Логотип Казан Утлары
Шигърият

Коръәнгә иярүләр

 /7 А Осшювага багышлана I Аят итәмен такъ һәм җөп белән мин. Газават вә кылыч, аваз белән, Ант итәмен таңгы йолдыз белән, Ант итәмен кичке намаз белән!1 Мин ташламам сине, җанкисәгем! Юккамыни билецә кул салдым?— Күзе үткер шымчыны мин хәтта Алдадым бит... Сине саклап калдым! Сусавыннан тәмам калгып төшкән. Әлсерәгән гүзәл гөлләреңне Кем саклады көеп барган чакта? Бар яңгырым сиңа бирмәдемме? Сусап ирен чатнар көннәрендә Сугардым бит эссе чүлләреңне... Минме өйрәтмәдем көчле сүзнең— Зирәкне дә хәтта җиңәрлеген?! Бичарага һаман мең чара бул, Ялгансыз син яшә безнең көндә. Курыкма! һәм минем инанганны Җиткер һәрбер тере шөбһәлегә. II Рәсүлемнең саф җефетләре,2 Сез—гел бүтән бит инде— Оркетә хәтта шәүләсе. Бер кагылып үтүе... Шул аулак чатыр эчендә Гөнаһсыз көн итегез, Гыйффәт чәдрәсе каплаган Килеш калсын битегез. Шәригать кушканча гына Киенеп чишенегез, Кяфергә йөз күрсәтмәгез. Зур гөнаһ бу—белегез! Ирләр! Изге Мөхәммәттә Сез кунак икән инде, Берүк килешмәс гамәлләр Кылмасагыз ла иде! Уй—фәрештә... Ул—гарештэ... Сөймәс буш сүз сөрешен. Догаң кыл да, сайла тизрәк Хур кызларының берсен!.. III Тетрәнде Рәсүл Сукырның Килеп җиткәнен тоеп,3 Хәтта пәйгамбәр тупсасын Атлап үтте ул кыеп. «Сиңа вәхи иңде күктән— Ул—Коръән... Син Коръәнне Илләргә тарат, әмма да Рәнҗетмә кяферләрне!» Әллә кем ди үзен кеше... Җиргә килә—бичара, Бар гомере—тик бер сулыш, Гүргә иңә—бичара. Бәндәнең Газиз Аллаһы Биргән вакыты бетә— Чарасыз килеш килә дә, Чарасыз килеш китә. Үзе теләгәнчә Аллаһ Үтерә, йә терелтә— Бәндә яшисе һәр мәлне Санап тора ул күктә. Чын дөнья—теге дөньяда— Шул аргы якта икән, Анда гел алмахөрмәләр Шау чәчәк ата икән... Тик фәрештә ике тапкыр Өрер Сур мөгезенә— Килер акылга сыймаслык Афәт дөнья йөзенә. Туган качар туганыннан һәм сабые—анадан... Ходайга кайтып ялварыр һәммәсе дә яңадан. IV Илаһым, Синең белән мин Сүз көрәштермәк идем, Сират күпере өстендә Шаярып йөрмәк идем. Тиле булганмын икән бит— Ярлыка, берүк, Ходам! Шәфкать иңдер ерактагы Дөньялар арасыннан... Дидең: «Яшәү бирәм җиргә һәм җәзам булып—үлем. Яшәвең дә, үлемең дә Ихтыярымда минем*. Дидең: «Ераклардан табам һәм ераклардан эзлим. Минем кул җитмәс урын юк— һәммәгезне тигезлим!» Ярый, гөнаһлы тормышны Бик күп данладык... Җитәр! — Шәрекъ якны мин күтәрәм. Гареп якны син күтәр4 . V Җир шул килеш... Күк гөмбәзе— Җиһан Синең җилкәңдә. Йолып кала күр, Ходаем, Гарасатлар үткәндә. Җиһанга кояш кабыздың. Яктыңны бирдең инде— Дөнья тирәгеннән һаман Хуш ис аңкыса иде! Табынабыз: «Аллаһ бөек. Дөнья Аның иркендә. Теләсә ул шау яңгырны Яудыра эссе көндә. Шәфкать кылып. Мөхәммәткә Ачты ул Коръән серен... Хәер, җиргә төшик... Аның Күтәрик пәрдәләрен! VI Төшкә юкка кермәгәнсез лә бит Такыр башлы яугир егетләр?— Кнрмән үре. манара һәм дивар... Кылычларда канлы күбекләр. Ярсу зәнкиләр, тыңлагыз Минем бу өндәвемне: Кол кызлар бүлешеп тату Яшәсәгез лә иде! ЯУ чапкан, ярар, җиңелсен... Ни хуры бар? Көлсеннәр— Үхчәренең яу чыгарга Шүрләгәнен белсеннәр. Җиңелгән дәшә яу тыш ач: «Китәм мин синең белән!» Җавап бер: «Юк. өметләнмә!» Ник шулай? Җиңдем. Беләм. Җиңелгәннәр! Изге зат сез!— Җан оҗмахларга аша... Инде һичкем дә аңламас Дөньяда сез ләбаса! VII И Аллаһ колы, Уян, и, бәндә— Чыра яна бит Тын мәгарәңдә. Иртәнгә кадәр Шул чыра яныр. Тынмас сагыштан Сине коткарыр. Ихластан булсын Кылган һәр догаң— Ярлыкау сора Газиз Аллаңнан. Коткар, Ходаем, Яман төшләрдән!— Догалар кылам Аулак кичләрдә. Кояш та чыгар. Булырсың көчле— Таңгача укы Коръән Шәрифне! VIII Фәкыйрьләргә намусыңны син саткан чакта, Малың мактап сата күрмә син хәрам хакка. Барыбер бит иң югары—Ходай Тәгалә! Ахырзаман җиткәч басу ялварыр сиңа: —Җый уңышым! Җимешемне авыз ит сана? Күккә ирешеп дөньяда, булсаң да маллы, Онытсаң әгәр фәкыйрьне һәм горабаны, Хәерчегә тиен тапмасаң авыр көннәрдә! Барлык кылган шәфәгатем очар көл булып, Юар барлык изге эшең яңгырлы болыт. IX Ходайга сәйях ялвара икән, Эсседән тәмам тилмергән, кипкән. Адашып йөри өч көн вә өч төн— Ком буранында калган бу мескен. Бер йотым суга тәмам тилмергән— Агач төбендә бер чишмә күргән, һәм сәйях шашып шуңа ашкынган, Туйганчы эчкән, төшеп коенган. КОРЪӘНГӘ ИЯРҮЛӘР Телгә-күзенә мен рәхәт иңгән— Ишәген кочып йокыга түнгән. ... Шуннан соң күпме киемнәр тузган, Кире кайтмаслык гомерләр узган. Уяна... Кемдер нидер дип әйтә. Юк, әйтү түгел—күкләр күкрәтә: —Күптәнме чүлдә йокыга талдың? —Белмим... үзем дә аптырап калдым. Кичәге кояш биектә иде, Димәк, бер тәүлек, аһ, үткән инде! Ә күктән аваз: «Йоклап эш кырдың— Яшь булып яттың, карт булып тордың!» Череде агач яп-якты көндә, Чүл дымы кипте кое төбендә, Бөек давыллар иште дөньяны: «Бу—синең ишәк... сөяктән таны!» Буш чүлдә шулчак могҗиза булды— Кабынмас уйлар кабат кабынды. Терелде тирәк—тибрәнеп куйды, Саф салкын чишмә суларын койды. Ишәктән калган сөяк терелде, Чемченеп ишәк гөлгә үрелде. Безнең бу сәйях көч-куәт алды, Хәтта яшьләрдән яшь булып калды. Шау яшьлек дәрте җанда кабынды— Ходай япмасын гүя ябынды! Юлларын дәвам итте бу юлчы— Бәндәм, син аңа догадаш булчы! ЗӨЛФӘТ прҗемлюре. ИСКӘРМӘЛӘР: 1 Мөхәммәт болай ди («Бүләкләр сүрәсе) «Кяфсрләр фикеренчә, Коръән Шәриф дигәнебез яңа ялганнар һәм иске мәсәлләр тупланмасы гына, янәсе» Кяферләргә карата фикерләр хаклы Әмма, ана да карамастан, әхлак ягыннан дөреслекнең күбесе Коръән Шәрифтә көчле һәм шигъри яктан куәтле сурәтләнгән Монда аятьләргә охшатып язылган берничә ирекле һәм охшаш уйлар гына тәкъдим ителде Коръән Шәрифнең үзендә Аллаһе Тәгалә һәрчак үз исеменнән генә сөйли һәм бу И зге Китапта пәйгамбәр Мөхәммәт хакында икенче, хәтта өченче зат исеменнән фикер әйтелә Коръәннең бүтән төшләрендә Аллаһе Тәгалә бия тояклары, инжир жимешенен төшләре, Мәккәнең азатлыгы, игелек һәм явызлык, кешеләр һәм фәрештәләр белән ант итә Мондый сәер һәм дәртле гыйбарәләр Коръән Шәрифтә адым саен очрап тора 2 «Рәсүлем!» ди Аллаһе Тәгалә. Анын әйтергә теләгәне: «Рәсүлем тыйнак Әмма мин сезгә турысын әйтергә мәжбүрмен • Бу сүрәләрдә чүл гарәбенең көнчеллеге кычкырып тора. 3 «Сукырлар» сүрәсеннән 4 Начар физика, әмма нинди шигъри куәт! (А. С. Пушкин искәрмәләре)