Логотип Казан Утлары
Публицистика

А. С. ПУШКИН ИҖАТЫНДА КОРЪӘН

1820 елларда, әле беренче мәртәбә жәнүб якларына сөргенгә җибәрелгән вакытта. Пушкин Кара диңгез ярында кечкенә генә бер тау куышына сыенып, кулындагы китабын мавыгып, дөньясын онытып укый. 1825 елда язылган, тәмамланмаган бер шигырендә мондый юллар бар: В пешере тайной, в день гоненья. Читал я сладостный Коран.. Ялгызлыкка дучар ителгән көннәрендә. Пушкин шулай ук илләреннән куылган мәшһүр шәхесләр белән үз тормышын чагыштырып карый һәм еш кына күңелендә пәйгамбәр Мөхәммәт сурәте уяна. "В пешере тайной " сүзләре юкка гына тумый: риваять буенча. Коръән Мөхәммәткә күктән тау куышында иңдерелә. Димәк. Мөхәммәт образы шагыйрьнен рухи халәтенә ул көннәрдә бик якын булган. Бу мәкаләдә Пушкинның мул иҗатыннан татар укучысында аеруча кызыксыну уятырлык Коръән. Шәрекъ темасының үсешен аерып алырга булдык. Бу юнәлеш, кызганычка каршы, әлегә җитәрлек өйрәнелмәгән. Рус тәнкыйте һәм әдәбият белеме Пушкинны анлау, күтәрү өчен барлык чараларны күрде кебек. Пушкин турында язылган материаллар анын үзе азганнарыннан әллә ничә мәртәбә артык, хәтта анын мирасы белән француз, инглиз, немец һ.б. язучыларның иҗатлары арасында ниндидер аһәңдәшлек тә эзләп табалар, тик Пушкин иҗатында тамырланган Шәрыкъ темасы, көнчыгыш мотивлары турында бик аз, бик саран язалар. Рус галимнәре аурупаүзәк шаукымыннан айнып бетә алмыйлар. Пушкинны Коръән белән тоташтырган җепләр әлегәчә фәндә күрсәтелгәннән тирәнрәк, ныграк, колачлырак. Шагыйрь ижат иткән "Коръәнгә иярүләр" ("Подражания Корану") исемле шигырьләр бәйләме — анын Шәрекъкә карашының, мөнәсәбәтенең иң югары, ин киеренке ноктасы. Шәрекъ Пушкин күңелен һәрдаим үзенә тарткан. Әле 14 яшьлек шагыйрьнен "Натальягә" дигән шигырендә үк көнчыгыш мотивлары ачык ярылып ята. "Руслан һәм Людмила" исемле беренче поэмасында “Мең дә бер кичә“нең тәэсире сизелә, шәрыкъ темалары һәм образлары очрый. Жәнүб сөргене елларында (1820— 1824) шагыйрьнен Шәрекъ белән кызыксынуы көчәйгәннән-көчәя бара. “Кавказ әсире". "Бакчасарай фонтаны". "Чегәннәр" исемле поэмалар, унлаган шигырьләр, хатлар моңа ачык дәлил. “Бакчасарай фонтаньГна Пушкин эпиграф итеп бөек Иран шагыйре Мөслихсддин Сәгъди сүзләрен ала. поэманың өслүбен аңлатып: "Шәрекъ стиле минем өчен өлге булды", — дип икърар итә. 1824 елнын сентябрь-октябрь айларында Пушкин Михайловское авылында, сөргендә чагында ижади җәүһәрләреннән берсе булган "Коръәнгә иярүләр"не язып чыга. Бу шигырьләр бәйләменә бөек шагыйрьнең Шәрекъне өйрәнүдә, үзләштерүдә үзенә күрә бер йомгак ясавы дип карау дөрес булыр. Сан ягыннан исәпләнә торган нәтиҗә генә түгел, ә бәлки Шәрекъне тирәнрәк анлау. рухи дөньясына үткәрүе дигән караш бу. Телгә алынган романтик поэмаларында Шәрекъ Пушкин тарафыннан күбесенчә тышкы калып булып, аерым күренешләр, билге-тамгалар рәвешендәрәк кабул ителә. "Коръәнгә иярүләр "дә инде шагыйрь Шәрекъне. кабатланмас эчтәлегендә тоемлап, укучы күз алдына сурәтле-күргәзмәле рәвештә бастыра. Ләкин бу бәйләмне язып та. шагыйрь Шәрекъ белән саубуллашмый. Б.Томашевскийның: "Коръәнгә иярүләр"дә Пушкин Шәрекъ белән саубуллашты". — дигән фикере белән ризалашасы килми, чөнки соңыннан көнчыгыш рухы, аһәне колориты ачылган “Әрзерумга сәяхәт". "Кирджали". “Капитан кызы" кебек мәшһүр әсәрләре языла. Ни өчен Шәрскъ темасы Пушкин иҗатында шундый күренекле урын алган дигән сорау тууы табигый. Ни сәбәпле шагыйрьне нәкъ Коръән китабы тан калдырган, кат-кат укырга мәҗбүр иткән? Бу хосуста. беренче чиратта, шагыйрьнен биографиясе мөһим роль уйнаган Ул һәрвакыт үзенең нәселе, шәҗәрәсенең бигрәк тә Африкага кагылышлы тармагы белән кызыксынган Ибраһим Ганнибал шагыйрьнен ана ягыннан бабасының атасы булган. Сигез яшьлек малайны Россия җиренә алып киләләр, ул Петр 1 нсн тәрбиясендәге яраткан кешесе булып китә, яна иленә олы хезмәтләр күрсәтеп, генерал дәрәҗесенә күтәрелә. Тәрҗемәи хәле нәкъ маҗаралы роман диярсең Ибраһим Ганнибал Россиягә килеп чукындырылганчы мөселман булган, дип фараз кылырга нигез бар Ибраһимның атасы хакында немец телендә язылган биографиядә болай дип күрсәтелә. “Мөселман гадәтенчә, анын утызлап хатыны һәм табигый рәвештә күп кенә балалары булган.” Пушкин бу турыда хәбәрдар була, чөнки немецча язылган биографияне ул үзе рус теленә тәрҗемә итә. Ерак бабасы Ибраһим Ганнибалның гаҗәеп тормышы һәм язмышы Пушкинны үзенә бер үҗәтлек белән кызыксындыра Үзенең "кара бабасы" турында ул малай чакта әбисе М.А.Ганнибалдан ишетә һәм үсеп житкәч. Ибраһим Ганнибал исемен рус тарихында саклап калырга тырыша һәм. ин әүвәл. аны "Бөек Петр гарәбе" дигән тарихи роман каһарманы итеп тасвирлый Күренекле тарихчы Д Бантыш-Каменский Пушкин сүзләренә таянып, И.Ганнибал турында тикшеренү яза һәм аны “Словарь достопамятных людей русской земли” дигән сүзлеккә кертә. Пушкин Ганнибаллар нәселенең башка әгъзалары турында да мәгълүматлар туплый. 1817 елда. Лицейны тәмамлагач, ул Ибраһимның икенче улы Петр Ганнибалдан аның хатирәләрен тынларга һәм Ганнибаллар шәҗәрәсенә караган документларның сакланганмыюкмы икәнен тикшерү нияте белән анын утарына бара. Соңыннан, Бессарабиядә йөргән чагында, Пушкин өлкән яшьтәге кешеләрдән Ибраһимның олы улы. Россия белән Теркин арасындагы дингез сугышларында катнашкан Иван Ганнибал хакында сораша Бөек рус шагыйре Пушкинның тамырларында “чит". Африка каны булган икән, биредә бернинди шаккатарлык нәрсә юк. Күп кенә мәшһүр рус язучылары- ның тирән тамырларында, аерым алганда, бөтен дөньяга танылган Г Р Державин. Н. М. Карамзин. В А Жуковский. М Ю Лермонтов. И С Тургенев Ф М Достоевскийларда. барыннан да күбрәк, татар каны аккан һәм бу-гадәти күренеш Рус язучыларының күпчелегенең нәселләренә нигез салган ата-бабалары башка милләптән булу аларда дөньяны янача. полифоник күзаллау һәм үзләштерү хасиятен тудыра. Дөрес, күбесенең күзалламасында гайре рус ата-бабалар бары тарихи әһәмияткә ия булган, хикмәтле, әмма күптән узган күренеш булып саналган Пушкин өчен, үзе әйтүенчә, анын "анасы ягыннан африкалы булуы биш былтыр заманнарла бикләнеп калмаган, киресенчә, анын сәнгатьле иҗатына кискен рәвештә йогынты ясап килгән Әңгәмәләрдә, хатларында, автопортрет, рәсемнәрендә Пушкин үзенең кыяфәтенә хас африкалы тамгаларны аерымларга ярата: кара тутлы, аска таба сузылган бите, калтырап-калтырап куйган африкалы иреннәре, эре ак тешләре, елгыр йөзе Шук, ашкынулы, дәртле Пушкинга яшь чагында иптәшләре Шорчек. Чаткын кебек кушаматлар такканнар Аның бөтен торышыннан, холык-фигыленнән И.Ганнибал токымы нәсел итеп алган ярсучан холкы ташып тора. Тышкы охшашлык белән генә чикләнмичә. Пушкин үэенен И Ганнибал белән тугандашлыгын рухи тигезлектә, психологик кичерешләрдә тормыш-көнкүреш ваклыкларында сурәтләргә тырыша И Ганнибал ла нинди генә рәхәт тормышта яшәмәсен, үз илен оныта алмый, ялгызлык хисен кичер.» Петр I вафатыннан сон. дошманнары И Ганнибалны Себергә җибәрәләр Ул аннан качып кайта, үз авылында яшеренеп ята. кулга алынудан куркып яши Михайловскоеда гомер кичкән чакта Пушкин шулай ук ялгызлыгын, дусларыннан ераклашкан булуын авыр үткәзә, “Языковка" дигән шигырендә үзен биләгән уй- кичерешләрен “ерак Африкасы" турында хыялланган И.Ганнибал кичерешләренә тиңли. Овидий, Наполеон, Байрон. Мөхәммәт тә, Пушкин карашынча, шундый ук сөрген михнәтен татыган шәхесләр. Пушкин И.Ганнибалда русларга чит булган башка мәдәният, үзгә рухи төзелеш иясен күрә, аны анларга тели. Киң мәгънәдә, бу теләк—шагыйрьнен башка культуралар, шул исәптән Шәрекъ дөньясы белән киң аралаша башларга әзер булуы билгесе. Пушкинның Шәрекъ темасына йөзе белән борылганын тагын бер вәзгыять анлата: XIX гасырның беренче яртысында Россия белән Көнбатыш Европада Шәрекъ белән кызыксыну көчәйгәннән-көчәя бара. Россиядә ул чорда Казан университеты галимнәре ориенталистика фәнен алга чыгара, җәмгыятьтә шәрекъ проблемаларына кызыксыну уята. Казан университетында 20 нче елларда татар, гарәп, фарсы, монгол, әрмән телләре өйрәнелә, 30 нчы елларда болар янына төрек, кытай, манчжур һәм кайбер башка телләр өстәлә. Университет каршында Азия типографиясе ачыла, гарәп, монгол, тибет шрифтларында китаплар басыла. Казанда өстенлек иткән шәрекъ атмосферасы яшь Пушкинның лиией укытучысы И.Кайдановны да, Пушкин яратып йөргән драма, музыка, балет сәнгатьләрен дә, шәрекъ темасына урын биргән төрле журналларны да үзенә тарта. Турыдан-туры булмаса да, Казан Пушкинга билгеле бер йогынты ясамыйча калмаган. Пушкин Казанны күрә, анын Россия тарихына һәм мәдәниятенә ясаган йогынтысына югары бәя бирә, “Әрзерумга сәяхәт” дигән юл язмаларында: “Әрзерум белән Константинополь арасында. Казан белән Мәскәү арасындагы кебек, бер-берсен уздырырга тырышу күзәтелә”, — дип кызыклы чагыштыру ясый. Пушкин укыган Коръән китабын рус теленә тәржемә итүче (1790 елда нәшер ителгән) М.И Веревкин да Казан белән бәйле шәхес булган. Михаил Иванович Веревкин 1759—1762 елларда Казан гимназиясе директоры булып эшли Бу чорда шул гимназиядә Г.Р.Державин, С.Т.Аксаков, Н.И.Лобачевскийлар укый Веревкин Казанда беренче театр ача. Болгар җиренә беренче археологик экспедиция оештыра; бу тикшеренүләрдә Г.Р.Державин актив катнаша, борынгы шәһәрнең планын төзи, төзелеш калдыкларын рәсемгә төшерә, жирдән акчалар һәм әйберләр казып таба. М В Ломоносов Россиядә шәрекъ телләрен өйрәнергә кирәк дигән фикер уздыра. Шул фикергә нисбәтән, Веревкин әлеге гимназиядә татар телен өйрәнү мәсьәләсен күтәрә. “Здешний город есть главный целого царства татарского национального диалекта. Не позволено ли будет завести при гимназии класс татарского языка...” — дип, Петербург даирәләренә мөрәҗәгать итә. Соңарып булса да, 1770 елдан башлап, гимназиядә татар теле укытыла башлый Казан шәһәре Веревкинда Шәрекькә нисбәтән зур кызыксыну уята. Веревкин Коръәнне А.Де Риэ ясаган французчадан тәржемә итә. Әйтергә кирәк, Казан галименең тәрҗемәсе Д. Кантемир, А.Колмаков тәрҗемәләреннән үзенең шигьриятлелеге белән аерылып тора. Пушкин тикмәгә генә аңа иярми Арттырып җибәрмичә, шуны әйтеп була: Коръәнне шигъри үзләштергәндә Пушкин Веревкин белән иҗатташлык иткән. “Коръәнгә иярүләр” бәйләме тугыз шигырьдән тора. 114 сүрәдән торган Коръән белән чагыштырганда шигырь бик аз булып күренергә мөмкин. Әмма шунысы характерлы: антик шагыйрьләр — Анакреонт. Овидий. Гораиийга. италияле Дантега, француз А.Шеньега, иранлы Хафизга, Библиягә ияргәндә Пушкин, кагыйдә буларак, бер-ике тезмә белән чикләнә Бу юлы исә тугыз иярү Шуна өстәп, Пушкинның башка әсәрләрендә, хатларында, көндәлек дәфтәрләрендә Коръәнне даими телгә алуын хисаплап чыгарсак, анын бу изге китапка аеруча игътибарлы булуы турында сөйләргә хаклыбыз. Иярүләрен Пушкин “ирекле” дип атаган Бу ана иҗатында шәкел сайлауда берникадәр иркенлек биргән, ләкин сюжет, образ, мотивларда ул төп чыганактан тайпылмый Мәсәлән, беренче иярүендә Пушкин 93 нче сүрә үзәгендә яткан хәл-әхвәлне хәтерендә янарга: ялгыз калган, өзгәләнгән, үз көченә дә. Тәнре ярдәменә дә ышанычын югалта башлаган Мөхәммәткә Алла ярдәмгә килә. Пәйгамбәрен ташламаска, жәбердән сакларга вәгъдә бирә һәм Алла сүзен гавамга таратырга тиешле булуын искәртә Нет, не покинул я тебя Не я ль в день жажды напоил Тебя пустынными водами ? Не я ль язык твой одарил Могучей властью нал умами 9 Мужайся ж. презирай обман. Стезею правды бодро следуй. Люби сирот, и мой Коран Дрожащей твари проповедуй Тугызынчы иярүдә Пушкин 2нче сүрәдәге 261 нче аятънен сюжетына һәм мәгънәсенә таянган Бер юлчы җимерелгән авыл яныннан узганда “Алла моны җанландыра алмас",— дип шөбһәсен белдерә. Алла юлчыны элек үтертә, аннары терелтә һәм шуның белән үзенен тормышка, үлемгә һәм вакытка хужа булганын исбат итә. Пушкин юлчы образын һәм сюжет агымын бераз үзгәртә төшә, әмма аятьнең мәгънәсен саклый. Шигырьдә юлчы чүлдә йөреп адаша һәм эсселеккә, сусауга, тузанга түзә алмыйча. Аллага ризасызлык белдерә Алла анын сусавын бастыра, ана күләгәдә ышык бирә һәм аны озак елларга йокыга талдыра Картайган юлчы йокыдан уянып торгач, заяга узган вакытын кызганып, кычкырып еларга тотына. Алла моны күреп, вакытны кирегә бора һәм юлчыга яшмеген һәм ышанычын кире кайтара Бәйләмдәге башка шигырьләр сюжет һәм мәгънә ягыннан түбәндәге төп нөсхәдәге сүрәләргә ярашалар: 2нче шигырь — 32нчс сүрәгә. Знче — 80 нчегә. 4 нче — 2 нчегә; 5нче — 21 нчегә, 24нчегә һәм 31 нчегә, 6 нчы — 48 нчегә. 7 нче — 73 нчегә; 8 нче — 2 нчегә таянып ижат ителгән Әмма Пушкин санап чыгылган сүрәләр белән чикләнмәгән, башка сүрәләрдән тема һәм сурәтләр алган, анализ күрсәтүенчә, угыздан артык сүрәгә таянган. Сан ягыннан чагыштырмача аз шигырьләр язып, шулар ярдәмеңдә Пушкин Коръәннең киң колачлы, бай эчтәлеген — Алланың кодрәтен, нәсихәт ләрен, космологияне, әхлак кагыйдәләрен, сугыш батырлыкларын һ.б — рус укучысына ирештерергә тырыша Пушкин шигырьләрендә, эчтәлектән тыш. Коръәннең башка яклары да. хосусан, композицион төзелеш, сәнгатьлелек сыйфатлары тиңдәшлек таба Мәсәлән, “Коръәнгә иярүләр"дә, изге китаптагыча. Алла Пәйгамбәргә, сугышчыларга, юлчыга, юмарт һәм саран кешеләргә үз исеменнән, турыдан- туры эндәшә: Менә 8нче шигырь Алла Мөхәммәтне үгетли Восстань, боязливый: В пещере твоей Святая лампада До утра горит Сердечной молитвой. Пророк, удали Печальные мысли. Лукавые сны ! До утра молитву Смиренно твори. Небесную книгу До утра читай 1 Пушкин шигырьләрендәге Алданын кешегә туп-туры мөрәҗәгате рус һәм Ауропа укучыларына көтелмәгән, чиктән тыш күренеш булып тоела. Тора һәм Евангелиедә — яһүдләрнең һәм христианнарның изге китапларында, — кагыйдә буларак, кемдер Ходай турында яза, сөйли, динчеләргә анын нәсихәтләрен җиткерә. Коръәндә исә бөтенләй башка төзелеш. Монда Алланын туры сөйләме өстенлек итә. Коръән — Алланын үз изге сүзләре, аларны һәркем ишетә. Дингә инанучының күңеле Алла белән турыдан-туры аралашу шатлыгын кичерә. Бу алым исламнын киң таралуына ярдәм итә, дингә инанучылар, руханилар арасында үзара махсус (хәзерге тел белән әйтсәк, демократик) мөнәсәбәтләр урнашуга гаять әһәмиятле сәбәп булды. Ауропа тәрбиясен алган Пушкин Коръәннең бу сыйфатын гаҗәпләнеп кабул итә. анын тәэсир көченә, сәнгать кануннарына туры килгән сыйфатларына, иҗади илһамлану өчен киң мөмкинлекләренә югары бәя бирә. “Коръәнгә иярүләр”дән сон бер ел узуга "Пророк" (Пәйгамбәр) исемле мәшһүр шигырендә туры сөйләм алымын бик иркен файдалана: И бога глас ко мне воззвал: "Восстань, пророк, и виждь. и внемли. Исполнись волею моей. И. обходя моря и земли. Глаголом жги сердца людей" "Пророк" шигыре Пушкин поэзиясендә аерым урын тота: ул шагыйрьнең иҗади карашлары һәм тормыш позициясе шигаре кебек кабул ителә. Аннан да бигрәк, ул рус әдәбияты өчен программ әсәр. Ләкин Коръәннең бу шигырьгә ясаган йогынтысын рус әдәбият фәне күрмәмешкә салыша. Пушкин әсәрләренең соңгы (1977 елгы) академик басмасында “Пророк” шигыренә ясалган комментарийларда тик Библия мотивларын файдалану турында сүз алып барыла. Коръәннең йогынтысы исәпкә алынмый. Коръәнне укыганда. Пушкин рус кешесе өчен күнегелмәгән әхлакый, эстетик, фәлсәфи кыйммәтләр системасын тәшкил иткән яна дөньяга кергәнен сиземли, үзе ошбу мохитка гашыйк була, аның шул дөньяны укучыларына да якынайтасы килә. Рус шагыйре Коръәннең тагын бер үзенчәлеген—фикерләү ысулын, дөньяга карашлар структурасын отып ала һәм оста итеп чагылдыра. Күренекле ислам дине белгече Г. Грюнбаум. ислам һәм христиан мәдәниятләрен чагыштырып, беренчесендә бер башкалык — фикерләү "атомарлыгьГн ("атомарность”) күрә. Ислам, барыннан да элек, дөньяны аерым элементлардан төзелгән кыяфәттә күзаллый, тәмамланган вакыйгаларга караганда, күбрәк аерым чагылышларга игътибар итә. дөньяның матдәләрен, күренешләрен, кешенен уй-кичерешләрен бер рәттә һәм бер арада урнаштыра. Мәсәлән, яхшылык-мактаулы тәгаен эшләр бердәмлеге, дөньяның матурлыгы мотлак идеалда булмыйча, әйләнә-тирәдәге предметлар, күренешләр, гамәлләрдә туплана: кеше боларны мантыйки-нисби рәвештә түгел, ә бәлки конкрет тулылыгында, хисси рәвештә тоемлый, үзләштерә "Коръәнгә иярүләр”гә кереш сүзендә Пушкин Коръән аятьләрендә, антларында төрлетөрле предметлар һәм күренешләрнең рәттән тезелеп китүенә ишарә итә “Коръәннең башка урыннарында. — дип яза ул. — Алла бияләр тояклары, инжир җимешләре. Мәккә азатлыгы, гаделлек һәм бозыклык, фәрештәләр һәм адәм баласы һәм башкалар белән ант итә Бу сәер риторик алым Коръәндә минут саен очрый" Пушкин бу ысулны файдаланып, рус укучысы хыялын уятырга тырышкан булса кирәк. "Коръәнгә иярүләр"дә бер рәткә тезү һәм контраст алымнары предметлар тигезлеген дә. рухи биеклекне дә күрсәтүгә хезмәт итә. Чын белән ялган, батырлык белән куркаклык, бүләк һәм җәза, юмартлык һәм саранлык, тыйнаклык һәм бушбугазлык, яшәү һәм үлем—бу төшенчәләр һәм Коръән эчтәлегендә, һәм Пушкин әсәрләренең лексикасында очрый. 6 нчы иярүнең байтак өлеше динамизм, хәрәкәт белән сугарылган аяусыз сугыш күренешеннән гыйбарәт, сонгы юлларда исә—тынычлык һәм ләззәтләнүгә кискен күчү: Блаженны падшие в сраженье: Теперь они вошли в эдем И потонули в наслажденье. Не отравленном ничем. 97 Шулай да. Пушкин әйберләрне һәм күренешләрне санап чыгу һәм каршы кую белән чикләнми Ул матди һәм рухи күренешләрнең күптөрлелеген - үз шигырьләренең ритмнары, рус теленен сыгылмалы көче, аятыәрнен пластикасы, гарәп лисанынын аһәнлелеге ярдәмендә — искиткеч тәңгәллектә берләштерә. Рус шагыйре яна шигъри калыплар һәм фикерләү рәвеше белән бергә, христианлыктан (рус аңыннан) үзгә булган әхлакый кыйммәтләр бердәмлелеген таба, мөселманнар өчен нигез үзәкне тәшкил иткән әхлакый төшенчәләргә тап була. Ислам өйрәтүенчә, батырлык югары сыйфат саналып, анын янәшәсенә юмартлык куела. Юмартлык, гади кунакчыллыктан битәр, сыеныр урыны булмаган фәкыйрьгә ярдәм кулын сузуны таләп итә Юмартлык намус белән, саранлык түбәнлек белән тиңләштерелә Торгуя совестью пред бледной нищетою. Не сыпь своих даров расчетливой рукою Щедрота полная угодна небесам В день грозного суда, подобно ниве тучной. О сеятель благополучный. Сторицею воздаст она твоим трудам Но если пожалев трудов земных стяжанья Вручая нищему скупое подаянье. Сжимаешь ты свою завистливую ллань. Знай: все твои дары, подобно горсти пыльной. Что с камня моет дождь обильный. Исчезнут, господом отверженная дань Коръәннең әдәп-әхлак таләпләре шагыйрьнең әхлакый эзләнүләренә аһәңдәш иде. һәм ул аларны кискенләштерде, көчәйтте Нәкъ Михайловское авылында. “Коръәнгә иярүләр"не иждт иткән чорда. Пушкин әхлакый мәсьәләләрне алга чыгарып. “Саран пәһлеван". "Моцарт һәм Сальери" исемендә кечкенә трагедияләрен язарга ниятли (алар берничә елдан сон язылачак) Пушкин Мөхәммәткә мөнәсәбәтендә христианнар анына сыеша алмаган караш үстерә. Ул замандагы христианнарның күпчелеге Мөхәммәткә ничек караган ’ Янәсе, ул алдау һәм ирексезләү нәтижәсендә хакимияткә ирешкән һәм популярлык казанган ялган һәм мәжүси пәйгамбәр Пушкиннын Мөхәммәткә яңача карашы төрле сәбәпләр аркасында калыплана “Коръәнгә иярүләр"дән күренә ки. Мөхәммәт Алданын кешеләргә юналтелгән сүзләрен тапшыручысы — арадашчы хезмәтен башкара Рус шагыйре, бу очракта. Алла сүзен ишеткән мөселман кешесенә әверелә һәм мөселман кешеседәй уйлый башлый Ләкин коры мантыйк кушканча фикерләгәндә. Пушкин Мөхәммәтне Коръән авторы дип санау ягына авыша П Вяземскиига язган бер хатында Пушкин Мөхәммәтне бөек шагыйрьләр Сәгъди һәм Хафиз белән янәшә куя Пәйгамбәр белән шагыйрьне бер үк шәхестә тоташтыру, синтезлау Пушкин өчен табигый, аның дөньяга карашына яраша иде һәм шигырьләрендә гәүдәләнешен запты Мондый синтез Пушкинга үзе белән Мөхәммәт арасында чагыштырулар ясарта мөмкинлек бирә. Пушкинга Мөхәммәт рухы башка тарихи шәхесләр рухына караганда якынрак булып чыга Пушкин П Вяземскиига үэенен беренче әсәрләр җыентыгының язмышы турында болай дип яза (1824 ел. 29 ноябрь) “1820 елда мин үземнен уйдырмамны күчереп яздым һәм аны укучыларым өчен бастырып чыгарыр! а жысна идем лә, кулъязмамны Никита Всеволжскийга карта уйнап оттырдым (әлбәттә. билгеле бер шарт белән) Шул чакта Мәккәдән Мәдинәгә качарга мәжбүр булдым, минем Коръәнем кулдан кулга йөри башлады — әлегә кадәр бик нык ышанучылар аны көтәләр. Хәзер инде мин кулъязманы эзләп табуны һәм сатып алуны энемә тапшырдым.** Пушкинның мөстәкыйль фикер йөртүче дуслары. мәсәлән. К Рылеев. П Чаадаев Пушкин белән Мөхәммәт арасындагы охшашлык турында ассызымлап әйттеләр Рылеев һәм Чаадаев шагыйрьнен. шигьрнятнен җәмгыятьтә югары урын тотканына 7. .к. у. мв ишарәләп. Пушкинны пәйгамбәрләр, ягъни гражданлык үрләренә күтәрелергә чакыралар һәм бу мөнәсәбәттә Мөхәммәт исемен телгә алалар. "Син безнең Байроныбыз була аласын, — дип яза Рылеев. — Әмма. Алла хакына, Гайсә хакына, синең яраткан Мөхәммәтең хакына Байронга иярмә". Чаадаев “Коръәнгә иярүләр"не укып чыккач, хәйран кала һәм: “Пушкин бу көннән башлап Коръәнгә һәм Мөхәммәткә иярергә тиеш", — дигән фикергә килә. Пушкинга адресланган бер мәктүбендә (1828 ел. март—апрель айлары) Чаадаев мондый сүзләр әйтә: “Бу мескен юлдан язган Россиягә чиксез игелек китерә алуыгызга ышанам" һәм: “Сау булыгыз, дустым. Мөхәммәт үзенең гарәпләргә әйткән сүзләрен сезгә әйтәм — эх, белсәгезче! ” — дип хатын тәмамлый. Ничек итеп гарәп телен белмәгән, исламнан ерак булган үзгә мохитта тәрбияләнгән Пушкин Коръәнне тик тәржемәдә укып, анын мөндәриҗәсен, рухын, калыпларын отып алуга ирешкән0 Монда Пушкинның шигъри сиземләве мөһим роль уйнаган. Шуның белән бергә Пушкин башка халыкларның рухи халәтенә үтеп керү хасиятенә ия булган. В. Г. Белинский Пушкинны борынгы грек мифологиясендәге Протей исемле алла белән чагыштырган иде (риваять буенча, Протей арыслан, чуар юлбарыс, аккан су. агач, һ.б кыяфәтен алу осталыгына ия). Мондый сыйфатка синестезия (бергәләп хис итү) дигән фәнни атама уйлап табылган. Кайбер караламаларының кырларына Пушкин гарәп хәрефләрен язып куйган, чөнки ана үз күзләре белән хәрефләрен күрү, мөкиббән киткән Сәгъди һәм Хафизларның язу рәвешен тою. гарәп сөйләменең аһәңен тыңлагандай булу кирәк булган Пушкинның шәхси китапханәсендә француз, инглиз, рус һ.б телләрдә язылган китаплар саны шактый. Ул китапларда гарәп шрифтында язылган сүзләр дә еш очрый. Кавказда йөргән чакта Пушкин чит телләр башка мәдәниятләр дөньясына эләгә, башка лисаннарга колак сала, аларны мөмкин кадәр кулланырга тырыша, юл күрсәтүченең төрек телендә сөйләшүен дикъкать белән тынлый. сүзләрнен мәгънәсенә төшенә (“жәнүб сөргене" елларында ул төрек теленнән хосусый рәвештә дәресләр алган); сәяхәттә вакытында бер тукталышта татар телендә эчәргә су. икенче тукталышта төрек телендә атлар сораган. "Әрзерумгә сәяхәт" әсәрендә грузин, әрмән, инглиз, француз, латин, фарсы сүзләре очрый. Пушкин төрле телләр өйрәнүне хуп күргән. "Коръәнгә иярүләр”дә һәм башка “шәркый” әсәрләрендә Пушкин рус укучысы алдында Шәрекъ дөньясын ача. ана бүтән мохит үзенчәлекләре белән танышырга мөмкинлек бирә. Христианнар, шул исәптән, рус халкы аңында Көнчыгыш гасырлар буена чит. Көнбатышка каршы куелган дөнья сурәтендә иде. М.Херасков “Россиядә" исемле поэмасында (1779) русларның Казанны яулап алуын менә ничек тасвирлаган: гуманлы христианлык мәжүси. вәхши исламны жинә. әллә нинди чит-ят нәмәрсәкәйне хаклы рәвештә бастыра. Ислам кылыч һәм алдау юлы белән кертелгән дин буларак бәяләнә. Исламның әхлакый, җәмгыяви кыйммәтләре көлке итеп сурәтләнә. Дөрес. XY1II гасырда башка рухтагы, чын гуман юнәлештәге язучылар да (Г Р Державин. Н.М.Карамзин) әдәбият мәйданына аяк басалар. Гарепне Шәрекъкә кискен рәвештә каршы кую тенденциясе дә көчсезләнә төшә. Әмма бары тик Пушкин гына “безнеке-чит" антиномиясен жинеп чыгу юлын күрсәпе Христиан мәдәнияте. Ауропа мохиты тышында урта гасыр аңына “чит планета’ булып күренгән кызыклы рухи, матди дөньялар яши икән. Аларга нәфрәт күзе белән карамаска, аларга каршы сугыш ачмаска, киресенчә, аларны анларга. дустанә мөнәсәбәт урнаштырып, үз күңел дөньяңны киңәйтергә, яңа эстетик ләззәтләнүләр татырга кирәк. Дөнья мәдәниятләрен бәяләүдә Пушкин евроцентризм карашыннан кискен рәвештә читләшә. Ислам — үз закончалыкларын саклаган төзек, бердәм мәдәният. Ул башка мәдәниятләр белән диалог алып бару өчен ачык, ярдәмчел, чөнки анда аерымлык тик гомумилек белән бәйләнештә чын тәңгәллеккә ирешә Пушкин исламнын үзара аралашу алып бару мөмкинлекләрен шактый мул файдалана “Коръәнгә иярүләр ендә ул салкын күзәтүче. Коръән сюжетларын, идеалларын теркәп баручы булып калмый, анын битләрендә ул “үз" фикерләрен, кичерешләрен таба, аларны ижатында үстерә Шул ук вакыт. Пушкин Коръәндә яна образларга, яна фикри ачышларга юлыга, шулар белән үзенен дөньяга карашын тулыландыра, ижатына нигез итеп сала Шәрекъ шагыйрьләре һәм Коръән белән иркен диалог алып бару нәтиҗәсендә. Пушкин ижатында Көнбатыш-Көнчыгыш бердәмлегенә юл ачыла. Тора-бара Пушкин даирәсендә Шәрекъ белән кызыксыну көчәя башлый. Шәрекъ орбитасына шагыйрь үз дусларын П А. Вяземский. К Ф Рылеев. П Я Чаадаев. А А Бестужев. А А Дельвигны — тарта. Шәрекъ темасына бирелеп киткән О И Сенковскийга булышлык күрсәтә, үзенен “Современник" журналында Солтан Газый Гәрәйнсн Кавказ халыклары тормышыннан язган этнографик новелла хикәяләренә урын бирә, ориенталист Н.Бичурин тәржемәләрен “Литературная газета "да бастыра Пушкинның Шәрскъкә нисбәтән ижади планнары тулысынча үтәлми кала. Пушкин Шәрекъ буенча профессиональ белгеч түгел иде. көнчыгыш телләрен белүе, күбесенчә, көндәлек сөйләшү өчен генә ярашлы иде О Сенковский. Н Бичурин һәм күп кенә башка ориенталистлар Шәрекъ телләрен һәм тарихын Пушкинга караганда күбрәк белделәр Пушкинның Шәрекъ турында язганнары да артык күп түгел. Анын замандашы һәм әшнәсе А.Бестужевның Шәрскъкә мөнәсәбәтле әсәрләре сан ягыннан күбрәк. Шуна да карамастан, гадәттән тыш сәнгатьле сиземләү һәм кеше хәленә кереп, уртаклашучан сыйфатка ия булу сәбәпле. Пушкин үзенен замандашларын һәм үз чорын узып китте Ул Россиядә беренче булып Ислам даирәсен, мохитен. Шәрекъ мәдәнияты җәүһәрләрен үзе өчен ачып, укучыларына җиткерде. Шәрекътә гомумкешелек рухын күрде һәм аннан башка иҗатта диалог та. кеше хөрлеге дә мөмкин түгеллеген күрсәтге. Бөек державачылык, өстенлек рухы белән агуланган шул чор рус җәмгыятенең күпчелеге Пушкин ачышларын кабул итмәде "Коръәнгә иярүләр" әдәби тәнкыйть тарафыннан гына түгел, ә бәлки әдәбият белемендә дә үз вакытында тиешле бәясен ала алмады. Чорнын Чаадаев. Гоголь. Белинский. Н Страхов. Достоевский кебек алдынгы шәхесләре кагыйдәдән чыгарма иделәр Пушкин рус язучыларынын чагыштырмача кечкенә, ләкин ин кыйммәтле өлешен Шәрскъкә кызыксынып карарга илһамландырды Л Толстойнын “Хаҗи Морат" повесте. К. Леонтьев. И Бунин. В Хлебников. А Платонов, Вс Иванов һәм кайбер башка язучыларынын Көнчыгышка багышланган әсәрләре - - нигез ташларын Пушкин салып калдырган градииияләрнен дәвамы Шул ук вакытта бөек Пушкин башлап җибәргән шәрекъ традицияләре рус әдәбиятының агым суына коелган кечтеки инеш булып кына калалар Рус әдәбияты,рус әдәби тәнкыйте, күбесенчә. Көнбатышка күз тота. 1880 елда Мәскәүдә Пушкинга һәйкәл ачу мөнәсәбәте илә Ф Достоевский рус җәмгыятендә янгыраш тапкан нотыгында “Дөнья шагыйрьләре арасыннан тик Пушкин гына жлны-тәне белән башка, ят күренгән культурага бирелеп, аны үзләштерү хосусиятенә ия булды." — дип сөйләде “Үз рухы чит халыклар рухына гәнгәл килү"сндә Достоевский “рус кешесенең тәкъдирен" күрде “Чын рус кешесе булу өчен (моны ахыр чиктә ассызыклагыз) барлык бәшәриятнен туганы, барлык кешеләр өчен кеше булу лязим." — дип. ышанычын белдерде Пушкиннын милли ижади эшчәнлек программасын төзүенә гасыр ярым Достоевскийнын бу юнәлешне хуплап нотык сөйләвенә 100 елдан артык вакыт үтте Рус әдәбияты бу программаны тормышка ашыра алдымы'* Рус характеры гомумкешелек баскычына күтәрелә алдымы* Бу турыда куп бәхәсләшергә мөмкин, ләкин ахыр бәяне укучының үзенә калдырыйк