Логотип Казан Утлары
Шигърият

Моңнар фәрештәсе

Халкыбызның сөекле җырчысы Гөлсем Сөләйманованың якты истәлегенә багышлыйм Еллар аша ул эндәшә миңа, Ул эндәшә ерак чор аша. Үз улыдай, сыйпап чәчләремнән, Хәлләремне минем сораша: “Нихәл, бала? Инде үскәнсең дә, Онны байтак тарткан тегермән— Күз тирәңне уйчан нурлар сарган, Чәчләреңә көмеш йөгергән. Хәтерлимсең сабый чакларыңда Без көйләгән моңлы җырларны? Әйтче, балам, әйтче, сезнең чорда Элеккедәй моңлы җыр бармы? Диварларда радио-”эшләпә”ләр Сойләп торалармы бүген дә? “Әллүки”ләр, бүтән ямьле көйләр Сакланамы татар күңелендә?” Хәтерләдем! Әйе, хәтерләдем! Бүгенгедәй истә гамьле көй. Әнкәм сөте белән күчкән миңа Син җырлаган мәшһүр “Әллүки”: "Ишеттем мин кичә, берәү җырлый Чын безнеңчә матур моңлы көй— Әллүки, бәллүки. Чын безнеңчә матур, моңлы көй... " Әй, син, мәшһүр моңнар фәрештәсе, Аллаһыдан Вәхн алдынмы. Үз халкыннын йөрәк сагышларын Ялкын итеп көйгә салдыңмы? Җырларыңның бер авазы килсә, Сулыгып-сулыгып куя күңелләр. Ул моңнарның сихри аһәңнәре Онытылырга мөмкин түгелләр! Тарихыбыз ерак, тамыры—тирән. Болгарларга барып тоташа. Болгары да, Урда, Казаны да Кичә-кичә мәхшәр, ут аша, Күпме янган, Болгар бабайларның Йорт-җирләрен күпме ялмаган. Илен йоткан, ярты телен йоткан. Тик моңнарын ялмый алмаган. Хак динен дә ялмамакчы булган, Тик Аллаһның сүзе көчлерәк— Мөселманның динен тыйганнарга. Дене өчен җанын кыйганнарга Ахирәттә тәмуг төслерәк. Шул чорлардан күчкән аһәңнәр бу. Гарасатлар кичкән моң-зар бу. Телә-телә гасыр катламнарын, Безнең телгә күчкән моңнар бу! “Иртә лә томан, кич тә томан. Томан азакларында чык булган. Ait, югалттым Сәгать лә/1 чылбырын..." Моң һәрвакыт нл сагында булган. Дошман явы кергән чагында. Бүген дә моң туган телен саклый. Бүген дә моң Ватан сагында. Э ул еллар... Гарасатлы еллар. Кара сөрем сарды күкләрне Канлы сугыш корбан, әсир итте, Гарип, ятим итте күпләрне. Йөзәү китсә, бары берәү кайтты. Йә кайтмады,—калды хәбәрсез. "Ул сугышны син бит белмисең!”—дип. Гаеп ташласагыз әгәр сез, Ялгышырсыз. Ярты яралмышым Минем газиз әткәм җанында. Аның белән мин дә утка кердем Ул сугышта йөргән чагында. Аның белән бозлы сулар кичтем. Дары ясен эчтем тончыгып. Пичәмә кат күзгә яшьләр килде. Күкрәкләрдән изге моң чыгып Мин тылда да булдым. Әйе, булдым. Ярты җаным—әнкәм җанында. Әнкәм белән мин дә җыр тыңладым Казан концерт биргән чагында. Әй, ул җырлар, әй, ул изге моңнар, Дога булып иңә күңелгә. Тыңлый авыл. Йөрәкләрдә—давыл. Халык рухы нурга күмелә. Күңелләрнең кинәт биге бетә, Чиге бетә шашкын хыялның. Михнәт чиккән авыл халкы өчен Бәһасе юк иде бу ялның. Колакта—җыр. Күңелләрдә исә Тынып тора сугыш беразга. Ирләр кайткан, гүя, сабан артларыннан Сызылып кала җылы буразна. Мунчалардан сузылып төтен чыга, Куанышып яна учаклар. Онытылып, шашып ярын коча Назга сусап янган кочаклар. Шушы моңнар, шушы җыр аһәңе Яшәү бирә күпме җаннарга— Кара төндә йолдыз булып яна, Нурлар булып иңә таңнарда. “Таң әтәчләре кычкыра— * Таң атуның билгесе. Бу бүләгем—сине сөеп, Чын күңелдән кайнап чыккан Вәгъдәләрнең билгесе..." һай, бу җырлар, һай, бу халык моңы, Кайгыларың бераз онтыла. Шаша йөрәк, актарыла хисләр, Галәмнәргә күңел омтыла. Галәм ерак. Болын—янәшәдә. Янәшәгә чыгу озакмы— Ач кына син шашкын хисләреңне Бикләп торган авыр йозакны! Сызып җибәр тальян гармуныңны, Дер селкет бер фани дөньясын. Уйнамасаң. әнә, улына бир. Әтисе өчен улы уйнасын! Йоклап яткан таллар сискәнсеннәр, Сискәнсеннәр әле толлар да— Бер ымсынып, түгәрәккә чыксын Чиккән яулык алып кулларга. Уйнасыннар әле, җырласыннар. Биесеннәр күңел булганчы. Тол киленнәр кинәт айныганчы. Ялгызлыктан күңел тулганчы... "... Шаулат, шаулат бию көен. Ашкынсыннар барсы да. Яшь егетләр чакырсыннар. Кызлар чыксын каршыга... " Җиңү килде. Җылы җилләр белән Кабат кайтты исән калганнар. Кулсызы да кайтты, телсезе дә. Кайтты орден-медаль алганнар... Кайтты алар кырга, эшкә сусап. Җырга сусап, сусап моңнарга. "Насыйп булыр микән илгә кайтып. Үз телемдә җырлар тыңларга? Шул җырларны юлдаш итәр идем. Кулдаш итәр идем эшемдә. Алла боерса, насыйп булыр әле,— Пар аккошлар күрдем төшемдә". Энә шундый изге хисләр белән Күпме татар йөрде сугышта. Күпме татар, шуны ишетәлмн Күзен йомды соңгы сулышта?! Исәннәре—өйдә. Колак салган көйгә Радиодан килгән моңнарга. Мөмкннменн авыр суламыйча. Еламыйча гына тыңларга?! "Шәмдәлләрдә генә ләй утлар яна, Гөлҗамал. Җнткән кызлар кнндер җеп эрлиләр. Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы. Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы... ” Газиз тавыш җырлый, өзеп-озеп, Өзелепләр китә бәгырьләр. Гомер уза. Ул да картая шул. Кемнәр багар, кемнәр кадерләр? Кадер түгел, хәтта кабереңне Белмәүчеләр булыр. Дөнья бу! Чыршыларның түгел, шагыйрь, җырчыларның Тамырына чапкан дөнья бу! Әмма синең моңсар тамырларың Балта йөзләреннән көчлерәк. Берсен чапсаң, йөзәү чыга торган Әкиятп зәйтүн төслерәк. Яннарыңда күкрәп үсеп җитте Фәридәләр, Зифа, Илһамнар. Яңа аһәң, яңа җырлар белән Матур була икән бу таңнар. Мин үзем дә... Инде ике ярты яралмыштан Бөтенгә дә күптән яралдым. Дөньялыкта кара чәч агарттым, Бик пакь идем, бераз каралдым... Шул караны синең җырлар белән Кайта-кайта кабат агартам. Ярым яралмышлар хәлемдәге Изге хисләремне яңартам. "Кәккүк сайрый яз килгәч урманда, Җир яшәргәч, гөл үскәч кырларда. Чүт-чүт итеп тирәкләрдә сандугач сайрый, Шул чакларда йөрәкләрдә ярсу дәрт кайный... " Син дәшәсең миңа еллар аша, ■ Эндәшәсең ерак чор аша. Әле һаман хәлем сорашасың Изге моңнар, изге җыр аша: “Нихәл, бала? Инде олгаясың, Онны байтак тарткан тегермән— Күз тирәңне уйчан нурлар саргай, Чәчләреңә көмеш йөгергән. Хәтерлимсең сабый чакларыңда Без көйләгән моңсу көйләрне. Ямьле көйләр—“Кәккүк”, “Сабан туе”, “Уел”, "Фазлуш”, “Әллүкн”ләрне?" Мин хәтерлим, җырчым. Мин хәтерлим! Бүгенгедәй истә гамьле көй— Халкың белән яши, мәңге яшәр Син җырлаган мәшһүр “Әллүкн"! Син бүген дә, җырчым, халкың белән, Күңелләрдә безнең бүген дә. Кара төндә кыйбла йолдызы син, Көндез—Кояш татар күгендә, Якты кояш—татар күңелеңдә!.. Бүген дә!