Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТКА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР

Күренекле татар рәссамы Искәндәр Рафиковка җитмеш яшь тулды Ярты гасыр чамасы гомерен ижатка багышлаган рәссам өчен рәсем сәнгате яшәү мәгънәсе, анын язмышы да ул. һонэри белемне ул Казан сәнгать училищесында һәм Рига сәнгать академиясендә ала Күренекле латыш рәссамы Я. Тильберг остаханәсендә укый. Ижат юлы совет идеологиясе белән сугарылган чорга туры килсә дә. рәссам чын реалист булып кала алган. Искәндәр Рафиков—рәсем сэнгатенен классик традицияләренә таянып, үзенең индивидуальлеген саклап эзлекле ижат итүче татар рәссамнарыннан Бу өлкәдә ана тиннәр табуы кыен. Ул. заманча яна юнәлеш-карашларга артык игътибар бирмичә, үз мәсләгенә тугры калып, гаҗәеп үҗәтлек белән Европа реалистик мәктәбе ирешкәннәрне татар рәсем сәнгатендә дәвам иттерә Анын хезмәтләре үзенә генә хас тирән фикерле, форма ягыннан монументаль бай эчтәлекле булулары һәм композиция төзелешенең бөтенлеге белән дә аерылып торалар. Реалистик сурәтләү манерасы, осталыгы рәссамны психологик портретлар, татар халкы тарихына, көнкүрешенә багышланган темаларны сурәтләүче зур оста итеп таныттылар Анын беренче карашка гадәти генә тоелган "Кунакка бару». -Ана-. -Кызлар- һәм башка картиналарыңда халкыбызның милли характеры, рухи дөньясы чиста, бай образлар аша сурәтләнә И Рафиковка авыл темасы да бик якын. Гади генә тоелган әйберләрне дә—чиккән солгеме яки шәмаилме, жепләр йомгагымы, милли киемме—картинаның композицион төзелешендә югары кимэлдә чагылыш таба, авыл көнкүрешенең җылы атмосферасын тудыра Аның әсәрләре төсләрнең бирелеше, һәм аеруча милли төсләрнең өстенлеге белән игътибарны жэлеп итәләр. Искәндәр Рафиковнын топ ижат идеясе татар халкының әхлакый йөзен, тыйнаклыгын һәм кыюлыгын, рух һәм ижат потенциалын сурәтләүдән гыйбарәт Габдулла Тукай. Муса Жәлил. Гөлсем Болгарская. Мәрьям Рахманкулова. Жәүдәт Фәйзи кебек күренекле татар уллары һәм кызларына, төзүчеләргә, нефтьчеләргә, тарихи шәхесләргә һәм замандашларына багышланган портретлар сериясе мона ачык мисал -Жал илче лар- монументаль картинасын алыйк. Бу әсәр сурәтләнгән геройларның гына түгел, бәлки рәссамның да батырлыгын чагылдыра дисәм ялгышмамдыр И Рафиков бу әсәрне язуга гомеренең дистәдән артык елын багышлый Архивларда казыну, эзләнүләр, сәфәр чыгулар, күпсанлы эскизлар Татар сынлы сэнгатенен алтын фондына кергән әлеге картина сәнгаткярнен башка күп кенә әсәрләре белән беррәттән Татарстан сынлы сәнгать музееның даими экспонатлары арасында саклана Сонгы елларда җәмгыятебездә булган демократик үзгәрешләр рәссамнарыбызга халкыбызның милли тарихы темасына иркенләп ижат итү мөмкинлекләре ачты «Сөембикэ- ■И туган тел - картиналары, мәчет һәм борынгы ядкарьләр сурәтләнгән әсәрләр шуларнын ачык йогынтысы Татарстан хөкүмәте Искәндәр Рафиков талантына һәм иҗатына зур бәя бирде Ул— Татарстанның халык рәссамы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. исеме Зур Совет Энциклопедиясендә һәм сәнгатькә багышланган калын монографияләрдә Рәссам киләчәккә зур ижат планнары белән яши. ижат итә. мирасын тулыландыра