Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. ТУКАЙНЫҢ ВАФАТЫНА 25 ЕЛ ТУЛУ МӨНӘСӘБӘТЕ ИЛӘ

Эзләренең шәхси кабилиятләре (сәләтләре) берлә бер-берсенә охшау- охшамауларына карамастан, шагыйрьләр үзләренең багланган мәктәпләре игътибары берлә икегә бүленәләр. Бер төрлесе үз-үзен тирә-юненнән аерып алып, үзен чорнаган мохиттан рухан (рухи яктан) аерым була ала торган, үзенең төшенчәләре, хиссиятләре эчендә генә тәжәрред итә (ялгыз яши) ала торган. вә бу вакытта гына шигырь ярата ала торган шагыйрьләрдер Икенчесе үзен тирә-юньнең, мохитның бер өлеше итеп хис итеп, шунын бөтен күңел алышуларына, үзенең йөрәк тибүе берлә катышып, анын шатлыгына сөенеп, анын кайгысына янып, шул шатлык-кайгыдан дәрт алып кына шигырь яратучылардыр . Беренчеләре үзләренең шәхси рухынын тирәнлеге, сайлыгы, кабилия-тенен көченә карап төп заман берлә багланмаган, вә һәрберсе аерым бер шәхсиятнең (шәхсилекнең) төсе исе килә торган индивидуаль шигырьләр мәйданга ташлыйлар. Бик күп вакытта мәжрадә (абстракт) мәүзугьларда (темаларда), яисә бөтен Ү адәмчелек (кешелек) өчен уртак булган темаларда язып, язу теле игътибарга алынмаган, безгә бәйнәлмиләл (халыкара) шигырьләр бирәдер. Икенчеләре туган халкы, анын тирә- юне. яшәгән мохитынын шул вакытта кичергән уйлары, хисләренең тәржеманы (тәрҗемәчесе) булып, шул халыкнын шатлыгы, кайгысын, өметен сөйләүче, анын үзенен мохитынын иҗтимагый омтылышларын төсләндереп эшләүче, җәмәгать эшләренең һич берсе яныннан күз йомып, колагын тыгып үтә алмаучы, жәмәгатьче шагыйрьләрдер Бу төрлесе үзенен көче, сәләтенең зурлыгы, кечкенәлеге, тирәнлеге, сайлыгына карап, яшәгән мохитының термометры ролен уйнап килеп, үзенен шул термометр дәрәжәсенен нечкәлсктупаслыгына карап, халыкның күзеннән кан-яшьагуын. йөрәк тибүен жырлап торадыр. Бездә Сәгыйть Рәми беренче групптан булса. Габдулла Тукай менә соңгы төстәге шагыйрьдер. Үзенең мохитынын шатлыгын, кайгысын, дәртен шигырь төсенә сугучы бер тел остасыдыр. Аның яшәгән, язган дәвере бездә милләтчелекнең иң кайнаган, милли теләкләрнең берсе өстенә берсе үсеп, тирә-якны тугырган вакыт булганга, ул шул теләкләргә, шул омтылышларга бер шигырь төсе бирүче, чуалчык фикерләрдән туган әгъмәлләргә тугьры юл күрсәтергә теләүче хидмәтчесе-милли шагыйрьдер Шагыйрьлегенең әүвәлге дәверендә үк ул үзенә үзе шул хакта сөаль биреп, шул сөальгә үзе үк тә жавап бирәдер Тик милләткә хидмәткә мәхәббәт миндә бар! Минчә монда яшь дә бар. ләззәт тә бар һәм тәм лә бар! ди. Гомере буенча менә шул милләткә хидмәт анын бөтен ижатларында тимер казык йолдызы булып, анын кыйбласы булып барадыр Бөтен кыска гомере буенча ул шул милли юлдан һичбер тайпылмаенча. кабергә кадәр милләт жырын жырлап. милләт кайгысын көйләп, милләт көлкесеннән көлеп үзенен ижадын шул милләтчелек калыбына сугып киләдер. Ялгыш кынада, каләме шуып кына китеп тә. ике юллык кына бер шигырьне дә шул алган юлына хилаф (тискәре) төстә язмыйдыр, яза да алмыйдыр Менә шул жәмәгатьчелеге аны бик тиз көндә ул вакытнын иң зур ихтыяҗлары булган тәрбияви шигырьләр язарга аннан таләп итәдер Ул милли вазифа башындагы гаскәр кеби, берсе артыннан берсе, балалар өчен, кыйраәт (уку) китаплары өчен йә тәрҗемә, йә оригиналь бик күп шигырьләр, әфсанәләр (әкиятләр). хикәяләр мәйданга китерәдер Ул бу бүлек шигырьләрен үзенең ана теленә һимнә (гимн) язу берлә башлыйдыр. An I иң кечкенә балалар аңларлык дәрәҗәдә садә (гади) итеп эшләп, безгә телсмезнен кадере- хөрмәте хакында моңарчы тине күрелмәгән һимнә багышлыйдыр: И туган тел, и матур тел. әткәм—әнкәмнсн теле' Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы Милли хис вә милли гакыл бергә кушылып эшләнгән бу шигырь парчасы. Тукайның тәрбияви шигырьләренең иң кыйммәтлеседер. Моның аркасындадыр ки. бу шигырь бөтен мәктөп-тәрсмездә милли гимн төсен алаалмыштыр, вә бу шиг ыре Тукайны мәңгегә безнең балаларның сөйгән бер җырчысы итеп куймыштыр. Ул дәвер безнең мәктәпләребезне яна юлда мил.тәтләштерү. мәктәпләребезнен эченә үзебезнен милли мәгьнәвиятебезне жирләштерү булганга, бу юлда иң күп дәреслекләр. уку китаплары хәзерләнеп ягып, төрле төстәге садәчә язылган гәрбияви шигырьләргә ихтыяҗ бик зур хис ителеп, һәрбер китапчы Габдулла Тукайга шигырьләр сорап мөрәҗәгать итеп торганга, бу вазифаны үти алучы нн муафыйк (яраклы) бер кеше булып чыккандыр Тик күп чагында мәүзуп> (тема) эзләп торырга да вакыт булмаенча. рус әдәбиятында язылган шигырьләр, әфсанәләрнсн мәүзугьларын алып, аларны үзебезнен калыпка салгандыр Шулай итеп. Тукайның мәҗмугасында очрый торган Пушкиннан Лермонтовтан, фәләннән кеби бәгъзе шигырьләр җирләшкәндер (урын алгандыр) Бу шигырьләрне эшләүдә Тукай бер тиенгә бер тиен тәрҗемә итмәү берлә генә калмаенча боларны вәзен (үлчәм) ягыннан да. анлаешы ягынннан да тәмамлап, милли төскә куеп, аларны үзләндергәндер. Вә аларда укучының милли зәүкын кытыршыландыра торган бер нәрсә до калдырмагандыр. Ул вакытыбыз үзебезнен мәдәни нстнклалыбызны (бәйләнешебезне) кору дәверебез булып, руслыктан мөмкин кадәр озаклаштырырга (ераклашырга) омтылу чагыбы 1 булганга. Тукайның бу төстәге шигырьләр язуы охшап бетмәгән даирәләр дә аз булмагандыр Бу даирәләр бу кадәр күп рус исемнәре берлә Тукай шигыренсн бәйләнүен. Тукайның ул вакыттагы милли шагыйрьлек исеменә мөнәсәбәт күрмәгән нәрдер Мәҗмугалар. гәзитләр. аерым рисаләләр аша гына Тукайның иҗатларын сөргендә тәгькыйп итеп (күзәтеп) ятучы, бу сатырларны (юлларны) язучы да (Г. Исхакый үзе дә). 1912 нче елларда Фатих Әмирхан аша Тукайга шул хакта сак булуын тәнбиһ итеп (кисәтеп) мәктүпләр язган, нәсихәтләр биргәндер. Моның кеби язучылар бер генә, ике генә булмаган кеби, Тукайның дустлары, үзен хөрмәт иткән кешеләре тарафыннан булганга, Тукай да боларны әһәмиятсез калдырмаган Сонгы дәверендә чын мәгънәсендә мөстәкыйльлек юлына кергәндер. Икенче яктан. Тукайның болай бик тиз рәвештә халык шагыйре булып өлгерүе кайбер тар күңелле даирәләрдә анарга каршы көнләшү уе уйнаткандыр. Бу хәрәкәтнең башында булган мөхәррир Г Ибраһимен аны ул заманның беренче группка кергән шагыйрьләре Сәгыйть Рәми, хосусән (аеруча) Дәрдемәнд берлә чагыштырып. Тукайны шагыйрьлек тәхетеннән төшерергә маташкан, аның җиренә (урынына) үзе бай. үзе нәшер (нәшриятчы), үзе шагыйрь Дәрдемәндне мендерергә тырышкандыр. Шул вакытларда рус әдәбияты, рус шигыре астында тәрбия ителеп, милли мәсьәләләргә феодализмның калдыклары дип карый торган, милли әдәбиятка марксизм ноктасыннан дигән булып, милләтсезләнү балкышы берлә карарга өйрәнгән яшьләр группы, башларында Хөсәен Ямаш булдыгы хәлдә. Тукайны кечеләндерергә. Тукайны дәрәҗәсеннән төшерергә бер компания ачалар, вә аны гади бер тәрҗемәче, гади бер такмакчы итеп күрсәтергә теләп. Сәгыйть Рәмине күкләргә күтәрәләр. Ләкин бу групп үзләренең шул тәнкыйтьләрен язарга ул вакытның шактый бай милли матбугатында урын таба алмыйлар Тукайның дәрәҗәсе, хөрмәте Тукайга каршы чыккан бу агымның язуларына милли матбугатның ишекләрен тәмам каплый. Русча укый, русча белә торган мохитта гына аз-маз үзләренә иярченнәр таба алалар. Ләкин халкыбызның киң укучы катлавында һичбер эз калдыра алмыйлар. Тукай бу агымнарга каршы нә мөназирә (бәхәс, дискуссия) берлә чыга, нә дә анарга көндәш итеп чыгарга теләгән Дәрдемәнд. хосусән (бигрәк тә. аеруча) Сәгыйть Рәмигә каршы үзенең мөнәсәбәтен боза. Ул Сәгыйтькә дус кала. Дәрдемәндкә каршы хөрмәтен киметми. Ләкин үзенең тәнкыйтьчеләренә берничә шигырь берлә бик оста җавап бирә: Курыкмый янгырдан. әгәр булса табигый, чын чәчәк. Чөнки ул яхшы белә; яңгыр аны яхшыртачак Ошбунын күк. куркыта алмый чын талантны интикад (тәнкыйть) Нык үзенә игьтимады (ышанычы) һәм сүзенә—игьтикад (инану). Тик китә кайчакта кәефен, хакимен булса ишәк. Бер татарга ят. мәхәббәтсез күсәк һәм килмешәк! (1912 ел. “Интикадкә мөтәгалликъ" (“Тәнкыйтькә бәйләнешле”). Моның берлә бу тәнкыйтьләрнең мәгънәсен безнең татар тормышына ят булган килмешәк фикерләр берлә кылынганын укучыга белдереп, үзенең элекке алган юлында дәвам итә Галимҗан Ибраһимовнын тәнкыйтьләренә каршы ул тагы катгыйрак итеп, тагы кабарак шигырьләр кулланып җавап бирә, үзенең “Мөнтәкыйть" ( "Тәнкыйтьче Тдигән шигырендә: Жил тегермәнен күрә дә: “Аһ. суы юк!"—дип куя. Су тегермәнен күрә дә: “Пар. буы юк!"— дип куя. Ул тота ат койрыгын да: “Бу—озын сач!"—дип куя. “Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!"—дип куя. "Рус табибка бу татарлар нинди дошман!"—дип куя. һәм дә моның берлә ул Дәрдемәнд. Сәгыйт Рәми кеби шагыйрьләр—бик аз итеп су килә торган инешкә корылган су тегермәннәре—һавада бушлык вакытында аз-маз тартып, шигырь чыгарып торган кеби. илнең өстеннән әле төн яктан, әле көн яктан, әле сулдан, әле уңнан исә торган каты җилгә каршы корылган жил тегермәне дә (Тукай үзе дә) ашлык тартып шигырь чыгарып торадыр. Болар арасында бер-берсенә каршы көндәшлек юк Тормышта су тегермәне үз урынында, җил тегермәне үз урынында булган кеби. халык шагыйре үз җирендә, индивидуалист шагыйрь үз җирендәдер. Атның койрыгының урыны артында булып, ялы алдында булса, анда тәнкыйть итәрлек нәрсә юктыр. Бу табигый хәлдер димәкче була Безнең халыкның милли хайваны булган куйнын койрыгы мае ул шеш түгелдер. Ат-бабаларымыз мен елдан бирле авызын- борынын майландырган, анан-әбиеннен мен елдан бирле пәрәмәче, сумсасы, бәлеше, чәкчәге, катламасы, боткасының ин кирәкле матдәсе булган куй маедыр Аны куллану урыснын балык маен белмәгәнлектән килеп чыккан бер хасталык түгелдер Милли тормышымызнын. милли хужалыгымызнын агымыннан килеп чыккан, милли ихтыяжымызны тутыручы бер нигьмэтемездер. “Мөхәммәдия". “Бакырган"нарданөлге алып, шигырь язып, халыкнын моны-көене жырлау—рус әдәбиятын, тарихын белмәүдән килгән наданлык түгелдер. Үземезнен тормышымызга үземезнен шигырьләремезне мөнәсәбәт рәвештә эшләү генәдер. Бу көнемезне үткән көннәремезгә баглау, тәрәккыятымы злагы табигый үсүне саклау гынадыр, дигән сүзләрдер. Тукайнын бу жавабы ул заманнын укучысын ла гакыл берлә, гыйлем берлә үлчәп, анлап түгел, хис берлә сизеп зур макбулияткә кичәдер (кабул ителәдер) Вә “Мөнтәкыйтькә" дигән шигырен һәрбер вакытта сөйләтәдер, җырлатадыр Ләкин бу жаваплар. бу көн дә бик тә дөрест вә тугрыдыр, вә киләчәктә лә бу жаваплар тугры булып калачаклардыр Тукай шул тәнкыйтьләргә карап, үзе дигәнчә, үзенә ышанычын, үзенен халыкчы шагыйрь булу игьтикалын (инануын) сындырып, беренче групп шагыйрьләр мәсләгенә (юлына) күчәргә теләсә, күчә алыр идеме? Ул Сәгыйть Рәми кеби бер ‘Мин" шигырен тугыгыра алыр идеме Югарыда сөйләп киткәнчә, “сәнгать -сәнгать өчендер" мәсләгенә кереп китеп, чын бер шагыйрь булыр өчен беренче шарт -үзенен бөтен тормышы, тән авырлыгыннан ычкынып, күкләрдә оча алу. йолдызлар берлә узыша алырлык руххан (рухи яктан) тәжәрред итә (ялгыз яши) ала белүдер Үз милләтенең үксез тормышына үзенен ятимлеге берлә, жүдс (юмартлыгы) берлә багланган Тукай, татарның бу көнгә кадәр бар, бер булып килүеннән беренче рольне уйнаган, муллалыгы, остазбикәсе берлә, каны-жаны берлә берләшеп беткән мулла малае Тукай. “Мөхәммәдия"нен мисрагълары (шигырь юллары). “Сәббәтел-гажизин" “Бәдәвам". “Бакырган"нын моннары-зарлары. нәсихәтләре. шатландырулары, өметләндерүләре, ожмахлары. тәмугьлары берлә рухының кырык катында кырык төрле жепләр берлә чәбәләнеп беткән Тукай, тагы бүгенге кайнаган Казанның матбугатына, көлке мәҗмугаларына. милли театрларына, милли жырлы кичәләренә, куй майлы пәрәмәчле, пилмәнле дуслар мәҗлесләренә. Печән базарының үзенә махсус исенә, сасысына баш-аягы берлә чумган Тукай, фанна фи ашгар (поэзиянең аерым бер агкәсе) булып тәжәрред итә алыр илеме9 Аркасына мен төрле жеп берлә тагылган шул вакытнын милли йөге, менәр потлык милли мәсьәләләре аны күкләрдә очып. Зөһрә йолдызның нуры берлә жылытып. бер кызның күзенең тирәнлеген язарга имкян (мвмкинлек) бирә алыр идеме? Юк Тукай әгәр дә бу юлга чыгарга теләгән булса иле. ул. тутый кошның йөрүенә иярергә теләгән саескан кеби. үз йөрүен лә онытачак, тутый йөрүен дә кулда зггә алмаячак иле Бәрәкәт бирсен. Тукайны бу ялгыш тәнкыйтьчеләр бу хата юлларга суга алмадылар. Тукай үз юлына баручы, милләт кайгысын кайгыртучы халык шагыйре булып калды Ләкин Тукай үзлеген итеп йитмәгән. руслашуны тәрәккый итү дип аңлаган мохитның зарарлы һөҗүменнән үзен-үзе үзенен игътикады (ышануы), иманының ныклыгы, халкын сөюнең тирәнлеге берлә коткарып калдырырга өлгерә алмалы Ул икенче бер дошманның һөҗүменә мәгьруз калды (каршы китерелде) Аның үксез тормышынын мирасы булган эчке хасталыгы анарга һөҗүмен куәтләтте Әллә нинди күзгә күренмәс эчке хәшәрәте анын төнен кимерүгә тотынды Ботар анын гәнен кимерү берлә генә калмадылар, анын рухына да һөҗүм иттеләр Таза тәндә таза жандигәнчә. анын хаста тәне җанын да хасталыкка өстерәде Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам. Юлда мәнигь күрсәм тибәм дә аударам Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим...— дип башлаган батыр шагыйрьнең җырларына яна аһәң керә, аны моңлык кабалый башлый Бу халәт аның шигъри куатен зәгыйфьләндсрмәсә дә. билгакыйс (киресенчә) анын бу шәхси дәрте, бу кайгысы, анын сазын тагы нечкә кылларында уйнатып, анын шигырьләрен тирәнәйтсә дә. анарда киләчәк өчен бер курку уята Анарда шәхси өметләр сына башлый Ул Нинди дәрт берлә каләм сызсам да кәгазь өстенә. Очмый әүвәлге жүләр. саф. яшь мәхәббәт чаткысы. дип зарланып куя Моның артыннан өмете азаюы үзенең рухына начар тәэсир итеп, ул тагы: Теләү бетте хәзер миндә теләк сонра теләкләрне; Кире сүттем хәзер күп эшкә сызганган беләкләрне Бетердем шиңдереп төрле гүзәл чәчкәмне барсын да Явыз тәкъдир, каты тәкъдир, суык тәкъдирем астында. Өмидсезмен: фәкать актык дәкыйкамне көтәм инде. Көтәм кайчан тавыш-тынсыз гына бер көн бетәм инде?— дип (1911) сгьлап жырлый. (Г. Тукайның бу шигыре 1909 елда языла. Г Исхакыйның ялгышкан булуы мөмкин.—A. К.) Тукайның, иң зур шагыйрь булып өлгергән Тукайның шул күз яшьләре укучы алдында куркынычлы киләчәктән бер хәбәр кеби каршы алынмый Аның бу шигырьләре шагыиьрьнен күңеле нечкәреп киткәннән килгән күңелнең гади бер сыкрануы кеби генә каршы алына. Хаста Тукайны карату, аның эчен кимерүче авыру берлә чынлап тартышу башлау вакыты җиткәнлеген беркем дә күз алдына китерми. Казанның Тукай тирәсендә йөргән төрле-төрле дуслары, мөридләре (шәкертләре), иптәшләреннән мөрәккаб (кушылган, оешкан), тугрысы эшсез бер гөруһ тә (төркем дә), кин катлау халык та фажиганын тирәнлеген аңламый. Ул тагы көннең гайбәте, көннең мәсьәләсе берлә Тукайның ул шигыренең мәгънәсең оныта. Тукай үзе дә шуңарда туктамаенча, тагы икенче рухта шигырьләр дә яза. Ләкин вакыт, форсат бар чагында Тукайны кымызга җибәрү, Кырымга озату, бигрәк тә Тукайны сарыпсыз (котылгысыз) хәятеннән тартып алып, анын шәэненә (дәрәҗәсенә) муафыйк (туры килә торган, яраклы) исәнлеге- саулыгы өчен кирәкле тормыш корырга, корышырга тәшәббес эше башланмый (бер эшкә тотынылмый). Аның шигырьләре инде китапчыларга, нәшерләргә менәрле- менәрле табышлар китерсә дә, Тукайның Уфа. Әстерханга кадәр сәяхәтенә дә акчасы булмый Казанның үзендә меңәр-менәр акчалар да су кебек акса да. Идел буе сәүдәгәренең көннән көн баеп, милли эшләргә бик юмартча кылана торган чаклары булса да, Тукайны Кырымга күндәрү (җибәрү), чынлап карату кеби эшләр һәммәсе дә акчасызлык сылтавы берлә туктап кала. Табигый, бу эштә Тукайның үзенең кешедән акча алуга һич тә разый булмавы, үзенең нәшер эшене юлга куярлык тормыш тәҗрибәсе булмавы да зур роль уйный. Нәтиҗәдә, бөтен төрек-татар дөньясы алдында Тукай, жилдә яна торган шәм кеби. көннән-көн эри. көннән-көн аның киләчәктә яначак мае кими, көннән көн анын актык сәгатьләре якынлаша. Ләкин аны саклау тәдбире (чарасы) иң соңгы вакытка кадәр кичектерелә. Тукайның, алдан хәбәр биргән кеби. берничә ел элек җырлаган, көйләгән: И, мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз. Син сынасын, мин сүнәмен, айрыламыз, ахрысы,— дип алдан хәбәр бирүе дөресткә чыга. Габдулла Тукай 2 нче апрель (иске стиль) Казанның бер хәстәханәсендә вафат итә. Вә безгә моңарчы бик зур милли байлык булып килгән шигырьләр мәҗмугасын мирас калдыра. Бу шигырьләрнең кыйммәте, аларның безнең яшьлегебезгә (яшьләребезгә) ни кадәр хидмәт (хезмәт) итүе әлегә үлчәнеп җиткәне, тәкъдир ителеп ( бәя бирелеп) өлгергәне юктыр. Ләкин Тукайның шигырьләрендәге шул садә, матур теле, анын шарлап ага торган су кеби шигырьләренең табигый юлда, милли төстә агуы, безнең яшьлеге- мезнен үз теленә мәхәббәт куюына сәбәп булды. Безнең халкымызның туган иленнән читтә яшәүче яшьлегенә үзенең ана телене саклавына бик зур бер милли корал булды. Шуның өчен Тукайның телемезгә хидмәте—күзгә күренгән иң зур мираслардан берседер. Моны иҗекләп бирү телчеләремезнең җентекләүләрен көтеп торганга, бу хакта сүзне озайтмыйбыз. Тукайның вафатының 25 еллыгы көнендә үксез иленең бүген кызыл урыслык хаким сөргән үксез почмагында ятим яткан кабере алдында теземезне чүгәмез. Исән вакытында кирәге кадәр кадерен белмәгән, кыйммәтен танымаган милләтенең бүгенге хөрмәтен, сөйгесен (сөюен) газиз рухына сонамыз (тәкъдим итәбез).