арада йөзләрчә колач ара үтте. Җанбатыр барысының да әзер булуын күрде. Иреннәре арасынан бер генә сүз чыкты. —Аллага тапшырдык! һәм ул кулын селтәп торып басты, җәясен бар көченә тартып беренче укны дошман тарафына ычкындырды. Аның сүзен куәтләп йөзләрчә утлы ук күккә ыргылды. Бары бер очкын көткән, көздән үк кибеп калган кыякларга шул житә калды, алар чытырдап яна да башладылар. Тирә-якны ут. төтен чорнап алды Әмма дошман явы да укчыларны күреп алган иде инде. Алар кыннарыннан кылычларын чыгарып дәррәү укчылар өстенә ташландылар. Жанбатыр укчылары урыс явын уртада калдырып, икенче укларын үзләре алдындагы камышлыкка җибәрделәр Бу яктан да урыс өстенә ут- төтсн китте Алдан сөйләшенгәнчә. Жанбатыр иптәшләре белән Мишә буена төшеп китте Башкалар да аларга кушылырга тиеш иде. Дошман явы икегә бүленде Саклаусыз калган жәяүле урыслар, азык-төлек, сугыш кирәк- ярагы төягән атларнын артында Мәмеш Бирде төркеме күренде. Җанбатырга тизрәк таллыклар арасына кереп юкка чыгарга кирәк иле. Ләкин каннары кызган укчыларга атылган икешәр ук кына аз тоелды күрәсең. Алар тагын ярсып ата башлады һәм уяулыгын югалтты Күбесе исә таллыкка посып урыс атлыларнын якынрак килүен көтте Ике арала сугыш башланды. Ике ут арасыннан чыкан атлылар төркеме татар укларыннан сирәгәя барса да, аларның очы-кырыс юк иде Акрынлап бар тирә-як ут, төтен белән тулып, берни күренмәс булды. Ә орыш әле башлана гына иде Мәмеш Бирдебәкнен сугышчылары урыс явы ягыннан ат кешнәгән, сүгенгән тавышларны бик ачык ишеттеләр. Йөрәкнен һәр тибеше гүя Жанбатыр ягына ыргылган ат тоякларынын адымын саный. Иртәдән бирле көткән вакыт җитеп килә... Мәмешнең һәр кул хәрәкәтен айларга өйрәнгән ир-егетләр өсләрендәге камыш кыякларын алып аттылар Жанбатыр төркеменә ыргылган урыс явы өстенә сызгырып йөзләрчә ук очты Дошман сафларында ыгы-зыгы башланды, аңа атлар кешнәве, кешеләрнең кычкырган тавышлары кушылды Атылган уклар юлында очраган кешеләрне аямаганны, атларны да әйләнеп узмады.. Башы белән ут эченә кереп, аннан чыга алмаган елан кебек. Мәскәү явы үрсәләнде Аны бер яктан ут кыздырса, икенче яктан Мәмеш бирде укчылары туздырды. Бер төркем җайдаклар белән үзәнлеккә төшеп килүче бояр бу мәхшәрне бөтен тулылыгы белән, уч төбендәгедәй күрде Әмма Жанбатыр төркеменә каршы кузгалган атлыларны туктату мөмкин түгел инде. Алар үзләренен алданганнарын белә алмады. Петр тупчыларга әмер бирде —Ядрәләрне Мәмеш Бирде өстенә! Озак көттермичә туп тавышлары яңгырады, ядрәләр очты Ләкин адарынып ла ярдәме тимәде. Өстән аска таба атылсалар да утлы чуен шарлар Мәмеш Бирде сугышчыларына килеп житә алмады Якынрак төшкәннәре исә сазга батып пычрак кына чәчте Яуның Мишә кичүе тирәсенә җиткән башында мәхшәр дәвам итте Шуна ла бояр бар булган куркуын басып үз жайдактарын Мәмешләргә каршы җибәрде. Сугыш көткәннән зуррак уңышлар бирсә дә. Мәмешне хисләр тойгысы басып китә алмады Казан алынунын икенче елында ук жинү тәмен һәм жинелү ачысын татып зур сабак аллы, акыл җыйды ул. Күпме якын дусларын югалтты. күпме батыр сугышчылары яу кырында ятып калды Яныңда курку белмәс жан дуслары, киңәшчеләре Кончак. Сары батыр. Жан Сәетләр булса, ничаклы өметле, ышанычлы булыр иде бу изге көрәш Мәмеш Бирле сугышчыларын барлады Алар онытылып, бар осталык, көчләрен куеп дошман явына аталар иде Шунда ул үз яныкта яралы иптәшен күрде. Мәскәү явынын исән калганнары ат арбаларына качып, мылтыклардан ата башлаганнар иде. —Утлы уклар атыгыз! Мишәнен аргы ягына чыгабыз. Беркемгә дә тоткарланмаска!—дип кычкырды ул коралдашларына. Аннан соң янында тавышсыз гына яткан яралы яшь егетне кулларына алып, кайту юлына юнәлде. Мәмеш ялгышмады, бу вакытта аларга бояр атлылары якынлашып килә иде инде. Утлы уклардан тирә якны төтен баса башлады. Ике ут арасында калган ачык арадан баш күтәрүчеләр яралыларын алып, Мишәгә таба юнәлделәр. Аргы якта аларны җигүле атларда Нуретдин атанын төркеме уг йотып көтә иде. Хан утырышына Би-Әмир килә алмады. Казан ягыннан килгән хәбәрне алып кайткан кече углы Йосыфтан кабат-кабат барысын да сорашты да, утырышка чакырып килгән чапкынга, телдән генә сәбәпләрен аңлатып, кире җибәрде. Вакытның хәлиткеч чагы, кадерле чагы. Тыныч холыклы Би-Әмир бар эшләрне дә төптән уйлап башкаручы карт иде. Гали хан да аңлар аны, башка вакытгагыдан аермалы буларак, ана бу юлы Би-Әмирнең акыллы киңәшләре дә, халыкны тынычландырырлык тәэсирле сүзләре дә кирәк булмас. Яу алдыннан ханның, яугирләрнен һәм халыкның бер сүзгә килә алачагына күңеленнән ышанды ул. Хәзерге вакытта бу тирәгә вакытлыча күченеп килүчеләргә ничегерәк ярдәм итеп булачагын уйланырга иде. Язның соңгы ае узса да, әле төннәрен барыбер салкынча. Балалар белән олыракларны җылырак урыннарга урнаштыру, һәр йортка күпме кеше кертү мөмкинлекләрен дә белү кирәк. Үз гомерендә күп яуларны күрде Би-Әмир. Көтелгән сугыш—кем жинүе белән төгәлләнүенә дә карамастан, беркемгә дә шатлык китерми Аның афәте ялгыз калган хатын-кызлар белән ятим бала-чаганы, картлык көннәрендә таянычы булыр дип үстергән улларын югалткан ата-аналарны хәсрәт дәрьясында калдырып китәчәк. Үзе дә Казан алынганчы берничә ел элегрәк яндырылган Чаллы каласыннан бар туганнарын алып, күчеп килгән иде бу тирәләргә. Тынгысыз тормыштан, мәгънәсез сугышлардан туеп, уңайсыз җир булса да, бар олы юллар, зур елгалардан читтәге иң яшерен, караңгы төбәкләрнең берсенә урнашты алар. Әмма күрәчәктән, язмыштан монда да качып котылып булмады Инде менә күрмеш көннәредер, яу булып кабат урыс килә. Чаллы вакыйгаларында үзеңнекеләрдән шундый җәбер-золым күргәч, кяфердән ни көтәсең? Боларында кешелек сыйфатлары да юк диләр. Әнә өч ел буе инде Казан, Мишә буйларыннан шомлы, кеше ышанмаслык, куркыныч хәбәрләр берсен-берсе куып килә тора. Ни җитми бу хода бәндәсенә!.. Мишәнен аргы ягында бары да тыныч. Мәмеш Бирде яралыларны арбаларга салып урманга озатгырды да кичүдә дистәгә якын атлыларын калдырып, башкалары белән Җанбатыр ягына юл алды. Тирә-як һаман да төтен белән капланып бернәрсә дә аңларлык түгел. Әмма Җанбатыр сугышчылары җыелган җирдә аларны шатлыклы хәбәр көтми икән. Очрашуга төркемнең яртысы да җыелмаган, күбесе атлылар белән тигезсез сугышны дәвам иттерәләр. Ә Җанбатырның үз янында калган егетләргә Мишәнен аргы ягына кайту юлы да ябылган иде. Аларга ярдәм кирәк! Ару-талуын оныткан Мәмеш бер төркем ин оста укчыларны жыеп, кабат кичү турысыннан каршы якка ташланды Калганнары ут йотып кичү тирәсендәге таллыкларга елышты. Мәмеш Бирде укчылары килгәндә бәрелешнең ин кызган чагы иде Жднбатыр төркемен урап алган урыслар якынаеп кылыч сугышына омтылса, таллыкларга яшеренгән баш күтәрүчеләр җан тартышып, аларны билгеле бер ераклыкта тотарга тырышты Берни анышмаган атлылар. сафларын сирәгәйтәсирәгәйтә бер яктан икенчесенә ташландылар. Ниһаять. Мәмеш Бирде укчылары урыс атлыларынын боҗрасын өзеп, үз иптәшләренә кайту юлын ачты. Бераздан төтен таралып, тирә-юндәге күренеш тә ачыклана башлады. Урысларга өстәмә ярдәм килүе бар. Сугышны дәвам итү куркыныч төс ала бара Шуна да Мәмеш бар укчыларын акрынлап бер урынга туплады. Тирә- якта башка яулашлары калмагач. Мишә ярлары тирәсендә юкка чыктылар Әмма кабат бергә җыелганда арада кайбер иптәшләрен тапмадылар Хан Гали Мишә буеннан кайткан чапкын Зәйнетдин белән Мәмешкә ярдәм кирәклеге турында сөйләшкәч, ана ярдәмгә үзе белән килгән яраннарын җибәрергә уйлады. Бәлкем урыс явын да ярты юлдан ук туктатып булыр Мистичлавы Чулман тирәсенә зыян сала алса да. Урай тирәсенән ары якын килергә базмады бит Чаллыларнын утлы корал белән идарә итүләрен белгертүнең дә тәэсире булмый калмас Шулай да сугыш монда. Чаллы кырларында узар кебек Чаллы төбәгенә ногайларнын дустанә ярдәм белән килүләрен дә исбатлар вакыт җитте Жирле халыкның ногайларга карата булган үзенчәлекле карашлары аңлашылмый иде Тирә-якка бу ике-өч елда ясак җыярга теләгән урысларны якын да китермәде алар Тик шулай да алардан Ногай гаскәрен ашату өчен тотылган чыгымнар элек Казан ханнарына түләгән ясакларының яртысын гына тәшкил итсә дә. һәрвакыт чаллыларнын алардан риза булмаулары, өнәп җиткермәүләре сизелеп торды. Казаннарда сатлык исеме алган Ногай мирзасы Камай турында, әтисеннән ишетеп, күп хәбәрләр иде Гали Әкрәм Туган тиешлеге дә бар аның үз нәселләренә Чаллы төбәгеңдә аның турында ишетелгән имеш-мимешләр дә чынга туры килә болай булгач Бу юлы да Чаллыга таба килгән яуга юл күрсәтүче булып, әтисе, сатлык Камайның кешеләре белән Кадрәк килә Ногай мирзалары белән тыныч көн күрә алмагач. Камай мирза элегрәк үз яраннары белән Чаллы биләмәләренең Казан ягына караган төбәкләрендә җир биләгән иде Чаллының көчәеп киткән дәверендә казаннарга каршы көрәштә ярдәм булу мөмкинлегеннән чыгып. Хафиз Гәрәй тарафыннан яхшы мөгамәлә күрсәтелде анарга. Әмма кайсы як кө*1лс. шунарга таянган Камай. чаллыларның ашына таш белән җавап бирде. Хәлиткеч вакытта үз кешеләре белән Сафа Гәрәйгә ярдәм күрсәтеп, анын тарафыннан Казан яклы кырымчакларга якынлашты Урыс файдасына Кырым белән Ногай арасын да суытырга өлгерде ул Тыгылмаган җире калмады Менә кайсы гомерләрдән бирле Чаллы кешеләренең күңелендә ногайларга карага таш ята Казандылар үзләре дә куеннарына кара елан сыендырганнарын сон аңышты. Камайның иң авыр чакта Казан каласын калдырып урыс ягына чыгуы, шул электән күнегелгән гадәт, анын тормыштан алган бер коллык тәҗрибәсе иде. “Иелгән башны кылыч чапмый ' Камай үз тырышлыгы белән Арча-су буйларындагы яхшы гына җирләрне кул астына кертә алды Казан алынганнан сон беренче елларда тыныч булмаган Арча ягына калкан буларак та уйланып бирелгән иде бу җирләр Хәзер менә кайчандыр әтисе кебек улы Кадрәк. инде ике-өч ел баш бирмәгән Чаллы төбәген бастырып үзенә җир алырга өмет игә Әтисенең тормыштан алган тәҗрибәсен сыный күрәмсең Шулай да халыкның ногайларга карага булган карашы акрынлап уңай якка үзгәрә. Күбесе хан буларак аны кабул и пе 1әр инде Сонгы вакытта халык катнашында хан җыеннары да гаугасыз. үзенә һәм яраннарына карата ихтирамлы мөгамәләдә узды. Сакларга, акларга иле ногайларга булган бу ышанычны 7. .к у > м к Мәскәү явы, ике яктан кысылып, зур югалтулар кичерде. Мишәнен бу ягындагы мәхшәреннән сон аргы ягында ни көтәр аларны? Әле бит юлның өчтән бере дә узылмаган. Алда башка мондый зур елгаларның булуын әйтмәсәләр дә, Мишәдән соң башланган кара урманнар да, текә ярлы елгалар да җитәрлек икән. Бер сәгатьләр чамасы элек кенә яз сулышы белән яшәгән Мишәнен ун ягы танымаслык булып калды. Бар тирә каракучкыл төскә керде, әле дә аерым түмгәкләр, таллыклардан төтен бөркелә. Тирә-якта ыңгырашу, Аллага ялвару, нәфрәт катыш сүгенү тавышлары Бояр Петр Морозов җайдаклары кайтканчы чатырыннан чыкмады Күңелендәге авыр уйларны басарлык түгел иде. Чатырдагы иконаларга карап чукынды, әмма чүпрәккә буяп ясалган изгеләр җавап бирмәде. Шулай да, тиешле йолаларын үтәргә тырышып, азрак күңелен тынычландыргач урамга атлады. Урамда исә Җанбатырлар төркеменнән аерылып калган һәм соңгы укларына чаклы сугышкан унлап тоткын, алар янында казанлыларның атка тагып сөйрәп кайтылган мәетләре аунап ята иде. Җайдаклар боярның күңеле күтәрелер дип көткәннәр иде. Әмма анын чырае караңгыланды. Тоткын хәлендәге казанлыларга, аларнын үлек гәүдәләренә карашын анлый алмадылар. Тоткыннарны беренче генә күрүе түгел ләса! Ул дошманнарына сокланып карый сыман тоелып китте. Һәм бу, чыннан да, шулай иде. Бояр үзенең бары акча хакына хезмәт итүче башкисәрләрен, адым саен җир белән мал турында гына уйлаган ялагай Кадрәк мирза токымнарын уйлап уфтанып куйды. Алдындагы азамат ирләрнең берсенә генә дә үзенең башкисәрләрен унарлап алыштырыр иде ул. Үзләрен ни көткәнен яхшы белгән тоткыннарның күзләрендә ялвару да, курку да күренмәде. Алар дошманнарын тыныч кына күзәтә бирделәр Ниһаять, бояр карашын тоткыннардан алып, җайдаклар башлыгы Никитага күчерде: —Югалтулар зурмы? Әмма Никита бабасын кирәгеннән алда ярсытуны урынлы дип тапмады —Йөкчеләр, утлы корал йөртүчеләр арасында үлүчеләр бар. Атлылар турында алай әйтә алмыйм. Минем кул астындагылары арасында берничә генә,—дип котылды. Аннан сон тоткыннарга мыскыллы караш ташлап.— Нәрсә боерасыз?—дип сүзне икенчегә борды. Ләкин бу дөньяда күп алданып, үз күзе белән күрмичә бернигә дә ышанмаска, барысына да, шулай ук балаларына да шикләнеп карарга өйрәнгән бояр ашыкмады. Тоткыннардамыни кайгы, барын да үз күзләре белән күреп кайтырга кирәк! Бояр ат соратып алды. Куштаннары аны шунда ук ияргә менгертеп тә утыртты Бояр иярченнәре белән яуның алдагы, туздырылган башына юл алды. —Кадрейка исәнме?—диде ул бераз баргач. —Ул безгә очрамады, нәрсә булсын ана, йөридер шунда арбалар арасында буталып.—Никита бабасынын нидәндер шикләнүен сизенә, анын исә ул шикне тагын да артырасы килә иле Шуна күрә сүзен бик үлчәп кенә әйтте — Мишә буйларын күзәтеп кайткан. Нәрсә карап йөргәндер инде,—диде. Ә карт бояр шикләнүдән битәр алдагы көннәрдә яуны Чаллы якларына ничегрәк хәвеф-хәтәрсез илтеп җиткерү турында уйлана иде. Чөнки ул Кадрейкага ышана, киңәшләшергә яраклы бердәнбер кешесе дә бары ул гына. Яратмаса да, күрә алмаса да ышана, чөнки аларнын юллары да, теләкләре дә бер Бүтән юллары да чаралары да юк. Кияүләре Никита белән Юриины тезгенләү өчен дә кирәк Кадрәк мирза Мирза үзе дә мактаган саен артыгы белән тырыша торган кеше. Алар сүзсез генә каты бәрелеш, орыш булган җиргә килеп җиттеләр. Бояр алдында кот очырырлык күренеш ачылды. Барысы да бик ачык анлашыла иде инде. Яунын башы тәмам тар-мар ителгән, туздырылган. Күз күреме житкесез кыр йөкчеләр һәм ат мәетләре белән тулган. Бөтен тирә-якта ауган арба өемнәре. Алардагы мал, сугыш кирәк-яраклары барысы да туздырылган, яраксыз хәлгә китерелгән иде. Бояр боларга игьтибарсыз бер караш кына ташлап алды да юлын дәвам иттерде. Мондый күренешләргә күнегелгән, гайре табигый тоелырлык, искитәрлек бер нәрсә дә юк иде. Сугыш югалтуларсыз булмый. Ярлы- ябагай йөкчеләре дә табылыр анысы, тик менә атлары әрәм. Шулчак анын күз алдына баягы горур тоткыннар килеп басты. Җәзаның ин авырын, катысын бирәчәк әле ул аларга. Канга баткан Казанга алып кайтып Бу чаклы югалтулардан сон Горбатый алдында да акланырга кирәк бит әле. Яу кырында бераздан Кадрәк мирза очрады. Баштанаяк суга чыланган мирза үлгән атны арбадан тугарып маташа иде Боярның килүен күргәч ул. утның иң уртасында кайнаган кеше сыман бояр алдына килеп баш иде. —Йә. ни әйтерсең, Кадрәк? Мирза җавабын күптән әзерләп куйган булса да тиз генә дәшмәде Боярга аның ярдәменнән башка авырга туры киләчәк. Моны ул яхшы белә. Шулай ук чаллыларның рухын да яхшы анлый. Мәскәү белән ногайларга гына түгел. Кырым яклы казаннарга да теш ыржайтырга күп сорамады алар. Заманында көчләренә акыл да өстәсән. ерак, һай ерак китәселәр иде. Бәлкем инде хәзер боярның үзенә дә акыл керер. Мишәнең аргы ягына игътибар белән карар Бер авызы пешкәч, суны да өреп кабар. Әтисенең күпме кешесен югалтты ул шуның аркасында. Кадрәк бар батырлыгын жыеп Петрга сүз катты: —Минем сезгә үтенечем бар. киңәшләшергә кирәк иде. Әмма бояр бик зур игътибар бирмәгәнгә сабышып, аңа үз артыннан иярергә кушып ым какты да борылып, юлын дәвам иттерде. Ләкин барган саен үле гәүдәләрнең артуын күреп, башка бара алмас булды Җәяүле яуны җитәкләгән кече кияве Юрийга күзенен агы белән генә карады да: —Сотенныйларнын барысын да минем янга җый.—дип боерды һәм атын тау ягында калган чатырга таба борды. Мәмеш Бирде үзенен сугышчылары белән Мишә елгасыннан биш- алты чакрым аскарак төшеп туктады. Яуны күздән югалтмас өчен күзәтергә калдырылган унлап җайдактан башка, исән калганнары барысы да монда иде. Дөрес, урыс явының үз хәле хәл. эзләнергә чыкмас Шулай да сакланганны саклармын, дигән ди бит Инде бүгенге орышка нәтижә ясарга да ярый. Туасы көн турында да уйларга кирәк. Сүзендә тормаган кешегә Мәмеш Бирде башка чакта бик кырыс була иде Шулай да арбада яткан яралы Җанбатырга каты бәрелергә яхшысынмады. Туган җирләренә дошман явы килмәсә. бу уңайсызлык- ларны. авыр кайгыларны кичерер идемени соң алар'’ —Хәлләрең ничек. Җанбатыр, яран артык сызламыймы? —Авыртуга гына түзәрлек, күңел сыкрый. Мәмеш Кайтмаучы егетләр алдында гаебем бар кебек. Бер урындарак тупланган булыр идек тә бит Кем барысын да алдан уйлап бетерә, сөйләшенгән иде дә бит югыйсә. —Борчылма! Тынычлан! Изге көрәштә шәһит киткәннәрнең барысы да оҗмах түрендә буласы. Алла боерса. Югалганнарны җирләргә ашыкмыйк әле. бәлкем кайтып та керерләр. Безгә дә юлда Мишә аръягыннан байтак кеше чыгып кушылды. Жднбатыр кайтарып берни дә әйтмәде Үзе турында сүз кузгатырга уйлаган иде Әмма Мәмеш өлгеррәк булып чыкты — Бүген үк кузгалырга туры килер Юлда ярдәмгә килүчеләр дә очрар Аларга да тапшырасы сүзләр бар. Шулай да Чаллы тирәсенә житәрәк унга борылып, күлләрне узгач, Чулман буе урманнарына таба елыщырсыз. Чаллы ягындагы авыллар да шул якка күченерләр, дип уйлыйм. Югары Чаллылар да шул якларга кузгалса, бәлкем, Айбикәнне дә очратырсың әле. Сина дәваланасы, ял итәсе бар. Шифалы куллар кирәк сина... Жднбатыр очрашуның азагы якынлашканын сизенә иде инде. Ул Мәмеш Бирденен кулын каты итеп кысты да уйлаганнарын әйтеп калырга ашыкты: —Мәмеш, үзеңне сакла! Барыбызның да ышанычы, өмете синдә. Гали Әкрәм, Котлыби дә бары сина гына таяналар. Үзен дә аңлыйсың булыр... Тирә-яктагы авыллар умарта күчедәй гөж килде. Яшен тизлегендә таралган хәбәр аларнын барысына да шом салып өлгергән иде инде Әйтерсең, гарасатлы, яшенле яңгыр якынлаша—кешеләр күңеленә кара шом, курку хисе инде. Әмма яшәүгә омтылыш шулкадәр көчле иде ки, шушы табигый теләк берникадәр вакыттан соң кешеләрне бу халәттән чыгарып, саклану чаралары эзләргә мәжбүр итте. Соңгы елларда тирә-якта авыллар шактый ишәйгән иде. Казаннан, башкала янындагы жәйләүләрдән качып котыла алганнарның бер өлеше Мишәнен түбән агымына юнәлсә, икенче өлеше борынгы Чаллы якларына, Чулман буйларына сыенды. Шомлы хәбәрләр, кеше ышанмаслык хәлләр дөреслеккә туры килсә, монда калып, дошман явыннан мәрхәмәт, яхшылык көтүнең мәгънәсе юк иде инде. Монысы халыкка бик ачык аңлашыла иде. Ике юл бар: йә коллыкка озатылганнарның язмышын уртаклашасын, яисә кабат тагын да ераккарак китеп кара урманнар ышыгына юнәләсең Туган якларны, көйләнгән тормышны, йорт-жирләрне ташлап китү авыр булса да, ышанычлырак, өметлерәк иде. Дөрес, өченче юл да бар һәм аны сайлаучылар да юк түгел. Югары Чаллыларның элекке авылдашы Камай мирза шундыйлардан. Күке кебек бер урыннан икенчесенә жинел генә күчеп йөргән, туган илсез, телсез, динсезләр юлы ул. Чаллы суы буенда бер-берсенә терәлеп утырган авылларда күбесенчә хатын-кыз һәм бала-чага. Ир-уллары менә ничә ел инде, туган җирләрен яклап, туган төбәкләрен саклап, яудан кайтып керми. Югалтуларның авырлыкларның иге-чиге күренми. Халык бетмәс-төкәнмәс тыйгысызлыктан, билгесезлектән туйды. Барыннан да берьюлы һәм бөтенләйгә котылыр өчен күпләр бик еракларга да күченеп китәргә әзер. Ике-өч елда гына да берничә тапкыр күченергә мәжбүр булган, күченүнең бар авырлыгын үз җилкәсендә татыганнар да, гомер-гомергә Чаллы буйларында тормыш кичергәннәр дә бу тирәләрдән ераккарак китәргә булдылар. Гомер-гомергә Чаллы төбәгендә тынычлык булмады. Казаны да, Ногае да, инде менә урысы да урап китми бу якларны. Чаллы каласы да кабат-кабат торгызылып, нигезендә катлам-катлам көл булды. Әле җәйнең беренче көннәре генә. Ераккарак китеп, салкын кышлар җиткәнче урнашып өлгерергә мөмкинлек бар. Ни үкенеч, бу авырлыкларының ин олысы кабат хатын-кызлар һәм картлар өстенә төшәчәк. Бу качу түгел, вакытлыча саклану чарасы. Ир- егетләр дошман явын тоткарлап монда калачак. Шулчак кайтып килүче авыл көтүе күренде. Күрәмсең, хәбәр аларга да барып ирешкән, кайту юлына чыкканнар. Хайван булып хайван да сизә шул кеше кайгысын. Көндәгедәй иртәрәк кайтсалар да, ничектер тавыш- тынсыз киләләр, әйтерсен лә, хужалары янына кайтып, кайгыларын уртаклашырга ашыгалар. Өйләренә житәрәк. Айбикә яшь баласын күтәргән Көнсылуны күреп алды. "Ай бала, бала, синең кебекләргә тагын да авыррак бит”,—дип уйлап алды ул. Моннан өч ел элек кенә Көнсылу, Сары батыр җитәкчелегендәге баш күтәрүчеләр тарафыннан торгызылган Өтернәс кальгасы жимертелгәч. канга батып, көлгә калган авыллардан качучылар ташкынына эләгеп. Мишә буйларына килеп чыккан иде. Әти-әнисен. якын туганнарын югалткан, хәзергәчә кайда икәннәрен белә алмаган бала баштарак елады да елады. Ул чакта урыс явынын. Казаннарга якынрак булган авыллардагы кешеләрнең күбесен Мәскәү ягына куып алып китүләре турында күп сөйләделәр Бу хакта Айбикә еш ишеткәләп торса да, Көнсылуга сүз ишеттермәде. Очраган бер кешедән сорап. Көнсылу турында хәбәрләр җибәреп торсалар да. җавап булмады. Вакыт барын да юа. күрәсен. Көнсылу да акрынлап ияләште. Жднбатыр еш кына өйдә булмагач. Айбикә аны үзләренә алган иде Бергә торулары ла ярдәм итте бугай. Жанбатырнын энесе Кадербәк белән тиз арада бер-бсрсенә ияләшеп китеп, матур гына тормыш корып җибәрделәр. Әтиләреннән калган бер йортта, абыйлы-энеле булып тору яшьләр файдасына иде. Аларга карап Айбикә белән Жанбатырнын да тормышларына ямь өстәлде. Көнсылуга да куркыныч хәбәр, имеш-мимешләре белән авыл өйләренә бәрелеп кайта-кайта ишетелгән иде Үткәндәге жан өтәрлек кичерешләре күнелендә яңарды, кулындагы сабыен куенына кысып, ул ни әйтергә белмичә апасы Айбикәне көтте Мишә буендагы мәшәкать Мәскәү явына икенче көнгә дә җитте Көтелмәгән һөҗүм, югалтулар боярны тәмам чыгырыннан чыгарды Кичтән сөйләшкәнчә, иртәнге яктан ук бар яуны бер урынга туплагач, атлылардан торган гаскәрнең зур өлеше Мишә аръягына чыгып китте Әмма тирә- якны аркылыга-буйга иңләсәләр дә шикләнерлек нәрсә тапмадылар Шулай да бояр ашыгырга уйламады. Бу яклар Мәскәү белән Казан арасы түгел Казан арасы элек-электән йөрелгәнгә бар җирләре, юллары таныш Монда исә шикләндерә иде 'Бүгеннән сон һәр адымны уйлап атларга туры килер,—дип сөйләнде бояр.—Бу чаклы тырышып җыйган байлыкны тәмен дә татымыйча ничек калдырып китмәк кирәк" Мәетләрне җирләп, яралыларны Казан ягына озатырга әзерләделәр Арбалар артына йокы күрмәгән ач тоткыннар бәйләнде Әмма ничек кенә карасаң да. яудан аерылып кире Казанга борылган зур төркем йолкынган, таланган кәрванны хәтерләтә иле Унлап тоткын белән генә бу чаклы зур югалтуларны Горбатый алдында берничек тә аклап булмаячак. Киресенчә, канга баткан тоткыннар үзләренә ихтирам гына уятачак Батар Казан-су каршында эшләнгән дарларга ла елмаеп кына менәр Бояр барын да уйлады. Шуна да Мишанең аргы ягын айкаган атлыларга. якын тирәдәге авылларга барып, кем очравына карамастан, барын да тоткын итеп алып килергә кушылган иде Әмма алармы, алдан кисәтүле булганлыктан, бары буш авыллар гына каршы алды Таыян да арырак барырга исә алар үзләре кыймады Җитмәсә, юлда казанлыларнын төркем-төркем атлылары бер күренеп, бер юкка чыккалап торды. Аларнын һәр адымы күзәтү астында иле Шуна ла Никита, казанлыларга ногайлардан ярдәм килгән, дигән имеш-мимешләр алып кайтты, үзен бояр алдында шулай аклады. Карт бояр киявенең хәйләсен анласа да. дәшмәде Бу сәбәп Горбатый алдында, югалтулардан аклану һәм тагын да өстәмә ярдәм сорарга яхшы сылтау иле Барын да тагын бер кат уйдан кичергәч, ул тиз генә писарен чакыртып. Горбатыига хат яздырды. Анда- “Хөрмәтебез Петр Иванович, мин бояр Петр Морозов сезгә җиткерәмен ки. Казанда чакта безне уйландырган һәм тагын да саклану чаралары сораган эшләрнең дөреслеге хак булды Миша буйларына җитәрәк без казандылар белән ногайларнын берләшкән ике бик зур гаскәренә каршы тордык һәм бүген аларны Мишанең аргы ягында таркаттык Мин уйлыймын ки. алга таба да аларнын Чаллы дип аталган ныгытмаларына җиткәнче орышлар әле күп булыр Шуна да. үзебезнең өегенлегебезнен бәхәссез икәнлеген күрсәтү өчен, сезнең зур гына өстәмә коч һәм тагы да углы корал белән ярдәм итсүегезнс үтенәм" —диелгән иле Бояр үзен Горбатый-Шуйский урынына куеп карады да елмаеп алды. “Казаннарда калтырап утырасы килмәсә ошар, ул да бит Иван алдында минем хәлдәге кебек. Кая китәрсең, Горбатый?!” Шуна күрә дә бояр писарьга юлламага тагын өстәмә юллар яздырды: “Мишә буенда ярдәм көтеп калам”,— дип тәмамлатты. Үз ялганына үзе дә ышана башлаган бояр, ярдәм яисә башка берәр хәбәр булмыйча, Мишәнен аргы ягына чыкмаска хәл итеп куйган иде инде Мәмеш Бирде азык-төлек, кирәк-яраклар, алмаш атлар белән Нуретдин атаны төн кунган жирдә калдырып, сугышчылары белән кичә генә орыш булган жирләргә юнәлде. “Әле кояш чыгып кына килә, шулай да дошман күзәтүе астында йөргәнче аның бар эшләрен дә күреп-белеп торуың хәерлерәк”. Шуна күрә алгарак күзәтүчеләр дә җибәрде. Әмма бу юлы саклану чаралары кирәгеннән артык иде Мишә буеннан чигенеп, тау башына менеп кунаклаган Мәскәү явы төне буе керфек тә какмыйча үзе һөҗүм көтте. Ниһаять, элегрәк җибәрелгән атлылардан чапкын күренде. Мәмеш аны түземсезлек белән көтсә дә, сулышы капкан чапкынны сорау биреп ашыктырмады. Хәбәр белән килгән яшь егет урыс явының, кичәге орыш булган урыннардан бер-ике чакрым ераклыктагы калкулыкка урнашуын, яу эчендә ниндидер ыгы-зыгы хөкем сөрүен җиткерде. Ул арада икенче чапкын да кайтып җитте. Аның сөйләвенчә, урыс гаскәренең бер өлеше Казанга таба, икенчесе Мишә ягына юл алган. Аларнын юлларын бүлеп, дошманны бераз талкырга җыенган Мәмеш Бирде кешеләрен җыеп, тиз генә урман почмагына елышты, һәм, чыннан да. бераз вакыт узуга ук юлда атлылар төркеме күренде. Әмма каннары кызган, йодрыклары төйнәлгән чаллыларга кылычларын кыннарыннан чыгарырга җай табылмады. Никита атлылары урманга якын да килмичә, Мишәнен югары ягындагы ачыклыкларда утырган һәм хәзер инде кешесез калган Карамыш, Колай һәм Дүрт Өйле авыллары ягына юл алып, тиз арада күздән югалдылар. Мәмеш Бирде, урыслар белән яңа очрашу эзләп тормастан, төн кунган урынга кайтырга әмер бирде. Яңа оешкан ханлыкның халкына яңа тарафларга күченү өчен, ә сугышчыларга алда торган яңа бәрелешләр алдыннан вакыт оту кадерлерәк иде. Акрын гына тан атты. Җил дә исми, кошлар да сайрамый. Әйтерсең лә табигать үз балалары белән бергә үзенә дә куркыныч янаганын сиземли. Яңа туып килүче көн тагын нинди мәшәкатьләр алып килә икән? Әлегә бу беркемгә дә билгеле түгел иде. Халык тынычлыгын, сабырлыгын саклый белде. Күз яше дә, сыкрау да юк. Авыр вакытларда, якыннарын югалтканда да тешен кысып, кайгыны тышка чыгармаска гадәтләнгән кешеләр барын да эчкә йотты. Бары берни аңламаган кечкенә сабыйлар гына иртәнге тәмле йокыларыннан уятуның сәбәбен аңламыйча, елап тавыш бирделәр. Әле анда, әле монда капкалар шыгырдады, төялгән йөкләрнең авырлыгыннан арба тәгәрмәчләре ыңгырашты. Авыл җыены кичтән бер карарга килә алмаган иде. Табигый ки, күченү кирәклеге барысына да бик авыр тәэсир итте. Уйланырга, аңлашырга кирәк иде Мондый авыр чакларда бергә булуның өстенлеген дә яхшы аңлый иде алар. Беркая да аерым гына чыгып китеп булмый. Авыл халкы үзара гына түгел, ул бөтен тирә-ягы белән туганлашып, кырыкмаса кырык җеп белән бәйләнгән. Аларнын берсен генә өзү дә күпме кешегә күңел ярасы ясап, авыр хисләргә төшерә иде. Айбикә белән Көнсылу әллә кая, ерак-еракларга китү турында уйлап та карамганнар иде Хәер, ир-аттан башка яшь балалар белән ерак кител буламы сон? Урыс явы узардай юллардан читкәрәк, үз авылларыннан Чулман ярларына таба жиде-сигез чакрымнарга, урман эчендәге сулы инешләр буена гына китәргә кирәк сыман тоела иде Хәер, бер алар гына түгел, башка бик күпләрнен дә фикере шундый иде. Ни әйтсән дә, күбесенен язмышлары уртак Әмма төнне йокысыз уздырган авылдашларнын барысы да күчеп китүнен котылгысызлыгын анлап өлгергән иде инде. Иртән сөйләшеп тору булмады диярлек Әле кичә кич кенә китмәскә дип хәл итеп куйганнар да язмышларына буйсынды, китүчеләрдән дә ныграк ашыктылар. Хан Гали Әкрәм үзенен бик ышанган кешесе Котлы би белән кинәшеп. сугышчыларның бер өлешен авылларга ярдәмгә жибәрде Әмма алар барып җиткәнче, кыр капкаларыннан күченүчеләр агымы чыга башлаган иде инде. Ярдәм итә алырлармы, яклап-саклап калып булырмы аларны? Ханлык үзәгенә якын урнашкан авыллар бигрәк тә хәвефтә иде Сугыш шаукымы аларга тими калмас. Монда калу үлемгә әзерләнү белән бер. Шуна күрә дә Мәмле, Түбән Чаллы. Иске Йорт авыллары бар булган мал-мөлкәтләрен төяп, туган яклары белән мәнгегә саубуллаштылар Вакытлыча гына китү турында уйланганнарынын да күбесе бу якларга бүтән кайтмаячакларын, кайтканнарын да туган нигезләрендә бары кара күмер өемнәре генә көтәчәген әлегә белә алмый иде Төньяктарак урнашкан Мәсләк, Бикчура. Мәмлеләр үзләренә таныш булган Сөн якларына юл алды Элекке Чаллы каласыннан чыгучы Иске йорт. Шиһаздә, Түбән Чаллылар үзләренең туганнары Би-Әмир янына. Пимәр якларына юнәлделәр. Урта, Югары Чаллы. Котлы Чаллылары бөтен авыллары белән Ногай юлы буйлап Чулман якларына таба юл тоттылар. Бу агым барган саен зураеп, аларга юл өстендә утырган Балхужа. Шымбы авыллары кушылды. Юллардан сыяр-сыймас барсалар да. иртә яздан бирле күпме хезмәт куеп, барлы-юклы сонгы ашлыкларын чәчкән басу кырларын таптамаска тырыштылар. Атлы урыс явы тарафыннан кабат-кабат тапталуга да карамастан, жәй уңышлы килсә, уҗымнар котырып үсәчәк. Җыярга хуҗалары гына булырмы? Көн кичкә авышты Чаллы тирәсен үлем тынлыгы басты Ханлык тирәләрендә генә тормыш чаткылары сиздереп, атлылар төркеме арлы- бирле килеп чабышты Кирмәндәгеләрнен күңелләренә беразга тынычлык инде Хәзер аларны дошманга каршы торганда бала-чага, хатыннарынын өзгәләнгән күз карашлары телгәләмәячәк. Азар барысы да хәвефле җирләрдән еракта Үзләре белән берәр хәл булса авылдашлары ярдәмсез калдырмаячак Урыс гаскәре ярдәм көтеп тагын ике көн торды Казаннан өстәмә көчләр килсә дә. бояр канәгать түгел иде. Горбатый үзе өчен күбрәк курка күрәсең. Казанны саклау сылтавы белән Мәскәүдән килгән яна гаскәрнең зур өлешен шунда калдырган Бояр үзенең кияүләре белән кинәшеп алды Кадрәк мирза белән аерым сөйләште, һәм әйләнеч булуга карамастан. Ногай юлларыннан читләшеп. Лаеш якларына габа кузгалды. Чулман буйларында элек-электән тормыш кайнаган Монда урманнар сирәк, табигать күбрәк ачыклыклардан, уйсу үзәнлекләрдән гыибәрәт иде Бу якларның тагын бер унай ягы шул иде, элегрәк бу тирәләрдә!е Лаеш. Чаллы кичүләре тирәсеннән бояр Мстиславский узган Шуңа күрә тагар авыллары сирәгәйгән, .тарный урыннары күмер өемнәре, алабуга, шайтан таяклары белән капланып өлгергән инде. Чаллы тирәсенә житәрәк башланачак тоташ урманнарга чаклы бу иркен кырлардан, юлнын ин зур өлешен хәвефсез узарга була әле. Дөрес, азык-төлекне бик иркен тотып булмаячак. Казанда чакта, Мишә төбәгендәге авылларны талап, азык-төлекне тулыландыру турында уйланылган булса, монда әлегә баш исәнлеге турында күбрәк кайгыртырга туры килә. Әлеге мөмкинлекләрнең барын да күз алдыннан уздырып, бояр белән Кадрәк мирза озак киңәштеләр Бояр Кадрәкне өнәп бетерми. Чөнки ул урыс динен кабул итсә дә, аның өчен барыбер татар булып кала иде Шулай да сөйләшүдән соң, картлык көнендә бары тынычлык кына яраткан бояр аннан канәгать калды. Ә мирза үзе-“Казан барыбер элекке Казан булмаячак инде, ә алда әле күз күрер. Мишә буендагы югалтуларга бояр үзе гаепле. Башта ук тыңламады, хәзер кадеремне белер”,—дип уйланды. Урысларның Мишә буенда туктап калу сәбәбен нигә юрарга да белмәделәр. Узган орыш нәтиҗәләре Мәмеш Бирде сугышчыларын дошман явына каршы барырга гел ымсындырып торды. Чаллыдан утлы корал белән коралланган сугышчылар килү дә дәртләндереп җибәрде. Әмма үзләреннән күпкә артык һәм яхшы коралланган гаскәргә һөҗүм итү өчен уңайлы шартлар кирәк иде. Мәмеш Бирденен байтак яугирләре гомер буе җир сөргән, иген иккән авыл ир-атлары гына шул. Баскынчылык, талау сугышларын кәсеп иткән урыс явына һөҗүм итү түгел, каршы торырга да авыр аларга. Болай да һәрберсе үз борчуын үзе белән йөртте, туганнарын, бала-чагаларын исләреннән чыгармыйча эчтән янып йөрделәр. Мәмеш Бирде үзе дә ялгыз йортта калган әтисе Шәехзадә картны уеннан чыгара алмый иде. Дөрес, апалары, авылдашлары ялгыз калдырмаслар. ә шулай да кем белә? Әтисе дә үзе кебек, күңелен бер нәрсәгә куйса, аны аннан аерып алырмын димә Бу авыр вакытларда, хәлиткеч сугышлар якынлашканда әтисе белән сөйләшәсе, аңлашасы, анын ризалыгын аласы килә иде. Ләкин сон иде инде. Мәрхәмәтсез дөньяны мәңгегә калдырган Шәехзадә картны гомере буе үзе яраткан, яклаган җиргә иңдерәләр иде Соңгы тапкыр күзләрен йомганда, бердәнбер улының янында була алмавына үкенмәде ул. Туган җир азатлыгы өчен изге юлда булуы мәгълүм иде Урыс гаскәре икенче көнне дә бер урында кала бирде. Мәмеш Бирде, авылдашларының кичәдән бирле ут йоткандай борчылып йөрүләреп сизеп. Чаллы якларына кузгалырга кушты. Сугышчыларга да ял кирәк. Дошман явы да өстәмә ярдәм көтә. Болай булгач, хәл тагын да катлаулана төшә. Аларны бер-ике көн тынычлыкта калдырып, уяулыкларын югалтырга кирәк. Шул арада исә аларның барыр юлын ачыклагач, кабат әзерләнеп каршы алырга булыр. Бу вакытта алар Казаннан тагын да ераграк китеп, ярдәмгә тиз генә өмет итә алмаслар. Үз атлыларына бу бер көнлек юл. Шундый уйлар уйлап, Мәмеш Бирде олырак авыл агайларын җыйды, барысы белән дә яхшылап киңәште. Ә алар хәлләренә керә белүче Мәмеш Бирдегә кабат бер сокланып, шатланышып анын белән риза булдылар. Бер уйга килентәч, икенче көнне дә әле кузгалырга уйламаган урыс явын күзәтергә кешеләр калдырып, алар туган төбәкләренә юл алды. Мишә буйларыннан кайтучы яугирләрне буш авыллар гына каршы алды. Юл өстендәге Йәмәш, Юл Саба авыллары тирәләрендә дә тереклек эзләре күренмәде Боларга карап үз авылларының нинди язмышта калганлыгын чамалау авыр түгел иде. Хәер, әнә, күренә дә башладылар инде. Чаллы суының буеннан-буена бер-бер артлы тезелеп киткән авыллар, алар киткәндә ничек булса, хәзер дә шул халәттә тора бирәләр Бары хужалары гына бу вакытта бик еракта. Аларнын еракта булулары яхшырак та. Бар уйлары, борчылулары да алар өчен бит Исән булсалар, бер очрашырлар әле... —Ни уйлыйсыз, агайлар? Бәлкем таралышырбыз. Тагын бер көннән сон, алдан сөйләшкәнчә, җыелырга кирәк булыр. Һәрберебезгә гаиләләре- безнен хәлен белешергә кирәк, ләкин шунысын әйтим, берегезне дә ирексезләп тотып торырга теләмим. Барыбыз да үз гаиләләребез ягына китәргә һәм алар белән калырга хаклы. Әмма үзебезне-үзебез бердәм якламасак, киләчәктә бу дөньядан ни көтәргә калыр безгә? Ирләр дәшмәде. Инде барысы да бу тормыштан туйса да, Мәмеш мен тапкыр хаклы. Үткәндәге ялгышлыклар өчен кыйбат түләргә туры килә шул аларга. Күпкә алдан кирәк иде бу бердәмлек. —Соиләшкәнчә булыр, Мәмеш! Сүзебездә калырбыз, вәгъдә—иман! Барысы да сүзсез генә таралышып, һәрберсе үз тарафына юл алды. Мәмеш Бирдебәкнен үз яугирләре тагын бер сәгатьлек юл ераклыгындагы ханлык башкаласына юнәлделәр. Барын да уртага салып сөйләшергә, киңәшләшергә кирәк. Яугирләр кайтып җиткәндә төн уртасы иде инде. Ләкин халык йокламый Аларны шатланып каршы алдылар. Янында бер-береннен ышанычлы иңнәрен тоюдан да рәхәтрәк ни бар9 ! Мәмеш Бирдегә әтисенең дөньядан китү хәбәре ничаклы авыр булмасын, ул кайгысын онытып торырыга, эчкә йотарга мәҗбүр иде Инде соң булса да, Хан Гали белән булачак бәрелешләр хакында озаклап киңәшләштеләр. —Урыслар тагын да көчәеп киләчәк, Гали. Мишә аръягында ярдәм көтеп калдылар. Безне Чаллы каласы гына саклап кала алмастыр. Безне дә казандылар язмышы көтмәсен дип әйтүем. —Анысы шулай. Мәмеш. Чаллы каласын ташлап чыксак, без ачык кырда тагын да ышанычсызрак хәлдә калабыз. Урманнарда яшеренгән халык бөтенләй ярдәмсез калачак. —Юк, халыкны без ярдәмсез калдырмабыз. Гали. Шулай да аның бәрабәренә кала эчендә калучылар үзләрен тозакта итеп сизмәскә тиешләр. Иң соңгы очракта да аларга китү мөмкинчелеге калдырырга кирәк. Сүз дә юк, кала нык, ышанычлы. Әмма кияферләргә тау ягына чыгып, урман ягыннан килә калганда, туплар белән аны ваттыруы авыр булмаячак. —Сөйләп бетер, Мәмеш! Бу мөмкинлекләрне күргәч, аннан котылу ягын да беләсең булыр. Ни уең бар? —Уйлар күп инде ул. Син онытасын булыр, мин әтиен Йосыф мирзага һәрчак синең белән бергә булырга, ярдәмемнән ташламаска сүз бирдем — Моның Чаллы каласына ни катнашы бар? Аны ташлап китәргә кушмыйсындыр ич? —Кушмыйм, әмма ирексезләп кал да димим Әле вакыт бар Чаллы кичүенә ярты көнлек юл Аннан Ногай җирләренә, әтиен Йосыф мирза биләмәләренә дә ерак калмый —Тукта, Мәмеш! Мин аңлыйм, син изгелектән, яхшылык теләп сөйлисең. Ләкин ачуланышмыйк. Ногайлар Камай мирза токымнарыннан гына тормый Үз Шаһгалиләрегезне онытма Мин бит Идегәй нәселеннән Соңгы очракта үз халкым өстеннән сатлык Камай гөнаһларын юар өчен генә булса да, калыр идем мин бу җирдә Әйдә, вакланмыйк, ни сүзең бар иде. әйтергә теләгәннәрең болар гына ителдер бит? — Рәхмәт. Гали! Горур нәселдән сез. Алан Сөембикә кебек икегез дә әтиегезгә охшагансыз. Ә Чаллы каласын саклауга килгәндә. Казанны саклаган вакыттагы кебек кабат икегә бүленергә туры килер Әмма кала эчендә төп көчләрне калдыру ярамас. Тышкы якта хәрәкәтчән атлылар күбрәк булса отарбыз. Урыс явы ятлылардан курка. Ачыктан-ачык сугышка керергә кыймыйлар Ә утлы корал белән коралланганнарның барысын да кала эчендә калдырырбыз. Шулай итсәк, су ягыннан килеп, каланы калдырып чыгучыларга ярдәм итү мөмкинчелеге булачак. Чаллы тирәләре Казан түгел, алар монда артык җәелә алмастыр Тирә яктагы урманнар да төрле яктан һөҗүмнәр оештырырга мөмкинчелек бирә Кирәк чакта Казан ягына күчә барырбыз. Кайту юлларынын ябылуына тыныч кына карый алмаслар. Икебез өчен генә булган тагын бер сүзем шул. Гали, урыс явы Чаллы кырларына кергәндә Ногай якларыннан атлы чапкын килеп кырымнарнын Казанга таба хәрәкәт итүләре турында хәбәр җиткерүен белгертергә иде. Халык арыды, ана да орыш алдыннан өмет өрергә кирәк. Аннан бу сүз таралып, Камай этләре аркылы урыс явына да тәэсир итми калмас дип уйлыйм. Ни әйтерсең, Гали? Гали Әкрәм тиз генә дәшмәде. Ярдәм, чапкын сүзләре аның уйларына кабат әтисе белән абыйсын исенә төшерде. Аларнын гына түгел, бөтен Ногай мирзаларының да ярдәменә өмете зур иде аның. Күрәсең, әтисе күпме генә тырышса да Ногай далаларында яклау тапмагандыр. Сонгы вакытта хәбәрләр белән чапкын да күренмәде. Буталды дөньялары. Шушы авыр вакытларда ничек булса да сынмаска-сыгылмаска иде Әйе, әйе, шулай итәрбез, Мәмеш! Бу дөньяга килгән һәркем яшәргә хаклы Бөтен юлларны да бикләмәбез. Борчылма минем өчен, кайгысы да. шатлыгы да уртак булыр. Бу дөньяда иң авыры—ир кеше булып кала алудыр. Ә сезгә килгән бу ачы язмыш күптәннән инде минем үз язмышым... Артык зур каршылыкларсыз гына узган ике көннән сон урыс явын алда кабат юл көтә. Бүген алар баш күтәрүче казанлыларнын оясы—Чаллы тирәләренә килеп җитәргә тиеш. Әмма боярга һәрчак зур каршылыклар күрсәткән гаскәрнең кинәт суга төшкәндәй юкка чыгуы тынгылык бирмәде. Дөрес, бөтенләй үк юкка чыктылар дип булмый, килер юлларының һәр чатыңда күренделәр, һәр адымнарын күзәтеп бардылар. Вак-төяк зыяннары да тиде, ара-тирә югалган күзәтүчеләр дә, иярсез кайткан атлар да алар эше булса кирәк Бүген аерата игътибар сорала. Шуңа да ул иртәдән үк кияүләрен, сотенныйларын жыеп сөйләште, кисәтте Бары аннан сон гына юлга кузгалдылар. Яуның юнәлеше дә алдан киңәшеп уйланылды. Яу башында олы кияве Никита барса, арттагы атлылар белән кечесе Юрий җитәкчелек итте. Кадрәк мирза үз кешеләре белән уртада, бояр тирәсендәге җәяүле сугышчылар белән бергә калдырылды. Дөрес, Кадрәк мирза үзе бу хәлне нигә юрарга да белмәде. Чаллы тирәләренә якынлашу белән ышанычсызлык күрсәтүе идеме боярның, әллә киресенчә, ихтирам билгесе булдымы? Аңламассың бу карт шайтанны Үз кешеләре арасында качарга уйлаучылар да, зыян салырга теләүчеләр дә юк шикелле, барысы да ышанычлы күренәләр. Андый уйлары булса, Мишә буйларында да, аннан соң да мөмкинлек юк түгел иде. Төшке ялдан сон яу акрын гына үр менеп, кечкенә генә аланлы урманнарга якынлашты. Озак та үтмәстән, җибәрелгән күзәтчеләр урманга җитәр-җитмәс үк кире борылып кайттылар Аларнын сафлары тулы күренмәде. —Кенәз! Алда казандылар! Без аларны баштарак күрми калдык. Алар күп түгел, шулай да кешеләребез аз булгач, каршы барырга уйламадык, сезне кисәтүне яхшырак таптык. Югалтуларсыз булмады, казанлыларнын укны ничек атканын сез яхшы беләсез. —Бар, тиз генә Кадрейка белән Никитаны чакыр! Хәзер үк керсеннәр! Гаскәр туктап калды. Карт боярның холкын яхшы белгән Кадрәк белән Никита озак көттермәделәр. —Йә, нәрсә бар анда, нигә төртелеп калдыгыз? Сорау Кадрәккә карап әйтелсә дә Никитага карый иде. Бодай да ни эшләгәнен алдан уйлый белмәгән дуамал Никитага бабасының коры сүзләре житә калды. —Киңәшләшмичә зур каршылыкка бармаска үзен куштың бит. Әйт кенә, мин ул басурманнарны хәзер үк өереп кайтам Никитаның сүзен тыңлап бетермәстән үк Кадрәк мирза да сүзгә кушылырга булды: —Атлыларны алга җибәрү кирәкмәстер дип уйлыйм. Куе урманнарда атлыл арның... —Акыл өйрәтмә, Кадрейка!—Кызып киткән Никита үзен бүлдерүне кабул итә алмады —Мишә буйларындагы орыш ошадымы әллә? Анын кабатлануын теләмәсәк. кичекмәстән туздырыл ташларга кирәк аларны! Курыкканга куш күренә ул. Бер кечкенә генә өердән дә атна буе куркып йөрисез, тагын күпме көтәргә була? Кадрәк кайтарып дәшмәде Никитанын бүлдерүе дә, кызуы да яхшыга гына. Барыбер соңгы сүзне бояр әйтер, юкка гына чакырмагандыр ул ал арны —Кызма, Никита, Мәскәү урманнарында ауда йөрмисен. Атлар белән куе урманда ни эшләргә уйлыйсындыр. Шулай да. саграк кылансаң, мин сина рөхсәтемне бирәм Тик артык эчкә кермә, һәр адымыңны үлчәп атла. Ә син, Кадрәк, жәяүле сугышчылар белән обозларның алгы ягына басарсын. Мәмсш Бирде белән Котлы бигә дошман явының һәр адымын җиткереп тордылар. Аның киләсе дә алдан билгеле булды Чаллылар да вакытларын бушка уздырмадылар, орышка әзерләнделәр. Яуны бөтенләй тоткарлап булмас, шулай да унбиш-егерме чакрымнарга сузылган урманнарда аны шактый сирәкләргә була әлс. Яна көн туды. Урысларның алдан баручы кечкенә төркемен дә туздырып ташлагач яшеренеп торунын да кирәге калмады Күп тә узмый атлы гаскәр үзе күренде Котлы бинең атлылары аны ук атып каршы алды Ике арада атыш башланды. Ачык кырдагы атлы сугышчыларның йөрәк өзгеч ачы тавышлары, атларының дулап кешнәүләре ишетелде Никита үз атлыларын алга әйдәде. Әмма алар томырылып урман алдына килеп житкәндә, анда инде беркем дә юк иде. Аптырап калган Никита, бабасының сүзләренә колак салып, саклык белән генә тирә-якны, барасы юлларын урап кайтты, куркыныч тудырырлык берни дә тапмады Татарлар җир астына кереп киткәндәй юкка чыкканнар иде Юлны эчкәрәк кереп карау ниятеннән ул бер төркем атлыларын алга җибәрде Вакыт узды, алар күренмәде. Кинәт ерактан тонык кына мылтык аткан тавышлар ишетелде. Никита, уйлап та тормастан, беренчеләрдән булып алга ыргылды Иптәшләренә ярдәмгә томырылып чапкан атлар кинәт алларында ауган агачларга төртелеп калдылар. Ул да булмады, мылтык тавышлары колак төбендә агылгандай яңгырады. Төрле яктан уклар очты. Никита атлылары үхзәре алдыннан киткән иптәшләреннен язмышларына тап булып, үзләренең кайту юллары ябык икәнлеген дә белә алмый калдылар Ә үлем көттермәде, тирә яктан атылган уклар корбан эзләп чәчелде дә чәчелде. Алардан котылу җае юк иде Соңгы өмет белән җиргә сыенганнарны атлар изде Тозакка эләгүләрен анлап. Никита әмер бирергә авызын ачса да. тавышы чыкмады Кинәт бөтен тирә ягы чайкалып китте, ян-ягыннан ниндидер салкынлак йөгереп, бөтен тәнен түзә алмаслык авырту биләде Бернигә дә буйсынмаган тәне, авыраеп, акрын гына караңгылыкка чумды "Ах. әйткән иде бит Кадрейка ' • * * Урыс гаскәре кичке якта гына Чаллы кырларына чыга алды. "Соңгы каршылыклар үтелде”,—дип уйланды бояр. Кальгаларын туптан аттырып яндыру авыр булмас. Менә сөекле кызы Дашасына гына ни дияр, ни хәлдә тапшыра алыр ул киявен. Ярый ла хәле тагын да авыраймаса. Кем уйлаган бит шулай булыр дип. Ничаклы кешеләрен югалттылар! Ә тагы күпме урыс каны сорар әле бу татар жире? Алдагысын кем белә9 Казанлыларның күпме икәнлеген һаман чамалап бетереп булмый—югалтулар олы яудагы кебек. Үзе дә ялгышты шул киявен җибәреп. Кадрәкне җибәрәсе калган. Аласы килгән җирен тир түгеп алсын иде. Шикләндерде шул. Артык ышаныч күрсәтсәң, алла сакласын, кем белә бит. үз халкын сатканны, сине генә сатмасмы? Бояр, сугышчыларны урман тирәләреннән читкәрәк чыгарып, ялан кырга җыйды Төнлә аерата сак булырга кирәк Тупларны да төрле юнәлешләргә борып куйдылар. Кече кияве Юрий белән Кадрәккә ышанып бетмичә, бар яуны да үзе карап йөрде. Шунда гына үзләренең басу кырында тукталуларына игътибар итте Игеннәр яшелләнеп, кырларның карасын күмгән икән. Белә бит Кадрейка да ни сорарга. Кара инде бу уңдырышлы җирләрнең матурлыгын! Заманында әтисе биләгән җирләрен кабат үз кул астына кертү өмете белән чабып йөри дә инде ул. Хуҗасының уйларын белгәндәй, шул арада Кадрәк тә күзгә чалынды. Бояр, караңгы уйларын яшереп: —Йә. Кадрәк, еракмы әле без барасы җирләр? — дип сүз башлады. —Юк, кенәз, килеп җиттек инде. Алдагы калкулыкны үтеп, аска төшә башлауга Чаллы каласы күз күреме ераклыгында булыр Иртәгә ярты көн дә узмас, барып җитәрбез дип уйлыйм. —Ярый, төннәрнең кыска вакыты, Кадрәк. шулай да сакларны үзен тикшереп, алыштыргалап тор. Юрийга да шул ук сүзләрне җиткердем Ял итәргә вакыт табылыр, берәр көнгә генә түзәрсез. —Барын да эшләрбез кенәз! Мөмкин булса үтенеч сүзем бар иде —Сора, Кадрәк. —Үзем өчен сорау түгел, кенәз. Аңлыйсыз булыр, сугышчыларны юл талчыктырды. Иртәге көн ни альт килә бит әле. Аның хәлиткеч көн булуы да мөмкин Барысының да әзрәк күңелләрен күтәрергә иде.. “ ... Ах, Кадрейка, кеше күңелен күреп яхшы күренә беләсен үзен”,— дип уйланды бояр. Шулай да каршы килергә базмады. —Ярар, сотня саен берәр мичкә ачарсыз, тик артык исерүчеләрне, акырып йөреп, үзара сүзгә килүчеләрне һәм сугышып йөрүчеләрне күрмим! Орыш алдыннан һәм каланы алганнан соң барысы да булыр. Хәзергә шуның белән канәгатьләнеп торырлар. Ул-бу була калса, җавабын үзең тотарсың. Чаллы кичүендә элекке тынычлык күптән югалган иде. Күченү-челәргә ике көн, ике төн тоткарланырга туры килсә дә, көннен хәвефле булуына карамастан, көймәләр, саллар ике яр арасында йөреп торды. Казан алынгач. Чулман буйларындагы хәрәкәт тынып калган. Балык тотарга батырчылык иткән урыс көймәләре дә күренми. Ниһаять, Чаллы кичүендә өченче таңны каршылаганда. Чаллы кешеләре Чулман аръягына күченеп беттеләр. Хәзер алар каршында әкияттәге кебек өч тараф. Уңга китсәң—уңдырышлы туфраклы изге болгар җирләре. Алгы якта иксез-чиксез борынгы бөек дала, хәзерге ногай җирләре. Сул якта, Чулман агымының югары өлешендә буеннан-буена сузылган кырыс табигатьле кара урманнар башлана. Тыныч тормыш, бәхет табып булырмы борынгы болгар җирендә9 Даладан килүче монгол чирүләреннән сакланып аларның бабалары элек Чаллы якларына күченсә, хәзер исә аларнын ерак оныкларында кабат шул ук язмыш Чулманнын өске якларына таба юл тотарга кирәктер бәлкем0 Тик гомергомергә ул яклар хәвеф-хәтәрле булды Нократ-Чулман буйларыннан томырылып килүче су юлбасарларыннан күпме иза чиккән аларнын бабалары! Алабуга. Кашан. Жүкәтау хәрабәләре шул хатирәләрне искәртә бит Турыда да элекке бабалары жирләре Хәзер бу тирәләрдән бары ара- тирә ногай көтүлекләре генә уза. Казан белән НогаИ арасында төрле чаклар булды Чаллы тирәсе беркайчан да бу низагларга тыкшынмады Берара көчәеп китеп, үзләренә аерым ханлык ясап, анда Хаҗи белән Хафиз Гәрәйләр идарә иткәндә дә дустанә яшәде алар. Ни бүләргә иде сон0 Бары да уртак, бер тел. бер дин, бер язмыш. Аерма шунда гына Чаллы тирәләре утрак тормыш кичерсә, Ногай яклары унлап йортка бүленеп дала инләде Менә хәзер инде ничек булыр? Ногайларнын да үз аралары артык төзек түгел шул. бер-берсе белән каршылыкка кереп, хәлсезләнә баралар Үзләрен дә әле бер дүрт еллар элек кенә Иделнен ун як ярыннан кысрыклап күршеләре Хаҗитарханны да Казан язмышында калдырдылар Казан, Мәскәү, Кырым арасында булган каршылыклар да бүлгәләде аларны. Казан язмышыннан сабак алырлык иде дә бит. тик күңелдәге ачу анны томалый шул. Күченүчеләрнең бер өлеше Ногай якларына таба юл алу ниятенә килде Ин сонында Ногай мәртәбәлеләренен берсе Йосыф мирза ярдәм итми калмас. Тик ни кызганыч, өмет белән кузгалган бу төркем әлегә Йосыф мирзанын инде бу дөньяда булмавын, бу хәбәрне ишеткәч тә ярты юлда тукталып, шул урыннарда бөтенләйгә үк төпләнеп калачакларын белми иде. Икенче төркем болгар якларына карап юл тотса, өченчеләре Чулман суы буенча югарыга таба юнәлде Бу яклар да элекке ханлыкка кергән җирләр Табигате кырысрак булса да. малларына ризыгы җитәрлек, йорт куралтысына агачы мул. Урман-таулары да тиз генә үтә алмаслык Беренче көннәрдә Хужи баба төркеменә бигрәк тә авырга килде Бала-чага һәм олы яшьтәгсләр вакытлыча ясалган кечкенә генә куышларда төн уздырып иза чиктеләр. Бу якларда яшәмәслек түгел, кин болыннар, чишмәләргә бай тау аслары, кеше кулы кагылмаган урманнар Кызык бу кеше дигәнен! Ике көн узды дигәндә Хужи баба кызыл балчыктан кирпеч сугып, барысын да шаккатгырып. мич чыгарып куйды Балачага да югалып калмады Яна җирләр үзенә күрә кызыклы иде Тау- елгаларны үз итеп, көннәр буе шунда уйнап кайнаштылар Җиләкле, балтырган-кузгалаклы үзәннәрне табып тамакларын туйдырып кайттылар Бары олылар гына мал-туар карап, тору эшләрен кайгыртып иртәдән кичкә чаклы мәш килде Ә вакыт дигәнен уза тора Эш белән мәшгуль булып, атнага якын гомер узды да китте Чаллы ягыннан хәбәрләр юк. Урыс явы да юкка чыгып, әйгерсен лә вакыт үзе туктаган иде Айбикә белән Көнсылу, кеше арасында югалып калмыйча, үз тормышларын кайгырттылар Тормыш нинди генә авыр булса да. үз шатлыклары булмый калмый, күрәссн Айбикә үзенең чит җирләрдә кичергән беренче шатлыклы мизгелләрен гомерендә дә онытмас Тукталган урыннары яныннан гына аккан инештән су алып кайткан чагы иле Шулчак, үзенә таба томырылып чапкан улларын күреп өнсез калды Мондый чакта уеннан да аерып булмаган балаларнын чабышуы сәер иле Ниһаять, абынып егылу гарьлегеннән акырып елап калган энесе Мәүлеткә борылып та карамыйча, олы улы Сәет Йөгереп килеп оран салды: —Әти кайтты! Айбикә әлеге сүзләрдән бер мәлгә югалып калды Аксый-туксый килеп җиткән төпчеге —Әни, әни! Әти кайткач, үзебезнең ерактагы җылы өйгә кайтабызмы сон?—дип такылдагач кына аңына килеп, чиләкләрен дә алып тормастан, үз куышларына таба йөгерде. Урманнарга урыс явын алдап керткән атлылар да. ногайлар белән чаллыларның берләшкән җәяүле сугышчылары да кичке якта, кабат бердәм булып. Чаллы янына җыелдылар. Чигенү алар файдасына булмаячак Орыш алдыннан хисләрне яшерү кыен, шунлыктан, алар бер-берсенә бигрәк тә игътибарлы булырга тырыштылар. Хәзер аларнын язмышлары үзләренең бердәмлегенә бәйләнгән. Шулай да сафлар артык тыгыз түгел. Чаллы кичүенә ярдәмгә китүчеләр әйләнеп кайтмады. Жөри белән Сөн якларыннан килергә тиешле ярдәм дә күренми. Мәскәү гаскәрен күзәтеп йөрүнең хаҗәте калмады, көн уртасындарак умарта күчедәй килеп чыкты ул. Шихаздә һәм Котлы би биләмәләре аша килер дип көтелсә дә, кяферләр, яшеллеккә төрелгән басуларны таптап, Балхужа авылы ягыннан килгәннәр иде. Казан белән Чаллы арасында сабак алган урыслар артык таралмыйча, бар хәзерлек чараларын күреп. Чаллы төбәгенең үзәгенә якынлаштылар. Аларнын һәр адымы тау өстеннән уч төбендәгедәй күренеп тора иде. Дошман явын тау ягына уздырырга ярамый. Шөкер, моның өчен уңайлыклар юк түгел. Текә таулар, Чаллы суының аргы ягындагы сазлыклар бу эшнең җинел генә барып чыгасына өмет тудыралар. Бары ныгытманың өске ягындагы ике-өч ук очыш ераклыгындагы Мәмле авылы тирәләре генә шиклерәк иде. Алдан сөйләшенгәнчә, хан Гали кала тирәсендә калды. Бу җәяүле сугышчыларның бердәнбер саклану урыны. Мәмеш бирде белән Котлы би кулы астындагы атлылар үзләренең хуҗа икәнлекләрен белгертеп Чаллы тирәсен буйдан буйга иңләде. Урыс явын тыеп торучы көч булуларын алар яхшы аңлый иде. Петр Чаллы үзәнлегеннән төшкәндә ачылган матурлыкны күреп тел шартлатты. Татар җире—оҗмах җире дип юкка гына сөйләнмәгәннәр икән. Бабалары да гомер буе бу җирләргә кызыгып юкка гына яу чапмаганнар, күрәсең. Табигате ничек гүзәл, сокланырлык булса, кешеләренә дә шул табигаткә тиңдәш булырлык көч һәм батырлык бирелгән. “Болардан барысын да көтәргә була, зур көчләре яшерен урыннарда торадыр әле”,—дип уйлады ул. Шуңа да уз баскынчакларын рухландырып, яунын алгы сафларына хачлы әләмнәрен чыгарып бастырырга боерды. Ул гына да түгел, Казанга кайткач һәрберсенә тиешле акчаның икеләтә арттырылачагын, авылларны талаганда үз иткән бар мөлкәтнең үзләрендә калдырачагын белгертте. Үзе сораган җирләрне бирүдә Кадрәк мирзаны Горбатый алдында яклаячагын ышандырды. Рухы күтәрелгән сугышчыларын күреп, үзе дә шунын белән юаныч тапты. Әмма боярның күңел күтәренкелеген тиз төшерделәр. Кече кияве Юрий кул астындагы атлылар барган килешкә Чаллы суының аръягына омтылсалар да, бу эш уныш китермәде. Тау өстеннән яуган ук яңгыры кичүгә кергән атлылар сафына ыгы-зыгы кертте. Мәмеш Бирде атлыла- рыннан котылу чарасы юк иде. Югалтуларга да карамастан, үзенең күпкә өстенлеген белеп тауга таба омтылган урыс явына сугыш дәһшәтенең тагын да куркынычрагы килде. Кала Тау өстеннән зур тизлек белән юан агачлар, тегермән ташына охшаган йомры ташлар коелды. Юан агачларның баш- башына арба тәгәрмәчләре кидереп ясалган бу җайланмалар, чаллыларның үзләре уйлап тапкан кораллары иде. Ике ждйдак аны баш башыннан тагып, кайда кирәк шунда йөртә алды Атлар ярдәмендә кызулык алып җибәрелгән бу агачлар, тау төшкәндә юлында очраган бар нәрсәне изеп, сытып узды. Урысларнын өлгерә алганнары кирегә борылып кичүгә ташланды Алар өчен исән калунын бердәнбер чарасы иде бу Чаллы янындагы беренче унышсызлык Мәскәү гаскәрен зур күнелсезлекләргә төшерде Барын да үз күзләре белән күреп торган бояр озак кына исенә килә алмады Кабат Кадрәк мирзанын кинәшенә колак салмый булмас, дип уйлады ул Мирза әйткәнчә, әйләнештән юл яхшы булса да. Казаннан күз карасыдай саклап килгән авыр тупларын сөйрәп йөрисе килмәгән иде анын. Сулы елгалар аша күп узып, бүртеп чыккан арба тәгәрмәчләре тагын күпмегә чыдар Әле кире кайтасы да бар бит Баш күтәрүчеләрнең ныгытмаларын ваттырыйм дисәң. бар өмет тупларда Ояларын туздырып тизрәк Казанга юл аласы иде. Бу тәкъдимне бояр белән Юрий да, авыр ярадан күзгә күренеп хәлсезләнә барган Никита ла хуп күрде Бабалары кебек алар да бу тынгысыз җирләрдән Мәскәү янындагы элекке биләмәләренә кайту турында хыялландылар Кадрәк мирза боярнын уйларын тыныч кына кабул иткән кебек күренергә тырышса да, эченнән ризалашмады Анын башка китәр урыны юк. аны бер жирдә дә көтеп тормыйлар Үзенә өлешкә тиясе җирләрдә баш күтәрүчеләрне калдырсын, бу тирәдә гомергә тыныч тормыш булмас Петр янына кинәшкә җыелышкач, мирза кабат үзенекен тәкрарлады — Ныгытмадан бер-ике чакрым җир менгәч, кичү өчен уңайлы урыннар бар. Анда елга артык тирән түгел Дөрес, авылларның ешлыгы, сазлыклы болыннар зур гаскәргә кин җәелергә мөмкинлек бирмәс. Шулай да ул якка кузгалуны унайлырак күрәм. Тагын шул. тирә-як авылларны уттан уздырмасак. бу төбәк алга таба да беззә тыйгысызлыклар тудырыр әле Боярнын әлегә чаклы уена да кермәгән вәхшилек. Кадрәк мирза тарафыннан ирештерелде Дөрес. Казан тирәсендәге авылларны алар уттан уздырмадылар Бары кешеләрен куып җибәреп, яисә кылычтан уздырып, гаскәр артыннан бай тормыш өмет итеп килгән йортсыз-жирсез яшәгән урысларга тараттылар Бу куркыныч төбәккә чаклы якын килергә базмаслар алар. Кинәш беткәннән сон якындагы Балхужаны вәйран итеп, урыс гаскәре Чаллы таунын югары якларына юнәлде Кичен кузгалган җил урыс явынын беренче үчен үзенә алган Балхужднын сонгы көлләрен тарата иде Мәмешнен борчылуларыннан гүя көн дә карангыланын китте Ул да түгел, кичке якта жил сизелерлек көчәеп. Казан ягын кара болыт каплады Күп тә үтмәде, дошман явы кебек ерактан ук ут уйната килгән кара болыт күренде Халык сынавы буенча, әлеге тарафтан килгән яшенле янгыр гомер- гомергә хәвефле санала Ике як та бу хәлләрне нигә юрарга белмәде Урыс явы янгырга чаклы алгы якка чыгып, бушап калган авылга ышыкланырга теләсә. Чатлылар өчен, киресенчә, аларныбире якка уздырмау хәерлерәк иде Шуңа да унай искән җил тәэсирендә үз теләгенә ирешергә омтылган урыс явы тизлеген арттырып каршыдагы буш авылга омтылды Чаллыларга каршы искән җил исә тагын да көчәйде, уклар туры очмас булды Чаллы атлылары өчен авылның кысан урамнары бер авырлык тудырса, янгыр ява калса тирә- якны юешләтеп, атлылар хәрәкәтенә икенче бер унайсыыык тудырачак иде Мәмеш Бирде боларнын барын да алдан күзаллап, алардан котылу өчен хәзергә бары бер чара гына күрде Тик уйлаганын үтәргә әмер бирүе җиңел булырмы’’ Каршында ялан тәпи чабып үскән туган авылы Ата- бабасынын нигезе Ачы шаяртты язмыш анын белән, аһ. ачы шаяртты -Барысы да синен сүзне көтәләр. Мәмеш. ни эшләргә боерасын0 Бәлкем, хәзерлән үк ныгытмаларга таба чигенергәдер? Аннан сон үргә таба чигенүе авыр булмасмы? Котлы бинен Мәмеш бәкне әлегә чаклы беркайчан да мондый ачулы кыяфәттә күргәне юк иде Баштарак ул аннан авыр сүз көтсә дә, Мәмеш һәрвакытгагыча үзе булып кала бирде. —Өлгерербез, Котлы би, өлгерербез! Менә килүен дә әйбәт булган, яхшылап тыңла да, ике тапкыр кабатлаттырма, вакыты ул түгел! Урыслар керүгә як-яктагы тыкрыклардан һөҗүм итеп, аларны авыл буйлап таратырбыз. Соңрак зират ягыннан чигенербез. Анда бар да әзер, син дә авылны чыкканда йортларга ут салып китәрсен. Үз кешеләреңне ал да чаптырыгыз, әле өлгерәбез. —Мин моны булдыра алмыйм, Мәмеш. Кемнең аек акыл белән туган йортына ут салганы бар? Соңыннан хуҗаларына ни дип җавап бирербез? —Син булдыра алмасан, кяфердән калмас?! Башка чара юк, Котлы би. хисләреңне тыя бел!... Салам түбәле йортларны ут теле тиз арада ялап алды. Яңгыр алдыннан котырынган жил анын белән рәхәтләнеп шаярды. Иске зират тирәсенә чигенгән атлыларга бу күренеш, шатлык китермәсә дә, туган авыллары ал арга сонгы ярдәмен күрсәтеп, йөзләрендә уйнаткан нурлары белән сонгы җылысын уртаклашты. Авыл эчендә котырынган бу утны сүндерергә яңгыр көче дә җитәрлек түгел иде инде. Коры урын, җылы жир табарга уйлаган урыс явы ашыгып артка чигенде. Авыл эчендә кызыл әтәч туе дәвам итте... Кичен яуган яңгыр, иртәнге якта яртылаш кибеп тә өлгерде. Җәйнең җылы төннәре, бөтен табигатьнең сусавын басып, иркен суласа да, капмакаршы торган ике яуның берсенә дә канәгатьлек китермәде. Тирә-як танымаслык булып үзгәргән. Әле кайчан гына бөтен тирә-якны матурлап торган авыл юкка чыгып, анын урынында пыскып яткан күмер өемнәре генә торып калды. Иртәнге яктагы юешлек аякларга сыланып уңайсызлык тудырса да. көндәгечә кояш чыкты, үз балаларының барысына да тигез елмайды. Ниһаять, җирләр кибеп, көн тулы көченә кергәндә, урыслар кабат Мәшләк суын кичеп тау ягына кузгалдылар. Ике яу арасында әле берничә көн элек кенә тормыш кайнаган бистәнең күмергә калган нигезе. Башта урыс атлылары кичеп, соңрак туплар да алгы якка чыгарылды. Күп тә узмады. Чаллыга таба беренче ядрәләр очты. Туп гөрелтесенә ияләшмәгән атлар белән сугышчыларны сискәндереп туплар шартлады. Иркен кырларга таралган татар атлылары өчен анын шуннан артык зыяны булмаса да, бу бигрәк тә урыс гаскәренең күңелен күтәрү өчен эшләнде Акрынлап үр менүче урыс атлылары якынаюга. Чаллы атлылары яу каршыннан хәрәкәтләнеп ук ата башлады Алдагы сафлар сирәкләнсә дә, аларнын әле очыкырые күренмәде. Үз мөмкинлекләрен яхшы белгән чаллылар сафларын бутамыйча артка чигенделәр. Дошманның үзен ничек тотасын белеп булмаса да, һәр очрак уйланылгын иде. Шуна да алар, ике төркемгә бүленеп, акрынлап таркалдылар. Олырак төркем Котлы би белән тау ягындагы ныгытмалардан ерак булмаган урманга таба чигенсә, кечкенәрәк төркемне җитәкләгән Мәмеш Бирде яраннары ныгытма урларына сыланып, кичәге урыс явы куркып калган сазлыклы үзәнлек ягына борылды. Үзләренең күпкә өстенлекләрен белеп тә әлегә чаклы кыюсызырак һөҗүм иткән Мәскәү явы каршы-якнын икегә буленүен файдаланып булса кирәк, томырылып алар артыннан ташланды. Сугыш кызганнан кызды, хәрәкәт артты. Ләкин Котлы би төркеме сугыш тәртибен саклап, урманга чигенде. Кысрыклап килүче дошманны куркытканы шул урман булды. Олы төркемнән үзгә буларак, Мәмеш Бирде җайдаклары зур тизлек белән ныгытма урларына сыенып бердәнбер уңайлы юлдан үзәнгә төшә башладылар. Аларга Юрий атлылары ташланды. Әмма жансыз кебек торган Чаллы кальгасы бу юлы дәшми калмады Күк күкрәгәндәй бердәм ату тавышлары яңгырады. Алар берара тынып торганда чыелдашып уклар очты. Дошман атлыларынын беренче ташкыны сөрлегеп калды, икенчеләре аларга абынып шул ук хәлгә калды. Мәмеш Бирде артыннан куарга мөмкин булган бердәнбер юл алар өчен ябык иде Мәмеш Бирделәр ашыкмыйча гына кальга каршындагы Чаллы суын кичеп, урыс явынын башка хәрәкәтләрен көттеләр. Урыс явы акрынлап Чаллы кырына кереп тулса да артыгын майтара алмады Якындагы урманнар да сагайтты аларны Сугыш берара тынып торган кебек булса да, бу бер әзерлек кенә иде әле Авыр тупларны акрынлап үргә менгереп Чаллы ныгытмаларына карап төби дә башладылар. Дошман явынын сугышка әзерләнүен Чаллы каласы ныгытмаларынын күзәтү манараларыннан карап тору бигрәк тә авыр иде Ныгытма ышанычлы, шулай да алар авыр тупларга түзәрме? Сонгы очракта бердәнбер ышаныч— елга аръягындагы Мәмеш Бирде атлылары Алар урыс явына Чаллы каласын тулысынча уратып алырга мөмкинчелек бирмәс өчен барсын да эшләячәк. Урманга кереп югалган Котлы би атлылары да тынгылык бирмәс Шуна да Юрий үз атлылары белән урманга таба борылырга мәҗбүр булды Чаллылар белән кабат сугышка кереп, тагын да зур югалтуларга түзә алмаячак ул. Боярның бар уе хәзердән үк бу кальганы җимертеп Казанга кайту. Моңа сәбәпләр дә күп. Җитмәсә, Кадрәк тә сугыш кырында калган яралылардан Кырым ханы Дәүләт Гәрәйнең Казанга таба яуга килүе турында ишетүен җиткерде. Бу хәбәрләр дөрес булмый калмас, шуна да ашыгырга кирәк Озак та узмады. Чаллы каласына каратылган туплардан ут бөркелде Ныгытма коймалары шартлап сынып, бүрәнәләр күккә очты. Әмма алары ныгытма үрләренең беренчеләре генә булып, калганнары чуен ядрәләрдән нык саклады Тупларны корып, берара тынып торган вакытларда, каршы якнын күзәтү манараларында җанлылык күренмәде Бояр җәяүле сугышчыларын һөҗүмгә җибәрде Әмма алары да ачыктан-ачык түгел, ә ат арбаларын этә барып ана ышыкландылар. Казанны алганда сыналган әлеге ысул күп кенә сугышчыларны саклап калырга мөмкинлек бирә иде Ләкин һөҗүм итүчеләргә яна гына тупларда атып ваттырган беренче үрләргә җитәр- җитмәс туктарга туры килде. Тирән чокыр һәм анын янындагы бүрәнәләр аркылы арбаларга ышыкланып үтү мөмкин түгел иде Тынлыкның алдаучан. үз хәрәкәтләренең күзәтү астында булуын алар яхшы беләләр иде Ләкин әмергә буйсынып бердәм ныгытмага ташландылар Кабат дәррәү ату тавышлары яңгырады. Төнге тынлыкны бозып шартлаган туп тавышлары, кичәге яшенле яңгырның күкрәвен кабатлаган кебек тоелса да. урманнарга сыенган Чаллы кешеләрен алдый алмады. Куркудан бигрәк атар ката ныгытмаларындагы якыннарының язмышлары өчен өтелде Тагын ла ераграк китеп сыенган башка авылдашларына бәлкем җиңелрәктер дә. Алар инде Чулманиы кичеп Ногай якларына китеп өлгергәндер. Әмма үз җиреңдә табылмаган бәхет чипә табылырмы? _ Үткән төндә керфек тә какмаган Би Әмир картнын башында авыр уйлар чуалды Әйтерсен лә алардан инде котылу чарасы юк Б\ уйларны карт-коры бала-чагаларның язмышы өчен булган җаваплылык хисе дә тарата алмый Мондый чакта ашау-эчү. йокы онытыла Юатырлык яна сүзләре булмаса да куыштан-куышка йөрде Башкалар да сөйләшер сүзгә мохтаҗ булганлыктан, анын белән аралашуга шат булдылар Узган төндә елаган нарасыйлар да. әниләре куенына кереп бу изге каршын йомшак 8. <К. У.» М8 сүзләреннән изрәп, тәмле йокы таптылар. Бары бераз тынычлангач кына Би Әмир ярдәмгә җибәргән атлылар янына килде. Алары атлы сугышчылар булса да, бары да җәяүле иде Чөнки атлар тугарылмаган килеш әзерлектә тора Күзәтүчеләрдән куркыныч хәбәр булуга, кара урманнарга тагын да эчкәрәк узарга әзер алар. Би Әмирнен үзләре янына килүен күргән ир-атлар, олы жанлы кешегә игътибар йөзеннән тез буыннарын турайтып бастылар. —Хәл-әхвәлләр аманмы, балалар? —Аман әлегә, аман,—диешеп берәм-берәм ике кулларын да картка суздылар. Хәлләрнең башкасын алар әлегә үзләре дә белми, ә кальга ягында шартлаган туп гөрелтесе барысына да ишетелә. Соңгы хәбәр кичә кич. Чаллы тирәсеннән китерелгән яралылар белән бергә килгән иде. Ирләр арасында беразга тынлык урнашты. Ерактан ишетелгән туплар тавышы аларнын барын да кабат тынгысыз уйларга ташлады. Кальгага һөҗүм артыннан һөҗүм ясалды. Туплар гөрселдәде Ядрәләрдән соңгы ныгытма буралары да чалыша башлап, ныгытманы саклаучыларның мөмкинчелекләре кимегәннән кимеде Гали Әкрәм кальганы калдырып чыгуга һаман да ризалыгын бирмәде Кальга эчендә дошман явына каршы тору югалтуларны күпкә киметә иде. Мона аргы яктагы дошман мәетләренең санап бетергесез күплеге дә инандырды Кальга эчендәгеләр үзләре дә, Мәмеш Бирде атлыларынын ярдәмен тоеп, рухи төшенкелек сизмәделәр. Тагын бер көн төнгә авышты. Ногай юлы ягыннан килгән бер төркем атлылар озак кына читләшеп йөргәннән соң, Мәмеш Бирде төркеменә кушылып, аңа хәбәр барлыгын җиткерделәр. Ногайлардан килгән бу төркем сугышчыларда ниндидер өмет уятса да, Мәмешнен үзен бик авыр хәлгә куйды. Болай да авыр чакта, мондый хәбәр алу аны бөтенләе белән төшенкелектә калдырды Әйтерсең лә анын бар уйлары, хыял- өметләре бер мизгелдә чәлперәмә килде. Өч көн элек, ногайларның мәртәбәлесе, Гали Әкрәмнең әтисе, аларнын ярдәмгә зур өметләр баглаган Йосыф мирза—анын ярдәменә күпме өметләр баглаган иде чаллылар—бу дөньядан китеп барган Үлемнәрне, кан, күз яшләрен күп күргән Мәмешне уйлар басты. Яуларны күп күрде ул. Әмма әлегә чаклы югалып калганын хәтерләми. Бу юлы исә тиз генә тынычлана алмады. Мона сәбәпләр дә юк түгел: госманлылардан да, Кырымнардан да ярдәм күренми Ногайлар булып ногайлар да бер сүзгә килә алмыйча, үзара сугыш куптардылар. Сораган ярдәмне башкорт кабиләләре дә җавапсыз калдырды. Чаллыдан сон чиратнын үзләренә җитәчәген генә аңларлык бит, югыйсә. “Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә”,—бу сүзләрнең мәгънәсе барысына да аңлашыла. Күнеленен иң нечкә хисләре белән бу сугышнын соңгыларыннан берсе булганын тоя иде ул. Чаллыдан соң башка көч юк. Элегрәк чактагы кебек Алабуга ханы Сәүгәннең ярдәменә өметләнеп булмый, бары да алдан уйланылмады шул. Үзара сугышып, этләшеп ятканчы берләшергә иде дә бит! Хажи Гәрәй белән Сәүгән ханнар берләшеп Казанга яу чапканда, Казан диварлары янында ятып калучылар күп булды Ә Казан явы Чаллыны туздырып көлгә калдырганда шуның белән үзенә күпме дошман табып китте. Киресенчә булганда бу көнгә төшәр идемени алар? Туган йортын, халкын сөйгән кешегә бу өметсез киләчәкне күрүдән дә авыррак ни бар икән бу дөньяда! Мәмешнен күзалдына әтисе Шәехзадә карт килде. Ул авыр чакларда һәрчак: “Улым, ни югалтсан да, иң авыр чакларда да киләчәккә өметеңне югалтма, дөнья бер халәттә беркайчан да катып калмый ул, Аллаһы тәгалә дә, ахырзаман алдыннан, мин сабыр итүчеләр, түземлеләр белән булырмын дигән’’,—дип әйтә торган иде Шул вакытта Мәмеш Бирденен авыр уйларын бүлеп кабат туплар шартлады. Урыс явы төнге караңгылыктан файдаланып тагын һөжүмгә әзерләнә иде. Бояр бар көчләрен жыеп гаскәрен һөжүмгә өндәде. Ныгытма янында кабат сугыш кызды. Зур югалтулар исәбенә булса да, бу юлы ныгытмаларга ут салып китә алдылар алар. Күгәрелгәннән-күтәрелә барган ялкын Чаллы өчен зур куркыныч тудыра, аны сүндерергә омтылу бернинди нәтиҗә бирмәде. Киресенчә, яктылыкта күренеп китүче кешеләр, караңгылык артына яшеренгән дошман явына сугышны дәвам итәргә уңайлыклар тудыра иде Ныгытма эчендә берара ыгы-зыгы туып алды. Алдан уйланылганча, аны калдырып китәргә вакыт җитте. Бу хәлләрне ут йотып күзәтүче Мәмеш Бирде атлылары. Чаллы ныгытмасы каршындагы елга янында жәелеп, кальганы калдырып чыгучыларга ярдәм кылдылар. Ул арада урман ягында калган Котлы би атлылары да дошманга сиздермичә генә үз иптәшләренә кушылдылар Кальганы калдырып чыгучыларга, яралы яулашларына ярдәм итеп тан атканчыга чаклы өлгерергә иде дип ашыктылар. Мәмеш Бирде бу ыгы-зыгыда күпме генә Гали Әкрәмне күзләсә дә таба алмады. Кальганы калдырып чыгучылар да күңелне юатырлык сүз әйтмәде. Бөтенләй ут белән чолганган Чаллы каласыннан чыккан сонгы сугышчылар арасында да Гали юк иде. “Изге жаннар, бәхетле ата белән ул. Алар бер-берсенә үзләренсн авыр хәбәрләрен дә, кайгыларын да ирештермичә шәһит киттеләр" Әгисенен үлемен Галигә ничек белгертермен дип кайгырган Мәмеш Бирденен башыннан шул уйлар йөгерде. Барысы да бергә җыелган чаллылар туган төбәкләрен калдырып, Мишә урманнарына таба юл алды. Инде тәүлеккә якын ял, йокы күрмәсәләр дә йөзләрендә ару, өметсезлек чаткылары юк. Иман ныклыгын саклап, көчләреннән килгәннең барысын да эшләде алар. Бүгенге көн белән генә түгел, әле барысы да алда! Мәмеш Бирдебәк, сонгы тапкыр Чаллы каласына карады Беленеп килүче тан яктысында, әле һаман да кальга эченнән югарыга таба ниндидер шәүләләр күтәрелә, әйтерсең лә Ватаннарын яклап шәһит киткән изгеләрнең җаннары күккә, турыдан-туры Аллаһның хозурына иңә иде Аларның күбәеп, исән-имин Казан ягына таба китүләрен борчылып күзәткән бояр, сугышчыларына кальга алынганнан сон бирәчәк ялын да, бәйрәм итәр өчен ачачак шәраб кисмәкләрен дә онытып, тизлек белән Казан ягына омтылды Мәетләр, авыр яралылар да игътибарсыз калды Карт боярның шөбһәсе, күңеле нидер сиземләве юкка түгел, бу вакытларда олы кияве Никитаның тәне тәмам суынып бетеп бара иде инде. Бары да шулай бетәр дип күз алдына да китермәгән Кадрәк мирза, бу хәлләрдән сон хужасына нидер әйтү түгел, күзенә күренергә дә куркып, үз сыныгын югалтудан курыккан эттәй, әгисенен кешеләре белән яу артыннан иярде. Соңыннан булып узган вакыйгалар Чаллы төбәгеннән киткәннән сон Мәмеш Бирде баш күтәрук-.горне вакытлыча үз авылдашлары, гаиләләре янына җибәрә Ногай ягыннан килгән сугышчылар да яралы яулашларын алып үз якларына кайтып китәләр. Мәмеш үзе янындагы кечкенә генә төркем белән каршылык күрсәтүчеләрне янәдән зур яуга туплау максатында тау ягындагы коралдашы Әхмәт янына юл ала Әмма ул үз юлында инде кулына корал тотарлык ирләрне дә. илбасарлар зәхмәте тими калмаган авылларны да очратмый Ул да түгел. Арча юлында урыс ягына күчкән һәм әле янарак кына чукындырылган чирмешләр тозагына эләгә. Зур бүләкләргә өмет иткән чирмешләр Мәмешне берничә яудашы белән бергә Казанга әсир итеп китерәләр. Казанда Мәмеш Бирдегә баштарак яхшы мөгамәлә күрсәтеп, җир һәм унайлы тормыш алып барыр өчен башка чаралар булуын да белгертәләр. Монын өчен урыс диненә күчәргә, башка коралдашларын да шуна өндәргә кирәк була. Хәтта Чаллы төбәгендәге биләмәләренә кабат хуҗа була алуын да искәртәләр. Мәмеш Бирде бу хакта сөйләшергә дә теләми. Шунлыктан ана Казан кальгасының яна эшләнгән зинданнарында озак ятарга туры килми. Мәмеш Бирдене әле яңарак кына зур югалтулар белән Чаллы төбәгеннән кайтып төшкән бояр Морозов үзе белән Мәскәүгә тотык итеп алып китә. Айга якын вакытка сузылган юлда Мәмеш Бирде күзләренә ышанмый. Казан ягына агылучы меңнәрчә хәерчеләр ташкыны гаҗәпләндерә аны. Узган юлларның як-ягында тавык тәпиенә охшаш аркылы таяклар утыртылган каберләр күплеге телсез калдыра. Мәскәү патшалыгының казанлыларга гына түгел, үз халкының да дошманы булуын анлый ул. Бу турыда Мәскәүгә житәрәк ара-тирә үзенең иң дәрәҗәле тотыгы янына кереп сүз каткалаган бояр Морозовка да искәртә. Сүз көрәшендә ул ана юлда күргәннәрен сөйли һәм шунын белән анын күңелендә каршылыклы фикерләр уята Әлеге фикерләр көрәше нәтиҗәсендә киләчәктә боярның явыз Иванны күрә алмаучыларнын берсе булачагын әлегә белми Әмма бояр үзенен бөтен көчен биреп хезмәт иткән бу явызлыкны инде жинә алмый. Ул да түгел, әлеге вакыйгалардан сон берничә ел вакыт узгач, явыз Иванга каршы эшләрдә гаепләнеп анын опричниклары тарафыннан котырган этләргә талатылып үтерелә. Гаиләсе һәм бар якын туганнары исә Белоозерск монастырынын зинданнарына ташлана. Бар булган мал-мөлкәте казна хисабына күчерелә. Бу кансыз Иваннын үз халкына каршы эшләгән явызлыкларының башы гына була әле. Мәмеш Бирдене бер айлап тоткынлыкта яткырганнан соң, явыз Иван күңел ачкан көннәрнең берсендә Казан алыну хөрмәтенә салына башлаган бер чиркәү янында җазалап үтерәләр. Аның артыннан бу җәза мәйданына Мәскәү патшасының һәм урыс халкының дошманнары дип саналган йөзләрчә урыс руханиларын һәм бояр халкын алып киләләр. Аларның күбесе Казанны яулап алу сугышында катнашучылар була.