Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОПЕРА СӘНГАТЕ ЙОЛДЫЗЫ

кытучы хезмәте—иң изге эш. Укытучыларның хөрмәт ителүен Зилә бик нәни чактан ук белеп, күреп үсә. Кызның беренче буын бабалары, күп санлы гуганнары, әти-әнисе— барысы да укытучылар. Бу нәселнең ике йөз еллык тарихы бар. Аларнын берсе, Габдулла Тукай замандашы, мәгърифәтче, рус теле укытучысы Мәхмүт Еникеевне әле дә искә алып сөйлиләр. Зиләнең әтисе Даян да рус теле укыткан, кызганыч, ул бик иртә вафат була. Әнисе Нәфисә ханым исә утыз ел буе балаларга белем биргән. Аларнын гаиләләрендә биш бала үсә. Шуларның дүртесе—югары белемле химия белгечләре. Барысы да театр, музыка, сәнгатькә гашыйклар. Зилә исә үзенең үтә музыкальлеге, матур тавышлы булуы белән аерылып тора. 1968 ел. Уфа музыка училищесын тәмамлаган Зилә Казанга юл тота. Хыялы— консерваториягә укырга керү. Әмма ни аяныч, кыз соңга калган булып чыга—кабул итү имтиханнары инде тәмамланган икән. Кыз Казан педагогия институтының ишеген шакый. Музыка-педагогия факультетында укый башлый. Укытучылары Зиләнең сәләтен тиз күреп алалар Ана. «Тавышың сирәк очрый торган матур тембрлы, бик көчле, музыкаль ишетү сиземләвең нечкә-үткен. Мондый сәләтеңбелән консерваториядә уку хәерлерәк булыр сина»,— диләр. Уфадан килгән талантлы кыз турындагы хәбәр консерватория ректоры, композитор Нәҗип Җиһановка да барып ирешкән икән..Ректор кабинетында кызны тыңлап карыйлар. Сөбханалла! Булса да булыр икән шул кадәрле матур тавыш! «Үзебездә укырсың, кызым!»—дип Нәҗип Җиһанов Зиләнең аркасыннан кага. Шулай итеп, уку елы башланганга бер айлап вакыт узган булуга карамастан, Зилә Сөнгатуллина консерваториягә кабул ителә. 1968-1973 еллар. Зилә Сөнгатуллина—Казан консерваториясе студенткасы. Монда аны бәхетле язмыш көткән. Ялгыз җырлау серләренә кызны оста педагог, профессор Валентина Андреевна Лазько өйрәтә. Кыйммәтле музыкаль бай мирас калдырган композитор, профессор Нәҗип Жиһанов Зиләнең һәр уңышларына куанып, аны күз уңыннан ычкындырмый күзәтеп килә. Талантлы опера артисты, режиссер, профессор Нияз Даутов исә опера сәхнәсенең нечкәлекләрен аңларга, артист һөнәренең татлы да, авыр да булуын тоярга ярдәм итә. Никадәр олы, фидакарь шәхесләр! Алар Зиләне җыр сәнгатен бөтен барлыгы белән яратырга, һәрдаим җаваплылык тоеп яшәргә, түзем һәм тырыш булып, җырлау осталыгын һаман камилләштерергә инандырып тәрбиялиләр. Аны югары сәнгать юлына алып чыгалар. 1973 елның җәендә яшь җырчы Зилә Сөнгатуллина Нәҗип Жиһанов кулыннан «опера солисткасы һәм педагог» дип язылган диплом ала. Шуннан бирле Зилә ханым Сөнгатуллина—Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Академия опера һәм балет театры солисткасы. Театрда егерме биш ел эшләү дәверендә җырчы үзен ифрат эшчән, тырыш артистка итеп таныта, баш рольләрне җырлаучы примадонна—«йолдыз» булып үсеп җитә. Милли опера һәм музыкаль комедияләрдә Зилә ханым җанлы, тормышчан образлар тудыра. Төрле гасырларда яшәгән татар хатын-кызларын—«Алтынчәч»тә—Алтынчәч. «Наемшик»та—Гөлйөзем. «Каһәрләнгән мәхәббәт»тә—Галимә, «Башмагым»да—Сәрвәр, «Самат»та Әлфия рольләрен тирән итеп тоеп, истә калырлык итеп башкара. Бату Мөлековнын «Каһәрләнгән мәхәббәт» операсындагы Галимә образы өчен Зилә Сөнгатуллина Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Даян кызы Сөнгатуллина- ның иҗади колачын раслау өчен ул җырлаган операларны санап үтү генә дә җитәр иде. Ул инде сәхнәдә утыз өч образ тудырган җырчы. Алар—дөнья һәм рус классикасы У Зилә Сөнгатуллина. татар опера театрының төп солисткасы булу белән бергә, бай репертуарлы кониерт җырчысы да: республикабызда. Россиянең бик күп төбәкләрендә булырга, чит илләргә чыгарга да өлгерә ул. Кайда гына булмасын. нинди генә тамашачылар алдына чыкмасын Зилә ханым классик арияләр, романслар белән беррәггән татар халык җырларын да жырлый Халкыбызның көчле рухлы, музыкаль сәләтле, жыр- монга бай халык икәнен жырлары белән раслый ул Мисалга Зилә ханымның 1998 елдагы берничә концерт программасына күз салу да җитә. Әлмәт һәм Бөгелмәдә ул дирижер Фуат Мансуров житәкчелеген- дәге оркестр белән Тукайның «Әллүки»ен. Россининың «Севилья чәчтарашы* операсыннан Розина ариясен, аннан сон Җәүдәт Фәйзи һәм Рөстәм Яхин романсларын башкара Озак та үтми. Чехиянең Прага шәһәрендә Россия илчелеге бинасында концерт бирә. Концертын Зилә ханым «Гөлждмал» жыры белән башлый Аннары тыңлаучыларга Нәжип Җиһанов- ның «Туган жиремә» җырын һәм классик сәгатьлек кенә дәресләр алып укытырга керешкән җырчының яңа таланты ачыла Укытучылар нәселендә туып үскәнлеге сиздерә, күрәсең Сәхнәләрдә тупланган артистлык тәҗрибәсе, башка консерваторияләрнең жыр укытучылары белән аралашулар, фәнни конференцияләрдә чыгыш ясаулар, төрле конкурсларда жюри әгъзасы буларак катнашулар— барысы ла Зилә Сөнгатуллинаның үз шәкертләреннән талантлы жырчылар тәрбияләү осталыгын баеталар Бг саен чыгарылыш имтиханнарында дәүләт комиссиясе Зилә Сөнгатуллина шәкертләренең профессиональ хәзерлек ягыннан югары булуларын аерым билгеләп үтә 1994 елла ул инде профессор дәрәҗәсенә лаек була Аның шәкертләре—төрле милләт вәкилләре. Байтагы тиз арада хөрмәтле исемнәр белән бүләкләнә, төрле конкурсларда җиңүләргә ирешә 1991 елда республикабызда беренче тапкыр үткәрелгән Салих Сәйдәшев исемендәге җырчылар булган үлемсез әсәрләрдә, татар опера сәнгатенен маяклары булган әсәрләрдә башкарылганнар. Алар—Зилә ханымның осталыкка ирешә бару этаплары Лирик колоратурага ия. иркен-тигеэ агылучан тавышлы җырчыбыз үзенен сүзләрне ачык анлаешлы итеп жырлавы белән дә сокландыра. Ул татар теленең музыкальлеген ача белүе, интонация-төсмерләргә бай булуы, әсәрнең эчтәлеген ачып бирүдә сүзләрнең мәгънәви яңгырашын төгәл таба алуы белән аерылып тора. Шуңа күрә дә <■ Күзләреңне йомып тынласан да Зиләне башка жырчылар белән бутап булмый Анын образларын һәрвакыт мөлаем затлар итеп күзаллыйсың. Ул жырлаганда геройларының хис-тойгыларын шул кадәр бай һәм тулы итеп ачып бирә белә».—диләр анын сәхнәдәш дуслары. Бату Молековның • Кара йезмр* операсы la.iiiAi i Зим Cmi.4imyi.iuua. Закир Хоигһр Биеичеа. 1986ел музыка әсәрләрен тәкъдим итә Ул концертка Зилә Сөнгатуллинаның концертмейстеры ниндидер сәбәпләр белән килә алмый кала. Нишләргә9 Тыңларга җыелган дәрәжәле кунакларны җырмузыкадан мәхрүм итәргә һич ярамый Зилә ханым сәхнәгә чыга. Соңыннан үзе. •Минемчә, тыңлаучыларым аккомпанемент юклыгын сизмәделәр дә шикелле, һәр әсәрдән сон кайнар алкышлары көчәя генә барды»,—дип. елмаеп сөйли Мәкаләмне мин «укытучы* дигән сүз белән башлаган идем «Җан тартмаса— кан тарта*, —ди халык. Җырчы Зилә Сөнгатуллина ижат канатларын җәйгәннән жәя барган бер вакытта. Нәжип Җиһанов аны консерваториягә укытуны итеп чакыра Зилә ханым консерваториянең ялгыз жырлау (сольное пение) кафедрасында укыта башлый Бу хәл 1983 елда була Унбиш елдан артык вакыт узган Башта берничә Укытучылар нәселендә туып үскәнлеге сиздерә, күрәсең Сәхнәләрдә тупланган артистлык тәҗрибәсе, башка консерваторияләрнең жыр укытучылары белән аралашулар, фәнни конференцияләрдә чыгыш ясаулар, төрле конкурсларда жюри әгъзасы буларак катнашулар— барысы ла Зилә Сөнгатуллинаның үз шәкертләреннән талантлы жырчылар тәрбияләү осталыгын баеталар Бг саен чыгарылыш имтиханнарында дәүләт комиссиясе Зилә Сөнгатуллина шәкертләренең профессиональ хәзерлек ягыннан югары булуларын аерым билгеләп үтә 1994 елла ул инде профессор дәрәҗәсенә лаек була Аның шәкертләре—төрле милләт вәкилләре. Байтагы тиз арада хөрмәтле исемнәр белән бүләкләнә, төрле конкурсларда җиңүләргә ирешә 1991 елда республикабызда беренче тапкыр үткәрелгән Салих Сәйдәшев исемендәге җырчылар булган үлемсез әсәрләрдә, татар опера сәнгатенен маяклары булган әсәрләрдә башкарылганнар. Алар—Зилә ханымның осталыкка ирешә бару этаплары Лирик колоратурага ия. иркен-тигеэ агылучан тавышлы җырчыбыз үзенен сүзләрне ачык анлаешлы итеп жырлавы белән дә сокландыра. Ул татар теленең музыкальлеген ача белүе, интонация-төсмерләргә бай булуы, әсәрнең эчтәлеген ачып бирүдә сүзләрнең мәгънәви яңгырашын төгәл таба алуы белән аерылып тора. Шуңа күрә дә <■ Күзләреңне йомып тынласан да Зиләне башка жырчылар белән бутап булмый Анын образларын һәрвакыт мөлаем затлар итеп күзаллыйсың. Ул жырлаганда геройларының хис-тойгыларын шул кадәр бай һәм тулы итеп ачып бирә белә».—диләр анын сәхнәдәш дуслары. Бату Молековның • Кара йезмр* операсы la.iiiAi i Зим Cmi.4imyi.iuua. Закир Хоигһр Биеичеа. 1986ел музыка әсәрләрен тәкъдим итә Ул концертка Зилә Сөнгатуллинаның концертмейстеры ниндидер сәбәпләр белән килә алмый кала. Нишләргә9 Тыңларга җыелган дәрәжәле кунакларны җырмузыкадан мәхрүм итәргә һич ярамый Зилә ханым сәхнәгә чыга. Соңыннан үзе. •Минемчә, тыңлаучыларым аккомпанемент юклыгын сизмәделәр дә шикелле, һәр әсәрдән сон кайнар алкышлары көчәя генә барды»,—дип. елмаеп сөйли Мәкаләмне мин «укытучы* дигән сүз белән башлаган идем «Җан тартмаса— кан тарта*, —ди халык. Җырчы Зилә Сөнгатуллина ижат канатларын җәйгәннән жәя барган бер вакытта. Нәжип Җиһанов аны консерваториягә укытуны итеп чакыра Зилә ханым консерваториянең ялгыз жырлау (сольное пение) кафедрасында укыта башлый Бу хәл 1983 елда була Унбиш елдан артык вакыт узган Башта берничә конкурсында Зилә Сөнгатуллинаның икс шәкерте беренче премияләрне яулый. Ике шәкерте хәзер Чуашстаннын атказанган артистлары. Корея Халык Республикасыннан килеп укыган баритон тавышлы Пак Тэ Кюн Сеул шәһәренең танылган җырчысы. 1998 елның җәендә Австриядә яшь опера солистларының «Бельведер—98» дигән конкурсы уздырыла. Вена шәһәрендә үткән бу конкурста төрле илләрдән йөз сиксән җырчы катнаша. Шулар арасында Зилә Сөнгатуллинаның бишенче курс талибәсе Людмила Яковлева, Мәскәү һәм Санкт-Петербург консерваториясе студентларын җиңеп, Россиядән бердәнбер вәкил була. Лауреат исеменә үк лаек булмаса да. ул кыз өченче турга уза. уңыш казана. Аңа игътибар итәләр: Людмила Яковлева Мисыр опера театрына солистка итеп чакырыла. 1998-99 уку елы башланган көннәрнең берсендә Зилә ханым белән озак сөйләшеп утырган идек. «Консерваториябез педагоглары музыкант башкаручы буларак та халыкара мәйданнарны яулый баралар. Ел буена төрле илләрдә концертлар бирү планнары алдан ук тәгаенләп куела. Татар музыкасының казанышлары арта. Ноябрьнең беренче атнасында Төркиядә булып, Истанбулдан сөенеп кайттык. Төрки халыкларның опера фестивале беренче тапкыр дөнья күләмендә уздырылды анда. Безнең «Алтынчәч» операсыннан зур-зур кисәкләр декорацияләр, милли-тарихи костюмнар белән күрсәтелде. Иң отышлы һәм сәнгати дәрәҗәсе югары әсәр дип танылып, финалда уйналды,—дип куанып сөйли Зилә ханым,—Фестивальдә катнашкан театрларның берничәсе «Алтынчәч»не үз репертуарларына кертергә теләүләрен белдерде. Татар операсының җиңүе, киң мәйданга чыгуының бер дәлиле түгелмени бу?!» Әмма җырчыны опера театрыбызның бүгенге хәле борчый. Яңа милли спектакльләр куелмый, уйналып килгәннәре репертуарда сакланмый. Кабатланмас җырчыбыз, әйдәп барган төп солистыбыз Хәйдәр Бигичевның һич көтелмәгәндә кинәт, бик яшьли арабыздан китеп баруы опера театры язмышын тагын да катлауландырды. Бүген сәхнәдә уйналган спектакльләрдә Бигичев башкарган рольләрне башкарырдай алмаш бер җырчы да юк. Муса Жэлил исемендәге Татар Дәүләт Академия опера һәм балет театрына алтмыш яшь. Театрның төп солистлары милли операбыз тарихында туган сәхнә сәнгате традицияләрен яшь буынга тапшырырга, яшьләрне үстерергә бурычлы Моның өчен яңа милли музыкаль әсәрләр иҗат ителү зарур. Киләчәккә өмет һәм ышаныч белән яшик. «Иртән уянуга көнлек эшемне күзаллыйм. Илһамлы хезмәт көтә мине. Кешеләр белән очрашулар көтә. Мин халкыма кирәк. Бу үзе бер зур бәхет!»—дип сүзен йомгаклый Зилә ханым. Татар музыка сәнгатенең күренекле вәкиле, аның якты йолдызы Зилә Сөнгатуллина әнә шундый