Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКСАНЫНЧЫ ЕЛЛАР ӘДӘБИЯТЫ

Кешелек җәмгыяте өчен гаять мәгънәле дата—2000 нче ел якынлашып килә Бу дата тормышыбызның төрле тармаклары турында җитди уйлануларга этәрә, үткән чорга нәтиҗәләр ясауны, киләчәк елларга күз салуны сорый Шул уңайдан “Казан утлары” журналы редакциясе язучыларга һәм киң катлам укучыларга, әдәбият сөючеләргә гасырыбызны йомгаклаучы туксанынчы еллар әдәбияты турында түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итә —Соңгы ун-унбиш елда басылган кайсы әсәрләрне (проза, поэзия, драматургия, публицистика) әдәбиятыбыз казанышы дип саныйсыз? Ни өчен? —Сезнеңчә, туксанынчы еллар татар әдәбиятында нинди уңай сыйфатлар бар? Ә кайсы яклар Сезгә ошап җитми? Киләсе гасырга Сез кайсы әсәрләрне алып керер идегез һәм татар әдәбиятында нинди сыйфатларның өстенлек алуын теләр идегез? —Әдипнең җәмгыятьтәге урынын киләсе гасырда ничек итеп күз алдына китерәсез? Тәүфикъ Әйди: Туган әдәбиятыбыз, милләтебез язмышының көзгесе буларак, табигый ки. заманыбызның кырыс чынбарлыгын чагылдырырга тырыша. Сиксәненче еллар ахырында, мәгълүм тарихи-иҗтимагый үзгәрешләр нәтиҗәсендә, аның сулышын буып, күзен томалап торган киртәләр какшый төште. Әсир халыкның фаҗигале тормышын бар булганынча тулы канлы, оста һәм куркусыз чагылдырган әсәрләр бер-бер артлы әдәбият мәйданыбызга чыкты. Аларнын бер өлеше ажгырып торган милли изү, рухи хөрриятне рәхимсез чикләү, җәмгыять үсешен ялгыш юлга кертеп җибәргән кара көчләрнең терроры шартларында язылган, әмма укучыга вакытында җиткерелә алмаган, яшереп тотылган иде. Нурихан Фәтгахнын "Кичү", Ибраһим Салаховның “Тайгак кичү", Гурий Тавлинның “Афәт" романнары нәкъ менә шундыйлардан булды. Тиздән аларга Мәхмүт Хәсәновнең "Язгы аҗаган", Аяз Гыйләжсвнең “Балта кем кулында?" романнары өстәлде. Дөрес, аларнын дөнья күрүе шушы ук эзлеклелектә генә бармады. Бу әсәрләрнең беренче өчесе үзгәртеп кору дәвере башланганчы ук язылганлыгы, мине каләмдәшләрем өчен аеруча горурлаңдыра—татар язучылары арасында нинди авыр чорда да намуслылар, кыю һәм тәвәккәлләр, замана саташтыруларына бирешмәүче фидаилар, "палач балтасына башны куеп" Моабит төрмәсендә генә түгел, совет "лагеренда” да ижат итүче каһарманнар булган икән “Казан утлары" журналында басылган бу әсәрләрнен байтагын редактор буларак укыганлыктан, авторларына хәлдән килгәнчә ярдәм дә күрсәткәнлектән, миңа аларнын отышлы яклары ачык билгеле. Н Фәтгахнын туган ягы (Янавыл төбәге) сөйләшен шагыйранә матур һәм төгәл чагылдыруы, баш каһарманының күңел дөньясын тирән һәм тәэсирле гәүдәләндерүе, А. Гыйләжевнең ирония һәм сарказмны. нәфрәт һәм кызгану хисләрен әсәре тукымасына оста сеңдерүе мине әле дә сокландыра И Салаховнын әдәби осталыгы, тел байлыгы Фәттах һәм Гыйләжевнсксннән калышса да (мина анын урысча язылган кайбер диалогларын тәржемә итеп бирергә туры килгән иде!), "Тайгак кичү”дәге вакыйгаларның кырыслыгы, образларнын үзенчәлеге тормыпгтагыдай чын һәм калку ачылуы белән әсир итә Турысын әйткәндә, Салахов әлеге әсәрен әүвәл жанын жәфалап, тир-кан түгеп, имгәнеп-яраланып, коточкыч шартларда гомере белән “язган", аннары гына шуны кәгазьгә төшергән иде. Романнын зур унышы—авторнын жәһәннәм газапларыннан исән-аман котылып, үзендә тормыш хакыйкатен сәнгать хакыйкатенә әйләндерерлек көч табуында. Әйтергә кирәк, А Гыйләжев, Г Тавлин да сталинчылар вәхшәтен бик мул татыган язучылар, шунлыктан аларнын романнарыннан да жанлы тормыш сулышы бөркелеп тора Кыскасы, югарыда аталган әсәрләр, минемчә, туган әдәбиятыбызга чын хакыйкатьне кайтарды, катлаулы тормыш материалын сәнгатьчә үзләштерү ягыннан алга таба зур адым булды, бу исә башка әдипләребезгә дә сизелерлек йогынты ясады, таләпчәнлекне арттырды Сонгы ун-унбиш елда прозабыз М Мәһдиев. Ә Баянов, М Юныс әсәрләре хисабына да бөтәйде, аларнын һәркайсы укучыларның күңел дөньясын үзенчә баетты. Мәһдиев татар авылын, галимнәр дөньясын импрессионистик ысулда матур гәүдәләндерсә, Юныс чынбарлыкның яна катламнарына, яна географик һәм этник киңлекләренә иркен атлап керде, укучыларын милли анлы фикер иясе итеп тәрбияләү хакына рухланып язды, Баянов исә Аурупа һәм Америка әдәбиятлары традициясендә символлар куллану, әдәби форманы, стильне төрлеләндерү юлында эзләнүләр алып барды. Инде күптән сыналган стильдә язу ышанычлы, гарантияле була Тәҗрибәләр ясау кыюлык, зур әзерлек таләп итүдән тыш, сш кына ябындырырга да мөмкин Ә. Баянов прозабызда, яна самолетларны сынаучы пилот кебек, язу палитрасын төрлеләндерү, әдәбиятыбызны тагын да заманчалаштыру, ижатта дөнья әдәбияты казанышларын кыюрак үзләштерү буенча әһәмиятле эш башкара Шунысы кызганыч, анын бу фидакарь тырышлыгы, чын мәгънәсендә матур һәм үзенчәлекле повестьлар язуы нигәдер тиешенчә югары бәяләнми—Тукай бүләген, дспутатлык-түрәлек терәүләренә таянып, ижлди яктан анардан шактый калышкан әрсезләр алып тора Заманында шундый лилипутлар "гулливер” Салих Батгалны да типкедә йөрткән иде—шигъриятебездә әллә кайдан “мин—Батгал'" дип кычкырып торган әсәрләр калдырган шагыйрь, ышанам ки, кайбер лауреатлардан, әлбәттә, озаграк яшәр, әмма аны докладларда “һ.б." дип кенә телгә алган затларның оятсызлыгы барыбызга да кара күләгәсен төшерде Бу хурлыкны тагын кабатламыйсы иде' Әдәбиятыбызга яна дәрман өстәүчеләр арасында Фоат Садриев. .Айдар Хәлим, Марсель Галиев, Зөлфәт Хәким исемнәрен дә атыйсым килә Садрисвнын "Адәм әүлиясе", Хәкимнең Агымсуда ни булмас" повестьлары юмор-сатирабызны җанландырып җибәргән тансык әсәрләр Галнсвнсн сурәтле фикер йөртүе, туган телнең тәмен тоеп ижат итүе, Хәлнмнсн иҗтимагый хәрәкәтебезне рухландырып 1зәм азыкландырып торган сугышчан публицистикасын ижат итүе сәламәт әдәбиятыбыз барлыгына дәлил Минемчә, гасырыбыз башында чын реалистик татар прозасы нигез ташларын Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Шәриф Камал. Галимжан Ибраһимовлар салды, .шарга Мәхмүт Галәү килеп кушылды Коммунистик идеология терроры 1917 елдан сон татар әдәбиятын сәламәт үсештән мәхрүм иткәнлектән, байтак каләм ияләрен рухи сытып кына түгел, физик яктан да үтереп бетергәнлектән, әдәби дөньябызны болганчык нәрсәләр каплады Табигый ки. бу дәвердә дә көчләүгә, диктатка карышырга тырышкан, аерым уңышлы әсәрләр ижат иткән әдипләребез булды Әмма ижат өчен чын хөррият гасырыбыз ахырында гына ачыла башлады, шунын нәтиҗәсендә мәгълүм калыплардан, ясалмалыктан, ялганнан арынган әсәрләр заманы килде Аларны башка телләргә дә оялмыйча тәржемә итәргә мөмкин Туксанынчы еллардагы әһәмиятле казанышыбыз—прозабызның күп буяулы, күп стильле булуы, ин яхшы әсәрләрсбезнсн сәнгатьчә камиллеге, игътибарны җәлеп игәрлек образлар тудырылуы (Мисалга. А. Гыйзәжсанен Яра повесте) Ә кимчелекләребез күпме сон’’ Бик күп! Минемчә, ин зур җитешсезлек—күп сүзлелек. Без кино, телевидение гасырында яшәвебезгә, киләчәктә аларның тормышта тагын да зуррак урын биләячәгенә тиешенчә игътибар бирмибез. Көнбатыш әдәбиятларында күпчелек романнар 150-200 биткә калганчы юкарды, ә без һаман 400-500 битле, хәтта аннан да калынрак "кирпечләр” сугабыз. Икенчесе— колоритлы зур шәхесләр образы иҗат ителмәве. Бөек әсәрләр шуннан башка барлыкка килми. Өченчесе— безнең әсәрләрдә кешенең физиологик көнкүреше артык зур урын алуы, фикер, фәлсәфә көрәше сыеклыгы. Дүртенчесе—персонажлар телен тиешенчә бирә алмавыбыз, яшьрәк буын иҗатчыларның әдәби теле тулаем фәкыйрьлеге Бишенчесе— яшь прозаикларыбызның санаулы гына булуы һ.б. Гасырыбыз татар прозасына тулаем күз салганда, анда һәм тема, һәм форма төрлелеге җитәрлек бай булмавына да уфтанырга туры килә. XXI йөздә әдәбиятыбыз хакыйкатьне ачудан бер карыш та читкә тайпылмасын иде. Безнең гасыр мирасыннан аермалы буларак, ул укучыларга милли тәрбия бирүне үзәккә куярга, бу юлда, әйтик, поляк әдәбиятыннан үрнәк алырга тиеш. Әгәр шуңа ирешми икән, ул үзен үлемгә хөкем итәчәк. Әдәбиятыбызның киләчәге аның сыйфат ягыннан күтәрелүенә бәйләнгән. Әгәр ул башка әдәбиятлар белән ярышырлык дәрәжәдә булмаса, тиз арада укучыларын югалтып бетерәчәк, чөнки татар хәзер кимендә ике телне иркен белә. Аның сайлап уку мөмкинлеге киң. Сыйфат сикереше өчен исә туган әдәбиятыбызның иң яхшы үрнәкләре белән мәктәп дәверендә үк танышу, бер үк вакытта дөнья әдәбияты җәүһәрләре белән дә азыклану шарт. Тоталитар совет режимы безгә чит пл әдәбиятларын да идеологии иләктән иләп кенә укытты, бу хәл исә безне чын кыйммәтләрнең байтагын күрми-белми яшәргә хөкем итте. Мисалга, Ф. Кафка, К. һамсун, М. Пруст, Джойс һәм бүтән зур язучылар күләгәдә калдырылды, Т. Драйзер, Р. Роллан, С. Льюис, Хемингуэй, Стейнбек, Голсуорси кебекләр чамасыз күпертелеп тәкъдим ителде. Язучы булырга җыенган яшьләребезнең дөньякүләм танылган бөек язучыларның әсәрләре белән мөмкин кадәр яшьрәк чакта туган телебездә яки асыл нөсхәдә танышулары зарур. Моның өчен аларның студент дәверендә үк Париж, Берлин, Лондон кебек үзәкләрдә кайнап алуын Татарстан хөкүмәте кайгыртырга тиеш. Анда милләткә әллә ни бирмәячәк бай балалары укып маташкан шартларда, минем бу фикерем берәүгә дә “мөгез чыгару” тоелмасын. Менә шундый тыгыз аралашу булмау, телләр белмәү аркасында, татар язучылары дөнья әдәби процессында күзгә күренми, үз кабыгына бикләнгән хәлдәрәк гомер итә. Шунлыктан алар Көнбатыш әдәбиятлары үсешеннән 40-50 елга калышып яши, язганнары Көнбатыш өчен генә түгел, (анда инде без хәзер күтәрә торган мәсьәләләрне әллә чәйнәп туйганнар!), зирәк татар укучысы өчен дә кызыгын югалткан була. Калышу аермасын киметү әдәбиятыбыз үсешен, аның йогынтысын саклау өчен хәлиткеч әһәмияткә ия. Моның өчен исә дөнья әдәбияты җәүһәрләрен елдамрак тәрҗемә итеп бастырырга, яшь язучы ларыбызга чит телләр үзләштерүдә булышырга кирәк. Шул очракта әдәбиятыбыз психологик тирәнлеккә, фикри байлыкка, теләсә кайсы теманы камил яктыртуга тизрәк ирешер. Татарның куәтле сүз сәнгате үссен өчен, язучының хакимияткә, акча капчыгына бәйсез, намуслы һәм куркусыз булуы, күпчелек мәнфәгатен яклавы шарт. Моның өчен аның көч-куәте физиологик яшәешен тәэмин итүгә китеп бетмәве зарур. Тик якын елларда язучы булырга теләгән татар баласына моңа ирешү ихтималы бик үк күренми. Әгәр Татарстанда әдәбият, сәнгать, фән үсешенә мөнәсәбәт үзгәрмәсә, ярдәм артмаса, безнең әле бүген ирешкән югарылыктан да түбән тәгәрәвебез мөмкин. Җитәкчеләрнең ниндидер "кабул итү”ләрендә мәдәниятне үстерү хакында төче сүзләр, юмарт вәгъдәләр яңгырый, гамәлдә исә хәл көннән-көн начарлана бара. Түрәләргә куштанланырга түгел, аларның икейөзлелеген, вак жанлылыгын, бурлыгын фаш итәргә, киләчәк буыннарга аларның күңел кайтаргыч образларын гәүдәләндереп калдырырга кирәк! Милләтне анын әдәбияты, сәнгате, гыйльми казанышлары күтәрә. Әгәр Татарстан җитәкчелегенә киләчәктә шуны аңларлык затлар килсә, әдәбиятыбыз да көчәеп китәр. Һәрхәлдә халкыбыз шуна мохтаҗ, ул моңа ирешми калмас, дип өметләник. Рафаэль Сибат: 1. Сонгы елларда басылган әсәрләрдән шәхсән үзем Мөхәммәт Мәһдиевнен повесть һәм язмаларын, Аяз Гыйләжевнын “Йәгез, бер дога” романын, Гариф Ахуновнын Тимерхан турында әдәбидокументаль повестьларын, Фоат Садриевнын "Тан жиле” романын, Тәбриз Мөбәрәковнын “Хәтер аланы” повесть-кыйссасын, Ринат Мөхәммәдиевның “Утлы таба өстендә" дигән репортаж-хроникасын, Марсель Гали эсселарын, Зөлфәт Хәкимнен “Гөнаһ” романын әдәбиятыбызнын казанышы дип саныйм. Боларга Миргазыян Юныс, Зәки Зәйнуллин. Шәүкәт Галиев каләменнән төшкән ижат чагылышларын да өстәү—дөреслеккә хилафлык булмастыр дим Яшьрәкләрдән Факил Әмәк, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Ләис Зөлкарнай. Зиннур Хөснияр, Равил Сабыр, Мансур Шаһимәрдан, һичшиксез, кызыклы каләм әһелләре һәм аларга зур өметләр баглыйм. Әле, минемчә, алар төркеменә Илфак Шиһапов дигән юморист та килеп кушылды Юмор дигән бик тә четерекле жанрнын тәмен белә, каләме үткен, язганнарыннан шаянлык-жорлык очкын булып чәчри, әйтер сүзе бар һәм ул сүз—үз урынында. Шушында бер лирик чигенеш ясыйк әле Аксакалларыбыз—90 яшьлек Әмирхан Еники, йөзьяшәр Гомәр Бәширов бу—олуг әдипләр исемен атамау үзе үк әдәпсезлек булыр иде Алар—тере классиклар Мөхәммәт Мәһдиев Сонгы елларда авыл татарынын җанын чын һәм төгәл ачуда анын кадәр жснтскләп, барлык әдәби нечкәлекләргә ирешеп яза алган тагы берәр прозаик булды микән9 Андагы монсу юмор, сагышлы лиризм— бер Мәһдисвнскс генә. Башкалар алай язмый, дөресрәге—яза да алмый Мәһдиевнен әдәби быргысы кисәтеп килде хәзер чын мәгънәсендә саф татар авылларда гына калып бара Ләкин . Аларда да татарлык коелган-унган, милли ан үтерелгән, горур баш идерелгән Бигрәк тә бу яшь буында сизелә. Авылны һәм аларны эчкечелек басып киткән, һәр нәрсәгә битарафлык чолгап алган. Үз культуранны санламыйча, читнекенә иярү, туган теленә илтифатсызлык, чын милли тарихны белмәү—менә татар деградациясенең кайбер билгеләре. Бу бит һәлакәт үк булмаса да. фәлакәт' Милли инкыйразга илкүләм бару Гаяз Исхакыйдан сон Мөхәммәт Мәһдиев беренчеләрдән булып (әле партия, “социализм шартларында” "совет халкы” әмәлләп маташканда) әнә шулай кисәтүле чан сукты. Аяз Гыйләжев Тормышнын төпләрен күргән, ачысын-төчесен татыган, күп авырлыкларны үз башыннан кичергән әдип “Язгы кәрваннар" повсстында гыйбрәтле бер күренештә—симәнә орлыгы ташучы икс төркем очрашуда—системанын череклеген күп еллар элек ачып салган язучы. Сонгы елларда язылган "Йәгез, бер дога” романын шәхсән үзем шушы прозанкнын да, әдәбиятыбызнын да зур казанышы дип саныйм Төрмә—нлнен кечерәйтелгән моделе ул, ватанда ни бара, төрмәдә дә шул Вакыт-вакыт натурализмга җиткән сурәтләүләр, кискен вә ачы реаль кырыслык, рәнҗетелүләргә корылган тормыш һәм һәм төрмә шартларында да кешенсн чын-горур кеше булып кала алуы, саф мәхәббәт, дуслык хисләре Әле тагын зарланмау Әйе, зар елап язмышыңны каргап утырмау Гинзбург, Шаламов, Аксенов, үзебезнен Ибраһим Салахов язганнарда ул зар әсәр тукымасына кыерсытылу мотивы булып кергән, укучы аны сизә, күнеле белән тоя, ә Гыйләжсвта—юк' Романнын беренче җөмләсен генә искә төшерик —И-и, төрмәнен сөенечле мизгелләре! —Бу җөмләне язар яисә әйтер өчен олуг галант кына җитми, титан рухлы, кояш жднлы. галәмдәй иксез-чиксез күңелгә ия, тормышны вә яшәүне яратучан, дөньяга гашыйк инсан булу кирәк Гариф Ахунов Инде сигезенче дистәсен ваклап килсә дә. ифрат жор жднлы, тормышчан, оптимист кеше Язучылар арасында шундый аксакал булу— әдәбиятыбызнын аклыгына да даими ишарә ул Моңа анын ижат энергиясен, көйләнгән автомат кебек, төрле жанрларда бертуктаусыз актив иждт итүен искә төшерсәк, "Язучы—язарга тиеш'"—дигән тәгъбир канатлы күбәләк булып жанына. йөрәк түренә кунар Әлеге автор мине күп еллар элек “Чикләвек төше" повесте белән әсир иткән иде Кыска гына, китапта 60 битле генә, әсәр Ә тыгызлык, матурлык, кеше күңелен ачу!? Аннан ул эпик планда язылган “Идел кызы” романы белән күңелне яулады. Прозаик Ахуновның әсәргә материалны тормышның үзеннән көрәп алганы күренеп тора. Бу турыда аның "Ардуан батыр"ы һәм йөзләрчә очерклары үзе үк сөйли ич. Бездә бер алама фикер яшәп килә: —Имеш, язучылар "модный тема”ларга ияреп, партия кушканга ләббәйкә диеп, нефть чыгару, КамАЗ төзелеше турында әсәрләр яздылар. Соң Әлмәтгә нефть чыгармасалар, “Хәзинә" романы да тумас идс, шәһәр дә төзекләндерелмәс, асфальт юллар да салынмас иде. Тормыш нинди—язучы шуны күрсәтә. Күпкырлы талант иясе, киң колачлы әдип Гариф Ахунов соңгы елларда Тимерхан турында гади генә язылган повестьлары белән күңелгә керде. Нигәдер, шундый публицистик рухтагы, бернинди шомартуларсыз язылган әсәрләргә күңел тарта башлады. Автобиографик яисә биографик, документаль алымда булсыннар—барыбер ошыйлар. Әхсән Баяновның “Су өсләрендә пароход”ын гына искә төшерик. Фоат Садриев Аның “Таң жиле" романы күңелләрне хушландырып исте. Язучының монда иң зур казанышы вә укучы алдында отышы—Ана образы. Дөрес, безнең әдәбиятта Изге Карчык, Акъәби, Ана, ҖирАна образлары юк түгел. Әле Ак сихерчеләр дә бар. Мәсәлән, Нәбирә Гыйматдиновада Инде Акьәбигә килсәк, аның иң матур вә бөек үрнәген “Әйтелмәгән васыять”тә Әмирхан Еники бирде. Ул хәзер дә әдәбиятыбызда өлге-образ булып тора. Гомумән, төркиләр Ананы изгеләштерергә яраталар. Хатын-кызны да... Көнбатышта гына ул күбрәк секс, порно иясе. Әдәбиятта булган Ана роленә Фоат Садриев ни алып килде, нәрсә өстәде сон? Ул да Нуриәсманы шактый ук изгеләштереп бирә, ләкин аның “Ана"сы җиргә бик якын Үзеннән балаларына милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын калдырырга тырыша, иман-дан турында кайгырта, аналарның үз балаларын төрле юньсезлекләрен, яманлыктан кисәтеп, саклап торырга тиешлеген аңлап эш итә Әлеге образ чын мәгънәсендә “татар хатыны” дигән зур төшенчәгә ия. Тәбриз Мөбәрәков Әдәбиятта бердәнбер күләмле әсәр белән чыгыш ясаган әдип “Хәтер аланы” повестын сызык аша “кыйсса” дип атавы да әсәрнең сулышына ниндидер сер, сихер, тылсым керткәндәй була. Әсәрдә кеше кадере идеясен, саф хисләр олылыгын жырлый автор. Унике яшьлек Тәүфыйк, Галимә белән Шура образлары да шушы уй-фикерләргә хезмәт итә. Матур әсәр! Теле белән дә, сизелеп торган җылылыгы белән дә, яктылыгы белән дә... Тәлгат Галиуллин Әдәбиятыбызда тәүге әсәрләре белән үз урынын алган, беренче тапкыр татар мафиозларын (татар-урыс дисәң дә була) тормышчан вә ышандырырлык итеп күрсәткән әдип. Теле дә бай. Бары өсле-аслы эпитетларны киметергә дә, озын-озын җөмләләрне генә сирәгәйтергә кирәк. Чын бөеклек— һәрвакыт гадилектә! Ринат Мөхөммәдиев Үзенең Гыйлемханы, “кенәриләр”е, Солтангалиев турындагы романы белән зур популярлык алган прозаик. Ә инде “Утлы таба өстендә”—аның бүгенге көндә чын мәгънәсендә иҗат апогее. Мин аны бер мәшһүр әсәргә ымлап, ишарә ясап, “Репортаж с петлей на шее” дип атар идем. Ак Йортларны да Кара Сөрем басарга мөмкин. Әсәрдә шул Олуг Киная ята... Марсель Гали Эсселар остасы. Телнең бөтен үзенчәлекләрен, тәмен- ямен, нәфислеген, сыгылмалыгын, гүзәллеген, бөеклеген белеп яза. Бу язучыны гади укучыларга гына түгел, әдипләрнең үзләренә дә кабат-кабат укырга кирәк. Шәхсән үзем, мәсәлән, соңгы бер-ике елда гына да аның “Догалы еллар”ын икс (!) тапкыр укыдым инде. Чөнки... Әйе! Укыла Марсель Гали!! Зөлфәт Хәким Әдәбиятыбызның өмете, яшьрәкләрдән ин-ин галантлыларның берсе. Анда тирән психологизмны, Кафка сулышын ачык тоясың. Гөнаһ кылу—яманлык, ләкин кешегә Тәүбәгә килергә юл калдырылган. Пычрангансың икән, Чистарын! Гөнаһ" романындагы эчке идея, бәреп торган көй-мотивлар әнә шулар. Бу—дөньяви, Галәмкүләм Идея, Иң Олуг Мәгънә. Мирга зыян Ю н ы с—әдәбиятыбызга диңгез сулышы өргән язучы, анда миллилелек бик көчле. Зәки Зәйнуллин —гомерен бер зур роман иҗат итүгә багышлаган элеккеге полковник Кыска-ачык җөмләләр, хәрби тәртипкә охшаган сюжет. Аның әсәрләрендә дә (алыйк “Идсл"дә чыккан “Атом полигон''ын) милли хисләр, милли ан көчле Шәүкәт Галиев үзенен “Минем беренче гомерем" белән авыл халкына, ата-анасына, әбибабаларына прозада мәдхия укыды. Онытмаска иле- —Татарлык, милли хисләр, милли ан беркайдан да түгел, ата-ана, әби- бабайлар тәрбиясеннән килә Шаян-жор телле, ачык фикерле әдип шуны тоеп язган. 2. Татар әдәбиятында унай сыйфатлар: —Әдипләребездә хәзер миллилек бик нык чагыла. Татарлык, Татар Идеясен күтәрү омтылышлары бар. —Тарихи әсәрләр күп языла башлады Монда Нурихан Фәттах, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Җәмит Рәхимов, Рабит Батулла, Флүс Латыйфн, Вахит Имамов исемнәрен генә дә атау җитәдер дип уйлыйм. —Тормыш дигән Олуг Бинанын парад ишекләреннән генә кереп, “нык алга киткән социализм"га мәдхия яудырулар бетте. Хәзер язучылар арткы-бикле-кара ишекләрдән кереп, подвалларны, притоннарны, чүплекләрне дә төшеп карый алалар, ә бит бу чын дөреслекне язуга нык якынаю дигән сүз. Ни генә димә, Максим Горькийнын. “Тормыш төбендә" ("На дне”) драмасы ил буенча трагедиягә әверелеп бара ич, —Әдәбиятыбызда омтимизм, Кеше Көченә ышану, Матурлык—яхшылыкка чакыру яшәп килә. Болар—бик матур, гуманистик тенденцияләр:—Дөньякүләм проблемаларны яктыртуга Омтылыш. Космос, Галәм. Аллаһыны тоярга теләү дә— Җан-Рухнын, Калеб-Күнслнсн изге башлангычлары булып тора. Ошап җитмәгән яклар —Тезгеннән яисә тышаудан ычкындырылган ат бераз нишләргә белмичә як- ягына каранып тора. Ул әле үзенен иреккә—иркенлеккә чыкканын да тоймый- аңламый. Хәзер язучылар белән дә эш шулайрак Ирек дәгъва кылып килсәләр дә, аны алгач, кулына бомба тоттырылган бәндә баласыдай, каушап калдылар; —Кирәкме бу нәрсә9 Куркыныч түгелме бу?9 Чөнки болай яз, тегеләй яз дип, өйрәтеп торучылар булганда, өстендә бер җаваплылык та тоймыйча, басым- идсологиягә яраклаштырып язу рәхәт иде бит; —Безнең әдәбиятка һаман әле кырыс тормыш дөреслеге, психологизм, ихласлылык, сөйләп чыгу түгел—сурәтләү (!) җитешми, —Оп-озыи, кирпеч калынлыгындагы буш-сыек, хиссез романнар бетмәсә дә, һич югы нык кына кимесен иде. Алдагы гасыр—тагы да ныграк информация ташкыны ул, вакыт аз булачак, шуңа дилбегә буе, төче су тулган әсәрләрне укымаячаклар Шәхсән үзем повесть 80, 100, 120 биттән, ә роман 150-200 , 300 саннарыннан да артмаска тиеш дип саныйм. Дөрес, бик талантлы язылган әсәрләр өчен—укыганда—бу күләм азрак тоелырга да мөмкин; Агач тел әдәбиятны яулый бара. Кая Галимждн Ибраһимов, Марсель Галиләр теле9 Татар теленең илаһилыгын, олуглыгын язучылар күрсәтмәсә, кем күрсәтер9 ' Теләк: —Киләсе гасырда әдәбиятта миллилек һәм тарихилык тагын да ныгысын иде Кеше җанының ин тирән төпләренә төшеп эзләү тагы да көчәйсен иде Жанрлар күплеген тоярга язсын, эстетик дәрәжәсс югары булган әсәрләр күбәйсен һәм телгә булган сак караш, аңа изге күренеш итеп карау үтен бик нык сиздереп торсын иде Мөхәммәт абый Мәһднсв үзенең бер хатында мина "Язучы көчле һәм өстен, үз көчен сизә торган кеше булырга тиеш", дип язган иде. Анын шушы фикере васыять рәвешендә барыбызның да аңына сеңсә, бер дә начар булмас иде кебек Әдип—әдәп иясе, тел сакчысы, милли трибунаның ораторы. Иман-ден, Матурлык-Яхшылык мөнбәренең вәгазьчесе, тормыш көзгесе, киләчәкне алдан күрүче пәйгамбәр ул Менә аның җәмгыятьтәге иң чын вә дөрес урыны Әгәр ул шушы урынын ташлый икән яисә кемнәргәдер, икенче бер төркемгә, социаль катлауга бирә калса—ул инде әдип түгел, ә гарип Сүз Жан-Рул гариплеге турында бара Димәк, мондый очракта язучы көчсез Кабат Мәһдиевкә кайтыйк Анын сүзләре колак төбемдә гел яңгырап тора — Язучы көчле һәм өстен