Логотип Казан Утлары
Публицистика

«... МИН ДОГАДА»

СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙНЕН ТУУЫНА 110 ЕЛ әгыйть Сүнчәләй... Тукайнын замандашы, якын дусты булган шагыйрьнен шигырьләрен укыганда, күз алдына гаҗәеп талантлы һәм гаять дәрәҗәдә катлаулы шәхес күз алдына килеп баса. Хәер, чын шагыйрь талантсыз да. гади дә була алмый, билгеле. Сүнчәләйнен беренче хатына җавабында Г. Тукай: «... Сездә милләткә яки шөһрәткә бик кызу мәхәббәт бар* (Г. Тукайның С Сунчәләйгә 1910елның 9ноябрендә язган хатыннан Г Тукай Әсәрләр —5 тач —Казан. 1986. 95 б.)—дип яза. ә дүртенче хатында исә. анын иҗат эшчәнлеген хуплап, сүзен «... мин догада* (Г Тукайның С. Сунчәләйгә 1911 елның 22 гыйнварында язган хатыннан. Шунда ук. 1006.) дип тәмамлый Сүнчазәйнен милләткә булган ихлас мәхәббәтендә һич шикләнү юк: ул аны ижаты белән дә. тормышы белән дә исбатлады. Милләтемнең кайгыларын кайгырып. Шатлыгына шатланып җырлап калам. Тапмыймын лөнья йөзендә ямьле жир Ямьле жир бар: ул минем аутым, салам' •Кон саен мин үзгәрәм* Бәянелхак. 1911, 11 апрель Ләкин шөһрәте дә юк түгелдер һәм бу да табигый Чөнки авылда яшәп, мөгаллимлек белән генә канәгатьләнә алмаган, кин матбугат аренасына чыгарга омтылган яшь шагыйрьгә, әлбәттә, тизрәк үзенен барлыгын, әйтер сүэенен ташып торуын, кин җәмәгатьчелеккә үзен танытырга теләвен. омтылуын аңлап була. Шагыйрьнең 1910—1911 елларда төрле юнәлештәге матбугат битләрендә бик күп шигырьләр бастыруы (150 чамасы) шуның белән аңлатыладыр Билгеле, укучыга өздереп әйтер сүзен булмаса, күп язып та сине барыбер беркем дә ишетмәве ихтимал ич Ә Сүнчәләйнен әйтер сүзе ташып тора 1913 елда ул 25 шигырь бастыра М Мәһдиен ул елны болай дип тасвирлый • Кызыклы күренеш: 1913 ел әдәбият үсешенең ин уңышсыз елы булды XX гасыр башындагы бер генә ел да төрле жанрларга караган әсәрләрнең саны буенча бу кадәр ярлы булмаган һәм менә мисаллар актив Ш Камал шул елны бары тик ике генә хикәя язган Ин актив драматург ларыбы знын берсе—Г Камал - бер пьеса да язмаган Энергияле, тынгысыз прозаик Г Ибрагимов—бер хикәя Дәрдмәнд бер (!) шигырь бастыра, анысы да—тәрҗемә Күпмедер дәрәҗәдә М Гафури активрак. бер елга ул 4-5 мәсәл һәм ике бәләкәй хикәячек язган Бер елга бар булганы—шушы* (М С. Магдеев Социальные корни таланта Казань, изд- во Казан ун-та. 1990. С — 75—76) Ф Әмирхан шулай ук «Әдипләреме шен үзләре өчен бу ел хәерле булмады Тукаемыз үлеп китте. Г Камал ел буе авырып уздырды Гаязымыз сөргеннән азат ителсә дә. бер җирлә тыныч тора алмый торган булып кына азат ителде Ул быел бик аз язды. Сәгыйть Рәмнсвнен бер шигырен булса да күрергә муаффәкъ була алмадык*.-дип яза (Ф Әмирхан Әсәрләр .1 том Казан. 1989. 2426) Нәрсәләр борчыган сон Сүнчәләйнен күңелен’ Ә. Еники, мәсәлән, батай ди1 «Әгәр мин. шагыйрьнен барлык язганнарын укыганнан сон үземә, бу шагыйрызән миндә тулаем нинди тәэсир калды, дип сорау бирсәм, әйтер идем С Сүнчәләй башлыча инкыйлаб (бу аның үз тәгъбире) һәм мәхәббәт шагыйре икән ул. Чыннан да, аның күп шигырьләре турыдан-туры йә инкыйлабка (революциягә). йә мәхәббәткә багышлана» (Ә Еники. Шагыйрьнең, яңадан кайтуы «Совет әдәбияты», 1962, №3, I486.). «Татар әдәбияты тарихы»нда. «... Тукай һәм Гафурилар югары күтәргән гуманистик идеал яктылыгында әдәбиятка килеп кергән бу шагыйрьнең поэзиясендә азатлык темасы, халык, ил һәм шагыйрь образлары үзәк урында».—диелә (Татар әдәбияты тарихы. 3 том —Казан, 1986, 241 б.). Болар белән беррәтгән Сүнчәләй иждтында дини-әхлакый мәсьәләләр дә, татар хатыны язмышы, сугышларга тискәре мөнәсәбәт тә чагылыш таба. Ул табигать күренешләрен тасвирлауга зур урын бирә, балалар өчен дә күп шигырьләр яза Дөрес, шигырьләренең сәнгати дәрәҗәләре бертигез түгел. Бу унаи белән кабат бөек Тукайнын беренче хатындагы сүзләренә мөрәҗәгать итик: «... Һәр язганыгызны нәфис вә изящный дип әйтсәм, мин Сезгә дуст булудан бигрәк, монафикъ булудан куркам... Мөмкин кадәр шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп языгыз. Сәнаигы нәфисә аз гына бер хата сәбәпле тупас һөнәрләрдән булып китүе бар». Замандашлары белән дә Сүнчәләйнен мөнәсәбәте гел уңай гына булмаган Аерым очракларда аның шигырьләре пародиягә нигез булганнар, тәнкыйтьчеләр тарафыннан да төрле бәя алганнар. Сүнчәләйнен тәрҗемәи хәле, үзенең сүзләренә караганда, түбәндәгедән гыйбарәт: Кайсы елларны туганмындыр—хәтерли алмыймын42 43 . Мен сигез йөз туксанынчы елдадыр, дип уйлыймын. Иске Мастак—туган аулым. Саратовлы мишәр; Яшь балалык дәүрем Әстерханда үтте төш кебек.44 Шул шәһәрдүк һәм Казанда булды мәктәп тәхсилем,’ Әл дә ядымда казарма төсле чиркин мәдрәсә һәм чыбыркылы, каты куллы, һавалы хәлфәләр. Мин шагыйрьнең остазы дип кайсы хәлфә мактаныр. •Әнмүзәж» ләр, «Мохтасар» лар күнлебезгә ят иде. Тик яратып җомгада Коръән укый торган идек...45 Әйткәнебезчә, 1906 елда Сүнчәләй Казанга килә. Шакиржан Хәмиди мәдрәсәсендә укый. 1907 елнын августында Татарская учительская школага кабул ителә, ләкин бер елдан сон укуын дәвам иттерергә акча булмау сәбәпле, укуны ташлап китәргә мәҗбүр була. 1908 елдан башлап 1915 кадәр абыйсы Шәриф белән алар хәзерге Пермь өлкәсе Барда районы Сараш һәм Солтанай авылларында укытучылык итәләр. Шигырьләренең күпчелеген ул шушы дәвердә ижат итә. Бу замандагы бөтен кичерешләре, сөенү-көенүләре, өметенең бер сүнү, бер уянуы шагыйрь җанына гына хас булган барлык каршылыклары анын иҗатында чагылыш таба Ерак авылның озын, салкын кичләрендә шагыйрь фәкать шигырь язып, тәрҗемә кылып юангандыр, мөгаен. Күп язуның сәбәбе дә шул булса кирәк Шәхси тормышында килеп чыккан бәхетсезлекләр, күңелсез хәлләр дә Сүнчәләйнен ижат процессына зур йогынты ясый. Сүнчәләй, шәһәрдә үскән кеше буларак, авылны сөя, аның табигате белән хозурлана, һәр ел фасылының ямьле якларын күрә белә: Аһ туган, моңлы авыл! Китмәс күңелдән күрнешең, Кайгы-михнәт жырлый-жырлый шаулаган моңлы кышын; Язгы эссе көндә яуган сәрен яңгырларын, Ямь-яшел хәтфә кебек кин-кин уҗымлы кырларын. •Авылда актык кич» 42 С. Сүнчәләй 1889 елнын 2 августында туган. 431891 елда гаиләләре белән Әстерханга күченеп киләләр 44 Шагыйрь 1906 елда Казанга килә һәм Ш. Хәмиди мәдрәсәсендә белем ала 45Кульязма Татарстан Дәүләт музеендагы С. Сүнчәләй фондында саклана Икенче яктан, шагыйрь авылдан туя. аны тарсына, анын гел шыксыз, күнелгә ятышсыз якларын гына күрә, алардан газап чигә, аннан китәргә омтыла Читен дә сон бу авылда Гомерне үткәрү яшьтән.— Каюсында каралык һәм Наданлык мәнге иләшкән Гакыллар монда йоклыйдыр. Тору—ачы. гүя әрем. Бәхетле, яшь. таза, гайрәтле чакны монда үткәрәм •Авыл сулышы* Ул шәһәргә* Ул мохиттән мин качам* Якты шәһәр— Анда нур анда жылы анда күнслле шәүләләр Инде мин кайтам кире—тартма мине залим ягым Буш мәшәкать! Ах. шәһәрме 9 Мин аны күрдем, жаным* • Мин качтым* Мыскыл ителгән сынык жан һәр заман хыяллана. Уйласа сезнен Казанны, дәртләнә, илһамлана. • Шагыйрьгә мәктуб** Әйе, шагыйрь күңеле Казанга омтыла! Анда дусты Тукай, анда Ф Агиев. Ф Әмирхан. Г Ибраһимов Казаннын татар сәнгате һәм мәдәнияте үзәгенә әверелгән чагы. Биредә күпләгән газета һәм журналлар нәшер ителә, спектакльләр куела, әдәби-музыкаль кичәләр уздырыла Ләкин Казанда шагыйрь озак яши алмый, ул авылын сагына. Бул бәхил, нурлы Казаным* Айрылам Синдә бар сөйгәннәремне калдырам Күпме торсам ла туялмыйм. айрылам Чөнки мескин аулымы бик кайгырам Үтте яшь гомрем шәһәрдә, ә хәзер Мин карангы. ярлы авылда торам Пайтәхет син. ул өтек, мәзлум кара Ит гафу, күн! Мин анынчен айрылам •Казаннан аерылганда» Әйе, Сүнчәләй Казанны сагына, ләкин башка сәбәпләр дә бар ул шаһәрнен яман якларын да күрә: Мин беләм инде аны бик шәп* Шәһәр ул-ул тәмугь* Анда юк чын юл. иман, чын нур! Жаным* Чын юк анда* Анда нурлар, шәүләләр ялган* Гомер—ялган* Гомер* Анда яшь. кан; анда хуш. якты шәһәр! Раббым! Шөкер* • Мин качтым* Бу юллар 1913 елнын сентябрендә басыла, димәк Казанда Тукай юк инде, ул мәрхүм Сүнчәләйгә Казан Тукайсыз бигрәк тә ямьсез булып күренгән булса кирәк Тукай һәм Сүнчәләй Тукайга ба1ышлап ул дистәдән артык шигырь, берничә истәлек язган 1911 елдан башлап алар хат Алышканнар Тукайнын Сүнчәләй!ә язган унике хатынын сигезе сакланган Кабат Ә Еники мәкаләсенә кайтып, гүбәндәге юлларны китерәсебез килә «Мәрхүм Әхмәт Фәйзи Тукайнын Сүнчәләйгә язган хатлары һәм Сүнчәләйнен Тукайга багышлаган истәлекләре, шигырьләре белән танышкач, боларнын барысын да «Тукай һәм Сүнчәләй» дигән исем астында кечкенә аерым бер китап итеп чыгарырга кирәк дип әйткән иде. Игътибарга лаеклы фикер бу. Ихтимал, кайчан да булса бер эшләнер дә ул». Әйе, бик кызыклы китап булыр иде ул. Гомумән, шагыйрь образы Сүнчәләйнең иҗатында зур урын алып тора: Әй, шагыйрь! Белсән иде, нинди синең кадрен биек: Син Ходайның илчесе—һәм җырларын вәхи кебек. Бу туган җирдә караңгы төн хөкем сөргәндә, син Гел жуатып җырлыйсың ул Тәңренең күп бәндәсен. Җыр белән яктыртасың сансыз күнелләрне, шагыйрь. Җырлыйсын да өзгәлисең төнге коллык пәрдәсен. •Шагыйрьгә» Югарыда әйтеп үткәнебезчә, замандаш тәнкыйтьчеләре шагыйрьне гел игътибар үзәгендә тоталар һәм әледән-әле «чеметкәлеп» алалар. Сүнчәләйнең аларга җавабы болай: Юк! Шагыйрьгә былчырак атсаң да җитмәс—ул биек, Ул биек; киң күкрәге ялгыз матур йолдыз кебек. Белгәне—җырлау, нибар бәхте—шигырь, дусты—каләм; Ул үзе бер дөнья, патша—тәхте—шигърият, ирек.. ... Ул түзәр тиргәү, мыскылга—аларга гына көймәс! Көчле бит ул! Дошманын да каргамас ул, рәнҗемәс! Андый ваклыкка чумаргамы анадан ул туган?—Юк! Аның тәхте биектә! Атма таш юкка, тимәс!.. • Бер гәзитәгә* Тормышының иң авыр вакытларында, күңеле төшенкелеккә бирелгән мизгелләрендә, шагыйрь тик шигырь белән юана, кайнап торган хисләрен шигъри юлларга сала: Сез мине коткардыгыз! Сезгә була тордым күнеп! Булмаса, сүнгән идем инде, вакытсыз кимсенеп. Мин әзерләнгәч аварга—сез мина көч бирдегез! Бирдегез дә изге—үз тәхтемә мендердегез!.. «... Әй минем үткән* Хатын-кызга багышланган шигырьләр Сүнчәләйнең иҗатыңда аерым урын алып торалар. Ул шигырьләрне укыганда, күз алдына намуслы, риясыз, кешелекле, гадел, нечкә зәвекълы, хатын-кыз күңеленең бөтен үзенчәлеген белгән шагыйрь килеп баса. Һәр сөйгәнне ул сөя, ялкынлана— Күп вакытта дәртле күнле алдана. Яки ялгыш сөймәгәнгә ялгана. Шунда кайнар яшьләре еш-еш тама. Ул—мәхәббәт патшасы, моңсулана, Жңрдә күп хәсрәт, җәфа тагыла ана. •Кыз* Кызганычка каршы, кияүгә чыгып, тормыш итә башласа да, кайчакларда бәхет көтми хатын-кызны. Ул гомере буе рәхимсез, мәрхәмәтсез, аерым очракларда исерек иренен җәберләвенә түзеп яшәргә мәҗбүр: Ул туа өйдә, яши өйдә, шул ук өйдә үлә. Һич кая чыкмый вә дөнья күрмәгән көйгә үлә. Ул тере чакта явыз ирне «сөям» дип алдана, Әмма ир алданмый: ир күпне сөя, бердән көлә. Шул кадәр коллыкта да тормышка һич зарланмый ул; «Язмышым шул!»—ди. бүтәнне әйтми. Ул тәкъдиргә кол. Гүргәчә иргә бөгеп баш. күп кыенлыклар татый; Ир сөенсә—ул бәхетле, булмаса—бәгьре ачый < Татар хатыны» Сүнчәләй өчен хатын-кыз—гүзәл зат. ул үзенен кешелек сыйфатлары белән бары тик тирән хөрмәткә генә лаек. Шуңа күрә ул аны аклый, жәлли, хатенә керә һәм язмышына буйсынмаска өнди: Көтмә тын, иркен өйдә тормыш! Сина булмас рәхәт' Шул газаптан кач! Хәзердән башка бер юл әмәл тап! Дөньяны ташла, адәмнәрнен юлыннан чык. борыл' Кемгә дә баш имә! Хурлатма жанынны—булма кол! Динле бул, баш и Ходайга! Шул сина миннән үгет. Кызганыр тәнре, юатыр, ул гына актык өмет •Хатын күңеле* Кыска гына бер мәкалә чикләрендә шагыйрьнең күпкырлы ижатын бөтен үзенчәлекләре белән, билгеле, тикшереп чыгу мөмкин түгел Алай да. биредә Сүнчәләй ижатынын тагын бер ягына күз ташлыйсы килә. Сүз анын эчке бер сиземләве, күрәзәчелек сәләтенә ия булуы турында бара. Ул инде 1909 елда беренче шигырьләрендә үк язмышы турында уйланып болай ди: Менә килер бервакыт кем: күкрәгем тормыш өчен Ерткаланган, яраланган булыр һәм бетәр көчем •Ямьсез кызга» яки: Бервакыт мин күп газаптан сон суенгач бар тәнем. Күп жәфадан ерткычлангач, яралангач күкрәгем. Күзләрем сүнгәч, көчем беткәч, яшем кипкәч минем — Син минем катка кидерсен, син кидерсен, әй үлем’ • К/емгз хитаб* Әйе, шагыйрьнең үлеме фаҗигале була. 1929 елла ул кулга алына, аны «солтангалиевче»лектә гаеплиләр һәм 1937 елда атып үтерәләр С Сүнчәләйнен 350 шигыре, 5 пьесасы, бихисап тәржемәләре кала Алар бүген дә кызыксынып укыла, аларда ил тарихы, милләт язмышы ачык чагылыш тапкан