Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘННӘРДӘН САБАК АЛЫЙК

РУСЛАР ӨЧЕН ОЕШТЫРЫЛГАН ТАТАР ТЕЛЕ КУРСЛАРЫ ТАРИХЫННАН 1992 елда кабул ителгән «Татарстан халыклары телләре турында»гы закон нигезендә, татар теле рус теле белән бер дәрәжәдә дәүләт теле булып игълан ителде Халкыбыз өчен гаять әһәмиятле әлеге вакыйгадан сон жиденче елыбызны яшибез. Бер караганда. Закон үтәлә дә кебек: татар гимназияләре, көллиятләре, балалар бакчалары ачылды, югары уку йортларында татар группалары барлыкка килде, мәктәпләрдә татар теле дәресләре күбәйтелде, төрле оешмаларда татар теле курслары эшли башлады... Болар барысы да — бик куанычлы һәм күптән көтелгән хәлләр Ләкин татар телен чын мәгънәсендә дәүләт теле итә алдык дип әйтергә әле бик ерак, чөнки алда саналган эшләрнең кайберләре, зур күтәренкелек белән башланса да, авырлыклар алдында туктап кала, яисә формаль рәвештә, күз буяу өчен генә эшләнә.. Бу мәкаләдә безнең максатыбыз — татар телен гамәлгә кую эшенең хәзерге вакытта гаять зур авырлык белән баруын, гаепле оешмаларны яки житәкчеләрне тәнкыйтьләү түгел, бары тик узган тарихыбызга күз ташлап, хәзерге чорга охшаш күренешләрне эзләп табу, алардан үрнәк яки сабак алырга тырышу. Тагын да төгәлрәк әйткәндә, без, Татарстан республикасының Милли архив материалларына таянып, 20-30 еллардагы татар теле курсларының эшчәнлегенә тукталырбыз. Әйе.бу өлкәдә уңышсыз тәжрибә тарихыбызда булган инде 1921 елның 25 июнендә татар телен рус теле белән бер дәрәжәдә дәүләт теле итеп игълан иткән Декретка кадәр үк, шул ук елнын 24 маенда Татарстан Халык комиссарлары Советы (СНК) президиумы утырышында Мәгариф комиссариатына өч атна эчендә татар теле курслары ачарга тәкъдим ителә (Татарстан республикасында тел сәясәте Документлар һәм материаллар (20- 30 еллар). - Казан: Мәгариф, 1998. - 207 б.). 25 июньдәге Декретның 4 малдәсендә дә теләгән хезмәткәрләр өчен татар теле курслары оештыру турында сүз бара. (Сборник Декретов, Постановлении, важнейших Циркуляров и других материалов в области РТЯ - Казань: Изд. ЦК по РТЯ, 1925. - 88 с.). Шул вакыттан алып Татарстанның күпчелек үзәк оешмаларында, Халык комиссариатларында һәм кантоннарда рус хезмәткәрләрен татар теленә өйрәтү курстүгәрәкләре оештырыла башлый. 1923-1924 елларда бу эш аеруча жанлана (Отчет ЦИК и СНК ТССР к 5-му съезду Советов - Казань: Изд. ЦИК и СНК. 1925. - 310 с.). 1924 елнын 23 декабрендә Татар телен гамәлгә кую Үзәк Комиссиясе (ТТГК ҮК) тарафыннан татар теле курс-түгәрәкләренең төп нигезләре игълан ителә. Курсларны оештыру эше баштарак, бигрәк тә 1921 елгы беренче декрет һәм карарларда Мәгариф комиссариатына тапшырылган булса, соңрак исә бу эш белән гомуми идарә итү вазифасын Казандагы ТТТК Үзәк Комиссиясе башкара. Курс-түгәрәкләр учреждение, предприятие хезмәткәрләрен татар сөйләм теленә, язарга, укырга, эш башкарырга һәм, гомумән, татар телендә телдән дә, язмача да үз фикерләреңне иркен бирә алуга өйрәтү максатында төзеләләр. Дәресләрдә сөйләшү методы өстенлек алып торырга һәм оешма юнәлешендә эш алып барылырга тиеш була. Тиз вакыт эчендә һәм артык көч түкмичә генә татар теле өйрәнү теләге белән килгән рус хезмәткәрләре, билгеле инде, беренче авырлыклар алдында ук аптырап калалар. Үзәк Комиссиянең түбәндәге аңлатмасы андыйларга бик яхшы жавап була алыр иде: «Татар теле дәресләре, түгәрәк утырышларында атнага 3-4 сәгать шөгыльләнеп, бу дәресләр күпме генә дәвам итсәләр дә. бөтенләй таныш булмаган телне практик максатларда куллана алырлык дәрәҗәдә өйрәнү һич мөмкин түгел. Татар теле — өйрәнү өчен бик ансат тел. ләкин бу рәвешле аны да өйрәнеп булмый Бу курс-түгөрәкләр бары тик берникадәр күләмдәге сүзләр, аларнын дөрес әйтелеше, фразаларның дөрес конструкциясе, телнең грамматикасы, шулай ук язу. уку һәм эш алып барунын трафарет формалары белән таныштыру өчен генә хезмәт итә алалар Сөйләшә алуга килгәндә исә. бу бары тик телне игътибар белән, дәвамлы рәвештә һәм тырышып, баш күгәрмичә өйрәнгәндә, шактый күп практика һәм сөйләшү, уку һәм язу булганда гына мөмкин Шуна күрә тел белән гамәли яктан танышу тынлаучыны'1 үзендә житди теләк, вакыт һәм тел өйрәнү өчен шартлар булганда гына мөмкин Киресенчә булганда, сш күзәтелгәнчә, бу түгәрәкләр бары тик вакытны һәм акчаны бушка туздыру булып кына калалар* Шуның нәтижәсе буларак. Комиссия фикеренчә. татар телен өйрәнү һәм курсларга йөрү беркем өчен дә мәжбүри рәвештә үткәрелә алмый Курслар житди теләк һәм татар теленә өйрәнү мөмкинлегенә ия кешеләргә ярдәм итү өчен генә оештырылырга тиеш була Ләкин, кагыйдә буенча шулай булса да. рус хезмәткәрләренең татар телен өйрәнүгә бик салкын карауларын күреп, кайбер комиссариат һәм оешмалар татар теле өйрәнүне мәжбүри итеп куялар Мәсәлән. Күн тресты (Таткожтрссг) 1924 елның 31 январендә шундый боерык чыгара «Игътибарга алынмаслык сәбәпләр белән курсларга йөрмәгән хезмәткәрләргә жәза биреләчәк беренче тапкыр дәрес калдырган өчен — каты шелтә, икенче тапкыр — бер көнлек хезмәт хакын Кызыл һава флоты файдасына алып калу, өченче тапкыр — Татарстан үзәк башкарма комитеты (ТҮБК) карарына буйсынмаган өчен, бу хезмәткәрне эшеннән азат итү хакында трест идарәсенә һәм профсоюзга мөрәжәгатъ итү* Трестта эшләүче һәм татар теле курсларына мәжбүри рәвештә йөрергә тиешле 68 кеше исемлеген китереп. Күн тресты тагын икс боерык чыгара Эчке эшләр комиссариаты шулай ук 1924 елда барлык хезмәткәрләрнең дә мәжбүри рәвештә татар теле өйрәнергә тиешлеге, начар йөргәннәргә эштән азаг итүгә кадәр дәрәжәдә административ жәза биреләчәге турында боерык игълан игә Болардан тыш. Хезмәт комиссариты һәм Мәркәз ветеринария идарәсе дә хезмәткәрләр өчен татар теле курсларын мәжбүри итеп куялар Бары административ чаралар ярдәмендә генә зур уңышларга ирешеп булмаячагы ачык аңлашылса ла. шунысы кызык Үзәк Комиссиягә бирелгән мәгълүматларда нәкъ шул комиссариат һәм оешмалар хезмәткәрләргә татар теле өйрәтү буенча чагыштырмача алгырак сафта торалар Шулай ук Элемтә идарәсе. Финанс комиссариаты. Тегү тресты идарәсе һәм Металл трестында эшләр яхшырак куелган була. Кайберләреңә аерым-аерым тукталып үтик. Элемтә идарәсендә татар теле курслары 1924 елда оештырыла 1925 елның 1 январенә 50 кеше гүгәрәкиссмлсгендәсанала. 1925-26 уку елында 2 группадан торган курслар эшли: башлаш ыч һәм дәвам итүчеләр өчен Беренче группага — 8. икенчесенә 30 кеше язылган була. Татар теле өйрәнүчеләр атнага ике тапкыр икешәр сәгать күләмендә шөгыльләнәләр «Дәресләр шактый уңышлы бара, тыңлаучылар кызыксынып һәм яхшы йөриләр, белемнәре дә канәгатьләнерлек Татар телен өйрәнүче руслар киләчәктә җирле халык белән татарча шактый жинел аңлаша алырлар дигән өмет бар*.— дип хәбәр игәләр Элемтә идарәсеннән Бүгенге көн өчен уйландырырлык мәгълүмат 1926 елның I июненә элемтә оешмаларында эшләүче рус хезмәткәрләренең 97сс татарча белә 20се укый, яза һәм сөйләшә ала. 77сс — сөйләшә генә белә. Алда әйтеп үтелгән Күн трестында 1924 елда Зблап кеше тагар теле курсларына йөри «Нәтиҗә яхшы, руслардан байтак кына кеше укый, яза һәм сөйли беләләр*.— дип мәгълүмат бирелә Финанс комиссариатында эшләүчеләр өчен дә татар теле курслары эшли. 1924 елгы мәгълүматлар буенча, анда 42 кеше йөри һәм араларында укый-яза белүчеләр күренә башлый Нәтиҗә яхшы, ләкин «җаваплы хезмәткәрләр укуларын дәвам итә алмаячаклар» 1925 ел башына 23 кеше татар теле өйрәнә 1925-26 уку елында курсларга 17 кеше языла һәм аларнын Не атнага ике тапкыр даими рәвештә дөресләрдә катнаша Хезмәт комиссариатында 1924 елга кадәр үк тагар теле курслары була 1925 елла ул 2 группага бүленә I) әлифбадан башлап Тимофеев диген кеше 18 хезмәткәрне укыта һәм 2) азмы-күпме әзерлекле 12 тыңлаучы белән укытучы Рәхимова шөгыльләнә. Эчке эшләр комиссариатында 1925 ел башына 32 кеше татар теле түгәрәгенә йөри. 1925-26 уку елы өчен түгәрәк 27 октябрьдә генә оештырыла. Дәресләр атнага ике тапкыр, иртәнге сәгать 8 дән 9 га кадәр үтә. Язылган 20 кешенең 12 се һәр дәрескә йөри. Хезмәткәрләр белән махсус чакыртылган укытучы шөгыльләнә. Металл тресты идарәсендә, 1925 елгы мәгълүматлар буенча, 2 ел дәвамында, күбесенчә кыш көннәрендә, татар теленә өйрәтү курслары эшли Аерым түләү белән укытучы итеп хезмәткәр Ф Ибраһимов чакырыла. Хезмәткәрләрнең кайберләрре шактый зур уңышларга ирешә, гомумән алганда, татар теле белән танышу үтәләр. Тегү тресты идарәсе һәм фабрикалары хезмәткәрләрен татар теленә өйрәтү өчен, 1924 ел ахырында бирелгән мәгълүматлар буенча, көндәлек курслар эшли. Идарә хезмәткәрләре курсы 3 группага бүленә һәм аларга барлыгы бОлап кеше йөри. Дәресләр уңышлы үтә: йөрүчеләр инде татарча укый, яза һәм хәтта азрак сөйләшә дә алалар. Калган комиссариат һәм оешмаларда исә татар теле курслары бер ачылып, бер ябылып, сүлпәнлек белән генә эшли Аларга язылучы рус хезмәткәрләренең саны күп булмый, дәресләргә йөрүчеләр исә тагын да азрак санны тәшкил итәләр. Кайбер комиссариат һәм оешмалар эшчәнлегенә күзәтү ясау бу фикерне расларга ярдәм итәр. Сәламәтлек саклау комиссариатының үзендә, сметада акча каралмавы сәбәпле, татар теле курслары ачылмый, анын каравы 1925 елда Медторгта оештырыла. 20 кеше язылган булса да, дәресләргә 5 кенә кеше даими йөри. Нәтижәдә, комиссариат каршындагы татар телен гамәлгә кую комиссиясе, татар теле өйрәнүнең кирәклеген аңлатып, циркуляр хат белән чыгарга мәҗбүр була. Халык хуҗалыгы Советында (ТСНХ) 1925 елга кадәр «башка кайбер комиссариатларда мондый курсларның берәр реаль нәтиҗә бирмәве» һәм «татар теле өйрәнергә теләүчеләр булмау» сәбәпле, курс оештырылмый. Болар гына да түгел, курс өчен сметага кертелгән акчаны Финанс комиссариаты кабул итми һәм бу эш өчен акча бөтенләй бирелми. Шулай да, татар теле өйрәтү өчен, укытучы Мөипәриев чакырыла. Дәресләр 4 айдан артык дәвам итәләр, ләкин 2 генә кеше укыганлыктан, укытучы алга таба да эшләүдән баш тарта. Шуннан соң курслар туктала. Сорашу нәтиҗәсендә, 6 кеше татар теле өйрәнергә теләк белдерә һәм аларны башка берәр оешмадагы түгәрәккә кушарга карар бирәләр. Иҗтимагый тәэминат комиссариаты: «руслар өчен татар телен гамәлгә ашыру курслары дәвам итә, ләкин фәкать 8 генә кеше йөри. Наркомат тарафыннан һичбер төрле ярдәм күрсәтелми» дип белдерә. Коммуна хуҗалыгында 1924 елга кадәр курслар ачылган булса да. берәү дә йөрмәгәнлектән. киредән япканнар. «Красная Татария» газетасы мәгълүматы буенча, 1924 елнын май башында газета каршында курслар ачыла, Үзәк Комиссиядән укытучы чакыртыла. Курсларга 37 кеше йөри. 28 октябрьдәге санда исә бу курслар тәнкыйть ителә: дәресләрне иртән сәгать 9га кадәр генә үткәрергә мөмкинлек бар, чөнки кич белән җаваплы хезмәткәрләр һәрвакыт диярлек төрле утырышларда булалар. Курсларда барлыгы 60 җаваплы хезмәткәр укырга тиеш булса да. фактта 12 генә кеше тагар теле өйрәнә. Түбән хезмәткәрләрдән курска 40 кеше язылган, 17се генә дәресләргә йөри. Халык комиссарлары Советында 1924 елда руслар өчен татар теле курслары булган, ләкин атнасына ике генә көн йөргәнгә, нәтиҗә начар, 1925 елда инде курслар бөтенләй оештырылмый. Жир эшләре халык комиссариатында 1924 елла «курслар булган, нәтиҗә күренми, йөрүче аз». Эшче-крестьян инспекциясендә: 1924 елда курслар бөтенләй булмаган, 1925 елның 25 ноябрендә башланачак курсларга 6-8 кеше язылган, ләкин инспекция алдан ук контингент даими булмаячак, чөнки хезмәткәрләр еш кына ашыгыч эш белән кантоннарга чыгып китәләр, дип искәртә. Татгоргта 1924 елнын 13 ноябренә татар телен өйрәнергә теләүче 82 кеше курсларга языла, 1925 елнын 1 январенә бу сан 60 ка кала. Урман трестында 1924 елда татар теле курслары булган, ләкин ул 5 кенә ай дәвам иткән. ГомумсоюзТекстильсиндикатының Казан бүлегендә 1925 елның декабреннән 1926 елнын язына кадәр татар теле түгәрәге эшли Акча түләп, укытучы чакыралар Ләкин эш нәтиҗәләре бик начар була Сәбәпләре: чагыштырмача аз вакыт эшләве, укытучынын озак вакытлар авыруы «Бу түгәрәк кирәк һәм көздән алып Мәскәү ризалыгы белән яңадан эшкә керешәчәк».— дип хәбәр итә трест мөдире ВКП(б) Өлкә комитетында да 1926 елнын 1 октябреннән җаваплы партия хезмәткәрләре өчен атнасына 2 тапкыр Зәр сәгать күләмендә татар теле түгәрәге ачылырга тиеш була, ләкин түгәрәкнең алдагы язмышы билгеле түгел 1924 елнын 4 сентябрендә «Красная Татария» газетасы Татстрахта татар теле түгәрәге эшли башлавы турында хәбәр итә Атнага 4 сәгать күләмендә 3 группа татар теле өйрәнә 1925 елда исә 12 кешелек түгәрәк оештырыла һәм аны Үзәк Комиссия тарафыннан Татстрахка тәрҗемәче булып җибәрелгән Бакиров җитәкли. 1 мартта татар теленең нигезләрен өйрәнү тәмамлана. Белемнәрен дәвам итәргә теләүчеләрнең саны аз булу сәбәпле . соңрак курс өчен акча бирелми һәм хезмәткәрләр үз акчаларына укуларын дәвам итәргә мәҗбүр булалар Газета редакцияләре, нәшрият хезмәткәрләре дә татар теле өйрәнү эшеннән читтә калмый 1924 елда «Красная Татария». «Новая деревня» газеталары хезмәткәрләренә аларнын редакторы тарафыннан 3 ай эчендә татар теле һәм язуы нигезләре белән танышырга тәкъдим ителә. Үзәк туберкулез диспансерында 1925 елда татар теле түгәрәге оештырыла һәм хезмәткәрләрнең яртысы дәресләргә йөри һава флоты дуслары җәмгыятендә дә 1924 ел ахырында регуляр рәвештә татар теле дәресләре барганлыгы мәгълүм Түгәрәкне җәмгыятьнең агитация секциясе җаваплы сәркатибе Садыйков җитәкли Хәтта төрмәдә дә (Цен грисправдомла) татар теле түгәрәге эшләгән' 1925 елнын 1 январснә. мәсәлән. 27 кеше (тоткыннар һәм надзирательләр) өчен 3 укытучы татар теле дәресләре алып барган 20 елларда шулай ук Юстиция комиссариатында. Татсоюзда. Урман трестында. Совет сәүдә хезмәткәрләре клубында. Үзәк эшче клубында. Дәүләт банкы һәм Тагар банкында, Татпишетрестта. Тышкы сәүдә халык комиссариатының Казан өлкә идарәсендә. Артиллерия полкында рус хезмәткәрләре өчен татар теле түгәрәкләре эшләве мәгълүм. Күренгәнчә, барлык комиссариат һәм учреждениеләрдә дә диярлек, төрле нәтиҗәләр белән булса да, татар теленә өйрәтү курс-түгәрәкләре эш алып бара Бары тик Татар статистика идарәсе һәм Дәүләт сәясәт идарәсендә (ГПУ) генә кураларның ачылуы мәгълүм түгел Кантоннарда да. шәһәрләрдәге кебек үк. тагар теле курс-түгәрәкләре ачыла Ләкин алар турында мәгълүмат бик аз. Булганнары да курслар файдасына сөйләми. 1924 ел эшчәнлеге буенча бер*ике мисал китерик Мамадыш кантонында руслар өчен татар теле курсларының бертөрле дә нәтиҗәсе күренмәгәнгә, аларны юк итеп, аның урынына 25 кешегә 2 аЯлык совет эшчеләре хәзерләү курсы ачылган. Лаеш кантонында «ни руслар өчен вә ни дә булса татар эшчеләре хәзерләү өчен бертөрле дә курс ачылмаган, аны кирәксенгән кеше дә булмаган» Минзөлә кантонында руслар өчен татар теле курсы ачылса да, аның һичбер төрле нәтиҗә бирмәгәнлегсн канткомиссия үзе үк әйтеп бирә Чистай кантонында руслар өчен ачылган татар теле куралары бер төрле дә нәтижәбирмәгәннәр Рус хезмәткәрләре тарафыннан курска йөрү сон дәрәҗәдә начар булганга. 5 апрельдән курсны ябарга мәҗбүр булганнар Күренгәнчә, кантоннардагы татар теле курсларының хәле, шәһәрдәгеләргә караганда да начаррак булган. Курс-түгәрәкләрдә руслар тагар талон өйрәнсен өчен, ничә сәгать накыт таләп ителгән сон’ Гыйльми Үзәк тарафыннан билгеләнгән чикләр буенча, уртача хәзерлеккә ия руслар татар теленә өйрәнсен өчен. 400 сәгать вакыт кирәк татарча иркен укый һәм яза белү, оешмага килүчеләрне кабул итү өчен җитәрлек күләмдә сөйләшә алу, язуларның гомуми эчтәлеген анлау максатында 200 сәгать һәм татар телендә иркен рәвештә төрле язулар, докладлар төзү өчен тагын өстәмә 200 сәгать 1925 елның I декабрендә татар теле түгәрәкләре эшчәнлеге турында Казанда җыйналган киңәшмәдә татар теле курсын башка милләтләргә урга күләмдә бирер өчен 400 сәгатьнең аз булуы ассызыклана. ин кимендә 550 сәгать чамасы вакыт билгеләнә. Ләкин Гыйльми Үзәк каршындагы фәнни-псдагогик комиссия тарафыннан төзелеп, 1926 елда басылып чыккан «Татар булмаган җаваплы хезмәткәрләр курслары өчен татар теле программасы»нда исә 8 ай дәвамында, атнасына 6 сәгать шөгыльләнеп, ягъни 192 сәгать вакыт эчендә татар теленә өйрәнергә мөмкин дип саныйлар. (Программа по татарскому языку для курсов ответственных работников не-татар. - Казань. Изд. ЦК по РТЯ. 1926 - С. 14). Күренгәнчә, русларга татар телен өйрәтү өчен җитәрлек вакыт күләмен билгеләү өлкәсендә дә бу чорда төрлелек хөкем сөрә. Гаять күп сандагы түгәрәкләр эшчәнлеген контрольдә тоту, билгеле, авыр була. Алар һәрберсе аерым-аерым эш алып баралар, укытучыларның да һәркайсы үзенчә, булдыра алганча укыта. Җитмәсә, кайбер оешмаларда татар теле дәресләрен алып баручыларның «укытучы»лыгы татарча сөйләшә һәм яза алулары белән чикләнә, ә русларга татар теле укыту методикасын, рус аудиториясе үзенчәлекләрен белмәүләре исә исәпкә алынмый. Мәсәлән, 1924 елда Тышкы сәүдә халык комиссариатының Казан өлкә идарәсендә татар теле укыткан Галиев Әхмәд — «политехника институты студенты, русларга бер дә татар теле укытканы юк». Шул ук елда Күн трестында укыткан Локманов Фазыл — шулай ук югары уку йорты студенты, үзе үк: «татар телен һәм язуын урта дәрәҗәдә беләм»,— дип күрсәтә; 1923 елда Киез итек фабрикасында татар теле укыткан Маликов Латыйф — моңа кадәр балалар бакчасында эшләгән һ. б. Мондый мисалларны күпләп китерергә булыр иде Төрлесе-төрле җиргә сибелгән һәм артык күп сандагы түгәрәкләр эшчәнлеген оешканрак итү максаты белән, 1925 ел ахырында аларны территориаль билге буенча район курсларына берләштерергә, бары тик зур оешмаларда гына мөстәкыйль түгәрәкләр калдырырга карар кылына. 1926 елда Казанда — 13. кантоннарда 14 түгәрәк оештыру күздә тотыла. Ләкин 1927 елгы хисапта: «узган ел 45ләп түгәрәк эшләде».— дип күрсәтелә. Димәк, түгәрәкләр саны әле бер ел эчендә генә кыскартылып бетми, ә 1927 елда исә аларның саны 6-7гә генә кала. Ләкин тагын каршылык: бу елда ике телне дә белмәүче хезмәткәрләрне татарлар яки ике телне дә белүчеләр белән алмаштыру планы кабул ителгәннән соң, «чын күңеленнән» татар теле өйрәнергә теләүчеләр саны күбәя һәм аларны укытып бетерү өчен элеккеге кебек күп санлы курслар һәм өстәмә чыгымнар таләп ителә. Әмма, бер яктан, инде түгәрәкләр саны азайган, икенче яктан, бу вакытта аппарат чыгымнарын кыскарту кампаниясе башлану нәтиҗәсендә, күп учреждениеләр үз сметаларыннан түгәрәкләр өчен дә акча бүлеп бирергә теләмиләр. Эрерәк түгәрәкләр үз эшчәнлекләрен аклаганмы сон? Моны белү өчен, 1929 елга күз ташлыйк. Бу елда барлыгы 22 курс-түгәрәк эшләгән һәм аларда 597 кеше татар теле өйрәнгән. Мәгариф комиссариатында төзелгән тикшерү комиссиясе 80ләп кешенең татар теле буенча белемнәрен тикшерә һәм аларның бары 1сенә генә унай бәя бирелә! Бу сәер нәтиҗәне азрак йомшарту йөзеннән булса кирәк, «ләкин икенче елда шул 80 кешенең 60ы тикшерүне унышлы үтә алачак»,— дип хәбәр ителә. 1930 елгы докладта исә артык җәелмичә, бер җөмлә белән генә курсларны 35 кеше бетереп чыгуы турында әйтеп үтәләр. Димәк, түгәрәкләрнең санын киметү, аларны районнар буенча берләштерү дә көтелгән нәтиҗәләргә китерми. Татар теле курс-түгәрәкләре белән идарә итү 1925 ел ахырында Мәгариф комиссариатына тапшырыла. Бу елларда русларга татар теле өйрәтү өчен махсус программа һәм дәреслекләр чыгарылу, югары квалификацияле укытучыларны туплау. Татар педагоглары җәмгыятендә махсус секция төзү түгәрәкләр эшен азрак алга җибәрергә ярдәм итә. Ләкин, гомумән алганда. 20 елларның барлык документларында да диярлек татар теле курстүгәрәкләренең бернинди реаль нәтиҗәләргә китермәве ассызыклана. Күп еллар дәвамында эшләүләренә карамастан, аларда укып чыккан рус хезмәткәрләре татарча сөйләшә һәм оешмаларда татар телендә эш алып бара алмыйлар, 1927 елгы 3 сессия докладында әйтелгәнчә, «... татарча бер сүз дә диярлек белмиләр, йә сүгенү сүзләрен генә беләләр» (Доклад ЦК по РТЯ «О положении дела по РТЯ и перспективах на 3-й сессии ЦИК ТССРбсозыва 12—13марта 1923г. - Казань: Изд. ЦК по РТЯ. 1927 - С 68). Шулай да бу сүзләр, гомумән алганда, дөрес булса да. югарыда унай яктан телгә алынган оешма хезмәткәрләренең барысына да «бер сүз дә татарча белми» дигән бәяләмә бирсәк, аларның тырышлыкларын санга сукмау булыр иде 30 елларда да хәл яхшырмый. Дөрес, бу елларда таркау түгәрәкләрне берләште- pen. бер үзәккә туплау юнәлешендә омтылыш ясап карала. 1933-34 елларда ТҮБКнын Оештыру бүлеге каршында рус хезмәткәрләренә татар теле өйрәтү Үзәк курслары ачу турында положениеләр игълан ителә Анда курсларны 2 еллык итеп оештыру, шул вакыт эчендә 320 сәгать күләмендә программа материалын үтеп бетерү турында сүз бара. Моннан тыш. эре предприятиеләрдә һәм районнарда Үзәк курсларның турыдан-туры идарәсе һәм контроле астында эшли торган 35 кешелек мөстәкыйль группалар оештырылырга. Курсларга татар халкы белән тыгыз бәйләнештә торган хезмәткәрләр тартылырга һәм бу оешмадагы татар эшчеләре гомуми санының 10 процетын тәшкил игәргә, курсларны бетергәннәр Үзәк квалификация комиссиясе тикшерүе аша үтеп, аларга таныклама бирелергә һәм андый кешеләр татарлар белән алмаштырылмаска; укытучыларның хезмәт хакы техникум укытучылары белән тигез булырга, курслар үзләренен штамп һәм печатенә ия булырга тиеш була. Ләкин русларны татар теленә өйрәтү Үзәк курслары 1932-33 уку елында да эшләгән булырга тиеш, чөнки бу чорга караган берничә документ сакланып калган Аларнын беренчесе Үзәк курсларның эчке тәртип кагыйдәләренә багышланган Бу кагыйдәләр буенча, уку елы 1932 елның I октябреннән башланып. 1933 елның 1 июнендә тәмамланыр!а тиеш була Каникул вакытлары да билгеләнә кышкысы — 20 январьдан алып. 1 февральгә кадәр, жәйгесе — 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр дип тәгаенләнә. Дәресләр алты көнлеккә икс тапкыр 18 сәгать 30 минуттан 21 сәгатькә кадәр дәвам итәргә тиеш була Курсларның ял итү көннәре бик кызык билгеләнә, һәр айның 6 , 12 . 18 . 24 һәм 30 числолары. Педагогларның саны һәм исемнәре 1932/33 еллар өчен күрсәтелми, ләкин бурычлары бик ачык билгеләнә Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт 1) дәрескә 5 минут алдан килергә; 2) укыту һәм эш планнары булырга, аларны уку-укыту бүлеге мөдиренә тапшырырга. 3) һәр курсантның өлгерешен һәм дәрескә ничек йөрүен билгеләп барырга. 4) үзенең группасындагы дисциплина өчен жавап бирергә, 5) яхшы дәреслекләр сайлануга жавап бирергә һәм кирәкле дәреслекләр исемлеген завучка үз вакытында тапшырырга; 6) педагогик һәм курсларның башка жыелышларында катнашырга; 7) дәресләрнең булу вакыты һәм сәгате турында төгәл мәгълүмат тапшырырга һәм дәрес өзелгән өчен жавап бирергә. 8) курслар администрациясе белән мөнәсәбәтләре эш буенча гына булырга тиеш һ б 1932-33 елларга караган икенче документ — Үзәк курсларның төрле оешмалар белән төзегән килешүләре Бу уку елы өчен курслар 12 октябрьдән 10 февральгә кадәр 53 оешма белән килешү төзи Оешмаларның күбесендә татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны күп түгел- 2-Зтән алып 15кә кадәр, ләкин кайберләрендә 25-30. хәтта 55 кеше саны китерелә. Килешүдә оешманың ничә сум акча түләргә һәм кайчан түләп бетерергә тиешлеге күрсәтелә Бу елда бер курсант өчен түләү 65 сум исәбенә дә билгеләнә. Ләкин килешү төзелгән 53 оешманың бары 16сында гына татар теле түгәрәкләре эшләгән булырга тиеш, чөнки исемлектә шуларнын гына астына сызылып, курсантлар саны буенча нәтижә ясала Ул оешмалар түбәндәгеләр Мәгариф комиссариаты. Казан дәүләт университеты. Татар коммунистик университеты Татполит- раф. Милиция. Татгорг. Татсоюз. Райпо. Татснабсбыт. Язу машиналары заводы. «Урак һәм чүкеч» заводы. Татжилсоюз. Дәүләт банкынын Татарстан өлкә конторасы 40 нчы завод. «Красный Восток» сыра заводы һәм Тимер юлчылары профсоюзы Аларда барлыгы 470 кеше татар телен өйрәнә 1932- 33 елларда да русларга татар теле өйрәтүдә каршылыклар дәвам итә Оешмалар тарафыннан бирелгән мәгълүматлардан күренгәнчә, укытучылар үзләре үк дәрескә килмиләр яки сонга калалар, алар тарафыннан укучыларны кызыксындырырга тырышу күзәтелми, укытучылар еш алмашына (тимер юл эшчеләре профсоюзында, мәсәлән. 4 айга 3 укытучы алмашынган); курсантлар группаларга бүленми, шуның нәтижәссндә. бөтенләй татарча белмәүчеләр белән беррәгтән яхшы укый һәм андый торганнар да утыра; курслар администрациясе тарафыннан тиешле кү зәтү булмый, кимчелекләр турында хәбәр иткәндә дә. моңа әһәмият бирелми. 1933/ 34 уку елы өчен килешү төзү турында алдан хәбәр ителмәгән һ б 1933- 34 елларда Ү юк курсларның ТҮБКнын Оештыру бүлеге каршында эшли башлавы эшкә аз булса да уңай йогынты ясый, чөнки ТҮБКнын авторитеты нәтижәссндә татар телен гамәлгә кую эшеннән читләшергә тырышкан төзелгән килешүләрнең шартларын үтәргә теләмәгән кайбер оешмаларның каршылыклары җимерелә. 1933-34 уку елында Курслар практик эшкә 15 августта гына керешәләр. 1 октябрьгә кадәр татар теле өйрәнүчеләре саны 300 кешене тәшкил иткән 25 оешма белән элеккеге килешүләр яңартыла, 215 кеше исәбенә 16 яна килешү төзелә. Бу еллар өчен Курслар штаты һәм укытучылар саны да билгеле. Куелар белән 3 кешедән торган аппарат идарә итә: курслар мөдире Бикчәнтәев Ш , инструктор- оештыручы Сәлимов X. һәм эш башкаручы Гладышев В Штатта 8 укытучы билгеләнә. Алар арасында күренекле татар язучысы һәм шагыйре Г. Кутуй. тел галиме Л. Җәләй дә бар. Сакланып калган документлар буенча, Г. Кутуй турында оешмалар уңай фикердә була. Мәсәлән, Казан тимер юлчылар профсоюзы Г Кутуйның, башка укытучылардан аермалы буларак, укучыларны кызыксындырырга тырышуын, ләкин, кызганычка каршы, башка җиргә күчерелүен хәбәр итәләр. Г. Кутуй һәм Л. Жәләйдән тыш, бу вакытта курсларда КДУ укытучысы, доцент К. Хәмзин, доцент Галиев, татарлаштыру секторында эшләүче Бадамшин, безнең өчен таныш булмаган Тләшова, Еналиев. Зоричев кебек укытучылар татар теле укыталар. Мәсәлән, милиция һәм Татснабсбытта — Г. Кутуй, КДУда — Хәмзин, Татсоюзда — Л. Жәләй. Дәүләт банкында — Еналиев, Элемтә идарәсендә — Галиев, Мәгариф һәм Финанс комиссариатларында — Тләшова, «Красный Восток» сыра заводында Бадамшиннарның укытуы мәгълүм. Гомумән алганда, укытучыларның 60%ы — югары белемле, алар арасында доцентлар һәм ассистентлар була; 30%ы — урта белемле һәм 5 елдан да ким булмаган укыту стажына ия; 10%ы — түбән белемле, ләкин тәҗрибәле һәм зур педагогик стажлы. Милициянең курслар белән төзегән килешүеннән күренгәнчә, бу елларда оешмалар өчен түләү бер курсантка 45 сум исәбенә билгеләнә һәм 20 кешегә килешү төзелеп, тагын 10- 15 кешелек резерв күздә тотыла. Резерв өчен акча түләнми һәм алар, башкаларнындәресләргә катнашу-катнашмауларына бәйсез рәвештә, татар теле түгәрәкләренә йөрергә хокуклы булалар. КДУда исә 21 кеше татар теле өйрәнергә тиеш була, алар арасында канцелярия һәм китапханә эшчеләре күпчелекне тәшкил итә. Курслар эшендә бу елларда ТҮБКнын ярдәме бик зур булса да, авырлыклар дәвам итә. Әгәр оешмалар курсларны, аларның администрациясен гаепләгән булса, курслар исә үзләренең хисапларында оешма җитәкчеләренең татар телен гамәлгә кую эшен аңлап һәм бәяләп җиткермәүләрен, алай гына да түгел, курсларга ниндидер кимсетүле, санга сукмый торган мөнәсәбәттә торуларын күрсәтәләр Учреждениеләрдә бервакытта да татар теле өйрәнү өчен акча булмый: яки ул сметада каралмый, яки югары инстанцияләр тарафыннан кабул ителми Шулай ук оешмалар татар теле өйрәнү өчен, йә уку мөмкинлеге булмаган, йә эшендә татар теле кирәк булмаган кешеләрне билгелиләр (предприятие җитәкчеләре, кучер һәм каравылчылар). Шуларнын нәтиҗәсе буларак, түбәндәге каршылыклар күзәтелә: дәресләргә начар йөрү, контроль булмау, техник проблемалар (бина. ут. җиһаз булмау), экстрен җыелышлар, өстәмә эшләр белән дәресләрне өзү һ.б. Хезмәткәрләрнең дәресләргә аз йөреп, эшнең нәтиҗәсе булмавын сылтау итеп, оешмалар акча түләүдән баш тарталар, моның белән курсларның матди хәлен дә начарайталар, укытучыларның кызыксынуын да бетерәләр Күренгәнчә, нинди генә омтылышлар ясап карасалар да, курслар эше уңышка китерми. Курслар оешмаларны, оешмалар исә үз чиратларында курсларны гаепли- гаепли, 30 еллардагы татар теле түгәрәкләре эшчәнлеге дә ахырына якынлаша. 1934 елдан сон алар турында бөтенләй мәгълүмат юк. Бу вакытларда Сталинның милләтсез һәм бер телле җәмгыять төзү идеясе тормышка ашырыла башлау, караңгы шәхес культы нәтиҗәсендә татар телен гамәлгә кую эше, шул исәптән, түгәрәкләр дә, әкренләп онытыла, юкка чыга. 20-30 елларда русларга татар теле өйрәтү теләге белән оештырылган курстүгәрәкләрнең уңышка ирешә алмау сәбәпләре бик күп. Югарыда алар азмы-күпме чагылыш тапты инде. Аеруча әһәмиятледәрен төркемләп, түбәндәге тәртиптә китерергә мөмкин: I Курсларның нәтиҗәсе булмауга китергән иң зур сәбәпләрнең берсе — руслар тарафыннан кызыксыну һәм теләк булмау, тарихи хәтернең саклануы. Мона кадәр үткеннордан САБАК АЛЫЙК дә татар телен файдаланмыйча яшәгән һәм хәзер дә анын кирәк булмавын күреп торган рус хезмәткәрләре бу телне өйрәнүне мәгънәсез һәм файдасыз бер эш дип саныйлар 2. Ике телне дә белүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыру, ягъни матди яктан кызыксындыру турында күп сөйләп, карарлар кабул итсәләр дә, гамәлдә бу эш тормышка ашырылмый кала. Эшкә алганда яки азат иткәндә татар телен белүчеләргә өстенлек бирү хакындагы карарлар да тулысынча кулланылмый. 3 Матди яктан кы зыксындыру һәм башка бик күп шартларны тудыруга киртә булып торган зур сәбәп — акча булмау Мәскәү бу эш өчен акча бирми, ә җирле бюджет ул елларда бик ярлы була Шулай ук кайбер оешма җитәкчеләре дә түгәрәкләр ачу һәм укытучы чакыру өчен акча бүлеп бирергә теләмиләр 4 Русларга татар теле өйрәтү өчен белемле, методик әзерлекле һәм тәҗрибәле укытучылар җитешми 30 елларда исә аларнын булганнары да шәхес культы корбаны була. 5. Укытучыларның һәркайсы үзенчә укыта, уртак программа һәм дәреслекләр (бигрәк тә баштагы дәвердә) бөтенләй булмый 6 Түгәкләрнен эшчәнлегснә җитәрлек контроль булмый, алар белән идарә итү. оештыру эшләре кулдан-кулга күчеп йөри 7. Дәресләр кичен, сигез сәгатьлек авыр эш көненнән сон уздырыла, ә хезмәткәрләргә исә эш сәгатеннән тыш та оешма хезмәтләрен башкарырга, җыелыш, лекцияләргә барырга кирәк була 8. Аеруча оешма җитәкчеләре, җаваплы хезмәткәрләр дәресләргә йөрергә вакыт таба алмыйлар, күбесенчә техник хезмәткәрләрдән торган түгәрәкләрнең исә шул сәбәпле авторитеты булмый 9. Дәрескә йөрүчеләрнең составы гел алмашынып тора Бу укытучының эшен дә бик нык авырайта, укытуның нәтижәлелеген дә киметә 10 Кайсы хезмәткәрнең мәҗбүри рәвештә татар теле өйрәнергә тиешлеге төгәл билгеләнми, «татар халкы белән тыгыз бәйләнештә булган» дигән гомуми сүзләр белән генә чикләнелә И. Түгәрәкләрнең күпме вакыт дәвам итүе, укытылачак сәгатьләр саны, дәресләрнең башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләүдә дә төрлелек хөкем сөрә 12 Ят һәм авыр язылышлы гарәп язуы да русларның татар телен өйрәнүендә авырлык тудыра һ б Бик кызганыч тарих кабатлана Бүгенге көндә дә. Телләр турындагы законны тормышка ашыруның бер тармагы буларак, республикабызның төрле оешмаларында русларны татар теленә өйрәтү курслары эшли башлады Ләкин әкренләп, укунын бертөрле дә нәтиҗәсе күренмәгәч, аларнын кайберләре эшчәнлеген туктатты дәвам иткәннәре дә сүлпәнлек белән генә эшли Түгәрәкләрнең уңышка ирешә алмау сәбәпләре лә нәкъ 20-30 еллардагы кебек үк. бары тик заман һәм кешеләр башка Алла саналган сәбәп һәм киртәләрне булдыра алганча юкка чыгарып татар телен гамәлгә кую эшен формаль нәрсә игеп караудан туктамасак, 20-30 еллардагы уңышсыз тәҗрибә тулысынча кабатланырга мөмкин.