Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХЧЫ ҮТКӘН ЮЛ

Шушы елнын мартында кин җәмәгатьчелеккә үзенен "Урта Идел буе татарлары 1773-1775 елларда Е И Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышында" (Казан. 1973). “Каһарман бабайлар" (Казан. 1976). "Урта Идел буе халыкларының XVI йөздә-XIX йөз башында тарихи язмышлары" (Мәскәү. 1990). "Казан һәм Мәскәү XV-XVI йөзләрдә дәүләтара мөнәсәбәтләр" (Казан. 1995) кебек тарихи монографияләре, йөзләгән фәнни мәкаләләре белән мәгълүм тарихчы-галим, Татарстанның атказан фән эшлеклесе. тарих фәннәре докторы Сәлам Хатыйп улы Алишевка 70 яшь тулды. Ул 1929 елнын 20 мартында Аксубай районынын Шәрбән авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бер елдан сон анын әти-әниләре үзләренен төп авыллары булган Яна Әлмәткә (хәзер Норлат районы) күчеп кайталар Сәлам 10 классны бетергәнчегә кадәр шунда үсә. Әти-әниләре карт, хуҗалыкны алып бару малай өстенө төшә Ун-унике яшеннән ул арба-чана тартып урманнан утын ташый, печән чаба Колхозда җир тырмалый, лабогрейка белән урак урдыра Ә 1945 елдан трактор бригадасы хисапчысы булып эшли башлый Боларнын барысы да мәктәптә укулар белән бергә бара. Яна Әлмәггә укучылар аз булганлыктан алтынчы сыйныф ябылгач, ул өч чакрым ераклыктагы Кычытканлы авылына йөреп җиденче сыйныфны бетерә 1947 елда Күлбай-Мораса урта мәктәбен тәмамлый Шул ук 1947 елда ул Казан педагогия институтының тарих факультетына укырга керә Студент елларында институтның тулай торагында яши Иптәшләре белән бергә Идел буендагы пристаньга—"Усия"гә баржалар, вокзалга вагоннар бушатырга йөреп тамак туйдыра Атна үткәч эшләгән өчен алтмыш сум хезмәт хакы бирелә Ана базардан ипи карточкасы сатып алалар Ипинен үзләреннән артканын янәдән базарга чыгарып саталар Ә укулар исә үз чиратыңда бара тора Мәгълүм ки, яшь зиһен белемнәрне тиз үзләштерүчән була Алар—фронтовиклар Салих Нәжметдинов. Ә Салихов, яшьтәшләре Марат Молсков. Азат Жәләлов, Тәлгать Еферов. Галиәскәр Хәмитов. Әнвәр Садыйков һәм Сәлам Алишев узара дуслашып, бер-берсеннән калышмаска тырышып, урыс телен лә яхшылап үзләштерергә теләп ярыша-ярыша укыйлар Тулай торакта фәнни бәхәсләр кузгаталар, тарих кафедрасында һәм группада “түгәрәк өсталләр”. семинарлар үткәрәләр Спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табыла Сәлам тиз йөгерә, яхшы сикерә "Динамо" стадионында уздырылган жинел атлетика ярышларында ул йөгергән вакытта дәрт биреп торучы иптәшләреннән, аптырап "Нигә аны гел "сәлам" ("привет") дип сәламлисез’’"— дип сорыйлар икән. Шулай йөгерә-сикерә торгач, ул Ленинградка, Бөтенроссия ярышларына да барып җитә. Өченче курста укыган вакытта Казаннын 80 нче мәктәбендә педагогик практика үткәч тә мәктәп белән араны өзми Моны “комсоргның яңалыгы" дип атыйлар Гомумән, студентлык еллары, тормыш ничек кенә авыр булмасын, Сәлам ага хәтерендә тормышнын ип матур, күңелле, кадерле бер мизгеле булып уелып кала Хәзер дә әле үзенен ул чордагы күп иптәшләрен, укытучы-галимнәрдән М Н Бушмакинны, Е И Устюжанинны, Н Н Муньковны һәм башкаларны җылы сүхтәр белән искә ала Институтны бетерергә санаулы көннәр генә калып барган бер вакытта группага атна саен килеп йөрүче КГБ әһелләре яшьләрне үзләренә зшкә чакыралар Шул ук вакытта аларны районнарга, мәктәпләргә бүлү-билгеләү дә бара Инде дәүләт имтиханнары бирелгән, һәр студент үзенә билгеләнгән эш урынын белә диярлек Ләкин тулай торактагы алты жиле кешегә һаман да диплом бирмиләр Аларны КГБга зшкә чакыру— өндәү дәвам итә Институт җитәкчеләренә баргач, алар чырайларын сытып, башларын читкә боралар Бер айга якын вакыт үткәч кенә алар, ниһаять, диплом алуга ирешәләр. Ш Җәйге айларны әнисе янында авылда үткәргәннән сон, Сәлам ага билгеләнү буенча Лаеш районынын Татар Сараланы урта мәктәбенә эшкә килә. Бу районда бердәнбер татар урта мәктәбе була. Ана төбәкнең төрле авылларыннан килеп укыйлар Мәктәп бинасы зур түгел, дәресләр ике сменада алып барыла. Озак та үтми авылда ыгы-зыгы башлана Куйбышев сусаклагычы төзелү сәбәпле авылны югарырак урынга күчерәселәр икән, һәрбер торакны, хужалыкны, шул исәптән мәктәпне дә яна җирдә урнаштыру өчен күпме акча кирәклеге билгеләнә. Сәлам жәйге каникулга Яна Әлмәткә кайтып китә, әнисенә яна өй җиткерә Ялы беткәнче үк август башында РОНОдан хат аша приказ ала: “15 августтан мәктәпнең директоры итеп билгеләнәсез, килеп кабул итегез”. Ул килгәндә яна урындагы мәктәпнең түбәсен ябып яткан булалар Монда аңа "вак-төяк” хуҗалык мәсьәләләре белән дә шөгыльләнеп, баштан ук җиң сызганып эшләргә туры килә. Нәтиҗәдә 1 сентябрьдән мәктәп тулы тәртиптә эшен башлап җибәрә. Мәктәп директоры укытучылар, ата-аналар һәм укучылар коллективлары белән оста җитәкчелек итәргә бурычлы Моны бик яхшы аңлаган яшь белгеч бөтен көчен, белемен, егәрлеген эшкә җигә. Укытучылар арасында үз һөнәрләрен белеп, яратып эшләүчеләре байтак булган кебек үк, араларында бернинди китап укымаучылары, үз хуҗалыгы белән генә мәшгуль булганнары да очрый. Ата-аналар арасында балаларына бик аз игътибар бирүчеләре дә табылып тора. Директор Сараланда гына түгел, төрле башка авылларда да ата-аналар җыелышлары, аерым сөйләшүләр үткәрергә тиеш була. Мәктәптәге хуждлык эшләре дә аның ярдәменнән башка башкарылмый. Мәктәп биләмәсе яхшы койма белән әйләндереп алына Анда жиләк-җимеш һәм яшелчә тәҗрибә участогы булдырыла. Мәктәпне тормыш белән тыгызрак бәйләү өчен остаханәләр салына, техника юнәтелә, төрле җиһазлар табыла. Куйбышев сусаклагычы буасын ябу алдыннан мәктәпләргә Чулман аръягындагы урман хуҗалыгы биналарын бүлеп бирәләр. Татар Сараланы урта мәктәбенә шул хуҗалыкның клуб, контора һәм ашханә биналары тәгаенләнә. Аларны сүтеп алып кайтып, зур гына остаханә һәм ике торак йорт салалар. Илленче еллар ахырында мәктәптә балалар саны кими башлый Сәлам Алишев авыл Советына кереп хуждлык кенәгәләрен тикшерә һәм алдагы берничә елда укучыларның тагын да кимиячәген күрә Байтак гаиләләр башка районнарга, шәһәрләргә күчеп китәләр икән Мәктәп директоры да уйга кала. Аны мәктәпнең киләчәк язмышы борчый Ул мәктәптән китәргә карар кыла Министрлык аны Югары Ослан районына РОНО мөдире итеп җибәрә Монда ул 1960—1962 елларда эшли һәм жде чыгу белән Казанда кооператив квартира төзеп, шәһәргә күченә. 1963 елның көзендә ул СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел. әдәбият һәм тарих институтының тарих бүлеге аспирантурасында укый башлый. Яше утыз дүрттән узган булса да, гарәп графикасында яхшы укый, яза белүе аркасында (әтисе балачакта ук өйрәткән була) аны кабул итәләр. Фәнни җитәкчесе итеп зур гыйлем иясе Евгений Иванович Чернышевны билгелиләр. Ул аспирантка үзенең бай тәҗрибәсеннән байтак белем бирә. Борынгы рус язмаларын укырга өйрәтә Ләкин 1964 елның азагында ул пенсиягә китә. 1966 елда Сәлам Алишев "Урта Идел буе татарлары 1773—1775 еллардагы Е. И. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышында" темасына кандидатлык диссертациясен язып тәмамлый. Әллә үзен тикшерәләр, әллә... Шулай да бүлектә кече фәнни хезмәткәр итеп калдыралар. Ниһаять, 1968 елда ул кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый Шул ук елларда матбугатта аның мәкаләләре, очерклары чыга башлый. Татарларның Пугачев явында актив катнашуы җәмәгатьчелек өчен яңалык, ачыш була Чөнки аңа кадәр татарларның бу сугыштагы роле ачык булмый. Язучылар, шагыйрьләр, сәнгатьчеләр татарларның андагы батырлыгы турында әсәрләр яза башлыйлар. Мостафа Ногман баллада ижат итә. Берничә шагыйрь пугачевчы татар полковникларының исемнәрен үзләренең шигырьләрендә яңгырата, һәм, ниһаять, Г Камал театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча “Канкай углы Бәхтияр" спектакле сәхнәгә куела Билгеле булганча, Бәхтияр Канкаев Пугачевның баш полковнигы дәрәҗәсенә ирешкән гайрәтле сәргаскәр була. Ул татарлардан чыккан берничә дистә полковникның гомумиләштерелгән образын күзалларга мөмкинлек бирүче каһарман, халык бәхете өчен көрәшүчеләрнең алдынгы вәкиле Анын турында С. X. Алишев күп язды. Тарих бүлегенең эш планнарын җиренә җиткереп үтәп бару белән бергә аңарда яна темага күчәргә кирәклеге турында да фикер туплана. Бу фикер өлкән фәнни хезмәткәр итеп билгеләнгәч тагын да көчәя. Сәлам ага өчен 1773—1775 еллардагы крестьяннар сугышы темасы 1973 елда Оренбург. Уфа. Казан. Мәскәү шәһәрләрендә бу сугышның 200 еллык юбилеен үткәрү һәм аның “Татары Среднего Поволжья в пугачевском восстании" дигән, русча һәм татарча яңа китабы басылып чыгу белән тәмамлана бугай. Әмма галимнең 1976 елда татарча басылган “Каһарман бабайлар дип исемләнгән китабын да билгеләп үтми булмый. Бу китапта пугачевчылар гына түгел, ә бәлки төрле чорларда татар халкынын ирек, азатлык өчен хәрәкәтен әйдәп барган каһарман Хәсән Карачурин (Степан Разиннын көрәштәше). Габдулла Галиев (Батырша) һәм башкалар да бәян ителә. Ул чордагы Институт директоры Мидхәт Кәрим улы Мөхәррәмов һәм бүлек мөдире Җәмил Ибраһим улы Гыйльмановларнын теләктәшлеген тапкан яна, мөһим тема "Урта Идел буен Рус дәүләтенә кушу” (“Присоединение Среднего Поволжья к Русскому государству") дип атала Тирән һәм газаплы уйланулар, эзләнүләр башлана. Темага каршы килүчеләр дә табыла Бер Мәскәү профессоры: "Андый тема юк. Тегесе кушылган, бусы кушылган, ә Рәсәйнен үзенеке кайда кала?”,— дип ачулана. Ләкин объектив дөреслекнен жинеп чыгуына өметен озмәстән, Сәлам ага эшен дәвам иттер,» Ул барлык рус елъязмаларын, басылып чыккан чыганакларны кат-кат тикшерә, бик күп рус тарихчыларының китапларын дәүләтенә кушунын тарихи әһәмияте" исемле алты бүлектән торган Кулъязмада Казан дәүләтенең оешуы, анын болгар жәмгыяте белән тарихи бәйләнеше, рус кенәзләрснен һәм руханиларының көнчыгышка агрессия идеологиясе. Мәскәү дәүләтенен эчке хәле һәм үсеше. Казанны яулап алу күренешләре, җирле халыкларның рус изүенә дучар булуы һәм ана каршы көрәше дәлилле тасвирланган була. Бу мәсьәләләр фәнни тарихи дөреслекне чагылдырсалар да ул вакытта рәсми совет идсоло! иясен алга сөрүче гү-рәләр. тарихчылар "агымсуга каршы баручы андый карашны кабул итә алмыйлар Әле аңа кадәр үк, 1975 елда. Салам ага Алишсв "Татария в прошлом и настоящем дигән китапта санап үтелгән тарихи мәсьәләләрнең кайберләрең чагылдырган мәкаләсен урнаштыра Бу мәкалә уңаеннан кайбер Мәскәү галимнәре “мондый яна сүз әйтүче, мәсьәләгә тирән анализ бирүче юк иде әле",—дисәләр, икенчеләре эчтән сүгәләр. яки дәшмиләр Ә АКШ тарихчысы Е. Lazzenm (Е И Лаццерини) "Slavic Review" ("Славяннарны күзәтү") журналында хәтта Советлар Союзында татарларны өйрәнү һәм яна историография татар-рус мөнәсәбәтләрен тикшерүне ревизияләү' дигән мәкалә белән дә чыга Бу мәкаләдә автор С X Алишеннын хезмәтенә югары бәя биреп, анын гоп нәтиҗәләренә туктала. Атар исә түбәндәгеләрдән гыйбарәт була I Казан ханлыгы халкынын икътисади, мәдәни укый, конспектлар төзи. Ничек хәл итәргә сон?. Проблемалар күп һәм жиңел түгелләр Алар арасында төп мәсьәлә—Рәсәйнен Казанны яулавы. Урта Иделне басып алуы Бу чынлыкта булган вакыйгага күз йому да. аны инкяр итү дә мөмкин түгел бит Шундый газаплы уйлар кичерә, эшли торгач, ул 1987 елда үзенең әзер кигап кулъязмасын Мәскәү Тарих институты тикшерүенә куя. Монда күп кенә гадел булмаган сүзләр ишетергә туры килә ана. Өлкән бер профессор "Кытайлар да безне яулап алучылар (завоеватели) дип атый, син дә монда шулай дип килгәнсен",—дип битәрли һәм “Шулай булгач, нишләргә сон?".—дигән сөальгә, "бөтенләй язмаска, кирәк түгел бу", ди дә сүзен йомгаклый Докторлык диссертациясе итеп каралырга тиешле бу монография "Казан феодал дәүләтенең оешуы һәм үсүе", Мәскәү бөек князьлегенең Казан патшалыгы өстеннән хакимлеге (протекторат)". “XVI гасырның беренче яртысында Рус дәүләте”. “Казанны яулап алу һәм Урда Иделнсн Рус дәүләтенә керүе". "Урта Идел буе халыклары Рус дәүләтендә" һәм "Урта Иделне Рус Са. шм Алишев үсеш дәрәҗәсе рус дәүләте халкыныкыннан калышмаган (ә бит ул вакытта рәсми совет тарих фәнендә "бары тик руслар гына алга киткәннәр, башка халыклар артта калган" дигән фикер хөкем сөрә ) 2. Халыклар үзләре теләп (добровольно) Рус дәүләтенә кушылмаганнар, алар яулап алынганнар (анарчы бу мәсьәләдә кешеләр анына "барлык җирләр, барча халыклар Рус дәүләтенә ирекле рәвештә килеп кушылганнар" дигән фикер иңдерелә иде. ) 3. Татар халкы милли азатлыгын, дәүләтен югалтса да. тарихи киләчәк өчен яулап алунын прогрессив яклары да булган (рус совет тарихчылары бу яулап алуны башта “тулысынча явызлык” ("абсолютное зло") дип, 40 нчы еллардан башлап "кечкенә явызлык" (“наименьшее зло"), ә сонрак "тулысынча прогрессив күренеш" дип яздылар). С. X. Алишев алгарышны үзенчә Казан ханлыгы Көнчыгышка йөз тоткан, анынча тормыш рәвеше белән яшәгән ил буларак алга таба торгынлык чорына кереп, хуҗалык, сәясәт өлкәләрендә артта калуга дучар иде. дип аңлата. Күргәнебезчә бу мәсьәләдә дә тарихчы яулап алунын "тулысынча прогрессив күренеш" булуын инкяр итеп, коммунистлар партиясе күрсәткән "олы юлдан" бераз читкә тайпыла Лапиерини да бу карашны хуплый. Шулай да Рус дәүләте уздырган басып алу. башка халыкларны буйсындырып тоту сәясәтенең агрессия икәнлегенә басым ясый һәм Рәсәйне империячел дәүләт дип саный. Лаииерининең "тайпылышларын", "советча булмаган карашларын" Казан галиме М. И. Абдуллин үзенең "Батып баручы еланнарга таяна" дигән китабында тәнкыйть утына ала һәм Алишев белән Лаццерини карашларының “бик үк туры килеп бетмәгәнлеген"дә ачыклый. 1976 елда Аграр тарихны өйрәнү проблемасы берләшмәсенең Урта Идел буе бюросы оеша. Анын Йошкар-Олада булган беренче конгрессында С. X. Алишев рус колонизациясе темасына доклад белән чыгып, "колонизацияне иң беренче булып крестьяннар тыныч юл белән башлаганнар, аннан сон гына хөкүмәт көчләре килгән" дигән уйдырмаларның ялган булуын дәлилле тасвирлый. Шуңа бәйләп милли азатлык хәрәкәте күренешләренә дә туктала. Нәтиҗәдә җыелышта катнашучы кайбер әһелләрнең каты тиргәвенә дучар була. Аны "мондый докладлар белән коммунизм төзеп булмый".— дип өйрәтәләр. Ә берәү хәтта Мәскәүгә шалтыратып. "Алишев докладын җыентыкка кертсәгез, партбилетсыз калуыгыз да мөмкин",—дип тә куркыта. Шунысын да искәртеп үтик—ул вакытта Мәскәү рөхсәтеннән башка (рецензияләү, йә редакцияләү рәвешендә) тарих китаплары, җыентыклар чыгарылмый иде. Шулай итеп, ул доклад-мәкалә тарихи җыентыкта басылмыйча кала. Кайда инде ул сүз. матбугат иреге! Ә бит алар макталган совет Конституциясендә кешенең аерылгысыз хокукы итеп игълан ителгән булалар. Янә бер мисал. 1977 елда тарих бүлегенен чираттагы җыентыгы төзелә. С. X Алишев анда "Газиз Гобәйдуллин—тарихчы" дигән мәкаләсен урнаштыра Главлит (ул вакыттагы цензура) бу мәкалә төшереп калдырылмаса. яки анда тарихчыга тискәре бәя бирелмәсә. жыентыкнын чыгарылмаячагын хәбәр итә. Авторга ул вакытта Министрлар Советы рәисенен беренче урынбасары булып эшләгән Мансур Хәсән улы Хәсәнов янына барырга туры килә. "Шундый зур татар тарихчысын. Сталин заманында атып үтерелгән, инде реабилитацияләнгән галимебезне халыктан качырып торабызмы?". М X. Хәсәнов главлит белән сөйләшә һәм мәкалә җыентыкта басылып чыга. 1978 елда "Молодость древнего города" дигән һәм Казанга багышланган тагын бер китап дөнья күрә. Анда "Урта гасырлардагы Казан" дип аталган беренче бүлекне С. X. Алишев яза Китапны партиянең өлкә комитетында тикшерү вакытында секретарь М. Ф Вәлиев: "Менә Алишев Казандагы беренче рус гимназиясендә 1769 елда ук татарча да укытканнар, дип яза. кайдан алган, нигә ул аны яза", — дип тәнкыйтьли. Башкалар дәшми Автор ул урынны төшереп калдырырга тиеш була. Ләкин бу хәбәр башка бер бүлектә урын ала һәм С. X. Алишев мәкаләсе дә китапта басылып чыга. Әмма гадел булмаган сүзләр йөрәкне әрнетеп күңелдә кала. Мондый "тәнкыйтьләр", хәтта яла ягулар да ул вакытта күп була. Анын өстенә 1976 елда анын 23 ел бергә тормыш иткән хатыны да үлеп китә. Аларның Булат һәм Айрат исемле малайлары бу вакытта инде университет студентлары. 1979 елда ул янадан өйләнә, ә 1980 елда улы Самат туа (хәзер ул КДУ студенты). 80 елларны С X Алишев үзе өчен иң киеренке, тыгыз һәм нәтиҗәле эш чоры дип исәпли Ана Г Ибраһимовның тарихи хезмәтләрдән торган томын матбугатка әзерләүне йөклиләр Үзе шөгыльләнгән борынгырак чорлар тарихына язучының әллә ни катнашы булмаганлыгын белсә дә. бу эшкә алына. Чөнки бүлектә анын гарәп графикасында язылган тарихи әсәрләрен кириллицага күчереп язу, гарәп, фарсы телләреннән алынма сүзләргә аңлатмалы сүзлек төзү, аерым төшенчәләргә искәрмәләр бирү эшенә бүтән алынучы булмый Г Ибраһимовнын тарихи эшчәнлеген өйрәнү үзе генә дә байтак вакыт сорый. Мәскәүгә барып Г Ибраһимов чыгарган 'Чулпан" газетасы номерларыннан тарихи-публинистик материал жыю том төзүчснен үзен дә гыйльми баета Ә Г Ибраһимовнын язма мирасы аша татарларнын 1905-1907. 1917 еллардагы инкыйлабларда катнашу тарихы, ул вакыттагы татар газеталары, язучының М Вахитовка. башка эшлеклеләргә карашы белән тагын да якыннанрак таныша, укучыларга да файдалы китап җитештерә. Шул вакытта галим 30 нчы елларда репрессияләнгән татар тарихчыларының әсәрләрен янадан халыкка кайтару уе белән яна башлый Бу исә тарихчынын фәнни иҗатында инде Каюм Насыйри. Гафур Колахметов хезмәтләрен өйрәнгәндә, дөньяга чыгарганда ук барлыкка килгән яна юнәлешнен ныгып берегүе нәтиҗәсе була Мона кадәр аның эшчәнлеге күбрәк татар халкы тарихын. XVI-XVI1I йөзләрдә крестьяннарның милли-сыйнфый көрәшен өйрәнү юнәлешендә барса, хәзер инде ул бу тарихны өйрәнүнең ничек барганлыгы (историография) турында да уйлана Галимнен тарих фәнендәге төп иҗади юнәлеше татар халкынын гомуми тарихын, анын аерым бер мизгелләрен, чорларын һәм проблемаларын гына түгел, ә бәлки милләт буларак оешу, үсеш баскычларын өйрәнүне дә үз зченә ала. 1970 елларда ул Казан шәһәренен борынгы тарихын өйрәнә башлый 80 елларда тарих бүлеге алдында «Казан шәһәре тарихы» дигән 2 томлык хезмәт язу бурычы тора Анын беренче томы С. X Алишев катнашында, анын җитәкчелегендә языла. Шунын белән бергә галим төрле чорларда. Казан тарихын өйрәнгән шәхесләр, аларнын иҗади мираслары белән дә кызыксына Андый тарихчылар ул вакытта галимнәргә, ә бигрәк тә җәмәгатьчелеккә аз мәгълүм була Нәтиҗәдә Үткәннәр эзеннән" дигән планнан тыш эшләнгән китап барлыкка килә Казан тарихын өйрәнүнен гомуми торышы, анын беренче тарихчылары К Ф Фукс. М С Рыбушкин. Н К. Баженов. И А. Износков. Н Я Агафонов турындагы язмалар, татарларда тарих фәненен торышына. Ill Мәржани. К Насыйри һәм Мөхәммәтҗан Антон. Газиз Гобәйдуллин. Гафур Колахметов һәм Г Ибраһимовларнын тарихи әсәрләренә, карашларына багышланган мәкаләләр күп кешеләрнен игътибарын җәлеп итә Чөнки анарчы бу кешеләр совет чоры энциклопедияләренә кертелмиләр диярлек, ә иске китап-газеталарда1Ы мәгълүматлар ерак киштәләрдә булып, укучыларга анда барып ирешү авырга гуры килә Шунлыктан. "Үткәннәр эзеннән" китабы озак еллар вузларда, махсус уку йортларында, мәктәпләрдә туган як тарихын уку-укыту эшендә популяр кулланма-дәреслск булып хезмәт итә "Казан тарихы" китабы исә үзе сонрак басылып чыга. Бу коллектив хезмәтнең I бүлеген алар тарихчы-археолог А. X Халиков белән бергә язалар, ә 2,3.4 бүлекләрне С X Алишев эшли. Бүлекләрдә Казанның борынгы чорлардан алып шәһәр, һөнәр-сәүдә. хакимият үзәге буларак тарихи үсеше тасвирлана. Шулай итеп, галим иждтында ике юнәлеш—шәхсән тарих үзе һәм аны өйрәнү тарихы бергә үрелеп баралар Әлбәттә. Сәлам ага чыганакларны өйрәнүгә дә зур әһәмият бирә, матбугатта анын татар тарихи кулъязмаларына багышланган байтак мәкаләләре басылып чыга Бу мәкаләләрдә ул татар язма чыганакларының тарихи әһәмияте, татар халкында мәгариф эшенен куелышы, анын грамоталылыгы мәсьәләләренә дә тукташы Татар мәдрәсәләрендә уку-укыту процессы, бу уку йортларынын XVIII йөздә үк дини мәктәпләр генә булмыйча, мәгърифәт учаклары да булуы турында ул совет чоры тарихчылары арасында беренчеләрдән булып язып чыкты Татар я зма чыганакларын дөньяга чыгаруда ул А. Госманов белән дә бергәләп эшләп ала. алар "Казан утлары" журналында Пугачев хәрәкәте циклына керә торган татар документларын бастыралар 1988 елда нигездә алар тарафыннан хәзерләнгән. 24 табак күләмле "Воззвания и переписка вожаков пугачевкского движения в Поволжье и Приуралье" дигән зур китап басылып чыга Ул пугачевчыларга караган документларны, бигрәк тә Бахтияр Канкаев канцеляриясендә татарча язылган материалларны русчага тәрҗемәләре белән бергә туплаган басма була Чыганакларның мондый күләмле җыелмасы басылып чыгу сирәк була торган күренеш Ул тарихчылар өчен генә түгел, телчеләр, фәлсәфәчеләр, фольклорчылар өчен дә фаНмлы. кирәкте хезмәт булды Үткән буын өлкән тарихчыларга булган ихтирамы аны бервакытта да ташламый. Онытыла башлаган тарихчыларыбызнын әсәрләрен яңадан халыкка кайтармыйча, алар тарих фәнендә үз урыннарын ала алмаслар дигән фикердән чыгып һәм репрессияләнгән татар тарихчыларының истәлегенә тугры калып ул Г. Гобәйдуллиннын сайланма әсәрләрен үз эченә алган “Тарих сәхифәләре ачылганда" китабын төзи. Кереш сүз, искәрмәләр яза, сүзлекләр төзи. 1989 елда Казанда татар телендә басылып чыккан бу китапка беренче татар тарих профессоры Газиз Гобәйдуллиннын төп тарихи хезмәтләре, шул исәптән “Татар тарихы” да кертелә. Шул ук елда Ш Мәржд- нинен "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" дигән тарихи әсәре дә, хәзерге телгә күчермәдә зур гына бер китап булып дөнья күрде. С. X. Алишев аның редколлегия әгъзасы буларак китапны бастыруда актив катнаша. 1989 ел тарихчы өчен вакыйгаларга бай ел була. Ул елны Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты оешуга 50 ел тула. Институтның 50 еллык эшләренә йомгак ясау йөзеннән аның тарихи үткәнен яктырту ихтыяҗы туа. Шул уңайдан “Эзләнүләргә һәм ачышларга 50 ел" дип аталган китапны чыгаруда да С. X. Алишев редколлегия әгъзасы, басманы оештыручы-җыештыручы буларак шактый файдалы хезмәт башкара Китап вакытында чыга. Тарихчы тырышлыгы белән 1993 һәм 1994 елларда Казанда "Источники по истории Татарстана" исемле китапның 1 һәм II кисәкләре дөнья күрә. Ул китаплар тиз арада укучылар, фәнни хезмәткәрләр, вуз укытучылары арасында таралып та бетә. Анарчы галим тормышында күренекле бер вакыйга булып ала. 1987 елда ул 6 айлык түләүле иҗат ялы ала һәм үз вакытында якланмый калган докторлык диссертациясен яңадан үзгәртеп төзи. 1988 елның язында исә Мәскәүдә, СССР Фәннәр академиясенең Тарих институты гыйльми советында беренче зур тикшерү була. Анда галимгә Казан ханлыгы чорын төшереп калдыр, монда чагыштырулар Бөек Мәскәү кенәзлеге файдасына түгел”,—диләр һ. б Шул ук елның көзендә икенче тикшерү дә була. Диссертацияне кабул итәләр. “1989 елда якларсың”—диләр. Ләкин күп тә үтми “1989 елда безнең үзебезнең кешеләр докторлык диссертациясен өлгертәләр икән, сез инде 1990 елга каласыз",—дигән хәбәр алына. Кая барсын, ул инде түзәргә дә, көтәргә дә күнеккән. Хәерле булсын, 1990 елда “Среднее Поволжье в XVI—первой половине XIX века” дип аталган диссертация унышлы яклана. Шул ук елда ул “Исторические судьбы народов Среднего Поволжья в XVI— начале XIX в. ” исеме белән Мәскәүдә китап булып та басылып чыга. Китапка рецензиясендә Йошкар-Ола галиме Г Н. Айплатов: “Бу китап бик файдалы, ул Урта Идел буе халыкларының элеккеге тормыш-көнкүрешен, рухи мәдәниятен белеп язылган",—дип бәяли. Ә менә Германиядә яшәүче немец галиме А Каппелер болай ди: “Китаптагы каршылыклар татар тарихчысының ташламалар ясарга тиеш булганлыгын күрсәтәләр. Бу хәлнең 1989 елда, китап “Наука" нәшриятында яткан чагында да саклануы, Мәскәүдә традицион руссоцентризм стереотипларының никадәр тормышчан икәнлеген искәртәләр”. Тарих фәннәре докторы, профессор, РСФСРнын атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмил Ибраһим улы Гыйльманов , каты авыру сәбәпле, 1987 елдан башлап бүлек мөдире вазифаларын башкара алмый башлый. Аңа кадәр дә мөдирнең уң кулы булган С. Алишевны 1989 елда аны мөдир вазифаларын башкаручы итеп билгелиләр. 1990 елда исә мөдир итеп сайлыйлар. С. Алишев Институтның, республиканың иҗтимагый, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул озак еллар буенча "Белем” җәмгыятенең институт оешмасы рәисе, республика идарәсе каршындагы тарихиметодик бюро әгьзасе булып тора Районнарга, авылларга да чыгып, халык алдында бик күп лекцияләр укый. 1989 елның көзендә, аның бүлмәсенә бер яшь иптәш белән студентлык елларыннан ук курсташ дусты Марат Мөлеков килеп керә. Яшьтәше: "Сәлам, әйдә 1967 елда сөйләшенгән эшне башлыйбыз”,—дип сүз ката. “Мин дә шундый уйларда”,— дип җавап бирә С X. Алишев. Ә нинди сөйләшү сон 1967 елда9 Берничә үзара дус, яшь галимнәр Марат Мөлеков, Индус Таһиров, Рафик Гарәфетдинев, Сәлам .Алишев. Рәмзи Вәлиев җыелышалар да. бер өйгә кереп яшертен гәп куерталар Байтак фикер алышу, зарланулар, халыкның хокуксызлыгы турында сөйләшүләр була. Автономия кысаларыннан чыгып. Татарстанны союздаш республика итү өчен көрәш юлына басарга, дигән фикергә киләләр. Аның өчен яшерен оешма төзеп, шул идеяны тормышка ашыру өчен иҗтимагый хәрәкәт җәелдерергә. дигән тәкъдимнәр калыплаша. Тавышлар икегә аерыла. Берәүләр:—Фикеребезгә тугры калуга каныбыз белән имза куеп ант итак.' — диләр Икенчеләр:—Кирәкмәс, балалар уены уйнамыйк,—дигән карашта торалар Шулай итеп, яшерен оешма төзелми, пропаганда жәелдерелми кала Шартлар әле тумаган була. 1989 елла инде “үзгәртеп корулар чоры" башланган була. Марат Мөлеков “Институттан кемнәрне тәкъдим итәсен?—дип. С Алишевтан рекомендацияләр ала да, озакламый Казан дәүләт университетынын зур бер аудиториясендә Татар иҗтимагый үзәгенең оештыру җыелышын уздыра Оешманын идарә әгъзалары сайлана Бу идарә советына тарих һәм аны пропагандалау бүлеге җитәкчесе итеп тәгаенләнгән С Алишев та кертелә. Идарә советы иҗтимагый үзәкнен беренче корылтаена кадәр эшли Анарчы оешманың рәисе булган М. Мөлеков исә корылтайда Татар иҗтимагый үзәгенең президенты итеп сайлана. С Алишев алга таба да иҗтимагый хәрәкәттә республиканын сәяси тормышы куйган торле мәсьәләләр буенча язылган мәкаләләр белән катнаша. 1989 елның май аенда филология фәннәре докторы Ә Кәримуллин С Алишев янына кереп "Җир шарында иминлек һәм тереклек өчен көрәшүче рынаръларнын бөтендөнья конфедерациясе", дигән оешма бар Үзем анын әгъзасы Мина яна әгъзалар тәкъдим итү вәкаләте бирелгән Менә документлар белән таныш Риза булсан анкетаны тутыр".—дип аны шул конфедерациягә онди Салам ага риза була Бер елдан соң конфедерация аны “Асыл кош" ордены белән бүләкли, конфедерациянең боек парламент Советына әгъза итеп кертә. Ә 1992 елда ул “Рыцарьларның күк тасмалы йолдызы" орденына лаек була. Ана гражданлыклык. Австралия конфедерациясендә яшәү хокукы бирелә. Бу соңгы хокук, бәлки. “Алишевны СССР да эзәрлекли торганнардыр", дигән уйдан да килеп чыккандыр Ләкин андый эзәрлекләүләр чынлыкта булмый 1990 еллар башы сәяси яктан катлаулы була. Иҗтимагый хәрәкәт ин югары ноктага күтәрелә Шул ук вакытта республика кораллы агрессия куркынычы астында да кала. Галим тулы мөстәкыйльлек алу өчен шартларнын ате һаман туып жигмәгәнлеген андый һәм шулай була да 1995 еллардан республика янадан элеккеге кебек бәйле, ярымколониаль дәүләт булып кала 1990 елларда С. X. Алишев тарих бүлегенен мөдире буларак оештыру эшендә актив хезмәт күрсәтә Фән өлкәсендә үзенең күп кырлы эшчәнлеген дәвам иттерә Татар һәм рус вакытлы матбугат битләрендә күпсанлы фәнни һәм фәнни- популяр мәкаләләренә, җыентыкларда басылып чыккан язмаларына тукталмыйча, соңгы еллардагы зур күләмле хезмәтләре турында берничә сүз әйтеп китү урынлы булыр Иң башта ул электән килгән фәнни юнәлешен дәвам итеп, репрессия корбаны булган татар тарихчысы Һади Атласинын тарихи әсәрләрен кириллицага күчереп бастыру эшен башкара Атласинын галим мөхәррирлегендәге “Себер тарихы". “Соенбикә". “Казан ханлыгы" дигән тарихи рисалаләре 26 табак күләмле (448 бит) китапка җыйналып бастырыла Шунын белән тарихчы һ Атласи да тарих фәнендә үзенен мөхтәрәм урынына утыртыла Китап матбугатта уңай бәя ала С Алишев үзе дә Академиянең бер җыелышында "Мин атып үтерелгән татар тарихчыларының (Г Ибраһимов. Г Гобәйдуллин. һ Атласи) әсәрләрен дөньяга чыгаруым белән үзем язган китаплар белән шикелле үк бертигез горурланам", ди Шул ук 1993 елда анын мөхәррирлегендә урта мәктәпнең 5-6 класслары өчен тәгаенләнгән “Татарстан тарихыннан хикәяләр" (авторлары Г Дәүләтшин. Ф Хужин. И Измайлов) дигән дәреслек тә басылып чыга Ул фәнни нигездә эшләнгән һәм Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланган булса да. кин кулланылышка кертелми кала 1994 елда шулай ук анын мөхәррирлегендә, галимнен кереш сүэс белән "Тагар тарихы онытылмас сәхифәләр" дигән (тарих дәресләренә өстәмә әдәбият буларак тәкъдим ителгән) уку китабы дөнья күрә Алар бу басманы тарих фәннәре кандидаты (хәзер тарих фәннәре докторы) Равил Әмирханов. тарих, әдәбият белгече Әнвәр Хәйруллин белән берлектә әзерлиләр Күренекле тарихчыларыбыз Шиһабетдин Мәржанн. Рнзаэтдин Фәхретдин. Һади Атласи. Газиз Гобәйдуллин. Әхмәтзәки Ватнди хезмәтләренең аерым өлешләреннән төзелгән бу җыентык татар халкы тарихының борынгыдан башлап XIX йөзгә кадәрге чорын үз эченә ала Укучыларны халкыбыз тарихы, мадәнняты. гореф гадәте. лине һәм әдәп-әхлагына караган кыйммәтле чыганаклар белән таныштыра 1995 елда С. Алишев "Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV-XVI вв ” дип аталган китап бастырып чыгара Бу китап диссертация эшендә һәм “Исторические судьбы народов... "китабында әйтелмәгән яки төшереп калдырылган мәсьәләләрне кире кайтарып һәм өстәп языла. Ул Рус дәүләтенен тулысынча агрессив тышкы сәясәт үткәрүен, башка халык җирләрен яулап алу бу сәясәтнең төп максаты икәнлеген ачып бирә. Автор Казан ханлыгының оешуын, үсүен, анын җирле халкын күздән кичергәннән соңында ике дәүләт арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләргә, дипломатик хәйләкәр дошманлык, күралмаучылыкларга туктала. Казаннын мөстәкыйль дәүләт булып калу өчен көрәш-сугыш ысулларын, вакыйгаларның Казаннын, ханлыкның яулап алынуы белән төгәлләнүен күп төрле чыганаклар җирлегендә тасвирлый. Китап 10 табак кына булса да, бай эчтәлекле һәм бер утыруда укыла торган әсәр. Хезмәт матбугатта югары бәяләнә. Мәсәлән, китапка язган бәяләмәсендә Татарстан фәннәр академиясе академигы Әбрар Кәримуллин болай ди: "Бу хезмәтне мин болгар-татарларнын бәйсезлек, азатлык өчен көрәшенең трагик эпопеясы, дип атар идем. Шуның өстенә ул—урыс империясенең талау, басып алу, геноцид сәясәтен тасвирлаучы гаепләү акты буларак та актуаль тикшерү" Ә менә шул ук елда бастырылган “Материалы по истории татарского народа" дигән китап Татарстан фәннәр академиясе акчасына оештырылган вакытлы хезмәт коллективы тарафыннан эшләнә. Ул берничә ел дәвамында, озак төзелә, чөнки авторлар коллективын оештырырга, аерым каршылыкларны җинәргә кирәк була. Бу эшләрдә дә башлап, әйдәп йөрүче С. Алишев була. 31 табак (496 бит) тәшкил иткән бу китапны язуда 15 галим катнаша. Ә Сәлам ага исә "Казан ханлыгы: барлыкка килүе һәм үсеше". “Татар халкының оешуы", “Татарларны Рус дәүләтенең яулап алуы", дигән өч зур әһәмиятле бүлекне яза. Китап татар халкынын этногенезы проблемалары. Болгар дәүләте, Алтын Урда тарихы. Рус патшасының милли, сыйнфый сәясәте, халкыбызның демографик үсеш, милләт булып оешу мәсьәләләре. Әстерхан татарлары һәм совет чоры тарихының кайбер өйрәнелмәгән яклары белән таныштыра. 1990 еллар уртасында фәнни тикшеренү эшләре планы нигезендә тарих бүлегенең төп юнәлеше итеп Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү билгеләнә. Анарчы бүлек тә. Институт та бары тик Татарстан тарихы белән шөгыльләнергә тиеш иде. Чөнки шул чикләрдән чыгып тикшеренүләр тыелган була. Хәзер инде Рәсәйдә генә түгел, бөтен җир шарына чәчелгән татар халкының тарихын язу бурычы килеп баса. Берүк вакытта элегрәк планлаштырылган, 4 томнан 3 томга калдырылган “Татарстан республикасы тарихын" да язып төгәлләргә кирәк була. С. Алишевнын 90 елларда кайгырткан һәм хезмәт куйган төп эше әнә шул “Татарстан Республикасы тарихы” һәм “Татар халкы тарихы" булды. Бу фундаменталь хезмәтләрдә ул күпьеллык тәҗрибәсеннән һәм тирән гыйльми белеменнән чыгып үзе өчен какшамас принципиаль мәсьәләләрне хәл итә. Мисал өчен берничәсенә тукталып үтик: —Татарлар этнос буларак жирле төркиләрдән, болгар һәм кыпчак кабиләләреннән абориген халык булып оешканнар. Татар этнонимы аларга соңыннан тагылган. Бу фикерне ул инде 30 елдан артык үткәреп килә Урта гасырлар татар җәмгыяте тормышында феодаль монархия хакимлек иткән, ләкин крепостнойлык булмаган Рус дәүләте кул астында калгач кына крепостнойлык тәртипләре урнаштырылган. —Ислам дине һәм аның мәдәнияты яшәешнең барлык өлкәләрендә, халык булып оешу һәм үсеш процессында бик зур, уңай роль уйнаган. —Казан яулап алынгач ук Рус дәүләтенең колониаль изү сәясәтенә каршы Урта Идел буе халыкларының, беренче чиратта татарларның, милли азатлык хәрәкәте башлана Бу хәрәкәтнең төп күрсәткече булып төрле елларда хан сайлап кую тора. Тора-бара милли азатлык хәрәкәте сыйнфый көрәш белән тыгыз бәйләнеп үскән Шул рәвешчә, С. X. Алишев электән килгән тарихи нәтиҗәләрне ныгыта. Сонгы (әлегә кулъязма) китабында да ул шул нәтиҗәләрдән тайпылмый Рус телендә анын бу китабы “Социальная и национальноосвободительная борьба татарского народа во II пол. XVI-XIX вв.” дип атала. Ул китап та басылып чыгар дип ышаныйк.