Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ибраһим Салахов


Ерак Күкчәтау далаларыннан Казанга кайгылы хөбар килеп
иреште: шушы елның 7 июле таңында татар әдәбиятының аксакалы
— Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе
лауреаты. Җөмһүриятебезнең атказанган мәдәният хезмәткәре.
Казакъстан Республикасының мәртәбәле "Парасад" алтын ордены
кавалеры Ибраһим Низами улы Салаховның тын-гысыз йөрәге
тибүдән туктаган...
1911 елның 30 августында хәзерге Казакъстанның Күкчәтау
шәһәрендә эшче гаиләсендә дөньяга килгән Ибраһимның әти- әнисе
— Низами агай белән Маһиҗамал апа — чыгышлары буенча
республикабызның Балтач районыннан. Низами агай, балта остасы
буларак. Күкчәтау өязендәге күп кенә мәчетләрне сафка бастыруда
катнашкан кеше.
Ибраһим Салахов башлангыч белемне мәдрәсәдә ала. Аннары
Күкчәтаудагы җидееллык татар мәктәбендә укый, беренче әдәби
язмалары да мәктәпнең стена газетасында дөнья күрә Соңрак,
кулъязма әдәби журналның мөхәррире итеп сайлангач, Ибраһим
иҗади эш белән ныклап шөгыльләнә башлый — Казандагы "Яшь ленинчы" газетасына. Мәскәүдәге "Октябрь
баласы” журналына бер-бер артлы үзенең шигырьләрен, хикәяләрен юллый..
1927 елда яшь егет Казанга килә, педагогия техникумына укырга керә. Биредә гыйлем эстәгәндә дә
ул иҗат итүеннән тукталмый. Язмалары барлык татар газета-журналларында диярлек күренеп килә. 1931
елда педтехникумны уңышлы тәмамлагач. И. Салахов "Яшь ленинчы". "Кызыл яшьләр” газеталарында.
"Пионер каләме" журналы редакцияләрендә эшли. 1932 елда, армиягә алынып, өч елга якын Беренче татар
укчы полкында хезмәт >ггә. соңыннан "Укчы исемле полк газетасының мөхәррире дә була. Армиядән кайткач,
яшь язучы 1935-1937 елларда Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. Шул чорда аның "Ярату”
исемле пьесасы, “Дуэль" дигән повесте, "Постта" дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. "Мәхәббәт һәм
өмет” исемле романының да аерым бүлекләре. Идел буе Хәрби округының "Кызылармеец газетасы аша.
укучыларга барып ирешә. Әмма романын аерым китап men бастырырга насыйп булмый — 1937 елда И.
Салаховны. Кырымда дәваланучы күренекле әдип Галимҗан Ибраһимов белән элемтәгә кергәне өчен,
милләтчелектә гаепләп, кулга алалар. Ибраһим ун елга хөкем ителә һәм репрессия чорының бөтен
газапларын үз җилкәсендә татый
Тоткынлыктан соң И Салаховка Казанга кайтырга да, хәтта туган шәһәре Күкчәтауда торырга да
рөхсәт телми. Ибраһим Кызыл Яр авылына (Күкчәтау өлкәсе) җибәрелә — биредә ул. хакимият вәкилләре
янына һәркөнне барып, үзенең качып китмәгәнлеген раслап торырга тиеш була. Бары тик 1956 елда гына
СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе, эшне яңадан карап. 1938 елгы хөкем карарын юкка чыгара һәм
әдипне тулысыңча аклый...
И. Салахов 1962 елда СССР Язучылар союзына кабул ителә. Татарстан китап нәшриятында анын
"Дала дулкыннары" дигән шигырьләр җыентыгы (1957). "Күкчәтау далаларында" романы (1965). “Төн кызы"
чәчмә әсәрләр тупланмасы ( 1971), "Мәхәббәт картаямы?” повесте (1980). "Имәннәр тамыр җәйгәндә" тарихи
романы (1985) басылып чыга. 1988 елда "Казан утларьГпда дөнья күргән "Гайгак кичү" роман -хроникасы
(Татарстан китап нәшриятында ул әсәр "Колыма хикәяләре” исеме белән басылды) татар әдәбиятында олы
бер вакыйга булды, анын өчен авторга Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде...
Ибраһим ага "Казан утлары"ның якын дусты, югңәшчесе, тугандаш Казакъстандагы рухи илчесе иде.
Без. аның якты рухы, кылган изге гамәлләре алдында башларыбызны иеп: "Хуш. Ибраһим ага. урының
җәннәтнең түрендә булсын...”. — дибез...
"Казан утлары" журналы редакциясе коллективы