Логотип Казан Утлары
Публицистика

САБАН ТУЙЛАРЫНДА — ХАЛКЫБЫЗ АСЫЛЫ


атар бүген, егерменче гасыр азагында, мәңгелектән килүче Вакытның яна чоры дип йөртелгән чорнын ике меңенче өлеше түгәрәкләнеп килгәндә, уйлана:
— Без кемнәр булганбыз9 Бүгенгә кемнәр булып килеп життек, турырак әйткәндә, без кемнәргә әверелдек, үзебез булудан туктап барабыз түгелме9 Асылыбызны ачыклыйк, үзебезне табыйк
Бер без генә түгел, башка халыклар да шундый гамь белән яши һичшиксез, милли кыйбла табылырга тиеш Бәхәссез, анын нигезендә милли үзлегебез, милли асылыбыз ятарга тиеш.
Дамир Шәрәфетлинов үэенсн "Сабан туе” исемле китабын “халкыбызнын яшәеше” дип шәрехләгән Китап дәүләтебезнең икс телеңдә татарча һәм урысча язылган. Урысча әйтелештә: "Сабантуй — образ жизни народа" Татарча өлеше үзебез һәм якын төрки туганнар өчен булса, урыс теле аркылы татар халкының яшәеше хакында башкаларга ла сөйләп бирелә
Асылың, үзлегең-үзгәлегең, үзенчәле- ген-барлыгын — нәрсә ул9 Ул — гореф- гадәтең, йола-бәйрәмнәрен, гамәл-шө- гыльләрен. гыйлем-һөнәр эстәү һәм эш- хезмәт тәртибен, дәрәжәң Шуларда синең барлыгын, үзгәлеген, үзәгеңнең ныклыгы
Китап шул хакта Ничек яшәвебез хакында. Менә аның эчтәлеге
— Халык бәйрәмнәре.
— Борынгы йоланын яшьлеге.
— Гасырлар кайтавазы.
— Сабан туеннан — Бөтендөнья уеннарына
— Сабан туе киләчәккә атлый Милли йолаларыбыз турында языла килгән. Бик борынгыдан ук. Төрки бабаларыбыз дөньяда күрекле булганнар Үзләре дә язганнар, аларны күргән, белгән халыкларның вәкилләре дә язып калдырганнар
Шулай да гасырлардан килгән тарихыбызның эзлекле, тәфсилле, томнарга тупланган язмасы әлегә юк Әмма ул тарих бар Татар бугазыннан алып. Гибралтар бугазына. Ерак Шәрыктан Ерак Гарспкә, халыкча әйтсәк, Мәшрикъ тән Мәгьрибкәчә төрки-татар катнашмаган вакыйга, гореф-гадәт, эш-гамәл юк кебек Безнең тарих кытай, япон, монгол, һинд. урыс, грек, гарәп, фарсы, испан, итальян, француз, герман сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләре, рухани-сәясәтчеләре. хөкемдарлары, елъязмачы-язучылары. тарихчылары, телчеләре һ б әһелләре тарафыннан теркәлгән Без шуларны эзлибез, таба торабыз, тарих итеп яза киләбез
Т Китап күзәтү
Д. Шәрәфетдинов китабы да шул бай мираска таяна, шуннан тамырланып, үсеп чыга, аны гыйльми эшкәртеп, шул нигездә, шул корылмага яна ташбүрәнәләр өсти, тамыр-үсентеләрнең гасырларда үсешен-яңарышын күзәтә, бүгенге дәрәҗәсен барлый, киләчәген планлаштыра.
Бу китапның язылу тарихы гыйбрәтле. Автор — белеме, хезмәт юлы, шөгыльләре белән — филолог-мөгаллим, журналист-язучы, архивчы-галим, көрәшче-батыр, спортчы-судья. Ул үзе дә Сабан туе мәйданыннан.
Мина шулай тоела: бер мәлне ул үзенә: “Бу бәйрәм кайчан барлыкка килгән, кайдан, кемнәрдән килә? Нигә кирәк булган9 Мәйдан уртасында басып торучы мин — кем?” — дигәнрәк уйлар-сораулар биргәндер.
Иңде менә шундый ук сорауларны Көн, Заман, Киләчәк үзе куя. Кызыксыну мәҗбүрияткә әверелә. Гомер буе эзләнгән-язылганнарны халыкка җиткерү бурычы туа. Бу китап — кеше табигатенең эзләнүе, ихтыяҗы җимеше Иҗади, тырыш шәхеснең максатчан, үҗәтлек белән еллар дәвамында хезмәт куюы нәтиҗәсе.
Авторнын халәте — милләт халәте.
Авторның җегәре — милләт җегәре.
Ирексездән гасыр башыннан билгеле бер тарихи сөйләшү, тарихи барлау искә төшә.
1921 елның март ае. Татарстан Республикасына әле бер яшь тә тулмаган. Татарстан делегациясе Совет хөкүмәте башлыгы Владимир Ильич Ульянов белән очраша. Якташлар очрашуы була бу.
— Әйтегез әле, безнең татар әдәбияты белән эш ничек тора? Әлеге... ни атлы соң... Мулла улы... Пушкин, Лермонтов әсәрләрен үз туган теленә тәрҗемә иткән... Габдулла, Габдулла..., — дип исенә төшерергә тырыша Ленин.
— Тукаев! — дип әйтеп куйдым, дип яза истәлек авторы Владимир Бахметьев.
— Шагыйрьнең эшен лаеклы дәвам иттерүчеләр бармы соң? —дип төпченә ил җитәкчесе. Бахметьев берничә яшь татар язучысының исемен әйтә.
— Димәк, базда дары бетмәгән әле! — ди Ленин, елмаеп, канәгать булып.
Совет чоры кешеләренә бу бик билгеле факт. Мин аны 1975 елда Равил Фәйзуллин төзеп чыгарган “Тукайга чәчәкләр” дигән җыентыктан китердем.
Ул көннәрдән соң сигез дистәгә якын ел узган. Без бүген дә Татарстан дәүләтен төзү мәшәкатьләре белән мәшгуль. Алда торган бурычлар шулар ук:
— Татар телен дәүләт теленә әверелдерү;
— Ата-баба горефе белән яшәүгә кайту;
— Милләт буларак сакланып калу...
"Сабан туе” китабын язган Дамир Шәрәфетдинов өчен ул дистә еллар өзек ара түгел. Ул үз гомеренең дүрт дистә еллары буена туган халкының яшәү рәвеше белән яши, шул яшәешне саф килеш дәвам итүне хаклап мәкаләләр яза, җыентыклар чыгара
“Сабан туе” китабы Бөтендөнья татар конгрессынын II корылтаена чыгып өлгерде. Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүнең 7 еллыгына чыгарылды. Авторның туган җиренең, иленең борчу- мәшәкатьләре белән яшәве, аларны яңа заманга, киләчәккә яраклы итеп чишә баруда шәхси өлеше, катнашуының бер чагылышы булды бу китап.
Татар — дөньякүләм халык. Безнең татарлыгыбыз татарча сөйләшүебездә, татарча яшәү рәвешебездә. Америка татары белән Австралия татары, Сахалин белән Донбасс татары — кыскасы, төрле кыйтгаларның төрле төбәкләреңдә көн күрүче татар халкының бер үк йолаларны тотып, бер ук бәйрәмнәрдә бәйрәмләшеп, бер рух, бер дәрт, бер моң, бер җыр белән яшәвендә.
Сабан туебыз кайда да сабан туе. Китапта шундыйрак аталган аерым бүлек бар хәтта: “Сабан туе — ул Киевтә дә сабан туе”. Сабан туе — татарның үзенә бер төрле корылтае ул, бер-береңне таныта, таныштыра, берләштерә торган корылтай.
Дамир Шәрәфетдинов болай яза: “Традицияләр һәм йолаларның тәрбияви әһәмияте безнең республика шартларында бүген, Татарстанның яңа Конституциясендә ныгытылган дәүләт суверенитеты турындагы Декларациясен эзлекле рәвештә тормышка ашыру дәвамында, халкыбызның рухи яңаруы баргаңда аеруча арта.
Гореф-гадәтләр һәм йолалар суверенитет идеяләрен тирәнтен аңлауга һәм үзләштерүгә, аларны уй һәм гамәлләребезгә әверелдерүгә, туган республикабызда бара торган һәр нәрсәгә катнашабыз барлыгын тоюдан горурлык тәрбияләргә булыша.
Бездә хәзер бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр турында дәүләт кануннары бар Бу — аларнын кайберләреңә дәүләт статусы бирелде дигән сүз Шактый кызыклы күренеш. Кайберләренә генә. Алар — дәүләт тарафыннан халыкка тәкъдим ителгән бәйрәмнәр Арада халыклашып өлгергән бәйрәмнәр дә бар Корбан. Раштуа бәйрәмнәре кебек Борынгыдан килгән үз бәйрәмнәренә халык ин зур статусны — халык статусын биргән Алар халык кануннары буенча туа, үзгәрә..."
Гореф-гадәтләр, йолалар ничек канунлаша, үзләренә генә хас, халык иҗатына хас бөтенлекне нинди тамырлардан ала9 Дамир Шәрәфетдинов бәйрәмнәребезнен ничек оештырылуы, ничек үтүе турында авылдан-авылга күчеп, иркенләп, илһамланып яза. Әйтик, өр-яна бәйрәмебез — Республика көне — 30 август тантаналары турында ул: “Татарстан Республикасы игълан ителгән көн халкыбызнын ин матур, ин истәлекле бәйрәменә әверелде. Мондый феноменның сере нәрсәдә? Барыннан да элек — аның идея эчтәлегендә — дип яза һәм фикерен раслап санап китә: беренчедән, икенчедән, өченчедән
Кеше, халык, милләт рухынын төп хасияте — азатлыкка, хөрлеккә омтылу Аның гасырлар дәвамында канунлашып килгән барлык йолалары, бәйрәмнәре рухынын азатлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Республика көне — Татарстан улларының, кызларының, гасырлар дәвамында бергә яшәгән бар халыкларының рухына туры килгән баш бәйрәме
“... Тарихны ничек булган, шулай кабул итәргә кирәк", — дип искәртә автор. Ә тарихи факт шундый: Иван Грозный тарафыннан 1552 елда Казан ханлыгы басып алынгач, Октябрьгә кадәр Россия патшасы титулында "Казан патшасы" дигән сүзләр сакланып килде, һәм бу — патша тажынын символик бер атрибуты гына да түгел иде. “1552 елда Казан ханлыгы руслар тарафыннан басып алынганнан сон, аның халкы — хәзерге татарлар — өч ярым гасыр дәвамында патша хакимиятенең даими рәвештә эзәрлекләвеннән торган авыр юл үтте...” Тырнаклар эчендәге соңгы җөмлә Т. Дәүләтшиннын 1974 елда Лондонда чыккан “Советский Татарстан” исемле китабыннан алынган.
“Октябрь инкыйлабы тарафыннан уятылган һәм демократик Россия белән бергә чын, нык һәм ышанычлы федерация төзергә теләүче элек изелгән халыкларның мөстәкыйльлеккә туктаусыз хәрәкәтен беркем дә туктага алмаячак Заманның таләбе һәм йөзе шундый”, — дигән нәтиҗә ясый Дамир Шәрәфетдинов
Кемгә нинди уйлар киләдер, авторның тарихи йолаларыбызнын тууын, бәйрәмнәргә әверелүен тасвирлаган язмаларын укыганда минем үземә шундыйрак фикер дә килде:
— Бездә октябрь ае башында Хәтер көннәрен уздыру бар. Бу әле башлангыч хәлендә, һаман энтузиазм рәвешендә бара Аны рәсми төстә уздыруны даулап йөрү дә бар 7 ноябрь (25 октябрь) татар халкы өчен азатлык яулаучыларны искә алу көне түгелмени9 1552 елның 2 октябреннән эстафета шунда сузыла Әле безнең Җиңү көнебез — 9 май да бар Монысы да Ватан азатлыгын саклап һәлак булганнарны хәтерләү көне бит. 25 октябрь Россия Президенты Указы белән (|юдерациякүләм истәлек көненә әверелдерелгән. Файдаланыйк булмаса, татар россиякүләм халык ич. Хәтер көненә бар дөньядан Казан Кремленә генә җыелырга димәгән. Кайда татар, шунда Хәтер көне (бәлки Яңарыш көнедер) үткәрелсә, дөресрәк тә, тәэсирлерәк тә булмасмы9
Гореф-гадәт, йола дигәндә ниндидер искеләрдән калган нәрсәләр күз алдына килә Чөнки озак вакытлар йолалар онытылып торды, яналары урнаштырылды Хәзер онытылып торганнары кире әйләнеп кайта, кичәгс-бүгенге бәйрәмнәребез яңа эчтәлек ала Бу хакта "Сабан туе" китабында тәфсилләп сөйләнә Казан, Азнакай. Әлмәт, Алабуга. Чистай. Авыллар, шәһәрләр һәрберсендә ниндидер яңалык, үзенчәлек... Ә бәйрәмнәребез — бер, бердәм. Җинүнен 50 еллыгын уздыру, мәсәлән, "тормыш рәвешебезгә патриотик йола-гадәтләрне кертә баруга этәргеч булды”, - бәйрәм үзе чын мәгънәсендә бөтенхалык тантанасы һәм
12. .к.У.» М!
сагыш, һәм кайгы бергә катнашкан тирән дулкынландыргыч йола булып әверелде" дигән нәтиҗә ясала.
Өстән игълан итеп кертелгән бәйрәм генә түгел идеме сон Жинү бәйрәме9 Сугыш — һәр халыкның, һәр гаиләнең, һәр кешенең желегенә үткән, балаларыбызның канына күчкән зур фажига. Шуңа бәйле һәр истәлек-хатирә, һәр эш-гамәлебез гадәтебезгә әверелә, йола төсен ала. Халык үз тарихыннан, үз милли гадәтләреннән килгән әхлакый нормаларын шул йолага туплый. Аның мәҗүси, дини, дөньяви яшәеш күнекмәләре рәсми бәйрәмнең эчтәлеген билгели, шул бер йолада канунлаша.
Бу бәйрәм Указ. Декрет, Карар белән генә түгел, шул фаҗигане кичергән, сугыш афәтен җиңгән халык җаныннан алып игълан ителгән
Бәйрәм, гореф-гадәт, йола, дибез. Шулар белән яшибез дә. Ә нинди йолаларыбызны беләбез икән9 “Сабан туе” китабьш укып, үзебезне тикшерә алабыз: дәүләткүләм бәйрәмнәр, календарь йолалар, гаилә йолалары. Әйтик, календарь йолалар: язгы-жәйге, көзге-кышкы гореф-гадәтләр һәм йолалар. Әт-бабаларыбызнын яшәү рәвешендә барлыкка килгән, гасырлар дәвамында чарланган, камилләшкән, тормыш алып бару, нәсел-ыруны үстерү-ишәйтү, көн күрү, табигать шартларына ярашу кебек яшәү кануннарыбыз. Алар сынау узганнар, күңелгә якыннар.
Мин — совет чоры кешесе, тагар авылы баласымын, китапны үземне сынап укыдым, әйтәм: юкка үзебезне битәрлибез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, бәйрәмнәребез үзебез белән, күңелләребездә, көнкүрешебездә икән. Бозны да озаттык, карга туйлары да уздырдык, яңгыр боткасы да пешердек, каз һәм тула өмәләрен дә күрдек, аулак өйләргә дә йөрдек.
Яшьләребез белмиме? Аның каруы, алар бабалары белмәгәнне беләләр. Белгәннәре гел начардан гына да тормый. Дамир Шәрәфетдинов китабы кебек китаплар яшьләр өчен — ата-бабалар тәҗрибәсе, гасырлар буе күп буыннар камилләштергән рухи-әхлакый кануннар. Әлеге китап үзенә бер төрле сүзлек- белешмә, билгеле бер күләмдә энциклопедиябез була ала.
Автор. “Киләчәккә юнәлгән халык традицияләре, яңа әхлакый һәм сәнгатьчә эчтәлек белән байый барып, халыкның яшәү рәвешен тәшкил итәләр. Алар мөһим тәрбия чарасы булып торалар. Бу җәһәттән Сабан туебыз аерым игътибарга лаек”, — дип яза.
Күпгасырлы, бай традицияле, шул ук вакытта мәңге яшь милли бәйрәмебез ул Сабан туе!
Бсзнсн Сабан туебыз халкыбыз гореф-гадәтләреннән, йолаларыннан, традицияләреннән, ышануларыннан, мәжүси һәм дини карашларыннан, мәңгелек көнкүреш тәҗрибәсеннән үрелеп барлыкка килгән, китапча итеп әйтсәк, квинтэссенция, бер феномен. Бәйрәм дию генә анын өчен таррак. Туй атамасына да сыешмый ул. Әйе, бүген дә ул — йола. Табигатьнең яшьлеге, уянуы, язгы кыр эшләре белән бәйле йола. Шул ук вакыгта ул —уңыш бәйрәме, хезмәт туе да. Ул жир куенына салынган орлыклардан мул уныш үсүен теләүгә. Күктән, Кояштан. Жилдән-Янгырдан мәрхәмәт сорауларга бәйләнешле гореф-йолаларны да эченә ала кебек.
Ә ат чабышлары9 Баш батырны тәкә биреп зурлау’ Колга очындагы әтәч? Ин соңгы килгән атка бүләк бирү’ Нәзер аты9
Мондый йолалар һичшиксез борынгыдан, аларда — әби-бабаларыбыз рухы. Сабан туенда катнашу, сабан туе рухы белән яшәү — ата-бабаларыбыз рухына, мәңгелеккә, тамырларыбызга кушылу ул.
һәрбсрсбсз сабан туенда булган, катнашкан, күргән, кичергән Сабан туйларыбыз безнең, китаптагыча итеп әйтсәк, хезмәт мәйданы, дуслык мәйданы, спорт һәм сәламәтлек бәйрәме, сәнгать бәйрәме, рухи сафлану көне Автор сабан туйларыбызны иләк аша или, аларга Олимпия уеннары биеклегеннән күз сала, күршеләр, чит-ят халыклар хөкеменә куя. Гасырлар сынавы аша үткәрә Ин моһиме — үз халыкыбызнын мөнәсәбәте аша тикшерә. Сабан туйсыз авыл булмаска тиешле Оештыручысы — халык үзе житәкчесс-хадиме. хакиме, бае-ярлысы, көрәшчссс-трснеры, музыканты-язучысы, ат караучысы-көтүчесс, сәүдәгәре, әзергә- бәзсрс, кыскасы, яше-карты...
Бу — безнең халыкыбыз турындагы китап Каһарманнары, балаларыбыздан алып картларга кадәр, үзебез: туган табигатебез, мал-туарыбыз, авылларыбыз- шәһәрләребез; көрәшчеләр, узышчылар, авырлык күтәрүче пәһлеваннар, зирәкләр, булдыклылар-уңганнар, һөнәрлеләр, житезләр, жыр-бию осталары, шагыйрьләрс- чәчәннәрс...
Монда жинүгә омтылыш, тәртиплелек, көндәшкә хөрмәт, ярышу -тартышу әхлагы, үзе ярыш — үзе уен, димәк, уены-чыны бергә Хәрәкәттәге халык. Сабан туе — үзе бер дәүләт тормышы кебек ул: хакимияте, кагыйдәләре, казыйлары, каһарманнары һәм гавамы, тәртип сакчылары белән.
“һәм, әлбәттә инде. — дип дәвам итә автор. — Сабан туе безнен азучыларыбыз, рәссамнарыбыз, композиторларыбызнын илһам чыганагы булып әверелде Ул Г Тукай. Г Ибраһимов. Г Бәширов, X. Туфан. С Хәким. Ә Еники, Н Фәттах, М Мәһдиев, Ш Галиев, Р Файзуллин, Р Харис. Г. Рәхим Р Мөхәммәдисв, М. Әгьләмов, Зөлфәт, Р Миннуллин, Р Вәлисв һәм башка татар язучылары һәм шагыйрьләре ижатында чагылыш таба.
“Сабан туе” — үзенең икенче симфониясен Н Җиһанов шулай дип атады Бу темага Ш Шарифуллин симфониясен. Ф Әхмәтов, 3. Хәбибу.ттии шул исемдәге әсәрләрен багышладылар Сабан туе рәссам нарыбыздан Б Урманчс, Л. Фәттахов, Т Хажиәхмәтов. И Әхмәдисв. И Колмогорцсва, Н Адылов һәм башкаларның ижатларында урын алды Мәсәлән, белгечләр Лотфулла Фәттаховнын "Сабан туе" әсәрен сугыштан соңгы тагар рәсем сәнгатендә ин күренеклеләр рәтенә куялар".
Җитмешенче еллар азагында, торгынлык һәм милли нигилизм чорында рәссамнар югалган кыйммәтләр, халык көнкүрешенең үлеп барган матурлыга, үзлекне юксыну турында фәлсәфи уйларын чагылдырдылар Әйтик. А Абзгиль- диннын "Капчык киеп йөгерү", Б. Урманченын “Сабан тус", В Федоровның “Сабан туе" дигән сюжетларында сабан туе күренешләре, күңел ачу тамашалары булудан бигрәк, уйларга сала, моңсулык иңдерә Ш. Шэйду длинный “Сабан тус"нда милли колоритлы кешеләр арасындагы курайчы малай образы аша. элеккеге рәссмнәрдәгсдән аермалы буларак, беренче мәртәбә мәдәнилек — рухичык, милли мирас, бабаларыбыз дөньясының гүзәллеге мәсьәләләре куела Ә инде сиксәненче еллар уртасында “милли җанлану "дан башлап сабан туе сюжетлары халыкнын рухи уянуы һәм иҗтимагый гайрәте турында сөйлиләр Рәсемнәрдә билләрен сөлге белән буган, идеаллаштырылган Алыплар калка, иярләрендә нәфис батырлар утырган нечкә сыйраклы атлар басып килә, халык көйләре
“янгырап тора”, — кыскасы, тамаша үлемсез баһадир — халык, аның үткәне һәм
бүгенгесе турында шагыйрәнә миф-риваятькә әверелә. (Р. Вахитов. “Болгар жире
турында сюита”. Триптих”). Ә Р. Заһидуллинның “Сабан туе” һәм Ә. Мәҗитовның
“Бәйрәм” дигән әсәрләреңдә үзенең суверенитетын һәм кешелек хокукларын яклауга
күтәрелгән татар халкының көч-куәте, “мәйдан энергиясе” ташкыны агыла.
Сабан туе — безнең визит карточкабыз да. Ул күршеләрне дә, ерактан
кунакларны да, илчеләрне дә үзенә кабул итә, күңелләре булганчы кочагында тота.
Сабан туенда бер булган, бәйрәм иткән кеше аңа карата битараф кала алмый. Ул
һәркемне бердәй әсир итә. Бу бәйрәмебез турында, гомумән, татарның гореф-
гадәтләре, йолалары хакында сүзе-фикере булганнарга, шул исәптән, алардан кер
эзләгәннәргә дә китапта урын бирелә. Без бит киң дөньяда үзебезгә лаеклы
урыныбызны даулыйбыз, “дөнья һәм без” — бүген актуаль тема... Дөнья көзгесендә без
нинди булып күренәбез? Китапны язган Дамир Шәрәфетдиновнын үз хезмәтенә куйган
таләпләренең берсе шул сорауга да җавап табу кебек. Бу кадәресе үзе генә дә — зур
һәм үтә кирәкле хезмәт.
Китапка “Сүз башы” язган профессор
Булат Солтанбәков шундый истәлеге белән
уртаклаша: “Танылган француз политологы,
журналист һәм язучы Кенизи Мурад,
Каенлыкта узган Казан сабан туенда
булганнан соң, соклануын шундый сүзләр
белән белдерде: “Сабан туе — могҗиза ул!
Сез бу бәйрәмдә катнашучыларга һәм аның
кунакларына карагыз әле, алар көңдәлек
мәшәкатьләрен, бөтен проблемаларын
өйләрендә калдырганнар. Мин аларның
йөзләрендә искиткеч шатлык, күңел көрлеге
һәм миһербанлык күрдем”, — диде.
Ә соңрак, без Парижда очрашкан
вакытта, ул милли бәйрәмнәребезне искә
алып, фикерен тагын да аныклый төште.
Аның уенча, сабан туе, җәдитчелек —
исламдагы дөньяви мәгърифәтчелек
хәрәкәте — кебек үк, татар халкының
гомумкешелек кыйммәтләре хәзинәсенә
керткән лаеклы өлеше ул... Үзенең
шәҗәрәсендә Мөхәммәт пәйгамбәр һәм
төрек солтаннары токымы геннары
кушылган кешенең, Шәрык белгеченең
шундый бәясе белән килешми мөмкин
түгел”.
Белгеч бәясенә без, әлбәттә, кушы-
лабыз. Сабан туен бер бәйрәм генә итеп
күргәч, белгән кеше өчен бу — кешелек
хәзинәләренә безнең бер өлешебез. Ә сабан
туйларына жаны-тәне белән береккән, татар
мәдәнияте турында белем-мәгьлүматлы
китап авторының фикере киңрәк, төгәлрәк:
“Сабан туе — татар халкы яшәешенең
мәңгелек Вакытның бер фасылында
табигать-анабыз кочагында гәүдәләнеше
ул”.
Тормыш — театр, анда һәр кеше
үзенең ролен башкара дигән фикер дә бар.
Әмма бу фикердә эчке бәйләнештән формаль
охшату күбрәк сыман. Ә сабан туебыз бит —
тормышнын рәвеше, без
шулай яшибез: хезмәт итәбез, ярышабыз, җинәбез-жинсләбез, бүләкләнәбез- бүләксез
калабыз, ымсынабыз-югалтабыз, уйныйбыз-көләбез... Сабан туе мәйданы —Ил-Ватан
мәйданы, тамашачылары — халкыбыз.
Әйтик, без — атлы халык, сабан туебызда без атта; без мал-туарлы халык
— сабан туебызда баш батырга бүләгебез —тәкә; без һөнәрле халык — сабан
туебызда кызларыбыз чиккән бүләк сөлгеләрне эләктерер өчен генә дә һөнәрләреңне,
зирәклегеңне, җитезлегеңне, батырлыгыңны һәм башка булдыклыкларыңны
күрсәтәсең.
Сабан туйларында хезмәткә мәдхия. Атка мәдхия Батырлыкка, баһадирлыкка
мәдхия. Жыр-биюгә, уен-көлкегә мәдхия. Болар бар да халыкның үзенә мәдхия булып
берләшә.
Могжиза — без үзебез, гомумкешелек хәзинәсендә кыйммәтле бер өлеш
— татар халкы.
Дамир Шәрәфстдинов төрле яклап шуны раслый.
Нәкъ менә шуңа күрә сабан туебызны саклау — татарның үзен саклау. Нәкъ
менә шунлыктан сабан туебызга һәр яктан игътибар зур: тугандашлар ягыннан да,
безне өнәмәүчеләрдән дә, дөнья сәясәтен билгеләүчеләр тарафыннан да.
Без хәзер үзебезнең җегәрлегебезне барлыйбыз, әйтәбез: безне тел яшәтә, безне
дин яшәтә, безне моң яшәтә! — дибез.
Дөрес булып күренсә дә, бик үк төгәл фикер түгел шикелле Беләбез: бер ук
халыкның берничә дине була ала. Ә теле, моңы, сабан туе — бер, уртак. Ул
идеологияләрне, диннәрне дә үзенә сыйдыра, үз эченә ала
Китапта Казан галиме Карл Фукс — безнең халыкны хөрмәт иткән һәм бик
матур истәлск-язмалар калдырган кеше язмасыннан өзек китерелә Галим авыл сабан
туен сурәтли, шуннан бер җөмләгә игътибар итик әле “ Берничә курайчы (татар
музыкантлары) үзләре ясаган скрипкәләрдә бию көйләрен уйныйлар иде, биергә аларда
ирләргә генә рөхсәт ителә, хатын-кызлар исә көймәле арбалардан (кибиткалардан)
карап торалар"
Нибары 150 ел элек булган сабан туе күренеше. XX гасыр, татарнын яңарыш
гасыры, хатын-кызларыбызны да уятты, кузгатып җибәрде, иҗади тормышка кайтарды
Әйе, кайтарды Алар хөр. азат булган гасырлар ераграк тарихта калган Мәйданга хатын-
кыз кайтуы сабан туйларын ямьләндереп, җанландырып, көрәш-ярыш рухын көчәйтеп
җибәрде.
1912 ел сабан туен күргән берәү менә ничек дип язып калдырган “ халык
шундый күп булуга карамастан, сабанда салмыш яки, гомумән дә, тәртипсезләнүче
кешене бик сирәк очратырга мөмкин Тәртип үрнәк булырлык, күңел ачучыларның
үзләре тарафыннан бик бирелеп саклана. Бу очракта татарларны бары тик мактарга
гына мөмкин, алар үз ялларын акыл белән үткәрәләр”.
Хәзерге заман язмаларына күз салсак та, шул ук фикер теркәлгән: сабан туе
мәйданы — эчкечеләр өчен түгел' Мәсәлән, мәскәүле кунакларыбыздан Н Молчанов
“Труд” газетында Балтач район сабан туеннан язмасында “Сонгы вакытта кемнеңдер
"җиңел” кулыннан сабан туе дип шау-шулы эчешләрне атый башладылар Дөресен
әйткәндә, халык белән күмәк күңел ачуларның ин аекларыннан булган бәйрәм өчен
кимсенеп куясын", — дип язган (13 июнь. 1985 ел) Аек яшәү рәвешен тормышка
ашыруга күп көч куйган академик Ф Углов та үзенең “Иллюзияләр әсирлегендә” дигән
китабында КамАЗда сабан туйларының хәмерсез үтүен әйтә "Сабан туенда бер грамм
да исерткеч эчемлек юк", — ди
Елмаеп укыйбызмы әлеге юлларны9 Канәгатьлектән елмаюыбыз булсын.
Әнә бит сабан туйларыбызны кимсетергә әзерләр дә бар Үзебез төшермик,
үзебезне үзебез пычратмыйк Дөньяда безнең даныбыз шундый Сабан туебыз үзен
ямьсезләүчеләрне кабул итми
Татарны өнәмәүчеләр сабан туеның аның тормышында нинди урын тотканын
бик шәп аңлыйлар Чит-ятлардан аны кабул итмәүчеләр һәрвакыт табыла торыр, чөнки
башка дин. ырым, ышану, күнел, көй Бу — аңлашыла
Сабан туеның җанын саклау — ул татарны мөстәкыйль халык итеп саклау
Беренче чиратта төрки дөньяда, ислам дөньясында'
Укучыны китап шундый фикергә китерә. Дамир Шәрәфетдинов, бетәбезме —
калабызмы дип, Габдулла Тукайча әйтсәк, милләтебезнең баш очында ясин чыгып
утырмый, аның ният-өметләре ерак бабаларыныкыдай: сабан туе мәйданыннан
бөтендөнья мәйданына чыгу. Китапта махсус бүлек бар: “Сабан туеннан — Бөтендөнья
уеннарына” диелгән. Сабан туе уеннарыннан — Олимпия уеннарына була инде бу.
Белмәүчеләр үзалдына елмаеп куяр: “Хыяллану — файдалы шәйдер”, — дияр.
Белүчеләр белә: сабан туе батырлары күптән инде Олимпия биек лекләрен алдылар.
Китапта шундый фоторәсем бар: җиңүчеләр пьедесталының иң югары баскычында яшь
бер татар егете басып тора. Рәсем астыннан укыйбыз: “Татар сабан туе батырларыннан
беренче булып 1952 елда Хельсинкида XV Олимпия уеннарында грек-рим көрәше
буенча чемпион булуга ирешкән Шәзам Сафин”. Беренчесе, әмма соңгысы түгел.
Безнең хәзер сабан туе уеннарын гыйльми нигездә өйрәнүче галимнәребез,
тренерларыбыз бар. Олимпия чемпионнары Ш. Сафин, Ш. Хисаметдиновларнын,
дөнья чемпионы Ф. Мостафинның, Европа чемпионнары М. Таҗетдинов, К.
Фәткуллин, Х.Бикташев, Р Насыйбулловларнын, дөнья беренчелеге бүләкләре ияләре
Л Сәлимуллин һәм Н. Гәрәевләрнең, СССР чемпионы X. Тимашевнын, Россия
чемпионнары Ә. Шәйхетдинов, Р Шәрәфетдинов, И. Яруллиннарның, халыкара
класслы спорт осталары Н. Измайлов, Р Камалов, И Мөхәрләмов һәм башка бик
күпләрнең күренекле казанышларын беләбез. Унбер тапкыр СССР чемпионы, биш
тапкыр Европа чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы, Олимпия уеннарында көмеш
медаль алган Минзәлә егете Виталий Кузнецовны да зур спорт мәйданына сабан туе
чыгарды. “Сабан туеннан башладык” — бик күп илкүләм, дөньякүләм батырлар шулай
дип әйтә алырлар иде
Язучылар журналында ассызыклап үтү урынлы булыр: татар журналистлары
һәм публицистлары безнең батырларыбыз һәм аларның остазлары, аеруча
Татарстаннан читтә яшәүчеләре алдында бик зур бурычлы Шул уңайдан Дамир
Шәрәфетдинов искә альт үтә: “...Җитмешенче елларда бер китап төзергә омтылыш
ясаган идем. Әмма ләкин омтылышым кайбер каләмдәшләребез күңеленә ятмады.
Күренекле татар чемпионнары һәм Татарстан җирендә җитлеккән, илебезнең башка
якларында яшәүче башка милләт вәкилләре турындагы язмаларым өчен язучыларның
еллык җыелышында, “интернационализмны һөнәргә әйләндереп", озак еллар
дәвамында шушы төшемле эш белән шөгыльләнүче берәү мина “милләтче” ярлыгы
таккан иде. Шуның артыннан, ул елларда гадәткә кергәнчә, КПСС өлкә комитетына
әләкләр яуды һәм катгый төстә “юл куймаска” диюгә ирешелде. Олимпияче
якташларыбыз турындагы белешмә дүрт елдан сон гына дөнья күрә алды. (“Җир шары
алкышлый" Хикәяләр һәм очерклар — төзүчесе Д. Шәрәфетдинов. 1976 ел. Илдарханов
И. Г “Олимп тавына ничек менәргә?’’, 1980 ел)
Андый тыюлар артта калган һәм Казаныбыз капкалары бар дөнья татарлары
өчен киң итеп ачылган бүгенге заманда бу игелекле тема дәвам иттерелер һәм
үстерелер дип, автор ышанып кала. Бу — аның тәкъдиме.
Ә менә мондый тәкъдимгә ничек карарсыз? Алда без сабан туе уеннарынын төп
төрләре: көрәш, авырлык күтәрү, йөгереш-узыш һәм башка кайберләре бөтендөнья
уеннары төрендә һәм дәрәҗәсендә икәнлеген күреп үттек. Төрки халыкларның милли
көрәш төрләре белән безнең көрәшебез охшашлыгы, алардагы уртаклыклар аеруча зур
икән бит Ни өчен, әйтик, күренекле татар тарихчысы һәм шул ук вакытта шактый
билгеле сабан туе батыры Шиһабетдин Мәрҗани бүләге игълан итеп (сүз унаеннан,
күренекле тарихчыбыз Һади Атласинын да Буа сабан туйларында оттыру белмәс батыр
булганлыгын әйтеп үтик), билгә сөлге салып көрәш буенча халыкара ярышлар
оештырмаска ди?! Аларда катнашырга, үзеннән-үзе билгеле инде, барысы өчен дә
ярарлык кагыйдәләрне алдан ук килештереп, якындагы чит илләрдән, шулай ук
ерактагыларыннан да, мәсәлән, Япониядән, Кытайдан, Кореядан, Төркиядән, Ираннан.
Әфганстаннан, Пакыс- таннан, Гыйрактан һәм башкалардан командалар чакырырга
мөмкин булыр иде. Билгә сөлге салып көрәшү — дөнья халыкларының байтагында
таралгам спорт төре
Әле Татар иҗтимагый үзәгенең II корылтаенда ук Дамир Шәрәфетдинов
тарафыннан барлык кыйтгалардан татар вәкилләрен чакырып, милли спорт төрләре
буенча Бөтендөнья уеннары оештыру тәкъдим ителә, бу тәкъдим беркетмәгә дә
кертелә. Мондый тәҗрибә башка халыкларда бар икән. Әйтик, Литвада, Чуваш станда.
Безнең уеннарыбыз бары тик сабан туе уеннарыннан гына тора алыр иде. Галим Б
Солтанбәковнын әлеге ярышларны “Идегәй уеннары” дип атарга кирәк, дигән
тәкъдиме дә игътибарга лаек, һәм бу уеннарны (бәлки, без аны жыен яки мәйдан дип
атарбыз) Татарстан Республикасы тезелү көненә туры китерергә мөмкин булыр иде.
Шәп булыр иде!
Китап авторының тагын бер тәкъдиме шундый: “...татар халкының ел
фасылларына караган бәйрәмнәре, аның уеннар фольклоры әле һаман аз өйрәнелгән
өлкә булып кала килә. Күп кенә уртаклык һәм аермалыклары булган “кече” һәм “зур”
сабан туйларын үткәрүдәге уңай тәҗрибәне фикерләү таләп ителә. Халык хәтеренен
сакланып калган хәзинәләрен, күпгасырлы бәйрәмнең төп элементлары булып торучы
риваятьләрен, фольклор һәм тел һәйкәлләрен бөртекләп, тамчылап житди анализлау
зарури Мәсәлән, "Идегәй" дастаныннан
Алтысында ат менде.
Җидесендә жәя тартып
Җиде тотам ук атты.
Сигез — тугыз булганда, Сигез тукмак сындырып. Тун тимергә кул
орды Унга житте — ул булды. Ул ни дисә шул булды. Чүлгә чыгып
басканда Чүл ярылып юл булды. Тауга чыгып басканда Тау сыгылып уй
булды Унберендә бер булды. Уйныксыз чичән ул булды. Уникегә
җиткәндә
Алпамъшгтай ир булды —
дигән юлларны укыганда санап кителгән сынау-сыналулар тәгаен җыеннар, сабан
туйлары һәм башка йола, бәйрәм мәйданнарында булгандыр, дип уйлап куясын.
Халкыбызның “Дутан батыр" дигән әкиятендә әйтелгәнчә “Туй булгач, күп халык
җыелырга кирәк, мәйдан җыярга, атлар ярышырга, көрәшчеләр көрәшергә кирәк”.
Шулай икән, милли тәрбия чараларын тарихи планда өйрәнү, максатчан
этнографик тикшеренү ысулларын киң куллану, инде тупланган зтнография,
археология, фольклорга караган һәм башка материалларны фәнни әйләнешкә кертү
буенча әле башланмаган эш өелеп тора.
Безнен карашка, заман Татарстан Фәннәр Академиясе Тарих институты
каршыңда гыйльми үзәк яки лаборатория төзүне таләп итә. Гыйльми эшләрне матди
яктан тәэмин итеп торырдай “Сабан туе фонды" оештырып җибәрергә дә булыр иде.
Китапта без гасырлар авазын ишетәбез Автор гасырлардан килгән тарихи
чыганаклар, мәгълүм галимнәрнең хезмәтләре белән эш итә, аларның төрлесе белән
очраша Тамырларыбызны эзләп, ул халкыбызның тарихи хәтеренә мөрәҗәгать итә.
Сабан туенын тарихын ачыклау — халкыбызның тарихын, шәҗәрәсен ачыклау Сабан
туе өчен көрәш бара. Тарихыбызны бозулар белән көрәш бу. Соңгы меңъеллыкта
фикерләрен калдырган галимнәр, язучылар Ибне Фадлан, Йосыф Баласагуни, М
Кашгари, Әбү Хәмид Әл-Гарнатый. Сәйф Сарай. П. Рычков, В Радлов. К Фукс, М
Солтангалиев, Н Семенов, М Артамонов, Р Нәфигов, Я Ханбиков, Н Фәттах. М.
Госманов, Я Абдуллин, Р Уразманова, И Таһиров, Э Галиев, Н Колчин, М
Сәхәбетдинов һәм башкалар бар Без сабан туебызның тарихы, гасырлар дәвамында
үсеше, янарышы. баюы югалтулары хакында фикерләр, мәгълүмат белән танышабыз
Китапның бер сыйфаты: фикерләшү, бәхәсләшү, дөреслекне табарга тырышу Бу
очракта, сабан туена
кагылышлы рәвештә ул — гүзәллекне, камиллекне эзләү.
Дамир Шәрәфетдинов ачынып яза: “Сабан туеның программасын
камилләштерү, баету, тагын да нәфисрәк, гүзәлрәк итәргә кирәк дигән булып, аны,
“бөтенләй дә интермилли бәйрәмгә” әйләндерергә маташулар булды, һәм сабан туе
үзенең кыйммәтле халыкчан жанын югалта, төссезләнә башлаган иде инде. Әмма рухи
яңарыш заманы мондый бер чиктән икенчесенә ташлануларны кискен кире какты, һәм
сабан туе кабат үзенең борынгы, кабатланмас бизәкләренә төренде...
Бары тик халкыбызның жаны, аның күмәк рухи хәтере белән тудырылган
йолабызның барлык өлешләренә һәм сыйфатларына, беренче чиратта, спортка караган
төрләренә хөрмәтле мөнәсәбәт булганда гына, ялган бәйрәм иҗат итүчелеккә
бирелмәгәндә генә, сабан туйларыбызны уңышлы үткәреп булачагына исәп тотарга
мөмкин...”
“Сабан туе” китабы зур-калын түгел. Анда нибары 100 битләп текст: очерклар,
язмалар, йола-бәйрәмнәрдән репортажлар. Шунда ук гомумләштерүләр, гыйльми
йомгаклар. Йомгак, нәтиҗә, ирешелгәннәр — нигез. Шул нигездә хәл ителәсе
проблемаларыбыз. Барысы да бер проблемага туплана:
— Татар булып, халык булып киләчәккә барасы да барасы иде...
Бу китап — яшәүчеләр китабы. Яшәү рәвеше китабы! Анарда татар зарланмый,
кимсенми, дөньясын шаулатып, дөнья уртасында яши. һәр эшле кешенеке кебек,
безнең халыкның да эшләре тулып ята
Китап эшкә өйрәтә, спортчыларны, хакимиятне, галимнәрне, шагыйрьләрне —
барыбызны да эшкә җигә. Ярдәмгә 40 тан артык кушымта-кулланмалар да тәкъдим
ителә.
Китапның йомгак бүлеге “Сабан туе киләчәккә атлый” дип атала. Китапны
укыган кеше күңелендә: “Сабан туйлы халык —татар үзе киләчәккә атлый”, — дигән
фикер урнаша. Әйе, татар халкының үз асылын югалтканы да юк...
Бу китапны сез дә үзегездә булдырырсыз, укырсыз, фикерләрегезне уртага
салырсыз.
Сабан туенда очрашуларга кадәр...