Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ -
АБРУЙЛЫЛАР ИСЕМЛЕГЕНДӘ
Социалогик эзләнүләр үзәге һәм матбугат
чаралары ярдәмендә җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү
соңгы елларда гадәткә керде "Независимая газета”
үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә. ин абруйлы
утыз дәүләт эшлсклесе исемлегенә Татарстан
Республикасы Президенты М Шаймиев тә керде Ул
әлеге исемлектә өченче урында тора.
КАРДӘШЛЕККӘ ЧИКЛӘР ЮК
Татарстан Республикасы башкаласында
Кабарда-Балкар Республикасы Президенты В Коков
җитәкчелегендәге делегация булып китте Делегация
составына КБР Хөкүмәте Рәисе X Чеченов,
парламентның Вәкилләр Советы Рәисе И. Бочелов һ
б. рәсми кешеләр бар иде Ерактан килгән
кунакларны ТР Президенты М Шәймиев кабул итте
21 июньдә Казан Кремлендә Татарстан һәм
Кабарда-Балкар Республикалары арасында Дуслык
һәм хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды
ӘЛМӘТТӘ ТАНТАНА
20 и юньдә Татарстан нефте башкаласы
Әлмәттә олы пакыйга — Мөселманнарның дини,
мәдәни-мәгърифәт үзәген ачу тантанасы булды
Әлеге комплекс. Җөмһүрия тебезнең Диния
нәзарәте башлангычы белән. “Татнефть"
акционерлык җәмгыяте акчасына җиткерелде
Үзәкне ачу тантанасында Татарстан
Республикасының Министр Кабинеты Рәисе
урынбасары Илгиз Хайруллин, Татарстан Диния
нәзарәте рәисе, мофти Госман хәзрәт Исхакый,
“Татнефть"нсң генераль директоры Ринат Галиев.
“Хәзинә" газетасының баш мөхәррире, язучы Нур
Әхмәдиен һ б чыгыш ясады.
Әлеге мәһабәт корылмаларны тезүдә зур
тырышлык күрсәткәне өчен, халык тәкъдиме белән,
үзәккә Ринат Галиен исеме бирелде
ХӘТЕРЛЕ ХАЛЫК ҮЛМӘС
22 июньдә. 1941-1945 еллардагы Бөек
Ваган сугышында һәлак булган якташларыбызны
искә алу көнендә. Казан милли мәдәният үзәгендә
беренче мәртәбә 23 томлы
“Хәтер китабы" белән таныштыру булды Билгеле
булганча, әлеге томнарга Җөмһүрия - тебез шәһәр-
авылларыннан сугышка китеп һәлак булган 340
меннән артык кеше турында кыйммәтле
мәгълүматлар бирелгән
Әлеге томнарны халыкка ТР Министрлар
Кабинеты каршындагы 'Хәтер китабы"
редакциясенең баш мөхәррире А Иванов тәгъдим
итте
АЛТЫН УРДАГА БАГЫШЛАП
23-25 июнь көннәрендә Казан" милли
мәдәният үзәгендә “Жучи Улусы (Алтын Урда)
тарихи чыганаклары Калкадан Хаҗитарханга кадәр
(1223-1556)" дип исемләнгән халыкара семинар
үткәрелде Анын эшендә Россия. АКШ. Алмання.
Япония, Венгрия.Төркия, Кытай, Монголия һ б
мәмләкәтләрдән килгән күренекле шәрекъ белеме
галимнәре катнашты
Семинарда 30 дан артык доклад һәм
чыгыш тыңланды АКШ галиме Шамил Юлайның
әле яңагы на Алтын Урда тарихына багышлап
чыгарылган китабы семинарда катнашучыларда зур
кызыксыну уятты Автор әлеге куәтле дәүләтнең
чума авыруыннан соң юкка чыгуын дәлилли
Шәрекъ институтының Санкт-Петербург филиалы
директоры Е Кычанов. Тайваньнан яшь галим Чхао
Чху- Ченг чыгышлары да яңача фикерләү белән
аерылып тордылар
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ - ТАТАР
МӘГАРИФЕ
Казанда “Россия Федерациясенең татарлар
күпләп яши торган төбәкләрендә татар мәгарифен
үстеру проблемалары һәм перспективалары" дигән
темага тобәкара фәнни-гамәли конференция булды
Анда Татарстан Мәгариф министры Ф Харисов.
КДУнын татар теле кафедрасы мөдире, профессор
Ф Сафиуллина. ТР халык дспу- таты, язучы Т
Мнннуллнн һ б чыгыш ясады
Конференция эшендә Мәскәу,
Семипалатинск. Самара. Чиләбе. Уфа
шәһәрләреннән. Свердловск. Ульяновск. Пермь
өлкәләреннән. Удмуртия. Коми
республикаларыннан килгән татар теле
укытучылары һәм мәгариф хезмәткәрләре
катнашты
Тышлыктагы сурәтләр
Тышлыкның беренче битендә Татарстан Президенты М Ш Шаймиев туграсы — рәссам-
каллиграф Нәҗип Нэкъкаш (Н Исмәгыйлов) эше
КҮЧМӘ УТЫРЫШ ҮТКӘРЕЛДЕ
Казакъстаннын Семипалатинск шәһәрендә
Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты
бюросынын күчмә утырышы үткәрелде
Утырышны Башкарма комитет рәисе — академик
Индус Таһиров алып барды
Татарстан кунаклары әлеге шәһәрдә үткән
беренче халыкара Сабантуйда да катнаштылар
Зөһрә Сәхәбиева. Мирсәет Сөн- гатуллин. Рамил
Курамшин кебек танылган артистларыбызнын
чыгышларын тамашачылар яратып кабул иттеләр
ТАТАРСТАН ЧУАШ УЛЫН ЗУРЛЫЙ
Тәтеш районынын Кошки авылында чуаш
халкынын күренекле мәгърифәтчесе Иван
Яковлевнең музее ачылды Билгеле булганча,
шушы елның апрелендә аның тууына 150 ел тулу
тантаналары үткәрелгән иде
Әлеге мәдәният үзәген тергезүдә
Татарстан Мәдәният министрлыгы, ТР нын
Берләштерелгән дәүләт музее, Чувашстан Милли
музее зур көч куйды
ТАИСиын БИШ ЕЛЛЫГЫ
Моннан биш ел элек “Татар интеллектуаль
милек агентлыгы” (ТАИС) оешкан иде Бу оешмага
авторлык хокукларын саклау, шул юнәлештә
дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, гамәлдәге
законнарның үтәлүенә күзәтчелек итү вазифалары
йөкләнде Кыска гына вакыт эчендә ТАИС
(җитәкчесе — язучы Рәфкать Карами) авторларны
һәм аларнын варисларын теркәп, аларга тиешле
гонорарны түләү, консультацияләр белән ярдәм
итү кебек мөһим эшләрне башкарды
Оешманын биш еллыгы уңаеннан.
Татарстан язучыларының Г Тукай исемендәге
клубында җыелыш булып, авторларның
хокукларын киләчәктә тагын да ныграк яклау
буенча эшлекле сөйләшү үткәрелде Җыелышта.
язучылар белән бергә, композиторлар. рәссамнар
дә чыгыш ясады.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ САФЫНА
Татарстан Язучылар берлегенең 22
июньдә үткәрелгән идарә утырышында тагын
6 кешене берлеккә әгъза итеп кабул итү булды
Бәхетлеләр арасында Казан дәүләт ветеринария
медицинасы академиясе профессоры, шагыйрь
Рифат Җамал (Корбанов), таныл ган публицист-
галим Мәхмүт Әхмөтжанов. шагыйрә һәм
тәрҗемәче Флера Тарханова драматург Гафур
Каюмов, прозаиклардан — 'Казан утлары"
журналының җаваплы сәркатибе Алмаз
Гыймадиев. Чаллыдан Ирек Диндаров бар
ТУГАНЛЫКНЫ НЫГЫТУ ЮЛЫНДА
Язучы Тәүфикъ Әйди туган әдәбияты-
бызның халыкара багланышларын ныгыту
максатында Казакъстан. Кыргызстан. Үзбәгестан
илләрендә булып кайтты Ул анда Язучылар
Берлекләре җитәкчеләре, күренекле җәмәгать
эшлеклеләре. бу илләрдә чыгучы төрле газета-
журналларнын мөхәррирләре белән очрашты
Т Әйди Алматы. Бишкек. Ташкент
шәһәрләрендә татар диаспорасы җәмгыятьләре эше
белән дә танышты, милләттәшләребез алдында
чыгышлар ясады Әдип җирле радио һәм
матбугатка мәдәни багланышларга кагылган
интервьюлар бирде
ШОСТАКОВИЧ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЫ
Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе
рәисе. Татарстанның һәм Россиянен атказанган
сәнгать эшлеклесе Рәшит Калимуллин. халыкара
фестивальләрдә зур яңгыраш тапкан музыкаль
әсәрләре өчен. Россия Композиторлар берлегенең
Д М Шостакович исемендәге премиясенә лаек
булды Ана әлеге зур бүләкне РФ Композиторлар
берлеге идарәсе рәисе. Россиянең халык артисты
якташыбыз В Казенин тапшырды
КОТЛЫЙБЫЗ!
Татарстан Республикасы Президенты
Указы нигезендә, ветеринария медицинасының иң
мөһим юнәлешләрендә эшчәнлек алып баруда һәм
авыл хуҗалыгы кадрлары әзерләүдәге уңышлары
өчен. Казан дәүләт ветеринария медицинасы
академиясе профессоры . Татарстан Язучылар
берлеге әгъзасы Рифат Җамал улы Корбановка
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе" дигән
мактаулы исем бирелде