Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОСТАЗЫБЫЗ, ДУСТЫБЫЗ


ирфатих Зәкиевне мин 1954 елдан бирле, ягъни 40 елдан артык бсләм. Шул гомер безне остазнын үз шәкертенә карата кечелекле һәм шәкертнең үз остазына булган ихтирамлы дуслыгы берләштерә.
Мин аның, әле яшь фәннәр кандидатының, беренче мәртәбә дәрес биргәнен күрдем. Без ул чакта 4 курс студентлары, ә ул тәүге кат дәрескә керә. Каушадымы ул. югалып калмадымы. — хәзер тәгасн хәтерләмим Әмма аны үз итүебез һәм гадилеге, төпле белеме өчен яратып калуыбыз истә. Ә бит без атаклы Латиф Ж.ӘЛӘЙ дәресләрен үткән кешеләр идек инде..
Ул мине кайчан үз итте, кайчан алар — яшь укытучылар һәм аспирантлардан торган төркем — мине үз араларына алды, моны бүген төгәл генә әйтүе кыен Бездә марксизм-ленинизм буенча шулай ук яшь икенче бер кандидат дәресләр алып бара иде. Рәфикъ Нәфигов, бүгенге академик. Шулай ук студентларны тин күрә торган, кечелекле, кызыклы шәхес. Ул — Уральскидан (Жасктан) килгән егет, татарча әйбәт үк белми, ләкин анын татарлыкка омтылышы гаять көчле. Мин якыннанрак танышканда бу икс шәхес үзара бик дус, алар тирәсенә бердәм төркем дә оешкан иде инде: Фәрит Хатипов, Мансур Хәсәнов, Хәлиф Курбатов, Нил Юзисв — бүгенге академиклар, профессорлар һәркөннс, көтепханә залларында утырып арганнан сон, кичке якта сәгать унга кадәр (22 сәгатьтә радиодан кичке хәбәрләрне тынлыйсы бар!) урамны ипләп сөйләшеп йөрүләр — бер гадәт Маршрут — ул вакыттагы Ленин урамы буйлап Кремльгә кадәр һәм кирегә, университет бинасына хәтле Сөйләшү темалары кин яңа укыганнар белән бүлешү, дөнья, ил һәм милләт хәлләре хакындагы мөсахабәләрдән башлап, кызлар һәм бу бәйрәмне кайда, ничек үткәрергә, кемнәрне арага кертергә кебек сүзләргә кадәр Төркемнең "идеологлары" икәү: гомуми мәсьәләләр һәм дөнья хәлләре буенча — Р Нәфигов, милли мәдәният, тормыш мәсьәләләре буенча — М Зәкисв. Мин ялларны, күнел ачуларны ничек оештыру һәм уздыру буенча адъютант ксбегрәк идем булса кирәк “Хрушсв җепшеклеге" еллары, милли ан көчәя барган вакыт Беркадәр иркенлек алган демократия шартларында без төрле- төрлс, хәтта элсктәрәк тыелган мәсьәләләрне дә шактый иркен тикшерә, фикерләр алыша идек Татарга карата моңарчы булган карашларнын дәвам итүе безне рәнҗетә. Шуның белән бергә безнең бу төркем коры зарланып йөрүчеләрдән генә дә тормый Бер генә мисал.
1956 елнын язында Казан дәүләт университетындагы татар бүлеген ябалар, аны пединститутта гына калдыралар икән, дигән хәбәр таралды Табигый ки. яшьләрне мондый ният бик борчыды һәм ярсытты Шунда ук бу хәлгә түзеп тормаска, Н. С. Хрущевның үзенә хат язарга дигән фикер туды. Хатның караламасын Нурихан Фәттах язды Лнын бу нөсхәсен Лобачевский бакчасында укуыбыз, аерым формулировкалар буенча бәхәсләшүләр истә калган Кыскасы, хат камилрәк хәлгә китерелде, саллы дәлилләр белән Татарстанда гомумән милли сәясәтнең дөрес алып барылмавы турында әйтелде. Төрксмләгеләрдән тыш киңрәк җәмәгатьчелекне тарту өчен хатка күбрәк кул куйдыру Н Фәттах белән мина тапшырылды Бер сүзсез кул куючылар, шүрләп калып баш тартучылар да булды Хәтерлим, нәшрият бүлмәләрендә йөргәндә шунда хезмәт итүче, иҗатында күтәрелеп килүче бер яшь шагыйрьнең кул куюдан баш тартуы безне бик рәнҗеткән иде. .
Хатнын тәэсире булдымы икән. КДУ да татар бүлеге ябылмый калды Әмма безне, хатка кул куючыларның барысын да. партия өлкә комитетының мәдәният бүлегенә җыеп "бик һәйбәтләп” сөйләшкәннәр, татарларны кысу
М
юклыгын, киресенчә, безгә иркенлекләр мул бирелгән булуны “яхшылап аңлатканнар” иде.
Безнең бу “хатабыз” алдагы язмышларыбызда алай артык сизелде дип әйтә алмыйм. Шулай да бөтенләй дә эзсез узды, дисәң дә дөрес үк булмас. Мәсәлән, Р.И.Нәфиговны шул чорларда киң таралган хәрәкәткә кушылырга — шәһәрдән колхоз җитәкчеләре итеп жибәрү эшенә тартырга, Казаннан ераккарак олактырырга тырышып кат-кат басым ясалды Кул куючылар арасында аспирантка Ләлә Зарипова дигән бер туташ та бар иде. Берничә елдан соң аны комсомолның өлкә комитетына секретарь итеп сайлату мәсьәләсе килеп чыга. Шул вакытта анар "теге хат" исенә төшерелә. Мин, университет тәмамлагач, аспирантурага керергә гариза биргән идем Я куб ага Агишев, яраткан укытучыбыз, сер итеп кенә мина әйтте: “Аспирантура бүлегенә: ә беләсезме, ул бит күмәк хатка кул куйган кеше, укырга алырга ярамый, — дип шалтыратканнар. — Син, иң яхшысы, гаризаңны кире ал да, Казаннан тай, сина рәтле тормыш күрсәтмәсләр”, — диде. Мин шулай эшләдем дә. Җае да чыкты, Тобол пединститутына укытырга китеп бардым.
Ләкин төркемнең мондый эшләре монын белән генә бетмәгән икән. Әле моннан сон да бер күмәк хат оештырыла. Монысы — опера һәм балет театрына Муса Җәлил исемен бирү турындагы үтенеч-хат.
Мин Казанга әйләнеп кайткач та остазым белән очрашулар дәвам итте. Әмма инде бу дуслык икенчерәк рух алды. Кичәге ялгызаклар бүген барыбыз да башлы-күзле булганбыз. Инде гаилә дуслары булып яши башладык.
Шәхес асылда сугыш кырында һәм хезмәттә сынала. Ләкин анын сынала торган тагын бер өлкәсе бар, бу — дуслык.
“Дус" сүзе бары бер иҗекле генә...
Ә мәгънәсе — чиксез һәм тирән, —
дип яза Р.Фәйзуллин. Әйе, кеше дуслыкта да сынала. Бу сынауны да һәркем уңышлы уза алмый. Шуның аркасында без яшьлектәге һәм кичәге күпме дусларыбызны җуябыз.
Шөкер, безнен — остаз белән шәкертнең — дуслыгы сынауларны уңышлы
Мирфатих Зәкиев (уңда) һәм Азат Әхмәдуллин 1997 ел.
узарлык нык булып чыкты. Хатыннарыбызнын холыклары туры килеп, берсен- берсе хөрмәт итешүе дә аны ныгытты, ничәмә еллар саклап тотарга ярдәм итә. Бергәләп туган якларга кайтып йөрүләр, Балтыйк динтезе буенда ял итү, театрларга йөрү, спектакльләр, концертлар турында мөсәхәбә кылулар, туган көннәрне уздырулар — һәммәсе безгә рухи байлык өсти, канәгатьлек бирә. Без атналар, хәтта айлар буе, үз эш-хезмәтебезгә батып, аралашмаска, хәтта телефон аша хәл белешмәскә дә мөмкин. Анын каравы очрашу-күрешүләр шулкадәр сагындырган, аралашу ләззәтлерәк була.
Мин дустым һәм остазымны хезмәт баскычынын төрле басмаларында күрдем. Әмма шәхес буларак та, дус төсендә дә ул тамчы да үзгәрмәде, үзе булып — гади һәм гадәти, эчкерсез һәм киң күңелле булып кала бирде. Кафедра мөдире, пединститутта проректор һәм озак еллар буе ректор, Татарстан Югары Советы рәисе, Г Ибраһимов исемендәге институтның директоры, Татарстан Фәннәр академиясенең оештыручыларыннан һәм җитәкчеләреннән берсе — бу баскычлар һәм дәрәҗәләр анын менәзен (характерын) дә, үз-үзен тотышын, кешеләргә мөнәсәбәтен дә үзгәртмәде-бозмады. Алар анын мина һәм гаиләмә булган дуслык җепләренә дә аз гына да зыян салмады.
Шәхси тормышында Мирфатих Зәкиев — җыйнак, эшчән, тәртипле, һәрвакыт ачык-тигез мөнәсәбәттәге кеше. Соңгы елларга кадәр ул авырып урын өстендә ятуны белмәде. Физик эштән тайчанмады, алай гына да түгел: ул физик эштән тәм таба, ләззәт ала. Дача йортымы, мунча салумы, машина ремонтлаумы, үз хезмәтләрен машинкада басумы (ул машинка тузып-исксргәч, анын тышлыгын дермонтин белән тышлап куюмы), фатирын ремонтлаумы — һәммәсен үзе эшләде һәм эшли. Бу яктан ул дус-ишләр арасында үрнәк. Минем хатын да сш кына аны миңа: әнә, Мирфатих! дип үрнәк итеп куя Әйе, эштә батыр ул, “булмый”, дип тормый. Бер генә мисал. Хәзерге Пушкин урамында педагогика университетының ике гомуми торагы төзелү тарихын хәтерлим. Ул биналар Кабан күленең Академия театрына каршы ягындагы “долгострой” белән бер вакытта төзелә башлаган иде. Характерлы бер деталь: субайларны каккач, анын җир өстендәге артык өлешләрен кисеп ташлау проблемасы килеп баса Төзүчеләр аптырашта, — техника юк, кайчан була әле?! Шул вакытта ректор артык өлешләрне кувалда чүкечләр белән бәреп ватуны тәкъдим игә, берничәссн үзе ватып та күрсәтә. Кабан күле янындагы бина һаман төзелеп бетә алмый әле; ә КПДУ тулай тораклары, аның ул вакыттагы ректорына һәйкәл булып, инде дистә еллар утыралар. Ничәмә мен студентлар — кичәге авыл балалары — аларны икенче туган йортлары итте.
Хәер, Мирфатих дуенын аптырап-гажиз булып калуын бер мәртәбә күрергә туры килде мина. Күптән инде, әле балалар кечкенә вакытта без — өч гаилә — Мари урманнарына гөмбәгә барган идек. Зур, адаштыргыч урманнар Балаларны гына күз унында тотып без Лена белән Гөлҗиһанның бик эчкә кереп китүен абайламый калганбыз. Чабышып эзләнүләр, кычкыру-чакырулар, файда бирмәде. Җитмәсә, минем машина ачкычы багажникта бикләнеп калган: ни ишекләрне ачып, ни машинаны кабызып булмый. Минем мәсьәләне Мирфатих дус җиңел хәл итте. Башыма да килмәгән тәкъдим ясый "Рөхсәт ит, багажник йозагына каты итеп тибеп карыйм, ачылырга тиеш”, ди бу. Чыннан да, типкәч, багажник ачылды. Ә менә ике ханымның озак табылмавы аны тәмам пошаманга төшерде, каушады, борчылды. Ләкин ул гасабилануын балаларга сиздермәскә тырышты. Бәхеткә, Лена ханымнар табылдылар
Көндәлек тормышта Мирфатих гаилә әгъзаларына да, дусларга һәм башка кунакларга да тигез мөгамаләдә, дидем. Ләкин бу аңар кирәк дип тапканда кырыс һәм турыдан ярып әйтергә һич тә комачауламый Мондый вакытта ул кәнфитләнсп тормый инде. Ләкин аңар моның өчен үпкәли алмыйсың, чөнки ул үзе үпкәли дә, кер саклый да белми Музыка ярата Үзе тальян гармунда уйный, яратып һәм әйбәт уйный. Кеше уйнаганын да — баяндамы, пианинодамы, скрипкадамы — бирелеп тыңлый Җырларга һәвәс, бигрәк тә үзе уйнаганда җырласалар, ләззәтләнә, дәртләнә.
Бсзнсн төркемнән ул иң беренче булып өйләнде, беренче булып уллы булды Хәтерлим, мин Тоболдан кайтып өйләнгәч, без бер компания булып
(Мирфатих, Рәфикъ, хатыны Разия белән Мансур, Нил) хатыным Фираяларның алты сутыйлы бакчаларында кунак булдык. Кунарга шырпы тартмасы кебек кенә өйнең тавык кетәклеге кадәр генә чормасында бер рәт булып тезелешеп яттык. Истәлекләр булды, мәзәкләр сөйләнде. Ләкин ни турында гына сүз бармасын, яшь әти Мирфатих сөйләшүгә үзенең кечкенә улы Рөстәмне китереп кыстырды, үзенең әти булуы белән горурланып безне көлдереп тә, туйдырып та бетерде. Анын тыныч-салмак һәм сагышлы тавыш белән: “Менә аны кочагыңа аласың да, менә болай итеп кысасың... сез әле аның тәмен-ләззәтен белмисез... кая ул сезгә...” дигән сүзләрен без әле дә көлешеп искә алабыз...
Мирфатихны без яшь чакта ук логик фикерләү көче өчен хөрмәт итә идек. Логик эзлеклелек һәм иҗади хезмәт дәрте аны фән юлыннан чагыштырмача тиз үстерде. Ул вакытыннан алда кандидатлык диссертациясен яклады, ә тугыз елдан инде фән докторы булды. Татар теле белгече буларак тиз арада галимнәрнең иң алдынгы сафларына чыкты, бөтен союзда, бигрәк тә төрки телләре галимнәре арасында киң танылды. Хәзер инде менә ничә дистә ел бу өлкәдә ул иң зур абруй һәм оештыручы дип санала. Ләкин тынгысыз эзләнүче буларак тел өлкәсе белән генә чикләнмәде, татарның чуалып-буталып беткән тарихын, килеп чыгышын тел материаллары җирлегендә тикшерү эшенә алынды һәм монда да өр-яңа концепция булдырды. Бу концепция рус һәм көнбатыш тарихчыларына сукырларча иярә торган галим-голяма тарафыннан кабул ителеп бетмәсә дә, логик бөтенлеге һәм ачыклыгы белән күпләрне үзенә җәлеп итә, көннән-көн тарафдарларын арттыра бара. Ә бит бу концепцияне М. Зәкиев меңәрләгән чыганаклар. китаплар укып-өйрәнеп һәм татар теленең үз закончалыклары ноктасыннан чыгып төзеде. Гаять киң эрудиция, белем тирәнлеге белән бергә күп хезмәт вакыты да сорый торган эш ул.
Мирфатихның эш стиленә сокланам мин. Иртәнге сәгать биштә инде ул — эш өстәле артында Рәсми эш урынына киткәнче ул инде дөнья кадәр эш эшләгән була: укый, яза, шул сәгатьләрне физик күнегүләр, гаилә мәшәкатьләре белән бәйләп алып бара. Кичен, хезмәт урыныннан кайткач, кыска вакытлы ялдан соң ул — тагын өстәл артында. Көйләнгән машина кебек. Бу ритмның төгәл саклануына аңар Лена ханым зур ярдәм күрсәтә.
Минем үземә берәр рәсми хат язар өчен дә әллә никадәр вакыт һәм үземне мона алдан көйләү кирәк була. Дустым мине бервакыт бу яктан да таң калдырды. Үзләрендә ниндидер уңай белән сыйланып утырганда, сүз иярә сүз чыгып, минем (ул вакытта Г Ибраһимов исемендәге институт дирекциясе вәкиле буларак) әдәбият буенча хәзерләнә торган зур бер конференция эше өчен Төрекмәнстандагы тел-әдәбият институты белән бәйләнешләрем житәрлек булмавы турында әйтелде “Ә, анын директоры — минем яхшы таныш, мин анын докторлыгын яклаганда оппонент булган идем, кире какмас, әйдә, хат язабыз”, — диде хуҗа һәм шунда ук хатны язып та бирде. Атна-ун көннән төрекмәннәрдән уңай җавап килгән иде инде...
Менә шундый җәһәтлек һәм тәвәккәллек, эшне һәр барчасыннан алда кую — М. Зәкиевнең гадәти эш алымы. Шунсыз, билгеле инде, ул кадәр фәнни хезмәтләрне иҗат итү мөмкин дә булмас иде. Аларны тулаем алып караганда зур бер коллектив түгел, ә бары бер кеше башкарганына ышануы да кыен. .
Шундый бәхетле дуслыкны мин һәркемгә телим.