Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МӨГАЛЛИМӘ»НЕҢ УФАДА УЙНАЛУЫ МӨНӘСӘБӘТЕ БЕЛӘН

 Кечек бер ордык йомшак туфракка төшә дә. вакытлы янгыр. кояшлы һава тәэсире белән борынлап жир өстснә чыга Акрынлап сабак үстерә, кинәеп яфрак яра. чәчәк ата. сонра җимеш бирә. Адәм угылынын хәяты да. кылган эшләре, гамәл вә фикерләре дә табигать тарафыннан анын йөрәгенә куелган бер орлыкнын табигый җимешләредер Мөхәррир вә сәнгаткяр белән анын гомер буена язган әсәрләре арасында да шундый мөнәсәбәт була, яки булырга тиеш Тәнкыйть әдипнен табигатенә куелган ул орлыкны анын әсәрләре аркылы күрә Анын бөтен язганнары шул илаһи орлыкнын төрле сурәттә, ләкин һаман шул бер асыл матдәдән чыккан чәчәкләре икәнен ачып бирә Мөхәррирнең кулындагы каләме, әдәби куәте—анын төп идеясен дөньяга чыгарырга бер чарадан башка нәрсә түгелдер, гомумән, әдиптәге талантның мәгълүм бер ноктага карап агышы, ни генә язылса да. шул асыл идеянен каләм аркылы тышка бәреп чыгышы күренә Әдәби истыйлях (атама, термин) белән әйтелсә, әдипнең рухани төзелеше, хәят вә дөньяга билгеле бер нокта буенча карашы—әдәби вә фикри йөзе була һәммә әсәрләрендә табигать тарафыннан бирелеп, хәят вә язмыш тәэсире белән тәрбия кылына килгән, шул үзенә махсус рухы ачыла Бөтен язганнарында шул төп идея ал җеп рәвешендә сузылып бара һәм моны бик аз бер дикъкать белән тикшерелгәндә дә һәркем ачык хис кыла ала Толстой илле еллык әдәби гомерендә утыз-кырык җилд (том) нәрсә язлы Анын ягганнары бик төрле, тышкы карашта берберенә бик башкалар—ул роман вә хикәяләр яза. Калисө (чиркәү) белән, аристократия белән көрәшә Чыккан әсәрләрне тәнкыйть итә. мәктәп китаплары тәзлиф (төзи) кыла, динне 11. .к v . м т К мөхакәмәләргә (тикшерү, хөкем чыгару) керешә. Тагы бер вакыт үзенең барлык язган әдәби нәрсәләрен гөнаһ саный башлый, ләкин шул тышкы башкалыклар эчендә аның асыл рухы, рухани хәятының төзелешеннән килгән төп идеясе монда һаман да үзен күрсәтә бара—якыннарыңны сөю, милләт талашларына начар карау, түбән вә изелгән халыкка мәхәббәт, фән вә мәдәнияткә ышанып бетмәү, әхлакны һәрнәрсәдән югары кую. һичбер турыда тар рамкаларга сыя алмау—иштә (менә) аның иң әүвәлге әсәре булган «Балалык вә егетлек»тән башлап, тимер юл станциясендә жан биргән минутта әйткән соңгы сүзенә кадәр һәрбер әсәрендә, һәрбер сүзендә хис ителә барган гомуми рух һәм төп идея! Арцыбашевта моның тәмам киресен күрәбез. Ул берәүгә җавап язамы, пьеса эшлиме, роман чыгарамы—мәузугьлары, алган типлары тышкы яктан ни чаклы нурлы булсын, анын һәммә язуында тән сөю. дөньяга, хәят вә табигатькә фәкать болардан алу мөмкин булган ләззәт дип карау хис ителә. Аның әүвәлге әсәрләреннән булган «Жена»сыннан алып иң соңгы «Ревность» һәм «Война» пьесаларынача—бар да шул бер идея, бер рух белән сугарылганнар. Байронда исә җир йөзендәге хәяттан, теләсә нинди рәвеш белән төзелсә дә, канәгать итә алмауны дәртләү. каядыр ашкыну, күз яше изтыйраб (көенү, аптырау) аһ вә зар кебек рухани дулкыннар һәр әсәрендә генә түгел, һәр юлында, һәр сүзендә үзләрен куәтле рәвештә сиздерә баралар. Боларны укыйсың да. шул язучының һәммә әсәрен тудырган төп ачык сабит (даими) вә билгеле бер идея бар икәнен үзеңнән-үзең хис кыласың. Шулай югарыдан алып түбәнгәчә киленсә. һәр язучыда, мәүзугьларындагы башкалыкка карамыйча, дөнья вә хәятка карашта табигать тарафыннан куелып, хәят белән тәрбияләнә килгән үзенә махсус бер идея бара, аның бөтен әсәрләре шул табигый идеянең төрле киемдә, төрле сурәттә дөньяга чыгышыннан гыйбарәт була. Үз дөньямызга килсәк тә моңа мисаллар табылачак. Риза казыйның һәммә әсәрендә әхлак, игътидал, (уртача фикердә булу) исламның голувияте (өстенлек, мәгънәвилек), гарәп әдәбиятының бөеклеге кебек төп бер фикер бара. Ул тәрҗемәи хальме. мәкаләме, тарихмы яза—һәммәсендә шул, хәтта идарәдән язган җавапларында да без шул төп идеяне—хәят вә табигать тәэсире белән мәгълүм бер рәвешкә кергән сабит бер әмәлне хис итәбез. Рәшит казыйны алсак (хәтта мәсләксезлек белән мәшһүр бер мөхәррирдә дә) ислам кавемнәренең берләшү идеясе, Яурупа христианлыгына дошманлык. Русия мөселманнарының күп бәхетсезлеген Духовное собраниебездән күрү кебек бер җеп сузылып бара. Аның моннан егерме еллар элек язган «Чулпан»ымы, соңрак «Миръат», «Өлфәт». «Тилмиз»ләреме. ниһаять. Төркиядәге «Тәгарефе мөслимин»еме (мөселманнарны таныштыру)—бары да төрле сүз белән төрле сурәттә шуны тәкрарлыйлар. Исмәгыйль бәк Гаспринский яшь хәлендә. Париждан кайтып, кулына каләм алган көненнән башлап, та йөрәге тибүдән туктаганчы—утыз биш еллык әдәби бер гомердә—төп бер идеяне таратты: ысулы жәдидә, ибтидаи тәгьлим. төрекләрнең тел вә әдәбиятта берләшү лөзүме (кирәклек, тиешлек), нәжатнын (яшәү, исән калу) бердәнбер юлын фәкать яурупачылыкта күрү—аның иң әүвәлге «Русия мөселманнары» дигән әсәрендә нигезе салынып, бөтен гомеренчә киңәйтә килгән идеалыдыр. Шулай югарыдан башлап вагайта килсәк, яки киресенчә тикшерсәк күрәбез ки. Тәңре җитди вә көчле җаннарны мәгълүм бер кавемнен Хәятындагы төпле ихтыяҗларның берен үтәү өчен җибәрә, аның йөрәгенә шундый бер орлык, шундый бер төп мәгънә куя, мөхәррир дә. язмышның манигьларына (каршылык, киртә), хәятнын туктаусыз алмашынуларына карамыйча, үзе теләсә теләмәсә дә, хәтта үзенә зарармы, файдамы икәнен дә аермыйча, шул Тәңренең теләгән идеясе юлына үзен бирә, шул төп мәгънәне бөтен гомеренчә үткәрә, һәммә әсәрләре, тышкы яктан күренгән башкалыкларга карамыйча, шул рух белән сугарылган, илаһның биргән әманәтен җиренә тапшыру юлында мәгълүм бер ноктага карап хезмәт кылырга юнәлгән була. Тәңренең бу әманәте күп вакыт әдипнең беренче каләм тибрәткәннән үк бик зәгыйфь рәвештә булса да сизелеп. гомер барынча язган сонгы әсәрләре шул төп идеянен. әйтик, шул илаһи орлыкнын кинәеп. тармакланып үсүеннән—аны тагы камилрәк, тагы куәтлерәк рәвештә тәжәссем итгерелүеннән (гәүдәләндерү) гыйбарәт була. Моны әдипнен әдәби вә рухани йөзе дип атыйлар (Ләкин бу бик зәгыйфь тәгъбир). Язучы белән анын әсәрләрендәге төп идеяне шундый табигый бер ноктадан айларга тырышкан вакытта мәгълүм мөхәррирләремез арасында ин күнелсез тәэсир калдырганнарыннан бере бу мәкаләне анын сонгы әсәре мөнәсәбәте белән башлаган Г Исхакый әфәндедер Бу мөхәррирнең унбиш елдан артык әдәби гомере бар Ләкин шул озак заманда анын әдәби вә рухани йөзе төзелеп сабит бер идея рәвешенә кереп җитә алмады Бик күптән инде анын «Тәгаллемдә сәгадәт»е чыккан. Ул монда ысулы жәдидә яхшы, кадимиләр начар, бәхет вә сәгадәт жәдит белән укуда, ди «Бай угылы» да шуны куәтли Монда бай бәтчәнен хәятын начар якка борып җибәргән сәбәпләрнең мөһимрәге—анын Сәхилә карчык (фикере) белән жәдит мәктәбеннән алынып, ниндидер кадим, бохари бер мәхдүмгә бирелүе булып чыга. «Кәләпүшче кыз». «Ике гыйшык». «Өч хатын берлән тормыш»тан «Инкыйраз»гача—монда да ул бәхет вә сәгадәтне җәдитлектә, яна юл белән укуда күрә Бу агымнын барып терәлгән чиге «Инкыйраз» Шу на житә дә тәмам була. Аннан сон кадим белән жәдит арасында нисбәт йөртеп, бәхет вә сәгадәтне соңгыда күрә килгән милли тәрәккыйпәрвәр жәдитче Исхакыйны бөтенләй югалтасыз. Чыга «Теләнче кызы», чыга «Солдат». «Зиндан». «Җыентык»—боларда инде элекке жәдит вә кадим нисбәтенең эзе дә юк. Азар хәтердән үк чыкканнар Монда әүвәлге милли тәрәккыйпәрвәр урынына бик аз гына социализмга охшаш бер ис аңкый Борынгы жәдит вә кадим урынын боларга бер лә вә асла мөнәсәбәте булмаган икс сыйныф—байлар белән ярлылар көрәше ала Җәдиттерме, кадимдерме—әһәмияте аз Менә Казаннын потомственный почетный гражданин байлары, түбән халыкнын көче белән мал җыялар да шул мал куәте белән ярлыларны җәберлиләр Бер якта буржуйлар, икенче якта мәзлум бурлаклар, бичара чабатачы Шәрип карт гаиләләре Эшче белән эшләтүче, халык белән хөкүмәт—шулар арасындагы көрәш Әмма милләтләр, миллият дип аерулар—алар юк әкият Шулай итеп. «Инкый- раз»гача язылган әсәрләрдәге милли тәрәккыйпәрвәрлек идеясе югала да. анын җирен маркслыкка аз гына охшаган бер рух ала Анын бу икенче дәвере— Руссиядә эшче вә түбән халык мәсьәләсснсн бик модага кергән чагы иде Бервакыт дулкын басылды Шуның тәэсире белән рус әдәби галәмендә түбән халыкны кайгырткан идеяле мөхәррир арткы сафка калдырылып, мәйданга гая кямалләре (артык җитешкәннәре) «Санин» белән төгәлләнгән Арцыбашев. Вербицкая кебек порнографист яшь язучылар тибы чыкты Без Исхакый әфәнденең әсәрләрен сугарган идеянен тагы танылмас дәрәҗәдә үзгәргәнен күрдек. Чыкты анын «Тормышмы бу?»ы. «Шәкерт абый» вә «Мәдрәсә йимешләре» •Өч хатын берлән тормыш»та тәрәккыйпәрвәр зыя милләт тәрәккый итсен өчен «Җәмгыяте хәйрияләр», кыйраәтханәлар ачарга кирәк, дип озын-озын нотыклар сөйли. «Теләнче кызы»нда Мансур байларның мал куәте белән түбән халыкны җәберләвенә, хәтта мәгьсум (саф. намуслы) кызларнын намусына тию дәрәҗәсендә кабахәтлекләргә җитүенә кайгыра иде «Тормышмы бу?»нын исемсез каһарманы. «Мәдрәсә йимеше»ндә мулла исә бөтенләй икенче яктан бәхетсезләр Алар иске мәдрәсәдә яту сәбәпле теләгән хатыннарына мөнәсәбәт баглап хайвани теләкләрен үтәр өчен кирәк булган кыюлыкларын югалтканнар Менә кайда аларнын төп трагедияләре' Мөхәррирнең бу өченче дәвердәге әсәрләрендә • Инкыйраз»гача чыкканнарындагы кебек милли тәрәккыйпәрвәрлек. жәдит вә кадим көрәше дә. икенче дәвердәге түбән сыйныф хәсрәте дә юк Монда әсәрлән анкыган рух—бичара шәкерт белән мулланын хайвани иштиһаны (теләк) теләгәнчә булдыра аямауларыннан гыйбарәт. Фәхеш исе килеп торган бу нәрсәләр шундый күнелсез тәэсир калдыралар ки, гаилә тәрбиясенә житди караган затлар боларны өйләренә кертү турында шөбһәгә калалар Хәтта шул дәрәҗәгә җитә: «Вакытчылар» («Вакыт»—газетасы редакциясе хезмәткәрләре) кебек ин сак бер груһ та милли театр мөнәсәбәте белән язган баш мәкаләләрендә боларны порнография, әдәп вә әхлак бозгыч әсәр, дип игълан итәргә мәҗбүр булалар. Ләкин бу порнография дә озакка бармый. Чыга «Сөннәтче бабай». «Кияү» һәм «Мулла бабай»лар. Боларда инде әүвәлге дәвернең—җәдит вә кадим нисбәте, милли тәрәккыйпәрвәрлек идеясе, икенче дәвернең социализмы, өченче дәвернең порнографиясе—гомумән, нинди дә булса иҗтимагый бер фикер бөтенләй юк. Мөхәррир боларда һичбер идея-фәлән күзәтмичә, тота да иске татар тормышының тыш ягына тасвир итә. Болар чыккач, ихтимал, байтаклар менә Исхакый үзенең чын юлына төште, аның талантының асыл зәмине (нигез) шул иске тормышны тасвирда иде, дип уйлаганнардыр. Вакыйган, болар аның әдәби йөзен күрсәтеп киләләр дә кебек иде. «Мөгаллимә»нең чыгуы тагы бозып җибәрде. Монда «Тан* заманының социализмыннан яки «Тормышмы бу?»нын тәмләп хатын тәнен эстәвеннән әсәр дә юк. Шулай ук «Мулла бабай»лардагы кебек тормышны битараф битописатель сыйфаты белән тасвир да юк. Мөхәррир үткәндәге бер-беренә каршы идеяләрнең берәрсенә якын китерергә көчләнелсә, моны тик «Өч хатын берлән тормыш»тагы милли тәрәккыйпәрвәр Риза фикерен хәтерләтә дияргә мөмкин булыр. Ләкин ул да тик хәтерләтә генә. Шулай итеп, мөхәррирнең унбиш еллык әдәби гомереннән соң чыккан бу әсәре аның әдәби вә рухани йөзен тагы бозды, ана табигать тарафыннан бирелеп, хәят белән тәрбия кылыну тәэсире белән сабит бер әмәл мәртәбәсенә житәргә тиеш булган мәфруз (уйланган) төп идеясен тагы югалтты. 2 өгәллимә»нең чыгуына байтак булды. Аны күпләр укыганнардыр, укымасалар, сәхнәдә күргәннәрдер, шуңа күрә мин аның мөндәриҗәсен сөйләп торырга кирәк тапмыйм, туры әсәрнең биргән тәэсиренә киләм. Әсәрнең әдәби кыйммәтен ике яктан үлчәргә мөмкин. 1. Хәят сәхифәләрен, хәятның тудырган мәгънәле типларын вакыйгада бар көенчә тасвир нтмәк. 2. Матур вә мәгънәле хыял тудырмак. Әминә туташ «Ан»да үзенең талантлы язылган матур әдәби мәкаләсе (1914 ел, 23 сан.) белән: «Ул тормыштан алынган булмаса булмас, ләкин Фатыйманың характерында цельность бар, бу тип безгә шул ягы белән кыйммәт»,—дип «Мөгаллимә» пьесасын шул икенче яктан тәкъдиргә тырышып карады. Әгәр шулай булса, бу гәрчә мөхәррирнең әдәби вә рухани йөзен бозса да. чыннан да, мөһим булыр иде. Ләкин туташның ул карашын Фатыйма беренче пәрдәдә кымыз мәҗлесендә сөйләгән нотыгы белән җимереп ташлый. Фатыйма Габдулла мөгаллимнең халык өчен бик зур хезмәт биргән икәнен анлый: «Сез, ди, мөгаллим булмасаныз, бары бер гәзитә вә бер китапханә идарәсендәге унъеллык мөһим хезмәтеңезнең бәйрәмен күрер иденез». ди. Димәк, Габдулла аның каршында татар милләте өчен зур хезмәт кылучылардан бере. Шулай да булса, ул аны (Габдулланы) сөя алмый, теләсә, үзен көчләсә дә сөя алмаячак. Чөнки ул әллә кайдагы, әллә нинди бер Садыйкны сөйгән, аның цельность характеры бүленә алмый, Габдулланы сөю анын иркендә түгел. Әгәр мәсьәлә шунын белән калса, без. шөбһәсез. Әминә туташны хаклы табар идек. Ләкин шул милләт хадиме Габдулланы әллә нинди бер Садыйкка алмаштыра алмаган Фатыйма тора да: кымыз мәҗлесендә Тукай белән Каюм Насыйрины сөймәгәнлекләре өчен хатын-кызларга дөнья кадәрле итеп бик җитди М шелтә ясый ■■ Гатар хатыннары татарнын шул ике хадимен сөяргә тиешлеләр иде», ли. Менә бу монаказә (каршылык) белән Фатыйма характерындагы цельность үзеннән-үзе җимерелә. Сөю андый нәрсә түгел Нигә тегене сөймисен, ник моны сөясен дигән игътираз (кире кагу, каршы төшү) бу—сөю психологиясен бик аз гына аңлаучылар кашында көлкедер Моны үз алдында ни дәрәжәдә газап чиккән татар хадиме. Габдулланы сөя алмаган Фатыйма башка һәркемнән элек айларга тиеш иде Инде килик әсәрнең беренче яктан каралуы мөмкин булган кыйммәтенә—анын хәягган алынган бер тип бирә алып алмавы җәһәтенә! Тормыштан алынган тип димәк, ни димәктер9 Ин элек шуны хәтергә төшерик Алыйк берничә мисал менә татар шәкерте, татар мулласы, татар сәүдәгәре бар Тагар шәкерте, яки татар сәүдәгәре эчендә бик наданы, галимрәге. бик бас. бәхетлесе, бәхстсезе булырга мөмкин Аларнын һәрбер кешесе—үзенә бер хәят, аерым бер шәхес. Ләкин язмышлары тәэсире белән шул бер сыйныфта төрле «аерым шәхесләр«нен һәммәсе, һичбулмаса кубе арасында уртак булган сыйфатлар бар Мөхәррир бер шәхесне, мәсәлән, бер Габдулланы ала да анын шәхси хәяты эчендә бөтен сыйныфына гам (уртак) булып шәкертлегеннән яки сәүдәгәрлегеннән килгән сыйнфый язмыш, сыйнфый сыйфа)ларын тәжәссем иттерә (гәүдәләндерә). Сәүдәгәр сыйнфынын шәхесендә без анын болен сыйныфына гам булган язмыш вә сыйфатларны табабыз Менә шулай эшләнсә, аны әдәби галәмдә тип дип атыйлар Мөгаллимәләр—бездә яңа туып килгән бер сыйныф Алар арасында төрле кешеләр булыр Бер-беренә бөтенләй башка характерлар да очрар Ләкин татар хәятынын мөгаллимә сыйфаты белән мәйданга чыккан хатын-кызларга үэеннән- үзе тудырган бер я >мыш шул мөгаллимәләрнең мөгаллимә булучылык җәһәтеннән килгән бик күн сыйнфый хасиятләре бар. Алар сыйныфташлары мөгаллимнәр мәхкүм булган (дучар булган) күп авырлыкларны кичерәләр Ләкин бик күп турыда мөгаллимә язмышы тагы мөшкелрәк Начармы, яхшымы һәрхәлдә мөгаллимнәр чыгара торган, халык кашында бераз инабәт (ышаныч) казанган мәдрәсәләр бар. Алар Духовное собранного кереп имтихан да ала алалар. Мөгаллимәгә исә берсе дә юк Ул гыйлемгә сусаган Анын яше үтүенә карамыйча тәгълим вә тәрбия бабында (мәсьәлә) бернәрсә аласы, мөмкин кадәр яхшырак мөгаллимә буласы ки ы Мона махсус һич гыйлем йорты булмаганга. Уфадамы. Бубидамы башка бер җирдәме җәйге курслар игълан кылына икән. алар, аталарының. ирләренсн каһәренә карамыйча, ярлылыкларына да илтифат итмичә, ерак җирләргә—шул курслар бар дигән шәһәрләргә груһ-груһ (төрксм-төркем) агылалар Анда ул мен киан белән яши Өстәвенә кара халыктан мен төрле төһмәтләр (яла ягу) ишетә Ул ана да карамый, һаман юлында бара koi җитә Инде урын кирәк. Ел тәүлеге унике ай Ана урын чыга калса, биш ай ач үлмәслек мәгаш (хезмәт хакы» бирәләр- Калган жиде айны ни белән киченергә? Житмәсә барган жирендә шәһадәтнамә сорап җәфалыйлар Духовное собрание a lapuu «Сез хатыннар», дип. үзенең ишегеннән дә кертми Ләкин бунын һичбере аларны туктата алмый Татар хәятында табигый, хәтта зарури бу пан шу I авыр язмышны күрә торып, алар һаман шул мөгаллимәлеккә ташлана, л тарный сафы кинәя саннары арга бара Ләкин мона карап аларнын язмышы рәхимне арттырмый Бу язмышнын парла тудырган аерым психологиясе. аерым сыйфатлары бар Әдәбият галәмендә «мөгаллимә» лигәч менә шул Я1мышнын эчендә яшәгән туташлар хәтергә килде Шул авыр язмыш эчендә яшәп тә үэснен гадәттән тыш истигъдалы ( COIOIIVICK) сәбәпле башкалардан алга чыккан мөгалимәләрдән берсе язган мәктүбендә мөгаллим.», ICKHCH дүртенче елында яна урынга баргач, алган беренче гәэснрен менә ничек тасвир итә —Җитмеш бала. Тавык көтүе кебек, мәктәпкә көрт жырып барып кергәч, бинаның тәбәнәклегеннән, идәндә чабып йөргән зур-зур күселәрдән, почмакларны каплаган үрмәкүч ояларыннан йөрәгем ярыла язды. Мең бәла белән дәрес башладым. Җитмеш балага бер үзем. Мәктәпкә сыя алмыйлар. Бүген Маһирәнең әнисе килеп: —Маржа кебек, акча алып укыткан буласың, кичә кызым яңа гына тегеп кидергән күлмәген жыртып кайтты, шуны да карамагач, син кем ул чакле,—дип, чәрелдәп чыгып китте. Иртәгә Гайни карчык: —Минем балама сурәтле нәрсәләр биргәнсең,—дип, кызын алып китәчәк. Хәзрәткә бу хакларда киңәшәчәк булып намаздан кайтышында урамнан туктатсам, ул миннән кача (диккать итегез, мөгаллимә түгел, хәзрәт кача), аптырагач, хәзрәткә хат белән яздым. Менә тагын бәла, абыйстай минем хатны сизгән дә хәзрәт белән икемезнең өстемезгә дөнья афәтләре куптармасынмы! Бу хәбәр ни арада халыкка да таралып өлгергән. Бөтен авылда: —Хәзрәт мөгаллимәне икенче хатынлыкка ала имеш,—дип сүз чыгарганнар. Җитмәсә тагы авыл егетләре йөрегән юлыма яшелле, күкле хатлар ташлап: «Ялгызсың, эчен пошадыр, мине чакырт»,—дип, жаныма тияләр...» Бу бер мөгаллимәнең зары. Бу һәм киң Татарстанга чәчелгән ул яңа сыйныфның уртак язмышыдыр да. Соңгы дәвердәге әсәрләре белән бытописатель булып күренгән Исхакый әфәнденең «Мөгаллимә» дигәне игълан кылынгач, хәят белән реаль әдәбият арасындагы мөнәсәбәтне аңлаган һәркем, әлбәттә, әсәрдә шул яна сыйныфның мөгаллимәлек-ләреннән туган язмышы, шул язмышның тудырган сыйнфый сыйфатлары, ягъни татар хәятында бар булган мөгаллимә тибы күрсәтелгән дип уйлады, шулай уйлаганнардыр, шулай көткәннәрдер. Ләкин боларның һәммәсе бушка чыкты. Пьесада күп нәрсә, күп нотыклар, озын-озын хатлар бардыр. Ләкин күпчелегенең язмышы шул югарыча булган татар мөгаллимәсе тибы юк. Мөхәррир әфәнде мөгаллимәләрнең хәятын, табигый вә гади язмышларын тасвир итеп, укучыларны алар хакында уйларга мәжбүр итәчәк бернәрсә бирү кайда, хакыйкый мөгаллимә язмышына гаид (бәйләнешле) бер ишарә дә юк. Фатыйма трагедиясе бәлки дөньяда бардыр, ләкин ул трагедия татар мөгаллимәсенең типичный трагедиясе түгел. Пьесада Фатыйманың мөгаллимә сурәтендә күренеп, Габдулла белән янәшә яшәве, кулына дәфтәр тотуы—бар да иттифакый (очраклы) эшләр. Фатыйманың төп трагедиясенең боларга һичбер төрле мөнәсәбәте, бәйләнеше юк. Ул кемнедер сөйгәнме, шуның өчен Себергә киткәнме—болар анын мөгаллимәлек язмышыннан туган, димәк, типичный булган хәле түгел. Татар хәятының мөгаллимәләргә хәзерләгән язмышы әнә шул югаргы, мөгаллимә диелгәч шул авыр язмышның әдәби бер типта тәжәссем итгерелүе көтелә. Бу һәм әдәбиятның вазифасы да. «Мөгаллимә» исеме астында мондый бернәрсә тәкъдим итүне мин авыр язмышлы мөгаллимәләр сыйныфына каршы җинаять дип беләм. Чөнки бу хакыйкать, хәлне яшерү була. Моны укыгач, моны сәхнәдә күргәч, мөгаллимәләрнең хакыйкый язмышлары аз гына булса да күз алдында югалып, бер төрлеләренең алдануына, мөгаллимәләр турында көн-төн уйларга вә эшләргә тиеш башларының йоклавына сәбәп була. Чөнки Фатыймада мөгаллимәлекнең авыр язмышы аз гына да күрсәтелмәгән, ишарә генә дә ясалмаган. Мөхәррир йә матур мәгънәле хыял язсын, яки үзенең тугры тасвиры белән тормышның авыр җәрәхәтләреннән берен укучы алдына ачып салып, халыкны шул хакта уйларга, авыр язмышны җиңеләйтү турында чаралар күрә башларга, һич булмаса, шуны бер мәсьәлә итеп мәйданга салырга мәҗбүр итсен! Әдәбияттагы реализмнын бердәнбер әһәмияте фәкать шул ноктадандыр Пьесаның бу ягына озаграк туктау—шул авыр язмышлы иптәшләремезнен хакыйкый хәятлары, авыр көннәре үзенен бөтен күнелсез яклары белән халыкка күренеп, җиңеләйтү хакында бер чара күрә башлауга бундый әсәрләрнең вакытлы булса да бер пәрдә булып тору ихтималларын бетерү өчендер, «Мөгаллимә»—укып жуаныр өчен күңелле бер әсәр. Әмма әдәби вә иҗтимагый кыйммәте (хәятнын көзгесе була алмаганга) нольгә якын Пушкинның мәшһүр бер сүзе бар, ул: —Әсәрне, мөхәррирне тәнкыйть өчен иң элек аның үзенен әдәбиятта нинди кануннарны рәһбәр итә (юл күрсәтүче итә) икәнен белергә, сонра шул кануннар мизаны (бизмән) белән үлчәргә кирәк,—ди. Исхакый әфәнде күп урында: тормыштан алу, тормыштан алу, тормыштан алу дип тәкрар кылды. Мәрхүм Сәйдәш бабайның, мәрхүм «Бәянел-хак» гәзитәсенлә Ярулла әлВәлинең «Жанлы женаза»сы хакында язган бер тәнкыйтендә: —Әсәрләр мөхәррирнең рухыннан туган төп бер идеяне ифадәдән (аңлатып бирү) гыйбарәт булырга тиеш,—дигәнгә якын бер фикер әйтте «Мөгаллимә» мөнәсәбәте белән зиһенгә килгән бу мөляхәзәләр (фикер йөртү) башка һәр назариядән (караш) бигрәк, пьеса иясенең үзенең шул әдәби карашларын хәтергә алып язылдылар