Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖИРНЕҢ ЙӨРӘГЕНӘ ЮЛЛАР ЯКЫН

Дада уртасында ак теплоход... Юлы бетеп бара Иделкәйнең... Зур Хәзәргә хәзер төшәсе... Килә колач салып бер йөзәсе. Каерылып ишкәк ишәсе! ...Идел читтә калды... Дала безне Кунак итеп дәште түргәрәк. Тик далада күреп була икән— Чыннан да бит бу Җир түгәрәк! Шулчак... әллә инде акылыма Дала сихерләре сирпелде?— Ак теплоход бара дала буйлап. Карап туймас мираж шикелле! Катлы-катлы "Титаник”тай бөят Алсу мәкле дала түрендә!— Иделкәйнең Хәзәр кочагында Эреп юкка чыгар җирендә! ... Идел ярында тик мин аңладым: Булган икән минем алдымда Дала рәшәсенең шук уены— Серле мираж түгел— чын дөнья... ...Югарыдан— очкычтан мин күрдем— Таралгандай булды томаннар: Менә кайда икән Иделкәйне Тотып алып, буып салганнар! Килгән юлы инде диңгез аның, Юл дәвамы мәгәр... күр әле!— Шушы икән Безнең буынга ят Борынгы, чын Идел дигәне! Казан янындагы шау дулкынлы Сусаклагыч түгел икән лә!— Бормаланып ага... Яры таллы... Теплоходлар йөзеп үткәндә Минем сыман тын даладан, читтән Кемдер кылса моны тамаша, Әйтер: — “Титаник”тай олы бөят Дала буйлап бара лабаса! ...Сугынасы бүтән... Инде хәзер Су коену хәтта тыела... Әмма ярлар монда—чып-чын ярлар, Борынгылар булып тоела! Казан-Болгар күреп белгән ярлар Күптән аккан ләмгә уралып... Очкыч тәрәзеннән карап уздым— Өнсез калды йөрәк беравык... Күз алдына гел килә дә баса: Без яшәгән сәер бу заман— Дала уртасында— ак теплоход! ...”Титаник”ка никтер охшаган... Җир йөрәге якын гына... Синең йөрәк тирән икән, Җирем... Бәндәләреңнеке шикелле!— Уйларыңны аңлар өчен килдем... Шунсыз моннан китмәм бит инде?! Җнзказганның Ачык шахтасына Төшү генә түгел бу миңа— Җир йорәге сулык-сулык килеп Торды сыман минем алдымда. Кәбир кияү һәм Халисә сеңел Келә генә: —Күбрәк йөр әле!— Кайнар руда гына булып калыр Син әйткән Бу Җирнең йөрәге... ... Катламнардан җәһәннәмдә сыман Сәер томан тоташ бөркелә. Әйткән сыман: — И беркөнлек бәндә. Ниләр генә кылдың бу көндә? Кратерларга төшкән кешеме мин? Менә бүген— ишетәм йөрәгең! Иң гаҗәбе— беленә лә икән Өстә кемнең нишләп йөргәне? ... Аһ, шахтерлар... Нишләде бу чорлар? Андагылар— туклар аңлармы Җирнең хисләренә Кушылып гел Сулкылдаган Тере каннарны? ...Җан җылысы Шахта төбендәге Җылыдан да, юкса, җылырак... ...Җирнең йөрәгенә Юллар якын— Җанга илткән юллар бик ерак... Остаханә Рәссам Әхсән Фәгрхетдиновка —Сез бит аяк асларында яткан Тамырларны таный белмисез!— Алар аунап ята... Алар төссез... Мин күрмәсәм— алар билгесез! ...Гел яшәде миндә рәссам рухы... Шуңа күрә дә бит, и Әхсән!— Барлык рәссамлык хыялымны Әгәр бүген сиңа сөйләсәм. Әйтсәм әгәр күпме Төп-тамырны Өйгә ташыганны эт булып, Сукраганны хатын: —Кайчан шушы Тамырлардан булыр котылып?!— Ул хәлләрне син аңларсың инде... Әхсән туган, тамырдаш ла син!— Күктән ишеп яуган кардаш та син, Таңда койган яңгырдаш та син! Синең атың йортымда бит яши— Моңнарның да моңы бит инде! Бар язмышым Шул ат белән бергә Чапты... китте... Тәмам сүтелде... ...Остаханәңдә мин, Әхсән, Өнсез булдым. Кешене син бакый иткән бит... Син— җан табигате генә түгел. Табигатьнең җаны икән бит! Кабатладың: —Боек әсәрләр гел Аунап ята аяк астында— Күрер күзең белән шу ларны күр, Янәшәгә килеп бас кына! Сыйханәңдә, остаханәңдә мин Түбәнге бу гүзәл Чулманда, Әллә нинди серләр сөйләр сыман Биек күкләр хәтта тынганда, Җирләр күккә күтәрелгән чакта, Йолдызлы күк җиргә төшкәндә— Уйларымны меңгә тапкырлап гел Йөрим, Әхсән, остаханәңдә! Сөйләшергә мин табармын сине Кара яңгыр, тоташ кар аша!— Кардәштән дә кадерлерәк кешем— Тамырдашым ла син ләбаса... ...Фикерең хак, дустым... Бу дөньяның Юк-бар җилләрендә җиллибез!— Җир астына кереп Сеңеп яткан Тамырларны таба белмибез... Ыгымның агымнары Пичекләр түзә комнары. Пичекләр түзә яры?— Гомернең адымнары күк Ыгымның агымнары... Чиге бар микән дөньяда Шул кадәр ыргылуның? Туктата алмастыр сине Кыямәт хәтта, Ыгым! Талпынгын тере суым син. Алкынган тере суым! Төн йокылары белмәгән Сердәшем, серле Ыгым... Юк. гади агым түгел шул Ыгымның агымнары! — Гомернең агымнары бу, Гомернең адымнары Дала Юл югалтмас кеше бар микән? Бар булганбыз ерак киңлектән, Көткән сөю, көткән хыянәт— Тормыш үзе мәллә кыямәт? Ни соң җирдә җанны җилкеткән?— Юл югалтмас кеше бар микән? Бар булганбыз ерак киңлектән! Адашып ла бетмәбез микән Эзсез сукмак, ерак юлларда? ...Тукталып бер тыңлап тын ярда Шым калуны җаным гел көткән!— Килгәнбез лә серле киңлектән... Көткән сөю, көткән хыянәт, Сакламадың, яшәү, син әдәп Без кичәсе сәер дәвердә, Алгысып гел узган гомердә Бер җанга мең булды дүңгәләк... Көткән сөю, көткән хыянәт! Тормыш үзе мәллә кыямәт? Атлап түгел, ятып-үрмәләп, Яшәгәндәй иттек һаман да һичкем яшәмәстәй заманда... Безнең исән калу— әкәмәт! Тормыш үзе мәллә кыямәт? Ни соң җирдә җанны җилкеткән? Бу дөньяда безне кем көткән, Нигә кирәк без бу дөньяга?— Бездән башка да бит тын ага Ап-ак болыт чагылып күктән... Ни соң җирдә җанны җилкеткән? Юл югалтмас кеше бар микән?— Дала чиксез күккә тиң икән, Керфек ачып гөлләр "гөлт!” итсә... Дөрес яшәдем лә югыйсә, Ләкин җаным бәлагә киткән... Юл югалтмас кеше бар микән? Тагын нишлим? Син килергә тиеш идең миңа Мең давыллар кубар булса да... Мең тылсымы белән көтеп торды Син атлыйсы изге бусага... Үзе ачылырга әзер килеш Көтеп торды сине бу капкам... һичбер үзгәреш юк... Бу дөньяма Тоташ дулап, дөрләп ут капкан! Син дип йолдызлы күк булдым инде, Кайнар таңнар булып балкыдым— Менә шундый чагым... Тагын нишлим? Синең өчен тагын ни кылыйм? Ят бер йолдызлык... Балкы, балкыш, безнең күңелләрдән! һәр теренең җаны хуш булсын— Афәт өләшүче иблисләрнең Хәстәр кесәләре буш булсын! ...Мин бит төнлә туган бер Малаймын, Шуңа күрә тәмам җенледер. Сез белмәгән ят бер йолдызлыклы, Гел адаша торган төнледер? Ә барыбер Гомер йомгагын мин Үзем теләгәнчә сүтәрмен— Гыйнвар кары белән бергә килдем, Гыйнвар кары белән китәрмен... Барым да, берем дә... Ходаем, җылы сулышың Кагылган сыман Имин узам ла язмышның Кыл уртасыннан! Барым да, берем дә, мине,— Тәгаләм, Ходам!— Мәхрүм генә итә күрмә Газиз яктыңнан... Гомергә янымда булсын Яраткан гынам! — Шундый мәрхәмәтең булса Сынмам, сыгылмам! Якында итә күр инде Яратканымны— Сердәше булып калсын ул һәрбер таңымның... Бу бәндәң сөюдән. Ходам, Янган, балкыган— Кабына аның сүзләре Синең яктыдан! Яклый күр! Җанда Син барда Абынмам, Ходам! Мин— сау... Алдымда Синең ут Кабынган сыман... 1998