Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЗАМАН БҮЛМӘСЕНӘ КЕРГӘНДӘ...

Ике телле •Недаром лик сей двуязычен* Л. Пушкин Кеше йөзендә дә күргәннәр бит Ике теллелекне бөекләр. Без барыбыз, урыс булмаганнар. Ике телле булган субъектлар. Ике телле—димәк, без барыбыз Икс йөзлеләрбез икән лә... Нишләдек соң алар безне шулай Ике телле халык иткәндә? Күрәләтә бүген үзебез! ә Кара якмыйбызмы—йөзебез! ә? Гомер, озынайган саен. Үзе кыскара бара; Кыскарган саен йөрәккә Йөген сала да сала. Картлык—шатлык түгел, диләр. Шатлыкка туймый адәм. Шатлыкка туйган адәмгә Кыска гомер дә әрәм. Туган көнемдә 5 февраль. 1998 ел. Сөйдең дә син мине, сөймәдең дә, Әй син, гомер! Яктым! Бергенәм! Кеше күңелен нурлый алдым микән Үзең үлчәп биргән нур белән? Сөйдең мине—ятим калдырсаң да, Үзең килеп ятим итмәдең. Ут эчендә үлем янәш чакта Саклап калдың, ташлап китмәдең. Сөймәдең дә мине—булдың саран, Бар кылмышың булды бизмәнле. Әй хәерче тормыш... Буды, йотты Миндәгене— ходай биргәнне. ■Алар миндә үсми сулып калды, Заманынча булды һәр шөгыль. Күп нәрсәгә ирештем дә кебек, Тик Бүгенге мин—инде мин түгел. Үкенүләр һәркемгә дә юлдаш. Түгелмендер тик бер дәлил—мин. Озын гомер!.. Үзең тиңсез бәхет... Булганына шөкер, бәхилмен. Иреклек О иреклек! Синнән мәхрүм булу Килгән үлем аша, кан аша. Бөек Шамил үз җирендә әсир— Урыс өчен данлы тамаша. (Башта Казан тар-мар... Аннан сугыш... Сугыш... Сугыш... Басып алулар. Иң соңгысы Чечня... Дөрли коллык— Яна таулар, яна авыллар). Иреклекне яулар өчен дә бит Шундый ук ут. үлем, кан кирәк. Шамил җанлы күпме ир-егетнең, Дудаевның үлеме мөбарәк. Иреклек ул—канат күңелгә, Ирек яулау—бару үлемгә. Ырым Бәхетле була дигәннәр Йөзлектә туганнарны. Күпме күрдем бәхетле һәм Бәхетсез булганнарны. Мин дә йөзлектә туганмын... (Йөзлексез йөзем генә). Бәхетлеменме, түгелме— Беләмен үзем генә. л. ә О, мине, синдәй бирелеп, Беркем дә яратмады. Биектә җилпенде синен Зур өмет канатлары. Мин гамьсез булганмын синен Ләззәтле, назлы гамьгә. Сине ярата алмавым Бәхетсезлегем мәллә? Җавап • Синнән тарсынырлар, шагыйрь. Әләк язарлар өстеңнән. Мин сиңа кырын карамам. Олы даныңны күпсенмәм». Гамил Афзал: • Наҗар Нәҗмигә* Уйлап куям: бәгъремә—бәгырь Булган дуслар вафат... Китәләр... Әләк язган, кырын караганнар һаман әле гомер итәләр. Әй итсеннәр! Аларга киң дөнья Гомергә тар—күңел тарлыктан. Кайсы бөкре, ә кайсысы охшаш Гайбәт саткан чал бер карчыкка. Яшәсеннәр! Ә дөньяда син бар— Бар барлыгын бөек, үлемсез. Дошманнарсыз безнең нурлы хәят Булыр иде китек, күңелсез. Агыйдел Һәм Сөн Роберт Миңнуллинга Ямьле Агыйдел буенда Мин туып үскән малай. Агыйдел әйтә шикелле: «Нигәле, улым, шулай Минем хакта бер матур җыр Язмадың күпме яшәп? Миңа койган нәни генә Сөн хакында нинди шәп. Моңлы җырлар чыкты хәзер. Хәтта көнләшеп куям...» Агыйделгә җавап бирдем: «Әй минем гүзәл дәрьям, Мнн дөньяга килгәнче үк Беренче булып җирдә Халык дигән боек шагыйрь Җыр чыгарган бит сиңа. Җырлансын Сөн, китсен даны— Бу нур өстенә нурдыр. Сөн үзе нәни булса да Шагыйре, димәк, зурдыр...* Сизә күңелем (Романс) Тормыш гелән бүгенгечә булмас, Бүгенгечә үтмәс гомерем. Син кайда да бар ул. беләм, минсез Яшәү сиңа мөмкин түгелен. Күңелем сизә, сизә күңелем. Быел тагы менә язлар килде. Җәйләр үткәч, килер көз көнем. Кавышулар кышка калсалар да, Беләм аның бик соң түгелен: Күңелем сизә, сизә күңелем. Гел бәхеттән тукылмаган гомер... Сынауларга күнгән гомерем. Кайгы-хәсрәт төшсә, беләм, бергә Күтәрүе авыр түгелен: Күңел сизә, сизә күңелем. Заман бүлмәсенә кергәндә «Үзеннән алда бүлмәгә Наҗар абыйның елмаюы килеп керә» (Кояш Тимбикова мәкаләсеннән). Бүлмәләргә һаман керәм әле,— Безнең тормыш шундый бит инде. Тик елмаю хәзер үземнән дә Соңлабрак керә шикелле. Айлар, еллар ишекләрен ачып, Заман бүлмәсенә кергәндә Бик үк елмаеп та барма дык без Безнең өстән тормыш көлгәндә. Ярый әле авыр минутларда Сезнең кебекләр бар дөньяда. Ә күңел бит сезне күрер өчен Алдан йөри, алдан елмая. 1997-1998