Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАСЫР БУСАГАСЫН АТЛАГАНДА

Юллар, юллар һөм еллар диген Җөен соры тузан белен капланган язын-көзен сыек пычрак диңгезенә әйләнгән Кенәр—Арча юлын без бәләкәй чакларда олы дөньяга алып чыгучы иң олы юлдыр дип исәпли идек Шушы юл тирәли урнашкан эреле-әаклы дистәлгән авыллардан пәһлевандай ир-егетләр сугышка китеп барды Аларның күпчелеге олы юлның тузанын ерып кире өйләнеп кайталмады инде ■ Сугыштан соңгы елларда бу як авыллары үзенең яшүсмер егөт- кызларын әлеге «олы юл»дан Донбасс шахталарына, ФЗӨ мәктәпләренә бөек тезелешләргә озатты Бераздан урман кисәргә кызлар юлга чыкты Шунысы гаҗәп бу гамәлләр өчен кешеләрдән рөхсөт-фөлән сорап торучы булмады Арчага җитөрөк 7—в чакрым кала Пашкау дигән урман бар иде Революциягә кадәр ул урыс алпавыты Пашков утары булган, Совет власте урнашкач, алпавыт каядыр чыгып сызган аннан соң сакланып калган бердәнбер йортта озак еллар буе бер карт белән карчык гомер кичерде Юлчылар гадәттә, Пашкау урманында туктап, кое суы белән юынып көч-хәл җыеп, тузан туфракларын кагынып, кайберәүлөре хәтта йоклап ял итеп тә алалар иде Биредәге йортка кайчан гына килеп керсәң дә өстәл уртасындагы җиз самавырның парларын бөркеп утыруы хәтергә сеңеп калган Яңа гасырга кереп барышлый дөүләтчелегебөзне торгызу юллары турында уйланып утырганда, балачак хатирәләрем менә шулай кабат яңардылар Ел дәвамында халык ташкыны агылган Кенәр—Арча юлы күз алдына килеп басты. Мөгаен, мөстәкыйльлек юлы Кенәр—Арча юлыннан да зуррак, узу өчен авыррактыр әле Шунлыктан «Пашкау урманы» кебек бер тынычрак җирдә бераз тукталып хәл җыеп алу барыр юлны кабат күзаллау һич кенә дә зыян итмәс кебек Ачыклыйсы мәсьәләләр, борчыган сораулар күп җыелды Татар нигә үзенең дәүләтчелеген саклап кала алмаган'’ Татарның дәүләтле милләт булуы кемнәргә комачаулык тудырган9 Татар мөстәкыйль дәүләт төзи алырмы? Ул кайчан төзелер9 Кем җитәкчелегендә9 Егерменче гасырда дөүләтчелегебезне торгызу буенча ни дәрәҗәдә алга кителде9 Татарстанның бүгенге җитәкчеләре суверен дәүләт төзүне ни өчен максат итеп куймыйлар9 Бу сорауларга анык җаваплар хәзергә юк кебек Хәер, җавап бирергә атлыгып торучы да күренми Дөүләтчелөгебезнең киләчәге турында сүз чыкканда, үзләрен политолог дип санаучылар һөм юристлар төп темадан читләшәләр, конкрет куелган сорауларга гомуми җаваплар белен чикләнергә тырышалар Татарстан җитәкчеләре суверенлык турында күп сөйләсәләр дә Ю аларның ахыр чиктә республиканың киләчәген ничек күзаллауларын аңлап булмый Бәлки мондый хәл Татарстанның дәүләтчелеген торгызу буенча төп максатның бүгенгә кадәр ачык билгеләнмәвеннән киләдер. Без нинди дәүләт төзергә җыенабыз? Әллә бер нәрсә дә төзергә исәпләмибезме? Бүгенге хәлебездән канәгать булып яшәргә ниятме? Шул ачык түгел. Максатның төгәл ачыкланмавы һәр эштә сүлпәнлеккә китерә, ничек эшләсәк тә ярый дигән фикергә җирлек калдыра Нәтиҗәдә, хәтта дөүләтчелеге- безнең киләчәге өчен җаваплы кешеләр дә юк кына уңышларыбызны да кабартып күрсәтәләр, шул рәвешле халыкны тынычландырырга тырышалар, үзләре дә тынычланып калалар Бәлки инде ниндидер бөек максатлар куеп, аңа ирешү өчен көчәнүнең хаҗәте дә калмагандыр Татарстан Конституциясендә республикабызның суверен дәүләт халыкара хокук субъекты булуы ачык күрсәтелгән бит Өстәвенә. Татарстан Россия белән ассоциациялөшкөн дәүләт диелгән. Димәк, Татарстан Россия белән бер үк дәрәҗәдәге, аның белән тигез хокуклы дәүләт. Әмма теория бер нәрсә булса, чынбарлык икенчерәк шул өле Көндәлек багланышларда Россия Татарстанны һич кенә дә мөстәкыйль дәүләт дип санамый, үзе белән тигез дә күрергә җыенмый Без аның өчен—субъект Россия Федерациясе Конституциясендә без Кострома. Орел. Брянск һөм башка шундый өлкәләр кебек үк субъект Артык та түгел, ким дә түгел. Россия Конституциясендә безнең суверен дәүләт булуыбыз күрсәтелмәгән. Мөгаен, шунлыктандыр Мәскәү республиканың табигый байлыкларын да. җыелган салымнарны да үз кулында тотарга тырыша. Россиянең салым инспекциясе һөм салым полициясе башлыклары да Татарстанда еш кунак булалар Сез башкаларга караганда салымнарны яхшырак җыясыз дип. мактап китәләр Күрәсең, салым акчаларын үзләре тотып бетермәгәйләре дип шүрлиләр. Мәскәү агайлары вакыты-вакыты белән Татарстанның газ торбалары краннарын да боргалап куялар Күрәсең, профилактика өчен Онытылып китмәгез, теләсәк без икъдисади блокада ясый алабыз, янәсе Рәсми сәбәп итеп Татарстанның газ өчен бурычлары алына Вакытында Татарстан газы да башка төбәкләргә күп китте. Россия хөкүмәте моның өчен нигә түләмәде? Татарстан нефте торбалардан акты, тимер юл составлары белән дә озатылды Бу долларлар кая? Саный китсәң, кем кемгә бурычлыдыр бит әле Бәлки ул вакытта безгә нефть краннарын борып куярга кирәк булгандыр Мәскәү биргән Күчмә кызыл байраклар республиканың икътисади хәлен дә, халык тормышын да яхшырта алмады шул Республиканың табигатен генә пычратып бетердек. Әле дә нефть шакшысын чистартып бетерә алмыйбыз Хакыйкать шундый. Татарстан тулы мөстәкыйльлектән бик ерак әле Өстәлемдә—«Татарстан АССР тарихы» китабы. 1968 елда 9 мең тираж белән урыс телендә нәшер ителгән Дөүлөтчелегебезгә кагылышлы кайбер сорауларга җавап табу максатыннан инде шактый саргая төшкән китап битләрен актарам Әлбәттә, ул чор өчен тугыз мең бик бәләкәй тираж инде ул. Партия съездлары материаллары, марксизм-ленинизм классиклары томнары миллионнарча тираж белән чыга иде. Һәр китапханәгә генә түгел, хәреф танучы һәр җан иясенә җитәрлек итеп Ул китаплар СССР халыкларының барлык телләренә тәрҗемә дә ителде. Рәхәтләнеп укысыннар, коммунизмга бару юлларына ныклап төшенсеннәр, янәсе. Ә менә Татарстан тарихын өйрәнү мәҗбүри итеп куелмады Хәер. КПСС тарихын өйрәнгәч җитмәгәнмени инде91 «Татарстан АССР тарихы»ның урыс телендә язылуы һәм нәшер ителүе гаҗәп түгел, билгеле. Кем инде татарга үз тарихын туган телендә язарга рөхсәт бирсен! Әгәр урысның абруена зыян китерерлек мөгез чыгарып куйсалар, аны вакытында кем тотып калыр9 Ул чагында татарча аңлаучысы да бөтенләй бетеп бара иде шул. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргәндә безгә ничектер сәерсенеп карадылар Янәсе, татар филологиясе белгечлеге белән киләчәктә кая барырга җыенасыз, мескеннәр? Ничек тамак туйдырырга уйлыйсыз? Хәер, уйланырга җирлек тә бар иде шул Хәтта татарның мәркәзе булган Казанда да татарча сөйләшүчеләр Г Камал театрында һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында, Язучылар Берлегендә генә калган иде бит Татар мәктәпләре бер-бер артлы ябыла торды Ярый өле студентларга практика узу өчен 35 нче һөм 89 нчы татар мәктәпләре сакланып калган иде Тора-бара Галимҗан Ибраһимов исемен йөрткән 89 нчы мәктәп тә ябылды, ө Яңа бистәдәге 35 нче мәктәптә дәресләр бары урыс телендә генә үткәрелә башлады Татар тарихы татар тарафыннан язылган дип расларга тырышу да хакыйкатькә туры килеп бетмәс кебек «Татарстан АССР тарихы» авторларының да яртысы татар түгел икән бит Урыслар, яһүдиләр, башка милләт вәкилләре—Е Чернышов, Е Устюжанин. Г Вульфсон, Ю Смыков. А. Литвин, Е Медведев, А Георгиевская. В Кузьмин, Н Корецкая Әйтерсең лә. һәр татар тарихчысына берәр сак куеп чыкканнар Бу китапның Мәскөү тарафыннан кушыл яздырылган булуын да истән чыгармаска кирәк Хәер, ул чорда Мәскөү рөхсәтеннән башка бер нәрсә дә эшләнмәде 1944 елның 9 августында ВКП(б) Үзәк комитеты «Татарстан партия оешмасында масса-сәяси һәм идеология эшенең торышы, аны яхшырту чаралары турында» карар кабул итте Игътибар итегез. Бөек Ватан сугышының иң кызган чоры. Советлар Союзының, гомумән, социализмның язмышы хәл ителгән еллар Ни өчен әле ВКП(б) «Барысы да җиңү өчен1» дигән лозунгны бераз читкә куеп, идеология белән шөгыльләнергә карар иткән7 Бу максат өчен нигә нәкъ менә Татарстан сайланган? Сораулар катлаулы аларга җавап табу да җиңел түгел Ләкин шунысы ачык; ныклап уйланып яхшылап әзерләнеп кылынган гамәл бу Турысын әйткәндә, Россия җитәкчеләре бер вакытта да Татарстанны игътибарларыннан читтә калдырмадылар, аңа ничектер сагаеп карадылар Алар өчен Татарстан белән мөнәсәбәтләрнең низагка ук барып җитмәве, татарның буйсынып яшәве мөһим иде. Тарихка игътибар итсәк, төрле чорларда татар халкының дәүләтчелеген торгызуга кискен каршылыкны сиземләу авыр түгел Әгәр көчәеп китсә, татарның буйсынмый башлавы, мөстәкыйльлек даулавы да бар бит әле Шунлыктан ВКП(б) Үзәк комитетының әлеге карарын да «Барысы да җиңү өчен!» дигән лозунгның бер өлеше буларак кабул итәргә мөмкиндөр Нәкъ менә җиңү, өстенлеккә ирешү өчен Аткан—ук, әйткән—сүз дигәндәй, партия боерыгы Татарстан җирендә тайпылышсыз үтәлде, дөресрәге үтәттеләр ВКП(б) Үзәк комитеты карары дөнья күргәннән соң озак та үтмәде партиянең Татарстан өлкә комитеты шул ук елның 6 октябрендә «Татарстан Тел. әдәбият, тарих фәнни-тикшеренү институты эшчөнлөге һәм хаталары турында» карар чыгарды Карарда урыс, татар һәм СССРның башка халыкларының чит ил басмачыларына каршы уртак көрәш тарихын тикшерү һәм яхшыртуга, Совет власте чорында Татарстанны социалистик үзгәртеп кору, татар халкының күренекле эшлеклелөрен галимнәрен, рәволюционерларын популярлаштыру зарурлыгына аеруча басым ясалды, тарихчылар алдына республиканың «чын фәнни» тарихын язу бурычы куелды Ул чагында партия карарларын тайпылышсыз үтәү һәркемнең бурычы иде Тарихчылар да әлеге карарны турыдан-туры күрсәтмә буларак кабул иттеләр. Татарстан тарихының «марксистик курсын» эшләргә керештеләр Партия кушкач, алар эшне тиз тоттылар -Татарстан АССР тарихы»ның ике томлыгы 1955 һәм 1960 елларда басылып та чыкты Шулар нигезендә бер томлык эшләнде Ул тулысынча марксизм-ленинизм тәгълиматына КПССның XXII-XXIII съездлары карарларына нигезләнгән иде Әмма ике томлык кебек үк ул да тарихи дөреслекне яктыртудан бик ерак торды Хәер, Татарстан тарихын чын хакыйкатькә туры китереп язуның бик үк хаҗәте дә булмады Совет власте елларында мәктәпләрдә СССР тарихы укытылды Ул нигездә Киев Русе, Мәскөү һөм Петербург тарихыннан гына тора иде Анда тормыш авырлыгына түзә алмыйча төрле төбәкләрдә күтәрелгән крөстиян восстаниеләрен бастыруга, яңа җирләр басып алуга юнәлдерелгән империячел сугышларга зур урын бирелде Шунысы сәер аларның барысы да тарихчылар тарафыннан гаделлек өчен көрәш дип бәяләнде Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татар халкының. Татарстан дәүләтенең чын тарихы бүгенгә кадәр язылмаган, ул юк әле. диләр Хәер, бүген юк дигән нәрсә белән кешене шаккатырып булмый Юк нәрсә чиктән ашты Ә кайчан булыр соң ул? Аны кем язар? Гомумән, бу эш өчен шәхсән кем җаваплы7 Менә шушы сорауларга җавап табып, эшкә керешәсе иде Төрле дәрәҗәдәге җыелыш-киңөшмөлөрдө акыл сатуларны тыңлап утыру туйдырды бит инде Беренче карашка хафаланырга җирлек тә юк кебек Әгәр баш миен өз-мөз эшкә җиксәң, чын тарихны кем язарга тиешлеген дә ачыклау авыр түгел Җирне крөстиян эшкәрткән кебек, тарихны тарихчы язарга тиеш Татарстанда тарихчылар аз түгел Республиканың югары уку йортлары аларны күпләп чыгара Татарстан Фәннәр Академиясенең Тарих институты оештырылды Исәпли башласаң, аның чыгымнары да аз түгел Шунлыктан. халыкның аннан эш таләп итәргә дә хокукы бар Чын тарихыбызны язу эшен дә. мөгаен, шушы институт оештырырга тиештер Кайбер тарихчылар сәясәт җилләренең юнәлешләренә карап фикерләрен үзгәртеп торалар Бер тарихчының «хезмәте- Гаяз Исхакыйны халык дошманы дип раслауга корылган иде. Заманалар үзгәреп. Г Исхакый ватанына әйләнеп кайткач, бу тарихчының да фикере үзгәрде Ул радио-телевидениедөн ясаган чыгышларында Гаяз Исхакыйны «милләтче- дип кенә атый башлады Әмма диссертациясеннән баш тартмады, хаталары өчен халык алдында гафу да үтенмәде Мондый тарихчылар халык фикерен бутый, дөүлөтчелегебезне ныгытуга зур зыян китерә, билгеле Татарның чын тарихын язучыларга, кемнең кем булуына карамастан, академик исемен дә бирергә мөмкин Хезмәте бар икән—бәяләнсен да Югыйсә соңгы вакытларда фән тирәсендә буталып йөрүче һәркем үз фамилиясе артыннан -академик- сүзен өстәп куярга ияләнеп китте. Чын галимнәрдән дә тартынып тормый андый адәмнәр Хәзер Татарстанда берничә йөз кеше үзен «академик» дип йөртә. Алар арасында фәнни эшчәнлек белән бөтенләй шөгыльләнмәүчеләр дә бар Без студент вакытта Татарстанда бары тик аталы-уллы Арбузовлар гына академик иде Фосфорорганик кушылмалар буенча бөтен дөнья күләмендәге ачышлары белән таң калдырган Арбузовларны бер күрү генә дә безнең өчен бәхет иде. Хәтта исеме легендага әверелгән атаклы галим Гыйлем Камай да академиклыкка дәгъва кылмады, профессор көенә үлеп китте. Ә бүгенге «академиклар-ның ачышларын чиг илләрдә түгел. Казанның үзендә дә белмиләр Үзен гаҗәеп зур галим дип исәпләүче бер «академикхезмәтләрен, ачыграк әйткәндә, китапларын, сата алмый интегә Татарстан радиосыннан көн саен берничә тапкыр игълан бирелсә дә. төрле брошюралардан күчергәләп язылган, үзеңне ничек тотарга кирәклеген кешенең миенә сеңдерүне максат итеп куйган бу -ачыш» халыкны кызыксындырмый, кибет киштәләрендә тузан җыеп ята бирә Һәр ялтыраган алтын булмаган кебек, кешене чын академик дәрәҗәсенә күтәрерлек ачышлар көн дә ясалмый шул. Татарның бик күптәннән дәүләтле милләт булуы яхшы мәгьлум. X-XIV гасырларда Идел буе Болгарстаны Көнчыгыш Европада иң алга киткән дәүләт булып саналган. Европаны Азия белән тоташтыручы мөһим сәүдә юлы аның аша үткән Урта Азиядә дә. гарәп илләрендә дә. Киев Русенда да. Көнбатыш Европада да абруе зур булган аның. Болгарлар икмәк үстергәннәр, терлек асраганнар. Ул үзенең ювелирлары, алтын осталары белән танылган. Биредә чорына күрә кара металлургия, чуен кою. чүлмәк ясау, тире, агач эшкәртү нык алга киткән. Болгар. Биләр. Сувар шәһәрләре төзеклекләре һәм матурлыклары белән һәркемне сокландырганнар. Хәтта монголлар золымы астында да Болгарстан мөстәкыйльлеген югалтмаска тырышкан Баштарак мөстәкыйль үсеш өчен юл куймасалар да. монголлар илнең эчке үзидарә системасын үзгәртмәгәннәр Кенәзләргә идарә итү өчен махсус ярлыклар биргәннәр. Болгар кенәзләре акча сугу эшен дө дәвам иткәннәр. Болгарстан территориясендә алар 1310 елга кадәр йөргәннәр Дәүләтнең билгеле дәрәҗәдә мөстәкыйльлеген раслаучы үз акчасы булган Болгар халкы илбасарлар йогынтысыннан котылу өчен кат-кат көрәшкә күтәрелгән Халык ясак түләүдән баш тарта торган булган, башка төбәкләргә күчеп киткән. Басып алынган җирләрдә яшәүчеләрнең ризасызлыгы, феодалларның үзара көрәше, ахыр чиктә, Алтын Урданың таркалуына китергән дә инде «Татар милләтенең тарихы гаять катлаулы һәм фаҗигале,—диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 1992 елның 19 июнендә I Бөтендөнья татар конгрессындагы чыгышында—Гөрләп чәчәк атып утырган Болгар дәүләте һәлакәте—югалтуларның иң әрнүлесе һәм зурысы. Фәкать үзенең түземлеге, мәгърифәтле һәм зирәк булуы аркасында гына халкыбыз исән калды, аякка басты һәм Алтын Урда дәүләтендә лаеклы урын алды Алтын Урда җимерелеп. Казан, Себер, Әстерхан. Кырым ханлыклары оешкач үсәр өчен халык үзендә яңадан зур көч таптыЯзмыштан узмыш юк. диләр. Казан ханлыгының тиз генә тернәкләнеп китүе, Төркия, Кырым белән дуслашуы Мәскәунең кәефен боза, чыгырдан чыгара. Урысларның Казанны буйсындыру, үз кулларына алу өчен походлары ешаеп китә. Аларның берничәсе көтелгән нәтиҗәне бирмәгәч, Иван IV (Грозный) хәлиткеч һөҗүмгә ныклап әзерләнергә. Казан янында гаскәрләрне күпләп туплау өчен терәк-пункт булдырырга карар кыла Шул рәвешле Казаннан 30 чакрымлап ераклыкта Свияжск ныгытмасы барлыкка килә Шуннан соң биредә көч туплап, 1552 елның июнендә 150 меңле урыс гаскәре Казанга ыргыла 23 августта Казан камалышта кала Окоплар чокырлар ком тутырылган капчык таулары белән чорнап алына Камалыштагы татарлар явыз дошманга каршы аяусыз көрәшәләр Әмма көчләр тигез булмый шул. 2 октябрьдә Казан штурм белән алына. Шәһәрдәге барлык ирләр юк ителә Татарны милләт буларак җир йөзеннән себереп ташлауга исәп тотыла кан гөрләвек булып ага, урамнар мәетләр белән тула Менә ул вәхшилек, чын мәгънәсендәге геноцид1 Кызганыч ки, гасырлар буена -урыс белән гомер кичердек сайрашып» кына яшәп булмаган шул Шулай да, тарихка күз салсаң, татарларның иң кыен елларда да хакыйкатьнең тантана итәсенә киләчәккә ышанып яшәүләренә инанасың Миссионер Ильминскийның әйтүенә караганда татарлар һәрвакыт үзләрен дәүләтле халык итеп тойганнар Дәүләтчелекне торгызу идеясе татар халкының иҗтимагый аңында беркайчан да үлмәгән Ул халык хсырларында. риваятьләрдә, әкиятләрдә яшәгән Муса Бигиев Риза Фәхретдинов Фатих Көрими. Садрый Максуди кебек мәшһүр шәхесләр халкыбызның азатлык көрәшенә зур өлеш керткәннәр Гаяз Исхакый Мулланур Вахитов, Фуат Туктаров, Мирсәет Солтангалиев к^бек социальдемократлар да дәүләтчелекне торгызу буенча үз юлларын тәкъдим иткәннәр Октябрь революциясе җиңгәннән соң татар халкының милләтпәрвөр уллары дөүлөтчөлөгебезне төзүгә җиң сызганып керештеләр Берәүләр Идел- Урал штаты төзергә чакырдылар икенчеләре исә миллимәдәни автономия белән чикләнергә кирәк, дип чыктылар Совет власте исеменнән Мулланур Вахитов ТатарБашкорт Республикасы проектын тәкъдим итте Кызганыч ки. бу идея дә тормышка ашмады Тора-бара Татарстан Республикасын төзү планы пөйда булды 1920 елның 27 маенда, ниһаять, Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куелды Тулаем бу вакыйга татар җәмәгатьчелегендә уңай бәяләнсә дә, татарлар күпләп яшәгән шактый төбәкләрнең һичнинди нигезсез күрше республикалар һәм өлкәләр составына кертелүе, нәтиҗәдә. Татар иле—Татарстанның нык кечерәеп калуы канәгатьсезлек, билгеле дәрәҗәдә ризасызлык та тудырды Шунысын да әйтергә кирәк, башта республика «союздаш-ларга һәм «автономия«лөргө бүленмәде Барысы да тигез иде Автономиягә таянып, тулы хокуклы дәүләтчелек өчен көрәшне дәвам итәргә мөмкин дип уйланылды Әмма 1922 өлның ахырында. СССР төзелгәндә Татарстанга союздаш республика хокукы бирелмәде, татар икенче сортлы халык булып калды Милләтләр эше буенча халык комиссары Мирсәет Солтангалиев моңа кискен рәвештә каршы чыкты Ул Россиягә диктатура килүен беренчелөрдән булып кисәтте Аның дөньяда сәяси процессларның үсүе, колониаль системаның җимерелүе турындагы фикеренең хаклы булуын тормыш үзе раслады 1936 елда СССР Конституциясе кабул ителгәндә Татарстан үзенең хокуклары турындагы мәсьәләне кабат күтәрде Кирәкле дәлилләр китерелде Ләкин СССРның «татар барда хәтәр бар» дигән төшенчәне аңнарына нык сеңдергән шовинистик җитәкчеләре Татарстанның тавышын ишетергә теләмәделәр, аның гозерен үтәмәделәр Татарстан автономия кысаларында кала бирде СССРның соңгы Конституциясе (1977) кабул ителгәндә Татарстан җитәкчеләре республиканың статусын күтәрү мәсьәләсен янә көн тәртибенә куйдылар Кызганыч, аңа союздаш республика статусын бирмәделәр Сүз уңаенда тагын шунысын да искәртү урынлы булыр төрле чорларда башка кайбер автономияле республикалар да статусларын күтәрү өчен тырыштылар Мәсәлән, СССРның 1977 елгы Конституциясе кабул ителгәндә Татарстан кебек үк Абхазия дә шундый максатны куйган иде Ниһаять. 80 еллар урталарында, демократия җилләре исә башлагач татар халкының башкалар белән тигез хокук алуына өмете арта төште Татарстан җитөкчелө|>е НовоОгарево сөйләшүләрендә актив катнаштылар Советлар Союзын яңа принципларда үзгәртеп кору өчен күп көч түктеләр Союз килешүенә Татарстан Россия делегациясе составында түгел мөстәкыйль рәвештә имза салуны, шул рәвешле союздаш республика статусына ирешүне максат итеп куйды Шул ук вакытта сөйләшүләрдә даими катнашкан Минтимер Шаймиев республика позициясенең дөреслегенә бик күпләрне инандыра да алды Шәхсән үзем бу чорда мөселман республикалары җитәкчеләре, беренче чиратта, Үзбөкстан, Казакъстан, Кыргызстан җитәкчеләре Татарстанга ярдәм кулы сузарлар, аның омтылышын хупларлар дип уйлаган идем Әмма Үзбөкстан Президенты Ислам Керимов та. Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев та. Кыргызстан Президенты Әскәр Акаев та зур -тыйнаклык» күрсәттеләр, Татарстанны яклау, аңа теләктәшлек күрсәтү юлына басмадылар Күрәсең, көнләшү чире көчлерәк булып чыкты. Үзбөкстан Президенты Ислам Керимов бүген дә үзен бик сәер тота Татарстан Республикасын һаман да суверен дәүләт дип санамый, Россиянең кечкенә генә бер кисәге дип бәяли Татарстанның Үзбөкстан Республикасындагы даими вәкиле Үмидә Сабирова депутатлар алдындагы чыгышында күңелгә шом сала торган фактлар китерде Әйтик. Татарстан Президентының Үзбәкстанга визиты вакытында, алдан килешенгән булса да. аны каршы алганда аэропортка безнең флагны элмәгәннәр. Ике республика Президентлары сөйләшүләре барган бүлмәгә дә Татарстан флагын куярга теләмәгәннәр. Татарстанның бу республика-дагы вәкиллеге дә бик авырлык белән ачылган. Билгеле булганча, Союз килешүенә кул куелмый калды. ГКЧП килеп чыкты СССРны таркатып ташладылар Элеккеге союздаш республикаларның барысы да мөстәкыйль дәүләтләргә әйләнде Без өйләнгәч, төп кыскара дигәндәй. Татарстан тагын теләгенә ирешә алмады. Россия империясе составында калды, империянең 89 субъектының берсе булып йөри башлады Тырышып-тырышып та ярык тагарак алдында калу, бөтен өметләрнең чәлпәрәмә килүе республика өчен көтелмәгән хәл булды Шунлыктан башта җитәкчеләребез дә югалып калдылар, аңнарына килә алмый йөрделәр. Тора- бара дөүләтчелегебезне торгызу буенча яңа сәясәт булдырырга туры килде 1990 елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде. Декларация Татарстанны суверен дәүләт дип белдерде, үз территориясендә республика законнарының өстенлеге танылды Җир. табигать хәзинәләре һәм башка ресурслар республиканың күпмилләтле халкы мөлкәте итеп беркетелде Бу чара Татарстанда яшәүче милләтләрнең мәнфәгатьләренә тулысынча җавап бирә иде Декларация республикада милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга китерде. Язмышыбыз шундыйдыр инде: татарлар һәрвакыг башкаларга юл күрсәтә, башлап йөри Суверенлык Декларациясен дә Татарстан Россия Федерациясендә беренчелөрдөн булып кабул итте Бу уңайдан Татарстанга Россия үзе үрнәк күрсәтте кебек. 1990 елның июнендә РСФСРның суверенлык Декларациясе игълан ителде. Ләкин мондый чараның ни өчен кирәк булуы гына бик үк аңлашылып җитми, гаҗәпсенү тудыра Россия болай да суверен иде бит Ул башкалар басымы астында, коллыкта яшәмәде, киресенчә, милли республикаларның байлыгын суырып, үз кулына туплап ятты. Әмма ничек кенә булмасын. Россиянең суверенлык игълан итүе республикаларның гына түгел, крайларның, өлкәләрнең дә мөстәкыйльлеккә омтылышын көчәйтте Декларация кабул ителүгә. Татарстанда суверенлыкны реаль эчтәлек белән тулыландыру буенча күпкырлы эш башланды Югары Совет икътисадны хуҗалык итүнең яңа алымнарына күчерүгә җиң сызганып кереште Милекне хосусыйлаштыру һәм башка шуның кебек бик мөһим законнар кабул ителде Алар базар икътисадына күчүдә хәлиткеч роль уйнадылар. Совет чорында беренче тапкыр буларак. Татарстан мөстәкыйль рәвештә хөкүмөтара килешүләр төзергә кереште Күп кенә дәүләтләр белән икътисад, фәнни тикшеренүләр, мәдәни хезмәттәшлек буенча килешүләргә кул куелды. Бюджетны формалаштыру, банк эшчәнлеге. салым сәясәте кебек мөһим икътисади мәсьәләләр буенча Россия хөкүмәте белән сөйләшүләр башланды. Чөнки үзара мөнәсәбәтләрне ачыкларга, аларны җайга салырга кирәк иде. Әмма күпчелек очракта уртак тел табылмады, килешүләргә ирешелмөде Элеккеге автономияләрнең дәүләт суверенлыгы турында Декларацияләрен кабул итүенә Россия битараф кала алмады, билгеле Югары Советта, халык депутатларының III съездында җитди сөйләшүләр барды Ни эшләргә?—дигән сорауга җавап эзләнде Нәтиҗәдә, Россия Федерациясе Конституциясенә элеккеге автономияләр урынына Россия составында суверен республикалар барлыкка килүе турында үзгәрешләр кертелде РСФСР халык депутатларының III съезды милләтләрнең суверен хокукларын—шул исәптән үзбилгеләнү, үзенең сәяси статусын урнаштыру, икътисади, социаль һәм мәдәни үсешенә хокукларын тануын, хөрмәт итүен раслады. Суверенлык Декларациясе кабул ителүне кайберәүләр мөстәкыйльлеккә ирешү дип аңладылар Бу хакта матбугатта да шатлыклы хәбәрләр күп басылды Әмма Декларация— •Конституция дә. хәтта закон да түгел, бары тик максатны рәсми төстә белдерү билгеле дәрәҗәдә барыр юлны ачыклау гына иде Әйе. Декларация парламент тарафыннан кабул ителде, әмма аны халык сайлаган депутатлар игълан итсә дә бөтен халык фикере дип раслап булмый иде әле Халык фикерен төгәл ачыклау максатыннан 1992 елның 21 мартында референдум үткәрергә туры килде Референдумның нинди катлаулы шартларда узуын республика халкының нинди тупас сәяси басымга дучар булуын бик күпләр яхшы хәтерлидер Россия Федерациясе Югары Советы Татарстанны сепаратизмда гаепләде Югыйсә. Татарстан үзенең төп максаты республиканың статусын күтәрү икәнен, вәкаләтләрне чикләү буенча Россия белән килешү төзергә җыелуын яшермәде Максатын ачыктан-ачык белдерде. Россиягә карата бернинди заговор юлына басмады Әмма Татарстанның бюджетын мөстәкыйль формалаштырырга, салым сәясәтен үз законнарына нигезләнеп алып барырга омтылуы Россия парламентында да. Татарстан делегациясе белән сөйләшүләр алып баручыларда да яклау тапмады Дәүләт Думасының тугыз депутаты Россия Конституция судының референдумны тыюын таләп иттеләр 1992 елның 5 мартында Россия Федерациясе Югары Советы референдумны үткәрмәскә өндәп Татарстан халкына. Югары Советка һәм Президентка мөрәҗәгать белән чыкты Бу документ Татарстан Югары Советы Президиумында җентекләп тикшерелде Президиум Татарстанның Россия составыннан чыгу максатын куймавын, бары тик үзбилгеләнү һәм халыкларның тигез хокуклы булуларыннан чыгып. Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтләрен яңача килешүләр нигезендә алып барырга җыенуын белдерде Югыйсә академик Индус Таһировның әйтүенә караганда, Татарстанның Россия составына керүе турында тарихта бернинди документ та юк Чөнки Татарстанның бу хакта хәтта теләк тә бөлдергәне юк. Ә кермәгән җирдән чыгып булмый инде ул. Кайбер сәяси көчләр референдум Татарстандагы татар булмаган милләтләрнең хокукларын кысуга юнәлгән дип аңлатырга тырыштылар Россия җитәкчелеге Татарстанга каршы рәсми рәвештә сугыш игълан итмәсө дә ул— бу була калмасын дип. республикабыз чигендәге Мари урманнарына танклар китереп тутырды Татарстан Россия гаскәрләре белән чорнап алынды Хәер гасырлар буе урыс булмаган милләтләрне көч кулланып изеп килгән Россия империясе башкасына сәләтле дә түгел иде 1992 елның мартыннан ераклашкан саен күңелдә дистәләрчә сораулар туа. Россия Президентын. Югары Советын. Конституция судын Татарстанның суверенлыкка омтылышы нигә шул кадер нык борчыды соң? Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган кайбер депутатлар ни өчен үз республикалары мәнфәгатьләренә каршы көрәш җәелдерделәр? Иртәгә референдум үткәреләсе дигән көнне Россия прокуратурасының сайлау участокларын ябарга әмер бирүен аңлап та. аңлатып та булмый Буйсынмаган очракларда сайлау участоклары рәисләрен җинаять җаваплылыгына тарту белән куркыттылар Бу халыкара хокук нормаларын тупас бозу түгелме9 Татарстанга меңнәрчә данә листовкалар кем акчасына китереп таратылды? Бу акчаны кулланырга башка урын юк идеме әллә? Мондый күңелгә ятышсыз хәлләр тарихка кара тап булып ягылып калды Татарстандагы барлык сайлау участоклары да билгеләнгән вакытта ишекләрен ачтылар Берәү дә төрмәгә эләгүдән курыкмады Хәер, халкыбыз да. республикабыз җитәкчеләре дә моңа юл куймаячаклар иде Референдум көнне мин күл кенә участокларда булдым Тавыш бирү һәр җирдә тыныч оешкан төстә узды Төрле илләрдән, төрле партияләрдән иҗтимагый оешмалардан һәм хәрәкәтләрдән җибәрелгән күп санлы күзәтүчеләр сәяси ныклыгыбызга һәм демократик принципларда эш итүебезгә үз күзләре белән күреп ышандылар Чит ил күзәтүчелөрендө мондый хәл хәтта гаҗәпсенү дө тудырды Алар референдумның халыкара хокук нормаларына тулысынча туры килүен белдерделәр Бернигә дә карамастан татарлар гына түгел. Татарстанда яшәүче башка милләт халыклары да сайланган юлга тугры калдылар суверенлыкны яклап тавыш бирделәр Халыкны Карабах дәһшәте белән куркытырга милләтләр арасында ыгы-зыгы тудырырга омтылыш барыл чыкмады Шикшөбһөләр алып ташланды Референдумнан соңгы беренче төнне казандылар йокысыз үткәрделәр дисәк тә. әллә ни хата булмастыр Тәрәзәләрдә утлар сүнмәде йорт- урамнардан җыр-музыка тавышы ишетелеп торды, бар халык референдумның рәсми нәтиҗәләрен көтте. Парламент эшчәнлеген. дәүләтчелегебезне ныгыту юлларына кагылышлы вакыйгаларны матбугатта даими яктыртып баручы журналист буларак, таң атуга мин Югары Совет бинасына килдем Ул умарта оясын хәтерләтеп, гөжләп тора иде. Күп кенә депутатлар, журналистлар референдумның рәсми нәтиҗәләрен көтеп, төнне биредә үткәргәннәр икән Ишектән керүгә беренче очраган кеше—ул чактагы Татарстан халык депутаты (хәзер мәрхүм инде) Дамир Сираҗиев булды Режиссер кеше, хисләргә дә тиз бирелүчөн булгандыр, ул мине -Әгъзам, победа, җиңдек!»—дип сәламләде. Аның гаҗәеп зур шатлык кичерүе йөзенә бәреп чыккан иде. Сүз уңаенда шуны да искәртеп үтим. Дамир суверенлык идеясенә ихлас күңелдән бирелгән кеше иде Ул Югары Совет сессияләрендә еш чыгыш ясады. Законнарны бик үк яхшы белмөсө дә, аның йомшак тавышы, эмоциональлеге башка депутатларга нык йогынты ясый иде Моңарчы ничектер кирәгеннән артык рәсми гадәттә кешеләр кычкырып сөйләшергә дә батырчылык итми торган парламент бинасы коридорлары ул чакта кинәт бик нык җанланып киткәндәй тоелды Ул закон чыгару органы булудан бигрәк, тантаналар, тамашалар урынын хәтерләтте. Кешеләр кычкырып сөйләштеләр, рәхәтләнеп көлештеләр, вакыты-вакыты җырлашып та алдылар Көн бераз яктыра төшкәч. Югары Советның кече залында матбугат конференциясе үткәрелде Хәер, аны матбугат конференциясе дип атау бик үк дөрес тә булмас Шыгрым тулы залда күпчелекне депутатлар, милли хәрәкәт вәкилләре, референдумга төрле төбәкләрдән килгән күзәтүчеләр тәшкил итте. Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары беренче нәтиҗәләр белән таныштырдылар «Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Россия Федерациясе, башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокукый килешүләр нигезендә урнаштыруына Сез ризамы?»—дигән сорауга 1 миллион 309 мең 56 кеше референдумда катнашып, «Әйе» дип җавап бирде. Бу сайлау участокларына килүчеләрнең 61,4 проценты иде. Шулай итеп, республика гражданнарының күпчелеге референдумның төп фикерен—Татарстанның дәүләт статусын күтәрү зарурлыгын яклады. Бу көнне республика халкының активлыгын, исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 82 процентының участокларга килүен дә хәтердә яңарту зыян итмәстер. Референдум җиңү белән тәмамлангач, халык тантана итте Казанның Ирек мәйданына кыска гына вакыт эчендә йөзләрчә кеше җыелды Каяндыр гармунчылар, җырчылар пәйда булды Күмәк биюләр уеннар берсен-берсе алыштырды Югары Советка эшкә барышлый Минтимер Шаймиев тә Ирек мәйданында тукталып, тузан очырып биеп китте. Референдум нәтиҗәләре суверенлыкны ныгыту буенча активрак эшләү өчен шартлар тудырды 1992 елның 20 маенда референдум нәтиҗәләренә һәм алда торган бурычларга багышлап махсус сессия үткәрелде Югары Совет Рәисе Фәрит Мөхөммәтшин докладында Татарстанның кыйбласыннан тайпылмаячагы ачык күрсәтелде Дәүләт төзелеше, территория, законнар һәм Конституция кабул итү аларның үтәлешенә контроль ясау, гражданлык, табигый байлыклардан файдалану, финанс кредит, таможня, салымнар һәм җыемнар, хәрби җиһазлар һәм техника сату тәртибе, халыкара мөнәсәбәтләр, суд, прокуратура, адвокатура, башка күп кенә мәсьәләләрне Татарстанның мөстәкыйль хәл итәчәге белдерелде. Кызганыч, боларның шактый өлеше бары ният кенә булып калды Әлбәттә, халкыбызның дәүләт статусын үзе теләгәнчә билгеләргә тулы хокукы бар Моның өчен юридик нигез дә салынган. Мин монда, беренче чиратта, бөтендөнья кеше хокуклары Декларациясен, шулай ук гражданлык һәм сәяси хокуклар турында халыкара пактны күздә тотам. Аларда һәр халыкның үзбилгеләнүгә хокукы булуы күрсәтелә Шушы хокуклары нигезендә һәр милләт ирекле рәвештә сәяси статусын билгели, икътисади, социаль һәм мәдәни үсешен шулай ук ирекле рәвештә хәл итә. Бу хокук 1975 елда Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча Хельсинкидә үткәрелгән киңәшмәнең йомгаклау актында тагын бер кат расланды Шулай итеп теге яки бу дәүләтнең статусын аның географик урыны билгеләми, ә эчке икътисади, социаль, мәдәни процесслар тиешле сәяси статус таләп итәләр. ■Россиядән аерылып чыгу месьөлөсе нигә көн тәртибенә куелмый?— дигән сорауга республикабыз җитәкчеләре теләр-теләмәс кенә җавап бирәләр Янәсе, без Россиянең кыл уртасында, кая барыйк инде без Әлбәттә без Россия коллыгыннан котылу өчен башка җиргә, әйтик. Америкага яки Африкага күчеп китә алмыйбыз Татарстан—безнең туган йортыбыз Әмма республиканың географик урыны мөстәкыйльлекне максат итеп куймау өчен сәбәп тә була алмый Татарстанның мөстәкыйль яшәү өчен бөтен мөмкинлекләре бар Географик урыны да отышлы, җир асты һәм җир өсте байлыклары да җитәрлек халкы да эшчән Элеккеге союздаш республикалар мөстәкыйль дәүләт буларак тыныч кына яшәп яталар бит өле Европада гигант илләр уртасында калган кеп-кечкенә дәүләтләрне искә алып та тормыйм инде Аларның берсе генә дә Россиядән хәөрчерәк яшәми Шунлыктан Татарстанга да. академик Әбрар Көримуллин әйтмешли Россия арбасына тагылган дегет чиләге кебек йөрүнең хаҗәте юк. Тагын шунысы да бар: бер генә империя дә мәңгелек түгел СССР кебек үк Россия империясе дә таркалачак Аның гомере күп калмады инде Кавказдагы азатлык сугышлары, төрле төбәкләрдә туктаусыз дәвам итә торган забастовкалар хөкүмәтнең даими алмашып торуы Президентның ил белән идарә итәргә сөлөтсезлөге бу көнне тагын да якынайтыр кебек Татарстанга да, телиме ул юкмы кайчандыр барыбер мөстәкыйль яшәргә туры киләчәк Моның өчен бүгеннән үк әзерлек чараларын күрү зарур Югыйсә нәкъ менә базар шартларына күнегә алмый азапланган кебек, авыр хәлдә калуыбыз бар Әлбәттә. Россия җитәкчеләре бер генә төбәккә дә ирек бирергә атлыгып тормый Чечняның (Ичкерия) бәйсезлеге бүгенгә кадәр танылмады Россиянең Конституциясендә дә милләтләрнең һәм аерым төбәкләрнең Россиядән аерылып чыгуы каралмаган Шулай итеп, кеше хокукларын бозуны Россия үзенчә законлаштырып куйган Татары да. чечены да. ингушы да башкасы да Россиянеке! Шулай да республиканың Декларациягә нигезләнеп ясаган беренче адымнары уңай нәтиҗәләр бирде. Татарстан табигый байлыкларының бер элешеннән мөстәкыйль файдалана башлады 1991 елда республика үз хаҗәтләре өчен бер миллион тонна нефть сатты Халык куллану товарларын тулыландыру өчен анысы да ярап куйды Россия белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә 1992 елда 5 миллион тонна нефтьне Татарстанның үз ихтыяҗлары өчен сатуы хакында килешенде Һәр нәрсәне йодрыгында тотарга гадәтләнгән Россия, шулай итеп, кайбер ташламаларга барырга мәҗбүр булды Президентның «Татарстан ССР дәүләт суверенлыгын һәм милеккә хокукын тәэмин итү чаралары турында» 1991 елның 15 августы Указы нигезендә ДӘУЛӨТ милкен идарә итү комитеты республикада урнашкан предприятиеләр һәм оешмаларны Татарстан юрисдикциясенә күчерүне тизләтә төште 1992 елның 15 маена 1078 предприятие һәм оешма республика карамагына күчерелде Аларның төп фондлары 31 6 миллиард сум. ягъни барлык предприятие һәм оешмалар төп фондларының 65.8 процентын тәшкил итте 1992 елда суверен дәүләт эшчәнлегенең иң мөһим принцибы гамәлгә ашырыла башлады Татарстан бюджетын мөстәкыйль формалаштыруга кереште Ул салымнарны үзе җыйды һәм тиешлесен генә Россия Федерациясенә күчерде Мондый система икътисадны тамырдан үзгәртергә мөмкинлек бирде социаль хаҗәтләргә акча күбрәк калды Милли банк булдыру да мөһим роль уйнады Татарстан кредит ресурсларын теләгәнчә куллану мөмкинлеген алды, коммерция банклары эшченлегөнә контроль урнаштырды Ләкин бу вәкаләтләр генә чын суверенлыкны гамәлгә ашыру өчен җитми иде өле СССР таркалып, элеккеге союздаш республикалар мөстәкыйль дәүләтләргә әйләнгәч, икътисади багланышларны саклап калу өчен зур тырышлык куелды Чөнки шунсыз күп кенә предприятиеләр элеккеге күләмдә продукция эшләп чыгара алмаячаклар иде Украина. Беларусь. Казакъстан Молдова. Грузия. Үзбәкстан. Таҗикстан. Россия состаиында калган республикалар байтак өлкәләр һәм крайлар белән хөкүмөтара килешүләр төзелде Татарстандагы сәяси хәлнең тотрыклылыгы, икътисади фәнни- техник мөмкинлекләре чит ил фирмаларында, банкларында да билгеле дәрәҗәдә кызыксыну тудырды Татарстанның үзен дөньяга таныту чит мәмләкәтләр белән ту|тыл« н туры элемтәләр урнаштыру көн тәртибенә килеп басты. Президент Указы нигезендә. Татарстанның халыкара хокук субъекты булуын истә тоткан хәлдә дөньяның төрле илләрендә Россия төбәкләрендә вәкиллекләр ачылды Хәзер алар—13 Шуның белән бергә. Татарстан, килешүләр нигезендә үзендә дә чит төбәкләрнең сәүдә вәкиллекләрен, консуллыкларын булдырды. Бүген бездә Төркия Республикасының генераль консуллыгы, уңышлы эшләп килә Чечня Республикасы Ичкерия Президентының тулы вәкаләтле вәкиле, Ингушетиянең вәкиллеге бар Шулай да инвестицияләр бик авырлык белән килә Чит ил фирмаларын бизнес-планнар кызыксындырса да. Россиядәге тотрыксызлык аларда ниндидер шикләнү уята Капиталистлар акчаларының җилгә очуыннан шүрлиләр Шуңа күрә читтән ярдәм көтеп тормыйча, үзебездә җитештерүне арттыра барырга шул хакта күбрәк уйланырга кирәк «Үлә башласаң, завод торбасына ябыш» дип юкка гына әйтмөгәннәрдер шул. Кулланучыга кирәкле товар җитештерергә аны сата да белергә кирәк. Әлбәттә, суверен дәүләтнең символлары да була Хәтерлим, Флаг та. Герб та. Гимн да бик авырлык белән кабул ителде Бу хакта парламентта кискен бәхәсләр барды «Народовластие» төркеме депутатларының символларны кабул иттермәскә тырышуларының сәбәбенә инде шактый еллар үткәч тә төшенә алмыйм Күрәсең, алар суверен дәүләтнең формалашу чорын мөмкин кадәр озайтырга омтылганнардыр Дәүләт символларын кабул итү республика халкының күпчелеге тарафыннан хуплап каршыланды Дәүләт Флагы кабул ителгән көн хәтергә нык уелып калган Төшке ялга тукталыр вакыт җитеп килә иде Флаг кабул ителгәч, зал баскан көйгә озак алкышлады Аннары депутатлар идәнгә тезләнеп Флагны үбәргә тотындылар Бик күпләр кичерешләрен яшерә алмадылар. Мөгаен, хәтта иң гашыйклар да алай шашынып үбешмиләрдер Залда халык бераз кими төшкәч, берничә кеше Флагны залдан алып чыгып та китте. Ялгышмасам. флаг сессия утырышларына һәрчак чиккән түбәтәйдән килүче депутат Мөдәррис Шәйхиев кулында иде булса кирәк «Милләтче» мөһере сугылган берничә депутат флагны Югары Совет бинасы түбәсенә алып менеп киттеләр, аларга милли басмаларның журналистлары, милли хәрәкәт активистлары да иярде Күрәсең, түбәгә күтәрелү юлын алдан ук күзәтеп куйганнардыр Дәүләт Флагы кабул ителү казанлылар өчен зур бәйрәмгә әверелде Берничә минут үтүгә Ирек мәйданы халык белән тулды Һәркем парламент түбәсендә җилфердәгән флагка карап торды Яннарындагылардан һич тә оялмыйча үксеп-үксеп елаучылар да булды Әмма бу шатлык яшьләре иде. Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә дәүләт Гербы, Флаг һәм Гимн дәүләт суверенлыгын, халкыбызның үзенчәлекләрен һәм традицияләрен чагылдыручы символлар булып торалар. Аларны кайчан, ничек куллану хакында махсус закон эшләнде Тиздән ул гамәлгә дә керер Республиканың бөтенхалык тавыш бирү юлы белән билгеләнгән статусы Татарстанның яңа Конституциясе проектына нигез итеп алынды. Халыкара стандартларга җавап бирә торган Конституция эшләргә тырышылды Анда халыкара хокук нормалары республика законнарыннан өстен итеп куелды Конституция проектын әзерләгәндә шәхес хокукын яклауга нык игътибар бирелде Чөнки дәүләтнең куәте территориясенең зурлыгы яки халкының саны белән түгел, ө гражданның реаль статусы, дәүләт хезмәтенә аның хокукы, демократик институтларның ныклыгы, җәмгыятьнең икътисади, социаль, мәдәни үсеш дәрәҗәсе белән бәяләнә ич Конституция дәүләт тормышының төп мәсьәләләрен билгеләүче иң югары юридик көчкә ия закон гына түгел, ә бәлки демократик үзгәрешләрнең нигезе дә. Аннары республиканың дәүләт- хокук статусындагы үзгәрешләрне Төп Законга беркетү дә бик мөһим иде Дөньяда Конституциянең идеаль модельләре юк диләр Һәр дәүләт үзенең традицияләреннән, сәяси, икътисади хәленнән чыгып эш итә Татарстан Конституциясе дө республикада яшәүче киң катлау халык массалары мәнфәгатьләрен чагылдыруны максат итеп куйды Конституция проекты Президент Минтимер Шаймиев җитәкчелегендәге махсус комиссия тарафыннан әзерләнде Аның эшендә Югары Совет Президиумы әгъзалары, халык депутатлары, күренекле галимнәр катнашты. Проектны чит ил экспертлары анализлады, ул халык депутатларының район һәм шәһәр Советлары сессияләрендә хезмәт коллективларында, матбугатта тикшерелде Югары Совет сессияләрендә Конституциянең иң мөһим маддөләрен кабул иткәндә көймә еш кына комга терәлгәләп алды «Народовластие» һәм «Татарстан» төркемнәренә берләшкән депутатлар бер үк мәсьәләгә капма- каршы карашта торалар иде. Андый очракларда килештерү комиссияләре төзелде Ул комиссияләрнең әгъзалары вакыты-вакыты белән яртышар көн (кайвакыт яртышар төн) бәхәсләшәләр иде Килештерү комиссияләре карары башка депутатлар өчен язылмаган закон булып исәпләнде Гадәттә, парламент бу карарларны бертавыштан хуплый иде Конституция проекты тикшерелгән көннәрдә Ирек мәйданында күпсанлы плакатлар күтәреп килгән халык диңгезе чайкалды Чаллы. Түбән Кама. Әлмөт һәм башка шәһәрләрдән халык бирегә автобусларга төялеп килде Милли азатлык хәрәкәте оешмалары көне буе митинглар үткәрделәр. Конституцияне тизрәк кабул итүне, суверенлыкны ныгытуны таләп иттеләр Хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә йоклап ятмады Яхшы коралланган омончылар, милиционерлар ул көннәрдә парламент бинасы тирәсенә чамадан тыш күп тупланды Югары Совет бинасына үткәнче документларны кат-кат тикшерделәр. Ул тарихи көннәрдә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре өчен Ирек мәйданы аның белән тоташкан урамнар төп эш урыны булды дисәм, гаделлектән әллә ни ерак тайпылмамдыр дип уйлыйм Парламент бинасы каршында өсте брезент белән ябылган дистәләрчә машиналар кизү торды Алардагы кулларына автоматлар тоткан омончылар. беләк буе кып-кызыл телләрен асылындырып торучы ерткыч бүреләрне хәтерләткән этләр әле дә күз алдымда Ярый әле автоматлар ходка җибәрелмәде Этләр дә машиналарда гына утырдылар Хәтеремдә, милләтче депутатларның кан дошманы, -Народовластие* депутатлары төркеме лидеры Иван Грачев Ирек мәйданындагы митингны туктатуны, мәйданны халыктан бушатуны таләп итте. Янәсе, урамдагы халык депутатларга эшләргә комачаулык тудыра Сессия эшендә тәнәфес игълан итәргә туры килде Шулай да милиция хезмәткәрләре Ирек мәйданын халыктан бушата алмадылар Берәү дә мәйданнан китмәде Шуннан соң бер төркем депутатлар урамга чыгып, халыкны Конституция кабул итүнең ничек барышы белән таныштырдылар, мөмкин булганның барысын да эшләргә вәгъдә бирделәр Хәзергә халыкның Ирек мәйданыннан китеп торуын сорадылар Бу сүзләр дә нигездә мәйданны үз кулларында тотучы Чаллыдан килгән «Азатлык» яшьләр оешмасы егетләренә тәэсир итмәде булса кирәк. —Безгә Марат абый чыгып әйтсен,—диде егетләрнең берсе—Ул әйтмичә урыннарыбыздан кузгалмаячакбыз Чыннан да, халык алдында чыгыш ясаучы депутатлар арасында нигәдер ул вакытта Марат Мөлеков күренмәде Югыйсә сессиядә нинди мәсьәләләр каралуы, нинди карарлар кабул ителүе хакында төшке ял вакытында һәм кичләрен халыкка җиткереп баруны үзенең намус эше дип саный иде Мин аның чыгышларын күп тапкырлар тыңладым Гомумән. Марат Мөлековның Ю.ары Совет бинасы түбәсенә ф.шг лң күренеше милли хәрәкәттә катнашучылар арасында абруе зур иде Аны бары тик үзләре лидер булырга омтылучы кайберәүләр генә яратып бетермәде. Өлкә комитеты шпионы, җитәкчеләр белән астыртын эш йөртә дигән һәм башка шундый уйдырмалар уйлап чыгарып, аның исемен пычратырга тырыштылар Бу—көнчелек чире иде Ул көнне Марат әфәндене тиз эзләп таптылар. Зур-зур атлап кайдандыр килеп чыкты да, нәрсәнедер хәтеренә төшерергә теләгәндәй, ашыкмыйча гына күзлек пыялаларын сөртеп алды Аннары калын тавышы белән бөтен мәйданга болай дип мөрәҗәгать итте: —Иптәшләр, хәл бик җитди Без тырышырбыз Хәзергә сез опера һәм балет театры янына китеп торыгыз Кирәк булсагыз, бик тиз хәбәр итәрбез. Берничә минуттан мәйдан бушап калды. Сессия эшен дәвам итте Конституция кабул ителү, әлбәттә, дәүлөтчелегебезне кире кайтару юнәлешендә гаҗәеп зур вакыйга булды. Хәтта депутатлар да бер-берсен котладылар. Сессия утырышы тәмамлануга бу вакыйгәнең истәлеге ител, депутатларга сәгатьләр тапшырылды Кичен Югары Совет ашханәсендә аш мәҗлесе үткәрелде. «Народов-ластие» депутат төркеме лидерлары гына тантаналарда катнашмадылар Сессия утырышы бетәр-бетмәс алар кайтып киттеләр Күрәсең. Конституция кабул ителүгә ризасызлыкларын шул рәвешле белдерделәр Ничек кенә булмасын, яңа Консти-туциядә Татарстанның хокуклары киңәя төшүе, яңа статусы законлаштырылды. 90 еллар башында: «Татарстан Россия составыннан чыгармы?»—дигән сорау еш бирелде Әмма Татарстан җитәкчелеге мондый максатны куймады. Конституциядә дә Татарстанның Россиядән чыгуы турында маддә юк, ул үзенең территориясе чикләрен дә үзгәртмәде Хәер, Татарстанның Россия составына кергәне дә булмады Халкыбыз тарихында андый факт юк. Татарстан урыс дәүләтенә көчләп кушылган икән—анысы инде икенче нәрсә Конституциянең 61 мадоәсеңцө Татарстан Республикасының Россия Федерациясе белән вәкаләтләрен һәм ике якка да караган эшләрне тапшырышу турындагы Шартнамә нигезендә ассоциацияләшкөн суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты булуы ассызыклана Төп Законда гражданлык мәсьәләсе яңача хәл ителгән Татарстанда яшәүчеләрнең барысы да бер үк вакытта Татарстан һәм Россия гражданлыгына ия Татар һәм урыс телләре—дәүләт телләре Башта Декларация, аннары Конституцияне кабул иткәндә Россия белән бергә, тату яшәү максат итеп куелды. Турысын әйткәндә, тулысынча мөстәкыйль яшәргә Татарстан әзер дә түгел иде әле Шулай да Татарстан хокукларының Россиянеке белән тигезлеген көн тәртибенә куйды. Моңа аның хакы да бар иде Чөнки Татарстанның Россия субъекты булганы юк. Субъектлык мәсьәләсе Декларациядә дә. Конституциядә дә күрсәтелмәде Әгәр Татарстан субъект, ягъни Россиянең бер өлеше булса, аның белән тигез хокуклы Шартнамә төзүне максат итеп куя алмас та иде Шартнамәгә кул куелган көннән соң вакьгг күбрәк узган саен, бу документның тарихи әһәмияте тагын да ныграк күренә бара. Билгеле булганча. Шартнамә бик авырлык белән туды Россия җитәкчелеген Татарстан вәкилләре белән бер өстәл янына утырып вәкаләтләр бүлешү хакында сөйләшүләр башлауга күндерү күп көч, ихтыяр ныклыгы таләп итте. Өстәл янына утыргач та, Татарстан делегациясе әгъзаларының законлы таләпләрен ишетергә дә, аларны аңларга да теләмәделәр Бу хакта миңа Татарстан делегациясе җитәкчесе Василий Лихачевның, аның урынбасары, академик Индус Таһировның. сөйләшүләрдә катнашкан Татарстан халык депутатлары Гелий Кобелевның, Марат Галиевнең, Алексей Колесникның ныклы дәлилләр белән күп тапкырлар сөйләгәннәре бар. Шулай да Татарстан инде үзенең Конституциясендә беркетелеп, яшәү нормасына әйләнеп барган ниятеннән— Россия белән мөнәсәбәтләрен ике яклы Шартнамәгә нигезләнеп корырга җыенуыннан тайпылмады. Сөйләшүләрнең барышы матбугатта киң яктыртылды, халыкка җиткерелде Делегация Мәскәүдән кайткан саен журналистлар өчен матбугат конференциясе үткәрелде Иң четрекле сорауларга да җаваплар алына иде Бу конференцияләрдә, гадәттә, Президент үзе дә катнашты Шунысы да игътибарга лаек: Шартнамә тексты бер үк көчкә ия булган татар һәм урыс телләрендә әзерләнде Мондый хәл. беренчедән, Татарстанда ике дәүләт теленең берсе булган татар теленә хөрмәт буларак кабул ителсә, икенчедән, билгеле дәрәҗәдә Татарстанның Россия белән тигезлеген тану иде. Делегация Мөскәүгә китер алдыннан татар хәрефле язу машинкасын бөтен Казан буйлап эзләделәр -Ватаным Татарстан- гәзитәсе редакциясе машинкасын алып киттеләр Күрәсең, Мәскәүдә Tajap машинкасы калмаган булгандыр Менә ул «бөек- урыс теленә генә игътибарның җимеше' Шартнамә текстын кабат басарга туры килсә-нитсә дип делегация белән бергә машинистка сыйфатында Мөскәүгә -Шөһри Казан» гәзитәсе редакциясе хезмәткәре Сәкинә Алтынбаева барды. Татарстан Конституциясен Россия рәсми төстә танымады, бу уңайдан Мөскөүдән котлау килмәде Шартнамә -Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарының һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының тулы вәкаләтле вәкилләре Россия Федерациясе Конституциясенә һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә таянып ■ дигән сүзләр белән башлана Шулай итеп Татарстан Конституциясе Шартнамә кабул ителү белән танылды да дип расларга нигез бар Танылмаган нәрсәгә нигезләнеп булмый бит инде Референдум алды канннре Чарт. 1992 ел Чынлыкта Шартнамә Татарстан һәм Россия Конституцияләрен берләштерүче, алар арасындагы каршылыкларны юкка чыгаручы документ та булып әверелде Бераз сәеррәк тоелса да. нәкъ менә шуның өчен соңгы вакытларда законнар һәм норматив актлар кабул иткәндә Шартнамәне хәтта Конституцияләрдән дә өстенрәк куя башладылар Шартнамәне шулай ук Үзәк белән Татарстан арасында кискен конфликтны бетерүнең цивилизацияле ысулы дип санарга мөмкиндер Ул һәр мәсьәләне көч кулланыл хәл итәргә гадәтләнгән Мөскөү түрәләренә мондый адымга барырга ирек куймады Россиянең бөтенлегенә дә зыян китермәде Шунлыктан, халыкара экспертларның республикабызның Үзәк белән мөнәсәбәтләрен «Татарстан моделе» дип атаулары һәм аны дөньяның башка төбәкләрендә дә кулланырга омтылулары очраклы хәл түгел Чөнки ул кан коюлар урынына үзара татулык тәкъдим итә Шартнамә -Татарстан Россия составыннан чыгамы, чыкмыймы9 *—дигән сорауга чик куйды Ул Татарстанның күпмилләтле халкын уртак максатлар тирәсенә туплады Шартнамә татар халкының гасырлар буена килгән өметен үз дәүләтен телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен торгызу турындагы хыялын гәүдәләндерде Шуның белен бергә анда республикада яшәүче башка халыкларның да мәнфәгатьләре исәпкә алынды Без вәкаләтләребезне Россиягә кирәгеннән артык биреп ташладык, дигән фикерләр дә булды Милли хәрәкәтнең кайбер җитәкчеләре хәтта: «Татарстанны Россиягә саттылар»,—дип тә ычкындырдылар Кайберәүләр исә «Шартнамәнең беренче проекты бөтенләй башкача иде аны Лихачев үзгәртеп бетерде»—дип расларга тырыштылар Минем бу фикерләрне турыдан-туры Василий Лихачевка да җиткергәнем булды Ул бу хакта: —Капма-каршы фикердә торган ике кешене күз алдыгызга китерегез. Әгәр алар бер-берсенә ташламалар ясамасалар, бер вакытта да килешә алмаячаклар Безгә дә сөйләшүләр барышында кайбер ташламаларга барырга туры килде,—диде Василий Николаевич—Әгәр кемдер Лихачев үз белдеге белән проектны үзгәртте дип расларга омтыла икән, бусы инде акылсызлык. Билгеле булганча, Шартнамәгә Президент кул куйды Шунлыктан, аның белән килешмичә бер нәрсә дә эшләнмәде Минем В Лихачев әйткәннәрне шик астына алырлык дәлилләрем юк. Ул вакытларда Василий Николаевич белән даими аралашып яшәүче кеше буларак шуны гына әйтә алам, ул—дөньякүләм танылган юрист, дипломат. Татарстанның дәүләтчелеген торгызуга, аның абруен күтәрүгә, халыкара масштабта танытуга Василий Николаевич күп көч куйды. Кайберәүләр Шартнамәне Россияне таркату чыганагы итеп күрсәтергә тырыштылар. Аңа Россиянең Дәүләт Думасында да һөҗүмнәр ясалды, юкка чыгарылуын таләп иттеләр Ләкин тарих шуны раслады Шартнамә Россиянең тотрыклылык чыганагына әверелде Шартнамәнең аерым маддәләрен тормышка ашыру механизмы сыйфатында хөкүмәтара килешүләр эшләнде Шул ук вакытта аны эчке законнар белән ныгытасы, башкарма хакимият органнары эшчәнлегендө киңрәк файдаланасы бар әле Безнең законнар федераль үзәк белән уртак вәкаләтләрне дә ныгытырга тиешләр Шартнамә безгә, иң беренче чиратта, үз өебездә хуҗа булып яшәү өчен кирәк иде Әйтик, килешүләр нигезендә акцизлар үзебездә калды. Мәскәүнең гаҗәеп зур казанына кереп эреп бетмәде Бу акчалар республикада нефть чыгаруны тотрыкландыру өчен тотылды, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенә салым ташламалары ясалды. Нәтиҗәдә, нефть чыгару дәрәҗәсен елына 25-26 миллион тонна күләмендә саклап калу мөмкин булды Дистәләгән еллар буе икътисад үсешенең Мәскәү рөхсәте белән алып барылуын, республика мәнфәгатьләренә җавап бирмәвен искә алганда, бу зур җиңү иде Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, ярты гасырдан артык нефть чыгарып, Татарстанның ягулык-майлау материалларына ни өчен һаман да кытлык кичерүен аңлатуы авыр бит Банк эше, акча-кредит һәм валюта сәясәте өлкәсендәге килешүгә таянып, Татарстан Милли банкы республика икътисадын үстерү өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән мөстәкыйль карарлар кабул итте 1999 елның 1 гыйнварыннан Милли банкның исәп-хисап-касса үзәкләре әйләнешкә акча чыгаруны мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашыралар Бу исә республикада акча массасы күләменә оперативрак идарә итү мөмкинлеген бирә Милек мәсьәләләрендә хөкүмәтара килешүгә нигезләнеп, предприятиеләрнең байтагы Татарстан юрисдикциясенә күчерелде Хосусыйлаштыру үзебезнең закон һәм норматив база нигезендә гамәлгә ашырылды Хосусый-лаштырылган предприятиеләр җирлегендә 740 акционерлык җәмгыяте һәм җаваплылыгы чикләнгән 87 җәмгыять булдырылды Бюджетны формалаштыручы предприятиеләр акцияләренең контроль пакетларын дәүләт үз кулында саклап калды Татарстан—Россия хөкүмәтара килешүләре белән халыкны таныштырмадылар Алар матбугатта да басылмады Матбугат конференцияләре, шәхси очрашулар вакытында килешүләрнең текстларын бирүләрен сорап Президентка. Премьер-министрга, Дәүләт Советы Рәисенә, бу эшкә катнашы булган башка чиновникларга мөрәҗәгать иттем. Бирмәделәр —Башка субъектлар башлыкларының безнең килешүләр белән танышмый торуы хәерле,—диде зур җитәкчеләрнең берсе Шәхсән үзем ул килешүләр белән Башкортстан Президенты. Самара губернаторы яки башка төбәкләрнең җитәкчеләре танышмагандыр дип уйламыйм Татарстан халкын да таныштырырга кирәк иде Сер итеп сакланган әйбер һәрвакыт кызыксыну тудыра. Мин дө килешү текстларын тапканчы эзләдем Килешүләр кабул ителүгә үк аларның барысы да инглиз телендәге бер журналда басылган булып чыкты. Бер академик аларны әллә кайчан укыган икән Мин бу килешү текстларын татарчага тәрҗемә итеп, белгечләрнең аңлатмалары белән ул чагында үзем эшли торган «Шөһри Казан» гөзитөсе укучыларына тәкъдим иттем Бу үзенә күрә бер сенсация тудырды Хөкүмәтара килешүләрнең барысы да биш елга төзелгән иде Сөйләшүләр нәтиҗәсендә аларның барысының да гамәлдә булу срогы озайтылды «Бюджет буенча үзара мөнәсәбәтләр турындаты килешү зур бәхәс тудырды Россия җитәкчеләре аны юкка чыгарырга тырыштылар Татарстанда җыелган салымнарны тулысынча Мәскәүгә күчерергә теләделәр 13 процент ставка буенча табыш салымы, бер процент ставка буенча физик затлар кеременә салым, өстәмә бөяләр салымының 50 проценты, күрәсең. Мәскөү түрәләренә аз тоелгандыр Татарстан болардан тыш республика территориясендәге федераль программаларны Рос сия структураларын финанслау буенча йөкләмә алган бердәнбер төбәк, югыйсә Моны да онытмаска иде Хәзергә Россиянең Шартнамәләрне ратификацияләү тәртибе эшләнмәгән Татарстанда да әлегө ул юк. Әмма андый тәртип бик кирәк Ике яклы мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә Татарстанның һәм Россиянең килешенгән сәясәте Маскәу белм Татарстан арасындагы Шартнаммв кул кую вакытында Москву, Кремль. 15 февраль. 1994 ел. рәвешендә Шартнамәне үтәүне тәэмин итүче гарантияләр бар-барын Шулай да Шартнамә даими рәвештә ныгытылырга, дөньяның төрле төбәкләрендә үз тарафдарларын күбрәк табарга тиеш Ул чагында шартнамәләр кирәкмеюкмы дип бәхәсләшергә теләүчеләр булмаячак Шартнамәне күзлек киеп, игътибар белән кабат карап чыкканда, кайбер маддәпәрнен өлешчә генә үтәлүе күзгә ташлана Мәсәлән 8 нче маддө Анда •Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарының һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының Казан шәһәрендә һәм Мәскәү шәһәрендә вәкаләтле вәкиллекләре бар*, диелә Шартнамәгә кул куелуга алты елга якын вакыт үтеп китсә дә һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының Казанда Россиянең вәкиллеге һаман да ачылмады әле Моны Россиянең Татарстаннан хәерчерөк булуы белән аңлатыргамы әллә үзен Татарстан белән тигез дип санарга теләмәүме бу9 Яңа типтагы федераль дәүләт төзү принципларын тарихтан да табарга була Хезмәт ияләре һәм эксплуатацияләнүче халыклар хокуклары декларациясе Советларның III Ботенроссия съездының федераль учреждениеләр турындагы резолюциясендә федерациянең гомуми билгеләре генә күрсәтелде ә анда катнашу-катнашмау республикаларның үз эше дип белдерелде Һәр милләт үзәнең тулы вәкаләтле съездында федераль хөкүмәттә һем аның органнарында ни дәрәҗәдә катнашачагын билгеләргә тиеш иде Федераль һәм җирле хакимиятнең эшчәнлек даирәсен чикләү дә каралды Әмма тора-бара боларның барысы да онытылды Россия тоталитар дәүләт буларак яши бирде Шулай да заманалар үзгәрә Бүген без цивилизация бусагасында торабыз, төрле милләтләр мәнфәгатьләренә җавап бирерлек федерация төзергә телибез. Федератив килешүгә кул куйганда, Башкортстан үзенең бюджет һәм салымнар буенча хокукларын искәртте. Якутия-Саха башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен мөстәкыйль урнаштыра Хәер, федерация субъектларының чит мәмләкәтләр белән шартнамәләр төзү хокукы бөтен дөнья күләмендә танылган Әлеге хокукның федераль Конституциядә беркетелүе мәҗбүри дә түгел. Әйтик, Австрия һәм Германия җирләре, Австралия һәм Америка штатлары, Канада провинцияләре, Бельгия общиналары халыкара шартнамәләрне турыдан-туры төзиләр Моннан үзәк мәнфәгатьләренә һичнинди зыян килми. Тарихи яктан шулай килеп чыкты ки, җиде миллионлы татарның яртысыннан кимрәк өлеше генә Татарстанда яши Җир шарына сибелгән милләттәшләребез мәнфәгатен кайгырту өчен Татарстан суверен дәүләт буларак, башкалар белән (шул исәптән Россия белән дә) тигез дәрәҗәдә эш итәргә тиеш Чөнки хокуклар тигез булганда гына мөһим проблемалар буенча уртак тел табарга була. Россиянең Юстиция министрлыгы һәм башка ведомстволары төбәкләрнең Конституцияләрен Россиянеке белән яраклаштыруны таләп итәләр Әмма күпчелек республикаларның Конституцияләре Россиянекеннән алданрак кабул ителде Шунлыктан. Россиянең 1993 елгы Конституциясе проектын эшләгәндә аларны искә алырга кирәк иде Әйтик, республикаларның бер өлеше үзләрен суверен дәүләтләр дип игълан иттеләр Әмма бу Россия Конституциясендә чагылыш тапмады, аларның барысы да субъектлар булып калды Конституциядә федерациягә керү һәм аннан чыгу ысуллары күрсәтелмәгән Бу исә БМО уставына һәм 1966 елгы халыкара кеше хокуклары пактына каршы килә Югыйсә, милләтләрнең тигезлек һәм үзбилгеләнү принципларын хөрмәт итү һәркемнең бурычы Кыскасы, формаль рәвештә федерация дип аталса да, Россия беркайчан да чын федерация булмады Татарстан кул куймаган федератив килешү дә республика өчен кирәк булган вәкаләтләр күләменә җавап бирмәде Үзәк белән мөнәсәбәтләрне чикләү буенча Татарстан тәкъдим иткән юл чын демократик федерациягә күчү механизмын табарга ярдәм итте. Күпмилләтле Россиянең дәүләт төзелеше мәсьәләсе, мөгаен, барлык сәяси проблемаларның иң катлаулысыдыр Ул максималь җаваплылык таләп итә. Субъектларның мәнфәгатьләре белән кызыксынмыйча, республикаларны өлкәләр, крайлар белән берләштерергә тәкъдим ясаучылар да булды Янәсе, субъектларның саны кирәгеннән артык күп. идарә итү өчен авыр Россия дәүләт төзелеше проектларының кайбер вариантлары матбугатта да басылып чыкты. Премьер-министр булып эшләгән чагында бу идеяне Евгений Примаков та хуплаган, диләр Ләкин ничек кенә булмасын, суверен дәүләтләр Россиянең империячел сәясәтчеләр идеясен хупламаячаклар, дәүләтчелекләрен югалту белән ризалашмаячаклар «Татарстан берьяклы гына тәртиптә үзенең статусын үзгәртергә, республиканы өлкәләр һәм крайлар белән тигезләргә ирек бирмәячәк. Республика—үзенә хас барлык атрибутлары булган дәүләт ул, һәм без бернинди дә «губерналашу»га риза булмаячакбыз. Россия үзенең төбәкләре этник, мәдәни һәм икътисади яктан гаять күптөрле булган үзенчәлекле бик зур ил. Мондый дәүләттә котылгысыз рәвештә ассимитрик федерация барлыкка килә—ул аның халәтенә җавап бирүче бердәнбер форма» —диде Президент Минтимер Шаймиев Дәүләт Советына 1999 елгы бюджет юлламасында Татарстанны өвәлгечә Россия составындагы гап-гади бер автономия сыйфатында сакларга тырышучылар да. Мөскәү белән элемтәләрне тулысынча өзәргә чакыручылар да бар Бүген карашларның тегесе дә, бусы да кабул ителерлек түгел. Үзара мөнәсәбәтләрдә иң кулай юлны табу зарур Россиядә миллионлаган милләттәшләребез яшәвен дә истә тотмый булмый Татарстан аларның мәнфәгатьләрен кайгырту өчен Россиянең милли сәясәтенә җитәрлек дәрәҗәдә йогынты ясарга тиеш. Бу төрле төбәкләр белән килешүләр төзегәндә дә истә тотыла. Россия җитәкчеләре федерациядә яшәүнең яхшырак булуын, бер милләтнең дә хокукына, милли республикаларның суверенлыгына зыян килмәвен үзләренең эшчөнлекләре белән расларга тиешләр Хәзергә Россия җитәкчелеге, беренче чиратта Президент, милли республикаларга йөз белән борылмадылар. Аларның суверен дәүләт булулары белән килешергә теләмиләр «Донор төбәк буларак, без Финанс министрлыгы коридорында кулыбызны сузып утырмаячакбыз. Без кичә дә алай эшләмәдек. Бүген дә алай эшләмибез. Иртәгә дә алай эшләмәячәкбез,—диде М Шаймиев 1998 елның 28 октябрендә Саранскида Зур Идел» ассоциациясе Советы утырышындагы чыгышында Татарстанның суверенлык Декларациясе игълан ителгәннән соң парламент күп кенә законнар кабул итте. Аларның бер өлеше турыдан-туры дәүләтчелегебезне ныгытуга карый Татарстанның сәяси хокукый системасының нигезен тәшкил итүче структураларны төзү дәвам итә Соңгы вакытта -Конституция суды турында»гы законга өстәмәләр кертелде -Иминлек Советы турында» Закон чыкты «Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле заты турында» Закон проекты беренче укылыш узды Болар барысы да республикада реаль демократиянең яңа институтларын торгызуда мөһим уңышлар Әмма шунысы да бар парламент эшчөнлегендә кайбер тискәре күренешләр дә традициягә әйләнеп бара Әйтик, яңа законнарның бер өлеше Конституциягә каршы килә Шуңа күрә Төп Законны туктаусыз ботарлыйлар, аңа өстәмәләр төзәтмәләр кертәләр Югыйсә, яңа законнар эшләгәндә гамәлдәге Конституциягә нигезләнеп эш иткәндә дә начар булмас иде Хокукый дәүләтләрнең тәҗрибәсенә күз салу да зыян итмәс кебек Бу мәкаләне әзерләгәндә мин Америка Кушма Штатлары дәүләтчелегенә кагылышлы кайбер документлар белен танышып чыктым Әйтик барлык унөч штат тарафыннан да 1776 елның 4 июлендә кабул ителгән мөстәкыйльлек декларациясе һаман да гамәлдә Аңа үзгөреш-фөлөн кертелмәгән АКШ Конституциясе 1787 елның 17 сентябрендә кабул ителгән Шушы вакыт эчендә Конституциягә 5 меңгә якын өстәмә тәкъдим ителгән, әмма аның бары 26 сы гына кабул ителгән. Конституциягә төзәтмәләр кертелгән дип әйтү дә дөреслеккә туры ук килеп бетмәс иде. АКШ Конституциясе үзгәртелмәгән Өстәмәләр аңа кушымта буларак кына йөри Соңгы елларда дәүләтчелегебезне торгызу буенча кайбер адымнар ясалса да. тынычланырга иртө өле Татарстанның суд. хокук саклау системасы эшләнмәгән Таможня керемнәре тулысынча Мәскөүгә китә Гражданлык мәсьәләсе ачыкланмаган Югыйсә, сессиядә тикшерелгән закон проекты, экспертларның әйтүенчә, халыкара нормаларга тулысынча туры килә Кесәләребездә һаман да СССР паспортлары Республикада хокук реформалары үткәрү турында күптән сүз бара Ләкин сүз реформа түгел шул өле Гомумән, соңгы вакытларда республикабыз җитәкчеләре Россиядә реформалар үткәрүгә көчләрен дә. вакытларын да артыграк сарыф итәләр кебек Шунлыктан дәүләтчелегебезне ныгытуга багышланган проблемалар һаман да икенче планга чигерелә Вакыты-вакыты белән теләкне реаль чынбарлык итеп күрсәтергә омтылыш та сизелә Әйтик, һәр тантаналарда, зур киңәшмәләрдә • Без башка төбәкләргә караганда яхшырак яшибез —дигән гыйбарә кабатлана Кемнәрдер яхшырак яшидер дә Әмма мин республика халкының күпчелеге хәерче хәлендә дигән карашта торам Чүплектә казынучы пенсионерларны иртән эшкә барганда көн дә очратам 4-5 йөз сум хезмәт хакы алып эшләүче журналистларны да яхшы яши дияргә тел әйләнми Минем күрше бер зур берләшмә генераль директорының Идел буендагы коттеджын саклый Минем бу коттеджда булганым юк Шулай да иманым камил, бу директор бездән бик күпкә яхшырак яши дип раслый алам Иң мөһиме—халык иртәгесе көнгә ышанычын югалтмасын Дәүләтчелегебезне торгызу юлында кылынган һәр гамәл халык өчен эшләнсен1 Һәркемнең шатланып эшләве шатланып яшәве өчен шартлар тудыру зарур бит Мөстәкыйльлек юлы сикәлтәле, авыр Татарстан бу юлда беренче адымнарын гына ясый өле Юлның калган өлешен җитезрәк үтәсе иде Кабаттан искөртөм Татарстан яңа гасырда да академик Әбрар ага Көримуллин образлы әйткәнчә. Россия арбасына тагылган дегет чиләге булып йөри алмый бит инде Килешми Тарихыбыз татарларның горур халык булуын раслый Гасыр бусагасын атлаганда шушы хакта тагын бер кат уйланыйк әле