Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КЫЗЫЛ КХМЕР»

1998 елның 15 апрелендә Кампучия һәм Таиланд чигендәге джунглида, үзенең яшерен оясында Пол Пот вафат булды Дөнья әле белмәгән-күрмәгән яңа җәмгыять кору елларында үз иленең 30 процентка якын кешесен үтергән бу юлбашчы турында дөнья матбугаты күп шаулады Кампучия һәм башка бик күп илләр аны Халыкара трибуналда хөкем итүне таләп иттеләр Ләкин теге дөньяда кануннар башкача, диләр Пол Потның хыялы—иң гадел, иң дөрес җәмгыять—коммунизм төзү булды Хәзер инде нигезле йомгак ясау өчен җитәрлек тарихи материал бар. Төрле илләрдә төрле юлбашчылар, коммунизмны үзләренчә аңлап, ил җәмгыятен үзләренчә төзәргә тырыштылар Сталин һәм Хрущев. Андропов һәм Горбачев. Мао Цзе-дун һәм Хо Ши Мин, Хонеккер һәм Тольятти. Ракоши һәм Гомулка. Чаушеску һәм Кадар Ким Ир Сен һәм Кастро Бер генә илгә дә алар рухи азатлык һәм муллык-байлык китерә алмадылар, ә бәхетсезлек, үлем күп булды Кешелекне тетрәткән иң зур әшәкелекләр эшләүче Пол Пот хөкүмәте булды Кампучияне барып күргән һәм элек тә ул турыда язган кеше буларак, минем үз фикеремне белдерәсем килә Пол Потның яшьлеге УЛ 1925 елны Пном Пень шәһәреннән төньяктагы авылда 9 балалы Пөн Салот исемле бай крәстиән гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Аның чын исеме—Салот Cap, ә Пол Пот исемен ул партиядә эшли башлагач. Сталиннан үрнәк алып, үзенә тага. Аның зур абыйсы Пном Пеньдә король сараенда клерк булып эшләгәнгә күрә, әтисе 6 яшьлек улын башкалага абыйсы янына илтеп калдыра Пол Пот иң элек буддист монастыренда, аннан соң башлангыч мәктәптә (7 ел) укый, тик имтиханнарын бирә алмаганга, урта мәктәпкә керә алмый, агач эшкәртү мәктәбен бетерә. 1945 елда абыйсы ярдәме белән аны Франциягә. Парижга радиотехнология буенча укырга ж,ибәрөләр Уку һәм стипендия расходларын король хөкүмәте түли 3 ел Парижда укыганда, ул француз коммунистлары белән якынлаша. Сон Сен. Иенг Сари һәм башкалар белән Кхмер («кызыл кхмерлар») компаниясен төзи Пол Пот лекцияләргә йөрми, күп вакытын партия эшенә һәм Сталин томнарын (французча) укырга сарыф итә. 1948 ел ахырында ул Кхмөр король династиясен бик нык сүккөн-таптаган трактатын Париж коммунистлары гәзитәсендә бастыра Шуннан соң Нородом Сианук хөкүмәте аңа стипендия түләүдән туктый һәм иленә кайтарта. Пол Пот тулысынча «идән астында» революциягә хәзерлек башлый, үзеннән 1 яшькә өлкән укытучы, «кызыл кхмер» Кхиу Поннарига өйләнә. Ә тарих үз юлын дәвам итә 1954 елда Женева конвенциясе Кампучия Франциядән бәйсезлек ала. Нородом Сианук ' тарта, илдә беренче гомуми сайлаулар һәм дәүләт башлыгына әйләнә. Илдә демократик ирек игълан ителә. 1960 елда Пном Пень тимер юл депосында кызыл кхмерлар җыелып, бөтен коммунист группаларын берләштерәләр һәм зур «Кхмер эшчеләр партиясен» төзиләр. Үзләрен Хо Ши Минның «Һиндокытай Коммунистлар партиясеннән» мөстәкыйль дип игълан итәләр. 1962 елда Пол Пот партияне үзе җитәкли башлый. 1963 елда ул Вьетнамга кача, анда Сон Сен һәм Иенг Сари белән кораллы восстаниегә хәзерлек башлый. Вьетнамнан Кытайга барып, бик җентекләп андагы «Культура революцияс»е теориясен һәм практикасын өйрәнә, Мао белән таныша һәм катгый рәвештә үз партиясен сталинизм һәм маоизм юлыннан илтергә ант итә. Кампучия джунглиларында Кытай ярдәме белән кораллы отрядлар төзи башлый. 1970 елда кораллы «кызыл кхмерлар»ның саны ЗОООгә җитә. Нородом Сианукның Хо Ши Мин белән мөнәсәбәте яхшыра һәм Сианук Төньяк Вьетнамнан Көньяк Вьетнам партизаннарына кораллы Кампучия джунглилары аша ташуны күрмәмешкә салыша Ә Көньяк Вьетнамда гаскәр тоткан АКШка бу хәл бөтенләй ошамый. 1970 елда Сианук чит илләргә дәүләт визиты белән киткәч, АКШ яклы кхмерлар Нородом Сианукны дәүләт башлыгы урыныннан төшереп, аның урынына Сианукның премьер-министрын—АКШ яклы генерал Лон Нолны утырталар. Моңа чиктән тыш нәфрәтләнгән Нородом Сианук «кызыл кхмерлар» белән союзга керә һәм асылда илдә гражданнар сугышы башлана. Күп провинцияләр Сианукны һәм «кызылларны» яклыйлар. Пол Потның джунгли армиясе 70 меңгә җитә һәм 1975 елның 17 апрелендә бу армия тантаналы рәвештә Пном Пеньга керә. Бу Хо Ши Мин армиясе Сайгонны алганнан соң 2 атна элек була. Пол Пот—гасыр башлыгы, сәяси юлбашчы һәм стратег, кхмер халкы герое АКШ Вьетнамда да, Кампучияда да оттырды, җиңелде Иң гадел һәм бәхетле» җәмгыять төзү АКШ ЯКЛЫЛАРНЫ җиңүдә ярдәм иткән өчен Нородом Сианукны башта, «титульный президент» итеп билгелиләр, ләкин асылда үз сараеның берсендә йорт сак астында тоткын итеп тоталар. Аның бер сүзе дә ишетелми Бик күп тапкыр үтенгәннән соң, аңа Кытайга (Франциягә түгел) китәргә рөхсәт бирәләр һәм Кхиу Самфанны президент итеп утырталар. Ләкин хәрби сәяси, партия һәм дәүләт хакимияте—Пол Пот кулында. Аның һәр авазы—закон. Һәм әле кешелек дөньясы күрмәгән яңа җәмгыять төзү башлана. 3 миллион кеше яшәгән Пном Пень шәһәре бөтенләй бушап кала. «7 миллионлы халыкның нигә 3 миллионы башкалада яшәргә тиеш?! Барысын да авылларга куарга, барысын да эшләтергә!!»—ди Пол Пот Бер аягы гүрдәге картлар, чирлеләр, йөкле хатыннар гарипләр яңа туган балалар,—барысы да авылларга эшләргә озатыла Мәктәпләр, шифаханәләр китапханәләр ябыла Базар-кибет. банклар кунакханәләр, төрле дәүләт оешмалары, судлар, институтлар фәнни үзәкләр барысы да юк ителә Сәүдә итү тыела Барысы да— авылга, җирдә эшләргә! Болай да аз булган завод-фабрикаларның бик азы гына исән кала Кайберләре корал ясарга һәм төзәтергә кирәк булачак. Акчаны "кешеләрне боза торган агу» дип игълан итәләр аны урамнарга тау-тау өеп яндыралар Китап өемнәре дә шулай яна Әз калган типографияләр Мао Цзе-дунның һәм Пол Потның «иң кадерле өйрәтүләрен" басып, бөтен исән калган халыкка бушлай тараталар Авылга эшкә китәргә теләмәгән кхмерлар шундук атып үтерелә Элекке буржуйлар, банкир, сәүдәгәр, Лон Нолга хезмәт иткән чиновниклар, хәрбиләр атыла Укытучылар, табиблар, фән эшчеләре кирәк түгел, бу Вазыйфаларны партия оешмалары һәм «АҢКАР» хәрби отрядлары үтәячәк Авылларда ир хатыннан, ата-ана баладан, туган туганнан аерылып яши, барысы да казарма кебек тулай торакларда йоклыйлар 16 сәгать эшлиләр, барысы да бергә җыелып, коммуна ашханәсендә бераз дөге һәм яшелчә белән соя бурдасы ашыйлар Коммуна шулай булырга тиеш! Тырышып эшләгән кеше чирләргә тиеш түгел Дару юк. давалау юк 20 меңнән артык больницаларда чирләп яткан авырулар да (хәтта инвалидлар коляскаларында) авылга эшләргә куыла Меңләгән, йөз меңләгән кешеләр ачлыктан чирдән, авыр эштән вафат була Төп дин булган буддизм юк ителә Ислам дине тоткан Чам мөслим кешеләренең күбесе атыла, юк ителә. -Чиста» Кампучиядә башка телдә сөйләшмәскә, башка гореф-гадәт тотмаска, тик -кызыл кхмерларча- гына яшәргә!!. Кампучиянең бөтен чикләре ябыла, беркемгә дә чит илгә чыгарга һәм чит ил кешеләренә Кампучиягә керергә рөхсәт ителми Буш Пном Пеньдә берничә -дус илнең» илчелеге генә кала, аларның дипломатлары да һәр хәрәкәтләре өчен рөхсәт алырга тиеш булалар Халык чын-чыннан колларга әйләнә. Ял көне, бәйрәм, мәхәббәт, туй. музыка, театр, кино, концерт һ 6 ш. кебек -кеше алдый торган» нәрсәләр юкка чыгарыла Авылларда бөтен кеше коралланган -АҢКАР» хәрбиләре чолганышында эшкә бара. эшли, эштән кайта, коммуна казармаларына кереп йоклый. Кемгә һәм кайчан өйләнү— партия кулында Балалар үзләренең ата аналары (аларны күргәндә) сөйләгән сүзләрне атна саен җитәкчеләргә җиткерергә тиешләр Каршы сүз әйткән һәм ризасызлык белдергән кешеләрне үтерәләр, яисә пуля саклау өчен тереләй күмәләр, крокодилларга ыргытып ашаталар, берничә "АҢКАР» гаеплене һавага ыргытып, башкалары күтәргән штыклар остенә төшерәләр Нәтиҗәдә. «кызыл кхмерлар» илдәге 7 миллион кешенең якынча 2 миллионын теге дөньяга озаталар Кул көче белән (механизация дигән нәрсә юк) джунглилар чистартып, дөге утыртырлык җир ясау, каналлар казу һәм җир эшкәртү елдан ел азрак азык бирә, икътисад асылда бөтенләй җимерелә Халыкның эчке нәфрәте үсә бара Пол Пот моңа -халык дошманнарын- гаепли, меңләгән кешеләр (шул исәптән -кызыл кхмерларның күпләре) митинглар алдында атылаасыла Матур утопия урынына илгә җәһәннәм килә Пол Потны бәреп тешерү БУЛДЫРА алган кхмерлар (хәтта «кызыллары»да) джунглидагы чикләр аша Вьетнам! а кача башлыйлар 1989 ел ахырында шундый бер төркем качкач. Пол Пот Вьетнамга гаскәр җибәрә һәм Вьетнамның бер кисәк җирен үзенә алырга карар кыла. Моңа җавап итеп, берләшкән Вьетнам гаскәрләре 1978 елның 25 декабрендә чикне үтеп, Кампучиягә бәреп керәләр, 2 атнадан Пном Пеньны һәм илнең күп өлешен яулап алалар. Пол Потның хөкүмәтен бәреп төшерәләр һәм аның урынына Хун Сенны куялар. Хун Сен үзе дә кайчандыр «кызыл кхмер- булган, ләкин Пол Пот белән араны өзеп. Вьетнамга качкан кеше. Хәзер Хун Сен—Пол Потка һәм Кытай ысулындагы коммуналарга һәм халыкны репрессияләүгә каршы. Ул Вьетнамдагы яисә СССРдагы «дөрес һәм гадел коммунизм» төзү ягында. Күргәнебезчә, бу регионда түгелгән каннарның төп сәбәбен 3 бөек держава сәясәтеннән эзләргә кирәк (Кытай, СССР һәм АКШ). АКШ ирекле икътисадны яклый, Кытай коммунизмның бер төрлесен, элекке СССР—икенче төрлесен төзергә тырыша (иде). Ә мескен кечкенә милләтләр алар өчен кан коя. Пол Пот—партизаннар юлбашчысы ПОЛ ПОТ 1979 елның январенда үзенең якыннары белән Таиланд чигендәге төньяк-көнбатыш джунглига качып, партизаннар сугышы игълан итә. Төп дошман—Хун Сен һәм Вьетнам Кытай һәм Таиланд аңа корал, медикаментлар һәм бик авыр көннәрдә качу урыннары биреп ярдәм итәләр Таиланд бит АКШның бик якын дусты, нигә ул Лон Нолны бәреп төшергән Пол Потка ярдәм итә? Бу да бөек державаларның катлаулы һәм хәйләкәр сәясәте. Вьетнам— АКШның дошманы, ө Пол Пот Вьетнамга каршы сугыша Аңа ярдәм итәргә кирәк, тик андый палачка ачыктан-ачык ярдәм итәргә ярамый, ул «исемне» пычратачак. Шуңа күрә АКШ аңа үзе түгел, ә Таиланд аша ярдәм итә Менә шулай... Партизан сугышын Пол Пот 1979 елдан 1991 елга чаклы, актив кына алып бара Тик 1991 елда Кампучиядә ирекле сайлаулар үткәрү турында протоколга Хун Сен кул куйгач, сайлаулар үткәрелеп. Нородом Сианук Пном Пеньга кайткач, принц Нородом Ринарит Хун Сен хөкүмәтендә эшли башлагач, Таиланд Пол Потка ярдәмен туктала. Яңа хөкүмәт бөтен «кызыл кхмерларга» (әгәр алар корал ташласалар) амнистия игълан итә. Бик күп партизаннар Пол Потны ташлап, өйләренә кайтып китәләр Пол Пот аның өчен үз якыннарын гаепли. Үзенең ярдәмчесе (үзе белән Парижда укыган) Сон Сенны һәм аның бөтен туганнарын (хәтта оныкларын да) аттыра. Партизаннар саны һаман кими. Пол Пот малярия һәм йөрәк чире белән авырый башлый, шуңа карамастан һаман да үзе тирәсендәге «хыянәтчеләрне» җәзалап үтерүен дәвам итә. Үзенә чират җитүен сизгән аның «ит кисүче» кушаматлы хәрби командиры Та Мок Пол Потны 1997 елның июлендә кулга ала. джунглида хөкем итә, тик үтерми, урман өендә саклау астында калдыра. Пол Потның шәхси характеры УЛ ТАРИХТА «елмаеп үтерүче җәллад» исеме белән калыр, ахыры. Чөнки күреп сөйләшкән бөтен әңгәмәдәшләре аны «бик йомшак кына, елмаеп сөйләшүче кеше» диләр. Тавыш күтәрү, кычкыру, сүгенү, тупаслык, мыскыл итү, куркыту дигән сыйфатларның эзе дә булмаган бу җәлладта Ул зур итәгать белән әңгәмәдәшен тыңлап, вәгъдәләр бирмәсә дә, аның күп фикерләре белән килешә торган булган. «Түземле, әдәпле, тыныч, сабыр, уйчан, тыйнак»,—дигән эпитетлар аның турында еш кабатлана. Асылда, «шәхес культы» дигән нәрсә дә анда сизелмәгән диярлек Ул кеше арасына чыгып йөрергә, зур нотыклар сөйләргә, үзе турында мәкаләләр һәм китаплар чыгарырга яратмаган Коммунизм теориясе һәм практикасы башка нәрсә, әлбәттә, ул турыда Пол Пот ярыйсы гына мирас калдырды Чиксез күп үтерүләрне һәм әшәкелекләрне Пол Пот үзенә бөтен җаны-тәне белән бирелгән якын ярдәмчеләренә елмаеп бер-ике сүз әйтү аша эшләде . «Елмаючы җәлладның» үлеме 1979 ЕЛДА хакимияттән киткәч тә, Пол Пот 19 ел эчендә бик күп мең кешеләрнең башына җитә Аның партизаннары бик күп Хун Сен солдатларын, чиновникларын, аның яклы авыл кешеләрен төнлә һөҗүм итеп кыралар да. тагын джунглига качалар. Ләкин бу дөньяда һәр язмышның да чиге була. 1997 елда үз якыннары өй төрмәсенә утырткач, аның кәефе дә, сәламәтлеге дә начарлана Дусларының күбесе аны ташлап китә. Гомумән, -кызыл кхмер» партизаннарының саны берничә йөз кеше генә кала. Шуның өстенә, дөнья гәзитләре һәм Кампучия хөкүмәте Пол Потны һәм аның якыннарын Халыкара трибуналда хөкем итүне таләп итәләр, һәм бу гәзитләр аның кулына килеп тора Ә хөкүмәт гаскәрләре якынлаша, хәтта джунглида да аңа куркынычсыз җир аз кала -Өй төрмәсе- дә курорт түгел Малярия һәм йөрәк чире җанны ашый. Ярый әле, яшь хатыны Меа Сон әйбәт карый. Элекке картайган һәм чирле хатыны Кхиу Поннари нык авырып. Пекин больницасында урыныннан торалмыйча ятканда. Пол Пот үзенә хезмәт итүче (үзеннән 33 яшькә кече) Меа Сонга 1987 елда өйләнә Карт хатыны рөхсәте белән, әлбәттә Партия шулай куша. Поннари—партиянең ихтирамлы әгъзасы Үзен саклаган Нон Ну әйтүенчә, үләр алдыннан 1 көн элек Пол Пот үзенең аппак чал чәчләрен карага буята -Дошманнар килсә, танымасыннар»—ди ул. 1998 елның 15 апрелендә ул хатыны белән дөгедән торган кондезге ашын ашый һәм йокларга ята Хатыны башка җиргә китә һәм төнге унбердә черкиләрдән саклар өчен челтәр алып килә Караса, ире селкенми, үлгән • Чиста Кампучия* 11<ч Пат киткач. Пнаи Пеныкг таИмаган кеше саякыре немнаренең берсе .к У • !* н Хәбәр таралгач, Кампучия һәм Таиланд хөкүмәтләре, аның гәүдәвен үзләренә алырга, эчен ярып аутопсия ясарга тәкьдим итәләр Ләкин -кызыллар» бу тәкъдимне катгый рәвештә кире кагалар. Буддист руханиләрне чакырмыйча гына (Пол Пот буддизмны юк итте ләбаса), аның хатыны. 14 яшьлек кызы Сит һәм берничә якыннары аның гәүдәсен джунглида яндыралар һәм көлен хатыны белән кызына бирәләр Дөньяны шаулаткан -кызыл кхмерның» гомере шулай тәмамлана... Ләкин дөнья матбугатында Пол Потның үлүе турында сораулар дәвам итә. - Соңгы көннәрдә аның сәламәтлеге әйбәт булган»,— диләр—Бәлки ул Халыкара Трибуналга эләкмәс өчен үзен-үзе агулап үтергәндер? "Башка кызыл кхмер җитәкчеләре турында да. Таиланд хәрбиләре турында да аның сөйләсе сүзләре һәм серләре ифрат күп булган бит, шуңа күрә алар агулап үтергәндер,—диләр икенчеләре — Һәрхәлдә эчен ярып аутопсия ясарга тиешләр иде Халыкара трибунал булырмы? МОНЫҢ ӨЧЕН тарихта җыелган материаллар да, әле исән-сау -фюрерлар» да җитәрлек. • Кызыл кхмерларның» җинаятьләре турында бик күп томнардан торган (барысы 150000 биттән артык) материал Пном Пень хөкүмәтендә саклана. Куллары 2 миллион кешенең канына баткан Пол Потның иң якын көрәштәшләре әле дә исән. Менә ал арның исемнәре һәм фоторәсемнәре. 1986 елда көнбатыш Кампучиядә партизан лагерендә төшерелгән фото. Уң якта—Пол Пот үзе. Сул якта—Нуон Чеа, Пол Поттан соң асылда икенче урында торган юлбашчы Аңа бүген 71 яшь. Ул Пол Поттан да күбрәк җинаять эшләгән кеше. 1996 елның октябреннән соң алар Пол Пот белән аерылышалар, ераклашалар, аерым партизан көчләренә бүленәләр Нуон Чеа. Кхиу Самфан һәм Та Мок белән уртак тел табып. Та Мок аша Пол Потны өй төрмәсенә утырта. Уртадагысы—Кхиу Самфан. Пол Потның Кампучия президенты Аңа бүген хәзер 69 яшь. Пол Потның якын көрәштәше, бик күп декретларга кул куеп, күп кешенең башына җиткән кеше Ләкин беренче рольне уйнаганы булмады, элек Пол Потка буйсынса. 1996 елдан бирле Нуон Чеага буйсына. Менә тагын бер фото (1997 ел). Бу— бүген 68 яшьтәге Иенг Сари, кызыл кхмерларның- иерархиясендә өченче урында булган кеше Пол Потның баҗасы (ул Кхиу Поннариның сеңлесенә өйләнгән) Чит ил эшләре министры буларак, хәрби һәм эчке эшләргә аз катнашкан, шуңа күрә канлы җинаятьләрдә аның катнашы бик зур түгел. Пол Пот белән элемтәсен өзгәч, ул үзе белән бик күп -кызыл кхмерларны» Хун Сенга алып килеп бирә, шуңа күрә аны хөкем итмәячәкләр, дип уйлыйлар. Заманында көнчыгыш Кампучиядәге Чам мөселманнарын кырыл бетергән Кеа Мок исемле 68 яшьлек генерал хөкем җәзасына тартылырга тиеш. Соңгы айларда ул бөтен -кызыл кхмерлардан- аерылып, джунглиларда яшәсә дә, кеше үтерүдән туктамый, сугышын дәвам итә 2 миллион кешенең башына җиткән «кызыл кхмер- юлбашчыларын Халыкара трибунал алдына куярга кирәкме? Кирәк, чөнки XXI гасырда (гомумән, киләчәктә) халыкларның мондый тирән фаҗигаләре кабатланмаска тиеш. • Мәскөү