Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺУННАР-БОЛГАРЛАР, КЫПЧАКЛАР ҺӘМ БҮГЕНГЕ ТАТАР ХАЛКЫ


Мәгълүм ки, тарихчыларны һәм бер тарихчыларны гына түгел, бәлки күп санлы укытучыларны һәм укучыларны да һамишә татар халкының килеп чыгышы кызыксындыра. Кызыксыну —эзләнүгә юнәлеш, йә булмаса бер чара, диләр. Эзләнә торгач, замана-чор фаҗигаларын кичереп тә исән калган һәм китап кадерен белгән кешеләр ярдәмендә китапханә киштәләрендә урын алган, ә кайберләре якадан басылган борынгы “хәзинәләрне” актара-актара мин дә үземә бер хакыйкать ачтым: бүгенге көндә бер генә халыкны да диярлек моннан мен еллар элек булган исеме белән атамыйлар. Халыклар яшәеш вә тереклек итү чорында йә әүвәлге исемен бөтенләй җуйган, йә теге йә бу халыкның исемен алырга мәҗбүр булган, йә булмаса аңа — ошбу халыкка — бөтенләй ят булган исем тагылган Аннары янә бер нәрсәгә төшендем: халыкларга теге йә бу исемне йә илдән-илгә йөрүче мосафирлар, йә сәүдәгәрләр, йә сәяхәтчеләр биргән Ин сәере шунда: алар бу исемне йә шул ук халыктан, йә булмаса, күрше халыклардан ничек ишетсәләр, шулай язып алганнар. Ул гынамы, үз телләре алфавитына җайлап язып алганнар һә.м шул рәвешле тарихи әйләнешкә дә кертеп җибәргәннәр. Бер генә мисал: скифлар, хуннар, туннар, болгарлар, кыпчаклар, татарлар. Кыскасы, чорлар үтә торган, халыкларга кушылган исемнәр үзгәрә барган — ә бактың исә. халык бер үк. бер телдә сөйләшкән, һәм бүген дә шул телдә сөйләшә, бер үк гореф-гадәт белән көн күрә, тереклек итә. Дөрес, яшәеш чорында ниндидер күләмдә теге йә бу телгә үзгәрешләр дә кергән, гореф-гадәтләр дә аз-маз янарыш кичергән. Әмма һәр халыкта да бабаларының гореф-гадәтләрендәге төп кануннары барыбер сакланып калган.
XI гасыр төрки халыкларнын бөек галиме “Төрки телләр сүзлеге” хезмәтен язучы Мәхмүд Кашгари китабына материал җыю нияте белән төрки илләр буенча сәяхәткә чыгып китә. Китабының кереш сүзендә Кашгари болай дип яза: "Мин төркиләр, төрекмәннәр, угызлар, чигилләр, ягмалар. кыргызларның шәһәрләрен, кышлау һәм җәйләүләрен күп еллар дәвамында гизеп чыктым, сүзлекләрен тупладым, төрле төркем сүз хосусиятләрен өйрәнеп, аныклап чыктым. Минем бу эшкә керешүем төрки телен белмәгәнлектән түгел, бәлки бу телләр арасындагы һәрбер кечкенә генә аермаларны да аныклар өчен иде. Югыйсә, мин телдә аларнын ин зур осталарыннан, иң зур белгечләреннән, хуш фикерләреннән, нәселе борынгыларыннан, сугыш кырларында оста сөнгечеләреннән идем Аларнын телләре минем күнелемә бөтенләй үк тирән кереп урнашкан иде. Мин төркиләрнең телендә кулланылып килгән шигырьләрдән, шатлык һәм хәсрәт көннәрендә кулланыла торган хикмәтле сүзләреннән, мәкальләреннән үрнәкләр китердем. Әйдә, алардан файдаланучылар укысыннар, тыңлаганнар тыңласыннар, тыңлаганнар исә үз нәүбәтләрендә, шул телдә сөйләүчеләргә җиткерсеннәр.”
Бу бөек хезмәтне Мәхмүд Кашгари 1074 елда тәмамлаган һәм шул сүзлеккә
Идел буенда көн күргән төркиләрнең дә, ягъни болгарларның да мәкаль, жыр һәм шигырьләрен керткән Кашгари сүзлеге зур күләмле хәзинә" - ул 600 биттән артып китә Сүзлек мәкаль-әйтемнәргә гаять баи — анда 9 мен тирәсе сүзгә аңлатма бирелгән, 300 дән артык мәкаль һәм әйтем теркәлгән һ. б Мәхмүд Кашгаринын бу хезмәте безнен заманда 1915 —1917 елларда 3 томда Истанбулда, ә 1960 — 1963 елларда Ташкентта басылып чыкты. Гәрчә Мәхмүд Кашгаринен хезмәтен мәктәп дәреслекләренә кертсәләр дә, татар укытучысынын һәм укучысынын алтын хәзинәсенә тин ошбу китапны кулына тотып караганы юк Кызганыч, бик кызганыч! Кашгаридан бер мисал
Алп Әр Тона өлдимү1
Исиз ажун кандыму1 Өзләк өчин алдыму9 Әмди йүрәк йыртылур'
Бүгенге татар теленә күчергәндә, болайрак тәрҗемә ителә
Алып ир Туна батыр да үлдемени инде1 Ул да бу явыз дөньядан киттемени инде’’ Язмыш анардан да үч алдымыни1
Инде хәзер безнен йөрәкләр өзгәләнә*
Бу юлларны борынгы төрки бабаларыбыз язганнар Скиф — сөнхун — һуннар кем булган соң? Алар нинди телдә сөйләшкән ’ Көч вә куәтләре ни чамада булган?
Моңа да җавап табарга була икән: безнен борынгы бабаларыбыз турыңда ташларга уеп калдырганнар икән ич!
Ассириянен бөек патшасы Асархаддон (б.э.к. 681 — 668) үз иленә скиф- һуннар басып кергәч: “Бу хәл Хода тарафыннан безнең башка төшкән бәла", — дип ташка уйдыртып калдыра
Галимнәр арасында тарих атасы исемен алган грек Геродот (б.э.к. 484 — 425): "Безгә билгеле булган халыклардан бары тик скифлар генә орышларда зур осталыкка ияләрдер. Аларнын көче шуннан гыйбарәттер скифлар дошманнарына качарга ирек бирмиләр, ә менә үзләре шул хәлдә калганда жинсл генә качып котылалар", — дип яза
Геродот фарсылар шахиншаһы Дарийнын (б.э.к. 514) 70 мен сугышчы һәм 600 кораб белән скифләрнс буйсындырырга килүе хакында язып калдыра. Әмма Дарий шул кадәр көч белән килсә дә скифләрнс жинә дә. буйсындыра да алмый, скифләрне далаларында куа-йөри торгач, бик күп гаскәрен югалта һәм, ахыр чиктә, чарасыз калып, иленә кайтып китәргә мәжбур була
Скиф-һуннар хакында тарихчылар күп язалар Греклар аларны скифләр, кытайлар хуннар-һуннар, фарсылар тураннар, кушаннар, дип атышлар Мәгәр ин сәере шулдыр — кайда ул халык бүген ’ Шулай ук эзсез юкка чыктымы1!
Тарихта шактый тирән эз калдырган скифләр патшасы Атей (Әти) бар Геродот бу сүзне борынгы греклар алфавиты белән "ә дип яза. ләкин рус телендә ул “а" белән язылган Шулай ук грек телендә "си түгел, ә “и" белән язылган. Ә бит бу язманы Геродот б.э.к. IV гасырда язган Тарих атасы заманында Кавказ таулары аша үтеп, скиф-һуннар иленә килә Ә скифләр бу вакытта Ассириягә яу йөриләр, хәтта борынгы Мисыр дәүләте чикләренә кадәр барып җитәләр Хак, болай еракларга яу йөрү скифләргә әйбәт бетми Лидия патшасы Киаксар (кардәш халык булулары ихтимал) скиф-һуннарнын яубашларын мәҗлескә дәшә, бик каты сыйлый һәм тегеләр исерешкәч, барысын да үтертә Юлбашчыларсыз калган скифләр илләренә — Кавказга, Алгы Азиягә кайтып китәргә мәжбүр булалар
Шушы хәлдән сон заман тарихчылары икс йөз елга якын скифләр турында бик аз телгә алалар Ә менә б.э.к. 339 елда Александр Македонс киймын әтисе Филипп II скифләр белән сугышырга ниятли Ләкин скифләрнен тактикасын яхшы белгәнгә, ул башта скифләрнен үзләреннән 30 мен ат сатып ала һәм башта гаскәриләрен атта сугышырга өйрәтә Шуннан соң гына яу чыга. Скифләр гаскәре башында югарыда телгә алынган Әти тора Аңа туксан яшь була инде
Әнә шул туксан яшьлек Әти гаскәриләре белән бер сафта орыша һәм дошман тарафыннан үтерелә. Әмма теге якка да, бу якка да җиңү килми, һәрьяк җиңүне үзенә язып, тыныч кына аерылышалар Геродот шулайрак язып калдыра Әмма тарихка соңгарыбрак килгән авторлар ошбу жинүне Филиппка бирәләр. Монда инде тарихка идеология керә башлый
Б.э.к. III гасырда көнбатыш скифләргә көнчыгыштан килгән кардәш сарматлар (тарихчылар һәм археологлар раславынча, шул ук бер төрки телдә сөйләшүче һәм бераз иранлашкан халык) килеп кушылалар. Аларнын телләре генә түгел, гореф-гадәтләре дә бер була, дигән фаразлау бар. Нәкъ менә шул чорда көнбатыш скифләр борынгы исемнәрен югалталар һәм “сарматлар” дип атала башлыйлар, безгә мәгълүм булганы шул; б.э. I — II гасырларда бүгенге Альп тауларын Ауропа халыклары һәм тарихчылар Сармат таулары дип атаганнар.
Скифләр мәсьәләсендә бер нәрсә бәхәс уята: тарихчыларның барысы да, бер сүздән диярлек, скифләрне күчмә халык дип расларга тырышалар. Ә менә шул чорларда яшәгән грек тарихчысы Диодор скифләрнен грекларга мал-туар, коллар белән бергә ашлык сатулары хакында да язып калдыра. Янә шул чордан кайта-киләрәк яшәгән тарихчы префект Ритор Фемистий (317 —388): “Константинополь сәүдәгәрләре кала халкын бодай ашлыгы белән Мисыр, Боспор, Хсрсонестан китереп тәэмин итеп торалар,” — дип яза.
Көнчыгышта исә бөтенләй башка хәлләр бара. Тарихчы Л. М. Гумилев көнчыгыш скиф-һуннары хакында болай ди: "һуннар кытайлыларга каршы сугышалар Сан ягыннан чагыштырып карасаң. 1:20 сугышчы туры килә, ягъни бер һун сугышчысына 20 кытайлы каршы чыккан була. Шуңа карамастан, кытайлылар һуннардан куркып яшиләр, үзләренең иманнарына тугры калырга тырышып, әсир ителгән һун Илтабарларын бабалары кабере өстендә корбан итәләр “Әнә шундый хәтәр үлемгә 660 елда император полководецы Су Дин- фан Ташкентта әсир иткән көнбатыш төркиләре илбашы каһан Тумын дучар ителә Әмма соңгы чиктә каһанны әсир иткән полководец император алдында үзе үк Тумын илбашынын гомерен саклап калырга кирәк, дип чыга, — дип яза кытайлыларның Тан династиясе чорын тикшерүче галим Эдвард Шефер үзенең “Золотые персики Самарканда” дигән китабында.
Безнең эраның 155 — 158 елларында кытайлылар һуннарны янә бер жинүгә ирешәләр “һуннар олауларын, хатын-кызларын югалта-югалта, Идел-Урал елга буйларына таба күчеп китәргә мәҗбүр булалар." (Л М Гумилев. Хунны в Китае. — М., 1974.)
Икенче бер мәшһүр тарихчы скифләр хакында болай ди: “Скифләр дәүләте җимерелгәч, җиңелүчеләр көнбатышка таба чигенеп, Идел-Урал араларына килеп урнашалар Күп тә үтми, алар биредәге җирле халыкларны — угыр-финнәрне, иран телле алан-сармат кабиләләрен буйсындыра-буйсындыра, һун-скифләрнен бер өлеше Төньяк Кавказга килеп чыга, аннан Көнчыгыш Ауропага һөҗүм итә. Нәкъ менә шул яулап алучыларны көнбатыш авторлары “гуннар” — һуннар дип атаганнар (Артамонов М. И. История хазар. — Л., 1962.)
Безгә билгеле булган төркиләрдә бер сүз бар — илтабар. Бик борынгы заманнардан ук төрки хәрби-демократик союз башында илтабар торган. Бу адәм үз халкына җир-су һәм ил табучы булган М. И. Артамонов “иран телле алан- сарматларны буйсындырып” була дип яза, ягъни ошбу халыкларның тел һәм гореф-гадәтләрен юк итеп була Ләкин бу мөмкин хәлме? Юк, әлбәттә. Менә ничек тиз икән чит халыкларны буйсындыру һәм икенче телгә күчерү! Мәгәр бер хакыйкать бар, теге йә бу халыкны буйсындырган хәлдә дә анын телен, динен, гореф-гадәтен тиз генә әсир итеп булмый. Тел вә дин һәм гореф-гадәт һәр халыкта да бик акрын үзгәрә, ахыр килеп, тел сугыш кырында үзгәрми, ә халыкларның үзара аралашу нәтиҗәсендә, анда да ниндидер күләмдә генә үзгәрергә мөмкин Димәк, көнчыгыш скиф-һуннары бер дә чит-ят җиргә күчеп китмәгәннәр, алар үзләренең кардәш хәрби-демократик берлекләренә (союздашларына) гына килеп кушылганнар. Ә теге йә бу кардәш хәрби союзга килеп кушылу төрки берлекләрнең көч-куәтенә карап хәл ителгән.
Скиф-һуннар хакында Кытай тарихчысы Сыма Цяня (б.э.к. 221): “Илтабар Мәжүн б.э.к. 201 елларда Себер төбәкләрен яуларга керешә. Ил белән идарә итә
башлауга Акыллы” кушаматы алган иттабар Мәжүнгә рудниклар кирәк була. Мәжүн рудникларны яулый һәм корыч коюны жайга сала Шул хәлләрдән сон һуннар 1! гасырда ук инде жир сукалау өчен чуен калаклы сабан кулланганнар," — дип яза (Материалы по истории древних кочевых народов группы дунху — М., 1984.)
Бире табарак килеп карасак, Византия тарихчысы Зимарх 568 елда Өйтау — Алтау төрекләре иленә килә. Аларда ул эрүташ (руда сүзе дә шуннан) чыгара торган шахталар күрә, ташларны кайнату мичләре белән таныша, чүкелгән ярымкорыч мәгъдәннәрне кулына тотып карый, хәтта илдәшләренә күрсәтү өчен бер кисәген сатып та ала.
Тарихчы Л Р. Кызласов үзенен “Урта гасырда көньяк Себер тарихы” китабында (М., Высшая школа, 1984.): “Яна материалларга таянып әйтергә була, моңа кадәр һуннарның социаль төзелешен “күчмә” халык итеп күрсәтү фәндә инде күптән искерде. Шулай ук һуннар дәүләте ыру кабилә берләшмәсеннән генә торган, дигән теория белән килешеп булмый. Бездән сон да һуннарны тикшерүчеләр онытмасыннар иде борынгы һуннарда күчмә халыклар берләшмәсе түгел, ә хәрби-дсмократик союз хөкем иткән Бу союз үз халкын территориаль һәм вассал багланышларга бәйләп, ун данәгә, йөз данәгә, мең данәгә һәм төмәнгә бүлгән. Ин мөһиме, бу бүлекләрдәге 15 яшьтән алып 50 яшькә кадәр ир-ат хәрби яуларда катнашырга мәҗбүр ителгән," — дип яза. Искәртеп үтим, Чыңгыз хан үз чирүенә 15 яшьтән алып, 70 яшькә кадәр ир-атны яу йөрергә карар кылган.
“һуннар Идел-Урал араларына килеп урнашкач, биредә биш гасырга кадәр хөкем иткәннәр. Шул вакыт эчендә алар кул астындагы күп кенә угыр-фин кавемнәре ниндидер күләмдә төркиләшеп китә, — дип яза тарихчы галим Г Таһиржанов. (Тарихтан — әдәбиятка. — К_, 1979). Олуг тарихыбыз бераз ялгыша “Һуннар Идел-Урал араларына күчеп урнашмыйлар — алар бик борын заманнардан ук шул төбәктә көн күрәләр.
VI гасыр тарихчысы Прокопий КессариЙскиинын үзенен "Готлар белән сугыш" китабында төрки болгарлары хакында мондый юллар бар: “Илтабар һуннын икс кулы була — Утригур һәм Көтригур Бу икс илхан, әтиләре дөнья куйгач, икегә аерылып яши башлыйлар. Алар сш кына берләшәләр һәм Византиягә яу йөриләр. Хәрби-дсмократик берлеккә нигезләнеп төзелгән бу ике дәүләт империянең куркыныч дошманына әверелә Алар Византиядән бүләк (дань) таләп итәләр, еш кына империяне кыен хәлгә калдыралар ."
Прокопий төрки болгарлары турында исә "Аерым яшәсәләр дә, бу икс халык бер телдә сөйләшә, гореф-гадәтләре дә бер Илтабар Көтригур кавеме Истр (Дунай) белән һун (Дон) араларын били, ә илтабар Утригур һун (Дон) елгасының сул як җәйләүләрен һәм Азов диңгезе буйларын. Таман ярымутравын били,” — дип хәбәр итә.
354 елда Әрмән тарихчысы Моисей Хорене кий беренче тапкыр болгарларны телгә ала һәм: “Болгарлар Азов диңгезе буенда Атилла хан килгәнче үк тереклек иткәннәр, " — дигән фикер әйтә Димәк, болгарлар янә бер төрки союзы булып торган. Атилла исә үз гаскәрләре белән яларга килеп кушылган гына.
Икенче бер тарихчы “448 елда болгарлар Византия ягында һәм Игхтиядә сугышып йөриләр, шул яуда болгар ханы (илтабары) Бүжән үлеп калды, — дип яза 502 елда готларга каршы яу йөриләр һәм Балкан ярымутравы төбәкләрен яулыйлар Бу юллар да тарихтан Күренә ки. һуннар инде Балкан төбәкләренә ия булырга жысналар, әлбәттә, VII гасырда Кубрат ханнын өченче улы Аспарухиын шул төбәкләргә күчеп китүе табигый хәл булгандыр
530 елда Атилла хан кул астындагы икс болгар ханы Дунай елгасын кичеп, империягә һөҗүм итәләр Бер ханнын гаскәрен франклар илтотары тар-мар итә. ә менә икенчесе Византия легионерларын җинүтә ирешә
Ниһаять, "537 елда Рим императоры Велизарий үзенең федератлары - болгар һәм антлар ярдәме белән готларны Римнән куа. 539 - 540 елларда Греция аша үтеп. Кече Азиягә чыгалар, андагы ныклы кирмәннәрнс җимереп, халыкны талап, үзләре белән 120 мен кешене әсир итеп, итләренә алып кайталар”. - дип яза шул ук Прокопий
Сирия тарихчысы Захарий Ритор (VI) Тимер капка (Дербент каласы)
артында болгарлар яши, диннәре мәжүси, әмма зур-зур калалары бар”, — дип язып калдыра.
Тарихчысы Иордан исә (VI): “Кара диңгезне үтүгә болгарлар иле башлана”, — дип искәртә.
Тарихчы Агафий (VI): “Болгарлар иле Кара диңгез һәм Азов диңгезе һәм һун (Дон) елгасы буйлары белән төгәлләнә”, — дип яза.
571 — 632 елларда Көнбатыш һуннарның хәрби-демократик союзы үзләре белән кардәш булган төрки каһанлыгы белән берләшә Бу хәл Атилла хан үлгәч була, белгәнебезчә, Атилла хан 56 яшендә авызыннан кан китеп үлә. Димәк, Атилла хан канаты астындагы төрки болгарлар илләренә юнәлергә мәжбүр булалар һәм Ашин ыруына кергән төркиләр белән берләшергә дучар ителәләр булса кирәк. Чөнки күп тә үтми Дулу ыруына кергән болгарлар 582 — 584 — 594 елларда үзләренә мөстәкыйль хәрби-демократик союз төзү максаты белән баш күтәрәләр. Әнә шулай итеп Төрки каһанлыгында тәхет өчен ызгыш башлана. Бу ызгышны бастыру нияте белән Кубрат ханнын агасы Ураган каһан көнчыгышка юнәлә һәм шул ызгышта үтерелә. 630 елда Көтригурлар ханы Бүжән аварлар союзыннан аерылып чыга һәм туганые Кубрат ханга килеп кушыла Кубрат хан энесен яклау нияте белән аварларга каршы яу кузгала һәм авар каһаны Баянны үтереп, анын гаскәрен үзенә кушып, үз иленә, ягъни Таман ярымутравына кайта. Хак булса, бу хәл хак булса кирәк, — аварларга каршы Кубрат ханны Византия императоры котырта һәм шул хәлдән соң Кубрат ханга патрикий титулы бирә. Аннары Византия тарихы аша үсмер Кубрат ханның император сараеңда тәрбия алуы да билгеле. Бу хакта VII гасырда яшәп, әрмәннәр географиясен төзегән Я. М Манандян хезмәтләрендә дә мәгълүматлар бар. Нәкъ шул чорларда Кубрат хан көнчыгыш Ауропада беренче булып дәүләт төзи.
Әүвәл — скиф-һун, ары килеп — сармат, бире килеп — болгар, хазар, кыпчак, татар исемнәрен йөрткән халык нинди телдә сөйләшкән соң?
Бәхәссез — төрки телдә. Моны раслау өчен, иң әүвәл, б.э.к. 500 ел элек яшәгән тарих атасы Геродотка мөрәҗәгать итик. Дөрес, бу хакта Геродот бик үк тулы мәгълүматлар бирми, әмма тел белгечләре өчен аңарда гаять кызыклы, хикмәтле мисаллар табып була. Хикмәт шунда, тарих атасы амазонкалар турында, ягъни ир-атлар белән сугышып яткан легендар хатын-кызлар турында яза Геродот әйтә: “Скифләр амазонкаларны үзләре “эрпата” дип атыйлар, ягъни ир-атны үтерүчеләр дип Эор — ир, пата — атучы, ди Мин бу сүзләрне грек хәрефләренә салып карадым. Рус телендә “эорпата” булса да, грек телендә “ир-ата” икән, ягъни ир-атны атучы хатын-кызлар. Аннары Геродот әйтә, скифләр үзләре ул хатын-кызларны — ирдәүкә дип атыйлар, ди. Бу сон безнең бүгенге “ирдәүкә” сүзе түгелмени!? Ирдәүкә, ягъни артыгы белән ирләрчә кыланып йөргән хатын- кыз. Миңа калса, безнең бабаларыбызнын — скиф-һуннарның, ары килеп — болгар-татарның нинди телдә сөйләшүләренә ныклы һәм ышанычлы күпер бу. Әйтсәм әйтим инде, шуңа охшаш берәр сүз русларга тарган булса, алар бөтен скифләрне урыс итәчәкләр иде. Ә бит бу күпергә бүген 2500 еллар инде.
Ахыр килеп: “Остеологик, археологик, мифологик һәм лингвистик материалларга нигезләнеп әйтергә була: атларны әүвәл Урал-Идел араларында яшәгән кешеләр кулга өйрәткәннәр”. — дигән нәтижәгә килә шушы өлкәне озак еллар буена өйрәнгән олуг белгечләрнең берсе Е. Е. Кузьмина (Борынгы заманда һәм Урта гасырда Урта Азия. — М , 1977.)
Бәхәссез, скиф-һуннарнын олуг ханнарының берсе нәкъ менә Урал-Идел даласыннан чыга һәм бары тик атлы гаскәр белән генә сугышкангамы, ана исемне дә Атилла дип, “ат иле" атын кушалар.
М.З.Зәкиев үзенең “Татар халкы теленең барлыкка килүе” хезмәтендә һуннар ханы Атилла исемен атлылар иле, аты бар, иле бар, дип аңлата, Атилланын беренче улы — Иллак, икенче улы — Диңгизил, өченче улы — Ирнак. Бүгенге транскрипция белән язганда Ат иле, Диңгез иле түгелмени'’..
Чынында исә Атилла хан үлгәннән соң Һунстан илендә зур ызгышлар башлана. Атилла ханнын баш улы Иллак үтерелә. Ә Диңгизил белән Ирнак туган якларына — Кара диңгез буйларына кайтып китәләр Атилла ханнын хатыны Күркәм исемле була. Бу хакта тарихчы Иордан да яза. Бу исем дә безгә бик якын — Күркәм, матур, чибәр, гүзәл, димәк
Яшәеш гомерендә безнең татарларга нинди генә исемнәр такмыйлар кимрәй. скиф, һун, туран, кушан, түргәш, түке, хакас, уйгур, болгар, хәзәр, кыргыз, угыз, төрекмән, үзбәк, казакъ, әзәрбәйжан, башкорт, чуваш, якут, каракалпак һ. б. — кыскасы, исемнәргә шул хәтле бай ки төрки халкы, шаклар катмалы Бактын исә, тел һәм гореф-гадәтләрендә аерма бик аз. һәммәсе дә гомум төрки телдә сөйләшәләр, аралашалар. Ә телләрдәге зур булмаган аерманы төрки хәрби- демократик союзларның бер-бсрсеннән ерак яшәүләре белән генә аңлатырга кирәктер Мине әле дә булса бер хәл гаҗәпләндерә, урысларның XIX гасыр ин белемле язучылары Лев Толстой да хәтта көнчыгышта яшәгән барлык халыкларны татарлар дип атый. Искитмәле хәл! Ә инде исемнәргә килгәндә, урыслар кыпчакларны — половсилар дип атаганнар. Гарәпчә кыпчак — кыр кешесе, русча да шулайрак килеп чыга Шул ук вакытта халыкларга “теш үтмәслек" исемнәрне дә биргәннәр. Әйтик, франки сүзе — иреклеләр сүзен аңлата, свевы — бродяги, маркоманнар — чит саклаучылар (пограничники), алеманнар — сброд, җыелма халык һәр этнос ул — төрле яклап сөттән каймак булган исемне йөртә. Татар исеме исә безгә кушамат рәвешеңдә ябыша. Хәер, урысларга да урыс исеме шулай ябышкан. Борын заманда да, әле дә финнар һәм эстоннар русларны — венедлар. дип йөриләр һәм хәтта карталарына да Россия дип түгел. Вснедия дип язалар. Чөнки руслар ул —борынгы варяг-норманнарга греклар биргән исем Кытайча — да-да — кыр агай, та-та — кыр кешесе. Н А. Баскаков татар атамасын — атлы хәбәрче, илче-чапкын, сөенче кигерүче, гонец, посланец, дип аңлата. Кытайлыларның һөнәрче — тимер коючы төркиләргә татар дип әйтүләренә дә бер дә шаккатасы түгел, чөнки алар тимер чынын “гаатар" дип ишегкәннәр. чөнки татар төркиләре кытайлыларга төрле тимер җиһазлары, кораллар, сука-сабаннар ясап бирүче булганнар һөнәрчеләрне бер генә яулаучы да рәнҗетмәгән, киресенчә, аларга бөтен шартларны да тудырган Татар сукасы, тагар кылычы, татар сөңгесе, татар хәнҗәре, татар чукмары һ. б. шуннан килгән Әнә шул исем тора-бара мангул баскынчыларына да ябышкан. Әйе, әле хәзер дә әйтәләр бит урыс мунчасы, урыс каены, урыс аракысы, урыс чабатасы дип, нәкъ менә шул халәттә “татар" сүзе дә бериш төркиләргә ябышкан, шул исәптән болгарларга һәм кыпчакларга да — төрки халыкларының ин куәтлеләренә һәм мәгьрифәтлеләренә Гәрчә урыслар XVI гасырга кадәр мунча дигән юыну һәм чабынып коену урынын күрми-белми яшәгәннәр, патшаларына кадәр тәпәндә һәм мичтә юынганнар Моны дәлилләү өчен бер кинофильмда (исемен хәтерләмим) Иван Грозныйнын тәпәндә юынып утыруын искә төшерү дә җитәр кебек
Урысларның борынгы тәгаен исемнәрен VI гасырда яшәгән Иордан язып калдыра — антлар, венедлар, склавеннар Соңрак бу халыкларны дүлебларга, волыннарга, древляннарга. поляннарга. дреговичларга, северяннарга. уличларга. ветичларгә, радимичларга һ. б исемнәргә бүләләр. Тарихчы галим Мурад Аджи үзенең "Полынь половецкого поля" хезмәтендә урыслар турында тагын да тәфсилләбрәк яза Ул бу исемне болайрак раслый Русский кем ул ’ - дигән сорауны куя да. ана үзе үк җавап та бирә Аның ждвабы без — татарлар өчен үгә кызыклы һәм гаять җитди булу сәбәпле, мин аның тексттан тулысы белән китерергә булдым.
"Борынгы урыс халкы, көнчыгыш славяннар үзаңы белән, беренче Киев Русе феодаль дәүләтендә (Киев Русе - IX - ХИ гасырлар) барлыкка килә - Рәсәйдә рәсми рәвештә расланган караш шулдыр. Бары тик. Ә сон Киев кадәр Киевгә кем булган? Буш жирдэ хасил булмагандыр бит инде бу халык9 Кемнәр алар Днепр елгасына күчеп утырган халыклар? һәм каян күчеп утырганнар? Нигә алар нәкъ менә IX гасырда гына бу төбәккә күчкәннәр?.. Ахыр килеп. Киев дәүләте өч гасыр тудар-тулмас шул чиккә җитеп, бердәм һәм куәтле оеша ки шаклар катмалы.
Аннары шунысы аңлашылмый: алай булгач, нигә сон Киев дәүләтенең гөп халкы украиннар, нигә урыслар түгел? Киев -Вәсәй ич! Ул гынамы, нигә урысларнын мәдәнияте бу халыклариыкыннан күзгә бәрелеп аерылып тора? Вусия булгач, мәдәнияте дә бердәй булырга тиештер бит инде? Тамырлары бер ич диярсез Әйе. так тарихка тарәнгэрәк кергән саен бу ике халык арасында җир белән күк арасыдай аерма күрерсез
Безгә мәгълүм булганы шул: Киев Вусе туганга кадәр борынгы Мисыр цивилизациясе чәчәк атын үлә. Борынгы Греция Борынгы Көнчыгыш дәүләтләре вә
империяләре турында әйтеп тә торасы юк. Нәрсә булды икән шул чакларда Киев Русе җирләрендә? Буш булмаган да булмаган инде ул жирләр?! Кызганычка каршы. Рәсәй тарихында моца тәгаенләп җавап бирүче юк. Киресенчә, җавап урынына бихисап сораулар туа. Сакланмаган бу чордагы документлар. Ә бәлкем аларны юк итә барганнардыр?.. Иллә мәгәр бу хакта дөнья халкы күптән белгән икән ннде. Бу хәл берәүгә дә сер булмый, бу бары тик Русиядә яшәгән халыклар өчен генә сер итеп саклана килә, әлегә кадәр бу чорный барлык мәгълүматларын кеше күзеннән яшерәләр, ул гынамы, бу мнфик халык турында янадан-яца уйдырмалар туып тора. Ә бит борынгы чорда “русь” сүзе белән греклар гына түгел, римләннәр дә, гарәпләр дә, кыпчак һәм фарсылар да — бөтен дөнья халкы — бер халыкны гына беләләр —варягларны, ягъни Скандинавия халыкларын. “Русь” борынгы исланд диалектында "ишүчеләр" дигәнне аңлата. Бу халык — Швециядән чыккан борынгы кавем, бер сүз белән атаганда — "диңгез халыклары". Хакыйкатьне юк-бар шикләрдән арындыру өчен шул да житә, шведларга күрше халыклар эстоннар, финнар, борынгы гадәтләре буенча. Швецияне бүген дә “Руссия” дип атыйлар һәм карталарына да шулай дип язалар. Ә СССР картасын төшергәндә Россия дип түгел. “Вения" дип язалар”.
Боларнын барысын да укыйсың да: “руслар” сүзе белән “славяннар" арасында һичнинди уртаклык булмаган икән ич!” дигән нәтиҗәгә киләсең. Бит Өлкән Плини (24 — 79 еллар) буенча да бүгенге славяннар үзләрен “венедлар" дип атаган. Шул чорларда яшәгән Рим тарихчысы Рацит та (58 — 117) венедлар исемен раслау белән бергә аларнын кай төбәктә тереклек итүләрен дә күрсәтеп үтә — Ауропанын Висла һәм Одер елгасы арасында, ди.
Көнчыгыш тарихчылары да бу халык турында яхшы белгәннәр Әйтик, Ибн-Рустә: “Русларнын сөрү җирләре юк. алар бары тик славян халыкларыннан җыйган ризык белән тукланалар". — дип яза. Аның сүзләрен куәтләп, икенче бер көнчыгыш тарихчысы Гардизи: “Аларда (ягъни, урыслардан. — М X.) һәрдаим 100 — 200 кеше (урыслар) славяннарга яу йөреп торалар һәм көчләп-талап бар булган әйберләрен алып китәләр”, — дип без шикләнгән тарихны ачыклый
Рәсәй тарихының тоташ мифлардан торуын һәммә Ауропа һәм көнчыгыш тарихчылары да белә, һәм бу дөнья тарихчылары өчен күптән сер түгел. Бу мәсьәләне ачыклау өчен шушы өлкәдә шактый эшләгән янә Мурад Аджи хезмәтенә мөрәҗәгать итәм: “Тарихка мифләр кертүне иң элек кенәз Владимир Мономах башлап җибәрә. 1116 елда ул Нестор елъязмасын Печер монастыреннән алдыртып, үз сараендагы Выдубицкий монастырена китертә. Анда күчерелгәч, елъязма игумен Сильвестр кулына эләгә, һәм менә шул кеше Русь тарихын “күчереп” яза. Әмма славян рухында тәрбияләнгән кенәз Владимир аның бу эшеннән канәгать булмый: ул ошбу елъязмада, ягъни тарихта, русьның славянлыгын танымый. Ике елдан соң Нестор елъязмасының яңа тексты барлыкка килә. Аны Владимир Мономахнын олы улы кенәз Мстислав — иң тәвәккәл рус редакторы яза. Англия короленын оныгы. Швед короленын кияве була ул, һәм нәкъ менә аның белән берлектә варяг традицияләре көчле булган Новгород боярларында тәрбия алган кенәз Мстислав Русия тарихын үзе кирәк дип тапканча редакцияләп чыга. Язучы кенәзнен тырышлыгы белән Новгород Киевне “каплап китә". Шул рәвешле тарихтагы Киевнең урыслар тарафыннан яулап алыну хакындагы юллары сызып ташлана, һәм бу вакыйга өч йөз ел дәвамында укучылардан яшерелә Анын каравы, тарихта варягларның роле беренче урынга чыга. Янәсе, киевләннәр үзләре варягларны ил белән идарә итәргә чакырганнар. “Безгә кенәзлек итәргә килегез һәм хуҗа булыгыз", дигәннәре мәңгеләштерелә. Яңа тарихта норман Хельгның Киевне басып алуы да төшереп калдырыла. Киев каһаны Әскәрнен (урыслар аны Аскольд дип язалар) үтерелүе дә юкка чыгарыла. "Славян-норман” редакторы кенәз Мстислав Россия тарихына шул хәтле буталчык кертеп калдыра ки, аларны укыганда тәннәр чымырдый. Әмма Мстислав калдырган “яңалык" заман үтү белән чынлап та Русия тарихының нигезенә әверелә. Әнә шулай Мәскәү кенәз-варяглары хакимлегенә дучар ителгән халыклар — руслар дип аталалар. Хәер, Русия тарихын аннан сон да әнә шулай туктаусыз редакцияләп торганнар, моңа Иван Грозный патша да кул тыккан. Моны алар ихласи урыслар үз тарихларын белмәсеннәр, бабаларын онытсыннар өчен эшләгәннәр". — ди Мурал Аджи.
_ Борынгылар ялган тарихны ялган галимнәр тудырыр, дигәннәр Шунын кебек безнен бериш татарларыбыз: "Без болгарлар’” дип лаф орып, паспортларына кадәр “болгар" дип яздырып йөриләр Искитмәле хәл Наданлыкмы бу. әллә сон ялган тарих белән гасырлар буенча яшәгән баскынчы урыслардан куркумы9! Тегесе дә, монысы да бар бугай, юкса, алар ата-бабаларынын исемнәреннән баш тартмаслар иде — бүгенге исемнәреннән Бит урыслар бер дә үзләрен: “Без венедлар, баскынчы "руслар” түгел, лаф орып, паспортларын алыштырып йөрмиләр һәм йөрмәячәкләр дә Чөнки алар әнә шул ялган тарихларыннан үтә канәгатьләр
1919 елда В И Ленин тарихчы белгечләрдән Идел-Кама буйларында көн күргән халыклар турында мәгълүматлар соратып ала. Ана татарлар турында болай дип анлатма бирәләр: “Татарлар үзләрен бу исем белән атамыйлар Татар сүзе кытайлылардан килә. Кайчандыр IX гасырда Алтайда яшәгән төрки кавемнәрне кытайлылар — дала, тата, тадзе, таатар дип атаганнар", — дип язып бирәләр Ни өчен сорый сон моны ил башына килгән олуг большевик9 Хакыйкатьне табу өчен. Чөнки ул әлеге татарлар арасында яшәгән кеше һәм аларнын белемгә, мәдәнияткә омтылышы, белемнәре һәм укымышлыклары белән урыслардан да өстен булуларын күреп белгәнгә сорый Русия тарихчылары расларга тырышкан кебек, бу халыкнын кайдандыр Идел-Кама буйларына күчеп килгән халык түгеллеген аңлый ул, аңлап кына калмый, моңа бу халыкнын көнкүреш хәлләре аша да инана. Шуңа шиккә кала — күчмә дә. кыргый да түгел бу, ә мәгърифәтле, мәдәниятле, һөнәр-хезмәткә һәвәс халык Шуна күрә булса кирәк. Ленин нәкъ менә татар зыялыларына мөрәжәгать итә "Сез кемнәр9” Ягъни татарлармы, болгарлармы9 Мангуллармы9
“Без татарлар!” — дип жавап бирәләр шул чор зыялылары һәм бик дөрес эшлиләр Без чынлап та татарлар, ә борынгы бабаларыбызнын исемнәре болгарлар һәм кыпчаклар “Болгар" тарафдарлары1 — телисез икән, бу хакыйкатьне кабул итәсез, теләмисез икән, кесәгездә “болгар” дигән паспорт йөртәсез һәммә кеше өчен дә ирекле эш бу. Тик менә Татарстан илендә жир-табын бүлешкәндә бу исемне йөртүчеләргә җир бирелерме икән — мин белмим, бирелмәскә тиеш, чөнки бу милләте йөрткән халык бары тик Дунай тарафларында гына яши. Хәер, бу хәл дә мәшәкать тудырмас, юристлар моңа да җаен табарлар, сез тик барыбер үги анадан туган халыктай хис итәрсез үзегезне
Әйе, әйткәнемчә, кытайлылар тимерче төркиләрне "таатар” дип атаганнар Бу хакта Кытай тарихында (Бичурин буенча) мондый юллар бар. Төрек тимерчеләре кытайлыларга сабан, сука, кылыч, сөнге. ук очлары, китмән, хәнжәр. пычак кебек кораллар сатканнар, кытайлылар исә Алтау төрекләренә ефәк тукымалар, янмый торган күлмәкләр китергәннәр Тагы да сәере шулдыр, кытайлылар тимерне тимергә суккач чыккан тавышны "таатар" дип ишетәләр икән, ә без исә аны даң-доң, чан-чон дип Мин моны тикшерү өчен кытайлы язучылар Казанга килгәч тимерне тимергә сугып карадым һәм нинди тавыш ишетәсез9 дип сорадым һәм алар Бичурин әйткәнне расладылар — таатар. диделәр Мин авызымны ачтым да калдым, чөнки мин чан-чон тавышын ишеттем
Борынгы Болгарда илче йөзендә килгән Ибн Фадзан Болгар ханы Алмас җибәргән кешене "тимерче булган” дип әйтә Ә бит бу кешенен исеме бар — Тикин-төрек. Димәк, Болгарда тимерче гаять дәрәжәле кеше булган икән һәм XIII гасыр башында ук болгарларның чуен коя башлауларына да бер дә шаккатасы юк Бу хәл аларга борынгы төрки халыкларыннан ук килгән
Мәгәр, укучым, син хикмәт исемдә түгел, җисемдә, диярсен һәм бик хаклы булырсын Тик бит. туганкайлар, һәр халык үз исеме белән горурлана, ә безнен кайбсрләрсбез генә түгел, хәтта бабаларыбыз да (болгар) татар исеме белән бер дә горурланмаганнар, хәтта гарьләнгәннәр шуннан "Татар барда - хәтәр бар" дигән мәкаль дә туган булса кирәк Казанлыларнын “Без татарлар түгел, без мөселманнар", - дип Йөрүләре дә бары тик татар атамасынын асылына төшенмәүдән генә булгандыр Чөнки теге йә бу дингә инану һич кенә дә милләт атамасына кагылмый - бөтенләй башка мәгънәне аңзата Ахыр килеп, ни өчен бабаларыбыз ■'татар" исемен йөртүдән хурланганнар сон’
Шунын өчен кем инде үз илен басып алган халык исеме белән горурлансын ди. Тик бит урыслар да славяннарны басып алганнар һәм аларга үз исемнәрен
такканнар. Нигә соң алар бер дә үз кушаматларыннан зарланмыйлар, киресенчә, горурланалар. Шуның өчен, чөнки бу исем белән алар үзләре дә баскынчыларга әвереләләр, бик күп халыкларны басып алып, үз канатлары астына жыялар. Ә хак сүз хаким кулында, дигәннәр борынгылар.
Ауропалылар һәм урыслар өчен татар баскычны, күчеп йөрүче, ярымкыргый халык Кайбер галимнәр татарларның хәтта язмалары да булмаган, дип расларга маташалар. Тик бит бу ялган, безнең борынгы бабаларыбыз бик борынгы заманнардан ук рунида язганнар, әнә шул руни язманы Атилла Ауропага алып килә, һәм шунда бу язу тугандаш этрусклар язмасы белән кушылып, бүгенге латин алфавитын китереп чыгара. Борынгы һун бабаларыбызның үз язмалары булуны археологик казылмалар да раслый, әдәби мирас исә моны янә бер ныгыта, әйтик, Култәгин баһадир язмалары. Дөрес, Култәгин баһадирнын ташка язылган юлларын ул бары тик иске таштан яңарттырган һәм үзе кичергән вакыйгаларны өстәгән, дигән фаразлау да бар. Иншалла, бу да үз вакыты белән расланыр.
Борынгы бабаларыбыз — болгар төркиләре яшәгән төбәкләрдә: “Төньяк Кавказ, Дунай һәм Идел-Кама, Урал-Агыйдел буйларында — рун язулы текстлар табылды”, — дип яза үз хезмәтендә бер археолог (Шербак А. М., 1954.).
Кайбер галимнәр бу язуларны иске сармат язуы, дип гоман итәләр. Ләкин бит сарматлар төрки болгарларының канкардәшләре генә түгел, туганнары да булалар, шул ук вакытта һуннарнын да, ягъни борынгы скифләрнен дә туганнары.
“Борынгы төркиләр арасында балаларны уку-язуга, исәп-хисапка өйрәтү II111 гасырларда ук башлана”, — дип әйтелә Урта Азия тарихыңда (Тураев БА. — "История древнего Востока., Ташкент). X гасыр башында Болгарга сәяхәт кылган Ибнс Рустә: "... аларнын шәһәрләрендә генә түгел, хәтта авылларында да мәдрәсәләр бар”, — дип яза. Шулай ук Идел буе болгарларының Бохара, Сәмәрканд, Балх, Бәйхак, Сәбзәбер, Әмәл. Багдад, Киев, Новгород, Торжок, Владимир һ. б. шәһәрләрдә махсус товар ишләре (товарищество) булуы мәгълүм. Моның өстенә болгар бабаларыбызның Кытай, Иран, Көнчыгыш Ауропа, Рим, Византия, Мисыр илләре белән сәяси-сәүдә мөнәсәбәттә булуларын да читләтеп узу тарихыбызга карата гадел караш булмас иде. Ә сәяси-сәүдә мөнәсәбәтләр, бәхәссез, язма-килешүләрсез булмаган да булмаган.
Ә менә Русия тарихын тирәнгәрәк төшеп танышкач, аның нигезе хак булуына шундук шик туа. Русия тарихын миңа балачактан ук өйрәттеләр. Ә мин тарих фәнен бик яраттым, яраткач торган саен тирәнгәрәк төшәргә тырыштым, тирәнгә төшкән саен ялган өстенә ялганга тап була башладым. Шуннан Русиянен хакыйки тарихын эзләүчеләр рәтенә бастым. Ә Рәсәйнен хакыйки тарихын эзләүчеләр бер мин генә түгел икән. Әйтик, шул ук Мурад Анджи үзенең “Полынь половецкого поля” хезмәтендә русь графикасы турында менә ни ди: “...славян укытучылары — агалы-энеле изге Кирилл һәм Мефодий тарихы аеруча гыйбрәтле: аларга Русиядә һәйкәлләр куелган, алар хөрмәтенә бәйрәмнәр уздырыла. Ләкин аларнын славян булуларын кем һәм кайда дәлилләп күрсәткән сон? Чынында алар славян җирләреннән еракта, борынгы төрки болгарлары башкаласы Фанагориядә — Бөек Болгар каһанлыгында туганнар. Төрки телдә, дөресрәге борынгы болгар телеңдә сөйләшкәннәр һәм язганнар. Нинди славянлык булсын монда, яңа язуны бу ике туган үзләренең төрки халкы — болгарлар өчен иске рун язмасы нигезендә алмашка уйлап тапканнар. Бу ике туганның урыс телен белүләре кытай яки зулус телен белүләреннән бер дә артык булмаган. Изге Кирилл славян алфавитын — кириллицаны уйлап чыгармаган, ул глаголицаны уйлап тапкан. Ә болар икесе икс нәрсә. Төрки болгарлар һәм кыпчаклар борын заманнардан ук ул чорларда Ауропада гамәлдә булган грек һәм латин хәрефләреннән аермалы булган рун язуыннан (алфавитыннан) файдаланганнар. Үз язмаларына Ауропа кыяфәте бирергә теләп, әлеге икс туган рун язуын литерга (глаголицага) үзгәртеп куйганнар. Бары тик!
Глаголицага юнәлеш алганда грек хәрефләрен сукырларча күчерү генә җитми, төрки телнең үзенчәлекле авазларын аныклап чагылдарган хәрефләр дә кирәк була. Менә ни өчен глаголицада кырык хәреф барлыкка килә Билгеле булганча, славян телендә ул кадәр авазлар юк. “Беренче славян укытучылары” дигән ялган каян килеп чыккан соң0 Эш шунда: әлеге ике изге агайнын
тормышлары хакында язганда кайчандыр ялгышлык киткәнме, әллә юри шулай бутаганнармы, билгеле түгел Башта мона әһәмият бирмәгәннәр, аннары күнеккәннәр, тарихчылар исә моны тарихи факт итеп язмага кертеп җибәргәннәр Кирилл һәм Мефодий турындагы “Жития”нен чиркәү-славян тәрҗемәсендә Херсонеста Кирилл урыстан урысча белем алды", — диелгән Бетен ясалма тарих әнә шул җөмләдән башланган. Кириллнын урыс булмаганлыгы шушы ялган җөмләдән үк аерым-ачык күренеп тора Хәер, моны православие язмалары да инкяр итми Ул заманда Херсонесын — Корсунь дип атап йөрткәннәренә дә гаҗәпләнмибез. Ин яманы шул: изге ике туган турындагы грекча язылган оригиналда Кириллнын кайда укуы хакында бер җөмлә дә юк!
Тикшерә торгач, бу да ачыкланды Ялган тарихны язган авторлар оригиналдагы "сурский" дигән сүзне урысчага күчергәндә, “русский" дигән сүз белән алыштырып барганнар икән Менә шуннан сон барысы да банпүбән әйләнгән дә инде
Бераз гына сулыш алыйк әле. Тарихчы һәм бу хәлләрне тикшерүче Мурад Анджи ике туганны Бөек Болгар башкаласы Фанагориядә туганнар, ди Димәк, ошбу ике изге туган христиан динен кабул иткән, гәрчә изге Кирилл исемен үләр алдыннан гына алса да, ә бит анын атасы биргән исеме Константин була — димәк, алар төрки болгарлары булганнар Ә “сурский" сүзе, галим Л Мюллер раслаганча — “сирийский”ны, бер сүз белән “сурияле” сүзен аңлаткан Ул чорларда Сурия китапларына укымышлы туганнарның мөрәҗәгать итүе гадәти хәл булган, әлбәттә
“Ул чакта әле урыс китапларының исе дә булмаган, — дип әйтә галим Мурад Анджи — Чөнки славяннарның язулары булмаган Язулары булмагач, китаплары кайдан булсын инде9! Славяннар, дөресрәге, Ауропада атап йөртелгәнчә — венсдлар. археологларның табылмаларына караганда, язма дигән нәрсәне белмәгәннәр Хәер, Толпез күле янында табылган борынгы славян идолларында язулар табыла Ләкин нинди язулар соң алар9 Рун язулары' Төрекләрдә һәм борынгы германлыларда булган язуга охшаш язмалар “Беренче славян укытучылары” турындагы легенда ни Византия документлары белән, ни башка чыганаклар белән расланмый Югарыдагы “мәгърифәтчелек" әкиятен, гәрчә бу чорда русьларнын алфавитлары вә язмалары булмавын белсә дә Н М Карамзин да (Карамзин чыгышы белән Кырым татары була — ягъни Кара мәэзин оныгы) Нестордан сүзгә-сүз күчергән Кызганычка каршы, хәтта ошбу зыялы да Русиядә хөкем сөргән гадәткә хилафлык кыла алмаган"
Күренә ки, кадерле укучыларым. Рәсәй тарихына ялган өстснә ялган өстәлә генә торган Мин әнә шул тарихны укып үстем һәм, әлбәттә, бик күпләребез Рәсәй тарихына ышанганнар бардыр, ышанмаганнар бардыр Ышанасыз икән — ихтыярыгыз Әмма мин ышанмыйм Шуңа тарихи әсәрләр язарга керештем дә Инде ике туган мәгърифәтченең чын йөзен ачкан Мурад Анджинын Кирилл белән Мифодийга карата әйткән соңгы җөмләләрен китерәм. "Кирилл белән Мифодийны “беренче славян укытучылары" ясап, урыс елъязмачылары Кириллны (төгәлрәк итеп әйтсәк. Константин картны) христианлаштыру миссиясе белән Киевкә җибәргәннәр Үз заманынын бу бөек вәкиле һәм аларның кылган эшләре хакында урысларныкыннан башка борынгы чыганакларда да язылган, әмма Кириллнын Киевкә баруы турында ул язмаларда бер кәлимә сүз дә юк Мәгәр урыс елъязмачылары моңа әһәмият биреп тормаганнар” Ягъни ялган ары таба да дәвам иткән
"Кубрат хан" романын язган чорда мина берничә тапкыр Ленинградка барырга туры килде Бер баргач, тарихчы Лев Николаевич Гумилевны очраттым Ул мина эрмитажга керергә һәм запасникларда сакланган Кубрат хан хәзинәсен карарга киңәш итте Ленинград язучылар союзыннан юллама алып. Лев Николаевич фатихасы белән эрмитажга киттем Анда ул чакта директор булып. күптән түгел безгә олуг ханыбыз Кубратнын хәзинәләрен күрсәтеп киткән Б Б Пиатровскийның атасы утыра иде Тарихчы Гумилев фатихасы белән килдем дигәч, ул мина гид бирде һәм мин мона кадәр татар күзенә күрсәтелмәгән Кубрат хан хәзинәләрен төшеп карадым Әнә шул хәзинәләрне күргәч, безнең бабаларыбызнын м.чърифәттс булуларына тәмам инандым Хәзинәләрне күреп-карап чыккач мәрхүм галим
үзенең “Көнчыгыш мәдәниятеннән истәлекләр” дигән хезмәтен бүләк итте, һәм әйтте: “Славяннар турында язган да булыр идем, язар язма истәлекләр тапмадым, — диде, һәм тагын өстәде: “Кубрат хан хәзинәләрен славян вожагы хәзинәләре итеп күрергә телиләр, шунлыктан берәүгә дә күрсәтә алмыйбыз. Әмма хәзинәнең славян вожагыныкы булуга бер генә дәлил дә юк". 1985 елда бу галимнең “Фән" нәшриятында басылып чыккан китабын мин дикъкат белән укып чыктым, һәм инандым, ошбу олуг галим бөтен гомерен Көнчыгыш халыкларның мәдәни үсешен тикшерүгә һәм алар вәзгыятен ачыклауга сарыф иткән икән. Безнең бабаларыбыз хакында ул болай ди: “Кавем-кабиләләр туктаусыз күчеп йөрү сәбәпле — Һинд-Ауропа диалектларын йөртүче халыклар Көнчыгыш Урта Азия аша Ауропага үтеп кергәннәр, ә Көнчыгыш төрек, мангул, енисей, фин-угыр сүзләре Һинд- Ауропа диалектларын йөртүче халыкларга үтеп кергән... Ә соңрак Көнчыгыш- Иран диалектларын йөртүчеләр скиф-һун-сарматлар аша Ауропага үтеп керәләр"
Ләкин биредә хөрмәткә ия галим Ауропанын гадәти тарихчылары теориясенә иярә. Халыкларны “күчереп” йөртә. Скиф-һун, сарматларны “күчмә” халык дип күрә. Кавем-кабиләләр “туктаусыз күчеп йөрү сәбәпле”, ди. Тик бит бар халык та күчеп йөрмәгән. Хак, күчмә скифләр дә, һуннар да, болгарлар да булган. Әмма алар биләгән җирләреннән ерак китмәгәннәр, һәр җирнең, һәр елга буеның, һәр төбәкнең иясе-хужасы булган. Шулай булгач, нигә соң әле алар каядыр баш альт күчеп китәргә тиешләр. Әйтик, таныш булмаган ят җирләргә9.' Булмаган ул! Безгә мәгълүм халык бар — этрусклар. Римләннәргә күрше халык. Ә аларны төрки телдә сөйләшкәннәр дип гоман итәләр (чөнки руни белән этруск язмасын кушып, бүгенге латин графикасын төзиләр) Шуның өчен булса кирәк, латин хәрефләренең авазлары безнең татар теленә ятып тора. Аннары заманында Мәхмүд солтан римләннәр тәре явы артыннан тәре явы йөри башлагач, Рим императорына хат яза. Ул хатта мондый юллар бар: “Нигә сез үзегезгә кайчандыр кардәш булган халыкларга яу артыннан яу йөрисез?”
Ләкин инде бу чорда тәре яулары ниндидер кардәш милләтләр белән исәпләшеп тормый, чөнки диннең милләте юктыр.
Ни генә әйтсәк тә хакыйкать хакыйкать булып калачак. Б.Б Пиатровский хаклы — халыклар аралашып, бер-берсенә тел-лөгатьләрен “өләшеп” йөргәннәр. Әмма теге йә бу сүзне алганда да һәр тел үзенең нигез ташын саклап калган, гәрчә үз казанында гына кайнамаса да.
Әйтик, “Русь изначальная” китабының соңгы сүзендә язучы галим В Иванов: “Французларның арме — армия сүзе төркиләрнең “урма", “урмас" сүзенә тартым, ди. Ә “урмас” көч-куәтне анлата, дип хәтта татар сүзенә аңлатма бирергә тырыша. Шул ук вакытта бу сүз төркиләрнең “өер” сүзенә дә бик якын, ди. “Берегү” сүзен бригада сүзенә тартып китерә. “Солдат” сүзе исә “сун” — “һун” — ат менгән һун сүзеннән кергән, ди.
Олжас Сөләйманов үзенең “Аз-И-Я китабында “бирак” — союз сүзенә нигез булган, дип яза. Брак сүзе дә шуннан, ди. Дунай буе болгарларында бу сүз бүген дә “пирак” рәвешендә әйтелә, ягъни берегү мәгънәсен анлата
М. 3. Зәкиев (Татар теленең барлыкка килүе. — К., 1977) хезмәтендә: “Күп кенә галимнәр беренче төркиләрне сөннәр чорына да, сөннәрнсн таралу чорына да туры китереп карыйлар. Бу карашка таянганда, чыннан да Урга Азиядән башка урыннарда, мәсәлән, Идел-Урал, Кече Азиядә, Төньяк Кавказда, Кара диңгездән төньяктагы җирләргә кадәр төрки телдә сөйләшүче кабиләләр бөтенләй булмаган, сөннәрнен бу җирләргә күчеп килүләре төркиләрнең беренче дулкыны булган дип танырга туры килә Ләкин төрки сөйләшүче кавем-кабиләләр моңда элек-электән яшәмәгән булса, бу төбәкләрдә күп таралган скиф-сарматларны сөннәр (һуннар) гына чагыштырмача тиз төркиләштерә алырлар идеме икән?” — дигән фикер әйтә.
Хак фикер! М. 3. Зәкиев скиф-сарматларны бер халык итеп күрә. Ә бит бу халык, галим үзе әйтмешли, чанлап та “гомум төрки" телдә сөйләшкән. Моны археологик материаллар да раслый. Аннары янә бернәрсәне онытмасак иде — кабилә дигән сүз инде күптән искерде. Тарихчыларга аны күптән чүплеккә чыгарып ташларга вакыт. Бигрәк тә скиф-һуннарга карата бу сүз ягышмый һәм яттыр. Чөнки борынгы сөннәрдәге һәм һуннардагы кебек төрки каһанлыгында
да Һәммәсе дә гомуми хәрби-демократик союзга буйсынган. Ә хәрби-демократик союзга төрле диалектларда сөйләшсәләр дә — бер телдә сөйләшкән халыклар гына керә алган Хәрби-демократик союзга кергән төркиләр башка телдә сөйләшкән халыклар белән бары тик дипломатик мөнәсәбәттә генә булганнар, анда да каһанлык аша гына
Безгә ШУНЫСЫ Да билгеле, тарих та моны исбат итә —безнен һун һәм болгар бабаларыбыз Рим һәм Византия империяләре белән тыгыз дипломатик элемтәдә торганнар. “ Болгарларның бер кавеме булган утригурлар Кече Азия грек дәүләте белән сәүдә иткән, сәяси элемтәдә торган" (Г. Таһиржанов)
Бу хәл, һичшиксез, прогрессив күренеш булган. Ләкин безнен бабаларыбыз бер греклар белән генә элемтәдә торганнар дию белән бер дә килешеп бетәсе килми. Безнен бабаларыбыз ин әүвәл үзләренең кардәш кавемнәре булган Көнчыгыш төркиләре белән береккән рәвештә тыгыз элемтәдә булганнар. Бу инде рухи үсешнең асыл билгеләреннән берседер. Күрше халыклар белән булган багланышлар, аралашулар йогынтысында тереклек итү, әлбәттә, Урал-Кама буйларында көн күргән бабаларыбыз дәверендә дә дәвам иткән Әйтик, Болгар Башкаласында грек, әрмән, рус халыклары яшәгән һәм аларнын урам-базарларның булуы мәгълүм, анда зурмы-кечкенәме яһүд, мари, удмурт, мукшы-эржә, мордва халыкларының базарлары да булгандыр дигән фикер бар
Кала-сала төзү, корал ясау, ат дирбияләре җитештерү буенча да Идел буе болгарлары көнчыгыш ауропада үтә һәвәс халык булган. Тарихчылар билгеләп үткәнчә, 1230 елда кенәз Святослав бабасы салган иске чиркәүне җимертеп, анын урынына болгар осталарыннан таш чиркәү салдыра. Мисал итеп Успен соборы бинасын күрсәтергә була. Корал һәм ат дирбияләре ясау буенча болгарларга тин булмый Бер көнчыгыш тарихчысы "Болгарлар сугышчан халык, урысларны үзләренең туплары белән генә куркытып торалар", — дип яза. Бу хәл Сәлим хан чорында була. Ә Сәлим хан рәсми рәвештә Болгар тәхетендә 1164 елларда утырган
Кыскасы, болгарларның рухи мәдәнияте дә. анын бер өлешен тәшкил иткән әдәбияты да үз кысасында гына үсмәгән, күрше һәм диндәш халыклар вә илләр йогынтысында да булган. “Бабаларыбызнын мәдәнияте чынлап та югары булган", — дип яза галим тарихчы Габдрахман Таһиржанов үзенең "Тарихтан — әдәбиятка" дигән хезмәтендә (Казан, 1979 ).
Биләр шәһәрендә Болгар ханы хафизы Я куб Ногман “Тарихы Болгар” китабын яза. Бу хакта мөхтәрәм галимебез Шиһабетдин Мәржани дә искәреп үтә. Әмма ул китап мангул яулары чорында юкка чыккан булса кирәк, чөнки әлегә кадәр анын табылганы юк. Бәлкем ул киталнын күчермәсен Татищев кебек урыс миссионерлары юк иткәннәрдер, чөнки ошбу гадел булмаган тарихчы мөселманнардан: “Мин сезнең тарихыгызны бастырып чыгарам", — дип ялганлап, кулына кергән һәр китап өчен алтын белән түләп, бик күп Болгар мәгърифәтчеләренең китапларын жыя һәм үзенә кирәк мәгълүматларны алып, яндыра бара.
Ниһаять, Идел буе болгар халкының югары мәдәниятле булуын раслый торган бөек чыганак — Кол Гали поэмасы “Кыйссаи Йосыф” безнен кулда Бу әсәрне бөтен төрки дөньясы, бигрәк тә Идел-Кама-Ждек буйларында һәм төбәкләрендә яшәгән халыклар укыган булса кирәк Ошбу зур бәяләмә алган әсәр галимнәр раславынча, шагыйрь Кол Гали тарафыннан XIII гасыр башларында, ягъни ил-дәүләтебезгә мангуллар килгәнче иждт ителә.
Әгәр дә мәгәр Рәсәй галимнәре вә тарихчылары кулында шугы охшаш әсәр табылса, алар бу хакта бөтен дөньяга шәрран салган булырлар иде, ә без га тартарга бу поэманы совет чорында хәтта басарга да рөхсәт итмәделәр ул гынамы, гарәп шрифты белән язылган китапларны жысп. ул китапларны өйләрендә тоткан кешеләрне гаепләп, җыелган китапларны совет биналарын җылыту өчен котельныйларга яктылар Бу хәлгә патша самодержавиесе дә барып житмәгән иде
Безнең Болгар дәүләтебез чынлап та зур ил-.хөкүмәт булган Шул чордагы урыс елъязмачылары бабаларыбызнын башкаласы Болгарны тикмәгә генә Бөек Кала дип атамаганнардыр Бу кала Көнчыгыш Ауропада. чынлап та, бердәнбер кала булган — зурлыгы, сәүдә юллары челтәрләренең күплеге һәм халык саны
10. .к у . м»
белән дә. Хәтта мангуллар яулагач та биредә акча сугудан туктамыйлар. Ә соңра Батый хан, яубаш буларак яудан әйләнеп кайткач, нәкъ менә Болгар каласын башкаласы итмәк була. Әйтсәм әйтим инде, мангуллар баскынчылар буларак ничекләр генә кәпрәймәсеннәр, Болгарга килә-килүгә үк бабаларыбызнын телен генә түгел, диннәрен дә кабул итәргә мәҗбүр булганнар һәм күп тә үтми үзләре дә болгар-кыпчак арасында эреп беткәннәр. Иллә “татар” дигән исемнәрен тагып калдырганнар. Хәер, моңа да шаккатасы юк, чөнки галимебез Шиһабетдин Мәржани раславынча, мангул яугирләренен 80 проценты төркиләр була. Димәк, татар сүзе янә безнен борынгы көнчыгыш тарафларында яшәгән бабаларыбызныкы икән ләбаса! Шунын өчен, туганкайларым, татар исемен йөртүгә бер дә уфтанасы юк, паспортларыбызга “болгар” дип яздыруның да һич тә хажәте юктыр, чөнки “татар” сүзе шул ук төрки бабаларыбызныкы. Бу исем белән безгә гарьләнергә түгел, бәлки горурланырга кирәк — шул исем белән безне бөтен дөнья халкы белә, галимнәр һәм тарихчылар тарафыннан да бу исем бик күптән таныла килә һәм билгеле атама булып кала бирә. Без — татарлар — кайбер урыс язучылары әсәрләрендә сурәтләнгән кебек куркыныч халык түгел. Кунакчыл, хезмәт сөючән безнең халык Ә бит Болгар чорында һәм бигрәк тә Алтын Урда дәверендә һәр урыс кешесе татар кызына өйләнү белән чиктән тыш горурланган һәм мактанган. Хәер, ул хәзер дә шулай ләбаса. Тик кызларыбыз бу милләт вәкиле алдында түбәнсенмәсеннәр, горур һәм гыйффәтле булып калсыннар иде. Балаларына исем куштыру — чукыну — чит динне кабул итү мәсьәләсендә дә, ата-аналары тоткан дингә тугры калып, теге якны да, бу якны да рәнҗетмичә һәм өстен санамыйча үз вәзгыятьләренә һәм вөҗданнарына тугры калсыннар иде. Ахыр чиктә, адәм баласына Ана белән күрше Аллаһылан, диләр бит Димәк, без татарлар да урысларга Аллаһыдан, урысларга да без — татарлар — Аллаһыдан насыйп ителгәнбез булып чыга. Үз халкыңның гына мәнфәгатен кайгыртып, күршең теләкләренә сукыр калып, күз йомып, хәтта аны кимсетеп, рәнҗетеп яшәсән, ахыр чиктә, синең халкың да Аллаһы каһәренә тап булуы бар ич! Без татарлар, менә мең еллар була инде, урыслар белән күрше- шабра яшибез, шул исәптән урыс язучылары белән дә. Тик кайбер күршеләренә сукыр калган шовинист язучылар татарларны һаман бабалары тарафыннан яуланган, буйсындырылган, җирләре колония ителгән дип кабул итәләр. Шушы фикер сөрешеннән арына алмый инде XXI гасырга аяк басарга торалар. Ләкин заманалар нык кына үзгәрде ләбаса. Бүген, кичекмәстән, Русиягә федерациягә керәсе милләтләр мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Ашык-пошык, чиле-пешле табадан төшкән конститутциядән арынырга һәм бар булган проблемаларны да гадел рәвештә ике як белән дә бертигез килешеп хәл итү зарур. Килешүдән ике як та канәгать калсын. Башкача эшләү янә каршылыкларга китерәчәк. Шунда, бары тик шунда гына Русиядә яшәүче барча халыкларга да бер-берсенә ихлас күңелдән ышану килер, чөнки безгә XXI гасырда да күрше-шабра булып яшисе ич әле!?
М. Зәкиев үзенең “Төрки-татар этногенезы” хезмәтендә бу хакта күзгә бәреп әйтә: “Татарларны татар-монгол яулары белән тиңләп, Рәсәй тарихчылары аларны (ассызык минеке. — М. X.) төрле яклап начар итеп күрсәтү татар балаларында “мин татар түгел”, “минем татар буласым килми” дигән психологик халәт барлыкка китерде. Шәһәрләрдәге, Татарстаннан тыш регионнардагы татарларның шактые үзенең татар икәнен яшерә башлады, балаларын да рус, үзбәк, казакъ яисә әзәрбәйжан дип яздыру гадәте барлыкка килде Үзенең татар икәнен әйтергә кыенсыну Татарстаннан читтә яшәгән татарларда бигрәк тә көчәйде. Шуның аркасында татарның сан ягыннан үсеше шактый акырынайды. Урысларның бу сәясәте татар-урыс халкы арасындагы дуслыкка балта белән чапкан беренче зыяны иде”. (Ассызык минеке. — М. X.)
Ә җир шарында тереклек итүче бер генә халык та теге йә бу планетага күчеп китәргә җыенмый, күчеп китәргә җыенган хәлдә дә бу хәл тиз генә булмас кебек. Иңде Аллаһы тарафыннна татар һәм рус язучыларына күрше- шабра булып яшәргә язган икән һәм безгә Аллаһы теләге белән бер ил-дәүләтгә көн күрергә дучар ителгәнбез икән — сез инде, Русия язучылары, күршеләрегезнен телен, динен, гореф-гадәтен генә түгел, аларның ана телендә барган мәктәпләрен дә, урта һәм югары уку йортларын да сакларга, түрә-хакимнәрегездән саклатырга
тырышыгыз Киресе булган хәлдә Русия таралыр һәм сез инде аны беркайчан да жыя алмассыз. Чөнки дөньядагы бер генә империяне дә кире жыя алмадылар, вакыты җитү белән ил түрәләре вә хакимнәре нәкъ менә язучы-зыялылары коткысы белән империяне үзләре үк эчке каршылыклар аша җимерделәр һәм ары таба аякланып китә алмастай иттеләр.
440 елларда яшәгән бөек күрәзәче Мишель Нострадамус 1999 — 2002 елларда кешелектә кан коюның өченче туфан калкуы булачак дип фаразлый, ә 2005 һәм 2035 елларда Алтын чор башланачак, дип гоман итә. Бигрәк тә 2002 елны үтә яман һәм хәтәр хәлләр елы дип фаразлый бөек күрәзәче: " күктән утлы сөңгеләр явачак, ут өермәсе өч төн буена (димәк, хәтта кояш та күренмәячәк. — М. X.) дәвам итәчәк. Күктән төшкән утлар белән бөтен калалар диярлек яндырылачак"
Күрәзә фаразлаган 2002 елга кул сузарлык кына ара калды. Күктән төшәсе утлар Русияне дә читләтеп үтмәс, чөнки атом-төш коралының ин күбесе, ин яманы Русиядә. Бөек күрәзәче раславынча һәм фаразлавынча, Жир шарына бары тик 2005 — 2035 елларда гына тынычлык киләчәк һәм Атгын чор урнашачак Шул елларда гына: “Ин гадел закон туачак һәм тынычлык киләчәк. Тынычлык килер, берләшү һәм үзгәрешләр булыр", — ди күрәзәче Алтын чорны күз угында тотып.
Мин бу бөек күрәзәченең сүзләренә игътибар да итмәгән булыр идем Ләкин ул Русиядә буласы революцияне дә, хәтта СССР империясенең бстәсен — елы, ае, көне белән диярлек тәгаенләп әйтә.
Күрәзәчене берьякка куеп, Русиядә чынлап та уңай якка үзгәрешләр башланды, дип әйтергә була булуын Тик Русия зыялылары һаман бер җырны җырлыйлар — “бердәм һәм бүленмәс ." дип авыз суын корыталар. Күптән түгел Русия Себсрдә яулаучы Ермак баһадирга багышланган кино күрсәтте Киноны экранга чыгарыр алдыннан бер хөрмәткә ия артист "Баһадир Ермак Себергә ирек даулап барган", — дип ычкындырды Нинди гаделсезлек! Кем туган илдән куган Ермак юлбасарны7 Кем аңа Себер халкының канын коярга фатиха биргән'* Шул ук Рәсәй патшасы түгелме?.. Ирек даулаучылар түгел, илбасарлар ич алар!
Күренә ки, Рәсәйдә тарихны бозып күрсәтү, язу һаман мен еллар элек башлангандагы кебек дәвам итә. һәм Рәсәй хакимияте, һәм урыс зыялылары кайчан да булса яуланган халыклардан гафу үтенер, бабалары кылган гөнаһлары өчен тәүбә итәрләр дип өмет итәсе юк. Әмма барыбер заманалар үзгәрде ич, кешелек 2000 нче елга аяк басарга тора. Әйе, бербөтен Рәсәй шушы килеш озак тора алырмы, өстәлдән төшкән кыйммәтле ваза кебек челпәрәмә килеп ватылмасмы7.. Хәер, Рәсәйдәгс милли сәясәт шул килеш калса. Тормыш агышы һәм Вакыт аны үзе таркатачак һәм аны нәкъ менә Рәсәйдәгс эчке кочләр таркатачак Рәсәйгә, федерацияне ныгыту һәм камилләштерү өчен, милләтара мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк һәм кичекмәстән хәл итәргә кирәк Тик бу четерекле мәсьәләне Рәсәй һаман да хәл итәргә ашыкмый Ә бит Рәсәй-Русиягә күрәзәче Мишель Нострадамус әйткән "Алтын чорга" дөнья империяләре арасында беренче булып аяк басарга да һәм, шул җайдан, бөтен дөнья империяләренә үрнәк булырга да мөмкинлекләр бар Моның очен ана кул астыңдагы халыкларга тулы ирек бирергә генә кирәк - килешеп яшәргә кирәк Моны кылырга әле сон түгел. Соң түгел!