Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКСАНЫНЧЫ ЕЛЛАР ӘДӘБИЯТЫ

Кешелек җәмгыяте өчен гаять мәгънәле дата—2000 нче ел якынлашып килә. Бу дата тормышыбызның төрле тармаклары турында җитди уйлануларга этәрә, үткән чорга нәтиҗәләр ясауны, киләчәк елларга күз салуны сорый. Шул уңайдан “Казан утлары" журналы редакциясе язучыларга һәм киң катлам укучыларга, әдәбият сөючеләргә гасырыбызны йомгаклаучы туксанынчы еллар әдәбияты турында түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итә: —Соңгы ун-унбиш елда басылган кайсы әсәрләрне (проза, поэзия, драматургия, публицистика) әдәбиятыбыз казанышы дип саныйсыз? Ни өчен? —Сезнеңчә, туксанынчы еллар татар әдәбиятында нинди уңай сыйфатлар бар? Ә кайсы яклар Сезгә ошап җитми? Киләсе гасырга Сез кайсы әсәрләрне алып керер идегез һәм татар әдәбиятында нинди сыйфатларның өстенлек алуын теләр идегез? —Әдипнең җәмгыятьтәге урынын киләсе гасырда ничек итеп күз алдына китерәсез? Сәгыйть Хафизов: XX гасырдан XXI гасырга күчү иске ызбадан өр-яңа өйгә ташыну сыман бер хәл булсын иде. Шулай булса, мин ике чор арасына таш дивар корып куяр идем, һәм кешелек, бигрәк тә мескен Рәсәй халкы, бер көн яисә төн эчендә бөтен аһ-зарлардан, шыксыз, ямьсез, караңгы тормыштан араланып яңа мәгыйшәт башлап китәр иде. Тылсымлы әверелешләр шаһиты булсам, әдәбиятыбызны да читтә калдырмас идем. Ул да мунча кергән сыман сафланып, һәйбәтләнеп яңа гасырга аяк бассын иде. Мөгаен, мин аны иң элек вакыт иллюзиясеннән арындырыр идем. Юк, язучыларыбызның ярты гасыр буена ниндидер ерактагы коммунизм хыялы белән кешеләр башын катырган шаукымны әйтмим. Ул беткән инде. Ә менә вакытның иҗаттагы аерым мәкерлекләре хакында уйланасы да уйланасы әле. Чынлап та нәрсә ул вакыт9 Кеше кулы белән көйләнгән маятник талпынуы дип карарга була аны. Яисә Җирнен көннән-төнгә, төннән-көнгә, фасылдан- фасылга бер көйгә хәрәкәте дип тә аңлатырга була вакытны. Бәни адәм үзе өчен вакытны таяк кебек ике очлы бербөтен санар. Аның бер очы туу булса, икенче очы үлем дип аталыр... Тик шулай да адәм үз күзләре белән күрмәс, куллары белән тотмас вакытны. Нәкъ шундый күз күрмәс, кул тотмас үзлекләре булганга, берәүләр аны милади, ә икенчеләре хижри белән санап, исәпләп яталар да бит инде. Тик битараф вакытны кешеләр үзләре илаһилаштыралар. Ана әллә нинди булган-булмаган үзлекләр, сыйфатлар тагалар Су кебек өзлексез агуына карамастан. Кара Хәким һәм яраннары аны заман, дәверләргә аерып төрле сәясәтләр коралар һәм бер вакытны хурлап, икенчесен бизәп халык алдыйлар. Вакыт иллюзиясе, вакыт ялганы дигәнем шуннан килеп чыга да инде. Язучылар сукыр рәвештә рәсми, сәяси карашларга иярәләр, идеологик стереотиплар колы булалар Сәвит чорындагы әдәби аңда Октябрь инкыйлабы тарихтагы төп ызан һәм ин бөек багана булып торды. Шулай ук, кешене тасвирлауда да ин мөһим чик иде ул Теге якта, капитал хөкем сөргән мохитгә. кеше бәхетсез, аны. куллары богаулы, ә бу якта, азатлык һәм ирек кояшы балкыган илдә, кешегә һәрьяктан бәхет юллары ачык, янәсе Әмма Сәвит заманасын бетереп, демократия дигән дәвергә күчеп өлгермәдек, язучыларыбыз Кара Хәким куштаннары булып социализмның үзен каһәрләргә керештеләр. Бу—иң золым-зольмәтле мохит икән. Коммунистлар хакимияте кешене утта яндырып суга салган, ирке жиде кат йозакта булган анын Әлбәттә, гөнаһларнын олысы мәкерле сәясәт коручыга. Әллә асыл шундый, әллә Ходай каргаган, илгә һаман Кара Хәкимнәр килә Үз заманаларын көйләп, яхшырту мәшәкатьләренә чуму урынына, нишләптер, гел кешенекен хурлау, корганны вату белән алга барырга җыеналар болар. Ә шул гөнаһлы шөгыльне хуплаган язучылар исә икеләтә гөнаһлы Бердән, вакыт иллюзиясенә бирелеп схема кора, шаблон ясый, әмма барыбер Кара Хәким зәвыгына туры килгән әсәр әмәлли язучы Без. бәни адәмнәр, барыбыз да алсу канлы, бердәй биш тойгылы, саваплар һәм гөнаһлар дәфтәренә ия булсак га, әдипләребез халыктан әллә нинди иҗтимагый типлар, аклар- кызыллар, уңнар-суллар, тагын башка өммәтләр ясап, кешене кешегә каршы куйдылар. Бер үк мохит, бер үк ил дошманнар өеренә әйләнгән сыман Кешегә кешене анларга, бер-берсенә якынайтырга һәм үзара хөрмәт хисләрен үстерер! ә тиешле әдәбият шундый буламы соң? Бигрәк тә демократия заманы әдәбияты * Икенчедән, вакыт иллюзиясенә бирелгән язучы кешене дә вакыт колы ясый түгелме? Әлбәттә, кеше язмышы заманага, шартларга бәйле. аның бәхете мохиттән тора, дип раслаган язучыны гөнаһлы дип санау үзе үк гөнаһ сыман Чөнки социаль-психологик детерминизм, ягъни кеше холкы һәм фигыленең социаль шартларга бәйле булуын раслау—реалистик ижатның олы мәртәбәсе Әмма иң йомшак, иң шифалы саналган суны да тамчылап агыза торсаң, су лз таш тишә. . Әдәбиятта да киң фронт булып һәм бер үк стильдә фаталь мохит идеясен тәкрарлап торсалар һәм ул катгый формула рәвешендә мигә сеңдерелеп торса, ай-һай. мондый ан зомбилыктан котылырмы? Кеше рухын ирекле ясарга Ходай кушкан әдәби иҗат, димәк, күпләребезгә фаталь язмыш колына әйләнер! ә булыша . Чынлап та, фән-техника могҗизалары ясалган, рухи зынҗырлар коелган заманда яшәсә дә, безнең XX гасыр азагы язучысының фаталь язмыш идеясен илаһилаштырган борынгы әдиптән яисә мистик суфи шагыйрьдән нинди аермасы бар’’ Ул да тегеләр кебек, әмма катлаулырак психологик нечкәлекләр белән, адәмне матур замана, яхшы патша килүен көтәргә дә. Алла мәрхәмәтенә өмет тагарга чакыра биз Мондый әдәбиятта Ждн бөеклеге, геройлыгы яисә трагедиясе юк Жан хәрәкәте юк. Ахыр чиктә бәни адәмне алга, яхшы тормышка, матурлыкка дәртләндергән рух. иреккә чакырган мотив юк Тоталитар режим белән бергә формалашып, үзенә аның рухын сеңдер!ән әдәбиятыбыз демократлар кулында да һаман үз асылында кала. Бары тик тормыш материалы, геройларның статусы үзгәрә дә. язучы пафосы алмашына Ә кеше концепциясе, геройны тасвирлау алымнары һаман да искечә кала әле. Дөресрәге, элеккечә кешене вакыт иллюзиясе, замана, мохит кебек категорияләр томалый, сәяси идеяләр, конъюнктурлык һәм иллюстрацияләр стихиясе күмеп китә Нәкъ шуна күрә XXI гасыр әдәбиятын вакыт иллюзиясеннән, анын мәкерлекләреннән арындырыйк, дип чан сугам да бит мин Тик ялгыш аңламасыннар, чын. гадел вакыттан һәм реализмны реализм иткән принциплардан, детальләр дөреслегеннән түгел. Әлбәттә, заманалар һәм кешеләр буталып, болгавырлык шаукымы көчәйгән чакта. «Кайда сез, романтиклар’»—дип тә сөрән саласы килә Чөнки иркен, хыялый дөньялы романтикларның күзләре үткенрәк, хис-омтылышлары ярсуырак. Замана лаеклы матурлык сынын, геройлар рәвешен дә алар тизрәк табып бирерләр иде Әмма бүгенге базар заманында Сәгыйть Рәмиев. Һади Такташ, Галимхан Ибраһимов, Муса Жәлил кебек романтикларны кайдан табасың? Вакыт образын бирүдә Кара Хәкимнәр, сәячәтчеләр артыннан бармыйча, әдәбиятның үз юлын, нечкәлекләрен, мөмкинлекләрен барлау һәм куллану, әлбәттә, камилләшү өчен иң төп юл Иң мөһиме заманага, кешеләргә калып кидермәскә кирәк. Гомумән, иҗат өчен шаблонлык һәлакәт бит ул. Әдәбиятның башка мөһим категорияләрен, әйтик, хәрәкәт, урынны гәүдәләндергәндә язучылар монардан сакланалар ласа. Мәсәлән, хәзерге әсәрләрнең кайсыларында бер үк сюжет яисә игезәк пейзаж күргәнегез бар9 Боларда үзен ачар өчен язучы әлләникадәр тар түгә. Шулар сыман вакыт сурәте дә һәрчак оригиналь булырга тиеш Бу—ижат таләбе. Ә инде заманга карата язучы мөнәсәбәте дә ихласлыкка, шәхси нигезгә корылса, киләчәк ижат, мөгаен, эчпошыргыч, стандарт вакыт сурәтләреннән бөтенләй арыныр иде. Әдәбиятта мохит концепциясендә дә әзер, каткан схемалардан котылу кирәк. Ижат практикасында да, галимнәр фикерләвендә дә. нишләптер, һәрчак мохитнен кешегә карата өстенлеге, доминантлыгы ассызыклана. Үз вакытында антиномия күренеше буларак, рус философы Г. В Плеханов искәрткән: «Карашлар тирәлек белән, тирәлек карашлар белән билгеләнә» Ягъни мохит кешене формалаштырса да, үз чиратында кеше дә мохиткә йогынты ясый. Чынлап та, кешенең тирәлек, мохиткә карата үзгәртү-кору куәте булмаса, тормышта, тарихта яңарыш, алга китеш була алыр идеме9 Юк! Әдәбият кешесе өчен бу хакыйкать тә бик кирәк. Һәм, безгә калса, киләчәк әсәрләрдә ул ныграк гәүдәләнеш табачак Ышаныч тормыштан килә. Язучыларыбыз кешене мохит колы ясап бик еш фахишә, зиначы, эчкече, карак-угры, хәтта үтерүче хәленә төшүен күрсәтергә яратсалар да, халык сыныкка сылтау табып адәмлекләрен югалтканнарны бервакытта да акламады. Халык көчлене, тугрыны олылый, булдыклыны ярата. Ә мондый кеше берчакта да үз фаҗигасендә кешеләрне гаепләү түбәнлегенә төшми Төп гаепне тугры адәм үзендә, гамәлендә, хәлләрдә күрә, һәм бары тик эчке, әхлаки- рухи дөнья мөмкинлекләрен барлау, шуларны эшкә җигү генә кешене камиллеккә, яхшыга, югарылыкка әйди Кыскасы, шуларны уйлыйсын да. әдәбиятта әхлаки үзәге көчле, кешеләр каршында җаваплылыгы зур. тирәлеген уңай якка үзгәртергә сәләтле олпатлы, чын һәм натураль кешеләрне күрү теләге көчәя Мәгълүм үзенчәлеккә ия булган геройлар, сөенечкә, милли әдәбиятыбызда бар. Муса Акъегет үзенең 1886 елда чыккан «Хисаметдин Менла» әсәрен «Милли роман» дип билгеләгән. Бер яктан иске Шәрекъ әсәрләренә ияреп кыйссалар язу, икенче яктан рустан тәрҗемәләр кылу гадәтләре ташкын сыман хәрәкәт тәшкил иткән чорда, язучы сәер жанр атамасы белән иҗатының тормышыбызга тоташуын искәрткән. Чынлап та, М. Акъегеткә кадәр татар тормышын милли рух, милли омтылышлар белән сугарып сурәтләгән бөек әсәр юк иде әле Аның дөньяга чыгуына инде гасырдан артык. Әмма заманаларда никадәр якынлык. Шул ук рухи, социаль торгынлык, хәерчелек, фәкыйрьлек Тик М Акъегет геройлары Хисаметдин, Әбүзәр, Гайса. Мохтар һәм Хәнифә албасты-мохиткә, аның кануннарына каршы кылычсыз көрәшкә күтәрелгәннәр. «Уйганыңыз, кардәшләр, уйганыңыз!»—дип алар халыкны да искелектән, хорәфәттән арындырырга, кәсеп итеп һәм ижтаһад кылып мәгыйшәтне яңартырга чакыралар һәм шул юлда Акъегет геройлары үзләре дә соклангыч ныклык, оешканлык күрсәтәләр. А Шамовның 1926 елда язылган «Рәүфә» повесте шул елларның яңгыравык вакыйгаларын, шанлы каһарманнарын сурәтләгән китаплар арасында югалып, кечерәеп калгандыр Әмма канлы вакыйгалар әһәмиятен җуйды, крепость, калалар алган геройлар онытылды. Ә менә гап-гади татар килене Рәүфә чор герое булып калка бара. Чөнки ул үз мохите, үз дөньясындагы киртәләрне горур атлап үтәрлек, шәхесен расларлык көч-куәт тапкан. Тыштан зәгыйфь, хәтта шөкәтсез булып күренсә дә, Р Төхфәтуллиннын «Авылдашым Нәби» (1957) повестендагы ат караучы Нәби дә үзенең эчке дөнья ныклыгы, тормыш кануннарына баш имәве белән сокландыра. Бигрәк тә анын •ир язмышы—ил язмышы» дип үз өстенә салган йөкне ыңгырашмый күтәрүе, олы йөрәкле булуы тан калдыра Зур принциплар белән яшәгән көчле кеше чагылышын мин янә замандаш язучыбыз Ф. Садриевнын «Таң җиле» (1992) романындагы Нуриасмада күрдем. Кешеләр галәмендә синең ныклыгыңны ничек кенә сынамыйлар. Әмма гади, бер сүзгә бәйләнгән «әйе», яки «юк» сынавы шулар арасында ин каһәрлесе. газаплысы Хатын «юк», дип гадәтләрне кире какса—кага, үзенә нәфрәт җыйса— жыя. әмма мохитеннән барыбер бер башка югары күтәрелә. Хакыйкать хакына, гаделлек хакына, алга атлау хакына күтәрелә ул. Бүгенге матди һәм рухи көрчеккә терәлгән тормыш кешеләренә сазлыктан, торгынлыктан чыгар өчен көчле, зирәк мәгънәви юлдашлар кирәк. Тормышыбыз финанс инвесторларына гына түгел, мораль-әхлак инвесторларына да кытлык, сусау кичерә XXI гасыр тарихта, цивилизация юлында тагын бер баскыч өскә күтәрелеш тәэмин итә алса, киләчәк язучылары зирәгрәк булырлар. М. Акъегет. А. Шамов. Р Төхфәтуллин. Ф Садриев геройлары кебек көчле, омтылышлы, ижтиһадлы каһарманнарны ишәйтерләр. РЕДАКЦИЯДӘН: онгы елларда матур бер традиция барлыкка килде—язучыларны һәм кин катлам укучыларны борчыган уйландырган мәсьәләләр турында журнал битләрендә фикер алышулар, дискуссияләр даими рәвештә үткәрелә башлады Редакция фикеренчә. мондый алым журналны эчтәлек ягыннан тагын да кызыклырак итеп кенә калмый, ә әдәбиятның һәм тормышыбызның аерым проблемалары хакында обьектив бәя. мөнәсәбәт булдыруга да булыша Димәк, ул чаралар әдәби процессны җанландыруга ярдәм итә ахыр чиктә тулаем мәдәни үсешебезгә булыша Шушы елнын гыйнвар аеннан башланып киткән -Туксанынчы еллар әдәбияты- дигән анкета җавапларын ла журнал укучыларыбыз әлеге матур традициянең бер чагылышы дип кабул иттеләр Редакция тарафыннан куелган сораулар язучылар һәм әдәбият галимнәре әдәби тәнкыйтьчеләр, укучылар арасында җанлылык тудырды, кызыксыну уятты •Туксанынчы еллар әдәбияты* дигән сөйләшүдә барлыгы егермегә якын авторнын язмасы урнаштырылды Алар арасында галимнәр, күренекле әдипләр һәм шагыйрьләр, драматурглар, публицистлар, танылган тәнкыйтьчеләр, әдәбият сөючеләр бар иде Куелган сорауларга жавап бирергә алынган күп авторлар билгеләп үткәнчә тормышыбыз һәм анын козгесе булган татар әдәбияты сонгы елларда, чыннан ла зур үзгәрешләр кичерде Үзгәрешләрнең ин житлие. ин моһиме, әлбәттә, рухи яшәешкә карый һәм ул илебездә озак еллар буена хакимлек иткән рәсми идеологиянең җимерелүе белән бәйләнгән Анкета сорауларына жавап бирүдә катнашучылар басым ясап әйткәнчә, туксанынчы еллар ахырында һәм яна мен еллык бусагасында коммунистик идеологиягә шулай ук берьяклы гына карарга ярамый Әйе. Совет власте чорында халыкка каршы зур җинаятьләр эшләнде, миллионлаган кешеләр бер гаепсез корбан ителде Болары—ачы хакыйкать Ләкин шул ук елларда күпчелек гади кешеләрнең рухималэни омтылышлары чынга ашты аларнын белем алу һәм ил тормышында актив катнашу мөмкинлеге туды Ул елларда адиплэребе з байтак классик әсәрләр тудырдылар Татар матбугатын һәм татар китабын татарлар яшәгән һәр төбәктә диярлек табып һәм укып була иде Әдәби журналыбыз «Казан утлары- да йөз менләгэн тираж белән бөтен ил буенча таралды Сәяси яктан алсак, татар хат кынын егерменче гасырдагы тәүге дәүләтчелегенә дэ нигез, гәрчә автономия рәвешендә генә булса да. энә шул совет власте елларында салынды 10* С Сонгы елларда алынган сүз иреген «Туксанынчы еллар әдәбияты» анкетасына жавап бирүдә катнашучылар ин зур казаныш дип бертавыштан диярлек билгеләделәр Чыннан да. туксанынчы елларда татар әдипләре үз иҗатлары өчен тулы ирек үк дип әйтеп булмаса да (чөнки басмалар барысы да диярлек дәүләт кулында) элекке еллар белән чагыштыргысыз дәрәжәдә зуррак мөмкинлек алдылар. Нәтижәдә. милләтне һәм аерым шәхесне борчыган бик күп үткен мәсьәләләр әдәбиятта кыю рәвештә яктыртыла башлады. Шулар турында туксанынчы елларда күп санлы әдәби әсәрләр ижат ителде Совет чорында тыелган тарихыбызга, милли каһарманнарыбызга багышланган романнар, повестьлар һәм поэмалар язылу факты үзе генә дә сонгы еллар әдәби проиессынын матур бер казанышы. Мондый әсәрләр барысы бергә халыкны, аеруча яшь буынны, милли рухта тәрбияләүдә алыштыргысыз мөһим роль уйныйлар. Әмма, кызганычка каршы, сонгы елларда татар әдәбиятын үстерүгә нык комачаулый торган күренешләр дә күбәйде Журнал битләрендә басылып чыккан жавапларда рухи-әхлакый якка игътибар житмәү. яшь буынны тәрбияләү эшенен йомшавы, денсезлекнен. имансызлыкнын гаять тә көчәюе басым ясап күрсәтелде. Югарыда әйтелгән фактлар һәм тенденцияләр барысы бергә җыйналып бүгенге татар язучысы яши торган соииаль-әхлакый һәм рухи мохитне. климатны бик тә начарайтты Гаптади генә итеп әйткәндә, болар язучы кешенен күнелен төшерде, анын ижатка. язуга карата булган дәртен киметте, илһамын урлады Шул ук вакытта, әлеге объектив сәбәпләр белән бергә, әдәбиятның үз эчендә дә байтак кына киртәләр пәйда булды Ин беренчедән, традицион татар авылында туып үсеп, зур тормыш тәҗрибәсе туплаганнан сон әдәбиятка килгән өлкән буынның талантлы вәкилләре азайды Ә бу хәл исә язылган әсәрләрнең телендә һәм эчтәлегендә чагыла Бигрәк тә проза әсәрләрендә күп төсмерле, сыгылмалы, «җырлап торган» милли тел «сирәк кунак«ка әверелде. Тормышның зур фәлсәфәсен сыйдырган конфликтлар һәм характерлар да әсәрләрдә сирәк очрый Боларга өстәп, әдәби китапларны дөньяга чыгаруда да зур кыенлыклар килеп туды Халыкта рухи ихтыяҗ булса да. укучылар вакытлы матбугатка языла алмас, кибеттә күргән китабын сатып ала алмастай авыр матди хәлгә куелды Шул ук матди сәбәпләр аркасында ижат кешеләренең төрле-төрле төбәкләрендә яшәп ятучы милләттәшләребез белән аралашуы да нык кыенлашты. Элекке елларда гадәти күренеш булган авылга, районга чыгуларда бик сирәгәйде. Болары да, әлбәттә, ижатка ярдәм итми. Ләкин, биредә аталган һәм аталмаган бик күп кыенлыклар булуга да карамастан, татар әдәбияты үз үсешенең төп юлын, барыбер, югалтмады дия алабыз Милләткә, халыкка хезмәт итү—безнен еллар ижат кешесенең дә төп максаты булып кала бирә Намуслы тормыш алып барган кешеләр яшәешенең төрле яклары бүгенге язучыга ижат һәм илһам чыганагы булып тора Яна гасыр һәм яна үр—2000 ел бусагасы алдында яшәвебез бу анкета җавапларына үзенчәлекле яңгыраш бирде Әдипләр һәм галимнәр шушы гасыр тәҗрибәсеннән чыгып әдәбиятка кагылышлы кайбер гомуми нәтиҗәләр ясарга һәм шул ук вакытта алда торган егерме беренче гасырга күз салырга теләделәр, татар әдәбиятының киләчәк язмышы турында уйландылар, үзләренең фаразлары белән уртаклаштылар, теләкләрен белдерделәр. Татар әдәбиятының сыналган, калыплашкан, ныклы юлы. бай традицияләре бар. Киләсе гасырда да алар югалмас Халык белән тыгыз элемтә, рухи якынлык алдагы чорларда да күз карасы кебек сакланырга тиеш. Әдипләр өчен профессиональ осталык һәм талант—төп критерий булып кала. Әдәбиятның яшәве һәм үсүе барыннан да бигрәк ил. халык өчен кирәк Шуна күрә анын. һичшиксез, дәүләт кайгыртуында булуы сорала Татарстан дәүләте җитәкчеләре тарафыннан сонгы берничә елда әдәбиятка күрсәтелә башлаган игътибар һәм алдагы елларга юнәлтелгән вәгъдәләр безнең әдәбиятыбыз киләчәктә дәүләтнең кайгыртучан мөнәсәбәтенә ирешер дигән өмет тудыралар