Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОММУНИЗМ—«ӨРӘКМЕ»?

Җинаятьтән дә яманрак хата 1997 елда Франциядә -Коммунизмның кара китабы- дигән хезмәт басылып чыккан. Ул хезмәттә коммунистик партияләрнең һәм, әлбәттә, иң беренче нәүбәттә. Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең барлык җинаятьчел эшчәнлекләренә йомгак ясалган, алар шәрехләп бирелгән. Узган елның көзендә Мәскәүнең «Независимая газета-сы әлеге китапка багышланган мәкаләләр бастыра башлады Александр Кустаревның -Өрәкне ничек ырымларга?- («Как заговорить призрак?- «Н.Г.», 24 09 98) һәм Александр Ватлинның «Курку һәм шелтә белән- («Со страхом и упреком- «Н.Г - 22 10 98) дигән мәкаләләре дөнья күрде. Без күбрәк АКустарев мәкаләсе турында сүз алып барырбыз Аның мәкаләсендә буеннан-буена бер фикер үткәрелә идеология буларак, коммунизм да һәм. теләсә нинди башка сәяси оешма кебек үк. коммунистлар партиясе дә-җинаятьчел түгелләр, әхлакый яктан караганда аларга тискәре бәя бирергә мөмкин, ә хокукый юридик яктан—ярамый 1. Коммунистлар «егылганмы» инде? ТИЕШЛЕ рәсми дөлиллөр-документлар белән расланганлыгын АКустарев инкяр итә алмаса да («әлбәттә. аларны юкка чыгара алмыйсың» ди ул), эзәрлекләүләрдә шәхсән үзе катнашмаган шәхесләргә, бигрәк тә идеологиягә карата «җинаять эше кузгатып булмый- дигән сылтау белән ул большевизмның эзәрлекләү (репрессияләр) сәясәтен һәм эш- гамөллөрен акларга тырыша. Соң бит, эзәрлекләү җәберләүләрдә катнашмаганнарны беркем дә гаепләргә җыенмый әле Идеология мәсьәләсе Авторның фикеренме, ул турыдан туры -дини сугышларга» бәйле, андый сугышларда катнашучы якларның гамәлләре - җаваплылык этикасына- түгел, ә һәрвакыт җәбер-золымга нигезләнгән «инану этикасына» нисбәтле була, имеш Беренчедән, мин шуңа игътибар итәргә теләр идем коммунистик идеология хакыйкатьтә икейөзле, монафыйк һәм ялган идеология булып, аны халыклар аңыннан җую. фаш итү бик авыр эш. Моны бары үз җилкәңдә татып, үз язмышыңда кичереп кенә расларга була. Ленин үзе әгәр коммунистлар үзләре генә эшләмәсәләр, коммунизмның абруй- дәрәҗәсен төшерү мөмкин түгел» дигән икән—бу сүзләрдә зур хаклык бар Бер караганда, чынлап та. коммунистик идеология халык сөючән, иң алдынгы тәгълимат кебек—аның һәр сүзеннән ярлы ябагайларны, ятим- җилпеләрне. хезмәт халкын ярату, шулар өчен җаннарын фида кылу хисләре ташып тора Ышанам: коммунистларның күпчелеге үз тәгълиматларына ихлас инана, саф йөрәк белән, чын күңелдән азатлык көрәшенә кушыла, коммунистик тәгълимат өйрәткәннәрнең барысын да тормышка ашырырга тели. Ләкин бөтен бәла дә шунда ки. шул эш-гамәллөрне тормышка ашыра башлагач, андый беркатлылар асылда кешелексез шәфкатьсез эшчөнлеклөр йогынтысына биреләләр Әүвәле - урман кискәндә йомычкалар оча- дигән халык әйтеменә ризалашалар, аннары кеше шәхесенә -мичне ягып-дөрләтеп җибәрерлек йомычка- итеп кенә карарга күнегеп китәләр Үз максатларын гадәти. кешелекле ысуллар белән башкарып чыгу мөмкин булмаганлыктан, алар халыкка карата мөнәсәбәтләрдә һаман да катырак-кырысрак юллар сайларга мәҗбүр булалар. Шулай итеп, социалистик революциядә җиңеп чыккан эшчеләр сыйныфының дәүләт хакимияте— пролетариат диктатурасы урнаша. Ә диктатура-ул дәүләт белән идарә итүдә чикләнмәгән хакимлек дигән сүз. Җитмәсә, -пролетариат диктатурасы» дигәне дә сүздә генә кала—асылда ул хакимият башында утыручы коммунист юлбашчылар диктатурасына әверелә Милли сәясәттә дә шундый ук метаморфаза—кискен үзгәреш килеп чыга. Үзләрен иң сыналган саф интернационалистлар дип. бар дөньяга -Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!- дигән шигарь- лозунг күтәреп чаң суккан коммунистларның чынлыкта максатлары башкачарак икән бит! -Барлык илләрнең пролетарийларына» байтак кавем-халыкларның кертелмәве ачыклана: чечен, ингуш, карачай, балкар, татар, калмык немец,—һәммәсен дә санап бетереп тә булмый.—һәм. әлбәттә, -жидлар-—яһүдләр Алар белән -берләшүне- Макашов кебек коммунистлар бары тик -кабердә генә мөмкин эш- итеп күрәләр Шуны онытмаска кирәк, кайсы сыйныфка хезмәт итүенә карамастан, коммунистик номенклатура хакимияте, ягъни түрәләр эшчөнлеге бер үк закончалыкларга таяна Моның коммунистларга хас бик мөһим бер үзенчәлеге бар бу хакимият, милли байлыкларга ия булып алган дәүләтнең җитәкче көче буларак, ялчы-кол халыкның ирке чикләнмәгән хуҗасына әверелә, беркем алдында да. бернәрсә өчен дә җавап бирмәстән. ул халыкның барлы-юклы мал-мөлкәте һәм язмышы-тормышы белән ничек тели шулай идарә итә башлый, халыкка үзе теләгәнчә яшәргә ирек бирми Ныгып алган мондый дәүләт беренче көннәреннән үк җинаятьчел юлбасарбандит дәүләткә өйләнә. Аның бар коммунистик асылы әнә шунда. Шуннан «революция мәнфәгатьләре—иң югары закон» дигән принциптан чыгып эш йөртүче хакимиятнең тарихларда күрелмәгән башбаштаклыгы, җәберзолымы башлана Коммунистик төгълимат- коммунофашизм, ул пролетар булмаган барлык сыйныфларны юк итеп яки аларның үзбаш-мөстәкыйль яшәү мөмкинлеген бетереп тулысынча комбюрократик дәүләткә буйсынган ярлы пролетарлар дәрәҗәсенә төшерүне максат итеп куйган социаль фашизм белән гади фашизмны берләштерүче тәгълимат (Җәяләр эчендә генә әйтеп үтим: үзенең барлык әшәкелеге һәм кабахәтлеге белән танылган немец фашизмы да үз халкын юк итүгә—геноцидка кадәр барып җитмәгән иде. ә Россиядә 1918 елның җәеннән (гражданнар сугышыннан, -социалистик лагерьның- башка илләрендә исә кырыгынчы еллардан башлап коммунизм геноцид белән шөгыльләнә башлады—үз халыкларын кыру, юк итү эшенә кереште А Кустаревка шунысы да мәгълүм булсын—нацистик тәгълимат (аны пропагандалау) хәзер элеккеге барлык фашистик дәүләтләрдә тыелды инде!) Икенчедән, коммунистик тәгълимат—халыкны хакимияткә каршы нәфрәт тудырырга өйрәтүче, үз халыклары арасында сыйныфларны сыйныфларга каршы котыртучы-өстерүче. җәмгыятьнең төп җитештерү көчләре булган вак. урта һәм эре хосусый милекчеләрне юк итәргә юнөлтелгән социаль яктан иң рәхим-шәфкатьсез тәгълимат Ул һәркемне бар булган мал- мөлкәтеннән ваз кичтереп. ягъни шәхеснең мөстәкыйль яшәрлек матди нигезен юк итеп, аны физик һәм акыл хезмәте пролетарийларына— милли байлыкларның бердәнбер хуҗасы булып калган дәүләтнең ялланып эшләүче колларына әверелдерергә тырыша Хезмәт җитештерүчәнлегенә нигезләнмәгән (ә ул мөмкин дә түгел), бары тик хезмәт ияләренең куллану ихтыяҗына гына нигезләнгән «тигезләүчелек принцибын» (Дюрингның «тигезләүчелек социализмы»н искә төшерегез) тормышка ашыруы белән коммунизм гади халыкны кызыктыра ымсындыра, ул шунлыктан да бигрәк куркыныч Әлбәттә, бу «тигезләүчелек принцибы» партноменклатурага—түрәләргә кагылмый алар бал-май эчендә йөзеп яши бирә Кайсы гына илнең күпчелек халкын алсаң да, аларның сәләтләре үз хезмәт көче белән генә мул-иркен. бай тормыш алып барырлык була алмый, ул сәләтләр уртача һәм уртачадан түбәнрәк була. Шуңа күрә дә «һәркемнән— сәлөтенчә, һәркемгә—хаҗәтенчә» дигән коммунистик принцип гади халык өчен бик мавыктыргыч булып тоела да Беркайчан да яхшы тормыш күрмәгән, аның ни-нәрсә икәнен бөлмәгән совет пролетарийларына («совокларга»), сыйфаты бик мактанырлык булмаса да, өендә яки завод ашханәсендә ашап азмы-күпме даими тук йөрү, үз кесәсендә, хатыныннан яшерепме-яшермичәме. «бормотуха»лык һәм бер сынык кара ипилек сумнары булу ярап тора иде һәм, ышанычлы булгач, шул җитә дә иде. Коммунизмны тормыш үрнәге итеп алган милләт тәрәккыятка. алгарышка өметләнмәскә тиеш Тәрәккыят—халыкның гаммави иҗатыннан башка мөмкин эш түгел. Әмма иҗат-иҗтиһад үзе артыннан үзгәрешләр алып килә торган туктаусыз революцион үсеш процессы ул. тоталитар коммунистик түрәләр өчен бер дә кулай түгел шул бу! Милләт, ярлы примитив кына булса да, ышанычлы бер тормыш дәрәҗәсенә мохтаҗ Андый тормыш дәрәҗәсе торгынлыкта яшәү белән килешмәүче һәм тормыш шартларының даими яхшыра баруын таләп итүче аңлы-зиһенле шәхесләрне, зыялыларны юк итү яки төрмә-психушкаларга» ябып кую, шулай ук чит илләрне -тимер пәрдә» белән каплау (башка илләрдәге тормыш хәлләрен белүдән мәхрүм итү) бәрабәренә чагыштырмача озак вакытка тәэмин ителә ала. Милләт хайван хәленә диярлек төшә, зәгыйфьләнә, бетүгә йөз тота. Россия философы С Франк бу хакта бик үткен итеп әйткән: -Кешенең хайваннан иң асыл аермасы шунда—кеше үзенең имин-мул тормышын тәэмин итәрлек мал-мөлкәткә ия була ала. хайван исә йә даими урлашып, тирә-як мохитне. табигатьне кыра барып яши. йә кешеләр биргән азык белән туклана Кешене милкеннән мәхрүм иткән коммунизм нигездә аның шул хайван хәлендә яки шыр ялангач кеше хәлендә яшәвенә генә урын калдыра, шәхеснең хокуклары үз төненә булган хокукларыннан ары узмый» «Шул тәнен сатып яки ялланып кына яши дә инде ул»,—дип тә өстәр идем әле мин Социалистик дәүләттә кеше дәүләт нәрсә бирсә (нәрсә рөхсәт итсә) шуңа риза булып яшәргә мәҗбүр Биредә мөстәкыйльлек, инициатива эшчәнлек каһәрләнә алар җәзага лаек Өченчедән, теләсә нинди хөкүмәт, табигатьтәге һәм җәмгыятьтәге һәр нәрсә шикелле үк. бары тик көңдөшлек-ярыш. конкуренция шартларыңда гына табигый яши, тиешле эштамәлләрен башкара ала Бер генә хөкүмәт тә үзенә каршы торырлык, аның белән бәхәскә керерлек акыллы, эшлекле, чын гамәли оппозициядән башка яши алмый Көнбатыш илләрдәге демократия нәкъ менә шул рәвештә тәрәккый итә дә. Коммунистик хөкүмәт исә андый көндәшлекне күтәрә алмый, ул һәрбер эштә, һөркайда һәм һәрнәрсәдә үзе генә хаклы, үзе генә тулы хуҗа—монополистлыкка дәгъва кыла, чөнки коммунистик тәгълимат— "бердәнбер дөрес» тәгълимат, имеш. Аның «җимешләре» күз алдыбызда. Җәмгыятьтәге үзенә каршы килүче һәм иҗади фикерләүче шәхесләрне кырып бетерә барып эзәрлекләү сәясәте коммунистик режимга җиде дистә еллар буена хакимлек итү мөмкинлеген бирде. Көннәрдән бер көнне халык совет системасын астыртын гына мәтәлдереп төшергәч, дәүләт көнбатыш демократиясе белән «салкын сугышта» җиңелгәч, җәмгыятьтәге вәзгыять революцион халәткә якын иде, әмма,—ни кызганыч!— оппозиция булмагач, халыкны җитәкләп алып китәрлек башка альтернатив көч тә юк иде шул. КПССның үз эченнән килеп чыккан коммунистик фикерле «демократлар»дан кала, дип тә өстәргә кирәктер Нәтиҗөдә- советлардан соңгы җәмгыятебез мөстәкыйль яшәргә сәләтсез икәнлеген бөтен дөнья алдында күрсәтте. Дәүләт хәзер дөнья буйлап хәер теләнеп йөрергә калды Менә шундый хәлләр. А. Кустарев үзенең мәкаләсендә укучыларны өледөн-әле «мин коммунист түгел, коммунизмны якламыйм» дип ышандырмакчы була. Янәсе, ул «коммунизмны гаепләүчеләрнең дәлилләүләренә шикләнеп каравын гына» белдерә. Кайбер компартияләр һәм аларның җитәкчеләренә каршы оештырылган суд процессларының нәтиҗәләренә А.Кустарев мондый бәя бирә: «Ул суд процесслары тупикка барып төртелделәр. Коммунизмны хөкемгә тарту—мәгънәсезлек» «Ә хөкемдарлар кемнәр?»- дигөн мәгълүм сорауны бирик өле Элекке социалистик дәүләтләрнең бөтен бәласе дә, төгәлрәк әйткәндә—бүгенге бәлаләренең беренчел сәбәбе дә шунда ки, күпчелек очракларда алардагы «үзгәртеп корулар» шул ук коммунистик номенклатураның икенче эшелоны тарафыннан башкарыла Үз вакытында беренче рольләрне уйнаган әүвәлге комбюрократ түрәләр, тарихи типта ук булмаса да, азмы-күпме дәүләтчелек мәктәбе үткән иделәр, ә хәзергеләре кинәт кенә, дәррәү рәвештә «хамнан пан» булдылар да куйдылар. Татарчалап әйтсәк, «сәнәктән көрәк» килде дә чыкты. Автор чагыштырмастай күренешләрне чагыштыра да ялган тәңгәллек ысулыннан оста гына файдалана Янәсе, немец фашизмын ни өчен хөкем иттеләр? Җиңелгән булганы өчен. «Җиңүчеләрне хөкем итмиләр» бит Димәк, коммунистларны да, хәрби булмаса да, «тарихи җиңелүгә дучар булганнары» өчен хөкем итәргә телиләр хәзер «Егылганны тукмарга теләүчеләр» һәрвакыт җитәрлек. А.Кустаревның фикер сөреше әнә шундый. Дөрес—әгәр демократия фашизмны җиңә алмаган булса, фашизм Нюрнбергта халыкара хөкемгә дә тартылмаган булыр иде. Әмма иртәмесоңмы фашизмның барыбер хөкем ителәчәгенә шикләнерлек нинди нигез бар соң? Нәрсәне яки кемне булса да, ул җиңелгәннән соң гына түгел, кагыйдә буларак, шактый иртәрәк—аның җиңеләчәгенә өмет тотып хөкем итәләр, гаепләп чыгалар, эшчөнлеген тыялар «Егылганны кыйнамыйлар», имеш. Россия һәм элекке СССР составында булган дәүләтләрдәге коммунистик тәгълиматның яшөүчөнлеге турында сөйләп тормастан, шуны гына әйтик: хәтта Европа һәм Америка илләрендә дә бөтенләй «егылдымы» икән соң өле ул? Әгәр дө, А.Кустарев уйлаганча, бүген Европада «коммунизм—бары тик өрәк кенә ул» дигән фикер белән килешәбез икән, ул «тереләрне тота торган мәетләр өрәгедер» Гайдар-Чубайслар Россиядә - реформаларны» шундый итеп үткәрделәр ки. советлар заманындагы иң килешмәс антикоммунистлар да хәзер иң зәһәр коммунистлар ягына авыштылар шикелле. Коммунистлар, Гайдар белән Чубайска хәзер үк Сиам игезәкләре кыяфәтендәге һәйкәл коеп, шул игезәкләр янына: «Нинди акыллыларым сез минем1 »—дип, аларның башларыннан сыйпап торучы Президент бабаларын да бастырып куйсалар, бер дә артык булмас иде Немец фашизмыннан аермалы буларак, өле һаман да тәүбәгә килмәгән, алай гынамы, янәдән хакимияткә үрләргә тырышкан һәм кайбер илләрдә шуңа ирешкән коммунизмның җинаятьләре турында алдынгы карашлы дөнья җәмәгатьчелегенең кискен мәсьәлә күтәрүе очраклы түгел. КОММУНИЗМ .ӨРӘКМЕ. ■> Коммунизмга һәм шуңа бәйле рәвештә революциягә карата ягымлы караш, бердән, гавам—гади халык аңында сакланып калса, икенчедән, байтак кына галимнәр тарафыннан да хуплана һәм, әйтергә кирәк, шул рәвешле коммунистик тәгълиматның яшәвен озынайта Менә бер мисал 1998 елның октябрендә ВЦИОМ (Всероссийский центр изучения общественного мнения— Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү буенча Бөтенроссия үзәге) "Хәзерге Россиядә 1917 елгы октябрь революциясе вакыйгалары кебек вакыйгалар кабатлана аламы?» дигән сорашу үткәргән Нәтиҗәләре мондый (процентларда) тәгаен «әйе—7 тизрәк «әйе»—27, тизрәк «юк—33, тәгаен «юк—20, җавап бирергә кыенсынучылар— 12 («Общественная газета». 5-11 ноябрь, 1998) Ягъни сорашылган кешеләрнең өчтән береннән артыгы революциянең кабатлану мөмкинлегенә юл куя, рөхсәт бирә Бу—кагыйдә буларак, җәмәгатьчелекнең иң аңлы- актив өлеше—революцион шартлау булсын өчен кирәгеннән җитеп арткан өлеше (1917 елның октябрь-ноябрь айларында, Учредительное собраниегә сайлаулар чорында—революциянең нәкъ күтәрелеп килгән чагы бу!—большевикларга егерме ике проценттан бераз гына артык тавыш бирелгән, калган тавышларны революциягә каршы чыгучы партияләр җыйган) Өстә китерелгән сорашу нәтиҗәләрен шәрехләп Ю Левада «Хәзерге иҗтимагый системаны җимерергә әзер торучы масса—гавам да, киң катлам халыкның ризасызлыгын революцион юнәлешле шартлауга китерерлек өйдөклөүче оешмалар да (ассызык минеке—Ә Б) юк»,—дип яза Ә үзе юкса шушы сүзләреннән аз гына алдарак «Революция беркайчан да һәм беркайда да халык массаларының үз хәрәкәте, үз эш-гамөле булмады, һәр революцион шартлау кем тарафыннан булса да юнөлтелгөн була иде»,—дип төкърарлаган иде Бәс, шулай икән, ни өчен КПРФ (Коммунистическая партия Российской Федерации— Россия Федерациясенең коммунистик партиясе) һәм аңардан да сулдарак торган тугандаш «эне-сеңеллөре» исәпкә алынмый болар «өйдөклөүче оешмалар» түгелмени? Аннары шунысы да бар революция күпчелек очракта—стихияле, буйсындырып булмастай күренеш ул Аның берәр төрле баш күтөрү-бунт яки башка берәр эксцесс-төртипсезлектән башланып китүе мөмкин, шуннан соң аны «юнәлтүчеләр» тиз табылыр аларны эзләп торырга да кирәк булмас, коммунистлар үз сәгатьләрен көтеп кенә торалар Ә халыктагы ризасызлык һәм үч-ярсу менә менә ташып түгелер сыман А.Кустаревның коммунистлар файдасына дәлилләр китерүенең бөтен «каймагы» шуңа кайтып кала имештер, коммунистларның эшчөнлеге революцияләр, дини сугышлар һәм «башлангыч капитал—сәрмая туплаудәверенә туры килә Янөмәсе, җинаятьчел гамәлләр коммунистлар тарафыннан эшләнмәгән, алар шул революцияләр, сугышлар аша җәмгыятьне яңартулар барышында үзләреннән үзләре килеп туган, ул процессларда коммунистлар исә бары тик «тарихның агентлары», вәкилләре генә булган Алардан ни-нәрсә сорарга кала? Бернинди җаваплылык таләп итеп булмый гаеп эзли-нитө башласак, тарих өчен бик фаҗигале нәтиҗәләр китереп чыгару куркынычы да яныйдыр, бәлки Әйдәгез, авторның шушы фикерләрен сүтеп карыйк әле. 2. Октябрь түнтәрелеше—революция генәме, әллә тагын башка бер-бер нәрсәме? МАРКСИЗМ ЛЕНИНИЗМ тәгълиматының нигез ташларыннан берсе— пролетар революцияне баштан ук законлы рәвештә коммунистик революция итеп күзаллау Егерменче гасыр тәҗрибәсе шуны күрсәтте кешелек өчен революцияләрнең хаҗәте юк. хаким сыйныф җәмгыятьне тупиктан чыгуның андый аяусыз, ерып чыккысыз юлына үзе китереп кертә Революция—шәфкатьсезлек һәм кешелексезлек ул. Шушы хәл үзе генә дә революциянең коммунистик киләчәге шикле икәнлегенә төпле дәлил. Гомумән, бары тик буржуаз (демократик) революция генә законлы була ала шикелле, ул өстен феодаллар сыйныфының хакимлегенә һем милеккә хуҗа булуларына каршы юнәлтелә, ул демократиягә һем социаль гаделлеккә «программалаштырыла» Булсалар да. башка барлык революцион тетрәнүләр асылда буржуаз түнтәрелештә эшләнеп бетмәгән гамәлләрне генә башкардылар, нигездә капиталистик кысалардан чыкмадылар һәм шул рәвешле үз халыкларының мул-имин тормышын тәэмин иттеләр Күпчелек илләр исә андый иҗтимагый тетрәнүләрдән дә котылып кала алдылар Кызганыч ки, шуннан да -алгарак» атларга тырышкан антикапиталистик, ягъни - социалистик- революцияләр дә булгалады Нәтиҗәсе: -бер бүлмәгә кермәкче иделәр—икенчесенә барып керделәр»—алар җәмгыятьне тәрәккыятнең, алгарышның юл кырыена кысрыклап чыгардылар. Әле сөйләгәннәребез турыдан-туры Россиядәге революциягә кагыла 1917 ел: озакка сузылган уңышсыз сугыш, халыкның бөлгенлеккә төшүе һәм кыргыйлануы: Февраль буржуаз-демократик революциясенең җиңүе, вакытлы хөкүмәтнең эшлексезлеге—революциянең бер генә төп максаты да эзлекле рәвештә тормышка ашырылмый кала. Февраль революциясенең дәвамы булып Октябрь килә—монысы да башлангыч чорында демократик революция, аның төп хәрәкәт итүче көчләре—крестьяннар (буржуаз революциянең асыл сыйфаты шул) була Башта бары тик демократик бурычлар гына хәл ителә империалистик сугыштан чыгу, җирне крестьяннарга бирү, халыкларның үзбилгеләнү хокукы. Большевизм җиңә һәм -буржуаз-демократик революциянең агенты буларак» (Ленин сүзләре), хакимлекне үз кулына ала. - Агент» миссиясен үтәгәннән соң, 191Ө елның җәеннән большевиклар, продотрядлар һәм комбедлар (азык-төлек отрядлары һәм ярлылар комитетлары) оештырып, «хәрби коммунизм» режимына күчәләр, икътисадка һәм хакимлеккә дәүләт монополиясен булдыру эшенә керешәләр. Илдә аяусыз гражданнар сугышы башланып китә. Шулай итеп, революция Февраль һәм Октябрь казанышларын асылда юкка чыгарып, контрреволюциягә әверелә һәм гражданнар сугышы тәмамланганга кадәр шундый булып кала. Аннары да ул, аз вакытлы НЭП чорын искә алмаганда. Хрущев заманы «җепшетүе» кебек төсмерләре белән һаман да контрреволюция сыйфатында дәвам итә (бай һәм урта хәлле крестьяннарны «сыйнфый дошман—кулак» дип юк итә-итә, коллективлаштыру—-колхозларга куып кертү: үз халкын кыру— геноцид үткәрү, ГУЛАГлар, Новороссийск эшчеләрен ату, советка каршы фикерлеләрне—диссидентларны төрмә—«психушкаларга» ябу Һ.6.). Горбачевның «үзгәртеп кору- чорына кадәр шулай була килде ул. «Үзгәртеп коруның», Брежнев заманындагы контрреволюцион торгынлык (сәясәттә—сталинизмга кире кайтырга омтылу, икътисад һәм мәдәнияттә— торгынлык) чорыннан күчеш буларак, коммунистик режимга һәм дәүләт милкенә монополиягә каршы юнәлтелгән демократик тыныч революция сыйфатында тормышка ашу мөмкинлеге бар иде. Бу исә үзәгендә хосусый милекчелек мөнәсәбәтләре торган чын революция булыр иде. Әмма -үзгәртеп кору- дигәнебез, «миннән киткәнче, иясенә җиткәнче» дип. әштер-өштер генә маташу аркасында, контрреволюцион фетнә (ГКЧП) китереп чыгарды, ул фетнәне бастыру исә хакимият башына Гайдар-Чубайс тибындагы - реформаторлар» килү өчен шартлар тудырды (биредә Ельцинның тискәре ролен дә әйтеп китү кирәктер), алар 1993 елның көзендә яңа контрреволюцион түнтәрелеш ясадылар—халык сайлап куйган Дәүләт Думасын туплардан аттырып, куып тараттылар. Халыкны һәм дәүләтне кычкыртып талау башланды, ул әле дә булса дәвам итә; ил халкына каршы ачыктан-ачык геноцид сәясәте алып барыла; Чечнядәге сугыш, үлем-китемнең тууга караганда күпкә артуы. айлар-еллар буена халыкка хезмәт хакы түләмәү, ачлык-бөлгенлекнең соң чиккә җитүе, качаклар, эшсезлек, оешып кына килүче хосусый милекче урта сыйныфны юк итү (1998 елның август кризисы). 1917 елның октябреннән башлап җыелып килгән бу фактлар һәм вакыйгалар Октябрь түнтәрелеше үзенең башлангыч чорында гына буржуаз революциянең дәвамы булганлыгын күрсәтәләр Аның аннан соңгы «үсеше»— бүгенге көндә дә туктатылмаган контрреволюция Нәтиҗәсе— миллионнарча корбаннар Авторлары—коммунистлар 3. Революция һәм коммунистлар -КОММУНИСТЛАР нинди генә әхлаксыз булсалар да. революцияне алар -кабызып җибәрми»,—дип яза А. Кустарев. Дөрес, революция— халыкны талап, аны хайван хәленә төшерүче хаким режимның кабахәт сәясәте нәтиҗәсе ул. Халыктагы -ярсу тәлгәшләре» өстен сыйныф гаебе белән үсеп чыга. Әмма халык массаларын озаклап һәм эзлекле рәвештә хакимиятне бөреп төшерү өчен революциягә әзерләүчеләр— революционерлар, аларның партияләре Нәкъ менә шулар революцияне «кабызып җибәрә» Авторның: -Авыруны дәвалауга караганда, булдырмау яхшырак Әгәр җәмгыятьтә революцион вәзгыять тумаса, бернинди коммунизм да кешеләрнең аңын яулап ала алмас иде»,—дип язуы дөрес, әлбәттә Әмма аның «әгәр шундый вәзгыять туа икән, безне коммунизм яки нацизмнан бернәрсә дә коткарып кала алмаячак- дигән фикере белән һич килешеп булмый. Тарих, революцион вәзгыять барлыкка килеп тә революцияләр булмый калган бик күп очракларны белә Моңа халыкка файдалы реформаларны үз вакытыңда үткәреп яки эзәрлекләү җәберләүләрне көчәйтү юлы белән, яки тиешле әзерлектәге сәяси партияләр һәм юлбашчыларның булмавыннан файдаланып ирешәләр Кагыйдә буларак, бу алшартлар берйэерсенө кушылып-иярөп. бергәләп тиешле нәтиҗәләрне барлыкка китерәләр. (Россиядә бу—1859-1861 еллар, аннары XIX гасырның җитмешенче еллар азагы—сиксәненче еллар башы. Германиядә— 1923 ел). Ярар, революцион вәзгыять һәм коммунистлар булса, революция дә булачак дигән фикергә килдек, ди. Табигый ки. иҗтимагый тәртип бозулар, чик-чамасыз коммунистик, әхлаксыз кыланышлар, эксцесслар да булачак Ә коммунистлар булмаса. төрле чуалышларга каршы торырлык акыллы сәяси эшлөклелөр андый вәзгыятьне демократик чаралар белән дә җиңеп чыга алырлар иде Революцион вәзгыятьне гел коммунистлар белән генә бәйләп карау һич мәҗбүри түгел. Әллә аларның бер -пар атка җигелүләре» котылгысызмы? Шулай икән, димәк, коммунизмны берсүзсез тыярга кирәк Берәр уңай ихтималлыкка ышанып, нәрсә булса да булыр әле, дип яшәргәме әллә? Юк инде, төти әфәнделәр, шул рәвешле, гомумән. Җир йөзеннән халык буларак юкка чыгарга мөмкин А Кустарев тагын бер мәсьәләдә хаклы: тулаем алганда, революцияләр чоры үтеп бара. Әмма ләкин Җир шарының аерым почмакларында (Африка. Азия илләрендә, әйтик) революцияләр кабынып китү ихтималы юк түгел әле Моңа кадәр коммунизм көчле булган илләрдә ул үлеп бара, әмма аның -мәет агуы» әле бик күпләрне һәлак итәргә мөмкин Әгәр дә коммунистлар хакимияткә тыныч юл белән килсәләр дә. аларның хакимлек чоры тарихи вакытны бушка уздыру, җилгә очыру гына булачак: алар төрле тәҗрибәләр ясап караячаклар үзләрен -рәнҗеткәннәрдән» үч ала башлаячаклар (Макашов көбәкләре хәзер үк шулай дип куркытып торалар ич) һәм ахырда барыбер җиңелүгә дучар булачаклар Коммунистларның яңадан бөтен дөньяны яулап алырга омтылыш ясау ихтималы да юк түгел Халыкара демократия!ө бик ошап бетәрме икән соң ул омтылыш9 Демократиянең Гыйрак, Ливия. Куба һ.б. илләр хәлендә калуы да бик мөмкин булмасмы? Демократия тантана иткән Көнбатыш Европа, Төньяк Америка, Көнчыгышның кайбер илләре өчен бернинди революция дә куркыныч түгел, аларда ул көн тәртибеннән алып ташланган инде. Күрәсең, гомерлеккәдер, чөнки ул илләрдә социаль гаделлеккә юл тоткан дәүләтләр хакимлек итә Россиядә исә алай түгел: биредә, халыкның бөлгенлегенә карамастан, хакимият комсыз вә акылсыз бюрократ түрәләр кулында. Әгәр дә бүгенге коммунистик оешмаларның әз генә Ленин гвардиясенә охшашлыклары булса, җәмгыятьнең хәзерге хаким режимга гомуми нәфрәте шартларында, алар дилбегәне җиңел генә үз кулларына ала алырлар иде. Талантлары белән бераз гына Ленин, Троцкий һәм аларның кайбер көрәштәшләренә торырлык юлбашчылары булса, бу коммунистлар да безнең кирәкне бирерләр иде (Хәзерге җитәкчеләр—хакимият башындагылары да, аларга каршы торучылары да—торгынлык өлгерткән "җимешләр», акыллы эш-гамәл йөртергә аларның акыллары җитенкерәми, алар тау-тау килеп өелгән чишелмәслек авыр мәсьәләләр алдында гаҗиз калып, котылгысыз әмәлсезлектөн аптырашталар Шуңа күрә еш кына истерикага биреләләр: «иртәгәдән үк бәяләрне ирекле итәргә!», -халыкның тиенләп җыйган сөрмаясын юкка чыгарырга1 », «монстр-дәүләтне—таларга!», «парламентны утка тотарга!», «дошманнарны халыкның үз арасыннан эзләп табарга!», «журналистларга сугыш игълан итәргә!» «үзебезнекелөргә дә, читләргә дә бурычларны түләмәскә!” һ.б. һ.б. шундый ахмаклыклар эшләнеп кенә тора. (Әмма шунысын да онытмаска кирәк, революция даһи талантларны тудырса да. ул талантларның гел уңай—«плюс» билгесе белән генә булулары мәҗбүри түгел.) Теге яки бу диннәр шикелле, фәнни булмаган хыялый тәгълимат— бер нәрсә, ни дисәң дә. диннәр кешеләрне өхлаклы-тәүфыйклы итеп тәрбиялиләр Ә инде фәнни дә булмаган реакцион тәгълимат—бөтенләй икенче нәрсә: ул биниһая күп корбаннарга китерә, табигатькә һәм милләтнең генофондына зыян ясый, икътисадны җимерә, халыкны әдәпсезлеккә әхлаксызлыкка этәрә Марксизм тәгълиматы үзенең аяусыз сыйнфый көрәш идеясе белән миллионнарның күңелен-кальбен пычратты, кеше гомерен шалкан бәясенә дә санамый башлады. Бу тәгълимат барлык иҗтимагыйикътисади күренешләрдән дә яхшы һәм яман якларны таба Ул «ахыр чиктә яманлыклар яхшылыкларны җиңгәнне», нәтиҗәдә, «нәкъ менә яманлыклар көрәш китереп чыгарганны, шул рәвешле тарихны барлыкка китерүче диалектик хәрәкәт туганны» искә алмаган галимнәрне һәм публицистларны тәнкыйтьли. Әйтик, мисалга, әгәр кем дә булса феодализмның яман якларын: «крепостнойлыкны, хаким сыйныфның өстенлекләрен бетерергә тотынса—нәрсә килеп чыгар иде? Көрәшне тудыручы барлык сәбәпләр юк ителеп, буржуазиянең үсеше яралгысында ук киселер иде, тарихны юк итү кебек мәгънәсез бурыч куелыр иде» (К. Маркс һәм Ф Энгельс. Әсәрләр. 4 том. 143 бит). Боларга каршы мин: «Һәм бик әйбәт булыр иде»,—дип тә өстәр идем. Андый тарихның марксистлардан башка кемгә кирәге бар? Миңа калса, җәмгыятьнең үсеш-алгарышы вак һәм урта хосусый милекчеләре—урта сыйныфы күп булган теләсә кайсы системаның бары тик уңай күренешләре, «яхшы яклары» белән генә тормышка ашырыла ала. - Яман яклар» милеккә һәм хакимлеккә монополия аркасында барлыкка килә Кешеләр арасындагы көрәшнең чишмә башы—шунда, шунда ук— җәмгыятьнең таркалуы, революцияләр дә. «Яман якларны» бетерү юлларын эзләргә кирәк Бәхет көрәштә түгел. Бәхет—гап-гади. иҗтиһади тормыш коруда, кешелекнең «төп капиталы» булган сау- сәламәт кешеләрне җитәрлек күләмдә ишөйтеп-яңартып торуда. Кеше кемнәрдер, нәрсәләрдер белән көрәшеп яшәүгә мәҗбүр ителмәскә тиеш Һәр сәясәтченең колагына шуны киртләп куясы иде. Язмабызның иң баш өлешендә телгә алынган икенче автор—А Ватлинның карашлары исә, минемчә, бүгенге заман чынбарлыкларына күбрәк тәңгәл килә. Ул коммунистлар кылган җинаятьләрне -вакыты шундый иде» дигән сылтаулар белән акларга ярамый, -аларны бернинди игелекле гамәлләр белән дә юып ташлап булмый» дип саный Моны ул, Чилидә коммунизмның җиңүенә юл куймыйча, коммунистлар, социалистлар һәм демократларны шәфкатьсез кырган диктатор генерал Пиночетны кулга алу уңаеннан әйтә Ә инде бездәге коммунизмның «игелекле гамәлләре» турында сүз куертып тормау яхшырак булыр 4. «Беренчел капитал туплау» һәм «тарих агентлары» мәсьәләсенә карата СТАЛИН партиясе илне индустриальләштерүгә кирәкле «беренчел капитал туплау» юнәлешендә эш алып барды. Хезмәт ияләренең «каешларын кыса төшү» сәясәте һәм аларны эзәрлекләү (-коммунизмның бөек төзелешләрен» эшче көчләр белән даими тулыландырып тору өчен «планлы» кулга алулар) шуның белән аңлатыла да. имеш. Шулай булгач, коммунистларны шелтәләргә дә урын юк Димәк, бүгенге «реформаторларны» дә шелтәләргә кирәкми—алар да бит халыкны һәм дәүләтне кабахәтләрчә талауларын «илне аякка бастыру нияте белән эшләнә» дип акланалар. Коммунизмның рөхимсезлеге «җәмгыятьнең яңарышка сизелерлек ихтыяҗы вә ихтыяры булганда, бу чорда авыл халкының артык күп. ө капитал туплау чыганакларының тулысынча булмавы шартларында алып барылуы» белән бәйле, имеш. А. Кустарев бу уңайдан Россиядәге шул чор вәзгыятен һәм аның дәүләт эшчөнлегөн Англияне -киртәләп алу» максатында андагы халыкның бер өлешен «Австралиягә сөрү» чоры белән тиңләштерә. Бу күренеш тә аңа ГУЛАГларны хәтерләтә икән -Дөрес, Англиядә корбаннар Россиядөгедөн күпкә ким булган», дигән искәрмә дә ясап куя ул. -Кайберәүләр НЭП һәм беренче бишьеллыклар дәверен -беренчел капитал туплау» чоры гына дип фаразлау белән килешеп бетмәскә мөмкиннөр. ВКП(б) җитәкчелегендә Россияне яңарту модернизацияләү капиталистик үсешнең бары тик җирле варианты гына булдымы икән әллә—бу бик кызыксындыра торган сорау».— дип акыл сата А. Кустарев. Искәртеп үтик: дәүләтне үз кулларына алган очракларда да тарих сәяси партияләрнең телөк-омтылышларыннан чыгып кына ясалмый Югарыда әйтеп үткәнебезчә, буржуаз максат-бурычлар Октябрь түнтәрелешен китереп чыгарды Җиңеп берничә ай узуга. 1918 елның март-апрель айларында ук Ленин, икейөзлеләнеп, «буржуазия белән көрәшнең яңа фазисы» дигән сылтау табып, капитализм белән «никахсыз өйдәш» булып яшәү юлларын эзли башлый. Бу эзләнү капитализмны тергезеп җибәрүгә юнөлтелгөн икеләтә буржуаз гамәл белән—1921 елда илдә НЭП (яңа икътисади сәясәт) кертү белән төгәлләнә Бу сәясәткә тиешле бөясен биреп китү кирәктер октябрь чорында һәм аннан бераз соңрак та социалистик камуфляж, лозунг-шигарьләр күп булуга карамастан Ленин исән чакта буржуаз һәм капиталистик үзгәрешләр үзләренә юл сала башлаган иде М Вебер: «Россиядә яңарыш-модөрнизация моңа кадәр булмаганча зур финанс кыенлыкларына килеп төртелә һәм ул законлы гамәлләр бөлөн генә хөл ителә алмый башлый»,—дип яза А. Кустарев та аның белән килешә Ә бу бөтенләй дө алай түгел! Ни өчен НЭП илне бик тиз арада җимереклектән, ачлыктан, бөлгенлектән чыгара алды9 Ул крестьяннарның аерым хуҗалыгы шәһәр һөнәрчеләренең. хосусый предприятие хуҗаларының, сәүдәгәрләрнең эшчәнлегөнә туры килеп, ярашып тора 9 * иде. Бу чорда элек-электән Россиядә уңышлы үсеш алып килгән кооперациянең бигрәк тә файдасы тиде: гасыр башыннан алып 1917 елга кадәр кооперациянең барлык төрләре егерме тугыз мәртәбә артты. Ә инде аның чәчәк ату чоры егерменче елларга туры килеп. Сталинның колхозлашу елларын башлап җибәрүе алдыннан крестьяннарның дүрттән өч өлеше һәм миллионнарча шәһәр һөнәрчеләре-кәсәбәчелөр ирекле рәвештә шул кооперацияләргә берләшеп өлгергәннәр иде Россия тарихында беренче буларак, урта сыйныфның тизләтелгән адымнар белән үсүе-ишәюе башланган иде. Ә дәүләт икътисады, нэпманнар-кооператорлардан каерып алынган салымнар белән туендырып торуга карамастан, алар белән ярыша алмый, җитмәсә әле нэпманнаркооператорлар һәм крестьяннар үз хуҗалык мәсьәләләрен базар мөнәсәбәтләре белән түгел, ә административ ысул белән хәл итәргә күнеккән дәүләткә «теш» күрсәтә башладылар. Аерым алганда, икмәк әзерләү вакытларында крестьяннар һәм кооператорлар аны дәүләт билгеләгән арзан бәягә сатудан баш тартуга кадәр барып җиттеләр. Индустриальләштерүне башлап җибәрергә кирәкле сәрмаяны НЭП һәм кооперация туплап бирде Шуннан соң Сталин илне индустриальләштерүне тизләтүгә юл тотты, моның өчен ул бөтен икътисадны ашыгыч рәвештә дәүләтнеке итеп бетерде, "капиталистик чолганышта яшәү» шартларында «беренчел капитал туплауның» даими һәм иң җиңел чыганагы шундый дип уйлады ул. Сүз уңаеннан, «капиталистик чолганыш» дигән ул уйдырма «бүкәй» коммунистлар партиясенең пропаганда эшчәнлегендә төп корал булып килде Халыкны гел шуның белән куркытып тордылар. Юк, андый чолганыштан чынлап та куркудан түгел, сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да туктаусыз үсә баручы урта сыйныфның коммунистик режимны бәреп төшерүеннән куркып ясала иде бу пропаганда. Сталин бары тик базар шартларында гына үсә-яши алган НЭП белән кооперацияләрне «шайтаныма олактырырга» мәҗбүр булды һәм крестьяннарны көчләп-ирексезләп колхозларга куып кертте, дәүләтләштерде, крепостнойлар хәленә төшерде. Шул рәвешле, Сталин җитәкчелегендәге коммунистик-бюрократик дәүләт, барлык милли байлыкны үз кулына туплап, үзе оештырган җитештерү мөнәсәбәтләренең әсире, тоткыны булып калды. Илне модернизацияләү бурычларын законлы хәл итү өчен бер дә яраклы гамәл түгел иде бу. Әгәр дә Совет хөкүмәте, бер яктан, җитештерү көчләрен дәүләт милке итүгә нигезләнгән икътисад тудырмаган булса, икенче яктан, хосусый милекчелеккә нигезләнгән нэпманнар-кооператорлар икътисадының үсешенә комачауламаса—менә шул чакта җәмгыятьне яңарту мәсьәләсен законлы хәл итү булыр иде Шуңа күрә дә, «чиктән тыш артык кыланулары белән үзләре тарихи вә әхлакый җаваплылык тоталар» дип. коммунистларны йомшак кына шелтәләгән булып, нигездә исә аларны аклап, ө коммунистлар белән килешмәүчеләрне «законсыз ысулларга барырга намуслары кушмаганга күрә, алар уеннан чыгарга мәҗбүр булганнар» дип. аларның рухларын рәнҗетеп (андыйлар «уеннан чыкмаган», аларны бәреп чыгарганнар—күпчелеген атып үтергәннәр һәм ГУЛАГларда череткәннәр), бүген «акыллы» кыланып мәкаләләр язу килешә торган эшме? Яхшы түгел, әфәнделәр! А. Кустарев фикеренчә, үткән чорлардагы тарихи эшлеклеләрне гаепләргә кирәк булса, бер коммунистларны гына түгел, төрле дини сугышларда катнашучыларның барысын да гаепләргә кирәк Ул чагында, имеш, бик начар нәтиҗәләр килеп чыгачак. «Әгәр без бүген коммунистик режимнарны җинаятьчел режимнар дип игълан итсәк, бу. нигездә, бөтен кешелек тарихын яңадан карап-төзәтеп чыгарга юл ачачак»,—дип яза ул. «Йә, шуннан ни-нәрсә була?»—дип сорар идем мин. Беренчедән, тарих—фән ул. Ул кагылырга ярамый торган «изге сыер» түгел, тарих бер урында катып калмавы, һаман да үсештә булуы белән яхшы да Үзгәртеп булмаслык аксиома саналган «хакыйкатьләр» дә еш кына яңадан карала, яңа бәя ала Егерменче гасыр—кешелек тарихының үткәнендәге барлык әшәкелекләрен үзенә туплаган гасыр Россия мисалында ул бигрәк тә ачык күренә Тарих фәне, асылда, бик шикле фән дә. Анда төп игътибар дәүләт тарихына бирелә, төгәлрәге—патшалар, корольләр тарихы була ул. Совет чоры тарихы исә КПСС һәм аның генсеклары турындагы ялган тарих иде Россиянең асыл тарихы әле язылмаган Ул—бетмәс-төкәнмәс яулап алу сугышлары, империя төзелү тарихы. Ул—яуланган халыкларны җир- сусыз. мал-мөлкәтсез калдыру, халыкларның баш күтәрүләре аннары җиңелеп, тагын да рәхимсезрәк буйсындырылулары тарихы -Бер адым алга, ике адым артка» атлап яшәгән Россия тарихының бөтен сере- табышмагы да шунда Аны ачасы, яңадан язасы бар әле Россия шул ялган тарихы белән башка алдынгы ил-халыклардан бер гасыр артка (инде хәзер, кайбер акыллылар әйткәнчә, бәлки, мәңгелеккә артка калыптыр) яши бирә Юкса, үзе муеннан бурычка баткан илләр белән чагыштырганда иксез-чиксез табигый байлыклары һәм күп санлы халкы да бар. Ә менә һаман артта сөйрәлә Бер мәкалә авторы Д Быков бик үткен итеп әйткән «Без— «якынча» ил. «әйберләрне үз исемнәре белән атарга яратмый торган ил» Чөнки «тирә-якта шундый әшәке кабахәтлекләр аларны кычкырып әйтсәң, яшәргә оят була башлый»,—ди бу автор («Новая газета- 0908.98) Соңлап булса да әйтү, яшереп калдырмау яхшырак булганга күрә, тарих фәне бу «оят хакыйкатьне- тулысы белән ачып салырга тиеш. Безнең өчен түгел, без инде хакыйкать өчен югалган буын А Солженицын әйткәнчә, «ялганнарсыз яшәргә тиешле- оныкларыбыз хакына әйтелсен ул хакыйкать Безгә дә. оныкларыбызга да матди мул- имин тормыш тиз генә тәтемәячәк әле, алар хет ялганларсыз яшәүләре белән бәхетле булсыннар иде Икенчедән Без—тарихчылар, публицистлар -Тарихны яңадан карап чыгу, аны дөресләү кирәкме юкмы9 »—дип чәкәләшеп ятканда, кайчандыр начар, гөнаһлы гамәлләр кылучыларның оныкларының оныклары ул эшне башлап та җибәргәннәр инде 1998 елның көзендә урта гасырлардагы «төре йөртүчеләрнең- («крестоносцы») бүгенге токымнары хаҗ кылучылар— паломниклар сыйфатында Гарептөн Шәрекъкө юлга чыкканнар, аларның максаты—ничә гасырлар буе килгән ике арадагы дошманлыкны бетерү икән. Болар. Төркия, Сүрия. Ливия кебек илләрдә йорттан-йортка йөреп үз атабабаларының кайчандыр кылган гөнаһлары—«изге дини сугышларда» бер гаепсез мөселманнарны һәм яһүдиләрне кырганнары өчен гафу үтенечле хатлар тапшыралар һәм ул илләрдәге халыкларга иминлек муллык телиләр икән Күптән түгел генә католик чиркәве дә (Ватикан) урта гасыр инквизициясен гөнаһлы эш дип гаепләп чыкты Начармы әллә бу? Киресенчә. Кустарев әфәнде, бик-бик яхшы гамәл бу' Авторның «этик-әхлакый бәяләмәләрне фәнни аңлатуларны хөкем хокукый нәтиҗәләр белән бутарга ярамый» дигән фикере дә бик сәер Димәк, әхлакый күзлектән карап хөкем йөртергә ярый ө җинаять кодексларыннан чыгып гаепләргә ярамый буламы9 Кустаревның нәрсә әйтергә теләгәне аңлашыла -әхлакый гаепләүләр белән чикләнергә кирәк, яңадан -сталинчыл суд процесслары» оештырылуга юл куелуы бар», димәкче ул Коммунистик тәгълимат кешелекле-гуманистик җәмгыять төзүне асылда кешелексез чаралар белән башкарырга өнди бит. аз кан түгеп җиңүгә ирешкән очракта да. соңыннан түгелгән каннар диңгезләр булачак, коммунистик режим халыкның яшәүгә иң сәләтле, аңлы зиһенле катламы тарафыннан кискен каршылыкка очраячак Монысы—котылгысыз, чөнки коммунистик дәүләт икьтисады хосусый милекчелекне бетереп халыкның үзе теләгәнчә яшәвенә чик куйса да. бервакытта да отышлы була алмаячак. Кешелек хәзер Махатма Гандиның алтын фикерләренә таянып яшәргә тиеш: «Ирексезләмәү—иң бөек дин»,—дип әйтеп калдырган ул. Коммунизм исә һәрвакыт бөтен халыкларны яулап алырга омтыла Аерым очракларда, ярлылык-бөлгенлек хәттин ашкан илләрдә ул бу максатына ирешә дә. Коммунизмга каршы көрәшүнең кыенлыгы һәм аның бүгенге дөнья өчен куркынычлыгы да шунда: күпчелек илләр әле әнә шул фаҗигале бөлгенлектә, шуңа күрә дә еш кына коммунистик тәгълиматка ышанып алданалар да... Әлбәттә, коммунизмга (фашизмга) каршы көрәшнең иң нәтиҗәле чарасы—халыкларны хәерчелек-бөлгенлектөн йолып алу Әмма бу әле мөмкин эш түгел, кешелек муллык-иминлеккә таба бик әкрен атлый. Аның юлында әллә никадәр социаль катаклизмнар—сугышлар, революцияләр, контрреволюцияләр һ.б булырга мөмкин әле. Димәк, безгә коммунизмның җинаятьчел асылы турында туктаусыз аңлату эшләре алып барырга кирәк булып чыга. 5. «Кечкенә явызлык теориясе» БАШЫМДА бер сорау тора: коммунизмның кешелеккә бихисап бәлаләр китергәнен энәсеннән җебенә кадәр тикшергән, үзе коммунист булмаган кешедә (А. Кустарев мәкаләсенең башында ук «мин коммунист түгел» дигән иде бит) кайдан килеп әле шундый фикерләр туа икән? Аныңча, төп мәсьәлә—'«кечкенә явызлык теориясендә». Кеше һәрвакыт ике явызлыкның кечкенәрәген сайлап алырга тырыша. Тормышта бу гамәл гел кире нәтиҗәләргә китерсә дә, күпләр шулай эшли дә. Әмма мондый мантыйкның ике куркыныч ягы бар. Беренчедән, ул явызлыкларның кайсысы зуррак та, кайсысы кечерәк икәнен абайлаганда ялгышуың ихтимал. Чөнки, вәзгыятькә карап, явызлыклар урыннарын алмаштырып торучан булалар. Икенчедән, «кечкенә явызлык» белән килешү, аңа булышлык күрсәтү, кагыйдә буларак, «кечкенә явызлыкны зур явызлык» итеп үстереп җиткерә. Бу—котылгысыз. Мисаллар эзләп ерак барасы юк. Менә дөньякүләм билгеле мисал. Көнбатыш демократиясе, совет коммунизмын немец фашизмыннан «зуррак явызлыкка» санап, соңгысы белән килешүгә керде, киләчәктә -зур явызлыкка- (СССРга) өстерергә өметләнеп, фашизмны үчтекилөп тәрбияләп үстерде Монысы демократиянең беренче хатасы иде. Аларның һәм матди, һәм башка ярдәмнәре белән Гитлер үрә торып басты, ныгыды, аннары демократия өчен -зур явызлык» булып әверелде— ул иң башта аларга һөҗүм итте, бөтен Европаны диярлек буйсындырып бетергәч кенә СССРга ташланды. Шуннан соң инде демократия хәзер «кечкенә явызлык» булып калган Советлар Союзы ягына авышты. Германиягә һәм аның союзникларына каршы СССР белән бергәләп көрәшергә тотынды. Фашизм җиңелде. Әмма ул арада совет коммунизмы үзенең -ябалак канатларын» кешелекнең өчтән бер өлеше өстенә җәеп җибәрде һәм бөтен дөньяга коммунофашизм белән яный башлады. Хәзер инде СССР үзе яңадан «зуррак явызлыкка- әверелде. Аны -явызлык империясе- дип атап йөртә башладылар. Көнбатыш ашыгыч рәвештә коммунизмга каршы -салкын сугыш» башлап җибәрергә мәҗбүр булды. Чама белән кырык еллап «салкын сугыш»тан соң (бу чор эчендә ике яктан да аерым, җирле масштабтагы -кайнар сугышлар» да булгалап алды), коммунизмның җиңүле адымына чик куелды. Тыныч иҗтиһади тормыш ярышында, алга киткән илләрнең мул- имин демократик җәмгыять төзүдәге сизелерлек уңышлары аркасында, ■дөнья социалистик лагеры» җан тәслим кылды. Шулай итеп, икенче мәҗбүри хата төзәтелде. Әмма, социалистик лагервдагы коммунизмны аягыннан еккач, көнбатыш демократиясе өченче хатасын ясады: һаман да шул каһәр суккыры -кечкенә явызлык теориясенә» яраклашып, әле генә өсләреннән - коммунистик шинельләрен» салып ташлаган совет «реформаторларына» теләктәшлек күрсәтте, аларга булыша башлады Янәсе, болары иске партноменклатурага караганда «кечкенәрәк явызлык» Әмма Ельцин «реформаторлары» йөзендәге бу «кечкенә явызлык» Көнбатыштан миллиардлаган доллар ярдәм ала- ала (әлбәттә, аны киләчәктә халык кесәсеннән кайтарып бирәсе бурыч итеп!), үз халкын юк итү—геноцид сәясәтенә кадәр барып җитте илдә ачлык-ялангачлык, эшсезлек, качаклар, хезмәт хаклары түләнми, берәүләр халык һәм дәүләт байлыгын талап симерде, гади халык шымытыр тотып калды. Көнбатыш демократиясе Россияне иң реакцион ислам режимнарын да, шул ук вакытта мөселманнарга каршы геноцид алып баручы «үзебезнең славян туганнар»— бөекдержавачыл серб милләтчеләрен дө яклаучы ниндидер бер килбәтсез монстр—убыр-албасты итеп үстерде Хәзер инде халыкара хәл бик киеренке яңадан менә-менә ташып түгелергә тора (Гыйрактагы соңгы вакыйгаларны искә төшерегез). Көнбатышның өченче хатасы шундый аяныч нәтиҗәләргә китерде Сөйләгәннәрдән чыгып шуны әйтергә була димәк, явызлык нинди генә сыйфатта да яхшылык белән тиңдәш була алмый, аның белән килешергә, сүз берләштерергә ярамый Әмма шундый очрак та килеп туарга мөмкин: алданрак ясаган хатаңны төзәтергә үз көчең генә җитмәгәндә башка илләрдән ярдәм сорарга да туры килер «Чөйне чөй белән генә бәреп чыгаралар» Ләкин шуны истән чыгармаска кирәк, уртак дошманны җиңгәннән соң, «дуслашып торган» дошманыңны да җиңәргә туры киләчәк Моның шулай булырга тиеш икәнен һәр ике як та белеп тора, әмма дәшми тынмый һәркайсысы соңыннан үзенең «союздашын- җиңүгә исәп тота, ләкин җиңү тарихи дөреслек ягында булып чыга Ягъни куркыту, ирексезләүгә нигезләнгән көч түгел, ә гаделлеккә нигезләнгән көч җиңә Хәзер өч хата да кылынган инде. Өчесенең дә нәтиҗәләре күз алдыбызда Иртәме-соңмы халыкара демократия, ниһаять, аңлар дип уйларга кирәк: Россиядә демократик дәүләт урынына ул җинаятьчел, авторитар ерткыч дәүләт төзергә генә булышты Аңласа. Чечня-Косово вакыйгаларына охшаш вакыйгаларның яңадан кабатлануын теләмәс Анысы артыкка китү булыр, һушка килә алмый калуың да бар Бик куркып торырга да кирәкмәстер хәзерге Ельцин режимы тешсез инде Бабурин Жириновский кебек күкрәк сугып мактанучыларның таяныр җирлеге юк Ә менә Зюганов-Макашов кебекләр халыкның ризасызлыгын дәүләт күләмендәге элекке антисемитизмны яңартып җибәрү максатында файдаланмакчы булалар, ярлы ябагай әтрәк әләмнәрне ачыктан-ачык -яһүд погромнары- оештырырга котырталар Шул болгавыр матавыкта хакимиятне үз кулларына төшермөкче булалар алар Көнбатыш демократиясе шунысын да хәтердә тотарга тиеш Россия дәүләте һәрвакыт— патшалар заманында да, гөнсеклар президентлар заманында да— бөекдержавачыл-шовинистик, миллөтчел дәүләт булып кала килә А. Эйнштейн ничектер -Милләтчелек— балалар авыруы, кешелекнең кызамыгы-,—дип әйткән Без әле һаман да өнә шул балалыктан чыга алмыйбыз Россиягә ярдәм итәргә алынган «опекуннар» үзара мөнәсәбәтләрдә саграк булырга тиешләрдер Аерым очракларны искә алмаганда, безнең түрәләр гомер-гомердән чиксез акылсыз булдылар Алар -яхшырак булсын дип телиләр» шикелле, ә чынлыкта «һөрвакыттагыча начар булып килеп чыга- Моны Черномырдин ачынган кыланып әйтеп ташлаган иде Хакимият башындагы -демократлар-ның барысы да диярлек комсыз, туймас тамаклар, -элөктерү-каптыру» инстинктлары бик нык үскән бәндәләр Кредитларны биргәндә дә, производствоны үстерүгә тотуны (инвестиция) һәм халыкны хәерчелектән чыгаруны шарт итеп куеп, казна талаучыларның -кулына сугып» бирергә кирәк иде Ә болай - демократларны» иркәләп азындыру гына килеп чыкты һәм нәтиҗәләре дө бик начар Иң яманы шул—коммунистларның социаль җирлеге киңәя. Һаман да ярлылана барган зыялылар-галимнөрнең бер өлеше (алар арасында коммунистлар да юк түгел) атом-төш коралына да, башка төрле үлем арсеналларына да үтеп керә алалар. Югалтыр нәрсәләре булмагач, алар теләсә нинди акылсыз адымга да барырга мөмкиннәр. Димәк, коммунизм куркынычын бәяләп бетермәү— җинаятьтән дә яманрак хата. Көнбатышның ярдәме булмаса, хәзерге хакимият мәтәлеп төшү алдында, бер кылда гына асылынып тора. Калдырыгыз Россияне тынычлыкта! Бәлки, кереп баткан сазлыгыннан үзе дә чупырдап чыга алыр, ә инде юк икән—димәк, аның язмышы шул: бөеклектән түбәнлеккә тәгәрәү. Бүгенге чынбарлык шундыйрак. Г Зюгановның «хөкүмәт составында хет бер урыс йөзен күрәсе килеп юксынуы» матур гына хәл ителде шикелле, ул «урыс йөзе»нең коммунист булырга тиешлеге фаразланганга күрә, әйтә алабыз: андый кеше бар хәзер һәм ул беренче урынбасар— вице-премьер урындыгында утыра. Аннан кала да сәяси исемнәре белән генә коммунистлардан аерылып торучы тагын кемнәрдер бар әле. Хөкүмәт башлыгы үзе дә шул «кемнөрдернең» берсе бугай. Хәзер инде Макашовның тормышка ашмас хыялын—«яһүдләр мәсьәләсен», аннары «төп милләт» халкы булмаган 15-20 процент башка «россияннәр» мәсьәләсен хәл итәргә генә кала. Жириновскийның «Макашидзе» дип мәтәштерүен исәпкә алмаганда, Зюганов-Макашовлар үзләре, әлбәттә инде—«төп милләт вәкилләре». И бу татлы, буш хыяллар! «Тумаган тай өчен куанулар»! Ельцинның «зирәк» җитәкчелегендә Гайдар-Чубайслар (икътисад шарлатаннары) үз эш-гамәллөре белән ил-дөүләтне соң чиккә китереп җиткерделәр. Халык Ельцин режимына каршы, әмма ул коммунистлардан да гарык, халык аларның да хакимияткә кайтуларына теше-тырнагы белән каршы. Илдәге хәлләр күңелсез. Әмма әле болары—«чәчәкләре» генә, коммунофашизмның «җимешләре» алда булмагае. «Конституциянең гаранты мин!»—дип шапырынучы Ельцин хәзер бөтен дөньяга Россиядә дәүләт күләмендә антисемитизмга да, шовинизмга да урын юк икәнлеген раслап күрсәтергә тиеш тә бит. Арысланның теше коелган... А. КУСТАРЕВ үзенең мәкаләсендә: «Көнбатышта тагын бер «бик заманча китап» тирәсендә шау-шулы бәхәсләр бара»,—дип, көлемсерәбрәк яза Шулай итеп, ул әлеге китапның кирәксезлеген, зарарлы булуын исбатларга тырышып, үзе дә сизмәстән, Россиядә дә бик вакытлы бәхәсләр тудырырга сәбәпче булды. Автор «көзгегә карадымы»: әлеге китап үзе дә, аны тикшерүгә багышланган мәкаләләр дә безнең коммунистларның, күңелләреннән генә инде кесәдә тоелган хакимиятне капшаштырып, ниндидер эйфория-куанычка бирелеп котырына башлаган чакларына туры килде. Мин А. Ватлинның йомгаклау фикере белән тулысынча килешәм: андый «Кара китап»лар бер дә файдасыз түгел, алар безне узып бара торган гасырда булган вакыйгаларга аек күз белән карап бөя бирергә этәрәләр. Шул рәвешле без киләчәк яңа гасырны—Егерме беренче гасырны акыллырактәҗрибәлерәк булып каршыларга әзерләнербез. Яңа гасырга без коммунизмсыз, аның тәгълиматы һәм ачы нәтиҗәләреннән башка гына керергә тиешбез. Бер гаепсез кешеләрнең каны җитәрлек коелды. Киләчәк гасыр—Егерме беренче гасыр коммунистик булмас! Мәскәү. 1998.