Логотип Казан Утлары
Публицистика

"ӘЙДӘ, ХАЛЫККА ХЕЗМӘТКӘ!..”


Татар халкының борынгы мәдәни мирасын барлаучы, тикшерүче, яңадан халыклар үзенә кайтаручы, сәнгать традицияләрен дәвам итүчеләр арасында Нәҗип Нәкъкаш дип исеме чыккан бер затлы зат бар. Әйе, Нәҗип әфәнде милләт өчен кирәкле һәм файдалы олы эшләр башкара, беренчедән, ул әдәбият галиме, текстолог буларак, архивлардан, сирәк кулъязмалар арасыннан энҗе-мәрҗәннәр табып, әдәби мирасыбызны барлый, текстологик яктан эшкәртә, ягъни без яшәгән буын җәмәгатьчелеге аңлый, укый алсын өчен, аларны хәзерге гамәли алфавитка күчерә, аңлатмалар яза, китап итеп чыгарырга әзерли Ул күп белем, көч, тырышлык сорый торган мәшәкатьле, әмма игелекле эш башкара Икенчедән, аның бөтен күңелен биреп, яратып эшли торган тагын бер шөгыле бар: ул, сәләтле рәссам буларак, соңгы 80 ел эчендә онытылуга дучар ителгән борынгы сәнгатебезнең бер төрен — гарәби каллиграфия сәнгатен тергезеп, яңартып җибәрүче
— НӘҖИП әфәнде! Әңгәмәбезне традицион сораудан башлыйсыбыз килә: кем сез, кайдан сез, әдәбият фәненә ничек килдегез дә, сәнгатькә ничек кереп киттегез?
— Мин үзем тумышым белән Мамадыш төбәгеннән, Чулманга коя торган ямьле Бүрсет елгасы буена урнашкан үрле-үзәнле, елга- чокырлы, бик күп чишмәләре булган борынгы Өчөйле (рәсми исеме Усали) авылыннан. Әтием Фәйзерахман һәм әнием Бибигайшә исемле колхозчылар гаиләсендә беренче бала булып 1948 елның август аенда дөньяга килгәнмен Атам ягыннан булган бабаларым, Сөләймановлар нәселе игенче һәм һөнәрчеләр, балта осталары булганнар. Балта остасы булу өчен рәссамнардагы кебек “кул" белән “күз" арасында тыгыз бәйләнеш булу кирәк, шуңа күрә мин үземдәге рәсем ясау сәләтен нәселебездән киләдер дип уйлыйм Әтием клуб яисә ферма мөдире булып эшләгәндә белдерүләр, плакатларны үзе яза иде Элекке заманда фанердан эшләнгән чемоданнар бар иде бит Бервакыт шундый чемодан белән яңа гына армиядән кайткан Мөбарәкҗан абый (әтинең энесе) капкачын ачып җибәрде дә, шуның өслегенә акварель белән үзенең портретын ясап куйды Әгәр уку, тәрбия эләккән булса, алардан рәссамнар чыккан булыр иде, бәлки Мин үзем дә рәссам булу өчен махсус белем алмадым Кечкенәдән үк рәсем ясарга, матур язуны яраттым. Бишенче сыйныфтан башлап укуны тәмамлаганчы класс дивар газетасының бизәүче рәссамы булдым, мәктәп һәм авыл китапханәләрен бизәүдә катнаша идем Урта мәктәпне тәмамлагач, “күп балалы атам-анам гаиләсенә булышыйм" дип, 7 ел үзем укып чыккан мәктәбемдә эшләргә туры килде Сынлы сәнгать дөресләрен укыттым, түгәрәкләр алып бардым, шуның өчен сәнгатькә багышланган китаплар җыйдым, сынлы сәнгатькә кагылышлы
Нәҗип Нәкъкаш иҗат иткән гүзәл гарәби язулар, шәмаилләр менә 8-9 ел инде Җөмһүриятебездә чыгып килүче газета-журнал һәм альбом битләрен, музейларны, мәчетләрне, аерым кешеләрнең өй эчләрен бизи.
Ниятебез — укучыларны шушы сирәк һөнәр иясе, талантлы шәхес белән якыннанрак, тулырак таныштыру Шәхеснең үзен һәм эшен аның үзеннән дә яхшы белүче юк. шуңа күрә без күбрәк Нәҗип әфәнденең үзен сөйләтергә булдык.
барлык журналларны алдыра идем Шулар аша үзлегемнән өйрәнергә тырыштым Шулай итеп, рәсем ясаудан мин һичкайчан өзелеп тормадым
Үзем белән бергә эшли торган, электәге әдәбият һәм татар теле укытучым Мәрьям апа ’Нәҗип, бу сәләтләрең белән монда йомылып калма, сиңа укырга кирәк, укырга бар1’ — дип кыстый торгач, ниһаять, 1974 елда 26 яшемдә университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга барып кердем Беренче курстан ук гарәп теле өйрәнә башладым Кечкенәдән үк шул серле хәрефләрнең мәгънәләрен белергә омтыла идем. Университетта ’Әдәби сүз" дивар газетасын бизәүдә күп көчемне куйдым Профессор Хатыйп ага Госман сәләтле студентларга бик зур игътибар бирә торган шәхес иде Дүртенче курста укыганда ул мине берничә егет белән бергә Бакый ага Урманчега каллиграфия өйрәнергә йөртте Атаклы остадан 3 — 4 дөрес алып кала алдым, ул безне каләм тотарга, матур тә.
Борынгы әдәбият белән кызыксынуым гыйльми тикшеренүләргә — моңарчы өйрәнелмәгән урта гасырлар татар прозасын өйрәнүгә этәрде Бу эштә иң беренче фәнни җитәкчеләрем Хатыйп абый Миңнегулов, Хатыйп ага Госманнар булды Өченче курста укыганда ук Хатыйп ага миңа XVIII гасырдан сакланып калган зур күләмле хикәятләр җыентыгын тикшерүне тәкъдим итте. Шул китап хакында диплом эшемне якладым һәм кулъязманы басмага әзерләү эшен Г Ибраһимов исемеңдәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институтында эшли башлагач та дәвам иттем. Менә 18 ел инде шул фәнни- тикшеренү институтында эшлим. Төп гыйльми шөгылем — урта гасырлар татар прозасын өйрәнү, тикшерү һәм әдәби текстны басмага әзерләп, китаплар итеп чыгару. Нигездә мин кулъязмалар буенча эшлим, хикәят, кыйсса, лөтыйфа. нөсихәт, гыйбрәт жанрларындагы чәчмә әсәрләрне гарәп хәрефеннән хәзер кулланыла торган алфавит хәрефләренә күчерәм, сүзлекләрен төзим, шәрехләр язам һәм аннан соң хәзерге әдәби телгә яраклаштырып, басма өчен әзерлим
XIV йөздән башлап, XIX йөз ахырына кадәр Көнчыгыш әдәбиятларыннан татарларга гаҗәп күп хикәятләр үтеп кергән Хикәят дигәннән, иң өүвәл Г. Тукайның мәшһүр ’Туган тел’еннэн шул юллар хәтергә I илә
Аннары тәннәр буе ебкем хикәят сөйләгән
Чынлап та, ул хикәятләр шулкадәр күп булган ки, аларны көннәр төннәр буе укып, сөйләп булган Хикәят — язма әдәбият әсәре, хикәят жанры исе әкият белән хәзерге хикәя арасында торган үзенчәлекле жанр Хикәятләрдә әкият хыялы, тылсымы белән бергә хикәя чынбарлыгы тыгыз үрелеп бирелә Г Тукай әлеге юллары белән безнең зур язма әдәбиятлы мәдәни милләт икәнебезне искәртеп тора.
Таҗиклар хикәятләрдән генә торган ’Җөмигыл хикәят* исеме
белән 5 том чыгардылар Таҗик-фарсыларда булган хикәятләрнең барысы да диярлек бездә дә бар. Димәк, бездә дә рәхәтләнеп 5 том җыентык төзеп чыгарырга була. Шуны истә тотып, мин “Борынгы татар прозасы’ дигән серияне төзи башладым. 1994 елда дөньяга чыккан 25 табаклы “Мәҗмүгыл хикәят’ китабы сериянең беренчесе булды. Хәзерге вакытта тагын ике китап. "Маҗаралы хикәятләр’ һәм “Гыйбрәтле хикәятләр’ китаплары әзерләнеп бетеп килә. Ә бу көннәрдә исә мин хәзергә билгеле булган иң беренче чәчмә әсәр — Насретдин Рабгузыйның 1311 елда язылган “Кыйссас-ел әнбия", ягъни “Пәйгамбәрләр тарихьГның текстын матбугатка әзерләү белән шөгыльлөнөм. Әгәр дә гаҗәеп бай эчтәлекле бу дини-әдәби китапны хәзерге әдәби телдә бастырып чыгарып булса, мөселманнар өчен бу зур яңалык, кадерле бүләк булыр иде.
— Нәҗип әфәнде! Белүебез буенча, дини-әдәби мирасны халыкка кайтаруда бу сезнең беренче генә эшегез түгел. Дини әдәбият үрнәкләрен газета-журналларда бирү радио аша пропагандалау эшен күптәннән алып барасыз. Сез үзегез дин эшлеклесе, мәчет әһеле түгел, бу эшкә ничек кереп киттегез?
Шагыйрь Равил Файзуллин туграсы Татарстаның халык артисты
Айрат Арсланов туграсы
— 80 елларның ахырында халыкка дин тотарга ирекләр бирелгәч, халык онытылган Ислам диненә кире кайта башлагач, хәзерге хәрефләр белән язылган җиңел аңлаешлы китаплар, белешмәләр кирәклеге сизелде. 1991 елда 3 Шәфигуллин үзе төзи башлаган “Ислам Белешмә сүзлек’ китабына татар халкында популяр булган дини китаплар турында кыскача белешмәләр язарга тәкъдим иткән иде. “Бу минем өчен әлләни авыр эш булмас, алар турында инде әдәбият бардыр, шулардан җыеп алып, бер системага салып кына бирермен’. — дип, җиңел генә уйлап, ризалык биргән идем. Әмма эшкә чынлап тотынгач, әдәбият тарихы китапларын актарып карагач, борынгы дини әдәбиятыбыз турында бөтенләй диярлек мәгълүматлар юклыгын белдем. Дөрестән дә, Совет власте елларында язылган әдәбият тарихларында ул әсәрләр турында сөйләп, мәгълүмат бирү кирәкмәс эш саналган, бары тик аларны сүгеп, тибеп үтү генә яраган. Шулай итеп миңа турыдан-туры чыганакларга мөрәҗәгать итәргә туры килде, оятыма каршы, борынгы әдәбият белән эш итүче
айда, ХАЛЫККА ХЕЗМӘТКӘ-149 саналсам да, мин аларның кайберлөрен бөтенләй укымаганмын яки өстөн-өстән генә белгәнмен икән Минем алдымда яңа бер зур дөнья ачылды — гаҗәеп бай мәгънәле мавыктыргыч, нәфис дини әдәбият дөньясы Ул әсәрләрнең кайберләре турындагы иң тулы мәгълүматны, әдәби анализны Гали Рәхим белән Газиз Гобәйдуллин чыгарган 'Татар әдәбияты тарихы’нда (Казан. 1923) таптым
Үземнең белемнәремне шактый баеткан бу белешмәләрне язып тапшыргач шулар нигезендә ‘Ватаным Татарстан' газетасында 1992 елда "Дини әдәби мирас* рубрикасын ачып җибәрдем һәм анда Әхмәт Ясәвинең "Диване хикмөт*еннән башлап 19 гасыр уртасы әсәре *Фазаилеш-шөһүр*гөчө булган иң популяр китаплар хакында белешмәләр һәм әсәрләрдән үрнәкләр биреп бардым Аларның күбесе хәзерге алфавитта һәм хәзерге әдәби телдә чыккан иң беренче үрнәкләр булдылар Мәсәлән. XIV йөз әсәре саналган ‘Кисекбаш" дастаны хакында Г. Тукай пародия рәвешендә язган ‘Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш’ аша өстән-естән генә белгән халык аның борынгы үрнәге белән танышты Ә ‘Фазаилеш-шөһүр’ китабы исә халык арасында көтелмәгән популярлык казанды Авторы Мамадыш төбәге Шөдче авылының имамы Җамалетдин Бикташи булган, әмма аның исеме күрсәтелмичә генә кат-кат күп тиражлар белән чыккан, кадими мәдрәсәләрдә беренче татарча уку китабы булган бу җыентыкның шактый өлешен башта ‘Ватаным Татарстан’ газетасының ‘Әллүки* чыгарылышында биреп барган идек Яңа гына дингә тартыла башлаган халык, бигрәк тә өлкән яшьтәге апалар аңа шунда ук игътибар иттеләр. Чөнки монда Ислам диненең төп кануннары, кайбер гадәтләре, әхлак кагыйдәләре җиңел тел белән, пәйгамбәрләр, изгеләр тормышыннан кыска хикәятләр аша эмоциональ рәвештә аңлатылган иде Китап итеп бастырып чыгаруны сораучылар күп булгач, мин аның текстын әзерләп, бизәлешен дә үз кулым белән эшләп ‘Иман’ нәшриятына тапшырган идем Китап 25 мең тираж белән басылып чыкты һәм бик тиз арада сатылып та бетте Китапның шундый популярлыгын тоеп һәм аның белән тиз арада өллөни хезмәт куймый гына акча эшләү мөмкинлеген күздә тотып, шул вакыттагы мөфти Г Галиуллин миннән һәм ’Иман’ нәшриятыннан рөхсәт сорамыйча гына аны фототехник ысул белән күчертеп 1995 елның июлендә 50 мең тираж белән бастырып та чыгара (Бу фактларны минем шикаятемә җавап рәвешендә җибәрелгән Татарстан интеллектуаль милекне саклау агентлыгы юристы җибәргән белешмәдән алдым ) Әлеге ’Иман’ нәшрияты да беренче тираж сатылып беткәч, ’Фазаилеш-шөһүр. яки саваплы гамэллэр’не тагын берничә кат бастырып чыгарды Нәширләргә файдасы, миңа савабы калды Шулай итеп, иске мәдрәсәнең бик гади самими уку китабы булган, җәдитчеләр тарафыннан заманында сүгелгән бу китап Ислам диненә яңадан кайту чорында. XX йөзнең ахырында да популяр булды
- Элекке дини һем әдәби мирасны яңадан халыкка кайтару сезнең эшчөнлекнең бер ягы Без әле аның икенче ягын да шулай ук борынгы мирас белән - бу юлы каллиграфия сәнгате белән бәйле эшчәнлегегезне беләбез Сез борынгы традицияләрне тергезү яңартуга зур тырышлык куясыз Бездә әле каллиграфлар күп түгел, бармак белән генә санарлык Сез исә каллиграфия сәнгатенең берничә төре белән берьюлы шөгыльләнәсез һәм һәр өлкәдә уңышларыгыз юк түгел Шуңа күрә күп санлы укучылар, тамашачылар ул әсәрләрне көтеп алалар, яраталар Сезнең ‘Нәкъкаш’ дигән кушаматыгыз кызыклы. Такташ. Сәйдәш Борнаш Гаташлар кебек бик тә татарча яңгырый, гәрчә ул гарәп сүзе булса да Кушаматны гадәттә шагыйрьләр, әдипләр ала. сөз исә гыйльми хезмәтләрегездә
үзегезне “Н. Исмәгыйлев" дип күрсәтсәгез, сәнгать әсәрләрендә исә “Нәкъкаш' дип исемләнәсез Ни өчен кушамат алдыгыз, аның мәгънәсе нидән гыйбарәт?
— Бу псевдоним-кушаматны мин 1991 елдан башлап, "Мирас" журналында беренче эшләрем басыла башлагач та алдым Беренчедән. Исмәгыйлев нык таралган фамилия, мине башка Исмәгыйльләр белән бутамасыннар, дидем. Икенчедән, минем бу шөгылем әдәбият белән турыдан-туры бәйләнгән. Хөрмәтле Рабит Батулла үзен “мин язучылар янында язучы, артистлар янында артист" дигән шикелле, мин дә галимнәр янында галим, рәссамнар янында рәссам. "Нәкъкаш" — гарәпчәдән тәрж,емә иткәндә иң беренче тар мәгънәсе “ташка уеп бизәк ясаучы, ташка язучы’ дигәнне аңлата. Киңрәк мәгънәдә рәссам- график дигәнне белдерә Шулай булгач, бу кушамат минем шөгылемә бик тә туры килеп, ябышып тора, дип уйлыйм. Соңрак, инде бу кушаматны үземә алгач, мин төрекләрдә бер язучының һәм гарәпләрдә бер каллиграфның Нәкъкаш кушаматын йөрткәнен белдем
— Тагын бер традицион сорау: бу борынгы сәнгать белән сез кайчан, ни рәвешле шөгыльләнә башладыгыз?
— Балачактан ук мине ул серле хәрефләр үзләренә тартып, күңелне әсәрләндереп тора иде. Әбидән калган Коръән кисәкләрендәге язулар, әни ягыннан булган күрше авылдагы бабайлар өендәге пыялага ясалган, нурланып. ж,емелдәп торган тылсымлы шәмаил минем хәтеремә мәңгегә уелып калды. Ул төсле шәмаилләрне безнең авылда Хәсәнша Әхмәтшин исемле бик укымышлы, бухгалтер булып эшләүче өлкән яшьтәге кеше ясый иде Хәллерәк кешеләр үзләренең өйләрендә аның картиналарын булдыруны бурыч итеп куялар иде. шуның белән горурланалар иде Ә гарәп хәрефләре белән чын-чынлап танышу, гарәп телен өйрәнү миңа шактый соң — Казан университетында укыганда насыйп булды. Тик ул чакта, 70 еллар ахырында, аның бу заман өчен шулкадәр кирәк булачагы хакында кем уйласын!.. Нәселдән килә торган табигать бүләге, Алланың рәхмәте — азмы- күпме рәссамлык сәләте булганга, гарәп хәрефләрен матур язарга өйрәнү әлләни кыен булмады. Күбрәк мин үзлегемнән, элеккеге осталарның эшләрен күчерө-күчерә өйрәндем. Студентлык елларыннан
Шагыйрь Рәдиф Гаташ туграсы
Әдәбият галиме Нил Юзиее туграсы
ейде. ХАЛЫККА хвзметкв! _________________________________________________ 151
башлап 1989 елга кадәр бу сәнгать белән үзем өчен, үз күңелем өчен генә шөгыльләнә идем 1989 елның җәендә Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап Казан шәһәренең күп музейларында күргәзмәләр оештырдылар Шул вакытта минем үзем өчен генә иҗат ителгән уртача гына эшләремне дә экспозицияләргә куяр өчен кырып-себереп алып бетерделәр Шул елларда бер-бер артлы яңа журналлар, газеталар чыга башлады Халыкның бу сәнгатькә ихтыяҗын канәгатьләндерү йөзеннән алар миңа бер-бер артлы заказлар бирә башладылар Минем шәмаил-миниатюраларым бигрәк тә 'Мирас' журналына туры килеп, аның йөзенә әверелде һәм мин ул журнал белән даими хезмәттәшлек итә башладым Хәзерге вакытка аның тышлыгында минем 30 дан артык эшем басылып чыкты.
— Менә сезнең әүвәлге традицион шәмаилләргә якын булган эшләрегез дә. шулай ук алардан аерылып торган, үзегезгә генә хас булган, яңача әсәрләрегез дә бар Бигрәк тә "Мирас" журналындагылар Аларның үзенчәлеген, яңалыгын сез үзегез яхшырак аңлатып бирерсез дип уйлыйм
— Традицион шәмаилләрдә гадәттә Коръәннән аятьләр. Мөхөммәд пәйгамбәрнең хәдисләре. Алланың бөек исемнәре, Мөхөммәд галөйһиссәламне данлаган сүзләр, аның сахабәлөре Әбүбәкер, Гомер. Госман. Галинең исемнәре, дүрт олуг фәрештә Җәбраил. Газраил. Микаил, Исрафилнең исемнәре языла. Шулай ук. сирәгрәк булса да. атаклы һәм фарсы шагыйрьләренең Аллага. Мөхөммәд пәйгамбәргә. Ислам диненә багышланган хикмәтле юллары языла.
Мин исә үземнең шөмаил-миниатюраларымда Коръән аятьләре, пәйгамбәр хәдисләре бөлөн бергә үзебезнең татар шагыйрьләренең дә шул эчтәлеккә туры килеп торган, аваздаш булган шигъри юлларын урнаштырам Мәсәлән. Коръәндә (2 сүрә, 153 аять) сабыр итү турында шундый гыйбарә бар
"Иннө Аллаһа мөга-сабирыйна' (‘Аллаһу Тәгалә сабырлар белән бергә')
Нәкъ шуңа туры килеп тора торган мәгънә Тукайның 'Сөткә төшкән тычкан" шигырендә бар
— И карындвш! Син кирексв суга бат. йе сөткә бат — Ит сабыр, күрсвт чыдамлык һем дө ит гайрәт, сөбат* Менә тагын Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәдисе "Утлүбү-л-гыйльмә минә л-мәһди ИЛӘ-Л-ЛӨХДИ* (“Бишектән башлап ләхеткә кергәнче гыйлем әйрәнегез') Тукайда да шул ук мәгънә
— Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше. Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше Гомумән. Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә тәңгәл булган шигъри юлларны, хикмәтләрне Тукайдан өш табарга була Шуннан соң да Тукайны бөек дими ни дисең1
Шәмаилләремнең үзенчәлекле икенче ягы — аларның ачык күренеп торган милли төсмере, татарчалыгы Мин моны XX йөз башы типографик шәмаилләрдән һәм бүгенге башка авторларның эшләреннән аерып торган иң зур үзенчәлек дип саныйм Бу төсләрнең кулланылышында, бизәкләрдә дө композициядә дө күренә Безнең халык ачык. якты, шатлыклы төсләрне, һәр детальнең аерым ачык күренеп, беленеп торуын ярата Мин шул таләпләргә аваздаш
булырга тырышам Гәрчә, ул милли төсмер миндә үзеннән-үзе киләп чыга, чөнки ул миллилек минем канымда, җанымда һәм дөньяга карашымда
— Нәҗип әфәнде! Сез әле каллиграфия сәнгатенең онытылган, күпләр бөтенләй белми торган төре — тугра сәнгате белән дө шөгыльләнәсез. Терб" сүзен алмаштырган “тугра" терминын да матбугатка, сөйләмгә кертеп җибәрүче дө, ялгышмасам, сез булдыгыз кебек.
— Әйе, шулай туры килде. Җөмһүриятебезнең туграсын иҗат итү конкурсында мин дә катнашкан идем Алтын Урда чорында ясалган чүлмәктәге гаҗәеп көчле, мәгърур барсны үрнәк итеп алып, берөнчелөрдән комиссиягә илтеп биргән идем Ләкин үтә милли төсмерле булу сәбәпле комиссия минем туграмны халыкка күрсәтмәде... Аннары мин М Бакиров идеясенә тәңгөлләштереп дәүләт тугралары ясаган идем. Шул мин ясаган сурәтләр белән аның мәкаләләре матбугатта күренде, тугра сүзе шул вакытта таралды.
Тугра — борынгы төрки сүз. Ул билге, тамга, шәхси герб дигәнне аңлата. Тамырында "ту". “тугъ“ дигән сүз ята. Гаскәри берләшмәнең, бүлекчәнең билгесе булган әләмне, байракны шул сүз белән атап йөрткәннәр. Әле язу кулланылмаган борынгы чорларда күчмә төркиләр гади генә сызыклардан торган бакыр, бронза, тимер тугралар белән кыздырып басып, далага көтүгә чыгарып җибәрәсе атларын тамгалый торган булганнар. Һәр кабиләнең, ыруның үз тамгасы булган Атлар далада йөргәндә бергә кушылып зур табуннар хасил иткәндә, аларны шул сугылган тугралары буенча аера торган булганнар. Ә инде Ислам дине белән бергә гарәп хәрефләре кабул ителгәч, ханнар, солтаннарның фәрманнарда, хатларда, ярлыкларда аларның исемнәре үзенчәлекле матур монограммалар рәвешендә язылып куела торган булган. Шуны электән килгән төрки сүз белән “тугра” дип атаганнар. Ярлыкларны язучы, тамганы ясаучы хәттатларны исә туграчы, тугракеше дип атый торган булганнар.
Урыслардагы “клеймо'ны белдергән “тавро” сүзе нәкъ менә шул төрки сүздән алынган.
XIV гасыр ахырларында Төркиядө махсус тугра стиле формалаша, канунлаштырыла. Ул көчне, мәгърурлыкны, җегәрне белдереп торучы мәһабәт бер композиция рәвешен ала.
Соңгы чорларда ханы, солтаны булган милли дәүләтебез юк ителгәч, ул туграларны укымышлы кешеләр, муллалар, сәүдәгәрләр үзләренең шәхси мөһерләре, китап билгеләре рәвешендә куллана башлаганнар. XIX гасыр ахырларында үзеңнең туграң сурәтләнгән
шәхси мөһерең булу мәдәнилек билгесе саналган Безнең Казанда Берләштерелгән дәүләт музеенда 48 мөһердән торган бай һәм матур коллекция саклана
Гарәп хәрефе матур сурәтле сыгылмалы сурәтләү мөмкинлекләре зур булган хәреф Хыялың бай булса, аннан әллә нинди күп сурәтләр, бизәкләр ясап була Мәсәлән ‘Бисмилла’ сүзен җиңел генә кош рәвешендә, яки кувшин рәвешендә язып була Кешенең исеме, атасының исеме, нәсәбатыннан (фамилиясеннән) торган монограмманы да төрле сурәтләр рәвешендә язып була. Кайсыбер очракта аларга кешенең кайбер холык сыйфатларын да профессиясен яки бер-бер мавыгуын да чагылдырып була. Мәсәлән мин үземнең якташым, атаклы җырчы Мингол Галиевнең туграсын музыка билгесе 'скрипка ачкычы’ рәвешендә ясадым
— Бу туграларны хәзергә көндә дә гамәлгә, ягъни кулланылышка кертеп буламы соң?
— Ник булмасын, бик була! Туграны үзеңнең визит карточкаңда, шәхси мөһереңдә, китап мөһерендә (экслибриста) кулланырга мөмкин Мәсәлән, мәгълүм әдип Марсель Гали аны үзенең визит карточкасында да, үзенең юбилей кичәсенә чакыру билетында да кулланды
Шулай ук аны үзеңнең гербың (туграң) итеп, пыялалы кысага урнаштырып, диварга эләргә була. Эшмәкәр Р Һибөтуллин нәкъ шулай эшләде дә Бөтен гаилә әгъзаларының исемен берләштереп уртак гаилә туграсы да ясарга була Диварда эленеп торган мондый тугра бүлмәгә үзенчә бер экзотика, милли төсмер бирә, бизәл тора
— Нәҗип әфәнде! Дөресен әйтергә кирәк бу гарәби каллиграфия сәнгате бу көндә һәркемгә дә әле аңлашылып җитми, сезнең картиналарны аңлау өчен иң элек гарәп хәрефен таный, укый белү сорала Димәк, бу элитар сәнгать?
— Мин моны алай ук димәс идем Элитар сәнгать ул аерым бер катлау, бөр төркем өчен генә хезмәт иткән сәнгать Ә моны гарәп хәрефен таныган һәркем аңлый, укый ала — бае да. ярлысы да. Гарәп язуын, бабаларыбызның мең еллык мирасын өйрәнү өчен берәүгә дә юл ябылмаган. Бүгенге заманда мөктөп-гимназияләрдә гарәп язуын өйрәнүче балалар һаман ишәя бара, димәк бу сәнгатьне аңлаучыларның да аудиториясе киңәя дигән сүз Ә бит Алла сүзе, пәйгамбәр сүзе кергән шәмаилләрне гареп язуын танымаган күп татар кешеләре өйләрендә тотканнар, алар аны динлелекнең. Аллага ышануның, татарлыкның символы итеп санаганнар, атеизмның һөҗүмнәре вакытында да өйләрендә саклаудан курыкмаганнар Алар ата-бабаның ядкяре, реликвиясе булып, буыннан-буынга күче барганнар әле дә аларны һичкем йә сатарга, йә музейга илтеп тапшырырга җыенмый Безнең музөйларыбыздагы шәмаилләр бик авырлык белән генә җыелганнар
— Рәссам-хаттат эшчәнлегенен тагын бер өлкәсен — матур язу сәнгате белән турыдан-туры бә*4ле китап бизәлеше белән шөгыльләнүен дә искә алып үтү кирәктер Хәзерге көнлә ул — 40 лап китап тышлызынын рәссамы Ул бизәгән китаплар хәрефләренең ачыклыгы, төгәллеге, оригинальлеге белән, төсләрснен ачык һәм якты булулары, чып-чын милли төсмерләре белән "менә бу татар китабы!" дип. әллә кайдан әйтеп торалар Аның бизәлешендә чыннан “Мәжмугып-хикәят”. ■Фазаилсш-шөһср. яки саваплы гамәлләр” китаплары, ф Яруллиннын өчтомлыгы. Ш Зәбиров һәм Ф Хужиә.хмәтовалар инде менә 5 ел чыгарып килгән татар мөселман календарьләре. “Иман” нәшриятс чыгарган күптиражлы календарьлар. “Райнур” нәшрияты чыгарган Ислам лине ниге зләре" китабы үзләренең милли яңгырашы, митли төсмерләре белән соңгы 80 эчендә
чит-ят халыкларның мәдәнияте тәэсиренә бирелеп, үз йөзен югалта башлаган татар халкынын зәвыгын тәрбияләүдә, янадан формалаштыруда уңай йогынты ясыйлар.
Н Нәкъкашнын тагын да бер юнәлештәге игелекле эше игътибарга лаек, ул да булса — остаз буларак, шәкертләр тәрбияләү.
— Нәҗип әфәнде! Сез кайда укытасыз һәм инде күпме шәкертегез бар?
— Менә инде 6 ел мин Татар дәүләт гуманитар институтында каллиграфия дәресләре алып барам Бу эш шушы яңа институт оешкан елны ук. хәзер шунда проректор булган Ф Ә. Ганиева әйдәкләве белән башланган иде. Бу көнгә инде минем 400 ләп шәкертем бар. шулар арасыннан иң сәлөтлеләре каллиграфия конкурсларында катнашып, алдынгы урыннарны яулап алдылар. Инде профессиональ дәрәҗәдә иҗат итүче шәкертем Ә. Хәлиуллина үзе каллиграфия дәресләрен укыта башлады. Аллага шөкер, без башлаган эш уңышлы гына бара.
— Менә сезнең шәхси туграгызда очып баручы кош сурәтләнгән. Моның берәр символик мәгънәсе бармы?
— Очып баручы кош сурәтеннән төрле мәгънә чыгарырга була Үземчә мин моның белән очкан кош кебек тиз үтеп китүче фани дөньяны, шул вакыт, шул дөнья эчендәге үземне сурәтләдем. Менә шул очкан коштай тиз үтеп китүче гомердә эз калдырып, үзеңнән соң игелекле эшләр калдырып китәргә иде. Бу тугра минем шуңа омтылышымны аңлата.
— Омтылышыгыз, максатыгыз изге икән, Нәҗип әфәнде. Шул изге юлда, халкыбызның мәдәни мирасын кире кайтаруда, шул эшчәнлегегезнең һәр ике төрендә Сезгә иҗат уңышлары насыйп булсын Һәм ихлас күңелдән “әйдә, халыкка хезмәткә!.." дибез.
Әңгәмәдәш — Наис ГАМБӘР.