Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКСАНЫНЧЫ ЕЛЛАР ӘДӘБИЯТЫ

Кешелек җәмгыяте өчен гаять мәгънәле дата—2000 нче ел якынлашып килә Бу дата тормышыбызның төрле тармаклары турында җитди уйлануларга этәрә, үткән чорга нәтиҗәләр ясауны, киләчәк елларга күз салуны сорый Шул уңайдан "Казан утлары” журналы редакциясе язучыларга һәм киң катлам укучыларга, әдәбият сөючеләргә гасырыбызны йомгаклаучы туксанынчы еллар әдәбияты турында түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итә: —Соңгы ун-унбиш елда басылган кайсы әсәрләрне (проза, поэзия, драматургия, публицистика) әдәбиятыбыз казанышы дип саныйсыз? Ни өчен? —Сезнеңчә, туксанынчы еллар татар әдәбиятында нинди уңай сыйфатлар бар? Ә кайсы яклар Сезгә ошап җитми? Киләсе гасырга Сез кайсы әсәрләрне алып керер идегез һәм татар әдәбиятында нинди сыйфатларның өстенлек алуын теләр идегез? —Әдипнең җәмгыятьтәге урынын киләсе гасырда ничек итеп күз алдына китерәсез? Рифат Сверигин: 1. Соңгы ун-унбиш елда әдәбиятыбызның казанышы дип санатырдай байтак кына әсәрләр ижат ителде Шуңа күрә, әдәбият ярлыланды, саекты дияргә жирлек юк сыман. Матур, зәвыклы, лтрән мәгънәле әсәрләрнең бүген дә язылып һәм басылып торган көне. Тик соңгы вакытта аларны табып алу, күрү-күрсәтә белү ягы шактый ук кыенлашты. Яңа әсәрләрнең чиксез ташкынында бүген «каймагы» да, «сөте» дә, «суы» да (суның да төрлесе була)—барысы бергә кушылып, аралашып ага. Бүген төп кыенлык сепаратор булмауда—ягъни әдәби тәнкыйть дигән нәрсәнең үз функцияләрен, вазифаларын башкарудан бөтенләй читләшүендә. Бүгенге әдәбиятның күпләргә тоташ бер соры, төссез масса кебегрәк күренүен шуның белән генә аңлатып була торгандыр Әмма, теләгәндә, бик яхшы әсәрләрне аерып алырга мөмкин. Ләкин шунысы бар: кичә начар язган кеше бүген кинәт кенә яхшы әсәр язып китерә алмый Чөнки әдәби әсәр ижат итү инде формалашкан шәхеснең таланты, гражданлык һәм кешелек дәрәжәсе белән бәйләнгән була. Шуңа күрә мин анкетадагы беренче сорау бераз үзгәртебрәк, борыбрак куелган тәкъдирдә жиңелрәк жавап бирер идем. «Кайсы әсәрләрне әдәбият казанышы дип саныйсыз?» дигән сорау «кемнәрнең әсәрләрен?» дип бирелгән очракта мәсәлән. Проза өлкәсендә берничә исемне атар идем. Бу исемлекнең иң өстенә башкалардан үзгәрәк әдип—Фәнис Яруллиниы куяр идем. Ни өчен үзгәрәк? Анын прозасын шигърияте белән бәйләнештә генә аңлап була. Шулай булгач, бу әдип турында сөйләгәндә үзәккә жанр мәсьәләләрен түгел, ә шәхес мәсьәләсен куярга кирәк Әдип һәрвакыт үзе булып—халык, милләт, жәмгыятебезне борчыган заман, тормыш проблемаларын йөрәге аша үткәрүче, кичерүче һәм сынмас, буйсынмас рухлы олы шәхес булып кала. Анын 1994-98 елларда дөнья күргән өч томлык сайланма әсәрләренең. «Серле дөнья». «Жан авазы». «Көн сулышы». «Яз гөлләре». «Көзге моң» исемле җыентыкларының әлегә бөтенләй өйрәнелмәгән, тикшерелмәгән гаять баи эегетик дөнья икәнлеген әдәби җәмәгатьчелек белми диярлек Күпләр, кызганычка каршы, бүген дә Фәнис Яруллинны шәхси фаҗигага юлыккан һәм шул турыда үзенен •Җилкәннәр жилдә сынала» повестен язып чыккан кеше дип кенә күз алдына китерәләр Ә мин аны заманыбызның актуальижтимагый-эстетик мәсьәләләрен кыю күгәрүче буларак. Лев Толстойларга тин олы зат дияр идем. Әмма җәмәгатьчелеккә, укучыларга моны исбат итеп бирәсе бар әле. Без күзәтә торган чорның тагын бер зур язучысы, атбәттә—Миргазыян Юныс Ул җәмгыятебез, илебез, милләтебез тәнендәге яра-жәрәхәтләрне тоз сибеп, дезинфекцияләп, начар җирләрен кисеп ташлап, хирургларча дәваламакчы була Тик тәненә пычак тидергәнне кем яратыр икән сон? Хакыйкатьне, күзенә карап, ярып салучыларны бүгенге заманда кемнәр үз итеп, күтәреп алыр 0 Уңай җавап табуы кыен Күрәсең, андыйлар булсалар да, бик аз очрыйлар. Авторның «Соңгы сулыш» исемле әсәре зур кыенлыклар белән генә дөнья күрде, башка хезмәтләре дә басыла алмыйча ята. Ә Миргазыян Юныс әдәбият дөньясында үтә дә хөр фикерле, югары хәзерлекле, тормышның һәм сәнгать-әдәбиятнын күп тарафларыннан яхшы хәбәрдар, кыю. гадел һәм дөреслекне, кемнең кем булуына карамастан, ярып әйтүдән курыкмый торган гали зат булып кала бирә. Әдәби җәмәгатьчелек М Юныс хезмәтләрен әлегә күрмәмешкә салыша Шулай да мин XXI гасырга аяк баскач, әдәби кыйммәтләрне яңадан барлау үткәрелер, объектив-гадел бәяләр бирелер һәм бу әдипне иң олы классик язучылар рәтенә кертерләр, әсәрләрендәге эстетик-ижтимагый хәзинәләрне бөртекләп өйрәнерләр дип ышанам Соңгы елларда гаять нәтиҗәле эшләп тә, иҗатының олылыгына туры килешле тирән, әтрафлы бәя алып җиткермәгән өченче зур әдип диеп, һичшиксез. Әхсән Баянны күрсәтергә кирәк. Әлбәттә, язучының олы гомер биеклеген —юбилеен җәмәгатьчелек матур гына билгеләп узды. Тик бу юлы сүз ул турыда бармый. борчыган нәрсә шул—әлегә бу әдипнең эшчәнлегсн интуитив, якынча һәм субъективрак бәяләүдән ары киткәнебез юк. Ә бит Әхсән Баянов—әдәбиятны һәм тормышны, чын сәнгать әһелләренә генә хас булганча, үзенчә, көтелмәгәнчә, яңача аңлаучылардан. Ул әдәби чараларның гел яңаларын, моңа кадәр күпләргә билгеле булмаганнарын. таушалмаганнарын кулланырга ярата Гомумән, бу әдипнең сәнгатьчә фикерләве башкаларның гадәтләнелгән. күнегелгән фикерләвеннән ике-өч баскычка өстәрәк тора, алданрак йөри Кая алай гына булсын! Хәтта махсус хәзерлекле әдәби тәнкыйть тә. үзенең исән һәм җитез чагында да. бу ачышлар артыннан өлгерә алмады, сш кына искергән, консерватив үлчәмнәр-бәяләмәләр белән мавыгып, үзе дә ялгышлар жибәргәләле. Ә Әхсан Баянов иҗатындагы проза, лирика һәм драма күренеш.тәренең үзенчәлекле үзара үрелеше, прозасындагы мәгънәле шигърият, әдәби детальләр һәм символларның функцияләре, әлегә башка бер язучыда да күренмәгән юмор бизәкләре, автобиографик жанр формасын үстерүгә керткән алеше—болар һәркайсы тәфсилле өйрәнүне, аңлатуны сорый. Менә монысы гасыр азагындагы әдәбиятның без әлегә кадәр күреп, аңлап, бәяләп җиткермәгән өченче энҗесе булды Әдәби эзләнүләр, ачышлар юлыннан нык атлап килүче прозаиклар турында сөйләгәндә Рафаэль Сибат исемен лә телгә алыйк. Анын • Исабәт» дип аталган романы соңгы елларның иң кызыклы ачышларыннан берсе булды Инде шактый ук тәжрибә туплаган бу әдип үз эзләнүләрен туктатмас, яңа. матур, мәгънәле әсәрләре белән гасыр бусагасыннан атлап керер дигән өметтә калабыз Олы әдипләрдән Әмирхан ага Еникинең «Кояш баер алдыннан» әсәре. Нурихан Фәттахның үзе генә белгән һәм тапкан юлдагы махсус һәм максатчан эзләнү тәре, мәрхүм Мөхәммәт Мөһдиевнен повестьлары һәм романнары тәмамланып китүче бу гасыр ахырыңдагы татар әдәбиятының ин гүзәл казанышлары дип аталырга хаклылар Соңгы 15 елда шулай ук Нәбирә Гыйматдинова. Мәгъсум Хуҗин кебек язучыларның үз иҗат йөзләре, стильләре, юнәлешләре ачыкланды һәм өр-яңа төсләр белән балкыды 2. Туксанынчы еллар әдәбиятындагы ин уңай, күркәм күренешләр дип түбәндәгеләрне саныйм: — ил, милләт, кешелек язмышы өчен борчылып яшәү гаме белән сугарылган әсәрләрнең дөньяга килүе; — тирән эчтәлекле, мәгънәле, тыгыз фикерле әсәрләр язылу; — яна әдәби табышларга, ачышларга бай, мул хисле әсәрләрнең ижат ителүе Мондый уңай сыйфатлар чагылган әсәрләрне анкетаның беренче пунктында исемнәре аталган әдипләр ижат итте. Ә ошап җитмәгән яклар: укучының зәвыгын үстермичә, киресенчә, мин- минлеккә. тупаслыкка, битарафлыкка, зәвыксызлыкка өйрәтә, чакыра торган яисә һәркемгә күптән мәгълүм булган гомуми әйберләрне зур ачыш рәвешеңдә купшы, ясалма фразалардан корамалаштырып әсәр дип тәкъдим итү Мисалларын китереп тормыйм, кызганычка каршы, түбән зәвыклы, дөресрәге зәвыксыз әсәрләргә вакытлы матбугат, нәшриятлар бик зур урын бирәләр. Акчасын түләсәләр, һәр нәрсәне әдәбият дип атап, матбугатта бастыру заманасы килде. Бу—әлегә нәкъ менә туксанынчы елларга гына хас күренеш. Ана кадәр гасыр дәвамында, мондый хәлнен күренгәне юк иде Киләсе гасырда да ул булмасын иде. 3. Әдип җәмгыятьтә үзенә тиешле урын алсын өчен, ул, ин беренче нәүбәттә, үзе намуслы, гадел, иманлы булырга, үзем өчен дип түгел, ә халкым, милләтем, хаклык өчен дип эшләргә һәм яшәргә тиеш. Икейөзлелек, әдәбият мәйданын үз-үзеңә карьера, реклама сыйфатында файдалану күренешләре алдагы гасырда юкка чыксын иде. Ә мона, чын тәнкыйть үз урынына кайтарылмаса, ирешү бөтенләй мөмкин түгел.