Логотип Казан Утлары
Кечкенә роман

ТАТАР ВАКЫТЫ

Иртәнге намаз

үткәч әйбәт кешеләр иде, мәрхүмкәйләр Мөдәррис өстәл читенә сенешеп чәй эчеп азапланган әтисенә югарыдан гасаби караш ыргытты Гүяки ате генә уянган, уянса да саташып уянган һәм һаман да ки саташуын дәвам иткән картнын мәнге ерык авызыннан бүген беренче кош булып очып чыккан бу сүзләр аның үзен дә уятып-айнытып җибәргәндәй итте —Кемнәр?—диде ул чөкердәп кенә аккан җылымса суда табак- савытларын чайкаштырып —Кемнәр? — Кемнәр булсын инде... Коммунистлар.. "Акылдан яза бугай бу" Көндәлек гадәтеннән чыгып, эшенә бүген дә бераз сонлый төшкән Мөдәррис әтисен беренче тапкыр күргән сыман, күзеннән кичерде. Ун янагы ирене-ние белән умырып алынган, ясалма тешләре казнасы-ние белән ыржаеп тышка чыккан карт, башын сулга янтайткан да. "Бу кадәр акыллы сүзләрне мин әйттем микән?” дигәндәй, дөньяга гел елмаеп караган авызы белән һавадан кош тотып утыра "Чынлап та акылдан язган. Бу вакыйганы көне-сәгате белән хәтердә калдырырга кирәк” Тукта, ничәнче ел сон әле бу? Югыйсә, аны. йөгрек татар малаен. Соломон Марковичлар очсыз тауар артыннан Рәсәйнен төрле почмакларына чаптырып, зиһенен чуалтып бетерәләр Ум за разум заходит Ничәнче гасырда яшәгәнеңне онытмасан, шунысы да бик җиткән Чынлап та. ничәнче елда яши икән ул? Мөдәррис үзе язган йөзләгән кәпи- тәнсәләрдәге датаны күз алдына кигерергә тырыша Әһә, мең дә тугыз йөз дә туксан сигезенче ел бугай. Нинди ай? Тышта кыш инде, кыш Декабрь түгелме? Юк, күптән түгел яна елны отмечали Январь Әйе. январь Ничәнче көн. атнаның нинди көне? Боларын Мөдәррис белми иде Сәгать ничә икән сон әле? Ул сәгатькә караган кебек әтисен күздән үткәзде Картка исә вакыт бөтенләй кирәкми икән, гүяки ул анардан тәмам ваз кичкән Әйе, көннәр-төннәр буе өйдә томаланып яткан кешегә сә!ать-вакыгнын нинди әһәмияте бар0 Ул майлы бармакларыннан саклана биреп, күлмәк җиннәрен өскәрәк ышыргәндай Һ итте. Кул беләзегендәге башсыз-күзсез япун сәгате—вакытнын электрон җан иясе тугызынчы унбиш минутны күрсәтә икән ләбаса. Бер кешегә артык иркен, ике кешегә чамасыз кысан, өч кешегә борылырлык та урыны калмаган күхнәдә, Мөдәрриснең әле һаман чапылдап тәлинкә-мазар юып азаплануын исәпкә алмаганда, киеренке, ниндидер ташландык мәҗүсилек, кяфер татарлыгы, кыскасы, фиргавен тынлыгы хөкем сөрә иде. Илтифат биреп тыңласаң, бүлмәнең ис-кос белән исереп кызган һавасында дүрт тарафтагы диварлар, өстәл һәм әтисе утырган өстәл, урындыклар, киштәләрнең дымлы, шома такталары буйлап йөгереш-кән, юынгыч, бихисап савыт-саба, чынаяк, кашык-калак, чәнечкеләрнең елтыр өслекләреннән шуып төшкән, бүлмә аша аркылыга сузылган кер бавында атынганнан соң, ниһаять, ычкынып китеп, гөжләп янган газ мөшкәләренә төшеп, чертчерт куырылган эре таракан, симез кыргаяк яуларының фаҗигале шәйләре шәйләнә Бирегә күченеп килгәннән алып менә шундый зоопаркта яши алар. Ярый әле, карт аларны не видит. Дару сиптереп, көйдереп тә карадылар югыйсә. Зөмәрәсенә әйтсә, анысы кырт кисә: “Таракан агулыйм дип, үземнең агуланасым юк!—ди ул.—Беренче каттан безне йә югарыга күчер, йә моннан бөтенләй алып кит!” Бу Ходай Тәгалә җанварлары турында тагын да бер тапкыр эссе сөйләшү кузгалып киткәч, хатыны: —Минем тараканнарымда синен ни эшең бар?!—дип җикеренде.— Атналарайлар буе әллә кибет, әллә жегет юлында тырай тибәсең дә, таракан да таракан диеп минем измәмне изәсең! Үрчетеп куйган тараканнарың бардыр? Кагылма, тимә минем тараканнарыма!.. Әйе, шулай, “минем тараканнарым” диде ул. Мөдәрриснең моңа кадәр җир йөзендә әле беркемнең дә бу кадәр аслы шакшы малларны “минем тараканнарым” дип атаганын, тараканнарны да “минеке—сине- ке”нә бүлешкәнен ишеткәне юк иде. Дөресен әйткәндә, әлбәттә, аныкылар алар. Таракан, һәрхәлдә, хатын-кыз юрисдикциясендә үрчи торган мал бит инде. Бәлки ярсып кына әйткәндер бу сүзләрне Зөмәрә. “Юньле ир булсаң, әтиеңнән аерып алып чыгарыең!” дип тә өстәп куйды ул шул әйткәләштә. Менә бит! Их, Мөдәрриснең китәр җиркәйләре булсамы! Әтисенә кайнар коммунистик сәламнәр җибәреп, социалистик ярышта тагын да зуррак җиңүләр яулавын теләп, җир йөзенең аргы якларына ычкыныр иде! Моның өчен бит бакс кирәк, бакс! Дөрес, бер тапкыр әтисенә фатирны алыштыру турында сүз тишеп карады ул. Йоннары шундук кабарды тегенең: “Әниең гүр иясе булган нигездән кубарырга итәсеңме?!” , имеш. Монда, әти фатирында яшәүнен тагын бер нечкәлеге бар бит әле: барысы да диярлек бушка! Әйе, кем белән яшәгәнеңне белеп яшә, Мөдәррис Мотаһарович Чанборисов! Бөек Ватан сугышы ветераны, Бөек Ватан сугышы инвалиды, беренче дәрәҗәдәге льготник малае син! Бихисап орден-медальләр кавалерының улы син! Телефон хакы, фатир хакы— яртылаш кына. Анысын да карт түли. Җитмәсә, малае да үсеп килә. Тукта, ничәнчедә укып маташкан була әле ул, Вадим? Өченчедә бугай. Әнисе белән бергә иртәнге сәгать җидедә мәктәпкә чыгып олага ул. Шулай да карт пинсәсенең күпме икәнлеген әйтеп бармый. Яшерә, старый хрыч. Белә Мөдәррис, бер миллионнан да ким түгел. Үзе карунның каруны тагын. Ашау ялына нибары ике йөз мең генә ычкына. А-е-на! Нәрсә инде ул деноминизациягә күчергәч? Ике йөз! Юньле чөйнең әчмухасы да иске акча белән егерме мең торганда, бар син, попробуй, ике йөз сум яңа акчага җан асрап кара! Шуңа күрә Зөмәрә, менә бер ел булыр инде, картны каты паекка утыртты. Калдык-постыкта тота инде шунда. Анысы да шүрәле салкыны. Моңа нәрсә әйтәсен? Ни дисәң дә, хатын-кыз шул. Күнелләре йомшак. “Акчасының калган сигез йөз меңенә ашамлыкны үзе сатып алсын да, үзе әзерләп ашасын!”— ди ул Килешә аның белән Мөдәррис. Йә, әйтегез, нинди эше бар аның? Кырын ятып шул радиосын, ниндидер бәсәреп беткән жыр язмаларын тынлаудан башка Менә ни өчен карт әле дә, каткан ипиен кичәгедән калган, инде кискенләнеп, төелгән пыяланы хәтерләткән салкын чәйдә жебетеп ашап утыра. Кая ди ул куян каны кебек куе кызыл төстәге сөтле чәйләр, буы чыгып торган, хуш исләре белән калак сөягеннән үк суырып алган итле сумса, бәлеш, гөбәдияләр! Шулай да ана бу кеше бик тә сәер күренә бүген. Сәясәтнең ни икәнен үзе генә белеп, тавыш-тынсыз, гомере буе. аю кебек, өненнән чыкмый яшәп яткан әтисе нишләп әле тан тишегеннән коммунистларны мактап утыра?! Соңгы айларда бик тә суырылды үзе. Бәлки озак та тормас. —Чәй агызыйммы? Әйе, “ясыйммы?” димәде ул. “агызыйммы’—диде —Юк, алтын кисәгем Монысы инде Мөдәррискә балачактан таныш бары тик балаларына гына шулай иркәләп “алтын кисәгем" дип эндәшә ул. Тырпайган кыска кара чәчле, тар мангайлы Мөдәррис картның бу сүзләренә, кул сәгатенә күз ташлады, аннан ачуы килеп, гадәтенчә, аскы ирене белән өске иренен шундый көчле итеп кымтыды ки. гүя өске ирен шундук ашалды, юкка чыкты, ә менә аскы ирене, танавына кереш сыман тартылып, кушылды һәм аның кәбестә суы сыман аксыл чырае йорт куяныныкы кебек бербөтен танаудан гына торып калды. Кызкыркынның эскәкләгән кашына охшаган нечкә кара мыегы белән һавада шомырт кара сызык сызып, коридорга үтте һәм ашык-пошык киенә башлады. —Мин пош-шол! —Хуш, алтын кисәгем. Үзбелдекле келә зеңгелдәп куйды—ишек, бөтен өйне урыныннан кузгатып, шап ябылды. Малаеның саубуллашуы шушы иде. Карт, гадәтенчә, урыныннан кузгалмыйча, озак кына тынсыз утырды. Кайбер көннәрне төшкә кадәр шулай уйланып утыра ул Комачаулаучы, салым таләп итүче юк. Уйлый гына бит ул. Бу бит анын балалары кайтып, тынычлыкны бозганчы, үзе теләгәнчә яшәп алу хөррияте. Менә шулай, малаеның кәефенә туры килсә, алар, ике Казан татары, ата һәм ул, икәүдән икәү генә, атнага бер тапкыр булса да үз телләрендә сукалаштырып алалар. Анысына да рәхмәт укый Мотаһар Кеше балалары бөтенләй сөйләшми диләр. Мөдәррисе өйгә маржа кигереп, канны бозмады Татар кызына— Бонами кызына өйләнде Әи. куандылар ул чакта Мотаһар белән Зөлхәбирә' Шулай да. Казан уртасында яшәп, татарча сөйләшүгә зарыга, сусый, коргаксый иде Мотаһар Килене, әйтүләрснчә, ниндидер мәктәптә—литсий диләрме шунда—татар сәнгате буенча сабаклар бирә, имеш Әмма килененен Мөдәррис белән дә. Мотаһар белән дә татарча сөйләшү түгел, ялгышып, ипилск-тозлык та ычкындырганы юк. Алар әрепләшкәндә дә. урысча гына әрепләшәләр шикелле Урысча әрләшүнең ни тәме дә. ни яме ” Атамый. һич кенә дә аешмый Мотаһар: мәктәп кадәр мәктәптә, татарча белмәгән адәм татар сәнгате турында ничек итеп сабак бирә икән.’ Урыс телендә түгелдер бит инде9 ! Җитмәсә, Казанда! Килененен ана бер вакытта да авыз тутырып. “Әти!" йә булмаса, “Папа!” дип тә эндәшкәне юк Ул ана чүплектә үскән күплектә генә мөрәжәгать итә: "Идите кушать" Кем тәрбиясе? Әнисенекеме9 Әгисене-кеме? Имеш, әтисе гаиләне Зөмәрәгә дүрт яшь чакта ук ташлап киткән Зөмәрә ягыннан туйга төп кода булып үги әтисе Николай Инаныч килгән иде Аерылышканнан сон ике атна да үтми, әнисе шул урыска кияүгә чыккан икән. Уртак кызлары да бар Анысы Бирәнике исемле Казанда төзелеш институтында укый диләр Монда килгаләп йөри ул, шилма. Озын колактан ишетеп. Зөлхәбирәсе сөйләгән иде әтисе киткәндә Зөмәрә бер генә кәлимә дә урысча белмәгән, имеш Николай Иваныч аны "Говори по-русски!"—дип көн саен каеш белән ярган, имеш. Бала шул заманнан алып туган телен йоткан, имеш. Булыр, булыр Шулай булмыйча. Кәк же, инәче? Дәүләт теле бит ул, иң кирәк тел. Кодагые килгәли, болай ачык кына нәмәстәкәй. әмма бик гасаби күренә. Ә менә Николай Иванычның туйдан сон бу өйгә аяк та басканы юк. Вадимнарының бәби туена да килмәде. Ничек кенә булмасын, килененнән канәгать Мотаһар. Каты бәрелгәне, почмаклатып сүккәне, тавыш чыгарганы юк. Килгән елларында өс киемнәрен дә юа-чайкаштыра иде. Аннан әллә нәрсә булды, үзгәрде дә куйды. Сәгать ничә икән? Карт, яхшы ат кебек, колакларын шомрайтты. Залдагы сәгать, әлбәттә, сукмый иде. Өйлә намазы алдыннан отаһарның һич кенә дә урыныннан күтәреләсе килмәде. ‘Коммунистлар һәйбәтләр иде шул...—Ул урындыгында шыгырдап куйды —Алар барда тәртип иде. Чөнки алар нечкә иде...” Яшь чагында ничек кенә кодаласалар да, Мотаһар партиягә кермәде. Ул алар кебек яхшы була алмам дип уйлый иде. Соңыннан аңлашылуынча, алар да ялганлаганнар икән. Әмма ялганласалар да, ач-ялангач калдырсалар да, шундый итеп ялганлый, юата белә иде алар—яшиселәр килә иде! Болары, бүгенге домкрат дигәннәре, көне-төне ниткәндер сәтсиәл гаделлек турында чүбек чәйни—ә яшисе килми. Чүбек чәйниләр дә атышалар, чүбек чәйниләр дә үтерешәләр. Коммунистлар өчен урлап булмаган әйберләр бар иде Болары өчен урлап булмаган нәрсә калмады. Капитализм һәркайда да урлашып кына оеша икән, имеш. Фәлсәфәләрен кара, ничегрәк, ә? Телиләр икән, шушы йортта яшәүчеләрне куып чыгарып, шушы урамны, шушы трамвайларны кесәгә салалар да куялар. Аллаһы әкбәр! Буталып бетте дөньясы: ачтан казан астырма, туктан камыр бастырма. Коммунистлар заманында кеше үтерү ин сирәк, ин олуг җинаять иде. Хәзер кеше үтерүне чебен үтерү урынына да күрмиләр. Киресенчә, чебеннәрне сәтсиәл яклау, кеше үтергән кешеләрне сәтсиәл аклау буенча закуннар кабул итәләр, гөнаһ шомлыклары. Шуңа күрә, кеше үтергән— котыла, чебен үтергән—тотыла, һәм утыртыла. Вжәтке бирә алмаса, әлбәттә. Акча янчыгы булмаса, әлбәттә. Картәтисе әйтмешли, биргәнгә— бирәешь, бирмәгәнгә—сираешь. Коммунистлар заманында урам себерүче дә, пркарул да, тимер юлчы да, трамвай кондукторы да фурмы-фуражкада иде. Бар. тәртип бозып кара! Фурмыдагы кеше тәртип боза аламыни? Фурмыда булмаган кеше дә юк иде бит, менәтерәк! Фурмы кешене калтыратып тота. Ә боларның сугыш эшләре министрын да гражданский кәчтүндә диләр. Мотаһарның күңел чәйнүге актарылып кайный, астындагы урындыгы шыгырдап ыңгыраша башлады. Ә син коммунистларның җырларын, тамаша-бәйрәмнәрен кара! Куып кертеп җырлата һәм җылата иделәр. "Бстабай, страна, агрумная...”— Карт күңеленнән генә көйләп куйды.—Партионный тәртип шундый булырга тиеш тә! Әнә. Ватан сугышындагы җиңүебезне ел саен, җитмәсә, һәр биш ел саен зур итеп бәйрәм итә идек. Фатирлар, машиналар, бүләкләр, медальләр, истәлекле значоклар ала идек. Ә боларның?—Мотаһар лач итеп идәнгә төкереп куйды. Юк, бу мәсьәләгә кагыласы да килми аның!.. Коммунистларның гаиләгә мөнәсәбәтләрен генә ал син Ничек сакладылар алар ир белән хатын арасын! Ике морҗадан төтен чыгаручылар, зиначылар аягы астында келәмнәр дөрләп яна иде. министрлар, янараллар- ның башлары оча иде! Ә боларның? Тьфу, чурту мәтри!.. Коммунистларның киналары, театрлары, мәктәпләре, балалар бакчалары, җәйге ял лагерьлары! И-их сөйлисең бармы! Ә гаилә төзү, бала үстерү җиңел түгел Мотаһар белән Зөлхәбирәгә Ходай Тәгалә икене генә насыйп итте, әмма аларның М икесенең мәшәкате, борчылулары унга торырлык булды. Олы кызлары. Фәрдунә, яшьтән үк бер егет аламасыннан тапалып, йөккә калды. Ярый. Зөлхәбирәгә рәхмәт. Бишбалтага алып барып, бәрәнге парында көмәнен төшертеп кайтты. Аннан ниндидер урыска чыгып маташты. Бер заразный кампаниягә эләгеп, бер.ме-икеме ел утырып та чыкты. Аннан уйнаштан бала тапты. Килгәне дә юк. Хәер, былтыр килеп, мал даулап, өйнен астын-өскә әйләндереп киткән иде. Андый баланның килгәненнән килмәгәне яхшырак. Әйтерсең, тома сукыр Мотаһар урын өстендә түгел, ә рудникта алтын чыгарып ята!.. Ә бит Мотаһар да. Зөлхәбирә дә балаларына бары тик изгелек кенә теләделәр, тәрбияле итәргә тырыштылар Нишләп, нишләп сон барысы да болай көтелмәгәнчә килеп чыкты9 Кем гаепле? Юк, үзендә бер генә дә гаеп тапмый Мотаһар! Зөлхәбирәсе исенә төшкәч, картнын күнеле йомшарды. Авыр туфраккайлары жиңел була күрсен мәрхүмәнең. Сабын комбинатында эшләгәндә бер юлы аягын һәм кулын сындырып, янбалитлыкка чыккан иде ул. Моннан биш ел элек берсе тома сукыр, икенчесе чатан һәм кулсыз карт белән карчык, нокталы өтер кебек култыклашып, мунчага барган иделәр. Әмма карт, бу каһәрле мунчадан өтерен югалтып, ялгыз нокта булып кайтты. Дөресрәге, мунчаның йөк машинасы китереп куйды аларны. Машина әржәсендә Зөлхәбирәнең өстенә ак тукыма ябылган гәүдәсе иде. Тагын да шул сабын җитте Зөлхәбирәнең башына. Хатын- кызлар катына килеп кергәч тә... кулына тас һәм башка кирәк-яракларын тоткан Зөлхәбирәсе...—Карт ирексездән шыңшып куйды.— Сабын күбегендә таеп егыла, бизәкле ташка башы белән төшеп, шундук... шундук жан тәслим кыла... Менә шуннан алып ялгыз нокта булып яши ул. Әгәр алар әле утызынчы еллар уртасында Париж Коммунасы урамындагы йортларыннан куып чыгарылмаган булсалар, нәсел килене Зөлхәбирәнең гомере дә коммуналь мунча идәнендә өзелмәгән булыр иде. бәлки.. Зөлхәбирә ташлап киткәннән соң бөтенләй авырлашты аның дөньясы. Тәмам азындылар, имансызлар. Өс-башын үзс юып кигән була. Яна кием сатып алмый. Нигә аңа кием.’ Кием калыбы, күргәзмә фурмысы түгел бит ул. Килененә ай саен сайрап торган ике йөз меңлекне бирә, килене аны чатнатып санап ала. Кая куялар бу кадәр акчаны? Ике йөз меңгә ипине дә йөз буханка, майны да унбиш кила алырга мөмкин бит! Җитмәсә. Ельцин тагын яңа акча уйлап тапты. Өч кенә нульне алып ыргыталар, имеш. Тагын алдыйлар. Динәминәтсия диләрме шунда. Алма син ул өч нульне! Кагылма! Тагын өстә өчне! Без күпме кан койдык ул нульләрне яулар өчен? Ә өстәлдә өч нуль белән дә. өч нульсез килеш тә майсыз тары боламыгы. Таң белән чыгып сызалар да. кичләтеп кенә кайталар. Мөдәррисенең кайтмый калган көннәре дә куп була Кайчакта унар-унбишәр көн кайтмый. Йөриме? Kaivia йөри? Иөресә. Өйрәледә бер кич. Боткалыда ике кич кунып йөриме? Ничек яши алар? Яраталармы бер-берсен? Улы белән килененең бер кайчан да шат көлешкәнен, бер- берсенә иркә сүз әйтешкәннәрен ишеткәне юк Шулай да кайвакыт бүлмәләреннән кызу-кызу сөйләшкәннәрен абайлаганы бар. Андый чакларда бүлмәсен ябып куя. радиосын, кассеталарын җибәрә Мотаһар. Улының Kaima эшләгәнен һаман да юньле-рәтлс белми ул. Кәмирсәнт диләр бугай. Сәүдәгәр, димәк. Аның картатасы Казанның бер дигән сәүдәгәре. бүгенге тел белән әйтсәк, кәмирсәнте иде. Димәк, оныгы бабасы юлыннан киткән? Сәүдәгәр булгач, аңарда акча букча белән йөрергә тиеш бит! Бар. тот капчыгыңны Ул үзе. акча таләп итеп, ай саен әтисен буа. Киле неннән яшереп. Мөдәррисенә тагын да ике йөз меңне гамызмаса, тегесе аны кан дошманы күрә Ул хәзер яна акча белән ике йөз меңне чәлдерергә чамалый, мәлгунь! Бәй. һаман да шул нульләрдә. инде әтисен алдый' Донья бер. тормыш бер. акча бер—ә санау ике төрле, вәт әкәмәт, ә? Бирмәячәк аларга өч нульне Мотаһар. ул шул нульләр хакына күзләрен югалтты! Аның улы мафиуз булып эшләмидер бит’ Берәр хәерченең ялчысы. хәтта тән сакчысы булып чапмыймы ул Рәсәй буйлап? Хәзер бит бәдрәф юучынын да тән сакчысы бар диләр. Картның тәне тартышып куйды. Мафиуз булса, үз өендәгеләрен таламасын ул. Киресенчә, өенә алып кайтсын Ә өйдә бар жиһаз Мотаһарныкы Улы бүген йөргән машина да Мотаһарга ваянкамат биргән маядан—”3апарай”дан башланды. Фатир—бушка, телефон—бушка. Рәхәт бит дөньялар! Мафиуз булса, әнә, картәти-сенен Париж Коммунасы урамындагы ике катлы кибет бинасын кайтарып алсын. Акыллы кешеләр шулай итә бит. Сораштырып тора Мотаһар: аларнын газиз бинасында әле булса “Хуҗалык тауарлары” кибете сату итеп ята. Өстәвенә, бердәнбер балаларын да юньле-рәтле тәрбияли алмыйлар. Аһ, ул Вадим! Җәһәннәм кисәве! Исемен каян тапканнар диген. Киңәш- ләшү-нитү юк. Менә сиңа онык дисәң дә, онык! Эсникерснең эсникерсе!— Карт кайвакыт телерекламадагы үзе аңламаган сүзләрне сүгенү сүзләре итеп куллана иде —Чупа-чупс! Үткәндәсүткәндә этмичә-төрмичә үтәлми ул. Мәктәптән кайтып та керә, телевизор карарга комачаулый дип сикереп менеп, ярыйсы гына йөреп яткан кәккүкле сәгатьне туктата. Зөлхәбирә бар чакта алай ук узынмый иде әле. Сәгатьне генә чалышайтамы ул? Юк, урыныннан кузгатып, бөтен дөньяны чалышайта, тормышны кузгата ул, башкисәр. Төзек булып та йөретелмәгән сәгать—туктатылган тормыш бит ул. Жинаять! Сәгатең ватылып, вакытың буталса, тормышың да бутала, мин сина әйтим. Менә ни өчен көнгә чыкса шул сәгатьне турайтып, кире урынына җайлаштырып, хәрәкәткә җибәрү белән мәшгуль Мотаһар. Ә ул сукыр кешегә җиңел түгел. Күзлеләргә кәккүкле стена сәгате кирәкми, әлбәттә. Аларнын һәркайсының сәгатьләре беләзекләрендә. Вакытлары бик якында, үзләре белән булгач, әтиләре ерагая; хәлен белергә вакытлары җитми; кермиләр дә, чыкмыйлар да. Теге башкисәр генә керә. Керә дә. мендәр-ястыкларны идәнгә ыргытып, ауный да башлый. Бар, әйтеп кара. Җавабы бер генә: “Дурак!” Татар мәктәпләре хәзер бихисап, баланы татар мәктәбенә бирегез дип еландай телләрен чыгарып инәлде Мотаһар. Юк. тыңламадылар. Җитмәсә, кесәгә кереп, акчаны да шылдыргалый. шилма. Шундый бер хәлдән сон ишегенә шартлатып йозак куйдырды Мотаһар. Икенчеләрен табу турында уйлап та карамый шикелле алар. Киленен төскәбашка бик чибәр диләр югыйсә. Нигә бала үстерергә яратмый икән бүгенге хатыннар? Ач-ялангач та түгелләр. Электр яктысы комачаулыймы? Ач-ялангач халык чыра яктысында унарны—һәм ниндиләрне!— үстергән дә бит. Әнә, әниләре Мәрфуга абыстай гомерендә унтугыз тапкыр гына корсак күтәргән. Тугыз айга тапкырлап кара әле син аны. 171 ай, ундүрт ел була түгелме? Димәк, унсигездән соң егерме алты ел гомеренең ундүрт елын көмән күтәреп кенә үткәргән. Әтиләре Хафизның кибетен тартып алып, өйләреннән дә куып чыгаргач, алты балалы гаилә Бишбалтадагы туганнарына барып сыенды. Шул шартларда да тагын өч бала тапты әле ул. Сабир энекәшләрен, төпчекне, тудыра алмый өч көн газапланды. Ниһаять сабыйны кендек әбиләре бау белән тартып алганнар... Картның җылыйсы килеп китте. Кулыннан килсә, ул туйганчы, үксеп-үксеп елаган булыр иде. Юк, аның сукыр күзләренә яшь типми дә, куып та җитми. Их. бер генә тапкыр куып җитсен иде аны күз яшьләре!.. Урындыгы тагын да шыгырдап куйды. Гасыр давыллары юшкын булып утырган сәлбер бугазыннан яшелле-күкле аһәннәр ничектер иңрәп, төнге шәүлегән тавышы сыман куркыныч аваз өзелеп чыкты: —һәйбәт кешеләр иде, мәрхүмкәйләр!.. Гүяки бүлмәдә тагын да кемдер бар иде. Гүяки шул кемдер аңардан сорады: —Кемнәр? —Үз-зем беләм!—дип кычкырып җибәрде үз-үзе белән сөйләшкән карт һәм шалт итеп өстәлгә йодрыгы белән сукты.—Сорашмагыз, үзем оеләм!.. Күңел чәйнүге кайнап, тәмам актарылып чыккан иде шул Мотаһар- нын Кинәт анын су буена барасы, агымсуларга карап, аккан суларны тынлап күнелен тынычландырасы килде Яшь чагында, якты дөньяны уз күзләре белән күргән заманнарда, ул кайгыларын агымсуларга бушатырга ярата иде Хәзер анысын да эшли алмый Акчага ничә генә нуль өстәсатәр дә мөмкин түгел бу. Хәер, бүгенге Казанда, тынчу сулар патшалыгында, шарылдап аккан суларны каян табасын9 Ярый әле. Мотаһарнын беркем дә тартып алалмый торган өч байлыгы бар: көне—үзенеке: артык чая. бай булмаса да, фикере—үзенеке; сәгате булмаса да. вакыты—үзенеке Бер урында утырып та тәкатьсезләнә ул. Бер бүлмәдән икенче бүлмәгә күченү анын өчен кыйтгадан кыйтгага күченү, олут бер сәяхәткә тин Фатирындагы бүлмәләр төрле булган кебек, икенчесенә күченеп утыргач, ана бөтенләй икенче уйлар-фикерләр килә Менә ул буыннарындагы тоз утырымнарын, ырматизларын шыгырдатып, урыныннан күтәрелде, бераз артка чигенде, каршы якны куллары белән сәрмәп. күкрәге белән диварга елышты һәм артыннан авыр гер өстерәгәндәй, аякларын алмаштилмәш алыштырып, тезләрендә сак кына сиртмәләнеп. залга таба юнәлде Дөресрәге— шуышты Әйе, бүлмәдән бүлмәгә үтү анын өчен барлык мал- туарын, мөлкәтен, һавасын, жирен иненә төяп күченүгә тиңләшә иде Гүя ул, бер каргалган, атсыз-арбасыз мөһәжир, Әфганстаннан Рәсәйгә контрабанда белән яшерен мөлкәт үткәрә. Гүя анын сәяхәтен күктән, анын шаукымлы, галибанә нурларда уйнап торган үзәгеннән, ниндидер азат, якты караш, жете зәңгәр күзләр күзәтә бара Бу караш аны юата да, сискәндерә дә иде. Әйе, анын өчен күхнә, ванна бүлмәләре, зал һәм үз хөҗрәсе—карт бүлмәсен шулай атый—барысы да үзенә генә хас исе- косы, җиһазы, жылысы-суыгы, каны-жаны һәм һава басымы булган аерым яшәү боҗрасын хасыйл итә. Бер бүлмәнең яшәү боҗрасыннан икенчесенә күчкәндә ул гүяки шушы боҗрадагы чынбарлыкны гына түгел, ә бәлки аякларына тагылган гер кебек авыр язмышын, иске йөк арбасы кебек чалшайган, калтайган, сынган-сыналган, катырак җил иссә дә таралып китәргә торган гәүдәсен дә өстерәп керә Әнә сез аның кайчандыр озын, нарат бастырык кебек туры гәүдәсен каплаган сәләмә, бәлки Гагарин галәмгә менгән көннәрдә сатып алынган һәм күп тапкырлар эре атлатып ямалган өс киеменә—сәдәф-каптырмасыз калуы аркасында гаурәт изүе ачык йөргән, аннан исә кайчандыр актан-ак, хәзер исә озак юылмау нәтиҗәсендә билгесез бер төскә кергән эчке ыштаны да күренеп торган чалбарына, шул ук йөк арбасы кебек канатлы иңнәреннән тезләренә кадәр салынып төшкән бәйләм кофгасына игътибар итегез. Әнә сез анын кайчандыр бик көчле, тотса тимер өзгән, хәзер инде хәлсез генә дивардан шуышкан кул чукларына, кайчандыр куәтле йодрык булып укмашкан бармаклар тәлгәшенә, кул чугының беләккә әверелә башлаган төшенә игътибар итегез Ничектер беләзексез, туры таяк рәвешендә тоташкан алар Гадәттә мондый буынсыз тоташу сабый чактан ук авыр эштә изелгән, көненнән алда тәртә арасына җигелгән кешеләрдә очрый Көзге яңгырларда диварга ләпәшкән сары усак яфрагын җил билгеле бер ритм белән калтыратып шудырткан кебек кенә шудырта бу беләзексез беләкләр анын уч төбен Әйтерсең, ул уч төпләре белән бетон— диварга тавыш-тынсыз хат яза. Үзе белемсез булса да. күп нәрсәләрне белә ул Кешелеккә гыйбрәт итеп язасы серләре күп анын Зал ишегенә җитәрәк анын картайган тын юлларын француз ислемаеның килененнән көндәлек мирас булып кала торган затлы, ифрат та газаплы һәм нәзакәтле исе буып аллы Бу үкенечле хуш исләрне ул гүяки ишетә дә. күрә дә иде Алар гүяки картны ят тормыш боҗрасына алып кереп яшәртә Әмма ул яшәрүдән курыккан күрәзәче-шаман кебек, кисәк кенә борылды, сул кулы белән ишек яңагына тотынып, уны белән ишекнең үзен эчкә этәреп, аяк дигәннәрен ванна бүлмәсенә күчерде Ислемай исен биредә тәмәке исе алыштырды. Нигә тартадыр инде Мөдәррисе ванна бүлмәсендә. Моны корчаңгы атлар өчен газ камерасы итәргә мөмкин!. Улы утны сүндереп китәргә оныткан иде. Ванна көзгесендә әвәлдә картның шәрә башы, чалыш авызы шәйләнде, аннан бу баш, бу авыз аркылы-торкылы бауларга килене элеп киткән керләргә кереп адашты. Кер исе аны көтмәгәндә генә сабый чагына кайтарды. Әйе. бала чагыннан ук җилдә туглаган кер исен, бауларга кер элгән хатынкызларны күзәтеп торырга ярата иде ул. Мотаһар керләрне аерым бер сагыну, аерым бер юксыну белән исни, капшый, сыйпый башлады. Әйтерсең, аңа кемдер пышылдый иде “Татар хатыннары кием-салымның эчен тышка әйләндереп, җөйле ягын тышта калдырып, чайкаганда да шул уңайга чайкап, ә маржалар исә әйләндереп-нитеп тормыйча, тышкы ягы белән юалар да, шул килеш эләләр. Җөйләре эчтә кала. Ни өчен? Җөйле ягын тышка каратып элгәндә кояш нуры киемнең сабын да алып бетмәгән керен ашый... Эчкә каратып элгән хәлдә кояш киемнең төсен-буяуларын ашый...” Ышанасызмы, нәкъ илле елдан соң ана әнисе, газизләрдән газиз әнкәсе пышылдый иде!.. Биредәге керләр тышкы ягы, жөйләре эчтә калдырылып эленгән иде. “Киленебез пашпорты буенча гына безнеке икән, жаны белән маржа икән,—дип сөйләнеп алды карт —Маржа икән!..” Мотаһар абзыйның пеләш башы ниһаять керләрдән арынды һәм аның кыяфәте саргылт, дымлы һава аша саркылып, ачылганнан-ачыла барды, көзгегә үк килеп төртелде. Ул сул кулы белән ванна эчен капшады, анда бер нәрсә дә юклыгына ышангач, билен турайтты һәм кранны эзләп табып, борып та җибәрде!.. Аннан шарлап һәм җырлап, үксеп һәм гыжгылдап су ташкыны бәреп чыкты. Су агымында нинди сер, нинди ләззәт! Краннан аккан су—ул, әлбәттә, өтермә, тоткынлыктан килгән су. әмма барыбер, табигать баласы буларак, үз холкын тәмам югалтып бетерми һәм бикле торбада да җырларга тырышып маташа. Су гаугасы колның да кайгысын баса, авыруның да авыр уйларын агызып алып китә. Ә ул алып киткән кайгылар, уйлар соңыннан кая була, агымсу алар белән нишли икән? Капма-каршы уйлар, кешеләр кебек, бер-берсенә каршы фетнә күтәрмиләрме? Чәнти бармак кына сыярлык торбадан ваннага аккан су анын өчен гәлсәр агымсулар, бәллүр чишмәләр, чиксез дәрья, океаннар иде. Мотаһарнын сул теш казнасы көзгедә ыржаеп куйды—бу анын елмаюы иде. Карт башын бераз янтайтып, су тавышын тынлый, кайнап ташыган күңелен агымсуларга бушата иде... Әтисе Хафиз Казанның черегән бае булмаса да, төшеп калганна- рыннан да түгел иде. “Онытмагыз, без атаклы Җдн Барыслар нәселеннән!— дип күкрәк кагарга ярата иде әтисе кәефле чакларында,—Җаны Барыска “оф” өстәп, аны урыс кына имгәтте. Без—Жднбарыслар! Явыз Иван инде Казанга кергәч, иң соңгы Алып булып калдыра безнең бабабыз изге шәһәрне! Мамадышка чигенеп, ике ай буе сугыша ул урыс белән. “Кама-лышта калганда сез дә иң соңыннан чыгыгыз,—бала Җан Барыслар!” Бар, чыгарсың монда иң соңгы булып! Иң Беренче булып качабыз! Мотаһарнын хәтерендә, 1929 елда—ана дүрт яшь иде инде—яңа хакимият әтисенең кибетен тартып алды, гаиләне йортыннан куып чыгарды. Париж Коммунасы урамындагы кибетләренә күптән түгел барып та кайтты әле ул. Дөресрәге, күршесе Сәфәргали бер ярты аракы ялына алып барып кайтты. Андагы “Хужалык тауарлары” чыштым-пыштым гына булса да сату итеп яткан була. Бинаның диварларын очлы ак таягы белән тукылдатып та, сабый чакларын эзләгәндәй, сыйпап та, иснәп тә карады— бар, шактый нык әле ул таш пулат! Ә менә семәрле сәндерәсе Печән Базарына чыгып торган йортлары инде юк икән Их, Мотаһар бераз гына яшьрәк булса, таза булса!.. Кайтарып алган булыр иде ул кибет бинасын. Ә Мөдәррисенә, эт ялкавына, кирәкми. Шул да булдымы мафиуз, шул да булдымы сәүдәгәр—мәми авыз!.. Гаиләләрен сөргенгә кумадылар кууын. Берсеннән берсе бәләкәй алты баланы җитәкләп, Бишбалтадагы бертуган энесенә барып елышты әтисе. Хәзерге күзлектән караганда, гайрәт белән шом кушылган әкәмәт еллар иде алар. Гүяки адәм баласы җир йөзенә бары тик дошман эзләп табарга һәм аны мотлакан юк итәр өчен генә туа. Әвәле япун самурайлары, аннан фин империалистлары белән куркыттылар Аннан Гитлер һәм анын ялчыларына күчтеләр Япуннар дигәннән. Әйе. бөтен дөньясы, бәрәнгс күзәнәгенә кадәр япушкаларга нәфрәт белән дыңгычлап тутырылган иде Мөселман өйләрендәге изге шамаиллар. носари почмаклардагы изге Мәрьям аналар чүплеккә ыргытылып, алар урынына кызыл йолдыхты буденновкадагы кызыләрмиснен мылтык очтыгы пучык күзле япушканын эченнән сары эчәгеләрен агызып торган сурәтләре менеп атланды. Казан бистәләре. Бишбалтанын зәнгәр чәчкәдәге бәрәнге бакчалары өстеннән Сталин бөркетләре—самолетлар очып үткәндә бала-чага, аларны дошманнар дип уйлап, бәрәңге арасына кереп кача: -Я пушкалар! Я пушкалар!.. Мотаһарнын хәтерендә, шулай бер тапкыр самолетлар үткәндә, энесе Заһир бәрәнге арасыннан туңкаеп, күккә эчендәге һавасын шартлатмасынмы: — Менә сезгә, япушкалар! Менә сезгә!.. Империалистларны тизрәк тар-мар итү теләге унбиш яшьлек Мотаһарны хәрби комиссариатка алып килде. Бик тә әфисәр булырга теләгән иде ул. Тәртәләрен кире бордылар: ышанычсыз кеше баласы икән ул. Әтисе төзелә башлаган мотор заводында йөкче булып эшли идс. Дегеткә акчам җитми дип. ул арбасының күчәрләрен сыер мае белән майлый иде. “Өстен бөтен, тамагың тук булыр, ичмаса",—дип әтисе аны ФЗӨгә урнаштырды. 22 заводта тимер шомартучы булып эшли генә башлаган иде—сугыш башланды. Монысы инде чын-чынлап Мотаһарнын сугышы иде. Унҗидесе чак тулган егетне фронтка алып китгеләр. Алып та киттеләр. Иваново өлкәсенең Гороховен лагерьларында ике көнлек хәрби әзерлеген пулеметчы булып башлап, минометчы булып гәмамлаган-нан сон. мылтык түтәсен көпшәсеннән аера алырлык хәлгә җиткән Мотаһарны һәм аның кебек ирененнән ана сөте дә кипмәгән оч йөз селәгәй малайны сугышка да ыргыттылар. Авыр минометлар ротасына эләкте ул һәр расчетта дүртәр сугышчы. Минометның көпшәсе белән прицелы егерме, көпшә куела торган тактасы уналты, көпчәкләре белән лафеты егерме, дүрт авыр мина салынган әрҗәсе тагын да егерме кила тарткан мөлкәтне җилкәләрегезгә йөкләгез дә. әйдәгез, Мотаһарлар һәм Митрофаннар, егерме чакрымлык марш-бросокка! Аһ. ашатты сугыш лаеш шулпасын, ашатты дигәч тә ашатты! Бигрәк тә беренче елларнын беренче айлары. Чын сугышка Калинин тирәсендә керде ул. Җиңелчә яраланып. Руза шәһәрендә госпитальдә ятып чыкты. Аннан Великие Луки—Старая Русса Новгород сызыгында Ленинградны саклауда катнашты Шул Великие Луки саллыкларында күзсез калды да инде ул. Дөресрәге, батальон командиры капитан Непейпивонын җүләрлеге аркасында күзсез калды 1944 елның 26 феврале иртәсе иде. Ленинград камалышын өзгәннән сон Великие Луки—Новгород сазлыкларында бүленеп калган фашист гаскәрләрен тәмам тар-мар итү максатында һөҗүмгә күчәр алдыннан гына бу ахмак Непейпиво, Ленинград камалышын берүзе өзгәндәй, әтәчләнеп һәм югары командование алдында ярамсакланып алырга булды, күрәсең Көтмәгәндә генә, фашистларга уч төбедәй күренеп, леркелдәп яткан мүкле сазлыкта үзенең күзәтү пунктын алыштырырга карар итте Бу бурыч нәкъ Мотаһарлар расчетына төште Башка һичбер мәшәкате булмагандай, бу “сирәк" операция белән Непейпиво үзе җитәкчелек итәргә тиеш иде. Фашист снайперлары соңгы көннәрдә биредә уңышны болан да мул урдылар унике сугышчыны сазлыкка манчыдылар, мәлгуньнәр. Алар шулкадәр узынды ки. безнекеләрнен маңгай агына, күз чокырына гына чәкетә башладылар. Иске күзәтү пунктыннан өч йөз метр чамасы астарак. ун канатка күчен, алар эшкә тотынды. Саклануның нәрсә икәнен дә белмәгән Непейпиво гәүдәсен таяк сыман катырып, күрсәтмәләр бирә, гадәтенчә, жикеренәсүгенә. үзенә урын таба алмагандай, йөренә башлады. Шулчак әллә нәрсә булды: күз алдында мүк өермәләре күтәреп, сазлык буйлап ут шарлары тәгәри башлады. Фашистлар бу юлы минометтан утка тота иде. Ун ботыннан нәрсәдер әче итеп чеметеп алган Мотаһар сазлыкка капланып төште. Бар тирә-якны ыңгырашу авазлары басты. Якында гына тагын шартлау янгырады. Дулкын аны сазлыктан күтәрде, гүя үз- үзенә хуҗа булалмыйча, бөтенләй яраланмаган, исән-сау кешедәй, аягына басты һәм кулындагы бердәнбер коралы—көрәге белән селтәнә-селтәнә, һава ярып кычкыра, унга-сулга йөгерә башлады: —А-а-а-а-а!.. Яраланудан тыш, ул контузия дә алган иде. Соңыннан аңлавынча, сугыш яланында контузия алу—исәнгерәү генә түгел, вакытлыча акылдан язу булып исәпләнә икән. Әгәр дәвалану шартлары җитмәсә һәм зиһене кире кайтмаса, контузия авырлардан исәпләнә һәм адәм баласы гомерлеккә алмашынган хәлдә кала икән. Тилергән карашы белән ул тирә-юньне күзеннән кичерде: тегендә һәм монда сугышчан дуслары аунап ята... Үлү шушы микән? Ничек инде? Әле генә исән егетләрнең җаннары кая киткән?! Ә ул үзе исәнме? Тәне үзенекеме? Җаны үзендәме? Тукта, ни күрә? Непейпивонын гәүдәсе бер җирдә, теле чыккан башы икенче җирдә аунап ята! “Командирны саклау, аны уттан каплау, гәүдәсен дошман ягында ташлап калдырмау— совет солдатының изге бурычы”,—дип дөрес сеңдереп өлгергәннәр иде ана. Уңынсулын аешып та бетмәгән, ут- ялкын гарасатында үзенең нәрсә эшләгәнен дә белмәгән Мотаһар, ике дә уйлап тормыйча, уң кулына командирының башын бөдрә чәчләреннән эләктереп, кансырап яткан гәүдәсен иңенә салып, бозлы яшькелт сазлыкта чыптыртыйчыптыртый алга өстерәде. Күпме өстерәгәнен хәтерләми: нәрсәдер башына китереп сукты, күз аллары яктырып караңгыланды һәм ул тагын да сазлыкка ауды... Госпитальдә генә аңына килде ул. Яшел сазлыкта бер тәүлеккә якын яткан икән командирының башы белән гәүдәсе арасында. Снайпер ядрәсе аның теш казнасын, сул як битен актарып чыгарган һәм сул күзен алып очырган иде... Җиде ай да унике көн дәваланды ул Дим буендагы Шафран госпиталендә. Зиһене әйләнеп кайткач, тән ярасы бер газапласа, җан ярасы ике газаплады аны. Капитан Непейпивонын кисек башы төшләренә кереп йөдәтте. Гүя ул баш аңардан тел, зиһен һәм күз таләп итә иде —Бер күземне сиңа бирдем бит инде,—ди Мотаһар аңа төшендә — Сиңа тагын ни кирәк? —Икенче күзеңне дә бир,—ди теге имансызланып.—Миңа икенчесе дә кирәк. —Нигә сиңа күз?—дип төпченә Мотаһар.—Син бит бодай да башсыз. —Мин башсыз булсам да, теге батырлыгым өчен үлгәннән сон “Дан" ордены бирделәр,—ди Непейпиво.—Орденнарымны күрер өчен кирәк мина синең күзләрең. Вәт әкәмәт! Кисекбаш әле дә төшенә кергәли Мотаһарның. һаман да котыла алмый ул бу газаптан. Табыштылар микән Непейпивонын башы белән гәүдәсе? Кавыштылар микән9 Кавышып җирләнделәр микән? Әллә һаман да җирләнмичә ятамы аның сөякләре Новгород сазлыкларында? Соңыннан ул Непейпивонын бу “каһарманлыгы” өчен икенче дәрәҗә Дан ордены, ә Мотаһарлар расчетының "Ленинградны саклаган өчен” медаленә тәкъдим ителүләре турында ишеткән иде. Әйе, Мотаһарның “Дан”ы да, чурты да юк. Икенче дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы” орденын да Җиңүнең кырык еллыгында гына алды ул Хәер, аны сугыш елларында чакырылган һәркемгә дә бирделәр Мотаһардан ике яшь кенә бәләкәй, егерме җиденче елгы, Жиңүне Мәскәү янындагы хәрби часть пешекчесе булып каршылаган күршесе Сәфәргалигә дә эләкте ул. “Мин—ветеран!” дип кенә жиффәрә ул. Сазлык ерып, башсыз калган командирларын өстерәгәндә күзсез калган сугышчыларга бирелгән барлык рәхәтлекләр белән файдалана Тәнендә җәрәхәтсез урыны калмаган, җитмәсә газиз күзләреннән дә мәхрүм Мотаһар да. сугышта тырналу бәхетенә ирешә алмаган Сәфәргали дә бертигез булып чыктылар. Исән әле Сәфәргали. Ходай Тәгалә озын гомер тәкъдир итсен үзенә Исән генә дисезме? Аракынын лаканына төшәр иде. әгәренки андый лаканны ишек төбенә китереп куйсалар. Башы авырткан саен Мотаһардан пенсион даулый, явыз. Брежнев заманнарында орден-медальне капчыклап таратканда, кем әйтмешли, көне өчен түгел, дене өчен, болай гына, ачуы кабарып кына, үзенә Ленинградны саклаган өчен” медале тиешлеге турында Оборона министрына хат яздырткан иде Биш-алты ел буе аны архивтан ачыкладылар. тиеш икән шул. Менә хәзер инде бишалты ел буе шул медальне тапшыра алмыйлар Бөек Җинүнен илле еллыгы да үтеп китте, әмма Идел буе районы хәрби комиссариаты ана әле булса ни “Ленинградны саклаган өчен", ни маршал Жуков медален такмый! Шалтыраттырып та, хат яздырып та карады “Өегезгә килеп тапшырабыз",—имеш Нигә чакыртмыйлар? Бик теләсә, таягын мичәүләп, ул анда үзе дә бара ала, әмма гарьлеге бирми картнын, гарьлеге! Кем әйтмешли, барнын маягы тия. юкның таягы тия. Ярар, килсәләр килерләр, килмәсәләр, чукыныплар китсеннәр шул медальләре белән!.. Ырадиудан диктор Хамматов әйтүенчә. Мотаһар кебек егерме бишенче елгы фронтовиклар Казанда нибары 32 кеше генә калган ди. Ай-Һай кырылды шул аның елдашлары, чалгы астындагы үлән кебек кырылдылар. Мотаһар кебек тантанага үзе килә алмаган янбалитлар бер мен чамасы икән Каганда. Карт бармакларын бөгеп саный башлады. Май, июнь, июль, август Йә, Хода, киләбез дип шалтыратканнарына тугыз ай тула түгелме? Мондый түзем өчен Мотаһарга өченче медаль дә тиеш түгел микән9 Их, коммунистлар булса, машиналарда ялт иттереп кенә килеп алган, медален дә тапшырган, чәен-мәен дә эчергән, бүләген дә биргән, телевизордан да күрсәткән булырлар иде' Нигә Жуков кадәр Жуков хөрмәтенә медаль генә ясатты икән бу Ельцин? Шул коммунистларны яратмаганнан микән9 Карт электр шаукымы суккандай дертләп куйды. Ул бит безнен Кутузов! Дошманны Иделгә кадәр кигереп, сугышны дүрт елга сузып, дошманнын бер солдаты исәбенә үзебезнең ун солдатны үтертеп булса да. Берлинны нәкъ беренче майга, бу тантаналы вазыйфаны Рокоссовский. Конев армияләренә тәтеттермичә, үз фронты гаскәрләре белән генә алып, сугышнын сәтсиәлистик ярышында жинеп чыккан бердәнбер пәлкәвәдис бит ул! Их, булса иде бүген Жуков! Рәсәй домкратларын жин очы белән генә себереп төшергән булыр иде ул тарих өстатеннән Карт тирән итеп уфырып куйды. Яшьлеге булмады инде анын Купшы киенеп, кызлар белән лә типтереп кадалмады Ул заманнарда милитсиясе хәтта матур киенсәң дә дукәмәтне тикшерә, ыштыраф сала иде Фронттан кайтканда уң күзе ярыйсы һәйбәт күрә иде Мотаһарның Ирләр житмәгәнлектән. янбалит булса да, аны әлеге дә баягы сабын комбинатына әпирәтер итеп алдылар 1962 елда әнисен, бер елдан сон әгисен дә җирләгәннән сон, шактый соңлап өйләнде ул Сайланып торырга форсаты да булмады Ярый. Зөлхәбирәсе юньле хатын булып чыкты. Тәүдә Фәрдүнәләре. аннан Мөдәррисләре туды Моннан нәкъ утыз ел элек тома сукыр калды "Сугышта яраланган ун күзегезне сабын селтесе киптергән", диделәр аңа табиплар тыныч кына, артык берни булмагандай. Гүя ул хәзер күнел күзе белән маңгаендагы тере күзен күрә иде әнә ул зәңгәр чыпчык чәчәге кебек сула, аннан ул сөяк сыман катып, кипкән зәңгәр бөртек— зәнгәр нокта гына торып кала' Мотаһар айнып киткәндәй, баскан урынында таптанып куйды Юк. суны, дәүләтнеке булса да. бу кадәр әләф-тәләф итәргә ярамый Су өчен түләнгән булса да ярамый Ул коргаксыган куллары белән бакадай салкын- айган кранны борды. Аннан юеш диварда капшанды. Көзге булырга тиеш монда. Их, бер генә тапкыр үзеңне көзгедә күрәсе иде. Ниндирәк икән ул хәзер? Ямьсездер, адәм үләте, хатын-кыз игътибар да итмәслек бер үләксәдер инде. Бар көзге, бар монда. Менә ул. Ул көзгене күрмәсә дә, көзге аны күрә иде. Бармаклары белән ертык ирененнән бүлтәеп чыккан тешләрен, аннан юньләп кырылмаган сакал-мыегын, аннан морза-ларча киеренке һәм үркәчле борынын, аннан оч-очлары агарып, җәяләнеп төшкән кашларын, аннан пеләш башында Хо Ши Мин сакалы шикелле сирәк кенә калган чәч ишаратын салкын су белән сыпырды. Ана рәхәт булып китте. Ул канәгатьлек белән елмайгандай итте. Ин мөһиме— исән. Иң зур матурлык—исәнлек түгелмени? Әнә, туганнары мур кырган шикелле кырылдылар да беттеләр. Кырык җиденче елгы ачлыкта Урта Азиягә чыгып олаккан сеңлесе Зәйнәп, Рәхимжан энесе генә исәннәр. Тугыз баладан Кемдер кыңгырауга басмыйча, хуҗаларча каты, иркен итеп ишекне дөбердәтте. Аяк табаннарын песи йомшагында тирбәтеп, капшана-капшана, карт ишек катына килде. Ишек ярыгы аша тыштан карнын исерткеч сафлыгы керә иде. Тагын кактылар. Мотаһар тавышын хатын-кызларча нечкәртеп— мондый очракларда ул шулай итә— урынында сиртмә сыман тирбәлеп эндәште: —Ыхту тамы9 —Мотаһар абзый, мин әле бу,—диде тыштагы.—Шәфәргали күршең. Сәфәргали бу. Менә ике ел инде, тешен сугып сындырганнан соң, аның авызы “с” авазын иҗат итә алмый. Ул “ш” рәвешендә сызгырып чыга. —Ышту тибә нады?—Сәфәргалинең нинди йомыш белән йөргәнен бик яхшы белгән Мотаһар күршесе белән мотлак урысча гына сөйләште. Шулай иткәндә ышанычлырак чыгар, тегесе, өметен өзеп, тизрәк китәр кебек тоела иде. —Нәршә кирәк дип.. Күптән күрешкән дә юк... —Зәчем мине бидаться с табуй? Ниналы мине это. Эскажи, линьгә нады. —Кирәк иде шул, Мотаһар абзый.—Сәфәргали исә киресенчә, Мотаһарның милли кылларында уйнарга тырышып саф татар шәенә сыдыра иде.—Үтермә, быррат!.. Башкынаемда керәшен малайлары утын кишә... —Вәт керәшен и прәси. Ысначалы дулг атдай. —Икешен бергә кайтарырмын. Февраль пеншияшеннән. —Бирмим, дигәч, бирмим.—Мотаһар күршесен үчекли башлады.— Әнә, “Ватан сугышы” орденын сат! —һы,—диде ишек артындагы тавыш —Миңа бит бер яртылык кына!.. Әгәр теләшән, теге кибетеңә тагын алып барам. —Яхшы чакта аухади. Ни аухадишь, хәзер милитсия пазаву! —Швинья!—диде түземе беткән Сәфәргали ишектән китә башлап.— Акчаңны барыбер кабереңә алып китә алмассың әле. Шбулыч!. Талыйлар. Урамга чыкмагач, ишек катына килеп, көпә-көндез талыйлар. Аккан сулардан йөрәгенә бераз гына булса да сихәт алган Мотаһар шушы кечтеки генә сихәтен дә ишек артындагы эттән ашатып, залга өстерәлде. Көненә-сәгатенә, кәефемәнфәгатьләренә карап, ул бу күптән таныш, дистә еллар буе тапталган, мең-миллион тапкыр йөрелгән аралыктан төрле рәвештә—кирәксә, песи кебек мамыкка басып, кирәксә, аю кебек лапылдап, кирәксә, тирәк мамыгы кебек тавыш-тынсыз әвәрелеп, кирәксә, буаз сыер кебек өстерәлеп, кирәксә, усак яфрагы кебек лепер- лепер килеп үтә ала. Хәзер ул чынлап та өстерәлде һәм аның сәбәбе каналья Сәфәргали иде. Зал ишегеннән үткәч тә колак салды: йөреми дә. сукмый да иде анын асылмалы асыл сәгате. Шулай көн саен турайтып^ урынына куеп җәфалана ул сәгатьне. Оныгы Вадим... Юк, исенә дә төшерәсе килми ул башкисәрне. Ике телле сәгатьне бер телсез, үзен һәм барысын телсез-илсез итә, мәлгунь. Ата-бабаның каты кулы кирәк тә бит Әнә шул шайтан телевизорын карар өчен генә телсез итә бит ул дөньяны Әгәр кулыннан килсә, Мотаһар телевизорларны бөтен дөнья буйлап лом белән кыйратып чыгар иде Шунын аркасында жене котыра, дөньясы чалшая картнын Анын дөньясы гына чалышаямы9 Нигә әйтми икән бу хакта малайга әти-әнисе? Ай-яй. зур нәрсә бит ул сәгать дигәнен! Дөньяда барлык бөек эшләр сәгатьтән башлана. Заман күзе бит ул Аралар аргамагы Гомер язмачысы. Сәгатьне турайту, дөрес көйләү һәм телләрне дөрес вакытка күчереп, даими йөрергә мәжбүр итү сукыр Мотаһар өчен бер бөек жәза һәм бөек йолага әйләнгән: кәккүкле сәгать суккан саен анын йөрәгендә өзелгән жепләр ялгана да, гүяки күзләре ачыла, сәгать туктау белән—ул жепләр янадан өзелә, күзләре янадан ябыла. Әйтерсен салкын карбазга убыла һәм күрми башлый “Әллә хәзер үк җибәрим микән?" Килененең ислемай исләре таралып та бетмәгән бүлмә уртасында карт туктап калды Сәгатьне җибәрү өчен анык вакытны белергә кирәк иде Ә анык вакытны белү өчен Мотаһар кемгәдер әжәткә керергә тиеш иде Үзен Вакытсыз булгач, кешедән Вакыт сорашу үзе үк Вакыт урлашу түгелме9 Аннан Вакытны ваклап та бетерделәр. Мотаһар ишетеп белә гади генә сәгатьтән әллә ниткән президент сәгатьләре, командир сәгатьләре, академик сәгатьләр, пилот, штурман сәгатьләре ясап бетерделәр. Сон аларнын Вакытлары бер үк түгел микәнни9 ' Очучылар вакыты тизрәк чаба матлә9 Җир йөзенен ин бай банкларына закладка салынган, алтын бәрабәренә тимер сандыкларда сакланган нәфис сәгать коллекцияләре бар диләр Дөньянын иң маһир сәгать осталары ясаган ди аларны Шул нәфис, матур булганнары өчен коллыкка төшкәнме сон алар? Сәгатьләре бар—ә Вакытлары юк. Сәгать белән вакытлары аерым яши Булсын бер уртак Вакыт' Мотаһар диварындагы сәгать ил сәгате белән бер булсын! Монда шул жепнс өзәләр Шуңа күрә халык йоклый, бер Вакытта уяна алмый. Менә никадәр нечкәргән иде ялгызак картнын күңеле! Әнә шул җәфалардан качу максатында ул үзе өчен тулы бер кануннар теркәмәсен булдырган иде. Әгәр күзләре күргән булса, ул шул Вакытны үзенең кул сәгатеннән генә белгән булыр иде Чарадан бичара карт теләр-теләмәс кенә итеп үз бүлмәсенә сиртмазәнде Тәмәке исе һәм ислемайдан арына барып, үз боҗрасы—үз кыйтгасы һавасында йөзгән күкерт, ниндидер иприт-люизитләрне тәмәйткән. озак кузгатылмаган, куерып әчегән катламнарны ерып, эчкә үтте Анын мондагы зәңгәр күге—пәрәвез челтәрләре белән челтәрләнгән, күптән юеш чүпрәк, акшар күрмәгән соры түшәм, мондагы кара җире, туган туфрагы исә— бетон өстенә түшәлеп, буяулары купкан, муртаеп беткән линолиум иле Бу мәҗүси исләрдән котылу өчен почмакларга елышсан. һаваны кузгатсаң, анда катламнар тагын да зәһәрләнеп куерган иде Үзенә күптән таныш, өйрәнелгән, йөрәккә якын бу исләрдән Мотаһар карт иркенләп тын аллы Бу анын яшәү кыйтгасы—Ватаны иде Унда, урындык өсләренә килде— китте ыргытылган юрганяпмалар. мендәрләр, анда-монда аунап яткан чүпрәк-чапрак, бер почмактан икенче почмакка сузылган баудагы эчке һәм тышкы кием сәләмәләре арасыннан сукмак табып, ул һаман да җыештырылмый яткан урын өстенә килеп ауды Өч бүлмәле фатирның инде ничә ел идәне себерелмәгән, бердәнбер тәрәзәле, анысы да ябыштырылмаган, ярыкларыннан жилләр курай уйнаган бүлмәсе-хөҗрәсе кайчандыр алар яшәп азапланган сабын комбинаты барагындагы бүлмәне хәтерләтә иде. Их. бу тәрәзәдән бер генә тапкыр булса да Айны. Кояшны күрәсе иде! Айнын йөзен һаман да сабый чагындагы кебек яңгырлар юа микән9 Җәйге яңгырлар шундый ук яшел кояшлы микән? Күз алдына Зөлхәбирәсе килде. Ул ана “Нигә өйләнмисен, карткаем ’ Нигә болай җәфаланасын?"—дип ялвара иде Әйе. Зөлхәбирәсе исән чакта өсте бөтен, гамагы тук. жаны сөекле булды Ул ташлап киткәч, сөйкемсез сөяккә әйләнде дә куйды Бала үстерүнең бөтен мәгънәсе шул микәнни* Аның хәлендә һәм аның яшендә хатынсыз яшәү—икеләтә улемгә хөкем ителү икән әсир бүген атылам, иртәгә атылам дип салкын базда мәрмәр 2. «к. У.» N з шомартуын дәвам итә, ә баз хуҗалары үлем карарын җиренә җиткерүне махсус сузалар. Моны кичерергә башкага Ходай язмасын. Газапның да газабы мондый ялгызлык. Үлем авыр, мондый ялгызлык үлемнән дә авыр. Көндезләрен түзә лә ул. ә менә төннәрен!.. Их, төннәрен!.. Ул үзе белән янәшәгә ниндидер җылы тән, хатынкыз тәне, җылы җан—хатын-кыз җаны тели. Җылый, үтенеп ялвара, күкләрнең гөмбәзен кага. Юк. Җавап юк. Мотаһар бит әле, җитмеш өченче яшькә чыгып барса да, исемлектән сызып ыргытылганнардан түгел. Ыргытылса, ана медаль кадәр медаль бирерләр идеме? Дәрте бар. дәрманы җитәрлек. Андагы дәрт, андагы дәрманмы?! Төннәрен җенесе котыра, җенесе талый аны. Башкалар ничек кенәләр итеп моны күрмиләр, ничек кенәләр итеп сизмиләр икән? Урам буйлап, эт кебек иснәшеп, хатын эзләп йөри алмый бит инде ул, адәм тәганәсе! Кайчакта Мотаһарга җир йөзендә бары ул гына күргәндәй, башкалар тома сукыр булгандай тоела... Андый сәгатьләрендә ул татар дөньясын гына түгел, бөтен кешелекне сукырлыкта гаепли башлый... Аның иң яратмаган мизгеле—таң аткан мизгел. Нервылары уйный. Кычына, кашына башлый. Ник туганына үкенә, кимсенә. Башкалар күрә— ул күрә алмый. Башкалар йөри—ул йөри алмый. Башкалар көзгегә карый— ул карый алмый. Башкалар сөя, сөелә—ул сөя дә, сөелә дә алмый. Нәрсә хакына бирде ул тазалыгын-саулыгын? Ватан хакынамы? Кая ул Ватан? Сөюе хакынамы? Кая ул сөю? Балалары хакынамы— кая ул балалар? Их, күрергә иде, ничекләр генә киенә икән хәзер хатын-кыз? Элеккечә әдәпле, матур, ир-атны кызыксындырып, чит-ят дөнья кебек, сихри ымсындырып киенәләр микән? Әллә барлыктан, муллыктан узындылармы? Моннан берничә ел элек урамда бер ирнең бер хатынга “Нигә чалбар киясең сылу гәүдәңне ямьсезләп, күкәй үсәр бит!’’ дигәнен хәтерли ул. Әллә хәзер хатын-кыз чынлап та чалбар кияме? Бик ямьсез, бик пырдымсыздыр бит инде ул? Шулай ярым уяу ята-ята да, таң аткач кына йокыга тала. Йокыдан уянганда кан тамырлары инде бушанган, хәлсезләнгән була. Тормышка битарафлык биләп ала аны. Шулай бер ярсыган чагында улына эч серләрен ачып та карады Мотаһар. Тәүдә аның учына мул гына акча сонды. Аннан сак кына: “Берәр юньле генә ак әби апкайтабыз мәллә, югыйсә?—диде.— Сезгә авырлыгым да төшмәс иде”. Малай нәрсә, малай акчаларны шатырдатып кесәсенә йомдырды да, аннан шаркылдап көлеп, әтисенә тондырды: “Өйдәш булып чыгып китәсең икән, ун ягың кыйбла! Куанырбыз гына!” Җылы почмаксыз да калсынмы ул? Әнә, Һади Такташ урамыннан бер хатынкай балга төшкән чебен кебек ябышты аңа. Телефонын да белеп алган. Вакытын да сәгатеннән алда төгәл әйтеп тора. Алдан шалтырата да, килеп тә җитә. Теле телгә йокмый пумала башның. Анысы да акча даулый, мин сиңа әйтим. Нишләп бу хатынкыз туры карасаң да өйләндерергә генә тора?! Бер мәлне, ул чыгып киткәннән соң, акча янчыгын актарып караса, бушаткан, каһәрең!.. Юлны япты аңа Мотаһар. Былтыр, хатын-кызны бик тә тансыклаган, шундый да җирсегән, коргаксыган мәлендә бер оятсызлык та кылды ул. Оятсызлык дип инде, күчәрен кызганда... Бәлки бер хилафлык кынадыр шунда. Хилафлык дип инде, каның кайнаганда... Мөселман кешегә, бигрәк тә аның яшендә, килешеп үк бетмәгән кечкенә эш кисәге, ярамагандайрак адым, якты шәйтан вәсвәсәсе китереп чыгарган нәмәстә инде шунда. Ир кешегә гафу ителә торган кети-кети, ягъни мәсәлән. Ярый әле, балаларга сизелмәде. Бәлки сенлесе оялып, апасына әйтмәгәндер. Әйе, килененең урыс үги әтисеннән туган сенлесе Бирәникә килгәләп йөри аларга. Атламнарыннан, тын алышларыннан тоя Мотаһар, тутырган тавык кебек шактый йомры булырга тиеш ул, гөнаһ шомлыгы. Вәт, менә- терәк шул Бирәникә. студии кызкай, тегеләр эштә чакта, керләрен юарга килде бит. әй. Күңеле бик тә болганып торган Мотаһар, аны-моны уйлап тормады, оекчан килеш, төлке табаннарында гына шуышып килде, ванна бүлмәсендә, эчке күлмәктән генә онытылып кер юып азапланган Бирәникәне—әйе, и, Ходаем, бир бодаен, арыш катыш булса да!— шүрәленекедәй “йомшак" куллары белән кочып та алды Кочып та алды, кыз чырулап кычкырып та җибәрде—һәм Мотаһарнын болай да чалыш яңагында утлар да уйнатты. Мина шартладымыни' Шундый чибәр кыз да ир кешегә кул күтәрер икән, ә?' —Сез нәрсә эшлисез9—диде Бирәникә кер юу машинасын туктатып —Бер генә яраттыр!—дип инәлде тәмам югалып калган Мотаһар — Бер генә тапкыр!—Ул кесәләрендә карманды —Акча бирәм!!! —Чыгып китегез! Менә апа гына кайтсын әле1 Мотаһарга төлкедән аюга әйләнүдән һәм үз бүлмәсенә сөйрәлүдән башка чара калмады. Берничә көн буе кайткандай тоелды аңа. Туктап ял да иткәләде бугай Ярый әле. тавыш-тын чыкмады Акыллы икән шулай да. пумала баш. Хәзер дә килгәли Бирәникә Шулай да апасы-жизнәсе өйдә чакта гына килә Сәгать ничә икән? Ул яткан җиреннән үрелеп, каршысындагы өстәлдә капшана башлады. Биредә анын рухият келәте тырнаклары житкән бармаклар сукырлар җәмгыятеннән бирелә торган магнитлы ленталар. Рәшит Ваһапов. Гөлсем Сөләйманова. Илһам Шакиров һәм тагын әллә кемнәрнсн аерым язылган язмалары, ниндидер үткәргечләр, магнитофоннар өстеннән үтте дә. радиоалгычтагы тиешле басмакка басты Казан һәрвакьптагыча такмак әйтә иде "Юкка җырламый бу туктаусыз,—дип уйлап куйды карт —Жыларга җырлый бу". Ниһаять радио такмактан туктады —Казан сөйли. Белдерүләр, игъланнар, һава торышын тапшырабыз —Нәрсәгә кирәк мина синен җылак һава торышын'—Карт кычкырып жибәрде һәм радиоалгычны шарт сүндерде —Мина синен Вакытын гына кирәк' Ә синен Вакытын юк'. Вакыт мәсьәләсендә радиога әҗәткә керү ана унайлырак иде шул. Югыйсә, радиоалгыч артында шул ук сукырлар җәмгыяте бүләк иткән япун сәгате дә бар Тәүлекнең теләсә нинди секундында япун кызы саф урыс телендә шартлатып әйтеп тора: — Ике сәгать утыз җиде минут' Ике сәгать утыз сигез минут' Әмма япуннан әҗәткә Вакыт алыр өчен Мотаһарга карт сөякләрен шыгырдатып урыныннан торырга кирәк Аның һич кенә дә торасы килми Ярый әле туган Казанының Вакыты булмаса ла. коммунистлардан калган радио ишараты бар. Череп чыккан, отыры Казан кешесе буларак, ул сәясәтне сөйми, сәясәткә керми, хәтта анардан уттан курыккан кебек курка иде; сәясәт дигән йогышлы авыруны Иван бабай анын зиһененнән сыртавыл белән куып чыгарган; һәм син аны сәясәткә куып та кертә алмыйсын, син аңа. Казан татарына, ипекәй бир дә. кәнсирт бир Шуңа күрә анын өстазендә яна. соңгы заманда таракан кебек үрчегән көйче-җырчы-күрәзәче Сорхантай. Чурмантай, Кормантайларнын язмалары да тулып ята. Сәясәткә кермәсә дә. Мотаһарнын колагына сәясәт үзе керә Ачып куелган радиодан ул Татарстан җөмһүриятенең мөстәкыйльлеге декларациясе. Шамил Басаевнын халыкара үтерүче булуы. Ельцинның җиде ел буе Украинага сәфәргә бара алмавы, Мөслим. Актаныштагы бәрәңге. Арчадагы гектарыннан алтмыш центнерлык иген уңышлары турындагы хәбәрләрне дә шушы радиодан тыңларга мәҗбүр булды ул Ышанмый ул аларнын берсенә лә Вакыйгаларга бәя дә бирми Бәя бирергә хакы юк анын Бәяне үз күтләре белән күргәннәр генә бирә ала. Әмма бирмиләр Чөнки булмаганын беләләр Күреп белазәр —Әйдә, сөйлә булмаса Көйсез кияү кебек көйсезләнеп, ул яңадан басмакка басты Казаннын Вакытны әйтергә әле һаман Вакыты юк иде Диктор Гадилә Нургали үзенә генә хас йомшак, ягымлы, фетнәсе котырган җаннарны да тынычландыра торган тавышы белән Ураза гаете турында сөйли иде Мөселманнарны өйлә намазына чакырып, моңлы азан гавышы яңгырады Иртәгә гает икән ләбаса! Ниндидер дәһшәтле көч Мотаһарны урыныннан кубарып торгызды Ул шау тирдә иде Башыннан ми ярымшарларын яктыртып шаукым узды әгәр хәзер УЛ ҮЗЕ ДӘ намазга басса9 Уразасын да тотмаган килешме9 Тәһарәтен дә алмаган килешме? Таза киемен дә кимәгән, юньле-рәтле кырынмаган да, юынмаган да килешме'.’ Намазлыгы да юк бит аның ичмасам!.. Ә нәрсә укыячак сон ул өйлә намазында. Әти- әнисеннән күңеленә сенеп калган “шарабан таһура” догалары гына житәме ана? Картта ике көч сугыша, көрмәкләшеп көрәшә башлады Беренчесе “Намазлыгыңа бас, карт убыр!" ди. Икенчесе: “Баса күрмә! Тилердең мәллә!— ди.—Син бу йөкне тартып бара алмыйсын, ул сина кирәкми дә! Беренче көч каяндыр йөрәк астыннан утлы төен булып томырылып чыкты, бугазына кадалып, тынын буды. Иманга кил. Адәм Тәганәсе! Кабер якасында булса да, бер Аллаһуга инан! Шунда гына гөнаһларын ярлыканыр, шунда гына мәжүсиләнеп саргайган йөзенә алсулык, иман нуры калкыр, кипкән күкрәгенә галәми кодрәт кайтыр! Үзенен көчсезлегеннән үзе үрсәләнеп һәм үчекләнеп, урынында елан сыман бөтерелә, өши. гәүдәсен кая куярга белмәгәндәй, бәргәләнә, дерелди башлады. Еларга җиткән картның ясалма теш казналары бер-берсенә бәрелеп шакылдый, чалшайган иреннәре калтырана, куллары исә элмәккә бау эзләгәндәй, тирәюнендә капшана иде... Иманга кил. Адәм тәганәсе!.. Килер иде дә бит... Иде дә бит Анын Вакыты юк! Сәгате йөрми!.. —Казанда Мәскәү вакыты белән унбер сәгать утыз минут! Вакыт турындагы Казан игъланы гүя аны элмәктән төшерде. Кофтасының жине белән ул маңгаендагы салкын тирләрне сөртеп алды. Айныды Мотаһар. Бугаздан теге каһәр суккан төер дә китте. Котылды, бугай. Коткарды Казан, коткарды. Аны Мәскәү Вакыты коткарды. Әле дә шул Мәскәү бар. Мотаһар инде үзенен элекке халәтенә кайтты. Тукта, бүген ничәсе сон әле алай булгач? Егерме сигезенче гыйнвар була бит? Аһ. анын бит бүген генә эшләнәсе эшләре күпме? Көязләнеп, сыргаланып торыр чакмы?! Карт яшьләрчә дәрт белән идәнгә дүрт аякланды, башы- гәүдәсе белән карават астына үрмәләп, үзе генә белгән яшерен келәтеннән ниндидер кәрзиннәр, әржәләр. каплар арасыннан монарчы басылып яткан тагын да әллә нинди исләр кузгатып, олтанлы пималарын эзләп тапты, кулын кунычларына тыгып, табан астына түшәлгән киезләрне чеметеп кенә күтәрде һәм капшап карады—Мөдәррисчә әйткәндә, бакслар урынында иде. Карават астыннан чыгып, аягына басты, пималарны киде һәм уңайлылар микән дип урынында тыпырдады. Табан астындагы миллионнар киез итекләрнең үз олтаны кебек кып итеп торалар иде... Ниндидер әһәмиятле әйбер эзләгән, хәлиткеч хәбәр көткән кебек, ул радио алдында туктап калды. Казан, Вакытын онытып, Чурмантайларның ниндидер шырдыбырды көйләрен тапшыруга күчкән иде. —Чурту!.. Мотаһар радионы шарт басты. Бүлмә, тамагы тыгылгандай, тынып калды. Куллары белән сөрмәләп, ул япун сәгатен эзләп тапты, тиешле сәйләнгә кагылуга япун кызынын мөлаем тавышы яңгырады: —Унбер сәгать илле ике минут!.. —Менә, ичмасам, сәгать! Япушка тек япушка!.. Бер-берсенә сер өләшкәндәй, аягын аякка елыштырып һәм лепердәп, ниһаять, залга юнәлеш алды. Ул үзендә кипкән усак яфрагыдай жинеллек тойды. Лепер-лепер. Ул инде—залда. Лепер-лепер. Ул инде почмактагы өстәл каршында. Бер кулына урындык, икенче кулына шул ук өстәлдән ниндидер кәгазь кисәге ышырып алып, тагын да лепер-лепер. Ул инде улы белән килене йоклый торган бүлмә диварындагы асылмалы сәгать каршында иде. Урындыкны өйрәнгән алымнар белән диварга терәп урнаштырды, бөтен авырлыгын салып, ныклыгын сынап карады, тәрбиясе белән бик тә пөхтә, бик тә чиста кеше буларак, кәгазь кисәген урындык йомшагына салды һәм аякларын алмаш-тилмәш китереп, өстенә егетләрчә менеп басты, шәрә, сөякләнеп, тиреләре купыраеп, сары бала йоннары басып киткән куллары белән диварны астан өскә капшап менеп, сәгатьне эзләп тапты: —И-һи-һи, алтын кисәгем!.. Ул балалары һәм Вакыт хуҗасы—асылмалы сәгатькә генә шулай назлап эндәшә. Дивар буйлап Вакытсыз Вакытнын Хужасын—сәгатен тапкан картка киез итек табаннарыннан җылы килә иде —И-һи-һи, —дип кабатлады ул —Мине көтә бит ул Теге хәтәр елларда он-ипи хакына ун тапкыр закладка салынган һәм ун тапкыр үз оясына кайткан сәгать бит ул. Гомумән, йөри бит ул. Тырышып ята бит ул. Чалшайтсалар гына йөрми Картнын бугазыннан мат суйгандагы сыман хырылдау авазлары бүселде. Сәгатьнен перламутр тышчасына кагылу белән анын суынган куллары жылынды, бит атмаларына алсулык йөгерде, йөзенә илһам нуры калыкты —И-һи-һи, алтын кисәгем Үз йортында аны тирәннән аңлаган, кайгы-зарларының барысын да түкмичәчми жыеп барган бердәнбер жан иясе—сәгатьне ул туктаусыз сыйпый, ярата, иркәли, назлый, кәнфит көткән сабый сыман тынычлан-дыра. башыннан, як-ягыннан, бәллүр пыяла белән капланган йөзеннән сөя. һәчтүк итә, үзе генә белгән ниндидер ымлыклар, догалар белән сихерли иде. Ике куллап кочаклап, карт сәгатькә яңагы белән сеңеште Бу сәгатьтә анын өчен Сәгать белән Вакыт аерылмаган, Сәгать белән Вакыт бердәм гомер сөрә иде. Сәгать гүя анын гына иркә, нәзәкатъле кулын, тынын, ихтыярын тоеп тын тора. Кем, нинди көчләр сине беренче тапкыр урыныннан кузгатты’ Кемнәр бүген даими бимазалый сине? Йөрергә. Вакытыңны күрсәтергә ирек бирми'’ Оныгы Вадиммы? Ул гынамы? Берничә дистә ел элек. юк. юк. гасыр башында. Берничә гасыр элек башланмадымы бу Вакытсызлык бимазасы? Әллә Вакытны үзе дә чалшайттымы югыйсә9 Карт бу сорауларга ждвап бирә алмаслык дәрәҗәдә дулкынланган һәм каушаган иде Әйе, алман иленен атаклы “Густав Беккер" фирмасыннан моннан ике йоз дә егерме ел элек дөньяга чыккан сәгатьнен тышчасы—корпусы таш кебек каты самшит агачыннан эшләнгән булса да. ефәктән йомшаграк, атластан сыгылмалырак, анын сакал-мыек баскан, йөз сулары сулган битеннән байтакка үзерәк, яшьрәк һәм җылырак иде Гүя анын иманы шул сәгать эчендә иде. 1902 елда Мәкәрҗә ярминкәсе үткәргән аукционда хакын унике сәүдәгәрдән артыграк биреп сатып алган аны дәу әтисе Үктәбер кыйралышыннан сон әтисенең бертуган абыйсы Зариф гаиләсенең күңелен күрә бу күкеле могҗиза, ул үлгәч, васыять буенча. Мотаһарнын әтисенә күчә. Их, күрсәгез иде сез ул сәгатьнен матурлыгын1 Татар остасының куллары белән ясалган кебек, татарча бизәкле, татарча матур татар сәгате иде ул!.. Мотаһар сәгатьнең бәллүр пыяласын кул яссуы белән сыйпап сөртте - алтын путал белән йөгертеп язылган рум саннарын, ак чынаяк циферблатны, кояшта ялкынланган алтын телләрне күрдегезме? Анын тәрәзә пыяласы картаймый да. сүрәнләнми дә. күрдегезме'’ Ул һәр сәгать саен яртыда бер тапкыр, сәгать тулганда сәгать санынча суга. Суга гынамы? Ул жднга тылсым булып ята, тынычландыра. Көмеш боҗралы авазлар өйнең бүлмәлә-рендә кайтавазлар тудырып, кире әйләнеп кайта, уйларны агымсулар кебек әллә кайларга алып китә Суккан чакта анын чынаяк өстендәге кечкенә капусы ачыла, аннан агачтан кырып ясалган бәләкәй генә кәккүк килеп чыга ла. сәгатьнен җиз аһәннәрендә тирбәлеп, моңлана -Кәк-күк! Кәк-күк!. Мотаһарга сәгатьне нәкъ уникедә суктырырга кирәк иде Анын исәбснчә, уникегә җитәргә биш минут чамасы калгандыр Өлгерергә кирәк Вакыт алга китсә китсен, тик артка гына калмасын Ул ун кулы белән тәүдә сәгать, аннан минут телләрен эзләп тапты. Сәгать теле сигезгә житәрәк ivKiai;in иле Димәк, юләрне нәкъ уникедә кавыштыру өчен минут юсн дүрт тапкыр уратырга тиеш Менә телләр, ниһаять, уникегә җитәрәк бер- берсен табыштылар Тик кавышырлармы ’ Аларнын һәркайсынын үз теле бар бит! Әлегә ике телле телсез сәгать бит ул!.. Мотаһар маятникны этәреп җибәрде Сәгать Йөреп тә китте. Карт чыпчык чәчәгенең зәнгәр төрткеседәй кипкән күхтәре белән күрергә теләгән шикелле аңа укталды. Аннан колагын куеп тыңлады. Сәгать янбалит кебек сулга аксый иде. Тәҗрибәсе буенча ул сәгатьне бераз гына унга янтайтты. Аксау хәзер унга таба көчәйде. Яңадан бераз гына сулга күчергәндәй итте. Тагын тыңлады. Сәгать тыныч ритм белән текелди иде. Нәкъ шул чакта бөтен йортка җан кертеп сугып җибәрмәсенме дә, кәккүк моңнарыңда коендырмасынмы! —Дан!.. Кәк-күк!.. Доң!.. Кәк-күк!.. Карт елый иде Сәгать анын тәнресе иде. Ниндидер хәлсез мөнгерәү авазлары чыгарып, ул тәңресенә табынган мәҗүси сыман табына һәм елый иде. Мондый халәттә сукыр күздән дә яшь чыга, диләр. Чынлап та кысыр күзәнәктән саркыган тамыр тамчысы булып аның күз чокырларыннан ике тамчы яшь тәгәрәде. Ул берничә минутка урынында катып калды Бу минутта бөтен җир шарында аңардан да бәхетлерәк кеше булмагандыр, бәлки. Куанычтан дәрте ташып киткән карт бисмилласыз-нисез идәнгә ничек сикереп төшкә-нен сизми дә калды. Лепер-лепер килеп, урындыкны һәм кәгазь кисәген яңадан үз урыннарына китереп куйды һәм тышкы ишек катына титаклады. Ашыга-ашыга киенде ул. Сул култыгы астыннан бер уч мамыгы бүселеп чыккан, якасы кыршылып, кайракланып беткән иске драп пәлтәсен, кайчандыр ак төстә булган куян бүреген күз чокырларына кадәр батырып киде, колакчыннарын төшереп бәйләде, сул кулына кибеткә йөри торган тукыма капчыгын, ун кулына “җитәкчесен”—сукырларга бирелә торган очлым таякны ул шулай атый—алды һәм ишек яңагына килеп колагын куйды: “Сәфәргали көтеп тормасын тагын”. Тавыш-тын ишетелмәгәч, суырылып кына ишектән чыкты... Тәравих намазы алдыннан афу итегез: Мотаһар абзый, бер караганда, күрмәве белән күпләрдән бәхетлерәк иде. Әйе, әгәр Мотаһар абзый күргән булса, акшары купкан, тырналган, почта әрҗәләре җимерелгән, һәр карыш дошман әлифбаның кәкре хәрефләре, оятсыз авыз иҗатының әшәке сүзләре белән чуарланган, идәне тәмәке төпчекләре, төкереккакырык, чүп-чар белән тулган подъездны күзеннән кичереп кенә дә йөрәге суккан булыр иде. Хрущев заманнарында төзелгән, шырпы кабыдай кысан, түшәме башка тиеп торган, акылсызлар йорты сыман сарыга буялган биш катлы йортны тыштан күрә алмавы белән бәхетле иде ул. Әнә, Мотаһарнын беренче каттагы фатирының тышка караган өч тәрәзәсе. Аларга эленгән челтәр-чыбылдыклар йорт куяннарына гына түгел, шакал-бүреләргә дә чыдарлык итеп әлүминдәй ак металлдан ясалган читлек челтәрен хәтерләтә. Бу йортта бала үстермиләр, үтерәләр генә шикелле. Имчәк баласы елаганы ишетелгәне юк. Болай да сазламык җирдә тилереп үскән тирәкләр йортнын эченә кояшны бөтенләй үткәрми. Бөек Ватан сугышы ветераны Мотаһар Чанборисов бирегә кояш нурын Президентның үзенә шикаять язып кына китертә ала. Андый нур, әлбәттә, социаль ташлама, ягъни мәсәлән, льгота дип аталачак. Җитешсезлек тудыра белсәң, сасы һаваны да ташлама ясап кына иснәтергә мөмкин бит. Бүген беренче мәртәбә тышка чыккан карт саф һаваны күкрәк тутырып сулады. Белми, аһ, белми ветеран: нәкъ әнә шул үзебез тудырган кытлык-дефицит нәтиҗәсендә таракан, кыргаяк кәнүшнәенә әйләнгән бит инде анын фатиры. Мондагы бөҗәкләрне килене дару сибеп кенә түгел, кәрәчин сибеп яндырса да бетәрлек түгелен белми иде шул ул... Тышта, гыйнвар азаклары торуга карамастан, бик җепшеткән шикелле. Тирәюньдә тын иде. Кеше адымы, сөйләшкән авазлар да колакка чалынмый. Бары тик анын ак очлым таягы гына вакыт-вакыт карлы асфальт катысында зеңгелдәп куя, мондый чакта таягы астыннан жирдә җим эзләп азапланган күгәрченнәр гөргелдәп һавага күтәрелә. Таяк тагын да зеңгелдәп Г юл читендәге бетон күтәрмәгә орынгач, ул кисәк кенә унга—Әспирәт урамына борылды. Элегрәк бу урам, карт уйлавынча, Жданов атлы бер бик тә һәйбәт кеше исемен йөртә иде. Татарстан мөстәкыйльлек алгач, аны Әспирәткә әйләндерделәр. Мотаһар абзый аны Ждановтан да һәйбәтрәк татар кешеседер дип уйлый. Әзмени татарда хәзер атасыз-инәсез исемнәр. Моряклар. Термослар, Ориентирлар. Бинокльләр. Үзенен оныгы Вадим Мөдәррисовичкә генә игътибар итсен. Бәхетенә каршы, карт Эсперантонын моннан өч мен ел элек фәләстиннәр тарафыннан кыйратылганнан соң, жир шарына таралып, телләрен оныткан яһүдиләр өчен унтугызынчы гасыр азагында ләх яһүде Людвиг Заменгоф тарафыннан уйлап чыгарылган ясалма яһүд теленен атамасы икәнлеген белми иде Урамга чыкса, анын колагы гүяки күзгә әверелә. Алай гына да түгел, бөтен тәне, борыны, теле, тоемлау чаралары—барысы да күз бурычын үтәүгә хезмәт итә. Үз кайгысы үзенә хәттин ашкан булса да, үткән-сүткәннәрнен сүзләренә колак сала, үзенчә бәя бирә. Әнә. ике хатынкай тагын да бәяләр күтәрелү турында гәп сатып, бар тирә-якны агулап үтеп киттеләр Карт бу хәбәрдән шыбыр тиргә төште. Күпмегә күтәрелде икән9 Нәрсәләргә? Әнә чажлатып каршы га машина килә бугай. Бакасын кычкырта, та.магы коргыры. Үт, үт. Зеңгелдек таяк тыртуардан җилдертә, энекәем Әнә, төшке һаваны бары тик пычрак авазлар белән чәчкәләп, бер төркем ирләр узды Фу. аракы исе! Иванайлар. Сүгенүләреннән аңлашыла. Тагын машина Тагын бакасын кычкырта. Нигә кычкырта? Хәбәрләр, хәбәрләр. Ниндидер Якушкин үлгән Өстәвенә, тагын ниндидер Сашка Вредныйны чәнечкәннәр. Туучылар кая? Хәбәрләр нинди генә булса да. картнын кәефе күтәренке иде—өендә күкеле сәгате суга, ул үзе исә бик зур йомыш белән дәүләт кантурына китеп бара!. Кинәт ул ике аягы белән дә чупылдап сулы чокырга төште. Шайтан алгыры! Аяк табаннарына шундук салкын дым типте. Юкка тыңламаган бая Казан радиосыннан һава торышын Акчалары суланып куйса?! Хәер, алар су үтми торган чәй кәгазенә төрелгәннәр төрелүен “Яра-а-ар,—дип тынычландырды карт үзен.—Тоз түгел— эремәс, агач түгел—черемәс' Шулай да ашыгырга кирәк. Таягын кары эрегән как асфальтта зенгелдәтеп, ул адымын ешайтты, аннан сиртмәләнеп, йөгерекли башлады Чаж-чож Чаж- чож. Машина бакалары Тукта. Мотаһар Әспирәт урамына килеп җиткәнсең түгелме? Көпчәк тавышлары басылуга, индәшләренең аяк тавышларыннан юнәлеш алып, ул шул ук йөгерек алкымда урамны кисә башлады Зснк- зеңк Урамның уртасына җитте бугай. Зенк-зенк. Мен.» анын таягы юл читендәге таш күтәрмәгә бәрелеп зенләде Кешеләрнең сөйләшүеннән аңлашылды, ул нәкъ кибет каршына килеп чыккан иде Әмәт Тавы ягына борылган гына иде. аңа эндәштеләр —Исәнме, Мотаһар абзый! —Исәнме —Карт гадәтенчә тавышын нечкәртте —Кем әле бу? —Зәйни булабыз. Кая барасын9 —Барам әле шунда. —Туктап та тормыйсың, ызначит. Безне санга да сукмыйсын, ә? Без бит, Мотаһар абзыкайгынам, икебез дә бер профсоюздан—сукырлардан, ызначит. —Анысы ниткән пырафсоюз тагын? —Сукырлар профсоюзы, диюем Зәйни белән ул кайчандыр сабын комбинатында эшләп алган иде Караклыгы өстендә тотылып, өстәвенә каравылчыга тән җәрәхәте дә салганы өчен аны биш елга манчыганнар иде Зонада чифир, динатур, жыен химикат эчеп агуланып, сукыраюын да белә иде Мотаһар —Син бит әле күрәссн!—дип ырылдады ул. сөйләшәсе килмәгәч — Сукырлар пырафсоюзы, имеш' —Стакан тотарлык кына!—Зәйни шаркылдап көлде Ана кушылып башкалар да көлеште. Ул, күрәсең, гоп-компаниясендә иле —Әнә, ‘'Салон модной обуви’’ кибетенең рекламасыннан “м” хәрефе егылып төшкән. “Дом одной обуви”! Ха-ха-ха! Эре хәрефләрне, юньле кешеләрне күрәм мин... Димәк, кеше бер генә аяк киемендә йөрергә тиеш. Ха-ха-ха. Хәзер бер киез итегеңне салдырабыз, ызначит!.. —Син нәрсә сөйлисең?! Карт чын-чынлап шөбһәгә төште. Салдырыр да бу имансыз. Аның битен юмаган. -Нәрсә ул “модный”дагы “м” хәрефе!-дип өстәде икенчесе.-Менә безнең Горкида икенче ел инде “Салон мебели”дәге “м” хәрефе янмый. Әллә фәхешханә ачканнар!.. Барысы да буылып көлештеләр. Үз кайгысы үзенә җиткән Мотаһар мондагы кинаяләрнең мәгънәсен дә аңламады, көлмәде дә. Ул Әмәт Тавы ягына борылды. —Әйдә, безнең белән берәр йөз грамм!—Зәйни аны тагын туктатты. —Эчмим бит мин. —Шушы эт тормышында да эчмичә түзәсеңме? —Үзебез эт булгач. Эчмим мин. Иртәгә ураза гаете дә... —Шулаймыни? Әйдә, ураза хакына!—Зәйни картны җилтерәтә башлады.— Ураза гаете хак-кына не откаж-жи!.. —Бәйләнмә бабайга,—диде бер боерулы тавыш —Исән күзеңнән язасын килмәсә, бабайны илтеп куй. —һи-и-и, илтеп куймый диме! “Бас, кызым. Әпипә, син басмасаң, мин басам ...’’—Зәйни такмаклап бии-бии килде дә, Мотаһарга чат ябышты.— Илтеп тә куям, каршы да алам! Безнен урамда ин бай пенсионер бит ул, шулаймы, Мотаһар абзый? . —Юк. юк, кирәкми...—Карт ана сырты белән борылды,—Мин ни... Саф һава суларга гына... Мин ни... Кибеткә генә...—Аннан хәйләләп, сүзне икенчегә борырга тырышты —Хакларны тагын кыйммәтләнгән диләр. Ишеттегезме, егетләр? —Аракыга юк. Ипи-сөткә шактый күтәрелгән бугай,—диде Зәйни картның капканына кабып.—Әнә, урамнарда көндез дә яңа ел иллюминациясе яна. Январь азагында! Ха-ха-ха! Чыгымнарны нәрсә беләндер капларга кирәк бит... Ниһаять, бу тигәнәкләрдән көч-хәл белән арына алды Мотаһар. Көндезге Казан урамнарында яндырылган ут гөрләвекләрен күрсә, ул Татарстанын танымас иде. Эссе мунчада чабып, үлеккә җан кертергә тырышу белән бер иде бу утлар. Хакларның кыйммәтләнүе аның буыннарына ком булып утырды. Чокыр-чакырларда абынасөртенә. тирләп-пешеп, ул Әмәт Тавына менеп житге. Очлым таягын Саклык кассасының мәрмәр идәнендә зеңгелдәтеп кергәндә ул шыбыр суда иде. Тынычрак почмак кирәк иде аңа. Дивар буйлап капшанып килеп, таныш эскәмиясен тапты, аңа лап итеп утырды. Як-якка карангалап, тирә-юньне колагы аша күрергә тырышты. Пималарын салып, аягындагы оекларын рәтләп кигән булып маташты. Киез табаннар астындагы ике төргәк акчаны елт иттереп кесәсенә шылдырган картка игътибар итүче дә булмады. Хәер, залда кеше-фәлән юк та иде шикелле. Ул үзенә кирәк өченче тәрәзә каршысына килде. Тирә-ягына тагын колак салды. —Әлфия, кызым, синме бу? —Әйе, бабай. —Исәнме. —Саумы, бабай. Карт тагын колакларын шомрайтып алды. —Хаклар тагын кыйммәтләнгән диләр Ишеттеңме? —Юк, бер дә аны-моны ишетмәдем, бабай Саклык кассасы кебек акча оешмасында да бу хәбәрнең расланмавын миенә җай гына сеңдергән карт бер мизгелгә сүзсез калды. —Салырга дип килдеңме'’ Якында аяк тавышлары колакка чалынмый иде. —Әйе шул. —Пронентлыгамы? —Әйе шул. —Бездә калдырасынмы? —Әйе шул. Әй. уңган да инде, ачык та инде ул Әлфия! Анын белән очрашканнан сон яшәгәнлегенә куанасын, акчаны да гел генә салып торасы килә' —Күпме? Мотаһар ишетмәсеннәр дигәндәй тәрәзә авызына пышылдады —Дүрт кисәк. —Дүрт мен. димәк—диде Әлфия саксыз гына. —Тс-с!.. Нульләрне алып ташлап та өлгергәннәр икән. Ну. шилма булып чыкты бу Чубайыс дигәннәре Картнын йөрәге урталай ярылды ана миллионнар якынрак һәм кадерлерәк иде Шулай да миллионер булып күренмәс өчен ул аларны "кисәк” дип кенә атый. Әлфия исә бабасын күптән белә. Гайдар реформасыннан сон биредә картнын угыз ике мен сум акчасы утырып янды. Аларга заманында үкертеп дүрт "Жигули" алып калырга мөмкин иде. Ничек кенә булмасын, карт маясын тулыландырды, хәтта бераз арттырып та җибәрде Биредәге саклык кассасында анын утыз биш миллион, янача утыз биш мен сум акчасы ята Әмма чүмәләсен һаман да очларга җыенмый карт. Ташуын гына белә. Кирәкләре чыкса дип. акчаларының өч миллионын гади саклык кенәгәсендә тога. калганнарын кыйммәтле кәгазьләргә алыштырып, мондагы сейфта, аерым конвертларда саклый, һәр миллион ана елына кимендә утыз процент чумара китерә Әгәр ул акчаларын хәзер үк алса, анын илле миллионга якын акчасы бар' — Монда култамгагызны салыгыз. Әлфия картнын кулына ручка сонып, аны кәгазьнен тиешле урынына төрттерде. —Эһ-һем. Карт менәр сумлык дүрт облигацияне әүвәле санады, аннан сыйпап, иснәп, форматларының берлеген чамалап карады —Менә монда. —Эһ-һем. Мотаһар. ниһаять, имзасын армаклап. кәгазьләрне тагын бер мәртәбә санады һәм кызга кире сузды. — Рәхмәт, кызым. —Үзенә рәхмәт, бабай Культурный кешеләр белән сөйләшү нинди күңелле! Картнын уалы аркасы тигезләнгәндәй итте —Урынына куя күр инде, кызым —Әлбәттә, бабай. Мондый җитди эшләрдән сон карт Әлфия белән бераз уйнаклап алырга да ярага. —Әлфия, теге ни Кияүгә чыкмадынмы әле? — Юк. алучы табылмый бит, бабай —Кыз ак тешләренең җәүһәре белән тирәюньне яктыртып көлде —Хәзер бит анын егетләре дә юк. булганнары кызлар күзли белми! Син дә алмыйсын' "Чыгасынмы” Бүген үк алам!"—дип чак-чак кына әйтми кала карт —Кит аннан! Синен кебек чибәрләргә дә кияү табылмагач,—ди ул. ниһаять, телен тешләп. — Чибәр икәнлегемне каян беләсез? —Тавышыңнан күрәм — Ул ата каз кебек урынында биеп алды — Мондый ачык кызлар ямьсез булмый — Рәхмәт Ә сез өйләнмәдегезме сон? - Юк әле. Әлфия,—диде карт, тәрәзәгә пышылдап кына Аннан тирән итеп уфырды —Кирәк иде дә бит Бик тә кирәк иде Көннәре ярый. төннәре авыр, төннәре... Исән бул. —Исән бул, бабай. Тагын кил. —Килми диме. Әлфия!.. Килми диме! Карт кулындагы капчыгын, таягын майлаштыргандай итеп, урынында бераз чайкалып торды да, саклык банкыннан чыкты. Кәефе күтәренке булса да, җаны бик пошаман иде. Әйе, бик тә газаплый иде аны бу мәсьәлә. Бер-бер хәл булган очракта— инде озак яшәргә, үз малларының кадерен үзенә күрергә язсын!—кемгә калыр бу дәүләтләр?! Балаларынамы? Юк, беркайчан да балаларына васыять итмәячәк ул аларны. Чересә, чересеннәр, тик аларга түгел. Әмма кемгә? Балалар бакчасына васыять итәргәме? Авызыңнан җил алсын. Шул уйнаштан туганнарга акча ди тагын. Әнә берсе үз өендә “Дәү әти” дип тә әйтә белми. “Дүрәк!” кенә ди. Бәлки сукырлар җәмгыятенәдер, картлар йортынадыр? Тотсыннар капчыкларын! Анда чын сукыр калдымыни хәзер? Барысы мәшинникләр, алкашлар, Зәйни кебек динатур эчеп сукырайгач та күрә торган сукырлар. Тиенен дә тәтетмәячәк. Ата-инәләрен дә балалары карасын. Тукта, бәлки Казан керәмәлендәге Колшәриф мәчете төзелешенәдер? Ай-Һай! Мәскәү кадәр Мәскәү Казан керәмәле эчендә мәчет төзетә димени? Бәлки туганнан туган балаларына калдырыргадыр? Кая сон алар? Килеп тә күренмиләр, сабакылар. Тукта, бәлки Татарстан, Рәсәй хөкүмәтенең үзенә—Туган Илгә, Ватанга васыять итәргәдер? Зурлап, телевизордан күрсәтеп. Иске бистәдәге татар зиратына күмәрләр иде. Тукай янына! Мәтам мәрсиясенә Президентыбыз үзе кул куяр иде. Юк, аларнын берсе дә Мотаһар күңелендәге Ватанга туры килми. Менә бер елга якын инде Жуков медален дә тапшыра алмаган Ватан нинди Ватан була инде ул? Бармы соң аның Ватаны? Матур күренәм, тарихка керәм дип, кан коеп алган акчаларын шул тилеләргә калдырамы соң? Үз акылында әле ул! Төкерә ул аларның тарихларына. Бөек Ватан сугышы—менә ул тарих иде ичмасам! Бөек Сталин—менә ул тарих! Коммунистлар—менә ул тарих! Кая соң алар? Барысын гаеплиләр. Күп корбан биргәннәр, имеш. Бирсеннәр. Җиңү корбансыз буламы? Бәлки хатынына һәм үзенә алтыннар белән язып, кабер ташлары эшләтеп куяргадыр? Ә нигә? Үлгәч, гәүдәбезне барыбер корт ашый. Ятсыннар әле, дип тынычландырды карт үзен. Акча ипи сорамый. Көне килер, васыяте дә язылыр. Бәлки Әлфиягә өйләнергәдер? Кая ди, чыгамыни ул ана! Үзеңне тәрбияләргә, акчаны үзеңнән кызганмаска, яхшы ашарга кирәк. Югыйсә, боларнын суык чәендә, майсыз тары боткасында аяк та сузарга мөмкин. Тамакка яхшы ашарга кирәк! Кызганмаска кирәк! Бу фикере җитди иде аның. Карт адымнарын ешайтты. Васыять дигән нәрсәне яздыру бик авыр хезмәт иде аңа. Моның өчен икенче бер кешегә сер саклау әҗәтенә керергә, чишелергә кирәк. Аны язарлык кеше, серне сакларлык кеше бармы аның тирәсендә? Юк. Аннары, бүгеннән васыять язу—үз-үзен бүгеннән үк кабергә тыгу дигән сүз түгелме? Әле генә евроремонт үткәрелгән бинаның чынаяк идәнендә таягының угы белән цукылдап, ул ашамлык кибетенә килеп керде, һавадагы азык- төлек, аеруча әчкелтем ипи исе ашказанынын тегермән ташын дөбердәтеп әйләндерде. Ул ач иде. Бәреләсугыла, капшанып, шүрлектән арыш ипие, әрҗәдән берәр кап сөт һәм катык алып, касса каршына килде. —Ипи-сөтнең хакы тагын күтәрелдемени? —Говорите по-русски. —Хлип скульке? —Ике мең алты йөз,—диде касса машинасында жуылдап утырган кыз урысчалатып.—Тизрәк булыгыз. —Малака? —Ике мен сигез йөз. —Күтәрелгән икән шул... Калган акчасын тәлинкәдән сыпырып алып, кесәсенә тыкты да читкәрәк китеп уйга калды. Аның үзен тәрбиялисе, үз-үзенә бәйоәм оештырасы килә иде. Бу кадәр зур эшләрдән соң! Бигрәк тә рамазан аенда үзе теләгән азык белән авыз ачарга хакы юкмы9 Бу ләззәтле уй банктан чыккач та килгән уйнын дәһшәтле дәвамы иде. Моннан утыз ел чамасы элек, әле бер күзе күргән чакта, анын бу тәмлекәйдән дә тәмле нәрсәне кабып караганы бар иде Кыйммәттер инде ул. шайтан алгыры! Затлы балык азыклары бүлеге каршыла гына иде Сатучы кызнын чиратта Мотаһардан алдарак торган хатынкай белән киләсе якшәмбедә Актанышка бергә кайту турында чатнатып татарча сөйләшкәннәрен ишеткәч, куанып, ул да татарча сорарга булды: —Сездә балык уылдыгы бармы9 —Нәрсә була ул тагын?—Сатучы күзләрен чекрәйтге — Балык уылдыгы —Русча әйтегез. Аның урысчасын карт әллә бөтенләй белми, әллә белеп тә оныткан иде "Безнен сәгать кебек, бу да телсез икән,—дип уйлап алды Мотаһар — Монысын кем чалшайта икән?" —һы. Уылдык. Уылдык...—дип, булмаган уылдыкны телендә әвәләде ул.— Риба. Внутри бивает —Что он говорит?—Сатучы чиратка мөрәжәгать итте —Что такое удырык? Еше раз назови! —У-ыл-дык.—Йолкыш бүрекле, сәләмәгә төренгән, төпле пимасыннан идәнгә сулар саркылган өченче гильдия потомственный сәүдәгәр улы Мотаһар ибне Жан Барые гавам арасында аптырашка калды Елар чиккә житеп. кабатлады -У-ыл-дык Чиратта балык уылдыгынын нәрсә икәнлеген татарча белгән кеше юк иде. Сүз телдән-телгә бозыла-бозыла күчеп, чирашын очына барып чыкканда “у-у. дурак” булып яңгырый иде. Рәхмәт, бер хатынкай, йөгереп килеп, аңлатып бирде: —Я учительница татарского языка в отставке, я знаю—икру, икру он спрашивает!. Үзе сукыр, үзе жимерек картнын шундый затлы азык теләвеннән чират тантаналы рәвештә хәрәкәткә килде —О-һо! Губа не дура! —Акчалы, димәк! —Гурман нашелся! —Тәмле тамак' Редкий гастроном' —Әйе, икра Икра бит әле —Тавышы табанына киткән Мотаһарнын пышылдарлык га хәле юк иде —Күпме тора9 —Илле граммы угыз дүрт мен. бабай! Мотаһарнын колагы да ишетмәс булды Аны гүя яшен сукты Акчага дип кесәсенә кергән кулын өянәк тотты Әмма хурлыкка калудан тартынган картка артка чигенер урын юк иде Акча савытын чыгарып, калтырана- калтырана. илле меңлек ассигнацияне сатучыга сузып өлгермәде, сатучы —Мә. ал. бабай'—дип. авызыннан ут чәчрәтеп тә өлгерде Чыпчык баласы кебек кечкенә калай савыт картнын уч төбенә ләпәште Анын авырлыгы да юк иде шикелле Сатучы анын икенче учына калган акчасын да чәпәде. —Шушы гынамы?—Мотаһар уылдыкны учында тирбәтте —Тәмле әйбер күп булмый Эчне китерә ул. —Рәхмәт Яме' —Ачуы чыккан Мотаһарнын сатучы кызны .ык астына салып таптыйсы килде Аерылышканда сатучыдан үч алу өчен рекламаның бөтенләй мәгънәсез, сүзләрен сүгенү итеп ырылдады —Ольвейс' Шолден- холдсрс! Бераз баргач артына борылып өстәде —Әтнә сбалата! Калай савытны сак кына палтә кесәсенә шудырып, ул чыгарга юнәлеш алды. Алыш-биреш вакытыңда тәмам изелгән, алжыган карт элек анын юлында беркайчан да очрамаган баганаларга бәрелеп-сугылып, әллә ниткән каршылыкларга тап булып, кешеләр белән мангайга-мангай чәкәшә-чәкәшә кибеттән чыга алды. Замандашларының әллә нинди киребеткән, мәнсез, мәгънәсез агымы уртасында ул кинәт кенә юнәлешен югалтып, туктап калды. Унгамы? Сулгамы? Алгамы, арткамы? Каймакта бу агымны ул үзе алга өстери иде кебек. Икенче караганда, күзле агым аны яңадан артка тәгәрәтә иде. Ходавәндә, нинди урам сон бу? Аның Әспирәте култык астында гына иде бит! Әспирәт булырга тиеш бит бу! Димәк, аңа урамны аша гына чыгарга кирәк. —Мотаһар бабай, адаштың мәллә? Тавышыннан саф авыл мәкаме саркылган сабый?! Аңа Казанда, үз телендә, үз исемен атап эндәшә?! Әкәм-төкәм кебек кабыгына бикләнгән ветеран бөркеттәй киерелде: —Тукта, тукта, кем буласын әле син? —Заһир. Сезнен өченче каттагы күршегез. Алып кайтыйммы? —И-и, рәхмәт төшкере. Алып кайтсание шул. Малай картны җитәкләп тә алды, җәһәтләп урам аша алып та чыкты. Белә, нишләп белмәсен Заһирны Мотаһар. Бик тәртипле, бик акыллы бала ул. Дөрес, бәхетсез. Ятим. Балык Бистәсеннән китерделәр аны Гыйльмениса карчыкка. Ике генә яшьтә шикелле иде әле ул. Әнисе белән әтисе Төмәннән кайтканда үз машиналары белән КамАЗ астына кереп кыйралдылар, бичаралар. Дәү әнисе, рәхмәт. Мөдәррисләр кебек, ерак-фәлән дип тормады, малайны яңа ачылган татар мәктәбенә бирде. Әнә, ничегрәк кенә сайрый татарча!.. Мотаһар җитәкчедән бигрәк, үзенә әңгәмәдәш табылуына куанып бетә алмады, малайны мөмкин кадәр сөйләндерергә тырышты. —Син ничәнчедә укыйсын әле, күрше? —Бишенче сыйныфта. —Әле каян киләсең? —Мәктәптән. —Яхшы укыйсыңмы соң? —Яхшы дип. Өчлеләр, дүртлеләр күбрәк инде. Бишлеләр сирәк. Әй, хәзер бишлеләрен дә сатып алалар. Нигә кирәк миңа сатылган бишле? Ин ышанычлысы өчле инде аның,—дип чишелеп китте малай.—Аның каравы, минем татар теле, татар әдәбиятыннан чыпыртап торган бишле. Шигырьләр яратам мин. Бер тапкыр укып та чыгам, ятлап та алам менәтерәк!.. —Тукайны да беләсеңме? —Белмичә. Кызык син. —“Туган тел”не дә беләсеңме? —Белмичә ни! —Укы әле, күрше!—диде карт туктап. Малай аңа елмая иде шикелле. Елмайган кешене ничектер күргәндәй итә Мотаһар. Аның Мөдәррисе генә, агач полицай кебек, туганда ук елый-елмая белмичә туды. Еламаган бала елмая да белми шул.—Укы әле, үскәнем. И туган тел. и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы...— дип укып китте малай һәм бабасына ул белмәгән-ишетмәгән тарихны да чишеп салды. —Күптән түгел безгә укытучы абый сөйләде. Тукайның “Туган тел” шигыре дүрт тезмәдән торган булган икән. Совет заманында аның дүртенчесен чыгармый килгәннәр. Хәзер без аны мәктәптә тулы килеш җырлыйбыз. Менә ул: И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне. Ходам —Кара әле, син нәрсәләрне беләсең!—дип чынлап та гаҗәпләнде карт —Ә нигә теге соңгы тезмәне чыгармый торганнар? Шигырьдә бернинди дә крамала юк бит? —Син нәрсә?!—диде малай үчегеп китеп.—Нишләп булмасын? “Ходай” дигән сүз нәрсә сина? “Дога" дигән сүз? Коммунистлар бит аларны яратмады!.. Заһирнын өлкәннәрдән дә ушлырак булуына Мотаһар шаклар каггы. Биргән соравы да үз башына булды. —Коммунистларны яратмыйсынмени? —Ә ни өчен яратырга аларны? —Ә син... дога кыласынмы сон? —Кылмыйча. —Ураза да тотасыңмы? —Тотмыйча. —Намаз да укыйсынмы?—дип сорады ул куркып кына —Укыйм. Биш вакытын ук түгел инде Иртәнге, икенде һәм ахшам намазларын. Дәү әни белән бергә. Мәктәптә укыттырмыйлар —Ә-ә-ә .. Алай икән. —Карт үзенә урын табалмагандай. кузгалды.— Алай икән.. Алар бераз сүзсез бардылар. Сәнгать институтынын гомум торагы почмагында кемнәрдер аты-юлы белән сүгенеп әрләшә иде —Дәү әниен сине орышмыймы сон? — Ни өчен? —Син гаепле булганда дип әйтәм. Кыйнамыймы? —Кыйнавын кыйнамый. Әрләштерә инде Бигрәк тә киемне җыртып. жүешләнеп-чиләнеп кайтсам.. Өстендәге чиста кызгылт кытай сырмасы, ярыйсы ук яна кара чалбары, йөнтәс бүреге, аягындагы эре каптырмалы, үзенә бик тә килешеп торган штиблетлы киеме белән гүяки коеп куелган бу үсмер, әллә чыннан да кызыксынып, әллә кызганып, ана теләктәшлек күрсәтергә тырышып, сорап куйды: —Мотаһар бабай, синен күзләрен кайчан сукырайды? Тумыштан түгелдер бит? —Тумыштан тома мин,—диде карт сугышны, капитан Непейпи-воларны исенә дә төшерергә теләмичә. —Ул чакта синен йөзен нигә алай җимерек? Анысы да тумыштанмы? Каһәр генә суксын бу телдәр малай актыгын' —Анысына ат типте. —Ат?—Малай ышанырга ашыкмады —Ат типсәме'’ Ат типсә, болаи гына калдырмас Пәри үпкәндер әле. Битеңне юмыйча яткансыңдыр да Мине дәү әнием битемне юдырмыйча яткырмый Югыйсә, битеңне пәри үбә. ди... Карт сүзне икенчегә борырга тырышты —Вадимны беләсеңме син.’ Бергә уйныйсызмы9 Дуслармы? —Дус га. дошман да түгел. Ул татар малайлары белән уйнамый. —Ә син аның белән дуслашырга теләр идеңме9 — Ничек кенә әле! Без бит бу подъездда өч кенә татар малае Кара әле син аны. ә? Кара әле син бу метекне! Ничек кенәләр фикер йөртә Картның кәефе килеп китте —Ә син безгә кереп иөре. Заһир Көн саен кер “Күрше хакы—тәнре хакы".—ди. Мин сезне Вадим белән дуслаштырырмын,—диде оныгының аны тыңламаганын белсә дә. үз өстенә гөнаһ алып —Минем сүздән чыкмый ул... -Кайчан керим9—диде малай, куанычын яшерә алмыйча—Бүген үк мәллә?! —Теләсәң, бүген үк. —Ярар.—Малай яңа дус табылачагына шатланып сикергәләнде — Керәм. Мотаһар бабай Сәгать ничәдәрәк? Бишләргә кер Анарчы Вадим да кайтыр -Бишләргә керәм дә. тәравих намазын бергә укыйбыз, әйеме? Син. мин һәм Вадим!—Малайнын шомырт кара күзләрендә очкыннар чәчрәде. сөйкемле йөзе яктырып китте.—Иртәгә без гает намазына да бергә барабыз, әйеме? Сез кайсы мәчеткә йөрисез? “Кабан арты” мәчетенәме? Бу шайтан алгыры малай тәки гөнаһ шомлыгына батыра бит! —Без ни...—дип мыгырданды карт —Анда күз күрер... Шулчак картның тинтерәгән башына “Бу баланы алып кереп, балык уылдыгы белән сыйлап чыгарырга мәллә?” дигән куркыныч сөаль килде. Әмма шундук кире уйлады: сукыр карт алдыннан сыпырып бетермәсме ул уылдыкны? Алар ашап утырганда гына Вадим кайтып керсә9 Тавыш күтәрсә? Аннан, гомумән, ярыймы чит кеше баласын үзеңә ияртеп керү? Бер кергәнгә—мен кергән, дигәндәй, сукмак салып, бимазаласа? Бәлки ятимне хәзер үк хәер-садака белән бәхилләтергә кирәк-тер? Иртәгә изге гает тә, диләр Иртәгәсен алла белгән, әмма бүген үк акча биреп, узындырып кую шулай ук саваплы эш түгелдер әле ул, тикшерә китсәң. Акча даулап, тәкатен корыта башласа? Балигъ булмаган балага акча бирүне дә бигүк хупламый бугай Коръән. Хупламаска тиеш. Хупламас. —Килеп җиттек, бабай! —Рәхмәт сина, үскәнем! Ул җентекләп ишеген капшады, аны җентекләп ачты да, кораб корсагына чумган нәгрә колы шикелле эчкә таба ишелде. Ишекне эчтән җентекләп бикләгәч, җитәкче таягын кирәкмәгән чималдай почмакка ыргытты Анысынын ятим бала сыман иңрәп авуына ул игътибар да итмәде. Ашыга, бик тә ашыга иде. Сәгате йөреп ята икән. Пәлтә кесәсеннән уылдыгын чыгарган арада ул киез итекләреннән көч-хәл белән арынды һәм юеш оек-башлары белән тузанлы идәндә шәрә эзләр калдыра-калдыра хөҗрәсенә үтте. Сәгате чынлап та йөри икән. Өстен-башын салып бер почмакка томырды, букчасыннан ипи чыгарып, өстәл читенә куйды. Өстәл тартмасындагы күп япьле пәке белән савыт калаен шынгырдатып кисте, каерып ачты, уылдыкны тәүдә иснәп, аннан бармак очлары белән чумырып алып, тәмләп карады. Зәһәр тәмле иде бу азык! Ашказанынын тегермән ташы тәкатьсез дөңгердәде. Калак-фәлән эзләп торыр, калак белән маташып, шундый затлы азык бөртекләрен идәнгә коеп, әрәм-шәрәм итәр форсаты-мөмкинлеге дә юк иде. Ниһаять, караватына ишелеп төшеп, ипи түтәрәмен урталай гына сындырды, умырып уртлады, бармак очларыннан тәүдә авыз мәгарәсенә, аннан юньле-рәтле чәйнәп тормый карынына озатты. Шулай итеп, Мотаһар, мен ел элек кыргый мәҗүсидән хак мөселманга әйләнеп, иманга килгән болгар Мотаһар, соңгы илле-алтмыш ел эчендә яңадан мәҗүсилеккә куып кертелгән татурыс Мотаһар, изге Рамазан ае уразасының соңгы көненә каршы кичтә, икенде намазы алдыннан авыз ачарга тотынды. Аңкауларга, теш казналарына сылашып, уылдыкның йомшак, леркелдәп торган сәйләннәре изелә һәм шундук көч керткәндәй тоела. Тәмле икән шул бу матдәи мәгьсумә! Аны министрлар да юкка гына яратмый икән шул. Алар аны майга ягып ашыйлар бугай. “Безгә, кара корсакка, майсыз да бара”,—дип уйлап куйды карт. Ишектә кыңгырау челтерәде Хәерсезләр! Кем булыр бу тагын? Шул ук Сәфәргали түгелме? Капкан кабымыннан төелеп, авызы ачык савытны карават астына шудырды һәм йорт нигезе буйлап җил куган тирәк мамыгы сыман тавышсыз-тынсыз гына ишек катына узды. Кыңгырау тагын челтерәде. —Ыхту тамы? —Хәрби комиссариаттан капитан Ярмухаметов.—диде урысча тавыш.— Безгә бөек Ватан сугышы ветераны Мотаһар Хафизович Чанборисов кирәк иде. —Мин булам ул!—Карт урынында биеп алды һәм авыз читләренә, иреннәренә ябышып калган уылдык сәйләннәрен яларга да онытып, ишекне ачты,—Мин булам ул! Күптән көтәм, иптәш капитан, үтегез, чишенегез!.. Ишектән ин тәүдә хәрбинең сәмруг кошлы кокардасы, аннан шинель поставы эчендәге йомырка гәүдәсе килеп керде. Артында фотоаппарат аскан хатынкай да бар иде. —Гафью итягез, мин татарча начар суляшям,—позвольте местами урысча говорить —Капитан чишенгән һәм ханымны чишендергән арада картны һәм тирә-якны күздән кичерде — Минен билян фотографыбыз Сәкинә Шакировна Чернобровкина да килде Безне фотографировать, короче Гафью итягез, иртәрәк килә алмадык Районыбызда 180 мен народу. 67 мен пенсионер, ветеран, инвалид Алты мен военный, короче Ике йуз семьдесят, сизнин кябек, постельдә яткян -Аллага шөкер, мин урында ятмыйм ятуын,—диде түземсезләнеп Мотаһар Анын миеннән яшен тизлегендә “Пинсәне дә арттырырга килгәннәр икән”,—дигән уй узды —Гафью итягез. әйе, сез сукыр гына!—диде капитан залга үтешли — һич кенә дә җитешә алмыйбыз Комиссариатта офицеров мало, хезмәт хакы түләнми, короче. Әгәр сизнин фамилия “А" дан башланган булея, иртяряк та пришли бы Ә сизники “Ч”! Замыкающий.—Ул гөргелдәп көлде — Хярби хезмятга, билясиз. ранжир, субординация, алфавит' Алар зал уртасында баскан килеш катып калдылар Картнын тизрәк медальләрне тотып карыйсы килә иле —Сизгә короче. Рәсәй Президентыннан Жуковский медаль да плюс Ленинградский медаль тапшырырга килгян -Кхе-кхе кхе-кхе —Көтмәгәндә ишелеп төшкән бу шатлыгын кая куярга белмәгән Мотаһар кинәт трактор пускачы кебек кабынды һәм туктый алмас дәрәжәдә кеткелди башлады -Кхе-кхе. кхс-кхе —До вручения медали -Кхе-кхе... кхе-кхе. —Мотаһар гүя бу медальне көтеп илле дүрт ел көлмәгәнен көлә, чынаяктагы тун сөзмә кебек жепши. эреп тарката иде Бала акылы керә башлаган, көлгәндә ихластан авызы колагына житеп чалшайган карт пенсиясенен дә арттырылачагын алдан ук сиземләп, туктый алмады—Кхе-кхе. кхе-кхе Офицер “Акылдан яза мәллә бу’’" дигәндәй картка укталды һәм кычкырып җибәргәнен дә сизмәде —Сез—защитник Отечества! Гафью итягез! —Әйе. әйе. мин шундый ул,—дип урынында сиртмәләнде Мотаһар — Мин шатлыктан . Җылы сүздән Тыела алмыйм' Кхс-кхе Кхе-кхе Сәкинә Шакировна өнен л.» чыгармыйча фотоаппаратын көйләп өлгерде Карт һаман көлә иле әле Офицернын күзләре мангайга менеп, катып калды Таудан буш мичкә сыман дөңгердәп тәгәрәгән Мотаһар белән ул нишләргә дә белмәде. Ниһаять аптыраштан ачык килеш оеган авызыннан ин таралган хәрби боерыкларның берсе яюыралы —От-ста-а-а-вить!. —һи-һи-һи-һи-һи.. —Карт һаман тыела алмый җәфалана иде — Кхе- кхе-кхе... Көтелмәгән хәлдән ничек чыгарга белмәгән Ярмөхәммәтов тирә- ягына каранды, анын күзенә өстәлдә яткан камыт энәсе чалынды Ул аны алды һәм сак кына итеп Мотаһарнын беләгенә чәнечте Карт көлүеннән шып туктады. Аннан сон гына ниндидер авырту сизеп, кулын тартып алды —Сиз нярея?—диде капитан —Радоваться как раб. до умопомрачения9 Тормышта ласка курмагян что-ли? Биз. татарляр. достойный народ' —Әйе. мин тагар гагар —дип урынында тагын биеп алды карт — Мин шундый инде Капитан дипломатыннан әүвәле ике кечкенә кап алып, аларны саксыз гына өстәлгә ташлады. Аннан, астарак бутанып, шешә чыгарды —Миня бу аракы Башкомандуюший Ельциннан,—капитан шап итеп, шешәне өстәлгә утыртты —Ә сиз. Сәкинә Шакировна, стакан-фаляннар. короче' Калай кружка еще да яхшырак булгян —Аракы’—диде карт танавын җыерып —Мин эчмим бит Мин аны менә кырык ел инде капканым да юк — Ну гафью итягез, в честь байрама! —Ярмөхәммәтов. шартына китереп, көйләп тә куйды — Хәтерлисезме ’" В тесной печурке бьется огонь " k-млянка хакына солдат йөз граммы, короче' —Һы. Ул ара да булмый Сәкинә Шакировна кухняда шалтыр-болтыр китереп, өстәлгә бер калай кружка һәм ике сырлы стакан, каткан ипи кисәкләре китереп куйды. —Сезнең орден-медальләр тагылган костюмыгыз, йә булмаса, мундирыгыз юкмы?—диде ул.—Киеп тә алсагыз, ә? —Бар, бар! Булмыймы соң? Киенеп тә чыгыйммы? —Сез ифрат та шәп эшләгән булыр идегез! Карт бүлмәсенә чумды. Ярмөхәммәтов өйрәнелгән алым белән шешә капкачын сыдырып төшерде, савытларга голт-голт итеп аракы койды; калай кружканы картка, стаканнарның берсен үзенә, икенчесен хезмәттәш хатынкаена тәгаенләп, этештерде; бүлмәгә затсыз Минзәлә аракысының сасы исе таралды... Озак та үтми, таушалып, кыршылып, урыны белән көя төшкән, урыны белән тычкан кимергән, үтүк күрмичә тасланган, бөгәрләнгән эзләрдән генә торган, итәгеннән иңенә, аркасына кадәр медальләр, елтыр знаклар, калай билгеләр белән чуарланган кәчтүнен шул ук изрәү кофтасы, изүеннән эчке ыштаннары яктырып торган чалбары өстеннән генә кигән Мотаһар карт, диварлар буйлап капшана-капшана һәм металл чыңында зеңгелдәп, хөҗрәсеннән өстерәлеп чыкты. Ул үзе иңенә гүя Кызыл Армиянең соңгы илле еллык тарихын, Бөек Җиңүнең илле елдан да артык булган елъязмасын күтәргән иде. Бакча карачкысы кебек почмакланып калган, авызлары бер якка, наградалары икенче якка янтайган картны күреп, капитанның авызы ерылды. Хатынкай исә һәр бармагына диярлек кунаклаган балдакларын чеңләтеп, өстәлдә барабан какты: —Трат-та-та! Трат-та-та!.. —Муна это да! Муна гвардеец!—Ярмөхәммәтов картны җилтерәтеп алып, өстәл каршына бастырды.—Мунда становитесь!.. Нәкъ Казан уртасында нәкъ ике татар баласы урыс азатлыгы өчен саулыгын корбан иткән өченче татар баласына нәкъ илле дүрт елдан соң бүләк тапшыру тантанасын башлады. Сәгать йөри иде. Вакыйга Татарстанда барганлыктан, йола тантанасы урыс телендә башкарыла иде. Әмма капитан нишләптер Ленинград медален әлегә читкәрәк ышырып куйды. Тома сукыр картның бөтен көткәне шул иде дә бит! Билгесез сәбәпләр белән маршал Жуковның тууына йөз ел тулу уңаеннан чыгарылган һәм моннан өч ел элек тапшырылырга тиешле медаль алга чыкты. —Мин сизгя башта Президент котлавын укып ишетгергян. Аннары Ленинградны тапшырган.—Капитан тирән итеп тын алды, муенын сузып, тамагын кыргалаштырды һәм армия алдында укыган сыман кычкырып, котлауны укырга кереште: —Дорогой Мутагар Хафизович Чанборисов! Большая честь для меня поздравить Вас со светлым Днем—Праздником Победы. Пусть это станет доброй традицией. Нашей жизнью мы обязаны Вам, Вашему мужеству, обязаны Вашим товарищам, погибшим и уцелевшим. Дай Бог успеть отдать Вам хотя бы часть долга за счатье мирно жить на этой земле...” Мотаһарның җаны үксеп елый һәм бу тантананы капитан Непейпи- воның рухы күрә микән дип үрсәләнә иде. “...Растить детей, строить и обустраивать наше Отечество. Здоровья Вам. бодрости и долгих лет жизни. Пусть в этот день вместе с Вами будут Ваши товарищи, близкие, дети, внуки и правнуки. Ваш Президент Борис Николаевич Ельцин”. Кемнәрнеңдер кулын кысарга теләп, карт кулларын алга сузды, әмма алар бушлыкта асылынып калды. Капитан Ярмөхәммәтовның куллары исә медаль кабында казына иде. Ниһаять, медальне алып, ул карт янына килде, аның күкрәгендә буш урын эзләп озак капшанды, аны тапкач, җәфалана- жәфалана беркетеп тә куйды. Хатын фотоаппаратын чәкетте. Сәгать сугып җибәрде. -Дан! Кәккүк! Дан! Күккүк!. —И час пробил!—диде капитан. Мотаһарга аңардан да бәхетле кеше юк иде бу мизгелдә Сәгате сукты. Аның сәгате сукты'. Нәрсәнедер эшләп бетермәгән кеше сыман, анын йөзеннән борчылу шәүләсе узды. —Ыс-служу Сов-ветскому С-Союзу!—дип кычкырып җибәргәнен ул сизми дә калды. —России,—дип төзәтте капитан. —Әтнә чурт,— диде карт. —Хязир сизгя Ленинград медален тапшырган.. Мотаһар үрә катты. Анын колагын гөрселдәүләр басты. Гүя ул ишетми дә иде. Капитанның инде хырылдап кына төсмерләнгән тавышы ана өзек- өзек кенә ниндидер СССРларнын Верховный Советларынын әллә кайчангы 1944 ел указларының үз хуҗасын илле дүрт елдан сон гына эзләп табуы турындагы хәбәрләрне җиткерә иде. Тагын кемдер анын пинжәк түшләреңдә капшана башлады. Куллар медаль араларын сөрән белән сөреп, ун иңбашка күтәрелде һәм нәрсәнедер беркетеп куйды. Хатын тагын да чәкетеп алды. “Пинсәне арттырмыйлар микәнни?"—дип уйлап алды карт —Поздравляем вас, короче!.. Мотаһар төшеннән өненә кайтты. Анын сул күзләрендә зәңгәр нокта булып катып калган күз карасы чыпчык чәчкәсе сыман зәңгәрләнгән иде —Ыс-служу Сов-ветскому С-Союзу!.. —России,—дип тагын төзәтте капитан. —Әтнә чурт,—дип тагын кабатлады карт —Гафью итягез, бу шатлыктан грех не выпить!—Ярмөхәммәтов картның кружкасын кулына алды —Айдягиз. сам Главнокомандующий сурый сиздян йуз грамм фронтовую чарку выпить!.. —Эчмим бит мин! —По такому случаю?! —Уразада мин. Уразада,—дип кабатлады карт хәлен жинеләйтү өчен —Ураза? Святой Рамазан? Бу случайдан сам Аллах не запрещает, ветеран! Айдягиз. байрам хурмят! —Ул калай кружканы карт кулына сонды. Хатынкай белән үзе дә күтәрде. Сасы аракы исе Мотаһарнын борынына килеп бәрелде Шушы агуны анын инде кырык ел авызына да алганы юк —Ну! Тоже мне, фронтовик!.. •'Ветеран", "фронтовик" дигән кадерле сүзләр картны йомшартып җибәрде Эчәргә мәллә? Монавындый бәйрәм көнне? Анын \зсн әз генә булса да кадерләргә хакы юкмыни? Сине Мәскәү кадәр Мәскәү, Президент үзе котласын да! Өстәвенә, фатирын ямьләп сәгате дә сугып утыра! Эчтәге шайтан кытыклавын дәвам итте Нәрсә булса да булыр! Карт авызының ачык ягына көрәгәнен яртысын бушатты, бераз тын торды, аннан капшанып, савытны өстәлгә куйды — Рахмет. батя! Сизнин исянлика! Капитан һәм Сәкинә Шакировна йөзләрен дә сытмыйча эчеп җибәрделәр Хатын офицерга сарылып, үбеп алды һәм почмактагы диванга таба тартты. Ярмөхәммәтовнын гаҗәпләнгән кашлары маңгаена сикерде, ул баш кагып кына ярамаганлыгын анлатты Картны тагын бер тапкыр котлап, кунаклар чыгып та китте Өстәл җыештырылмаган килеш торып калды Аракы Мотаһарнын башына китеп тә өлгергән иде. Сәгать өчне сукты. Кара әле. чынлап та нинди бәхетле көне анын бүген! Көтмәгәндә, диген Президент исеменнән бер юлы ике медаль. “Сон булса да. уң булсын",—дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Аракысын да эчми булдыра •к у • м алмады Әгәр Президентныкы булмаса, бәлки эчмәгән дә булыр иде. Коммунистларның кара дошманыныкы булса да эчте. “Жир шарыңда алты миллиард кеше яши, дип әйтә радио,—дип уйланды ул урынында торган килеш.—Шул алты миллиард халыктан берәр генә кеше булса да уйлый микән бүген аның турында? Белә микән аның нинди бәхетле минутлар кичергәнен? Балалары, оныгы белә микән? Фәрдунәсе белә микән? Белә, пычагым! “Бүгенге мондый шатлыклы көндә фронтташ дусларыгыз, иптәшләрегез, якыннарыгыз, балаларыгыз һәм балаларыгызнын балалары сезнең яныгызда булсын”,—дип теләде бит Борис-патша. Әгәр белсәләр, кая сон алар? Бу алты миллиард әләмчекләрнең берсе булса да кая? Нигә шылтыратмыйлар? Мотаһарнын телефоны янәшәдә генә бит. Алар бит барысы да күрә. Мотаһар кебек күзсез түгелләр. Димәк, алар күрми. Сукырлар. Ә менә Мотаһар, тома сукыр Мотаһар күрә аларны Нигә шулай икән бу? Нигә күзлеләр күзсезләрне күрми? Күңел күзен күрмәгәч, маңгайдагы күзең ботак тишегенә әйләнгәнгәме? Юк, нигә шалтыратмыйлар алар?!! Кемнәр өчен канын койды ул?! Дөрес, айга-елга бер ана да шалтыраткалыйлар. Ләкин күзлеләр түгел, аның Сукырлар жәмгыятеннән үзе кебек күзсез дуслары Бүген алары да тынсыз. Фәрдүнәсе дә килеп чыкмый ичмасам, аның шатлыгын уртаклашырга. Былтыр гауга күтәреп киткәненнән соң эзен дә күрсәткәне юк. Шул чак хәтеренә төште—хөҗрәсендә ашап бетерелмәгән балык уылдыгы көтә бит! Кара, никадәр алдан күргән ул булачак тантананы, ә? Гомерендә беренче һәм берәгәйле итеп! Уылдык—анын үзенеке, аракы исә Президентныкы. Ана күзләре кайткан кебек тоелды. Ике як инсәсеннән итәгенә кадәр медальләрне капшады. Төшеп калмасыннар тагын дип әле генә тагылган ике медальне урыннарыннан тарткалап карады, иркәләп сыйпаштырды. Балаларча куанып, эчеп бетелмәгән көрәгәсен алды да, күзле кешеләрдәй лап-лоп, туп-туры атлап бүлмәсенә марш-бросок ясады. Көрәгәсен өстәленә куйды, яңадан дүртаякланып, карават астындагы уылдыкны китереп чыгарды. Аракыдан соң картның ашказаны гүя котырган иде. Ул комсызлык белән ипи түтәрәмен авызына тыкты, исән калган азау тешләре белән умырып алды, анын артыннан бармаклары белән өерелдереп. уылдык төя башлады. Уылдыкның кызыл йөземнәре аның пинжәгенә. орден- медаль йөзләренә, чалбарына коела, авыз тирәләренә сылана һәм анын үз кулы белән изелә-сылаштырыла иде. Карт аракысын янә уртлады. Тагын да кәефләнү ниятендә ул көрәгәсе төбендә бераз гына калдыруны мәгъкуль күрде. Нигә Татарстанның өч миллион сигез йөз мен күзле бүкәне, Казанның бер генә булса да ышпанасы, биш мең сукырыннан берсе “Мотаһар абзый, хәлләрең ничек?”—дип шылтыратмый икән? Ә Мотаһар абзыегызның хәле, күрәсез, начардан түгел. Президентның Мәскәүдән җибәргән аракысын балык уылдыгы белән сипләп утыра әле ул. Ул үзе сезләрне котлый. Исәнлек-саулык, бетмәс-төкәнмәс бәхет, хезмәт унышлары тели. Балаларына карата да шундый ук изге теләктә ул, мин сезгә әйтим... Сәгать дүртенче яртыны сукты Кәккүкләр хөрмәтенә карт аракысын тагын бер тапкыр йотты. Әйе, власть бар. Димәк, хакыйкать бар Коммунистлар сеңдермәгән булса, капитан кадәр капитан, фотографлар ияртеп, Әспирәткә килеп йөрер идеме? Ишектә янә кыңгырау челтерәде. Йә. хода! Монысы кем булыр тагын? Вадим дисән, ул ишекне үзе ачып керә. Сәфәргалиме нервыда уйный? Картка хәл кергән иде. Уылдык савытын, аракы көрәгәсен җыештырып тормый, ишеккә таба шуышты. Кыңгырау түземсезлек белән тагын челтерәде. —Хәзер... хәзер...—Аракыдан мие томаланып куйган Мотаһар аяк астындагы нәрсәләргә абына-сөртенә килеп, ишеккә капланды: —Ыхту тамы? —Мин бу. Фәрдүнә. Биргәч тә бирә бит Ходай Тәгалә! Шушындый бәхетле минутында аңа кызын да җибәргән! Котларга килгән! Рәхмәтләр генә төшсен үзенә!.. Ул келәне шудырып ишекне ачты —Әйдә, түрдән уз. алтын кисәгем! Исәнме' —диде ул. шат елмаеп —Алтын кисәгеннен исәнлеген үзе килгәч кенә белешәсеңме'’ Тоже мина, әти!—Ишек белән бергә Мотаһарнын үзен дә диварга җилгәреп. Фәрдүнә белән тагын кемдер фатирга үтте Сәгать дүртне сугып азапланды —Сөекле улын, киленен, оныгын кая9—Өстен-башын. аяк киемен дә салып тормаган Фәрдүнәнен тавышы күхнәдән килә иде —Фу. мондагы сасы! Таракан оясы! Өстәлләрендә мачы сикертерлек азык булса ичмасам!— Күхнәдә туктаусыз савыт-саба шалтырый. ә биредә, ишек катында катып калган һәм жаны үкчәсенә киткән Мотаһар янында Фәрдүнә ияртеп кергән ирнен мыш-мыш тын алуы ишетелә —Син монда эчеписереп. Наташалар белән зина кылып ятасын икән' Шешәсе белән аракы! Стаканнардан гына чүмерәләр. ә кызынын ашарга икмәге дә юк!—Нәрсәләрдәдер актарынган, нәрсәләрнедер җимергән Фәрдүнәнен тавышы инде залдан ишетелә иде — Яна телевизор, стенка да алганнар, әни мирасын талап баегач Ә кызга— шиш! Иске телевизорны мина бирер идегез, ичмасам'—Тавыш бу юлы Мөдәррисләр бүлмәсеннән саркылды —О-һо-һо' Син монда хәрчәүнә ачкансың түгелме? Икра! Аракы! Мондагы ис! Нәрсә, киленен идәнне дә сөртмиме?—Фәрдүнә инде хәзер аның бүлмәсендә чәрчәр килеп агу чәчә, бар дөньяны дөбер-шатыр китереп актарына иде —Ниш-лис-сен син анда?'—Карт кычкырып жибәрде һәм артыннан теге кешенең тын алышын ла сөйрәп, бүлмәсенә өстерәлде. Аһ. авыр иде аякларга тагылган герләр!—Ниш-лис-сен син анда, алтын ки-ки-ки —Нишләсәм дә үз дөньям' Әни үлеп, мин моннан сынык кашык га алмадым! Житге. күп түздем Бөтен байлык, оч бүлмәле фатир, түшәк- ястыклар. дөя йоныннан юрганнар, машина—һәммәсе дә Мөдәррискә һәм аның сигәк хатынынамы9 Юк инде. Сидереп сидегегезгә утыртам әле мин сезне!. Миллионнарыңны аларга гына биргәч, үз өлешем артыннан килдем һәм алмыйча бу тупса аша атламыйм да!—Карават артыштагы почмакта казынып маташкан Фәрдүнә таушалган, кырынмаган, кырыкка ватылып йончыган әтисен башыннан аягына кадәр елтыр калайлар өермәсендә күреп, билен турайтты һәм ботларын чәбәкәйләде —Ин-нә-кәй-ге-нәм' Парадка әзерләндең мәллә9 Тоже мне. маршал Брежнев!— Кыз авызыннан ут чәчә-чәчә каргка якынлаша башлады — Әллә өйләнәсеңме, алтын кисәгем9 Булачак әни белән шулай типтердегезме? Әни мәрхүмә, балаларың, оныкларын өстеннән көләргә булдыңмы9—Кинәт ул өстәлдән уылдыклы савытны алды һәм әтисенең йөзенә чәпәде —Мә. тыгын' Уылдыкның лайлалы ләтчәсе аның нәкъ сул күзе чокырына кереп ләпәште Карт ләпәкнең кызыл сәйләннәрен пинжәгенә. чалбарына коя- коя ышырып ташларга азапланды, әмма аны киресенчә, бөтен йөзе буйлап изде, кызыл балык каны бите буйлап шуышып төшеп, киемен алсулады һәм ул. ниһаять, кызыл уылдык мичкәсеннән—таннын үзеннән чыккан сыман кызарып алсуланды — Бар. чыгып кит!—дип жикерде тәмам айнып киткән карт —Син хәзер шулай йортлар басып йөрисенмени?! — Китәрмен мин сина! Фәрдүнәдән җинел генә котылырмын дип уйладыңмы ’—Ул әтисе артыннан бүлмәгә үткән каракучкыл милиционерга ияк кагып, зал өстәлендәге шешәгә ымлады Үзе әтисеннән калган көрәгәне күтәреп куйды Тулы капчык кебек билсез кеше тавыш-тынсыз гына шешәне бушатып, эчеп җибәрде. — Бар. чыгып кит дим'—Мотаһар өстәлдәге телефонны капшагандай итге Югыйсә, милитсия чакыртам' —Милиция күптән биредә,—диде аның кузына баскан адәм —Оҗмахка китәсегез килмидер бит9 Әһә. болай икән Карт нишләргә дә белми катып калды —Оҗмахка да. тәмугка ла алмыйлар аны. Сережа—Кызы аты-юлы белән сүгенеп җибәрде һәм гөрселдәтеп караватны урыныннан күчерде.— Кеше түгел ул, бөҗәк! Бугын да үзе ашаган бөҗәк!.. Залдагы сәгать дүртне сукты. “Заһир да керми, ичмасам,—дип уйлады карт.—Нигә иртәрәк керергә кушмадым икән?” Тышта пышылдап кына эт өрде. Пышылдап кына өрде ул. Бүлмә пыран-заран килә, картны көпә-көндез талыйлар иде. —Каравыл! Талыйлар!! Карт адымын тизләтеп кызына таба юнәлгәндә карават астыннан чыгарылган әрҗәләргә абынып егылды. —Юк, бирмим!—Эшнең нәрсәдә икәнлеген төшенеп алган Мотаһар калтыранган куллары белән сытырдай булып әрҗәне кочаклады.—Каравыл, талыйлааар!.. Милиционер радионы тоташтырды. Аннан Мидхәт Миншин, әсәрләнеп, язгы чәчүгә әзерлек барышы турында сөйли иде. —Үземнекен алам!.. Ишек катында милиционер авызын ачып торган капчыкка әнисеннән калган мендәрләр, дөя йонлы юрган, ниндидер каплар, төргәкләр керә башлады. —Барысы да үземнеке! Барысы да минеке! Фәрдүнә шатыр-ботыр китереп, икенче бер әрҗәдән көмеш калак- уҗаулар, бәллүр сервиз, эчемлек савытларын әрҗә кочаклап яткан әтисе аша сикереп, капчыкка дөңгечли башлады. —Урын өстендә яткан сукыр әтиеңне кызганыр идең, ичмасам!.. Картлач шыгыр-шыгыр урыныннан күтәрелеп, тавыш килгән тарафка сөйрәлде. —Син кызгануга лаекмы сон? Нәрсә, бу малларны кабергә алып китәргә җыендыңмы? Чересеннәр дисеңме?—Фәрдүнә әтисен караватка бәреп екты һәм ике куллап буа башлады: —Акчаң кайда? Әйт, акчаң кайда, бәдбәхет?! Радиодан Заһидулла Яруллинның "Тукай маршы” яңгырый иде. —Ю-у-ук м-минем а-ак-чам!—Чытырдап ябышкан куллардан муенын азат итәргә тырышкан картның тавышы хырылдап чыга иде.—Ю-у-ук!.. Каракучкыл кеше “Ярдәмгә килимме’” дигәндәй ымлады. Фәрдүнә “Кирәкми” дип баш какты. —Соңгы мәртәбә сорыйм, акчаң кайда?! —Әтисе өстенә менеп атланган Фәрдунәне күтәрә алмаган карават гөрселдәп җимерелеп төште. Кыз әтисенең башын ике куллап как идәнгә деңкетә башлады —Ай саен миллион! Кая куясың?! Эшсез утырган кызыңа расчет бир!.. —Жиб-бә-ә-әр,—диде карт хыр-хыр килеп —Үт-те-рә-сен бит... —Үлсәң, күмәрбез! Үлмисең дә. ичмасам!—Бугаз төере кысылган Мотаһар бер агарына, бер күгәренә башлады. —Ур-ра-за-да мин!.. Ир-тәг-гә Гәй-йет!.. —Уразан-ниен белән! Сөйләп торган була тагы, алкаш!—Кыз тагын да сүгенде.—Иман тактасына киләсе кешеме син?! Кызынын сонгы сүзе итеп карт шуны хәтерли. “Иман тактасына киләсе кешеме син?!...” Кемдер анын башына каты итеп сукты. Калганын хәтерләми. Кайчан киттеләр? Нәрсәләрне алдылар? Аңына килгәндә бүлмәдә үлем тынлыгы иде. Мотаһарның җеп өзәрлек тә хәле юк, йөрәге белән лепкәсе дөп-дөп килеп киндер талкый, кан тамырлары тартыша, колаклары, жуылдап, шарт-шорт китереп мылтыктан ата. Бүлмәләр кыйралыш мәйданын хәтерләтәдер инде. Балалар кайтканчы аларны әзерәк булса да җыештырырга кирәк иде дә бит Кая ди инде ул? “Ярый әле, үтермәде,—дип уйлап алды карт —Ә үтерә дә алган булыр иде бу имансыз. Хәзер бит чебен үтерү белән кеше үтерү арасында аерма калмады " Карт күзләрен йомды. Әйе, сукыр күзләрен күңеленнән генә йома торган гадәте бар анын Гүяки күнел күзләре белән мангай күзләрен каплый. Ул ыңгырашып куйды. Әгәр ул телефонга тора алса, кемне чакырыр иде икән ярдәмгә? Кемне генә чакыра алган булыр иде? Ин якыннарыннан—кемне'’ Ул барысын да барлап чыкты, әмма беркемне дә таба алмады. Ниһаять, уеның җеп очы үзен күптән түгел генә кибеттән алып кайткан Заһирга барып тоташты. Аны шундук алып керәсе булган да бит. Уылдыгын да ашап бетмәгән булыр иде әле Карт хәлсез куллары белән кызыл лайлалы йөзен капшап чыкты Уылдык кызылы белән ярылган маңгаеннан саркылган кан кызылы кушылган иде хәзер “Ычкындырып алып китмәгәннәрме9 " Канлы бармакларын чәнчештерә-чәнчештерә ул күкрәгендәге медаль- билгеләрне капшады, алар арасыннан яңа рәвештәге ике яна медальне эзләп тапкач, күңеле тынычлана төште Ярый әле. үтереп китмәде, имансыз" Килене белән оныгы да кайтмый, ичмасам Бая ул үзен бер бүлмәдән икенче бүлмәгә аякларына гер тагылган килеш үткәндәй хис итсә, хәзер ул герләр аны җиргә тәмам кадаклаган Мотаһар хәзер бүлмәләрнең боҗраларын өзеп үтә алмый, ә бары тик алар турында уйлый гына ала иде Гүя ул үз боҗрасында үзе әсир иде Кемнәр килеп коткарыр? Кайчандыр боҗраларны гына түгел, галәм кадәр галәмнәрне фашисттан коткарган иде бит ул. Кемнәр белән нәрсә хакына дуслашкан да. кемнәр белән нәрсә хакына дошманлашкан9 Дус дигәне дошман, дошман дигәне дус булып чыктымы9 Баксан, анын бер генә дусты да. бер генә дошманы да юк икән бит9 Ул чакта кемнәр өчен гомерен аямаган9 Кемнәр өчен саулыгын-тазалыгын биргән? Үз инендә өстерәп барган капитан Непейпивоның башсыз гәүдәсе төште аның хәтеренә Көнләшеп куйды ул аңардан. Баксан. Непейпиво Ватан хакына мордар китеп, бер тапкыр бәхетле булса, бу түбәнлекләрне күрми китеп баруы белән ике тапкыр бәхетле икән. Нәкъ илле дүрт елдан сон, "Ленинградны саклаганы өчен" медален алган көнне үзеннән туган кыз баланын йортын басып керүен, кыйнап чыгып китүен күз алдына да китерә алмагандыр ул' Кемнәрне үстергән сон ул аякларына шушы герләрне өстерәгән килеш? Аның балаларымы, аның оныкларымы сон алар’ Аларны сукыр килеш тә күзле итеп дөньяга яратмадымы9 Тормышка күнел күзләрен дә ачмадымы9 Сукыр килеш җитәкләп, балалар бакчасына, мәктәпкә йөретмәдеме? Ашатмады, зчертмәде, киендермәдеме9 Аларга җылы к\ыш. йорт җир бирмәдеме? Ата-бабаларнын изге кануннарында тәрбияләргә тырышмадымы9 Соң нигә алар әтиләренә дошман9 Юк. җәмәгате Зөлхәбирә дә. авыр туфраккайлары җиңел булсын, әтиләрен.» дошман итеп тәрбияләмәде Сәбәп нәрсәдә соң9 Димәк ки Димәк ки Карт күнел күзләрен тагын йомды Димәк ки. Ул сеңдергән мәхәббәтне, ул биргән тәрбияне кемдер арттан торып кына юкка чыгара килгән?! Бу коч Казанның өченче гильдия сәүдәгәре Хафиз Чанборисовнын якты, зәңгәр каны аккан балаларының, оныкларының шундый ук якты, зәңгәр канын бозып, агулап, җаныя сихәтләрен савып килгән?! Димәк, балалар бакчасы да. мәктәп тә. урам да. шушы радиотелевизор да алардагы кеше куәсен җен. фәрештәне иблис белән алыштырган9 Ничек күрми килгән шуларны Мотаһар” Димәк, заман аны алдаган9 Ул үзе дә. балалары да алданган заман корбаннары булып чыга9 Җиде генә сыйныф белемле Мотаһар. бүген килеп, туздырылган оясында, асты өскә китереп җимерелгән караватында кансырап ятканда, дөньякүләм фәйләсуфка әйләнде Вадим Мөдәррисович Чанборисов кем булыр да. аның балалары кем булыр9 Моңа кадәр бары тик ү »ен надан санаган Мотаһарга бу мизгелдә үзеннән күпкә яшьрәкләр надан булып күренде Анын җиде сыйныфы батар тәмамлаган гимназия, университет, академияләрдән югарырак булмаганмы9 Белемме алар, әллә үлемме9 Бу кадәр гүбәнлекне сүздә сурәтләр, ачып күрсәтер, мөнбәрдән торып аңлатыр көчләрне тәрбиялиме алар9 Бармы алар, гомумән’ Анын бары тик үз күңелендәге сагышны, үз йөзендәге җимереклекне, җанындагы моңга сусауны галибанә сурәтләрлек, аңлатырлык, моңга-сынга. көйгә-жыруга салырлык берәр әдип, берәр койче. берәр сынчы бар микән бүгенге Казанда9 Булса. нигә күтәрелмиләр алар мөнбәргә? Аның фикерләре асты өскә менә, бәйләнешсез бүлгәләнә, кисәк- ләнеп таркала башлады. Нигә бу кадәр кешелексез, моңсыз, таяк кебек туры бу яшьләрнең күңеле? Аларның таяктай туры йортларда яшәүләреннән. таяктай шыксыз урамнардан йөрүләреннән, таяктай шома. каты, серсез мәктәпләрдә укыганлыкларыннан. таяктай салкын, әдәпсез, денсез гаиләләрдә кашык күтәрүләреннән, ата-ананын хезмәт җиңүләре артыннан куып, сабый күңеленә юл сабарга да онытуларыннан килмиме, дип уйланды карт. Димәк ки. барысы да булган, мәгәр тәрбия генә булмаган. Барысы өчен дә Вакыт дигән нәрсә булган, мәгәр тәрбия өчен генә Вакыт табылмаган... Әле берничә көн генә элек Рәсәй радиосы Волхов. Псков урманнарында йөз меңнәрчә совет сугышчылары сөякләренең һаман да җирләнмичә ятуын хәбәр итте. Тетрәнде Мотаһар Ил хуҗаларының, җитәкчеләрнең оятсызлыгыннан тетрәнде. Непейпиво бахыркайның да башы белән гәүдәсе әле һаман аерым аунап яталар микән? Жаны кайларда очып йөри икән? Мотаһардан мәрхәмәт көтеп. Казанга очып килмәде микән? Әле кичә генә булып үткән чечен-урыс сугышының меңнәрчә корбаннарының мәетлә-ре ата-аналары да танымаслык хәлгә китерелеп, әрме суыткычла-рында ятуын ничек аңлатырга? Нинди халык, нинди ил бу? Исән калган коммунистлар нәрсә карый? Бу фикердән сон картнын колакларына элеккеге саклык кайтты. Сәгать сукмый иде. Тагын туктаттылар, тагын чалшайттылармы? Ул сәгатен үлем бәясенә булса да җибәрергә тиеш иде. Урыныннан кат-кат калкынып караса да. күтәрелә алмады. Озак кына азапланганнан сон. йөзтүбән капланып, кулларына таянды һәм аһ-ваһ килеп, ниһаять, аягына басты. Мин барып җиткәнче сәгатен-минутын да әйтер дип. ул көч-хәл белән радио басмагын капшады. Гадәттәгечә, радио җырлый иде Тавышын бераз киметеп, дивардан сәрмәнә-сәрмәнә. аякларын зал тарафына шудырта башлады. Менә ул залда. Сәгатьнең тавыш-тыны юк иде. Мең җәфа белән урындыкны эзләп тапты, аны идән буйлап өстерәп, диварга китереп терәде, авыр пыймаларын чак-чак кузгатып, чайкала-чайкала урындыкка менеп басты. Бөркет колачы белән диварга капланып, кул аяларын югарыга таба шудыртты Куллары белән ике яктан да боҗраланган аралык кысылганнанкысыла. тарайганнан-тарая барды һәм куллар, ниһаять, кайчандыр сәгать асылынып торган чөйдә килеп тоташты. Чөй буш. сәгать урынында юк иде. Ул табынган сәгать—ерак бабасыннан килгән Васыять сәгате—үз Вакыты урланган иде. —Яв-выз!.. Бу аның Фәрдунәсенә карата әйтелгән соңгы кәлимәсе иде. Йөрәккә кинәттән нәрсәдер китереп сукты. Әлегә кадәр бары тик канатсыз булган, инде хәзер йөрәксез дә калган Мотаһарның башы әйләнеп китте һәм ул. бер мизгел урынында чайкалып торганнан сон. башы белән гөрселдәп как идәнгә әйләнеп төште. Тәмам исәнгерәгән, үләр минутын сизенгән карт әлегә камил зиһене белән андады—тормышта тал тамыры кебек сакланып, монда, үз өенен как идәнендә дуңгыз кебек аунап жан бирергә хакы юк. Җимерелгән булса да. анын үз биеклеге бар. Күкрәгендәге "Мин менә кем ул!" дип. әллә кайдан кычкырып торган орден-медаль калайлары белән идән буявын тырнап һәм авызыннан да киткән канлы селәгәй эзләре калдырып, карт пластунча колачын алга ташлап үз оясына шуышты. Ул газизләрдән газиз җир йөзеннән беркемгә дә авырлык, мәшәкать китермичә китәргә тиеш. Карт солдат тешләрен шыгырдатып, боҗрадан боҗрага—кыйтгадан кыйтгага—үлеменә таба шуышты. Ничә минут үткәндер, бармак очлары җимерек карават кашагасын сәрмәде. Ниндидер әрҗәдән аягы белән этәрелеп, ул урын өстенә үрмәләде. Жан бирү авырга туры килмәсен өчен ул чалкан әйләнергә тиеш Тиеш. Тиеш. Тиеш. Син тиеш. “Тиеш" буыннын соңгыларыннан берсе, ыңгырашып, дәһшәтле калтыранып, идәндәге чүп-чар. кан һәм тузан катнашмасында аунаган гәүдә көч-хәл белән чалкан ята алды. Ул үлә. Бу—хәл ителгән бик гади мәсьәлә Күнел күзләре белән карт тагын маңгай күзләрен ачты. Карашын күккә юнәлтте Мотаһар хәзер тирә-як мохитны түгел, бөтен дөньяны бер юлы күрә иде Әнә Ходай Тәгаләнең зәңгәр күзләре ана төбәлгән. Дәһшәтле мөлаем, сөйкемле кырыс иде бу караш Гүя ул Мотаһардан сорый: “Сина миннән ни кирәк?" Инде мәрткә китә башлаган карт үзенә Ходай Тәгаләдән, үзеннән Ходай Тәгаләгә нәрсә кирәклеген, нәрсә тиешлеген дә белми иде Ишекне шарт ачып, тыштан Вадим керде Букчасын идәнгә ыргытты да. саңгырау сыман, барлык тавышына гөрләтеп, телевизорны тоташтырды Кемдер телефоннан шылтыратты Мотаһар боларнын берсен дә күрми дә. ишетми дә. хәтта сизенми дә иде. Әнә, аны ниндидер ак фәрештәләр сырып алган. Мәрхүм дәү әтисе белән дәү әнисе, әтисе һәм әнисе жәмәгате Зөлхәбирә, абыйлары һәм сеңелләре бит болар! Каян алганнар алар бу кадәр ак кием? Ә Мотаһарнын үзенең араларына керергә ак киеме бармы'’ Маңгаенда бердәнбер мөгезе булган, чабата кашлы, киеренке борын тишекләреннән менә хәзер йомран килеп чыгар кебек күренгән бер иблис аларны тальянда биетә, имеш. Анын көндәлек, хәтта гомерлек яшәү даирәсен тәшкил иткән алты аралыгы— һәркайсынын үз исе. үз төсе, үз хисе һәм үз көче булган күхнә. ванна бүлмәсе, тышкы ишек каты. зал. яшьләр бүлмәсе, шәхси хөҗрәсе жир шарының алты кыйтгасы— Азиясы. Европасы. Африкасы. Төньяк һәм Көньяк Америкасы. Австралиясе менә шулай йолдызга-йолдыз. боҗрага- божра тәңгәл килеп, менә шушы төштә. Мотаһар жан биреп яткан салкын тактада бер бөтен булып төенләнде. Гүя ул аларны ниндидер азатлык хакына шуышып үткән дә. аларга үзе үк коллыкка төшкән Анын йодрыклары җан көче белән чәчрәп төйнәлде Читтән караган кешегә бу кипшенгән, озын, пәһлеван буйлы, зәңгәр төркиләр сыман үркәч танаулы. үз күкрәген, кәмитче кебек, калай кисәкләре белән чуарлаган, балык уылдыгы һәм соңгы каны кызарткан Адәмзат хәятнен барлык җен-пәриләрен, иблисләрен, мәҗүси интернаиио-налын идәннән булса да йодрыклы кочагына кочарга һәм аларны сонгы талпыну, соңгы көчәнү белән кысып, эчләрендәге гасырлар буе тупланып килгән бәвелләрен һәм нәҗесләрен сытып чыгарырга җыенып яткан кебек күренә иде —Х...ш. р . Т...Л. р... Авыз эчендә телен чак-чак әйләндереп, иңрәп һәм гырылдап, ул үзеннән бары тик шушы алты тартык авазны гына сыгып чыгара алды Кемнәр иде ул “хәшәрәтләр"? Нәрсә иде бу? Бөтен дөньяга ләгънәт идеме* Иртән башланган мактаунын кире әйләнеп төшкән шәүләсе, тотлыккан айнып кара сурәте идеме9 Аның миендә нәрсәдер яктырды Күктән теге зәнгәр, мөлаем кырыс күзләр һаман аңа карап тора, имеш Ә ул шушы киемнәрендә, юынмаган-кырынмаган килеш ләхеттә ята Мөнкир белән Нәнкир аңардан беренче сорауны ала —Өммәтең кем? —Татар мин,—ди Мотаһар Аннан өстәп куя —Мөселманмын — һәр татар мөселман дигән сүз түгел,—ди Мөнкир — һы.—ди Мотаһар —Кем сон мин? —Син мөселман түгел,—ди Нәнкир. — һы.-ди Мотаһар-Кем сон мин? — Монда ымлыклар белән сөйләшмиләр,—ди Мөнкир —Жаваплар ачык булырга тиеш Ходай Тәгалә күреп-ишетеп тора -Бар. кем икәнлегеңне белеп кил,—ди Нәнкир —Ымлыкларынны өеңдә калдыр Мотаһар мавыктыргыч, зиначыл неон утлары уйнаклап торган кичке Казан урамнарыннан чаба һәм очраган бер кешедән сорый, имеш: “Кем мин?” Ә тегеләр аның күкрәгендәге калайларга төртеп күрсәтеп, көләләр: “Тиле син! Динсез син! Тиле син! Динсез син!” Тишек танаулы Иблис исә уйнап торган тальянын һавага чөйгән һәм янадан тотып алган арада аны зина йортына чакыра: “Монда кер! Оҗмах биредә!” Кинәт күк капусы ярыла һәм аннан хөкем карары янгырый^ —Җаны белән тәне аерылган, алар мәңге кавышмаячак хәкыйрь син! Тәмугь бер кисәвен, оҗмах сина бер йотым суын да кызганачак адәм син! Мәңге шулай тәмугь белән оҗмах арасында кибәчәк ач хәлвәфруш, ике арадагы мәҗүси мөсафир син!.. Анын мие икенче тапкыр яктырды. —Мотаһарның башы котырып эшли иде әле. Бу ми, карт үзе теләмәсә дә, тормыш алдында хисап тота, кансыз карарын чыгара иде... Баксаң, ул барлык юнәлешләрдә дә җиңүче түгел, җиңелүче булган бит. Чын җиңүченең җиңү яктысы балалар йөзендә чагыла икән. Телендә, иманында, хезмәтендә чагыла икән. Ул, Мотаһар, жинүче, үзен җиңү, түбәнсетү, ата хакын таптау хакына вак кесә карагын һәм көпә-көндез талаучыны үстергән икән. Нинди кәмирсәнт булсын ул Мөдәррис? Нинди сәүдәгәр оныгы булсын? Хәерченең ялчысы ул, менә кем! Аек акылы белән Мотаһар улыннан һәм кызыннан ваз кичте. Нәгъләт ал арга, нәгъләт! Үзенең Вакыты намазсыз булганга бәхетсез булмаганмы соң ул? Үзе бәхетсез булганга балалары да бәхетсез булмаганмы? Бәхетле була ала идеме алар? Бәхетле булу өчен беренче чиратта нәрсә кирәк? Үзенә генә хезмәт итә торган иманлы, намазлы вакытың кирәк. Бармы соң Казанда иманлы Вакыт ? Юк. Казанда чит- ят вакыт. Китертелгән вакыт. Шушы вакытсыз вакыт куып кертмәдеме аларны вак хәйләкәрлек, ясалма тыйнаклык һәм коллык түземенә? Ярый әле акчаларын кассага салып өлгергән!.. Ул бу минутта акчаларының дошман кулына барып керүенә дә үкенми иде. Чөнки аның вакытын уз балалары урлады. Кинәт ул тартышып куйды. Талпынып урыныннан күтәреләсе, кулына актан-ак чиләк, якты чүпрәк һәм пумала алып, Казан урамнарына чыгасы, аның пычранган күген, агуланган җирен, бозылган суларын, һәр урамны, һәр йортны, һәр диварны, һәр ташны, һәр кошны, һәр төшне, керәмәлне, һәр гыйбадәтханә, һәр мәсҗедне, һәр кешене, һәр кешенең миен һәм йөрәген чишмә суларында чайкап юасы, чайкатасы, коендырасы, мунча кертәсе, кыргычлап юындырып, чәчләрен алып, сакал-мыекларын кырып, матур, чиста киемнәргә киендереп, кулларына Изге Китап тотты-рып, үз тарафларына таратасы килде. Нәгъләт! Нәгъләт! Нәгъләт! .Ашыгыгыз! Оҗмах кына түгел, тәмугь та кабул итми, мәңге ике арада чабып кибәчәк мөсафирга әйләнсәгез, нишләрсез?! Ниндидер көч яңадан йөрәккә һәм баш миенә бер юлы китереп сукты һәм җитмеш дүрт яшенә җитеп, тыныч тормышта бер генә тапкыр да табибка бармаган, йөрәк дигән нәрсәнең кайсы тирәдә урнашканлыгын да белмәгән карт бер генә тапкыр “аһ!” дигән аваз чыгарып, гүяки жир тетрәвен алдан сизгән кит балыгы шикелле, үзүзен ярга ыргытты һәм таш кебек катып калды... Казан радиосы пышылдап кына “Соңгы хәбәрләр”ен тапшыра башлады. Моннан кырык дүрт ел элек нефть һәм иярчен газ чыккан нефть башкаласы—Баулы авылларына газ кертелү барышы турындагы гадәттән тыш” вакыйганы исәпкә алмаганда, “Соңгы хәбәрләр”дә башка бернинди дә хәбәр юк иде. Ишектә кыңгырау чәрелдәде. Әнисе кайткан дип уйлаган Вадим ишекне сорамыйча да ачты. Анда Заһир басып тора иде. —Кем кирәк сиңа?—диде ул урысчалатып. —Мотаһар бабай мине бүген бергәләп тәравих намазы укырга чакырган иде,— диде малай, беркатлы елмаеп.—Ул безнең икебезне дуслаштырам да дигән иде... —һы. кызык икән.—Вадим ым белән баш какты —Эчке бүлмәгә үт. Ут яктысында Заһирнын яшел сырмасы ташны тишеп чыккан үлән кебек тагын да яшәрде Малай аякларын салып, оекчан килеш күрсәтелгән бүлмә караңгылыгына чумды. Күп тә үтми күзләреннән яшьләре коелган Заһир залга чыкты: • —Синең... дәү әтиең... үлгән. Заһир үксеп елап та жибәрде —Ничек үлгән?—диде Вадим, телевизордан күзен дә алмыйча.— Үтерерсен аны Гел шулай ята ул кош тотып. —Үлгән дим мин сиңа!.. —һы. Вадим чыраен сытып, теләр-теләмәс кенә адымнар белән Заһир артыннан бүлмәгә үтте Караңгылык шактый куерып җиткән, барлык әйберләр пыран-заран китерелгән бүлмә идәненә җимерелеп төшкән караваты өстендә сирәк кием, сәер кыяфәттә яткан дәү әтисен күреп катып калды —Дедушка дедушка. Мәгәр карт тавыш-тынсыз иде. Бер-берсен белергә тиешле булып та бөтенләй белмәгән ике малай, ике уткүрше. тәмам аптырашта иделәр. Тынлыкны беренче булып Заһир бозды: —Мәетне болай яткырырга ярамый Ул радионы сүндерде Черт итеп утны кабызды. Нурлар Мотаһар күкрәгендәге медальләргә кунаклады Әги-әнисен җирләүдә катнашып, азмы- күпме тәҗрибә туплап өлгергән ятимнен ушы бар иде Әле суына да башламаган мәетнең кулларын терсәктән бөкләп, медальле күкрәгенә кушырып куйды. Тик йодрыкны гына яздыра алмадылар Ул йолдызташ булып каткан иде Заһирга Мотаһар бабасының йөзе бик тә нурлы күренде Гүя ул үлмәгән, әйдә, кыланасын кыланып калыгыз, дип. елмаеп кына ята иде Малай бабайның зәңгәр чыпчык чәчәге кебек зәңгәр нокта булып сөякләнгән күзен йомдырды, авызын хәленнән килгәнчә яптырды Мәетне карават очында яткан ак җәймә белән капладылар —Бисмилла иррахман иррахим Заһир исенә төшкән сүрәсен укып, дога кылды Алар залга чыктылар. —Сүндер телевизорыңны. Мәет чыккан йортта уен-көлке хәрам Әллә дәүәтисенсн үлеменнән, әллә телевизорны сүндерү кайгысыннан шыңшый башлаган Вадим төймәгә басты Өй эче тынып калды Заһир елый иде. —Синең дәү әтиең шундый бәхетле кеше —Нигә? —Иртәгә Ураза бәйрәме бит. Гает көне Ә ул бүген Гает бәйрәменә каршы саваплы кичтә үлде. Димәк, аның урыны җәннәттә булачак. Әллә белмисендәме? —Белмим. Нәрсә ул ураза? —Аны озын-озак сөйләп торыр чак түгел,—дип туктатты аны Заһир - Хәзер картларны җыярга, мәрхүмгә ясин чыгарга кирәк Соңыннан сөйләрмен, яме? —һы. Кызык икән. —Син дәү әтиенне ярата идеңме. Вадим? —Нигә алай дип сорыйсын? —Болай гына Бик һәйбәт кеше иде ул. Кызганыч кеше иде —Белмим бит мин аны.-диде малай, борынын мышкылдатып -Аны әти дә. әни дә яратмыйлар -Ә мин аны бик тә ярата идем Безнең кебек чакта анын күзенә ат типкән Ул шуннан сукыр калган —Ха! Әйттең тагын!—дип көлеп җибәрде Вадим -Фронтта, сугышта күзсез калган бит ул!.. Бу Заһир өчен көтелмәгән ачыш иде. —Сугышта?! —Әйе, сугышта. —Бу орден-медальләр дә аныкымы? —Кем белсен инде аны... Заһир яңадан елый башлады. Вадим да шыңшырга кереште. —Болай ярамый. Мәет өстендә еларга ярамый...—Ул яшьләрен җиң очлары белән ышырып алып, елавыннан туктады. Аңардан күреп, Вадим да шыншуын басты. Нәрсәнедер исенә төшергәндәй, кинәт кенә сискәнде һәм сорап куйды.—Сәгать ничә икән, Вадим? Малай гадәтенчә диварга күз ташлады һәм анда үз гомерендә беренче мәртәбә сәгатьне, дәүәтисе белән икесе арасында низаг чыганагына әйләнгән, аларны дошманлаштырып торган кара самшит сәгатьне урынында күрмәгәч ап-ак булды. Аннан чак ишетелерлек итеп, аннан торган саен көчәя төшеп елый башлады. Бу Заһирга бик сәер тоелды. —Нигә елыйсын, Вадим?—диде ул аптырап. Күршесенең иңенә кулын салды.— Елама, дружок. —Еламассың монда!—Вадим аңа үпкә белдереп, терсәге белән дусларча төртеп алды.—Безнең өйгә угьрылар төшкән бит! Алар бит дәүәтиемнен кадерле сәгатен урлаганнар! Дәүәтиемне дә шуның өчен үтергәннәрдер әле!—Малай үксеп еларга тотынды.—Әлбәттә шуның өчен үстергәннәр! —Булмас ла!—диде Заһир —Ниндидер иске сәгать өчен Казан кадәр Казанда кеше кадәр кеше үтермәсләр!.. —Үтермәсләр сиңа!—Ул бит Наполеон заманыннан калган сәгать иде. Бәлки Наполеонның үзенеке дә булгандыр әле. Бүген базарда ул кимендә ун миллион! Иске акчага түгел, яңа, деноминацияле акчага!. Заһир тынып калды. Ул бу кадәреләрен аңламый иде. —Мафиозлар, димәк. Француз мафиясе дә булуы мөмкин,—диде барысын да чын итеп кабул иткән Заһир һәм уйланып калды. Матур булган саен кыйммәтрәк сатыла микәнни ул сәгать дигәннәре? Күрсәткән вакытлары шул ук бер вакыт бит инде югыйсә. Вакыт та сатыла мәллә? Ул сискәнеп тартылды һәм тыпырчынып Вадимны талкый башлады: —Юк, юк! Сәгать сатылса да, вакыт сатылмый! Вакыт сатылмый!. —Тукта, тукта!—диде Вадим, исенә килгәндәй. Ул көлемсерәп, тирә- ягына каранды, барлык туздырылган, ботарланган әйберләрне күздән кичереп чыкты — Нинди француз мафиясе?! Үзебезнекеләр!.. Әмәт тавыннан! Бездә бит дәүәтиемнен кызы Фәрдүнә апа булган! Аның ел саен шундый погром оештырып китә торган гадәте бар. . Сәгатьне дә ул гына урлаган!.. Башка әйберләрне дә урлагандыр әле ул!.. Малайлар бер мизгелгә тынып калды. Тынлыкны тагын да Вадим бозды. —Без ул сәгатьне табарга һәм, дәүәтинең йортына кире кайтарып, шушы урынга эләргә тиешбез, Заһир!—диде ул яшьтәшенең күзләренә туры караган килеш диварга күрсәтеп.—Без ул сәгатьне табарга тиешбез!.. —Табарбыз Ходай кушса,—диде Заһир тыныч кына.—Табарбыз. Ул иманлы сәгать булгандыр. Мотаһар бабай бик тә изге күңелле, иманлы кеше иде, Вадим...— Заһир тагын дога кылды.—Сәгатенең фәрештәләре, иңнәренә кунып, аны ожмахка алып керсен, амин... Хәзер исә тиз генә өлкәннәргә хәбәр итәргә кирәк. Мин хәзер үк дәүәниемне алып керәм. Әйдә, әтиеңә шалтыратыйк. —Ул командировкада. —Әниенә алайса. Ике малай, иңгә-иң торып, шалтырата башладылар. Тышта 1998 елның 22 гыйнварына каршы кичнен сүрән генә шәфәгы төсмерләнә иде.