Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЙТУ


Хәзер күпләр китаптан бизде дибез. Бу сүзләрдә хаклык бар. Анын каравы. — пародокс. — китаплар да бик күп чыга бит. Элегрәк, ягъни 15-20 еллар элек, мәгънәгә ия һәм лә кирәк китапны кулга төшергән кеше, толке топтан кебек, бәхетле, бүтәннәр алдында абруйлы, хәтта бай кеше исәпләнә иде. Әхәзер?Урам- чатлар, киоск-киштәләр китаплар белән тулы. Дөресрәге, төрле төстәге, төрле форматтагы, төрле бизәктәге полиграфик товар белән тулы. Ә асылда чын китаплар классик мәгънәдә без аңлаган яхшы китаплар сирәк, һәм бик сирәк
Әле күптән түгел — быелгы жәйнен эссе июнь көннәрендә кулыма бер яна китап керде. Карап торырга матур, затлы китап. Күзне дә. кулны да иркәләрлек. Тышында авторның исеме — Мөдәррис Вэлиев. ппул битендә китапның исеме — Яшьлектән хат " Үтә бер кызыксыну белән, үзгә бер халәттә, бер тында укып чыктым мин бу китапны. Кичерешләр дә үзгә иде: яшьлегем искә төште, монланылды да. эссе чүлдән талгын жилле яшел оазиска кергәндәй дә хис иттем, нечкә тоемга койләнгэн аерым строфалар сокландырды да. сискәндерде дә... Нәрсәдер янага сусау булган ахры (гәрчә мина эшем буенча көнгә ким дигәндә 150-200 бит язма укырга туры килә) Чын мәгънәсендәге профессиональ осталыкка, төгәллеккә сусау Сүздә чама хисен белгәннәргә сусау Туган җир. Туган як турында Ана һәм Яр турында төчеләнмичә, тыйнак итеп, серледә, шул ук вакытта әдәпле итеп әйтә белгәннәргә сусау, һәм дә. ахыр чиктә, (без һәрберебез күпмедер дәрэжәдә сабыйда бит әле!) эчтәлегенә ярашлы матур бизәкле "тәти" китапларга сусау. Шулай тәэсирләнеп укунын тагын бер сәбәбе бар Мин бу егеткә (хәзер инде дөньялыкта ат уйнаткан ир-егет) заманында беренче шигырьләренә, үземчә фатиха биреп, республика газетасында чыгарышкан идем Бу утыз еллап элек булган хәл. Ул вакытта анын исем-фамилиясе Салих Маннапов иде. уналтысы яна тулган иде. Менә хәзер ул — 45 яшьлек Мөдәррис Вэлиев булып беренче шигырь китабын чыгарган. "Татарстан яшьләре "ндә (30 октябрь. 1969) басылып чыккан әлеге фа тыйха-кереш сүздән берничә абзац кигереп узасым килә. "Таныш булыгыз: Салих Маннапов "дип атала ул бәләкәй мәкалә.
"Әдәбиятны бик яратып, анын сер-тылсымнарына төшенергә тырышып, үзләре дә каләмнәрен сынап караган укучылар арасында ин активлардан берсе — Салих Маннапов. Ул — Әлки районы Татар Мулласы авылында яши Алпар урта мәктәбенең 9 классында укый. “Коммунизм юлы " газетасы каршындагы әдәбият-ижат түгәрәгенә йөри. Инде менә өч-дүрт ел буе анын матур гына шигырьләре район һәм республика балалар газетасы битләрендә басылып килә Шигырьләрен игътибар белән күзәтеп, җентекләп укып барам. Мина калса, яшьли ятим калып та. мәрхәмәтле, игелекле кешеләр куенында үксезлек күрмичә, тулы хокуклы гражданин булып чыныгып үсеп килүче, тырыш укучы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Салихның күнел түрендә шигъри талант чаткылары, кешеләргә әйтер сүзе, табигать күренешләренә, кешеләрнен яшәешләренә, гомумән, дөнья хәлләренә карата үзгә бер поэтик карашы бар.
Әлбәттә. Салихның шигырьләрендә әле төгәлсезлекләр, инде күпләр тарафыннан әйтелгән, кабатланган образлар, тиешле поэтик югарылыкка күтәрелә алмаган юллар, тәгъбирләр дә бар Кайчак шигъри бизәкләр, образлар стихиясе аны төп фикер агышы магистраленнән читкә алып-алып киткәли: тәҗрибәсе җитенкерәмәгән яшь автор, атын тыя алмаган, тарантас башындагы малайны хәтерләтеп куя Сүзнен бөтен мәгънәви төсмерләрен,
нечкәлекләрен
сизеп, тоеп, анлап. аның кадерен белергә өйрәнү, әйтеренне төгәл, кыска, шигъри итеп сөйли белү, ахыр чиктә, чын мәгънәсендәге осталык — вакыт, тәжрибә һәм тырышлык белән килә торган сыйфатлар Әгәр Салих, әдәбият эшенә ихлас күңел куеп, алга табан шуңа бар сәләтен һәм тырышлыгын салырга теләсә, ана шатлык һәм газаплар белән тулы Өйрәнү мәктәбен узарга туры киләчәк. Тагын шуны әйтәсе килә заманыбыз — акыл, гыйлем заманы, укымышлылар заманы Үз эшләренең бүгенге осталары, заманга иш һөнәр ияләре, белгечләр, нинди генә өлкәдә эшләмәсеннәр, аларнын һәркайсы әдәбият-сәнгать турында шактый бай мәгълүматка ия Димәк, алар яратып кабт.; т итәрлек, уйландырырлык, күңелләренә хуш килеп, эстетик ләззәт китерерлек әсәрләр, бу очракта, шигырьләр язу уен эш түгел Димәк, бүгенге кон кешеләрен, үз замандашларыңны дулкынландырырлык итеп язу өчен, безгә тикле яшәгән бабаларыбыз калдырган хәзинә мирасны да. бүтән халыклар әдәбиятлары казанышларын да тирәнтен үзләштерергә, бүгенге талант ияләренең ижатларын да яхшы белергә тиеш булабыз Кыскасы, армый-талмый өйрәнергә, жанын-тәнен белән тырышырга, бар күңел байлыгын салып ижат итәргә' Яшен уналтыда чакта, күңелен тулы дәрт-ашкыну булганда һәммә авырлык чигенә әле! Яшьлек жинеп чыкмаслык нәрсә бармыни ул дөньяда'
Ярый, заманына хас (яшь чакта безне дә гәүфикълы булырга бик шәп өйрәтәләр иде'.) дидактик оеткы күбрәк булса да. яшь шагыирыә бу үгет-нәсихәт. те язма беркадәр тәэсир иткәндер, бәлки Ә хәзер Шагыйрьнең үз китабына кереш сүз итеп язганнарын укып карыйк
'Исәнмесез, хөрмәтле Укучы! Бу "хатны (ягъни китапны) язучы кем икән дип аптырап калмагыз Мөдәррис Вәлиев — бик күпләр шикелле, гап- гади сүзләрнен шигъри юлларга әйләнеп китү хикмәтен бала чагында ,w кичергән затлардан. Бер каләмдәшебез әйтмешли, әллә инде "Игезәкләр йолдызлыгы астында тууы аркасындамы, бишектә чакта ук чып-чын тәхэллүсе (псевдонимы), ягъни икенче исеме булган анын Чынында, һич тә уйлап чыгарылмаган, кырыс дөнья бабай кушкан яна исем-фамилия. тора-бара. үзеннән-үзе "Салих Маннанов" дигән әдәби кушамат булып китә Ихтимал, ике исем кушып, бу малайга язмыш ике мәйданда берьюлы ижтиһад итү мөмкинлеге биргән, бер үк вакытта, ким дигәндә, икеләтә коч-хезмәт түгеп
кенә ике исеменне дә аклый алу шартын куйгандыр. Шигырьләре белән күзгә чалына" башлаган Салихны төрле хәл-әхвәлләр әдәби тәнкыйть дигән өлкәгә алып кереп китә Китаплары чыга җәмәгатьчелектә таныла Аннары инде гомумән лә ана. Мөдәррис Вәлиев дигән рәсми исеме белән, нәшрият хезмэген жителей тартыр чак килә Мөгаен наширлек — шулай ук ижат эшедер һәм аны һәркем табигать биргән сәләтенә карап башкарадыр Күкрәгендә шигырь угы сау" булса да. беренче мәхәббәт шикелле, ул инде эчкәрәк йомыла, чит- ят. салкын-саксыз кулга кагылдырасы да килми башлый икән Нигездә моннан күпмедер вакыт элек язылган "парчалар "нын бер өлешен болай туплап чыгарт, — "яшьлектән килгән хатлар "га кеше гомеренең кадерле һәм мәгънәле бер сәхифәсе men карау белән бәйле Шуна күрә әлеге китапның авторы бәлки инде "житмешенче-сиксәненче елларда ук калган" Салих Маннанов түгел, э анын бүгенге "варисы — Мөдәррис Вәлиев булырга тиештер. дип уйтанылды Сез күрерсез кош теледәй генә бу китапта шагыйрьлек кэ дәгъва ла һәм. ин мөһиме андый ихтыяж да юк (дөресен эйптм бу жөмлэ мине сискәндереп һәм сагайтып та куйды — Р Ф) Бар-булганы - бар тик кунел халәте жан хәрәкәте генә '
Документ рәвешендә китерелгән бу ике соземтэ-питата (регростаптк язма булып чыкты бугай бу) к\п тюрсәгэ ачыктык кертә, байтак кирәк мәгълүмат бирә шикелле Аларда - кардиограммасы. нәтиҗәсе матур булган метамарфо « Шигырь.тэттснә сүз бирер алдыннан Шагыйрь һәм җәмәгать эшлектесе тхрынла биобиблиография белешмә биреп узсак. алар һичшиксез әдип ижагын ныграк анларга ярдәм игәр
Мөдәррис Харис улы Вәлиев 1953елнын 30 маенда Татарстанның Әлки районы Яна Камка (Мәүләшә) авылында туган Балалык һәм үсмер еллары шул ук районнын Татар Мулла авылында үткән Алпар авылында урта мәктәп тәмамлаган Казан дәүләт университетында белем алганнан сон, хезмәт юлын Татарстан яшьләре газетасы редакциясендә башлый. 1979елдан ул— Казан үтлары журналы редакциясендә өлкән редактор, җаваплы секретарь баш редактор урынбасары булып эшли 1989елдан 1992елга кадәр— Татарстан китап нәшриятының баш редакторы хезмәтендә. Бүгенге көндә— "Мәгариф китап нәшрияты директоры
Анын шигырьләре 60 нчы еллардан башлап республика матбугатында даими басыла, күмәк җыентыкларга керә, радио-телевидениедән янгырый. 80 нче елларда ул әдәби тәнкыйть өлкәсендә актив иҗат итә. "Сезгә ышанам (1984). "Тамыр тирәнлеген яфрак тоя (1988). рус телендә "Возвращение Звезды (1992) дип исемләнгән китаплары басылып чыга.
Мөдәррис Вәлиев (Салих Маннапов) — Татарстан Язучылар союзы идарәсе һәм "Казан утлары журналының редколлегия әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Кыскасы, инангансыздыр, булдыклы, шәп егет икән бит бу Мөдәррис Вәлиев дигәннәре! һәрхәлдә Казан утлары" күзлегеннән караганда тәгаен шулай. Ун ел редакциядә эшләп, журналыбызның иҗтимагый абруе өчен көчен кызганмаган зат. Анын бүген дә журналдан аерылганы юк. Инде унбиш еллап редколлегия әгъзасы, даими авторыбыз Дөрес, күбрәк ул әдәби тәнкыйтьче һәм җитәкче нашир булып катнаша. Ә шагыйрь буларак иҗатын башлаган әдип Казан утлары нда нибары бер тапкыр — моннан 16 ел элек басылган икән. Журналыбызда шигырьләренен икенче тапкыр басылуы Моны кайту димичә нәрсә дисен инде
Равил ФӘЙЗУЛЛИН
Июнь. 1998.
Медәррис
Вәлиев
Нигез
Ил күзәнәге — өй.
(Әйтем) 1 И туган җир!
Иң элек син фатиха бир, кыл игелек:
тирәнрәк ит син безнең тамырларны, тармакланып күтәрелсен эшләр-җырлар;
Яктыга үрләгән чакта
шул тамырлар өзелә калса,
тартып ал да тынын белән, — без сиңа кайтыйк яңадан кояш нуры буйлап, яңгыр дымы белән...
2 Башладык, егетләр, учларга төкердек!
(Эшнең “бисмилласы”...) Бу өй нигезенә, көмеш тәңкә булып, хәләл тиребез тамсын!
Очкындай сибелсен йомычка. Җырласын пычкылар.
Ул шундый җыр булсын, — коелсын кайнар тир корганда эшләрнең, уйларның зурысын, шик-шөбһә иләнсен, ваклыклар җилләнсен!
Ниргәгә куйган күк ниргәне, бер төпкә куйыйк без иңнәрне.
Өй үссен нык һәм төз нигездә, хуҗалар атласын бер эздән.
Күтәрдек, егетләр, иң белән, ил белән! (Чутлыйсы — мүклисе...) Ниргәләр йөзенә кояштай җаннардан алтынсу нур иңсен!
3 Гадилек, гаделлек, өй-тәхеткә түрдән үт!
Бусагасын келәм белән төргәннән дә, масаюлы текә түбәдән дә килмәстер ул бәхет.
Бусагадан ачы күз-яшь үтми калсын. Түбәләрдән күкләр аязлыгы яусын.
Учагының ярсу ялкынында буш хыяллар, авыр уйлар янсын! Кайгы-хәсрәт, мич авызыннан кайтарылып, күңелләргә ягылмасын, корым-сөрем булып җанга сарылмасын, сыек зәңгәр моңга әверелеп, җил нркенә калсын.
Башладык, егетләр! Мич чыгарыйк хутлап.
Кешеләр табынсын яктыга, җылыга, күңелдәге утка!
4 Мичтәге таба көенә җырла, бишек силәсе! Самавыр, табынбаш булып, матур җырлар көйләсен...
Түшәмнәрне биегрәк итсен тәрәз төбендәге яран гөлләр. Хәтта яңа идән сайгаклары: “Бию көен уйна, әйдә!” — диләр
Мич башыннан сикереп төшсен дә, куштан песи өстәл аягына сырпалансын. Оялып кына торган урындыклар табын тирәсендә урын алсын.
Күтәрик, егетләр, хуҗаның кәефен! (Өй туена килдек.) Бәхетләргә — киңлек, Өйләргә — иминлек, Илләргә — иминлек!..
Ут
Мин төш күрдем... Имеш, өебез яна, — Кызыл айгыр өзгән тышавын. Әни калган, өй эчендә — Әни тотып калган янган түшәмне.
Бер чиләк су сипми... тора халык, тора, дәшми, китми исе дә.
Әни генә калган ут эчендә, — кулын алса — түшәм ишелә!
... Авылыма кайткач, искә төште шул төш, — мин үземчә юрадым:
бу матчаны, кайнар яшьләреннән пешә-пешә,
Әнкәй куллары тотып торган бөтен гомер буе. Дөнья баскан, сагыш, әрнүләр. Безнең бишекләрне таза тоткан, таза тора матча әле дә.
Әллә инде безнең язмышларга чәчрәп калган утлы күмерләр. Бу утлардан чыгу әмәле юк, әкрен-әкрен көйри гомерләр...
Әниләр дә сула... әкрен-әкрен, көннәр-айлар-еллар аркылы, — көйдерде шул инде аларны да авыр заманнарның ялкыны.
Ул ялкында без өстәгән күпме
рәнҗүләр бар, бардыр үпкәләр... Әгәр шул ут көйдермәсә, бәгырь
телгәләнмәс иде бу кадәр...
Пәри туе
Бала чакта
Шундый кисәтүләр
Шом салмады кебек уема:
“Суырып алып китәр —
Кала күрмә
Өермәдә — пәри туенда!”
Без шук ндек, күз — ут, курку-ни юк, Әбиләрнең сүзе кермәде — Пәри туен күргән саен, күңел Уртасына шуның өндәде.
Уй-гамь белән үтмәсә бу гомер, Шомлы уен булып үтәдер.
Безне нинди “пәри туе” суырып, Нинди җилләр алып киткәндер?!
Тормыш — шундый әкият микәнни ул? — Их, шул әбиләрдән сорарга.
Адашып ла йөргән бу җаннарны Кем чыгарсын туры юлларга?
Иген шавы хәтта ят шикелле, Кем җыры ул бездә, кем моңы? Ятлар иккән басу уртасында Тою кыен икән җир дымын...
Тын кысыла: пәри туе уйный, Туктат идең үзен, иярлә!
Ә ул күккә аша... Итәгенә Безнең энекәшләр ияргән...
Җил юк
— Әйләнәсең дә шул тарафка карыйсың, канатым. Көтәр кешең бармы әллә?
— Яңгыр шул яктан килер тесле
Пәрәвезләр зеңли коз күзендә.
Җил юк, Әнкәй, синең керләргә.
Яран гөлле тәрәзәңә төшкән Тупыллардан сары күләгә.
Иртән яңгыр иде.
Керләр юдың, идән... Песи битен юа — кунак килер микән?
Идәнең юылган — сап-сары.
Күзләрең күзәтә капканы: “Ахрысы, кайтмавы...
Кайтмавы...”
Самавырың сүндер инде, Әнкәй, кайталмадым көткән көнеңдә.
.Ак керләрдән
сөенеп тамар иде вак тамчылар!—
Җитми җил генә...
Айсылу
Бала йоклаганда гына үсә...
(Әниләр сүзе)
Йокла, кызым.
Ай нурына манган татлы төшләр йомгагын сүт әле. Ай күк сылу сының күрер көнне Кояш белән бергә мин көтәмен.
Йокла, кызым.
Күкләр зәңгәрлеген бәллүр бөркәнчегең итеп ябыйм... Аяз көн күк көләч йөзләреңне Килер язлар яктысыннан таныйм.
Әлли-бәллү...
Ә син йокламыйсың!
Үсми калам дип тә шүрләмисең.
Кил, әнисе!
Яшь белән уңа күрмәсен Күзләренең шомырт кара төсе:
Бу дөньяны җете күрү кирәк, Көннең мең төсмерен.
Төннең җитмеш серен белү кирәк, —
Йоклап кына булмыйдыр шул үсеп! Кызыбызның күзләреннән Кояш үпсен...
Сулыштан — сулышка
Хыяллар рәшәсе Тирбәлә дөньяда. Офыктан-офыкка — Ир бала. Ир бала...
Үләннәр таҗыннан Кайтанур югала. Чәчәктән-чәчәккә — Кыз бала. Кыз бала...
Җир-әнкәй... Нур белән Керфеге чылана.
Сулыштан-сулышка — “Й бала..."
И бала!
Сабырлык
Изгелекне күбрәк күктән көтә. — Олыгайган шул Әнкәй, олыгайган. Бәла-каза килсә — “күрәчәк”, — ди, Сабырлыклар иңсә — “Ходайдан".
— Ничек түздең, Әнкәй, иңгә баскач Кара төндәй кайгы-авырлык?
— Үткәнемнән якты саркып килде, Саклап калды хәтер-сабырлык.
— Түккән яшең — ачы дәрья булган, Дәрья булган — батып калырлык...
— Якты ярны күздән югалтмадым, Алып чыкты өмет-сабырлык.
Түзем безнең татар хатыннары!
Аерылмый Әнкәй күпләрдән.
Ходайны ул куша болай гына. — Үз кайгысын үзе күтәргән.
Сезгә дә мин якты көннәр телим!
Тик шулай да, килсә авырлык. Әнкәй кебек, әй Ходаем, димен. Бирә күрче безгә сабырлык!
Син генә!..
Союецне
бозлы таразама
төшкән
ромашкалар белән юрадым.
Кар-чәчәкләр — салкын кубалаклар: “Сон түгелме сон?!" — дни сорады.
Әйттеләр: “Син юкка ашкынма, Насыйпсың бары үз тиңеңә”. Әйттеләр: “Канатың көйдермә! Сибелмә! Сибелмә! Сибелмә...”
Еракта иде ул...
Шулай да
Барлыгын тоям да сөенәм:
Бер чугым булса да ирешер. — Сибеләм...
сибеләм...
сибеләм...
Сагыштай сап-сары кар яугач.
Сабакка уралыр җил генә, — Шул чакта җилфердәр соңгы чук: “Син генә...
син генә...
син генә!"
Саубуллашу
Ераклаша, тоныклана бара Киек Каз юлыдай якты сүзләр... Салкын мендәр төсле ак болытлар! Мин күлдәвек булып карыйм сезгә.
Гүя кемдер, изге тәсбих итеп, Сиңа язган хатларымны тезгән... — Тезелешеп очкан кыр казлары! Мин буш оя булып карыйм сезгә.
Сулган яфрак ява күзләремә. Эзләреңне җуяр көндер, ахры. Кичер мине, — Көзләр килмәс, диеп Ышандырган идем, — гөнаһлымын...
Камышлар сере
Аумакай димә син безне, Үзсүзле камышлар без! Җил уңаена аумыйбыз, — Җилләргә дөрес юнәлеш Күрсәтеп авышабыз.
Сертотмаслар димә! Бездән башта сер алып кара! — Җиде җил чатында калып, Гомер буе шыбырдашып, Гел серле булып кара!
Безнең “халык” усал, имеш, — Кисәргә генә тора...
Алайса, үзең җавап бир, Юк, безнең сорауга түгел, — Үзеңнән үзең сора:
Кышын җаныңны боз булып кыскан, суырган суны Җәен
кибүдән сакларлык Камыш булаласыңмы?..
Ачыну
Күз алдымнан китми яман төш күк — Төш кебек тә, нәфрәт-хис кебек тә: Уттай урак өсте. Көн уртасы. Авыл урамында — исерекләр.
Кыргыйрак бөтен вәхшиләрдән һәм искерәк һәммә искелектән,
Бар чүплекләр җирәнерлек төсле, Ава калса шушы исерекләр.
Төшеп калган алар кешелектән, Бу дөньяда гаме-хисе беткән... Икмәк рухыннан да ары юл юк! Кая бармакчы бу исерекләр?!
Күз алдымнан китми яман төш күк, Онытып та булмый, кичереп тә. Безнен җанны шешә бөкеседәй Каерырга тора исерекләр.
Уян, авыл! Юлдан язган затлар Куркытмасын сине өрәк төсле. Ачынуның бүген бер сурәте: Исерекләр... Уттай урак өсте...
Талпыну
Талпынган чак. Болытларга Табынасы килә.
...Бала-чага кулындагы Шар буласы килә.
Беркатлы сөенеч белән Очырсыннар күккә, Күңелнең шундый саф чагын Көтә идем күптән!
Беләм, бу — хәтәр талпыну, Җитмәс, бәлки, көчем...
Ә бит тормыш — бер булса да Күккә ашу өчен!..