Логотип Казан Утлары
Шигърият

ВАКЫТ АГА БЕЗНЕҢ АРКЫЛЫ


Озон катламы
Канатлары сыман фәрештәнең Җир өстендә озон катламы — Эткәм-әнкәм әхлак-фатнхасы Күңелне дә шулай саклады.
Имансызлык белән сыный дөнья. Миражлары юлдан яздыра — Тәннәр-тәмнәр белән ымсындырып, Рәхәт биреп алдап аздыра.
Хыялларны корбан нтә-итә Тормыш сиратларын кичәсең. Гөнаһлардан хали түгелбез дип. Нәфес агуларын эчәсең.
Үтә көннәр тәүбәләрдән качып, Үзең белән үзең тартышып, Дөмбер-дөмбер намусыңа кага — Колакларда шайтан алкышы.
... Гел юкара бара кешелекнең Вөҗдан дигән озон катламы, Изге урыннарны били килә — Бии килә азгын катламы...
1997 Май
Кизәнү
Тын күңел дә тулып таша, Кыланышы хәттин аша. Көтелмәгән бер тамаша: Сабыр иде, түзем иде. Тиктомалга
Кеше ник тәрәзә вата?!
Артык сыйланганмы, Дөньяга сыймаганмы? Болай дию булыр хата, Гөртләп кабынгандыр хафа. Тәрәзәдән кергән тормышны Бәлкем ул күреп туймыштыр? Әллә инде, Торгын һаваны җилләтеп, Үзгәртмәк дөнья килбәтен?
1988
Киләчәгең...
Сагынырлык көннәр бардыр ла ул, Хәтер яшьнәп искә алырлык, — Елларында дәвер йөге иде, Бәгырьләрне басты авырлык.
Безнең гомер шулай башланды шул: Канлы — сугыш, мохтаҗ — тынычлык. Алга карап көттек җиңеллекне, Шушы өмет белән тырыштык.
Әйләнде дә куйды заманалар. Тот капчыгың — бирде көткәнне! Киләчәгең бер көләчәк икән, Ул — кабатлау икән үткәнне...
1997. Март.
Язда калган күзләр...
Без еллар һәм урын алыштырып Яшьлегеннән киткән качаклар; Өзелгәндер, дисәң, сагындырып, Таныш кыллар зыңлый кайчакта.
Очып кайтам йөргән урамнарга, Өнем итеп татлы төшемне, Яшьлек күкләреннән, күңелкәем, Юксынган бу җиргә төш инде.
Таныш йортлар, якын кешеләрне Син ымсынып хәзер эзләмә, Ярты гасыр күчкән, җиле кискән, Син үзең дә инде үзгә лә.
Язын күзләр тышта кала иде, Төштә калган бүген күзләрем: Мәхәббәтем иясен мин кайтып Кызлар арасыннан эзләдем...
... Өзелгәндер, дисәң — сагындырып, Әрнеп кыллар зыңлый кайчакта: Яшьлек үзе үткән, Мәхәббәттән
Без ирекле киткән качаклар...
1997 Май.
Ком сәгате
Карт кешедән көлеп әйтәләр: “Моның инде комы коела...” Яшьләр өчен кызык бу сүзләр Өлкәннәргә авыр тоела...
Үзебез дә шундый идек лә. Кичерик бу яшьлек гадәтен: Вакыт ага безнең аркылы — һәркайсыбыз комлы сәгать ул.
1988 Сентябрь
Тукай музеенда күргәзмәм
Мәсгутка
Рәсемнәргә карап уйланабыз — Безнең хезмәтләргә көзге бу. Уңышларны көзен җыялар бит — Безнең гомерләрнең көзе бу.
Күктәге Ай сыман Тукай шаһит, Туган телнең хәлен сорагыз — Югалтмадык!
Ә сез ничек? — диеп Киләчәккә карап торабыз...
1997 Декабрь
Ни чәчсәң...
Урысча укыды балаң, Урысчалап булды һаман: Үгнләнде ата-бабаң — Чү, укындырды заман.
Токымың иман алмашты, Инде аптырап торырсың...
Милләт әйтер туп-турысын: "Ни чәчсәң, шуны урысың!” 1997 Апрель
Эчке “штатлар”
Бабайлар инанган:
Ике иңдә ике фәрештә
Теркиләр икән кылган гамәлеңне,
Күз-колак синең һәр эшкә...
.Алар сөрелгәчтеи,
Кешегә
Шактый эш арткан,
Бүселеп өелгән җилкәгә һәрбер чор өстәгән яңа "штатлар"...
Әйтик, эчке редактор утыра — Кулында үтмәс кайчысы: Кискәли, тигезли, хәл итә —
Кайсы үтәр, Үтмәс кайсысы?
Бар тагын
Иминлек сакчысы: “Бу сүзең — иртәрәк... Ә бусы — хәвефсез — Шул булыр тәңгәле, яхшысы!”
Чикли-чикли
Тәмам сагайтып
Телгә остарттылар — Хас сүзне яшертеп, Уйны кыскарттылар...
Чәчрәп чыкма,
Үзеңне сакла дип, Тынычландыра алар, юата. Саклана торгач, Кала тик эчке “штат" — Шәхес абзый үзен югалта...
Вакыты нәкъ бүген — Артык штаттан Арынсын күңел!
Әмма мавыгып
Чама чиген дә узмамын, Тигезлек бизмәнен
Бозмамын —
Ике иңемдә
Булыр ике канатым — Намус һәм Вөҗданым!
1988
Тормыш-язмыш
Рәссам Фаил Зыязовка
Тәүге мәхәббәтем — Рәсем иде.
Тик теләгем чынга ашмады: Сугыш вакытында сагышымны Шигырь итеп яза башладым.
Ымсындырып калган татлы хыял — Мин аны бик озак сагындым: Үкенечле аҗаганнар булып Күңелемдә төсләр кабынды.
Кырыс җирдә тормыш шаярта шул, Бирмәде ул күктән көткәнне. Шигъриятем, диеп йөргән берәү Бәлкем рәссам булып киткәндер.
Алмашканбыз ахры хыялларны, Язмыш шулай кушкач, нишләсе...
Бердәй булгач җанның сусаулары Очраштырды илһам чишмәсе.
Үпкәләмә, Рәсем-мәхәббәтем, Шигырь юлларыннан үттем мин — Насыйп булдың ныграк сөйгәннәргә, Үз тиңеңә булдың, үкенмим.
1997 Гыйнвар
Айрат Арслановка
Татар улы, шигъриятнең чын үзе син: Синдә моң да, горурлык та, синдә гайрәт. Туган телнең даһилары исеменнән Син лаеклы, вәкаләтле илче Айрат.
Күрде илләр, ишеттеләр һәр тарафта, Шигареңдә Тукай-Гимн, Җәлнл-Байрак, Күтәрелдең, һәм күтәрдең күңелләрне Сәхнәбезнең уртасында күкрәп-кайнап.
Халкыбызда бу затлылык вә күркәмлек Киләдер ул борынгыдан, алыслардан. Юк, вакланмый, яши милләт, иманы сау. Туа тора дөньябызга Арсланнар!
1996 Март
Яшәү төсе
Тарих даласыннан тәгәрәргә Без дүңгәләк түгел тамырсыз, Безнең эзләр тнрән тарихларда: һәйкәл-шәҗәрәдән танырсыз.
Таш каладан комнар ншә-ншә Узып тора гасыр-давыллар...
Киң кырлары белән мәңгелеккә Береккән дә яшн авыллар!
Уңдырышлы туфрак — безнең хәтер, Чәчеп-урып шуны яңартам — Үлемсезлек дәрте сүнмәсен дип, Язлар саен җанда янар кан.
Киләчәкләр кнлер-кнтәр алар, Син сорама минем яшемне — Гасырларны ялгар орлык бирә Мәңгелек төс — яшәү яшеле.
Чәчелмәгән кырдан тәгәрәргә
Без дүңгәләк түгел тамырсыз — Гел өзелмәс безнең кавемне сез Үлмәс арышлардан танырсыз.
1997. Март