Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАГЫН БЕР ФАРАЗ

Сак-Сок исеме канлардай килә? орынгы Кытайда Тан империясе чорында Ду Фу дигән бик күренекле бер шагыйрь яшәгән. Ул 712 елда дәрәжәле чиновник гаиләсендә дөньяга килә Заманының зур акыл иясе булып житешә Сарай даирәсенә якын кеше буларак, императорның һәм ин зур түрәләрнең тормышны, чынбарлыкны аңламавын, шул ансызлык-белемсезлек жирлегендә тормышта мәгънәсезлек-башбаштаклыкка юл куюларын күреп борчыла Дәүләт башлыкларына хаталарын күрсәтергә, хакыйкый хәлне аңлатып бирергә тырышып карый Әмма хакимият ияләре ул заманнарда да. мондый анлы-белемле кешеләрне, жаваплы вазифалар йөкләп сынап карау урынына, ераккарак куу. эзәрлекләү, ил тормышыннан читләштерүне кулайрак күргәннәр. Ду Фу да гаиләсе белән ерак провинцияләргә сөрелә Шагыйрь анда да шигырь язуын дәвам итә Шигырьләрендә чор әрнүләрен, кин катлау халыкның хәлен, хакимнәрнең гаделсезлеген чагылдыра Шундый әсәрләре белән Кытай әдәбиятын күрелмәгән биекләргә күтәрә, тормышка якынайта 755-763 елларда барган чуалышлар өермә-сендә шагыйрь гаиләсен, балаларын жуя Шулай да яна император аны 757 елда янадан хакимияткә якынайтып карый** менә шунда башкалага кайтканда, ике дистә елдан сон, яшьлек дусты Вэй Ба белән очраша Шушы дулкынландыргыч күрешүдән сон ул 758 елда -Тын тормышта яшәүче Вэй Бага багышлыйм- (-Посвяшаю Вэй Ба. живушему на пакое-) дигән шигырен яза Ул болай башлана Йолдыз дөньясында Шан-Шень кебек Безнен гомер Очрашусыз акты Ләкин бүген,— Нинди гүзәл кичә!— Ике дуска Бер шәм сибә якты Яшьлек китте— Илдә сукбайлыкта Безнен башта чәчләр— An-ак инде Дусларны сорама - Күпмесе үлеп. Безнен жанга Әрнү булып инде ларда һәм бу югалту—Шан- Шеньнын аерылуы нәкъ татар халык авыз ижатындагы Сак белән Сокның аерылуына охшаш Искәрмәләрдә Шан белән Шень болай аңлатыла Шан—Орион йолдызы Шень—Зөһрә (Венера) планетасы, ягъни Тан йолдызы Алар һич кайчан диярлек күктә бер үк вакытта күренмиләр, икенче төрле итеп әйткәндә, берсе-берсенә якынлашу, -очрашу-—икесе бергә күренү минутлары житкәндә, көн яктыра Менә шундый аңлаулар һәм анлатулар аша без Шан- Шеньнын безнен Сак-Сокларнын Кытай варианты икәнен күзаллый алабыз Ләкин биредә бер нәрсәне искәртеп үтү зарур Ду Фунын 758 елда Шан белән Шеньны телгә алуын, бу образның туу елы. чишмә башы дип аңларга ярамый Шагыйрь кулланганчы ла әлеге образ халык ышануларында менәр еллар элек тә яшәп килгән, соңрак ул киная, символик образ сыйфатында халык авыз ижатына килеп кергән Биредә без -бу образны Төркиләр кытайлардан алган-, яисә -кытайлар төркиләрдән күчергән- кебек урынсыз һәм нигезсез бәхәсне дә куертырга жыенмыйбыз Әмма, безгә калса, һәр ике образның да тәңгәллеге бәхәссез кебек тоела Шуна нигезләнеп, әлеге образлар халкыбыз күңелендә 2000 еллар чамасы яшәп килгән, дип әйтә алабыз Алар халыкның үз ижаты. дөньяга үз карашын чагылдыручы образлар булганнар, шуна күрә дә халык аны мен елларның дәһшәтле зилзиләләрендә дә жуймаган. бүгенге көнгә кадәр алып килгә