Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ ТӨЗЕЛСӘМЕ?!

.. азиз халкынын яшәү рәвешенә даимән яктылык сирпеп. анын рухи сәламәтлеген, акыл көчен һәм хис-тойгы байлыгын гәүдәләндереп торган шәхесләр була. Андый асыл затларга ихласи мәхәббәт гомер сулары агу белән дә сүнми, тормыш юллары, ижат эшчәнлекләре белән кызыксыну, аларны тулырак, тирәнрәк аңларга теләү бервакытта да кимеми. Мондый төр ихтыяҗны ничек канәгатьләндерергә сон’’ Теге яки бу жанрдагы әдәби әсәрләр, аерым проблемаларны үзәккә куйган, монографик характердагы фәнни һәм фәннипопуляр хезмәтләр генә укучы күнелендә туган һәм туачак төрле-төрле сорауларга җавап биреп бетерә алмый Әйтергә кирәк, әлеге ситуациядән чыгу юлы инде табылган, бу— энциклопедияләр, энциклопедик сүзлек- белешмәләр төзеп бастыру Сонгы ике-өч гасыр эчендә күп илләрдә, шул исәптән Россиядә дә. андый китаплар бертомлык булып та. күптомлыклар булып та нәшер ителә тора Якын заманда. 70—80 елларда, хәзер Бәйсез дәүләтләр берлегенә кергән илләрдә дә үз халыкларының бөек язучыларына багышланган энциклопедияләр дә төзетә һәм дөньяга чыга башлады Мәсәлән. Украинада Шевченко сүзлеге. Казакъстанда Абай энциклопедиясе дөньяга чытып өлгерлеләрдә инде Кайбер мәгълүматларга караганда. Низами, Нәвоиларга багышланганнары да чыгып килә. Бездә дә Тукаебызның «шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән- гомер юлын, гаять бай эчтәлекле ижат мирасын, халкыбыз күнелендә сүнмәс йолдыз булып яшөвен чагылдыра алган махсус энциклопедия (энциклопедик сүзлек-белешмә) төзү мәсьәләсе күптәннән күтәрелеп килә 80 елларда Әбрар Кәримуллин. Нил Юзисвләр. соңрак Флүн Мусин гыйльми көчләребезнен бу әһәмиятле, әмма авыр, катлаулы эшкә жин сызганып тотынырга тиешлекләрен әйтеп чыктылар. Тик Татарстаныбызның суверенитеты игълан ителеп, бераздан исә үз Фәннәр академиясе гамәлгә куелгач кына, мондый персональ энциклопедияне төзү буенча беренче адымнар ясала башлады. 1993 елда Фәннәр академиясе Президенты Мансур Хәсәнов һәм академиянен гуманитар фәннәр бүлеге академик-сскретарс Мирфатыйх Зәкиен күрсәтмәсе нигезендә Нил Юзиев җитәкчелегендә бер төркем әдәбият галимнәреннән вакытлы хезмәт төркеме оештырылган иде Вакыт-вакыт эшләп алып кына булса да. 1996 елнын ахырына Н. Юзиев. М Әхмәтжанов. Р Ганиева. Ф Яхнн һәм 3 Рәмиевләрдән торган бу төркем әлеге энциклопедик сүзлектә урын алырга тиешле табылган мәкалә һәм белешмәләрнең исемлеген төзүне тәмамлады Танылган әдәбият галиме. Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Нил Гафур улы Юзисвнен 1996 елның сентябрендә дөньядан китүе, билгеле инде, бу эшне дәвам иттерүне кыенлаштырды Шулай да 1997 елда энциклопедик сүзлекнең исемлеген яна материаллар исәбенә тагын да тулыландыра төшеп. Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Азат Әхмәдуглин һәм бу юлларнын авторы тарафыннан редакцияләп бастырып чыгарыр! а мөмкин булды Шулай итеп, Тукай персональ энциклопедиясен төзүнең ин беренче, чагыштырмача жинелрәк этабы тәмамланды дияргә ярый Хәер, эш барышында бу исемлеккә шактый өстәмәләр, төзәтмәләр кертелер Хәзер инде ботен гыйльми көчләрне бергә туплап энциклопедияне әзерләүнең гаять тә җаваплы дәверен әлеге исемлектә исемнәре һәм күләмнәре (шулай ук иллюстрация яисә портрет бирү очраклары да) күрсәтелгән 3000 мәкалә һәм белешмәләрнең үзгәрен язу эшен башлап жибәрү кирәк Энциклопедияләргә ягунын төп үзенчәлеге шунда андагы мәкалә һәм белешмәләр кыска күләмле, җыйнак, шул ук вакытта фикергә бай. тыгыз эчтәлекле бу гырга тиеш Габдулла Тукай энциклопедик сүзлек-белешмәсен төзүдә төп максат шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен, ижат мирасын, традицияләрен герле яклап өйрәнүдәге Г казанышларны системага салып чагылдыру, дип уйлыйм. Гомум күләме 100 басма табак тәшкил итәр дип уйланылган сүзлек-белешмәнен якынча 15 табагында, ягъни 360 битендә. Тукайның тормыш һәм ижат хроникасы (кыскача), иң мөһим гыйльми әдәбият исемлеге, шигырь һәм поэмаларында кулланылган рифмалар сүзлеге. Тукай теленең ешлык сүзлеге урын алыр дип фараз ителә. Бу зур хезмәтнең 85 табагын, гадәти китап битенә күчереп хисапласак. 1300 битен, энциклопедик сүзлек-белешмәнен төп өлешен тәшкил итүче мәкалә-белешмәләр биләячәк. Берничә сүз белән аларнын нинди эчтәлеккә ия булачагы, үзәккә нинди тема, нинди проблема куелырга тиешлеге турында әйтеп китик. Исемлектән күренгәнчә, бар биреләчәк материал сигез тематик төркемне (юнәлешне) тәшкил итә. Болар арасында иң күләмлесе—билгеле инде. Тукайның үз әсәрләре турындагы мәкалә һәм белешмәләрдән торачак беренче юнәлеш. Җиде-сигез елдан артмаган ижат гомерендә ул 400 ләп шигырь, баллада, поэма. 350 ләп фельетон, публицистик мәкалә, әдәби тәнкыйть язмасы, рецензия, балалар өчен прозадагы миниатюра язып бастыра. Аларнын гомуми саны, бүгенгә жыелган мәгълүматлар буенча, шулай итеп. 750 гә житә. Берара Тукай әсәре сыйфатында басылып йөртелеп тә. ахыр чиктә аныкы булып чыкмаганнар турысында да. Тукайга нисбәт ителеп кенә йөртелә торган текстлар хакында да сүз әйтелергә тиештер. Тукай әсәрләренә карата фәнни фикер 1910—1980 еллар арасында татар әдәбияты тарихын тикшергән хезмәтләрдә булсын, шигърият, проза, публицистика, сатира һәм юмор, балалар әдәбияты журналистика өлкәсендәге тикшеренүләрдә булсын, күп әйтелде, күп язылды. Билгеле ки. энциклопедиягә керәсе мәкалә-белешмәләр шактый дәрәжәдә боларда тупланган бай фикри һәм фактик материалга нигезләнеп язылачак. Әмма шунысы да бар, Тукай ижатын без төрле заманда төрлечәрәк кабул иттек. Хәзер исә бөтенләй яна дәвергә аяк бастык шикелле. Өстә, баш очында идеология кылычы тормый. Димәк. Тукай феноменының асылына якынаю мөмкинлеге бар. Эзлән, тикшер, тирәнлеген ачарга омтыл. Әйе. энциклопедиягә керәсе мәкаләбелешмәләрне язу—ул электә әйтелгән, заманасы өчен шактый кыю, дәлилле булып күренгән фикерләрне, фәнни фикер-концепцияләрне эзләп табып, бер тирәгә жыйнап бирүгә генә кайтып калмастыр, һәр мәкалә-белешмә Тукай әсәрләренә яңача караш белән үтәдән-үтә сугарылуга ирешү—аларны язучы автор-тикшеренүчеләрнен, галимнәрнең намус эше. Мондый мәкаләләрдә сүз әсәрләрнең ижтимагый тормыш, реаль чынбарлык белән бәйләнешен чагылдырган аерым сурәтләр, образлар, детальләр турында гына бармаска, аларнын сюжеткомпозициясенә. поэтикасына, сәнгати эшләнешенә кагылышлы гомумиләштерелгән күзәтүләр дә урын алырга тиешледер. Аларда шулай ук әсәрнең кулъязмасы, автографлары, беренче мәртәбә басылышы, язылу вакыты турында да мәгълүматлар китерелә, әсәрләрне музыкага салган композиторлар, яисә иллюстрацияләгән рәссамнарның исемлеге бирелә. Икенче тематик төркемгә керәсе мәкаләләрдә Тукай ижаты әдәбият теориясенә, ижтимагый фикер тарихына караган проблемалар яктылыгында (һәрбер әсәре аерым- аерым түгел), гомумән алып тикшереләчәк. Аларнын саны—әлегә 140 данә чамасында. Кайберләре, мәсәлән, «Җырлар», «Реализм һәм романтизм». «Поэзия». «Эстетик идеал» кебек аерата житди проблемаларны яктыртасы мәкаләләр чагыштырмача зуррак мәйдан сорый (якынча өчәр битле). Өченче. «Туганнары, дуслары, замандашлары» дип исемләнгән тематик төркемгә караган мәкалә һәм белешмәләрне язу да. моңа кадәр тупланган фактик материалны чагылдыру белән генә канәгатьләнмичә, күптөрле эзләнүләр алып баруны таләп итә. Чөнки сөекле шагыйребезнең замандашлары, туганнары, дуслары белән мөнәсәбәтләрендә ак таплар, томанлы урыннар, ачыклауга мохтаж моментлар бар әле. Әйе. бу төркемдәге язмалар бик күп фактик мәгълүматларга таянып кына тудырыла ала. Аларда Тукайның башка шәхесләр белән төрле-төрле характердагы һәм катлаулы багьланыш- ларын. гасыр башында яшәгән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен уңга-сулга тайпылмыйча, шомартмыйча, шәхесләрне кимсетмичә аңлату кирәк. Бүгенге көнгә жыелган мәгълүматлар буенча (билгеле ки. алар эш барышында тагын да тулылана төшәр) мондый төр мәкаләләрнең саны 400 гә житә яза. Чама белән шул ук сандагы мәкаләләрдә—дүртенче бүлектә Тукайның меңъеллык татар әдәбияты тарихында урын алган әдипләр—шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицистлар белән бәйләнешләре ачылачак. Шулай ук шагыйрьнең әсәрләре нәшер ТУКАЙ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ ТӨЗЕЛСӘМЕ*-185 ителгән, яисә анын тормышы, ижаты. башка әдәбиятларга, ижат әһелләренә йогынтысы хакында төрле рухтагы язмаларны урнаштырган газета һәм журналлар. китаплары чыккан нәшриятләр дә игътибардан читтә калмастыр Татар әдибе турындагы мәкалә ижатынын күпкырлылыгына, байлыгына, сәнгати дәрәжәсенә карап түгел, бәлки Тукайга бәйлелек дәрәжәсенә карап языла, анын күләмен дә бары тик шул нәрсәбилгели Сүздә юк. Ф Әмирхан. М Гафури. С. Рәмиев. 3 Бәшири. С Хәким. Н Исәнбәт. Г Ахуновлар ижатында Тукай белән бәйләнешле яклар шактый күп. шуна күрә алар турындагы мәкаләләр икешәр-өчәр битле үк булачак Исемлекнең бишенче бүлеге «Тукай һәм татардан тыш дөнья» дип исемләнгән һәм ул 250 мәкалә атамасын эченә алган. Бу тематик юнәлештәге материалларда Тукай әсәрләрен башка милли телләрдә, мәсәлән, рус. башкорт, казакъ, үзбәк, әзербайжан. төрек, чуваш, мари, каракалпак, украин, уйгыр, комыкча яңгыраткан гәржемәчеләргә. бу милләтләрнең Тукай тормышы, ижаты. традицияләре турында әдәби әсәрләр, фәнни хезмәтләр, фәнни-популяр мәкаләләр бастырган язучылары, галимнәре, жәмәгать эшлеклсләренә лаеклы бәя бирелер дип уйланыла Тукайның тәржемәи хәле, әсәрләре, ижтимагый эшчәнлеге. Тукай образы татар сәнгатенең барлык төрләрендә, жанрларында (музыка, балет, опера, концерт, рәссамлык, театр, кино, телевидение, курчак театры, мультипликация) чагылыш тапты Энциклопедик хезмәттә сәнгатькярләребезнен бу юнәлешләрдәге ижат жимешләре турында да житд и сүз алып барылачак. «Габдулла Кариен». «Сәхипҗамал Гыйззәтуллина- Волжская». «Бакый Урманче». «Фәйзрахман Әмннев». «Салих Сәйдәшен». «Тукай һәм музыка» кебек мәкаләләрне язу өчен фактик мәгълүматлар шактый бай Гомумиләштереп бирү өчен таяныч булырдай фикерләр, күзәтүләр дә фәнни әдәбиятта беркадәр тупланган инде Татарстанда. РоссиядәТукаЙнынтормышы. ижатэшчәнлеге белән бәйле жиртәр. төбәкләр турында бер сүз лә дәшми узу мөмкинме сон'” Казан артынын Кушлавыч. Саена пучинкәсс. Өчиле. Кырлай кебек авылларында. Жаек. Казан. Петербург. Уфа, Әстерхан. Мәкәржәләрдә Тукайның булуын, гомер юллары узуын, алзрнын шагыйрь ижатында үзенчәлекле төсмерләрдә чагылышын күрсәтү энциклопедик хезмәттә үзеннән - үзе соралып тора Шулай ук әсәрләрендә теге яки бу очрак белән телгә алынган географик объектларга кыйтгалар, илләр, мәмләкәтләр, шәһәрләр, авыллар, төбәкләр, елгаларга нәкъ менә Тукай күзаллавыннан чыгып бәя бирү кирәк, монын ише мәкаләләрдә аларны телгә алунын рәвеше, сәбәбе ачыла күрсен иде Энциклопедик сүзлек белешмәгә керәсе 380 мәкаләдә шагыйребезнең гәржемәи хәлен, ижади һәм ижтимагый эшчәнлеген өйрәнүнең торышына кагылышлы материал лар. фикерләр тәфтишләнәчәк. бу эшкә хәл кадәренчә өлеш керткән галимнәр, язучылар, тәржемәчеләрнең хезмәтләренә, гамәлләренә бәя биреләчәк Тукайның кыска гына ижат гомерендә төрле-төрле жанрдагы әсәрләрен бастырган чакта бик күп-70 ләп имза кулланганлыгы мәгълүм Аларнын һәрберсе хакында да энциклопедиядә сүз булыр Кабатлап әйтәбез, бу зур. фундаменталь хезмәттә аерым шәхесләрнең (Тукай туганнарыннан тыш) биографияләре бирелми, бары тик реаль тормышта нинди һөнәр иясе, белгеч буларак урын алганлыгы гына бер-ике сүз белән генә хәбәр ителә (әдип, язучы, журналист, композитор, рәссам, әдәбиятчы-галнм. тарихчы, дин эшлсклесс һ 6 ш ) Мәкаләләрдә атаклы, күренекле, мәшһүр, танылган, бөек кебек эпитетлар кулланыла калса, субъектик моментлар урын алыр иде. шунлыктан анын ише бәяләмәләрдән баш тартырга туры килә Премияләр, орденнар, медальләр белән бүләкләнү, мактаулы исемнәр бирелү да искә алынмаячак. Бары тик шагыйребезнең үз исемен йөрткән премиягә-Тукай бүләгенә лаек булуга гына игътибар ителергә тиешле кебек һәр мәкалә һәм белешмәнең азагында аларда яктыртыла торган проблемага, вакыйгага яисә шәхес эшчәнлегенә кагылышты фәнни әдәбият исемлеге дә китереләчәк Милли жанлы бер генә татар кешесен дә Тукаебызга багышланган энциклопедияне төзү эше кызыксындырмый калмас Фәнни оешмаларда, югары уку йортларында гуманитар гыйлемнәрнең төрле тармакларында, юнәлешләрендә житди. бик мөһим тикшеренүләр белән мәшгуль галимнәребез исә беек ша!ыйребезне -шәхесен, иҗатын ихтирам итү 1әрен сүздә генә түгел, бәлки шушы энциклопедияне гамәлгә куюга актив катнашулары белән дә расларлар дип уйларга кирәк