Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖӘЙ БЕЛӘН КЫШ АРАСЫНДА

Дулкыннар, яшел дулкыннар... Диңгездәй яшел чирәм. Яшел дулкыннар—бары тик Диңгездә генә, дисәм,— Алдымда үлән диңгезе, Теләсәң колачлап йөз. Теләсәң ялан тәпи йөр— Диңгез ул, яшел диңгез. Яшел үләнне аралап Чык төшкән болыннардан Балачагым хыяллары Йөгерә кем узардай. Яшел хыяллар гомерне Күтәреп барыр кебек. Йөгерер дә... Дулкын эчендә Югалып калыр кебек. Китәр булгач, фани дөнья! а Хак Ник тудырган адәм баласын?! Туу, яшәү... Аннан тагын китү — Бу дөньяга хәйран каласың. Акырып елап, урын-җнрне тырнап Яшәү өчен ту да... кит инде. Бу дөньяның кануннарын мәңге Аңламамдыр, ахры, мин тиле. Галәм—мәңгелек, ди. Шулай булгач. Мәңгелектер—җәннәт, җәһәннәм. Димәк, мин дә мәңгелектә калам— Хәтта Җәһәннәм! ә хөкем ителсәм дә— Аерылмыйм галәм-җиһаннан! ҖӘЙ БЕЛӘН КЫШ АРАСЫНДА Ә мин карлар көримен Кар көрим җилгә кушылып, Әйтерсең лә үчем бар. Баш очымда каргалар да, Тирә-юнем кар да кар. Кар көрим көрәкне селтәп, Җил тагын өеп тора. Җилкенәм. Ә ник соң җанда Нидер оеп утыра? Эзләрне, тирәннән казып, Кизәнеп ыргытамын. Үчем бармыни кышларга? Көрәккә тотынганмын? Мин авыл кешесе. Кары, Көрәге күптән таныш. Язларны «ташлап*, үткәннән Китү булдымы ялгыш? ... Көрә, көрәмә,—кар, еллар Эзеңне күмеп бара. Җәйләргә, яшел җәйләргә Гел ерагая ара... Мин гүя килер җәй, кышлар Арасында йөримен. Яусын карлар, купсын буран— Яшим... Карлар көримен. Ак болытлар ага Нәселебезнең соңгы аксакалы Хәтмулла абзыйга Кабатлана болыт. Әйтерсең лә Туган якка китеп барышы: Яңгыр булып кырларыма явар, Болытлардан явар—сагышым. Кабатланып аккан шул болытлар Хәтер җебе булып сузыла. Өермәләр булып күтәрер дә, Алып китәр... Кулың суз гына. Кул сузымы ара гына бары, Булырмы соң кабат кайтулар? Беләм, кабатланмас мизгелләр бар, Мәңгелеккә илтер—бар юллар... ... Кулларыңны кашларыңа куеп Күзәтәсең болыт агышын.— Алардан тик күләгәләр кала, Күләгәләр... Үтеп барышлый! Күләгәләр. Җанда күләгәләр... Күләгәләр калка хәтердә, һәм аларны күмеп өмет калка, Өметләр бит мәңге тереләр.— Барысы да: үткән, кайтканнар да Хәтер буйлап узар тагын да... Кабатланып ак болытлар ага, Ак болытлар... туган ягыма. Күлмәген синен ак иде. Әле дә каралмаган. ... Әллә еллар читләп үткән— Бер сиңа кагылмаган. Чәчләрең дә, кашларың да. Елмаюың да таныш. Кара уйлар кермәгәндер. Кагылмагандыр сагыш, һаман да элекке кебек Күзең дә ачык, зәңгәр. Элекке дә... карашыңда Дулкыннар тынган мәгәр: Әллә инде керфекләрең Бөгелгән кебек бераз... Чайкалыр да, әллә ниләр Түгелер кебек тора. Кайтам әле Кагылып та. сугылып та Үскән җир!.. Кайтам әле. Читләрдә «шиңгән» җилкәмне Бераз турайтам әле. Туган ягым, тагын синдә, Их. кунак булам әле. Бер акыл иясе кебек Бик тыйнак булам әле. Сагынганнары да бардыр. Танымаганнар да күп. Лзмынн туган җиреннән Аерылган—минем күк— Бәхет эзләп, шөһрәт эзләп. Язмыш куып, дан куып. Әллә алдан, әллә соңлап Узган юллар—сузылып. Мин бәхет тә. дан-шөһрәт тә Эзләмәдем... Хәзер соң. Сагышларым үзе тапты. Аз булмады шатлыгым... Кунак булып килмим сиңа, Туган җир!—кайтам әле. Читләрдә «шиңгән» җилкәмне Синдә турайтам әле. 1999. Ьашкоргисг&н