Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧИГЕНГӘНДӘ...

Әнәс Галиевнең архивы зур түгел Гомере буе властьлар тарафыннан изелгән, кимсетелгән, куркытылган, үтә намуслы кеше көндәлекләр алып бармаган. Язган ханнарының копиясен сакламаган, үзенә килгән хатларны да яндыра барган... Безнең танышып китү кызык кына булды.

Моннан егерме еллар злек ул миңа «Коерыклы йолдыз* исемле повестен алып килде Үзенең каһәрләнгән язмышы, бәхетсез кичерешләре—шул кулъязмага нигез булган иде Кулъязма миңа бер дә ошамады Автор үзе дә күңелгә җиңел генә кереп урнаша торганнардан түгел иде Кырыс, төксе чырай, елмаюны күптән оныткан күзләр, җимерек кашлар, кулъязмадагы фикерләр дә. ирен арасыннан кысылып чыккан кырыс сүзләр дә авторның йогышсыз язмышына баш бирә башлавын исбатлыйлар иде Без салкын гына хушлаштык Яши-яши минем әдәбияттагы урыным ныгыды Әсирлек һәм Сталин төрмәләрен үткән авторларга шәфкатьлерәк күз белән карарга тотындым Байтак иптәшләрнең китаплары минем булышлыгым белән дөнья күрде Әнәс Галиев минем янга тагын килеп чыкты, бу юлы >л «Намус кушканча» исемле повестен а лып килгән иде Укыдым да сөенеп куйдым бу инде тоташ зарланулардан, файдасызга күз яше түгүләрдән торган беренче кулъязма түгел иде' Тормыштагы ачы хакыйкатьне таныган, хак белән хаксызны җете күз бе. лән аера алган талантлы замандашыбызның татар әдәбиятына алып килгән яңа сүзе иде бу Үзе дә финансист, совет финанс системасын зчтән торып өйрәнгән Әнәс Галиев моңарчы без белмәгән. белә дә азмаган хакыйкатьне батырларча ачып са лган иде Бераздан бу әсәргә « Тугрылык сагында* кушылып китте, озакламый « Авылдашлар» романы басылып чыкты Әнәснең әсәрләрен укучы үз күреп, яратып кабул итте Гадәттә яңа исемнәргә авыр күтәрелә торган тәнкыйтьче агайлар да. ниһаять, аның китапларына игътибар итә башладылар Соңгы ун-унбиш ел зчендә Әнәс үзе ib тынмады, язмышына бик күп кыенлыклар өстәгән әсирлек елларына борылып  кайпцпы һәм эмоциональ көчкә ия булган роман-повестълар язып татар әдәбиятында батырлык эшләде. Ватан сугышының караңгы архивларына гына беркетелгән ачы дөреслеген татар укучысына җиткерде. «Чигенгәндә .»—аның сиксәненче елларда язылган әсәре. Кызларының рөхсәте белән мин аны архивыннан алдым, гадәтемчә, редакцияләп, ул әйтеп бетермәгән кайбер фикерләрен ачыклап, журналга тәкъдим итәм Гомере буе нужа камытын салмаган, эштән бүтәнне белмәгән якын дустым үзенең 76 яшькә кадәр яши алуына чиксез гаҗәпләнгән иде Ул 1996 нчы елның августында вафат булды Язганнары күп булмаса да, аларның яшәргә тулы хокукы бар Чөнки Әнәс Галиев «тугрылык сагында» торып, «намус кушканча» яшәгән чын татар, татарның да затлысы, чын кеше иде.

Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Зәй шәһәре

... 1941 нче елга кердек. Көн туса, өзек-өзек хәбәрләр колакка килеп ирешә, ләкин без—авыл кабартмалары—хәбәрләрне җыеп, укмаштырып, акыллы бер нәтижә генә ясый алмаганбыз. Сугыш үзебезнең борын төбенә килеп җитә дигәндә дә без томана сарыклар идек әле. Мин хезмәт итә торган 268 нче КАПны (корпусның артиллерия полкы) Краснодардан Кировоградка күчерделәр. Хәзер тарихчылар: сугыш башында безнең армия ярым-йорты гына коралланган иде, дип язалар. Безнең полк исә шул заманча бик яхшы коралландырылган иде. Яна гына модернизацияләнгән озын көпшәле, 122 мм лы, еракка ата торган гаубицаларны көчле тракторлар тарта. Ә сугышчылар бар да әрҗәләре махсус көйләнгән автомашиналарга утырып йөри Пехотаның күзен кызыктырып! Кировоградка полкны берничә эшелонга төяп алып килделәр. Яшьлек өчен һәр юл күңелле. Вагоннарда гармун тавышы яңгырый, күмәкләшеп җыр сузабыз, кысан булса да кемнәрдер тыпырдатып биеп тә җибәрә Шәһәрдә туктатып та тормадылар, эшелоннарны вокзал артындагы аулак юлга кертеп бушаттылар да, кискен командалар биреп, каядыр алып киттеләр. 4-5 чакрым үткәч, куе агачлык эченә яшеренгән лагерьга алып барып туктаттылар. Шулай итеп, без палаткаларда яши башладык. Кар эреп беткән булса да әле салкын иде. Кичләрен өсне чишенеп юрган астына кергәндә, яки иртән торып физзарядкага басканда тешкә-теш бәрелә. Краснодардагы рәхәттән соң мондагы режимга күнегү кыен булды. Анда чакта еш кына шәһәргә чыгып, иркенләп йөри идек. Мин татар клубына бара идем. Әйе, әйе Краснодарда татар клубы бар иде. Ул үзәк урамда—Краснаяда, зур йортнын беренче катына урнашкан иде. Шәһәрдә татарлар шактый күп икән Алар бар да дип әйтерлек Пенза ягыннан күчеп килгән мишәрләр. Күпчелеге, шәһәрнең сәүдә оешмаларында эшли. Шәһәрнең төрле почмакларында яшәгәнлектән, очрашу өчен буш вакытларында бергә җыелалар. Клуб кичләрен халык белән тулы була. Китапханәләренә Казаннан яңа китапларны гел алдырып торалар икән. Драмтүгәрәк эшли. Бер мәртәбә «Галиябану»нын репетициясенә туры килдем. Үзешчән артистларның уеннарына бик яратып карап утырдым. Яшь вакыт, яшь вакыт инде ул! Чибәр генә бер татар кызы белән танышып, мәхәббәт утында да яна башлаган идем әле. Менә шундый иркенлектән сон монда. Кировоград янында, лагерьда ябылып яту бик авыр тоелды, әлбәттә Өстәвенә занятиеләр бик каты Еш кына тоннәрен сугышчан тревога була. Ут капкан төсле кыланып, тәмле йокыдан уятып алып чыгып китәләр дә. уннарча чакрым жир йөгертеп, тәмам маэмай ясагач, кире лагерьга алып кайталар Йөгерү генә булса бер хәл иде. бертуктаусыз окоп казылалар Берсен казып өлгермисен, икенче жиргә куалар Ә көндехтәрен. гадәттәгечә, расписание буенча билгеләнгән өйрәнүләр була. Мин топография взводында исәпләүче-санаучы булып хезмәт итә идем Безнен исәпләүчеләр отделениесенә югары һәм урта белемле егетләр тупланган Ә отделение командиры—өч класс белемле Зорин фамилияле сержант Фамилиясе урысча булса да. ул үзе милләте буенча украинлы иде Хохолларга хас нык акцент белән сөйләшә Сверхсрочник, ягъни хезмәт срогын тутырганнан сон үзе теләп армиядә калган Шулкадәр теләп хезмәт итә: анын өчен гүя солдат хезмәтеннән дә изге башка бер эш тә юктыр кебек' Хужалар алдында чәче белән жир себерергә әзер Үз-үзен карап, бик чиста йөри, кирза итеге көзге кебек ялтыратылган, гимнастерка якасындагы ак бүз материяне көненә ике-өч мәртәбә алмаштырып тегә. Артиллериядә исәпләүче-санаучы вазифасы ул вакытта ук инде ин кимендә урта белем таләп игә иде Чөнки ут ача торган ноктаны батарея белән бәйләр өчен шактый катлаулы исәпләүләр ясарга кирәк була. Безнен сержант әзер формулалар белән эш йөртә Ул аларны бик тырышып япан бикләп алган, һәр сугышчыдан шуны таләп итә Шул формулалардан башка ясалган исәпләүләрнең берсен дә санга сукмый Аларны бүтән юллар белән дә исәпләү мөмкин булуын һич башына сыйдыра алмый иде Отделениедә Мороз фамилияле Ростов егете бар иде Ул—белгечлеге буенча геодезист Яна гына институт бетергән Шуна күрәдерме, надан сержант белән бик санашасы килми, ана кимсетеп карый һәм күнегүләр вакытында батареягә ут ачарга кирәк булган ысулларны бөтенләй башка юллар белән исәпләп чыгара. Моңа сержантның бик нык ачүы чыга һәм шушы нигездә алар гел эләгешергә әзер торалар иде Сержант мине дә бик үк өнәп бетермәде Эш шунда, аз гына буш вакыт булдымы мин шигырь язарга тотына идем Анын нәрсә язуым турында бик беләсе КИЛӘ. Ә мин. үз чиратымда, ана үземнең нәрсә белән шөгыльләнүемне белдерергә теләмим Краснодарда чагында ук бер поэма тәмамлап, Казанга—Язучылар союзына җибәргән идем Озак көтәргә туры килмәде. Муса Жалит имзасы белән җавап га килгән иде Анда: -Поэмагыз ошады, альманах чыгарырга җыенабыз Әсәреңне шул альманахка тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Ләкин исемен алмаштырырга туры китер. «Сайрый тургай» ничектер килешеп бетми», дип язылган иле. Поэманың шуннан соңгы язмышы мина бнтгесез Кулъязмасы үземдә калмады Альманах чыккандырмыюктырмы, бүгенгәчә кызыксынганым булмады Поэма дигәнем кын кызыл итеп язылган, дилбегәдәй озын бер шигырь иде Вакыты шундый, нәрсә генә эшләсәк тә бөтенесен Сталин исеме белән бәйли идек. Танылган шагыйрьләр «ул исем балаларның тел ачкычы» дип өзмәс тәкърарлаганда. безнең кебек малай-шалайга нишләргә кирәк иле сон?! Бераз читкәрәк киттем бугай, укучым гаф\ ит инде! Хәер, алдарак га андый «тайпылышлар» булыр әле. Тора-бара шигырь язу белән шөгыльләнүем өчен сержант Зорин мине бөтенләй үк ззәрлекли башлады Беркөнне мендәр астыннан ку гг.я гмаларымны алган. Алар латин хәрефләре белән язылган иде Чөнки кириллица нигезендә төзелгән алфавит безгә, татартарга. яна гына кереп китә иле әле Безне мәктәптә латин графикасы нигезендә укыттылар 111уна күрә күпчелек, шул исәптән мин дә. иске гадәт буенча үземә кирәкле язу-сызуны латин хәрефләре белән язуны дәвам итә идем Минем латин хәрефләре белән язылган кулъязма сак һәм куркак сержант күңелендә шик тудырган Ул мине ниндидер ярамаган эш белән шөгыльләнүдә гаепләргә чамалый башлады. Мина үземнен нәрсә язуымны әйтүдән башка чара калмады. Моны тел белән генә әйтеп ышандырып булачак түгел иде Миңа үземнен Казанда, дәүләт китап нәшриятында басылып чыккан шигырь җыентыгымны күрсәтергә туры килде. Бу вакытта минем ике шигырь җыентыгым бар иде. Дөресрәге, бер ярым җыентык. Беренче җыентык 1938 нче елда яңалиф белән басылып чыккан иде. Бу җыентыкның беренче яртысында Әгъзам Камал, икенче яртысында минем шигырьләр булды. Ул елларны вакытлы матбугатта, «Совет әдәбияты» журналында минем шигырьләр еш диярлек күренә иде. Шулай ук Әгъзам Камал да шигырьләре белән матбугатта шактый актив катнашты. Ул тиз арада бер җыентык әзерләп нәшриятка илтеп биргән. Чүлмәкчедән күрмәкче, мин дә нәни генә бер җыентык илтеп тапшырдым. Ул вакытта редактор булып эшләгән Зәкия Садыйкова, ни өчендер, аны Әгъзам Камал җыентыгына кушып, бер китап итеп чыгарды. Җыентыкта Әгъзам Камалның «Җилфердә, байрак» дигән бер шигыре бар иде. Китапка да шул исемне куштылар. Әгъзам Камал белән Казан финанс-экономика техникумында укыганда таныштык, соңра якын дуслар идек. Ул техникумны миннән ике ел алда бетерде. Аны кайсыдыр бер районның финанс бүлегенә эшкә билгеләсәләр дә, анда китмәде. Чынчыннан шагыйрь булырга исәпләп Казанда калды Шактый вакыт эшсез тинтерәп йөрде. Торырга урыны булмаганлыктан мин аны техникум тулай торагында үз янымда яшереп тоттым. Бер елга якын икәү бер түшәктә йокладык. Беркайчан да тормыш авырлыгыннан зарланмады Читен вакытта: «чыда Камал, чыда, синең язмышын шундый—шагыйрьләр авылда туалар, шәһәрдә үләләр», дия торган иде Бальзак сүзләрен бераз үзгәртеп. Казанда Камалнын җитеш тормышта яшәгән туганнары да бар иде. Арада Альхан Камал атлы укымышлы, хәтерем алдамаса, заманында яхшы ук мәшһүр врач та бар иде бугай Берсенә дә ярдәм сорап бармады Йөри торгач «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясенә эшкә урнашты. Мин армиягә киткәндә шунда эшләп калган иде. Сугыштан кайткач, аның фронтта һәлак булганын ишеттем. Минем икенче шигырь җыентыгым «Сөю» урыс графикасы нигезендә төзелгән яңа алфавит белән 1940 нчы елда чыкты. Армиягә киткәндә мин бөтен әйберемне, китапларымны да үзем белән алып киттем. Хәер, олы итеп, әйбер дип әйтерлек нәрсә дә юк иде. Бар булганы бер-ике пар күлмәк-ыштан белән сөлге. Тагын кулъязмалар, төрле вак-төяк китаплар—һәммәсен бергә җыйгач, тактадан эшләнгән кечкенә генә чемоданның яртысына сыеп бетә иде. Техникум бетергәнлегемне раслаучы кызыл катыргы аттестат та шушы чемоданда иде. Мин Казанда бер ялгызым яши идем. Әти-әни авылда. Аларга үземнен армиягә алынуымны әйтеп тормадым. Акком асты урамындагы үзем яшәгән фатир хуҗасы белән исәп-хисапны өздем дә, чемоданымны күтәреп туп-туры военкоматка киттем. Бары да. ничектер, күршегә кереп чыгу кебек кенә итеп хәл ителде. Беркемгә дә мине озатып, мәшәкатьләнеп йөрергә туры килмәде. Казаннан безне товар вагоннарына утыртып алып киттеләр. Бу минем үз гомеремдә беренче мәртәбә шундый ерак сәфәргә чыгуым иде әле. Шуңадырмы, юлда бик ямансу булды Өстәвенә, билгесезлек эчне пошырды Кая, нинди частька баруыбызны әйтмәделәр Поезд бик әкрен барды. Пенза, Балашов, Ростов шәһәрләрен узып Төньяк Кавказга килеп кердек. Ниһаять, Краснодарга килеп туктадык. Матур, бай шәһәр, барыннан да бигрәк андагы яшеллек безне тан калдырды Бу вакытта 1940 нчы елның июнь азагы иде. Мин яшем буенча армиягә 1939 нчы елнын көзендә алынырга тиеш идем Чираттагы чакырылыш вакытында мине калдырып тордылар Никадәр ялынсам ла алмадылар Военком сөйләшергә дә теләмәде «Мулла семьясында тугансын. андыйларнын Кызыл Армиядә хезмәт итәргә хаклары юк.» дип кырт кисте Мина ул вакытта бик авыр булган иде Шуннан сон ярты елдан аз гына артыграк вакыт үтте Әтиемнен кем булуын сорап та тормадылар, армиягә озаттылар Соныннан гына белдем бу чакырылышта бары да дип әйтерлек минем кебекләр җыелган иле Кайсы кулак малае, кайсынын әтисен, яки берәр туганын халык дошманы итеп ясап, утыз җиленче елны төрмәгә утыртканнар Ни сәбәпле безнен язмышлар үзгәрде, ул чакта боларын уйлап та тормаганбыз Безнен арада танылып килә торган яшь рәссам Родионов та бар иде Ул озак хезмәт итмәде Ни өчендер, лемобилизацияләнде Бер-ике ай ла узмады бугай. Казанга, өенә кайтып китте Бу да ачылмаган сер булып калды Без хезмәт итәргә тиешле часть Краснодар шәһәрендә урнашкан иде. Ул. шәһәрдән бераз читтәрәк. әрмән зираты янындагы хәрби шәһәрчектә Шәһәрчек территориясе чиста итеп җыештырылган Бөтен җирдә гәртип Юлларга ком сибелгән Юл буйлап чәчәк түтәлләре тезелеп киткән. Безне баракларга кертеп, һәркайсыбызга урын-җир. кызылармеец киеме бирделәр Барактагы ике катлы сәкеләр мина бик сәер булып күренде Чонки андый сәкеләрне беренче мәртәбә күрүем иде Шул сәкеләрдән урын сайлап йөргән арада бөтенебезгә бер кисәтү булды «Карагыз, киемнәрегезне яхшылап җыйнагыз, хезмәт срогын тутыргач алар кирәк булыр Яна закон буенча, демобилизацияләнгәч хәрби формалар кире алына һәм частьтә кала», диделәр Бик киеренке еллар иде шул һич көтмәгәндә, минем алда бөтен кискенлеге белән сержант Зорин каршында үземне аклау мәсьәләсе килеп басты. Шул исәп белән кызылармеегигарнын шәхси әйберләре саклана торган складка киттем Башта склад начальнигы сөйләшергә дә теләмәде Бик алына торгач, ризалашты тагын Шулай итеп мин китапларымны сержант Зоринга алып кайтып күрсәттем Шуннан сон гына ул мина бәйләнүен ташлады, хәтта без анын белән дуслашып та киттек Ул мине «шигырь язарга өйрәт* дип йөдәтә башлады Мин аннан «урысча яза белмим» дип котыла идем Лагерьда занятиеләр көннән-көн кызып, кырык беренче елнын апрель ае узганын сизми дә калдык. Беренче май көнне бөтен коралларыбыз белән Кировоградка, хәрби парадка алып чыктылар Беренче мәртәбә шәһәрне шунда күрдек Шәһәр артык зур түгел икән Ярты өлеше калкулыкта, икенче яртысы инкү җиргә урнашкан Бер юнәлештә генә йөри торган трамвае бар Калкулыкка менә дә. аннан шул юл белән кире алып төшә Революциягә кадәр шәһәрнен исеме Елизаветалармы Ел и завета град мы булган—патша исеме Сугыш алдындагы елларда бу шәһәрлә телгә алып сөйләрлек промышленность предприятиеләре дә юк кебек иле Чәчү машиналары эшләп чыгара торган завод бар. исеме «Звезда» иде бугай Без парадка чыгар алдыннан шул завод янында сафка тезелдек Аннан безне шәһәр уртасындагы мәйданга азып киттеләр Мәйдан ничек дип аталгандыр, исемдә катмаган Без шул мәйдан аша строевой адым белән үттек Трибунада күбрәк хәрбиләр иле Ин зур чинлысы— полковник Аны корпус командиры Мадиновский диделәр Имеш, ул монда Кировоградка күптән түгел генә килгән Ана кадәр Мәскәүләме. Ленинградтамы, кайсыдыр бер хәрби академиядә укыткан Бу имеш-мимеш хәбәрләр дөрес булгандырмы-юкмы, анысын өзеп әйтә атмыйм Шмпы ТӨПТӘН юан чыккан, кара кучкылт йөаде. таза кешене мина тагын бер мәртәбә очратырга туры килде Ул хакта бераз соңрак язып үтәрмен Бөек Ватан сугышында дан казанган, булачак маршал Малиновский иде ул кеше Парадтан сон без туп-туры лагерьга кайттык һәм ул көнне тугарылып ял иттек. Май бәйрәменнән сон занятиеләр тагын да катыланды. Шуңадырмы, көннәр бик авыр үтә, атна арасы бер ел кебек озак тоела иде. Безгә аена ун сум акча түлиләр иде. Шул акчаны алган атна бик күңелле үтә иде. Мин үзем якшәмбе көн военторг кибетенә барып, шул ун сум акчаны бетереп кайтудан аеруча ямь таба идем. Сүз уңаенда шуны әйтеп үтәргә кирәк, Бөек Октябрь революциясеннән соң озак вакыт, төгәлрәге, 1943 нче елга кадәр, безнең армиядә «солдат», «офицер» дигән сүзләр юкка чыгып торды. Погоннар да такмадылар. Хәрби хезмәткәрләр бер-берсенә «иптәш командир», «иптәш кызылармеец» дип мөрәҗәгать итәләр иде Ял көннәрендә иртән подъем булмый. Әмма өйрәнелгән гадәт буенча, шул подъем була торган вакытта уяныла. Яшь чагында йокыдан уянгач, юрган астыннан башны чыгарып, ялкаулыкны симертеп ятудан рәхәтрәк нәрсә бармы икән? Подъем иртәнге сәгать биштә була торган иде Мәскәү радиосы да тапшыруларны иртәнге сәгать биштә башлап җибәрә. Лагерьдагы бер репродуктор без яшәгән палатка янындагы агачка, безнең баш очына эленгән иле. 1941 нче елның 22 нче июне, якшәмбе көн. Мин иртәнге сәгать биштә, палатка янындагы репродуктордан «Коминтерн исемендәге радиостанция сөйли» дигән сүзләрне ишетеп йокыдан уянып киттем, һәм ял көне булудан файдаланып, бик иркенләп соңгы хәбәрләр тыңларга җыендым. Мине барыннан да элек Казан, Татарстан хәбәрләре кызыксындыра иде. Ул көннәрдә Казанда, Казанда гына түгел, бөтен Татарстанда Мәскәүдә уздырылачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерлек алып барылды. Бу әзерлекнең барышы турында Мәскәү радиосы да бик еш хәбәр итеп тора иде. Мин ашкынып, бүген дә шул булачак декадага әзерлек турында берәр хәбәр булмасмы дип, радио тыңларга тотындым. Тапшыруларның бик буталчык башлануы мине гаҗәпкә калдырды. Татар әдәбияты һәм сәнгате турында берәр хәбәр булгандырмы- юктырмы, анысын хәтерләмим, берничә минуттан кинәт тапшыруларны өзеп, көндезге сәгать ундамы, уникедәме, төгәл әйтә алмыйм, тышкы эшләр халык комиссары Молотов радиодан чыгыш ясаячак дип әйттеләр. Аннан тагын соңгы хәбәрләргә күчтеләр. Алай да булмады, тоташтан анлаешсыз музыка башланды. Башка ял көннәрендә иртәнге ашка кадәр урыннан торасы килми ятыла торган иде. Әле ачык бернәрсә дә билгеле булмаса да, мин торып тиз-тиз киендем дә, палатка кырыена чыгып утырдым. Күрше палаткалардан да берәм-берәм чыга башладылар. Берәүнең дә күңеле тыныч түгел, барысы да нәрсәдәндер шикләнә. Хәтта, аяз күктән җиргә сибелгән иртәнге кояш нурлары да шомлы булып тоела, йөрәктә ниндидер билгесез курку хисе уята. Иртәнге аш вакытында сугышчан тревога булды. Безне, батареяда хезмәт итүчеләрне, стройга тезеп шәһәргә алып киттеләр. Без шәһәр хәрби комиссариаты янына килеп туктаганда, анда урам халык белән кырмыска оясы кебек мыжлап тора иде Безне хәрби комиссариат ишеге алдына алып керделәр дә, һәркайсыбызның кулына бер кочак повестка тоттырдылар. Аларны кичкә кадәр таратып бетереп, корешокларын кире китерергә кирәк иде. Шулай итеп мин көннең көн буе повестка таратып йөрдем. Кая килеп кермә—җылау, сыкрау, күз яше ага, озату мәҗлесе. Ишек ачып бусаганы атларга өлгермисен, кулга рюмка китереп тоттыралар. Мин үземне чамалап сагайдым: кыстаганны кабул итеп аракы эчә башласам, бик тиз аяктан егылачак идем. Повесткаларны таратып бетерү турында әйтеп тә торасы юк. Җитмәсә винтовка да үзем белән. Әгәр исереп егылсам, ул чит кеше кулына эләгәчәк. Аннан ревтрибунал каршына басып җавап бирәсеңне көт тә тор! Үзем повесткалар таратып йөрсәм дә мин һаман сугыш башланганын ачык белеп бетерми идем әле. Бүгенгедәй хәтеремдә, Овчаренко фамилияле бер кешегә повестка тапшырырга кергәндә, анда җыелышып радиодан Молотов чыгышын тыңлыйлар иде. Мин анын соңгы сүзләрен генә ишетеп калдым. «Наше дело правое, враг будет разбит, победа будет за нами.» Шушы сүзләр тәэсирендәдерме, бераз күңелем күтәрелде Овчарен- коның әнисе тәкъдим иткән бер рюмка аракыны йотып куеп, бик тәмле, өреле кайнар борщ ашадым Югыйсә бик арыган идем, шуннан сон хәл кереп китте. Повесткаларны мин кичкырын гына таратып бетердем. Корешокларны кайтарып, шәһәр хәрби комиссариатыннан чыкканда көн караңгыланып килә иде инде Шәһәрдән үзебезнең полк урнашкан лагерьга бер үзем, ялгыз гына кайттым. Башкаларны да берәм-берәм кайтарып җибәргәннәр. Мина шактый араны урман аша узарга кирәк иде Авыр уйлар төяп, ашыкмыйча гына алга атладым. Тирә-юньдә жан иясенең барлыгы сизелми иде. Шулай тыныч кына алга барганда ачыргаланып кычкырган тавыш ишетелде—хатын-кыз тавышы. Күп тә үтмәде, кычкырган хатын үзе дә күренде. Ул бөтен көченә мина таба йөгерә иде. Минем янга килеп тә җитте, егылды да. Аны ниндидер ирләр куып килә иделәр. Мин ирексездән инемә аскан винтовканы кулыма алдым Затвор шалтыраганны ишетеп булса кирәк, кызны куып килүчеләр тиз 1енә агач арасына кереп юкка чыктылар. Кыз тынын да чыгармый жирдә ятуын дәвам итте. Торырга куштым, жавап бирмәде Мин аны кулыннан тотып аягына бастырдым Анын озын, сары чәчләре чуалып иңбашына төшкән Зур күкрәге ачылып тора. Өстендә ак кофта белән кара юбка. Таза, озын гәүдәле булса да, йөзеннән балалык кыяфәте китеп бетмәгән. Авызыннан бер чакрымга аракы исе анкып тора. Ул кинәт бөтен гәүдәсе белән мина елышты. —Нәрсә теләсәң, шуны эшлә—мин синеке!—диде. Бер минутка аптырап калдым. Бу вакытта мин үз-үземә хужа түгел идем инде Шулай да акылымны югалтмадым —Әйдәгез, мин сезне урманны чыкканчы озатып куям. Адресыгыз ны әйтегез, башка вакытта шәһәргә чыгарга туры килсә яныгызга керермен Ул мине тынлап вакыт уздырмады, кулын селтәде дә, тиз генә шәһәр! ә таба элдерде Мин лагерьга кайтып кергәндә төн уртасы авышкан иде инде Лагерь халык белән шыгрым. Мин шәһәрдә повесткалар таратып йөргән арала монда яна кешеләр китереп тутырганнар Безнең палатка янында да бер төркем халык җыелып тора Аларга сержант Зорин хәрби киемнәр өләшә. Ул мина да өр-яңа күлмәк-ыштан, аяк чолгавы һәм кызылармеец формасы тоттырды —Хәзер үк чишенеп, киен!—диде. Бераздан тагын шуны белдем: монда, лагерьда безнең 268 нче КАПнын дүртенче дивизионы гына калган икән Өч дивизион һәм полк штабы көндез үк моннан киткән. Дүртенче дивизионга запастан чакырылган кешеләрне өстәп яна полк оештырганнар Шулай итеп мин үземнең яна. 374 нче КАПка күчүемне сизми дә калдым Бу полкта бөтенесе яна иде Туплар, аларны өстерәп йөрүче тракторлар, автомашиналар, барысы да яна. Хәтта, безнең винтовкаларны да алмаштырдылар. Рус винтовкаларын җыеп. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында трофей итеп алынган Австрия мылтыкларын өләштеләр Шунысы кызык, хәзергә сезгә коралның әллә ни кирәге булмас дип икс кешегә бер мылтык бирделәр. Австрия мылтыклары бик авыр һәм бик җайсызлар иле Шуна күрә күнчелек сугышчы аны күгәреп йөрмәскә тырыша, теге яки бу сәбәп табып машина әрҗәсендә тота торган иде Безне, ягъни кадровикларны, запастан килгән кызылармеецлар белән аралаштырдылар Мин полк штабына, штаб батареясенең топография взводына күчтем Топовзвод командиры итеп запастан килгән инженер- капитан Голумба тәгаенләнде. Ул югары белемле, яше кырыклар тирәсендәге җайлы гына яһүд иде. Бик чиста киенеп йөри. Кигәннәре төптән юан чыккан гәүдәсенә сыланып тора. Чәче дегет кебек кап-кара, чигәсенә сыек кына чал йөгергән. Сержант Зорин белән безгә аерылырга туры килде. Ул теләгенә иреште. Аны дивизионда калдырдылар һәм взвод командиры ярдәмчесе итеп күтәрделәр. Безгә отделение командиры итеп үзем белән бергә хезмәт иткән Иван Башкировны куйдылар. Ул бик күңелле егет иде. Җырларга ярата. Утесов репертуарындагы җырларны бик яратып җырлый. Ул үзе Үзбәкстанда, Кәттәкурганда туып үскән, үзбәкчә яхшы белә. Әгәр, кешедән яшерен сүзе булса, минем белән үзбәкчә сөйләшә торган иде. Ниһаять, бер тәүлек дигәндә безнең полк фронтка китәргә әзер хәлгә килде. Полкны майор Макс Соломонович Киселев кабул итеп алды. Ул кадровый офицер иде. Гражданнар сугышында катнашкан, яше илле тирәсендә, сабыр холыклы, чәче ап-ак, сакал-мыек кырылган. Нәрсәм белән ошаганмындыр, беренче көннән үк майор Кисилев мине үз итте. Картада, планшетта берәр эш башкарырга туры килсә гел мина гына тапшыра торган иде. Полкның комиссары Лысовой фамилияле иде. Исемен, атасының исемен хәтерләмим. Петлицасында ике шпал йөртә. Каяндыр, запастан килде бугай. Миңа аның белән бервакытта да аралашырга туры килмәде. Ул үзе белән машинасында бер хатын йөртә иде. Аның матурлыгына бар да сокланып бетә алмыйлар. Бер дә килешмәгән җире юк иде хатынның. Нәфис гәүдә, җитен төсле сары озын чәч, зәпзәнгәр күзләр. Гүзәллеген тел белән әйтеп бетерә торган түгел. Кайберәүләр аны кызы диде. Усал телләр сөяркәсе дип гайбәт тараттылар. Ахыры ничек булып беткәндер, алар соңгы көнгә кадәр бергә булдылар. 24 нче июньдә, таң белән, Кировоградка барып эшелонга төялдек. Эшелонга төялгән арада берничә мәртәбә һава тревогасы булды. Ләкин самолетлар Кировоград өстендә тукталып тормадылар, безнен котны алып каядыр арырак уздылар. Каушадык, частьләр буталышып бетте, анда да, монда да буталчык командалар яңгырады. Без юлга кузгалганда төш вакыты узган иде инде Поезд бик акрын барды, һәрбер полустанка саен озак-озак тукталып торды. Без туктап торган арада узып киткән эшелоннарның исәбе-хисабы юк иде. Күрәсең, безнен тукталып тору шул эшелоннарны алга уздырып җибәрү өчен кирәк булган. Шулай тыныч кына юлны дәвам иттек, вакыттан файдаланып мин бер шигырь дә язып ташладым. Ләкин, патриотик хисләр белән һаваланып язылган ул шигырьгә дөнья күрергә насыйп булмады. Мин аны Казанга «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясенә җибәргән идем, шунда юкка чыкты. Соңарып булса да редакциядән җавап килде. «Хәзер газета ике генә битле, шигырьләр урнаштыра алмыйбыз, официаль хәбәрләр генә басабыз» диелгән иде. Кичкырын безнең поезд япан кырда туктап калды. Тирә-юньдә станция дә, авыллар да күренми иде. Ул арада бөтенебезгә дә вагоннардан төшәргә приказ булды. Колактан-колакка «дошман десант ташлаган» дигән шомлы хәбәр таралды. Жанны өшетеп кайдадыр, еракта мылтыктан аткан тавышлар ишетелде. Безне, бер төркем сугышчыларны, шул атыш тавышлары ишетелгән якка алып киттеләр. Башкалар эшелонны саклап калды. Безнең отрядның башында полк командиры майор Киселев үзе бара иде. Ул безгә 268 нче КАП тан ук яхшы таныш кеше. Кадровый сугышчылар аның гражданнар сугышында катнашканын, тәҗрибәле командир икәнлеген яхшы беләләр иде. Иген кырлары буйлап байтак буталып йөри торгач, бер калкулыкта ниндидер кешеләр күренде. Макс Соломонович аларны бинокльдән күзәтеп торды да, бөтенебезгә җиргә ятарга, анын рөхсәтеннән башка берни дә эшләмәскә кушты. Иң элек ул разведка оештырды. Разведкага үзе белән ике сугышчы алып старшина Усик китте. Разведчиклар китеп бераз вакыт үткәч, без күзәткән шикле кешеләр туп-туры безгә таба килә башладылар. Минем белән янәшә яткан Гуменюк фамилияле сугышчы кабыргама төртте: «Әзерлән, хәзер сугыш башлана*, диде. Ләкин беребезгә дә мылтыктан атарга туры килмәде Безгә каршы килүче кешеләр 268 нче КАП ныкы булып чыктылар Алар да безнен кебек дошман десанты эзләп йөриләр икән Старшина Усик әйләнгеч юллар белән алар янына барып чыккан һәм эшнен нәрсәдә икәнлеген аңлатып биргән Шулай итеп беренче «сугыш» уңышлы тәмамланды Күңелемә: «Частьләр арасында элемтә юк микәнни?» дигән шик кереп калды. Барыбыз да вагоннарга менеп урнашкач поезд куркып кына урыныннан кузгалды. Таң алдыннан Днестр елгасын кичеп Молдавиягә барып кердек. Безне Румыния чигенә алып баралар икән. Ләкин чик буена ук барып җитәргә туры килмәде. Бельпы дигән шәһәр янында эшелоннан бушаттылар. Монда бер погранотряд оборонада тора икән, без дә шуларга килеп кушылдык Без килер алдыннан гына шәһәрне немец самолетлары бомбага тотып киткән. Берничә урында янгын чыккан, йортлар дөрләп янып утырсалар да сүндерүчеләр күренми Бер-ике йорт тирәсендә генә өс- башлары янып каралып беткән бала-чагалар җылашып. әнкәләрен йолыккалыйлар. тимер юл станциясе ярым җимерек, тәрәзәләрдә пыяла заты калмаган Шәһәр читендәге азык-төлек складына да бомба эләккән Анда шактый он калган булган, аларны җирле халыкка өләшәләр иде. Кайсы иңбашына күтәреп, кайсы кечкенә арба белән капчык-капчык он ташый, талашалар, якалашалар. Тирә-юньдәге вакыйгалардан әз-мәз хәбәрдар булу белән сугышчан позиция сайлап, ут сызыгына окоп казырга тотындык Шәһәрнең ун як кырыеңда, калку урында блиндаж корып, полк командирына күзәтү урыны эшләдек. Дивизионнарга, батареяларга элемтә үткәре/зде. Тракторларны, машиналарны бакчаларга кертеп агачлар астына яшердек. Шулвакыт немецлар еракка ата торган туплардан ут ачтылар Снарядлар шактый еракта ярылсалар да бик куркыныч булып тоелды Чөнки бу әле безнен беренче мәртәбә шундый көчле ут астында калуыбыз иде. Сугышчылар яшен тизлегендә окозизарга төшеп постылар Полк командиры майор Кисилев та окопка төште Ул мине стереотруба белән үзе янына утыртты Минем икенче ягыма полкның разведка начальнигы өлкән лейтенант Кухарь утырды. Ул йомры гәүдәле, шомырт кара кү-зле. кара бөдрә чәчле, утыз язиьләр тирәсендәге бик тере яһүл егете иде Берничә залп бирделәр дә атуны кинәт туктаттылар. Бераздан безнен тирәдә миналар ярыла башлады, кечкенә калибрлы минометтан аталар иде Миналар безнен окопка йә килезз җитми, яисә узып китә — Засекли сволочи.- лиле майор Киселев,—хәзер мина туп-туры безнен окоззка килеп төзпәчәк Ул шулай дип әйтезз кенә өлгерде, өлкән лейтенант Кухарь окоптан атылып чыкты һәм алга таба йөгерә базшзады Мина шартлаган тавызины ишетеп без окоп төбенә сыландык Башыбызны күтәреп караганда окоптан 20-30 метр ераклыкта өлкән лейтенант Кухарьнын гәүдәсеннән өзгәләнгән кисәкләр генә аунап ята иде инде. Без соныннан гына анладык. ул кызулык белән окоптан чыгып алга таба Йөгергән, һәм мина ана туп- туры эләккән икән Кичкә таба безнекеләргә дә жан керде Бездән артта, шактый еракта урнашкан батареялар тәртипсез агарга тотынды Снарядлар безнең баш түбәсеннән очып узалар һәм йөрәктә ашкыну катыш курку хисе уяталар Алыш бер сәгатькә якын дәвам итте. Карангы зөшкәч ике яктан да атышулар туктап калды. Көньяктан искән жил ямьсез, кара болытлар куып китерде, һәм яңгыр ява башлады. Полк командиры янына дивизия штабыннан связной килде. Ул чигенергә приказ алып килгән иде. Ун якта немецлар безнен оборонаны өзгәннәр һәм без яртылаш чолганышта калганбыз икән. Дошманнын мотомехчасть- ләре Одесса юнәлешендә, Днестр елгасы буенда һөжүм алып баралар дигән хәбәрләр таралды. Без Бельцы шәһәрен ашык-пошык ташлап китәргә мәжбүр булдык. Шушы көннән, төннән дисән дөресрәк булыр, мона кадәр тиңе күрелмәгән авыр чигенүләр башланды. Авыл юллары буйлап көн-төн артка тәгәрәдек. Бәхетсезгә жил каршы дигәндәй, өзмәс яңгырлар коя торды Молдавиянең уңдырышлы кара туфрагы тәмам җебеде Автомашиналар җиргә чумалар да кыймылдый да алмыйлар. Безгә аларны көн- төн, бертуктаусыз инбашы белән этәргә туры килә иде Болай гына булса бер хәл иде: бер минут тынгылык юк, әле самолетлар, әле танклар ут яңгыры яудыра. Немец танклары туп-туры безгә каршы килә алмыйлар. Чөнки туплардан туры төзәп атып тетмәләрен тетәбез. Шуңа күрә читләтеп үтеп, арт яктан һөжүм итәләр һәм чып-чын мәхшәр башлана. Ин үзәккә үткәне—самолетлар. Аларга каршы торырга бер коралыбыз да юк иде Сонга таба бер зенитный пулемет бирделәр, ул турыда бераз түбәндәрәк әйтеп үтәрмен әле. Миңа гына шулай тоелгандырмы, безнең полк һәрвакыт ялгыз, үзе генә чигенде, тирәбездә башка частьләр барлыгы беленми иде. Без чигенгән юл буенда авыллар бик еш утырган иде. Һәр хуҗалыкның җиләкҗимеш бакчасы бар. Андагы чикләвек, груша агачлары шундый озыннар һәм куе яфраклы, астына юклы-барлы яңгыр да үтми. Алар минем хәтердә шулай уелып калган, һава һөҗүме вакытында без шул агачлар астына кереп кача торган идек. Молдавиянең башка җирендә ничектер, белмим, әмма без чигенгән юл өстендәге авыллар бик зурлар иде. Төрек тәэсире булса кирәк, төзелешләре белән татар авылларына охшаганнар. Йортларның тәрәзәләре ишегалдына караган. Барысында да дип әйтерлек капка, койма корылган. Кешеләр бик чиста киенеп йөриләр иде. Шунысы гаҗәпләндерде: олысыкечесе—барысы да яланаяктан. Молдавиянең СССР составына керүенә яна гына бер ел тулып килә иде. Шуңадырмы, мондагы халык безне бик өнәп бетермәде. Үз күзем белән күрмәдем, әмма аерылып калган кызылармеецларга һөжүм итәләр дип сөйлиләр иде. Бер-ике атна узгандырмы, чигенә торгач Днестр буена да килеп җиттек. Днестр каты ага торган тар гына елга икән. Без килеп җиткән урында сул як яры бик биек гранит кыялардан тора иде. Бессарабия безгә кушылганчы, моннан илнең иске чиге узган Шул иске чик сызыгындагы тимер-бетоннан коеп эшләнгән ДОТларны күргәч шатлыгыбыз эчкә сыймады. «Димәк, без башка бер адым да артка чигенәчәк түгелбез» дип уйладык. Гомумән, чигенүне без беребез дә башыбызга сыйдыра алмый идек. Чөнки, балачактан ук, әгәр дә мәгәр, сугыш була калса, дошманны үз җирендә тукмаячакбыз дип туктаусыз колакка тукып тордылар. Кызыл Армиянең дөньяда иң югары тәртипле, иң яхшы корал белән коралланган алдынгы армия булуына бөтенебез дә чын күңелдән ышана идек. Будённыйлар, Ворошиловлар бар ич бездә! Сталин бар! Аннан тагын шунысы: бөтен дөньяның эшче сыйныфы безнен яклы, алар безгә каршы атачак түгел дип тәрбияләндек. Ә чынбарлык башкача иде Молдавия кадәр Молдавияне берничә көн эчендә калдырып чыгып, үзебезнең бер самолетны, бер танкны күрмәү сугышчыларлы бөтенләй акылдан язарлык хәлгә җиткерә иде. Ике кешегә—бер мылтык! Халык төрлечә юрап карый иде. Безнең самолетлар, танклар кайдадыр, ерак тылда. Себер ягында тупланган, шуннан килеп җитә алмыйлар булса кирәк дип уйлыйлар иде. Үзебезне, «менә алар озакламый килеп җитәрләр, менә шунда инде немецлар күрерләр күрмәгәннәрен». дип тынычландырырга тырыша идек Ләкин безнен хыяллар хыял гына булып кала бирде, алар челпәрәмә килеп, бер-бер артлы юкка чыга иде Днестрны кичәргә өлгермәдек, безгә тагын чигенергә приказ булды Башта Одесса янына күчерәләр икән дип сөйләделәр Ләкин анда эләгә алмадык Немецлар күптән инде безне читләтеп узган булганнар Анда чигенергә юл калмаган иде инде Хәзер без Украина җирендә идек. Кызу урак өсте Ашлык гаҗәп яхшы уңган иде ул елны. Кырларда тау-тау гәрәбә кебек бодай көшелләре тезелеп киткән Урасы җирләр дә бик күп иде әле Аларны ут төртеп яндыралар. Хәер, бер бодай кырларын гына түгел, бөтенесен яндыралар Җирле халык тылга кача. Элеваторларны, тимер юл станцияләрен шартлаталар. Юллар качучылар белән тулган Җигүле үгезләр, атлар, машиналар бар да бергә буталып, хәрәкәтне туктаталар Гигант «бөкеләр» барлыкка килә. Немец самолетлары махсус шул «бөкеләр»не эзләп кенә йөриләр дә иде инде Бер янгырлы көнне безгә кыска гына вакытка бер авылда тукталып торырга туры килде Ул төзелеше белән мондагы авыллардан аерылып тора иде. Халкы китеп беткәнме, берәү дә күренми иде Инеш буенда кызыл кирпечтән салынган бина бар иде Мин буш вакыттан файдаланып, шул бинаны караштырып йөрергә тотындым Бу бина мәктәп булып чыкты. Эче парталар белән тулы иде Бер бүлмәдә бик күп китаплар өелеп тора Мин шул бүлмәгә кердем һәм китапларны күргәч күземә ышанмадым Анда яналиф-латин хәрефләре белән басылган татарча уку китаплары өелгән! Актара торгач, шактый гына матур әдәбият китаплары да табылды Мин Галимҗан Ибраһимовнын утызынчы елларнын урталарында Татгосиздатга чыгарылган биш томлыгын табып алдым Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, утыз җиденче елда бу китапларны Татарстанда китапханәләрдән җыеп алдылар һәм аларны уку тыела иле Мин бу биш томны үзем өчен зур табыш итеп санадым һәм капчыгымның төбенә үк салып куйдым Бик аптырап, китаплар актарып йөргәндә бүлмәгә шактый олы яшьтәге бер хатын килеп керде Ул өстенә озын итәкле, киң күлмәк кигән, яулыгын алдан бәйләгән Анын мондый кыяфәтен күргәч, татар хатыны булуында шигем калмады Шулай да ничек сүз башларга кыймыйча бер-беребезгә күзләребезне текәп аптырап тордык Ниһаять, мин татарчалатып: «Ничек монда килеп чыктыгыз?» дип сорадым Минем сүзләремне ишеткәч ул җанланып китте һәм ягымлы тавыш белән —Әй. үзебезнең кеше икәнсез, ләбаса,—диде —Малаема ияреп килгән идем, башым харап булды, кайта алмый калдым — Бу нинди китаплар’—дип сорадым мин аны бүлдереп — Мәктәп китаплары — Монда ничек килеп эләккән алар, татарча аңлаучы бармыни’ —Нишләп булмасын, тагар авылы ла бу Монда. Украинада, татар авылы бардыр дип башыма да китермәгән идем Хатынның сөйләвенә караганда, аларны егерменче елларның азагында монда. Киев өлкәсенә. Татарстанның Буа ягыннан күчереп китергәннәр Халыкны болай туган-үскән иленнән аерып, күчереп йөртү нигә кирәк булгандыр, бу сорауга әлегә кадәр җавап таба алганым юк Украинаның уңдырышлы җире кызыксындырганмы, әллә көчләп китергәннәрме. анысын әйтүе кыен Ничек кенә булмасын, алар ата-бабанын горефгадәтен саклап татарча яшәгәннәр, мәктәптә укулар татар телендә алып барылган Бу татар авылында мина башка беркем белән дә сөйләшергә туры килмәде Авылга нинди тизлек белән килеп кергән булсак, шундый ук тизлек белән чыгып китәргә мәҗбүр булдык. Гомумән, безгә бер җирдә дә озак тукталып торырга ирек бирмиләр иде Кайсы көнне немецләр безне йөзәр километрга узып китәләр иле Шуннан инде менә башлана дошман олы юл буйлап һөҗүм итә, ә без анын артыннан иген кырлары аша чигенәбез. Бер көнне иртә белән, Николаев шәһәреннән ерак түгел, бик матур урынга урнашкан Лилиенталь дигән немец колониясенә килеп туктадык. Авылда беркем дә юк, халыкны каядыр Себер ягынамы,~ Казахстан! амы күчергәннәр. Колония шактый зур булган. Мондагы йортлар украинлылар яши торган авыллардагы кебек балчыктан түгел, таштан, кирпечтән эшләнгәннәр. Бөтен җирдә пөхтәлек, тәртип күзгә бәрелеп тора. Авылга кереп өлгермәдек, безне немец танклары чолгап алдылар. Генери фельдмаршал фон Клейстнын танк гаскәрләре һөжүм итә дип сөйләделәр. Бу авылда бездән башка тагын мин әлегерәк хезмәт иткән 268 нче КАП һәм составында без булган корпус штабы да бар иде. Корпус командиры генерал-майор Малиновский да шушында иде Мин аны күрү белән таныдым. Бу шул—Беренче Май бәйрәмендә, Кировоградта без катнашкан парадны кабул иткән хәрби иде, тик чины гына үзгәргән. Сугыш хәрәкәтләре белән генерал үзе җитәкчелек итте. Безнен полкнын батареяләрен Лилиентальнен көнчыгыш ягына, калкулык артына туплады, ә 268 нче КАП ныкыларны безнең полк штабыннан ерак түгел, көнбатыштан килә торган олы юл буена урнаштырды. Шунда мин үзем белән бергә кадровый хезмәткә алынган Татарстан егетләре—Гаптери, Әсәт һәм Мо1ыйн атлы иптәшләрне күреп сөйләштем. Атар өчесе дә бер батареядә наводчик-төзәүче булып хезмәт итәләр иде Мине күргәч якын туганнарын очраткан кебек булдылар. Авыл кырыенда шактый калку урын бар иде. Шунда тиз генә тирән окоп казытып, күзәтү пункты оештырдылар. Миңа стереотруба белән шушы окопның нәкъ урта бер жирендә утырырга туры килде Полк командиры, һәрвакыттагыча, мине үз яныннан беркая да җибәрмәде Ниһаять, олы юлда дошман танклары күренде. Алар коточкыч тавыш белән үкереп, туп-туры авылга таба юл тотты. 268 нче КАП батареяләре аларны шактый якын җибәреп, давыллы ут ачты. Бернәрсә белән исәпләшмәстән танклар һаман алга үрмәләделәр. Кайбер батареяләрдә танкларга туптан туры төзәп атарга мәҗбүр булды. Еракка ата торган 122 миллиметрлы гаубицалардан туры төзәп ату ансат эш түгел иде. әлбәттә. Дошманның һөҗүме минут саен кискенләште Алар 268 нче КАПнын батареяләрен танклар белән таптатып йөри башладылар, күп кенә тупларын юк итеп авыл урамына килеп керделәр Шул вакыт 374 нче КАП батареяләре ут ачтылар. Авылдагы йортларга дөрләп ут капты. Йортлар белән бергә урамдагы танклар да шырпы тартмасы кебек дөрләп яна башлады. Бу дошман өчен көтелмәгән хәл булып чыкты шикелле. Мөгаен, алар безнен полк батареяләренең засадада торуын абайламый калды булса кирәк Югыйсә, шундый күп техниканы бергә җыеп тозакка, ут астына китереп кертмәсләр иде. Майор Киселев окопта утырып тора алмады, өскә күтәрелде Анын янына снарядлар килеп төшә башлады. Танктан аткан бу бронебойный снарядларның кыйпылчыклары юк иде. Алар чыжлап җиргә кереп китәләр дә юкка чыгалар. Шулай да полк командирын ялгыз калдырырга ярамый иде Чөнки снарядның туры килеп эләгүе бар Без взвод командиры инженер-капитан Голумба белән аның янына чыгып бастык. Дөресен әйтим, үземнен «егетлегемә» үкенеп куйдым. Тез буыннарым калтырый башлады Голумбаның да йөзе агарып китте. Майор Киселев әллә безнен курыкканны сизеп алды инде, окопка төшәргә боерды. Без аңа күзебезне текәп таш кебек катып калдык. Бары ул җиде катлап сүгенә башлагач кына аңыбызга килдек. Макс Соломонович окопка төште, анын артыннан без дә шунда сикердек Ул окопка төшү белән дивизион командирлары белән элемтәгә керде һәм боерыкларын бирергә тотынды. Безнен батареяләрнең уты көчәйгәннән-көчәйде. Исән калган танклар кире борылдылар Соңыннан сөйләүләренә караганда, безгә каршы кырыкка якын танк һөжүм иткән булган Булса да булгандыр, авылда утырып калган танкларның исәбехисабы юк иде' Мина бу сугышта беренче мәртәбә туптан туры төзәп аткан снарядларның танкка эләгүен күрергә туры килде Бу шундый күренеш, тел белән әйтеп аңлата торган түгел! Снаряд килеп эләгү белән танк коймакка әйләнә Кичкә таба бөтен дөнья тынып калды Каты сугыштан сон урнашкан бу тышлык ничектер сәер булып тоела иде. Ул арада карангы да төшеп өлгерде Украин төне шундый карангы. күзгә төртсәләр дә бернәрсә күренә торган түгел. Безгә хәзер чигенергә юл ачык. Николаев шәһәренә чигенергә боерык булды Полк командиры мине авыл башына регулировщик итеп куйды Анын әйтүе буенча, чолганыштан ин элек үзенен штабы белән генерал Малиновский чыгып китәргә тиеш Генерал артыннан 263 нче КАП кузгалачак Аларнын яртыдан артык тушлары һәм сугышчылары шушы бәрелештә юк ителгәннәр. Ин ахырдан безнен полк юлга чыга Колонна башында полк командиры майор Киселев үзе барачак Бөтенесен озатып бетергәч, азактан полкнын штаб начальнигы подполковник Тарасенко кузгалачак, имеш —Тарасенко сине үзе белән алыр, ул килеп житмичә баскан урынын нан кузгалма!—дип боерды полк командиры Подполковник Тарасенко тәбәнәк буйлы, чепи күзле, кыяфәтсез бер бәндә иле Күбесенчә исерек, шуңадырмы, чөгендер кебек зур борыны һәрвакыт кып-кызыл була. Бик ачы телле, сөйләшкәндә һәр сүз арасына сүгенү ымлыкларын өстәп җибәрә. Менә калдык-постык машиналар хәрәкәткә килделәр Колонналар полк командиры әйткән тәртиптә уза башладылар Ин элек үзенен утыздан артык машинасы белән генерал-майор Малиновский командалыгындагы корпус штабы чыгып китте Яралы сугышчылар төялгән санитар машиналар да аларга ияргән иде Алардан сон калганнар юлга чыкты Майор Киселев белән бергә авыр тупларны өстерәгән тракторлар узгач, шактый вакыт юлда беркем дә күренмәле Мин шикләнә башладым Чөнки Тарасснкога ышаныч шулкадәр генә. Ә постны ташлап китәргә ярамый Чөнки аны күрмичә китсәң, полк командирының приказы үтәлми кала Ниһаять, зарыгып көтә торган газик тавышы ишетелде Мин аны тавышыннан таныйм, ул безнен полк штабы урнашкан машина Газик килеп житәрәк мин кулымдагы Австрия мылтыгын юлга аркылы суздым Машина туктагач, шофер янында утырган подполковник Тарасенко кабина тәрәзәсендәге пыяланы түбән төшереп башын тышка чыгарды Мин пулеметтан аткан кебек кызу-кызу сүз башладым — Иптәш подполковник, хужа сезгә мине, үзегез белән алырга боерды Тарасенко мине тынлап бетермәде, авызны-борынны майлап сүгенде дә, ут капкан кебек китеп тә барды Мин нишләргә белми аптырап калдым Ачудан чәчем үро торырлык булды Үземнең нишләгәнемне белмичә, машина киткән якка мылтыктан ата башладым. Шулвакыт миннән берничә адымла гына немспчә сөйләшкән тавышлар ишетелде. Әйе. минем янга немец солдатлары килеп җиткәннәр иде' Чиктән тыш карангы булу аркасында гына без бер-беребезне күрмибез Атар саклык белән юл буйлап атлыйлар һәм кемнедер үз яннарына чакыралар Мин кинәт аңыма килдем һәм Тарасенко машинасы киткән юл белән бөтен көчемә йөгерергә тотындым Шактый озак йөгердем мин Авызым кибеп, телем айкавыма ябышты Шулкадәр арыдым, басып торырлык та хәлем калмады Мин йөгергән юл калкулыкка күтәрелә иде Үрне менгәч бер тракторны куып җиттем Ул безнен полк тракторы иде. Анын прицебына ягулык төяп йөртәләр —Ул елларда хәзерге кебек махсус эшләнгән бензовозлар юк дәрәҗәсендә иде Трактор ынгырашкан тавышлар чыгарып акрын гына алга үрмәли. Прицебындагы зур. тимер мичкә ягулык белән тулы булса кирәк, шуңа күрә бик авырлык белән тарта. Мин күп уйлап тормадым, прицепка мендем дә, борт белән мичкә арасындагы бушлыкка сузылып яттым. Яту белән эреп йокыга да киткәнмен. Күпме ятуымны хәтерли алмадым, нидер шартлаган тавышка уянып киттем. Якында гына, трактордан ун якта миналар ярыла иде. Мин прицепның сул ягыннан сикереп төштем һәм бодай кыры буйлап кирегә йөгердем. Биш минут та үтмәгәндер, бер мина прицептагы мичкәгә эләкте һәм андагы бензинга дөрләп ут капты Мин күзем белән тирә-юньнән трактористны эзләдем Күренмәде Миналар шартлый башлагач, тракторын туктатып, миннән элек төшеп йөгергән булса кирәк. _ Трактордан шактый ерак киткәч, мин ниндидер басу юлына тап булдым. Шул юл белән бара торгач еракта иксез-чиксез зур су күренде Мин аны диңгез дип уйлаган идем, ул Буг елгасы булып чыкты. Монда, диңгезгә койган җирендә Буг елгасы шундый кин икән. Николаев шәһәренә кадәр океанда йөрүче корабльләр керә. Елга кырыена җитәрәк җиләк-җимеш бакчалары башланды Бакчада ниндидер кешеләр йөри иде. Мина шик төште. Немецлар булса, нишләргә? Ни булса да булыр дип, алга баруымны дәвам иттем. Бакчада йөрүчеләр юлга чыгып уйланып тордылар да, миңа каршы килә башладылар. Мин аларны ут ачып каршы алырга җыендым. Бер түмгәк артына ятты.м да, мылтыгымны алар килгән якка төзәдем. Әлеге кешеләр үзләренә төзәлгән мылтыкны күреп булса кирәк, кулларын күтәрделәр. Мин бик гаҗәпкә калдым. Ничек инде унлап кеше бер кызылармеецка әсир төшсен. Бу кешеләр берәр хәйлә кормыйлар микән9 Алар кулларын күтәргән килеш үк минем янга килеп җиттеләр. Карыйм, барысы да безнең кызылармеец формасы кигән кешеләр. Тик пилоткаларында йолдыз гына юк. Күрәсен. алып ташлаганнар. Алар шундый кызганыч кыяфәттә иде, ирексездән кычкырып көлә башладым. —Нишләвегез бу? Сезгә нәрсә кирәк?—дип сорадым. Алар минем совет солдаты икәнлегемне анлагач, төкеренделәр дә жиргә утырдылар. Минем өстемдәге киемнәрем тиргә манчылып, череп бетте һәм киярлеге калмады. Аларны ташлап противогаз сумкасында артык йөк булып йөргән противоипритный костюмны киеп куйдым. Ул куе яшел төстә һәм читтән караганда немец солдатлары өстендәге киемгә бик охшаган иде. Аны ялангач тәнгә киеп йөрерлек тә түгел, ниндидер синтетик материалдан эшләнгән, кытыршы, энәләре белән чәнчеп бөтен тәнне авырттыра. Нишлисең, шәрә йөреп булмый бит, ахыр чиктә ул да ярап тора Әлеге сатлык җаннар шул противоипритный костюмның төсенә алданып, мине немец солдаты дип уйлаганнар һәм әсир төшеп ансат кына өйләренә кайтып китәргә җыенганнар булса кирәк. —Жүләрләнмәгез, әйдәгез, киттек!—дидем мин аларга. —Юлында бул, без үзебезнең авылга кайтып җиттек,—диде берсе усал гына. Минем алардан башка китәргә исәбем юклыкны күреп. —Тикай, тикай,—диде икенчесе һәм карабин затворын шалтырата башлады. Мина юлымны дәвам итүдән башка чара калмады. Әйе, алар шушы тирәдәге авыллардан мобилизацияләнгән булганнар. Безнен полктан да Кировоград тирәсендәге авыллардан мобилизацияләнгән кешеләр берәмберәм качып беттеләр. Мин бакча буйлап бара торгач бер аланлыкка килеп чыктым да. бераз каранып торгач, исем китеп телсез калдым. Нәрсә генә юк иде бу аланлыкта. Пар ат белән тартып йөри торган кыска көпшәле. 152 миллиметрлы полковой туплар дисеңме, тартматартма граната, санап бетергесез винтовка һәм карабиннар, хәрби кием-салым, төрле ашамлык, җанын ни тели, барысы да бар! Тик кешеләр генә юк! Боларны кем. кайчан ташлап киткәндер һөҗүм вакытында кырылып беткәннәрдер дип уйласан, бер генә үле сугышчы да күзгә чагылмый. Нишләп бу әйберләр монда аунап яталар? Мин һич тә төшенә алмадым. Хәер, ул турыда уйлап торырга вакытым да юк иде. Әйе. алар. алар. Алар немей танкларын күрү белән асларына җибәргәннәр һәм каршылык күрсәтергә сәләтсез булып калганнар Үз чиратларында немеилар да бу ташлап калдырылган тупларны кулларына төшерергә өлгермәгәннәр. Ачнын кҮзе икмәктә, тукнын күзе хикмәттә ди безнен халык. Бу әйберләр арасында мине ин кызыктырганы карабин иде Ә Австрия мылтыгын нишләтергә? Бу файдасыз авыр йөкне күтәреп йөрергәме'’ Анын номеры минем кызылармеец кенәгәсенә язылган. Ул мылтык өчен шул вакыттагы тәртип буенча мин башым белән жавап бирәм Мине бу Австрия мылтыгы шулкадәр туйдырган иде. бернәрсә белән дә исәпләшмичә, аны тирән бер окоп эченә ыргыттым да. карабин алдым —Устав буенча артиллеристка карабин бирелергә тиеш.—Аппетит ашаган вакытта ачыла диләр, дөрес икән. Өстемдәге противоипритный костюмны салып, чиста ап-ак күлмәк-ыштан, комсоставка бирелә торган кара сукнодан тегелгән гәләфи, өр-яңа гимнастерка алып кидем. Аягымдагы төбе төшкән ботинкага күзем төшкәч көлеп җибәрдем Юк. мондый кием кигәч тишек ботинкалар белән йөрергә ярамый' Мин тырышып аяк киеме эзли башладым Актарына торгач бер пар хром итек табып алдым Минем тәүлектән артык авызга бер тәгам ризык капканым юк иде иңде Ашаудан да бигрәк үлеп эчәсе килә. Өелеп торган әрҗәләргә күзем тоште Аларга шампанское тутырылган иде Ин элек бер шешә шампанскоены тын да алмыйча эчеп бетердем. Анын белән генә сусавым басылмагач, башкаларын тартып чыгардым Шампанское мине бөтенләй изрәтте. Бары бер банка дуңгыз итеннән эшләнгән тушонка ашагач кына бераз рәткә кердем Монда озаклап маташыр1а ярамый иде, кызукызу бакча буйлап алга атладым. Бераздан алда, елга аръягында шәһәр күренде Димәк, елга аркылы чыгарга туры киләчәк. Монда Бут шундый кин. минем эчем жу итте. Чөнки елга кичү белән таныш идем инде мин Немец самолетлары кичүдә күпергә кергәнне көтеп кенә торалар Кичүгә житәрәк бер танкетка күренде Аннан ерак түгел машина кузовына беркетелгән зенит пулеметы тора. Алар икесе дә маскировка өчен зур-зур агач ботаклары белән капланганнар. Танкетка янында икс кулына икс маузер тотып бер полковник басып тора. Ул күп сөйләшеп вакыт әрәм итми, килгән бер сугышчыны оборона сызыгына яткыра Каршы килсәң, атып үтерәчәк Бөтен килеш-кыяфәте, сөйләшүе шуны сиздереп тора. Адашкан сарык бәрәнедәй аңгыраланган сугышчылар ана берсүзсез буйсыналар Мина да шундагы әзер окопка төшеп утырырга туры килде. Частьләреннән аерылып калучылар монда шактый җыелганнар иде инде. Сугышчылар берән-сәрән һаман килеп тора Бер кырыйда эвакуацияләнгән еврейлар кичүгә керергә чират көтәләр. Күпчелеге хатын- кыз. бала-чага, карт коры Алар Молдавиядән үк киләләр Без алар белән бер очрашабыз, бер аерылышабыз. Менә монда. Николаев янында тагын очраштык. Аларның бөтен мөлкәтләре үзләре белән. Баераклары ат җигеп, әйберләрен арбага төягәннәр. Ә ярлыныкы билгеле- мыжлаган балаларын арбага утыртып, үзе җигелгән Барысы да юл мәшәкатьләреннән шундый йөдәгәннәр юл газабы, гур газабы дип белмичә генә әйтмиләр шул. Эвакуацияләнгән халыкнын саны шактый иле Кайсысы дөрестер, кайберәүләр аны утыз мен. кайберәүләре егерме мен кеше диделәр Барысы да дүрт күз белән кичү бушаганны көтә Беренче чиратта аннан чигенүче хәрбиләрне үткәрәләр иде Мин окопка кереп утырып хәл алырга өлгермәдем, күктәге кояшны каплап немец самолетлары килеп чыкты Бүгенгедәй хәтеремдә, бөтенесе егерме җиде данә Без аларны узып китәрләр дип уйлаган идек Мондый табыш барында ташлап китәләрме сон? Николаев өстеннән кырт борылдылар ла иләктән сипкән кебек бомба ыргытырга тотындылар Безнең аларга каршылык күрсәтергә бердән-бер зенитный пулеметтан башка коралыбыз да юк иде. Ул пулемет та бераздан эшләүдән туктады. Алар шундый түбән очалар, кулны сузсан, кул тиярдәй булып тоелды. Кайберәүләр самолетларга мылтыктан атарга тотынды. Акырыш, кычкырыш. Баш очында йодрыклар уйный! һәм шартлау! Немец самолетлары бомбаларын ыргытып бетерделәр, ләкин китәргә исәпләре юк иде әле. Баш очыннан очып, коточкыч сызгыру белән мыскыл итеп йөрергә тотындылар. Баштагы көннәрдә, немец самолетларына махсус куелган сиреналарның улавы сугышчыларга бомба ярылганнан да ныграк тәэсир итә торган иде. Бераздан эшнен нәрсәдә икәнен аңлап алгач моңа артык әһәмият бирми башладык. Шулай да дошманның бернинди җәзасыз, иркенләп йөрүләре бөтенебезнең дә чиктән тыш ачуын китерде. Мин дә кызып киттем, тиз генә окоптан чыктым да, ни булса да булыр дип. зенит пулеметы урнашкан газик кузовына сикереп мендем. Андагы сугышчы пулеметка тотынган килеш сыгылып төшкән, чигәсеннән кан ага. Башына самолеттан аткан пуля эләккән булса кирәк. Мин аны әкрен генә бер кырыйга аудардым. Зенитный пулемет минем күргән дә, белгән дә нәрсәм түгел иде. Шулай да тотынып карарга булдым. Пулемет зарарланмаган икән, гашетка кул тиюгә тырылдый башлады. Минем күңел күтәрелеп китте. Баш түбәсеннән очып йөрүче мессерларга ут ачтым. Бала-чагалык! Минем белер-белмәс атуым көлке инде! Көчсезле- гемнән иреннәремне тешләп канатып бетердем. Алар үз эшләрен эшләп өлгергәннәр иде инде. Еврей-качаклары ачык җирдә, калкулык өстендә иделәр. Барысын да кырып бетергәннәр. Понтон күпергә дә бомба эләккән. Ярый инде аны ашык-пошык төзеп өлгерделәр. Мин шуларны күзәтеп торганда кичүгә, гаубицалар өстерәп берничә трактор килеп туктады. Карыйм, безнең полк командиры шунда буталып йөри. Мин зенит пулеметы урнашкан газиктан җиргә сикердем һәм майор Киселев янына барып бастым. Ул мина гаубица өстенә менеп атланырга боерды. Минем гаубица өстенә менеп утырганны күреп булса кирәк, танкетка янындагы полковник килеп җитте. Ул Киселевка монда оборонада яткан кешеләрдән беркемне дә алмаска боерды. Алар кызып китеп тарткалаша башладылар. Акыралар, ата-аналарынын кабер такталарын каһәрлиләр. Полковник кулында уйнаган маузерны күреп минем хужа да билендәге каешка тагылган коралга тотынды. Алар шулай тарткалашып торган арада мин менеп атланган гаубицаны тартып баручы трактор понтон күпергә кереп тә китте. Күпернең уртасына да җитәргә өлгермәдек, тагын немец самолетлары әйләнеп килделәр. Мен бәла белән исән-сау елганы кичтек. Ләкин бу якта безнен гаскәрләр күп иде әле. Немец самолетлары ашкынып-ашкынып бомба ташлауларын дәвам иттеләр. Елга кичү көне буена сузылды. Һәлак булучыларның исәбе-хисабы юк иде. Чөнки немецлар кичүгә артиллериядән дә ут ачтылар. Елганы аркылы чыгу белән безнен гаубицаларны да эшкә куштылар. Алар тиз генә ут сызыгына урнашып, каршы якны көчле утка тотты. Бу атышу ярты төнгә кадәр дәвам итте... Безнен полк штабы судоверфь янындагы агач йортка урнашкан иде. Без дә шунда җыйналдык. Верфьта эшләнеп бетмәгән линкор корпусы тора иде. Ул шундый зур, дөрестерме-юктырмы, буе ярты чакрым имеш. Без аны бик гаҗәпләнеп читтән генә карап тордык. Янына барырга ярамый, миналар куелып, шартлатырга әзерләнгән, диделәр. Безнең полк штабы урнашкан йорттан ерак түгел хәрби диңгез флотынын складлары тезелеп киткән иде. Андагы кием-салымны кислота сибеп яндыралар, ашамлыкны халыкка өләшәләр. Безнен взвод командиры ярдәмчесе старшина Усик шундыйларны иснәнеп кенә йөри иде. Ул бөтенебезне җыйнап шул складларга алып кереп китте. Ин элек берничә әржә шампанское күтәреп алып кайттык. Сержант Иван Башкиров үзенен отделениесе белән каяндыр, егерме литрлы шешәләргә тутырылган тройной одеколон ташыды, шулай итеп безнен машина кузовлары жыен юк-бар әйберләр белән тулды, үзебезгә утырырга урын да калмады, ләкин болар белән генә канәгатьләнмәдек, бөтенебез бергә җыйналып кием складына барып кердек. Тау-тау булып өелгән киемнен кислота өске катын гына яндырган иде Без ул янган киемнәрне читкә алып ыргыттык та үзебезгә кирәкне сайлый башладык. Мин хром куртка, хром чалбар, хром пальто һәм бер пар хром итек сайлап алдым Калганнар да үзләре күтәрә алган кадәр кием-салым алып кайттылар Бераз алгарак китеп булса да әйтим, ул киемнәрнен барысын да Днепрнын аргы ягына чигенгәч жыеп алдылар Бер заман мин моряк булырга хыялланып йөргән идем Матрос формасын киеп үк йөрергә туры килмәсә дә. кулым белән тотып карарга насыйп булган икән Хәзер ачык хәтерләмим, кырыгынчы елнын июль азаклары иде бугай, шунысын өзеп әйтә алам армиягә алынганга бер ай чамасы гына узган иде. безне, бер төркем урта белемле сугышчыларны полк штабына чакырдылар. Анда бер өлкән баталионный комиссар чыгыш ясады. Башта халыкара хәл турында сөйләп алды Аннан бөтенебезгә хәрби училишега укырга керергә тәкъдим ясады Мин күп уйлап тормадым. Ленинград югары хәрби дингез инженерлар училишесына китәргә ризалык бирдем Бу вакытта безнең полк Краснодардан 60 километр ераклыкта. Саратовская станцасы янында лагерьда тора иде Лагерь табигатьнең ин матур урынында, таулардан башланган Псикопиы елгасы буена урнашкан иде Ничек кенә булмасын, мин лагерь тормышына ияләнә алмый идем Алда нәрсә көткәне билгесез булуга карамастан, кая да булса китәргә ашкындым Училишега китәргә ризалык бирүгә бәлки шушы ашкыну этәргеч булгандыр да.. Бер көнне мина Хәмит Кавидан хат килде Бик аптырап калдым Чөнки Хәмит абый минем армиягә алынганны белергә тиеш түгел, мин киткәндә ул өйдә юк иде. Хәмит Кави белән мин Казан финанс-экономика техникумында укыганда таныштым. Ул географиядән укыта иде. Студентлар анын дәресләрен түземсезлек белән көтеп алалар иде Дәресне шундый кызыклы итеп үткәрә, ике сәгатьнең узганы сизелми дә кала иде һәр илнен халкы, тарихы, гореф-гадәтләре, культурасы турында үзе шунда булып кайткан төсле бик белеп, төпле итеп, ышандырып сөйли иде Тиз арада без Хәмит абый белән дуслашып ук киттек Мона. мөгаен, минем матбугатта шигырьләрем күренү сәбәп булгандыр Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бер вакытта да ул минем шигырьләрем турында фикерен белдермәде Күрәсен, ул аларнын чын шигырь булмавын яхшы аңлаган һәм минем күңелне төшерергә теләмәгән Безнен дуслык көннән-көн ныгыды Ял көннәрендә мин анын Болак буендагы фатирына барып йөри башладым Нәрсә белән генә шөгыльләнми иде ул! Өе тулы Советлар Союзының төрле почмагыннан алып кайткан минераллар. Бер елны ФранцЙосиф жиренә ясалган фәнни экспедициядә катнашып, чемодан тулы таш жыеп алып кайтты Базардан тыш скульптура белән шөгыльләнә иде Бүлмәсендә гипстан үзе койган К. Насыйри һәм Г Тукай бюстлары тора К. Насыйрига аеруча хөрмәте зур иде. Ул үзе дә Ачасырдамы. Шырдандамы туган—аз гына таганлыклары да бар иде бугай. Билгеле булганча, К Насыйринын үзе исән чагында алынган фотосы юк Мин әле ул вакытта бу турыда белми идем Шуна күрә К. Насыйринын бюстын кемгә охшатып, нинди чыганакка нигезләнеп коелган- кызыксынмадым Бер нәрсә минем хәтердә бик нык сакланып калган Хәмит абый да. рәссам Әлменев эшләгән портреттагы төсле. К. Насыйринын башына каракүл бүрек кигерткән иде Хәмит абыйның хатыны чыгышы белән Мари АССРнын Бәрәңге авылыннан иде Ул анда җәяүләп кайтып йөреде Гомумән, ул жәйге з. .к у.ии каникул вакытын юлда йөреп үткәрде Кавказны, Татарстанны аркылыга- буйга җәяү йөреп чыккан. „ Мин армиягә киткәч Бәрәңгегә кайтышлый Хәмит абый безнең авылда— Кушлавычта тукталган. Тукталуының сәбәбе шул булырга кирәк, Тукай туган нигезне күрергә теләгәндер. Безнен йорт шул Тукай туган нигез белән янәшәдә—күршедә. Хәмит абый минем Кушлавыч кешесе икәнемне белә иде Ул туп-туры безгә барып кергән Әти белән гәпләре килешкән булса кирәк, бер кич кунып киткән. Шунда аңа миннән килгән хатны укытканнар булса кирәк. Хәмит абый минем хәрби училищега китәргә йөрүемне ошатмаган. Хатны уку белән җавап язган. Ждвап хаты Кушлавычтан җибәрелгән иде. Ул миңа ашыкмаска киңәш иткән. Безнең халыкта «чит илнең солтаны булудан үз илеңнең олтаны булу артык» дигән мәкаль бар, минемчә, хезмәт срогын тулгач Казанга кайтуын яхшырак булыр дип язган иде. Мин бу киңәш белән берсүзсез килештем. Училишега алуларын сорап биргән гаризамны кире алдым. Хәмит абый белән сугыш башланганчы хат алышып тордык. Мин сугыштан кайтканда ул дөньяда юк иде инде Аның фронтта һәлак булуын ишетеп бик кайгырдым. Чын мәгънәсендә гыйлем иясе кеше иде. Әгәр исән булса бик күп файдалы эшләр башкарган булыр иде. Хәмит Кави тагын берничә мәртәбә Кушлавычка кайтып киткән. Күрәсең, ул анда үзенә азык тапкан. Кушлавыч зур авыл түгел. Сугыш алдыннан анда 155 йорт бар иде Хәзерге көндә таралып бетеп бара, барысы 50 ләп хуҗалык калган, күпчелеге карт-коры, яшьләр исә туган төякләрен ташлап өзлексез китә торалар. Авылның кыл уртасыннан тирән елга ага. Суы язгы ташу вакытында гына була, җәй көне кибә. Сугышка кадәр буа буып суны саклап кала торганнар иде. Буанын суы шактый тирән була торган иде. Җәй көне иртәдән кичкә кадәр шул буада су коена торган идек. Кушлавыч халкы элек-электән иген игеп көн иткән. Телгә алырлык байлар булмаган. Авылда иң матур бина мәчет иде. Аны узган гасырда Казанда яшәүче ниндидер бер бай салдырган. Утызынчы еллар уртасында ул мәчетне сүттеләр. Мәчет урамы Олы урам дип атала. Тагын Аргы як. Чүлмәк атавы, Тегәрҗеп дигән урамнар бар иде. Хәзер Тегәрҗеп урамы юк. Чүлмәк атавында да ике-өч кенә йорт калган. Тегәрҗеп урамы артында зур таллык, шул таллар арасында салкын чишмәләр бар иде. Сугыш елларында талларны кисеп яккач чишмәләр дә юкка чыккан. Минем әтием: Кушлавыч бик борынгы авыл, халкы Иван Грозный Казанны алгач, качып китеп утырган дип сөйли торган иде. Башта Иске Җәлби белән Яңа Җәлби исемле авыллар арасындагы инеш буенда Мичкә бите дигән урынга куыш казып яшәгәннәр. Базарга баргач, кайсы авылныкы дип сораучы кешегә куышлы авыл дип җавап биргәннәр. Шулай итеп Кушлавыч дигән исем килеп чыккан. Бу тәгъбир күпмегә дөрестер, анысын әйтә алмыйм, чөнки профессор Г. Саттаров Кушлавыч дигән исемне башкача аңлата. Югары Сәрдә исемле авыл белән ике арада иске зират урыны бар. Ул елга буенда, калкулыкта. Шуннан иген кыры башланса да, ул урынны сукаламыйлар, бүлеп калдыралар. Хәтта анда хайван да кертмиләр. Ул җир изге урын булып исәпләнә. Төптән уйлап карасан. бу халыкның ерак бабаларыбызны хөрмәт итүе, минемчә. Әгәр шушы иске зиратны казып карасалар, бәлки күп нәрсә ачыкланыр иде. Хәзер Кушлавыч тирәсендә урманның эзе дә юк. Бабайлар килеп утырганда бу тирәләр калын урманнар белән капланган булган. Авыл тирәсендәге суы кипкән елга исемнәре шуны раслап тора Үзләрендә хәзер бер генә агач үсмәсә дә, аларны Каенлы елга, Баланлы елга, хәтта Үгез елгасы дип атап йөртәләр. Имеш, кайчандыр анда кыр үгезләре йөргән. Безнен авылда имән бүрәнәләрдән салынган йорт бар иде. Анын кайчан салынганын беркем дә белми. Йортка дигән таза, юан имәннәрне безнең урманнан кискәннәр. Яртылаш жиргә сенгән булуына карамастан, анда һаман Мөкәли Садыйгы дигән кеше гаиләсе белән яши иде әле. Садыйк абзый үлгәч, сугыштан сон бу йортны утынга сүтеп саттылар Кушлавычта мулладан башка укымышлы кешеләр булмаган. Мин ишетеп белгән муллаларның барысы да дип әйтерлеклин башлыгы булу белән бергә хәлфә булып та хезмәт иткәннәр. Мәдрәсә безнең нигезнең түбән башында урнашкан иде. Заманына күрә шактый зур. алты почмаклы бу бинаны минем мулла бабайлар салдырган Утызынчы еллар башына кадәр бу озын гомерле йорт мәктәп булып хезмәт итте Тукайнын атасы Мөхәммәтгариф хәзрәт тә балалар укыткан Ул үз заманында алдынгы фикерле, зур мәгълүматлы кеше булган Шигырь язу белән дә шөгыльләнгән Бу турыда минем әнием әтисеннән ишетеп, бик белеп сөйли иде. Анын әтисе, ягъни минем бабай Мөхәммәтгариф хәзрәт белән яхшы ук дус булганнар. Аларнын дуслыгы мәдрәсәдә укыганда башланган Минем бабай Хәбибулла мулла ярлы крестьян гаиләсендә туып, бик кыенлык белән мәдрәсә бетергән Шуннан аны 50-60 йортлы фәкыйрь генә бер авылга Иске Жәлбигә указлы мулла итеп билгеләгәннәр. Йске Җәлби белән Кушлавыч арасы ярты чакрым да юк. аларны инеш суы гына аерып тора. Хәбибулла мулланы мин күреп белмим, ул үлгәндә мин бик кечкенә булганмын. Анын йортындагы китапларның күплеге генә исемдә калган Кулдан язылган калынкалын бу китапларның күбесе Мөхәммәтгариф хәзрәтнеке иде. Ул үлгәч анын йортында аларны сакларлык кеше калмаган. Үзе әйтеп калдыргандырмы, әнием анысын белми иде. китапларны дустына—Хәбибулла хәзрәткә тапшырганнар Гадәттә катыргы белән тышланган иске китапларның алдында һәм артында берничә чиста, язылмаган бите була торган иде. Мөхәммәтгариф хәзрәт шигырьләрен китапларның шул буш битләренә яза торган булган Әнием «кышкы озын төннәрдә күрше кыъзары белән бергә шул шигырьләрне жылый-жылый укый илек», дип сөйли торган иле Бабайдан калган китапларны егерме тугызынчы елнын жәендә ике олауга төяп, бездән унике чакрым ераклыктагы М>лла Иле авылына— волостька алып киттеләр. Анда аларны мичкә якканнар Мөхәммәтгариф хәзрәтнең кабере Кушлавыч зиратында. Ул үзеннән соң мулла булып, мен тугыз йөзенче елны үлгән Габделхәер хәзрәт кабереннән ерак түгел канәфер агачы куаклары астында булырга тиеш Габделхәер мулла каберендә таш бар Бу турыда минем кендек әбием. Чөкнә Гарифәсе бик белеп сөйли торган иде Гарифә әби сиксәнне узып үлде. Мин Габдулла Тукайдан башка Кушлавычта туган танылган кешеләрне белмим Хәер, заманында атказанган артистка Оркыя Кушлов- ская бар иде Бу хатын ни өчен үзенә Кушлавычны псевдоним итеп алган, авылда бу турыда белүче юк иколаев шәһәрендә хәрби дингез флотының складларыннан матрос киемнәрен алып чыккач, мин ирексездән Хәмит Кавины искә төшердем. Хәзер, ул вакыттан сон бик күп сулар аккач, анын турында яза башлагач, артык озынга китсә лә. туган авылымны искә алмыйча булдыра алмадым Н ез шулай складларны актарып йөргән вакытта немецлар шәһәргә артиллериядән каты ут ачтылар. Билгеле, безнекеләр җавап бирергә тотынды. Төне буе сугыш барды. Иртә белән кинәт тынлык урнашты. Безгә, штабтагыларга. каравылдан башка хезмәт калмады. Мин дә постка бастым. Минем янга йорт хужасы чыгып утырды. Ул шактый олы яшьтәге кеше иде. Маңгаенда тирән җыерчыклар, сакал-мыегы ап-ак. Анын бөтен гомере шушы верфьта эшләп үткән. Унөч яшеннән эшли башлаган. Ул үзе гомерендә Николаев җирендә дошман гаскәрләрен икенче мәртәбә күрә иде инде. Октябрь революциясеннән соң булган француз интервенциясе вакытында аларга каршы яшерен эш алып барган. Сизәм. немецнең монда килеп җитүенә жаны-тәне белән әрни. Ләкин бу хәлнен вакытлы гына булуына һич кенә дә шикләнми иде. Без анын белән озак сөйләшеп утырдык. Карт, немецләрнең кинәт һөҗүмне туктатуларына сәерсенеп: —Бу юкка түгел, нинди булса да этлек эшләргә җыеналар!—диде. Ул ялгышмады. Немец гаскәрләре безне чолганышта калдырып күптән узып киткән булганнар икән инде. Алар һөҗүмне Днепрның теге ягында җәелдереп җибәргәннәр. Безгә Николаевны ташлап китүдән башка чара калмады. Иртән юлга кузгалдык. Юллар, юллар... Гражданнар сугышы тарихы буенча таныш юллар башланды. Херсон яныннан узып киттек. Сиваш тирәсендә әйләнеп йөрдек. Гомумән, без ерак немец тылында калганбыз. Йөри торгач Аскания Нова дигән җиргә килеп чыктык. Кызык урыннары бар да инде табигатьнең! Минем мондый җирне күрү түгел, ишеткәнем дә юк иде. Тәвә кошлары, кыр атлары, тагын әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән җанварлар очратып шаклар каттым! Монда тыюлык икән. Ул вакытта мин әле тыюлыкнын нәрсә икәнен дә белми идем. Бу җирдә хайваннар гына түгел, үсемлекләр дә башка иде. Әйтерсең, Африканың бер почмагын кисеп алып шушында китереп куйганнар! Монда бераз тукталып торырга туры килде. Каядыр, якында гына немец танклары һөҗүм итә дигән хәбәр алынды. Бөтенебезгә дә яндыргыч тутырылган шешәләр, танкка каршы ата торган гранаталар тоттырдылар. Шулай коралланып, немец танклары һөҗүмгә килергә тиеш дип уйланган юл буенда оборона тота башладык. Көн бик эссе иде. Кояш баш миен пешерә. Минем бик эчәсем килде. Шампанское эчәргә уйлап машиналар янына киттем. Алар санаулы гына калып бара иде инде. Бер башланган шешә бар иде. Мин янаны башламаска, шуны гына алып эчәргә булдым. Шешәне алып андагы сыекчаны авызыма тидерүем булды, алгы тешләрем камыр кебек йомшардылар. Авыздагы сыекчаны тиз генә җиргә төкердем. Ул арада ике иренем ут кебек янып бүртеп тә чыкты. Төкергәндә сыекчаның бер өлеше өстемдәге гимнастеркага эләккән булган һәм аның алдын яндырып алды. Ярый әле вакытында сизеп өлгергәнмен, авыздагы сыекчаның тамчысын гына йоткан булсам да мәгьнәсезгә дөнья белән саубуллашырга туры килер иде. Шешәгә аккумуляторга салу өчен кирәкле кислота тутырылган булган. Аны Лысенко фамилияле полк командирын йөртүче шофер тутырган Шушы вакыйгадан сон күп тә үтмәде, Лысенко качты. Машинасына утырып качты. Сөйләүләренә караганда, туган авылына кайтып киткән. Ә ул авыл немецлар кулында иде инде. Немец танклары безгә һөҗүм итмәде, икенче юнәлешкә китте. Без иген кыры буйлап йөри торгач Каховка янына барып чыктык. Минем уйлавымча без моннан бер адым да чигенергә тиеш түгел идек. Каховка кадәр Каховканы ташлап китәргәме? Юк, бусы була торган хәлме сон?! Ул безнең күңелдә, утызынчы еллардагы совет мәктәбендә тәрбияләнгән яшьләр күңелендә, җиңү символы булып урнашкан исем. Каховка тирәсендә дошман гаскәре юк иде әле. Тыныч кына Днепрны кичтек. Озак барырга туры килмәде, Токмак дигән шәһәрчеккә Б житәрәк шуны белдек: бездән өстәрәк немец гаскәрләре Днепрны күптән кичкән булган Запорожье. Днепропетровский тирәләреңдә каты сугышлар бара икән. Без ашыгыч рәвештә Запорожьега юнәлдек Шәһәр тирәсендә танкка каршы тирән-тирән окоплар казылган иде Безнен батареяләр шул әзер окопларга урнаштылар. Немецлар Днепр уртасындагы Хортица утравына бәреп керергә маташалар. Мин хезмәт иткән 268 нче КАП алар белән тигезсез авыр сугыш алып бара. Дошман көне буе бер туктаусыз һавадан һөжүм итә Килеп урнашырга өлгермәдек, безне дә һавадан бомбага тоттылар. Сугыш башланганнан бирле үзебезнен самолетларны күргәнебез юк иде Беренче мәртәбә Запорожье күгендә күрдек. Ләкин шатлыгыбыз озакка бармады, безнен күз алдында бер истрибительне бәреп төшерделәр, калганнары качып котылды Сугыш көннән көн кызды Безнекеләр Хортицаны калдырдылар. Шәһәр әле һаман безнен кулда иде. Никадәр тырышса да дошман безнең оборонаны өзә алмый иде Артиллеристлар бер нәрсә белән дә исәпләшмичә сугышалар иде. Безнен полкның Харченко фамилияле сугышчысы үзе йөрткән ЧТЗ тракторы белән немец танкасын таранить итте Танк стройдан чыкты, ә Харченко исән калды. Без барыбыз да бер нәрсәне яхшы сизеп алдык, безнен батареяләр урнашкан ут сызыгына немец танклары якын да килә алмый иделәр Ачар гел безне тылда калдырып, йә уң яктан, йә сул яктан узып китәләр иде. Запорожьедә дә шулай эшләделәр. Без өч йөз километр эчтә калдык, ә алар Дон елгасы буена барып чыктылар. Запорожьедагы заводлар эвакуацияләнгән иде инде. Домналар шартлатылган. Шунысы гаҗәп: әллә инде алып китәргә өлгермәгәннәр, дәүләт банкысындагы сейфлар, төрле кыйммәтле кәгазьләр, акча белән тулы иде. Ул вакытта мин нәрсә уйлаганмындыр, хәзер хәтерләмим, банктагы ишекләре каерып ташланган сейфлардан бер тиен дә акча алмадым. Теләсәм, күтәрә алган кадәр алып чыгарга була иде. Үз гомеремдә бер мәртәбә дә акчага кызыкмадым. Бәлки ахмаклыктыр, анысын укучым үзе хәл итәр Күзләре тонган кемнәрдер тыз-быз чабалар, куеннарына, кесәләренә пачкапачка акча тутыралар иде Ниһаять. Запорожьены калдырырга приказ булды. Әллә приказ да көтмичә чигенә башладыкмы? Төнлә кузгалдык. Шәһәрдән чыгып китүе бик кыен булды. Үзебезнекеләр төзегән танкларга каршы корылмалар, урамны иңләп казылган тирән окоплар киртә булдылар Шәһәрдән чыгып өлгермәдек, немец самолетлары һөжүм итте. Олы юллар бар да дошман кулында иде. Анда бертуктаусыз аларнын машиналары агыла. Без шулар белән янәшә бодай басуларын изеп-таптап хәрәкәт иттек. Миңа, авыл баласына, бу хәлләрне күрү ифрат читен иде Немец самолетларының һөҗүме генә җитмәгән, бер көнне үзебезнен штурмовиклар бомбага тоттылар Дошман гаскәрләре дип уйладылар күрәсең. Еракта, немец тылында йөрүче шактыйга сузылган колоннаны башкача ничек күз алдына китерәсең! Безнекеләр берничә жирдә кызыл флаг күтәрделәр Шуннан сон гына эшнен нәрсәдә икәнлеген аңлап штурмовиклар коерыкларын күрсәттеләр. Аларнын һөҗүменнән сон үлүчеләр, яраланучылар шактый булды. Запорожье өлкәсенең бер булган бу җирендә иксез-чиксез иген кырлары берберсенә ялганып киткәннәр иде. Ә урманнар юк дәрәҗәсендә булып истә калган, һәр адымыбыз уч төбендәге кебек немецләргә күренеп тора Шуңа күрә көндезләрен берәр авылда туктап торырга тырыша идек Ә иңде аннан сон төне буе сыпыртабыз, юада булабыз. Новомосковский исемле зур авылда безгә шактый озак тукталып торырга туры килде Авылга иртә тан белән килеп кердек. Анда ниндидер немец частьләре тора иде Авылдан аларны бәреп чыгарыр өчен шактый көч түктек. Никадәр тырышсалар да дошман безнең артиллерия утына түзә алмады, авылны ташлап китәргә мәжбүр булды. Ләкин алар китеп озак тормадылар, өстәмә көчләр туплап, кире килеп безне камап алдылар. Камалышта калу безгә бик кыйммәткә төште. Көне буе барган тигезсез көрәштә полк тупларының яртыдан артыгы стройдан чыкты. Үлүче һәм яраланучылар сансыз-исәпсез булды Ниһаять, без дошман боҗрасын өздек. Октябрь урталарында Донбасста, Алмазный станциясе янында фронт аша узып, үзебезнекеләргә килеп кушылдык. Бу вакытта безнен полкта бары өч гаубица калган иде. Сугышчылар чиктән тыш йончылган, яңадан сафка басар өчен ял кирәк иде. Шулай эшләделәр дә. Безне Ворошиловградтан унсигез километр ераклыктагы Луганский станицасына ялга чыгардылар. Минем язмышым үтә сәер бер якка кереп китте, шактый вакыт полктан аерылып торырга туры килде. Бер көнне шулай полк штабына чакырдылар. Анда сержант Башкиров һәм тагын ике сугышчы—Макусинский һәм Костенко нидер көтеп утыралар иде. Безнен бөтенебезне бергә полк командиры майор Киселев янына алып керделәр. Киселев янында 12 нче армиянең разведка начальнигы майор Еремеев һәм бөдрә чәчле көяз полковник та бар иде. Без барында тагын бер яһүд майоры килеп керде. Алар безне күздән кичереп нидер серләштеләр дә ияк кагышып бер нәтиҗәгә килделәр. Безне командировкага җибәрәләр икән, һәркайсыбызнын кулына майор Еремеев кул куйган документ тоттырдылар. Шактый ерак юлга чыгарга кирәк иде. Юл Ростов. Краснодар шәһәрләре аркылы Орджоникидзега кадәр сузыла. Безнен командирыбыз итеп сержант Башкиров тәгаенләнгән. Анын кулындагы документка «... аерым әһәмиятле задание белән җибәрелә, урындагы партия һәм совет оешмаларыннан ярдәм итүләре сорала»,— дип язылган иде Безне Костенко үзе йөрткән полуторкага утыртып алып барачак. Машинаның кузовы каплаулы иде. Ана бик күп чемоданнар, бүктәрләр төягәннәр. Сержант Башкиров шофер янына утырды. Без Макусинский белән ничек кирәк алай, кузовка, чемоданнар янына кереп сыендык. Бүгенгедәй хәтеремдә, 2 нче ноябрь көнне юлга чыктык. Көн шактый салкын, җиргә кырпак төшкән иде Без Макусинский белән арканы аркага терәшеп утырдык. Ул миннән шактый олы, чигәләренә чал кергән. Бөтен кеше белән, кем булуына карамастан, фәкать украинча гына сөйләшә. Сүз арасында бик еш «бесовая душа» дип әйтеп куя Безнен беренче тукталыш Ростовта булырга тиеш иде. Анда помпол- технын хатынын күреп, ире биргән әйберләрне тапшырырга кирәк иде. Ләкин нәкъ без шул юлга чыгарга әзерләнеп йөргән көннәрдә Ростовны немецләр алган булганнар. Кичкә кырын без ниндидер станицада тукталдык һәм шунда төн үткәрергә булдык. Станица безнен гаскәрләр белән шыгырым тулы иде. Сугышчылар бары да дип әйтерлек кавказлылар. Русча бик начар беләләр. Араларында бер Баку татары бар иде. Фамилиясе—Мөхетдинов. Өч телдә дә: татарча, русча, әзәрбәйҗанча— нәкъ туган телендә сөйләшкән кебек сөйләшә, аның сөйләвенә караганда аларны монда Ираннан китергәннәр. Өс-башлары чиста гына. Тагын шунысы ят тоелды, башларында безнеке кебек пилотка түгел, эшләпә кигәннәр. Мин соныннан гына белдем, эссе якта хезмәт итүчеләр шулай эшләпә киеп йөриләр икән. Станицадагы йортлар шушы Ираннан килгән солдатлар белән тулы иде. Шуңа күрә без фатир эзләп маташмадык, ташландык бер бакчада төн үткәрергә булдык. Сержант Башкиров безне шушы бакчада калдырып каядыр китеп барды. Ул озак йөрмәде, бик күп ризыклар күтәреп әйләнеп тә кайтты. Аңа, безгә таныш булмаган старшина да ияргән иде. Юлга чыкканда безгә төрле-төрле консервлар биргәннәр иде. Шуңадырмы. Макусинский Башкировның азык-төлек алып кайтуын ошатмады. —Боларын да ашап бетерә торган түгел,—диде, машинадагы әрҗәләргә күрсәтеп —Нәрсәгә аларны күтәреп йөрисең? —Алары кара көнгә калсын, хәзергә литерларны бетерергә кирәк,— диде сержант. Һәм серле итеп өстәп КУЙДЫ.—Юлыбыз ерак, алда әллә ниләр булыр әле! Эш шунда, ана полкныи начпроды бик күп талоннар биреп чыгарган Ул талоннар белән юлда очраган һәрбер армия складыннан теләгән ашамлыкны алырга була икән Башкиров үзе күтәреп кайткан ашамлыкларны шул талоннарга алган. Берничә шешә аракы да бар иде. Ияреп килгән старшина якташы булып чыкты Ул аны сыйларга атып кайткан. Без бер агач төбенә плаш-палаткалар корып кечкенә генә куыш әзерләдек. Шунда кереп утырдык та бик иркенләп үзебезне үзебез сыйларга тотындык. Сыйлана торгач яхшы ук булып җиткәнбез Мин шунда утырган урында йокыга да китеп барганмын. Макусинскиинын «бесовая душа, житәр сиңа, әйдә тор!» дип. кабыргама төртә-төртә уятуына уянып киткәндә көн яктырып килә иде инде. Мин уянганда алар өчесе дә аяк өстендә иделәр. Костенко машинага бензин салып йөри Башкиров туңган булса кирәк, бик тырышып физзарядка ясап маташкан була Бераздан Костенко моторны кабыгды. —Ни булса да булыр. Ростовка барабыз,—диде сержант Алда тагын күз күрер. Ростов тирәсендә гаскәр мыжлап тора иле Жәяүле. атлы сугышчылар каядыр юл тота. Красный Аксайга житәрәк «безнекеләр Ростовтан немецны бәреп чыгарганнар икән» дигән хәбәрне ишетеп бик шатландык. Безгә Краснодарга барыр өчен Дон елгасын кичәргә кирәк иде. Аны бары Ростов янында гына кичеп була иде Красный Аксай төбәгеннән Ростовка кин асфальт юл алып бара Без шушы юлда коточкыч күренешкә тап булдык Монда үлекләрне җыярга өлгермәгәннәр иде әле, бары юлны гына ачканнар. Аксай белән Ростов арасы егерме километрга якын икән Менә шушы ике арадагы юлда, икс яклап та гәүдәләр өелгән иде. Башта без немецларның кирәген биргәннәр дип уйлаган идек. Күзебезгә ышанмадык үлекләр арасында немец солдатлары берән-сәрән генә күренәләр иде Юлнын ике ягына өеп куелган үлекләр барысы да дип әйтерлек кызылармеецлар иде Ин элек бу хикмәткә Макусинскии игътибар итте —Весовая душа—диде ул ахылдап.—це ведь усю наше хлопцы. Мехл ис халыкны менә кая китереп тыккан Чебен күк кырылганнар! Ростов үлекләрдән чистартылган иде инде Монда да сугыш каты булган. Еш кына снаряд эләгеп яртылаш җимерелгән йортлар очрый башлады. Без шәһәрнең үзәге Энгельс урамында тукталып юл сораштык, узган-барган кешеләр белән бераз сөйләшеп тордык Немец монда бер-ике генә көн булган да үзенен эзен калдырырга өлгергән иде инде. Сөйләүләренә караганда, «крытый рынок» үлекләр белән тулы иде. Анла шәһәрдән китәргә өлгермәгән коммунистларны, еврейларны семьялары белән бергә җыеп үтергәннәр Без Батайский шәһәренә алып чыга горган күпергә юл тоттык. Аны җимертергә өлгермәгәннәр иде әле Шул күпердән Дон елгасын кичеп, төньяк Кавказга барып кердек Патрульләр еш кына туктатсалар да Башкиров кулындагы кәгазьләрне укып, артык төпченмәделәр, кузовтагы чемодан-бүктәрләрне актаручы булмады «Махсус задание үтибез!— диде Башкиров һаваланып. Ростовтан икеиөз километр узгач, кичкырын Пантовка дигән зур станицага килеп туктадык. Станица үзенен таш йортлары белән шәһәрне хәтерләтә Үзәк урамнарга асфальт җәелгән Сержант машинаны зур бакча эчендәге ике катлы таш йорт янына китереп туктатты Бу йортта станица советы һәм колхоз идарәсе урнашкан иде Костенконы машина янында калдырып без өчәү эчкә керлек Анда каравылчы хатыннан башка беркем дә юк иде. Ул тиз генә барып станица советы рәисен алып килде. Рәис көрәк сакаллы. таза гәүдәле бер казак иде Ул бик озаклап Башкиров кулындагы таныклык белән танышты Шу г арада бакча янында торган ят машинаны күреп булса кирәк халык җыйнала башлады Барысы да дип әйтерлек хатын-кызлар. Алар бездән фронт хәлләрен сорашырга тотындылар Нинди генә сораулар бирмиләр иде Кызыл Армиянең туктаусыз чигенүен башларына сыйдыра алмыйлар. Барысы да чын күңелдән әрнеп, чигенүнең сәбәпләрен ачыкларга телиләр. Ләкин беребезнең дә андый сорауларга җавап бирерлек төпле мәгълүматы юк иде. Кыен хәлдән станица советы рәисе коткарды. Ул безне халыктан аерып, күршедәге йортка алып керде. —Анфиса, кунакларны кабул итеп ал!—диде ул, ишек алдында нәрсәдер эшләп маташкан хатынга. Анфиса безнең һәркайсыбызны башыннан аягына кадәр карап үткәрде дә, салкын гына: —Өйгә рәхим итегез!—диде. —Безгә ин элек машинаны ишек алдына кертергә кирәк,—диде Башкиров, һәм Анфисаның рөхсәтен көтеп тормады, капканы ачты. Без ишек алдында эшне бетереп өйгә кергәндә лампага ут алынган иде инде. Анфиса утыз яшьләр тирәсендәге таза гәүдәле, зур күкрәкле зәп- зәңгәр күзле чибәр генә хатын иде. Ире фронтта икән. Карт әнисе һәм өч-дүрт яшьлек кызы белән яши. Кызы божыр кебек, бөтен өйне айкап, йөгереп йөри. Өй эчендә берничә бүлмә. Бары да пөхтә итеп җыештырылган. Залда идәнгә келәм җәелгән, бер почмакта пианино тора. Хуҗа хатын әнисе белән нәрсәдер пышылдап сөйләшә башлады. —Мәшәкатьләнмәгез, безнең азык-төлек үзебез белән—диде, Маку- синский аларны бүлдереп. —Сез безгә әзерләп бирсәгез яхшы булыр иде,—диде Башкиров сүзгә кушылып. Алар шулай сөйләшкән арада Костенко ишек алдына чыгып, машина әрҗәсеннән азык-төлек алып керде. —Төнлә машинаны ялгыз калдырырга ярамас,—диде, Макусинский. —Әүвәл ашап-эчик әле,—диде сержант.—Тамак туйгач күз күрер. —Бер дә борчылмагыз,—диде Анфиса сүзгә кушылып,—безнең капканың биге яхшы, әлегә станицада тынычлык, ул-бу ишетелгәне юк. Аяк киемнәрен салып, билне буган каешларны ычкындыргач рәхәт булып китте. Сугыш башланганнан сон беренче мәртәбә шулай кешечә иркенләп төн үткәрергә җыендык. Ул арада ашарга да әзерләп өлгерттеләр. Башкиров Макусинскийга ымлап нәрсәдер андатгы. Ул теләмичә генә ишек алдына чыгып машинадан ике шешә эчемлек алып керде. —Бүген башка сорамагыз,—диде ул коры гына. Әйтеп үтәргә кирәк, сержант бу мәсьәләне тулысы белән аның карамагына тапшырган иде. Ул бер вакытта да безне артык кыландырмады. —Безнекен дә авыз итеп карагыз,—диде Анфиса. Графин белән йөземнән үзләре эшләгән шәрап чыгарып куйды. Ашап-эчә торгач барыбыз да яхшы ук кыздык. Хуҗаның патефоны бар икән. Пластинкалары да күп. Анфиса белән Башкиров пластинкалар сайлап, шуларны уйнатырга тотындылар. Алай да булмады, патефонга кушылып җырлый ук башладылар Анфиса да яхшы гына җырлый икән. Җыр артыннан бию китте. Күңел ачу шактый озак дәвам итте. Мин почмак якта, барыбыз өчен әби идәнгә түшәгән урынга кереп ятканда төн уртасы җитеп килә иде инде. Мендәргә башым тию белән эреп йокыга да киткәнмен. Изелеп, бер нәрсә сизми йоклаганмын. Озак йоклаганмын. Мин уянганда стена сәгате иртәнге унны суга иде. Өйдәгеләр бары да йоклый иде әле. Урын дүрт кешегә әзерләнгән булса да идәндә өчәү генә ята идек. Безнен янда Башкиров юк иде. Мин аны эзләп ишек алдына чыктым. Ул анда да юк иде. Кире өйгә кереп Макусинскийны уяттым. —Командир каядыр чыгып сызган,—дидем мин аңа шыпырт кына. Ул елмайды да залга ымлады. Мин барып ишекне ачтым. Анда түрдәге кроватьта алар Анфиса белән бергә анадан тума чишенеп ятканнар, өсләренә дә ябынмаганнар. Тиз генә ишекне ябып куярга мәжбүр булдым Макусинский белән Костенко да торып киенделәр дә без ишек алдына чыктык Чыгу белән машинаны көйләргә тотындык Урамга чыгып андагы коедан ике чиләк су алып кердек, бер чиләген Костенко радиаторга салды, икенчесе белән бил тиентен чишенеп үзебез юындык. Ноябрь башы булса да көн шактый жылы иде Халык монда әле жәйге киемнәрдән йөри. Без дә бер кат гимнастеркадан гына калдык. Гомумән, үзебезне рәткә китерергә кирәк иде. Шулай эшләдек тә Гимнастеркага чиста, ак якалар тактык Аяк киемнәрен көзге кебек итеп ялтыраттык. Ул арада сержант та йокыдан торып ишек алдына чыкты Анын бүген моннан китәргә исәбе юк иде. Макусинский белән Костенко ана авыз ачарга да ирек бирмәделәр —Вакыт калса, Анфисан янына кайтканда керерсең,—диде Макусинский.— Элек өскә йөкләнгән заданиене үтәргә кирәк. Без тиз генә жыенып юлга чыктык. Анфиса капка төбенә басып, машина күздән югалганчы кул болгап озатып калды Станицаны чыгу белән Костенко газикны сонгы тизлек белән куды Юл буена тезелгән иксез-чиксез станицаларны, вак-вак хуторларны артта калдырып Краснодарга юл тоттык. Шәһәргә без төн уртасы житәрәк барып кердек Башкиров белән мина монда бар да таныш иде. Без хезмәт иткән 268 нче КАП торган хәрби шәһәрчек кырыннан Карл Маркс урамы башлана иде. Бу урамда бөтенләе белән диярлек үз йортлы кешеләр яшиләр Безгә старшина Усикнын хатыны яшәгән йортны эзләп табарга кирәк иде Юлга чыкканда «Краснодарда эшегезне бетергәнче шунда тукталып торырсыз», дигәннәр иде. Хәзер йорт номеры онытылган, ләкин шунысын ачык хәтерлим, так номер иде. Сержантның бу йортта булганы бар икән, шуңа күрә эзләп вакыт әрәм итәргә туры килмәде, туп-туры шулар капка төбенә барып туктадык. Хуҗалар йоклап беткәннәр иде инде Капканы шакылдата торгач эчтән бер хатын тавышы ишетелде. Без ашыга-ашыга ана үзебезнең кем икәнлегебезне анлата башладык. Ләкин ул безнен сүзләргә ышанып бетмәде ахры, өйгә кереп икенче бер хатынны алып чыкты —Кем ул болай вакытсыз борчып йөри? —Безгә Римма Ивановна кирәк,—диде Башкиров —Сезгә Анатолий Никифоровичтан күчтәнәчләр алып кайттык. Ниһаять, күп сөйләшә торгач капканы ачтылар Машинаны ишек алдына керттек Ишек алды шактый киң иде. Арт якта бакчасы да бар Йорт кирпечтән салынган, калай түбәле Верандасы ишек алдына каратып эшләнгән. Башкиров ин беренче эш итеп Римма Ивановнага ире язган хатны тоттырды. Әлбәттә аңа хәзерге минутта шушы хаттан да кадерле нәрсә юк иде —Анда кузовта сезгә тапшырасы чемодан бар,—диде Башкиров,— аны иртәгә көн яктысында карап алырбыз —Алар икесе бергә өйгә кереп киттеләр. Без машинаны сүндереп капканы яптык та, тын гына веранда кырыена барып утырдык. —Сез анда нәрсә озакладыгыз, нигә өйгә кермисез,—дип кычкырды сержант өй ишеген ачып Өй эче иркен иде. Безне тәрәзәләре бакчага карап торган ун яктагы бүлмәгә алып кереп, икешәр-икешәр караватка яткырдылар — Парлап яткач йокы тәмле була,—диде Римма Ивановна шаяртып Ул кырыкка якынлашып килә торган чибәр генә чатын иде. Чәчләре ясатылган Бер чакрымга хуш ис аңкып тора Шомырт кара күзләре бераз татар хатыннарын хәтерләтә Ул безгә тыныч йокы теләп үз бүлмәсенә чыгып китте Иртә белән йокыдан торгач шуны белдек, бу йорг Римма Ивановна- нын әнисе, Анастасия Семеновнаныкы икән Әтиләре сугыш алдыннан вафат булган. Анастасия Семеновнаның Надя исемле тагын бер кызы бар. Ул әле кияүгә чыкмаган, әнисе белән бергә шушы йортта яши Надя апасына бер дә генә ошамаган. Зәнгәр күзле, ут кебек янып торган кызыл чәчле, битендә бераз сипкеле бар, ягымлы гына сөйләшә. Безнен полкның начальствосы барысы да дип әйтерлек Краснодар кешеләре иде. Гаиләләре полк Кировоградка күчкәндә бер кая да кузгалмады, шунда калды. Ничек булса да аларнын барысын да күрергә, хат һәм күчтәнәчләр тапшырырга кирәк иде. Беренче көнне шушы эшкә багышладык. Безгә унлап адрес биргәннәр иде. Шул адреслар белән йөри торгач бөтен шәһәрне әйләнеп чыктык. Ул вакытта Краснодар әллә ни зур түгел иде. Күп катлы йортлар бары бер— Красная дип аталган үзәк урамда гына. Телгә алып сөйләрлек завод, фабрикалар да юк иде кебек. Шунысы бик кызык, этләр бик күп иде. Үзләре уйлап чыгарганнардырмы, яки кемнән булса да ишеткәннәр- дерме, кызылармеецлар шәһәр турында сүз чыкканда «Краснодар не казачий станица, а собачий столица» дип көлешә торганнар иде. Чын мәгънәсендә эт куып урамнан урамга йөри торгач, көннен узганын сизми дә калдык. Шәһәрдә зур чинлы хәрбиләр бик күп иде. Моңа шушында фронт штабының урнашуы сәбәп булгандырмы, адым саен командирлар очрап газап чиктерде. Эш шунда, алар яныннан шома гына узып булмый, честь бирергә кирәк. Минем шул честь биреп, командир турысыннан строевой шаг белән атлап китүдән дә яратмаган нәрсәм юк иде Честь бирми китсәң, туктатып маңгаеннан кырык тирен чыкканчы «үгетлиләр». Шәһәргә бертуктаусыз эвакуацияләнгән халык килә. Урамнар кырмыска оясы кебек мыжлап тора. Шулай да тормыш чагыштырмача иркен, кибетләрдә, бигрәк тә базарда азык-төлек тулып ята иде. Сержант уникенче армиянең разведка начальнигы майор Еремеев биргән пакетны фронт штабына кертеп чыгарга тиеш иде. Ул бу эшне иртәгә калдырып торырга булды. Без арып-талып Карл Маркс урамындагы фатирыбызга кайтып егылдык. —Озак, озак гулять иттегез,—диде Анастасия Семеновна,—сезне чыгарып җибәрерлек түгел икән. Хуҗалар безне ашарга әзерләп көтеп торганнар. Миңа барыннан да бигрәк борщ ошады. Бәлки шулай тоелгандыр гына, андый тәмле ашны бер вакытта да ашаганым юк кебек иде. Без әле полк командирының хатынын күрмәгән идек. Аңа да хат һәм берничә чемодан тапшырырга кирәк иде. — Бүген үк илтеп бирергә кирәк,—диде Макусинский. Бәладән ераграк торырга кирәк,—минемчә, ул чемоданнарда акча... Башкировнын «тс-с!» дип бармагын иреннәренә аркылы куюыннан ук Макусинскийның сүзе хак икәнлеге аңлашылды. Ул чемоданнарда, Запорожьедан чигенгәндә, дәүләт банкысында ташлап калдырылган акча булуы бик ихтимал иде. Полк командирының хатыны Красная урамының азагында, ике катлы таш йортта яши иде. Без анда машина белән бардык Фатиры беренче катта, ишегалды аша керелә. Әйтергә кирәк, бу ишегалды тулысы белән шушы фатир хуҗасы карамагында иде. Раиса Туевна—чын исеме Рахиль, безне бик җылы каршы алды. Ул шундый яшь күренә, әгәр Макс Соломонович белән икесен янәшә бастырсаң, һичшиксез аны кызы дип әйтәчәкләр иде. Раиса Туевна зифа буйлы, чем кара чәчле, кылыч борынлы. Ак йөзе ничектер грек статуэткаларын хәтерләтә. Шомырт кара күзләре ут кебек янып тора... —Көтәм сезне, котәм,—диде ул ягымлы елмаеп —Кичә генә хат алдым. Ничек килеп җиттегез? Кайда туктарга уйлыйсыз?—дип сорады ул сүзен дәвам итеп. — Кайда туктарга дип әллә ни маташып булмас,—диде Башкиров — Безнең барасы жир бик ерак әле. иртәгә фронт штабында эшне бетерсәк, юлга чыгабыз Юл кешесенен юлда булуы яхшы Сизеп торабыз, фронт штабында эшне бетерсәк, дип Башкиров үзенең дәрәжәсен зурайтып күрсәтергә тырыша, ана бары бер сургучланган пакет тапшырырга кирәк һәм аны анда беркем тоткарлаячак түгел —Ашыкмагыз, мондый командировка теләсә кемгә тәтеми, сезгә дә башка бодай чыгып йөрергә туры килмәс,—диде Раиса Туевна — Моменттан файдаланып калыгыз. Безнең ишегалды бик тыныч, машинагызны шунда кертәбез...—Ул безнен ризалыкны көтеп тормады, капканы ачарга кушты. Сержант белән Костенко серле итеп берберсенә карашып алдылар да анын боерыгына сүзсез буйсындылар Машинаны кертү белән генә эш бетмәде. Раиса Туевна безне өйгә алып керде. Фатиры иркен иде. —Миндә эвакуированныйлар тора, берничә көнгә сез дә сыярсыз,— диде ул. Без аңа үзебезнең старшина Усикнын хатынында тукталуыбызны әйтергә мәжбүр булдык —Бик яхшы.—дип сүзен дәвам итте Раиса Туевна,— шулай да машинагыз безнең ишек алдында калсын, югыйсә төрле хәл килеп чыгуы мөмкин —Без аннан нинди хәл килеп чыгуы турында сорашып тормадык, үз чиратында ул да безнең машинаны монда калдырырга ризалыкны сизеп, башка бу хакта сүзне озайтмады Раиса Туевна шәһәр Советы башкарма комитетында эшли икән Яңа оештырыл!ан бүлек—эвакуация белән килгән халыкны урнаштыру бүлеге мөдире «Кирәк булса шалтыратырсыз», дип ул үзенен эш телефонын бирде —Кичләрен мин өйдә булам, бер дә тартынып тормагыз, килегез, сез минем кадерле кунагым,—диде ул. Без кайтканда өйдә Анастасия Семеновна үзе генә иде Римма Ивановна белән Надя театрга киткәннәр — Безгә монда эвакуация белән Ленинградның оперетта театры килде,—диде Анастасия Семеновна.—халык бик яратып йөри, сез дә барыгыз. Кайту белән иптәшләр йокларга яттылар Минем нәрсәдер йокы килми иде Өстәлдә «Нева» журналының революциягә кадәр чыккан төпләмәләре яталар иде Мин шуларны актара башладым Кайсы елгы, ничәнче номер икәне истә калмаган, шунысын ачык әйтә алам; егерменче йөзнең беренче елларында чыккан журнал иде. берсендә композитор Моцарт турында зур гына мәкалә таптым Мин бу мәкаләне бөтен дөньямны онытып укыдым Композиторның исемен ишеткәнем бар иде. әмма аның нинди кеше булуы турында бер нәрсә дә белми идем Бар би 1 дөньяда гажәп кешеләр, әйтергә генә ансат—биш яшендә фортепианода уйнаган, музыка язган! Сәгать ничә булгандыр, кызлар сон гына теагрдан кайттылар Минем журнал укып утырганны күреп, яныма Надя килде Ул беренче сүз итеп минем нинди милләт кешесе булуым турында сорады —Сез, минемчә, рус түгел бугай, нинди милләт кешесе икәнлегегезне белергә мөмкинме'.’ Мин русчаны бик ватып сөйләшә идем Чөнки армия!ә кадәр бер дә руслар белән аралашырга туры килмәде. Үземнен тагар икәнемне әйткәч, «мин татарларны башкача итеп күз алдыма кигерә идем».—диде Надя. —Ничек итеп? —Кысык күзле, сары йөзле, карсак 1әүдәле -Бүгенге көнгә кадәр тарихи бер ялгышлык яшәп килә. Безне монголлар белән бутыйлар. Безнең нәсел исә кайчандыр Идел елгасы буенда барлыкка килгән «Бөек Болгар» иленнән башлана Мин Надя га болгар дәүләте турында сөйләп киттем. Аларнын Европада беренчеләрдән булып чуен коюлары турында искә төшердем Бу дәүләтне монголлар коточкыч ерткычлык белән җимерткәннәр, халкын үтереп бетерергә исәпләгәннәр, ләкин халыкны кырып бетерү мөмкин түгел... Надя мине бик кызыксынып тынлады. Мин Краснодарда татарлар шактый булуын, Красная урамындагы татар клубын искә төшердем. —Чыннан да,—диде Надя,—минем ул клуб турында ишеткәнем бар, ләкин анда йөргән кешеләр белән кызыксынганым булмады.—Без сөйләшә торгач бик тирәнгә кереп киттек. Халыкның гел үзара аралашып торуын да әйттек. —Руслар белән безнең татарлар кадәр аралашкан халык юктыр,— дидем мин — Французларда, хәтта мәкаль бар «урысны чукысан, татар чыга»,—ди алар. Күп кенә билгеле кешеләрнең нәсел башы татарларга барып ялгана. Мин аңа Тургенев, Карамзин. Денис Давыдов, Бородин һәм башкалар турында әйтеп үттем. Надянын кәефе яхшы иде Театрдан күңеле күтәрелеп кайткан. Ленинград артистлары шундый ошаган, мактап бетерә алмый. —Бармый калмагыз,—диде ул,—бармасагыз гөнаһ булыр. Бер генә спектакльне булса да күреп китегез. Минем оперетта турында ишеткәнем дә юк иде. Шуңа күрә аны күз алдына да китерә алмый идем. Икенче көнне без барыбыз да Надяга ияреп театрга киттек. Ул көнне «Сильва» бара иде. Беренче пәрдәдән үк бу спектакльнең музыкасы, андагы вакыйгалар һәм артистларның оста уены безне әсир итте. Үзебезне бөтенләй икенче дөньядагы кешеләр кебек хис иттек Бары да онытылды. Сугыш, андагы елга булып аккан кеше каны, үлә алмый тилмереп ятучы яралылар, тылдагы тел белән әйтеп аңлата алмаслык авыр тормыш бер минутка истән чыгып торды. Бара торгач безнен эш бөтенләй җайланып китте. Көндез кунакка йөртәләр, кичен театр карыйбыз. Фронттагы ирләреннән, туганнарыннан без хат, күчтәнәч алып кайтып биргән хатыннар чиратлап кунакка чакыралар, бармасаң үпкәлиләр Кунакта ничек икәне билгеле, эчемлек була, әлбәттә. Бераз төшергәч кызып китәсең. Кызгач— ярты юлда туктап калып булмый, барысына да барасын.. Без Надя белән шундый дуслашып киттек, ике атна буена бер минутка да аерылышмадык. Мин башта үземнен элекке танышымны, татар кызын эзләп караган идем. Барып чыкмады. Клубны япканнар, анда эвакуация белән килгән халыкны кертеп тутырганнар, чыр-чу, балачага, ата улны, ана кызны белми. Минем таныш кызым турында ишеткән кеше дә юк. Китәр алдыннан Раиса Туевнада кунак булдык. Анда аның иптәш хатыннары да бар иде. Күңелле утырдык. Хатыннар барысы да Башкиров тирәсендә әйләнделәр. Сержант үз бәясен белеп эш итте. Әйтеп узганымча, ул сезгә кесәгә керә торганнардан түгел иде. Шомартып сөйләргә көннән- көн остарды. Бездән дә тартынмый башлады. Чынмы, ялганмы—азрак кеше ышанырлык булса сиптерә генә! шулай итеп ул мондагы хатыннар алдында чын геройга әйләнде дә куйды. Мәҗлес таралгач ниндидер сәбәп тапкан булып яшь кенә бер хатын аны үзе белән алып китте. Ул анда кунып кайтты. Бездә комиссар хатынының адресы юк иде. Аны Орджонекидзе шәһәреннән, анда булмаса шул тирәдәге төбәкләрдән эзләргә кирәк иде. —һәрбер шәһәрдә, район үзәкләрендә эвакуация пунктлары оештырылды, кайда гына булсагыз да иң элек шунда керегез,—диде Раиса Туевна —Аларда эвакуация белән килгән кешенең исем-фамилиясе, адресы була. Шәһәрдән иргә тан белән чыгып киттек. Юл буе төньяк Кавказның гаҗәп матур табигатенә, берсеннән-берсе бай, төзек станицаларның чисталыгына сокланып бетә алмадым Тагын шунысына гаҗәпләндем, кайбер станицаларнын исемнәре татарчага бик якын иде. Тимергуево. Мечетинская һәм башкалар. Жирле халык Пятигорскийны да үзенчә. Биштау дип атый икән. Станицалар үзләренең төзелешләре белән кечерәк шәһәрләрне хәтерләтә. Мина бигрәк тә таулардан башланган көмеш сулы Лаба елгасы буена урнашкан Лабинский. Усть-Лабинский станицалары ошады Шәһәрләр дә безнен яктагыларга охшамаган Пяти rope кийдан тыш Нальчик. Прохладный. Черкесский шәһәрләрен уздык. Ниһаять, бара торгач Төньяк Осетиягә. Терек елгасы кырыена килеп чыктык. Орджоне- кидзе шәһәренә барып житә алмадык, комиссарнын хатынын шуннан ерак түгел Вислан станицасендә эзләп таптык. Ул үзенен сенлесе белән каяндыр, көнбатыш чик тирәсенә эвакуацияләнеп шунда килеп урнашкан Сенлесенен дә ире хәрби хезмәттә икән Танкист Өлкән лейтенант Сөйләүләренә караганда сугышнын беренче көненнән үк фронтта, ләкин хәбәре юк. Комиссар хатыны шактый олы яшьтә иде. ә сенлесе яшь. күзләре уйнап тора, сугыш алдыннан гына кияүгә чыккан булган Алар бик тиз Башкиров белән уртак тел таптылар Беренче төнне үк бергә үткәрделәр Комиссар хатыны безнен монда озаграк булуыбызны теләде —Килгән-килгән, рәхәтләнеп ял итегез,—диде ул. анда сезне көтеп тормыйлар әле —Ашыкмагыз, үләргә өлгерерсез!—диде сенлесе. апасынын сүзен жөпләп Никадәр кыстасалар да без алар әйткәнчә озаклап тора алмадык Сәфәр артык озакка сузылды, кайтырга кирәк иде хәйран дөнья! И вәйран дөнья! Ил өстенә ябырылып дошман килә. Авыл, шәһәрләр жимерелә. елгаларда сулар кандай кызарып ага. Иген кырлары өстендә ялкыннар йөгерә Бөтен халык урыныннан купкан! Ә без урланган акча өләшеп ил гизәбез! Хатыннары белән типтерәбез Командир, комиссар хатыннары йомылып кына безнен кочакка сеңәләр Хәзер шул монсу хатирәләрне уйлыйм да Күз алдыма китерә алмыйм. Акылдан язармын төсле Ходаем, языкларымны кичер! Сонгы чемоданнарны комиссар хатынына тапшыргач машина кузовы бөтенләй бушап калды Без Макусинский белән борт кырыенда буйдан буйга сузылган эскәмиягә басып йокы симертә башладык Ләкин бу рәхәтлек тә озакка бармады Бер көнне һава салкынаеп, кар ява башлаган иде Атна буе өзә- төтә гел яуды Бураннар уйнады. Юлларны калын кар көрте каплады Урыны-урыны белән карнын калынлыгы бер метрга кадәр житә иде Без юлга кузгалгач та кар мулдан яуын дәвам итте Машинабыз көрткә кереп батгы Ни алга, ни артка барырга мөмкин түгел иде Ярый але станицадан әллә ни ерак китмәгән идек Башкиров кире кайтып колхоздан пар үгез алып килде Машинаны пар үгезләр белән тарттырып Тимергуево станицасына көч-хәл белән кайтып кердек һаванын мондый хәленнән халык бик аптырашта калган иде һәркем үзенчә фикер йөртә Дингә ышанучылар мондый күренешне Алданын җирдәге бозыклыкка чиктән тыш ачуы чыгу белән бәйлиләр иде Ничек кенә булмасын, тирәюньдә яшәүче иң карт кешеләр арасында да бу якларда мондый салкын һаваны, бигрәк тә бу кадәр күп кар яуганны хәтерләүчеләр юк иде Атна буе шушы Тимергуево станицасында яшәргә туры килде, безнен монда тукталып торуга нык шатланучылар да бар иде Ирләргә шул кадәр сусаганнар, кая утыртырга белмиләр Ни тәртипле Макусин- скийны да юлдан яздырдылар Мин бичара да бозылып беттем Нәкъ бер атнадан күк йөзе болытлардан арчылып, көн җылытып И җибәрде. Кар эреп, бөтен дөньяны су басты. Жир тәмам җебеде, аяк баскан саен тез тиңентен бата. Юллар тәмам эштән чыкты. Машина кыймылдый да алмый. Артык монда калырга ярамый иде, ничек булса да кайту ягына таба хәрәкәт итәргә кирәк иде. Машинаны үгезләр белән тарттырып юлга чыктык. Ташбака адымы белән үрмәли торгач ничек кирәк алай Краснодарга кайтып җиттек. Башта без монда тукталып торырга уйламаган идек. Тиз генә Раиса Туевна белән эшне бетереп шәһәрдән чыгып китәргә җыенган идек. Алар безне дүрт күз белән көтеп торалар иде. Китү турында ишетергә дә теләмәделәр. Бер кич кунмыйча бер кая да җибәрмибез дип, Башкировны теге, бер көн йоклап кайткан хатын янына алып киттеләр. Шуннан файдаланып мин дә Надя белән очраштым һәм без театрга бардык. Аз гына вакыт бергә булсак та, без Надя белән бер-беребезгә ияләшеп җиткән идек инде. Аерылганда ул күз яше белән елап калды. Минем дә күз төпләре дымланды. Кайтканда без Павловка станицасына кереп вакыт уздырмаска, икенче юл белән китәргә исәпләгән идек. Башкиров үзенекен итте. Әйләнгечне туры итеп, туры юлны хур итеп йөрмик әле, дигән булып Павловка аша китте. Ләкин Анфисаны очрата алмады, аны окоп казырга җибәргәннәр иде. Әби безнең белән бик салкын сөйләште. Шуңа күрә без аңда кунып тормадык, азрак тамак ялгап алдык та, юлыбызны дәвам иттек. Луганский станицасына кайтып кергәндә безнекеләр анда юк иде инде. Фронтка җибәргәннәр. Алдан сөйләшеп куйганча, армия штабына, Ворошиловоградка киттек һәм разведка начальнигы майор Еремеев янына кердек. Юлда озак маташкан өчен шелтәләргә исәбе бар иде, Башкиров юл хәлләрен бик оста итеп аңлатып биргәч, безнең озак йөрү белән килеште тагын, артык ул турыда сүз кузгатмады. Ул безне ничек полкны эзләп табарга өйрәтте Полк Алмазный һәм Каганович станцияләре арасында, ут сызыгына урнашкан иде. Штабы Калиновка дигән авылда икән. Барасы җир әлләни ерак түгел иде. Майор Еремеев планшетыннан карта алып юлда барганда нинди торак пунктлар аша узарга туры киләчәген билгеләде. Шулай итеп без Калиновка авылын эзләп киттек. Донбасс тоташ шәһәрләр тезмәсеннән тора. Кая карама, анда шахтер хезмәтеннән барлыкка килгән пирамидалар, зур-зур террикон таулары. Шул күмер калдыклары өемнәре арасында боргаланыпсыргаланып йөри торгач, Калиновка авылына барып җитүебезне сизми дә калдык. Безне бик җылы каршы алдылар. Полк командирының әмере буенча, икенче көнне ашка берәр порция аракы өстәп бирделәр. Бар да өйләреннән хат алганнар һәм амәнәтләренен исән-сау тапшырылганын белеп бик шатланганнар иде. Без югында полкка яңа кешеләр китереп тутырганнар. Безнен взводта да берничә яна кеше бар иде. Исәпләүчеләр отделениесе авыл уртасында,. полк штабы белән янәшә зур гына бер колхозчы йортында урнашкан иде. Йорт хуҗасы кара сакаллы, карлыккан тавышлы, бөкере бер кеше иде. Үзләре белән ике балалы Галя исемле кызлары тора. Кияүләре Ленинград юнәлешендә, фронтта икән. Бер хаты килгән, шуннан сон хәбәре юк. Галя бөтен килеше белән чегән хатыннарына охшаган. Кап-кара, озын толымнарын күкрәгенә төшереп йөри. Дугаланып килгән кара каш астындагы күхтәре сихерле елмаеп ирләрне бер карауда үзенә җәлеп итә. Әнисе аны күзәтеп кенә тора, бер минутка да күзеннән ычкындырмый. Егетләр ничек булса да җаен китереп Галя белән ялгыз калырга тырышалар. Йорт хуҗасы Константин Петрович—коммунист, колхоз төзүдә башлап йөргән, әле дә җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул немец килүдән бик курка. Сөйләүләренә караганда, авылның кайбер кешеләре аны тере килеш ашарга тора. Немец килсә аягыннан тотып дарга асачаклар. Күптән, күптән Донбассны, авылын ташлап тылга китәргә әзерләнеп куйган, бары команда гына көтә. Зур гына үгезе бар. Шул үгезне жигеп. ин кирәк әйберләрен төяп, йөк өстенә оныкларын утыртып юлга чыкмакчы була Шул турыда сүз чыкса кызы белән ике арада тавыш куба. Кызынын авылны ташлап китәсе килми —Син теләсә нишлә, мин оныкларымны алып китәм,—дип кырт кисә карт — Син өстерәлчеккә бала калдыраммы сон? Әниләренең җирән немец солдаты астына кереп ятуларын күрми торсыннар әле! Фронт Калиновкадан биш, ун километр чамасы җирдән уза. Анда әлегә тып-гын. Ике як та бер-берсен күзәтә, төннәрен ут сызыгы аша разведчиклар йөреп тора, аратирә мылтыктан, автоматтан аткан тавышлар яңгырый. Константин Петрович түземсезлек белән безнекеләрнен һөҗүмгә күчүләрен көтә. — Көз көне немецне Ростовтан кудылармы, кудылар! Изюм-Барвен- ково юнәлешендә кирәген бирделәрме, бирделәр'—ди ул горурланып — Яз житү белән аны Донбасстан куарга тиешләр Фашистка Донбассны калдырыр1а ярыймы сон?!—Ул бу сүзләрне шундый итеп сөйли, әйтерсен ана бу хакта каяндыр хәбәр итеп торалар Без аңардан «дядя Костя, син юкка монда әрәм булып ятасын, сине Сталин янына кинәшче итеп җибәрергә кирәк»,—дип көлә торган идек. Ул да үз чирагында югалып калмый торган иде —Минме,—ди торган иде бик житди итеп,—әгәр анда утырсам, бөтенләй башкача булыр иде Кызыл Армияне бер адым да артка чигендермәс идем! Иптәш Ворошилов әйткәнчә, сугыш дошманның үз җирендә барган булыр иде' Мин бер егет белән бик дуслашып киттем. Аны безнен исәпләүчеләр отделениясенә мин югында китергәннәр. Фамилиясе—Куличенко, исеме— Анатолий. Ул вакытта атасының исемен белми илем Бер-беребезне исемнәребез белән генә атап йөри идек. Ул яше белән миннән шактый олы иде Украинлы. Белая церковь шәһәре янында, бер авылда атасы яши Анатолий әтисе патша армиясендә хезмәт иткәндә Кьпайда. Харбин шәһәрендә туган. Әнисен хәтерләп бетерми. Ул шунда. Харбинда үлеп калган. Васыятен үтәп, туган жире—Башкортстанга алып кайтып күмгәннәр Анатолийның әтисе гади солдат кына булмаган Аз-маз укып фельдшер булып хезмәт иткән. Акча туплап, Украинага кайтып жир сатып алырга хыялланган —Әти акчаны җыйган җыюын, ләкин анын кирәге булмаган,—ди торган иле Анатолий көлеп —Октябрь революциясеннән сон ана жирне түләүсез биргәннәр. Күпме диген әле Әйтергә генә ансат, ике гектар' Революция булу белән ул авылга кайткан. Башы-аягы белән җиргә чумган. Башка өйләнмәгән, ялгыз яшәгән. Анатолий югары белемле иде Сугыш алдыннан гына Ленинградта институт бетергән Ул бик күп укыган, философия, матур әдәбият белән яхшы таныш Мин аннан дөнья әдәбияты классиклары турында бик күп яңалыклар ишеттем. Бег анын белән һич кенә дә сөйләшеп туя азмый торган илек. Ләкин безгә озак бергә булырга туры килмәде. Атар взвод командиры Голумба белән килешә алмадылар Мин Краснодардан кайтып ике ай чамасы вакыт узгач аны икенче частька озаттылар Гомумән. Голумба взводта үзеннән естен кешеләрне булдырмаска тырыша иде Ничек булса да жаен китереп ул аларны озатгыра торган иле натолий белән ике ай чамасы тына бергә булуга карамастан, ул минем күңелдә мәңге онытылмаслык булып урын алган иде Аерылганнан сон бик күп е.ыар мин аны чын күнелдән юксынып йөрдем Яшьлегем белән уйлап җиткермәгәнмен булса кирәк, адресын А алып калырга башыма да килмәгән. Ә ул минем адресны алган булган икән... 1949 нчы елның сентябрендә миңа авылдан гадәти булмаган бер хат килде. Хат рус телендә, әти исеменә язылган иде. Мин чиктән тыш дулкынланып хатны укый башладым һәм беренче юлдан ук кемнән икәнен аңлап алдым. Хатны Анатолий язган иде. Ул башта үзенен хат язарга уңайсызланып йөргәнен әйтеп үтә. Төзәлеп бара торган ярагызга тоз салырмын дип курыктым, ди. Хәзер үзенең Казанда яшәвен әйткән. Әгәр исән булсам хатны миңа тапшыруларын үтенгән. Хат миңа эштән кайткач, кич белән тапшырылды. Мин бик арыган булсам да хатны укыгач та, бер нәрсә белән исәпләшмичә, Анатолий янына чыгып йөгердем, хәтта тамак ялгап та тормадым. Анатолий Казан педагогия институтының Болак буендагы төп бинасы янында, кечкенә генә бер йортта тора иде. Бу тирәләр мина яхшы таныш. Сугышка кадәр бу йортта педагогия техникумы иде, мин шунда укучы авылдашларым янына барып йөри торган идем. Урам, бигрәк тә адреста күрсәтелгән йортның ишек алды караңгы булса да Анатолий яшәгән фатирны эзләп азапланмадым, туры барып кердем Мин барыл кергәндә алар кичке ашны ашап утыралар иде. Анатолий мине күтәреп алгандай иттерде. Без аның белән кочаклашып күрештек. Хатыны, ике баласы бар икән. Хатыны үзенә караганда бик күпкә яшь, балалары да әле кечкенәләр. Кызы яна туган, берничә айлык кына. Анатолий үзе шактый олыгайган, чигәсенә чал кергән. Зәңгәр күзләре генә үзгәрмәгәннәр, элеккечә өздереп карыйлар. Ул мине табынга чакырып тормады, өстен киенергә тотынды. —Аня, бу минем фронтовик дустым,—диде хатынына,—без аның белән шәһәрдә йөреп кайтабыз... Аняның йөзендә ризасызлык чагылды. Ул аш яныннан торып кроватьта тиберченеп яткан имчәк баласын алды һәм аны имезергә тотынды. Мин аның чибәрлегенә сокланып куйдым. Ул кылыч борынлы, түгәрәк гәүдәле, мул күкрәкле, җитен кебек сары чәчен юан итеп бер толымга үргән, йөзендә ниндидер нур балкып тора. Аня Анатолийнын сүзләренә бернинди дә җавап кайтармады. Мин киткәндә «исән булыгыз» дигәч тә дәшмәде Без Анатолий белән урамга чыктык. Ул мине Бауман урамына таба алып китте. Сугыштан соңгы елларда хәзерге татар ашлары йортының Бауман урамы ягыннан керә торган иске бинасында ит комбинатының ашханәсе урнашкан иде. Анда үпкә-бавырдан пешерелгән кайнар сумсалар була торган иде. Анатолий Никифорович—шуңа кадәр мин аның атасынын исемен белми идем,—мине шул ашханәгә алып керде. Ашханә халык белән тулы иде. Анатолий Никифорович, күрәсең, монда беренче мәртәбә генә түгел, андагы официанткалар белән яхшы таныш икән. Алар безгә бик тиз урын табып бирделәр. Озак көтәргә туры килмәде, өстәлгә графин белән аракы да килеп утырды. Гәпләшеп ашый-эчә башладык. Безнең сүзләр бер утыруда гына сөйләшеп бетә торган түгел иде. Сүзгә мавыгып ашханә ябылыр вакыт җиткәнне дә сизми калганбыз. Аннан бик озак урамда йөрдек. Йөри торгач без урамда икәү генә калдык. Транспорт туктады. Бөтен җирдә сәер тынлык урнашты. Анатолий Никифоровичнын фатиры янында аерым ишекле тагын кечкенә генә бер бүлмәсе бар икән. Без шунда кайттык. Чишенеп, икебез бергә анын караватына яттык. Ләкин иртәнгә кадәр күз йомып карамадык. Икенче көнне мин шуннан туп-туры эшкә киттем. Миннән аерылгач Анатолий Никифорович запасной полкка эләккән. Анда ике айга якын писарь булып хезмәт иткән. Бу хезмәт ана ошамаган. Ул җаны-тәне белән фронтның алгы сызыгына ыргылган. Күп сорый торгач аның үтенечен канәгатьләндергәннәр. Ул бер артиллерия полкы составында башта Кавказда, аннан Украинада сугышкан. Украинаны неменләрдән азат иткәч аларның полкы Карпат таулары аша Венгриягә килеп кергән. Җинү көнен Венгриядә каршылаганнар Анатолий Никифорович армиядән де мобил изанияләнгәч Ленинградка кайта һәм Герцен исемендәге педагогия институтының аспирантурасына керә. Шунда диссертация яза һәм аны уңышлы яклап философия фәннәре кандидаты дигән исемгә лаек була. Минем белән очрашканда Казан педагогия институтында доцент, кафедра мөдире булып эшли иде —Миңа Ленинградта да калырга була иде. сине эзләп килдем!— диде ул бик җитди итеп. Хатыны Анна Емельяновна Рязань өлкәсендә туган Азар сугыш вакытында танышкан булганнар. Анатолий Никифоровичка сугыш башлангач, ничектер. Рязань өлкәсендә булырга туры килгән. Ул. әгәр сугышта исән калса, ана өйләнергә вәгъдә биргән. Вәгъдәсен үтәгән. Аспирантурага керү белән аны Ленинградка чакыртып алган. Мин беренче күргәндә Анна Емельяновнага егерме дүрт яшь иде Ул да югары белеше Укуны Ленинградта башлап, Казанда тәмамлаган. Педагогия институтын бетергән Ике баласы булуга карамастан педагог булып эшләргә җыенып йөри иде Аня—мин аны үз итеп исеме белән генә атал йөртә идем—үзенекен итте. Ул Хәрби һава көчләренең махсус мәктәбендә укытучы булып эшли башлады. Балаларны карарга авылда яшәүче бер туган апасын чакыртып алды. Анын апасы да Анна исемле иде Икесен бутамас өчен олы Аннаны Анюта дип йөрттеләр Анюта иллегә якынлашып килүче карт кыз иде Ул кече күңелле, һәр эшне жиренә җиткереп эшли Намуслы, бик гади киенеп йөри Өстендә ситса күлмәк, кышынжәен сырма. Башка киемне күрергә дә теләми. Юк, бу пальто алырга хәле җитмәгәннән түгел. Яшьтән шулай өйрәнгән. Картаеп барганда тышкы күренешенә үзгәреш кертергә теләми Үземнең төп темамнан читкә китеп, бу гаилә турында тәфтишләп язуымның сәбәбе шул. без алар белән шундый дуслашып киттек, хәзерге көнгә кадәр бертуганнар кебек яшибез. Анатолий Никифорович 1954 нче елнын көзенә кадәр педагогия институтында кафедра мөдире булып эшләде. Моннан тыш. кичке Марксизм-ленинизм университетында философиядән дәрес бирде Анын белән аралашу мине бик күп нәрсәгә өйрәтте. Ул системалы рәвештә мина философиядән, сәнгатьтән, матур әдәбияттан китаплар биреп торды. Теләсәм, теләмәсәм дә мин аларны укырга мәҗбүр булдым Чөнки ул аларның эчтәлеген сөйләттерә иде Тора-бара теге яки бу мәсьәлә буенча бәхәсләр оештыра башладык. Бу ана бик ошый иде. Ул чын мәгънәсендә зур мәгълүматлы кеше иде Мина анын укымаган китабы юктыр төсле тоела иде. Нигә шулкадәр якын күргәндер? Анатолий Никифорович минем өчен утка керергә әзер кебек тоела иде Илленче елларнын башында мин эшсез калдым. Райфода налог инспекторы булып эшли идем Үземчә мин бик тырышып эшләгәндәй булдым Нәтиҗәдә. мин хезмәт иткән участок районда гына түгел, шәһәрдә дә ин алдынгы санала иде Шу на карамастан, «Халык арасында налог сәясәтен үткәрүгә яраксыз элемент» дип таптылар Ул вакытта горфо мөдиренен урынбасары булып эшләгән Касаткин фамилияле кешенен күрсәтмәсе нигезендә мине -кыскарттылар». Минем эшсез калуыма Анатолий Никифорович чын күнелдән кайгырды, мине яклап горкомга кадәр барып җитте Әйтеп үтәргә кирәк, ул заманда философиядән дәрес бирүче кеше өчен бу гамәл гаять зур батырлык иде Кичке марксизм-ленинизм университетында дәрес биргәнлектән, Анатолий Никифорович горкомда. обкомда эшләгән иптәшләрнең күбесе белән якын таныш иде Ярым надан, белемгә омтылышлары булмаган агач коммунистлар бу анлы мөгаллимгә астыртын i ына ярарга тырышалар иде. 1954 нче елнын җәендә Анатолий Никифорович Казаннан китте 4. .K V . М 12 Хәзерге вакытта Орел шәһәрендә яши. Күптән пенсия яшендә булуга карамастан институтта укыта. Шулай итеп 1942 нче елны фронтта, Калиновка авылында башланган безнең дуслык гомерлек булды. Анатолий Никифорович безнең полктан киткәч тә, без Калиновкада шактый вакыт оборонада тордык әле. Вак-төяк атышуларны исәпләмәсән, әллә ни искә алырлык сугыш хәрәкәтләре булмады. Ут сызыгында озакка сузылган тынлык күңелләрдә шик тудыра башлады. Шуңадырмы, һәр сугышчы зур киеренкелек белән каршы якны күзәтте. Без инде кичәге маңка сарыклар түгел, барыбыз да тынлыктан сон булачак дәһшәтле давылны күз алдына китерә идек. Бер көнне шулай, Макусинский белән мине штабка чакырдылар, анда безне бер лейтенант көтеп тора иде. Ул зур борынлы, кара бөдрә чәчле, тәбәнәк, юан гәүдәле, шыксыз бер адәм иде. Лейтенант салкын гына безнең сәламне алды да, «бераз сабыр итеп торыгыз», дип, каядыр чыгып китте. —Моның кем икәнен беләсенме?—дип сорады Макусинский.— Нишләмәкче була икән безнең белән. Мин лейтенантны беренче мәртәбә күрә идем. —Весовая душа, шуны да белмисенме?—диде Макусинский, бик гажәпләнеп. Ана лейтенантның кем икәнен аңлатып торырга туры килмәде, безне ишек алдына чакырып чыгардылар. Анда капка төбенә полуторка килеп туктаган. Аның янында кулларын артка куеп, безнең штабной батарея сугышчылары—ефрейтор Иванов белән Мороз басып торалар иде. Аларнын икесенең дә петлицалары ертып алынган, билләрендә каешлары да юк. Мин бик сәерсенеп аларга сүз куша башлаган идем: —Сөйләшү тыела,—диде лейтенант бик җитди итеп. Бер атна чамасы элегрәк Иванов белән Морозны, бүген нәкъ безне чакырган кебек итеп штабка дәшеп алганнар иде. Шуннан сон алар бүгенгә кадәр беркайда да күренмәделәр. Без аларны башка берәр частъкә күчерделәр дип уйлаган идек. Ул вакытта бик еш бераз белеме булган сугышчыларны кыска сроклы курсларга җибәреп, командирлар әзерләп чыгаралар иде. Иванов белән Мороз икесе дә югары белемле иде. Лейтенант Мороз белән Ивановка машина кузовына менеп чүгәләп утырырга боерды. Аннан безгә мөрәҗәгать итеп: —Хәзер китәбез. Дивизия штабына җиткәнче бу ике кеше өчен башыгыз белән җавап бирәсен. Әгәр качарга уйласалар, бернинди кисәтүсез атарга!—диде. Ул үзе кабинага кереп утырды. Без кузовка менеп кабина кырыена бастык. Мороз белән Иванов үзләрен бик тыныч тоталар иде. Кыяфәтләренә караганда лейтенант безне кисәткәнчә качарга, яки нинди дә булса башка безгә каршы берәр начарлык эшләргә җыенмыйлар иде төсле. —Һич төшенмим, нәрсә булды?—дип сорады Макусинский алардан шыпырт кына. —Үзебез дә берни аңламыйбыз,—диде Иванов иңбашларын селкетеп —Юк гаепне тагарга маташалар. Дивизия штабында тикшерерләр Тикшергәч бар да аңлашылыр,—диде Мороз зур ышаныч белән. Хәтерем алдамаса, вакыт апрель азаклары иде. Бакчалар ап-ак чәчәккә күмелгән. Үзәнлектә, кап-кара күмер калдыклары арасында, яшел утрау булып калган Калиновка читтән караганда әкияти сихри авыл булып күренә иде. Күпме вакыт инде, үлемнең күзенә карап, бергә сугыш кырында йөргән шушы ике иптәшнең мондый хәлгә калуын һич кенә дә башка сыйдырып булмый иде. Гегеләй дә, болай да уйлап бактым, ләкин уйларымның очына чыга алмадым. Ни гаебе бар икән сон бу ике яшь җанның? Ярамый торган берәр эш белән шөгыльләнгәннәрдер дип әйтер идем, һәрвакыт бергә булдык, андый кырын эшләрен сизгәнем булмады Алар башкалардан шуның белән аерылып торалар, әз генә буш вакытлары булдымы, китап укыйлар иде. Тагын шунысы, һәр сугышчының игьтиба- рын җәлеп итәләр, политзанятиеләрдә бик еш политрук белән бәхәскә керәләр иде Безнен хурлыклы чигенүләрнең сәбәбен эхтәп. талашып китүләрен дә хәтерләдем. Әллә инде.. Террикон таулары арасында боргаланып-сыргаланып йөри торгач без Калиновкадан шактый ерак киттек Бер калкулыкны узганда бара торган юлга снарядлар ява башлады. Күптән мондый көчле уг астына эләккәнебез юк иде инде Күрәсен, немецлар бу юлдан чебен дә очырмыйлар иде ахры, (ә без сукыр черкиләр халәтендә) һәрбер узган- барганны каравыллап кына торалар. Снаряд төшеп ярылып, юл бөтенләй актарылып беткән. Чокырларнын кайберләре шундый тирән, утыргач кеше күмелә. Давыллы уг астында юлны дәвам итү ахмаклык булыр иде. әлбәттә Шофер машинаны туктату белән, без бөтенебез дә машинадан төшеп, кем ничек булдыра ала. шулай, снаряд чокырларына яшерендек. Артиллерия уты ун минут чамасы дәвам итте. Һаваны кара төтен басты. Дары исе тынны кыса башлады. Ату туктаган арада тирә-юньне каплаган кара төтенгә ышыкланып, тиз генә моннан чыгып ычкынырга кирәк иде Без барыбыз да шул исәп белән яшеренгән урыннарыбыздан торып машина янына килдек. Көтелмәгән бәла туды Лейтенантыбыз юкка чыкты. Үлсәң үл, ләкин аны ташлап китәргә ярамый! Аның белән берәр хәл булган булса, ачыкламый һич ярамый, үле гәүдәсен булса да табып алып кайтырга кирәк. Яраланган яки үлгән дип уйлар идек, якын тирәдә аның эзе дә юк. —Весовая душа, ул кая да булса, еракка йөгергәндер,—диде Макусин- ский. Аның сүзләре дөрес булып чыкты —Әнә ул,—диде Иванов, кулы белән арткы якка күрсәтеп Лейтенант һаман әле кыр буйлап йөгерә иле Шофер анын гадәтен яхшы белә икән —Ул монда кире әйләнеп киләчәк түгел, хәзер мин аның каршына чыгам,— диде. Ул кабинага кереп утырды да машинасын кабызып, лейтенантны куа китте Без бик аптырап бераз басып тордык та, җәяүләп кенә алга атладык. Без алар янына барып житкәндә лейтенант хәлдән таеп машинанын уң як канатына утырып тора иде Йөзе агарган, авызыннан чыккан сүзләрен аңлап булмый Ул үзенең нишләгәнен белми, куркудан шул кадәр башы әйләнгән, безнен килгәнне күреп, руль артына утырды һәм машинаны кабызырга маташа башлады —Бу хайван, әллә безне калдырып китәргә чамалый инде?—диде Макусинский бик аптырап Машинанын арт көпчәкләрен тикшереп йөргән шофер тиз генә кабина ишеген ачып лейтенантны читкә этәрде һәм рульне үз кулына алды Без дә кузовка менеп кабина артына бастык Мин үземнең кулга алынган ике кешене каравыллап баруым турында бөтенләй оныткан идем инде Алар да хәзер үзләрен тоткын игеп сизмиләр иде булса кирәк. Мина шулай тоелды Машина бик кызу бара башлады Юл чокыр да чакыр булганлыктан безне бик нык селкетеп, кузовнын әле бер ягына, әле икенче ягына ыргыта иле Без бер-беребезгә тотынышып идәнгә чүгәләдек. Мин шунда гына күреп алдым, снаряд ярчыгы тиеп, кузовнын ике җиреннән тактасын сындырган Ярый әле моторга, көпчәкләргә зыян килмәгән. Югыйсә снарядлар бертуктаусыз машина тирәсендә ярылдылар Бара торгач, куе булып үскән яшь урман кырыена килеп җиттек һәм шунда кереп туктадык Урман эче хәрбиләр белән мыжлап тора иде Машинадан төшүгә, Иванов белән Морозны ике кызылармеец сак астына алдылар һәм бездән күз күреме җирдә куаклар астына куелган өстәл янына илтеп бастырдылар Лейтенант та шунда юнәлде Иванов белән Морозны алып киткәч безгә бик авыр булды Тирән уйга чумып, гелсез-авазсыз калдык. Шулай ук бер дә тикшерми-нитми. җәзага тартырлар микәнни? Шушы уй туктаусыз безнен баш миен боргычлады. Лейтенант бик озак торып, үзе генә әйләнеп килде. Ниһаять, Макусинский түзмәде: —Егетләрне монда калдырабызмыни?—дип сорады. Шул вакыт агачлар арасында мылтыктан залп белән аткан тавыш яңгырады. —Хәрби трибуналда тиз тоталар. Әнә хөкем карары үтәлде дә... Лейтенантның тыныч, суык тавыш белән әйткән бу сүзләре безне аяз көндә яшен суккан кебек иттерде. Шушы вакыйгадан сон күп тә үтмәде, безгә ут сызыгын ташлап китәргә приказ булды. Башта фронтның икенче участогына гына күчерәләр дип уйлаган идек. Бактын исә бөтен фронт буйлап тагын чигенү башланган икән. Каядыр, Харьковмы, Славянский тирәсендәме, немецлар безнең оборонаны өзгәннәр. Узган ел көзге һөҗүм вакытында Изюм-Барвенко юнәлешендә барлыкка килгән «капчык»нын авызын япканнар һәм безнең армияләр чолганышта калган. Кыскасы, эшләр хөрти иде! Әйтүләренә караганда, безнең полк Калачкага таба чигенергә тиеш икән. Күп тә үтмәде, анда да чигенергә юл өзелгәнлеге турында хәбәр алынды. Аннан, Сальскийга чигәбез, диделәр. Анда да юл булмады Йөри торгач Шахтин- скийга, аннан Краснодарга барып чыктык. Краснодонда да тукталып торылмады, һаман артка тәгәрәдек. Шуңадырмы, Краснодон минем хәтердә калмаган. Бер рәткә тезелгән, акшарланган төссез бараклар гына күз алдына килеп баса. Ниһаять, чигенә торгач Дон елгасы кырыена килеп чыктык. Туплар ут сызыгына урнаштылар. Безнен взводка полк штабын саклау бурычы йөкләнде Иң элек тирән итеп җир казып, шунда штабны йөртә торган машинаны кертеп яшердек. Аннан үзебезгә окоп казыдык. 1940 нчы елда армиядә хезмәт итә башлагач, безнен полк, Кубаньда, Саратовский станицасы янындагы лагерьда торганда көн саен хәрби өйрәнүләр үткәрелә торган иде. Шул хәрби өйрәнүләр вакытында окоп казудан да авыр эш юк иде. Җир шундый каты, берничек тә көрәк кертеп булмый. Өстән бер көрәк кара балчыкны алгач сәер катлам башлана: лом да, балта да керми. Бу җирне казуга караганда таш вату җинелрәк иде. Соңыннан белдек, бу тирәләр кайчандыр дингез астында булган икән һәм мен еллар буе дәвам иткән су басымы аны шулай ныгытып калдырган. Мин монда, Дон буенда да шундый ук, су белән басылган, казып булмый торган җирдер дип курыккан идем. Алай булмады тагын. Без Макусинский белән икебезгә бер окоп казыдык. Окоп тирәнлеге бил тиңентен булгач, мин көрәкне читкә ыргыттым: —Җитәр,—дидем,—файдасыз хезмәткә көч әрәм итмик, озак торырга туры килмәс —Макусинский риза булмады: —Ялкауланма, казыйк әле, казыйк,—диде. Минем күңел нәрсәгәдер хәвефләнде... Безне немец танклары эзәрлекли иде. Минут саен аларнын килеп чыгулары мөмкин иде. Бөтен полк зур киеренкелек белән танк һөҗүме көтә. Моңа кадәр күрелмәгән һава һөҗүме башланды Иртәдән кичкә кадәр немец самолетлары баш очында уйныйлар. Шулкадәргә барып җитте, хәтта аерым сугышчыны куып йөри башладылар... Күңел өчен ник безнең бер самолет күренсен! Полк урнашкан урын Доннын ун ягында, тигез, ачык җир иде. Маскировка ясарлык агач яки куаклар да юк. Үлемнән бары, тирән итеп җир казып, чокыр эчендә генә сакланырга мөмкин иде. Бер көнне, һавадан көчле бомбага тотканнан соң, танклар күренделәр. Аларга каршы безнең батареялардан ут ачтылар, һөҗүм итүче танкларның исәбе-хисабы юк иде. Танклар белән батареялар арасында дуэль озак дәвам итте. Көчләр бер дә тигез түгел иде. Һәрбер батареягә дистәләгән танк һөҗүм итте! Без дә, штабны саклаучылар да, бар булган корал белән танкларны каршы алырга җыендык. Коралыбыз—танкка каршы гранат һәм янучы сыекча тутырылган шешәләр Төш вакыты җитәрәк танклар икенче дивизионның беренче батареясын таптап үттеләр һәм безнең окопка таба юнәлделәр Мин аларны күреп югалып калдым. Нишләгәнемне белмичә танк гранатасына тотындым һәм аны ыргытырга җыендым Макусинский мине ин башыма басып окоп төбенә утыртты —Весовая душа, ашыкма!—диде ул тешләрен кысып. Анын ут кебек янган күзләрен күреп мин айнып киттем —Гранаталарны әрәм итәргә ярыймы сон?! Алар санаулы гына... Әйе, мин ыргыткан гранат танкларга тиячәк түгел иде. Чөнки алар шактый ерак! Гранат танкка тигән очракта да. ул шартлаганнан ана бернинди зыян киләчәк түгел. Гранатаны тыныч кан белән, танкнын кай җиренә, ничек эләктерергә икәнен белеп ыргытырга кирәк! Танклар окоп кырыена ук килеп җиттеләр һәм берәм-берәм безнен окопларны изеп уздылар Яртылаш балчыкка күмелдек. Макусинский җитез генә сикереп торды да безнен өстән узган соңгы танкнын артына, мотор турысына янучы сыекча тутырылган шешә тондырды Секунд эчендә аңа дөрләп ут капты һәм шырпы тартмасы кебек яна башлады Танк кинәт туктап калды һәм эчендәге кешеләр җиргә сикерделәр Мин аларга автоматтан ут ачтым. Шул арада икенче танк туптан ата-ата. зур тизлек белән туп-туры безнен окопка юнәлде Ул килеп тә җитте, безнен окоп өстендә зырылдап әйләнергә дә тотынды: менә кайчан кирәк булды Макусинскийнын нәрсә буласын алдан сизеп, окопны тирән итеп казытуы' Әгәр окоп тирән булмаса без коймакка әйләнә идек Мин җиргә сенәрлек булып окоп төбенә елыштым Ләкин никадәр куркыныч булса да үлем турындагы уй башыма да кереп карамады Гомумән, әйтеп үтәргә кирәк, мона кадәр дә, моннан сон булып узган тагын да куркынычрак хаттәрдә дә мин үлем турында уйламадым Хәзер шул куркыныч вакытларны күз алдына китерәм дә, ничек исән калуыма ышанмыйм Мөгаен, монда үлем турында уйламауның да роле булгандыр дип фикер йөртәм Күрәссн, сугыш кырында батырларча һәлак булган ялкынлы патриот шагыйрь Фатих Кәрим үлем турында уйламауның хәлиткеч ролен шул вакытта ук ачык сизгән булган Нәрсә турында гына уйланылмады шул күптонналы танк астында яткан берничә секунд эчендә! Курку шул дәрәҗәгә җиткән бернәрсә белешмичә уйларымны Макусинскийга сөйли башлаганмын булса кирәк Ул бик дорфа итеп «заткнись, бесовая душа* дип акырды Танк безнен өстән узып, бераз алга китүгә, Макусинский минем кулдагы гранатаны тартып алды Минем белер-белмәс ыргытып соңгы гранатаны әрәм итүемнән шикләнде ахрысы Әйе. ул үзе бу җәһәттә нык ук чосланган иде. ыргытуы булды, танкка ут капты Тирә-як янган танклар, ватылган туплар, шуларны тартып йөрүче җимерек тракторлар белән тулды Бертуктаусыз кабатланган шартлаулар колакны тондыра, майлы төтен исе тынны кыса. Безнен окопка бер кеше сикереп төште Өстендәге гимнастеркасының иң башлары ертылган, бите кара корымга буялып танырлыгы калмаган Бу безнең топовзвод командиры инженер-капитан Голумба иде Ул бик ашыга иде: —Доннын теге ягына чигенәбез, матчастьне чыгарып җибәрдек, җыелу пункты Ольгинская станицасының төньяк кырые,—дип әйтте дә уң яктагы икенче окопка йөгерде. Без беренче мәртәбә арт ягыбызга борылып карадык Анда бездән ярты километр чамасы ераклыкта Дон елгасы ага иде Агым уңаена, бераз бездән түбәнрәк—кичү. Ут тирәдә мәхшәр Ата улны, ана кызны белә торган түгел Бары да буталган Кинәт көчле шартлау ишетелде һәм понтон күпер күккә очты Күперне безнекеләр шартлатты Немец танклары килгән кызулык белән елганың теге ягына чыгып китәчәкләр иде Без Макусинский белән бер-беребезгә карашып алдык та елга буена ашыктык. Су өсте аргы якка йөзеп чыгучы кызылармеецлар белән тулган иде. Без дә килгән кызулык белән суга сикердек. Мин йөзә белми идем. Аннан соң да йөзәргә өйрәнгәнем булмады. Дөрес, бала чакта җәй буе инештә су коена торган идек. Язлыкта авыл халкы җыелып инешне буып куя торганнар иде. Шулай буып язын суны җыеп калмасан, инеш бөтенләй кибә. Без балачага шул буа суында иртәдән кичкә кадәр аунап ята торган идек. Буаның ин кин җире бик күп булса дүртбиш метр булгандыр. Мин шул дүрт- биш метр араны тончыгып пырхылдыйпырхылдый көчкә йөзеп чыга торган идем. Дөрес, Дон безнен Идел кебек киң елга түгел. Шулай да пароходлар йөри торган елга. Хәзер һич күз алдына китерә алмыйм. Донны йөзеп чыктым бит! Ничек диген әле. Кулда автомат, иңдә камыт итеп кысып төрелгән шинель. Өстән бертуктаусыз пуля ява. Әлегә кадәр үземә-үзем ышанмыйм, нинди көч мине шул вакытта йөзәргә өйрәткәндер, һич аңларлык түгел! Минемчә, бу үлем ачыргысы белән соңгы мөмкинлекне җигеп эшләнгән эш булырга тиеш. Елга аша йөзгәндә без Макусинский белән аерылганбыз. Икенче якка чыккач күпме эзләсәм дә яр буенда мин аны таба алмадым. Мин агым уңаена йөздем, ул күрәсең турыга сыптырган. Башта әллә берәр хәл булганмы дип шикләнгән идем, шикләнүем юкка булды, соңыннан без аның белән очраштык. Мин елганы йөзеп чыккач яр кырыенда тукталып тормадым әлбәттә, кая барганымны үзем дә белми әле мүкәләп, әле шуышып алга таба ыргылдым. Бераз баргач тимер юл кырыена килеп чыктым Шунда ук зур станция башланды. Аны бик каты бомбага тотканнар. Янган, җимерелгән вагоннарның исәбе-хисабы юк. Минем атна буе рәтләп йоклаганым һәм тамакка жүнле ризык капканым юк иде. Аруым чиктән ашты. Аякларга гер таккан кебек булды, көчкә атлап йөрим. Сөйрәлеп бара торгач кырыйдагы бер вагонга күзем төште. Бу шәһәр яны пассажир поездларына тагылып йөртелә торган вагон, составтан бер үзе исән калган булырга тиеш. Ник дисәң, шул тирәдә генә шундый ук җимерек вагоннар һәм яртылаш янган паровоз арасында бердәнбер бөтен вагон. Хәзер хәтерләмим, нәрсә уйлаганмындыр, шул вагонга барып кердем Вагонның урындыклары алынган, буйдан-буйга өстәл куелган. Өстәл өсте тулы ризык. Бу нигъмәтләр кем өчен әзерләнгәндер, кызыксынырга вакыт булмады. Өстәл янында бөтен дөньясын онытып бер сугышчы утыра. Ул алдына шампанское, коньяк шешәләре тезеп куйган. Закускага жаның ни тели, бары да бар! Ни гажәп. өстәл янында утыручы сугышчыны мин күрү белән таныдым. Ул—армиядә беренче көннән алып минем белән хезмәт иткән Женя Сухов иде. Хәтта без аның белән икебез бер отделениедә идек. Дус яшәдек. Ул армиягә авылдан алынган. Туган авылы Тамбов өлкәсе, Моршанский районында, Нашукино исемле иде. Сөйләвенә караганда алар авылының бер ягында руслар, икенче ягында татарлар яшиләр икән. Женя бер татар кызын яратып биһуш булып та йөргән. Женя армия хезмәтеннән кайткач, чын-чыннан ана өйләнергә җыенып йөри иде Бер дә онытасым юк, ходай гафу итсен, мин ана бер этлек эшләргә дә өлгердем. Ул миннән бик үтенеп, үзе булып татарча хат язуымны үтенде. Шулай итеп сөйгән кызын шаккатырырга теләде. Мин хатны язуын яздым, Женя Сухов булып яздым. Ахырдан шайтан котырттымы, Иблисме, үземчә бик акыллы кыланып «Женя сине бик ярата, синен белән тормыш корырга тели. Ләкин син бервакытта да үзеңнең татар кызы икәнеңне онытма. Бергә тора башлагач, балаларыгыз булыр. Балаларыгызга үзебезчә, татарча тәрбия бирергә тырыш!» дип язып куйдым. Кыз жавап хатында минем бу этлек турында Женяга хәбәр итте, әлбәттә Женя әйбәт егет булып чыкты, миңа һич кенә дә үпкәләмәде. —Әгәр өйләнешеп бергә торырга туры килсә, үзем татарча өйрәнәм!— диде җитди итеп. Женя да мине күрү белән таныды. —Касымыч,—дип урыныннан сикереп торды.—Ул мине шулай әтием исеме белән атап йөртә торган иде. Без анын белән кочаклашып күрештек. —Нинди язмыш монда килеп чыктын?—дип сорады ул. —Ә үзен монда нишләп утырасын? Безнең полктан урта белемле берничә егетне кыска сроклы командирлар курсына җибәрделәр. Женя да шулар белән киткән иде. Аларнын полктан киткәненә өч ай чамасы бар иде инде. Шуннан бирле безнен аның белән хәбәрләшкәнебез юк иде Аларнын курслары, хәзер төгәл хәтерләмим, кайдадыр фронттан ерак түгел, Харьков тирәсендә кечкенә генә бер шәһәрчектә булган Немештәрнен язгы һөҗүме башлангач курсларны таратып, курсантларны шул тирәдәге өзеклеккә китереп тыкканнар Женянын сөйләвенә караганда, аларга жүнле корал да бирмәгәннәр. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан коралланудан алып ташланган иске винтовкалар тоттырганнар Аннан: «яхшысын дошманнан сугышып алыгыз», дигәннәр — Менә шулай коры кул белән немеиләргә күрмәгәннәрен күрсәтәбез!—диде ул. күз яше аралаш елмаеп. Женя Донны кичкәндә иптәшләреннән аерылган. Алар белән кайда очрашасын да белмәгән. Мин аны үзем белән алып китәргә уйлаган идем дә, ул якын да килмәде —Бер китеп, бер кайтып йөрүне яратмыйм!—диде горур гына.— Үзебезнен курсантларны эзләп табам Миңа ашыгырга бик тә кирәк иде. Күзгә ни күренсә, шуны хап- хоп йоткалап, әз-мәз сыйландык. Югыйсә минем дә үзебезнекеләрдән аерылып калу ихтималы бар Фронтта үз частеңнән аерылып калсан. авыр хәлгә төшәсенне көт тә тор! Суховның күңеле төшенке иде. Минеке дә Без кочаклашып аерылыштык. Мин үзебезнекеләрне эзләп шактый озак йөрдем. Ольгинская станицасы хәрбиләр белән тулы иде Кемнән генә сорама, берсе дә рәтләп җавап бирми һәркемнең үз хәле хәл. Бөтенләй өметне өзгән идем инде. Станица кырыендагы ярым җимерек хата янында үзебезнен штаб машинасын күреп алдым. Алар машинаны кабызганнар, китәргә җыенып маташалар иде. Мине күреп Макусинский шундый шатланды, машинага кулдан тартып менгезеп, үзе янына утыртты. Сөйләүләренә караганда, без монда тагын немец тылында «утырып» калганбыз Бездән ун якта. алар, кайдадыр. Сталинград тирәсендә һөҗүм итәләр, ә сул якта Ростов аша Донны кичеп Майкопка барып җиткәннәр Олыинскаядан кузгалып китү белән безнең нык сыекланган колоннаны бик каты бомбага тоттылар. Бомбага тоту вакытында берничә сугышчы яраланды, гаубицаларны өстерәп йөрүче ике трактор сафтан чыкты Безнен эш бик мөшкелләнде Чөнки йөз егерме ике миллиметрлы озын көпшәле еракка ага торган гаубицаларны бары ЧТЗ гракторлары гына тартып йөри ала иле. Күп маташа торгач каяндыр, немецлардан трофей итеп алынган тагачлар табып алып килделәр. Шуннан сон гына юлны дәвам иттек. Беркөнне шактый вакыт Мечетлинская дигән станицада туктап тордык. Урамнарда кешене әйткән дә юк, эт тә күренми иде Билгеле булганча. Октябрь революциясеннән сон Кубань казакларының күпчелеге аклар армиясенә ияреп советларга каршы сугышкан. Без колхоз яшьләре мәктәбендә укыганда, тарихтан дәрес бирүче Әнвәр абый Кубаньны икенче төрле итеп, бөек француз революциясе вакытында, революция)ә каршы көрәш алып барган Франциянең Вандея өлкәсенә тиңләп, «советская Вандея» дип атып торган иде. Чыннан да. озак вакытлар революцияне кабул итмәгән Вандея халкы кебек. Кубань казакларының да революция тудырган үзгәрешләрне кабул итәсе килми Бай казаклар ак армия тар-мар ителгәч илләрен ташлап чит илгә китәләр һәм эмиграциядә яшиләр Кубань халкының бер катламы ашкынып шуларнын кире кайтуын көтә. Шушы халыкның безгә начар күз белән караганы әллә каян сизелеп тора иде. Дөрес, алар ачыктан-ачык безгә дошманлыкларын сиздерергә кыймадылар. Полк тагын бертуктаусыз артка «тәгәри» башлады. Көне буе күктә немец самолетлары оча. Алар безне шундый эзәрлекли, җир ярылса жир тишегенә кереп яшеренерлек булабыз. Төньяк Кавказның табигате шундый матур, тел белән генә сөйләп аңлатырлык түгел. Юл буйларында ике яклап җимеш агачлары үсә. Офыкта, томан эчендә, серле булып ак кар каплаган тау башлары күренә. Бер тау калганнарыннан аерылып тора, ул шундый биек, башы болытка тигән. Елгаларда көмеш төсле салкын су ага. Елга кырыеннан башланган болыннарны чәчәк баскан. Ниндиләре генә юк аларнын! Жиләк-жимеш өлгергән вакыт иде. Мин абрикос белән тукланып тора башладым. Чиләк тутырыл җыям да, көне буе шуны ашыйм. Чигенә торгач без Адыгей автономияле өлкәсенә килеп җиттек һәм Майкоптан ерак түгел Кашехабель дигән зур авылда туктадык. Көн кичкә таба иде. Тупларны, машиналарны жиләк-жимеш бакчалары эченә кертеп, агачлар астына яшердек. Немец самолетлары югалып торган арада бераз ял итәргә исәпләп, тиз агышлы тау елгасына ябырылдык. Көне буе, рәхимсез эссе Кавказ кояшы астында пешеп, ахыргы чиккә кадәр талчыккан кызылармеецлар, кайсы котелек, кайсы пилотка белән су эчәргә тотынды. Су шундый тәмле, эчеп туярлык түгел! Минем бик күптәннән кырынганым юк иде. Битне баскан тимерчыбык төсле каты, сары сакал чиркандырып, эчне пошыра. Тиргә майланып, тузанга каткан сакалны көч-хәл белән жебетеп кырынырга тотындым, немец козгыннары шуны гына көткәндәй, ыжгырып килеп тә җиттеләр. Берничә минут эчендә авылның асты өскә килде. Күп йортларга ут капты. Тирә-юньне кара төтен басты. Самолетлар күздән югалуга авылны ташлап китәргә приказ булды. Ниндидер Красный Кот дигән хуторлар янына барып чыктык. Хуторда иксез-чиксез күп машиналар җыйналган иде. Бары да яңалар һәм безнең машиналарга һич тә охшамаганнар, бик зурлар. Аларга яңа төзелгән мотобригада сугышчылары утырган. Шундагы кешеләрдән сорашып белдек, безнекеләр бу машиналарны Америкадан алганнар икән. Безне йөртә торган топовзвод машинасына полкнын партбюро секретаре, батальон комиссары Шилов килеп утырды. Ул шундый йончыган, аягында көчкә басып тора. Кашехабельдән киткәндә комиссар немецләр кулына эләгә язган Алар утырып барган машинага фашист разведчиклары һөҗүм иткән. Көтмәгәндә, ике арада башланган сугыш вакытында машиналары янган, шофер һәлак булган. Немецлар да тиешле җәзаларын алганнар, ике солдатлары үтерелгән, калганнары качып котылган. Комиссар үзенең сугышчылары белән частькә җәяүләп кайткан. Аның сөйләвенә караганда без хәзер тагын чолганышта калган идек. Ул безнең машинага килеп утыргач минем башка бер уй төште. Мин күптәннән партиягә керергә әзерләнеп йөри идем. Әллә кайчан гаризасын да язып куйган идем. Гариза күптәннән минем сумка төбендә йөри иде. Шуны тиешле кешесенә тапшырырга һич уңайлы вакыт туры китереп булмый иде. Мин партбюро секретареның безнең машинага килеп утыруыннан файдаланып калырга булдым. Рекомендацияләрем дә бар иде. Мин аларны Калиновка авылында оборонада яткан вакытта әзерләп куйган идем. Мин Шилов белән сүзне бик ерактан башлап җибәрдем. Ул заманда барыннан да элек кешенең социаль чыгышы тикшерелә иде. Социаль чыгыш ягы минем яхшыдан түгел иде. Дөрес, минем әти үз гомерендә бервакытта да яллы хезмәтче тотмаган, байлыгы да телгә алып сөйләрлек түгел: бер ат, бер сыер асрап, урта хәлле крестьяннар белән бергә иген иккән. Иген игү белән бергә бөтен гомере буе муллалык вазифасын үтәгән 1936 нчы елны безнен семья колхозга керде Ләкин әти муллалыгын ташламады Үлгәнче, 1954 нче елга кадәр дин йолаларын үтәп килде Мин партбюро секретарена беренче чиратта әтием турында бәйнә- бәйнә сөйләдем Минем барысын да яшерми сөйләп бирүем ана ошады булса кирәк, ул минем гаризаны бик теләп кабул итте «Молодец!» дип мактау сүзләре дә әйтеп алды Мина гаризамнын шуннан сонгы язмышын белергә туры килмәде Шул төнне пленга эләктем һәм фронтта күргәннәрдән дә яманрак хаъләрне баштан үткәрергә туры килде Хәзер исемен хәтерләмим. Красный Кот хуторларыннан ерак түгел зур бер станица бар иде. Төн урталарында шул станица тирәсендә машина гөрләгән бик көчле тавыш ишетелде Алар билгеле бер вакыт саен фараларын кабызып безнен якка килә торган юлны яктыртып алалар иде. Аларнын бодай юлны яктыртып торулары барыбызнын да күңелендә шик тудырды. Шунда барып аларнын кем булуын ачыклап кайтырга кирәк иде. Батальон комиссары безнен топовзводтан өч сугышчы сайлап алды да шуларга мине өлкән итеп билгеләде һәм станицага разведка ясап кайтырга боерды Без—дүрт кеше—таш түшәлгән олы юл буйлап станицага таба юнәлдек. Төн шундый карангы, күзгә төртсәләр дә күренә торган түгел Станицага барып җитәрәк, әллә безнен килгәнне күреп, ракетадан атып баш очына фонарь элеп куйдылар. Шул фонарь янып беткәнче юл буенда канауга ятып, яшеренеп торырга туры килде. Шул вакыт юл буйлап безгә каршы килүче машиналар тавышы ишетелде Без юлдан шактый читкә чыгып, озын булып үскән кукуруз арасына кереп постык. Машиналар безнен турыга килеп җиткәч туктап калдылар. Андагы немец солдатларынын сөйләшүләре безгә аермачык ишетелә башлады Алар русча сөйләшәләр иде. —Болар безнекеләр бит!—диде Среда фамилияле сугышчы —Сөйләшүен безненчә сөйләшәләр үзләре, ләкин машина моторларынын гөрләве бер дә безнекеләргә ошамаган,—диде Канапий —Бәлки Америкадан килгән машиналардыр,—дидем мин Аларны кукуруз арасында калдырып машиналар янына киттем Мин туп-туры алдагы машина янына килдем Машинаның кузовы брезент белән капланган, андагы кешеләрне күрә торган түгел Кабина эчендә русча сүгенгән сүзләр ишетелде. Бу сүгенүне ишеткәч сөендем, машинаның безнеке булуында шигем калмады Кабина ишеген ачтым да —Әллә нинди ят машиналарга утырып кеше куркытып йөрисез, үзебезнекеләр икәнсез лә!—дип, аларны табалый башладым Ләкин сүземне әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр, дәррәү кузовтан сикереп төштеләр дә. кулларымны артка борып бәйләп куйдылар —Машинада немецлар! Качыгыз тизрәк!—дип кычкырдым мин бар көчемне җыеп. Авызга суктылар һәм берничә кеше аяктан-кулдан тотып aprraibi икенче машинаның кузовына ыргытты Мине кузовка салуга машина кузгалып та китте Бары да шундый тиз эшләнде, нәрсә булганын аизап га өлгермәдем Русча сүгенгәнне үз колагым белән ишеттем бит. аермачык ишеттем! Немец алай чиста русча сөйләшә алмый Әллә немец армиясендә руслар да бар микән? Мин бу сорауга шактый вакыт үткәч кенә җавап таптым Машинаны йөртүче шоферлар әсир төшкән руслар булган икән Минем авызга каты тондырганнар, иреннәр бүртеп чыкты Бер тешем дә сынган, авыз эче кан белән тулды Барыннан да бигрәк шуна бик гаҗәпләндем, кузовта мин бер үзем идем Шундый ачуым кабарды, әгәр мөмкин булса машина белән бергә шартларга әзер идем Кирәк бит шушы кадәр ахмак булырга! Немец кулына үзен килеп кер инде' Мин күп уйлап вакыт уздырмадым, сонгы тизлек белән барган машинадан җиргә сикердем. Шуннан сон нәрсә булганын хәтерләмим Аңыма килгәндә ачык кырда, тирә-ягы чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган лагерьда, җирдә ята идем. Башымны күтәреп тирә- якка күземне йөртеп алдым, энә төшәрлек урын да юк, лагерь эче халык белән тулы. Кайсы яткан, кайсы утырып тора. Мин дә торып утырмакчы булдым, ләкин көчем җитмәде. Эчәсе килүдән авыз кибеп, телем аңкавыма ябышкан. Өстәвенә кояш рәхимсез кыздыра. Вакыт август азаклары иде. Кубань җирендә жәйнен бу ае аеруча кызу була. —Су,—дидем мин ачыргаланып Мина җавап бирүче булмады. Тешем-не кысып ыңгырашмаска тырыштым Су турында онытырга, онытырга кирәк. Монда, ачык кырда үлсән дә су бирәчәк түгелләр. Ничек соң әле мин бу җиргә килеп эләктем? Ирексездән бала чагымда әниемнән ишеткән мәхшәр көнен күз алдына китердем. Монда нәкъ шул әнием сөйләгән мәхшәр көнендәгечә. Ашарга да, эчәргә дә бирүче юк. Илле градуслы кояш кызуы астында күккә күзне текәп, язмыштан мәрхәмәт көтеп утырырга туры килә Бер генә минутка булса да үземне онытып торырга теләп узганнарны күз алдына китерергә тырыштым. Машинадан сикергәч минем белән нәрсә булган—һич тә искә төшерә алмадым. Гоман итүемчә, башым белән ниндидер каты әйбергә бәрелгән булырга тиешмен Маңгаемда зур шеш бар иде. Аңымны җуеп күпме ятканмын, анысын бер алла белә. Күрәсең, сугыш кырында ятып калган яралыларны җыйганда ниндидер мәрхәмәтлесенә тап булганмын. Яралы сугышчылар белән бергә, мине дә шушы лагерьга алып килгәннәр булса кирәк. Гадәттә, фашистлар авыр хәлдәге сугышчылар белән маташып тормыйлар, шул урында, бер пуля белән эшне бетерәләр иде. Әсир калган кызылармеецларның барысы да дип әйтерлек яралылар иде. Бу минем үземнең монда ничек килеп эләгүем турындагы фикерне раслаучы бер факт иде. Ун ягымда битен кара сакал баскан бер әсир утырып тора. Чиктән тыш газаплануымны күреп кызганып куйды күрәсең. —Артыгын бирә алмыйм,—мә, бер генә йот,—диде флягасын авызыма китереп. Су белән иренемне чылатып алгач мина җиңел булып китте. Көтмәгәндә күрсәтелгән бу ярдәм бераз күңелемне күтәрде. Шулай итеп, егерме ике яшемдә мин явыз дошман кулында тоткын булып яши башладым. и Тоткындагы тормышым турында 1968 нче елны басылып чыккан «Йолдызлар шаһит» дигән повестьта язылган. Повесть илленче еллар азагында ук язылган иде. Озак вакыт дөнья күрә алмый ятты. Рәхмәт Атилла Расихка, аның ярдәмендә китап укучылар кулына барып керде. Тоткынлыкта, бернинди кыенлыклар белән исәпләшмичә, мин ижат эше белән шөгыльләндем. Чүплектән табып алган кәгазь кисәкләренә шигырьләр яздым. Лагерьдан качкан өчен төрмәдә утырганда күбесе юкка чыкты. Шулай да бер өлешен үзем белән Казанга алып кайттым. Төп нөсхәләре әле дә исән. Ул шигырьләрне озак вакыт матбугатта чыгара алмадым. Дөнья башлыча, яхшы кешеләрдән тора икән Шулай булмаса тормыш та алга бармас иде. Мәңге онытасым юк: Сибгат Хәким һәм мәрхүм Әнвәр Давыдов ярдәме белән берничә шигырем 1957 нче елны рус телендә чыккан татар совет поэзиясе антологиясенә кертелде. Әсирлектә булуымны сәбәп итеп, антологиянең татарчасына мине якын да китермәделәр. Әсирлектә язылган шигырьләрем 1958 нче елны «Кыен юл» исеме белән китап итеп чыгарылды. Бу җыентыкның чыгуы өчен мин шагыйрь Хисам Камаловка, бары ана бурычлы. Укучылар тарафыннан җыентык җылы каршы алынды. Уфада чыга торган «Кызыл тан» газетасы аның турында: «Муса Җәлил шигырьләре белән аваздаш» дип язды. Бүгенгә кадәр, әсирлектә язылган шигырьләремнең тулысы белән дөнья күргәне юк. Бәлки, алар белән кем дә булса кызыксыныр әле...

1980 ел