Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘРЕМ—ЯШӘҮ ХАКЫНДА

Толлар урамында Гөлҗамалның бер төне Яшьләргә куш! Тавышларын Бар галәмгә чәчәргә, Белмиләр дә, корткорыиың Торасы бар сәхәргә. Вәт азгыннар! Түбән очтан Булмыйдыр шул үтәргә, Сынык җаннарның күңелен Нигә кирәк үртәргә?! Бәлки берчак урамымнан Гармун тартын узарлар; Моңнарының бер тәме юк,— Тәмсезләнде дөньялар... Өй турымда туктап, бәлки. «Гөлҗамал»иы сузарлар; Җырларының җылысы юк,— II суынды дөньялар! Таң атканчы бәлки әле Тагы бер кат урарлар; Сылу түгелдер кызлары.— Картайды ич дөньялар. ... Без балавыз булып калдык Бал тулышкан кәрәздән; Ай көлгәндә яшьлегемә Күз салыймчы тәрәздән... Рим Идиятуллин Миңсылуның кичке уе Байый кояш ындыр артымда... Җитмеш тулар иде картыма. ... Гарифҗан да күптән ялгыз да бит. Сүз тишәргә никтер тартына. Зар Битләремне терәп кайттым Картым каберенә кичә; Барганда да, кайтканда да Җиле гел каршы исә. Теләк Кое сиртмәсе очына Менеп кунгач та кояш Бу көннең зәңгәр төсләрен Бетерер инде ашап. (Яшьлектә калыйк яшәп!) Чыклардай чиста икән лә Гомерләрнең иртәсе; Башларың күккә чөелә,— Нәкъ шул кое сиртмәсе. (Килмәсен картлык исе!) Келәт алдында Кырмыскалар чаба, йортын-җирен Туздырган шул кайсы явыздыр, Бүрәнәгә башын салган берсе,— Ул да, бахыр, ялгыз калгандыр. Мирас Дөнья көтү—көтү көткән кебек, И чабасың, бетә җегәрең; ... Өй буш, салкын... саклыйм карткаемның Мич алдында калган түмәрен. Нигә генә? Уйламадым түгелер дип, Учымдагы бодаем; Алыр булгач, нигә генә Бирдең икән, Ходаем?! Кабер казучы Казый идс жырлый-җырлый. Бүген казый жылый-жылый. Акса да яшь күзен тырнап. Кулда көрәк тора уйнап. Аптырарлык түгел һич тә: Шушы эштә—ике дистә... Казыганын чыксан барлап. Рәхмәт укыр мен-мен әрвах. Хәер, күптер ләгънәте дә,— Бәндәләрнең «лөгатеьнә Сыймасны да чутсыз кылды,— Иссә хәтер—кысар тынны. Тап булырмын дип «алтын»га,— Җитте, залим, биш хатынга; Биш хатыннан—алты сабый. Алтысын да чит-ят саный; Балалары бер хәл әле,— (Булды ярдәм кылган мәле),— Үз әнкәсен читкә типте... Ә ул— Кичәгенәк үлеп китте... ... Белми булыр диеп язык,— Мышный бүген кабер казып; (Булышырга кемгә кушсын,— Дошман күрде күрше дустын). ... Бермәл күккә күз терәде: «Күккә дәмс юк кирәге?!.* Ялтлап яшен, күк күкрәде. Ап-ак дөнья күм-күгәрде; Утлы уктан сынды көрәк. Тар кабергә башын терәп Ауды өрәк... Ихатада эт өере,— Әйтерсең ач бүреләр. Сынган үлән булып ята Шарт киселгән гомерләр. Баскан, яткан җирләрем дә Салкын таш булыр кебек, Күп тә үтмәс, бу дөньяга Этләр баш булыр кебек. Ябык шагыйрь дә симерде: Данның майлы өйрәсен, Кашыклап түгел, чүмечләп Чөмергәнгә, күрәсең. Багышлау Наҗар ага Нәҗмигә Җирнең тәмен арттырырга Мөмкиндер дә ул ашлап, Шигырь тәмен кем арттырыр Наҗарлар китсә ташлап?! 1997—1998 Улым үлеменә багышланган шигырьләр Күңел күнегер булса... Йөрәгемне ярыр идем,— Кайгым түгелер булса. Әгәр, улым, үлемеңә Күңел күнегер булса Каһәрләр идем үземне, Бир, Ходаем, түземлек! Минут эчендә сүндердең Бөтен яктыларымны, Иделләрнең чоңгылына Күмдең Шатлыкларымны. Бу дөньяда яшәсәм дә Ай-кояшны танымам; Галәмгә сыймас җылымны Суырдың шул җанымнан. Ак Иделгә карасам да Йөзкәйләрем карала. Ходай, башка бәндәләрне Бу кайгыдан арала. 2 август. 1998 Сүрелер, бәлки, ялкыным. Салкын җилләр иссәләр; һушларны ала икән шул,— Хушлашмыйча китсәләр. Төн буена төньяклардан Бөркү җилләр исәләр; Аягүрә үләр идем,— «Ул бит исән!ь дисәләр. Чишмәгә ятып су эчәм. Чишмә суы да кайнар; Аңладым кеше хәлләрен. Минем хәлне кем аңлар?! Күкләрдән җиргә атыла Серле, сәер тавышлар.— Ни галәмәт?— кышлар өчен Төньякка китә кошлар. Туксан яшьлек әби ята. Үлем көтеп ята һаман; Кнлеиулнын тәкатьләре Корып беткән инде тәмам. Күрше йорттан бер егетне Унҗидедә сулар алды. Башка сыймас бу кайгыдан Ата-ана гаҗиз калды. Бу ни хикмәт?—әҗәлләрен Берәү көтә, берәү көтми; О, Тәңрем! Җуй гакылны!—Барыбер дә Безнең аңга барып җитми. Бирде донья кнрмсне. Еламаска ойрәттс... Хәсән Туфан. Сикерәдер бу йөрәгем Кырлы да үрле. Җеп өзәрдәй хәлләрем юк Иртәдән бирле. Күзләремнең чыланганын Дусларым күрде,— Мин елый алмый башладым Шул көннән бирле. Сулар да сипкән идем бит,— Бүлмәңдә гөлләр сулган: Өстәлеңдә биш кат тузан,— Туганымдай ул тузан. Сулар да сипкән идем бит,— Ул гөлләр соң ник сулган? Сүндерегез Ай-учакны!— Дөрләрмен күк бер куздан. Өстәлдәге тузаннарны сөртмим инде, Гөлләргә дә сулар сипмим инде... Базарда бер җыр яңгырый, Моңы бик таныш кебек, ... Канларгадыр кемнәр белән Китепләр барыш кебек. Юл читендә кәрлә үлән, Уңмаган арыш кебек; Тәрәздән өргән җил биткә Сибелгән сагыш кебек. Күлнең зәп-зәңгәр күзләрен Оеткан җылы томан; Улымның сап-сау башларын Иңбашларымда тоям. Бер гөнаһсыз бәндәләргә Сарылмыйдыр ла каргыш?! Шатлык— төссез, кайгы—төпсез,— Аралары бер карыш. Машинада моң яңгырый Йөрәкне өтеп алгыч; Шартлар идең—күрәчәгең Алдыңа килсә ялгыш. Елак моңнар тирбәлгәндә Егылып кала арыш... Бу—улымның үләсеиә Ашкынып кайтып барыш... Юл өстендә үлгән кош ята; Алма сата әби шул чакта; Тукта, тукта! Ниләр генә уйлап Шигырь язам соң мин бу хакта? Кош—ка-ап-кара, алма—ап-ак; Мин табындым гелән шау акка; Алыр идем алма, үлгән кошны Мин күрсәтмәс идем ул чакта. Көннәр елак, төннәр йончу чакта Торыр идең, улым, син сакта. Ниләр генә уйлап, нигә генә Шигырь яздым соң мин бу хакта?! Юл өстендә үлгән кош ята; Алма... 1998