Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШВЕЦИЯДӘН ТАТАР ТАВЫШЛАРЫ

Интернеттан дөньядагы татарларнын саны турында мәгълүмат сораганда Швециядә 80 татар бар диелә. Ул татарлар кемнәр, аларнын гомерләре вә бергәлек омтылышлары нинди рәвештә тәрәккый иткән'’ Берничә ел элек мин аларны очратып, кыскача әнгәмәләр уздырдым Бу сөйләшүләрнең максаты швед татарларының тарихын, икътисад вә кәсепләрен, кулланган телләрен, этник-милли аннарын. Швециядәге бергәлек эшчәнлекләрен һ. б. ачыклап белү иде Әйдәгез, шул шәхесләрне тыңлыйк әле' А. (1926 елгы хатын) Үзем Көнбатыш Финляндиядәге Кеми шәһәрендә тудым Әнкәем Рәсәйдән. Нижний Новгород губерниясе. Сергач районының Өчкүл авылыннан иде Әтием дә Сергач якларыннан Рәсәйдәге революциядән соң. Финляндия һәм Рәсәй арасындагы чикләр ябылгач, әти сәүдәгәр булып Финнар иленә килгән Братлары белән башта Оулу шәһәренә урнашкан һәм анда кибетләре дә булган Шул кибеттә алар материя вә трикотаж әйберләре сатканнар Утызынчы елларның азагында татарлар үзләре Вааса шәһәрендә балалар һәм яшьләр өчен җәйге курслар оештырдылар Мин дә ике-өч җәй ул курсларда белем алдым Укытучы бер хатын-кыз булып, гел дин дәресләре бирде Өйдә без мишәрчә сөйләшә идек, урамда финча Өйдә һәм бүтән урыннарда татарлар арасында финча сөйләшкәндә әтиәниләр һәм бүтән олылар -Чит телдә сөйләшмәгез, мөселманча сөйләшегез-.—дип кисәтеп ала иделәр Кеми шәһәрендә 1926 белән 1940 ел арасында татар гаиләләре бик нык аралашып яшәделәр Аннары мин Хельсинкига—ике туганым янына күчтем һәм анда Гыйбадулла Мортазин һәм Ариф Рами исемле укытучыларда милли дәресләр алдым Безгә динне вә татар һәм төрек телләрен өйрәттеләр Финнар арасында үзебезне еш кына төрекләр дип таныта идек, чөнки -татар- дигәндә, бигрәк тә бала чакта, безне мыскыллап -таттары-§ дип атап борчыдылар 1947 нче елда мин татар ирем белән Швециягә күчтем Бу елда без тире мех һәм туннар эшендә идек һәм берничә ел кибет тә тоттык Балаларыбызның өйдә швед телендә сөйләшүләренә каршы килмәдем Швед илендә үземне төрек дип йөртәм. ләкин төрекләргә шимал төрке < төньяк төреге) дип әйтәм Катыш өйләнүләр минемчә яхшы түгел Тел һәм дин юк булыр дип куркам Тойгыларым татарлыкның дәвам итүен хуплый Оныкларымның татарча өйрәнүләрен һәм татарлык белән кызыксынуларын теләр идем Кызыма боларны әйттем ләкин ул бу эшкә игътибар итми В (1923 елгы ир-ат): Эстониядәге Нарва шәһәрендә тудым Әтием Сергач районындагы К уйсу авылыннан Әнием дә Сергачтан иде Мин аларның бердәнбер балалары Без 1920 нче елларда Питер аша Нарвага килгәнбез Әти нигездә коммунистлардан качкан, чөнки аңа -кулак угълы- тамгасы сугылган булган Минем башлангыч мәктәбем алман халык мәктәбе иде Лүрт ел анда укыдым, аннары эстон мәктәпләренә йөрдем Барлыгы унике ел белем алдым Нарвада һәм Таллиннда татар балалары өчен өч айлык җәйге курслар оештырган иделәр Анда дин тарих, татар һәм гарәп әлифбасы укытыла иде Бу курслар 1936 белән 1938 арасында булган иде һәм укытучы булып Галимҗан Идрис вә Ариф Рами эшләделәр 1938 елда Нарвада чама белән 100. Таллиннда да шулай ук 100 ләп татар бар иде Ул вакытларда чын мәчет юк иде әле Таллиннда намазларны бер-берләренең фатирларында укый §Я>мала автор стилистикасы сакланды •Фин һәм «стон телләрендә «таппре» сүзе «чегән» дигән шнкеллерәк мәгънәне аңлата И иделәр Ә бервакыт Нарва татарлары узләренә йорт сатып алдылар. Астагы катта балаларга уку залы (мәктәп) һәл югары катта гыйбадәтханә (мәчет) ачтылар. Шулай итеп. Нарвадагы иҗтимагый һәм дини тормыш шактый алга китте. Мөселман (татар) зираты да бар иде 1940 елда Эстонияне Кызыл Урда басып алгач мин алманнар урдасында чик сакчысы вә соңрак бер ел Белоруссиядә тәрҗемәче вазифаларын утәдем Алманнарның сугыштагы хәлләре начарая башлагач. 1943 тә Финляндиягә качтым 1944 тә Финляндиядә бер мишәр кызына өйләндем. Соңрак. 1947 дә гаиләм белән Швециягә юнәлдек Ул чакта белгәнем буенча бөтен швед илендә чама белән 12 татар кешесе бар иде. Бер ел уткәчтен Финляндиядән тагын ике гаилә килде. Алар кызыл армиядә хезмәт кылып финнарга әсир калган шәхесләр иде. Сталинга кайтарылмас өчен Швециягә качканнар Еллар буе без мондагы татарлар һәм шушы диндәге төрки кешеләр нык аралашып тордык. Бала чагымда өйдә татарча сөйләшә идек. Эстонча сөйләгән чакта •Мөселманча сөйләгез!- дип кисәтә иделәр. Кайбер очракта олылар маңгайга да берне манчый иделәр. Урамда инде эстонча сөйләшәбез. Үз арабызда милләтебезне мишәр дип тә атый идек, ләкин куп очракта -татар- этнонимын кулландык. Эстониядә -төрек татары- дип тә әйтә идек, чөнки шул этнонимии эстон газеталары кулланды. Соңгы рәсми эстон документларында безне төрек дип язган иделәр. Әмма дә ләкин мин уземнең төрек тугеллегемне аңлыйм—төрекләр белән татарлар арасындагы төрле аермаларны бик яхшы беләм С. (1913 елгы хатын): Мин узем Эстониядә. Нарвада тудым. Әтием Кавказда туган татар вә әнием Питерда туган мишәр иде. Алар Сергачтагы Суксу авылында өйләнгәннәр. Без 1915 тә Ракверегә кучкәнбез Ул Таллинн белән Нарва арасындагы бер урын. Анда ул чакта өч татар гаиләсе булган һәм алар Сергач якларындагы Суксу. Куйсу. Янгапар кебек мишәр авылларыннан булганнар. Мин алты еллык урыс-эстон мәктәбен бетердем. 1920 дә Нарвага кучкәндә анда чама белән 15 татар гаиләсе бар иде. Үзем уналты-унҗиде яшьтә булганда өч ел буе җәен Берлиннан Галимҗан Идрис исемле мөселман кешесе Нарвага килеп андагы татар балаларын укытты. Татарлар җәен арендага алган рус мәктәбендә Галимҗан әфәнде Швеция татарларының терки— ислам дине вә татар теле дәресләрен бирде. Анда ислам оешмасы мөһере 1940 ел. җыр һәм театрспектакльләр дә куелды. Әти сәудәгәр—Нарвадагы базарда, аның кул астында 14 мишәр сатучы булып эшли иде Әтинең ул базарда җиде сату чатыры бар иде. Анда материя, көзге, башмак баулары, чәч ташлары һ. б. сатылды. Башта татарлар дини бәйрәмнәрне бер-берләренең өйләрендә уздырдылар. Мулла ул өйләргә узе килә иде. 1920 елларның уртасында Нарва мишәрләре сатып алып, бер бинада мәчет кордылар. Мин Эстониядә яшәгән чорда анда чама белән 300 кеше йөрде. Купчелеге Нарвада яшәучеләр. Ирем 1911 елда Таллиннда туган Аның әти-әнисе дә Сергачныкы иделәр—Куйсу авылында өйләнгәннәр. Иремнең Таллиннда уз кибете бар иде. 1942 дә (Кызыл Урда 1940 елларның май аенда Эстонияне басып алгач) эстон коммунистлары килеп иремне һәм кайнатамны кибетләреннән куып, андагы мал-мөлкәтне юк иттеләр. Тормыш шактый катлаулана бару сәбәпле, без 1943 тә балыкчылар ярдәме белән көймәләрдә Финляндиягә качтык. Көймәдә барлыгы алты татар идек. Бутән качкыннар—эстоннар Финляндиядә туган һәм танышларыбыз булганга без лагерьларга эләкмәдек. Безгә татарлар янына барып урнашырга рөхсәт бирелде. 1944 тә Финляндиядәге вәзгыятебез катлауланды. Янә биредән качарга карар кылдык. Бер балыкчы белән килештек һә.м, акчабыз булмаганга ул бездән материя һ. 6. әйбер алып, швед ягына илтергә риза булды. Ике чемоданыбыз бар иде—берсе балыкчыга калды. Шул рәвештә без 1944 тә шведлар иленә килдек. Өч ай качкыннар лагеренда яшәдек. Аннан соң ирем биредә тун тегуче булып эшләде. Үземә фабрикта да. хастаханәдә дә эшләргә туры килде Д. (1920 елгы хатын): Финляндиядә Латыш шәһәрендә тудым. Әти-әниләрем Сергач мишәрләре. Биш-алты яшемнән башлап Теряуки (Рәсәйдәге бугенге Зеленогорск) каласында үстем Әти беренче дөнья сугышына хәтле үк Финляндиягә килгән Авылда дәу әтинең өе булган һәм анда авыл хуҗалыгы вә мал асрау белән маташкан булганнар Әти Рәсәйдә чакта сәүдәгәр гыйлемен өйрәнә башлаган, ләкин йөрегән вә дәлилләнмәгән бер суз буенча. Рус армиясенә эләкмәс өчен Фин иленә качкан Анда сәудә белән шөгыльләнгән Финляндиягә күчкәч. вә бигрәк тә сугыштан соң. андагы татарларның тормышлары яхшыра башлады Ике татар кибет ачты Абыем кием кибете һәм бер яшьтәшем материя кибете тотты 1948 дә гаиләм белән Швециягә күчтек. чөнки Сталин Финляндияне бик каты шартлар белән бәйләгән иде һәм Совет системасының Финляндиягә дә урнашуыннан, димәк, кызыллардан курка идек Без шведлар иленә килгәндә монда 7-8 татар гаиләсе һәм Союздан чыккан тагын берничә мөселман гаиләсе бар иде Зур өлешебез Стокгольмның үзәгендә торганга еш аралаша идек Швециядә үземне ара-тирә Финляндия төреге дип танытам Еш кына болай дигәнем бар -Мин Финляндиядән Анда төрекләр бар һәм алар чыгышлары белән Рәсәйдән Аларның милләтләре татар- Швециягә килгәнче өйдә татарча гына сөйләшә идек Балаларым финча да өйрәнделәр һәм фин дуслары белән финча сөйләшә иделәр Швециядә нигәдер балаларым белән һаман шведча сөйләшәм Билгеле алар татарча да яхшы аңлыйлар Е (1915 елгы ир-ат) Мин Татарстанда. Казаннан ерак булмаган Биектау районында тудым. Авылымда татар мәктәбенә йөрдем. Анда бөтен дәресләр татарча һәм атнага ике сәгать дәресләр русча бирелә иде Аннары бер ел Казанда укыдым Өйдә татарча сөйләшә идек, ләкин русча сөйләшү дә тыелмаган иде. чөнки тирәбездә гел татарлар булганга татарчабызның онытылу куркынычы юк иде Миңа егерме алты яшь булганда, алманнар Смоленскка җиткән чакта Белоруссия фронтына юлландым Фронтта ике ай сугышкач әсир булып калдым һәм Борисоводагы бер алман әсирләр лагерена эләктем Андагы вәзгыять ачлык хөкем иткәнгә бик начар иде Әсирлектә мине лагерьдан лагерьга илттеләр Берара юк булмас өчен ат карарга туры килде Кухняда да эшләдем һәм анда миңа, ичмасам, ипи эләгә иде Аны һәм миңа бирелгән тәмәкеләрне саклап йөрдем Боларга мин яңа кием белән итек алыштырдым һәм шул рәвештә үземне офицер дәрәҗәле хәрби сыйфатында күрсәтергә мөмкин булды Шул сәбәпле мине офицерлар лагерена күчерделәр һәм соңрак тагын Минсктагы бер лагерьга эләктем Аннары кабат берничә тапкыр төрле лагерьларга күчерелдем 1945 тә алманнар җиңелгәч. Кызыл Урда белән элемтә алып аларның солдаты булганымны игълан иттем, армия белән берләшергә теләгәнемне әйттем Шул чагында бер рус офицеры мине кисәтте -Син бик ялгыш адым ясыйсың, сиңа инде бүтән союзга кайтырга ярамый.-—диде Ул рус кешесенә бик рәхмәтлемен Ул мине Себергә җибәрелүдән, шәфкатьсез сөргеннән, хәтта атып үтерелүдән коткарды Мин исемемне алыштырдым һәм поляк сыйфатына кердем Миңа Варшава татарлары булыштылар 1946 белән 1952 еллар арасында Польша пароходларында эшләдем Эшем аркылы Швециягә барып чыгарга туры килде Шушы илдәге татарлар белән элемтә алдым Бераз вакыт үткәчтен бер төрек кызына өйләндем һәм аңардан ике угълым булды Югарыда биш Швеция татарының тәкъдирләренең кайбер өлешен күреп үттек Әлбәттә, шушы әңгәмәләргә таянып Швеция татарларының тормышын бераз күзалларга була. Шулай да статистикага күз сатыйк әле 1980 елларның урталарында гайре рәсми бер санау буенча Швециядә чама белән 50 төгәл татар (атасы да анасы да татар булган шәхесләр) бар иде Ярты татарларны (катнаш өйләнүләр аркылы йә дә анасы гына татар булган кешеләр) өстәгәндә сан чама белән 80 га житә Димәк, татарлар бу илдә бик аз, Башта әйтелгәнчә, интернет системасындагы сан шулдыр Татарларның саны күбрәк тә булгандыр бәлки-анысы бик мөмкин, чөнки санаучының белмәгән кешеләре дә булгандыр, әмма дә ләкин сүз гел борынгы татарлар категориясеннән генә барганда 80 шәхес чынбарлыкка бик якын булырга тиеш Бу кешеләрнең бүген әлбәттә бер өлеше арадан китте инде Мисал булып әңгәмәләр биргән ике кешене күрсәтеп була Алар вафат булды Баягы категориядән тыш тагын ике төркемнән күрсәтергә мөмкин Азар бик борынгы татарлар һәм яңа татарлар Борынгы татарлар арасына нәкъ менә әңгәмәләр биргән кешеләр һәм алар кебек икенче дөнья сугышында һәм тиз ара сугыштан сон Финляндиядән. Эстониядән, моннан тыш бүтән илдән Швециягә килгән кешеләр керә Яна татарлар төркеменә соңгы елларда Советлар Союзыннан һәм соңрак Рәсәйдән килгән кешеләр керә. Алар күбесенчә, йә шведка, йә дә Швециядә яши торган мөселманнарга кияүгә чыккан хатын-кызлар Әлеге көндә иллә мәгълүм булган яна татар 7-8 тирәләп кеше Берничәсе Сергач якларыннан булган мишәрләр. Бер- икесенен тамырлары Татарстаннан вә чыгышы белән әнисе татар, әтисе башкорт булган бер шәхес тә мәгълүм. Швециянең 9 миллион халкы арасында бу төркемгә кергән, ләкин әле дә беленмәгән кешеләрнен булуы да ихтимал. Борынгы татарлар күбесе Эстониядән һәм Финляндиядән килгәннәр. Якынча һәммәсе үзләренең әти-әниләренең һәм баба-әбиләренен чыгышлары белән Рәсәйдәге борынгы Нижний Новгород губернасы. Сергач районындагы авыллардан Стокгольмда концертлар бинасы. 50 нче елларда татарларның гает намазлары һәм чәй кичәләре шушында уза. Ин элек татарларның күпчелеге Стокгольмда һәм башкала тирәсендә тора иделәр. Шул сәбәпле бик нык аралашып яшәделәр. Бер-беренә кунакка йөреп һәм бигрәк тә дини бәйрәмнәрдә берләшеп күрешә иделәр. Татарларны берләштерүче оешма һәм чын мәчет булмаганга, шәһәрдәге төрле биналарда арендага заллар алып гает намазларын шунда укый иделәр. 1948 дән башлап 15 ел Осман Соуккан исемле кеше мулла вазифасын алып барды. 1940 елларның азагында татарлар бик нык берләшеп дәртләнде вә 1949 да иске илләре Финляндия һәм Эстониядәге эшчәнлектән үрнәк алып бер оешма корырга ният кылдылар. Бер-берләрен яхшы таный иделәр, халыкның дини һәм ижтимагый хажәте арта бара иде һәм арада оешма эшләре белән таныш һәм тәҗрибәле кешеләр дә бар иде. Корылган оешманың рәсми исемен “Дини- мәдәни төрек-ислам оешмасы» дип куйдылар Шушы исемне оешманың тамгасында һәм рәсми кәгазьләрендә дә табып була. Төрек сүзен кертүнең сәбәбе—арада берике төрек булуы (мисалга мулла үзе) Иң эшчәннәре арасында бер казакъ, бер лезгин һәм бер төрек булган булса да. ун оештыручының арасында жиде татар бар иде Шушы оешма төрле вазифаларны өстенә алды, мәсәлән, гает намазлары һәм чәй кичәләре тәртипләү, ул очраклар өчен бүлмәләр, заллар табып алу. чакырулар язып җибәрү һ. б. Чәй кичәләре, кызганычка каршы, бик озын аралар белән тәртипләнде. Баштагы елларда ул кичәләргә берничә кешедән тыш гел татарлар килә иде. Соңыннан төрле милләт вәкилләре дә чакырыла башлады. 1940 елларның азагыннан хәзерге көннәргә кадәр бер биш еллап кала, димәк 45 ел эчендә чама белән алты чәй кичәсе искә төшә Йөзләп кеше чакырылса, шуның утызлабы Финляндия кунаклары иде Татарларның күп булмавының бер сәбәбе—байтак татарның яннарында чит милләттән булган хәләл җефетләренең вә бүтән кунакларның килүләре Оешма баштан ук Стокгольмда бер зур каберстанда мөселман зираты өчен урын да алып куйган иде Рәис вазифасы үзәк түгәрәктәге ир-атлар арасында әйләнеп йөрде Табигый сәбәпләрдән рәислек күп вакыт татар кулында булса да. бүтән милләт кешесенә дә бирелә иде Бер чор дәвамында Осман Соуккан мулла вазифасы белән берлектә рәис вазифасын да өстенә алган иде Берара лезгин да рәис булып торды Җитәкчеләр һәм ин эшчәннәре арасында бик мөһим роль уйнаган кеше эстон татары Али Закиров абый иде. Швециядәге бөтен гомере буе татарларның дини һәм ижтимагый кирәкләре өчен көрәште ул. Рәислекне дә ничә чор буе алып барды. Оешма, әлбәттә, бер-ике кешедән генә тора алмый. Арада исемнәре санап әйтелмәгән, тырышып эшләгән бүтән татар кешеләре дә бар иде 1950 елларда Швециядә мөселман илләреннән килгән кешеләр күбәя башлады Болар—гарәпләр һәм төрекләр Оешмага әгъзалыкка аларны да ала башладылар һәм оешманың исеме дә «Ислам жәмьгыяте» булып алмашынды Шунын белән оешманың татар сыйфаты да әкрен генә юк була башлады 1960 елларда, төрекләр зур күләмдә илгә килә башлагач. оешма милли татар сыйфатыннан чыгып халыкара оешмага әйләнеп китте Татарлар бүтәннәргә караганда аз булганга башка милләт вәкилләре дә оешманы җитәкли башлады Үзара гаилә аралашуыннан тыш бүгенге татарлар мәет җирләгәндә һәм ара- тирә мәүлст кебек дини бәйрәмнәрдә очраша Финляндия татарлары белән элемтәләр нык. ләкин әлбәттә гайре рәсми рәвештә берәүләр һәм гаиләләр арасында гына Берберләренә шалтыраталар һәм туган вә дусларны карар өчен ара-тирә Финляндиягә юлга да чыгалар Аннан да кешеләр шул ук рәвештә килгәли. Эстония яна гына суверен ил булгач андагы туган-тумачалар белән дә аралашу җинеләеп китте. Мәсәлән. Стокгольмнан су юлы йә дә очкыч белән Таллиннга сәяхәт итү Хельсинки юлы сыман бөтенләй проблемасыз. Швециядә Эстония һәм Финляндиядәге шикелле балаларга милли курслар тәртипләнмәде Бер ара Осман Соуккан берничә татар баласын үз өендә укыткан иде. Соңрак швед татарларының берничәсе балаларын Финляндиядә ел саен тәртипләнгән җәйге курсларга җибәреп тордылар Беренче буыннын бер өлеше большевиклар режимыннан качып киткән кешеләр булганга күрә, баштарак алар катлаулырак шартларда яшәделәр Өч-дүрт кеше мех һәм тун эшләрендә урын табып шөгыльләнде. Аларнын икесе бер вакытлар үткәч Стокгольмда кибетләр дә ача алдылар Бүтәннәре (качкыннар гына түгел) шведлар сыман төрле эшләргә керделәр Икенче буын арасында берничәсе генә тире һәм тун эшләре белән маташты Бу буын вәкилләренең байтак өлеше югары уку йортларында һәм университетларда укып чыктылар Укулары һәм кәсепләре буенча баш мөһәндис (инженер), журналист, юрист, педагог, балалар бакчасы укытучысы һ б булганннары да бар Болар гомумән дәүләт хезмәткәрләре булып эшлиләр Үз эшен фирма итеп оештырып алып баручылар да бар. ләкин алар сирәгрәк Беренче буындагы өлкәнрәкләр арасында ук чит милләт кешесенә өйләнгәннәре бар Кайберләрснен хәләл җефетләре төрекләр Икенче һәм өченче буын исә рәсми рәвештә өйләнеп теркәлмичә генә яшиләр, аларнын балалары да бар Ул гадәт швед илендә модага әйләнде, шведлар арасында ул инде әллә кайчаннан бирле барадыр Соңгы кырык ел эчендә Швеция татарлары тарафыннан корылган ун-унбер гаиләне дә шундыйлар исәбенә кертеп була Мондый гаиләләр кору татарлар арасында да таралды Шушы ике төрле гаилә сыйфатларын күз алдына алсак, чиста татар гаиләләренә бер-ике мисал гына табыла Байтагы швед һәм финнар белән тора. Бер өлеше мөселманнар белән, мәсәлән, төрекләр белән яши Югарыда әйтелгәннәрдән Швециядәге татарларның киләчәге бик үк якты булмавы аңлашыла булса кирәк Табигый артым булмаганга күрә алар бетүгә йөз тота. Кызганычка каршы, алар Финляндия татарларына караганда ассимиляциягә ти трәк бирешәләр һәм аның шулай дәвам итәчәге ачык күренә