Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сүзем—ялкыным

Сүзләр дә әүвәл Утта яралган; Ут булып алар Җиргә таралган. Сөю сүзе дә Утта коелган; Аның ялкыны Җанга уелган. Ялкынлы яшен— Җандагы балкыш; Хыянәт килеп Кагылса ялгыш. Яшен чаткысы Шартлап кабыныр. Нәфрәт учагы Җанны яндырыр. Нәфрәт сүзе дә Ялкында туган. Мәхәббәт-нәфрәт Йөри бер юлдан. Сүзнең ялкыны Әгәр сүрелсә. Кулның салкыны Җанга үрелсә— Җиргә кешеләр Бик кыйммәт түләр: Җанда беренче Мәхәббәт үләр. Мәхәббәт үлсә— Нәфрәткә чират; Җанның үзен дә Йотачак зират. ... Сүзләр дә әүвәл Утта коелган, Мәхәббәт булып Җанга уелган. Син дә мәхәббәт Телендә сөйләш. Сүзем-ялкыным, Җанга ут өләш! 1990 Синдә генә җан сулышым Туган ягым—җәен яшел. Кышын ап-ак намазлыгым. Сабый чактан дога сыман Җанга иңгән азатлыгым. Мин читнеке, ят илнеке Була алмам—теләсәм дә. Шуны сөйләр урманымда Киек мәче— селәүсән дә. Суларыңда дулкын кичә Кызыл канат— көмеш балык. Алыштырмам сине ятка, Тилмерсәм дә сусыз калып. Мин ирекле синдә генә Кардәш кошым—шәүлегәндәй. Янам фәкать синең өчен Шәмдәлләрдә сүнмәс шәмдәй. Туган ягым, синдә генә Горур булып үсә нарат. (Тамырың нык булсын дисәң. Туфрагыңны, җирне ярат!) Кыяларың—афәтләрдән Йолып калган сынмас калкан. Сиңа гына таянганга Мин яктыга карап калкам. Зәңгәр күзле чишмәләрдән Алдым кодрәт— тел ачкычы. Туган телен хурлаучыга Төшсен каһәр—җир каргышы. Туган ягым—җәен яшел, Кышын ап-ак намазлыгым. Синдә генә—җан сулышым. Синдә генә—азатлыгым. 1992 Тетрәү Тауларга килмә кайчан— Сер булып кала таулар. Килә дә беркөн тетрәү— Ут чәчеп яна таулар. Мең еллар эндәшмәгән Тын торган таулар яна... Таулар да җансыз түгел— Тетрәүләр кабатлана. Янарга, тетрәнергә Тауларны кем өйрәткән? Иртәме, якн соңмы— Тетрәү уза йөрәктән... Тауларга кайчан килмә— Күңелем тетрәү тоя. Дәһшәтле тетрәү булып, Яңа-яшь таулар туа. 1972—1989 Кемдер—иртән, кемдер—кичен Баллада Тып-тын иде, аяз иде Иртәсе җәйге айның. Күрде егет зират карап Йөргәнен бер бабайның. Киткәннәрнең рухын зурлап Кем монда дога кылмас! Ап-ак җилән кигән бабай— Нәкъ ннде Хозыр Ильяс. Пәһлевандай Егет аның Каршына басты килеп. Гыйбадәтен бүлдергәнен Белмичә, әллә белеп. — Ни югалттың, ни эзлисең. Нигә монда йөрергә? Сиңа, картлач, күптән вакыт Кара гүргә керергә. —Дөрес, улым, бу дөньядан Китми калмас беркем дә. Кемдер—иртән, кемдер—кичен... Барсы—тәңре иркендә... Каһкаһәләп көлде Егет: —Миндәме Тәңре колы? Бәйләнгәнме Ходай белән Минем дә гомер юлы? —Тәүбә, диген көлмә, улым, Зинһар, Тәңре каршында; Бер ул гына белеп тора, Күреп тора барсын да... Егет һаман көлүендә: —И картлач, сатма юләр; Сөйли күрмә башкаларга, Алар да синнән көләр. Аз гына да акылың юк, Җитсә дә йөзгә яшең... ... Тып-тын иде, аяз иде... Егетне сукты яшен. Кемгә—иртән... Кемгә—кичен... Кем дә мәхрүм белүдән... ... Көйрәп калды күмер генә Каһкаһәләп көлүдән. 1990 Эпә Бер юләрлек кылсаң, Син үлгәч тә Көлә-көлә сөйләп йөрерләр, һәр корольнең шуты булган кебек. Авыл саен була бер юләр. Үз юләре безнең авылның да: Эпә Хәким—ягъни дивана. “Үү!”—ди ул, шулай исәнләшә, “Ү-ү, Эпә!"—димеп мин аңа. Гыйбарәтгер бөтен тел байлыгы, Күп дигәндә, кырык ымлыктан. Матурлыкны Ходай жәлләмәгән— Диванабыз кара мыектан. Матурларны таный ул үзе дә— Җиңгәләрне: “Апа, тәт-тә!"—ди, Хәер бирсәң. Дога кылган була. Бит сыпыра: “Алла әп-пәГ'—ди. Сәрхүш күрсә, җен ачуы чыга... Гәрчә күпләр бездә салгалый. Андыйларның тетә тетмәләрен Аты-юлы белән:—Йаф-фа-лый! Яшел яздан кара көзгә кадәр Чыбыркысы төшми кулыннан; Үргән булыр аны кыш аеннан, Очын үрер айгыр кылыннан. Яратканга күрә мал-туарны, Өй борынча йөри көтүгә. Авыз итә суган-йомыркадан. Тозын ягып кара ипигә. Ашап туйгач, битен сыйпап куйгач, Махоркасын төрә кәгазьгә; Бу шөгыльдән аны тыеп булмый, Мохтаҗ түгел Әпә вәгазьгә. Гүя король таҗы— Боҗралары Махоркадан чыккан төтеннең. Ашап туйгач, Төреп гәҗит бите Тарта микән шуты корольнең? Кайдан килсен аңа мондый ләззәт— Көнләшә ул, бераз чамалый. Көтүлектә Әпә үзе король— Чыбыркысы король, йаффалый! 1989 Мәхәббәттә ацлашу Әгәр дә син җылы туфрак нкән, Ә мин анда—яшел кыяк үлән. Үлән булып үссәң әгәр син дә. Мин чык булам үлән күкрәгендә. Әверелсәң син дә күксел чыкка, Мин әйләнәм чиксез күк-офыкка. Әверелсәң снн дә әгәр күккә. Кавышырбыз шулчак гомерлеккә. 1990 Бар итүчем, яратучым Бар итүчем, яратучым, Уемда снн гомер бакый Синнән килгән тиңсез бүләк— Мәхәббәтем ншек шакый. Күрсен Җиһан, күрсен Галәм— Ишегемне ачам иркен. Мәхәббәттә яна оелү— Синнән күчкән бөек иркем. Бар итүчем, яратучым. Синең чиксез кодрәтеңчә. Дәвамчыма сулыш өреп, Җаным булып каным күчә. Күрсен Галәм, күрсен Җиһан: Ишек ачып улым көтә. Синнән килгән бөек кодрәт— Мәхәббәтем дәвам итә. Исемеңне һәр иртәдә Тел очымда яңартырмын. Минем бөек яратучым! Гомер—бакый, яратырмын. Мәхәббәт Яудырдылар гайбәт уты Дүрт тарафтан, дүрт яктан; Бер кара сүз җитә кайчак Егар өчен аяктан. Кара төндә кара елан Ыргыттылар морҗадан; Кем килер дә йолып алыр Сихерләнгән боҗрадан? Кем дә түгел, син ул фәкать Ия чиксез шәфкатькә; Барысын да син аңларсың— Кара кичке шәфәкькә. Йөгерерсең ялан тәпи Утлы күмер өстеннән. ... Сүндерергә мәхәббәтне Килми сихер көченнән. 1997 Көтү куганны искә төшереп язылган шигырь Морҗалардан төтен чыга. Яңа көнне каршылап. Вакыт безне кая куа Көтүчедәй камчылап? Юк, абынма! Вакыт көтми, Әйләнеп кайтмый кабат. Юл читендә, ташлы комда Калтырап ята канат. Кайчан гына бер кош булып, Ул канат очып йөргән. Югарыдан, тәрәз аша Бизәнгән кызны күргән. Кошлар оча һаман күктә Ярышып вакыт белән. Аста сазлык... Сарган аны Хәнҗәрдәй кыяк үлән. Морҗалардан төтен чыга, Көтү куар чак җитә. Чорга акыл кайчан керер?— Айлап-еллап ил көтә. Канатка ни... Хәзер аны Кем дә кумый камчылап. ... Әллә инде вакыт елый— Яңгыр ява тамчылап. 1997