Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ХАНЛЫГЫ

Заманында бөтен Евразиянең, иң зур дәүләтләреннән саналган Алтын Урда XV йөзнен 20- 30 елларында, төрле тарихи сәбәпләр аркасында, яшәешенең тәмам җимерелү чорына керә. Аның башкаласы Сарай шәһәрендә зур низаг, хакимият өчен соңгы көрәш башлана. Әүвәл Сәедәхмәт атлы бер ханзадә (Алтын Урданың кодрәтле ханы Туктамышның оныгы) дәүләтнең ханы Олуг Мөхәммәткә каршы күтәрелеп чыга һәм бу эштә аны Мәскәү кенәзе Василий II яклый. Ул да булмый, элегрәк Алтын Урдага атаклы Идегәй тарафыннан хан итеп куелган Тимеркотлыкның оныгы Кече Мөхәммәт Сарай тәхете өчен яңа көрәш башлый. Олуг Мөхәммәткә каршы яу белән китә. Җитмәсә, ханның гаскәр башлыгы, шул ук Идегәйнең улы Нәүрүз хуҗасына хыянәт итә һәм гаскәренең иң зур өлеше белән Кече Мөхәммәткә кушыла. Шушы берләштерелгән көчкә каршы тора алмаячагын аңлаган Олуг Мөхәммәт төньякка күчеп китәргә мәҗбүр була. Башта Олуг Мөхәммәтнең үзе хакында кечкенә генә бер белешмә биреп үтик. Ул Туктамыш хан белән бер нәселдән: бөек Чыңгыз ханның улы. Алтын Урда ханнары нәселенә нигез салган Җучиның унөченче улы Тукай-Тимер токымыннан, Туктамышның өченче буын туганнан туганы Эчкеле Хәсәннең улы. Олуг Мөхәммәт Алтын Урда белән 1421 елдан 1438 елга кадәр, ягъни унҗиде ел идарә итә. дәүләтнең элекке куәтен торгызу эшенә зур көч куя: аңа хәтле үк инде Җаек буе, Себер, Харәзем Алтын Урдадан аерылып чыксалар да, хан дәүләтнең иң зур өлешен, ягъни Иделдән алып, Кырымга хәтле булган Ак Урданы үз кул астына берләштерә. Шул чордан калган тарихи язмаларда Олуг Мөхәммәт Алтын Урданы кулында тотып торучы кодрәтле хан дип атала. Әмма, югарыда әйтелгәнчә. Сарай хакимияте өчен соңгы зур көрәш башланып, Олуг Мөхәммәт 1438 елның көзендә күченеп китә. Ул үзенең уллары һәм калган гаскәре белән Үкә (Ока) елгасы буендагы Белев дигән урыс шәһәре янына барып чыга, ә ул шәһәр Алтын Урда биләмәсендә була. Василий II ханга каршы зур гаскәр җибәрә, әмма Олуг Мөхәммәт аны тармар итә. Бер елдан хан Мәскәүне камый, ләкин ала алмыйча кире чигенә һәм Түбән Новгородка килеп, аның иске өлешендә урнаша. Ә аның элек-электән кечерәк бер мөселман шәһәрчеге булуы мәгълүм. 1445 елның җәендә Олуг Мөхәммәт үзенең уллары Мәхмүтәк белән Якубны Василий И гө каршы яуга җибәрә. Яклар Суздаль шәһәре янында очрашалар, татарлар урыс гаскәрен тар-мар итәләр, хәтта бөек кенәзнең үзен әсир итеп. “Нижний"га, әтиләре янына алып кайталар. Шул ук елның август ахырында Олуг Мөхәммәт Кормыш шәһәрчегенә килә (ул ныгытма хәзерге Чувашстан җирендә урнашкан була). Октябрь башында хан Василий II не иреккә җибәрә һәм Казанга юнәлә. «Казан тарихы» исемле күпләргә мәгълүм урыс язмасында ханның шул вакытта, юлда олы улы Мәхмүтәк тарафыннан үтерелүе хакында әйтелә. Гәрчә башка чыганакларда андый мәгълүматның теркәлү очрагы юк. Ләкин, чыннан да. Олуг Мөхәммәтнең исеме шуннан соң бер генә тарихи чыганакта да искә алынмый. Үтерелгәнме ул, әллә үз үлеме белән вафат булганмы—бу хәл әлеге З кадәр билгесез булып кала бирә. Мәхмүтәк энеләре һәм әтисенең гаскәре белән килеп, Казанны ала, аның бие Галибине үтереп, Казан тәхетенә утыра. Менә шуннан яңа олы дәүләткә—Җучи нәселеннән булган хан җитәкчелегендәге Казан ханлыгына нигез салына. Бу тарихи вакыйга 1445 елның 1 нче, яңа стиль белән 14 нче октябрендә була. Олуг Мөхәммәт исә, рәсми рәвештә Казан ханы булмаса да, аның исемен Казан тарихыннан аерып карап булмый. Ул—Казан ханнарының нәселенә нигез салган кеше, һәм шул яңа дәүләтнең барлыкка килүе, әлбәттә, Алтын Урданың соңгы ханы Олуг Мөхәммәтнең төньякка килеп чыгуы һәм аның җитәкчелегендә барган мәгълүм тарихи вакыйгалар белән бәйле. Җитмәсә, аның токымы Казан ханлыгы белән бу дәүләтнең беренче—тотрыклы һәм куәтле чорында идарә иткән. Казан ханлыгы Урта Иделдә гаять зур мәйданны биләп торган. Көнчыгыш чиге Урал тауларына барып җиткән һәм Себер ханлыгы белән тоташкан. Көньякта Нугай Урдасының киң далалары җәелеп киткән һәм анда, табигый ки, төгәл генә чик булмаган—даланы әле бу, әле теге як бер дәрәҗәдә диярлек файдаланган. Көнбатыш чик тәгаен билгеле: урыс биләмәләре белән ике арада Сура елгасы аккан, ә инде төньяктагы җирләр Нократ һәм Кама елгаларының урта агымы киңлекләрендә тайга яннарына кадәр сузылган булган. Казан дәүләте ул чорның күренекле мәмләкәтләреннән берсе. Монда халыкның укымышлы затлары туплана, әдәбият, сәнгать чәчәк ата. һәр шәһәрдә мәктәп-мәдрәсәләр гөрләп эшли. Китап күчереп язу, хаттатлык сәнгате иң югары кимәлгә ирешә. Дәүләтнең төп халкы—татарлар. Алардан башка, Казанга буйсынып күрше чуаш, мари, мукшы, удмурдт һәм башкортлар яшәгәннәр. Ханлыкның үзәк җирләре—мәшһүр Казан арты һәм Иделнең көнбатышындагы Тау ягы. Башкаласы—Казан, кечерәк шәһәр һәм ныгытмалары: Арча, Алат, Иске Казан, Чаллы, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Тәтеш, Җөри, Таңгачы. Соңыннан, 1552 елда Казан урыс тарафыннан яулап алынгач, Мәскәү соборында тоткан нотыгында Явыз Иван (Иван Грозный) Казан җиренең 30 шәһәр һәм кальга- кирмәнен алганлыгы хакында әйтә. Аларның күбесе шул вакытта җимерелгән, ул урыннарда урыс шәһәрләре һәм авыллары барлыкка килгән—кайберләренең исемнәрен әле генә телгә алдык. Казан яулап алынып 13-15 ел үткәч, Мәскәү хөкүмәте тарафыннан төзелгән исәпкә алу кенәгәләрендә Казан ханлыгы җирендәге 700 татар авылы теркәп куелган—шуларның иң зур күпчелеге—биш йөзе Казан артына кагылышлы (йөз иллесе Тау ягында). Бу җирләрдә, бигрәк тә, Ашыт һәм Казан суы буйларында, Казан ханлыгы чорыннан калган язулы ташлар бик еш очрый. Бүгенге көнгә сакланган җитмешкә якын борынгы каберлектә йөз илледән артык шундый таш мәгълүм. Байтагы «олуг-солтан» («солтан әл- гали»—ханнар нәселеннән килүче затларны шулай атаганнар), би, морза, бикә, бикәч, шулай ук шәехләр каберенә куелган әлеге ташлар халкыбыз тарихының, аның теле һәм таш кисү-бизәкләү сәнгатенең бәһа биреп бетергесез, кадерле ядкарьләре булып саналалар. Казан ханлыгының, бигрәк тә әлеге шул Казан артының җирләре хакында, аларның гаҗәеп матур, бай булганлыгы, авылларның күплеге, йортларның төзеклеге турында шул җирләрне заманында үз күзләре белән күргән кешеләр таң калып язганнар, һәм юкка гына урыс дворян идеологы Иван Пересветов Явыз Иванга җибәргән хатларында Казан ханлыгын «җәннәт җире» дип атамаган, юкка гына аны тизрәк яулап алырга чакырмаган. Әлбәттә, шундый бәрәкәтле җирдә урнашкан Казан ханлыгының икътисады, аның хуҗалык төрләре—игенчелек, терлекчелек, сәүдә һәм һөнәрчелек зур үсеш алган. Җир мул уңыш биргән, урман-дала дөньясына хас булган бөтен культуралар да игелгән. Җир биләүнең, тарханлыкның нигезен Алтын Урда чорыннан килүче сөйүргаллык хокукы тәшкил иткән— бу хакта Ибраһим һәм Сәхибгәрәй ханнарның бүгенге көнгә кадәр сакланып калган ярлыкларында ачык әйтелгән. Мал-туар үрчетү, терлек асрау, бигрәк тә җылкы көтүләре тоту, игенчелек, сунарчылык, бал җыю, Идел, Кама һәм аларга коючы суларда күпләп балык, шул исәптән кыйммәтле мәрсин балыклары тоту хуҗалык итүнең төп төрләреннән санала. Һөнәрчелекнең ул чор өчен мәгълүм барлык төрләре дә Казанда зур үсеш ала. Төзелеш-архитектура эшләре дисеңме, зәркән (ювелир) сәнгате, корал эшләү дисеңме, гомумән, тимерчелек, агач эше, күн эшкәртү, тукучылык, затлы һәм гади савыт-саба ясау—боларның һәммәсенең Болгар һәм Алтын Урда чорларыннан килүче төпле нигезе, тотрыклы традициясе бар. Татар дөньясының зур бер өлеше булган Казан ханлыгын, аның башкаласы Казан шәһәрен шул ук татарның канына сеңгән сәүдәсез, алыш-бирешсез һич кенә дә күз алдына китереп булмый. Дәүләтнең башлангыч чорыннан, ягъни XV йөз уртасыннан ук инде Казан дөньяның шактый гына илләре белән алып барылган транзит сәүдәсенең үзәге буларак мәгълүм. Итил. Болгар, Сарайлардан килүче бу бай традиция дә бик тотрыклы була һәм дәүләт яшәешенең соңгы елларына кадәр диярлек дәвам итә. Бу халыкара сәүдәнең географиясе шулай ук бик киң: көнбатышта дөньякүләм мәшһүр диңгезчелек һәм сәүдә үзәге булган Фландриядән алып көнчыгышта Фарсыга кадәр. Дәүләт белән идарә итү һәм иҗтимагый төзелешнең нигезе Алтын Урдага барып тоташа. Шул ук Җучи нәселеннән булган хан (бер генә татар ханлыгында да җучилылардан башка династия юк —мин моңа аерым басым ясап әйтәм!), хан карамагындагы диван, аның да иң күренекле һәм Себердән алып Кырымга хәтле булган бөтен татар дөньясы өчен хас атаклы карачы биләр токымы. Ягъни Ширин, Барын, Аргын, Кыпчак кавеме. Бер яктан. Алтын Урда, икенче яктан, Казан һәм Кырым ханнарының ярлыклары буенча мәгълүм булган идарәче даирәләр, аларның һәртөрле ярдәмче-хезмәтчеләре. бүгенге тел белән әйтсәк, дәүләт чиновниклары, шул ук җыем-салым төрләре. Әлбәттә, кайбер вазифалар, керем белән чыгым, хокук һәм бурыч төрләренең кайберләре гамәлдән төшеп калган, алар урынына яңалары да туган. Әмма нигез, система Алтын Урдадагыча сакланган. Шундый ук сүзләрне хәрби эш, гаскәр төре хакында да әйтеп булыр иде. Дөрес, Казан ханлыгында Болгар дәүләте хәрби сәнгатенең мөһим билгеләре дә булган, мәсәлән, крепостькирмәннәр һәм ныгытмалар төзү эше. Ләкин бу Казан ханлыгының Болгар белән географик якынлыгына, ягъни аларның төньяктагы урман-дала җирләрендә утыруларына бәйле. Шул ук географик мохиттагы Урыс дәүләтенең крепость-ныгытмалар төзү системасы да Болгар белән Казанныкыннан әлләни аерылмый. Урта гасырларга хас булган барлык салкын корал төрләреннән тыш. Казан ханлыгында инде утлы корал куллану хакында мәгълүматлар тагын да тулырак. Бу чорда Казанда инде туплар гамәлдә була, ләкин аларның. ягънн татар тупларының 1552 елда гөрселдәмәвенең аянычлы сәбәбе бар—ул сатлыкҗан Шаһгалинең касәфәтенә бәйле. Казаннан киткәндә хыянәтче хан дары мичкәләренә су агызып китә. Ханлыкның башкаласы Казан каласы үзенең матурлыгы, төзеклеге, тышкы күренешенең үзенчәлеге белән илгизәр-сәяхәтчеләрдө һәм сәүдәгәрләрдә онытылмас тәэсирләр калдырган. Тау башына салынган зур хан сарае һәм зиннәтле ташпулатлар, биек-биек манаралы Җамигъ мәчет, мәхәллә саен айларын күккә чөйгән башка мәчетләр, үзәнлектә яшеллеккә күмелеп утырган бистәләр, шуларның һәммәсен бер шәһәр итеп әйләндереп алган, әле тауга күтәрелеп, әле иңкүлеккә төшеп сузылган шәһәр курасы, ягъни ныгытма-стенасы. аның биек хәрби машлары һөм киң. атаклы капкалары, шулар аркылы узып, еракларга сузылган Кырым, Нугай. Төмән юллары, ул олы юллардан узган сәүдә кәрваннары Казан каласына, аның тирәюненә кабатланмас матурлык биргәннәр. Бер яктан тезелешеп киткән Кабан күлләре, икенче яктан бормаланып аккан Казан суы. ә арырак җәелеп яткан киң Идел белән әйләндереп алынган борынгы Казан ераклардан бик матур булып күренеп торган. Ка.шн ханлыгының матди, бигрәк тә рухи мәдәнияте хакында инде 114 шактый язылды. Мин, тарихчы-археолог буларак, үзем якын белгән өлкә— матди культура буенча ике генә мәсьәлә хакында кыскача әйтмәкче булам. Казан ханлыгы чорыннан Казан шәһәрендә берни дә сакланып калмаган, барлык булган корылма-биналар 1552 елда яныпҗимерелеп беткәннәр дигән фикер озак еллар дәвамында фәндә өстенлек итеп килде. Ләкин бу ышандырмый иде, дәлилсез иде. Озак тикшеренүләр һәм эзләнүләрдән соң, бу фикер белән килешә алмаган бер даирә урыс һәм татар галимнәре Казан кремлендә сакланып калган берничә архитектура истәлегенең, татар чорына карагайлыкларын исбат иттеләр. Шуларның берсе—риваять-легендаларга кергән, бәет-мөнәҗәтләрдә әйтелгән, татар халкының ханбикәсе, милли батыры исемен йөртүче мәшһүр Сөембикә манарасы. Үзенең архитектурасы, төзелеш алымнары, бизәкләү ысуллары буенча, бу атаклы корылма нәкъ менә милли сәнгатьнең үзенчәлекле дә, ачык та истәлеге, һәйкәле булып санала. 1990 елда бу гүзәл манара өстенә ай куелды, дөресрәге, әүвәлдә булган ай торгызылды, гасырлардан килгән гадәт буенча, татар халкы ел саен манара янына Коръән укырга йөри, шунда җыелып Хәтер көнен үткәрә башлады. Бүгенге Казан кремлендә татар чорыннан сакланып калган икенче истәлек—Нурали мәчете бинасы. XVI йөзнең атаклы карачы-бие, Казан ханнарының якын киңәшчесе һәм ярдәмчесе, хөкүмәт башлыгы Нурали Ширин исемен йөрткән бу мәчет, Казан яулап алынгач башта корал склады, аннан «Введение» чиркәвенә әйләндерелә, ә 1854 елда Дворцовая церковь исеме белән урыс-православие архитектурасы стилендә реставрацияләп куела. Гомумән, Казан кремлендә бүгенгәчә сакланган XVI йөз таш архитектура истәлекләренең башкалары да җентекләп, чын профессиональ тикшерүне көтеп яталар. Казан кремлен реставрацияләү, аның тарихи йөзен саклау мәсьәләсе шул чор тарихы буенча белгечләр белән берлектә эшләүне таләп итә! Казан ханлыгының тышкы сәясәте Евразиянең шактый гына илләре белән тыгыз бәйләнешне эченә алса, Урыс дәүләте белән булган мөнәсәбәтләр тарихта аерым урын тота. Бу тарих ае-елы, кайчакта көне-сәгате белән дә билгеле булган өчен генә түгел, ә иң мөһиме, дөресрәге, иң аянычы—бу мөнәсәбәтләрнең ахыр чиктә татарның дәүләтчелеге югалуга китерүдә, халкыбызның язмышын фаҗигага дучар итүдә. Бу тарих—бик тә катлаулы һәм четерекле, дөньякүләм вакыйгаларга, атаклы шәхесләргә ифрат бай, шул ук вакытта, җан өшеткеч, үзәкләрне өзгеч тарих. Әлбәттә, аның хакында кыска гына язмада тулы мәгълүмат бирү мөмкин дә түгел. Шуңа күрә, без ул тарихның төп дәверләренә һәм иң зур вакыйгаларына гына тукталырбыз, иң олуг вә иң фаҗигале шәхесләре белән генә танышырбыз. Казан ханлыгы яшәвенең башлангыч чоры, Мәхмүтәк идарә иткән егерме ел (1445- 1465), нигездә, тыныч үткән. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, Мәскәү алдында Казанның абруе зур булган. Хәтта, Василий II не азат иткән өчен урыс татарга контрибуция түләп торган. Бөек кенәз белән бергә шул чакта Мәскәүгә 500 татар килә, алар башкалада һәм бүтән шәһәрләрдә төрле идарә эшләренә куелалар. Кайбер урыс шәһәрләрендә мәчетләр дә төзелә башлый. Казан ханлыгының Мәхмүтәк чоры бу дәүләтнең оешу, ныклап торып аякка басу, икътисадының, сәяси һәм хәрби куәтенең ныгу, үсеш чоры ул. Бу күтәрелеш дәвере Мәхмүтәкнең кече улы Ибраһим тәхеттә утырганда да дәвам итә (1467-1479; ике арада кыска гына вакыт Ибраһимның абыйсы Хәлил хан булып ала. әмма ул үлеп китә). Ибраһим Казанның иң кодрәтле ханнарыннан һәм ул, дәүләтнең тотрыклылыгын, көч-куәтен арттыруда зур уңышларга ирешә. Гомумән, Мәхмүтәк һәм Ибраһим ханнар идарә иткән утыз биш еллык дәвер татар халкы һәм аның дәүләтчелеге тарихында иң якты чорларның берсе. Ибраһим хан идарәсенең соңгы елларында Урыс дәүләтенең экспанционистик омтылышлары башланса да, хан аларга лаеклы каршылык күрсәтеп торган. Мәскәүнең андый сәясәте Василий II үлгәч тәхеткә утырган улы Иван III исеме белән бәйле. Урыс дәүләте белән кырык ике ел идарә иткән бу талантлы, әмма рәхимсез дәүләт эшлеклесе булган кенәзнең эшчәнлеге башка дәүләтләрнең эчке эшләренә турыдан-туры тыкшыну юлы белән алып барыла башлый, һәм бу сәясәт Казан ханлыгына карата мөнәсәбәттә үзенең бөтен асылы һәм мәкере белән гәүдәләнеш таба. Иван III Казанга 7 тапкыр яу оештыра, соңгысы, 1487 елдагысы, Казанны вакытлыча алу белән тәмамлана. Бу походларның баштагылары. әле Казан тәхетендә Ибраһим хан утырганда, урыс өчен бик тә уңышсыз тәмамлана. Мәсәлән, 1469 елда Казанга ике юл белән— Идел буйлап һәм төньяктан әйләнеп килгән Мәскәү гаскәрен татарлар бер-бер артлы камап алып, тар-мар итәләр. Су юлы белән килгәнен хан үзе флотилиясе белән каршылый һәм урысның тетмәсен тетә. Ибраһимнан соң хан булып калган олы улы Илһам (1479-1487) әтисенең сәясәтен дәвам иттерә. Моны ошатмаган Иван III Казанга берсе артыннан берсе походлар оештыра. Соңгысы, ягъни 1487 елдагысы нәтиҗәсендә Казан алына, ләкин ханлык бетерелми, аның каравы Илһамны, аның әнисен, хатынын һәм ике энесен—Мәликтаһир белән Ходайголны әсирлеккә алып китеп, Вологда җиренә сөргенгә сөрәләр. Илһам үзе, әниләре Фатыйма, Мәликтаһир тиздән шунда үләләр, Ходайголны һәм Мәликтаһирның ике улын чукындыралар. Ходайгол Петр Ибрагимович исеме белән Иван III гө хезмәт итәргә мәҗбүр була, хәтта аны бөек кенәзнең сеңлесенә өйләндерәләр. Кабере билгеле—Мәскәү кремленең Архангель соборында, урысның бөек кенәзләре һәм патшаларының каберләре белән янәшә. Ибраһим хан белән аның икенче хатыны, атаклы Нурсолтанның өч баласы була: уллары Мөхәммәтәмин белән Габделлатыйф, кызлары Гәүһәршад. 1487 елда тәхеткә Мөхәммәтәмин утыртыла, ул 1496 елга кадәр идарә итә, һәм шуннан Казан өстеннән Мәскәү протектораты башлана. Бу сәяси бәйлелеккә Казанның Шәрык «партия»се чик куярга тырышып карый. Мөхәммәтәминне тәхеттән төшереп, аның урынына Себер ханзадәсе Мамукны чакыралар. Әмма бер ел узуга аннан да ваз кичәләр. Шәрык фиркасының башлыгы Киләхмәт Мәскәү ягына күчә. Аның яңа хуҗалары Казан тәхетенә Габделлатыйфны утырталар, тик яңа хөкемдар аларга буйсынмый, Казанның мөстәкыйльлек сәясәтен үткәрә башлый. Аңа бу эштә әнисе Нурсолтанның йогынтысы көчле була. Чөнки Нурсолтан Ибраһим хан үлгәч, Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыга, аның улы Габделлатыйф, Мөхәммәтәминнән үзгә буларак, Кырымда әнисе янында тәрбияләнә. Мөхәммәтәмин исә, Казан ханы булганчы, Мәскәү янындагы Звенигород шәһәре белән идарә итә. 1502 елда Иван III тарафыннан җибәрелгән урыс илчелеге, сатлыкҗан Киләхмәт булышлыгы белән Габделлатыйфны тәхеттән төшереп, Мәскәүгә озата (Киләхмәт Казан хөкүмәтенең башлыгы була). Тәхеткә яңадан Мөхәммәтәмин утыртыла. Ләкин урыс кенәзләренең көткәне акланмый, яңа ханның сәяси һәм дәүләт эшчәнлеге бөтенләй үзгәрә, ул Казанның бәйсезлеге өчен көрәш юлына баса. Мөхәммәтәмин бик җентекләп сугышка әзерләнә, моны Мәскәү дә, ялчысы Киләхмәт тә сизми калалар. Җитмәсә, авыру Иван III соңгы көннәрен кичерә, анда инде Казан кайгысы булмый һәм ул 1505 елда үлә. Бер елдан соң аның улы. Мәскәүнең бөек кенәзе Василий III Казанга флотилиядән һәм коры җир гаскәреннән торган 100 меңлек армия җибәрә, әмма Мөхәммәтәмин аны 25 июнь көнне Казан янында тәмам тар-мар китерә. Кайбер чыганакларда күрсәтелгәнчә, урыс гаскәреннән бары тик 7 мең кеше генә исән кала. Әмма хан үзенең шундый зур җиңүен ныклап беркетеп куя алмый. Аның шуннан соңгы тормышы чагыштырмача тыныч үтә һәм ул 1518 елда 48 яшендә үлеп китә. Аның үлеме белән Олуг Мөхәммәт буыны өзелә; шуннан бер генә ел элек сөргендә Габделлатыйфны да үтергән булалар. Тәхеткә кемне утырт)’ мәсьәләсе тагын көн тәртибенә килеп баса. Дөрес, әле ул вакытта Ибраһимның кызы Гәүһәршад. хәтта Нурсолтан үзе дә исән булалар, җитмәсә Миңлегәрәй, ягъни Нурсолтанның ире. үлеп китә Димәк, ханбикә Кырымнан Казанга кайта алган булыр иде. Ләкин татар дөньясында дәүләт башына хатын-кыз җәмәгатен кую гадәте булмаган. Нурсолтанның Кырымда Миңлегәрәйдән Мөхәммәтгәрәй белән 8 * Сәхибгәрәй атлы ике улы була (кайбер тарихчылар аларны ханбикәнең үги уллары дип атыйлар.). Олысы үзенең энесе, ягъни Сәхибгәрәйне, Казан ханы итеп куярга дип Василий III гә мөрәҗәгать итә, тик Мәскәү кенәзе моңа риза булмый, ул Кырым-Казан берлегеннән курка. 1519 елда Казан тәхетенә Мәскәүдә урыс тәрбиясе алган Касыйм ханзадәсе, 13 яшьлек Шаһгали утыртыла. Тышкы кыяфәте белән дә бик ямьсез, хәтта җирәнгеч, Мәскәү марионеткасы булган бу адәмне Казан кабул итә алмый—ул монда өч тапкыр хан итеп куела, өчесендә дә татарлар аны куып җибәрәләр. Ул хәтта Мәскәү яклы татарлар өчен дә күңел кайтаргыч бер кеше була. 1521 елдан 1549 елга кадәрге чорда Казан тәхетенә вакыты-вакыты белән Шаһгали һәм аның энесе Җангали утыргалап алсалар да (соңгысы, дәүләт эшенә җинаять иткәне өчен, казанлылар тарафыннан җәзалап үтерелә), алар ханлыкның үсүе, мөстәкыйльлеге өчен тарихта калырлык бернинди эш тә майтара алмыйлар. Бу чор—җучилыларның, ягъни Кырымдагы Гәрәйләр нәселеннән булган Сәхибгәрәй һәм аның туганының улы Сафагәрәй идарә иткән заман буларак тарихи әһәмияткә ия. Казан, ниһаять, Мәскәү йогынтысыннан аерылып, кабат мөстәкыйльлеккә аяк атлый. Дәүләт иркенләбрәк сулыш ала, ныгый, көчәя. Бу юнәлештә Сафагәрәй хан үткәргән сәясәт, аның максатчан эшчәнлеге бик тә нәтиҗәле була. Ул, мәсәлән, Казанның мәйданын зурайта, аның халкы шактыйга арта, шәһәрнең хәрби ныгытмалары яңартыла, Мәскәүнең 1524, 1530 һәм 1545 елгы походлары кире кагыла. Сафагәрәй, ни сәбәптәндер, 1549 елда үлеп китә һәм шуннан соңгы фаҗигале вакыйгалар күпләргә мәгълүм: хан итеп Сафагәрәйнең ике яшьлек улы Үтәмешгәрәйне куялар, аның өчен әнисе Сөембикә идарә итеп тора, ләкин аларның икесен дә 1551 елда Мәскәүгә әсирлеккә алып китәләр. Шунда Үтәмеш Александр исеме белән чукындырыла, 1564 елда 18 яшендә үлеп китә; кабере Петр Ибраһимович, ягъни Ходайголныкы, һәм урыс патшаларыныкы белән янәшә—кремльнең Архангель соборында. Сөембикәне көчләп әшәке затка, инде Казаннан соң Касыйм ханы булган Шаһгалигә бирәләр, гомере шунда бәхетсезлектә өзелә, кабере төгәл билгеле түгел. Урыс гаскәре 1549 һәм 1550 елларның кыш һәм яз айларында яшь патша Иван Грозный җитәкчелегендә Казанга ике поход ясый, ләкин алар уңышсыз тәмамланалар. Шуннан соң Казан ханлыгын яулап алуның генераль планы эшләнә, аны төзүдә Мәскәүнең дәүләт һәм хәрби җитәкчеләре, һәртөрле сугыш чукмарлары, чит ил белгечләре-минерлар, хәтта Казанның хәрбисаклау эшләре белән яхшы таныш булган кайбер сатлыкҗан татарлар да катнаша. 1551 елның май-июнь айларында Зөя елгасы тамагында урыс Свияжск крепосте төзеп куя. Бу әйбер Казан өчен көтелмәгәндә, аның «борын төбендә» эшләнә: булачак крепостьның һәр корылмасын, һәр бүрәнә һәм тактасын җентекләп эшләп, җайлап, башта Углич шәһәре янында корып карыйлар һәм сүтеп, билгеләр куеп, Идел буйлап булачак урынга китерәләр. Егерме сигез көн эчендә корып та куялар. Казан ханлыгының көнбатыш өлеше—Тау ягы, шулай итеп, җайлы гына Урыс дәүләте кул астында торып кала. Казан гаять мөһим бер икътисадый өлкәдән, тупланачак гаскәрнең зур гына өлешеннән, уңайлы, стратегик ноктадан мәхрүм була. Бер елдан соң, 1552 елның июнь аенда, яңа төзелгән стрелецлар полклары белән тулыландырылган, хәрби туплар белән баетылган йөз илле мең кешелек урыс армиясе Явыз Иван җитәкчелегендә Казанга юнәлә. Свияжскига тоткарлыксыз килеп җитеп, ярты ай чамасы ял итеп һәм сугышка хәзерлек үтеп, урыс гаскәре 23 август көнне Казанны камап ала. Шул ук көнне татарлар дошманның алгы сафларына каршы беренче һөҗүмнәрен ясап карыйлар, әмма урысларның чагыштыргысыз күп санлы булуы сәбәпле уңай нәтиҗәгә ирешә алмыйлар. Берничә көн үткәч, урыс армиясенең Горбатый-Шуйский исемле кенәз җитәкчелегендәге зур берләшмәсе татарларның шәһәр янындагы Явыш һәм Япанча биләр оештырган иреклеләр гаскәрен (ополчениесен) җиңелүгә дучар итә. Икенче бер урыс полкы сугыша-сугыша Арчага кадәр барып җитә һәм аннан, зур табышлар төяп, күп санлы әсирләр алып кайта. Ул әсирләрне шәһәр ныгытмалары каршындагы казыкларга бәйләп куеп, казанлыларны урысларга бирелергә өндәргә мәҗбүр итәләр. Казан тирәли боҗра торган саен кысыла бара һәм шәһәргә керү юллары булган Хан һәм Арча капкалары янындагы ныгытмаларның өзелү куркынычы туа. Стеналар шартлатыла, әмма шәһәрне саклаучылар ул өзеклекне тиз генә төзәтеп куялар. 5 октябрьдә Нурали манарасы астыннан үтеп бердәнбер исән калган чишмәгә бара торган җир асты юлы да шартлатыла. Камалыштагылар суны Черек күлдән алырга мәҗбүр булалар. Нәтиҗәдә, шәһәрдә эчәк авырулары башлана. 30 сентябрьдә дошман явы Арча капкасы янында тагын шәһәр стенасын шартлата, казандылар аны тиз арада ямал куялар, урысларны шәһәргә кертмиләр. Явы ; Иван бер-бер артлы илчеләр җибәрә, казанлыларның бирелүен таләп итә. Әмма шәһәрне яклаучылар аларның барысын да кире кагалар, Казанны, туган җирне соңгы тамчы каннарына кадәр сакларга ант итәләр. 2 октябрьдә Казанга соңгы һөҗүм билгеләнә. Башта шәһәрне туплардан утка тоталар. Ул төнне берәү дә йокламый, каланы саклаучылар дошман белән соңгы, хәлиткеч сугышка әзерләнә, ә камаучылар һөҗүмгә сигнал көтә. Менә таң алдыннан Аталык һәм Нугай капкалары янында бер үк вакытта коточкыч ике шартлау гөрселди—анда дары тутырылган барысы кырык сигез мичкә шартлатыла. Шәһәр ныгытмалары, ике яктан киң аралык ясап, ишелеп төшә. Коточкыч зур сугыш башлана. Ләкин сан ягыннан өстенлек дошман ягында була, һәм ул камалыштагыларны әкренләп кысрыклый, чигендерә башлый, һәр урам, һәр йорт өчен аяусыз көрәш дәвам итә. Инде бер як та өстен чыга алмый башлагач. Явыз Иван үзенең резервта калдырган зур полкын татарлар өстенә ташлый, шәһәрне саклаучылар чигенә-чигенә Кремльгә керәләр. Шунда соңгы бәрелеш була. Шәһәрне саклаучыларның башында Ядкәр хан һәм сәет Кол Шәриф торалар. Ул каһарманнарча һәлак була, көн уртасы җиткәндә ханны әсирлеккә алалар. Хан сараеның ишегалды соңгы терәк, соңгы таяныч урынына әверелә, исән калган ун меңлек гаскәр иңгә-иң торып көрәшә, һич көтмәгәндә Хан сараеннан хатын-кызлар алга чыгып баса, әмма дошман аларны да аяп тормый. Соңгы алты мең чамасы татар Кремль буеннан Казан суына таба камалышны өзеп чыга ала, тик алар кенәз Курбский берләшмәсенең яңа көчләренә килеп төртеләләр. Татарларның бик аз өлеше генә кабат камалудан котылып елганы кичә һәм куе урман эченә юл ала... Шәһәр эчендә чын мәгънәсендә суеш башлана. Урыс тарихи чыганакларында (“Царственная книга", Никон һ. б. елъязмалар, “Сказание о царстве Казанском”) язылганча, иратны кырып бетерәләр, ә хатын-кызларны һәм бала-чаганы урыс гаскәренә бирәләр. Татар каны мөлдерәп ага, мәетләр аша үтеп йөргесез була. Кремль янындагы Казан суы ярлары, чокырчакыр, ныгытма тирәләре өем-өем мәет белән тула. Өемнәрнең биеклеге кайбер җирдә шәһәр ныгытмаларының өстенә кадәр җитә. Көндезге сәгать өчтә атка атланып, Иван Грозный шәһәргә керә, аның өчен көч-хәл белән Нурали капкасыннан Хан сараена кадәрге йөз адымлык юлны мәетләрдән арындыралар. Казан алына. Казан ханлыгы яшәүдән туктый. Казанның соңгы ханы Ядкәр ханны Мәскәүгә алып китәләр һәм Самсон исеме биреп, чукындыралар. Хөкүмәт һәм гаскәр, бөтен дәүләт оешмалары юк ителә. Казан белән идарә итү өчен Мәскәү наместнигы итеп ГорбатыйШуйский куела. Ләкин татарлар һөм Казан ханлыгының башка халыклары бәйсезлек өчен, дәүләтне торгызу өчен көрәш башлыйлар һәм ул азатлык көрәше Рөсәй империясе эчендә гасырлар буе дәвам итә.