Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР

КЕЧКЕНӘ КЕШЕЛӘР

МЫЛТЫК
олан эче ярым караңгы иде. Муртайган такта ярыкларыннан саркып кергән чапраш кояш нурлары гына тыгыз караңгылыкны телеп альт, яктылык тамчыларын чәчрәтә. Түшәмгә эленгән мәтрүшкәләр, дүркәләр, төрле дару үләннәренең исе аның чыраен сыйпады, борын канатларын кытыклады. Ул, былтыргы миннекләрне аралап, почмак якны капшады, анда аның ике көпшәле мылтыгы эленеп торырга тиеш иде. Учы шуның сал кынча шома түтәсенә килеп орынгач, ниндидер алжыткыч рәхәтлек бөтен тәненә таралды. Аның инде күптән культа мылтык алганы юк иде. Ул инде анын барлыгын да оныткан иде.
Гажәп, заманында ул шәп аучы санала иде бит
Ниһаять, пәрәвезләргә чорналып, каен яфракларына тиенеп кояш күзенә чыкты, ишегалдына түшәлгән сары-кызгылт яфракларны ерып, жилкапка кырындагы эскәмиягә таба атлады. Көз җитте, дип уйлады ул иренеп, аны раслагандай, иске эскәмия шыгырдап-ыңгырашып алды. Өстенә аварга торган сап-сары урманда ымсындыргыч тынлык хөкем сөрә иде.
Шул чакта урман үз эченнән иңенә көянтә аскан яшь хатынны этеп чыгарды. Ул балдызын танып, елмаеп куйды. Кер чайкап кайта. Инде өченче катлый. Күп җыелган кер... Хатын җизнәсен күреп, балкып елмайды.
— Ауга чыгарга жыендын мәллә, җизни?
"Әйе шул, берәр асылкош эләкмәсме миңа да...”
Ул үзенең шаяртуыннан кыенсынып, кинәт тынып калды, куе кашлары җыерылып килде, саңгырау тавыш белән:
— Күптән инде кулга мылтык алган юк иде, — дип мыгырданды
Хатын исә, үзе кер чайкаган урман чишмәсе тавышын чыгарып, челтерәп көлде:
— Сиңа да асылкош эләкмәгәч инде, жизни...
Ишегалды буйлап сузылган бауга кер элеп йөрүче балдызына ара- тирә күз ташлап, ул мылтык көпшәсен чистартып утырды. Хатыннын чыланган күлмәген төртеп торучы күкрәкләре, ачык таза беләкләре, җыерылган итәге астыннан ялтырап күренгән шома ботлары күз карашын өстери дә китерә, өстери дә китерә иде.
Ч
Балдызы моңарчы шәһәрдә торды. Анда кияүгә дә чыккан иде. Туйга аларны чакырдылар бугай, әмма барып булмалы Ул хатынынын туганнары белән аралашмый иде. Дөресрәге, алар үзләре аны тин күрмәде. Хатынын да аңа кияүгә чыккан өчен гафу итмәделәр. Кызынып гади урман каравылчысын, кешеләр белән аралашмый торган, үз эченә бикләнгән сәер адәмне сайлавын кичермәде атасы. Киявенә дә кул бирмәде, сынар сүз катмады, өенә алдырмады. Картайгач йомшарыр әле .дип, баштарак хатыны өметләнгән иде, әмма, юк, боз эремәде. Карт бик киребеткән булып чыкты.
Ләкин кияүнең дә моңа бик исе китмәде. Урманда хатыны белән акрын гына гомер кичерделәр. Бәхетлеләр дә иде төсле.. Тик балалар сөенечен генә татый алмадылар...
Әйе, балдыз аерылып кайткан. “Урыстан да битәр эчә", —дип, ире турында апасына сөйләп торганын колак очы белән генә ишетеп калган иде ул.
Ачык чырайлы, көр күңелле хатын... Менә аларга да кер уарга, өй җыештырырга, булышырга килгән. Әтисе ничек җибәрде икән? Әллә ана сиздермичә генә чыгып кигкәнме?
Ул мылтыкны коймага терәде дә, үзе өйгә таба атлады. Аяк астына сары-кызгылт юрган булып түшәлгән яфраклар үзара серләшүдән туктап, аяк табанына сырпаландылар.
Идәнне шыгырдатмаска тырышып, ул түрдәге чаршауланган ятакка якынлашты. Кыргычлап юып чыгарылган сайгаклар үзләренең табигый саргылт төсен кайтарырга азапланып яталар иде.
Ул, чаршауны аралап, ятак кырындагы тәңгәлгә килеп утырды Юрган астындагы ябык гәүдә аны күрүгә кымшанып куйды, пәрәвезләр сарган сары йөзендә елмаю чалымы сизелде
— Хәлең ничек? — дип сорады ир Җавап таләп итми торган гаҗиз сорау иде бу. Мең тапкыр кабатлаудан мәгънәсен югалткан әлеге икс сүзнең иреннәре арасыннан ышкылып чыгуына аның инде ничәнче кат ачуы килеп куйды. — Бүген көн чалт аяз тора... — диде ул бераздан. Аннары нигәдер өстәде: —Яфраклар коела...
— Туңып торам әле, — диде хатыны. — Җеп өзәр дәрманым юк. Авызым кипте.
Ир янәшәдә! е урындыктан чынаякны алып, хатынына суынган чәй йоттырды. Чабуы тиеп киттеме, андагы бер дару шешәсе идәнгә төшеп, ишеккә таба тәгәрәде
— И-и, бигрәк жайсыз инде син. .. — дип, хатыны зарланган сыман сөйләнеп алды.
— Шушы көннәрдә сары бия колынларга тиеш, — диде ир, гаепле тавыш белән.
— Эчемдә нидер өзелгән . Казанда Минкәсв дигән бер табиб бар икән, Кукмарадан торып Кара диңгез астындагы җир тетрәвен туктата, ди. Шуңа күренәсе иде — Хатын кипшенгән иреннәренә юеш кулъяулыгын тидереп алды. — Күктәге болытларны ары-бире куып йөртә, имеш. Мине генә терелтә инде ул.
Хатынынын йөзенә кызыл таплар йөгерүен күзәтеп утырган ир кузгалып куйды.
— Бүген ауга чыкмакчы булам әле. Берәр киек эләксә
— Кем алып барсын сон мине ул табиб янына, — дип еламсырады хатын _ _ _
— Бераз рәтлән, барырбыз. Ә бәлки аның үзен алып килермен әле.
— Алмакай кайда? — Хатыны сеңслесенә ишәдер шулай эндәшә иде.
— Керләр элеп йөри..
— Шәһәрдә нинди чибәрләнгән Умырып эшли. Әле тагын өч- дүрт көн торам дигәнне дә, бездә эш бетмәс, тоткарланма, мәйтәм Әти белсә.
Ир чистарып, яктырып киткән өй эчен карашы белән айкап алды. Һава да үзгәргән, дару исе алай ук борынны ярып керми иде. Анысы тиз генә бетмәс инде, ун ел буе стеналарга сеңгән ис ич.
— Торасы килгәч, торсын... Нигә куарга?
— Иреннән уятмаган, мескен... — диде хатыны өзек-өзек. — Әтидән сорамыйча гына килгән ул.
— Алайса кайтсын...
— Миннән туйгансыңдыр инде... Сөйләшүеңнең дә рәте-чираты юк. — Хатыны тагын еламсырап алды.
— Мылтыкны күптән тоткан юк иде, — диде ир. — Барлыгын да онытканмын. Менә бүген чоланнан алып чыктым әле.
— Шул табибнын сурәтен эчкә куеп торсаң да, чирне ялап ала икән. Алмакай сөйләп торды әнә, шул фотоны куеп йоклагач, Аю Шәвәли хатынының чәче яңадан карала башлаган, ди. Авылга төшеп, шул фотоны апкайтыр идең.
Ул иелеп карават астын карады.
— Мәшәкатьләнмә, Алмакай түкте инде, — диде хатын
— Иртәгә барырмын. Бүген урманга чыгам. Киек шулпасының сихәте тимәсме...
— Юк инде, үләрмен, ахрысы... Котылырсың инде Кырыгымны уздырмас борын өйләнәсе булма түлке...
— Тузга язмаганны сөйләмә! — Ир авыр гына урыныннан кузгалды.
— Тиздән йөгереп йөрерсең әле.
— Алмакайга рәхмәт, күпме дару гына алып килгән. .
— Сыерга печән төшерергә кирәк Бераздан сөтен калдырыр инде, бозауларга ике ай гына калып бара, — диде ир, үзалдына сөйләнгәндәй.
Көз дә житте, дип уйлады ул янә кояш күзенә чыккач. Тик нигәдер җанда моңсулык юк, йөрәк тә үз урынында сыман түгел. Ауга чыгасы булганга шулайдыр.
Балдызы ишегалдында күренми иде. Ул мылтыгын җилкәсенә асып, урманга таба атлады. Шул чагында артта көләч тавыш ишетелде: “Асыл- кошсыз кайта күрмә, жизни!” Ир борылып елмайды, аннары шул елмаюыннан уңайсызлангандай, тәвәккәл адымнар белән юлын дәвам итте.
Урманга керер алдыннан, ниндидер тонык авазлардан әсәренеп, ул күккә карады. Аңда, биектә, киек кошлар төркеме чылбыр булып тезелеп каядыр еракка, ул белмәгән якларга очып бара иде.
Сөембикә
әрәзәдә хатыннын чалыш чырае күренде Мөгаен, ашын өстәлгә куйгандыр да суына дип борчыладыр. Мин ишегалдындагы “КамАЗ’ымны янә әйләнеп чыктым, көпчәкләргә типкәләдем.
Барысы да әйбәт кебек төсле. Иренеп кенә өскә күз салдым —ашлык белән шыплап тулган кузов брезент белән нык капланган, яңгыр-фәлән яуса, тамчысы да үтәрлек түгел. Юл ерак — Каф тавы артына, шуңа машина җырлап торырга тиеш.
Көзнен шушындый чалт аяз көннәрен яратам мин. һавада йөзгән тоҗымнар адашып йөзгә орынып үтсә, әллә нишләп китәм. Ындыр ягыннан саркылган төтен исе борыннарны кытыклый. Бәрәңге сабагы яндырганда чыккан төтен бөтенләй үзгә ул!
Тамак ачыккан булса да, өйгә керәсе килми иде.
Шул чагында капка шыгырдаганы ишетелде. Анда көтүче Иосыфнын бөрешкән гәүдәсе күренде. Ул бер ара капка төбендә таптанып торды да гаепле кыяфәт белән миңа якынлашты.
— Нихәл, олан...
Мин сүзсез генә башны селкеп куйдым.
Т
Ерак юлга чыгарга җыенгансыз икән, хе-хе... Әрмән иленә диген, ә... — Йосыфның эренле күзләре кызгылт җыерчыклар эченә чумып, югалып торды.
— Ни йомыш? — дидем мин тупас кына.
— Йомыш әллә ни юк, хе-хе .. Син инде анда Сөембикәне күрерсең, карчык белән мәктүп сырлаган идек, тапшыра алмассыңмы0
— Нигә тапшырмаска. . Хатның авырлыгы юк, барып җитүгә үк үз кулына бирермен. . — Йосыфның үзен өнәмәсәм дә, Сөембикә исемен ишеткәч, мин бераз йомшадым.
Ул тагы ни әйтергәдер теләп, таптанып алды
— Бер-икс тапкыр хат язып, илләренә киткән әрмәннәргә биреп җибәргән идек, әллә тапшырмаганнар, әллә. Җавап-фәлән килмәде
— Тапшырырмын дидем ич инде. Җавабын да алып кайтырмын.
— Менә рәхмәт, менә рәхмәт, — дип, бер сәбәпсезгә кеткелдәде көтүче. — Әрмәннәр бик бай яши, диләр, күреп кайтырсын инде Кияүдән дә хәбәр юк. Көннәр чалт аяз тора, йортны күгәрергә иде бит Син телдән шуларны да аңлатырсың инде, урысчан яхшы
Мин чыраемны сытып куйдым
— Бай кешеләр, Йосыф абзый, ничәмә мен чакрымнан илләренә икмәк ташымый.
— Алай димә, алай димә, — диде көтүче — Калхуз исәбеннән булгач, нигә алып кайтмаска? Юлы да безнен мажик өстеннән ич аның, әрмән корсагын киереп утырып кына кайта
“Кара әле, дип уйладым мин, эчә-эчә мие кибеп бетмәгән икән, дөрес чамалый бит абзый..."
Менә ун еллап инде безнең авылда әрмәннәр шаб.ш1кала эшли Аларнын кайсысы килә, кайсысы китә, ә бригадирлары — Рафик дигәннәре — тәмам безнең авыл кешесе булып беткән иде Әрмәннәр үзләре салган таш йортта торалар, ә бу Рафик исә Гәүһәр дигән тол хатынга йортка кереп, шунда яши иде Ул теттереп татарча сөйләшә, безнен авыл кешесеннән аерып та алып булмый, дияр идең, үзен бик кибарь тота, хәтта түрәләр кебек муенына галстук асып йөри иде Башта алар әйбәт кенә эшләделәр, хәзер әллә колхозның акчасы бетте, әллә төзисе әйбер калмады, әрмәннәр инде вак-төяк эшләрдә генә йөриләр, яртысы район үзәгендә псрсидәтелгә катижмы, матижмы, диләр, өч катлы йорт салып ята иде Шулай да илләренә кайтырга ашыкмыйлар Нигә ашыксыннар, безнекеләр айлар буе акча алмаганда, болар Ходай бирмеш һәр ай азагында бухгалтер бүлмәсе тирәсендә чуала, елтыраган күхгәренә караганда юкка гына чуалмыйлар да иде төсле Телевизор да, радио да алар илендә сугыш бара дип лаф ора, ә монда кая башны тыкма — әрмән дә әзәри, белмим, үзләрендә кемнәр генә сугыша торгандыр, әллә картлар белән бала-чага буза куптарып ята инде0
Рафик исә тир түгеп маташмый, кайчан карама, ул псрсидәтел эргәсендә, анда чаба, монда йөгерә, Казаннанмы, районнанмы зур кунаклар килсә, ул инде Аулак болында, табын әзерли, шашлык кыздыра Татар сарыгыннан әрмән кыздырган шашлык хәйран тәмле була, имеш Кешеләр сөйли, минем үземнең авыз иткәнем юк югын Янәсе, ул Рафикны район башлыгы безнен псрсидәтелдән үзенә дә алмакчы булган, гик безнеке кул-аягы белән каршы килгән: “Җанымны ал, иптәш район башлыгы, тик Рафик җанымнан гына аерма", — диеп ялынган, имеш Булса да булыр, сезнең шашлык бигрәк тәмле, дип. әллә кайлардан, хәтта хатын- кызлары белән машиналарга төялеп киләләр бит.
Әрмәннәр клубта да күз өстендәге кашка әйләнделәр Сиздек инде, кылларның йөрәгенә ут капты. Болар бит без Шалпы малайлары кебек колак шалпайтып башны җилкәгә качырып йөрми, гәүдә кчпырайган. ияк һаваны ертып бара, борын җилле Менә шунысы бигрәк безнен кызларның һушын алды инде Хагын-кыз бит чагыштыру юлы белән ялгыш нәтиҗәләр ясарга чос кавем.
Безнен мона ачу килә инде — минем ул чакта егет чак — куллар кесәдә, тик кесә эчендәге йодрык белән кемне куркытасын? Йөрибез шулай теш кайрал, бер-беребезгә зарланышып. Шулай да әрмәннәр алай ук начар малайлар түгел икән, ара-тирә безнекеләрне жыеп, бер-ике ярты куялар, эчеп алгач инде жегетләрнен авызы жәелә, хет бөтен авыл кызын шыплап төяп машинага салып китсеннәр.
Әрмәннәр мал аера белә икән. Күзләре шунда ук көтүче Йосыфның кызы Сөембикәгә төште. Арсен дигәннәре бигрәкләр дә тирәсендә бөтерелә инде Шоколадтыр, чикләвектер белән сыйламакчы була, артыннан күләгә кебек ияреп кайта. Сөембикә безнен авыл жегетләреннән дә озатгырмый иде, ут кыз икән, әрмәнне дә якын китерми. Минем үземнен дә аңа күңел яткан иде, тик юаш шул мин, бер сүз кушарга кыймыйча тик исәнгерәп йөрим.
Инде бөтен авыл әрмән белән Сөембикәне сөйли, әрмән, имеш, бөтенләй ашау-эчүдән калган, янәсе, кайберәүләр кызны мактый, бигрәк тә жегетләр: “Маладис, жүнле кыз теләсә нинди кара күт белән тел пычратамы”, — диләр, ә ахирәт кызлары үз артында көнләшүдән буылып гайбәт сата: “Үзен әллә кемгә куйган була бит әле, адәм ерамы, көтүче кызы гына түгел, хан кызы, диярсең...”
Арсен ым гына каксын, аларның һәрберсе ана ияреп китәргә әзер иде төсле. Безнең кызлар бит ул жунглидан орангутанг килеп чыкса, аңа да ябышырга әзер, тик маймыл татарга гына охшаган булмасын.
Ләкин әрмән дигәнен тоткан җирдән сындыра торган халык икән. Беркөнне Йосыф абзыйны персидәтел кантурга чакырып алган. Шунда ук Рафик белән Арсен да утыралар, ди.
— Нихәлләрдә ятасың, Йосыф абзый? — дип персидәтел гомер булмаганны елмаеп, көтүчене ишек төбенә үк килеп каршы алган, җилкәсеннән кочкан. — Бер дә күзгә-башка күренгәнен юк, авырып китмәгәнсеңдер ич?
Аптырап-каушап калган Йосыф абзый:
— Юк, болай, карчык кына ютәлләп тора, — дип мыгырданган.
Өстәлгә ярты менеп утырган, тәлинкәләргә затлы кунаклардан калган шашлык калдыкларын куйганнар. Ул шашлыкның тәмлелеген көтүче Йосыф ярты ел сөйләп авыз суын корытты
— Синен йортын бик тузган икән, беркөнне карап үттем, —дип, бераз салып алгач, персидәтел сүз башлаган. — Колхозга биш фин йорты кайтты. Берсен сина бирим мәллә? Яшә карчыгың, бала-чагаларын белән рәхәтләнеп яна өйдә.
Иренен жыеп алырга азапланган Йосыфның “ә” дип тә, “жә” дип тә әйтерлек рәте калмаган, тик башын чайкап утыра икән, бичара.
— Тик шунысы бар, Йосыф абзый. — дигән персидәтел, —менә Арсен синең кызга үлеп гашыйк булган икән ич Перәме Мәҗнүн инде, ашаганы — аш, йокысы йокы түгел, тире дә сөяккә калган. Ә безнен колхозга андый кешедән ни файда? — Ул торылдап көлеп җибәргән. — Син аңа кызыңны бир, ә без сина_ туй бүләге итеп йорт бирербез.
Тагын берне салып куйгач, Йосыфның бөршәйгән кулы персидә- телнең дәү учына кереп югалган.
— Егет син! — дип мактаган аны персидәтел, — текущий моментны аңлыйсын.
Вәгъдә билгесе итеп әрмәннәр Йосыф абзыйга нигәдер “аэродром” кепка, карчыгына күлмәклек ситса сонганнар. Әмма көтүче ул кепканы киеп йөрмәде, күрәсең, зуррак булгандыр, әрмән башы татарныкы ише генә түгел бит.
„ Безнең персидәтел шундый — әйтте икән бетте, икенче көнне Йосыф абзыйның турына фин йортын китереп тә бушаттылар. Җый да куй Ул әле дә шунда ята. Тик такталары гына шактый кимегән, чөнки көтүче бик юмарт кеше безнең, сорап килгән кешене, бер ярты да куйса, буш кул белән җибәрә алмый. Ә авылда тактаның һәрвакыт кирәге
чыгып тора. Аннары төннәрен бердер, икедер тактаны болай гына, кулга сыланып торганга гына да альт китәләр иле булса кирәк.
Арсен Сөембикәне иленә алып китте. Алар кузгалганда мин нигәдер кантур каршында утыра идем. Анын яшьле карашы минем йөзне кисеп үтте, күпергән иреннәре нидер әйтергә теләп, кыймылдап алды. Мин бу чарасызлыкны күрмәскә теләп, башны түбән идем. Соңыннан Сөембикәне тәкәбберлектә гаепләгән кыз-хатыннар аны шулай чит илгә альт китүләре турында бәет тә чыгардылар. Безнен халык нигәдер бәхетсезләрне, кимсетелгәннәрне ярата, өзелеп, чын күңелдән шуларны кызгана.
— Шулай да йорт торгызырга җыенуым турында әйт син, —диде көтүче мина якын ук килеп. Йөземә төнә эчелгән аракының сасысы килеп бәрелде.
— Ул калдык-постыклардан нинди йорт торгызмакчы буласын9
— Анысы такталар бераз кимеде инде кимүен, җитмәгәнен персидә- телдән сорармын...
— Тоттырыр, — дидем мин, ачы көлемсерәп. — Кыз бит инде тү-тү!
Бу турыда исенә төшерүем ошамады булса кирәк, картнын йөзендә пәрәвез селкенеп куйды. Хәзер аты-юлы белән сүгенә дисәм, эчтән тынды тагын, йомыш белән килгән бит. Ә ул сүгенә башласа, туктатам димә инде, эшереп чыгарсан да югары очтан түбән очка кадәр ярты сәгать әче тавышы ишетелеп торачак.
— Бирмәсә инде, — диде ул янә юашланып, — монарчы яшәдем ич әле, алга таба да шул иске йортымда көн итәрмен. Мина инде озак калмаган. Ә фин йортын мәчет салырга бирәм. Тирә-юньдә барысы да мәчет өлгертә, ә бездә исе дә юк. Шул турыда кичә Шәриф мулла белән дә сөйләшеп тордык әле. Халык та бераз булышса, ерып чыгабыз аны, пускай Шәриф мәчетле булсын.
Тәрәзәгә тагын хатыннын чырае сытылып алды.
— Сау бул, Йосыф абзый, — дидем мин, саруым кайный башлавын тоеп. — Әманәтеңне үтәрмен.
— Тукта әле... — Көтүче янә мина таба елыша төште — Берәр нәрсәң юкмы, юл аягы диюем... — Ул кызганыч елмаеп куйды — Кичә ныграк киткән.
Мин эндәшмичә генә болдырга таба атладым Ул бераз таптанып торды да ыңгырашкан адымнар белән капкага юнәлде
Без авылдан өч КамАЗ чыгып киттек. Мин алдан барам, ни әйтсән дә армияләрдә булып, бераз дөнья күргән кеше. Рафик, әлбәттә, минем машинага утырды. Ул бик сөйләмчәк кеше булып чыкмады, әйбәт Күп шоферлар руль артында йокымсырап китмәс өчен күршеләренең тел тегермәне тартып баруын яратсалар да, мин үзем лыгырдыкларны җенем сөйми
Үзалдына уйланып баруга ни җитә. Уйларын ялыктырса, музыка җибәрәсең, кәеф!
Күпмедер юл киткәч, кабина идәнендә нидер кыштырдаган төсле булды Карасам, утыргыч астына таба уч төбе кадәр генә соры күләгә шуып үтте. Тычкан! Күрәсең, иген төягәндә кереп калгандыр Рафик та игътибар иткән, “хәзер тотып сытабыз”, — ди. “Тимә, — дим, — ул бит безнең авылныкы.”
Рафик ирен чите белән генә елмаеп куйды: “Ну син даешь, авылдаш тапкан...”
Юлда бу тычканга мин тәмам ияләштем, утыргыч астына бодай сибәм, ул да үзенә хәерхаһ булуны аңлады, ахрысы, рәхәтләнеп кыштырдавын белә. Чит җирләр аша үткәндә янәшәдә генә синең белән туган илеңнең бер җан иясе баруын тою күңелгә ниндидер тынычлык өсти икән. Хәтта ул жан иясе гади генә бер тычкан булса да..
Ул да бит синең белән бер җирдә яралган, бер икмәкне ашаган
Менә без таулардан түбәнгә таба төшә башладык. Аста — тау итәгендә зур гына авыл җәелеп ята иде. Рафикнын йөзе үзгәрде, күзләрен яшь элпәсе каплады.
— Безнең авыл, — дип пышылдады ул. Мин аның дерелдәгән мыегына гаҗәпләнеп күз төшердем, һәркемгә үз җире кадерле шул. Шушындый оҗмахтай җирләрне ташлап, болар нигә читкә чыгып китәләр икән? Яшәсен иде туган йортында җиләк-жимеш ашап, шәраб чөмереп Нигә һәркем үз илеңдә яшәми, нигә һәр халыкның үз ватаны юк9
Ашлыкны бушатып, тыйнак кына тамак ялгап алгач, мин Рафиктан Сөембикә турында сорадым. Аның елмаюы сүнеп, кашлары җыерылып килде, шикле карашы, ниятемне белергә теләгәндәй, баштан-аяк гәүдәмне капшап чыкты.
— Нигә ул сиңа? — диде ул, чатнаган тавыш белән.
Мин ваемсыз күренергә тырышып, авызны җәеп елмайдым.
— Атасы хат жибәргән иде.
— Бир, үзем тапшырырмын.
— Юк иңде, Рафик, — дидем мин кискен генә. — Шул кадәр юл килеп, Сөембикәне күрмичә китсәм, атасына ни әйтермен9
Ул мина беравык кызыксынып карап торды. Артына салам бөртеге тыгылган “фатыйманы” малайлар шулай дикъкать белән күзәтәләр. Шалпы малае да тешен күрсәтә ала икән, дип уйлагандыр, мөгаен.
— Ярый, кичкә барырбыз. Ял итегез әле башта...
— Юк, йортын күрсәт тә, хәзер барып кайтам. — Аның аптырап калуы миңа тагын да кыюлык өстәде. Пычагымны эшли аламы ул миңа, аның да бит Татарстанга кире китәсе бар...
Бәхәсләшеп тормады, җилкәсен сикертеп куйды да урамга таба атлады егет.
Коры көньяк һавасы борын тишекләреннән үтеп, сулыш юлларын кытыклый иде. Рәхәт бөркүлек. Йөзем бакчалары куенына кереп поскан җилнең койрыгыннан тартып чыгарасы килә.
Менә Рафик таш койма белән әйләндереп алынган бер йорт янына килеп туктады. Ишектәге бауны тартты, эчтә нәни генә кыңгырауның әрсез челтерәгәне ишетелде. Бераздан ишек чинап кына ачылды, бусагада мыеклы бер әрмән карты басып тора иде. Алар үзара тиз-тиз нидер сөйләшә башладылар. Ара-тирә кычкырышып алалар, кулларын бутыйлар. Талашалармы, ярашалармы, Алла белсен. Күпмедер шулай ыгы-зыгы килгәннән соң, карт өенә юыртты.
— Кер, — диде Рафик, — хәзер Сөембикә чыга. Сүзне бик озакка сузма, мин моңда көтеп торырмын.
Мин аякларны буташтырмаска тырышып, ишегалдына үттем.
Кара күлмәктән, башына да кара яулык бөркәнгән хатынны башта танымыйчарак тордым.
— Сөембикә!
Аның йөзе дә кучкылланып киткән, борыны да озынаеп калган шикелле. Әйе, әйе, Шалпы авылының Сөембикәсе әрмән хатыннарына охшый башлаган иде...
Ул миңа бер метрлар якын килмичә туктап калды. Мин кулны сузып үзем аңа омтылдым, яргаланып беткән кытыршы бармакларын учыма алдым. Бармаклар бераз дерелдәп алдылар да җайсыз гына учтан шуып чыктылар.
— Исәнме...
Нинди дә булса шаян сүз әйтеп, бу киеренкелекне таратып җибәрәсем килде.
— Авылда сөйләгән булалар тагын, имеш, синең колак-борыннарны кисеп, ябып асрыйлар, дип... Ә менә син! Дүрт ягын төгәл, килмәгән төшең юк... — Мин гаҗәеп үткен сүз әйтүемә шикләнмичә көлеп җибәргән булдым.
Сөембикә тавышсыз гына сулкылдап куйды. Мәнсез дә инде мин — шундый шаярту буламыни...
— Әти-әниеңнән хат алып килгән идем... — Ул бөрешеп, таушалып беткән конвертны куенына яшерде.
— Исән-сау яшәп яталармы?
— Аллага шөкер. Йосыф абзый йорт торгызмакчы була. Такталары гына житеп бетми бугай. Тик колхозда биш ай инде акча биргәннәре юк.
“Нигә боларны сөйлим әле”, — дип уйладым мин Мәңге салынмаячак йортта анын нинди гаме булсын?
— Киткәненә өч ел инде, кайтып та күрмисен...
Ул кызганыч кына елмаеп куйды
— Итәктә ике балам бар, андый озын юлга ничек кузгалыйм..
— Малайлармы, кызлармы? Исемнәре ничек? — дидем мин, сүз юктан сүз булсын өчен генә.
— Тигран белән Вазген, малайлар. — Сөембикәнең күз төпләренә сөенеч нурлары сызылды. — Әле йоклыйлар, күрсәткән булыр идем.
— Арсен да күренми...
— Карабахта ул. Бер ел инде хәбәре-хәтере юк. — Хатыннын борыны мышкылдап алды
“Кайчан өйгә чакыра сон бу7”, — дип уйладым мин. Безнен илдә бит капкадан кергән кешене чәйләмичә чыгармыйлар Ләкин Сөембикәнен андый теләге сизелми иде. Ул гасабиланып кулларын угалый, күзләре ишегалды буйлап йөгерешә иде.
Китәргә кирәк... Башка сөйләр сүз дә юк бугай инде. Әти-әнисенә күчтәнәч биреп җибәрми микәнни7
— Хуш, алайса.. Ә-ә кибетегез кай төштәрәк’’ Юлга азык-төлек, өйгә күчтәнәч алырга иде
Ул билгесез тарафка кулын селтәде: “Шунда...”
Минем эчтә ниндидер бер тиле ният уянды:
— Әйдә, жыен, алып кайтам.
Ул жавап бирергә өлгермәде, ишектә теге әрмән карты күренде, Сөембикәгә кулларын болгап нидер әйтте Караягы ишеккә суырылып кергән хатыннын соңгы сүзләре бусагага коелып калды:
— Сәлам әйт...
Икенче көнне без илгә кузгалдык. Муфтадан аякны алганда нидер чи-ик итеп куйды Инде минем тәмам өйдәшкә әйләнеп беткән теге тычкан ялгыш табаным астына килеп кергән икән Менә бит ул — меңнәрчә чакрымны исән-сау үт тә, аз гына саксызлык аркасында дустыңның табаны астында сытылып үл Мин машинаны туктаттым да терсәгем белән рульгә таянып, йодрыкларымны күземә батырдым Тик озак утырырга туры килмәде, артгагылар зәһәр итеп кычкырта башладылар Мин ишекне ачып, канлы тычкан гәүдәсен тузанлы әрмән туфрагына этеп төшердем
КамАЗ уһылдап алга кузгалды Берәм-берәм тау тезмәләре артта калды, алда мине үксез илем көтә иде.
Бала
улай торакның ишегеннән килеп керүгә үк борынга мәче сидеге катыш әллә нинди әчкелтем-төчкелтем авыр ис килеп бәрелде Стеналардагы штукатур кубып төшкән, күптән юылмаган идәндә чүп-чар өемнәре Тәрәзәсе ватык кечкенә бүлемтәдә вахтер әби сохари җебетеп чәй эчеп утыра, ул керүчегә төксе күз карашын ташлады да янә кара кучкыл стаканын авызына китерде Икенче катка күтәрелгән төштә зур итеп урысларның яраткан өч хәрефле сүзе язылган иде
Бүлмәсенә килеп житкәч, ул кечкенә сумкасыннан ачкычын эзли башлады Гаҗәп хәл, ир-атлар үз ишекләренә җитәргә байтак ара калгач ук ачкычларын барлап учларына алалар, ә хатын-кыз кайтып житкәч кенә букчасында яисә кесәсендә актарына башлый
’ Коридор очында, бәдрәфкә каршы, аның күршесе тәмәке тартып тора иде Кинчә йөзенә гадәттәгечә кызыл төс йөгергән, андый чакта ул үткән-сүткән хатын-кызга сүз кушарга ярата, хәтта кайчакта. жае туры
Т
килсә, кулы белән йомшак җиренә орынып алырга күп сорап тормый. Ләкин бу юлы эндәшмәде, тәмәке көлен идәнгә чиртеп төшерде дә, тәрәзәгә борылды.
Хатын болай күз төшмәслек түгел түгелен. Арча ягындагы чирмеш кушылган авылларда туучыларга хас булганча җирән чәчле, яшькелт күзле, почык борыны тирәсендә сирәк-мирәк сипкелләр сибелгән. Бераз кәкрерәк булса да, аяклары да матур, гәүдәсе дә төз.
Әмма күрше егет тәрәзәдән башын алмады.
Ниһаять, кыйшайган ишек ыңгырашып кына ачылды. Бүлмә пөхтә итеп җыештырылган, ишек төбендәге ике шкаф арасына бау сузып чаршау эленгән. Түрдә — тәрәзә буенда — читәнле бала караваты тора. Аның баш очында Филипп Киркоровның зур сурәте эленгән.
Үз тизәгенә буялган бала торырга азапланып ята, быдыр-быдыр килә, бияләй кебек асылынып төшкән аскы ирененнән селәгәй ага иде, ул әнисе кайтканны төшенә иде, ахрысы.
Хатын имәнеп китте. Һәрвакыт шулай, инде биш ел узуга карамастан, ул үз баласының кыяфәтенә күнегә алмый,’ кайтып керүгә аны күргәч имәнеп китә.
Өстен дә салып тормыйча коридорга чыгып китте, табак белән җылы су алып керде, баласын чишендереп шунда утыртты, үзе плитәгә манный боткасы пешерергә куйды.
Баласын юындырган вакытта күз чокырына җыелган яше пылт- пылт итеп табактагы суга тамды. Көн саен күз яше катыш суда юынган гарип баласы савыгырга, аякланырга, күзе, теле ачылырга тиеш, югыйсә. Юк шул, юк шул... Баланың аңы үзе генә белгән караңгылыкта адашып йөри, бу дөньяда алыш-биреше юк иде.
Тапкач та табиблар аны күпме үгетләделәр, туган-тумачасы да сүзгә килеп бетте: “ Калдырып чык, бу беркайчан да кеше булмаячак, гомерлек бәла, мәшәкать белән тормышыңны әрәм итәчәксең” — диделәр. Тыңламады. Ничек инде үз балаңны, бәгырь җимешеңне, үз кулың белән чит-ят кулларга биреп калдырасың? Альт кайткач та, авылдан килгән әнисе — үзе дә яшьтән тол калган хатын — караватына капланып елады. ‘Ирең дә юк, бу гарибеңне ничек кенә карап тәрбияли алырсың, и бәхетсе-ез...” — дип такмаклады. Кыя кебек торды ул вакытта яшь ана, илдә чыпчык үлми, янәсе.
“Бәлки чыпчык үлмидер дә, — дип уйлана ул хәзер, — ә кеше үлә, үлә, җанкисәгем. Әнә теге атнада гына өченче катта яшәүче ялгыз карт, түзәрлеге калмагач, тәрәзәдән ташланып үлде”. Соңгы вакытта аны гел чүп савытлары тирәсендә күрәләр иде, ул шуннан калдык икмәк кисәкләре, бәрәңге кабыклары җыеп алып кергән икән. И юләр баш, дөнья күрмәгән бәндә, шул чакта табибларның, әнисенең сүзен тыңлаган булса соң... Соңрак аңлады ул ал арның хаклыгын, берәр балалар йортына-фәләненә тапшырырга дип йөреп тә карады. Аны ишектән үк кире бордылар. Андый урыннар гарип балалар белән шыплап тулган иде. “Алай гына булмый, — балаңны алып калсын дисәң, детдом нәчәлнитенә төртергә кирәк, җаным”. Ә кайдан альт төртәсең? Ул үзе дә шул баласына дип бирелгән пенсиягә җан асрап ята. Инде менә ярты ел эш эзли, кайда гына җитмәде, яшь баласы барын белүгә үк ишектән кире боралар.
Ул баласын итәгенә алып, манный боткасы ашата башлады, кашыктагы ботканың яртысы гына авызга керә, яртысы ирен читләреннән аска агып бара иде.
Баланы ул инде утызга килеп җиткәндә, ялгызы калудан куркып, картлыгында бер терәк булыр ичмасам, дип тапкан иде. Төс-кыяфәте мөлаем генә булса да, егетләр ана ябышмыйлар, күзендәге салкынлык, йөзендәге җитдилекме ал арны якын җибәрми иде. Егетләр бит чыркылдык, җиңел холыклы кыз-кыркынны ярата, өйләнгәнче алар белән шаярып алгаларга җайлы сыман тоела. Ә өйләнгәндә, әлбәттә, җитди, якын җибәрми торган кызларны карарга кирәк Әмма, ни хңкмәт, алар төннәрен
кунгалап-китеп йөри торгач, шул уйнак кызларга күнегеп китәләр, үзләре дә сизмәстән шуларга өйләнеп тә куялар иде
Ул кичне ахирәт кызының туган көне гадәттәгечә башланды. Табын мул иде — көне буе алар кышкы салат, винегрет ише тәм-томнар әзерләделәр, токмачлы-итле аш пешерделәр. Өстәл уртасында аракы, шәраб шешәләре тырпаеп утыра. Кара озын чәчле, йөзен куе сакал баскан егет касәләргә шампан койды, ниндидер тост әйтте. Ул кайдадыр Казан читендәге бер хастаханәдә баш табиб булып эшли икән
— Как в лучших домах Лондона и Парижа, — диде ул винегретны сакалы арасына батырыр алдыннан.
Бераз кыза төшкәч, бу сакаллы тагын сикереп торды: “Милләт өчен! — дип кычкырды. — Торып басып эчик".
Ахирәт кыз янына килеп йөри торган аксыл чырайлы, сары чәчле егет хатын-кызларны мактап ниндидер тост әйтеп маташты Дөньяда ямьсез хатын-кыз булмый, исергәнче эчәргә кирәк”, — дип, янә сүзгә кушылды сакаллы табиб. Кызлар, анын ни әйтергә теләгәнен аңлап бетермәсәләр дә, хихылдап көлеп куйгандай иттеләр.
— Син нишләп күңелсез, — дип, ахирәтенә ябырылды туган көнен үткәрүче кыз. — Йәле, күтәреп куй берне
— Әйе, нигә алай аерымланып утырасын, — дип, сакаллы табиб та анын янына елыша төште. Кыстый-кыстый бер чәркә аракы эчерделәр
Дөнья үзгәреп китте! Кыз юк сәбәптән дә көлә башлады Табында яңгыраган һәр исерек сүз үткен, зирәк булып тоела иде.
Мәжлес таралгач, кара сакал аны бүлмәсенә кадәр озата барды Чайкалып киткәндә ул кызның иңенә таянгалап ала, үзе Менә бу кулларны күрәсеңме9 Алтын куллар Миндәй врач табып карагыз Татарстанда”, — дип сөйләнә иде. Бүлмәгә кергәч тә йодрыгын төйнәп, нигәдер “Азатлык!” дип кычкырып маташты.
Кыз аны кумады. Кая куу — төннәр буе ялгызлыктан интеккән тәне белән куе тир исе килеп торган иргә сыланып ятты. Иртән торып киткәндә:
— Татарны арттырырга кирәк. Ату урыс басты дөньяны, —дип мыгырдады ир
Шуннан соң хатын аны күрмәде Бала тудыру йортына да аны ахирәт кызы гына озатып куйды
Караңгы төшеп килә иде инде Тәрәзә каршында үскән кырыкмыш өянке канатсыз кош кебек күккә тотына, чарасызлыктан ыңгыраша сыман иде. Хатын тумбочка өстендә яткан кәгазь тартманы кулына алды. Бүген иртән аны ахирәте кертеп чыккан иде Ул инде кияүдә, өч бүлмәле фатирда рәхәтләнеп тормыш итә, ике бала үстерә. Затлы тунын җилбәгәй җибәреп, бик тиз генә әйләнде ул. “Вакытым юк. кунакка ашыгам, — диде. — Менә сиңа ампула. — Бик зур блат белән генә таптым. Бер укол җитә. Ул бит барыбер кеше түгел. Нигә үз-үзеңне җәфалап яшисен'’ Син аңа бит яхшылык кына кыласың — туп-туры оҗмахка керә инде ул, гөнаһсыз җан Ул да бу тәмугтан котыла, син дә.. Тик телеңне генә тик тот, юкса бу гарипнең нидән үлгәнен кем тикшереп торсын Сиңа яхшы булсын дип тырышам ич, юләр. * — һәм ул бүлмәдә затлы хушбуй исләре калдырып чыгып та китте
Алар бу хакта ничәмә-ничә тапкыр сөйләшкәннәр иде иңде Хатын хәтта төш тә күрде: баласы канат җилпеп фәрештәләр белән очып йөри, имеш Тирә-юньдә кошлар сайрый, чишмәләр челтери, җимешләр пешеп утыра. Оҗмах инде, ожмах... Анда аңа әйбәт булачак, анда Аллаһы тәгалә аның дүрт ягын төгәл итәчәк
Укол кадаганда бала еламады. Ул, мөгаен, авыртуны да сизми иде Бармакларсыз кулын гына кайдадыр сузгандай итте
Хатын утны кабызмады. Караңгы сарган гәрәзәгә карап кымшанмый утыра бирде.
Өченче көн ана училишеда бергә укыган егет очраган иде Якында
гына яшәгәнен белгәч, бүлмәсенә кереп чыгарга рөхсәт сорады. Тиз генә кибеткә кереп шәраб, шоколад ише әйберләр алды. Егет кызмача, хатын ягыннан зуррак нәрсәгә өмет иткәне дә күренеп тора иде. Кибетләргә кереп шулай өтәләнеп йөрүе кайчандыр бергә укыган кызны сагынудан түгел ич инде. Ул чакта егет аңа игътибар да итми иде.
Хатын ачкычны бик озак тишегенә туры китерә алмыйча азапланды. Балам бар дигәч, аеруча сөенеп киткән егет түземсезләнеп янәшәдә таптанып торды. Ләкин кереп баланы күрүгә аның йөзе агарынып китте. Өстәл тирәсендә бераз урынлы-урынсыз сөйләшеп утыргач, шәрабне дә эчеп бетермичә чыгып китте. “Киләм әле, киләм”, — диде ул киткәндә. Аның бүтән монда килмәячәге икесенә дә ачык иде, югыйсә.
Инде ир заты күрмичә картаячагына ул үзе дә ризалашкан иде. Дөрес, аңа әрмәннәр белән сугыштан качкан бер малайсымак әзәрбәйжан килгәләп йөрде. Аның шәһәрдә ике ларегы бар, аңда ялланган кызлар утыра, үзе исә базардан шуларга һәр иртән жиләк-жимеш китерә иде. Әзәри саран түгел, бозыла башлаган җимешләрне аңа шактый мул ташыды. Баланы күрүгә дә чирканмый иде. Тик соңгы вакытта ул да килүдән туктады.
Бала сәер авазлар чыгарып караватында ята, ә болай бүлмәдә тынлык, шомлы тынлык. Хатынның бугазына төер тыгылды да ул акылдан шашынган төсле ишеккә ташланды.
Урамда яз сулышы, корымлы пычрак карлар йортлар күләгәсендә генә калган — эреп бетә алмыйча интегәләр.
Ул үзенең кая барасын белмичә атлады да атлады, караңгы урамнардан узды, шыксыз ишегаллары аша үтте, — анда җыелып торган үсмерләр аның артыннан ямьсез сүзләр әйтеп, көлешеп калдылар.
Кире кайтканда тулай торак ишеге эчтән бикләнгән иде инде. Бик озак шакып торгач кына, теге якта гадәти мыштырдау ишетелде. Вахтер карчык сукрана-сукрана ишекне ачты, хатынга иксез-чиксез нәфрәт белән карап, читкә борылды: “Йөриләр төне буе өстерәлеп...”
Хатын аңа каршы сүз әйтеп маташмады, бусаганы үтүгә икенче катка йөгерде. Бүлмәгә кергәч утны кабызды, кинәт күзенә ыргылган яктылыктан башта берни дә күрми торды. Күргәч ахылдап куйлът “Бала- ам...”. Ә баласы караватның читенә тотынып баскан, елмая, иреннәрен бөрештереп “Әни!” — ди иде.
Хатын, газиз баласына, бәгырь җимешенә таба ике кулын сузып, язгы тәрәзәгә таба атлады. Анда — тәрәзәнең теге ягында — дөнья матур, дөнья киң иле.
Итек
— Әй, булмый болай, — диде хатын, — үзем өскә меним.
— Җайдак... — ир ятакка чалкан килеп төште. Урамдагы утлардан төшкән яктылыкта аның вак йөз сызыклары аермачык булып күренә, уч төбедәй ак чырай кечкенә башка ябыштырып куелган кебек тоела иде. Күзлеген салгач ул шулкадәр чарасыз, баласымак кыяфәткә кергән иде ки, хатынның аңа карата жәлләүле мәхәббәте тагын да тулыпгып, мөлдерәгән имиләреннән ирнең тар, йонсыз күкрәгенә тамчылап тамар төсле иде.
Карават бөтен тутыклары белән көчәнеп ыңгыраша башлады.
Юка стенаның теге ягында кемнеңдер шаркылдап көлгәне ишетелде. Бүлмә давылда калган иске көймә кебек шыгырдап чайкала иде. Тәрәзәләр капшанып пәрдә эзләделәр.
Тулай торак, ерак галәмнәргә омтылган кораб сыман, космик тизлек белән күккә ыргылды.
Шул вакыт каты итеп ишек шакыдылар. Хатын сулышын тигезләргә тырышып: “Ач-ма”, — дип пышылдады. Ир аңа сыенып бетте, бу дөньялыктан качып анын тәненә сеңәсе, бөтенләй моннан югаласы килә иде.
11»
Ишекне йодрык белән төйделәр.
Ач, сез өйдә бит, беләбез, — дип кычкырды кемдер.
Тормыйча булмый иде. Ир ыштанын киде дә өметсез адымнар белән ишеккә таба кипе. Коридорга чыкты, күзенә сикергән әрсез яктылыктан беравык сукыраеп торды.
— Нигә ачмыйсын, авызыңны фәлән...
Ул тавыштан таныды: бу — күрше бүлмәдә торучы богыл гәүдәле егет иде
— Йокларга яткан идек, — дип гаепле төстә мыгырданды ир.
— Мишәтләдек мәллә, кандала9 — дип авызын җәеп көлде күршесе, калын иреннәре табак биткә генә сыешмыйча, яңгырдан сон шыткан суалчаннар сыман колагына таба шуышты. — Төн озын әле... Безнен җитмәде, синең алып куйган “Чистай малаен” юкмы9 Акча бар
Бу егет автобус йөртә — чып-чын гегемон. Шулай да күршесенең институтта Кандалый иҗатына карата фәнни хезмәт язуын кайланлыр ишетеп калган, хәзер очрашкан чакта аны “Кандала” дип кенә атый иде
— Кайдан килеп...
— Бәлки хатынында бардыр?
— Юк инде, булса кызганыч түгел..
Хезмәт хакы очын-очка ялгарга җитмәгәч, ул өенә аракы алып кайтып куя, аны төнлә тугарылып киткән егетләргә кыйбатрак бәягә сата иде. Нишлисен, чәй-шикәргә булса да ярап тора. Ләкин соңгы арада ул тәмам корыды, мондый “бизнес” белән шөгыльләнерлек тә рәте капмады
Күршесе, хәлнең өметсез икәненә ышанып, кулын селтәде дә, шаулап торган бүлмәсенә таба китте, авыз эченнән: "Интеллигент сраный”, — дип сүгенгәне ишетелеп калды.
Хатыны янына кире килеп ятканда анын дәрте дә беткән, йокысы да качкан иде.
— Бер сүз әйтсәм, ачуланмыйсынмы9 — диде хатыны, шактый гына яткач
— Нигә ачуланыйм, әйт...
— Итегем бик тузган бит, янасын алырга иде
— Күптән алырга кирәк иде дә. — Ир авыр сулады. — Тик на какие шиши?
— Мин бергә эшли торган хатыннан биш йөз мен тәңкә алып тордым. Ачуланмыйсынмы?
— Юк, нигә ачуланыйм Тик. кайчан түли алырбыз икән сон ул әҗәтне...
Хатын иренең битеннән үбеп алды
— И-и, әйбәт тә кеше инде син
Ир читкәрәк авышкан булды, үзенең йөз мускуллары язылып китте Ниндидер яхшы гамәл эшләгәнеңне аңлаганнан сон шулай була.
— Итек сина да кирәк инде ул... — Хатыны тагын ана елыша төште. Алар селкенгән саен пружиналы карават эчне пошырып шыгырдап куя иде.
— Бу кышны бәлки чыгып булыр...
— Бүрек тә кирәк, — диде хатыны, аны тыңламыйча.
Ир студент вакытта алган арзанлы бүрек киеп йөри иде
Башта алар кооператив фатир алырга дип, тамакны кысып, акча җыйдылар Ләкин җитәрлек акча тупланып бетте дигәндә, инфляция яркасында, ул бернигә ярамаслык булып калды Аннан сон инде аларга җыярлык та, рәтле бүрек алырлык та акча кермәде
— Алайса иртәгә мин базарга чыгам
Ире аркасы белән борылып ятты.
— Йоклыйк, вакыт сон инде Сиңа бит анда таң тишегеннән торып барырга кирәк.
Хатын нәкъ иртәнге биштә урыныннан сикереп торды Чәй кайнатып
маташмады, кичәгесен генә берничә мәртәбә уртлап куйды, салкын тары боткасы капкалады.
Ишек төбендәге шкаф артына куелган аш өстәле кечкенә генә, җыйнак кына иде. Түшәмдәге зәгыйфь утнын яктылыгы “зал ягына” да төшә, анда караватта җәйрәп яткан ирнең чырае аксылланып күренә иде. Хатын килеп ана берара карап торды. Ирнең авызы ярымачык, шул төштә мендәре бераз юешләнгән. Авыз сулары бүленерлек нинди төшләр күреп ята икән ул9
. Әле яктырмаса да базар тулы кеше иде. Моңарчы андый урыннарда йөргәне булмаганга, хатын аптырап, миңгерәеп калды, кая барып бәрелергә белмичә, бер читтәрәк таптанды. Ләкин озак торырга туры килмәде аңа, кинәт алдында, җир астыннан чыккандай, кечкенә буйлы, каратут йөзле бер егет кисәге пәйдә булды.
— Нәрсә кирәк чибәр ханымга? — диде ул четелдәп, утлы күмердәй күзе белән хатынның өстен- башын капшап чыгарга да өлгерде. — Күгәрчен сөте дә табып бирә алам!
Хатын каушады, тавышы әллә чыкты, әллә эчкә йотылды:
— Кышкы сапошки...
— Сапошки9 Ничәнче размер? Утыз сигезме?
Хатын “әйе" дигәндәй башын селкеп куйды. “Хәзер, җан кисәге”, — дип, егет каядыр китеп тә барды. Анын соңгы сүзләре хатынга нигәдер ‘җан көеге” булып ишетелде. Менә нинди икән ул кала базары! Анын үз авылларындагы базардан башканы күргәне юк иде. Анда һәр чәршәмбе көнне мәйданга халык җыела, күрше-тирә яктан чуашлар сыердыр, бозаудыр, сарыктыр алып килә, иң шаулап торганда да йөздән артык кеше булмый иде.
Бер-ике минуттан егет, эттән туган нәмәстә икән, кәгазь тартма күтәреп килеп тә җитте.
— Мәгез, карагыз. Чын күннән, итальянский!
Итек чыннан да әйбәт, күне шыгырдап тора, эчендәге куе мехы кулны иркәләп рәхәтләндерә иде. Хатын аны киеп тә карады, үлчәп теккәндәй тап-таман!
— Алам, — диде ул. — Күпме тора?
— Дүрт йөз.
— Ярар, — дип, иңенә аскан ридикюлен кулына алды. Ридикюль затлы, әллә ничә кесәле, күп акча сыйдырышлы иде. Егетнен йөзенә “монардан күбрәк сорыйсы калган икән” — дигәндәй үкенү галәмәте чыкты. Шунда аның башына тәвәккәл уй килде бугай, ул хатын кулыннан ридикюльне тартып алды да йөгерә-атлый гөкләп торган халык арасына кереп югалды. Хатын башына суккандай аңгыраеп калды, кычкыра да, селкенә дә алмады. Култык астына кыстырылган тартма җиргә төшкәч кенә, аңына килде. Ярдәм сорап кычкырыргамы, милициягә йөгерергәме? Бу тикле кеше диңгезе эчендә ул каһәр сукканны ничек тапмак кирәк?
Хатын авыр гына атлап, автобус тукталышына китте. Гарьлектән, чарасызлыктан йөзе буйлап аккан күз яшьләрен дә сөртмичә атлады да атлады. Йөз мен тәңкә акчасын күз алдында суга салды бит... Нигә шулкадәр пешмәгән бәрәңге кәлҗемәсе икән ул? Кемгә генә охшап шулай җебегән булды икән... Бүтән туганнары бит баскан җирдә ут чыгаралар. Йөз мең тәнкә... Аны ана ярты ай эшләргә кирәк. Ридикюль дә җәл. Әллә ничә кесәле, эченә бәләкәй генә көзге дә беркетелгән. Өченче ел аны туган көненә абыйсы бүләк итеп биргән иде Абыйсынын төсе. Былтыр ул юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булды.
Иремә ни әйтермен, дип уйлады ул. Ана әйтмәсәң дә була инде, югыйсә. Төпченеп, һәр әйбереңне, гамәлеңне тикшерә торган кеше түгел. Шул ук вакытта ул анардан бу талауны яшереп калдырмаячагын да белә иде. Йреннән ул бернәрсәне дә яшерми...
Автобустан төшеп, Иптәшләр урамына борылгач, хатын туктап күзен сөртте, тынычланырга тырышты. Ярар инде, дип үз-үзен юатты, баш
бәласе түгел әле. Йөз мен тәңкә кем өчендер вак-төяк кенә дә инде ул. Безнен өчен зур шул.
Ул, ике тулай торакны үтеп, үзе торганына җитте Бу урамда тулай тораклар күп, шуңа исеме җисеменә туры килеп тора.
Ире инде уянган, юынып йөри иде.
— Әһә, кайтып та җиттеңме9 — дип кычкырды ул хатынын күрүгә. — И башсыз, башсыз.
Хатын аптырап ана карады Кайдан белгән бу9 Анын ридикюлен угры тартып алганны кем җиткергән9
— Сон син бит акчаңны тәрәз төбендә онытып калдыргансың. — дип көлде ире. — Менә бит... — Ул тәрәз төбеннән резинкага кыстырылган кәгазь акчаларны үрелеп алды.
Хатынның култык астындагы бәлале тартма шапылдап идәнгә төште дә ачылып китте, эченнән чүпрәк-чапрак, төрле чүп-чар коелды.
Ире гаҗәпләнеп аягы белән тартмага төртте
— Нәрсә бу? Нинди чүп-чар күгәреп йөрисен9
— Карак... Угры талады мине, ридикюлемне тартып алып халык арасына качты. Ә мин анда акча бар дип торам — Хатын урындыкка утырып чатнаган тавыш белән көлеп җибәрде — Ну көлкегә калды инде үзе дә... Ачып җибәрә, ә анда берни юк, хи-хи-хи — Ул тагын чүп-чар тулы тартмага карады. — Ә мин тагын итек үземдә дип сөенеп кайтам Итальянский итек дигәне күз буу гына булды микәнни9
— һе, бирерләр сина итек Акчаны онытыл калдыруына шөкер in
— Ридикюль кызганыч инде барыбер Абый төсе иде, — дип уфтанды хатын.
Ире, арттан килеп, ике аксыл кулын анын җилкәләренә салды.
— Кайгырма, иртәгә базарга бергә барырбыз. Итекнен дә сина ин кәттәсе булыр’ — диде ул.
Үзенең куллары җеп-жиңел һәм алар жинелчә дерелдиләр иде
Алла
апаста яңа чапкан печән исе, ат тизәге исе аңкый иде Ахияр тирән итеп сулыш алды, күкрәгенә шушы җанга тансык исләр белән кинәнү, рәхәтлек, канәгатьлек, тел белән әйтеп булмый торган әллә нинди хисләр кереп тулды. Хуҗасын танып, аранда ат пошкырды. Ахияр, арба аша үрелеп, атнын муенын сыйпады, бөрчәйгән бармакларын анын калын ялына батырды. Ниндидер рәхәт дулкыннар бср- берсен куыша-куыша гәүдәсе буйлап таралдылар, Ахияр сөенеченнән көлеп җибәрде. Алла да (байталының исеме шулай сәер иде) анын бу сөенечен андый иде, ахрысы, үзенең дә мәхәббәтен, тугрылыгын белгертергә теләп, йомшак җылы иреннәрен хуҗасынын кырынмаган йөзенә тидерде
Ахияр Алданын акыллы күзләренә карады, ир белән атнын күзләре очрашты Ирнен күкрәге җылынып китте, ул уңайсызланып, йөзен читкә борды. Бөтен дөньяда хәзер ана ин якын, ин газиз, аны ин аңлаган зат шушы ат иде, ахрысы...
Ахияр яшәгән Тиресле авылында гына түгел (Тиресле исеме, кайбер туган якны өйрәнүче акыллы башлар фикереңчә, җир ашлый торган тирес сүзеннән түгел, ә бу төбәктә кире, үҗәт мәгънәсендә кулланыла торган тирес сүзеннән килеп чыккан Биредәге халык тирә-юньдәгеләрдән гадәттән тыш кирелек белән аерылып тора иде Шу на күрә ал арны еш кына яратмыйча Тиресле чуашлары дип тә мыскыл итәләр иде), гомумән. МИШӘРЛӘР яшәгән бөтен җирләрдә элек-электән атны бүтән хайваннардан аерып карыйлар Утызынчы елларда көчләп колхохлар оештырганда. Тиреслснен чуаш кебек кире, мукшы кебек төмсә ирләре башка малны түгел ә җаннарыннан да артыграк күреп атларын затлы дирбия-збруйл арын кызганып еладылар. Атсыз ир - канатсыз кош! Күпләре авылга кулларын
Л
селтәп, төрле якка таралды. Ал арның байтагы Мәскәүгә юл алды шикелле, анда алар дворник булып, вокзалда йөк ташучы булып урнашты. Колхоздан качып килгән бу авыл агайлары кара эштән курыкмыйлар, хәер, курыксаң да кая барасың? — Рәсәйдә кара эш махсус татарлар өчен кебек бит ул...
Тиреследә дә, чын мишәр авылындагы кебек, борын-борыннан сугымга ат чалганнар. Ләкин Совет влачы көчәйгән саен, бакчасында алмагачы булган өчен дә салым түли башлагач, авыл халкы кышкылыкка ат түгел, сарык та суя алмый башлады. Сугыш вакытында инде ит дигән сүзне дә оныттылар диярлек, алабута, үлән-чүлән белән юанлылар. Ат итеннән казылыктыр-фәләндер кебек төрле нигмәтләр әзерләү дә онытылды. Ниндидер мәгьнәсезе “торгынлык” дип атаган елларда авыл кешесенең бераз хәле рәтләнгәч, Тиресленең ир-атлары, балта-пычкыларын тотып, урыс якларына шабашкага таралдылар. Анда йортлар салып, абзарлар корып (урыс үзе йорт салмый, салганны көтеп ята, һәм дөрес эшли, татар Рәсәйгә ни өчен кирәк?), акча эшләделәр. Көз көне аларга атлар ияреп кайта. Эш шартларын сөйләшкәндә сүз үзәгендә ат булмый калмый. Ат алырлык түгел икән, чын мишәр эшкә тотынып та тормый иде.
Дөнья — куласа шул, бер көе генә тормый, әйләнә дә бер баса, диләрме әле, менә хәзер ат асрарга да рөхсәт иттеләр. Тиреследә хәзер һәр аранда ат пошкыра, малайлар аларны төнлеккә урманга алып китәләр, юлда тояк тавышлары ишетелә, капка төбенә чыккан агайлар җитди чырай белән, эндәшми генә тәмәке пыскыталар, шатлыкның эчтә тып- тын тантана итүе үзе бер өстәмә сөенеч бит ул!
Ахияр да Пермьнең Урда авылыннан, үзе эшләгән жирдән ат алып кайтты. Атны бик озак сайлаган иде, ялгышмаган икән, акыллы, җайлы булып чыкты Алла. Ахияр ел буе шул ат белән мәш килде. Арба ясады (үзе жинел, үзе нык), тугым бөкте, ияр, камыт эзләп Казанга чапты.
Аның үзен авылда өнәп бетермиләр иде. Үз эченә бикләнеп яши, тел күтәреп беркемгә бер сүз эндәшкәне юк, исәнләшкәндә дә башын селкеп кенә үтә. Байталының нинди исемдә икәнен белгәч тә, әбиләр як-якка төкеренеп куйдылар, хатыннар бот чабып көлде. Ирләр дә күпмедер вакыт теш агартып алгалады. Бу исемне, билгеле, Пермь өлкәсендә үк кушканнар, елкычы, мөгаен, Алла Пугачевага мөкиббән берәр кеше булгандыр. Исемдә басым да беренче иҗеккә төшә, тик татар урыс теле законнарын санга сугамыни ул? Ахияр әбиләр теленә керүдән курыкмый иде куркуын, “кяфер” димәгәйләре, чурт дисеннәр, тәһарәтсез кәмперләр ни сөйләмәс? Тик авыл тилесе Дерминең кибет каршында “Ахияр Алласын айгырдан каплатып кайтты”, — дип сөйләнүен ишеткәч кенә, әллә нишләп китте ул. Шуннан сон байталның исемен дә үзгәртеп карады, “Милка, Милка”, — дип, көнгә йөз мәртәбә генә кабатламагандыр, әмма мал иясенә охшый, дип дөрес әйтәләр икән, ат, Алла дип эндәшмәсәң, борылып та карамый иде.
Аяк белән этүгә, ярым караңгы лапасның ишеге салмак кына мөгрәп ачылып китте дә Ахияр, кояшны аралап, көн күзенә чыкты.
Ишегалдындагы йомшак бәбкә үләннәренә басып ул өйгә керде. Ачыккан иде, өстәл янына утырды, ипи валчыкларын терсәк белән читкәрәк сыпырып куйды, зур баш суганны кабыгыннан арындырып, эре тозга манып, калын икмәк телеме белән умырып чәйнәргә кереште.
Күзе түр почмактагы пәрәвезгә төште, анда, кара нокталар арасында, бер чебен эленеп калган, ул җан-фәрманга аякларына сарылган җепселләрдән котылырга маташа, бәргәләнә, бәргәләнгән саен тагын да ныграк чәбәләнә иде. Үлем белән яшәү арасындагы әлеге көрәшне битараф кына карап торды Ахияр.
Өстәл яныннан торганда аягы буш шешәләргә тиеп китте, алар, бер-берсенә бәрелеп, мескен генә тавыш биреп куйдылар.
Ул мич янындагы җыештырылмаган ятагына килеп ауды, керләнеп каешлана башлаган мендәрен калкытыбрак куйды
Марҗасы киткәннән бирле кулыннан эш төште аның. Тиресле
ирләре елның күп өлешен читтә, урыс арасында уздыралар. Шула күрә күбесе анда ялгыз марҗаларга йортка кереп, семья корып диярлек яши, кайсысынын инде идәндә тәгәрәшеп балалары да йөгереп йөри. Алай да ирләр авылдагы төп гаиләләрен онытмыйлар, ай саен акча җибәрәләр, бәрәңге утыртканда, бәрәңге алганда ялт итеп кайтып төшәләр, кышын да газиз хатыннары янында уздыралар. Ягадагы марҗалар аларга исәпкә бар, санга юк сыманрак төсле иде. Ләкин яшь, өйләнмәгән егетләрнен байтагы шунда ябышып та кала, һәм нигәдер калучылар авылның ин чибәр, эре гәүдәле, озын буйлы оланнары була иде Ахияр да Урда авылыньш Валя исемле бер кызына ияләште Марҗаның куены нигә шундый да тирән, шундый да кайнар икән ул? Ахияр да баш-аягы белән йотылды, сенеп бетте анда. Иртәнге биштә торып эшкә барганда ул уянып житми иде әле, шулай аягөсте йоклап атлаганда юлдан тайпылып, койма- капкаларга килеп бәрелгән чаклары да булды.
— Өйләнешик, — диде беркөнне Валя. — Иптәшләреннән аерылырсың, Петр Степанович сине иртәгә үк машинага утыртырга вәгъдә бирде Югыйсә, тире дә сөяккә калдың ич инде Коллар бит сез! Кеше шулкадәр ватылып эшли димени... Өйләнешик. Безнең кебек яшәрсең.
Ахиярның әти-әнисе инде вафат, марҗага өйләнмә, дип мыгырдаучы юк, үз авылында күзе төшкән кызы да күренми, җаны бик үк тартмаса да, ул Валяга өйләнергә ризалык бирде
— Тик безгә кайтабыз, — диде ул. — Мин нигезне ташламыйм, анда дум совет кебек йортым бар
— Кайтырбыз, кайтырбыз, — дип елмайды Валя. -Бер-беребезне яраткач, кайда да яхшы булыр Анда да бит шул ук Россия
Сүзенә каршы килмәгәнгә и сөенде шул чак Ахияр, марҗасының мул гәүдәсен кочагына кысты, эчке күлмәк авызыннан бүселеп чыккан имиләренә изрәп киткән йөзен яшереп, хатынының әчкелтем исен озак иснәп ятты
Туйны гөрләтеп үткәрделәр. “Эчләре янсын, — диде Валя, — кияве татар гына дип пышылдамасыннар әле, от души гүләйт итәбез". Туйга Петр Степанович та килде Аны кадерләп түргә утырттылар Беренче тостны да ул әйтте, Валяны мактады, Ахиярны да онытмады Саша кебек егетләр безгә бик кирәк, — диде ул. — Ызба тутырып бала үстерсеннәр, калхузда эшче көчләр күп булсын” Сөйләп кенә калмады, калхуз исеменнән икс чучка баласы да бүләк итте
Ахияр авылына кайтырга вәгъдәләшсәләр дә, тиз генә кузгала алмадылар Анда кайтып та нишлисең9 Эш юк, калхузда селкенеп йөргән өчен тиеннәр түлиләр “Бераз түл жыйгач кайтырбыз, — дип уйлады Ахияр — Акча кайда да юл ача”
Туй иткәч ул бригадага кайтмады, калхузда машина йөртә башлады Эш хакын әйбәт түлиләр, кузовта да анысы-монысы ияреп кайта Бераздан тупылдап малайлары да туды. Ахияр аны Тимур дип атарга ясканып караса да, Валя якын да килмәде "Петр дип кушабыз' - диде ул. - Петр Степанович хөрмәтенә Күнсле булыр переңдәтелнен Крестный булырга да риза булыр Яши белергә кирәк, Саша Ахияр Валяный барыбер үз сүзен сүз итәчәгенә күнегеп килә иде инде, эндәшмәде Юкса бит Тимурны урысы да татары да куша, икесенең дә күңеле почмакланырга тиеш иде дә кана .’ “Үзебезгә кайткач, шулай үзгәртермен дә әле, - дип үз-үзен юатты ул — Валя да анда артык чыгымчылый алмас”
Петя инде йөгереп йөри, ә Валяный Ахияр авылына кайту турында авыз да ачканы юк. Ул гына да түгел. Ахиярның авылдашлары яна гына салган йортны алырга йөри башлады, көн дә Петр Степанович янына чаба... Пстяның крестные белән бигрәк тә дуслашып киттеләр соңгы вакыт, авызны авызга куеп серләшәләр, ара-тирә персидәгел өйгә лә сугыла, кечкенә Петяга йә күлмәк, йә ыштан кыстырып килә Шундый ярдәмчел булгач, мялаенны чукындырганга да сүз әйтеп булмый инде Ахиярның андый вак- тояккә исе китми иде Кайткач аш пешкән, ыштан төшкән булса, дөньясы нигә чукынып китми шунда!
Шулай сыман иде... Ләкин тора-бара Валяный һаман үз ягына каеруына, аның сүзенә колак салмавына ачуы да килә башлады. Ул ачу акрын-акрын эчкә җыела килде. Мәрхүмә әнисенең “йортка кергәнче, утка кер”, — дигән сүзе дә ешрак искә төшә иде.
Авылдашлары белән ул хәзер сирәк очраша. Шуңа да эче пошып тора иде, тегеләрнең ял көнен чамалап, беркөнне алар янына китте. Чүпрәк букчасында ике “урыс малае” да бар иде. Рәхәтләнеп утырдылар үзләрендә цөкердәшеп. Али карт — ул бригадада аксөяк, ишек ясый, тәрәзә куя, бүтән эшләргә катнашмый, — бераз исереп киткән иде, калтыравык тавыш белән җырлады:
Ат җибәрдем үзәнгә,
Үлән тамырын өзәргә...
Үзем үлсәм, сүзем калсын Үзәгеңне өзәргә...
Ахиярның күзе дымланды, бугазыннан ниндидер аваз тырналып чыкты. Ул бит үлеп китсә, сүзе дә калмаячак... Исеме дә... Саша бит ул монда, Саша...
— Петр Степанович сезгә бик ешлады, — диде бригадир Рафаким. — Валя белән серләре килешә, ахрысы...
Ахияр, бригадирның мыскыллы елмаю кунган йөзенә текәлеп, сүзнең дәвамын көтте. Тик тегесе тел чарларга җыенмый иде, сәгатенә карап алды:
— Ятарга вакыт, иртәгә урыс празднигы тегел...
Рафакимның бу сүзе дә Ахиярга мыскыл итү булып тоелды, кара янып, китәргә кузгалды.
— Кайда йөрисең син?! — дип кычкырды аңа хатыны, тик иренең акайган күзләрен күргәч, телен тешләде. Акыллы хатын иде Валя, кайчан уларга, кайчан юлларга икәнен яхшы белә иде. Сыер дуласа аттан яман, диләр, сөяленә бассаң, әллә нәрсә майтарып ташлар бу үшән татар...
— Минем авылга яшәргә кайтабыз! — диде Ахияр.
— Ярар, ярар, — дип, килешергә ашыкты хатын.
Иртән ул аны гадәтенчә мыштым гына эшкә китәр, бу турыда бүтән авыз ачмас, дип уйлаган иде дә, иртән Ахияр бер тустаган салкын су эчеп караватына кире барып яткач, мөлдерәп торган зәһәреннән бер мәлгә хәтта катып калды...
— Баста. — диде ир. — Бүтән эшкә чыкмыйм. Җыена башларга кирәк, минем авылга кайтабыз.
Хатын елап та карады, ялварды да, тузынды да, тик Ахиярны сүзеннән кире кайтара алмады, киребеткән мишәр акрын гына җыенырга булды. Кичкә таба аны идарәгә — Петр Степанович хозурына чакырдылар.
— Ташлап китмәкче буласың икән безне, кум, — диде персидәтел. — Тагын бер кат уйла әле. Аңда бит сезнең эшсезлек. Мужикларыгыз бит безгә килеп бил бөгә. Сиңа ни җитми9 Живешь как у бога за пазухой. Ну что тебе надо? Хочешь, я тебя снабженцем назначу? По всяким командировкам будешь ездить, мир повидать...
Тик Ахияр да Тиресле мужигы иде шул. Тоткан жирдән өзә торган жыктан. Ниһаять, кум да моны анлады, йөзен чытып, культ селтәде: “Дурак!” — диде. Бүрене бүреккә салсаң да, урманга карый, янәсе.
Нишләсен, иренә иярергә мәҗбүр булды Валя. Персидәтел машинасына төялеп, Верещагин шәһәренә — тимер юл стансасына чыктылар. Соликамски поездының калтырча вагоннары ыңгыраша-ьщгыраша туган илгә тәгәрәде.
Валя авылга ияләшә алмады, башта марҗа белән аралашырга атлыгып торган күрше-тирә хатыннарның да Ахияр өенә эзе суынлы Валя алардан үзен ничектер өстен куя, тегеләр дә аның белән уртак сүз таба алмыйлар, мәктәптә өйрәтеп тә инде онытыла башлаган урыс сүзләре җәелеп китеп сөйләшерлек түгел иде. Марҗаны чөгендер китмәнләргә, бәрәңге чүбен утарга чакырып карадылар. Ә ул кибарәнә елмаеп: “Мин бит колхозница
түгел Мин — медсестра!” — диде Ахияр аптырап, кулын гына жәйде, авыл медпунктында ул урын буш түгел иде шул.
Беркөнне, Ахияр кайдандыр кайтып кергәндә, хатын кечкенә малайны киендергән, чумаданга кирәк нәрсәләрен тутырып, ишек төбендә ирен көтеп утыра иде.
Син теләсәң нишлә, без монда кала алмыйбыз, — диде ул елый- елый. — Мин инде сине күпме кыстадым китик дип
Чыннан да төн буе сүз шул турыда гына була иде, или, или иде Валя ирен, мыш-мыш сулап бер сүз эндәшми ята иде Ахияр! Юкса бит төнлә ирләрнен колагы бөтенләй ачылып бетә...
Ахияр аларны Канашка кадәр озатып куйды. Иске автобус пошкыра - пошкыра алга юырта. Валя инде үгетләп арган, бер сүз дә чыгармыйча тәрәзәгә капланган Күпереп утырган урманнар ямьсез офыкка тоташкан кырлар шыксыз булып күренә ана Алай да поездга утырганда ‘Әйдә безнен белән”, — дип әйтеп карады. Ахияр йөзен читкә борды.
— Ну и живи среди своих вонючих татар, — дип ачыргаланып кычкырды хатын — Неблагодарный чучмяк'
Моны ук көтмәгән иде Ахияр, җаны өшеп, вокзалга таба китте Тик борылып карамыйча булдыра алмады: вагон тәрәзеннән нәзек кулларын сузып малае Петя сыек тавышы белән: “Папа!" — дип кычкыра иде
Менә хәзер шул күренеш аның төшенә кереп йөдәтә Валя да бик еш искә төшә. Ямьсез сүзләрне бик ачуы килгәнгә генә кычкырды бит ул. Яратмаса, аңа ияреп кайтыр идемени’ Чыннан да, өстерәлеп нигә монда кайттылар алар? Туган ил, имеш. Кемгә кирәк ул биредә9
Ахияр ятагыннан торып, түр тәрәзәгә килде, кесәсеннән бөгәрләнеп беткән тәмәке кабы чыгарды. Тик анда тәмәке беткән иде
Акча да юк.
Кире китәргә булды Ахияр. Тик китәр өчен дә акча кирәк. Эчтән сыктаса да, үзен-үзе җиңде — байталын сатарга уйлады. Әмма авылда беркем дә атны алырга теләми иде. Хәтта ата карак, исерек Атай да кулын гына селтәде, андый кушаматлы ат алып, языклы булыр хәлем юк әле, янәсе.
Атны суярга да кулы күтәрелмәде аның. Суйсаң да итен авылда алмаячаклар иде.
Күрше авыллардагы чуашларга сатар иде, чуашның атка исе китәмени аның9
Атын ышанычлы кулларга тапшырасы иде дә бит Бәлки ул бөтенләйгә китмидер? Әйләнеп кайтса, байталны кире үзенә сатып алыр иде.
Капкага таба кемдер якынлаша иде. Таныш түгел кеше —авылда мондый адәмне Ахиярның күргәне юк Теге дә тәрзә янында торган хужяны шәйләп алды, ахрысы, тук йөзенә елмаю җәелде, нидер кычкырып, күл изәп куйды
— Ахиярмы буласын? — диде ул, кул биреп күрешкәч — Синме ат сатасың?
— Ә син кем?
— Шыгырданнан мин Сатсаң, атыңны хәзер үк алып китәм — Шыгырданнар күрше-тирә яктан мал җыялар, аларны суеп, итен Казан базарына ташыйлар иде.
— Аның исеме бит Алла, — диде Ахияр, нәрсәдер өметләнгәндәй. Хәлиткеч минутны һаман сузасы килә иде.
— һи, безгә Алла ни, мулла ни, — диде Шыгырдан кешесе көлеп, — Бисмилла әйтеп суйгац, мөселман ризыгы була инде ул Йә, әт сүзеңне Без живой весын алты тәңкәдән алабыз. Акцасын хазер үк түлим. — Адәм кабарып торган кесәсенә сугып алды
Ахияр аңа керфеген дә селкетмичә карап торуын белде
— Әбзәй. нәстә. теленне йоттың мәллә9
— Ат аранда. — дип пышылдады ул.
Алладан аерылгач, Ахияр үз-үзенә урын таба алмый йөрде. Тик мал абзарына — паетка керергә җөрьәт итмәде. Анда сугылды, монда сугылды да, кибеттән аракы алып кайтты. Ярым караңгы өйдә ул берүзе эчеп утырды. Хәер, берүзе генә түгел, күз алдына нәзек кулларын сузып әле Петя килә, әле Валя тыела алмыйча көлә, әле Алла башын чайкый, пошкыра, үзенең эренле күзләреннән бертуктаусыз яшь ага иде.
Икенче көнне ул тан тишегеннән үк юлга чыкты. Автобус Шыгыр- даннан китә иде, анда исә өч чакрымнан артык түгел, шуңа машина- мазар көтеп тормыйча, җәяү генә атлады. Автобус тукталышында берничә кеше басып тора, шулар арасында Ахияр төнлә анын Алласын алып киткән шома чырайлы бәндәне танып алды. Күкрәгендә ниндидер кайнарлык пәйда булды, шул акрын гына бугазына таба шуыша иде. Ахиярның бәндә белән исәнләшәсе дә, хәл-әхвәл сорашасы да килми иде... Тик тегесе үзе үк аны искәрде, иске танышын очратуына сөенгәндәй, елмаеп янына килде.
— Атыңны насиля алып катьтык, — дип сүз башлады ул. — Каерыла да артка карый, каерыла да артка карый Үзе жылый, күзләреннән мөлдерәп яше ага мескеннең. Сиңа нык ияләшкән икән.
Ахиярның Аллага тагын бер күз ташлыйсы, соңгы мәртәбә хушлашасы килде.
— Әле суеп өлгермәгәнсездер, — диде ул, шома бәндәнең җиңеннән эләктереп.
— Суймыйца... — диде тегесе, черт итеп жиргә төкерде. — Ите инде Казанга барып җиткәндер.
Ахиярның кулы, бушаган дилбегә сыман, салынып төште.
— Колыны цыкты бит аның. — Бәндә ничектер уңайсызланыбрак киткәндәй булды. — Буаз икәнен ник этмәдең? Бәлки колынлаганны үземдә асраган булыр идем...
Ләкин Ахияр инде аны тыңлап торырлык хәлдә түгел иде, койма артына кереп сулыга-сулыга укшый башлады. Авызыннан асылынып төшкән селәгәй тасмасы белән бергә аның күңеле дә җиргә тама иде төсле.
Шүрәле
рман безнең авылга кыйшаеп тора. Шуңа күрәме, кышлык утын әзерләп бик мәшәкатьләнмиләр Әзерләнгән утын кайчакта ярты кышка да җитми. Урман якын булгач кайгырасы юк — ягарга бетсә, тагын бер олау шыгырдап торган каен кайтарып аударасың. Кар ерып урманда йөрергә иренсәң инде, бакча коймасы ни өчен9 Жәен өр- яңадан тотып куясын ич аны...
Ә хәзер нәкъ менә җай уртасы. Бүген күрше Минзук белән урманга барырга сөйләшкән идек. Аның ишегалдында иске “Беларусь" гөрләп утыра. Иртән күзне тырнап ачтым да, хатынның мыдыр-мыдыр сөйләнүен ишетмәс өчен, тиз генә тышка чыгып киттем. Коедан су сосып алырга дип чиләкне төшергән идем, кире тартканда бавы өзелде.. Менә бит көн ничек башланды, каһәр... Табак төбендәге җылымса суда күзне, иренне чылатып алдым да, Минзук янына ашыктым
Хатыны абзарда тавыкларга җим сибә иде, ахрысы, мине күрүгә, аркасын борды. Кичә Минзук белән урманга барасыны шактый гына юган идек, шуна турсая булыр, хәерсез.
Минзук үзе чоландагы чаршау белән уратып алынган караватыңда ыңгырашып ята иде Мине күргәч, торып утырды Андый чакта дус-ишнен килеп керүе сөендерә бит. Бәлки анын берәр фикере бардыр? Минзук быдыр-быдыр нидер әйтте. Колакны тырпайткач, аңлашылды тагын: “Авызда чучкалар кунып чыккан төсле”, — диюе икән. Быдырдарсың да шул, нибуч, урманга барасы дигән шатлыктан икебезгә бер чирекне түнтәргәнбез ич. Соңыннан Шәвәли дә килеп кушылды бугай әле.
У
Кыяфәте куркыныч иде күршенен — шешенке күз кырыйларына эрен укмашкан, иреннәре бер-берсенә ябышып каткан һи-и, нәрсә сөйләп торам, һәркемнең башыннан үткән хәл инде. “Әйдә, мәйтәм, тизрәк чыгыйк моннан, ату синен сулышыннан чебеннәр дә аңгыраеп, идәндә мүкәләп йөри...”
Урманга бару исендә дә юк монын! “Андый зур эшкә киткәндә җиңгән бер ярты кыстырып җибәрә инде”, — дигәч. Минзукка бераз жан керде, ахылдап-ухылдап урыныннан кузгал лы
Ярый әле, тракторга кичә ягулык тутырып куйганбыз, утыруга кузгалып та китте, малкай... Мин тиз генә балта-пычкы, хатын әзерләп куйган букчаны апчыктым. Аңда салынган шешә ботка тиеп күңелне кинәндерде инде, валда!
Урманга кул сузымы калган булса да, түзеп торып буламыни, авылны чыккач ук туктаттык тракторны, теге яртыны букчадан алып койдык Минзукнын бардачукта йөри торган ыстаканына. Хәер, анын ыстакан икәнен бик кыенлык белән аерып була, беркайчан да юмаганга күрәме, ул калынаеп, әкәмәт бер кыяфәт алган иде.
Кәефләр күтәрелеп китте, жаный! Трактор тигез генә келтерәп урманга таба йөгерә Минзукнын да башы чатнамый хәзер, эре сары тешләрен күрсәтеп ыржайган була әле, адәм тәганәсе.
Үзебезнең диләнкегә барып җитеп, шешә төбендә калганны жиф- фәргәч, үлән өстенә тәртәләрне суздык та тәмәке кабызып жибәрдек. Рәхәт! Күк йөзе чалт аяз, кояш нәкъ түбәдә кыздыра. "Кояш басылгач кисә башларбыз, эш бүре түгел, урманга качмый”, — ди Минзук. Рас шул. Минзук тәре, андый акыллы сүзләрне кайдан беләдер, кичләрен телевизорга капланып утыра, нәгаләт, шуннан отып ала булса кирәк..
Мин күзне ачканда, урманга караңгы төшә башлаган иде инде Йокым сак минем — янәшәдә генә нидер кыштырдаган төсле тоелды, бак... Борылып карасам, чак телдән язмадым, бездән ике-өч метр гына читтә йонлач бер нәстә — адәм дисәң адәм түгел, шайтан дисәң, шайтанны кем күргән... Күзе ут яна, маңгай турысында кечкенә генә мөгезе дә бар сыман, куллары озын Иң шаккатмалысы — әптермәне тезенә җитә!
Минзук та уянган икән, чәрелдәп кычкырып та жибәрде: “Шүрәле!”. Минем дә мәптектә үк ишеткән әкият искә төште: тучны Шүрәле! Тик әкият әкият бит инде ул, ә монда без, субственны персун, дигәндәй Тик алдында шундый әптермәнле йонлач нәстә басып торса, әкияткә түгел, Аллага да ышанырсың, әкәмәй.
Минзук та төшеп калган җегет түгел икән, тәре, сикереп тә басты, балтасына да ябышты. Mini дә тиз генә Шүрәленен артына төштем Кулга ничек күсәк килеп эләккәндер, ыстинага терәсеннәр хәзер, һич әйтә алмыйм, тик шунысы ачык хәтердә: куаклар арасына шыларга маташкан Шүрәленен башына чык! берне шунын белән. Кәтәләп тә китте Шүрәлең... _
Утын кайгысы калмады инде бездә Шул урман сарыгын көч-хәл белән әрҗәгә салдык та элдерттек авылга Без кайтып җиткәндә ул һушсыз иде әле
Минзуклар ындырында әллә кайчаннан инде зур гына читлек аунап ята Кайдан алып кайткандыр ул аны, кирәксә-кирәкмәсә дә аяк астында нәрсә ята — өенә ташый торган гадәте бар Дөрес тә шул Иоргга һәр нәрсәнең кирәге чыга. Читлекне абзарга көч-хәл белән кертеп, ишеген рәтләгәч. Шүрәлене шунда яптык. Йозагын шартлатып бикләп тә куйды Минзук-д *әслсп Щүрәле читлек эчендә Безнең утынсыз кайтканны күргәч, хатын нидер чырылдамакчы булып авызын ачкан иде дә. йонлач жан иясен күргәч гынды тагы
Нишләргә» Читлектәге нәмәстәкәйнен Шүрәлеме, чуртмы икәнен ничек ачыкларга’ Минзукнын андый чакта баш эшли анын "Рауил Галыч янына барыйк, анын белмагене юк . - ли Чыны шул. безнен
авылда бердәнбер әфтәрит ул Рауил Галыч. Авылны учында биетеп тора. Шуның өчен Чүпрәледән махсус китергәннәр аны. Бүтән вакытта безнең ише вак маймычларны чутка да кертмәгән кеше, Шүрәле турында әйткәч, хәтта көлеп җибәрде. Без дә кушылып көлгән булдык Шундый кеше көлгәч, күңелгә рәхәт булып китте. “Эчә-эчә сезнең күзгә Шүрәле күренә башлаган инде, — ди бу. — Ылтыпыга җибәрми булмас сезне”. Ә без бу арада эчү турында бөтенләй онытканбыз! Нахак сүзгә үпкәләп тә уйдык бераз. “Рауил Галыч, — дидем, — валла! Ышанмасан, Минзуклар абзарына барып кара, шунда читлектә утыра ул”.
Без килгәндә читлек тирәсенә күрше-тирәдән әллә күпме кыз- хатын җыелган иде. Минеке дә шунда болгана. Безне күргәч, учларына көлешеп, читкәрәк киттеләр. Шүрәле инде аңга килгән, күзләре йалт- йолт, ярсып читлеккә ябышкан. Ябышып нишлисең, бер-берсенә береккән арматур селкенми дә ул. Минзук, лыкы булганда да, ыбыр-чыбыр нәрсәне өенә апкайтырга юләр мәллә...
“Да-а”, — дип кенә куйды Рауил Галыч. Шундый адәмне дә шаккатыргач, без тагын да күкрәкне киердек инде Минзук барып, хатынының кабыргасына төртте, тырпаеп торма, янәсе, алчык бер “чистай малаен”...
“Кар кешесе”дер бу, — диде Рауил Галыч. — Ну, жегетләр, чабыгыз Чабаксарга житә инде хәзер”.
Ә теге, Шүрәлеме, “Кар кешесе”ме шунда, йонлач нәмәстәкәй гыгы-гыгы килә, озын куллары белән әптермәнен капламакчы була, интегә, мескен, тик кая ул, каплап кына бетерерлекмени... Безнен хатыннар шуңа күрә, моннан, магнитка тартылгандай, китә алмый торалар икән!
“Казанның үзенә хәбәр итәргә кирәк, килсеннәр, күрсеннәр”, — дип, Рауил Галыч идарәгә таба китте.
Минзукнын хатыны алай да бер яртыны алып чыкты Берәрне жиффәргәч, Минзук әйтә куйды: “Әйдә, малай, — ди, — Шүрәлегә дә бераз тамызабыз”. Сусаган булгандыр, бахыр, каплады ыстаканны авызына. Ы-ыйк дип кикереп тә куйды хәтта.
“Бу да безнең ише икән”...- Минзук, канәгать кенә тамак кырып, җилкә чокырын кашыды.
Көне буе урмаңда йөреп арылган, ашыйсы да килгән икән, без бер яртыны сытканнан соң, өйләргә таралдык.
Шуннан шул, әлеге Шүрәле безнен авылда яши бантлады Әллә Рауил Галычнын хәбәр итүе шуның кадәр генә булды, әллә анда үз мәшәкатьләре баштан ашкан, Казаннан беркем күренмәде. Һи, Шүрәле — мөрәлегә исләре китәме сон Казан кадәр Казанда, алар аның кем икәнен дә белмидер әле.
Хәер, бәлки килгәннәрдер дә, без белми калганбыздыр, Шүрәлене апкайтканның өченчеме, дүртенчеме көнендә Рауил Галыч безне — мине, Минзукны, Шәвәлине — калхуз диләнкәсенә урман кисәргә җибәрде. Нигә һаман без дә без, дип, тавыш чыгарып та булмый, нәгаләт, бөтен авылына өч-дүрт бөртек ир-ат инде без. Калганнар югары очта, тупыл агачлары артында...
Ике атналап яттык без урманда. Кайтып төшсәк, малай, авыл ничектер үзгә. Юк, йортлар да шул ук, тупыллар да шулай ук шаулап утыра, әмма нидер, нәрсәдер үзгә. Бераз башны кашып торгач, төшендек тагын: хатыннар үзгәргән безнең! Затлы күлмәкләрен киеп, урамнан кәскәе атлап үтәләр, минсиңайтим! Авылның һавасы ук бөтенләй бүтән, күкрәккә тулып, йөрәкне кытыклый
Үземнең хатын да, гомердә булмаганны, капка төбенә үк чыгып каршы алды, адәм тәганәсе, “Ничекләр йөреп кайттың, атасы, бик авыр булмадымы, фәләнме-төгәнме?” — дип сораштыра әле үзе. Өстәл мул итеп әзерләнгән, уртада бер ярты да кукраеп утыра! Аны бил каешына кыстырдым да, шаккатудан әвеш-тәвеш килеп, Минзукларга йөгердем Керсәм, анда да шул ук хәл. Түрдә авызын җәеп Минзук утыра, инде яртының төбенә үк төшеп җиткән. Тирәсендә хатыны йөзеп кенә йөри,
аккош диярсең Бераз пирәшләп алгач, тәмәке тартырга дип. ишегалдына чыктык. Безнен Шүрәле нишләп ята икән?” — дип, Минзук абзарга ымлый. Бәтәч, без аны бөтенләй онытып җибәргәнбез ич. Ә абзарга керсәк, анда читлекнең ишеге шар ачык. Шүрәледән җилләр искән!
Безнең арттан Минзукнын хатыны да кереп җиткән икән, аптыравы-бызны күргәч, учына гына көлештереп, гәүдәсен-сынын уйнаткалап, әйтеп куйды: “Аны, — ди, — Сапый Җәмиләсе чәйгә алдырган иде” Беләбез ул теленә тилчә чыккан Җәмиләне, сүгенә башласа, фермадагы сыерлар да йөзләрен печәнгә яшерәләр Мәрхүм ире Сапый белән шактый шешәнен башына җиткән кеше без. Былтыр исерек килеш ишегалдында яляптып, туңып үлгән иде, мескен. Минзук акыра: “Нәрсә, мулла мәллә ул чәйгә алдырырга”, — ди. “Ул да бит кеше кебек, бер килмәгән жире юк, — ди ана каршы хатыны — Мәхлук ич, ялгыз Аны инде ярты авыл чәйгә алдырды. Бүген Җәмиләнең чираты...”
Бераздан үзләре дә күренде. Алдан кин-киң алдырып, Шүрәлебез атлый, артыннан теркел-теркел Җәмилә йөгерә. Җен алмаштырган, юк ла, Шүрәле алмаштырган, диярсең үзен, йөзенә алсулык йөгергән, балкый, “саумысыз, абзыйлар”, — дип, безнең белән исәнләшә! “Әминә апакаем, менә сиңа нәни генә бүләк", — дип, Минзукнын хатынына күлмәклек төртеп маташа.
Минзукнын йодрыклары йомарланган иде. Шүрәлегә карап алгач, язылды тагын... Хатынын каш астыннан сөзеп: “Хәллә-әр”, дип кенә сузды.
Җыйнаулашып өйгә кердек. Мин алып кергән ярты әле башланган гына иде, Минзук аны гөрләтеп өч чокырга бүлде “Әйдә, Шүрәле дус, иптәш, ахир, баҗай, — диде. — Дөңкик берне”
“Ул бит кеше түгел, аңа ярамый, харап итәсез, фәлән", — дигәләп арага хатыны кереп маташты маташуын. Минзук бер генә ырлады, ирләр арасына кысылма, янәсе. Шүрәле башта йөзен чытып маташкан иде дә, өченче чәркәдән сон гыгы-гыгы килеп,баш бармагын күтәреп маташа, сасык.
Алардан ничек аерылганны хәтерләмим. Шүрәле җилкәсенә салып апчыгып куйган дисәң инде
Шул көннән соң үзгәрде ул Шүрәле, адәм кыяфәтенә керә башлады, кая барсаң да арттан калмый, ә безнен кая бару билгеле инде, ничек тә өч борынга әтмәлләп булмасмы, дип йөрү.
Авыл тагын үз төсенә кайтты Хатыннарның сөмсере коелды, теге Җәмиләгә хәзер очрый күрмә Минзукнын хатыны Шүрәлене өйдән куып чыгарды, тагын читлектә яши башлады, бахыр Хәер, анда да озак тормады, “Абзарны сасытып ята", — дип, идарәгә барып чәрелдәгәч, Рауил Галыч безнең дусны яшелчә бакчасына каравылчы итеп куйды Анда алачык бар, яшелчә муре, яшә рәхәтләнеп. Баш та бар икән Рауил Галычта, нәгаләт, төрле кош-корт яшелчә бакчасын бер чакрымнан әйләнеп уза хәзер. Йоны коелса да, Шүрәле Шүрәле шул! Без килгәнне көтеп, көне буе калтыранып утыра ул шунда Кулда ярты күрсә, чүт кенә дүрт аякланмый инде, мескен, хәтта кызганыч булып китә Безгә иярмәсе, балда-майда гына йөзеп яшисе жегст иде бит, югыйсә
Көз көне, яшелчәләр бик уңгач, күңеле булган Рауил Галыч Шүрәлегә районнан пачпорт апкайтып бирде, кин төпле ыштан бүләк итте Шуннан соң нәкъ безнең сыман ran-гади кешегә әйләнде дә калды Шүрәлебез Ана инде җүнләп игътибар итүче дә юк. тик кайбер кыз-хатыннар гына, аны күргәч, ниндидер кадерле нәрсәләрен искә төшергәндәй, ирен читләре белән сизелер-сизелмәс кенә сагышлы елмаеп куялар.