Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шаярыш

Балыкчы Галләм - Хатын! Мин балыки китгем!-лида Галләм һәм балык тог> эчен кирәк булган әйберләр салынган биштәрен кулына алды -Берүк бүген минтай ала күрмә.-диде хатыны —Акчаң җитсә, скумбрия генә ал! Игълан Җирән чәчле, тукмак борынлы, соры күзле (ун күз төбендә зәнгар «фонарь» бар), буе ике уклау озынлыгы хәтле ирем югалды. Аны тапкан хатынга ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, мәңге какшамаслык нервы телим, Һәр хатын алтын булмас... (Ир-атларга әз-мәз киңәш) Булачак хатынынны айлы төндә өенә озатканда «Сиңа йолдыз бүләк итәрием!» дип шапырынма, соңыннан үкенергә туры килмәгәе. Мәнге хәтерендә тот: хатын-кыз заты туры мәгънәсендә анлаучан. Беркайчан да өеңә соңлап кайтма. Инде кайбер сәбәпләр аркасында соңга калып кайткансың икән, берүк хатынын каршында мескенләнеп, акланып маташа күрмә. Ни сәбәпле соңаруыңны хатынын үзе ничек аңлата бит әле. Әүвәл анын вариантын тыңлап кара. Бәлки ул вариант синең өчен кулайрактыр?! «Балаларның берсе дә минеке түгел бугай » дип уйлама. Әгәр шулай уйлыйсын икән, димәк, хатының да үзеңнеке түгел. «Туйдым синнән, жирбит! Син хәсис белән бер минут та яшәмим. Хәзер үк әниләргә кайтып китәм!» дип хатының бик яман тузына икән, син сөенгәнеңне сиздермәскә тырыш. Хатыныңның кире уйлавы бар. Идел журналының бер төркем хезмәткәрләре (сулдан уңга) баш мөхәррир Рашат Низами, рәссам Фәридә Хәсъянова. беренче урынбасар Рәфикъ Юныс, бүлек мөхәррирләре Нәбирә Гыйматдинава. Ләис Харрасов