Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨЗГЕДӘ— ЯТ КЕШЕ КАРАШЫ

Ияләнәм сезнең яшәешкә, Бер-берсенә ташланырга әзер Ерткычларым! Ә дөресен әйтсәк— җирдәшләр. Артта калды изге көрәшләр. Хәзер мин дә үзем өчен—үзем. Җаным түгел, әүвәл күрә күзем. Ишетәмен фәкать колак белән!.. Көлә беләм учактагы көлдән: «Син.—дин,—ничек шулай яна алдың?» Җавап бирә миңа изге кояш: «Сеңел, мин бит барчагызга юлдаш! Алдасаң да үз-үзеңне, мине Син барыбер алдый алмассың. Миңа таныш синең бәгыреңнең Шигырь тамып торган ярасы! Үз-үзеңне алдый алмассың...» Очасы килмәгән мәлләрдә Канатлар тик торып, юк була. Кирәксез—һәрвакыт килбәтсез. Канатлар сына да. коела... А Тик менә очыштан тәм тапкан Инсаннар өмете гел тирги. Көзгедә—ят кеше карашы. Йа раббым, бу хатын—минмени?! Газ педаленә аягым Ирексез ныграк баса. Рульгә утырмавың яхшы. Йөрәгеңне җыр басса. Машина чаба—каядыр. Мин аны аңлый алмыйм. Бераз акрын барыйм, диеп. Газны киметеп карыйм. Бара торгач, аяк үзе Газга нык итеп баса. Акрын йөреп кара үзең. Йөрәгеңне җыр басса. Бүгеннән төшемә гел керер ямансу нарасый. Күрәсең, килгәндер янымда яшәргә каласы. Аның да булгандыр дөньяда үзенең мирасы. Мин аның, кешегә әйтергә уңайсыз—анасы. Ямь-яшел һәм чыклы чирәмнән йөгерер каршыма. Рәшәле болында, яңгырлар туктага^ чагында. Абына-сөртенә ашкынырмын аның янына. Табалмый газапка инәлеп йөрермен болында. Бу төшләр бер миндә түгелдер, без җирдә—меңләгән. Бер табыш хакына хәтергә акчасыз түләгән. Бер табыш хакына нәрсәләр югалттың, и адәм? Юл буе шуңадыр сагалый караңгы күләгәң. Мин беләм: Әгәр дә урманда. Буранда, юллар юк булганда. Адашсам. саташсам. югалсам. Ул эзләр һәм табар чарасын. Бүредәй ялар да ярасын. Ул миңа ярдәмгә ашкыныр. Уенда— гөләпләр ташкыны. Мин беләм, ул мине коткарыр. Аралар бураннан, бәладән. Ул мине җитәкләп китерер Учакка—яктыга, җылыга,— Хет ике көн генә булса да Җанымны җылытып торырга. Яраткан укучым, Син инде үсәсең, үсәсең. Син хәзер чәчеңне Егетләрчә озын йөртәсең; Кулыңны кесәңә тыгасың, Сызгырган буласың. Мин сиңа сокланам һәм килә Синең күк буласым. Урамда таш алып, Ыргыткан буласың һавага. Кошларга түгел лә, Бары тик көч ташып торганга. Син миңа: «Саумысез!*—диясең, Башыңны иясең,— Бу еллар дуслыкны Акрынлап сүндерә, күрәсең... Без—тузга язмаган заманнан,— Килгәнбез дөньяга рөхсәтсез: Аллага ышанып яшәп тә. Биш вакыт намазга сәләтсез. Сокланам хәзерге яшьләргә,— Аларга унҗидеунсигез. Кайчандыр—ун еллап элекме, Шундый, ук хыялый идек без. Кыюлар, чаялар идек без. Ә болар безне дә уздыра: Иң башта биергә йөгерә, Аннан соң намазга утыра. һай, җирнең тарлыгы! Ике җан—барлыгы, Сүзләре—бер көйдә, Эзләре—бер җирдә. Югыйсә, юл башы— Бөтенләй аеры. һай, җирнең тарлыгы! Мнн синнән көләргә өйрәнәм, Мнн синнән көләргә өйрәнәм, Мнн синнән көләргә өйрәнәм,— Битлекнең буладыр төрлесе. Куркыта яп-якты күләгәң. Син миңа бурычың түләгән. Мин сиңа бурычым түләгән,— Тик килә һаман да түлисе. Синең дә бар инде дәвамың. Минем дә бар инде дәвамым. Хисләрнең хәтердә калганын Хәзер тик юксынып яшисе. Мин синнән көләргә өйрәнәм. Битлекнең бу.ладыр төрлесе. Югыйсә, ни өчен яшисе. Гомеремнең кадерле кешесе