Логотип Казан Утлары
Публицистика

Китапка күзәтү

ТАТАР ХАЛЫК Менә берничә дистә ел инде Роза Исхакова-Вамба татар халык музыкасы буенча нәтиҗәле тикшеренүләр алып бара Бу хакта аның әлегә кадәр басылып чыккан саллы монографияләре дә нигезле дәлил була ала: “Народные песни казанских татар крестьянской и городской традиций” (Казан, 1976), “Татарские народные песни" (Мәскәү, 1981), “Ангс- митоника как музыкальная система” (Мәскәү, 1990). Мона тагы галимэнен Казанда һәм Мәскәүдә басылып чыккан күп санлы әнни мәкаләләрен дә өстәргә мөмкин. “Татарское народное музыкальное творчество” дигән китабы исә—галимэнен берничә дистә сл буена алып барган экспсдинион-практик һәм фәнни-теоретик тикшеренүләренең, һичшиксез, уңышлы нәтиҗәсе Безгә билгеле мәгълүматларга караганда, элегрәк язылган теоретик хезмәтләрдә халыкның шигъри-музыкаль иҗаты ике өлкә галимнәре—филологлар һәм музыка белгечләре тарафыннан аерым- аерым тикшерелә иде Музыка белгечләре халык иҗаты әсәрләренең моң-көенә таянсалар, филологлар шигъри текстка нигезләнәләр иде Нәтиҗәдә бер үк әсәрне музыка белгечләре бер төркемгә нисбәтән тикшерсәләр, филологлар шул ук әсәрне икенче бер төркемгә карый дип саныйлар иде Роза Исхакова-Вамба исә әлеге китабыңда конкрет мәсьәләгә якын килүнең методологиясенә зур яңалык кертеп, халык иҗаты әсәрләренең аерым төрләрен музыкаль яктан да, филологик, ягъни—шигъри текстлар ягыннан ди тикшереп бара Фольклор әсәрләре х.стык телеңдә дә шулай яши бит дастан, бәет, мөнәҗәт, җыр тик билгеле бер текстны музыкаль башкарганда гына, әйтелгәндә, җырланганда гына үзләренең барлык шигъри - музыкаль мөмкинлекләрен ача алалар Җырланмаган җыр жыр була алмаган кеМУЗЫКАСЫ ТУРЫНДА ҖИТДИ ХЕЗМӘТ бск, әйтелмәгән бәет тә бәет була алмый Көйгә, музыкага, музыкаль башкаруга турыдан-туры мөнәсәбәте булган әсәрләрне шулай күзәтергә кирәк тә Җырның тексты аерым, көе аерым йөри алмый Алар бергә булганда, анда да әле оста җырчы башкарганда гына жыр үэснен бөтен гүзәллеген ача. Ягъни, бәет, мөнәҗәт, җырларны фәнни яктан тикшергәндә аларнын сүзләренә дә, көйләренә дә бер үк дәрәҗәдә якын килү таләп ителә. Роза Исхакова-Вамба халык иҗаты әсәрләренең табигый яшәешендә сүзнең дә, көйнен дә укмашып, үзара аерылгысыз берлектә килүен исәпкә алып, аларны әнә шул күзлектән тикшерә, һәм, һичшиксез, җитди уңышларга ирешә Мондый тикшеренү— шактый авыр хезмәт Чөнки моның өчен фәнни яктан әзерлекле филолог га, шундый ук музыка белгече дә булырга, кирәкле фәнни әдәбиятның һәркайсысын яхшы белү таләп ителә. Төп белгечлеге музыка өлкәсе булса да. автор тарихка, этнографиягә, әдәбиятка, халык ижатынын текстларына караган әһәмиятле хезмәтләрнең күпчелеген җентекләп өйрәнеп чыккан һәм үз хезмәтендә кирәк дәрәҗәдә нигезле файдаланып, җитди ачышлар да ясаган Язганыбыз коры сүз генә булмасын өчен кайбер мәсьәләләргә аерым тукталып үтик Филология һәм музыка белемендә халык иҗаты әсәрләрен кл-юемфикания- ләү— аларны төркемнәргә бүлү иң катлаулы проблемаларның берсе дип санала Шуна күрә музыка белемендә булсын, филологиядә булсын әлегә кадәр төрле галимнәр тарафыннан тәкъдим ителгән төрлечә төркемләүләр яшәп килә (М Нигьмәтжанов, Ә Абдудтин, И Надиров. Ф Урманче һ б ) Роза Исхакова-Вамба әлеге классификацияләрнең барысын җентекләп тикшергән, унай һәм, анын карашынча. жзгтсшссзлскләрсн күрсәтеп үткән. Нәтиҗәдә ул һәрбер әсәрнең, Китап күзетү Һәрбер төрнең музыкаль үзенчәлекләрен дә, шигъри асылын да исәпкә алган үз классификациясен тәкъдим итә. Мәсьәлә ифрат та җитди булганга күрә без әлеге классификацияне биредә тулысынча китерәбез: 1. Йола жырлары. 2. Хезмәт жырлары. 3. Уен һәм бию җырлары. 4. Эпос (дастаннар, бәетләр, тарихи җырлар). 5. Дини музыка (мөнәҗәтләр). 6. Шәһәр-авыл традицияләренә нигезләнгән лирик җырлар. 7. Башка жанр җырлары (лириканың төрләре): дуслык һәм кунак жырлары (йоладан тыш мәҗлес җырлары), шаян жырлар, социаль протест жырлары (ярлылар, ятимнәр, рекрут һәм солдат жырлары һ. б.). 8. Инструменталь музыка. Бу классификация төгәл һәм камил, анын бернинди дә каршылыгы, кимчелекләре юк дип булмый, билгеле Мәсәлән, “Башка жанр жырлары” дигән шактый күләмле бүлекнең берникадәр бәхәсле булуы үзеннәнүзе күренеп тора. Бу ифрат та катлаулы мәсьәлә буенча киләчәктә дә төрле бәхәсләр булыр. Җитди фән бәхәс-дискуссиясез яши алмый. Шулай да бу очракта Роза ИсхаковаВамба әһәмиятле классификация тәкъдим итә. Анын җитдилеген раслап торган тагын бер ышанычлы күрсәткеч—әлеге классификациянең нигезендә заманында талантлы фольклорчы-галим профессор В Я. Пропп тәкъдим иткән принциплар ята. Күзәтелә торган фәнни хезмәтнең тагын бер уңай ягы—ул баштан ахырга кадәр диярлек тирән тарихилык принцибына таяна, халык иҗаты төрләрен татар халкы тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә тикшерә. Бу яктан шундый бер мисал аеруча игътибарга лаек: Казан ханлыгының чәчәк атып торган чорын галимә татар халкы язмышындагы иң әһәмиятле бер дәвер дип саный. Авторның бик хаклы язуынча, әлеге фикер халыкнын рухи тормышындагы яңалыклар белән дә раслана: нәкъ әнә шул чорда татар халык бәетләре тулысынча формалашкан. Әлегә кадәр Болгар чорында барлыкка килгән дип саналган бәетләр күбрәк халыкның елауларын яки данлауларын (плач и прославление) хәтерләтәләр (117 бит). Тарихи жырларнын барлыкка килүе дә шул ук Казан ханлыгы чорына—ХҮ1 гасырның икенче яртысына карый, дип яза автор (118 бит). Мөнәҗәтләрнең мәдрәсә традицияләре һәм язма әдәбият белән тыгыз бәйләнеше турында да галимә гаять җитди фикерләр әйтә. Филолог теле белән әйтсәк, лирик озын жырларнын барлыкка килүе һәм оешу чоры да автор тарафыннан Казан ханлыгы дәвере белән нисбәтән күзәтелә (149-169 битләр). XIX йөзнең соңгы чирегендә—XX гасырнын башында халык иҗатын өйрәнү татар халкының аерым этник төркемнәре буенча алып барылган: академик В Рад- лов— себер татарлары (1872), венгр галиме Г. Балинт—керәшеннәр (1875), профессор Н. Катанов—казан татарлары (1899) фольклоры буенча зур күләмле махсус җыентыклар чыгарганнар. XX йөз башында казан татарлары, керәшеннәр, мишәрләр иҗаты буенча аерым мәкаләләр һәм махсус китаплар дөнья күргән. Әмма утызынчы елларда бу күркәм традиция юкка чыга. Безнең көннәрдә музыка белгечләре ул уңай традицияләрне яңадан аякка бастыралар кебек, һәрхәлдә, күзәтелә торган китапта Роза Исхакова-Вамба татар халык музыкасын өйрәнүдә этник принципны һәрвакыт истә тота Нәтиҗәдә казан татарларынын, мишәрләрнең, керәшеннәрнең, себер татарларынын—һәркай- сынын шигьримузыкаль ижатына хас җитди үзенчәлекләрне күрсәтеп бара. Дөрес, бу принципны куллану әлегә башлангыч чорын гына кичерә Шуна күрә һәрбер этник төркемнең шигьримузыкаль ижатына хас үзенчәлекләрне тулаем күз алдына кигереп булмый: әйтик, казан татарларынын ижатына гына хас сыйфатлар, керәшеннәрнең, мишәрләрнең һ. б. иҗатларына хас сыйфатлар анык күзалланмый әлс Шулай да автор тарафыннан, һичшиксез, перспективалы юл сайланган Ул киләчәктә дә дәвам итәр дигән өмет бар. Роза Исхакова-Вамба хезмәтенең тагын бер унай ягы—ул баштан ахырга кадәр диярлек үзе язып алган, үзе халык арасында йөреп өйрәнгән конкрет материалларга нигезләнә. Фольклорчы өчен бу ифрат та җитди фактор. Халык арасында йөрмичә, кабинетта утырып кына чын халык иҗатын өйрәнеп булмый. Күзәтелә торган хезмәтнең байтак уңай яклары, әйтик—күп кенә конкрет әсәрләрнең шигьри-музыкаль үзенчәлекләрен, аларнын барлыкка килүен, оешуын, тарихын җентекләп өйрәнү һ. б. турында тагын да тәфсилле итеп сөйләп булыр иде Әмма кыска гына күзәтүдә бу мөмкин эш түгел. Инде берничә искәрмәне дә әйтеп үтик: татар фольклористикасы тарихы Г Тукайның 1910 елда Шәрекъ клубында укыган лекциясеннән башлана (5 бит) дип, автор ялгыша, әлбәттә. "Типтәр” этнонимы “тип тәрене”дән килеп чыккан дип уйлау да “халык этимологиясенә” нигезләнгән беркатлылык, безненчә. Танылган тарихчыархеолог А. X. Халиков язганча, бу сүз “дәфтәр" сүзенен үзгәрүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Башкортстанга күчеп килгән татарларны махсус дәфтәргә теркәп бара торган булганнар Әнә шуннан инде типтәр сүзе килеп чыккан. Урысча язылган бу хезмәттә тел-стиль чатаклыклары да юк түгел. Безнең әлегә төп фикеребез шул: Р. А. Исхакова-Вамбанын “Татарское народное музыкальное творчество” китабын тирән белемле тәҗрибәле мөхәррир, ә бәлки авторның үзедер, җитди игътибар белән янә бер карап чыкса, аны, һичшиксез, докторлык диссертациясе сыйфатында тәкъдим итәргә мөмкин булыр иде