Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘКАЛЬЛӘРЕБЕЗ ТУРЫНДА

 төрки-татар дөньясының XXгасырдагы иң күренекле шәхесләреннән берсе дип саналырга лаек Мәгълүм хакыйкать тарихта якты эз калдырган затлар, гадәттә, күпкырлы талантка ия булалар. Нәкый Исәнбәт тә шундыйлардан. Ул—драматург («Хуҗа Насретдин». «Миркәй белән Айсылу», «Һиҗрәт». «Гөлҗамал» һәм башка дистәләгән пьесаларын искә төшерик), ул—шагыйрь (халыкта популяр «Уракчы кыз». «Син сазыңны уйнадың». «Бормалы су», «Илкәем» кебек җырларын хәтерлик), ул— балалар язучысы («Куян маҗаралары». «Ни өчен ни булган, яки утыз ялган», «Нәниләр шатлана». «Балалар дөньясы» кебек китапларын янәдән укып карыйк), ул—тәрҗемәче («Бакчасарай фонтаны». «Полтава». «Таш фонтан» «Акыллылык бәласе» кебек җитди әсәрләрнең татарча басмаларын онытмыйк) Әмма, безгә калса. Нәкый Исәнбәт, беренче чиратта, энциклопедик белемгә ия бөек галим Татар халкының тел. әдәбият хәзинәләрен җыю. барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә армый-талмый эшләгән бүтән әдип бездә хәзергә юк әле. Аның өйрәнелгән иҗат мирасы гына да 30 томнан артып китә Хөкүмәтебез карары нигезендә аны инде быел ук чыгара башлау күздә тотыла. Әдип тарафыннан әзерләнгән илле меңнән артык берәмлектән торган фразеологик сүзлек, күләмле «Татар халык табышмаклары» һәм балалар фольклоры җыентыклары үзләренең тулылыгыкиңлеге. авторның һәр жанрга биргән гыйльми-тарихи аңлатмалары белән татар халкы авыз иҗатын өйрәнү юлында фән ирешкән беренче фундаменталь хезмәтләр булып саналалар. Шулар арасында, безнеңчә, иң күренеклесе һәм саллысы - кырык меңгә якын берәмлекне уз эченә алган калын-калын (һәр том 35 табак чамасы.') өч томлык « Татар халык мәкальләре» Бу өч томлык безнең үлмәс хәзинәбез, милли байлыгыбыз. Әдипнең бу томнарга язган әтрафлы кереш сүзе - үзе бер олуг академик хезмәт « Татар халык мәкальләре» моннан кырык еллар элек (1958) дөнья күргән иде Хәзер ул томлыклар сирәк очрый торган басмаларга әверелде, хәзерге яшь буын бу титаник хезмәт белән бөтенләй таныш түгел диярлек. Шуларны истә тотып, бөек әдипнең тууына 100 ел тулу алдыннан аның әлеге томлыкларга язган кереш сүзен журналыбызда бастырып чыгарырга булдык. Шунсын да әйтеп узыйк: бу хезмәт китап булып басылып чыкканнан соң Нәкый ага үзе керткән төзәтмәләр һәм өстәмәләр белән дә баетылды РЕДАКЦИЯ Беренче башлам Мәкальләрнең халыкларда гомуми һәм бәхәсле яклары әкальләр дигәч тә күңелгә бер-бер артлы шундый сораулар килә: алар нәрсә? Нинди әсәрләр? Ничек туа һәм нәрсәгә хезмәт итәләр? Аларнын нинди дә булса милли Мүзенчәлекләре, шигъри кыйммәтләре бармы яки һәммә халыкларда да уртак-гомуми нәрсәләр генэме? Татар халык мәкальләренең тарихы ничек? Бездә нинди мәкальләр бар9 Тема яки эчтәлекләре нидән гыйбарәт? Аларны мондый китап итеп җыеп чыгарырлык нинди әһәмиятләре, тормышта нинди рольләре бар9 һ. б. Шундый яки шуна охшашлы сорауларга кем дә булса жавап эзләп, бездә китап һәм матбугат актарса, күп соравы җавапсыз калачак. Дөрес, дәреслекләрдә яки кайбер фольклор җыентыкларында мәкальләр турында ара-тирә сүзләр очрый, ләкин алар да. тәрҗемә юлы белән, каяндыр алып әйтелгән гомуми сүзләр булып, татар мәкальләреннән күп булса шуна берике мисал китереп үтүдән гыйбарәт Ьу исә безнен мәкальләрнен төп табигатен һәм үзенчатекләрен ачыклау булмыйча, башка халык мәкальләрендә табылган кайбер үэенчатекләрне безнеке белән дә раслау, аларга шәкел-иллюстрация бирү булып кала Әмма инде югарыда бирелгән сорауларга килсәк, алар бездән мәкальләр хакында тулырак һәм җитдирәк жавап көтәләр Монын өчен әлегә чаклы бездә чыккан кечкенә һәм бер-ике генә бөртек мәкаль җыентыгы, йә булмаса аларга карата язылган бер-ике битлек анлатма бирү генә җитми. Шунын өчен дә укучы бездән мәкальләрне махсус һәм кинрәк яктырткан хезмәт сорап килә Билгеле, андый зур хезмәтләр бездә тел-фольклор галимнәре тарафыннан язылырга тиеш һәм языла ла булыр Ләкин, ни өчендер, әлегә хәтле ул эшләр мәйданда күренмәде Мин дә үз ягымнан халкыбызда булган шул хаҗәтне үтәү юлында бер адым булсын дип. кулымда җыелган мәкальләрне чыгара торырга булдым Бу китапны төзегәндә, мина югарыдагы сорауларны үзалдыма кат-кат куярга, мәкальләр өстендә уйланырга, кайбер күзәтү-тикшерүләр дә ясарга туры килде Мин шул уйларымны укучылар белән бүлешмәкче булдым Биредә тик шул нәрсә яхшы аңлашылсын: монда әйтеләчәк фикерләрем моңарчы мәкаль турында булган ниндидер гыйльми теорияләрне анлату. йә булмаса, алар югарылыгыннан торып, безнен мәкальләргә гомуми анализ ясарга омтылуым түгел, болар тик эш барышында минем башымда туган фикерләр генә Мин мәкальләр буенча үземдә туган сорауларга җаваплар эзлим, укучыларым белән дә шуларны бүлешмәкче булам. Шунлыктан монда төрле сорау-жаваплар да күп очрар Мондый язылыш ниндидер академик тәртипләргә, гыйльми стильләргә, ихтимал, бер дә туры да килмәс. Хәер, монда аның кирәге лә юк һәм миннән аны таләп тә итмәсләр Бу ниндидер зыйльми диссертация түгел, эзләнүләр генә Аларны мин үз исемемнән генә сөйләргә хакым булганга, бу хезмәттә “без" яки “безнеңчә" дигән олы сүзләр кулланудан да тартындым Шулай булгач, ни өчен бирелә төрле гыйльми цитаталар, өземтәләр китерелмәүгә һәм һәртөрле гыйльми атамаларны аз куллануыма укучыларым, шаять, гаҗәпсенмәсләр Аерым санап күрсәтерлек библиография лә юк Берничә мәкаль китабы булса, алар сүз рәтендә күрсәтеп үтелде Шулай итеп, монда язылганнар бер һәвәскәрнең хосусый карашлары, алар практикадан туганнар Бәлки шуна күрә дә монда укучылар өчен кайбер янарак фикерләр дә табылыр Арада бәлки ялгыш һәм җнтешсегтекләр дә күп булыр. ми бер хәл итеп кенә алына. Әйтик, бу теория буенча, бер мәкальне капитализм формациясенеке дип кенә алабыз икән, ул кирәк французныкы булсын, кирәк урысныкы яки татарныкы булсын, аермасыз рәвештә чоры, формациясе белән бар да бер үк категория һәм картотекада торырга тиеш була Шул рәвешле, бу теория белән эзлекле барганда, һәрбер халыкның үз ижаты, үз мәкале булунын урыны да. әһәмияте дә калмый, күп булса, культурада алдарак саналган бер халыктан әлбәттә “артта" калганына механик рәвештә күчә торган товар яки акча шикелле алмашып йөри торган әйбер булып кала Шулай ук биредә мәкальләрнең ижат һәм сәнгать әсәре буларак үзенчәлекләре (үз спецификалары) булуы да бетә, күп булса, алар гомумән җәмгыять тарихы өчен диаграмма шәкелләре шикелле берәр аңлатма иллюстрация әйбере итеп кенә китерелә алалар Әгәр бу теорияне тагын ла эзлеклерәк дәвам иттерергә кирәк булса, моңда аерым халыкның мәкале генә түгел, аның үз тарихы булуы яки үз язмышын үзе тудыруы да. хәтта ул халыкның үзенең булыпбулмавынын да әһәмияте юк. Анын өчен формация генә бар Әмма формациягә туры килә торган халык урыс булды ни дә. немец булды ии. яки икесе дә булмады ни—барыбер. Чөнки бу схемада формания- халык өчен яшәми, халык үзе формация өчен генә яши. Аерым халык картотека өчен бүген мисалга кирәк икән, ул языла, кирәкми икән, сызып ташлана Шунын белән, монда алынганча, формация үзе дә гомуми бер абстракт төшенчә генә булып аңлашыла. Аерым халыкларның иждт һәм сәнгате булуын инкарь иткән яки булган иҗатларын алдан әзерләнгән гомуми схемаларга шулай көчләп куып кертүгә корылган мондый теориянең, билгеле, сәнгатьнең үзе һәм диалектик материализм методы белән һич уртаклыгы юк Мәкальләрне саф сыйнфый бүленеш һәм формацияләр билгесе итеп карау, һәм хәтта икесен дә берүк нәрсә итеп бергә бутап йөртүләр, өлешчә, хәзер дә очраштыргалый әле. Билгеле, мондый вульгарлаштыру хәзер турыдан-туры мәкаль билгеләмәсе итеп алынмый, мондый очракта ул бераз икенче киемгә төрелә хәзер мәкаль билгесенә ин элек социаль тәҗрибә мәсьәләсе алга куелып, сыйнфыйлык яклары шуңа ялгап кына бирелә, шуннан өченче рәткә мәкальләрдә троп, аллегория дигәндәй кайбер шигъри элемент булуына берничә мисал бирелә дә шуның белән барлык үзенчәлекләре әйтелде дип исәпләнелә Теләсә кайсы халык ижаты китабын яки дәреслеген ачып, шуннан мәкальләр турындагы аңлатмаларны укып карагыз, аларнын хәзер бар да диярлек шул бер әзер схемада төзелгәнлеген күрерсез Шул нигездә соңгы елларда мәкальләр турында .пар хезмәт халыкларының бөтен тормыш, социаль-тарихи тәҗрибәләрен үрнәк рәвештә калыпка салалар.—дигән мәгълүм тезисның алга куелганын күрәбез Мәкальләрне тудыруда тәҗрибә һәм практиканың роле зур булганын без башта да күреп үткән идек. Шулай ук мәкальләрнен сәнгать әсәре булулары белән бергә, тормышта да практик роль уйнаулары билгеле мәсьәлә. Шуңа күрә дә мәкальләрнен бу мөһимлеген төсмерләп бирү ягыннан мондый аңлатманы бертөрле дә инкарь итеп булмый. Шулай ук мәкальләрнен күп кенәсе социаль- тарихи тәжрибәләрне үрнәк калыпка салып әйткән булулары да дөрес һәм ул фикер үзе башта шул якны ачыклау өчен әйтелгәндер дә. Ләкин бездә бу тезисны да мәкальләрнен бердәнбер фәнни-гыйльми нигезе шул дип. хәтта аны мәкальнең бердәнбер төп билгеләмәсе дип күрсәтүләргә хәтле барып җитүләр булды һәм шуның белән тагын берьяклылык, схемачылык тудыруларга юл ачылды Ягъни мәкальләрне бары тик социаль-тарихи тәҗрибә дидекме, калганын болай уйларга кала: социаль-тарихи тәҗрибә исә— сыйнфый: сыйныфлар—формация, димәк, мәкальләр сыйнфый тәҗрибә. Шулай булгач, алар тагын шул ук баягы сыйнфый формацияләр категориясе булып кала Аның үзенә бер мөстәкыйль әдәби жанр булуы да инкарь ителә Шул рәвешле бу тезис берничек тә мәкальләргә генә караган билгеләмә була алмый, бәлки фәннең башка өлкәләренә карата да кулланырга яраган бер сүз булып кала. Чөнки алар турында шулай ук “социаль- тарихи тәжрибәләрне үрнәк рәвештә калыпка салып бирә",—дип әйтеп булачак. Ләкин моңа карап беркемгә дә фәнни тезисларны мәкаль икән дип аңларга туры килмәс Мәкальләрне аңлауга төптә комачаулый торган мондый схемачылыкларның бездә үз вакытында бик кин урын алган булуы билгеле. Моның сәбәбе тарихи һәм бик тирән Ул бездә иске ишанлык культы һәм аның гасырлар буе халыкнын миен миңгерәйтеп килгән булуы, соңгы якта исә шәхес культы һәм бигрәк тә маррчылык догмалары белән дә бәйләнгән. Халкыбызның теле, әдәбияты һәм гомумән аның гыйльми-ижади фикеренең үсүенә төп комачау булып килгән бу догмачылык үзенә аерым тукталуны сорый. Монда тик анын мәкальләр өлкәсенә китергән зарарын гына әйтәсе килә. Мәсәлән. Маррның тел сыйнфый һәм шартлавыклы әйбер дигән бер тезисын догма итеп алу һәм шуның аркасында бездә һәр сүзнең сыйнфый астарын эзләү аеруча нык урын алды. Шуның аркасында гомумән мәкальләргә карата шикле караш тудырылды һәм хәтта аларны ликвидацияләргә омтылулар да булды. Чөнки ул “сыйнфый” сүзләр мәкальләрдә дә күп бит. Шулай булгач, билгеле, мәкальләрне дә аерым берәр сүзенә карап, сыйнфый безнеке һәм безнеке түгелгә бүлү мәсьәләсе килеп басты. Мондый алдан ук әзер берәр схема колы булган кеше гадәттә менә ничек эш итә: Китапны ачты, карый, анда, әйтик,— Сабыр төбе сары алтын,—дигән бер мәкальне күрә. Бик кыска, дүрт кенә сүзле бер җөмлә. Бик җиңел аңлашыла Хәзер инде бу мәкаль кайсы иҗтимагый тәҗрибә җимеше9 Кемнәр фикере бу? ди. Сүзләрен карый. Хәер, турыдан-туры гына бер сыйныфны белдергән сүзе юк югын, ләкин мондый көферлек эзләүче кеше үтә сизгерлеккә салына, кылны кырыкка яра: сабыр кем сүзе? Гарәпнекеме? Дини сүз!—Әйе. әйе. Дин ярлы халыкка сабыр итеп яшәргә кушкан. Шулай булгач, бу—капитализм чорына кайтып кала, эксплуататорлар моны ярлыга карата әйткәннәр, менә анын “симәнтикә"се, ди дә бетте Шул рәвешле бездә бу мәкаль сыйнфый дошман сүзе итеп игълан ителә.— Сабыр иткән— морадына җиткән. — дигән мәкаль дә шуңа кертелә. Шуннан: “Мондый типта булган мәкальләр безнен бүгенге шартларда, әлбәттә, жирлек таба алмыйлар”*,—дип инкарь ителә. “Мондый типта. " —ягъни, шуна охшатып башкаларын да сызарга дигәне. Ягъни, алар безнеке түгел. Халык ижаты буенча мондый вульгар социологизм теориясенең төптә мәкальләрнен үзенең булуына каршы юнәлгәнлеген аңлыйсы авыр түгел. Мәсәлән, шул ук X. Галинең “Мәкальләр һәм әйтемнәр” дигән китабының сүз башында болай диелә: “Феодализм җәмгыятендә эксплуататор сыйныфлар үз интересларын үткәрү өчен фольклор материаллары арасына төрле чүп-чар кертергә тырыштылар". “Боларнын бер өлеше элекке капитализм тормышыннан калган булсалар, кайберлә- 'Карагыз: X. Галинең “Мәкальләр һәм әйтемнәр" китабына язылган сүз башы. 1941 рен сонгы елларгача сыйнфый чит элементлар фольклорга кертергә маташып килделәр Мондый материалларны, әлбәттә, без үзебезгә культура мирасы итеп ала алмыйбыз, киресенчә, андый материалларга каршы көрәшү, аларны фольклор материаллары арасыннан чистарту совет җәмәгатьчелегенең бурычы булып тора" Бу куркынычлы сыйнфый мәкальләр ниндиләр сон? Ул моңа мисал итеп— Кара халык, кара сарык;—Байдан акмаса да тама һәм сабыр турындагы баягы мәкальләрне китерә. Ләкин шул китапка язылган бер тәнкыйть мәкаләдә* мона гына риза булмыйча, сызып ташланырга тиешле мәкальләр тагы да бар әле. дип. китапта калдырылганнарына да күрсәтелә Шундыйлардан — Биргән бигә яраган, бирмәгән нигә яраган?—Юл газабы—гүр газабы,—Малсыз базарга бару—кәфенсез мазарга бару,— Үткән эшкә салават, калганына бәрәкәт һ. б шунын ишеләрне сызып ташларга тәкъдим ителә һәм ‘тәңре", “шайтан”, “фәрештә”, “савап” шикелле сүзләр катнашкан мәкальләрнең китапка басылган булуы җыентык редакторының "аеруча саксызлыгы" дип. Ярми иптәшкә кисәтү ясала Шул рәвешле, бу тәнкыйть мәкаләсенең фикере буенча, калган 700 мәкальне дә бик ныклап сызарга яки китапны бөтенләй чыгармаска тиешле булган булып чыга Мондый гайрәт, бу хәтле тырышлыкларның нәтиҗәсе ни булып чыгасын күрү авыр түгел. Күп ел тар буена мәкальләр жыю өстендә эшләгән Хәсән Галинен бу китабы нибары 700 мәкаль белән чыгуы үзе үк мондагы “сыйнфый" көрәшнең нинди күләмдә барганын күрсәтергә җитсә кирәк Билгеле, һәрбер ижтимагыи чор, шул өземтәдә әйтелгәнчә, “үз чүп-чарын фольклорга кертергә" тырышкан булуы хак, без дә халык иҗатын алардан арындырырга тырышкан кешене мактарга гына тиеш булыр идек Ләкин аларнын кайсысы халыкныкы, кайсысы “чүп-чар” икәнен каян белергә9 Бәла дә шунда, бу халыкчанлыкнын бездә үзенчәлекләре өйрәнелмәгән һәм бу арындырулар да мәкальнең үзенә, үзлегенә таянып эшләнмичә, бәлки кампаниячелек һәм вульгар-социологиячелек күзлегеннән югартын торып кына эшләнгән эшләр булуында Бу уңай белән бер кампаниядә бер мәкаль безгә кирәк булган өчен генә халыкныкы дип алынып та, икенче кампаниядә нәкъ шунын ук “чүп-чар" дип сызып ташлануы яки аларнын сәнгатьчә булмаганнары, чыннан да чүп- чарлары алга сөрелүе бер дә гаҗәп түгел. Шул югарыда китерелгән мисаллардан ук күрелүенчә, мәкальләргә “чистка” ясау, күбесенчә, Марр теориясе нигезендә, алардагы аерым берәр сүзгә “сыйнфый" дип карауга гына корылган механика булуы ачык, һәм китаптан китерелгән ул өземтәдән күренүенчә, андагы сүзләр безне фольклор мирасын туплау һәм аны өйрәнүгә чакырмыйлар, бәлки аларнын “бер өлешен" дошман сыйныфныкы итеп танырга, аларга каршы изге сугышка чакыралар Шулай итеп, кешеләр бары тик шундый алдан бирелгән әзер схемалар буенча фольклорны андыйлардан “чистарту'ны изге бурыч итеп таныганнар, җәмәгатьчелекне шуна чакырып, үзләре дә җиң сызганып шул эшне алып барганнар. Эшләгән эшләре фактта исә. бернинди дә “сыйныфлар"ны бетерү булмыйча, бәлки гомумән халык ижатын һәм тулардан бик мөһим бер жанр булган мәкальләрне ликвидацияләү булып чыккан. Чөнки бу юл белән мәкальләрне өлешләп сызып ташлау аларда гомумән мәкальләрнен барысына да карага шикле караш тудыруга алып барган Чынлап та. әгәр без мәкальләргә гомумән элекке сыйнфый җәмгыятьләрнең иске тәҗрибәләре үрнәге дип кенә карыйбыз икән, бүгенге безнең сыйныфсыз җәмгыятьтә, фән-техника чәчәк аткан, атом гыйлемнәре белән коралланган бөек социалистик ил кешесенә аларнын ни әһәмиятләре бар9 Нәрсәмә кирәк9 Тарихка коллекцияләр жыю өченме9 Анысы белән тарихчылар, музей кешеләре үзләре шөгыльләнсеннәр Шул рәвешле, бу тезисларның, схемаларның нигезендә мәкальләрне жыю. чыгаруларның кирәге дә калмый һәм бу вульгар социологизм вәкилләре шуна ирешкәннәр дә сонгы 30—40 ел эчендә бездә шул Хәсән Галинең кечкенә брошюрасыннан башка бер генә дә яңа мәкаль җыентыгы чыгарылмаган. Билгеле, бу әйткәннәрдән мәкальләрнең ижтимагый-сыйнфый җирлекләрен гомумән инкарь итү килеп чыкмый Ботар тик бездә нык тамыр җәйгән вульгар “Сонет әдәбияты" журналы. 10 нчы сан. 1941 социологизмның, догмачылыкларның әдәбиятыбызга ни дәрәҗәдә зарар китерүләрен ачу өчен языла. Югыйсә, мәкальләрнең иҗтимагый-сыйнфый мөнәсәбәт һәм каршылыкларны турыдантуры чагылдырганнары да шактый булып, алар бу китапта үзләренә аерым тема һәм бүлекләр булып урын алалар. Киресенчә, минемчә, мәкальләрнең үзенчәлеге һәм шул ижтимагый функцияләре шактый катлаулы булганга һәм алар әлеге хәтле бездә тиешенчә өйрәнелмәгәнгә күрә дә бу өлкәдә шундый вульгарлаштыру, тәкълитчелек һәм башка зарарлы нәрсәләргә юл калдырылган да. Шулай ук хезмәт халыкларының тормыш, социаль-тарихи тәҗрибәләрен мәкальләрнең үзенчәлекле чагылдыруларын да (яки үрнәк рәвештә калыпка салуларын) бу китапта җитәрлек табачакбыз. Билгеле, мәкальләрнең барлык бу яклары бер безгә генә кагылышлы булмыйча, башка халыкларның шундый ук төрдәге мәкальләре белән дә мәгънә ягыннан күпмедер уртак яклары бар. Шулай ук мәкальләрнең, жанр буларак, бар халыкларда да булуын күздә тотсак, бу саналган яклар, бер безгә генә кагылмыйча, барлык халыклар өчен дә гомуми әһәмияткә ия булып торалар. Билгеле, мәкальләр тарихи-ижтимагый тормыштан башка туа алмый, яши алмый. Ләкин һәр халыкның үз тарихы булганга, аны үзе ясаганга, мәкальләр бу яктан караганда, нигездә, һәр халыкның үз эчке ижтимагый сыйнфый каршылыкларын, үз тәҗрибә һәм тормыш таләпләрен чагылдыралар һәм мәкальләрне дә бары тик үз тел культурасы чаралары белән тудыралар Бу яктан караганда, аның төрле ижтимагый, сыйнфый баскычларны үтүе дә, андагы өлгерешләре дә, тәҗрибә һәм культура дәрәҗәләре дә үзләренә генә хас тарихи, сәяси, иҗтимагый, экономик, географик һәм башка бик күп җирле шартларга һәм күрше мөнәсәбәтләргә бәйләнгән. Халыкларның берсендә булган иҗтимагый формацияне, әлбәттә, икенчесе дә үтүе һәм нәкъ шуны кабатлавы шарт түгел. Бу хәтта бер патшалык эчендәге төрле халыкларга карата да шулай. Мәсәлән, урыс феодализмы крепостнойлык правосын үз башыннан кичергән яки чиновниклар катламы һәм сенат торгызган икән, татар җәмәгатьчелеге өчен дә шул ук нәрсәләр хас дигән сүз түгел. Яки кыргыз, казакъларга социализмга күчү өчен, әлбәттә, капитализм баскычын үтүнең дә кирәге булмаган. Шулай ук урыс промышленность капитализмы белән татар капитализмының дәрәҗәсен дә янәшә куеп булмый. Шунлыктан татар халкынын үсеш дәрәҗәләрендә башка халыклар белән иҗтимагый, сыйнфый формацияләрдә гомуми закончалык ягыннан охшаш яклар булса да, бу тарихның эчтәлеге, билгеле, үзенчәлекле. Шуның белән бу мәгънәдәге мәкальләре дә, гомуми якларында уртак урыннары булуга карамастан, формалары белән генә түгел, мәгънәләре белән дә үзенчәлекле. Алыйк, мәсәлән, борынгы кол асраучылык һәм коллар сыйныфына бәйләнешле булган мәкальләрне. Андыйлар да бездә аз түгел:—Кол кайгысы бер качмак;—Кол ашаганын мактар;—Колны мактансын дисәң, алыска (еракка) сат;—Кол котырса, коега кармак салыр, — кебек мәкальләр аша колларнын сатлык товар булулары, авыр язмышлары күренә. Кол белән би (бик. бәк) арасындагы мөнәсәбәт һәм аермалар да мәкальләрдә чагыла:—Бигә би дисәң, өлгесе килер, колга би дисән, көлкесе килер,—Яхшы булса бидән, яман булса колдан (күрерләр);— Коешканы көмештер Нәкый Исәнбәт 1919 ел -бинен аты би булыр, коешканы алтындыр—колнын аты кат булыр һ б Борынгы формада сугыш коллары асрау, сатулар Россия кул астына кергәч бездә беткән кебек, алпавытка коллар беркетү дә бик сирәк күренеш Шунлыктан да катлар һәм биләр турындагы мәкальләрне бездә ханлыклар заманындагы феодаллык чорыннан яки кайберләрен аннан да борынгырак кал асраучылык, патриархаллык заманнарыннан калгандыр дип уйларга туры килә Гадәттә, ижтимагый мәкальләрдән киңрәк колачлысы итеп дәүләт төзелеше турындагы мәкальләрне саныйлар Чөнки аларда халыкнын көндәлек тормыш, көнкүреш кайгылары гына түгел, анын ил. ватан, дәүләт, хокук турындагы уйлары һәм мөнәсәбәтләре дә чагыла. Бездә Болгар. Казан дәүләтләре күптән җимерелгәнгә, аларга бәйләнешле күп кенә мәкальләр онытылган, юкка чыккан, әлбәттә Шулай булса да, тарихта берничә мәртәбә дәүләт төзегән, хөкүмәт тоткан халыкта боларнын кайбер эзләрен күрсәткән мәкальләрне әле дә очратып була — Патшалык мал белән, мал—яу белән;—Халык кайгысын хан чигәр, хан кайгысын кем чигәр9—Барма ханга, үзе килер малга, барма бигә. килер өйгә һ. б Боларда дәүләтнен бер кеше кулында һәм кәефендә булуы, ханнарнын халыктан аерылган булуы, патшалык сәясәте сугышка бәйле булуы кебек хәлләр әйтелә. Хәер, патшалык турындагысы урыс патшаларының империалистик басып алучылык сәясәтләре турында әйтелгән булуы да мөмкин — Комы юк су булмас, бие юк ил булмас, якасы юк тун булмас, түрәсе юк йорт булмас, —дигән мәкальдә ил—йорт, закон—хөкем тәртипләре булуны, дәүләт сәясәте тотуны яклау күренә. (Йорт— монда илнен Территориясе, түрә—закон, хөкем мәгънәсендә ) Монда башбаштак, күчмә кабилә булып яшәүдән шәһәргә, феодалларга буйсыну артык дигән димләү сизелә. Шулай ук.— Даланын бие булганчы, каланын эте бул,— дигән мәкальдә дә борынгы патриархаллык һәм күчмә кабилә булып яшәүнен таркалу көннәрен, феодаллык дәүләт системасын яклауны бик ачык күреп була. Инде капитализм чорын, анын сыйнфый бүленеш һәм каршылыкларын чагылдырган мәкальләр тагын да күбрәк булуы табигый Татар мәкальләрендә хосусый милеккә һәм байлыкка омтылунын кешедә чамасыз дәрәҗәдә комсызлык, нәфес азгынлыгы һәм саранлык уятуы күрсәтелә (Ярлы—байга җитсәм диер. бай—ходайга җитсәм диер. —Татар баеса, хатын атыр;—Хәерче басса, дөньяга сыймас, —Тавык симерсә, арты бөрешер һ. б ) Байлыкнын кешегә бәхет һәм тынычлык китермәве (Бай түшәге тигәнәк, фәкыйрьнеке мамык;—Дөньяда яртылык ачы.—.ләкин,—Ярлылыктан яхшы нәрсә юк. ятып ашар аш булса), байлыкнын фани, вакытлы нәрсә булып, бервакытта да кеше өчен идеаль булмавы (Байлык бер айлык;—Байчык морад түгел, ярчылык оят түгел) һәм башка шундый кайбер фәлсәфи фикерләр лә әйтелә Боларлан күренүенчә, ярлылык үзалдына ачы һәм мохтаҗлык булса да, кешенең төп артыклыгы, төп кешелек сыйфаты байлык яки ярлылыкта түгел икәнлеге бик ачык әйтелә. Билгеле, мәкальләр арасында ярлыларга нәфрәт белән әйтелгәннәре лә юк түгел (Ярлы кеше яман чир. туры килсә канын эч. кебек) Монда сыйнфый эксплуатацияне яклау күренә, мондый мәкальләр изүче сыйныфлар тарафыннан әйтелгән һәм чыгарылган булуы бик ачык Шулай ук мәкальләрдә ярлыларның байларга бәйле һәм мохтаҗ булып яшәүләре лә (Байны яманларсын. байга барырсын; һәм баягы сызып ташларга тәкъдим ителгән—Байдан акмаса да тама, кебекләр), байларга читтән төрттереп, астыртын нәфрәт белән әйтелгәннәре дә күп (Байнын авызы кыек булса да. плене гуры;-Авызы кыек булса да. бай кызы ир сайлар һ б ) Турыдан-туры эшче ялчылар мәнфәгатен яклаган мәкальләр дә күренә (Эшче эшли аткан ук күк., байга иргә төшкән чык күк;-Байнын эше. ядчымын тамагы һ б ) Мондый мәкальләрнең электән үк булулары татар эшче-крестъяннарында сыйнфый аннын революциягә чаклы ук уянган булуын күрсәтәләр (Мәсәлән, монда мисалга китерелгән мәкальләр Хужа Бадигьнен 1912 елда чыккан җыентыгында да бар. һәм аннан элегрәк тә очрыйлар.)—Иске байнын бөлгәне, яна байнын кәттәне -Ярты кешенен тамагы да капчыгы.-Ярты тапканда, бай сагынганда;—Ярты кеше акчасын яман товар бетерер һ б Бер-берсенә кире мәгънәдә тезелгән мәкальләрдә сыйнфый каршылык тагын да ачыграк күренә,-Бай бай өчен тырышыр, ярты яртыга булышыр.-Бай булганда барын бирмәс, ярты кеше 0. «к. м к> карап тормас һ. б. Капитализм тормышында бай белән ярлының гаиләви мөнәсәбәткә керү рәвешләре тул.—Бай белән кода булсан. назланып мазанны. алыр, ярлы белән кода булсан. теләнеп мазанны алыр,—Бай килене булганчы, ярлынын кызы булсамчы һ. б. Шулай ук бу чорда без хосусый милекчелекнең нык алга сөрелгән булуын да күрәбез:—Уртак матны эт җыймас,—Синеке— минеке дигән күнеп тарлыгы, ары ят, бире ят—түшәк тарлыгы кебекләрдә берсендә уртак милеккә каршы әйтелгән булса, икенчесендә хосусый милекчелек кешеләрнең табигатен ваклатуы, тар күңелле эгоистка әйләндерүе әйтелә. Аннары БАЙ белән БИ сүзләренең әйтелешләре бик якын булганлыктан, борынгы би турында әйтелгән мәкальләрнең кайберләре дә соңрак бай исеменә әйләнеп киткән булуы мөмкин. Шуның өстенә сәүдә һәм арадашлык капитализмы Болгар-Казан жирендә борынгыдан килгәнгә, бай турындагы мәкальләрнең барысы да соңгы йөзләрдә капитализмның нык көч алган чорларында гына килеп чыкканнар дип кырт кисеп кенә әйтеп булмый. Шулай итеп, кайбер мәкальләрнең сыйнфый эчтәлеге шактый ачык төсмерләнгән булуына карап, аны кайсы формация һәм кайсы сыйныф мәкале булуын чамаларга юл ачыла Ләкин "юл ачыла” гына Әмма шуңа карап, ул мәкальне "халыкныкы” яки “түгел” дип печать сугу ай-һай кыен мәсьәлә. Чынлап та: халыкныкы булмагач һәм халык үзе инде ул формациядә тормагач, нәрсәгә аны телендә асрый? Мәкальнең гекст мәгънәсе, иҗтимагый функциясе, хикмәте һәм роле аның тормышта кулланышында нык һәм күп яклы булып ачыла икәне югарыда бер әйтеп үтелде. Шуңа күрә дә мәкальне китаптан укып ана үзең мәгънә бирү, аны нинди дә булса кулыңдагы инструкциягә карап, әзер бер схемага кертү- бер эш, әмма аның тормышта ничек кулланылуы, кем тарафыннан, нинди урында, нинди мәгънәдә әйтелүе—икенче эш. Мәсәлән, югарыда күрсәтелгәнчә, безнең китапларда сыйнфый дошман сүзе дип сызып ташланган баягы— Сабыр тебе сары алтын дигән мәкальне алып карыйк. Әгәр дә аны берәр бай кеше үз язмышыннан сыкранучы ярлы кешегә карата әйтсә, бу инде аңа—башыңны и дә, язмышына күн, диюе була, бу мәгънәдә әйтүе аның сыйнфый мәнфәгатен тәгъбир итә. (Безгә хезмәт итми, кирәге юк! ) Ләкин ниндидер бер иптәшен бик кызуланып хатыны белән аерылышырга йөргәндә, син аңа ашыкмаска киңәш биреп — Сабыр төбе сары алтын,—дисәң, бу чагында син бер дә сыйнфый сүз әйтмәдең, бәлки гаилә арасын төзәтешү, киңәш бирү йөзеннән әйттен. Яки шул ук мәкальне бер ярлы кеше үзенә-үзе әйтсә, бу инде аның авырлыкларны бер жинеп чыгуга ышануы һәм шуңа хәтле ничек тә түзәргә ниятләнүе булып чыга Өметен җуймаган кеше аның чарасына да керешергә тиеш була. Бу бик яхшы эш. Аннары, чынлап та, зур эшләр яки иҗтимагый принципиаль, зур көрәшләр өчен дә озак хәзерлек һәм сабырлыклары таләп ителмимени. Күрәсең, андый мәкальләрне сабыр яки башка шундый сүзе өчен генә дошман сыйныф фикере дип юк итәргә ярамый. Чөнки болай итү шул ук сыйнфый сүзләр теориясе белән эш итү, маррчылыкның нәкъ үзе булып чыга. Аннары болай карау сабыр сүзен дөрес аңлаудан да килеп чыкмый, бәлки аны урысча смирение сүзенә, ягъни, пассив христианлык фәлсәфәсенә туры килә дип уйлап, каиберәүләрчә. татар сүзен урысчага механик тәрҗемә итеп аңлаудан да килеп чыккан эш Хәлбуки сабыр сүзендә андый төшенчә юк. Ул бездә күбрәген түзү сәбатлы түзем, максатка ирешү юлында чыдамлык кебек актив мәгънәдә кулланыла. Җырда да бит сабырлыклар белән эшләр кылсак, шаять ирешербез моратка Шулай итеп, элек мәдрәсә шәкертләре гарәпчә язылган һәр текстны су кебек эчеп тә, шуна шәрех—хашия (коментарий) баглау белән шөгыльләнгән кебек, моңда да урысча сүзнең төбе-тамыры ни икәнен дә уйлап тормастан, шуңа бездән иллюстрация эзләүдән ясалган ялгыш килеп чыкканын күрәбез Мәкальләргә болай сыйнфый ярлык тагып нәтиҗә ясау, кызыл кара белән сызып ташлау, кәгазьдә никадәр җиңел булса да, гамәлдә нигезсез икәне шул авторларның үзләре китергән башка мисалларыннан да күренә. Әйтик,— Кара халык—кара сарык, мәкале капитализм чорында чыккан дигәненә каршы шунда ук кайтарып мондый сорау биреп була, ни өчен капитализм чорында? Ни өчен анын феодализм заманында яки тагын да элегрәк чыгуы мөмкин түгел? Шул рәвешле мәкальләрне кайсы ижтимагыи формациягә теркәү үзе үк еш кына вакытта һавадан алынган булып чыга. Аннары бу мәкаль бездә “динчеләр тарафыннан хезмәт халкын кимсетү" өчен әйтелә дип аңлатыла. Дөрес, алар авызыннан әйтелгәндә, кимсетү очраклары да булгандыр Ләкин ни өчен мәкальне "динчеләр" авызыннан гына әйттереп карарга’ Аны шул ук хезмәт халкы да әйтә алмыймыни? Әйтик, сине алып бара торган олаучы агай гади генә бер нәрсәне аңламаганда, гафу үтенгәнсыман:— нишлисен бит. без шул кара халык —кара сарык, инде дип куя икән (һәм шуны капитализм чорында да әйткән булса), ул шуның белән үзенен надан калуына тәнкыйть күзе аша карап үкенеч белдерүен, өстен сыйныфлар кулында сарык көтүе булып көтелеп йөрмәс өчен гыйлем-мәгърифәт кирәклеген төшенүен һәм. димәк ки. күпмедер дәрәжәдә сыйнфый анынын. уянуын да әйткән була түгелме сон'’ Кара сүзе монда укымаган, надан мәгънәсендә булып, гомумән бу мәкальдән наданлыкны хурлаудан башка мәгънә табуы кыен. Яки шулай ук бая сыйнфый дошман сүзе дип күрсәтелгән: —Биргән бигә яраган, бирмәгән нигә яраган? мәкален алыйк. Бу сүз взяткачылыкка карата көлү төсеңдә, ирония катыш әйтелә һәм бу фахиш гадәтнең безлә урын тотарга нигезе калмаганлыкны мәкальдәге “би" сүзе үзе үк күрсәтеп тора. Әмма ул борынгы заманнарда кешеләрнең властька ярау өчен взятка биреп яшәргә мәҗбүр булганлыкларын, массалһр ул вакытта ук шундый мәкаль аша бюрократиянең нигезеннән үк черек икәнен фаш итә алганнар икән, бу мәкальдә нинди контрреволюция булсын? Шул рәвешле, халык мәкальләрен ликвидацияләүгә чакырулар Марр теориясе нигезендә аерым “сыйнфый" сүзләр эзләп, шуларга бәйләнү, вульгарчылык, схематизм һәм шул ук феодализм чорынын калдыгы булган догмачылык, нәкылчелек*. тәкълитчелек булып, бу чирләр белән мәкальләрдән бигрәк ул иптәшләр үзләре чирләгән булулары аңлашыла Дөрес, кайбер мәкальне башлап кем чыгарган һәм хәзер аны кемнәр әйтә икәнен белеп тә була. Мәсәлән,—Иргә ышанма. Иделгә таянма,—Ирдән икмәк салмыйлар,—Ирем үлде, иргә бардым—имгәк алдым Мондыйларны хатыннар чыгарган һәм әле дә алар әйтә. Ләкин кайбер мәкальнен башлап кем авызыннан әйтелгәнен белеп булса да. кемнәр әйтә икәнен тәгаенләп булмый — Без өйләнгәч, төн кыскарды—дип кияүләр әйткән, әмма хәзер кем генә әйтми'— Син дә мулла, миндә мулла, атка печән кем сала? Моны башлап ике мулланын берсе икенчесенә әйткән булуы күренеп тора. (Вульгарлаштыручылар күзлегеннән караганда, динчеләр әйткән сүз булгач, бу халык мәкале дә булмый, тот та сыз гына!) Ләкин бу мәкальне бер-берсенә салынган икс кеше, теләсә эшче, теләсә колхозчы, студент, хәтта начальник булсын, хәзер дә бөтен кеше әйтә. Билгеле, болай әйткәннән беркем дә мулла булмый һәм мулла фикере белән фикер-тәнми. киресенчә, мондый хәл тик муллалар өчен хас булган бер-беренә салынунын тискәре бер күренеш төсендә хәзерге көндә дә мисал булып кала бирә Яки сыйнфый булмаган, хезмәт темасына караган прогрессив берәр мәкаль алып карыйк Әйтик — Хезмәт төбе—хөрмәт. Бу бүгенге социалистик хезмәт өчен дә бик характерлы мәкаль. Ләкин аны кемнәр генә әйтми һәм әйтмәгәндер' Аны хезмәт халкы гына түгел, бай ла. мулла да. патша ла әйтә ала Чөнки хезмәт барысына ла кирәк. Билгеле, кайсы әйтсә дә. ул мәкальне үз урынында, үз файдасына хезмәт иттергән Хәзер бу мәкальне кая куябыз'’ Эксплуататор авызында анын файдасына да әйтелүе булгач, тагын сызарга.’ Вульгарлаштыручылык "теория"се буенча, билгеле, сызып барудан да жинел эш юк (Нинди рәхәт, нинди жинел хезмәт бу сызу гыйлеме') Ләкин шунысы гаҗәп гадәттә мәкаль җыентыгында андыйларны күргәч тә сызып ташларга ашыгучы авторлар үз әсәрләрендә яки үз чыгышларында берәр унай белән үзләре үк шундый "ин сыйнфый" мәкальне дә куллана яки геройларыннан әйттерә Анда анын аллалысы да. муллалысы да латшалысы да. шайтанлысы да ярый Ни өчен’ Чөнки ул анда конкрет иҗтимагый кулланышында яки сүзгә мисал булып килә һәм шунын белән аклана бир.» Бу хәл үзе нәрсәне күрсәтә сон’’ Димәк, мәкальнен үзалдына мәгънәсе Нокылчелек —ансыз рәвештә цитатата иярүчелек үзенчәлекләрен аңлату булырга тиеш. Инде формация мәсьәләсенә килик. Билгеле, тарихта иҗтимагый формацияләр, кайберәүләр уйлаганча, өстән әзер килеш резолюция яки башка юл белән механик рәвештә ясалмаганнар, бәлки тарихи сыйнфый көрәшләр аша яулап алынганнар, һәр яна формация искесен жинеп килүе, халыкның шуны яклавы үз чорында прогрессив момент булган Шунлыктан да борынгы кабиләчелек—патриархал- лыкны җимереп феодаллык корылганда һәм даладагы күчмә халыкларны шәһәрләр үзләренә буйсындырганда чыккан мәкальләрдә, феодалларны яклап әйтелсә дә. үз заманында уңай факт булган. Мәсәлән: —Даланын бие булганчы, каланын эте бул! Шулай ук феодализмны фаш итеп, аны алыштырырга килгән буржуа мәкальләре дә заманында уңай урын тотканнар Шулай ук соңыннан буржуазиянең эксплуатациясен фаш итеп, аның белән сыйнфый каршылыкка кергән хезмәт ияләренең мәкальләре инде байларны фаш итү ягыннан яна адым булып киләләр. Шунардан безнең өчен бик кирәкле бер нәтиҗә килеп чыга. Димәк ки, безгә хәтле сынфый җәмгыятьтә туган яки бербер сыйныфны яклаган мәкальләрнең монысын хан әйткән, монысын халык әйткән дип өстән карап кына билгеләргә мөмкин түгел. Бер формациянең башланган заманында феодалны яклаган мәкальне халык әйткән булса, икенче формация башында шул ук феодализмга каршы мәкальне дә халык үзе үк чыгарган булуы мөмкин. Чөнки феодаллык үзе борынгы патриархаллык системасын җимереп яңа баскычка, шәһәр һәм калалар идарәсенә күчү ягыннан башта халыкта зур өметләр тудыргач, аларны яклап әйтелгән мәкальләр килеп чыккан кебек, соңыннан шул ук ханнар, биләрнең рәхимсез эксплуатация һәм үзара бетмәс сугыш җәнҗаллары халыкка зур авырлыклар тудыргач, аларга каршы мәкальләрнең тагын шул ук халык тарафыннан чыгарылган булуы бик табигый Димәк, һәр ижтимагый-сыйнфый формацияләргә күчү чорында башта аны сыйныф буларак беркетүче мәкальләр туган һәм бу адымны башлаучы сыйныф кына түгел, аны халык та яклаган, аннары аларны таркатучы, инкарь итүче мәкальләр туа килгән. Без сыйныфларны тарихи үсеш һәм каршылыкларында карарга тиеш булган кебек, аларга бәйләнешле мәкальләрнең дә шул ук төрле сыйныфларның төрле чорында төрле мәгънәгә күчүләрен истә тотарга тиешбез. Аннары бу иҗтимагый формацияләр үз эчләреңдә сыйнфый булсалар да, булса да һәм ул үзенә мөстәкыйль әдәби әсәр булса да, шул ук вакыт телдәге охшату һәм кинаяле мисал буларак, бер үк мәкаль төрле иҗтимагый катлау һәм сыйныфлар тарафыннан киң кулланыла ала. Ул мисалда синең муллага яки хан кызына охшатылуың бер хәер, эткә, кошка һәм..., алла сакласын!—үзең усал каенана булсан, кандалага охшап куюын да бар!(Кандалага дару юк. каенанага үлем юк. ) Берни эшләр хәл юк, ил авызына иләк каплап булмый... Шулай булгач, хикмәт нәрсәдә? Димәк, мәкальнең иҗтимагый функциясе эчтәлегеннән киңрәк. Бу ике нәрсәне механик рәвештә бергә сыйдырырга маташудан еш кына вакытта баягыча вульгарлаштырулар килеп чыга. Шулай булгач, мәкальне текстындагы аерым сүзләргә карап кына аерым сыйныф малы итеп беркетергә ярамый Бу аның иҗтимагый (функциясен чикләү һәм кирәк чагында безгә файдалану юлын бикләү була Әлегә хәтле мәкальләрне вульгарлаштыручылар тарафыннан җинел генә сыйнфый мөһер сугылырлык булганнары да юлбашчылар сүзендә мисал мәгънәсендә куллануларын онытмыйк. Мәкальләр сыйныфлар аша бүгенгә хәтле килеп җитә алганнар икән, димәк, аларда ул яклар чагылгалау белән бергә, гомумән халкыбызга һәм кешеләргә хас ниндидер башка сыйфатларны да алар үзләренә җыйган булырга тиешләр Шуңа күрә дә мәкальләрне өйрәнгәндә, эшнең бер ягы белән генә чикләнмәскә, безнең эш тә аларның тагын гомумирәк башка сыйфатларын да табу, аларнын шул иҗтимагый функцияләрен киңрәк ачу, тарихи һәм мисал мәгънәләрен, әдәби әсәр булу ягыннан Нәкый Исәнбәт 1922 ел мона карап тарихны гел сыйнфый кискен көрәш хәлендә булган итеп күрү дөрес түгел. Шулай булгач, мәкальләрнен сыйнфый характерда булганнарынын һәрберсенә дә, әлбәттә инде, ул тик бу сыйныф карашына гына хезмәт итә дип төртеп күрсәтү шактый бәхәсле. Чөнки мен еллар буе сузылган ул үткән заманнарда, сыйныфлар көрәше туып көчәйгән һәм иҗтимагый формацияләрнең алмашынуына сәбәп булган чорлар булган кебек, анын басылган, стабильләшкән заманнары да күп булган. Хәтта ил башына уртак бәхетсезлекләр, читтән көтелмәгән яулар, һөҗүмнәр килгәндә, гомумхалык, гомуммилләт язмышы күпмедер вакытка барлык сыйныфларны һәм жәмгыятьнен барлык катлауларын берләштереп торган заманнар да булды. (Мәсәлән. Россиядә гаять караңгы Александр I патшалыгы көннәрендә. Наполеонга каршы сугыш гомумхалык сугышына һәм ватанчылык хәрәкәтенә әйләнү елларында, сыйныфлар хезмәттәшлеге булды. Шуннан күп тә үтми тагы патшалыкка каршы демократиячелек-декабристлык кебек революцион көрәш каршылыклары да, кузгалышлар заманы да булды. Читтән килгән яуларга күп мәртәбәләр ил көче белән каршы торган БолгарКазан дәүләтләрендә дә сыйныфлар хезмәттәшлеге "көч алган чорлар булган кебек, сыйнфый каршылык көрәше көч алган заманнар да булгандыр ) Шундый сыйныфара хезмәттәшлек һәм уртак ватан интересы көч алган көннәрдә, өстен сыйныф вәкилләре чыгарган мәкальләрнен дә гомумхалык максатын тәгъбир иткәннәре булырга мөмкин һәм ниндидер аерым патшаларханнарга карата гомумхалык тарафыннан унай бәя биргән мәкальләр дә туарга мөмкин (Урысларда кайбер аты князьләргә. Петр Беренчегә яки башкаларга карата әйтелгән кайбер мәкальләр, бездә дә:—Урмам бит би үлгән көн. ун сан нугай бөлгән көн. дигән кебек мәкальләр очравы шуны күрсәтә ) Кыскасы, мәкальләрнен һәрберсенә карата монысы фәлән сыйныфныкы, монысы, әлбәттә, фәләннеке генә дип. борынгыдан калган бер авыз сүз өстенә печать сугып булмый. Боларнын күпчелеге кин хезмәт халкы тарафыннан чыгарылган булуы бәхәссез булган кебек, кайберләре югары сыйныф вәкилләре, укымышлылар. дин вәкилләре тарафыннан чыгарылып та халыклашкан булулары бик мөмкин. Әмма инде бүгенге безнен идеяләргә туры килмәгән һәрбер мәкальне бары тик өстен сыйныфлар чыгарган, бары тик алар халыкка көчләп такканнар дип аңлатулар мәсьәләгә бигрәк тә сай килү була. Чөнки борынгы халык безнен заман фикере белән яшәмичә, үз заманынын фикере белән яшәгәнлектән, анардан бары тик безнең идеяләргә туры килгән мәкаль генә көтү бу үзе тарихи килеш түгел. (Яки бу инде киләчәк заман кешеләре дә безнен идеяләр белән генә яшәсеннәр, тарих безнен белән башлансын да безнен белән тәмам булсын, моннан сон булмасын, үсмәсен дигән шикелле балалык капризы булыр иде > Шунлыктан мәкальләр арасында бүгенге күзлектән караганда артта калган фикерләрне саклаганнары да күп булуы табигый Ләкин мона карап, аларны әлбәттә биләр, байлар гына чыгарган да халык пассив рәвештә шуны кабул иткән дип уйлауның, үзендә дә халыкны бик кимсетеп карау, баринлык исе анкый Халык үзе әйтергә теләмәгән мәкальне анардан көчләп әйттереп булмас, әйтсә дә аны үз иҗаты итеп, үз телендә эшкәртеп гасырлар буе саклап йөртмәс Инде бүген безгә ошамаган берәр мәкальне халык үзе хуп күреп, үз әсәре итеп йөртә икән, монда тагын нинди дә булса башка берәр хикмәт булыр Чөнки халык мәкальләренең, күбесенчә, икенчел, өченчел мәгънәләре дә булганга, аларнын кайбер сызып ташланганнары да безнен файдага хезмәт итә алуларын баягы мисаллардан күреп үттек. Шунлыктан аларнын бер билгесенә карап кына ябыштыру мәгънәләрен чикләү күп вакытта унышлы булып чыгар Шулай ук бу ана бер яклы гына килү булыр Бу урында безгә мәкальләрнен үзләренә генә тукталмыйча, аларны тудыруда халыкның үткәндәге ан дәрәҗәсенә дә тарихи яктан килергә кирәк Дөрес, хезмәт иясе халык байлардан затым-җәбер күрүен белгән һәм мәкальләрендә үзенен изелүен, бәхетсезлеген әйтә дә алган, ләкин аңарда хәзерге мәгънәдә сыйнфый ан да. материалистик дөнья танулар да булмаган, ул мулланын эксплуататорлы гын, суфыйларнын пуркилеген* фаш иткән, ләкин аңа карап үзе алла яки дин сүзләрен авызга алмаслык реватюнионер. атеист булмаган Киресенчә. 'Пурки ханжа, риячы, пуритан мәгънәсендә. ул дингә ышанган гына түгел, һәртөрле хорафатларга, албасты-убырларга. хәтта мәче очраса, юлны куян киссә, юл унмау шикелле ахмак нәрсәләргә дә ышанган Кыскасы, татар халкынын борынгы дини ышанулары, табигатькә табынудан гыйбарәт булган шаманлык һәм соныннан мөселманлык белән бергә үрелгән кебек, анын мәкальләре дә шундый ук хорафатлар һәм дини ышанулар белән бергә аралашып барган. (Тәнре малын шайтан кызганган;—Алла кушмаган эш булмас;—Мулланын кушканын кыл. кылганын кылма һ б.) Шул рәвешле, халык мәкальләрендә сыйнфый-ижтимагый мөнәсәбәтләр дә. әхлакый ышанулар да. башкалар да үзенчә каршылыклы һәм күп яклы булып чагыла. Бу анын тарихи хәле, фикер, культура дәрәҗәсе шулай каршылыклар берлеге булып килүеннән. Мәкальләрне темалары буенча төркемләп альт караганда, бу каршылыкларның күп яклы булып чагылуы безнең өчен бик әһәмиятле. Чөнки бу каршылыклар безгә халыкның, тарихи йөзен дөрес ачарга, ан дәрәжәсе ничек булганын күрергә ярдәм итә. Шунлыктан бу китап шикелле гомуми һәм тулырак җыентык чыгарганда һәм мәкальләргә аңлатмалар да биреп барылганда, аларга карата югарыда әйтелгән “механик чисткалардан мөмкин хәтле сакланып эш итәргә туры килә. Шулай булмаганда, теге җыентыкларда күрелгәнчә, монда да халык мәкальләрен төшереп калдыру юлына басу, шуның белән халыкның тарихын бер яклы итеп бозып күрсәтү килеп чыгачак. Чөнки андый җыентыкларга карасаң, халык электә дә югары культуралы, хәзерге яшьләр дәрәҗәсендә анлы булган, аларда тәкъдиргә, дингә ышанулар кая, хәтта андый сүзләрне телләренә дә алмаганнар; (чөнки андый мәкальләр сызып ташланган!) халык материалист булган, гел эксплуататорлар сыйныфын фаш итеп торган; сыйнфый аңнары белән дә бүгенге совет кешеләре дәрәҗәсендә булган булып чыгалар. (Тик шунысы гаҗәп, халык ул заманнарда ук шул хәтле материалист, атеист һәм сыйнфый анлы да булгач, нишләп бер төркем эксплуататорлардан үзләрен издереп, талатып, алар кул астында изелеп, солдат булып сугышып, алар дәүләтен саклап, мен еллар буе кол булып дөньяда яшәгәннәр? Ни өчен шулкадәр сыйнфый анлы халык эксплуататорларны бәреп төшереп, үзенә демократик власть төземәгән? Билгеле, мондый хәлнен тарихта булганы юк Шуңа күрә да мәкаль китапларында мондый хәлнен булуы хәзерге заман революциясен борынгы заманның үзендә ясарга омтылу һәм андагы кешеләрне дә фикер ягыннан хәзерге совет заманы дәрәҗәсендә үскән кешеләр итеп бозып күрсәтү була.) Үткән заманнар мирасы булган мәкальләрнең безгә, совет кешеләренә, охшаганнарын гына шулай сайлап чыгарудан тарихны бозып күрсәтү, аны идеаллаштыру яки халыкны бер дә тарихсыз итеп күрсәтү килеп чытуы мөмкин. Шул ук вакыт, мәкальләрнең берәр темага яки балалар яшенә карата булганнарын яки башка берәр максат белән аерым чыгарганда, билгеле инде, аларны сайлап чыгарырга туры килә. Мондый хосусый максатлар өчен төзелгәндә мәсьәлә башка, әлбәттә. Инде мәкальләрнең гомуми һәм уртак якларыннан чыгып, анын мөстәкыйль урын тотмыйча, иллюстрация булып йөрү мәсьәләсенә килик. Мәкальләр башка әсәрләрне язганда һаман телгә алына һәм мисалга китереләләр. Бу чагында аларның кайберләре партия тарихында да. сыйныфлар тарихы китабында да. башкаларда да андагы берәр фикерне куәтләү яки юкка чыгаруда дәлил була алалар, ягъни мәкаль бу очракларда иллюстратив роль уйный. Әмма бу әле мәкаль үзе гомумән социология тарихы яки башкага иллюстрация материалы гына икән дигән сүз түгел. Мәкаль—ул авыз иҗатының бер төре булган мөстәкыйль тормышлы әдәби әсәр. Ул бер урында иллюстрация булып килергә яраса, икенче урында шул ук бер нәрсәне мактау яки инкарь, кисәтү, кинәш. күзәтү, мисал, алдан хәбәр яки хөкем һәм башка нәрсә дә булып килә алган хәлдә, үзенен сәнгать әсәре булуын югалтмый. Күпчелек мәкальләр һәртөрле ижтимагый-сыйнфый җәмгыять формалары аша үтеп һаман яши бирүләре ягыннан бик игътибарга лаеклы. Без аларнын бу үзенчәлегенә алда тукталырбыз. Тик бу унай белән монда безгә хәзер түбәндәге өч моментны истә тотарга кирәк. Ин элек, мәкальнең үз текст мәгънәсе булса да. ул гомумән, нинди урында һәм кем тарафыннан әйтелгән булуына карал, мәгънәсен авыштыра һәм. күбесенчә, мисал урынында китерелә Икенчедән, шунын аркасында бер үк мәкальнең төрле сыйныфка да хезмәт итү мөмкинлеген дә мисалларда күреп үттек. Бу исә мәкальнең икенчел, өченчел мәгънәләргә дә ия булып, кулланышта конкрет очракларга бәйләнешле булуыннан килә. Ягъни, мәкальнең иҗтимагый функциясе текст мәгънәсеннән киңрәк. Өченче момент мәкальләрне тудыруда тәҗрибә һәм практиканың роле зур булса да, бар эшне дә шуңа гына кайтарып калдыру, аларнын күләм һәм эчтәлеген дә, тормыштагы ролен дә чикләү булыр, барыннан да бигрәк, бу аларнын сәнгать әсәре буларак үзенчәлекләрен танымау булыр иде Чөнки мәкальләрнең ясалуында тәҗрибә белән сынап беленми торган һәртөрле кара ышану, хыял һәм әкиятчә шигъри образлар да (мәсәлән, киная, телбизәк һәм башка сурәтләмәләр дә) катнаша. Мәсәлән:—Арслан айга менәмен дип аягын сындырган,—Убырның үзе туйса да, күзе туймый, —Үзем тук. кунак тук. аша. туным,—Ишәкнең башын табакка салсаң, тәгәрәп төшәр,—Былтыр үттән ябалак, быел башын күтәргән, —Тишек ертыктан көлгән—Эт чаба дип бет чаба,— Җимешнең асылын эт ж.ыя, — Тавык төшенә тары керә, — Тычкан, өненә керә алмаса, койрыгына тубал тагар—һәм башка шунын шикелле мәкальләрнең төп текст мәгънәләре каралса, турыдан-туры тормышта күреп, сынап беленә торган хәлләр турында әйтелми, шулай ук, андый хәлләрне тәҗрибә аша белергә була дип тә әйтеп булмый Яки шундыйрак мәкальләрдән арслан. дөя кошы, фил шикелле хайван-жанварлар турында булганнарын алыйк. Мондый җанварлар безнең җирләрдә бөтенләй юк, шулап булгач, мондагы тормыш һәм социаль- тарихи тәҗрибәләр аларны китереп тә чыгара алмыйлар кебек, шулай ук алар тоташы белән тәрҗемә ителеп, экспорт белән читтән кертелгән дип тә әйтеп булмый Мондый мәкальләр безнен телгә җәнлек-хайваннар турындагы һәртөрле әкиятмәсәлләр аша, көч, власть яки ахмаклык сурәтләмәсе буларак, халык телендә чагылуы яки символ буларак кереп киткән булулары мөмкин Аннары социал тәҗрибә теориясе тормыш тәҗрибәсенә турыдан-туры бәйләнешле, күзәтмә характерындагы мәкальләргә (әйтик,— Акчаны кара көн өчен сакла,— Сыернын сөте телендә һ. б шунын кебекләргә) туры килсә дә. кинаяле һәм икенчел мәгънәле мәкальләрне ача алмый Кыскасы, мәкальләрнең формалашуында социаль-тарихи тәҗрибәләрнең роле зур булуын әйтү белән бергә, монда тагын аларнын, авыз ижаты һәм сәнгать әсәре буларак, үз өлкәсе, үгз спецификасы барлыгын игътибарга алмыйча ярамый Коры тәҗрибәгә генә кайтарып калдыру исә аларны халык сынауларыннан (приметы), афоризмнардан, гомумән, фәнни тәҗрибә һәм формулалардан аерып карый алмау була Шундый абстракт яки тар, утилитар карашлар шул ук вульгар социологизм, схемачылык күренешләре булып, мәкальләрне болар да шул ук социал-сыйнфый иллюстрациягә яки тар практицизмга гына кайтарып калдыруга яисә аларны инкарь итүгә, ликвидацияләүгә алып баралар Шунлыктан мәкальләрнең шигъри үзенчәлекләре ни икәненә, үз табигатьләрен өйрәнүгә алда киңрәк тукталырга туры киләчәк Алынмачылык* выз ижатынын кайбер жанрлары аерым бер халыкка гына хас булалар Әйтик, бездәге бәетләр, урыслардагы былиналар шундыйларга керә Мәкальләр исә башка Теле булып га, мәкале булмаган халык дөньяда булмас Ул һәммә халыкларда да бар һәм ана һәр халыкта да хөрмәт бар Жанр буларак та. сурәтләү чаралары һәм тормышта кулланышлары ягыннан да. төрле халыктагы мәкальләрнең бер-берсенә охшаш яклары бик күп Шулай ук телләре ягыннан мәкальләр бер-берсенә охшамасалар ла. мәгънәләре ягыннан уртак булганнары һәркайда диярлек очрый Бездә дә шундый ук хәл Кайчагында — Безнен татар халкында менә шундый сүз бар дип бер мәкаль әйтсән, янында булган икенче бер милләт кешесе -Андый мәкаль бездә дә бар дип. шуны ук үз телендә әйтеп сала Шул рәвешле, без үз мәкальләребезне башка халык мәкальләре •FycMaaaihi теория заимствования дигән мәгънәдә алынды А белән чагыштырып карасак, байтаккынасынын башка телләрдә дә булуын күрербез. Бигрәк тә башкорт, чуваш, казакъ, үзбәк, әзербайжан кебек кардәш халык мәкальләре шулай. Хәтта алардагы күп кенә мәкальләрнең сүзләрендә дә уртаклык булып, бары тик әйтелешләре яки аерым сүзләр төрләнешендә генә аермалар була. Мәсәлән,—Ут төтенсез булмый;—Азыклы ат арымас.—Аттан ала да туар, кола да туар,—Эт өрер, карван йөрер. —Түрә түрәне яклар;— Кешегә кое казыма, үзен төшәрсең,—Ат аяган ат менәр, тун аяган тун кияр,—Батыр яуда беленер;— Кылыч ярасы уналыр. тел ярасы уналмас;—Ир башына көн туса, итеге белән су эчәр;—Утка килгән хатынның, угыз авыз сүзе бар;—Алып анадан туар, аргамак биядән туар.—Атаннан борын капкынга төшмә,—Ана күңеле балада, бала күңеле далада;—Егет егетнең көзгесе;—Агай-энен тату булса, ат күп, апа-сенелен тату булса, аш күп;—Тәкәнең мөгезе тәңрегә җиткәнне кем күргән9—Мәхәббәт җамал теләмәс;—Дингез баштан болганыр,—Димче дингез кичерер;—Ашаган белмәс, тураган белер;—Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз;— Сабыр иткән морадына җиткән;—Бат тоткан бармагын ялар;—Әйткән сүз—аткан ук һ. 6. Болар бездә телдән әйтелеп һәм мәкаль китапларыбызда кат-кат язып йөртелгән үз мәкальләребез. Ләкин алар кардәш төрки халыкларның, күпчелегендә шул ук сүз төзелешләрендә диярлек әйтелеп йөриләр һәм, билгеле, мондый уртак мәкальләр бик күп табылачак. Урыс мәкальләре белән охшаш булганнарына килсәк, монда тел һәм төзелеш ягыннан уртаклык юк, әмма мәгънә ягыннан бер үк төсле булганнары шактый күп: һәм башкалар. Бу урында мондый сораулар туа: болар берсе икенчесеннән күчереп алынмадылармы икән? Бу охшашларның кайсысы оригинал? Кем кемнән алды икән? Түгел, бер-берсенә күрше яшәп, катнашып йөргән халыклар арасында гына, хәтта берберсеннән ерак яшәгән халыклар арасында да мәкальләрнең бер-берсенә охшаулары еш очрый. Без —Тимерне кызуында сук — дибез; урыслар: — Куй железо пока горячо, —диләр, французлар: i'l faut battre 1 fer pendant gu'ilest chand,—диләр. Шул мәкаль немецта да, венгерда да, һәммә халыкта да диярлек бар. Без:— Кешегә баз казыма— үзен төшәрсең,—дибез. Урысларда да шул ук мәгънәдәге мәкаль бар. һәм шул ук мәгънәдә әйтелгән сүзне еврей Тәүратларында күреп була (псал. VI 1.6). Без:— Коега төкермә, суын эчәрсең,—дибез. урысчасын югарыда китердек, шул ук мәкаль борынгы еврейләрнең. Талмуд китабында да бар. Урыслар:—Начало примудрости страх божий,—диләр (Даль, 552 бит); әмма шул ук мәкаль Мөхәммәтнең Хәдис китабында да бар. |...] Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска,— Бу мәкаль урыста да, французда да—кайсы халыкта гына юк. Борынгы латинчада:—Cerium estlongos esse cones omuibus. Ни чәчсәң, шуны урырсың. Ике тәкә башы бер казанга сыймый Төкермә коега, суын эчәрсең. Тау тауга бәрелмәсә дә. адәм адәмгә бәрелер. Җиде кат үлчә, бер кат кис. Ир әүвәлеңдә жәфа күрми, ахырында сафа тапмас Кибән астында тычкан үлми. Бер көнлек юлга чыксаң, бер атналык азык ал. Безнең урамда да бәйрәм булыр Что посеешь, то и пожнешь. Две бараньи головы в один котел не лезут Не плюй в колодец, случится напиться Гора с горой не сойдется, а человек с человеком. Десятью примерь, однова отрежь. Кто нужды не видал, и счастья не знает Скирдой мышь не задавить. Поезжай на неделю, а хлеба бери на две. Будет и на нашей улице праздник. sed breves sensus muherihus h. 6. Шул рәвешле, татар халык мәкальләреннән урысларда һәм башка халыкларда да уртак мәгънәдә йөргәннәренә бу китапта мәкаль аңлатмаларында күп кенә параллельләр китерелде, укучы аннан караса, күп кенә мисаллар табачак Мина безнен мәкальләрне кытай, һинд халык мәкальләре белән чагыштырырга кулымда материаллар булмады. Ышанам ки, аларныкы арасында да безнекенә охшаганнары байтак табылачак. Шулай булгач, “татарныкы” дип йөртелгән мәкальләр асылда безнен үзебезнекеләрме сон? Гомумән, мәкальләр аерым халыкларның үз авыз иҗатларымы, әллә һәммә халыклар арасында телдән телгә күчеп йөрмәде гомуми хикмәт сүзләреме? Бу хәл күп кенә галимнәрне уйга калдырган, шул хакта тикшеренүләр ясарга мәҗбүр иткән. Булган бер вакытлар,— авыз ижаты булган әкият-мәсәлләрне, бигрәк тә мәкальләрне төптә нинди дә булса аерым халыкларның үз оригинал ижатлары түгел, бер-берсеннән күчереп кенә алынганнар дигән фикерләргә килгәннәр Россиядә бу караш бигрәк тә XIX йөз ахырларында урын алган һәм фольклорда “алынмачылык теориясе” дигән мәктәпләр килеп чыгуга сәбәп булган, урыс мәкальләренең алынган чыганакларын күрсәтеп, чагыштырма җыентыклар да басылып чыккан. Югарыда китерелгән татар мәкальләре бездә дә башкалар белән шундый ук охшашлык һәм уртаклык барлыгын күрсәтәләр. Шулай булгач, безгә дә мәкальләребезнен күчмә һәм башкалардан алынма әсәрләр икәнен расларга гына кала түгелме сон? Безнең кулда шундый чагыштырма фактлар булуга карап кына, ашыгып һәм тиз генә “әйе” дип җавап биреп булмый Мондый теория һәм тезисларга т ә к ъ л и т итүдән элек, башта ана тәнкыйть күзе белән карарга,—ул нинди, кайчан, ничек килеп чыккан теория? дип үз алдына сораулар куярга кирәк. XIX йөз ахырларында Россиядә промышленность капитализмы бик нык үсү аркасында чит илләр белән сәүдә кинәйгән. монополистлар кин Россия туфрагының һәр почмагына үрләгәннәр Шул сәүдә маллары белән беррәтгән көнбатышларның күп кенә сүзләре дә. фикерхикмәтләре дә. мода һәм модернизацияләре дә, урыс базарын күмеп киткән Нәкъ шул вакытларда бу хәлләр фикер ияләренен кайберләрен шаштырган, алар арасында культуранын гомуми нәрсә генә булуы, хәтта аерым халыкларны!! авыз ижаты да күчмә һәм гомуми сюжет, гомуми мәгънәләрдә генә булуы турында теорияләр туган, ясалма гомуми тел җәмгыятьләре (эсперанто һәм башкалар) барлыкка килә башлаган Россиядә мәкальләрнең оригиналлыгын инкяр игү аларнын алынмалы нәрсәләр генә булуы турындагы мисаллар һәм теорияләр дә шул чорларда кин мәйдан алган. Европа һәм урыс империалистлары бигрәк тә көнчыгыш илләренә колония һәм базар күзлегеннән генә караганга, бу як халыкларының үзләрен бернигә дә талантсыз, сәләтсез хайван көтүе урынында күрү аларнын сәясәтләре өчен бик уңай булган. Азия халыклары экспорт товарны Европалылар кулыннан әзер килеш сатып алган кебек, фикер һәм иждтны да һәм. димәк, мәкаль кебек акыл- хикмәт әйберләрен дә алдынгы "прогрессив идеяле” халыклардан әзер килеш күчереп алырга мәҗбүрләр дип һәм шуны бик табигый нәрсә дип караганнар Шулай булгач, мондый алынмачылык теорияләренең урын алуы үзе колонизаторлык һәм космополитлык идеяләре алдында тетрәп төшү һәм шул тенденцияне абсолют бер күренеш итеп тану, бөтенләй шуна Йотылу белән бәйләнгән булып чыга Шул ук вакыт, икенче яктан, гыйлем-мадәният. культураларның бер-берсенә йогынтысын да инкяр игеп булмый, әлбәттә Бигрәк тә сонгы йөзләрдә машина, техника, транспорт чаралары алга киткән саен, халыкларның бер берсенә аралашу мөнәсәбәтләре, шунын белән «шарның бер-берсенә алмаш йогынты ясаулары да зур булды Культура өлкәсендә бу аралашу тел чаралары аша булганлыктан, халыкларның ик кыска әйтелешле хикмәт сүзе булган мәкальләр дә тиз отып алынып, берсеннән икенчесенә күчүләре аз булмагандыр Аннан тагын аларнын I Т ә к ъ л и т итү -ияреп инләү басма сүз аша таралу мөмкинлекләре дә бик киң. Билгеле, урыс халкы, безгә караганда көнбатыш белән элек-электән бәйләнештә үскәнгә, динне дә борынгы Византиядән алган булганга, аларга Европа культурасының йогынтысы турыдан-туры булган. Әйтик, француз телен белү, Париж шәһәрен күрүләр һәрбер алдынгы урыс кешесе өчен культура билгесе итеп саналган. Шунлыктан көнбатыш мәкальләренең тапкыр һәм характерлыракла- рынын урысларга керү юлы ачык, әмма бездә XIX йөз ахырларынача дини, фикри коймалар аша мондый мәкальләрнең үтеп кереп халыклашуы икелерәк. Аңарчы безнең халык күбрәк гарәп, иран мәдәнияте тәэсире астында яшәп килгәнгә, алардан күчкән мәкальләрнең бездә булуы табигый Аларнын урысларга кергәннәре дә бар. Снегирев, мәсәлән, гарәп, фарсы мәкальләренең урысларга керүен татарлар аша булды дип аңлата. Инде урыс, татар мәкальләренең үзара йогынты ясауларына килик. Билгеле, урыс, татар халыклары тарих буена бер-берсенә күрше булып та, төрле чорның төрле сәяси, ижтимагый хәлләре эчендә, Тукай әйтмешли, “вакытлар алмашып” та бергә яшәгән булгач, алмаш йогынтысыз булмый. Россия кул астына кергәннән сон да Казан татарлары Мәскәү белән Азия арасында зур сәүдә юлларыңда ятканлыктан, үзара төрле сәүдә мөнәсәбәтләрендә булганнар. Бу мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә тел элементлары һәм мәкальләрнең бер-берсенә күчүләре дә булган, бу хәлләр соңгы заманнарда гына килеп чыкмыйча, борынгыдан ук була килгән. Мәсәлән, бездә:—Яман ат белән терелгәннән, яхшы ат белән үлгәнен артык;— Ике тәкә башы бер казанга сыймас,—дигән кебек мәкальләрне без XV йөздә Кырым ханы Миңлегәрәйнең олы кенәз Иоан Васильевичка язган грамотасында да очратабыз. Алар— “Лучше умереть с добрым именем, нежели благоденствовать с худым;—Две бараньи головы в один котел не лезут.—дигән тәрҗемәләрдә китерелүен күрәбез. Димәк, бу мәкальләр бездә генә түгел, күрше төрки халыкларда элек-электән киң таралган булган. Инде ул мәкальләрнең урыс мәкаль җыентыкларында да йөрүләре шул грамоталар тәрҗемәсе аша керүләре һәм башка юллар белән булуы мөмкин. Чөнки күршелек мөнәсәбәтләре тарихи һ б. төрле формаларда булган. XVIII йөздә яшәгән Украина философы Григорий Скворода бөтен Европаны җәяүләп йөреп, үз илен гизгән кеше. Үткән йөзнен 30 елларында Снегирев анардан түбәндәге мәкальләрне китерә: Курица кудахтает на одном месте, а яйце кладет на другом. — В прошлом году был пожар, а нынче все еще пахнет — Рыба от головы начинает портиться. Снегирев бу мәкальләрне аңардан алынган һәм шуннан урыс мәкальләре ясалган дип уйлый. Хәлбуки, бу мәкальләр бездә дә күптән бар Алар болай әйтеләләр: Тавык йомырканы бер җирдә сала, икенче җирдә кытаклый. Былтыр янган, быел исе чыккан. Балыкнын башы сасыр, яманның аягы сасыр. Безнен халыкның үткән йөзләрдә Скворода әсәрләрен уку яки урысчадан шуның тәрҗемәләрен алып таратып халыклаштыру ихтималы юк. Аның андый матбугаты да булмаган. Петр Беренчедән сон. бигрәк тә үткән йөздә, урыс империячелегенең көнчыгышны колонизацияләү сәясәте аркасында, күбесенчә, урыстан башка халыкларны христиан диненә кертү максаты белән, аларнын. табигатьләрен, көнкүрешләрен, телләрен өйрәнү нык мәйдан ала башлый. Тарих, этнография, география җәмгыятьләре, көнчыгышны белгечләр, тюркологлар көнчыгыш илләргә һәртөрле экспедицияләр оештырып торалар һәм аларнын авыз иҗатларын җыялар, тәрҗемәләрен матбугатта игълан итәләр, шул җөмләдән мәкальләр дә бик күп җыела, аларнын. оригиналрак булганнары һәм шомараклары урыс мәкаль җыентыкларына да килеп керә һәм шул юл белән Россиядәге күп кейә халыкларның мәкальләре белән беррәтгән татарныкылар да урыс мәкальләре арасына кереп китә. Монын нинди күләмдә булуын аңлавы авыр түгел. Иллюстров, мәсәлән, урысларга татарлардан кергән мәкальләрнең санын 3500 дип күрсәтә. (Билгеле, монда татар дигәннән элек татар дип аталган Кырым. Кавказ халыкларының кайберләре дә керә булса кирәк.) Инде безгә кергән урыс мәкальләре күпме дип соралса, моның чагыштырмача шактый ким булганын күрергә туры килә. Монын сәбәпләре ачык: беренчедән, татарлар урыс мәкальләрен кыю. өйрәнү яки тәрҗемә итү бер якта торсын, үзләренекен дә әлегә чаклы юньләп өйрәнмәгәннәр Икенчедән, үткән йөзнен ахырларына чаклы бездә урысча белгән кешеләр аз булган. Фольклор бастыру ул чорда үзе дә яна күренә генә башлый. Билгеле, урыс мәкальләрен тәржемә итү. халыкны алар белән таныштыруга кул җитмәгән. Шунлыктан безгә урыс мәкальләренең электә язма юл белән керүе аз булып, кергәннәре дә үзара аралашу яки белеш булу шикелле очраклы юллар белән генә булган. Игенчелек тормышында урыс календарь системасы роль уйный башлагач. “Микула житии жэй булмый, микула җитми кыш булмый" дигән кебек урыс халык тәҗрибәсеннән туган мәкальләрнең килеп керүләре шушы юл белән булса кирәк. Инде бу соңгы илле ел эчендә, бигрәк тә революциядән сон. бездә үз культураңны урыс культурасын өйрәнү аша үстерү дигән киң һәм демократик хәрәкәт башлангач. Россия гражданы булган кешегә урысча белү кирәк дигән караштан торып, урыс телен өйрәнү киң мәйдан ала Шул унай белән безгә урыс мәкальләре дә күпләп керә башлый Шулай ук кампанияләр унае белән игълан ителгән мәкальләр тәрҗемә ителеп, безгә матбугат һәм календарь аша да әледән- әле кереп торалар. Билгеле, мондый тәржемә мәкальләрнең шома һәм шигъри булганнары халык теленә кереп халыклашып китә Ләкин кайберләре, телләрендәге кытыршылыклары һәм бездәге мәкаль алымы белән әйтелмәүләре сәбәпле, алынма икәнлекләре бик тиз беленә — Балык эзләр кайла тирәнрәк, адәм ззләр кайла яхшырак. Бу мәкаль гәрчә бездә үткән йөздә үк язмада очраса да. ул төзелеше белән үк урысча — Рыба ишет где глубже, человек ишет где лучше мәкален сүзгә- сүз хәтергә төшерә. Бу урысларның төп үз мәкалеме, алынмамы, анысы ничектер, әмма моны урыслар бездән алганнар дип уйларга туры килми —Як.мәк корсак артыннан йөрми, корсак икмәк артыннан йөри,—мәкале дә шома һәм матур эшләнмәгән, урысча:—Хлеб за брюхом не ходит дигәне сүзгә-сүз искә төшерә - Юләрне чәчеп үстермиләр, ул үзе үсә.— Безнен гомергә тилеләр жзпәр әле. дигән мәкальләр дә:— Дураков нс сеют, а сами родятся.— На наш век дураков станет, дигән урысча мәкальләрдән соңгы Йөздә генә алынып, ясалып кергәннәр Шулай ук соңгы заманда төрле кампанңяләр уңае белән, халыкныкына охшатып, төрле ясалма юллар белән татсыз җырлар кергән кебек, ясалмалыгы күренеп торган мәкальләр дә язмада күпләп урын ала башлый Билгеле, тәржемә итеп алынмыйча, халык теленчә уңышлы һәм шома килеп чыккан мәкальләр дә. яки халык аны телендә йөртеп, зшкәртеп. үз шигъри малы итеп җиткергәннәре дә бездә күп Андыйларнын. хәтта без урыслардан алганмы, яки бездән аларга кергәнме, әллә үзебездән шулай туганмы икәнен дә белү кыен Мәсәлән,— Ерак жыйсан. якыннан алырсын (Дальше спрячешь, ближе найдешь). —Юләр кызылга гашыйк (Дурак красного любит) — Тилегә гүрә юк (Дураку закон не писан). —Тиен гәнкәне саклый (Копенка рубль бережет) һәм башка шуның ишеләр. Мондый мәкальләрнең мәгънәләре бер- берсенә охшаган булсалар да. кайсы-кайсыннан алынган булуын билгеләү бик четерекле булганга, мәкальчеләр арасында, бигрәк тә алынмачылык теориясен яклаучылар арасында, күп кенә бәхәсләр тудырган Шуның белән без хәзер бу алынмачылык карашында торучыларның ин зәгыйфь нокталарына килеп җиттек Чыннан да. күп кенә халыклардагы мәкальләрнең мәгънәдәш булуларына карап кына, аларнын һәркайсы да булса һәрберсе икенчесеннән алынган дип дәгъва итәргә нинди нигез бар’ Әгәр тәржемә икәнлекләрен белдерергә тел йә төзелеш ягыннан билгеләре юк икән, һәм читтән алынган булуын күрсәткән дәлил яки документлар юк икән мәгънә охшашлыгы өчен генә “алынма" дип әйтә алабызмы? Ул гына да түгел, алынган тәкъдирдә дә халык аны үзенеке итеп эшкәртеп, үз мәкальләре рәтендәге шигъри бер әсәр хәленә китергән икән, аның хәзер алынмачылыгы калмый, халыкмын ул үз тормыш һәм үз ижат малы булып киткән була Аннары тагын мәгънәдәш булган өчен генә ике телдә бу лган мәкальләр ни өчен, әлбәттә, берсе икенчесеннән алынма гына булырга тиеш сон? Андый мәгънәләр һәр халыкның үзендә туа алмыймыни’ Тарихи «таплары. иҗтимагый экономик формацияләре, тормыш көн итеш шартлары языннан бер типтагы баскычлар үткән халыкларда бер—берсенә охшашлы, хәтта мәгънәдәш күп кенә мәкальләр тууда табигый хәл. Ук. жәя тоткан, ат асраган яки алмагач утырткан халыкларның һәрберсендә “ук", “ат", “алма" дигән сүзләре булган кебек, укнын бер аткач кире кайтмавы турында, атнын иргә канат булуы турында, йә булмаса агачына күрә алмасы булу һәм алма агачыннан ерак төшми икәнлекләре турында мәкаль чыгару өчен Мәккәгә яки Тулага бару, кемнән дә булса хикмәт ишетеп кайтуның кирәге юк. Адәм үз авылында, үз киртә төбендә, үз башы белән генә дә андый хикмәткә ирешә ала. Ни чәчсәң, шуны урырсың мәкален алып карыйк. Урыслар шул ук мәгънәдә: Что посеешь, то и пожнешь, диләр. Гарәпләр: Кэма тэхсыде йэхсцды,—диләр. Алынмачылык теориясе белән баш ватучылар борынгы Тәүрат китабында шул мәгънәдә бер сүз тапкач, аны шуннан таралган дип уйлаганнар. Ләкин мәкальләрнең күпчелеге һәр халыкта ин элек үз тормыш- көнкүреш тәҗрибәләренә бәйләнешле булып туа икәнендә истә тотсак, нәрсәгә монда Тәүрат? Дөньяда иген чәчкән һәммә халык гасырлар буе ни чәчсә шуны үзе ура. тормышында ата-бабадан бирле шуны үз кулы белән чәчеп, үз кулы белән урып-сугып. тегермәнендә тарттырып онын, икмәген ашап яши. ата- бабадан бирле бу эш шулай килгәнен һәркем белә, инде шуннан сон— Ни чәчсәң, шуны урырсың. — дип әйтә белү һәм үзенең шул тәҗрибәсен яхшы-яман эшләрнең дә шулай бер нәтиҗәсе була икәнлеккә мисал китерә белү өчен беркемгә дә Парижга яки Израилга барасы юк. ул аны үзе белә. Дөньяда иген иккән халыкларның барсында да "мин шундый мәкаль бардыр дип уйлыйм. Инде шуннан соң да. анын башка халыкныкы белән мәгънәдәш булуына карап, читтән, хәтта Тәүраттан алынган булуын әйтеп "гыйлем" ачу өчен, йә үзең гомердә ашлык чәчмичә кеше чәчкәнне ашый торган бер кеше булырга яки үзеннән башка халыкларны берни дә иҗат итәргә сәләтсез дип уйлаучы бер әфәнде булырга кирәк. Шулай ук— Терсәк бик якын да тешләп булмый, дигән мәкальне без кемнән алдык, дөньяда кайсы акыллы халык моны башлап әйтте икән,—дип, киштәдән Талмудлар, чит телдән мәкальләр актарасы юк. Дөньяда терсәксез халык юк. аны тешләп булмый икәнен һәрбер малай да белә. Кыскасы, һәр кешенен. икенче кеше белән уртак яклары булган кебек, һәр халыкның фикерләрендә һәм дөньяга карашларында, тәҗрибә һәм әхлагында да икенче халыклар белән уртак нәрсәләр күп була. Шунлыктан мәкальләрдә дә уртак мәгънә булуга карап кына һәркайсы да читтән алынган дигән нәтиҗә чыгару дөрес түгел. Аннары тагы мәгънә ягыннан уртак мәкальләр дә төрле халыкта төрле формада әйтелүчән була. Мәгънәсе белән формасының тапкыр килеше сирәк очрый торган хәл Димәк, алынма булганда да. мәкальчә итеп төзелә һәм әйтелә белергә яки тагын матбугат һәм җыентыклар аша популярлаштырылырга да тиеш була. Монын шулай икәнен белү өчен нинди дә булса бер мәкальне алып, турыдан-туры тәрҗемә итеп карау җитә. Башка телгә күчерелгәч, ул еш вакытта үзенең тәмен-тозын, иллелеген, ритмын, мәкальлеген, кайчагында мәгънәсен дә югалта икәне билгеле. Чөнки халык үз мәкальләрен башка халыкларда очрамый торган үз гореф-гадәтләренә һәм мөнәсәбәтләренә, үз зәүкына. үз тел мөмкинлекләренә, үз аңы һәм рухына каратып төзи. Бу унай белән безгә көнчыгыштан кергән китаби мәкальләр турында да әйтеп үтәргә кирәк. Безнең Болгар-Казан йортында гарәп хәрефендә китаплар уку. мәдрәсәләр тоту мен ел буе яшәп килгән. Шул озын дәвер эчендә муллалар, хәлфәләр халыкка әллә нихәтле “вәгаз сөйләгәннәр", ягъни, үгет-нәсихәт сөйләп, төрле аят-хәдис укыганнар, тәрҗемә итеп тә күп кенә мәкаль һәм хикмәтле сүзләр китергәннәр. Бу үгетчеләр арасында телгә бик осталары, шагыйрьләре дә булган. Шулай булгач, тәрҗемә мәкальләрне шактый шома итеп әйтә белүчеләр дә очраган — Карамагыз үземә, карагызчы сүземә—Мәхәббәт жамал теләмәс; — Хаклык ачы булыр (Әлхаккы мөррен) кебек кайбер мәкальләрнең безгә шул юл белән кергәнлеге күренә. Мең ел буена эшләр шулай барса да. сан ягыннан алып карасаң, безгә китап аша кергән андый мәкальләрнең күләме бер йөз чамасыннан күп артмавы күренә. Инде кардәш халыклар белән мәгънә һәм төзелештә уртак булганнарына килсәк, монда эш бераз башкачарак Карталардан күренгәнчә, борынгы Болгар—Казан—Кыпчак территориясе бик киң булып, төрки кавем-кабиләләрнен конгломераты (катнашмасы) булган Боларда гадәт-йола уртаклыгы зур булган кебек, мәкальләрнен тел структуралары да якын һәм бер- берсеннән әзер килеш алырга мөмкин булганга, мәкальләрнен бер-берсенә күчүләре жинелрәк. күбрәк була Шул рәвешчә, территориаль яктан да. тел. гореф-гадәт, тормыш һәм кара ышанулар ягыннан да. шулай ук мәкальнен төзелеш алымнары буенча да уртаклыгы зур булган. Андый мәкальләрнен мирас юлы белән безгә килгәннәренен күбесе хәзер асылда, безнекеме, әллә анысы монысыннан алынганмы икәнен дә билгеләве кыен мәсьәлә. Әмма инде казакъ яки башкортның уз күчмә тормышы һәм йолаларына караган, үз тел әйләнешләре һәм үзләренә генә хас кайбер сүзләре катышкан мәкальләрне икеләнмичә үк алардан алынган дип әйтеп була. Мәсәлән, Бәдигый җыентыгында: — Алатауның башы ерак, төбе якын, казакъның теле йомшак, эче ялкын, дигән мәкаль китерелә Монда атынган Алатау кайда да. Татарстан кайда? Шуның өстенә монда казакъ дигән сүзнен дә булуы өстенә мәкальнен төзелеше 12 ижекле казакъ үләне алымында әйтелгән Шулар өстенә ул мәкаль казакъның үзендә дә әйтелә торган булса, безгә анын алардан алынган булуын уйларга кала. Инде шундый казакъ, кыргыздан яки үзбәктән алынмалы мәкальләр Себердә Бараба. Тубыл. Ум-тум татарлары арасында тагын да күбрәк очравы табигый Чөнки андагы казакълар белән татарлар бер- берсенә күрше торып, бер-берсенә катнашып, йөрешсп торганнар һәм торалар Инде бездә андый алынма мәкальләр күпме дигәндә, мин бу җыентыкта кардәш халыклардан алынган яки уртак дип кыеп әйтерлек мәкальләр биш-алты Йөз чамасыннан артмас дип уйлыйм Урысчадан алынма мәкальләр 300 тирәсендә Җыеп кына әйткәндә, матбугат ашамы, яки башкачамы, алынма мәкальләрнен барлыгы, чамача, бу җыентыкта бер меннән күп артык булмас Кыскасы, безнең мәкальләрнен урыс яки күрше кардәш-ыру халыкларныкы белән мәгънәдәш булганнары, әлбәттә, барысы да аларга бездән кергән яки без алардан алган дип өзеп әйтеп булмый Андый мәкальләрнен күпчелеге һәр халыкнын үзендә туарга мөмкин булган кебек, бездә дә ул шулай Шул ук вакытта безлә алынма мәкальләр дә бар. Алары исә халыклар арасында культура һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре таләп иткән дәрәҗәдә, билгеле бер куләмдә. кайбер ижади эшкәртүләр, үзгәртүләр белән алынганнар Әмма мәкальләр гомумән оригинал түгел, күчмә, алынмачыл нәрсәләр генә дигән сүзләр халыкнын үзлеген һәм иҗатчылыгын инкяр итүче яки үзләрен сайландык раса дип. башкаларны исә үзләренә кол булырга гына лаеклы, сәләтсез һәм кыйммәте кнм халыклар дип караучы империалистколонизаторлар яки алар тарафыннан йотылырга күнгән кешеләр сүзе генә булып кала. Моның шулай икәнлеген татар мәкальләренең ничек барлыкка килү һәм аларның үзенчәлекләрен өйрәнү уңаенда тагын да яхшырак күрербез Мәкальләрне тәртипкә салу (Классификация) Мәкальләрне җыю бер эш. әмма «шарны нинди тәртиптә бирергә’ Өстән караганда җинел генә кебек күренгән бу эш гамәлдә ин авыр һәм бик күпләрнең башын әйләндергән мәсьәлә. Бу хакта бәхәс туктаганы юк һәм иң яхшысы менә шушы система гына дип әйтерлек гомуми бер фикергә әле дә киленгәне юк. Эшнең бу рәвешле торуы җыелган мәкальләрнең дә матбугатка чыкмый ятуына төп сәбәпләрнең берсе булып тора дияргә мөмкин Билгеле, монарчы кулланылган яки тәкъдим ителгән күп кенә тәртипләр - классификацияләр барлыгы мәгълүм Мәкальләрне ллифба хәрефләре тәртибендә төзү бар әхлакый нормалар нигезендә тәртипкә салү тематик нигездә төзү, әйберләргә карап бүлү (предмет тәртибе), социаль дифференциацияләр буенча бүленеш монографик тәртип һәм башка төрле тәртипләр бар Кыска гына әйткәндә мәкальләр турында төрле карашлар нихәтле күп булса, тәртипкә китерү турында да шулхәтле төрлелекләр яши. Болар арасында социаль-сьшныфый дифференциацияләр буенча мәкальләрне бүлү безнең өчен беренче карауга бик муафыйк һәм әзер метод булып күренә кебек, ләкин эшкә килгәндә монын мөмкин түгеллеге үткән битләрдә ачык күренде. Ул методның ни өчен мөмкин түгеллеге турында жыеп кына бу урында өч сәбәбен әйтеп китәм Беренче сәбәп: иң элек, башта күреп үткәнебезчә, турыдан-туры кайсы да булса бер сыйнфый чорныкы дип атап булган мәкальләрнең бик үк күп булмыйча, сыйнфый социаль билгесе булмаганнарынын күпчелек булуы <әйтик,—.Аш ашка урын бирә.—Кызлар күнеле кызган казан;—Эт күзе төтен белмәс;—Тиле түрен бирмәс;—Тел сөяксез, кая бөксән дә бөгелә,—Азыклы ат арымас;—Бал тәмле дип бармак чәйнәп булмый, тибындагылар). Икенчедән, мәкальнең кайбер ижтимагый билгеләре булганда да аны тарихи билгеле бер чорга гына кайтаруның, авырлыгы. Мәсәлән,— Тимерне кызуында сук. — дигәндә, эшченең тимер сугуы бар һәм ул мәкаль безнен “Интернационал” гимнда да бар, аны шулай булгач. 1917 елгы пролетариат революциясе чоры рәтенә кертергә тиеш кебек күренә;). Әмма тикшереп китсәк, бу мәкаль соңгы чорларда гына чыкмаган, ул адәм баласы дөньяда тимер табын эшли башлаганда ук чыккан булырга охшый, чөнки аның төрле халыкларда һәм бик борынгы кулъязмаларда очравы билгеле. Шул рәвешле, гамәлдә без шул өч кенә сүздән торган мәкальнен дә тарихи кайсы чорга керү ягыннан, анын кайчан чыгып, кайсы чорнын сыйнфый дифференциациясен һәм мөнәсәбәтен күрсәтә икәнен дә тәгаен генә әйтә алмыйбыз. Өченчедән, турыдан-туры бу фәлән чор, фәлән сыйнфый идеологияне чагылдыра дип әйтеп булган мәкальләр дә кулланышта үз чор һәм үз социаль әйләнәсендә генә торып калмыйлар, бәлки төрле заманнар, төрле сыйнфый баскычлар аша күчеп яши бирәләр һәм төрле сыйныфларга, хәтта капма-каршы сыйныфка да хезмәт итәләр... Димәк ки, мәкальләрнең икенчел мәгънәләрендә, мисал сүз буларак, төрле сониаль-сыйнфый катлауларга хезмәт итү сәләте бар. Бер үк мәкаль урынына карап, төрле сыйныф вәкилләре телендә төрле роль уйныйлар, шунын белән бер социаль катлауга гына карап калмыйча, төрлесенә хезмәт итәләр. Шулай булгач, мәкальләрне тәртипкә салганда, аларнын күпчелеген теге яки бу чорга кайтару мөмкин түгел һәм гомумән аларны тарихкамы, чоргамы иллюстрация итеп төзи алмыйбыз. Моңар чакыру аларнын үзенчәлеген танымауга, функцияләрен чикләп күрсәтүгә, аларны көчләүгә һәм социологизм белән шөгыльләнүгә чакыру була. (Бу хакта икенче бүлектән кара.) Димәк, барлык мәкальләр өчен дә уртак бер сыйнфый тәртип була алмый. Хуш, инде шулай мәкальләрнең икенчел мәгънәләре булып, аларнын яшәүчәнлеген. динамикасын һәм актуальлеген шулар хәл итешә торган булгач, гомумән, мәкальләрне икенчел мәгънәләре буенча гына тәртипкә салу кирәк булмыймы? Бу да бик мөһим мәсьәлә һәм анын буенча эш итүчеләр дә, аны яклаучылар да күп булды. Әйтик,—Этнен күнеле бер сөяк,—дигән мәкальне алып карасак, ул турыдан-туры эт турында булып, чынлап та анын табигатен күзәтүдән алып әйтелгән. Бу аның беренчел мәгънәсе, һәм бу мәгънәсе белән ул әле мисаллы мәкаль булып та житми, бәлки ул бер сынау, күзәтү кебегрәк. Әмма анын тулы мәкальлеге икенчел мәгънәсеннән килә: ягъни кеше кулындагы малга ымсынып яшәгән комсыз һәм бәйләнчек кешедән котылу өчен, аңа үзеннән бер ташландык өлеш чыгар да авызын томала дигәнгә мисал була алуы. Беренчел мәгънәсе белән ул терлек, хайваннар бүлегенә, эт турындагы мәкальләр рәтенә керсә, икенчел мәгънәсе белән әхлакыйгамы, бәладән йолынугамы, гражданлык мөнәсәбәтләренәме яки башкагамы каядыр бер идея категорияләренә керергә тиеш була. Бер мәкальне ике-өч урынга кертеп язу нигезле булмый. Билгеле, мәкальләр югарыда алынганча эт турындамы, ат яки башка турындамы булсын, аларнын беренчел мәгънәләре икенчел мәгънәгә күчерелүе асылда кешегә мисал итү өчен. Димәк, мәкальләрдә күздә тотылган нәрсә кеше үзе була. Монысы бик яхшы. Хуш, инде шулай булгач, аларны кешеләр төренә бүлеп кенә төзәргә кирәк булмыймы? Бәлки аларны әхлакый кагыйдәләр, нормалар итеп кенә төзәргә кирәктер9 Мәсәлән, әрсез кеше, начар кеше, ашка арт куючы кеше, хәтәр кеше һ б һәм шулай бүлүчеләр лә булды. Урысларда бу тәртипнен башында В Даль тора Бездә дә баштарак Хәсән Гали һәм соныннан Л Жаләиләр* үз җыентыкларын Дальчә эшләделәр Совет фольклористикасында бу методны субъектив психик метод дип тә йөртәләр Әгәр дә барлык мәкальләрнең нинди дә булса анык бер генә әхлакый сурәтләмә һәм нормага кергәнен ачыклап булса һәм шул нормага сыйдырып калыплап булса, бу метод, билгеле, үзенә күрә әһәмиятле бер урын тотачак иде Ләкин моны эшкә ашыру мөмкинме9 В Даль үзенен зур җыентыгында мона ирешә алмавы турында яза Дөрестән дә анын һәр бүлектәге кайбер мәкальләренә карата,—ни өчен анда кергән, ник монда кермәгән9— дип. каршы тешәргә мөмкин Мәсәлән, ул:—"Работа— праздность" дигән бүлеккә шундый мәкальләр һәм әйтемнәр кертә —Прсг как сивый мерин;— Кобылка маленькая. а седлу место есть. —От кикиморы не дождемся рубахи;—С отказною бог по дворам не ходит һ. б Билгеле, мәкальләрнсн икенчел мәгънәләрен тегеләй дә. болай да анларга мөмкин булган кебек, .парны тартып сузып, бу бүлеккә дә. тегендә дә кертеп була. Мәсәлән, трамвайда берәү берәүгә төртелә икән, ана карата — Прет как сивый мерин диюләре мөмкин Шул сүз үзенне тота белүгә дә. ашыгу, кабалануга ла. тупаслыкка да. эгоистлыкка да. тагын башкаларга да мисал була ала Шул рәвешле, мондый әйтем һәм мәкальләрнең Даль биргән “Эш яки ял" бүлегенә ул хәтле ни мөнәсәбәте бар9 Аларнын урыннарын китаптан ничек эзләп табарга? Бу мәкальгә мин югарыдагы мәгънәләрнен берсен биреп, үзем уйлаган бүлекләрдән карасам да ул мәкальләрне таба алмам, ә Дальней ана үзе нинди мәгънә биреп кая теркәгәнен каян белергә’ Инде бик тырышып эзләгәч, ул мәкальне китаптан эзләп тапсан да, шул бүлеккә кертелүе белән килешү- килешмәү һәркемнең үз ихтыярында кала Чөнки мәкальнең икенчел мәгънә һәм әйтелү урыннары төрлечә булганга, бу нәрсә бәхәсле Шунлыктан анын бу системасы халыкның рухи йөзен күрсәтү ягыннан әһәмиятле һәм үзенчәлекле булса да. моның өчен мәкальләрне тартып-сузып көчләү, төрле мәгънәдә һәм төрле урында кулланырга мөмкин булганнарын да бер генә әхлакый категориягә, әзер схемага буйсындыру кебек уңайсыз хәлләр килеп чыга Ул шуна охшаган кимчелекләре очен төрле тәнкыйтьләргә очрады Даль үзе дә шундый сәбәпләр аркасында бер үк мәкальләрне төрле бүлекләргә кертеп, кабатлаулар ясарга мәҗбүр булуын һәм бу мәшәкатьле эшкә күп еллар гомер бирсә дә. шуннан да артыкны эшли аямаганлыгын язды Бу урында Дальгә аерымрак тукталуым анын системасы безнең тагар мәкальчеләрен (һәм шул җөмләдән вакытында мине дә) үзенә җәлеп итүе өчен Бездә шул юл белән эш күрүче Хәсән Гали күп еллар буена мәкальләрне анынча бүлекләргә бүлеп, тәртипкә салып караган Ләкин канәгатьләнерлек бер нәтиҗәгә килә алмаган өченмедер, тиешле югарылыктагы китап эшләп чыгара алмаган Әмма анын соныннан дөньяга чыгарган кечкенә китабында “Социаль тормыш һәм хезмәт”. “Табигать". “Тел һәм сүз" дигән өч бүлек кенә ачуыннан, баштагы рухи-әхлакый концепциядән китеп, мәкальләрнең нигезендә материалистик критерий табарга омтылуын күрәбез Ләкин ул һаман да мәкальләрне икенчел мәгънәләре буенча төзү принцибыннан котыла алмаган, шунлыктан төрле бәхәсләргә юл калдырган Мәсәлән, ул Этнен авызына төшкән сөяк май булып эрер", дигән мәкальне социаль көнкүреш һәм хезмәт бүлегенә кертә Әмма "Песинен буе җитмәсә. ит сөрсегән дип әйтә" мәкален табигать бүлегенә кертә Нигез кайда’ Әтөр беренчел мәгънәдә! еләре буенча алына икән - эт тә. песи дә. хайван буларак, табигать бүлегенә керергә тиешләр, иңде алар икенчел мәгънәләре буенча социаль көнкүреш яки хезмәтнең нинди дә булса бер ягын ачалар дип карала икән, ул чагында икесе дә шул бүлеккә кертелергә тиеш була Нәкъ шундый ук хәлне Л Жәләйләр китабында ла күрәбез Алар китапның кереш өлешеңдә Даль буенча баруларын я залар һәм икенчел мәгьназәре I “Татар халык фразеологиясе. мәкальләр һәм әйтемнәр Л Жлләй. Н Ьорһаном, Л Мәхмүгом. Кыскалык өчен монда ҖәләЯләр дип кенә атынды буенча, үзләре алдан төзегән әхлакый-рухи схемадагы бүлекләргә кертәләр һәм шунлыктан Дальгә караган бу сүзләр аларга да кагыла. Шунын өстенә, мондый тәртип практик яктан да жайлы түгел. Без үзебезгә кирәкле мәкальнең урынын эзләүдә мөшкеллеккә очрыйбыз. Мин. мәсәлән. Дальдән кайбер мәкальне табу өчен, бөтен китабын актарып эзләргә мәжбүр булгаладым. Шул рәвешчә, субъектив-психик метод дип йөртелгән Даль тәртибе, үз заманында кимчелекле булган кебек, безнен заманда да фәнни яктан да. практик яктан да шул килешендә кулланырга яраклы түгел. Инде бездә турыдан-туры әхлакый нормаларны күрсәткән мәкальләргә килсәк, билгеле, бездә алар байтак кына (—Сабыр иткән—моралына җиткән;— Усаллыкка тәһарәт кирәкми,—Усал булсаң, асарлар, юаш булсаң басарлар һ. б.) Билгеле инде, кешенең рухи сыйфатларын күрсәтеп торулары ягыннан мондый мәкальләр үз рәтләрендә, үзләренә бер төркем астына тупланырга хаклылар. Ләкин барлык мәкальләрне дә көчләп шулар категориясенә тартып-сузып китерү мөмкин түгел. Шунлыктан бу методны да төп нигез итеп алып булмый. Инде мәкальне тәртипкә салуда элегрәк бик кин урын алган әлифба тәртибенә килик. Бу инде иң жинел һәм башлангыч форма дияргә ярый Мәкальнең баш һәм икенче хәрефләре нинди булса, шул хәрефләр рәтенә терки бирәсең. Бездә дә Каюм Насыйридан алып Хуҗа Бәдигька кадәр (1912 ел басмасы) шул тәртиптә төзи биргәннәр. Билгеле, монда инде мәкальләрнең эчтәлеге нинди булуга игътибар ителми, шунлыктан беренчел мәгънәсе дә. икенчел мәгънәсе дә. материаль ягы да, социаль ягы да, темасы да, берсе дә каралмый. Бу инде мәкальләрне саф тышкы формасы ягыннан, хәрефләр буенча гына теркәү булып чыга. Шунлыктан анда ат (хайван) янына ат (исем), эт янына эт сыя. Шундый формальлек булу ягыннан Даль үзенең китабына язган сүз башында хәреф тәртибенә каршы төшә. Аныңча, мондый төзелеш хәрефтән башка тотыныр нәрсәсе булмаганлыктан. иң гаҗиз, ясалма юлга басу. Чөнки монда мәкальләр һичбер мәгънә һәм бәйләнешсез, бары тик очраклы рәвештә, тышкы ягына карап кына җепкә тезелә. Аныңча, мондый китапны укырга ярамый: һәр юл башыннан сүзнең җебе ычкынып, икенче темага күчеп торганга һәм бәйләнешсез булганга, беренче биттә үк безнең, акылыбыз бүлгәләнеп талчыга, кирәгеңне эзләп таба да алмыйсың, көнкүрешнең теге яки бу ягы турында халык ни әйтә— анысын да күреп булмый. Мәкальләр буенча халыкның көнкүреш мөнәсәбәтләре турында, рухи һәм әхлакый үзенчәлеге турында гомуми нәтиҗә, нинди дә булса сөземтә һәм сыгымта ясап булмый. Бер үк эшкә караган, мәгънәсе белән бер төрдән аерылгысыз булган мәкальләр бер-берсеннән еракка куелганнар, әмма ләкин аерым төрдән булганнары янәшә торалар; бер төрдән булган мәкальләрне сайлап җыярга кирәк булса, укучының үзенә кала; ләкин моның өчен бөтен китапны укып чыгарга, анда үзеңә билгеләмәләр ясап, йөзләрчә, бәлки меңнәрчә юлны күчереп алырга туры килә... Даль фикеренчә, бер сүз белән әйткәндә, бу әлифба тәртибе җыентыклары бары тик искә төшкән берәр мәкальнең анда бармы, әллә төшеп калганмы икәнлеген эзләп карау өчен генә, яки юану өчен генә булмаса. башкага хезмәт итми, һәм ул үз җыентыгында әлифба тәртибен бертөрле дә файдаланмавын китабының зур бер унышы итеп санавын әйтә. Дальней һәм башка кайбер фольклорчыларның әлифба тәртибенә каршы аяусыз һөҗүмнәре безнең тәнкыйть дөньясына нык йогынты ясады. Хуҗа Вәдигъның беренче хезмәте булган 1912 елгы җыентыгы шундый хәреф тәртибендә булганлыгы өчен нык гаепләнде Шуннан сон X. Бәдигь тә. Хәсән Гали дә үз мәкаль җыентыкларын яңадан бүлеп төзегәндә, әлифба тәртибеннән бөтенләй баш тарттылар. Әлифба тәртибенең үзенә күрә уңайлыклары бар. әлбәттә. Мәсәлән, сүзлекләр төзүдә әлифба тәртибе беренче шарт һәм ансыз мөмкин дә түгел. Шулай ук мәкаль кебек берничә генә сүздән торган һәм саны бик күп булган вак фольклорны белешмә өчен китаптан эзләп табуда әлифба тәртибенең җиңеллек тудыруы шөбһәсез. Аннары татар җөмләләрендә ия күбрәк сүз башында килергә яратканга, мәкальләрне баш хәрефләр буенча төзегәндә дә. бер иягә һәм димәк ки бер нәрсәгә караганнарынын барысы да булмаса да. шактый гына өлеше бер тирәгә җыела ала. Әйтик, ат сүзе белән башланганнар —Ат тоз диеп картаер,— Ат кешнәшеп таныша,—Ат туйган жиренә.—Ат аунаган жирдә төк катыр һ. б Адәм, кеше, эш, эт, кош һәм башка сүзләр белән башланганнары да шулай. Димәк, бу тәртип практик-белешмәлек ягыннан жинеллек тудырган кебек, безнен мәкальләр өчен мәгънә, тема ягыннан да бөтенләй үк буш түгел. Шунлыктан бу мәсьәләдә бездә Даль яки Шахновичларга ияреп, әлифба тәртибен шулхәтле тырышып инкяр итү үзе гыйлемне практикадан аерып карау, читтән прокатка алынган әзер теория һәм схемачылыклар колы булудан башка нәрсә түгел Шунлыктан булса кирәк, башка төрле системага салынган мәкаль китапларының да бик үк уңышлы булмаулары кайбер фольклорчыларда янадан әлифба тәртибен яклауга һәм практикада ин кулае дип, шул тәртиптә бирүгә омтылыш тудырды (Мәсәлән, “Башкорт халык авыз ижаты" дигән җыентыкта мәкальләр хәреф тәртибендә бирелә. 1955 ел.) Даль үзе дә мәкальләрен шулай үзенчә бүлекләргә бүлгән хәлдә, алар эчендә хәреф тәртибен дә күзәтә алган булса, аерым мәкальләрне эзләп табуга зур ярдәм иткән булыр иде. Чөнки ул әлифба тәртибендә төзелгән мәкаль җыентыкларын: “Алардан бер темага мәкаль эзләү өчен бөтен китапларын актарырга кирәк" — дип гаепләсә, нәкъ шунын киресенчә, аерым бер мәкальнен үзе кайсы бүлеккә кергәнен белү өчен Дальней дә бөтен җыентыгын укып актарып эзләргә кирәк. Монографик дигән тәртип тә бар Монысы инде мәкальләрне аерым районнар буенча һәм аерым куллардагы дәфтәрләр буенча төзеп игълан итү Тар гыйльми максат өчен, болар да әһәмиятле, ләкин сезнен кулыгыздагы бу җыентыкнын максаты ул булмаганлыктан, бу китапка монографик тәртип нигез була алмый. Болардан тыш, мәкальләрне әйберләр буенча (предметный метод) һәм тематик тәртип дигән төзүләр бар Әйберләр буенча булганда, бер нәрсәгә караган мәкальләрне (әйтик, сүз турында, дөнья турында, дөя, кәҗә турында һ. б) булганнарын үзләрен бер жиргә туплау Димәк, монда мәкальләрнең гомумән үз мәгънәләре алда тотыла Бу яктан караганда, бу тәртип күп яктан яхшы. Чөнки монда бернәрсәгә караган мәкальләр бергә җыелуы белән халыкның да шул нәрсәгә карашы, мөнәсәбәте күп яклы чагыла, шулай ук бернәрсәгә караган мәкальләрне табу — сайлап алу да шактый җиңелләш.). Чөнки бүлек башлары һәм китапның эчтәлек тәртипләре буенча мәкальләрне тиз табып була. Ләкин бу метод белән эшләүчеләрнең җыентыклары да нык кына тәнкыйтькә очрадылар. Монда төп кимчелек мәкальләрнең вакыт һәм урын-арадан (мөсафәдән) тыш алынган килеш, тоташы белән агып баруларында. Билгеле, болай төзегәндә, тарихилык, социаль төсмерләнеш бер дә күзәтелми диючеләр булды, ләкин мин бу фикергә тулысынча кушыла алмыйм Чөнки әйберләр рәтендә тарихи-иҗтимагый категорияләр дә үзләренә урын алмый хәлләре юк Ләкин кайбер мәкальләрнең бу нәрсәгә дә. теге нәрсәгә дә караган булуларыннан, аларны теге бүлеккә дә, бу бүлеккә дә кертергә кирәк булганлыктан, кабатланулар килеп чыга Шунлыктан бу төзелешне кайберәүләр схемачылык һәм субъективлык дип тәнкыйтьләделәр һәм вульгар-соииологлар Тарафыннан хәтта аны бу марксистик бүленеш түгел, буржуаз фольклорчылык, алып ташланырга тиешле метод дип чыгучылар булды Бездә Хуҗа Вәдигънең 1926 елда бастырган мәкальләр җыентыгы шушы принципта торып, ягъни әйберләр тәртибе буенча төзелгән rue Хәзерге кайбер фольклорчылар тарафыннан бик нык алга сөрелгән тематик тәртип бар Монда нигездә әйбер түгел, тема ята. шунын белән бергә, әйбергә караган мәкальләрне бергә теркәмичә, темага караганнарын теркиләр (Мәсәлән, урыс мәкальчеләреннән Шахнович бу метод белән “Поплар һәм дин турында" Наный И санбат 1940 еа дигән жыентык бастырган.) Бу методны бик мактап, әйберләр тәртибенә һәм башкаларга каршы яна ысул диючеләр дә булды. Бу тәртип күп кенә яклары белән әһәмиятле булса да. аны да гыйльми нигезгә салынган яңа һәм бердәнбер дөрес метод дип булмый. Аннан ул яңа да түгел, немецларда күптән бар. Икенче яктан, темаларга бүлүдә ул шул ук үзе гаепләгән субъектив-психик методтан, схемачылыклардан берничек тә арына алмый, әйберләр буенча тәртипкә дә килеп кушыла. Ни өчен дисән, мәкальләрне темалар буенча туплаганда да аларнын һәр төркеме бер билгеле вакыт һәм урынга гына каравы, тарихилыгы һич тә килеп чыкмый Чөнки һәр мәкальнең үз тарихы үзенә, һәркайсы үзенә бер мөстәкыйль әсәр Аннары, темалар буенча туплау да югарыда әйтелгән әйберләр тәртибенә гел каршы нәрсә генә булып чыкмый, чөнки мәкальдә алынган әйбер белән анын темасы еш кына бергә туры килә. Әйтик, немецларга ияреп. Шахнович Поп һәм дин турында"гы мәкальләрне бергә җыйнап моны тематик метод һәм мәкаль фәнендә яналык дип атый икән, бездә Хуҗа Бәдигь ана хәтле 1926 елда ук үзенен мәкальләр җыентыгында мондый мәкальләрне "Рухани затлар һәм дин" дигән бүлектә биргән, ләкин X. Бәдигьнен методы әйбер тәртибе дип аталса да. монда тематик метод белән икесе арасында каршылык күреп булмый Шунлыктан да бу соңгыларның "әйбер методьГн бик каралап күрсәтергә тырышуларын бик үк урынлы дип булмый Гамәлдә чуалчык кына тудырганга, мондый "саф темачылык" методы корулар да асылда социологизм схемачылык һәм схоластикадан башка нәрсәгә илткәне күренми. Шул рәвешчә, урысларда һәм бездә таралган һәртөрле мәкаль җыентыкларына һәм аларны төзү ысулларына күз салып чыкканнан сон. аларнын төптә ике төркемгә генә кайтып калганын күрербез: беренчесе—баш хәрефләр төзелеше буенча, ягъни әлифба тәртибе дип йөртелгән формаль метод; икенчеләре— мәкальләрне мәгънәләре буенча тәртипкә салу. Бу соңгысының күп төрле һәм ызгышлы булуы исә. күбесенчә, мәкальнең мәгънәләрен һәм функциясен кайсы ноктадан карап анлауга кайтып кала Моны аңлау исә. иң элек, мәкальчеләрнең дөньяга карашлары һәм бу хактагы белемнәре белән бәйле булганлыктан, мәкальләрне төркемләүләре дә төрлечә килеп чыга Урыс мәкальчеләреннән Снегирев, мәсәлән, мәкальләргә ата-бабадан безгә калган, мәңгегә үзгәрмәс васыятьләр, хакыйкатьләр итеп караган; шунлыктан ул аларны китабына мин һәм мин түгел (субъект, объект) һәм кагыйдәчелек шикелле идеалистик өч төшенчә ноктасыннан карабрак төзегән. Дальней дә үз китабының башын “Алла —иман" дип ачып җибәрүеннән үк мәкальләргә рухи, әхлакый нормалар ягыннан каравы. Иллюстровнын исә. юрист буларак, аларга хокук һәм кануннар ноктасыннан карап туплавы күренә. Җыентыкларындагы субъективлык, схемачылыклар исә. мәкальләрне шул ук алдан үзләре ясап куйган әзер фикерләренә туры китереп сайлау яки үз идеяләренә мәкальләрдән иллюстрация төзүдән килеп чыккан хәл. Инде соңгы елларда урысларда темалар буенча бүлеп төзелгән мәкаль җыентыкларына каралса, кем ничек тели шулай бүлеп, мәкальләрне дә һәркем үзе белгәнчә темаларга керткән булуы күренә. Инде сонгы заманнардагы схемачылыкларга килсәк, алар, ин элек, мәкальләрнең үзләрен мөстәкыйль тарихи һәм эстетик үзенчәлекле жанр булуларын танымыйча, бәлки аларны сыйнфый, иҗтимагый формацияләргә иллюстрация өчен генә материал итеп карау, тел белемендә шәхес культчылыгы, социологизм штампларының урын алуы аркасында килеп чыккан булсалар кирәк Билгеле, сонгы вакытларда бу өлкәдә күренгән фикри, иҗади кузгалу, җанланулар мәкаль белемен дә дөрес юнәлештә үстерергә ярдәм итәчәк.Икенче башлам Татар халык мәкальләренең хосусый яклары, үзенчәлекләре Безнең мәкальләр ничек барлыкка килгән? атар халкында мәкальләр ничек килеп чыгу турында әлегә хәтле бездә бер сүз дә әйтелмәгән дисәк тә ярый. Шунлыктан, башлангыч рәвештә бу турыда кайбер фикерләремне әйтеп үтмәкче булам Мәкальләрне халык ижаты. дибез Шул сүзнен үзеннән үк күренүенчә, бу ижатның күмәкчел булуы аңлашыла Ләкин халык ижаты дигәч тә. мәкальләрнең бервакытта да шәхси авторлары булмаган, һәрберсен халык бергәләп утырып, киңәшеп чыгарган, аны җыелышларда кабул иткән дә шуннан бирле югалтмыйча үз авызында саклап йөртә дигәндәй, беркатлы гына аңлаучы кешеләр, уйлыйм ки. хәзер инде табылмастыр да. Шулай да. мәкальләрнең килеп чыгуына карата булган фикерләр күп яктан аңлатылуга мохтаҗ Билгеле инде, халык иҗаты әсәренең авторы мәгълүм булмаса да. башта ул кем булса да берәү тарафыннан иҗат ителә. Мәкальләр дә шулай Кемдер башлап аны әйтеп җибәрә, кемдер тагын аны эләктереп ала. башкаларга тапшыра Ник эләктереп алган, ник ул шуннан мәкаль булып киткән, ник гади бер сүз генә булып калмаган, тикшереп, уйлап карасан. мона җавап табасы шактый читен. Мәкальләр тарихи күренеш булып, күпчелеге дә ерак үткән заманнарда туганлыктан, аларнын борынгы замандагы туу шартларын белү генә төп мәсьәләне хәл итәчәк. Бу инде, безнен татар мәкальләренә карата әйтсәк, монарчы беркем дә кермәгән чытырманга керү белән бер Монда исә без мәкальләрнең килеп чыгуында хәзергегә бер дә охшамаган шартлар һәм ят хәлләргә килеп очравыбызны да ихтимал тотарга тиешбез. Балга кермәгән бу борынгы мәкаль урманы алдына туктагач һәм, тәвәккәлләп, аз-маз урман арасына кереп чыккалап та йөри башлагач, анын каян булганы хакында минем башта кайбер уйлар туды Бәлки болар бик кыюсыз беренче адымнардыр, бәлки монда хакыйкатьтән бигрәк хыялдыр, шулай да мин борынгы мәкальләребезнен килеп чыгуы турында башымда туган бу уйларымны сезнең белән бүлешәсем килде Калганын иптәшләр төзәтергә яки тутырышырга ярдәм итәрләр. Мәкальләр чыга башлаган ин борынгы җәмгыятьне алып карыйк Анда да мәкальнең шәхси авторы булганмы, әллә җәмгыять күмәк рәвештә үзе чыгарганмы'* Ул заманнарда җәмгыятьнең яки ыру-кабиләнең һәр әгъзасы үз күмәге өчен яшәгән булуын беләбез Ул бу заман кешесе кебек милек хуҗасы да түгел Шәхес буларак та формалашып җитмәгән Шунлыктан ана күмәк өчен уртак фикер әйтү характерлы булган Табигать яки җәмгыятьтәге бер күренеш турында ул ни әйтсә дә кабилә күзлегеннән карап бәяләвең әйткән һәм кабиләнең тел очында торган бер мәгънәне әйтеп җибәргән була. Кыскасы, иң борынгы мәкальнең дә авторы булган, ул заман мәкале дә чыгышы белән шәхси ижат булган, ләкин анын гомуми фикер һәм уртак иҗат булып китүенең юлы тагы да киңрәк, җинелрәк булгандыр диясе килә Ләкин борынгы ыручылык җәмгыятенең ыру башлыгы булганын онытырга ярамый Анда хөкем, тәртип эшләре дә. димәк ки. кабиләнең тәҗрибәсе, иҗади фикере булган мәкальләре дә. башта аның аша. анын сүзе яки мәгъкуль күрүе аша тәгъбир ителгән булса кирәк. Кыскасы, сәнгать һәм идеологияне бер кулга җыйган бер җитәкче кеше булган’һәм табигатьтән тыш сихри куәтләрне буйсындыруда (чөнки ул заманда табигатькә табынганнар), димәк ки. борынгы мәҗүси дини идарә дә башта анын кулында булган Кабилә башлыгына пиәпән тыш сихри куәткә ия кеше дип караганнар Мондый заманнарда мәкаль, хикмәт сүзләре, кабиләнең аерым әгъзалары тарафыннан тудырылганнары да. башның 10* Т әйтүе аша гына хөкем, кагыйдә, дәлил булып куллануы билгеле. Ул гына да түгел, ул үзе дә мәкаль, хикмәт тудырышуда төп урын тоткан кебек, мирас юлы белән элеккеләрне дә ул күбрәк саклаган булырга тиеш. Ләкин бу иң борынгы заманда, ыру-кабилә тормышы бик артта, культура, техника бик түбән булган өчен генә барлык җитәкчелек, белем-тәжрибә. идеология һәм димәк ки.хикмәт сүзе булган мәкальләр дә шулай бер кеше авызына жыела алуы мөмкин булган. Соңыннан тормыш һәм белем-техника алга киткән саен, бу өлкәләр дә киңәеп үсеп, аерым кешеләр кулына тапшырыла баралар. Кабилә башлыгы белән беррәтгән бездә дини идеология, культ башлыгы, күрәзәче, багучы (шаман), башкаларда жрец, каһин. оракул кебекләр килеп чыккан. Борынгы багучы ул табигатьне буйсындыручы ырым-сихер куәтенә ия дип каралган, ул моны көй. җыр. биюләр аша башкарган; иң борынгы шаманга музыкант та, шагыйрь дә. биюче дә булырга туры килгән; тел һәм сүзнең көче, анын шигъри тәэсире, хикмәте ачылган. Шаманның күрәзәлеге хикмәт һәм мәкаль тудыруга хезмәт иткән. Башка халыкларда, әйтик, борынгы мысырлылар. греклар, ромалыларда дин башлыклары авызыннан, каһин-жреилар. оракуллар тарафыннан әйтелгән хөкем карарларының яки дәрәҗә күтәрү өчен, үзләренә күктән ачылган серләр дип игълан иткән хикмәтле сүзләренең кайберләре халык авызына төшеп, мәкальләр булып киткәне билгеле. Шулай ук элекке культуралы халыклардагы хәкимңәрнен тирән мәгънәле сүзләренең кайберләре халык теленә төшеп, еллар үтә шомарып, мәкаль булып киткәнен шул ук грек философлары әсәрләреннән күреп була. Моннан ике мең ярым еллар элек Грециядә хәкимнәр, философлар җәмгыятьтә бик данлы урын тотып, аларнын хикмәтле сүзләрен телгә алу анда шул хәтле нык таралган бер хәл булса кирәк ки, шул заманнын бөек философы Аристотель хәтта гомумән үз заманында телдә йөргән барлык иске мәкальләрнең килеп чыгуын хәзер исемнәре онытылган ин борынгы философларның әсәрләреннән безгә мирас булып телләрдә сакланып калган кисәкләр дип саный. Билгеле, бездә дә борынгы ыручылык тормышында, исламга чаклы ук, мәҗүси дин башлыклары—имчеләр, багучылар, күрәзәче шаманнар тарафыннан тудырылган мәкальләр булган. Элекке ияләргә—табигатькә табынунын эзләре төрле мифләргә. йолдызларга, утка. суга, тимер һәм башкаларга хөрмәт аңлаткан мәкаль һәм кара ышануларда күренә —Ата тан, бата тан. тимер казык олатан (тимер казык йолдыз олы ата, ягъни ыруның төп атасы булу, тотем);—Утнын күнеле көр булсын;— Тәңрегә әйткән, кирәмәткә биргән;—Убырның үзе туйса да күзе туймас;—Пычак белән уйнама, озаер һ. 6 Шулай ук күрәзә-шаманнарнын мәкальләр тудырышудагы борынгы эзләрен хәтта бүгенге татар мәкальләренең төзелеш-структураларыннан да күреп була: аларнын күбесе киләчәк заман хәбәр фигыльләре белән эшнең ничек буласын алдан хәбәр бирү—күрәзәлек алымнарында төзелгән —Ат аунаган җирдә төк. калыр;—Аттан ала да туар, кола да туар;— Кеше каны җирдә ятмас,—Сакалы озын кешенең, акылы кыска булыр; —Батыр яуда беленер, телчән дауда беленер. —Батыр ярасыз булмас:—Юрга менгән юлдашыннан аерылыр, ңүп яшәгән кордашыннан аерылыр;—Ир сәфәрдә беленер, ат чанада беленер;—Унган хатын ул китерер, изге хатын кыз китерер;—Ашыккан кыз иргә барса да мантымас;— Оясында ни күргән. очканында шуны күрер;—Эчәге биргән куп алыр, һич бирмәгән ни алыр0—Көлке көлә килер, арттан куа килер;—Ашык уйнаган азар, туп уйнаган тузар;—Сүз кутан бәлагә, юл куйган казнага юлыгыр;—Ашыккан җитмәс, боерган җитәр.—Башы зур бай булыр, аягы зур кол булыр;—Бүре баласын бүреккә салсаң да иш булмас;—Олан яшьтән, тары колактан беленер һ б. Шул мәкальләрнең тел төбенә яхшылап каралса, аларда нәрсәнеңдер булыр яки булмаслыгын, булачагы нәрсәдән беленүен, кешенең сакалы, башы, аягы нинди булуы нәрсәгә галәмәт икәнен, нәрсәне ничек иткәндә нәрсә булып чыгачагын һәм башка шундыйларны алдан хәбәр итү төсендә корылган булуын күрерсез. Бу инде Тубыл —Төмән яки Ишемтамак татарларының әле соңгы заманнарга чаклы сөяк яндырып карап, алдан күрәзәлек иткәннәре кебек, борынгы багучылык-күрәзәлек йоласынча һәм алымнары белән сөйләү була. Билгеле, мондый мәкальләрнең шарт һәм реаль сәбәпләре юк дип һәм аларны турыдан- туры борынгы күрәзәлек мәкальләре дип кенә дә әйтеп булмый, игътибар итегез, монда тик аларнын тел йоласына кергән алымнары турында сүз бара. Эш монда шундый мәкальләрнең әйтелеш тоннары, киләчәк заман фигыльләрен файдалану йолалары үзләреннән элек булып та хәзер онытылган борынгы күрәзәлек мәкальләре алымын файдаланып төзелгән булуында. Шулай төзелгән булулары мәкальләрнең тонына да килешеп тора, ул безне төрле хаталарга төшүдән алдан кисәтү кебек булып яңгырый. Тормыш катлаулана. Борынгы ыручылык һәм күчмә патриархальлектән чыгып, Болгар бабайлар да акрынлап утрак тормышка күчә, феодаллык тәртипләре җирләшә, кабиләләр берләшү, ханлыклар төзелүгә юл ачыла. Мондый катлаулы яна җәмгыятьтә идеология өлкәсе дә багучы яки сихерче күрәзәләр кулында гына кала алмый, чөнки багучы-шаман ул шигырьнен сихри көчен үзенен, ырымнарына, чир качыру, убыр-бичура куу кебекләргә генә файдалана, әмма анын ижтимагый-әдәби ролен үзендә тота алмый, чөнки ул төп профессиясе буенча бары тик культ кешесе, мәжүс. Шунлыктан бездә борынгы ыручылык һәм күчмә патриархальлек заманнарында ук шигырь-хикмәт өлкәсе шаманнар кулыннан китеп, үзенә аерым тармак булып үсә башлый, безнен тарихыбызда бу эшнен төп профессиональләре булып жыручы чичәннәр килеп чыга. Бездә мәкальләрнең килеп чыгу һәм культуралашуына һәм кайбер борынгы мәкальләрнең әлегә хәтле саклануына ин нык хезмәт итүчеләр, минем карашча, шушы чичәннәр булганга, алар турында әлегә беркайда да әйтелмәгәнгә, биредә мона аерым тукталып үтәргә тиеш табам Чичән дип аталган кеше хәзер бездә үзе түгел, хәтта сүзнен үзе дә кулланудан төшеп, авыз ижатында гына калып бара. X. Бәдигь “Мәкальләр жыентыгы'нын 1912 елгы басмасында чичән сүзенә пөхтә, көяз, фырт дип аңлатма бирә, тик 1926 елгы басмасында гына сүз остасы дип дөресли. Китабының һәр икс басмасында чечән, дип язылган. Бу сүзнен халыкта сүз остасы мәгънәсендә йөрүе билгеле Ул бик телгә чичән кеше, диләр. Кайбер сөйләшләрдә чәчән формасын да кулланалар. Казакъларда шешен, башкортларда сәсән йөри Сонгыларда шул исемдә әдәби, рәсемле бер журнал да чыгарылды, һәм тоткарсыз рәвештә жыр чыгарып әйтә алучы берничә халык шагыйренә сәсән исеме бирелде. Монысы безнен өчен тагын да әһәмиятле. Чөнки монысында чичән сүзенең матур сөйли белүче генә түгел, илһами рәвештә, кәгазьгә язмастан. тоткарсыз шигырь әйтүче шагыйрь-импровизатор мәгънәсен дә үз эченә алуын күрсәтә, һәм ул тарихлар буенча шулай да. Чичән сүзе элек сүз остасы дигәнне дә. жыручы-импровизатор дигән мәгънәне дә аңлаткан Димәк, ул һәр ике профессияне үзендә бергә җыйган кеше, борынгы халык шагыйре дигән сүз. Бездә дә чичән дигән исемдә зур хөрмәтле халык кешеләре булуы татар мәкальләренең үзләреннән үк күренеп тора: Батыр яуда беленер, чичән дауда беленер. Димәк, батырлар ил чигеннән килгән яуны бетерүдә беленсәләр, чичәннәрнең телгә осталыгы да ил эчендәге дауларны (конфликтларны) бетергәндә беленә Чичәннең теле уртак, чибәрнең кулы уртак. Моннан чичәннең сүзе мәгънә һәм хикмәткә, димәк ки. уртак әһәмияткә ия булуы, шунын белән халыкка уртак булуы әйтелә Анын бу осталыгы эштә һөнәрле кешенен кулына чагыштырыла. Шулай ук борынгы халык дастаннарына караганда, чичәннәрнең сынчы (сынаучы— алдан хәбәр итүче) булулары да бик ачык күренә Мәсәлән, кабилә һәм феодаллык тормышында кайбер кешенең кемлеген сынап белергә хажәт төшә Моны белү ул заманда бик жинел булмаган. Бигрәк тә дәүләт тирәсендәге кешеләрнең хокук дәрәжәләре анын асылы-нәселе кем булуга бәйләнгәнлектән, бу белгечлек аеруча әһәмият казана Шундый сәләт һәм осталык сорый торган бу эш с ы н ч ы л ы к дип аталган. (Бу сүзне хәзерге сынлы сәнгать белән бутарга ярамый ) Сынчылар кешенең йөзенә, кыланышына бераз гына карап торгач та. читләтеп бер-икс сорау белән анын нәселен, чыгышын, үэенен кемлеген, киләчәк язмышын әйтеп бирергә тиеш булганнар Пәйгамбәрлек итү шикелле, мондый серлс-хикматле эшнен дә чичәннәр тарафыннан башкарылуы безнен өчен бик әһәмиятле Мәсәлән, дастаннарда күренүенчә, олы хан үзенә җибәрелгән бер илченен кем икәнен ачу өчен кайдадыр халык арасында яшәгән шундый бер өлкән җырчы чичәнне чакырта. Бу чичәннен яше ике йөзләргә җиткән карт булуы (ягъни, тормышта күпне күргән, кешеләрне күп сынаган, бай тәҗрибәгә ия булган образ булуы), каткат чакыртып та бик ялындырып, алтын арбада мамык түшәкләр өстендә генә килүе, гаять дәрәҗәдә мәһабәтлеге, ул мәҗлес түрендә беренче урынга утырып, олы хан үзе аның каршында аякчы* булып, кулыннан бал бирүләре бик әсәрле рәвештә сурәтләнгән. Ул үзен олы хан алдында бөтенләй иркен, бәйсез тота. Анын үтенечен теләр-теләмәс кенә кабул иткәч, шунда утырган илчене, үзенә сиздермичә, сыный башлый, югарыда әйтелгәнчә, ана жинел генә бер йомыш үтәргә куша, читләтеп кенә берәр сорау бирә. Йөзенә, кыланышына текәлеп караганнан сон. думбрасын кулына алып, бу әйтелгән илченен үткәнен һәм киләчәген әйтеп, кемлеген ача башлый. Шунысы кызык: ярым көйләп уку, ярым җыр шикелле тезелгән бу сүзләр мәкаль һәм шигъри образларга бай тезмәләрдән тора. Без мәкальләрнең килеп чыгулары, бер яктан, борынгы сынау, тәҗрибә һәм хәтта күрәзәлекләр белән бәйле булганын күргән идек. Монда аның, нәкъ шул хасияте жыручы чичән тарафыннан сынауга тотылганын күрәбез: ягъни мәкаль үзе сынаудан туса, аны мәгълүм тәртипләрдә тезә белү һәм шул алымда үзеннән дә илһами сүзләр куша белү аша сынчылык итеп була дип уйлаган борынгылар, кемнең кемлеген дә мәкальчелек белән сынап, ачып була дип эш иткәннәр. Шуның аркасында без ул борынгы заманнарда мәкаль һәм аны барлыкка китерү сәләте гаять зур хөрмәтле урын тотканын, мәкаль ул яшерен, серле, хикмәтле көчләргә ия. анын алымы белән эш итә белүче кеше хәтта пәйгамбәр дәрәҗәсендә эшләр эшли ала дип каралганын күрәбез. Бу яклары белән ул чичән борынгы грекларның шул ук оракулына, мысырлыларнын жрецына, гарәпнең шәехенә, каһиненә, бездәге багучы, баксы, бәхши, күрәзә, шаман һәм сынчыларга якын тора. Бу исә борынгы кабилә тормышы катлауланып, аксакаллар һәм шаманнар инде халыкнын тел. тәҗрибә һәм хикмәт байлыгын, авыз иҗатын үзләренә туплап бетерә алмагач, идея һәм сәнгать өлкәсен шул эшнен аерым осталары булган шагыйрьчичәннәргә тапшыра башлауларыннан килеп чыкмагае. Билгеле, мондый жыручыларга һәм хәким-чичәннәргә борынгылар тәҗрибә һәм хикмәтнең сихри көченә ия дип караганнар, шунлыктан аларнын исемнәре алдында олы ханнар да куркып торган һәм чичәннәрнең күңелләрен аулап, алар аша властьларын җәяргә, халык арасында үз дәрәҗәләрен күтәрергә тырышканнар. Ләкин тарихларда һәм югарыда китерелгән мисалларда күрелүенчә, халык шагыйре һәм хәкиме булган чичәннәр үз иҗат профессияләренә бик зур бәя биргәннәр, тәхет алдында үзләрен вак тотмаган кебек, халык кузгалышлары вакытында аларнын хәрәкәт башына менгән чаклары да еш булган. Бу чагында аларнын тел-ижат куәте реаль чынлык көченә әйләнгәнгә, ханнар өчен бу бик куркыныч тудырган. Мәсәлән, шундыйлардан Ждмукай чичәннен найманнар күтәрелеше башында торуы һәм үзенең тел кылычын Чыңгыз кылычына каршы куеп, утыз еллар буе аңар баш бирмичә күтәрелеш алып баруы тарихларда бик билгеле. Менә шулардан без борынгы шагыйрь-чичәннәрнен иҗтимагый тоткан урыннары бик зур икәнен, аларнын шигырь-хикмәт сүзләренә халыкта бик зур ихтирам сакланганлыкны аңлыйбыз Кытай тарихларыннан күренгәнчә, сасаныг дип (чичән, чәчән, сәсән) аталган кешеләр төрки кавем-кабиләләрнең вәкилләре арасында борын-борыннан очрый һәм халыкнын иҗгимагый-сәяси хәрәкәтләрендә дә аларнын билгеле эз калдырулары күренә. Шулай итеп, бу сүз — үз авызыннан шигырь-хикмәт чәчә белүче чәчәнме, әллә мәсьәлә чишә белүче хәким мәгънәсендә ч а ч ә н м е. ул хәтлесен белеп булмый Ләкин бу сүзнең Кытайдан алып безнең бу җирләргә хәтле таралып яшәгән һәммә төрки халыкларда очравы, борынгы кавым- кабиләчелек һәм патриархальлек заманнарында мондый жанр ижатнын һәммәсендә дә нык таралган булуын күрсәтә. Чичән, жыручы буларак, ничек ижат итә сон9 Безгә монда аның шунысын белү әһәмиятле Дөрес, ул безнең борынгы шагыйрь, ләкин ул бу замандагы ‘А я к ч ы —жамаяк, касә сонучы. шагыйрьгә бик аз охшаган Ин элек ул шигырьне язып чыгармый, сөйләп тә чыгармый анын кулында думбра, ул шунын кылларында күтәренке, ярым көйле авазлар белән безгә тоткарсыз тезмә чыгарып сөйли. Ул илһами әйтә белүче импровизатор дидек Бу һөнәргә ул ничек ирешә сон"’ Ин элек ул язусыз, хәтердән генә эш иткәнгә, анын хәтерендә фольклор һәм сүз алымнарының запасы бик зур Ул борынгы халык жыр дастаннарының күбесен күңеллән әйтә, аларнын шигъри алымнарын, сюжет һәм мотивларының һәр очракта ничек сайланышын, төзелеш, композициядәге йолаларын алдан ук белә Гомумән, сөйләү теленең остасы буларак, борынгы телне сурәтле ясый торган бөтен чараларны, канатлы сүз. әйтемнәрне, фразеологияләрне, бигрәк тә мәкальләрне күп белә. Анын шигырь-дастаннарны тоткарсыз сөйли алу һәм тирән хикмәтле итеп чыгара белүенең тагын төп сере дә шул запаска ия булуында. Мәкальләр, ритмга һәм рифма! а бай булулары сәбәпле, дастан шигъри формаларында төп тукымалар яки әзер кәрәзләр булып хезмәт итәләр, шулар буенча чичән балавызны теләгән якка, теләгәнчә суза. Шунын белән безнен ул борынгы шагыйрь-чичәнсбез, аркасына думбрасын аскан хәлдә, авыл-шәһәрләр аша бик иркен гизә, кайда тагын шундый бер шагыйрь барын ишетсә, анда барып мәжлестә анын белән ярышка керә, кара-каршы хикмәт, шигырь әйтешеп жинешә. Мәкальләрнең кагыйдәчел, дәлилле һәм мисаллы булулары чичәнгә хөкем тәртипләренә катышырга да мөмкинлек бирә Шунын өчен дә чичән ул туй-мәҗлесләр түрендә генә түгел, ил эчендә барган дау-ызгышларны хәл итешүгә дә чакырып китерелә Менә ни өчен ул дауда беленә! Шул рәвешле, чичән—халык шагыйре һәм хәким кеше. Шагыйрь буларак, ул җыр. эпос-дастан тудырса, хәким буларак, ул тирән мәгънәле шигырь, хикмәтле сүз әйтә. Монын өчен ул борынгы мәкальләр алымыннан бик нык файдалана Ул искиткеч күп мәкаль белә Жанрнын төзелеш һәм ритм йолалыгын (традицияләрен) бик нык үзләштергәнлектән, бу алым белән тоткарсыз иҗат (импровизация) теземнәре әйтү ана җинел дә, табигый дә. Шунын белән ул бер ише мәкальләрне төзек бер композициядә тезеп, дастан сюжетын куәтле дәлил һәм конфликт мотивларына әверелдерә Билгеле, ул мәкальләрне, тышкы охшашлыкларына карап, механик рәвештә генә төземи, бәлки, шагыйрь һәм хәким буларак, үзе дә шул типта мәкальләр ясый, алар белән теземне цементлап, бөтен бер фикер һәм хис әсәренә әйләндерә Шуның белән мәкальләрдән үзенә яна бер төр фольклор жанры килеп чыга. Дастаннардан күренүенчә, моны сарын (сарнап яки мәкальләрне бер-берсенә сарып, күтәренке бер тавыш белән әйтү) яки тулгау диләр (Яки т у г ы л а у, әйтик, каймакны тугылап язып май төшереп булган кебек, бер ише мәкальләрдән тугылап олы бер фикер чыгару була ) Башкортлар моны кобаер әйтү диләр. Шулай булгач, бу инде мәкальләрнен очраклы теземе генә түгел, бәлки аларны билгеле бер юнәлештә сару юлы белән хикмәт сөземтәсе чыгару нәтиҗәсендә, тагын да тирәнрәк мәгънәле, яна сыйфатлы, көчле бер яна жанр тудыру дигән сүз. Бу урында бәлки хәзер бу жанр ник бер дә күренми сон9 Ул кая киткән? — дип сорарлар Монын жавабы шул: күрәсең, һәр нәрсә дә гел үсеп, алга китеп кенә тормый була да, үсә дә. бетә дә. Әдәбиятта да, шулай ук авыз иҗатында да. бер заманнарда бик югары сәнгать жанрлары туып та икенче дәверләрдә югалырга, үләргә мөмкин (Әйтик, халыкларда борынгы героик дастаннар жанры бетү яки бездә хәзер бәетләрнең таркалу, бетүтә йөз тотулары.) Шунын кебек мәкальләрнең дә. иҗтимагый фактор буларак, хәзерге шикелле генә роль уйнамаган, бәлки ин зур шигъри хикмәт, канун урынында хөрмәтле тотылган көннәре булган Чөнки анда гә шт-журнал, театр, язма әдәбият булмаган кебек, шулай ук сул. хөкем эшендә дә язылган законнар йөрмәгән Шәригать хөкемнәре булса да, анысы күбрәк дин ягын караган. Мәкальләр халык тормышының тарихи төп нигез кагыйдәсе, хөкеме, үлчәве, хокукы һәм фәлсәфәсе, җәмәгать фикере булып яши биргәннәр, шунлыктан, мәкаль байлыгына һәм яның алымнарына ия булган шагыиръчнчәннәрнсн бу ысул белән тирән хикмәтле жанр сарын тудыруга ирешүләре дә шул борынгы дәвердә булган Инде болгар- татарларнын сәхрәви күчмә тормыштан күптән китеп, башка формацияләргә керүе мәкальләрнен тормыштагы роле үзгәрүгә, шагыйрьләрнең роле дә алышынуга сәбәп булган. Шагыйрьлек бездә язма, дини, китаби культура белән бәйләнеп киткәнгә, тормыш үзе дә күбрәк дин-шәригать, патша законы шикелле китаби кагыйдәләргә һәм башка шундый нәрсәләргә бәйле булып калганга, шагыйрьләрнең, мәкаль ижат итүдәге рольләре дә чикләнә барган. Әмма ләкин безнен халык телендә әлегәчә тезмә характерда кайбер озын мәкальләр яки аларнын кайбер юллары сакланып калган икән, алар өчен дастан һәм сарын әйтүче борынгы шагыйрь-чичәннәргә бурычлы. Торымтайдан елгыр кош булмас, Тургай да тибеп, каз алмас, Аткыйочтан* “йөгерек ук булмас. Атса—күбә бозалмас. Һөнәрсез сине күралмас, Илдән илгә жилеп үтсән дә, Бу дөньялар сиңа да калмас.. .† Томанлы көн төлке узар, Буранлы кан бүре узар; Жаена чапса ат узар; Кузалак арба юл бозар, Яман бикә туй бозар. Биш бизәнгән көн дә узар. Күренә ки, бу тезмәдәге мәкальләрне аерым-аерым алганда, һәрберсе үзенә бер гомумиләшкән фикер, ләкин монда алар бер үзәк фикергә җыелып, тагын да гомумирәк фикер һәм нәтиҗә ясалган. Дастаннарда исә аерым образларның телендә алар сюжет конфликтына кереп, гаять көчле, әсәрле мотивларга әйләнәләр. Заман ахыр булганда. Ата телен ул алмас, Ана телен кыз алмас; Байнын телен ярлы алмас, Ханнын телен кара алмас; Әйтә биреп кайтаем. Үле телен тере алмас; Кардәштән чыккан яхшыны Үз агаең күралмас. Заман ахыры билгесе — Бергә туган туганың Тату да булып торалмас. Бу соңгысында инде без көнкүрештә борынгы патриархаль тормышның таркалуын, феодаллыкның җимерелүен, бу хәлләрдән:—Халык бозылды, заман ахыр җитте,—дигән бер фикергә килүне күрәбез. Бу сарыннын феодалчылыкнын таркалыш көннәрендә әйтелгән булуы ачык. Ләкин шул теземнәр аерым мәкальләрдән торалар, аларнын кайбер юллары әле дә булса телләрдә аерым мәкальләр булып йөрүе бер караудан ук күренеп тора. f.Ara телен ул алмый, ана телен кыз алмый һ. б) Агачнын башын киссәң, төбе калыр, Икенең бере үлсә, бере калыр. Ялгызның үзе үлсә, кеме калыр? Менгән аты, кигән киеме яуга калыр Аерым мәкальләр яки аларнын шундый берничә юллыклары урта йөзләрдән калган дастан-күчерекләрдә яки тулгау, сарыннар тезмәсендә очравы безгә аларнын борынгы чичәннәр телендә нык кулланылуын һәм күбесенен турыдан-туры алар тарафыннан барлыкка китерелүен һәм шул теземнәр аларнын саклануына * Аткыйоч— укнын бер төре. † Алып би солтан дастаныннан. да шактый ярдәм итүен күрсәтә Бу хәл элек безнен Болгар—Казан халык иҗатында шулай булып килгән кебек. Радловнын үткән йөзнен 70 елларында. Тубыл. Бараба татарларыннан күп кенә шундый әсәрләр табып азуында да күренә. Илле еллар гына элек Әстерхан нугайларыннан язып алынган материалларда да шундый алымда мәкальләр тезмәсе очрый Сонга табарак шагыйрьлек һәм тел осталыгы сәләте тагын икегә аерылып, чичән сүзенен мәгънәсе сөйләү теленен осталыгына кайтып калган; ул мәҗлесләр тотучы, даулар хәл итүче, сүзгә тапкыр, үткен телле оратор мәгьнатәрен эченә жыйган. Шулай булса да. думбра кыллары астында, аларнын ярым сөйләү, ярым көйләү юлы белән сарнап. тоткарсыз шигырьхикмәт тудыра алу йоласы күчмә кабилә халык шагыйрьләрендә әле дә калган Казакъ, кыргыз халык шагыйрьләре, әйтик. Жамбул, Туктаголлар бүгенге көндә дә шул юл белән ижат итеп килделәр Алар инде чичән дип тә. шагыйрь дип тә түгел, акын дип аталалар. Акын. Радлов аңлатуынча, шул ук хәким дигән сүздән алынган. Бу дөрес булса, димәк ки. бу сүздә шигырь белән хикмәт аерылмаган, шагыйрь дә. хикмәт иясе дә була, ягъни ул да чичән дигән сүз Шул рәвешле ч и ч ә ндә без шигырь белән хикмәтне бергә килеш, синкретизм хәлендә табабыз Бездә дә бу йола шушы йөз башларына хәтле бетеп җитмәгән. Мәсәлән. Казан артынын Мәнгәр татары Сабиржан акын һәм Лаеш ягындагы Байчыга авылының Байчыгави акыннар, шулай ук шагыйрь Акмуллалар шушы XIX йөз ахырларында гына Казакъ арасына китеп, аларнын акыннары белән тоткарсыз ярышта тудырган әсәрләре бу думбра кылы астында җырлап-сөйләп шигырь-хикмәт әйтү йоласынын бездәге язма шигырь көнендә дә үзенә сукмак салып килүен күрсәтәләр. Акмулла: "Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән”—дигәндә, шигырь белән хикмәтне аерымсыз каравын әйткән булса, үзе дә шагыйрьлек һәм хәкимлекне бергә җыйган борынгы чичән сыйфатында алга басып, шигырьне язып та. тоткарсыз сөйләп тә чыгара белү сәләтен күрсәткән кеше. Шул ук Акмулла алымнары белән әсәрләр тудырган Мәҗит Гафуринын баштарак язган “Себер тимер юлы” яки бигрәк тә “Яшь гомерем” дигән әсәрләре алып каралса, анын да казакъ акыннарының шигырь-хикмәт йоласына ия булганын күрәбез Гафури сонрак. белмим. Тукай тәэсире астына төшепме, ни өчендер, бу юлдан баш тарткан, әмма Тукай анын нәкъ шул акыннар алымы белән язган “Яшь гомерем”енә зур бәя бирә Гафуринын ул әсәрләре Акмулланыкы кебек үк мәкаль һәм афоризмнарга бай булулары, ничек итеп шигырь тезмәсендә хикмәтне файдаланып, активлаштыруның, шагыйрьлек белән хәкимлекне бергә җыюга омтылуның үрнәге булып тора Тик монда безнен бу сонгы хәкимшагыйрьләрнен борынгы чичәннәрчә турыдан - туры ирекле мәкаль тезмәчелеге һәм дастанчылык алымнарыннан аерыла төшеп. 11 — 12 иҗекле казакъ өләңчелеге тезмәсен файдалануларын әйтергә кирәк Кыскасы, безнен мәкальләребезне тудырышуга борынгы шагыйрь һәм хәкимнәребез булган чичәннәрнең роле бу язылган юллардан яхшы аңлашылса кирәк Чыннан да. мәкальләрне халык хикмәте дибез икән, шигырьне дә хикмәт әсәре дип танучы һәм шул юлла иҗат итүче борынгы шагыйрьнең мәкальләр тудырмыйча хәле юк Шул ук карашта торып һәм шуна якын йоталар белән эш итүче Акмулла. Гафурилар да үзләренең шигырьләрендә хикмәт тудырулары һәм ул хикмәтләрнең дә мәкаль булып халыклашулары шуның белән бәйле Шул рәвешле, борынгы җыручы чичәннәр мәкаль-хнкмәт тудыруда профессиональ кешеләр булганга, аларнын иҗат алымнарына бу урында аерым һәм кин рәвештә туктал ы нд ы Билгеле инде, мәкаль ижат итү бер чичәннәргә генә кайтып калмаган, тормышта анын башка юллары да күп Мәсәлән, бездә тарихта билгеле кайбер аерым кешеләр тарафыннан берәр вакыйгага карата яки шундый кешеләрнең үзләренә карага әйтелеп, мәкаль булып киткән сүзләр дә. табигый, аз булмагандыр Ләкин бетен тарихыбыз язылып киленмәгән кебек, дәүләт булу ягыннан ла революция!.> хәтле үзбилгеләнешлеген югалткан халык булганга, андый мәкальләр Телебездә бик аз калган, яки мәкале калса ла. әйтүчесе текстта күрсәтелмәгәнлектән белүе кыен Бу хакта алдарак. мәкальләрнең борынгылыгын сөйләгән җирдә туктарбыз Безнен мәкальләрнең тагын бер төренен барлыкка килүенә сәбәп, халык телендә мисал өчен сөйләнеп йөргән һәртөрле кечкенә хикәяләр—мәсәл һәм мәзәкчәләр— булуын әйтергә кирәк. Бу мәсәлләрнең читтән алынганнары (әйтик, — Төлке дә йөземгә буе җитмәгәч, пешмәгән дигән,—борынгы грек эзоп мәсәле) бик сирәк булып, күпчелеге үзебезнең көнкүреш һәм кешеләр хәленнән яки кош-корт, җәнлекләр тормышыннан алынган була Мәжлес тотарга яраткан кешеләр шундый кыска, ләкин сюжетлы, тапкыр мисаллы мәсәл, мәзәкләргә бик оста булалар, сүзләрен шундый әсәрләр белән бизәп, сүзгә тәм, мәҗлескә ямь бирә беләләр. Бу мәсәл һәм мәзәкчеләрнең ахырында кыска һәм тапкыр итеп әйтелгән кызыклы бер фразасы яки төше була. Шул төштә искә алып куярга кирәкле берәр мәгънә ята. Менә шундый фразалар, тәгъбирләр яки шул мәсәлләрнең бөтен сюжетын искә төшерә торган берәр генә жөмләләр соңыннан мәкаль дә булып китәләр. Мәсәлән: Җиде баҗаны бер бүре ашаган. Шулай ук халык арасында мәшһүр диваналарның мәзәкчәләреннән‡ таралган кызыклы һәм гыйбрәтле тапкыр сүзләр, Хуҗа Насретдин, Мәнди, Гыибеди, Мокыт турындагы мәзәкчәләр яки Рәхми тылмач, Габбас мулла кебек тапкыр телле кешеләрдән калган кайбер сүзләр дә халыкта мәзәкчәле мәкаль төсен алып киткәннәр. Ләкин күп кенә мондый хикәя, мәсәлләр, яки мәзәкчәләргә бәйләнешле күп кенә мәкальләр, заманнар үтү белән, хикәя-мәсәлләрдән бүленеп, бәйсез яши башлаганнар. Ул хикәя-мәсәлләр онытылган, мәкальләре исә алардан бүленеп, аерым яшәүләрендә дәвам иткәннәр. Мәсәлән;—Аша, ашаганнан үлмәссең, Габдулла биясе түгелсен, —диләр. Ул нинди Габдулла биясе? Моның артында ниндидер мәсәл яки мәзәкчә ятканы күренеп тора. Ләкин аны белеп әйтүче юк.— Файдасын файда, кара сыер кайда?—һәм башка кайбер мәкальләр белән дә эш шулай тора Кыскасы, мәкальләрнең бер төрләренен барлыкка килүләре хикәя, мәсәл һәм мәзәкчәләр белән бәйләнешле Билгеле, тормыш-көнкүрештән алынган мондый характерлы вак хикәя яки мәсәл- мәзәкчәләр барлыкка килү бүген дә тукталмаган кебек, бу юл белән кайбер тапкыр сүзләрнең мәкаль булып китүе бүгенге көндә дә дәвам итә, шулай ук телгә—жавапка тапкыр кешеләр дә булудан тукталганы юк. Кыскасы, бу юл белән дә мәкальләр ясалу һаман да бара һәм барачак. Мәсәлән, тормышта шундый уенчак, шук табигатьле, сүзгә жор кешеләр очрый, авызыннан әллә нихәтле мәзәк, тапкыр мисаллы сүзләр явып кына тора. Әгәр язып ала барсаң, шуларның байтагы тормыштан алынган мәкаль урынында йөрерлек сүзләр була. Халык ял сәгатьләрендә шундый кешеләрне тынларга. сөйләндерергә ярата. Мондый мәзәкчеләр, тапкыр кешеләр авызыннан чыккан сүзләр, күбесенчә, җиңел мәгънәле такмаза булса да, кайбер сүзләре бик тиз таралып, мәкаль урынында кулланып китүен күрү дә авыр түгел, һәм шул ук вакыт бик салмак, әллә нидә бер сүз әйтеп куя торган авыр табигатьле кеше дә бик сирәк, бер генә сүз әйтеп куйса да, әйткәне бөтен илгә таралырлык бер әһәмиятле сүз-мәкаль булып чыга. Билгеле, мондый аз сүзле, акыл җыеп утырган кеше кирәк чагында гына сүз әйтеп куйганга, хикмәт әйтүе гаҗәп түгел. Ләкин шуңа карап мәкальне гел акыллы, хикмәтле кешеләр генә чыгара икән дип уйларга ярамый Халык бертөрле юләрсымак кешеләрнең хәлләренә дә бик игътибар итүчән һәм шуның сәерлегендә бер хикмәт юкмы икән дип. сүзләренә үзенчә мәгънә бирүчән Шуның белән хәтта диваналар, бертөрле сәер кешеләрнең мәзәк сүзләренен кайберләре мәкаль булып киткәне дә бар Шунысы билгеле: шул сүзне әйттергән хәл үзе дә кызыклы булса һәм сүзнең хикмәте шул вакыйгасыннан башка аңлашылмаса, аны шул вакыйгасы—авторы белән бергә кушып сөйләнелә, әмма анысының әһәмияте булмаса, фәлән авылның, фәлән кешесе әйткән дип икенче бер авылда да иясен кушып сөйләүнең кирәге дә калмый. Элекке заманда Казан арты Күәм авылында Зариф дигән бер кеше булган. Бала-чагасы күп, үзе фәкыйрь, ничек тә бер сыер сатып алырга хыялланып акча җыйган. Ләкин Зариф агай бик кызу, дуамал кеше икән. Яннарындагы Әтнә базарына барып, аны-моны карамыйча, сыер урынына үгез алып кайткан. Капка төбенә җыелышып торган күршеләре —Карале, Зариф туган, сыер түгел, үгез бит ‡ Мәзәк—гомумән көлке, кызык (шутка); әмма кечкенә көлке хикәячек, анекдот мәгънәсендә әйтелгәндә мәзәкчә дип алынды. бу. дигәч, Зариф кызып—Үгез булмагае чорт булсын, балаларга сет булсын! — дип. капкасын каерып ташлаган да. үгезен кертеп, ябып та куйган Тирән уйлап әйтелгән сүз түгел, мәкаль чыгарам дип тә әйтелмәгән, тәҗрибәдән түгел, бәлки жаны кайнаганга әйтеп җибәргәндер, ләкин бу сүз шундук авторы, вакыйгасы-ние белән телгә кергән һәм мәкаль булып киткән. Болай карауга акылга да туры килми, әмма халык бу сүзгә үзе мәгънә бирә һәм анын хикмәтен таба белә. Ул нинди дә булса бер максатка җитәргә аптыраганнан адәм бер дә туры килми торган чараны да эшләп ташлый дигән хикмәтле мәгънәгә гүзәл мисал була ала. Шулай итеп, конкрет тормыш очракларыннан шул вакыйганың вакытын, урынын, үзен һәм катнашучыларын төсмерләп сөйләгән хикәягә төренеп, тапкыр әйтелгән бер юрам сүз (тәгъбир) килеп чыга. Мондый кечкенә сюжетлы хикәя, мәсәл йә булмаса мәзәкчеләрнең төше гадәттә ахырында була һәм шул сүз тапкыр бер хикмәтле мәгънәгә ия булса, мәкаль рәвешендә генә дә куллана башлый Бу мәкаль вакыйгасыннан башка да аңлашылса һәм әйтелә алса, анысын кушып сөйләүнен бик үк кирәге дә булмый. Шул рәвешле мәкаль туа, аны тудырган конкрет очрак онытыла, ләкин мәкаль үз алдына гомуми (типик) мәгънәгә дә ия булуы белән үзе хәзер тормышта бик күп төрле конкрет очракларга мисал урынында йөртелә башлый. Билгеле инде, монда китерелгән мисаллардан мәкальләрне бары тик борынгы кабилә башлыклары, күрәзәләр, хәким һәм шагыйрь чичәннәр, тапкыр телле яки юләрсымак кешеләр тудырган, аннары бары мәзәкчә-мәсәлләр аша гына туган икән дип аңларга ярамый Мәкальләрнең моннан башка да туу юллары күп һәм бүген дә туудан туктаганы юк. Дөньяда беркемнен дә авызы тегелмәгән Шуңа күрә дә хәзерге телебездә йөргән мәкальләрнең күпчелеге дә гади хезмәт халкы телендә барлыкка килгән дип уйларга кирәк Инде ул соңгы заманнарда ничек турыдан-туры тормышның үзеннән барлыкка килүенә кайбер мисаллар бирик һәркайсыбыз үзебез дә беләбез, кеше тормышта һәрвакыт төрле каршылыклар эчендә яши, һәм яшәү өчен дә шул каршылыкларны жинәргә мәҗбүр Ул шулай үз бәхете өчен яки кеше бәхете, халык бәхете өчен зур теләкләргә ирешү юлында өзлексез көрәш алып бара Үзенен көчен дә. каршы якныкын да кат-кат сыный, көрәш гел тигез генә бармый, бер кайтып ана тынгылык бирсә, бер ташып аны яңадан элеп ала. үсә, күтәрелә, шул хәтлегә җитә, монда йә үлем, йә тереклек! Кеше шул чагында йә үзенен бәхетенә ирешеп, аны йөрәгенә кысасасы, кочасы, йә үзенә дошман як көчне, дөнья каршылыкларын җиңәсе, ватасы, җимерәсе килә Кешедәге бу хиснең ташкыны Сәгыйть Рәмиевтә болай әйтелгән Аһ. әгәр бу күңелем үткен Сөнгс йә ук булсае! Яисә ул бер уй булән су' Яндырыр ут булсае’ Әмма сон бу дөньясын бер Эт итеп атар идем. Тау-суын да яндырыр һәм Күкләрен ватар идем' Шул рәвешле бу көрәштә кешенең теше-тырнагы, уе-йөрәге генә түгел, тавышы-телс дә турыдан-туры катнаша, кешенең шул чагында кайнаган бу хисләре үзенә мәгънә табасы, ачыласы, әйтеләсе, кешеләр күңелендә дә моңа жавап яки уртаклык табасы килә һәм шул хис, шул уе аваз булып, мәгънә булып анын телендә ташып чыга Берләре шулай. Рәмисв әйткәнчә, “су яндырырлык угг" булып, хис ташкыны булып әйтеп ташланса, берләре исә. күп сыналган бер фикер нәтиҗәсе, шунын бер тәгъбире булып чыга Чөнки кеше бу аяусыз көрәштә ачы тәҗрибәгә, "арткы акыл"га ирешә, ул аларны, табигый, башкалар белән уртаклаша Менә шул эчтә ташыган мәгънә яки хиснең яки ачы тәҗрибәләрнең иң көчле тәгъбирләре булып чыкканнары авыз иждты аша. җыр. мәкаль һәм башкаларда чагылып килгән. Шулар арасында ин кыска, ин тәҗрибәчән, шул ук вакыт бөтен бер фикергә ия булганнары да мәкальләрдер. Ләкин бу әле эшнен бер ягы гына. Бу әйткәннәрдән мәкальләр бары кешедә ташыган хиснен омтылышы, күнел авазы (лирика) гына икән, һәм бары шул юл белән генә туа икән дигән берьяклы фикер калмасын. Юк. алай түгел, мондый очракта мәкаль ул хиснен гомуми мәгънәсе, анын бәя табуы булып туа Әйтик, ачу бер хис. ләкин Ачу йоту—тау йоту.—дигән мәкаль ачу белдерү түгел, бәлки шул хисне йотунын авырлыгы турында гомуми бәя әйтүдер. Бу мәкальне башлап әйтүче бик зур ачу хисе кичергән һәм шул чагында үзен тыеп калунын бик зур авырлыгын тойган булса, анысы анын үзенен шәхси, хосусый, очраклы ягы. әмма шул хискә биргән бәясе бар кеше өчен дә уртак, чөнки ачу йоту һәркем өчен дә авыр шул авырлыкның “тау йоту” дип бер сүз белән көчле шигъри сурәтләмә белән әйтелгән мәгънәсе һәммәбез өчен дә гомумидер. Менә анын башкалар өчен дә уртак бер фикер яки мисал буларак телдән телгә күчеп, күмәкнең малы, ягъни мәкаль булып китүенең сере дә шунда Димәк, мәкальләрнең берләре кешенең тормышта дучар булган бер хәлдә, анын җан кыставы, анын тел очында әйтеләсе килгән мәгьнәнен чарасыз рәвештә үзенә әйтелеш табуы төсендә туа. Ләкин бу әле анын әһәмиятле мәгънәне һәрвакытта да шул минутында үзе чыгарып әйтә дигән сүз түгел. Киресенчә, кешене бер хис биләп алганда, әйтик, ачуы-зәһәре купканда яки курыкканда, анын акылы шул хәтле киеренке була ки. ул үз хисенә бәя бирерлек хәлдә булмый, күп вакытта ул аны әйтергә сүз дә таба алмый. Шунлыктан, башына төшкән бер эшкә бер тәгъбир табу, бер хөкем чыгару өчен, аны нәкъ шул вакыт үзен әйтеп бирү шарт түгел. Күп вакыт киресенчә дә була: сине эчтән тыгызлаган, тел очына килгән нәрсәне телен белән юрап әйтергә сүз таба алмый торганда, шуны сина янындагы берәр тынлаучы әйтеп жибәрә. шундый шәп әйтә ки, сина бары: "Әйе, шулай шул”.— дип. кул куярга гына кала. Чөнки тормышта берәү башына килгән кайбер хәлләр икенчеләргә дә килеп торган кебек, шул чагында кичергән хисләрендә дә уртаклык бар Шунлыктан, берәү сүз таба алмый торганда, янындагы кеше мона объективрак килә ала һәм бу хиснен уртак мәгънәсен табышып та бирә. Шулай булгач, мәкаль булып китәрлек ул мәгънәне башына эш төшкән һәр кеше үзе чыгарып әйтү шарт түгел, һәм ул тормышта күбесенчә шулай да: башына бер эш төшсә, аптырасаң, бар. дөнья күргән берәр акыллы кешегә киңәш ит. ул синең хәленә керер, уртак мәгънәсен табышыр, шул вакыт ул моңа мисаллар-мәкальләр китерер, яки үзе үк сизмәстән шул уртак мәгънәне табышканда, үзеннән мәкаль әйтеп ташлар. Яки болай да була. Син кем беләндер бәйләнештең, дауга кердең яки сүзгә килдең. Кайтгын, эш үткәч, хәзер син аны тынычлабрак кайтадан уйлап карыйсың —Ах,—дисең,—ул миңа алай әйткәндә, мин болай әйтәсе калган икән, мин сүземне менә ничек-ничек дәлилләргә тиеш булганмын; ах. ник шулай дип кенә әйтмәдем; менә бит. шулай бер генә сүз белән әйтергә булган! —дип. сина хәзер арткы акылын исенә төште, бу акыл хәзер “дошман”ны бер бәрүдә кисәрлек яна һәм үткен бер фраза булып туды, ул синең телендә кат-кат әйтелә торгач, матур да. шома да булып китте, мәгънәсе дә аның саен конкретлаша барды. Бик мөмкин ки. син хәзер бу эшен белән, үзең дә сизмәстән, нинди дә булса бер яна мәкаль ижат итеп ятасың. Бу яңа сүзең үзеннен үткән эшең—һәм ана булган хисенә, мөнәсәбәтеңә кайтадан анализ ясап, ана үзен үк яна мәгънә һәм бәя бирүен аркасында күңеленә килде яки синең үз миендә туды. Халыкча әйткәндә, “арткы акыл" дип йөртелгән синең бу яна сүзең, күп вакытта, мәкаль урынында ук кулланырлык әһәмиятле бер сүз була. Шулай итеп, мәкальне яки мәкаль булып китәрлек мәгънәле сүзне тормышта без һәркайсыбыз үзебез дә сизмәстән чыгарып әйткәли торабыз Тик үз башыбыздан гына әйткән булгач, аларнын мәкаль дәрәҗәсендә булуына әһәмият тә бирмибез, йә ул башкаларга ишетелмичә, йә отылмыйча кала Эш үткәч, без үзебез дә аны оныткан булабыз. Шулай итеп, тормышта мәкальләр һәр көн. һәркайда ижат ителгәләп тора. Акылы, йөрәге бар һәркем хис һәм хикмәт иясе, һәркем ижат иясе Тик без тормыш ыгы-зыгысы белән мондый иҗади мәгънәле сүзләребезгә әһәмият бирә алмаганлыктан. алар йомыш үтәүче очраклы бер сүз генә булып калалар, бик сирәкләре генә колакка-телгә төшеп, шомарып мәкаль булып китә Димәк, мәкальләрнен туу юллары күп. Ләкин, ничек кенә барлыкка килмәсеннәр, һәр мәкальнен лә шәхси авторы булуы монда язылганнардан яхшы аңлашылгандыр дип беләм. Алай булгач, аларнын халык иҗаты булуы нәрсәдә сон? Авторлары булып та бары тик без аларны белмәгән өчен генәме'1 Юк. анын өчен генә түгел. Мәкаль тормышта очраклы бер хис юралышы (тәгъбире) кебек булып туса да. халык өчен уртак әһәмияткә ия булуы анарда гомумиләштерелгән бер фикер ятканын күрсәтә, дигән идек. Башлап әйткән кеше, ихтимал, үз сүзенә ул уртак мәгънәне бирмәгән дә булыр, ләкин анар башкалар бирәләр. Шулай итеп, мәкальдә бер конкрет очраклы әйбер турында гына суз барса да. мәгънәсендә абстрактлаштырылган бер гомуми фикер ята. Бу нәрсә мәкальдәге очраклы образны типик (гомуми) ясый, шунлыктан мәкальдәге очраклык кирәк һәм зарури булып чыга Шушы мисаллардан күренүенчә, безнен бу заманда мәкаль ничек барлыкка килә дигәнгә, ул, күбесенчә, тормыштагы конкрет хәлләр, төрле кичереш һәм чаралардан гомуми нәтиҗә. һәммәбез өчен гыйбрәтле бер өлге сүз. уртак әһәмияте булган бер арткы акыл, бер тәҗрибә яки ижади хыял кыставы астында килеп чыккан бер мисал булып туа дип әйтсәк, ялгыш булмас Шунлыктан ул кирәк урында бер дәлил, гомуми бер кагыйдә, уртак бер хөкем, өлге яки мисал булып йөри бирә Инде хәзер аны башлап дөньяга кем чыгарганы, кем әйткәне дә онытыла. Эш анысында йөрми, эш бу әйтелгән мәгънәнең хаҗәте төшкән саен кирәк һәм уртак булуында. Хәер, аны инде кем әйткән дип бик төпченгәнне дә яратмыйлар,—Суз иясе белән йөрми, дип кенә жавап бирәләр Шулай итеп, авторы югалган, берничә сүздән генә торган бу кечкенә әсәр һәркемгә, һәркайда кирәк булып, күмәкнен малы булып йөри башлый. Әйтелеше белән дә ул телдән телгә йөреп һаман ипләнә, шомара, мәгънәсе дә конкретлаша бара Менә анын күмәк иждт. халык иҗаты булуы нәрсәдә! Билгеле, бу әйтелгәннәрдән мәкальләр тормышта тагы тик тә шул юл белән генә туа икән дип уйларга ярамый, бу тик гомумирәк бер мисал гына. Югыйсә кешенең шәхси, иҗтимагый тормыш хәлләре, табигатькә мөнәсәбәтләре, ижади хезмәте нихәтле катлаулы булса, мәкальләрнең килеп чыгулары да һәр мәртәбәсендә аны башлап әйткән кешенең шундый ук катлаулы хәлләренә, сәләт һәм тапкырлыкларына бәйләнгән. Безнен мәкальләрнең барлыкка килүендә кайбер башка сәбәпләр турыңда сүз уңаенда алда да әйтеләчәк булганга, монда барысына ла аерым тукталып тормыйбыз Җыеп кына әйткәндә, безнен мәкальләрнең үткәндәге һәм хәзерге чыганаклары шулар, а) ин борынгы җәмгыятьтә аерым кешеләр һәм бигрәк тә ыру башлыкларынын тәҗрибә һәм ышанулары, абруй казанган сүзләре нәтиҗәсендә туган мәкальләр, б) борынгы культ кешеләре, күрәзә, багучылар (шаманнар) тудырган мәкальләр (бу борынгы икс төрдән калган мәкальләр хәзер аз), в) борынгы халык шагыйре һәм хәкиме булган чичәннәрнен дастанчылык һәм сарын алымнарыннан яки дауларны хәл итүче хөкем сүзләреннән туган мәкальләр (болардан калган тезмәләр яки өзекләр шактый күп табыла), г) тарихи аерым шәхесләр авызыннан яки аларга һәм вакыйгаларга карата әйтелгән мәкальләр (мондыйлар аз), д) язма әдәбият аша аерым шагыйрьләр йә башкаларның тапкыр һәм үткен әйтелгән афоризм булырлык сүзләреннән халыклашып киткән мәкальләр, е) вәгазь-нәсихәт яки дини китаплар аша алынмачылык юлы белән килеп кергән мәкальләр; ж) күрше халыклар белән культура һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре аша. аларныкыннан тәрҗемә яки янарту юлы белән ясалган мәкальләр, з) тормышта булган яки берәр хыялый вакыйгадан алып халык телендә мисал өчен сөйләнеп йөргән һәртөрле кечкенә хикәя, мәсәл һәм мәзәкчеләрнең җимеш төше яки сөземтәсе урынында әйтелгән һәм мәкаль булып киткән сүзләр и) шаязз телле шук кешеләр тарафыннан жинелчә. ләкин тапкыр һәм оста әйтелгән кайбер җор сүхләрдән хасил булган мәкальләр; к) тормышта булып торган сәер вакыйгалар һәм сәер сүзләр тудырган кешеләрдән килеп чыккан мәкальләр; л) гомумән башка төр фольклор жанрларыннан алынган, кайбер аерым юралыш сүзләрдән килеп чыккан мәкальләр, м) һәм. иң зур күпчелеге дә. тормыш һәм табигать белән көрәштә һәркем башыңда туып торган хәлләр тыгызлавы астында аерым кешеләр тарафыннан элек тә һәм хәзер дә туып, барлыкка килеп торган мәкальләр. Кыскасы, халык мәкальләренең барлыкка килү юллары күп һәм төрле булып, аларны монда күрсәтелгәннәр белән генә дә чикләп булмас. Шулай булса да. әйтергә кирәк, аларнын ин зур күпчелеге дә күп гасырлар буе хезмәт иясе халкының турыдан-туры табигать һәм тормыш каршылыклары белән көрәшләрендәге тәҗрибә һәм сынауларының мәгънәсе, сыгымтасы булып, халкыбызның һәртөрле ышанулары, рухи байлыгы, тел һәм ижат байлыгы булып, шул мәгънә һәм хиснең гомуми юралышы—тәгъбирләре булып барлыкка килгәннәр... Күпчелек мәкальләрнең тема һәм мәгънәләре шулай ук тормыштагы кулланышлары шуны күрсәтә һәм моның шулай икәнен күрү өчен, шушы китапның бүлек башларына бер күз салып чыгу да житә. Турыдан-туры эш һәм хезмәт темасына багышланган мәкальләрнең саны мен ярымлап булуы, табигать һәм аны эшкәртү темасында бик күп мәкальләрнең дә күпчелеге шуны чагылдыруы һәм ахырда бирелгән сынаулар бүлеге үзе генә дә күп нәрсә аңлатса кирәк. Дәвамы бар.