Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый—мәдәни тормышыбыздан

НИҺАЯТЬ— ЭНЦИКЛОПЕДИЯ! 3 ноябрь көнне Татар энциклопедия институты бинасында әле яна гына Лондон каласында басылып Казанга кайтарылган «Татар энциклопедик сүзлеге» белән кин җәмәгатьчелекне таныштыру кичәсе булып узды. Тантананы ТФАпрезиденты М. Хәсәнов ачты. Аннан соң, бу вакыйганы тарихи дип билгеләп, әлеге сүзлскнен тагар энциклопедиясенең әзерләнә торган күптомлыкларына ачкыч булачагын искәртеп, Татарстан Президенты М Шаймиев чыгыш ясады. Ул бу олы хезмәтне чыгаруда катнашкан галимнәрне ихлас күнеллән котлады, киләчәктәге эшләренә унышлар теләде. Тәкъдим итү кичәсендә, шулай ук, ТР мәгариф министры Ф Харисов. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ф Гали- муллин, тарихчы профессорлар А. Литвин. Б. Солтанбәков. академиклар М Махмудов. И Таһиров. Казан мэры К Исхаковлар чыгыш ясады. МИЛЛИ КИТАПХАНӘДӘ ЯҢА ЗАЛ Вакытлы матбугат бүлеге китапханәдә иң зур бүлекләрдән санала. Бирегә меңнән артык исемдәге газета һәм журналлар аллы- рыла. Шуларның Йөздән арзыгыи Татарстанда чыга торган басмалар тәшкил итә Шушы елнын 28 сентябрендә ачылган бу яна залда 1917 елга кадәр чыккан газета журналлар белән дә танышырга мөмкин Элек, урын аз булу сәбәпле, әлеге басмалар гомуми фондта сакланган булган, яңа зал җиһазлангач, иске газета-журнадларны яхшылап гәпләп. билгеле бер тәртипкә китергәннәр Залда утырып эшләр, кирәкле күчермәләр алу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, шулай ук. үзенә кирәк мәгълүматны компьютер аша эзләп алырга була Татарстан Милли китапханәсе бүген Республикада дөнья вакытты матбугат басмаларын чагыштырмача тулы һәм ин күп алдырып торучы бердәнбер китапханә Татарстан матбугаты залы студентларга, укытучы-профессорларга. гомумән, фән әһелләренә Һәм пши укучыларга нык ярдәм итәчәк. Китапханәнең адресы Казан. К Маркс урамы, 36 йорт ЖУРНАЛИСТЛАР ГЫЙЛЕМ ЭСТИ 18-20 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советында район һәм шәһәр гәэитләре. га.ммәви мәгълүмат чаралары журналистлары өчен «Журналист һщзәрн стандартлар һәм һөнәр этикасы» джин темага семинар булды Өч көн дәвамында журналистлар сайлау алды кампаниясен үткәрүдәге нечкәлекләр, бүгенге катлаулы һәм буталчык заманда журналистларнын һөнәри әхлагын саклап калу зарурлыгы турында сөйләштеләр Быелгы сайлау алды агитациясе Русиянен—дүрт, Татарстанның өч законына таянып уздырылуын исәпкә алсак, журналистларга. чынлап та. кыенга туры киләчәк Семинарда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р Харисов. Президент Аппаратының җәмәгатьчелек белән элемтә һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире И Терентьева. Татарстанның Үзәк сайлау комие - сиясе рәисе урынбасары Л Гусева. Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Р Ратникова чыгыш ясады Соңгы көнне журналистлар Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф Мөхәммәтшнн белән очраштылар ЯҢА ЖУРНАЛ 22 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында «Фән һәм тел» журналын тәкъдирләү булды Журналны гамәлгә куючылар— Казан хакимияте. Татарстан Фәннәр академиясе. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты. Казан ар.хи- тектура-төзелеш академиясе Бу истәлекле җыелышта журналнынбаш редакторы. Казан вице-мэры, профессор Фанл Әхмәдиен, академик Индус Таһиров, Галимҗан Ибраһн- мов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институты директоры Мирфатыйх Зәкнсв. Татарстан Дәүләт Советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, шагыйрь Роберт Мнннуллнн һәм башкалар чыгыш ясады Яна басманың елга дүрт мәртәбә чыгып, бездәге галим-голамә мөхитендә генә түгел, мәктәп укучылары, укытучылары, кин катлау җәмәгатьчелек. гомумән, дөнья татарлары арасында таралуы фараз ителә. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ 20 октябрьдә язучыларның Г Тукай исемендәге клубы үзенең яна сезонын башлап жибәрде Беренче очрашу күренекле язучы һәм галим Зәки Зайнуллин иҗатына багышланды Кичәдә чыгыш ясаган каләмдәшләреннән Язучылар берлеге рәисе Ф Галимул- лин. Татарстанның халык язучысы А. Гыйлә- жев. Т Миннуллин. М Хужин. К Тимбикова. М Галиев. М Әмирханов. Р Низамиев. Ш Мостафин. Г Садә. Р Зәйдулла. Р Корбан, К Шәйхетдин. Н Сафина һ. б язучының соңгы елларда проза һәм публицистика өлкәсендә гаять актив эшләвен. халкыбыз тормышын чагылдырган дистәләгән повесть. «Ат караклары» белән «Агыйделнең аръягында» романнарын һәм йөзләп хикәя ижат итүен әдәбиятыбыздагы бер янадык буларак билгеләп үттеләр Моннан тыш чыгышларда язучының милли хәрәкәттә актив катнашуы, аны оештыручылардан булуы да хупланып телгә алынды. Очрашуны Язучылар берлегенең проза һәм публицистика остаханәсе житәкчесе язучы С Шәмси алып барды Татарстан Язучылар берлеге каршында оешкан «Шигърият остаханәсе» (житәкчесе Зиннур Мансуров) үзенең беренче утырышын шагыйрә Фирдәвес Әһлиянең яна дөнья күргән «Кояш баласы» дигән шигъри жыентыгы белән таныштыруга багышлады, Мәдәният әһелләре мәҗлесендә чыгыш ясаучылардан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллин. рәис урынбасары, тәнкыйтьче Г Гыйльманов, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев. шагыйрьләрдән Р Мингалимов. Ә Гадел. Р Низамиев. әдипләрдән М Маликова. А Хәсәнов. 3. Хөснияр, драматург Д. Салихов, язучы Ш Мостафин һ б. шагыйрә иҗатына югары бәя бирделәр. 21 октябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең «Әдәби тәнкыйть остаханәсе» (житәкчесе Мансур Вәлиев) үзенен эшен башлап жибәрде Тәнкыйтьчеләр бергәләп киңәшеп, алдагы эшләр планын төзеделәр, бу тармакны җанландыру буенча кызыклы тәкъдимнәр керттеләр Шул ук утырышта Рәфикъ Шәрәфиев һәм Хәнәфи Бадиков иҗатлары тикшерелде һәм алар Язучылар берлегенә тәкъдим ителде. 28 октябрьдә Язучылар Берлеге каршындагы Кабул итү коллегиясенең оештыру җыелышы булды Мәгълүм хакыйкать: Язучылар оешмасынын киләчәге— Берлеккә яна кабул ителгән авторларга бәйле Аларны язучылар гаиләсенә кабул итү нинди принципларга корылырга тиеш? Яна заман элек гамәлдә булган тәртипләргә беркадәр үзгәреш кертүне таләп итә Җыелышта катнашкан—Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллин. Кабул итү коллегиясенең рәисе Р Файзуллин, язучылар М Хәбибуллин. Г Зәйнашева. Ә Гадел. Ж-Дәрзаман. Г. Морат һ б. Язучылар берлеге әгъзалыгына кабул итүнең Яңа Положениесен эшләргә дип таптылар Тышлыктагы сурәтләр:----------------- -