Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘГЫЙТЬ РӘМИЕВ ҺӘМ ГАЯЗ ИСХАКЫЙ

Сәгыйть Рәмиевнен Гаяз Исхакый белән тәүге очрашуы 1902 елнын көзендә “Мәдрәсәи Хөсәения”дә була. С. Рәмиев мәдрәсәне тәмамлар алдыннан Г. Исхакый, Татарская Учительская школаны бетереп, бирегә мөгаллим булып килә. Г. Исхакый, мәдрәсәгә килү белән, аны үзгәртергә керешә. Бу хакта Сәгыйть Рәмиев һәм Габдрахман Хөсәенов Г. Исхакыйнын 1907 елда чыккан “Зиндан” китабына кереш мәкаләдә язып чыгалар. Моңарчы “хакыйкатьне күңелләрендә яшереп” йөргән мөгаллимнәрдән Гаяз әфәнде “хакыйкатьне хакыйкать көенә сорый башлый” һәм шәкертләр тормышынын төрле өлкәләрен үзгәртергә тотына. Мона җавап рәвешендә С. Рәмиев һәм башка шәкертләр "чын күңелдән Гаяз әфәндегә ихлас куялар” (С. Рәмиев, Г Хөсәенов. Мөхәммәтгаяз әфәнде —Мирас — № 6—1992.—Б. 28—33.). Шуннан соң Гаяз Исхакый шәкертләргә яңа фәннәр, яңа китаплар укытып, әдәбият ахшамнары ясап, рус театры белән дуслаштырырга омтылып, барысының да мәхәббәтен яулый. Г Исхакый бу хакта үзе дә, инде эмиграциядә яшәгән вакытында “Шималь төрекләренең әдәбиятына бер караш" дигән хезмәтенең Сәгыйть Рәми ижатына багышланган өлешендә болай дип язып үтә. “Сәгыйть Рәми бу яна хәрәкәткә кушылып китә һәм, яна мөгаллимнен кицәшен тотып, урыс әдәбияты белән кызыксына башлый, урыс театрларына йөри торган булып китә, каләм тибрәтә башлый” Әмма “Хөсәения” хәлфәләре Г. Исхакый керткән яңалыклардан, аның шәкертләр тарафыннан сөелүеннән куркып, икенче елга Г. Исхакыйны китермәскә уйлыйлар һәм теләкләренә ирешәләр: 1903 елнын көзенә ул инде "Мәдрәсәи Хөсәения гә килми. Шулай да Г Исхакый өргән яна сулыш мәдрәсә шәкертләренә һәм алдынгы карашлы мөгаллимнәренә үз тәэсирен ясаган була инде. Мәдрәсәне бүләкләү белән тәмамлап чыккач, С. Рәмиев биредә фарсы теле, геометрия һәм алгебра фәннәреннән мөгаллим итеп калдырыла. Ләкин мәдрәсә тәртипләре белән килешмичә, аларга каршы баш күтәреп. 1905 ел азакларында шәкертләр белән бергә мәдрәсәне ташлап чыга. Бу хәлне Г Исхакый түбәндәгечә аңлата: “Сәгыйть Рәми ... мәдрәсәдә күңеленә хуш килердәй эш таба алмый, тәкъдим ителгән имамлыктан баш тарта һәм әдәбият белән шөгыльләнә башлый”. С. Рәмиевнен тормыш юлын һәм иҗатын җентекләп өйрәнгән галим Ш Садретдинов та С. Рәмиевнен мәдрәсәне үз теләге белән, протест йөзеннән ташлап чыгуы турында яза. Икенче бер галимебез М. Гайнетдинов исә, Г. Исхакый да, С. Рәмиев тә “Хөсәения’’дән хурлыклы рәвештә куылдылар дигән фикер әйтә. С. Рәмиев бу чор вакыйгаларын 1907 елда язылып бетеп, 1908 елнын февраль азакларында аерым китап булып басылып чыккан “Низамлы мәдрәсә” комедиясенә нигез итеп ала. Бу комедия хакында Г Исхакыйнын Пинсгада сөргендә булган җиреннән (1908 елның март ае) рецензия язуы да очраклы түгел: “Низамлы мәдрәсә”дәге хәлләр аңа бик яхшы таныш, үз башыннан кичкән. “Мисалы да үз тормышымыздан, үз өемездән” алынганга күрә, Г. Исхакый бу әсәрне (пьесаны) “беренче татар көлкесе” исемен алырлык дип күрсәтә. (Гаяз Татар матбугаты Низамлы мәдрәсә, (Сәгыйть Рәмиев —Казан мөхбире 1908, 24 март). 1906 ел башында С. Рәмиев Казанга килә һәм “Таң йолдызы" газетасын чыгару хәстәрлегендә катнашып, аның беренче саннарыннан башлап хезмәт итәргә керешә. Әмма Гаяз Исхакый язуынча, Сәгыйть Рәмиев инде 1905 елда ук “революцион хәрәкәт башланыр-башланмас "таңчы"лар хәрәкәтенә кушыла, аларның Оренбург комитетының мөһим бер әгъзасы булып китә”. Замандашы, шагыйрь М. Укмасый “Сәгыйть Рәмиев иҗтимагый-сәяси көрәш мәйданына журналист һәм публицист буларак килеп керә”,—дип билгели. "Тан йолдызы" газетасынын фактик җитәкчесе, ана рух биреп торучы кеше Г Исхакый була Ләкин мөхәррирлек вазифаларын үз өстенә алырга мөмкинлеге булмау сәбәпле, газетаның рәсми мөхәррире һәм наширс башта М Путиляков, аннары Ф Туктаров һәм С. Рәмисв исәпләнәләр. Шулай итеп, 1906 елнын 30 маенда С. Рәмисв "Таң йолдызы" газетасын бөтен күләмендә редакторлык итү жаваплылыгын үз өстенә ала. Революцион-демократик характердагы мәкаләләрендә ил, халык язмышы кебек зур мәсьәләләр күтәрә, трибунадан-трибунага, мәдрәсәдән-мәдрәсәгә барып, ялкынлы речьләр сөйли, үз имзасы, төрле псевдонимнар белән кайнар политик мәкаләләр яза, шигырьләрен бастыра. Әмма, озак та үтми, Г. Исхакый җитәкләгән "Тан йолдызы" газетасын һәм анын җаваплы редакторы С. Рәмисвнс эзәрлекли башлыйлар. С. Рәмисв берничә мәртәбә суд жаваллылыгына тартыла, 21 июльдә исә кулга .тына: аз гына вакыт булса да бер кешелек төрмә камерасында утырып чыга. 1906 елнын 5 августында цензор Н. Ашмарин газетанын 25 нчс санын конфискацияли С. Рәмиевне судка бирү турында сүз алып барыла. Шундый эзәрлекләүләргә карамастан, С. Рәмисв үзенен эшен дәвам итә. Хәтта яшәргә дә редакциягә күчеп килә. С. Рәмисв "җинаятен" тикшерү өч ай ярымга сузыла. Суд 1906 елнын I ноябренә билгеләнә. “Тан йолдызы" газетасында (Ni 60) “Казан хәбәрләре Чәршәмбе" дигән баш астында 1 ноябрь көнне түбәндәге белдерү чыга: “Өченче көн ЗОнчы октябрьдә гәзитемезнен редакторы С. Рәмисвнсн квартирында тентү булып, Сәгыйть әфәнде һәм гәзитемезнен беренче язучыларыннан һәм гатарларнын беренче мәшһүр мөхәррирләреннән Мөхәммәтгаяз Исхакый җәнаплары арестовать ителеп, төрмәгә ябып куйдылар. Сәгыйть әфәндене исә бераз тоткач та чыгардылар Шунын кичегеп бу көн чыкты". Гаяз Исхакый бу хакта үзенен “Зиндан" повестенда бик тәфсилләп яза. Качып йөргән вакытта көндезләрен Сәгыйть әфәнде фатирында мәкаләләр язып үткәргән, бер көн шулай Сәгыйть Рәмиевтә кунып калгач, тентүгә эләгә ("Сәгыйть әфәндснсн фатиры безнең редакциямез хисапланганга") һәм аларнын икесен дә кулга алалар Билгеле булганча, Сәгыйть Рәмиевне тоткынлыкта озак тотмыйча, чыгаралар Гаяз Исхакый моңа бик шат була "Чөнки Сәгыйть "Тан"нын редакторы булганга, ул ябылу берлән газета туктала иле. Ул чыккач газета, сонга калса да, чыгачак иде" (Г Исхакый Зиндан — Казан, 1997). Эзәрлекләүләр нәтижәссндә. 16 ноябрьдә "Тан йолдызы" газетасынын соңгы 65НЧС саны чыга һәм икенче көнне газета басыла торган И Ермолаева типографиясе ябыла "Тан йолдызы"нын дәвамы буларак. Г. Исхакый идея җитәкчелеге астында "Тан мәҗмугасы” һәм “Тавыш" газеталары чыга башлыйлар Ләкин аларнын да гомерләре озын булмый. Гаяз Исхакый сөргенгә озатыла, башкалар да кайсы кая таралып бетәләр Бары тик С. Рәмисв кенә (ә ул әлеге газеталарны чыгаруда да якыннан торып катнаша) Казанда кала, ярым легаль хәлдә йөри Замандашы Вафа Бахтияров "Сәгыйть абзый бик кызганыч, бик авыр хәлгә төшә дип яза бу хакта (В Бахтияров Г. Тукай турында кайбер ucma.ieK.iap I94S. 20 декабрь —Г. Ибраһимов ис. ТӘСИ архивы, ф 9. оп 4. сак бер 35 ) Bv вакыйгалар С Рәмисвнсн 1914 елда “Ил" газетасында Г Тукай үлүенә бер ел тулу унас белән язылган “Икенче апрель көне мәкаләсендә дә чагылыш тапкан Сәгыйть Рәмиен »Хосэения* мәдросәсе шәкерте өчен сишәмбе көн чыгачак номерымыз “Г. Тукай турында истәлекләр” дигән китапта (1986 сл) бу мәкалә бик киселгән рәвештә “Беренче очрашулар." С. Рәмиев истәлекләре” дип бирелгән бирелүен, әмма Г Исхакый телгә альттан жирләре, әлбәттә инде, төшереп калдырылган. 1907 елда Г Тукай Казанга килә һәм С Рәмиевне эзләп “Болгар” номерларына китә Әгәр монарчы бу истәлекләрдән Тукай килгәндә Сәгыйть Рәмисвнен нигә кәефсез булуы аңлашылмый калса, “Ил"дәге мәкалә ачыклык кертә. С Рәмиев бу көн турында болай дип искә ала: “Гаяз әфәнденең Казан төрмәсендә тоткын чагы, шул мөнәсәбәт белән безнең дә бик кайгылы көннәремез иде Числосы хәтеремдә юк, бер көн, Фуад Туктаров, Ш Мөхәммәдъяров, Хөсәен Әбүзәров һ. б иптәшләремез мөшавәрә (киңәш) итеп, Гаяз әфәнде хакында бер төрле хәрәкәттә булынырга карар кыйлган идек. Минем өлешемә дә бер вазыйфа төште” Шуннан сон С Рәмиев үз Вазыйфасын башкарганда зур хурлык, кимсетүләр күреп кайтуы турында сөйли. Мәкаләнең бу кереш өлешендә, гомумән, вакьгг төшенчәсе Г Исхакый белән бәйле вакыйгалар белән үлчәнә: “Бер ун-унбиш көннән (Г. Тукай— Ч 3.) тагы әйләнеп Казанга килде. (...) Бу дәфга (тапкыр) килгән көннәре—Гаяз әфәнденен Казан төрмәсеннән сөргенгә озатылган көннәре иде. —Гаяз әфәндене күрә алмам микәнни инде,—диде —Булмас шул инде...—дидем (С. Рәмиев. Икенче апрель көне “Ил”. 1914. 2 апрель №23) С. Сүнчәләй 1906 елның көзендә “Таң йолдызы" идарәсенә кергәләп (хәтта кунгалап) та йөрүен искә алып, “Сәгыйтьнс идарәдә бик сирәк очрата идем Сәгыйть “таңчьГлар арасында шагыйрь генә һәм кирәксә рәсми редактор булып Г. Исхакыйга ияреп кенә йөри булгандыр",—дип яза һәм "әмма ул да таңчылык әмәлләренә инанган вә күңел куйган бер таңчы иде, әлбәттә",—дип өсти (С. Сүнчәләй Истәлекләр Г Ибраһимов ис. ТӘСИ архивы) Шагыйрьнең үзен-үзс төзәтеп куюы кызыклы гына килеп чыга. С Рәмиевнсн "таңчылар" арасында шагыйрь генә һәм рәсми редактор гына булып йөрмәве көн кебек ачык: Рәмиев үзе “ата таңчы”, "танчы”ларнын ин көчлеләреннән дип үз замандашлары һәм соңрак галимнәр тарафыннан да танылган факт. Г. Исхакыйга ияреп йөрде диюе дә дөрес булмас: ул Г. Исхакыйнын фикердәше, көрәштәше, һәм публицист, журналист буларак, әлбәттә, анын йогынтысы астында формалаша. Язмыш бу ике олуг әдипне бер очраштырып, инде ахыргача (Г. Исхакый илдән чыгып киткәнче) күзгә күренмәс жепләр белән бәйләп тота һәм янәдән-янә очраштырып тора. С. Сүнчәләй әлеге истәлекләреңдә “С. Рәмиев 1907 елда бөтенләй әдәбият вә театр кичәләре төзү эшенә генә бирелгән кебек күренә иде”, дип яза. С Рәмисвнен театр вә әдәбият кичәләре үткәреп йөрүләре (бу чорда да, соңрак та)—аерым бер тикшеренү темасы. Ләкин сүз башлаганбыз икән. "Әльислах” газетасының 1907 елны чыккан 5 санына күз салыйк. Биредә Ф Әмирханның "Дамелла" имзасы белән басылган кызыклы гына мәкаләсе бар: “Г. Исхакый җәнабларының иң гүзәл тасвирларыннан булган бу хикәя иң тәэсирле сурәттә кызларымызның гаҗпзин вә аларга татар мәгыйшәте һәр юлны вә һәр якты төшерә торган тәрәзәләрне каплаган икәнене күрсәтәдер. Гаяз әфәнденең ... фикриясе вә ... каләмиясе белән бөтен зал тулысы халык ләззәтләнгәндә, шул ук нәрсәләрнең нәтиҗәсе аңар икенче төрле иде—ул, 40 градуслы суыкта боз диңгезе ягына сөрелеп, әллә никадәр газаплар күрергә мәхкүм (хөкем ителгән) иде! Укучы Сөбектәгин әфәнде” "Сөбектәгин" имзасы белән матбугатта С. Рәмиев чыккан. Г Исхакый сөргендә булганда да, С. Рәмиев анын әсәрләрен пропагандалауда актив катнашкан. С Рәмисвнен сәхнәдән оста укуына һәм спектакльләр куйганда үтә дә оста итеп карчыклар ролен уйнавына замандашлары бигрәк тә басым ясыйлар. Шагыйрьнең хатыны Бану Әюпова-Рәмиева истәлекләренә караганда, С. Рәмиев 1914 елда Әстерханнан Уфага күчеп киткәч тә әдәби-музыкаль кичәләрдә һәм спектакльләрдә катнашуын дәвам итә. Мәсәлән, приказчиклар клубында хәвәскәрләр көче белән куелган Г. Исхакыйнын "Өч хатын берлә тормыш” спектаклендә катнаша 1907 елнын июнь башыннан С Рәмиев трибунасыз—матбугатсыз һәм эшсез кала. Шул трибунасызлык, акчасызлык аны, үз принципларыннан баш тартып, “Бәянсл- хак"ка яллануга китереп чыгарган, диләр. М. Гаинстдинов шактый материаллар тупланганнан сон кыйммәтле нәтижә ясый: “1908 елда ук, февраль башларыннан, “Бәянел-хак” гүя гомумән "гаңчы"лар газетасына әйләнә, ягъни бу газетага ("Бәянел- хак”ка) С Рәмиевтән алдарак (ул биредә 1909 елнын беренче көннәреннән эшли башлый) Г Исхакый килеп керә Анын Архангельдә сөргендә язган әсәрләрен тагын шул ук “ Бәяне л-хак"та иректә калган X Әбүзәровләр, С Рәмиевләр чыгарыл торалар С Рәмиевнсн “Бәянел-хак"ка урнашуын хурлаучылар да, аклаучылар да үз заманында ук шактый булды Кайбер замандашлары һәм кайбер галимнәр монын сәбәбен бер тиен акчасыз, эшсез калганлыктан дип күрсәттеләр. С Сүнчәләй. .мәсәлән, С. Рәмиевнсн “Бәянел-хак” кебек кирелеге, каралыгы белән танылган, әмма зур гына газетаны кулга алып, анын мәсләген, йөзен үзгәртеп жибәрү кебек яхшы нияте дә булгандыр”,—дип уйлана. Бсзнсн көннәрдә М Гайнетдинов хакыйкатькә ин якын версия тәкъдим итә: "танчьГ’ларга актуаль, программ әсәрләрен—тоткынлыктагы Г Исхакыйнын яна тәнкыйть мәкаләләрен, шаушусыз, мыштым гына, бераз "томан артында рак” рәвештә, кичекмичә мәйданга чыгару кирәк Алар “Бәянелхак" вариантын сайлыйлар С Рәмисв үз ижат планнарыннан баш тартып, намуслы исеменә юылмас тап төшереп, “Сәйдәш бабайларга” ялчылык итеп "танчьГлар бурычын түләргә мәжбүр була" (М Гайнетдинов Җаектан килгән “таңчы" һәм Сәгыйть Рәмиев — “Мәдәни җомга /996. 23май. 3/май) 1913 елнын 22 октябрендә Петербургта йорт-жир файдасын күзәтүче татар газетасы—"Ил" чыга башлый. Р Әмирхан язуынча, бу газета "чын мәгънәсендә Г Исхакыйнын ижат вә йөрәк җимеше", чөнки ул беренче талкыр Г Исхакыйнын үз редакторлыгында чыккан басма. (Р Әмирхан Иманга тугрылык Казан —(1997 —198318 бб.). Биредә Й. Акчура, М Бигисв, Ә.—3 Вә лили. Ш Мөхәммәдьяров, Ф Туктаров һ б. күренекле җәмәгать эшлеклсләрс белән С Рәмисв тә катнаша Ягъни биредә дә Г. Исхакыйнын "иске гвардиясе"—“танчьГлар эш итә. С Рәмиевнсн 1914 елда Тукайның үлүенә бер ел тулу унас белән чыккан "Ил"нен махсус санында инде өстә телгә алынган "Икенче апрель көне" дигән Тукай турында истәлекләре басылып чыга Бу мәкаләдә С Рәмиевнсн Тукайны "тагар җәмгыятенең вакытсыз бер корбаны" итеп бәяләве һәм үзен мәрхүмнең ин якын иптәше, жан дусты дип тәкъдим игүе, Тукайның шәхси кимчелекләрен дә читләтеп үтмәве галимнәр тарафыннан (Г Халзп) тискәре бәяләнеп, тәнкыйтьләнеп киленде, яисә гомумән бу мәкаләнең барлыгына күз йомдылар Югыйсә, мәкалә Тукайга каршы ук ату, аны кимсетү1 максаты белән язылган булса, Тукайны югары бәяләүче, аның исеменә пычрак атучыларга каршы чыгучы Г Исхакый, мөхәррир буларак, С Рәмиевнсн бу мәкаләсен юбилей санында мәрхүм шагыйрьгә ихтирам хисе белән язылган мәкаләләр янына урнаштырыр ндсмсни' Ш Садретдинов язуынча. “1912 ел башларында эчке эшләр министрлыгы Казан цензура комитетына “Тан йолдызы” газетын якадан тикшереп чыгарга күрсәтмә жибәрә” (Ш Садретдинов С Рәмиев һөм патша жандармериясе — “Аргамак ' 1994. .>4 6) Тикшерү нәтиҗәсендә газетанын 20гә якын санына арест салына, тыелган әдәбият исемлегенә кертелә, Казандагы суд һәм жандармерия органнары С Рәмисвнс эзли башлыйлар 1914 ел башларында С. Рәмисв эшләгән "Идел" газетасы ябылып, шагыйрь Әстерханнан сөрелә Яна гына гаилә корган С Рәмисв хатыны Бану Әюпова белән Уфага күчәргә мәжбүр була С Рәмисв Әстерханда “Идел” газетасында эшләгәндә дә "хөкүмәткә каршы характердагы" эшләр белән шөгыльләнә, мәкаләләр я.за, "сөргенгә сөрелгән татарлар белән даими аралашып тора Анын тарафыннан чыгарыла торган "Идел" газетасында үз тирәсендә сәяси ышанычсызлыгы белән танылган хезмәттәшләр жыя " Банх Әюпова- Рәмисва истәлекләренә караганда, алар өйләренә тентү килүен көтеп, С. Рәмиевнсн кулъязмаларын, язышкан хатларын сайлап алып яндыралар Яндырылган кәгазьләр арасында С Рәмисв белән Г Исхакый. Г Тукай. Г Ибраһимов һ б әдипләр жәмәгать эшлеклсләрс язышкан хатлар да бик күп була Димәк. С Рәмиев Г Исхакый белән күрешә алмаган вакытта ла даими язышып торган 1916 елнын январь башында С Рәмисвкә жандармерия “Момда. Уфада, Г. Исхакый, Г. Терегулов, С. Рәмиев вә Г. Ибраһнмовлардам оешкан бер инкыйлаб комитеты төзелгән, сез шуны беләсезме?"-дигән сорау биреп, агент итеп .злырга тырыша Шул көннән алып С Рәмисв исеме "провокатор" дигән агама белән пычрана Октябрь революциясеннән сон. 1918 елнын январендә. Уфада җыелган Милләт мәжлесе әгъзалары бу мәсьәләне (С Рәмиев провокатормы, әллә юкмы’) көн тәртибенә куялар Мәжлсстә Г Исхакый да катнаша һәм үз сүзен әйтә “С Рәмиевиен “Там йолдызы” мөхәррире булып торган вакытында газеттагы мәкаләләр өчен судка бирелгән чакларда да бөтен мәсьүлиятме (жлваптытыкны) үз остенә алып, язучыларны судка тарттырмаганын сөйли Шумын белән бергә Сәгыйть әфәпленен бер курыкса, кинәт кенә бик нык куркып китү гадәте дә бар, ләкин соныннан исен башына җыеп ала ала”, ди (“Тормыш ", 1918ел. 18гыйнвар). Хәкимнәр хәйәтс (суд коллегиясе) С Рәмисвкә бирү өчен төзегән сигез сорауга, Г. Исхакый "Инде бер нәрсә дә арггырылырга урын калмаган. Бу сөальләргә караганда, һәйәт каршында алды карарланган бер нәрсә бар кебек күренә”, ди. Теге сигез сөаль өстенә үзеннән шундый бер сөаль куша: “С. Рәмисвнсн гамәлендә милләткә хыянәте бармы9 " Аннан сон мәсьәләнең икенче ягына күчеп: “Бу мәсьәләне күтәрүчеләр бигрәк Сәгыйтънең әдәбият вә матбугаттагы хезмәтләрен игътибарга алып башлаганнар иде. Бинаэн галәйһи (шуна күрә) ул хакта һәйәт бик ачык җавап бирергә тиешле. Шунын өчен мин тагын шундый сөальләргә җавап бирергә тиеш дип беләм: әгәр С Рәмиев гаепле табылса: 1. Матбугат галәменә кайтырга анын хакы бармы, юкмы? 2. Булмаса, китапларда анын шигырьләре калырга ярыймы, әллә себереп түгелергә тиешләрме?” (“Тормыш". 1918ел. 19гыйнвар) «Таң йолдызы» газетасы хезмәткәрләре Сулдан уңга: Ш Мәхәммәдъяров. А Дәүләтшин. X. Әбүзәров. С. Рәмиев ( Матбугатта беренче мәртәбә басыла) С. Рәмиев үзе сүз алып, сораулардан канәгать икәнлеген бәян итә. “Бу хакта сөальләр була торган булса, нәкъ менә шул хөкемнәр һәйәтс сөальләре булырга гына мөмкин,—ди”. Суд С. Рәмиевнсң милләтенә хыянәт нияте булмаган, дип таба. “Шуның белән бергә С. Рәмиев табигате шигъри вә хыялый булуы, хакыйкый хәяттән ерак торуы, җисмани авырулыгы, хезмәткә көчләнеп кертелүе, вөҗданы газап чигүе, управлениягә һичбертөрлс мәгълүмат бирмәве—һәрберсе гаепне җиңеләйтүче сәбәпләрдән саналырга тиеш дип тапты". Әмма С. Рәмиев турында төрле имеш- мимешләр, дәлилсез гаепләүләр 20 елларда да күренгәли. Гасим Мансуров 1925 елда язылып, 1926 елда басылып чыккан "Беренче революция елларында татарлар" дигән китабында Г. Исхакыйны, “таңчы"ларны тоташ каралтып, татар эсерлары "провокатор булдылар” дип, шул исәптән бернинди аңлатмасыз С. Рәмиевнс дә шулар рәтенә кертеп яза. 1918 елда С. Рәмиевнс аклауда, күрәсең, Г. Исхакыйнын да өлеше зур булган. Гасим Мансуров юкка гына, үпкә белдергән кебек, “революция булгач, татар буржуа ирләре милләт өчен файдасы тиярлегрәк провокаторларны тәүбә иттереп, аклап маташтылар. С. Рәмиевнс, Г. Исхакый тәкъдиме буенча, милләт мәҗлесе аклады”, дип язмыйдыр. Сәйфи Кудаш хаклы: С. Рәмисвкә Г. Исхакый йогынтысы бик көчле була һәм февраль революциясеннән сон алар тагын да тыгызрак бәйләнешкә керәләр (С. Кудаш. Онытылмас минутлар. Уфа, 1962 ). 1917 елның 23 мартында Мәскәүдә янә “Ил" газетасы чыга башлый. “Февраль революциясе көннәреннән башлап, 1918 елның урталарына хәтле дәвам иткән милли буржуа газеталары арасында иң алдынгысы, аларга тон биреп баручы газет шушы булды, (...) Советларга каршы бик каты язды, ( ■•■) малай-шалай комиссарлар, эш башына менгән көтүче, каравылчы, зимагур, рабучи товаришлар һәм башкаларны (...) каргады Большевиклар үзләре дә. аларнын хакимиятләре дә өч көнлек, диде”—дип яза бу басма хакында "Вакытлы татар матбугаты” альбомы (1926) Һәм "фикереннән, тел. имлясеннән үрнәк урында” дип өстәп куя Милли-патриотик рухтагы бу каһарман газетаның гомере 1918 елнын урталарында большевиклар хакимияте тарафыннан өзелә. С. Рәмиев 1918 елда “Ил” газетасында актив языша башлый Газета да үз чиратында С Рәмиевкә игътибарлы провокаторлыкта гаепләнеп, суд аклаганнан сон, "Сәгыйть әфәнде Рәмиев акланды” (идарәмезгә телеграм) дигән белешмә бастыралар (“Ил”. 9, 27гыйнвар) Шул вакыйгалардан сон күңеле сүрелеп, рухы рәнжеп калган шагыйрь “Талдым" дигән шигырь яза һәм бу шигырь "Ил"дә басылып та чыга (1918, / 5 февраль, 12) 1918 елнын 9 мартында (24 февраль) С Рәмиев Алар ' дигән шигырь яза һәм аны “Ил" газетасының 23 санында бастырып чыгара Бу шигырьнең исеме астына С Рәмиев “Гаяз әфәндегә һәм анын максатташ иптәшләренә багышлана" дип язган һәм эпиграф итеп “Коръән"нсн 48нче “Жинү” сүрәсеннән аять китерә. Әлбәттә инде Гаяз Исхакыйга багышланган шигырь буларак. 1918 елдан соң дөнья күргән С. Рәмиевнсн шигырь җыентыкларына “Алар" шигыре кертелмәгән Г Тукайның үлүенә биш ел тулу уңае белән С Рәмиев Әстерхандагы "Сарай” газетасында (1918, 3 (17) апрель) "Мәктүб" дигән мәкалә бастыра Биредә ул якын дустынын рухына мөрәҗәгать итеп, илдә барган сәяси үзгәрешләр белән уртаклаша, хөррият һәм ирскнен бары тик сүздә генә хөррият булуын, чынлыкта исә илдә коточкыч вакыйгалар баруы турында ачынып яза Г Исхакыйнын эмиграциягә китүен алдан белеп, шул хакта да (исемен атамыйча гына) язып үтә: “Теге кысынкылык заманында: хөррият! хөррият! дип янып йөргән, хөррият юлында (...) таптап, Архангель сазлыкларын киптереп бетергән каһарманлар (...), хөррият килгәч, бары хөррият белән тәбрик кенә ишетеп калдылар, хөрриятнең үзен алмадылар. Алар тагы яңадан башлан, шул хөрриятне эзләү юлына, яңадан башлап озын сәфәргә керешәчәкләр кебек күренәдер". Гаилә белән бәйләнгән, әле яна провокаторлыкта гаепләнеп, көчкә акланган С Рәмиев үзенең остазы Г. Исхакый белән бергә илдән чыгып китү турында уйлый да алмый Ләкин алдагы тормышын күз алдына бик ачык китерә өметләнер нәрсә юк. Г. Исхакыйнын илдән чыгыл китүе С Рәмиев өчен шәхси фажига була дип әйтә алабыз Моңарчы гел Исхакыйнын кзтн җилкәсен тоеп, анын ярдәмен күреп яшәгән С Рәмиев, Г Исхакый эмиграциягә киткәч, тагын кызганыч хәлгә төшә бер кызыллар ягына чыгып карый (хәтта большевиклар партиясенә керә, һәм бу хакта соңыннан “С. Рәмиев революция вакыйгалары дәвамында үзенең контрреволюция ягыва чыккан элеккеге дусларыннан читкә китеп, советлар ягына күчте тип язып чыктылар (С Кудаш. 84 б). бер урталыкта чайкала, соныннан барыбер партиядән чыгарыла һәм җанына тынычлык, иҗатына илһам ала алмаган килеш тилмереп вафат була. Шагыйрь үлгәч, күрәсең аны “кызыл" итеп күрсәтү теләге белән, язучылар— замандашлары бер дәлилсез, С Рәмиевнсн үләренә озак калмаганда. Г Исхакыйга мөнәсәбәте үзгәрүе турында язып чыгалар 1925 елда Г Исхакый турында төрек матбугатыннан алынган бер матери.ы, имеш Г Исхакый ниндидер бер төрек газетындв большевикларны сүгеп бер мәкалә язган һәм төрек газеталары зур гауга куптарып. Төркия белән Советлар Союзы арасындагы дуслыкны бозарга йөри дип. Гаяз ише контрларның Төркиялән сөрелүен таләп иткәннәр Имеш. С Рәмиев шул хакта укып "Бу Гаяз дигән ахмакка мин әле булса бераз ихтирам саклап йөридер идем, чмввав да бик зур подлец булып чыкты бит бу кеше, йә соң иңде, революциянең тутызыжчы елыида, большевиклар тоткан юлның дөреслеге бөтендөнья алдында исбат ителеп торган бер вакытта шундый ахмаклык сатып йөрү буламы соң" инде, ди Гаязга һәм анын язганнарына үзендә ифрат гүбән һәм начар бер караш птан.тыгын сөйли. имеш (С Кудаш Онытылмас минутлар Уфа. 1962. 84 6. Г Касыймов Сәгыйть үлеме турысында 'Яңа авыл ". 1926. 20 март. № 32) Кинәт кенә, үләр алдыннан, Сәгыйть Рәмиевнсн Гаяз Исхакый турында фикере үзгәрүе шикле, әлбәттә Нигә соң шагыйрь, әгәр бу чынлыкта шулай икән, шул хакта матбугатта язып чыкмый, акланыр өчен менә дигән форсат бит югыйсә'" Аннары. С Рәмиев большевиклар алган юлны дөрес юл дип таныды микән, дигән сорау туа. Бу очракта җавап бер генә төрле була ала әлбәттә, юк Инде 1918 елда ук. шагыйрьләргә генә хас үтә сизгерлек белән С. Рәмиев илдә барган вакыйгаларның кайда китсрәсен күрә белгән һәм бу хакта ачыктан-ачык язып чыга. ("Сарай"газетасы 1918,3(17) апрель) Революцион комитетларда эшләп, төрлесен күргән, ачлык елында үле гәүдәләр җыеп йөргән һәм бу вакыйгаларга багышлап “Иблис тә дердерәде" дигән әсәр язган, партиядән чыгарылган шагыйрь советларны мактап сөйләр микән? Әгәр шагыйрь советлар ягына чыккан булса, нигә сон анын совет чорында, үзе исән чакта, бер китабы дд дөнья күрмәгән? Нигә соң аның өч томга җыелган әсәрләре, М. Гайнетдинов язуынча, вәхшилек, шәхес культы чорындагы кебек юкка чыгалар һәм бүгенге көнгә кадәр табылмаган килеш кала бирәләр? һәм, ниһаять, нигә сон совет хакимияте заманында шагыйрь илдәге вакыйгаларга дан җырлап, бер генә шигырь дә иҗат итмәгән? Д. Юлтый хаклы, төрле совет эшләрендә йөрсә дә, “С. Рәмиевнен эчке рухы бу яца дәвергә үзләшә алмады. Бу дәвер анын шигъри талантына көч бнрә алмады" (Д. Юлтый Сәгыйть Рәмиев үлде "Эшче", 1926, 20март, № 53). 1923 елда “Башкортстан" газетасының 11 гыйнварда чыккан санында Г. Касыймовнын “Сәгыйть агага” дигән мәкаләсе басылып чыга. Ул С Рәмиев турында: “Хәзерге эшче-крестьян диктатурасы дәверендәге икътисади мөнәсәбәтләрдән туган яшь әдәбиятнең шагыйре булыр өчен ул диктатураның сөелүе һәм аңа иҗади карау шарт. Сәгыйтьтә бу юк, биш ел дәвам иткән бөек революциягә дә, анын нәтиҗәсендә туган әдәбиятка дә ул хаос дип, аңлашылмау дип карый. Шулай булгач, анын хәзерге әдәбият шагыйре һәм аны тудырган идеологиянең тәрҗеманы була алу ихтималы юк”,—дип яза. С. Рәмиев бу сүзләргә каршы үзенең “Сүзем һәм үзем” дигән шигырен яза. Бу—анын соңгы шигыре дип санала. С Рәмиев үзснсн сүз кылычы турында түбәндәгечә язып, элеккеге идеалларына тугры калуын тагын бер кабат раслый: Жнһадында ләшәй* аңар атар ук та, Юл өстендә ятар дәрья, янар ут га, Вәләкин ул әрәм җиргә, ялтрау бирми Буш һавада, әзерләнгән зәмин юкта. Моңа каршы Г. Касыймов үзенең мәкаләсендә С. Рәмиевкә: “Сезгә нинди зәмин кирәк, сезнең кылычыгыз өчен шушы зәмин дә тармыни? Менә сез хәзерге көндә Париж буржуаз ларында лакейлык итү дәрәҗәсенә төшеп хур булган Гаязлар шикелле Русиянең элекке—1917 елнын 7нче ноябренә чаклы булган шомлы, караңгы жандармнар зәминен сагынасызмы?"—дип, шагыйрьне “биш ел буена әллә ничаклы кыйммәтле корбаннар биреп, низагларга каршы торып дәвам иттерелгән канлы көрәш вакытында тик торганы, сүз кылычын кынасыннан чыгармаганы" өчен гаепли һәм “ни өчен... әле дә чыгармыйсыз?”,—ди. Г. Исхакый С Рәмиевнен соңгы көннәреннән хәбәрдар булган, күрәсең, чөнки “Большевиклар революциясе вакытында ул Мәскәүдә большевиклар дошман күргән Г. Исхакыйнын “Ил" газетасы мөхәррире була һәм шунын аркасында большевиклар хәрәкәте бу шагыйрьгә дә үги итеп карый. Ул хәерчелеккә төшә һәм, ниһаять, 1926 елда үпкә авыруыннан вафат була”,—дип яза (Г. Исхакый Шималь төрекләре әдәбиятына бер караш. “Татарстан ". 1993, № 9). Әгәр дә С. Рәмиев советлар ягына чыгып хезмәт иткән булса, бәлки ул хәерчелектә үлмәгән булыр иде һәм вафатыннан соң аның хатыны Бану ӘюповаРәмиева өч баласын алып, Уфадан Мәскәүгә, татарлар азрак булган җиргә китәргә мәҗбүр булмас иде. Ә бит нәтиҗәдә шагыйрь балалары рус мохитендә тәрбияләнеп, башка милләт вәкилләренә кияүгә чыгып, үзләренен ана теленнән һәм тагар мәдәнияте казанышларыннан, үз аталарының әсәрләрен оригиналда укудан мәхрүм калалар!.. Сүз башына әйләнеп кайтып шуны әйтәсе килә: С Рәмиевнен жандармерия вакыйгаларыннан сон да тернәкләнеп китәргә үзендә көч табуы—Г. Исхакый хезмәте булгандыр, мөгаен: үзе судка килеп чыгыш ясый, соныннан С Рәмиевне үзе белән “Ил”гә эшкә тарта. Шуна күрә үз канаты астына алып, нинди авыр, дәхшәтле чорларда да яклап, ярдәм күрсәтеп, шигъри талантын югары бәяләгән бер кешегә С. Рәмиев алай тел тидермәс, кул күтәрмәс, гәрчә 20—30 елларда андый тенденция (үз башыңны саклап калу өчен Г Исхакый белән булган дуслыктан, аралашудан баш тарту) барлыкка килсә дә. Бу тенденция бигрәк тә 20 еллар ахырында, 30 еллар Ләшәй—берни түгел. башында көчәя, шуна күрә С Рәмиевкә 1926 елда “рәхәтләнеп”, гаиләсеннән аерылмаган килеш, үз үлеме белән үләргә насыйп була, Сонгы көннәрендә, Гаяз Исхакый белән дуслыгыннан бик теләп, бик каты баш тартып караса да, акланып бетә алмас иде: аларнын яшьлекләре, язмышлары артык тыгыз үрелгән... Әлбәттә, С. Рәмисв белән Г Исхакый арасында бер-берсенен карашы белән килешмәгән, бәхәсле моментлар да булган. Мәсәлән, латин алфавитына күчү мәсьәләсендә Исхакый Рәмие в белән һич кенә дә килешми: “Уфада үзара булган бер мәҗлестә С. Рәмисв үзенен латин хәрефләре ляихәсе (проекты) кабул ителүе тиешлеген куәтләп сөйләгәндә, Г. Исхаков зур ирония белән көлеп, “Бәлки шулайдыр, ләкин латин кабул ителсә, сез әйткән файдалар артыгы белән булачактыр, ләкин, ләкин тел вә әдәбият мәсьәләләрендә революция мөмкин түгел!. Менә шушы хәл ссзнен ляихәгә каршы жинелмәс бер маныйг (киртә) булачак ".-ди ("Аң". 1915Ns 18-19) Г Исхакый бу мәсьәләдә дә сизгеррәк, зирәгрәк, “шәкертенә” акыл бирер дәрәҗәдә оста булып кала. Бүгенге көндә дә хакимият башында торганнарга колак салырлык кинәш бу Г Исхакый С. Рәмиев турында, Г Тукай турында кебек үк, эмиграциядә дә кайгыртып яши Инде үзләре өчен түгел, тарих, әдәбият өчен. “Шималь төрекләренең әдәбиятына бер караш” дигән хезмәтендә Г Исхакый. И Нуруллин язуынча, "беренчелек пальмасын Тукайга бирә бирүен, ләкин үзенен сәяси яктан фикердәше С Рәмиевне Тукайдан да өстен куярга тырыша". С Рәмисвкә "Хөсәения” мәдрәсәсендә үзенен йогынты ясавын, соңрак С. Рәмиевнен “Тан йолыдызы” газетасында мөхәррир булып торуын һәм “үзенен фикерләре, каләме белән таңчыларның нәшрият эшендә якыннан катнашуын” белдерә Гомумән, “шималь төрекләре телендә чыккан шигырьләр арасында С. Рәмиевнскенә тиңләнердәй, аларнын ише булырдайлары юк"—дип яза. Чыннан да, Г Исхакый язмышында һәм С. Рәмиев язмышында мөһим бердәмлекләр, уртаклыклар аз түгел: икесе дә иске тәртипләр белән килешә алмыйча, "Хөсәения" мәдрәсәсен ташлап чыгып китәләр, икесе дә "Бәянел-хак"ка килеп керәләр, “Әльислах"та юлаучылар гына, ә “Шура” битләрендә бер мәртәбә дә күренмиләр, икесе дә туктаусыз эзәрлекләнеп шәһәрдән шәһәргә куылып йөриләр (С Рәмиев Казаннан качып китеп. Әстерхан, Уфа, Чиләбе якларында гомер кичерергә мәҗбүр була. Г Исхакый да Казаннан качып йөреп, гомерен Петербургта, Мәскәүдә, чит илдә үткәрә); икесе дә “Г. Тукайнын талантын формалаштыруда, ана юнәлеш бирү, юлга салуда “Тан йолдызы” була алганнар" (М Гайнетдинов Г Тукай Лаи С Рәмиев Шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган халыкара конференция материаллары Казан 1997) Ләкин шулай да бу икс бөек шәхесне берләштереп торган нәрсә—ул фаҗигалелек. Икссснен дә язмышына хурлау-әрнүләр мулдан язган була Үзләре исән чакта да, инде мәрхүм булганнан сон да озак вакытлар аларнын исемнәре һәм иҗатлары дөрес бәя алмаган килеш калды Шулай да, С Рәмиевнен ин якты, ижаты чәчәк аткан чор булды һәм ул—Г. Исхакый кул астында “Тан йолдызы" газетасында хезмәт иткән вакыт иде Д Юлтый “С. Рәмиев 1905 ел революциясе соңында үзенен шигыре белән дә. "танчы"лыгы белән дә татар дөньясы, V3 тасырдашлары тарафыннан нык сөелгән кеше иде",—дип яза. М Укмасый да "Рәмиевнен әле бу чорларын бүгенгедәй хәтерлим, ялкынланып янып торган күңел ташуын кайгы куярга белмәгән бер шагыйрь иде",—дип искә ала. (М Укмасый Истәлекләр 1940 Г Ибраһимов ис ТӘСИ архивы) “ТаңчьГлар дигәч тә, иң беренче чиратта бары икс кешене—Г Исхакыйны һәм С Рәмиевне күздә тотулары, Г Тукайнын да Казанга шуларның икесен күрер өчен килүе—болар зур мәгънәгә ия Шөкер. С Рәмиевнен 1907 елда: "Гаяз әфәнде кебек сирәк бер әдипнең. Гаяз әфәнде кебек сирәк бер мөхәррирнең. Гаяз әфәнде кебек сирәк бер кешенен һәрвакыт бар булып торуы безнен татар халкы өчен минут саен кирәк булганга, без бөтен татар күнеле белән Гаяз әфәңденен күп елар яшәмәгсн телимез вә аның, яшәгән сурәттә, һичбер арымыйча, һәрвакыт халык файдасына тырышып хезмәт итәчәгенә чынчынлап ышанабыз",—дип язуы рас килә бара Әмма язмыш монда да үз төзәтмәләрен кертә Г Исхакый С Рәмисв үлеменнән сон әле 28 ел яшәячәк һәм һичбер арымыйча, әмма халыктан еракта халык файдасына тырышып хезмәт итәчәк һәм аның бу хезмәте үлгәннән сон 33 ел үткәч кенә халкына кайта башлаячак