Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘКАЛЬЛӘРЕБЕЗ ТУРЫНДА

Татар халык мәкальләренең байлыгы, эчтәлеге, тематикасы һәм андагы үзенчәлекләр езнең мәкальләр монарчы бик аз җыелган һәм сирәк чыгарылганга күрә, аларнын саны күпмегә җитүен чамалап әйтү кыен Инде минем тарафтан эш арасында гына җыелганнары да бу томнарга баса икән, гомер буе мәкаль җыючы һәм шуны гына өйрәнүче бер фольклорчы аларны күпме җыя алган булачак’ Билгеле, берничә мәртәбәләргә артык җыячак һәм бу сан йөз меңгә барып басачак Инде шул эш һәртөрле гыильми җәмгыятьләр, экспедицияләр яки Фәннәр академиясе көче белән оешкан рәвештә эшләнсә, бу санны кимендә унга кабатларга кирәк булыр иде Чөнки, халык мәкальләре табигый урман- болыннарда үскән җиләк шикелле, берәүләр җыеп киткән артыннан икенчеләр тагын килсә, алар да шулай ук чиләкләрен һаман тутырып җыячаклар. Шунын шикелле, мәкальләрнең санын беркем дә белгәне юк, тик бөтен гомерен шуны җыюга гына багышлаган ялгыз кеше дә аны, һәрхәлдә, миллионнан ким тапмас Кулда булган материалларга караганда, татар халык мәкальләре эчтәлекләре буенча түбәндәге төп темаларга җыела, хезмәт һәм аңа мөнәсәбәт; табигать дөньясы һәм аны эшкәртү (монда урман эше, аучылык, терлекчелек, кошчылык, игенчелек кебек табигатькә турыдантуры бәйләнешле эшләр дә керә), семья һәм өй тормышы; күрше-күлән, авыл-шәһәр тормышы, кәсеп-сәүдә. базар; дус-дошман, сыйнфый бүленеш; иҗтимагый тормыш (монда гомумән көнкүреш, ил-көн. ватан тормышы керә); кешенең физик һәм әхлакый табигате, яхшылык-яманлык сыйфатлары, кешенең тойгы һәм акыл сыйфатлары (монда an-белем, гыйлем, иман һәм башка ышанулар, гомумән әхлакый һәм идсологик яклар керә) Боларны күргәч, ихтимал, әйтерләр —кайсы уртак нәрсәләр икән, диярләр —Әйе, дибез,—темалар гомуми; тормыш дигән нәрсә үзе дә барлык халыклар өчен гомуми булган дәрәҗәдә, безнен мәкальләрнең дә темалары гомуми, чөнки бу темаларда саналган нәрсәләр мәкальләр эчеңдә генә калмыйча, бәлки алардан тыш тормышнын үзендә дә ята. Эш темаларның исемендә түгел, җисемендә. Безнең өчен әһәмият лесе шул. татар мәкальләре тормышның үзе куйган бу темаларны яктыртканда, аларга кайсы яктан килә? Бу нәрсәләр хакында халыкның Дәвамы. Башы журналның 10 нчы санында Б гына халыкны алып карама, һәркайсынын да мәкальләре шул саналган темаларга җыела ала, бешен өчен монда нинди аерма яки үзенчәлек бар? Болай булгач, безнен мәкальләр темалары буенча гомуми һәм башка халыкларныкы белән иде дип уйлыйм. Накый Исанбат пи кабинетында. 1959 c.t карашлары, ышанулары ничек? Безнең халык үз тәжрибә, үз тормышыннан карап аларга нинди мәгънә, нинди бәя бирә, нинди хикмәтләр әйтә һәм бу мәгънәләрне үз теленчә нинди алымнар, нинди чаралар белән тәгъбир итә? Халык бигрәк тә нәрсәгә, кайсы якларына әһәмият бирә яки нәрсәгә бөтенләй кагылмый9 Ахыр чиктә, безнең мәкальләр, халкыбызның культура һәм иҗат әсәрләре буларак, үзебез өчен генә дә әһәмиятле булып калмыйлар, аларның тагын гомуми кешелек дөньясы өчен дә әһәмияте булырга тиеш бит, ягъни, безнең мәкальләр шул темалар буенча кешелек культурасына нинди яңа мәгънәләр өсти, нинди хикмәтләр алып килә, нинди өлеш кертә? Кыскасы, монда моңарчы безгә беленмәгән яки без игътибар итмәгән нәрсәләр шулхәтле күп ки, алары аерым махсус өйрәнелергә тиешле яклар. Бу кереш мәкалә, ул киң тармакларга жәелә алмый. Безгә кала мәкальләрнең тематик эчтәлекләре нидән гыйбарәт икәнен язып чыгу. Бу да әһәмиятле Әсәр өйрәнүдә бу юл безнең әдәбиятчыларыбызның иң яраткан эше. Хәтта күп кенә әдәби әсәрләребезне яки фольклорда жыр, табышмак йә башка шуның шикелле жанрларны тикшерүебез дә аларнын бөтен эчтәлеген язып чыгып, шуңа социологик бәя бирү гадәт булып киткән. Мәкальләр буенча да моны язу авыр түгел кебек. Ул шушы китап хәтле үк булмаса да, анын яртысы урынын алачак. Ләкин бу китапка җыелган мәкальләр үзләре үк тематик тәртипкә дә салып бирелгәнгә, аларны шул рәте буенча карап баручы һәркем үзе дә андый эшне эшли алачак. Шунлыктан бу бүлектә мин аларның тематик эчтәлекләре һәм үзенчәлекләренә карата бары тик искәртмә төсендә кайбер күзгә чалынган якларына гына тукталачакмын Башта «Хезмәт һәм аңа мөнәсәбәт» темасы, дидек. Иң элек бу мәкальләр үзләренең күләм күплеге белән игътибарны жәлеп итәләр (1450 мәкаль) Ләкин болар әле гомумән хезмәтнең һәм аңа мөнәсәбәтнең уртак якларына караган мәкальләр генә. Әмма инде башка темаларга бәйләнешле булганнары да бергә җыеп каралса, аларның сан һәм күләм ягы тагын да зур булачак. Бу мәкальләрдә хезмәтнең михнәт дәрәҗәсендә авыр һәм каты булуы, ләкин рәхәт, шатлык яки тәмле ризык шул хезмәт авырлыгының бүләге дигән кебек әйтелгәннәре дә шактый Болардан күрелүенчә, элекке сыйнфый җәмгыятьтә ике катлы милли изелү астында яшәгән татар хезмәт ияләренә бу авыр һәм эксплуатацияле хезмәт процессы әллә ни зур табигый шатлык һәм ижат китермәгән булуын, күбесенчә, табыш кызыктырганын, шунлыктан хезмәткә практик исәп ягыннан бәя бирелүен дә очратып була. Билгеле, бу мәкальләрдә югары квалификацияле белгечлек, техникинженерлык хезмәтләре хакында сөйләнми, күбесенчә, игенчелек, вак һөнәрчелек яки башка авыр кара эшләр турында сүз бара. Аның каравы, бу мәкальләрдә хезмәтнең кайсы ягына гына кагылынмый да нинди генә тәжрибә һәм мөһим киңәшләр тәкъдим ителми! Безнең өчен иң күңеллесе дә—татар мәкальләрендә иң нык алга сөрелгән, иң макталган нәрсә тырышлык, уңганлык, эш сөючәнлек, хезмәтнең һәр нәрсәдән алда тотылуы һәм авыр эшләргә, михнәткә түзү, принциплелектер. Халыкта, бигрәк тә авыл кешесендә, «тормыш» дигән сүзнең төшенчәсе эш турындагы төшенчәдән аерылмый. Тормыш итү шул ук эшләү дип карала Эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс һ. б Кызның идеалдагы матурлыгы да анын кысыр чәчәк шикелле корыга ялтыравында түгел, эш белән балкуында:— Бакма тешенә, бак кулындагы эшенә һ. б. Иренчәк һәм эшсезләрне дөнья бетереп хурлау, ялкаулык, паразитлыкка каршы аяусыз көрәш, уяулыкка, активлыкка өндәүләр татар мәкальләренең ин яраткан эше Мондый мәкальләрнең бик күп булуы татар халкының чынлап та бик тырыш, бик тернәкчел, хезмәт сөючән булуын, эш белән куәтле булуын күрсәтә торган әһәмиятле моментлар. Хезмәт—кешенең бәясен билгеләүдә төп үлчәү. Хезмәт ул байлык чишмәсе һәм зарурият кына түгел, ул кеше тормышының төп шарты — Эшләгән савыккан, эшләмәгән кабыккан. Мәкальләрдә халык хезмәтне данлап кына калмый, тәҗрибәне беркетә, ныгыта, камилләштерергә өйрәтә. Шунлыктан алар күбесенчә кинаясез, беренчел мәгънәдә яки эндәшеп әйтелә:—Карама яшенә, кара эшенә;—Тиз эшлә дә тиз аша;—Эшләмәгән ашамас һ. б. Икенче зур һәм бай тема: «Табигать дөньясы һәм аны эшкәртү»гә караган мәкальләр. (Бу китапта 5 мең мәкаль.) Әмма башка темаларда да бик күп мәкальләрнең табигатьтән берәр янәшәлек (параллель) китереп әйтүгә корылган булуын искә алсак, татар мәкальләрендә табигатькә мөнәсәбәт кызыклы, шулай ук үзенчәлекле һәм бай урын ала дияргә кирәк. Татар табигатьне ата-анасын яраткан кебек ярата, сөя. Бу нәрсә анын исламгача бик борынгы заманнарда үзен турыдан-туры табигать баласы итеп хис иткән, ана табынган чагында ук туган авыз иҗатында үзенә хас алымнарда чагылган, ул шул алымнарны җыр. мәкаль һәм башка жанрларда әлегә хәтле югалтып бетермичә саклап килә алган. Татар халкы ислам дине кабул иткәч тә үзенен ай. көн. жир. су. ут. агач һәм тимер кебекләргә табынган булуын әле дә онытмый, су аркылы чыкканда:— Мине тотма, шуны тот. дип. су иясенә чүпрәк сала. Утка төкертми, ана пычак тыктырмый, әмма тышта яшен бик каты яшьни башласа, ана кыскыч яисә кисәү агач кебек берәр тимер чыгарып ыргыта. Табигать безнең бабайларның Тәнресе булган. Менә ни өчен дә ул жырларда булсын, мәкальләрдә булсын, үзенен югары, хөрмәтле хисләрен, хикмәтле уйларын һаман да агач. таш. жил. су кебек нәрсәләргә бәйләп яки янәшә куеп йөртә:—Имән агачының иелгәне—сынганы, ир егетнең оялганы—үлгәне;— Тауныташны жил бозар, адәм затны сүз бозар,—Ком жыелып таш булмас, кол җыены баш булмас;—Үткән гомер—искән җил:—Су әйләнеп ярыгын табар, ир әйләнеп языгын табар һ б Хайван җәнлекләргә, терлекчелеккә караган мәкальләрнең күплеге дә игътибарга лаеклы. Болар арасында, билгеле инде, беренче урынны ат тота Татарның ат яратуы, билгеле ки. борын заманнарда анын туганнан алып үлгәнче ат өстеннән төшмәве белән, соңыннан сәфәр һәм сугыш өчен булган бу атнын анын өчен эш атына, сәүдә атына әйләнүләре белән бәйләнгән Дөрес, монын белән атка мөнәсәбәт үзгәрә барган, ыру тормышында, борынгы Идел белән Тын (Дон) елгасы далаларында болгар, кыпчак бабайларның өер-өер елкы асраулары да, кәрван һәм сугыш сәфәрләре дә күптән беткән, әмма атнын эштә. юлда, сәфәрдә иргә юлдаш булып, күкрәк көче белән авыр михнәт күтәрешүе, түземлелеге аны яраттырган, үзенә якын күргән. Ат шулай безнен жыр башларыбызда, бигрәк мәкальләрдә ир сүзе белән мәгънәдәш (синоним) булып, ирлек, егетлек, һиммәт көче урынында образ-символ булып кулланыла башлаган Шул рәвешле, ат турындагы мәкальләрнең күпчелеге туры мәгънәсендә булмыйча, мисал мәгънәсендә йөри. (Бу хакта алдарак. шигъри үзенчәлекләр бүлегендә янәшәлек хакында сөйләгән җирдә аерым сүз булачак. Шунлыктан монда артык тукталмыйм ) Аттан кала безнен мәкальләрдә безгә файдалы сыер, сарыклар иң күп урынны алырга тиеш кебек булса да. эт ала. (Ярты менгә якын мәкаль ) Ана бу хәтле кин урын бирелү бу хайванның тагар тормышында үзе бик әһәмиятле саналганы өчен түгел, киресенчә, кадерсез бер түбән урын тотканы очен Ат нихәтле ирлек символы булса, эт. киресенчә, әрсезлек, битсезлек символы булып йөри. Ул тамак хакына кеше өчен өреп, кеше кулыннан өмет итеп яшәргә калган, шөкеранасыз. тискәре бер сурәтләмә итеп алына Шулай ук ишәк турындагы мәкальләр дә шактый. Бу хәл татар тормышында ишәкнең нинди дә булса практик урын тотканы өчен түгел (чөнки безнең халыкта хәзер ишәк бөтенләй юк), бәлки ангыралык сурәтләмәсе буларак мисалга яравында Шунын өчен дә эт һәм ишәк хакындагы мәкальләр барсы да диярлек туры мәгънәдә әйтелмичә, икенчел сурәтләмә мәгънәсендә йөртеләләр. Безнен бу җирдә булмаган арелан җәнлегенә карага мәкальләр булуы да шунын белән анлашыла. Чөнки ул көч. власть һәм олылык образы буларак кирәк. Аю. буре, телкеләр дә. күп мәсәлләрдә күрелгәнчә, мәкальләрдә күбесенчә тупас көч. ач күтлелек, хәйлә шикелле сурәтләмә буларак йөриләр һәм мондый алымнар башка халыклар фольклорында да булуы билгеле Димәк ки. мәкальләрдә хайваннарның тема буларак алынулары, аларнын тормышта, хуҗалыкта тоткан әһәмиятләре өчен булудан бигрәк, мисал яки бербер сурәтләмә төсендә (файдаланырга уңайлыклары алдарак тотылган өчен. Шунын аркасында, табигать дөньясы турында әйтелгән мәкальләрнең күпчелеген кеше турында дип анлап булган кебек, кеше турында әйтелгәннәрен дә. киресенчә, табигатькә, хайван-герлекләргә карата кулланып була:—Апа гаеп булган кебек. тәртәдә дә гаеп бар;—Эт талашыр, авызын-борынын ялашыр.—Агачына күрә алмасы;—Ит үзеннән кортлый шикелле табигать турындагы мәкальләрне кеше турында төрле хәлләрдә кулланып булган кебек, кеше турында әйтелгән:—Ят изгелек, көт явызлык;—Үз балан типкәләсән дә китмәс;—һәркемнең баласы үзенә газиз;— Аннан качкан, моннан качкан, иманчылык белән күзен ачкан;— Усалдан усал туар шикелле әллә нихәтле мәкальләрне терлек-туар, хайваннарга карата да кулланып була. Безнен Болгар бабайлар борынгыдан игенче булганга, билгеле, бу хакта ла мәкальләр бик күп. Бу мәкальләрдә туган җиребезнең табигате һәм аны эшкәртү, иген үстерү эшендәге тәҗрибәләрнең турыдан-туры чагылганнары күбрәк:—Арыш чәчсәң, көлгә чәч, —Тирес чыгарган җиренә, гашып бетерә алмаган өенә һ. б. ишеләр. Шулай ук мисал мәгънәсендә булганнары да шактый — Тары колактан беленер;—Ашлыкның йозагы—салам һ. б. ишеләр. Гомумән, кошчылык, терлекчелек, игенчелеккә караган мәкальләрнең байтак кынасы тәҗрибә ягыннан бүгенге көндә дә хуҗалыкта практик әһәмияткә ия булып торалар. Кеше турындагы мәкальләргә килгәндә, боларда кешенең җәмәгатьчелек урынын күрсәткән мәкальләрнең күп булуы уңай күренеш Иң элек бу нәрсә аның семья, аннан күрше-күлән, дус-иш. аннары авыл-шәһәр һәм гомумән җәмәгатьчелсыйнфый көнкүреш мөнәсәбәтләрендә чагыла. Семья мөнәсәбәтләренә караган мәкальләрдә татарның көнкүреше, ата- ана. бала-чага, өйләнү, килен, кияү булу, кардәшлек, кода, каенана һәм башкаларнын тормышта тоткан урыннары, аларга карашлары чагыла. Монда халыкның борынгыдан килгән үз патриархаль гореф-гадәтләре алга йөзеп чыга. Татар карчыгы, мәсәлән, килененә караганда кияүне якынрак күрә, яхшы сыен ин элек ана куя:—Көзге катык, көмеш кашык киявем белән кызыма, язгы катык, ярык кашык киленем белән улыма,—Кияүгә торса да камау, утырса да камау һ. б. (урысларда кияүне бик үк алда тотмыйлар бугай.) Шуннан алып татар көнкүрешендәге бетмәстөкәнмәс килен белән каенана даулары, бер-берсен кимсетүләр китә:—Килен салмасы кыек;—Килен кеше ким кеше,—Кандалага дару юк—каенанага үлем юк;— Килен булдым, каенанага ярамадым, каенана булдым, киленгә ярамадым һ б. ишеләр Киленнең уңганлыгын мактаган мәкальләр бик күренмәсә дә, ялкаулыгын хурлаганнары бик еш очрый. Мондый мәкальләрнең күпчелегеннән килен булып тормышка башлап аяк баскан элекке татар кызынын авыр язмышын, гаилә бәхетсезлекләрен чамалап була. Татар мәкальләрендә кызларның урыны кадерле тотылса да (Кыз бала кунак кына һ. б.). аларнын мәһәргә сатып бирелүләре, бер киткәч, ата йортына киредән күчеп кайтырга тиеш түгеллекләре әйтелә — Кыз акчасы—тоз акчасы;— Кызга биргән күренмәс, комга сипкән беленмәс,—Киткән кыздан пумала куркыр;— Кайта чапкан яу яман, кайтып килгән кыз яман һ. б. Шулай ук кызны кияү сайлауда бик үз ирегенә куярга ярамаулар да әйтелә — Кызны иркенә куйсаң, думбрачыга барыр,— Кызның күңеле кызылда һ б. Уйнашчы булу, зиначылык татар тормышында бик зур гаеп саналып, аларга карата кара хөкемнәр ясалып, андый кешеләр хур ителгән; кызларның пәрдәле, гыйффәтле, оялчан булулары макталган;—Пәрдәле кыз— мыскалга салмаган ефәк;—Пәрдәсез кыз пәригә тансык;— Кызның исеме кылдан нечкә, кылдан төшсә, борының түзсен искә һ. б. Мәкальләр балаларны яшьтән үк эшкә бөгәргә, корырак тотарга һәм яшьли өйләндереп, яшьли кияүгә бирергә киңәш бирәләр — Агачны баштан бөк. баланы яшьтән бөк,—Кызын тыймаган тезен кыйнар — Чыбык вакытта бөгеп кал.— Иртә өйләнгән—улы-кызыннан кинәнгән;—Кыз бала ирдә яхшы, ир алмаса гүрдә яхшы һ. б. Ата-ананын кәсеп-һөнәре. сәләтләре, әлбәттә, балаларга да мирас булып калырга тиешле санала:—Ага күргән ук юнар, ана күргән—тун печәр;—Атасы болан атмаганның баласы колан атмас һ. б. Ирлек-хатынлык мөнәсәбәтләренә килгәндә, үзенең мәкальләрендә татар гадәттә хатынга тугры булучан, семьячыл булып күренә. Ул гомумән бер хатын белән тора; хатын-кыз артыннан сөйрәлергә яратмый. Хәер, баеса гына азып китүчән:— Татар баеса хатын алыр;—Ике яхшы, бер тыныч.—Хатын-кыз артыннан йөргәнче, арслан артыннан йөре һ б. Ул ике хатын белән торудан да бигрәк. яман хатыннан курка:—Ике хатын алганның дау өендә, яман хатын алганның яу өендә,—Яман хатыннан дию пәрие качкан һ. б Шулай булса да, хатыннын яхшы булуын татар үзеннән күрә, семьян нык булсын дисән. хатын-кыз сүзе белән йөрмәскә, гайрәт күрсәтеп, аны кулга алырга куша, мәкальләрендә татар үз хатынына үзе баш булып яши:— Ир—баш, хатын—муен,—Арбаны яхшы йөрткән— дегет, хатынны яхшы йөрткән—егет. —Ир гайрәтле булса, хатын гыйбрәтле булыр.— Хатын-кыз сүзе белән йөрсән, әҗәлен җитми үләрсен һ. б Татар хатыны исә. авыр язмышына күнеп яшәргә өйрәнгән өченмедер, мәкальләрендә иренә караганда тугры, ул иренә нык бирелүчән һәм иреннән дә шуны ук таләп итүчән, анын холкында кызык кына каршылыклар бар. ул үзе күндәм булса да, шактый озын телле, сабыр булса да аны холкыннан чыгаруга илтеп җиткерергә ярамый, бер тәртәгә тибеп дулап китсә, арбаны аударып, ватып-кырып бетерергә дә кыйбат алмый Изелгән булса да. ул иргә бик ышанып тормый, ачуга китсә, ана да шул тәңкә белән үч кайтара:—Иргә ышанма. Иделгә таянма,—Сыер дуласа аттан яман,—Ир дуласа өй тузар, хатын дуласа авыл тузар һ б Хатын-кызның шундый озын телле, кыска холыклысы татарда да байтак табылганы өченмедер, белмим, башка халыклардагы кебек бездә дә:—Хатын- кызнын чәче озын, акылы кыска, дигән мәкаль иөри. Билгеле, мондый чакларда •көч позициясеннән» торып сөйләшүләр дә була:— Хатыннын теле озын булса, ирнең кулы озын һ. б Гомумән, шундый кашыгаяк бик шалтырап киткән чакларны алмаганда, татарның ире дә, хатыны да семьяда ул-кыз җиткереп, төче коймагын ашап дигәндәй яши бирәләр. Татар үзе гадәттә тырыш, уңган, кызу булгангамыдыр, хатыны да эшкә уңган булса, бик тиз уртак тел табышып, бик матур көн итәләр Билгеле, семья, өй-йорт тоту, күрше-күлән булып яшәү, көнкүреш темасы мәкальләрдә бик киң урын тота. Боларга татарның аш-су әзерләве, туйлары, кунакка йөрешүләре килеп тоташа. Бу нәрсәләрдә киңәш-унаш яки искәртеп куюлар төсендә, төрле сәер вакчыллыкларга хәтле мәкальләрдә күренә. Ләкин моңа карап, мәкальләрнең мондый бүлекләре әһәмиятсез дип караучылар ялгышалар. Чөнки халыкның борынгыдан килгән гореф-гадәт, тормыш үзенчәлеге анын рухи йөзе, эчке табигате нәкъ шул көндәлек мөнәсәбәтләрендә вак төгәлләмәләрдә тагын да аныклырак. төсмерлерәк чагыла, монысы бер Икенчедән, мәкальләр конкрет бер очраклы нәрсә турында әйткәндә дә гомумән мәгънә типик мисаллар чыгаруга, сурәтләмә бирүгә оста булалар икәнен дә онытмыйк Семья тормышын яратучылык үзе ил һәм халыкны яратучылык белән бәйләнештә каралырга тиеш. Чөнки семья, учак безне туган җиргә бәзЬти, ана мәхәббәте һәм атаның кайгыртучанлыгы безне туганлык хисенә, нәсел, кардәшлек мөнәсәбәтләренә, уртак гореф-гадәткә, көнкүрешкә һәм шулар аша уртак анабыз булган илгә, халыкка китереп бәйли Бу газиз тойгыда ватанчылык, гражданлыкның яхшы сыйфатлары, бишектән алып зиратка хәтле бер-береңә карата уртак бурычлар һәм бер-береңне кайгыртучанлык чагыла Шунлыктан мондый мәкальләрне көнкүрешнең вак-төягенә артык катышу, артык вакка бирелү яки бар да патриархальлек карашлары гына дип бер якка селтәргә тырышучылар бик жинелчә һәм өстән генә карауларын күрсәтәләр Татар йомык яшәми, ул кешегә катышучан һәм ул сәфәр, юлга чыгудан бер дә иренми Шунлыктан татарны Рәсәйнен һәр почмагында күреп була Кешенең җәмәгатьчел һәм катнашучан булырга тиешлеген күрсәткән мәкальләр дә моны раслый — Кеше булган кешенең кеше белән зше бар. кеше булмаган кешенең кеше белән ни зше бар/ һ б Инде юл. сәфәр турындагы бүлектән каралса, аның ярты гомере юлда, кәсептә һәртөрле кешеләргә катышуда үткәнен чамалап була. Тагар (болгар) элек-электән Идел өстеңдә яшәп. Азия белән Европа арасында арадашлык иткәнгә, анын кешегә катнашучанлыгы, кәсепчәнлек һәм эшчәнлеге базар һәм сәүдә мөнәсәбәтләренә караган мәкальләрендә дә киң күренә Акча мал табу, байлык белән торырга тырышу ирлек сыйфаты итеп карала - Акча акчаны шба.—Ак акча кара көн өчен,—Жан рәхәте тән белән, тән рәхәте «ат белән,- Мал—бәгырь ите,—Малны тапкан баксын һ. 6 Сәүдәгәрлек итү макталган Алтыга ал. бишкә car. атын булсын сәүдәгәр,—Алу өйрәтми, сату өйрәтә һ. б. Моның ише мәкальләр күп. Ләкин малны табу бер эш. хикмәт аны тота белүдә дә икәнлеге әйтелә. Шунлыктан, гәрчә:—Юмарт малый үзе ашар. саран малы сараннын үзен ашар, дигән кебек кайбер мәкальләрдә юмартлык макталса да. мал тота белү ягыннан саранлык та артка куелмый:— Саран ирдә мал торыр.—Ашлыкның йозагы—салам, акчанын йозагы—саран һ. б. Ләкин татарны мал өчен генә яши. акча өчен жанын сата дип әйтеп булмый. Ул байлыкның фани икәнен дә, акчага, малга комсызлык кешене күтәрмичә, киресенчә, әхлакый яктан түбәнәйтә, төшерә икәнен дә, шуңа күрә дә байлык, милекчелекнең адәм баласы өчен максат булмыйча, чара гына икәнен дә белә:—Байлык морат түгел, фәкыйрьлек оят түгел —Мал малга җиткәнче, газраил җанга җитәр;—Байлык— бер айлык һ. б. Монда инде без мәкальләрдә бик әһәмиятле урын тоткан сыйнфый бүленеш һәм жәмәгатьчел-экономик темага килеп тоташабыз Кешелек тарихы өчен бик күп уртак яклары булган бу тема да. безнен мәкальләрдә, билгеле, үзенчәлекле яктыртыла. Бу хакта башта үзенә аерым бүлек бирелгәнлектән, монда аларга яңадан кайтырга хажәт юк. Инде кешенең әхлакый йөзен, рухи байлыгын күрсәткән мәкальләргә килик. Мәкальләрнең ин яраткан бер эше—кешенең җәмгыятьтәге урынын, кешенең кешегә мөнәсәбәтен билгеләү булганга, әхлак темасы аларда зур урын тотмый хәле юк. Хәтта, табигать турындагы мәкальләрдә дә (мәсәлән, ат. эт. ишәк, аю, бүре турында) күбесе кешенең рухи, әхлакый йөзенең сурәтләмәсе итеп бирелгәнен югарыда күреп үткән идек. Билгеле, бу тема һәр халыкта бар. Ләкин әхлак дигән нәрсә үзе иҗтимагый караш һәм принцип булса да. кешегә каяндыр әзер килеш салынган абсолют нәрсә түгел. Ул тарихка, тормышка, тәрбиягә бәйләнешле әйбер, шулай булгач, анын һәр халыкта үзенчәрәк булмыйча хәле юк. Татар мәкальләрендә дә холык, яхшылык-яманлык кебекләрне үзенчә аңлау, үзенчә төшенүләр булуы һәм заманга карап бу карашларның да үзгәрешләргә очравы табигый. Татар халык мәкальләрендә иң мактаулы әхлакый сыйфатларның берсе— түземле булу, сабырлык Ашыкмый уйлап хәрәкәт итү ни хәтле макталса, ашыгу шулхәтле гаеп ителә. Мондый сабырлыкны, ашыкмауны мактаган мәкальләрне замана темпын сизмәүчелеккә чакыру, урта гасырлар сүлпәнлеге дип анлатучы иптәшләр аз түгел. Шулай ук сабырлык татар мәкальләрендәге элекке сыйнфый коллыкка баш салып яшәү һәм көрәштән качу күренеше дип аңлатулар да еш очрый. Ләкин мин моның белән килешмәс идем. Чөнки мәкальләр ашыкмаска дисәләр дә. эштә ялкаулыкны, өшәнлекне гаеп итәләр һәм эшне кичектерүгә, иртәгә калдыруга бик нык каршы торалар:—Бүгенге эшеңне иртәгә калдырма;— Калган эшкә кар ява;—Иренчәк—иртәгә эшлим диер һ. б. (Бу хакта мәкальләрнең ни дәрәжәдә күп булуын хезмәт бүлегеннән кара.) Шулай ук сабырлык, түземлек сүзләрен христианлык лозунгасы булган смиренность сүзенең механик тәрҗемәсе итеп, золымга баш салып яшәү мәгънәсендә генә алу да. билгеле, дөрес түгел Шулай булса да. гасырлар буе колонизация астында изелеп, төрлечә эзәрлекләнеп яшәүнен кайбер ачы нәтиҗәләре аркасындамы, белмим, татар ашыгуы белән берәр үкенечле хәлләргә дучар булганмы, ул үз мәкаль һәм җырларында бары тик шул сабырлыгы, түземлеге аркасында ахыр бер көн бар авырлыкларны җиңеп чыгып, алда якты бәхетенә, морадына ирешәчәгенә тәкъдиргә ышанган кебек (фатализм дәрәҗәсендә) ышана. Шунлыктан, сабыр, түземлек сүзләре бездә пассивлык мәгънәдә генә алынмыйча, күбрәген алдыңа алган эшендә ахырынача принциплы, эзлекле булу, өмет өзмәү кебек актив мәгънәләрне дә үз эченә ала. шулай ук акрынлык дигәнне дә алдынны-артынны уйлап, төпле һәм эзлекле хәрәкәт итү мәгьнәсендәрәк йөртә:—Сабыр иткән, морадына җиткән;—Түзгән түл җыяр;— Ашыккан ашка пешкән;—Акрын баскан ат булган, ашыкмый йөргән ир булган;— Ашыккан кыз кияүгә барса да мантымас һ. б. шунын ишеләр. Шул ук сабырлык янына татарның тыйнаклыгын да кушарга кирәк. Анын мәкальләрендә мактанчыклык, тәкәбберлек бик нык гаеп ителә — Үзен-үзе белмәгән, борынын күккә күгәргән.—Юктан бар булган—тәнре белән тин булган;— Үзенне-үзен мактама, сине кеше мактасын һ. б. Белмим, монысы да шул изелгәнлек галәмәтеме, татар тормышта да. гомумән, үзе куйган кагыйдәсенә бик туры килә. ул. әйтик, тау халыклары белән чагыштырып караганда, артык дәрәҗәдә тыйнак, хәтта үзендә бераз гына горурлык булырга тиешлекне дә оныткан шикелле күренә. Анарда, мәсәлән, башкорттагы кебек—Үзеңде үзен мактамаһаң, кеше һине кайсан мактаһын? дигән мәкальләр бөтенләй дә юк Киресенчә, үзеңне артык кече тоту;-Ишек төбендә урын барда түргә узма кебек мескенлек, башка халыклар арасында бусага төбендә калу кебек түбәнсенүне яклауларга хәтле барып жителе. Мәкальләрдә әхлакый сыйфатлардан ин зурысы булып турылык мактала Үзенә һәм кешегә биргән сүзеңне үтәү, әманәткә хыянәт итмәү канун хөкемендә. Мәкальләрдә иң элек кеше үз принцибына туры булсын дип куела һәм, бу төрлечә кабатланып, бик нык таләп ителә: —Кешенең эше белән сузе бер булсын,— Кешенең сүзе үлгәнче, үзе үлсен;—Турылык таш ярыр,—Әйт тә сүзенә җит, чап га өенә җит,—Егет сүзе бер булыр,—Сүз бер, Алла бер,—Әйткән суз—каккан казык һ б. Болардан хәтта турылыкны татарнын Алла урынында күреп табынуы, аны тормышында төп нигез итеп куюы аңлашыла. Билгеле, намуска кайтып кала торган бу күркәм холык һәм карашнын урнашу тамырлары бик ерак Канчандыр, исламга чаклы, табигатькә табыну заманнарында, бездә сүз белән эш һәм сүз белән хокук бер-бсрсеннән аерып каралмаган. Ялган сөйләү, хыянәт мөмкин булмаган эш саналган, сугышларда, сәфәрләрдә ул шул турылыгы белән жинеп чыккан Ант итү. сүз бирү бик олы эш булып, аны бозу бөтен кешелекне бозу, хәтта алай гына да түгел, бөтен жир-күк, бөтен галәм тәртибен бозу дип каралган Ант бозучыга, хыянәтчегә бөтен табигать дөньясы каршы күтәрелә, андый кешенен җитмеш тамыры корый, аны икмәк ора, жир йота, кояш аннан йөз чөерә дип ышанганнар. Тагар ант иткәндә бүгенге көндә дә.—Ялган әйтсәм жир йотсын, икмәк орсын, кояш йөзен күрмим,—диюләре шуны күрсәтеп торалар Билгеле феодализм таркаулыгы дәверендә борынгы кабилә берлеге, һәм шунын артыннан бу эш белән сүз берлекләре какшый, капитализм жәмгыятендә вак хосусый милекчелек интереслары белән борынгы турылык йолалары нык каршылыкларга очрый. Ант какшый, вәгъдәнең «вау*лары кырыла башлый, туры сүз гаеп ителә Билгеле, татар һаман туры булырга тырыша. Ләкин бу инде ана шактый гына кыйбатка тошкәли, шунлыктан ул турылыктан зарар күрүләреннән зарлангалый башлый:—Турылыкның төбе корылык! — Туры телемне тыя алмыйм, туганыма керә алмыйм, —Туры әйткән туганына ярамаган,—ди һ б. Боларда инде турылык мәсьәләсендә такт һәм чама белергә сак һәм исәпле булырга дигән карашлар сизелә. Бу бигрәк тә дуслык турындагы мәкальләрдә күренә. Борынгы мәгънәдә үзара дуслык, ыру-кабилә, ил-ара, ил, сәфәр дуслыгы кебек төшенчәләр бозыла, сыйнфый эксплуатация, милекчелек, һәрнәрсәдә вакчыллык, исәпчәнлек тудыруы аркасында дуслыкнын да күбрәген практик якка, исәпкә корылуын китереп чыгара башлый —Дустыннан аерыласын килсә, көтәргә бир,—Исәпле дус аерылмас, —Дус белән аша. эч, итмә алыш-биреш һ б. Хәтта дустан да сакланырга, серенне аңардан да яшерергә тиешлекләр әйтелә башлый —Сер дусы күп булыр, серне тоткан бер булыр,—Вафасыз дус башны ашын.—Кар башына кар җитәр,— Дус башына дус җитәр һ. б Билгеле, мәкальләр арасында мондыйларның да булуын дуслык кебек бөек хиснең вак буржуа һәм мещаннар арасындагыча - Син мина бер я\шылык ит. минем дә сина бер яхшылыгым тияр, дигән кебек, яхшылыкны бары акча урынында бурычка гына биреп торыла торган бер нәрсәгә вак исәп-хисапка, тар практицизмга кайтарып калдыруны күрсәткән күңелсез карашлар җимеше булып торалар Ачучанлык һәм кеше гаебен тикшерүчәнлек, гайбәтчелек, доносчылык кебек тискәре холыктан тыярга тырышкан мәкальләрнең күп кенә булуы бу кимчелекләрнең татар арасында шактый урын алуын да күрсәтә булса кирәк Тагар югыйсә үзе кызса һәм принципка китсә, сон чиккә барудан да кире тормый торган кызу канлы, хәтта, кайгысын да шатлыгын да үткен кичерүчән (зәһәр) табигатьле, дуамал булганга, кызулык белән хатага төшүләрдән саклану өчен, шундый мәкальләрне профилактик чаралар йөзеннән яки «арткы акыл»га утыру төсендә кулланырга яратса да гажәп түгел Безнен мәкальләрдә усаллык макталмаган кебек, юаш-йомшак булулар да макталмый —Аю кашка булмас. усат яхшы булмас,—Усалнын артына суык су сал;— Йомшак агачны корт басар һ б. Бу икенең арасында урта юл тоту татар өчен хәтта сайланган башлык, дәүләт ире булуның да идеалы булып тора — Усал булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар, уртача булсаң ил агасы ясарлар. Шул ук вакыт татарнын бу «уртача» дигән әхлакый сыйфатына ач күз, комсыз булмаска, канәгатьчел булырга чакырган мәкальләрне дә кушарга кирәк Барлык шул китерелгән мисаллардан җыеп кына әйткәндә, татарнын тормыштагы «уртарак» бер кешесе килеп чыга. Бу урта кул кеше, мәкальләр буенча, холык ягыннан үзенең каршылыклы яклары булуга карамастан, шактый яхшы, уңай табигатьле булып алга килеп баса: ул шактый изелгән, тыйнак, күпне күргән, йомыш-юлга күндәм, хезмәтендә ихлас күңелле, тырыш, ләкин шуның белән бергә алны- артны бик карап, сагаеп, исәп-хисапны бик дөрес йөртеп эш итүчән, шактый коры табигатьле, каты серле кеше. Теоретик булудан бигрәк, ул практик. Гәрчә саран кешегә карата ул—Кызганма, кызыл эт ашар, дисә дә шул ук вакыт кешене бик кызганучан булу, юл куючанлыкны да мактамый:— Кызгансаң, кызганычка калырсың;—Ит изгелек, көт явызлыкдип тә куя Ятим-үксезләргә карата булган мәкальләрдә дә аларны асраганнан күп хәер күрмәссең дигән мәгьнәдәрәк сүзләр ычкындыргалый Кыскасы, мәкальләр буенча тормыштагы бу урта татар кешесе бик шәфкатьле, йомшак бәгырьле кеше булып чыкмый Бу нәрсә аның тыйнаклыгы, канәгатьчәнлеге белән һәм шулай ук лирик җырларындагы сентиментальлек нечкәлеге, моңга бирелүчәнлек сызыгы белән, ничектер, бик үк ятышып җитми шикелле. Халык күңеле шундый тирән катлаулы һәм каршылыклы, утын-суын бергә җыйган нәрсәдер, күрәсең. Шул рәвешле без, мәкальләр буенча, татарның тормыштагы уртача кешесе ниндирәк булуын беркадәр чамалый алдык. Инде идеалдагы кешесен дә эзләп карыйк. Бу кеше аның мәкальләрендә ир яки егет дигән сүз белән әйтелә булса кирәк. Югарыда семья турындагы мәкальләрдә без ир сүзенең хатын ире дигән бер мәгънәдә әйтелешен күргән идек. Ләкин бу сүзнең мәкальләрдә тагын да югарырак һәм безнең өчен тагын да әһәмиятлерәк булган сурәтләмә (образ) мәгънәсе бар. Бу чагында ул безгә ирлек, егетлек сыйфатларына ия булган кеше дигән мәгънәне үз эченә алып, шуның шәхси һәм типик төсмерләнешен тапкан сурәтләмә булып килә. Ир сүзен баш хәреф белән язып күрсәтергә мөмкин булган мондый кулланыштагы мәкальләрдә без тормыш тоткан төп татар кешесе холкы-фигыле белән ниндирәк булырга тиешлекнең идеалын шактый анык билгели алырбыз. Мәсәлән —Арсланның ялы. ирнең сакал-мыегы;—Акрын баскан ат булган, ашыкмый йөргән ир булган дигәндә. Ир—тышкы кыяфәте белән дә мәһабәт, үзенең килеш-килбәт хәрәкәтләрендә дә чәпчеп таралып бармый, бәлки Рәсемдә (сулдан уңга) X. Туфан. Г Минский. Н Исәнбәт. Ш Галиев. Ә. Еники. Ә. Давыдов. 60 еллар уртасы. үз максатын үзе белеп хәрәкәт итүче, карарлы һәм салмак кеше:—Яр икмәге ирекле;— Ирнең уңмаганы икмәксез булыр;—Ир булган ир ашны таштан чыгарыр дигәндә. Ир кеше—ин элек үзен, семьясын үз кул көче белән туйдыра алучы кеше— Ирмен дигән ирнен эчендә бишекле олан ятыр.—Ир и азасы өчкә чаклы;— Ир сынамак—бурыч дигәндә, ул бик каты серле, ихтыяр иясе һәм сынаудан —Ат чанада беленер, ир сәфәрдә беленер дигәндә, ул шулай ук юлда-нидә. кеше арасында сер сынатмый торган кеше:—Ирнен сүзе үлгәнче, үзе үлсен;—Ирне намус үтерер дигәндә, ул беткәнче вәгъдәсендә туры һәм үзенен сүзе, намусы өстендә үләргә әзер торучы:— Ирнен малы ирдә, иреккәндә кулда дигәндә, ул малны тота белү белән бергә, кирәк урында юмартлык күрсәтә белүче — Ир әүвәлеңдә җәфа күрми ахырында вафа тапмас;— Ир бул—җир бул дигәндә, ут үз теләгенә ирешү өчен, озак һәм теләсә нинди авыр жәфаларга түзә белүче — Ир үлсен дә дан калсын дигәндә, ул зур эшләргә омтылучы кеше; шулай ук.—Ир туган җиренә, ат туйган җиренә;—Илнен эше ир муенында, ирнен эше ил муенында дигәндә, анын ватанчылыгы, ил өчен яшәве — Ирләрнен һиммәте тауларны урыныннан кубарыр дигәндә, анын ин зур сыйфаты— олы җанлы булуында икәнлекләре әйтелә. Кыскасы, мондый мәкальләрне укучы үзе китаптан тагын да күбрәк һәм әһәмиятлерәкләрен таба алачак. Мондый мәкальләрдән күренүенчә. ИР исемен күтәргән татар идеалда шундый олы сыйфатларны үзенә жыйган булырга тиеш. Билгеле, бу олылык сыйфатлары өстенә анын тырыш һәм батыр табигатьле булуын өстәп әйтергә кирәк. Кешенен юашлыгы, тымызыклыгы бу мәкальләрдә бер дә макталмый, бәлки ачык. туры, тәвәккәл һәм кыю булырга тиешлеге алга куела. Бездә батырлык турындагы мәкальләрнен күп булуы аны төрле яктан төсмерләргә мөмкинлек бирә :— Батыр ярасыз булмас.—Батыр яуда беленер;— Сугыштан сон батыр күбәер;—Батырга ла җан кирәк;—Юмарт дигәннәр— малдан чыгарганнар, батыр дигәннәр—җаннан чыгарганнар һ. б Батырлык тәвәккәллек бик макталып, куркаклык гаеп ителсә, сак булырга өндәгән мәкальләрнен булуына да игътибар итәргә кирәк. Борынгы татар-болгарларнын барлык ир-аты гаскәри хисапланып, башларыннан канлы һәм кыю сугышларны күп кичергәнгә, батырлык турындагы мәкальләрнен күбесен борынгыдан калганнар дип уйласак, инде сак һәм посып яшәргә өндәгән мәкальләрнен дә патша хөкүмәте кулында халыкнын хокуксыз һәм эзәрләнеп яшәвеннән килеп чыккандыр дип уйларга кирәк. Ләкин батырлык турындагы мәкальләрнен һаман да саклануы, анын гражданлык һәм сонгы ватан сугышларында үзен шул яктан күрсәтә алуы, татар, чынласа, бүгенге тормышында да шушы идеалдагы ИР га үзенен бик туры килә ала икәнен күрсәтә Шул рәвешле, әгәр дә без егет, кыз яки хатыннар турындагы мәкальләрне китаптагы бүлекчәләрдән укып карасак, беренче карауда каршылыклы булып күренгән андагы сурәтләмә һәм мисаллардан аларнын уртаграк бер тибы күз алдына килеп басар. Бу исә күп яклы, төрле сыйфатларга ия булган татар егете яки кызы, йә тагар хатыны булып чыгар Монда аларнын кем булулары һәм тормышта тоткан урыннары төрле яктан бирелгәнгә, аларнын шактый бөтенлекле реалистик сурәтләмәсе яки төсмерләре булыр Кызыксынган иптәшләр аларын үзләре өйрәнә алырлар дип уйлыйм Әхлак өлкәсендә гомумиләштеребрәк тукталырга яраткан тагын бер тема— яхшылык-яманлык турындагы мәкальләрнен күп булуы Билгеле һәр заманда да. һәр халыкта да яхшылык мактала, яманлык гаеп ителә. Әмма ләкин нәрсә сон яхшылык, нәрсә яманлык? Бу төшенчәләрдә мәңгелек һәм абсолют булмыйча, заманына, халкына карап төрлечәрәк мәгънәдә аңлашылганын әйтергә кирәк Шунлыктан бу яктан һәммә халык бер уртак карашка җыела алмый Бер халыкта яхшылык саналган нәрсә икенчесендә яманлык дип саналуы яки бер заманда бер халык яхшылык дип таныган нәрсә икенче заманда яманлык итеп саналу мөмкин Хәтта бер халык өчен сый-хөрмәт яхшы сыйфат булып саналса, икенчесенә явызлык, зәхмәт булып та күренә ала Мәсәлән, урысларда— һее па честь гатарсьа дигән мәкаль бар Анын килеп чыгуын Снегирев болай аңлата: элек Урдага килгән урыс кня зьләрснә татарлар хөрмәт (честь, почесть) күрсәтү йөзеннән, ал арны кымыз белән сыйлый торган.булганнар Сый-хөрмәт кабул итмәү дигән нәрсә дошманлык күрсәтү булганга, билгеле, князьләр аны эчәргә мәҗбүр булганнар. Ләкин христианнар шәригатендә ат ите мөселманга дуңгыз ите кебек булганга, бия сөтеннән булган кымызны эчү дә борынгы фанатиклар өчен гаять куркынычлы гөнаһка төшү булып тоелган. Шунлыктан татарның аларга күрсәткән иң зур явызлыгы да кымыз эчерүләре дигән мәгънәдәге шушы мәкаль килеп чыккан була. Димәк, бер халыкча яхшылык, икенче халык күзлегеннән яманлык булып чыга. Яки тагын шундый бер мисал алыйк. 986 елда олы князь Владимир дин сайлап кабул иткәндә, безнең Болгардан да илчеләр барып аңа ислам дине тәкъдим иткәннәр Безнекеләр ана—ислам аракы эчүдән, дуңгыз ите ашаудан тыя дигәч. Владимир боларсыз яшәү урысларга мөмкин түгел икәне әйтеп:—Руси есть веселье пити. не может без того быти дигән мәкаль белән җавап биргән. Димәк, бу ике халыкның ышануынча, бер үк нәрсәләргә ике төрле мөнәсәбәт булган. Урыс мәкальләреңчә дуңгыз ите ашау, аракы эчү. эчертү яхшылык, әмма ат ите ашап кымыз эчү яманлык булса, болгар-татарлары аңлавынча, кымыз эчеп, ат ите ашау яхшылык, әмма дуңгыз ите белән аракы яманлык саналган. Инде Петр I дән сон Россиягә фән-белем керә башлап, кымызның файдалы дәва икәне дә беленгәч, шул ук урыс алпавытлары башкорт арасына кымыз эчәргә килә башлыйлар, һәм хәзер шул ук болгар-татарга килсәк, бу заманда аракының фән буенча адәмгә бик зарарлы булуы исбат ителүгә карамастан, кунагы алдына бик һәйбәтләп аракы белән дуңгыз казылыгы чыгарып куя икәнен күрәбез. Бер халыкта яхшылык дип табылган нәрсә икенчесендә яманлык дип саналганын, тора-бара бу төшенчә дә үзгәреп, хәтта бер халыкның үз эчендә дә бер заманда яманлык саналган нәрсә икенче вакытта яхшылык саналырга яки. киресенчә, элекке яхшылык соңыннан яманлык саналырга мөмкин икәне шул мисаллардан аңлашылса кирәк. Шулай ук бер үк заман эчендә дә бер сыйныфка яхшы булган нәрсә, икенчесенә начар булып тоелырга мөмкин. (Бай. ярлы турындагы мәкальләр бүлеген кара). Йә булмаса, әле шушы йөз башында гына татар хатын-кызынын йөзен каплап йөрүе яхшылык дип саналып та. хәзер, киресенчә, йөзне капламау яхшылыкка саналуын алып карагыз. Шул рәвешле, яхшылык-яманлык төшенчәсенең диалектик каршылыклы, һәм әверелешле булуын мәкальләр безгә тагын да яхшырак ачып бирәләр:—Яхшысыз яман булмас, ямансыз яхшы булмас:—Яхшыдан яман туган:— Яманга яхшы катышмый булмас һ. б. Шул рәвешле, яхшылык белән яманлык күп вакытта бер үк мәкальдә бер-берсенә янәшә, яки капма-каршы куела:—Яхшылык күзгә күренми, яманлык күмеп куелмый:—Яхшыга ияргән чәчкә, яманга ияргән тозакка:— Яхшыга ияргән азыкка, яманга ияргән казыкка һ. б. Мондый мәкальләр яхшылык белән яманлыкның һәрвакыт каршылыклы яки көрәш хәлендә булуларын күрсәтәләр. Шунын белән без боларда халыкның ничек тормыш каршылыгы диалектикасын тотып ала һәм аны сәнгать чаралары белән тәгъбир итә белүләрен күрәбез. Яхшылык һәм яманлык төшенчәсендә татар мәкальләре фәлсәфи һәм абстракт фикерләүгә, яхшылыкнын түләү яки бүләк алу өчен генә эшләнмичә, яхшылык исеменә, кешелек хакына эшләнүен, ягъни аның һәртөрле эгоизмнан азат һәм югары булган идеалдагы күренешен тәгъбир итүгә ирешәләр:—Яхшылык ит тә диңгезгә ат. балык белер, балык белмәсә халык белер:—Таш белән атканга аш белән ат:—Яхшылыкка яхшылык һәр кешенең эшедер, яманлыкка яхшылык—ир кешенең эшедер:—Яхшы кешенең яхшылыгы тияр тар жирдә. яман кешенең яманлыгы тияр һәр җирдә:—Ай уртак, көн уртак, яхшы кеше уртак һ. б. Татарда яхшылык яки яманлык гамәлнең сәбәпчелек канунына буйсынуына. анын хәерле яки яман нәтижәсе. әлбәттә, шуны эшләүчегә әйләнеп кайтачагына ниндидер язмыш кануны кебек итеп ышану бар. Дөньяда һәр тотылган энергия көче бервакытта да юкка чыкмаганы һәм янадан чыганакка әйләнеп кайтканы шикелле, башкаларга карата эшләнгән яхшы-яман гамәлләр дә. борынгы бабайлар ышануынча, үзенә кайта һәм үз башына ук була:— Яхшылык кылсаң да үзенә, яманлык кылсан да үзенә:—Юкә өзсәң, каеш түләрсең:— Үрдәк бирсәң, каз алырсың:—Дошманга үлем теләгәнче, үзеңә гомер телә:—Кешегә чокыр казыма, үзен төшәрсең һ. б. Яки шул төшенчәләрне бик кыска итеп, җыйнак кына ике сүз белән:— Үзенә кайта дип куя. Билгеле. мәкальләрдә бу үзенә әйләнеп кайту сәбәп-нәтижә чылбырының ин кыска юл белән, хәзер яхшылык яки яманлык иттен дә, шундук нәтижәсен күрден төсендә уйланмый, киресенчә, яхшылыкка каршы күп вакыт яманлык белән кайтаралар икәнен, бу хакта бик белеп, урынына һәм кешесенә карап сак хәрәкәт итәргә кирәген дә белә (Ит изгелек, көт явызлык!) Юк Аның бу үзеңә кайтасы яхшылык—яманлыкның югарырак һәм бервакытта да юкка чыкмын торган озын сәбәп чылбыры аша йөрүенә һәм нәтижәсе бик ерактан, хәтта үзе үлгәч булса да, бер әйләнеп кайтачагына ышанудыр Белмим, әллә үзен озын-озак һәм хаксыз газаплар чиккән дип белгәнгәме, бу ышану кайчан да булса бер гаделлек-хаклыкнын өскә чыгуына иманы шикелле үк. анын төп тормыш нигез кануны булып тора. Кешенең акыл-белем сыйфатларына килгәндә, татар мәкальләре аларга да зур урын бирә. Акылның төп көче, бер билгесе, анынча. кешенең характерында, ихтыярында Аныңча бу. ин элек, ачуны йота белү, аннары үз теленә, үз эчке серенә хужа була белүләрдә күренә —Ачу йоту—тау йоту,—Акыллынын теле күңелендә, юләрнең күңеле телендә;—Акыллы ирнен эчендә бишекле азан ятыр һ. б Шулай ук акылның эш белү, һөнәр, гыйлем өйрәнүдә тырыш булуы турында ла күп әйтелә. Безнең мәкальләребездә гыйлем-мәгърифәткә чакыру, гомумән, зур урын ала. Шул ук вакыт белдек сату, кирәк-кирәкмәскә артык кызыксыну һәм һәр белгәнеңне сөйләү гадәтләре макталмый. Элек ханнар кулында һәм соныннан патша хөкүмәте кул астында ана күпне белергә ярамаганга артыкны белгән кешеләр тиз зинданга олагып, асарга хөкем ителгәнгә, белем турында сак булырга ишарә иткән мәкальләр дә юк түгел — Күпне белсән. асарлар,— Белмим бер сүз, беләм ике сүз һ б Шул ук вакытта юләрлек, тилелек турында мәкальләрнең күп булучылыгы да игътибарны үзенә тарта. Беркатлы, сәер кешеләрдән, диваналардан кызык табу, гомумән, көнчыгышта таралган хәл. Мәкальләрдә юләрдән кызык табу, анын белән юану кебек хәлләр сизелә. Ул ахмакны исәр, юләр, урта юләр, чын юләр, акылсыз, ахмак, дивана, сантый, тинтәк, тиле дигән кебек төрле дәрәҗәләргә бүлеп йөртә:— Үтә исәр буйга үсәр, —Чын юләр үзен мактар, урта юләр хатынын мактар;—Тинтәк типсә, тимер өзәр.—Акыллы атын мактар, ахмак хатынын мактар,—Акыллы уйлап торганчы, тинтәк эшен бетерер —Тиле тиле дигән саен тигәнәк буе сикерә,— Юләргә кон дә бәйрәм. -Акыллы әйтер— юл куйдым, юләр әйтер—җиңдем ишеләр. Болардан күрелүенчә, татар юләрлекнең билгеләрен гамьсезлек, бәйрәм ярату, лыгырдык сату, эшне уйлап тормый эшләп ташлау, һәр сүзгә ышану, юмартлауга килү, үзен яки хатынын мактау, сүз көрәштерү, карышу, үҗәтлек кебек хәлләрдә күрә Ахмаклыкка төшүдән саклану өчен мәкальләр эшне эшләүдән, сүзне әйтүдән элек ахырын уйларга, бер сыналган хатаны кабатламаска, каты серле, аз сүзле булырга, бигрәк тә үз ачуына үзең хужа булырга, кызып-чәнчеп бармаска кмнәш бирәләр Ачу йота белү акыллыкның хәтта беренче билгеләреннән санала — Ачу пычак, акыл сап. —Ачу алдан йөрер, акыл арттан йөрер. -Ачу дошман—акыл дус, ачуына акыл куш һ. б Татар мәкальләрендә тагын да игътибарга алырлык бер як булса, ул да уку, язу. белем-гыйлем алу турыларында мәкальләрнең күп булуы Бу нәрсәгә хәтта үткән йөздә үк кайбер урыс галимнәре дә игътибар иткәннәр (мәсәлән. Березин) Безнең халык элекэлектән мәктәп-мәдрәсәләр һәм сабак абыстайлары аша башлангыч хәреф тану ягыннан Рәсәйдә алдынгы бер урынны тотып килгәнлеге үз заманында матбугатларда язылып үткән иде Патша хөкүмәте татарга мәгърифәт керүне төрле юллар белән тыеп килгәнгә, бу мәктәпләр дә хөкүмәт челтәренә кермәгәнлектән. бу укулар, билгеле, белем бирү ягыннан бик түбән, артта һәм бәхетсез хәлдә яшәгән. Шулай булса да. татар халкы үз- үзләреннән укырга тырыш хазык булганга, мәкальләре арасында анбслем. мәктәп мәдрәсә, уку-язуга караганнары шактый күп Болар арасында да халыкның үз туган тел һәм әдәбиятына караганнары аеруча әһәмиятле Мәгълүм ки. электә безнең әдәби телебез «горке» дип аталган (Игътибар изегез юрки түгел, турке) Мәдрәсәләрдә, сабак абыйстайларында хәреф танырга, укырга өйрәнүне «төркегә төшү», -горке тану» дип йөрткәннәр һәм бу уку программасы кызлар өчен Йосыф китабын көйләп укуга хәтле барып җиткән. «Йосыф китабы»нын XII! йөз башында язылган булуын игътибарга алсак, бездә «төрке» дип йөртелгән әдәбият татар-монголларнын бу якларга һөҗүмнәренә чаклы ук булганлыгы аңлашыла, алар килгәнче татар сүзенең бу якта куллануы да мөмкин түгел. Монголлар басып алганның соңында да безлә Болгарда гына түгел, Казан ханлыгында да һәм аннан сон Россия кул астына кергәч тә татар сүзе кулланылмаган, тик үткән йөз ахырларында туган яна әдәбият белән генә керә башлап, шуңа хәтле килгән борынгы язма әдәбиятыбыз һаман төрке дип аталып килүендә дәвам иткән. Бу «төрке» дигән әдәбият, кайберәүләр уйлаганча, Госманлы төрек әдәбияты да. Чыгтай әдәбияты да түгел, үзебезнең шушы Идел буйларында борын-борыннан бирле яшәп килгән болгар төркесе. Казан төркесе булып, бу атама ана җирле тел билгесе ягыннан карап бирелгән. «Төрке» дигән әдәбият бездә мен ел буе озак һәм авыр көрәшләр аркылы яшәп килгән. Феодаллар, руханилар, соныннан патша теле итеп бары тик гарәп, фарсы телләрен генә таныганда, мәктәп-мәдрәсәләрдә әлефбидән башлап балаларны шул телләрне укырга мәҗбүр иткәндә, татар халкы аларга каршы һаман үз төркесен яклап килгән. Тел-әдәбиятта гасырлар буе барган бу көрәш мәкальләрдә чагыла:— Төрке барнын күрке бар;—Укыдым гарәп—тордым карап, укыдым фарсы—килде каршы, төркем бар да күркем бар, төртермен дә егармын кебек мәкальләр татар халкында үз туган тел- әдәбиятына, үз милли культурасына ни дәрәҗәдә мәхәббәт булуын, аны ул чагында дини һәм изге саналган гарәп-фарсы культураларыннан да югары һәм кадерлерәк күреп килүен һәм, халык буларак, яшәү мәйданында анын борынгы төрке әдәбияты да гарәп-фарсы кебек чит культураны «төртеп егарлык» корал итеп тануын күрәбез. һәртөрле мифләргә, дингә, Аллага ышануга турыдан-туры караган мәкальләр артык күп күренми. Бигрәк тә кыямәт, теге дөнья, оҗмах-тәмугь турындагы мәкальләр юк дәрәҗәсендә аз. Мәкальләргә карасаң, татар үлсә, күмеп кайталар да шуның белән эше бетә шикелле:— Үлүенә күрә күмүе,— Гүргә кергән кире чыкмас һ. б. Бездә муллаларның азгынлыгыннан, суфыйларнын пуркилыгыннан көлеп, паразитлыкларын фаш итеп чыгарылган мәкальләр дә бик күп — Мулла үзе урлый, үзе юллый;—Суфый суган сөймәс, күрсә кабыгын да куймас;—Иргә намаз, кич намаз, каккан казыгын калмас һ б. Боларга карап халыкны электән Алласыз, материалист булган дип күрсәтүчеләр булды Ләкин бу дөрес түгел. Билгеле, боларга карап кына татар халкынын электән теге дөньяга ышанмавын яки атеистлыгын китереп чыгарырга ярамый Бу хәл мәкальләрнең, күбесенчә, тормыш һәм аннан алынган ачы тәҗрибә җимешләре булып, үзе тәҗрибә итмәгән теге дөнья яки оҗмах-тәмугь хәлләре турында халыкның белемхикмәт әйтә алмавыннан килеп чыккан. Әмма мулла яки суфыйларны исә халык тормышта үзе күреп сынап яшәгән. Аның каруы тәкъдиргә, язмышка, бәхеткә, ризыкка ышану турындагы мәкальләр күп кенә. Һәм бу ышанулар башка темалар рәтендә дә һаман күренә, сизелә килә. Язмышка ышану ислам дине аша киләме, әллә бу анын элекке борынгы ышанулары белән бәйләнгәнме, алары үзенә бер мәсьәлә Әмма ләкин татар ышануынча, язмыш һич кайтарылгысыз бернәрсә Ул аны якын бер сәбәп-нәтижә яки зарурият төсендә генә алмый, бәлки үзе туганчы ук булган ерак сәбәпләр яки табигатьнең үзеннән үк килгән нәрсә шикелле итеп карый :—Язмыштан узмыш юк;—Маңгайга язганны күрми чара юк. —Күрәсен күрми, гүргә кереп булмый һ. б. Бу ышану татарны үзенен тарихисопиаль хәленә буйсыннырга. көрәштән кул селтәргә, бәндәчелеккә күнеп килергә мәҗбүр иткән. Ләкин икенче яктан шул ук язмыш кешесе булу аны да үз табигате белән килешергә, тәвәккәл һәм үлемнән курыкмый торган кеше булуына да ярдәм иткән. Чөнки бит. анынча, үлем дә язмыш эше. үлемнен кайда булачагын беркем дә алдан белми, туфрагын кайда язган булса, шунда була. Әмма инде сина язылмаган җирдә нинди һәлакәтле эштә, нинди канлы сугыш мәйданында булсан да сина үлем булмый, дип ышанган Шул рәвешле мәкальләрнең гомуми эчтәлегенә ашыгыч бер күз йөгертеп үткәндә дә. андагы темалар күпчелеге башка халык мәкальләрендәге белән бер үк булсалар ла, алар безнен халык язмышын, тормышын, табигатен, рухи, әхлакый сыйфатларын һәм характерларын, тарихын шактый күп яклы, тапкыр һәм тирән чагылдыра икәнен күреп була. Мәкальләрне укып барганда, моны бетен күләме һәм тирәнлеге белән күреп булачак. Бу хәл мәкальләрнең тематик эчтәлеге һәр халыкта үзенчәлекле булуын, аларга гомуми бер үлчәүдә генә килеп, берсендәге үзенчәлекләрне икенчесенә механик күчерергә ярамаганлыгын күрсәтә. Тема ягыннан да шулай Берсендә берләре бар яки баерак булса, икенчесендә алары булмас яки аз әһәмият бирелгән булыр Бу нәрсә халыкларда тормышның, зәвыкларның төрле-төрле булуына бәйләнгән Моны безнен мәкальләрне урысныкы белән чагыштырганда бик яхшы күреп була. Аларда. мәсәлән, һәртөрле чиновниклар катлавы, суд-судья. закон йөртү. дәүләт тәртипләре турында мәкальләр бик күп. Чөнки Рәсәидә бу эшләр 1917 елга хәтле урыслар кулында гына булган. Шунлыктан аларда мәкальләргә бары тик хокук материаллары күзлегеннән генә караучылар булган Билгеле, андый мәкальләр Казан алынганчы бездә дә күп булгандыр, әмма хәзер безгә хәтле килгән мәкальләрдә бу темалар яктыртылмый диярлек, күп булса тылмач- фәләннәргә генә кагыла. Ни өчен? Чөнки татарлар күп йөз еллар буена дәүләт идарәсенә якын җибәрелмичә, күп булса берәр конторда тылмач-фәлән (тәржемәче) булып кына эшли аЛганнар Алар чинсызлар. Шулай ук татар дворяннары да. күбесенчә, исемдә генә булып, христиан дине кабул итмәгәннәре җирсез, чабаталы аталганга, крәстиәннары да урыс крепостное хәлендә беркетелүе бик сирәк ихтималда гына булганга, бездә крепостнойлык хокукына һәм мөнәсәбәтенә караган мәкальләр бөтенләй юк. Борыннан килгән кол сүзе гомумән очраса да, холоп, смерд (Смерда взгляд хуже брани) шикелле халыкка сыйнфый җирәнү кушаматлары да. аларга бәйләнешле мәкальләр дә бездә юк Шулай ук бездә урыслардагы кебек чиркәү, монастырь, монах, поп турыларында мәкальләр була алмый Аннан тагын ялкаулыкны, бәйрәмчелекне яки кабакны идеаллаштырган мәкальләр күренми диярлек Әмма кол белән би. бай белән ярлы, ач белән тук кебекләр турында мәкальләр бездә күп кенә Шулай ук базар, товар, акча мөнәсәбәтләре турында, юл-сәфәр йөрүләр турында мәкальләрнең күп булуы татарның сәүдә яратуы белән һәм кәсеп эзләп юлла күп йөрүләре белән бәйләнгән. Патшачылыкны мактау, ихлас мужик буйсынучанлыгын, анын юашлык һәм мескенлеген идеаллаштыру кебек мәкальләр дә бездә юк шикелле Шулай ук урыс мәкальләрендә күрелгәнчә, төрле өлкәләрдәге кешеләрне үртәп әйтелә торган (присловие) сүз төре бездә бөтенләй булмаган кебек, башка халыкларга өстән караш яки расалык күзлегеннән югары торып әйтелгән мәкальләр лә юк Шунысы характерлы, татар баскынчылыгы турында тарихларда сүз күп булса да. башка халыкларны басып алучылыкны яклаган мәкальләр лә безлә күренмй һәм моннан йөз ел элек безнен мәкальләрне тикшергән Березин дә. башкалар да моны күрсәтә алмаганнар. Бу хәл Идел буе болгарларының үз күршеләренә карата гомумән тыныч халык булуыннан, монгол-татарлар кул астына кергәч тә аларнын һөҗүмчелеген якламаган булуларыннан булса кирәк Батырлыкны төрлечә мактаган яки Тимәгәнгә тимәм, тигәнне гиген калдырмам дигән лозунг мәкальләре булса да, болар да басып алучылык турында булмыйча, бәлки үзләрен яклау яки үз җирләрен басып алучыларга каршы ил-йорт намусын яклау йөзеннән әйтелгән булулары аңлашыла. Шунысы ла кызык хәл бездә башка халыкларга карата аларнын агрессорлыгын яки башка шундый тискәре якларын сыйфатлаган мәкальләр очраса да. алар татарның үзенә карата әйтелгән дәрәжәдә каты түгел Мәсәлән - Tamp барла хәтәр бар— Тагар түрә булса, чабатасын түргә эләр;— Тагар атка менсә, агасын танымас. — Тагар түрә бу 1гач, ин элек агасын үтергән кебек үз адресына карага әйтелгән тискәре мәкальләр безләге хәтле бер халыкта ла юктыр Бу хәл күпләрне гаҗәпләндергән һәм тагарлар үзләренә үзләре бик гүбән карыйлар, аларда үзләренә хөрмәт, милли горурлык дигән нәрсә бер дә юк дигән уйларга ла китергән Ләкин шул мәкалыәр яхшылап каралса, алар безнен үз халкыбыз турында булмыйча, шәһре Болгарны килеп җимергән татар-монголларга карата әйтелгәнлеге мәгълүм булыр Чөнки безнен халык тарихта үзен татар дип атап йөрткәне дә булмаган, ул исем безгә монастырьда утыручы урыс монахлары тарафыннан бирелгән. Урыс кнәзлекләрен Чынгыз явы басып алганнан сон, шул хакта елъязма язучы монахлар монгол белән төрки халыкларын аерып таный алмаганга, Болгар-Казан төрки халыкларын да кенәгәләренә татар дип язып, шулай теркәү рәсмиләшеп киткән. Бу хатанын безнен өчен унайсыз нәтижәсе шунда: татар һөҗүменә каршы ул чагында урыслар әйткән мыскыллы мәкальләр дә, шулай ук болгар-казанлыларнын шул ук монгол-татарларына карата үзләре әйткән тискәре мәкальләр дә хәзер бар да безнең халык башына килеп өелгән. Бу хатаны кабинетта утыручы галимнәр, тарихчылар аерса да, урыс халкында да, безнең үз халкыбызда да шулай ук мәктәп тарих китапларында да ул тискәре мәкальләрнең кем адресына караганлыгы аерып беленмичә, шул килеш кулланыла, һәм урыс халык иҗаты буенча шундый мәкальләр дәресләрдә мисал урынына китерелеп, аңлатмасыз укыту шикелле күңелсез хәлләр дә килеп чыга. Ничек кенә булмасын, югарыдагы мисаллардан бернәрсәне ачык билгеләп була. Мәкальләрнең жанр буларак, башка халыклар белән уртак яклары булса да, алардагы эчтәлек һәм темаларның сайланышы һәм яктыртылышы һәр халыкта үзенчәлекле, тормышы һәм табигате буенча үзенеке. Шуның өчен дә урысларның алдынгы язучылары, шагыйрьләре һәм тәнкыйтьчеләре үз мәкальләренең урыс милли характерын, көнкүрешен һәм халык тормышын өйрәнүдәге әһәмиятен бер генә кат күрсәтеп үтмәделәр. Бу үзенчәлек урыс мәкалендә куас. ә татарныкында әйрән турында әйтелгән булуында гына түгел, бәлки аның тышкы тормыш, көнкүреш шартларыннан алып, халыкның барлык мәелләре, гадәтләре, акылы фигыле— кыскасы, бер халыкның бары тик үзендә генә табыла торган сыйфатлары, ягъни милли характерына чаклы анын мәкальләрендә үзенчәлекле чагыла. Чөнки халыкның тормышында, гореф- гадәт, йола һәм ышануларында, анын әхлагында, тәжрибә һәм дөньяга карашларында ясалып чыккан бу үзенчәлек рухы, үз табигый мәелләре шунда туган, бар ла шундагы ук үз жир-суына, климатына, метеорологиясенә, шунда хасил булган аш-суларына, хезмәт мөнәсәбәтләренә һәм халыкның шунда тарихлар буенча үзе өчен ясап чыгарган теле, тормышы һәм культура дәрәҗәсенә бәйләнгән. Әйтик, аучылык, игенчелек кебек кәсепләре бер яктан үз климат һәм метеорологик шартларына бәйле булса, икенче яктан үз тарихи, ижтимагый хәленнән һәм культура дәрәҗәсеннән башка да була алмый. Шулай булгач, бу нәрсәләр анын мәкальләрендә дә үзенчәлекле чагылмый хәле юк. Бу үзенчәлекләр мәкальләрнең тематик эчтәлегенә генә кайтып калмыйча, барлык яклап һәм бигрәк тә атарнын тел һәм шигъри төзелешләрендә тагын да ачыграк күренәчәк. Аларына соныннанрак тукталырга туры килер. Тормыш хикмәте булу ягыннан мәкальләр Аларның фәлсәфәсе ез татар халык мәкальләренең эчтәлегенә, тематик байлыгына өстән генә булса да, бер кат күз йөгертеп үттек. Ләкин мәкальләрдә алынган нәрсәләргә һәм күренешләргә татарның акылы ничек һәм ни дәрәжә тирән үтеп керә, ул ничек дөньяны таный—болары икенче эш. Чынлап та, без мәкальне халык хикмәте дип атыйбыз икән, анын тирән һәм хикмәтле булуы нәрсәдә? Моны аклау өчен мәкальләрнең эчтәлеген барлап яки бәяләп чыгу гына житми, бәлки халыкның әйбер һәм күренешләрне ничек таный, аера белү сәләтенә дә игътибар итәргә кирәк. Дөньяны, тормышны тану өчен, кеше әйберне бер карау белән тышыннан ук эчен белергә, шуның белән файдасын, кыйммәтен, үзенең мөнәсәбәтен билгеләргә тырыша. Дөрес, кайбер әйбердә моны белергә әллә ни зирәклек кирәкми. Эчтәлеге тышына ук чыккан була:—Май чүлмәге тышыннан билгеле;- Буйдакнын акылы ике күз;—Баканың йөрешен күргәч, сикерүен нигә сорыйсын.’ һ б. Ләкин бу күбрәген сай һәм катлаусыз әйберләрдә яки тышы белән эче Б бергә тапкыр килгән, килешкән нәрсәләрдә генә шулай. Әмма гомумән нәрсәне тану, аның төбен, татын, асылын белү иң хикмәтле һәм тирән нәрсә булып, әле дә бөтен фән-гыилсм дөньясы анын белән мәшгуль. Халык үзенен тормыш практикасында моның авыр һәм озак сынаулар таләп иткәнен бик яхшы белә:— Кеше кешене таныганчы бер пот тоз ашын. —Нәрсәнен тышы якын, эче ерак, коймасы кала, ишегендә йозак.—Бөлә-бөлә беләсен һ. б Күренеш һәм әйберләрнең, шулай ук кешеләрнең үзләре дә туып үсеп, үзгәреп торулары, яңарып-искерүләре. картаю һәм үлүләре, шул яшәү өчен көрәштә тышкы яктан гына түгел, эчке, рухи яна сыйфатларга да ирешүләре яки һәлакәткә очраулары мәкальләрдә бик нык чагыла. Мәкальләрдә бу каршылыкларның күренүләре, кайберәүләр уйлаганча, аларнын композиция төзелешләрендәге янәшәлектән килеп чыккан контрастлык, антитеза йә булмаса башка шундый сәнгать чаралары өчен ягъни форма өчен генә булмыйча, бәлки тормышнын һәм эчке мәгънәнең шуны кыставы, таләп итүе аркасында, зарурый рәвештә килеп чыга. Шул рәвешле, һәрнәрсә үзенен эче-тышы белән бер бөтен булса да яки шулай булып күренә дә, асылда бу эч белән тышнын күп вакытта бер-берсенә ярашмавын мәкальләр бик яхшы беләләр Алар нәрсәнен (яки әибернен диик) шул каршылыгын танырга, аерырга, тунын белән нәрсәләрне дөрес бәяләргә, алданмаска өйрәтәләр Мәсәлән, әйбер тыштан бертөрле күренеп тә эчке хәле шуна яшерен рәвештә каршылыклы булуы турында — Атланма кызыл алмага;— Үтә кызыл тиз у на,— Юләр кызылга гашыйк. —Тыштан ал ла гел, эчендәген үзен бел;—Адәм аласы эчендә, хайван аласы тышында, — Тымызык күлдә корт уйный. — Чуртаннын үзе үлсә дә теше үлмәс;—Сукыр күп күрер, аксак күп йөрер.- Суфый суган сөймәс, күрсә кабыгын да куймас;—Көндез абыем, кич җаныем. — Өе биек, өйрәсе сыек;—Бай дигән даны бар. тик чыкмаган җаны бар.—Аты аты. кабыргасы коры, —Таяк ике башлы;— Этнең баласы эчендә өрә һ б. Хәтта кайбер нәрсәләрнең эче-тышынын бөтенләй киресе булуына мәкальләр бик нык игътибар итәләр— Етаннын тышы йомшак, эче зәһәр.— Эче җылый, тышзя көлә;—Тышы мамык, эче кабык;—Хаҗи дигәнебезнен куеныннан хачы (тәресе) чыкты һ б. Бу эчке каршылык ничек килеп чыга? Мәкальләр өйрәтүенчә, үсү таркалу эчтән башлана һәм бу башланып кигүнен мизгеле, мәле кайсы кисәктә булуы бар — Ит үзеннән кортлый:—Балык башыннан черер;—Олан яшьтән, тары Язучыларның 7 7v*au клубында әдәби кичә бара (1975). Президиумда (сундан уңга)—Нәкый Исәнбәт. Мвхаммәт Гайнуллин. трибунада- \,тм һфан колактан беленер:—Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга;—Бишектәге бишкә төрләнер һ. б. Һәртөрле тышкы сәбәпләр һәм шартларның кыставы астында, бу эчке бүленеш нинди төс алачагын һәм нинди нәтиҗәгә юнәлгәнен мәкальләр тормыш мисаллары белән алдан ук төсмерләргә өйрәтәләр:—Китәсе кошның башы элгәре. —Башта чыккан колактан, соңыннан чыккан мөгез узар:—Жәй килеше кыштан билгеле:—Ит ашасаң тешкә керә, ашамасаң төшкә керә:—Юкны кирәк таптырыр:—Кирәк тирәкне ега;—һәрбер эшкә сәгать бар. һәрнәрсәгә сәбәп бар һ. б. Нәрсәләрнең шулай эче-тышы күп вакыт туры килешмәсә дә. мәкальләрчә, алар һаман бөтенлеккә, тиңлеккә омтылалар:— Тиң тинне тарта, аршын бүзне тарта:—Зат затына тарта:—Ике сыңар—бер пар:—Иш ише белән, дуңгыз түше белән. —Иш янына куш сыя:—Егет—егетнең көзгесе;—Кәкре белән бөкре икесе дә бер.—Бере тукмак, бере чөй. берен ал да берен төй:—Тиң тиңе белән— тизәк кабы белән. Ләкин һәрвакытта да мондый тигезлек, тинлек килеп чыкмый икән шул. бармаклар да тигез түгел — Игез бәрәннәр дә тигез булмый:—Егет егеттән ким түгел, бәхете генә тиң түгел һ. б. Яки мондый бөтенлек бәхете чиратлашып, алмашып килә:—Бер ел тартай симерер, бер ел бүдәнә симерер:—Бер яшьлектә, бер картлыкта:—Иске байның бөлгәне, яна байның көлгәне:—Берәү сыер сава, берәү мөгезен тота һ. б Бу бөтенлеккә, тиңлеккә, «һәр яктан түгәрәк килү»гә. яки камиллеккә, бәхеткә ирешү хәрәкәте гел туры сызыкта гына үсеп бармый, үзендәге омтылыш көче ирешә алган дәрәҗәдә камиллеккә, сыйфатка ирешә лә аннан кире кайта башлый — Яшь ай кимүдән курыкмас;—Айның күрке төгәл булгач, кире кайтыр:— Ай да кайта, көн дә кайта.—һәр камалның бер зәвалы бар һ б. Кайчагында бу кире кайту берьюлы гына була:— Чуан тулгач тишелер:—Уеннан уймак чыгар һ. б. Ләкин бу омтылышлар максатсыз булса, камиллек таба алмыйча яки бер якка да була алмыйча калган хәлләре дә күп була. Бу чагында сыйфат урынына рәтсезлек, характер урынына үҗәтлек яки хаос килеп чыга:—Ни Аллага, ни муллага:—Ни он түгел, ни камыр түгел:—Ни думбыра белмәгән, ни сызыгыра белмәгән;—Эт баш. сыер аяк:—Син тартасың табакка, ул тагаракка:—Үзе белми, кешедән сорамый;—Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?— Ни ылтыра. ни пылтара. калган ике уртада һ. б. Яки бу каршылыкларның бергә җыелуы һич тә мөмкин булмый торган ике хәл килеп чыга:—Бүре дә тук булсын, куй да бөтен булсын:—Кыз да булсын, буаз да булсын;—Ике тәкә башы бер казанга сыймый.—Ике кимәне учлаган су төбенә китәр һ. б. Билгеле, бу яшәү өчен көрәш, уен түгел. Мәкальләрчә, ул зур тәвәккәллек, фидакарьлекләр сорый: йә баш. йә мал:—Йә иренчәк үләр, йә күңелчәк үләр:— Бүген дөнья, таңда ахирәт. һәм бу көрәштә ике як аяусыз рәвештә бер-берсен алып ташларга, бетерергә омтыла:— Тычканга үлем—мәчегә көлке:—Эткә эт үлеме —Бардан юк булган, үлем белән тин булган;—Бүген бар. иртәгә юк һ. б. Ижтимагый- сыйнфый мәкальләрдән:—Бай барын бирмәс, ярлы карап тормас:—Жан карендәш булса да. мал карендәш түгел;—Ярлы кеше яман чир. туры килсә канын эч (байлар әйткән);—Явын аяган яралы калыр һ. б. Шундый ике рәхимсез каршылык арасында кайчагында өченче бер битараф (нейтраль) торган як килеп кысылучан була. Мәкальләр аны да күрмичә үтмиләр. Бу өченче як ике каршылыкның бергә килеп бәрелешеннән йә үзенә файда итә. икесеннән дә өлеш ала. йә шунда кысылып ике йодрыкны да үзе ала — Ике карга сугышса, ябалакка йон була:—Сугышканга бер үлем, арачыга ике үлем:—Ат тибәр, качыр тибәр, ике арада ишәк үләр;—Кул кулга сукканда, арада чебен үләр:—Ат үлеме туй һ.б. Билгеле инде яшәү өчен көрәш давы коры яшәү өчен генә бармый, бәлки яна сыйфат яулап алу бәхетенә ирешү өчен бара Бу бәхеткә ирешү, мәкальләрчә, кат-кат һөҗүм белән каршы якны жинү (фәлсәфә теле белән әйтсәк, саннын сыйфатка әверелүе) яки жинелеп, катастрофага очрап та эчке яңарыш табу төсендә килеп чыга. Мәсәлән, саннын ничек сыйфатка әверелүе турында — Тамчы-га.мчы күл була, тиен-тиен сум була. Бер тиен бер акча, ике тиен күп акча;— Куй кузыдан үсә, сума тиеннән үсә:—Ил төкерсә күл булыр, бер төкерсә ни булыр;— Тугыз көнгә бер баш. көн дә саен бер аш;—Биш чумар, биш чумар—йөз көнгә биш йөз чумар;—Кул кулны юса. ике кул йөзне юар;—Күп баланың эчендә бер карт бала булыр, күп картның эчендә бер бала данә булыр;—Күп авыз бер булса, бер авыз юк булыр;— Чебешне көз көне саныйлар һ. б. Ләкин, мәкальләрчә, коры сан үзе генә кабатлануы яна сыйфат бирми — Бер тарыдан ботка булмый;—Ике тинтәк берексә ил булмас;—Саныйм утыз, чыга тугыз;—Булыр бала ун яшендә баш булыр, булмастай бала алтмышка китсә дә яшь булыр,—Алтмышныкы бетә, алтыныкы кала;—Белмәгән эше юк. кинәндергән төше юк;—Сүзе сүзгә охшамый, авызы сүздән бушамый;—Акча бакыр, санарга такыр (Саны күп тә сыйфаты аз);— Кабак олы. бәясе бер тиен һ. б. Кыскасы, коры сан һәм күләм артыннан куу, мәкальләрчә, сыйфат бирү дигән сүз түгел. (Кәгазьдә зур цифр, зур процентлар күрсәтеп, үзенә дәрәҗә «сыйфат»ы алуга ярамаса, тормышта гамәлдә бу нәрсә үзе генә күп эшкә ярамый дигәндәй). Мәкальләрдән күренүенчә, нәрсәләрдә бу яна сыйфат яки үзендә рухи яналыкка ирешү, күпләр уйлаганча, һәрбер очракта ла уңай якнын тискәрене җинүе булып кына да килеп чыкмый, бәлки унайнын көрәштә җиңелүе, һәлакәткә очравында ла килеп чыккалый Бу вакытта анын яна сыйфаты— үзенең ник җиңелүенең сәбәбенә ирешүендә, үзенсн хатасын төшенүендә булып чыга. Хатаңны, гаебеңне төшенү исә, аны икенче мәртәбә кабатламаска арткы акыл һәм сабак була, белем һәм тәҗрибәгә ирешүгә илтә:—Аңгармаган түмгәк чана аудара,—Авыруын яшергән үләр;—Бөлә бөлә беләсең;—Эт белән кода булсаң, сөяк белән туй итәрсең;—Кая егыласымны белсәм, салам җәяр идем;— Акча бетми—акыл керми;—Атын алдырган—абзарын бикләгән һ. б. Аннары бу яна сыйфат һәрвакытта да унай як өчен генә булмыйча, кайчагында һәлакәтчә очраган тискәре як өчен лә гыйбрәтле була. Бу чагында ул үз тискәрелегенең җәзасын тату, үз гаебен тану, җинаятен икърар итү. үкенү яки тәүбә итү төсендә анын өчен эчтән янару (трагик катарсис яки арыну) булып чыга Бу нәрсә кеше табигатенең эчке үсеше, камилләшүе, яна сыйфатка ирешүе һәм гыйбрәтле хәл булганлыктан, мәкальләрнең эчтәлегендә анын чагылуын читләтеп үтү мөмкин түгел: яхшы, яман эшләрнең нәтиҗәсе үзеңә үк бер әйләнеп кайта икәнлеккә татар тәкъдиргә ышанган кебек ышана — Адәм каны атлатмый, үзенә кайта:—Атаңа ни кылсаң, алдына шул килер;—Күз яше җирдә катмын,—Козгын кычкырса, үз башына булыр;— Әүвәлгенең мазасын, соңгы бирер җәзасын. — Чәчкәнне урырсың һ. б. Инде мәкальләр әйбернең үзендә яки алар арасындагы каршылык барышын һәм аларнын кайсы унай, кайсы тискәре якка икәнен күрергә яраткач, унай якны яклаулары табигый Ләкин бу әле мәкальләр нәрсәләргә гел унай яктан гына карыйлар, шул якны гына күрсәтәләр дигән сүз түгел Шул рәвешле, сыйфат мәсьәләсе унае белән, без мәкальнең тагын бер әһәмиятле алымына килеп җиттек. Ул ла булса, тискәре яктан суктырып әйтү Чыннан да, безнен мәкальләргә ныклабрак игътибар иткәндә, иң элек шундый бер хәл күренер: аларнын ин зур күпчелеге кире яктан, тискәре яктан әйтүгә яки инкяр аша сурәтләүгә корылган Мәсәлән, фигыльләрдә булмас, алмас, бармый, кайтмый кебек юклык фигыльләре куллану бик күп -Ут төтенсез булмый.—Басуда балык булмас;—Иргә ышанма. Иделгә таянма.—Колынлы биядән кое суы да артмас;—Тимер тапкан тилмермәс:—Алтын черемәс һ б шуның кебекләр. Яки юк. түгел шикелле юклык сүзләре аша бирелү — Кояш га тапсыз түгел;—Кояш юк-көн юк. көн юк—терлеклек юк,—Дуңгызны кондыз итәр тая юк төрендәге мәкальләр Боларла ни дә булса, кире яктан әйтелә, тискәресе бирелә, нәрсә лә булса инкяр ителә. Ни өчен болай тискәре әйтелә сон? Билгеле инде, болай әйтү әйбер һәм хәлләрнең үзләрен юкка чыгару. танымау түгел. Бәлки, киресенчә, аның барлыгын тагын да ныграк беркетү, ача төшү өчен шулай. Әйтик, Кояш юк—көн юк, көн юк—тереклек юк диелә икән, бу инде кояшны яки тереклекне тану, инкяр итү түгел һәм беркем дә аны алай анлатмый. Киресенчә, кояш аркасында көн һәм тереклек бар икәнен һәркем бу мәкальдән тагын да ныграк андый. Чөнки моны әйткәндә, кеше бер үк вакытта шунын кире ягы аша уңай ягын төшенә, ягъни, кояш булмаса. көн һәм тереклекнең дә киресе—төн һәм үлем булыр иде дигәнне андый, бу исә ана күренешне контраст һәм күләгә ягы белән (негатив ягы белән) беркетергә, аның барлык чикләре, контуры белән сурәтле итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Әгәр дә без шундый инкяр итү төсендә әйтелгән мәкальләрнең юклык фигыльләрен барлыкка әйләндереп әйтеп карасак, аларнын шул ук вакыт уңай якны беркетү икәнлеге тагы да яхшы аңлашылыр:—Җир чокырсыз булмас, урман киексез булмас—дигәнне киресенә әйләндереп:—Җир чокырлы булыр, урман киекле булыр дип әйтсәк тә ул шул ук бер мәгънә, шул ук сүз:—Ат тартмаса арба бармас —Бер атка ике камыт киертмиләр дию шул ук вакыт:— Ат тартса, арба барыр Бер атка бер камыт киертәләр дигән сүз. Димәк, инде болай булганда да фикер бер, әмма ләкин мәгънә генә саега һәм мәкаль буларак әдәби, сәнгатьчә әсәрлеген югалта. Ни өчен? Чөнки болай гына әйткәч, анын тормыш каршылыгында әйтелүе калмый, мәкаль үзенен инкяр иткән ягын югалту белән тормышын югалта, хикмәт саега, шигъри яктан төссезләнә, ул гади абстракциягә яки риторик прозага әйләнә Инде ни өчен юклык яки инкяр адымы белән әйткәндә шул ук мәкальләр мәгънә һәм сурәтләмә табуга ирешәләр. Чөнки алар бу очракта нәрсәне инкяр итү аша анын ук уңай ягын беркетәләр, анын күләгә һәм чикләрен күрсәтү белән аны коры, ялангач итеп алмыйча, конкрет тормышы белән алып җанландыралар, сурәтләмәгә күтәрәләр Кайбер мәкальләрдә бер-бер сыйфат яки санның булмау ягы әйтелгәч, шунда бергә үк анын киресе булган яңа яки аерым бер сыйфаты барлыгы әйтеп беркетелә:— Тамак түгел тамуктыр дигәндә, башта түгел сүзе белән анын тамак булуы инкяр ителгәч, анын яңа бердәнбер сыйфаты—тамук кына бар итеп беркетелә. Комсызлык, ач күзлелек кешенең утка, бәлагә төшерә дигәне:— Акыл яшьтә түгел, башта дигәндә, акылның еллар санында булуы инкяр ителгәч кенә кайда булуы әйтелә:—Кешене урын аруландырмый, кеше урынны аруландыра. Монда урынны теләсәң урын-ара (мосафә. пространство) дип, теләсәң хезмәт урыны дип аңла. Бу мәкальдә урынның кеше тарафыннан үзгәртелүе, кешенең урын колы булмыйча, үзе яна сыйфат тудыручы булуы, актив роле ачыла. Ләкин мәкаль монда да ике хәлнең берсен инкяр итүгә корылган Кыскасы, безнең мәкальләрдә тискәре яктан бирелгән алым һәм сурәтләмәләрнең күп булуы тискәренең үзе безгә максат булганы өчен түгел, киресенчә, аларнын кире яктан (инкяр юлы белән) әйтеп уңайлы беркетүендә Ягъни, уңайның кире ягы да бар икәнен әйтеп, күләгә якларын чикләп, киртәләп, бөтен контурын да сызык эченә алып бирүендә. Бу нәрсә безгә уңайлы әйткәндә аның тискәресе бар икәнен дә онытмаска, безне шул тискәрелеккә каршы көрәшергә, аны инкяр итәргә, юкка чыгарырга юнәлтә' Күп кенә мәкальләрнең шулай тискәре яктан суктырып әйтүгә корылуының мәгънәсе шунда. Чөнки бу алым, күрәсез, мәкальнең хикмәтен, мәгънәсен, шигърилеген тирәнәйтергә ярдәм итә 'Бу уңай белән сәнгатьтә күп бәхәс тудырган тискәре образдан курку, абсолют уңайны тудыру бәхәсе хәтергә килә. Югыйсә, халык иҗатында һәм язма әдәбиятта да тискәре аша уңайны сурәтләү шундый кин таралган алым ки. әсәр хәтта гел тискәре сурәтләмәләрдән торырга мөмкин (Әйтик. Гоголь һәм Щедрин алымнары.) Монда мәкальләрдән алынган конкрет мисаллардан да аңлашылуынча, хикмәт тискәрене бирелүендә түгел, бәлки анын ни дәрәҗәдә инкяр ителүендә һәм анын аша ни дәрәҗәдә унайнын ачылуында булып чыга Абсолют уңай образ дигән нәрсәләр күләгәсез, яссы итеп чәпәп ясалган әүлия •сурәт-ләре кебек, коры һәм имансыз булганга, киресенчә, мондый көч һәм динамикага ирешә алмыйча, үзен-үзе инкяр итә; ягъни, уңай дигәнебез кире тәэсир калдыруы белән, үзе сәнгатьчә тискәрегә әйләнә. Мәкальләр әйбер һәм хәлләргә карап анын төп сыйфатын билгеләргә тырышалар — Тиле үзен мактар,—Ат яхшысы—тездән, егет яхшысы күздән билгеле һ. б. Яки—Ут төтенсез булмый (ут булу өчен анын шул сыйфаты булу шарт);— Жөйсез йомырка була, сөяксез бәрәңге була (бер сыйфатның бернәрсәдә юклыгы, икенчесендә лә анын юклыгын китереп чыгармый) һәм башкалар, Бер сыйфат икенчесен юкка чыгара, инкяр итә. ләкин шунысы кызык, тискәре сыйфатларның берберсен инкяр итеп маташуы бер дә янадык тудырмый, бәлки үзе көлке бер тискәрелекне, комедия күренешен генә тудыра —Ертык тишектән көлгән;— Баткан тайганнан көлгән. —Үз күзендәге бүрәнәне күрми, кеше күзендәге чүпне күргән. — Кәжә сарыктан итәген япмый дип көлгән;—Кәкрене бөкре күрә алмый һ б — Искесез яна булмас, ямансыз яхшы булмас дигәндә, искснен инкяр ителүе, анын белән көрәшнең янаны тудыруына сәбәп булуын һәм искенен дә бу тудыруга күпмедер өлеш яки мөмкинлек жирлеге бирүен күрсәтә Мондый мәкальләрнен тормышка тагын да тирәнрәк үтеп керә алмаганнары да—бернәрсә бара торгач бер чигеннән үтсә, үз тискәресенә әйләнеп төшүен күрсәткәннәре Әйтик, башта син каршы якнын ниндидер бер тискәре сыйфатына һожүм итген. гомереңне шуна бирден. бер заман карыйсың, шул тискәрелек белән хәзер син үзен сыйфатлангансың һәм. билгеле, хәзер шул ук һөжүм синең үзенә үк каршы алып барыла. Мәсәлән;—Килен булдым каенанага ярамадым, каенана булдым киленгә ярамадым Килен башта үзе дошман күргән каенана сыйфаты белән ахырда үзе сыйфатлана. Бу сыйфатның аның үзенә күчүе өчен бер адәм гомере кирәк буган (шул ук нәрсәне берәр иҗтимагый формация гомеренә карата да күреп була. Мәсәлән, буржуазия башта феодализмны бәреп төшергәндә, революцион булып та. соңыннан үзенен дә шул ук дошманы фоедолизм кебек реакцион һәм ирек буучы булып калуы, инкяр иткән сыйфаты белән үзе сыйфатлануы шикелле). Бездә барлык-юклык, яшәү-үлем шикелле нигез мәсьәләгә кагылган мәкальләр дә күп Бер мәкальлә.—Киң тар булмас, юк бар булмас диелсә дә. икенчеләрендә гомумән барлык-юклык үзе лә абсолют бернәрсә итеп каралмавы, аларнын да сыйфат шикелле үк береннән-беренә күчеп торулары, яки бер- берсенә әйләнүләре, шартлы һәм мөнәсәбәтле булулары күп кенә мисалларда әйтелә:—Синен бар булганын, минем юк булганым дигәндә, барлык-юклыкнын бәясе сыйфат ягыннан гына карап бирелә Үлем зарурый — Әжәтгә дару юк;— Әжәлдән акча биреп котылып булмый —Үлем үкенечсез бутмый. ләкин анын һәлакәт һәм кайгы булуы ла һәм хәтта булып-булмавы ла шартлы һәм мөнәсәбәтле генә — Тычканга үлем, мәчегә катке.— Былтыр үлгән ябалак быел башын күтәргән;—Бардан юк калган, юктан бар булган,— Барына шөкер, югына төкер;—Юкка суд юк- һ. б Исем белән җисемнең булуы да шартлы һәм мөнәсәбәтле рәвештә генә исеме бар һәр әйбернең үзе лә булуы шарт түгел — Исеме бар. җисеме юк;— Аты бер булса да. заты башка,—Бай даны бар. тик чыкмаган җаны бар;—Аты олы. кабыргасы коры һ б Шундый күп юллар белән мәкальләрдә нәрсәнең нәрсәлеген аеру, асылын, затын, хикмәтен белүгә ирешү килеп чыга - Нәрсә нәрсәгә башка. - Әйберне әйбергә катсаң. таты беленер, птшны ташка чаксаң, угы беленер һ б Яки нәрсәләрнең сыйфатларын янәшә куеп карап, очраклы булганнары кире кагылып, гомумән әһәмиятле һәм нигез булганы гына беркетелә —Матурлык туйда кирәк, мәхәббәт көн дә кирәк (Ягъни, чын матурлык төстә түгел, мәхәббәт—эчтәлектә ) Шулай ук яхшылык яманлык кебек абстракт төшенчәләрне дә мәкальләр кылны кырыкка ярган.кебек яралар һәм аларнын үзара да. башкалар белән дә бәйләнешле, шартлы нәрсәләр булуларын бик анык конкрет һәм кызыклы мисалларда бер-ике сүз белән ачып бирәләр — Кызымнын каенанасы усал. үземнең киленем усал — Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы Ләкин бу әле гади яки практик яхшылык. Моңа карап татар яхшылыкны гел исәп-хисап, табышуңыш яки сәүдәгәрлек күзлегеннән генә бәяли икән дип уйларга ярамый Юк. шул ук вакыт татар һич шартсыз һәм мәңге бетми, югалмый торган кмары мәгънәдә абсалют саф изгелек бар дип тә ышана Изгелек кешенең төп кешелеге һәм гомумән бер коч. шуның өчен дә яхшылык үз алдына да яманлыкны, албәттә. жинеп чыга Шуңа күрә дә чын кеше аны бер тиенгә бер тиен өчен генә эшләми, бәлки яхшылыкның үзе өчен, анын зурлыгы һәм кешенен асыл табигате гомуми, нигезе шул булганлыгы өчен эшли:— Яхшылык юлда калмый,—Яхшылык ит тә диңгезгә ат. балык белер, балык белмәсә халык белер.—Яхшылыкка яхшылык һәр кешенең зшедср. яманлыкка яхшылык ир кешенең эшедер —Яхшылык үлми, яманлык күмеп куелмый һ. б. Билгеле, монда язылганнарга карап, халык борынгыдан ук фәнни нигездә фәлсәфи яктан дөньяны тануга ирешкән, мәкальләр нәкъ шуны күрсәтә дип аңларга ярамый. Киресенчә, халык, билгеле, ул вакытларда фән һәм техника ягыннан артта булган, әллә нихәтле хорафәткә. мифләргә ышанган. Борынгы заманда кеше табигатькә кол булган һәм аннан да начаррагы—тәне, фикере белән кешегә дә кол булган, хәтта үзеннән бик күп түбән, начар, залим кеше кул астында кол булып яшәгән чаклары аз булмаган. Патриархальлек, фанатизм, фатализмнарга кереп баткан, шуннан чыга алмаган һәм шул турыдагы мәкальләр дә бездә аз түгел. Билгеле, мәкальләрнең хикмәтлеге аның бу адашу, ялгышуларында түгел. Шуларга да карамастан, татар халкы дөнья тануда тирәнгә керә һәм тормыш хикмәтен төшенә алган икән, билгеле, ул моны бернинди фән-фәлсәфә китапларыннан өйрәнмичә, бары тик үзенең тормыш тәжрибәсеннән. ишеткән-белгәннән, нәрсәләрне танырга өйрәнүеннән һәм шигъри төшенчәләреннән туган хикмәтләр генә Шулай булса да. анын бу кечкенә әсәрләрендә халыкның дөньяга карашлары, аны ничек танып белүләре, алар аша ничек тормыш көен көйләп барулары бик яхшы чагыла. Анын бу тормыш танучанлыгы ни дәрәжәдә тирән һәм үткен булса, шигъри хыялы җитез булса, мәкальләрнең мәгънә һәм хикмәтлеге дә шулхәтле тирән һәм үткен була алганын күрәбез. Шул рәвешчә, мәкаль үзе дә халыкнын ижади эше, мәкальнең хикмәте дә тормыш хикмәте, фәлсәфәсе—тормыш фәлсәфәсе була. Шушы яктан караганда, Тукайнын: «Халык әдип ул, шагыйрь ул. даһи ул» дигәннәре янына бер дә икеләнмичә—«хәким ул. философ ул* дип тә өстәп куярга була. Мәкальләрнең халык хикмәте булучылыгы турында күптән әйтелеп киленсә дә, әлегә хәтле, ни өчендер, бу өлкәдә махсус язылган хезмәтләр күренми Башка халыкларда бу бәлки бардыр? Билгеле, бу бик тирән һәм махсус өйрәнүне сорый торган мәсьәлә. Инде мин бу кереш мәкаләдә сүз уңаенда шуңа бераз кагылам икән, аны тулысынча чишәргә өстемә алуым түгел. Бу тик мәкальнең халык хикмәте дип йөртелүе юкка түгел икәнен, халык чынлап та хикмәттән буш түгел икәнен, халыкның үз иҗаты аша күрсәтергә тырышу, мәкальләрнең эчтәлеген өйрәнгәндә темаларын бәян итү белән генә чикләнмичә, эшнең бу ягы да бар икәненә бераз булса да күз салып үтү өчен генә, шулай булмаганда, мәкальгә бирелгән билгеләмәдә анын халык хикмәте дип атауның үзендә күп хикмәт юк. Аннары монда китерелгән мәкальләрнең күпләре диалектика канунчылыгы белән дә килешә торган булып чыкса, бу аларны нинди дә булса әзер схемага көчләп сыйдыру, шуңа гына кайтарып калдырырга тырышу дип аңлашылмаска тиеш. Бу әйбер мәкальләрнең үзләреннән һәм аларнын ни дәрәжәдә тормышка үтеп керә алуларыннан да килә. Күп кенә мәкальләр кире жөмлә алымнары белән төзелеп, каршылыклы бер мәгънәне җыйган бөтен фраза булганга, каршылыклар берлеге булып килеп чыкканнар Укучы үзе анлыйларны китаптан тагын да күбрәк таба алачак Мәкальләрдә аерым фәлсәфи фикерләр күп. ләкин мона карап, билгеле инде, аларда бөтен бер фәлсәфи караш системасын эзләп булмый. Гәрчә аерым чәчелгән мәкальләрне берәр темага җыйганда, алар, югарыда китерелгәнчә, тормышның төрле каршы якларын ачыкларга һәм халыкнын тормышка карашын тулырак аңларга ярдәм итсә дә. билгеле, мона карап, мәкальләрне бары тик диалектик материализмга әзер шәкелләмә (иллюстрация) яки ана кушымта итеп карарга ярамый Һәм мәкальләр фәннен. фәлсәфәнең, ул ысулнын положениеләре дә була алмый. Тәрбиядән килгән дини, әхлакый төшенчә һәм хөрәфәтләрдән, тормыш-көнкүренеш тәжрибәсеннән. гадәт-йолалардан тыш халык тормышка ниндидер фәлсәфи теория яки схемалар белән коралланып килмәгән. Мәкальләрдәге каршылыкларга килсәк, ул тормыш каршылыкларының үзендә ята. Халык үзе шул каршылыклар эченә куелган булып, монда хикмәт анын мәкальләрендә дә шул каршылыкларның чагылу кадәрлесендә. Бу—стихияле материализм Шунлыктан мона гаҗәпләнергә һич тә туры килми Аннары тагын мәкальләрнең хикмәтлеге эчендә, шигъри ягы тышында дип, берсен мәгънәгә, икенчесен формага гына кайтарып калдырырга ярамый Хикмәт мәкальнең нәрсә әйтүендә генә түгел бит, ничек әйтелүендә дә! Ягъни, анын тапкыр һәм матур итеп, конкрет әйтелешендә дә. Шулай ук мәкальләрнең хикмәтлеген аларнын шигъри мисал мәгънәсеннән аерым нәрсә, абстракт рәвештә карарга ярамый Моны шуннан да күреп була: кайбер мәкальләр бары тик мисалга яраган өчен генә гомуми мәгънәле яки хикмәтле мәкаль булып торалар. Мәсәлән — Кыштан сон яз булыр дигәнне алыйк Бу сүз михнәттән сон рәхәте булыр дигән мәгънәдә әйтелсә генә мәкаль була Туры мәгънәсендә болай гына әйтелсә, бу бары Сыер печән ашын дигән кебек һәркемгә мәгълүм бер хәкыйкатьне сөйләп тору гына булып, андый сүзне ел фасылларын төшенмәгән балаларга гына әйтергә мөмкин — Җилсез яфрак—тибрәнми.—Арканлы ат казыгына уралыр кебек күп кенә мәкальләр үз мәгънәсендә генә әйтелсәләр, шулай ук бик гади сүнәр генә булып калырлар иде. Бу китаптан мәкальләрне шулай үзалдына бер сүз итеп кенә укучы кеше кайберләрен чыннан да бер дә хикмәтсез, буш сүзләр итеп караячак һәм ник китабына җыйган дип үпкә белдерүгә хәтле барып җитәчәк Мәсәлән: — Тауга менәсе кыен, төшүе ансат дигәнне шулай ук укып карыйк Бу җөмләне чыннан да мәкаль итмичә, таунын үзенә менү-төшү турындагы бер сүз итеп кенә дә әйтеп була. Ул чагында анда хикмәт тә юк. мәгънә дә юк Аны кем белми? Иң гади бер сүз! Әмма шуны дәрәҗәгә менү һәм төшүгә карата әйтсәң, ул хикмәтле бер мисалга һәм мәкальгә әйләнә. Кыскасы, тормыш хикмәте һәм фәлсәфәсе булу ягыннан мәкальләр күп яклы һәм үзенчәлекле Шунлыктан бу китаптан укучы һәркем, үз аңы һәм зирәклегенә карап, үзе өчен бик мәгънәле, тирән хикмәтле һәм үз тормышында кагыйдә булырлык файдалы мәкальләрне күп табачак Аннары бу хакта сүз моның белән генә бетми, бәлки мәкальләрнең башка якларына бәйләнешле рәвештә, урыны чыккан саен сүзләр алда тагын күп булачак. Ахыры киләсе санда