Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕБЕР ҮЗЕБЕЗНЕКЕ

Бурычлар шундый ук
МИН БЕРВАКЫТ совет хакимиятенең Себер татарлары үсешенә аларның мәгарифе һәм мәдәнияте күтәрелүенә зур мөмкинлекләр ачуын сурәтләп, моңа күп кенә мисаллар китергән идем Аңлашыла ки. бу — тарихи хакыйкать иде Ләкин шул ук хакыйкать өчен мин бүген басым ясап белдерергә тиеш, "зур* дип сыйфатланган ул мөмкинлекләр элекке караңгы дәвер белән чагыштырганда гына зур. чынлыкта исә алар бизмөнлөнгөн, чикләнгән иде Этник себер татары шул җирнең төп халкы, аборигены булса да, ул совет дәверендә дә, беренче, хәтта икенче яки өченче рольне дә уйный алмады Мисалга, Төмән өлкәсе җитәкчелегендә алар күп дигәндә бүлек инструкторы дәрәҗәсенә генә күтәрелде, шундый бәхөтлелөрнең гомуми саны соңгы сиксән елда сигезгә дә тулмады Совет дәверенең беренче елларында дөньяви урта яки югары белем алган һәм урысча эш йөртергә әзер булган татар хезмәткәрләре күп табылмас. Соңрак милли белгечләргә карата мөнәсәбәт тагын да салкыная — алардан милләтчелек эзләү, мәдәни җитлекмәгәнлек гөнаһын 'абайлау* гадәте тамыр җәя, татарның ’бердәм совет милләте" оешуына карышуын күрү өскә калка Мондый шартларда җитәкче булып үсәргә, карьера ясарга теләгән татар үз халкының уйланма милләтчелегенә, диндарлыгына каршы көрәшергә, катнаш никахка керергә һем бүтән әхлакый корбаннарга барырга тиеш иде
Татарга ышанмаучылык мөгамәләсен һәм сәясәтен 1979 елда Төмәнгә баргач мин үз күзем белән күрдем дә. тойдым да
Читкә гөл милли матбугатыбызны тарату, әдәбиятыбыз белән таныштыру өчен йөргәнлектән, мин һәр өлкәдә татарның күпме булуын һәм кайларда тупланып яшөвен ачыкларга тырыша идем Статистика идарәләрендә мәгълүмат алу кайда да җиңел түгел, әмма Төмән бу җәһәттән барлык өлкәләрне дә узды — халык санын алу бүлеге мөдире миңа уңай җавап бирүдән катгый рәвештә баш тартты Командировка белән редакциядән килүемне, мәгълүматларны матбугатта бастыру өчен түгел, эшемдә гөнә файдаланачагымны белдерү дә ярдәм итмәде — ярамый! Татарстан вәкиле — журналист һөм язучы
үзенең укучылары — милләттәшләре кайда һәм күпме яшәвен белергә тиеш түгел икән! Стратегик сер. Йөрмәсеннәр әле бердәм совет халкы укмаштыруга таяк тыгып, туган тел, туган мәдәният турында сафсата сатып!
Әлбәттә, статистика идарәсе түрәсе соңгы фикерләрен кычкырып әйтмәде, ләкин аның шулай уйлавы бөтен гамәленнән, шул исәптән, миннән кырыс сорау алуыннан сизелеп, бөркелеп тора иде Тик бу юлы ул милли мәсьәләне инде шактый өйрәнгән. Идел-Урал буйларын байтак урап йөргән, җирле статистика идарәләре бусагасын күп таптаган үҗәтрәк зат белән эш итә иде. Кабинетыннан ярты сәгать буе чыкмыйча, миңа үз туксанымны ялыкмый төрлечә кабатларга, ахыр чиктә компартиянең Төмән өлкә комитеты эшлеклеләренә шалтыраттырырга, алар белән үземә дә телефоннан сөйләшергә һәм йомышымның табигый, ихтыяҗи икәнлеген исбатларга туры килсә килде — идеология ныгытмасы бераз чигенде, һич югы искерәк мәгълүматларны сыкрап кына булса да бирергә ризалашты!
Бүлек хезмәткәре белән аңлашканда тагын да бер тамашага юлыктым ич әле Әлбәттә, җитәкчесе телефоннан әмер биргәнлектән, ул артык карышмады, ләкин Себер татары белән Казан татары аермасын аңлатып, ул мине тәмам шаккатырды Эш шунда ки. мин анда Булат Сөләймановны да ияртеп барган идем, Үз исемемне атаганнан соң, әлеге ханымга:
— Ә бу иптәш — “Юность" журналы премиясе лауреаты, Союз күләмендә атаклы чын Себер татар шагыйре Булат Сөләйман! — дидем.
— Шулаймыни? — диде статистика кемсәсе, Булатка күз йөгертеп Барыннан да бигрәк ул юлдашымның алагаем зур киез итегенә, авылда иләнгән һәм авылча гына тегелгән кайры тунына игътибар итепме, шундук аңа аркасын биреп, миңа гына карап сайрый башлады: — Себер татарлары Казан татарларыннан нык аерыла шул. Казанныкылар — чын европалы, аларда зыялылык, мәдәни җитлеккәнлек, затлылык сизелә. Аларны бездән аеру кайчак мөмкин дә түгел. Казан татарлары белән эш йөртү дә ансат, рәхәт
Бу инде миңа салам кыстыру гына түгел, татарның ике этник төркеме арасына чөй кагу, Себер татарларын күрәләтә түбәнсетү иде. Икеләнмәскә мөмкин бу кешегә Казан татары да икенче сорт кына булып тоела, ә башкасы инде янә дә түбән дәрәҗәдәге бәндә булып күренә иде. Булат өчен кыенсынудан йөрәгем кысылып куйды, тик мин монда да бәрелешкә керергә теләмәгәнлектөн. нәфрәтләнүемне тышка чыгармадым:
— Вакытыгызны артык алмыйк, кирәкле мәгълүматларны барлыйк инде.
— Әйтәм ич; Казан татарлары — эшлекле халык, елгырлар, әдәплелөр!
Бу очрашулардан гына зур гомумиләштерү ясау, әлбәттә, ярамыйдыр, әмма Төмәндәге милләттәшләребезнең искәртүенчә, Себер татарларына карата мондый мөнәсәбәт “өлкән туган"нарда шактый ук тамыр җибәргән икән. Әнә шулай еш-еш йөзеңә төкергөләп торсалар, билеңне турайту, тормышта сәләтеңә лаеклы урынны алу кыенлашадыр. Шулай да кайберәүләрне айныту, аларның фикерен, мөнәсәбәтен үзгәртү өчен көрәш дәвам итә. бу юлда Себер татарларының уңышлары да юк түгел. Мин моңа “Тюменская правда" (29. XII. 1992) гөзитендә профессор Ю Прибыльскийның “Тарих сабаклары" мәкаләсен укыганда ышандым.
Галим һәм мәгърифәтче
'МИЛЛИ МӘКТӘПЛӘР тәҗрибәсенә багышланган чыгышлар мәсьәләгә яңача караш белән аерылып торды — дип яза профессор — Мисалга, танылган татар мәгърифәтчесе Изил Гарифуллин революциягә кадәр үз халкының тулаем грамотасыз булуы турында таратылган фикерләрнең дөрес түгеллеген күрсәтте Ул дәвердә мөселман җәмгыяте ачкан мөктәп-мәдрәсәләрдә балаларның гарәп теле. Коръән һәм хисап өйрәнүе билгеле. Нәтиҗәдә татарлар укый-яза белү ягыннан урыс халкыннан калышмый Гасырыбызның алтмышынчы елларында татар мәктәпләрен урысча укытуга күчерү гамәлгә ашырылды бу исә туган телне онытуга, югалтуга китерде Бу зарарны каплап бетерү әле дә кыен'
Ю Прибыльский Изил Гарифуллин чыгышын бик үзенчәлекле 'кыскартып' китерә, әмма без анысы өчен дә аңа рәхмәт әйтергә тиеш: татар яманатын саткан сыйфатламаларны урыс халкына гасырлар буе сеңдереп килделәр, шул ялган ташкынына урыс үзе каршы төшүе тансык хәл. Милләттәш галимебез исә үз чыгышында менә мондый дәлилләр китергән була:
‘Элек гасырлар буена ана телендә укыган татарларның белеме башка халыкларныкыннан һич кенә дә түбән булмаган Мәсәлән. 1897 елгы халыкны исәпкә алу нәтиҗәләре буенча. Төмән губернасында татарларның укый-яза белүе урысныкыннан хәтта югарырак та булган урысларның ир-атлары арасында — 17.5; хатын-кызлары арасында — 4.5 процент, татарларда ир-атларның 25,4, хатын-кызларның — 16.3 процент!’
Фикерләрен дәлилләү, архив мәгълүматлары белән ныгыту Изил Гарифуллин хезмәтләренең аеруча күркәм, аеруча отышлы бер сыйфаты Моңа мисал итеп аның 'Ватаным Татарстан' гөзитендә басылган 'Баганалы олы юл Ул кая илтә?’ мәкаләсен китерергә мөмкин Ул анда яшәешебездәге иң фаҗигале хәлгә —Себер татарларының йотылуына, урыслашуына туктала, бу эшкә милләттәшләренең ят тирәлектә сибелеп урнашуын һәм ят телдә белем-тәрбия алуын сәбәп итеп күрсәтә. Күләме җыйнак мәкаләдә татарларның яшәеш, эшчәнлек тирәлеге шундый дәлилле, күпьяклы сурәтләнә һәм анализлана ки. милли телләрнең һәм мәдәниятләрнең күкрәп үсүе, азчылык милләтләрнең күз күрмәгән, колак ишетмәгән уңышларга ирешүе хакында дистә еллар буе лаф оруларның бары саташу, ялган гына булуы аңыбызга барып җитә Мисалга ‘балаларыгызны урысча укытсагыз, алар алдында фән-мәдә ниятнең барлык юллары киң ачылачак* дип. Себер татарларының инде ике буынын милли мәгариф челтәреннән мәхрүм иткәннәр Нәтиҗәсе исә менә мондый икән: өлкә халык хуҗалыгында эшләүчеләрнең 7.3 процентын тәшкил иткән хәлдә, төмәнле милләттәшләребез аң-белем таләп иткән тармакларда — 5.7. фәнни хезмәткәрләр арасында — 6.7. инженер техниклар арасында — 5.4, югары уку йортлары укытучылары арасында — 3.7. сәнгать белгечләре арасында 4.9 процент чамасында гына. Аның каруы авыр физик хезмәттә алар — 8.1 процент Туган телен оныту дәрәҗәсенә җиткән, урысча гына аралаша башлаган Себер татарлары казанышы өнә шундый гына икән, аларның милли мәктәпләрен юк итү акландымы соң9
Изил Гарифуллин якташларының һәм милләттәшләренең тарихы, мәгарифе һәм мәдәнияте үсешен. Себер татарлары алдында торган бүгенге бурычларны, четерекле мәсьәләләрне гыйльми яктан төгәл һәм әтрафлы яктырта, ул аларны халкының сәламәт рухлы, саф вөжданлы. кайнар хисле улы буларак тикшерә, кимчелекләр өчен
җаны сызланучы олы шәхес сыйфатында, милли аңы инде темам томаланган бәндәләрне дә уйланырга мәҗбүр итәрлек китаплар чыгара, вакытлы матбугатта очерклар, рецензияләр, мәкаләләр бастыра Аның Төмәндә соңгы елларда дөнья күргән “Мөхәммәт. Себердә ислам Халык риваятьләрендә Күчем һәм Сүзге’(1993). ‘Төньякны үзләштерү елларында (1960-1996) Төмән өлкәсе татарларының социаль- демографик үсеше" (1997) брошюралары мәгълүматка байлыгы белән зур игътибарга лаек. Шуны раслар өчен соңгы китаптан кайбер өзекләр китереп узыйк:
"1989 елда исәпкә алынган татарларның 125 меңе генә Төмән өлкәсендә туган. 39,3 мең милләттәшебез Башкортстанда. 23,8 меңе Татарстанда дөньяга килгән'.
'1969 елда өлкә татарларының 90,1 проценты көньяк авыл районнарында яшәсә, 1989 елда аларның 54,6 проценты төньяк автономияле округларда гомер итә. Милләттәшләребезнең югары хезмәт хакы түләнгән нефть-газ чыгару эшенә күпләп китүе аркасында кызын ала. Татар хатын-кызларының 50,3 проценты гына үз милләттәшенә кияүгә чыга. Соңгы вакытта исә милләттәшләребез арасында аерылышулар да киң тарала бара. 1979 елда аерылышучылар өйләнешүчеләрнең 18,2 процентын тәшкил итсә, 1989 елда инде соңгы сан 35,7гә кадәр арта. Мондый шартларда милләтебезнең сәламәт нигездә үсмәве аерымачык күренә, бу һәркайсыбызны уйландырырга һәм борчырга тиеш".
И Гарифуллин китабында кызыклы мәгълүматлар шулкадәр күп ки. аларны тагын-тагын күчереп аласы килә. Әмма минем бурыч китап күчерү түгел, укучыларга Төмәндә яшәп иҗат итүче, туган халкына һәм бүтән милләт вәкилләренә мәгърифәт нуры сибүче милләттәшебезне таныту. Миңа аның белән 1997 елның җәендә очрашырга, өендә гәп корып таң аттырырга насыйп булды.
Изил әфәнде — йомшак мөгамәләле, әңгәмәдәшенә игътибарлы мөлаем зат. Холкы ягымлы, акылы сыгылмалы. Кыяфәтендә олпатлык, сабырлык. Беренче карашка, кирәгеннән тыш йомшак, либераль сыман күренә ул. Әмма эшчәнлеге белән таныша, гамәлләрен җетерәк күзәтә башлагач, аның чынлыкта зур ихтыяр көченә ия. максатына ирешү өчен сәләтен бер йодрыкка туплый белә торган шәхес икәнлеген чамалыйсың.
Изил әфәнде 1928 елда Тубыл шәһәрендә укытучы Бәдретдин абзый гаиләсендә туа. Тубыл татар педучилищесен тәмамлаганнан соң. Казан пединститутының география факультетында белем ала Тубылга әйләнеп кайткач, яшь белгечне беренче укыту елында ук унбишенче татар мәктәбенең әүвәл — завучы, аннары директоры итеп билгелиләр. Гаскәри хезмәтен үтәп кайтканнан соң. ул өлкә мәгариф идарәсендә инспектор вазифасын башкара, соңра тагын туган мәктәбенә җитәкчелек итә. 1958 елда исә ул партия эшенә чакырыла —Тубыл 1970-1995 елларда егермеләп татар авылы тәмам юкка чыга. башкаларында исә кеше саны кими'. ‘Өлкә татарларының уртача яше 1989 елда 27 дөн артмый (урысларда “Бала 27,9)'. табу ягыннан татарлар күрсәткече кайбер башка халыкларныкыннан югарырак — 1989 елда туган бәбиләрнең 10,1
проценты — безнекеләр (татарлар ул чакта өлкә халкының 7.3 процентын тәшкил итә)". “Татар гаиләләрендә 1989 елда уртача 3,6 җан туры килә (өлкә халыкларында уртача — 3,4). Кызганыч ки. өлкә татарлары арасында катлаш никахлар һаман арта бара. Мисалга, 1989 елда өйләнгән милләттәшләребезнең 55,5 проценты гына татар хатын-
шәһәр комитетында, аннары өлкә комитетында үгет-нәсихәт, фән һәм уку йортлары бүлекләрендә хезмәт итә Новосибирск Югары партия мәктәбендә укыган елларын санамасаң, аның әлеге эше 1976 елгача сузыла.
И. Гарифуллин 1975 елда ‘Урал партия оешмаларының азчылык милләтләр арасында мәдәни төзелешне тормышка ашыру эшчәнлеге" дигән темага тарих фәннәре кандидаты булу өчен диссертация яклый һәм 1976 елда Төмән институтларында укыту эшенә күчә Башта Индустрия институтында, аннары Югары милиция мәктәбендә, соңрак Төньякны үзләштерү мәсьәләләре институтында хезмәт итә 1992 елдан башлап исә хәзергәчә Укытучылар белемен күтәрү институтында лекцияләр сөйли
Изил әфәнде мәктәптә укыганда ук үзешчән сәнгатькә тартыла — җырлый, бии, спектакльләрдә уйный. Аның бу һәвәслеге студент елларында һәм мәктәптә укытканда бигрәк тә киң канат җәя Ул унбишенче татар мәктәбе директоры вазифасын үтәгәндә Тубыл янә өлкә татарларының мәдәни мәркәзенә әйләнә Илленче елларда монда татар педтехникумы гөрләп тора, пединститутта татар бүлеге ачыла, анда эшләргә Казаннан яшь галимнәр — булачак фән докторлары Гомәр Саттаров, Фәрит Хатипов, Азат Әхмәдуллиннәр килә һәм шәһәрнең мәдәни тормышына яңа рух өреп җибәрә Татар телендә гөзит чыгарыла башлый. Татар мәдәният йортында концертлар һәм спектакльләр куела Шушы шәһәрдә үскән мондагы милләттәшләренең гореф-гадәтләрен, тел үзенчәлекләрен яхшы белгән Изил Гарифуллин (анасы — Себер татары) бу җанланышның иң дәртле-дәрманлы бер этәргеч көченә әйләнә Гармунда һәм баянда да уйный белгән егетнең мәҗлесләр күрке булуы гаҗәпмени? Әмма иң әһәмиятлесе — Изилнең гаиләдә, аннары милли уку йортларында, бераздан исә милли мәркәзебез Казанда да чын татар рухы белән сугарылуында, ахры Соңрак инде партия идеологлары аны ничек кенә милләтсезлөндерергө тырышмасын, тоталитар системаның ‘интернациональ’ тәрбиясе —чынлыкта көчләве нинди генә җимергеч булмасын, Изил әфәнде яшьлектә ныгыган иманына тугры булып кала — туган халкының сулышын буа торган гамәлләрдә катнашмау юлларын таба Дилбегә йомшаганрак елларда исә КПССның Төмән өлкә комитеты исеменнән җирле оешмаларга таратыр өчен туган телендә рәсми материаллар — лекцияләр, әңгәмәләр язып бастыра Әлбәттә, партия күрсәтмәләре рухында, бары кулъязма хокукында, ләкин инде күптән йотылырга хөкем ителгән телдә1
И Гарифуллин алтмышынчы елларда вакытлы матбугатта актив рәвештә милли мәсьәләне яктыртырга керешә — ул чыгышларында татарларның һәм башка азчылык халыкларның ихтыяҗлары, үткәннәре һәм бүгенге тормышлары, югалтулары һәм казанышлары турында яза Милләттәшләре алдында туган телдә лекция сөйләүдән дә радио аша татарча тапшыру оештырудан да тайчанмый — бу эшләрдә үзе башлап йөри 60-70 елларда мондый тырышлыкка кырын караучыларның да җитәрлек булуы сөр түгел Әмма Изил тукталып калмый Төмәндә сулыш тарайса, Казан матбугатына юл саба 1990 елда Төмәннең үзәндә ‘Яңарыш* өлкә гәзите чыга башлау исә аның иҗади эшчөнлегенө пар канатлар куйгандай була — 1997 елның җәенә кадәр ул инде анда 35 зур күләмле мәкалә бастырырга өлгерә Туган телдә иркен яза алырлык каләм ияләре җитмәгән хәлдә аның шулай актив катнашуы ‘Яңарыш* редакциясенә бер сөенеч булса, белемле, тәҗрибәле, киң карашлы галимнең чыгышлары туган телдәге басма сүзгә сусаган укучылар өчен үзе бөр бәйрәм була Чөнки ул милләттәшләребез өчен аеруча әһәмиятле темаларны яктырта, теге
яки бу мәсьәләгә карата төпле фикере, мәгълүматы белән уртаклаша. Моңа мисал итеп “Себер ханлыгы’ елъязмасына 360 ел’ (“Яңарыш’, 1996, N 103) күзәтүен күрсәтү дә җитә. Ул анда Себер ханлыгы җимерелү фаҗигаләрен, шул дәвер татар каһарманнарының язмышын сурәтләп, милли аңны кайтаруга, ата-бабаларга ихтирам уятуга әһәмиятле өлеш кертә, әлеге елъязмага бөя дә бирә, аның эчтәлеген дә ачып сала.
Өлкәнең урыс матбугаты да И Г арифуллин язмаларын бик теләп басуын искәртү урынлы булыр. Ул Төмән белән Казанда гына түгел, башка яклар матбугатында да күренгөләп тора торган автор.
Изил Гарифуллинның оештыру эшчәнлеге, мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре турында да зурлап сүз алып барырга мөмкин, чөнки аның хөкүмәт бүләкләре, мактаулы исемнәре нәкъ менә шул тармаклардагы тырышлыгы өчен бирелгән. Аның барлык басма хезмәтләренә дә тукталып тормыйм — туган ягын, туган халкын өйрәнүгә багышланган кайберлөрен генә искә алдым. Алар күп. аларның һөркайсы укучыга ниндидер яңалык ача Аларны укыганда: их, татар халкы яшәгән башка төбәкләрне, башка этнографик төркемнәребезне дә шулай өйрәнүче һәм сурәтләүче табылса иде, дип кенә уфтанырга мөмкин. Ләкин андыйлар сирәк туа, сирәк туганга кадерле дә алар!
Нәсел ныклыгы
БӘДРЕТДИН Гарифуллин унбер бала үстерә, шулардан алтысы атасы юлыннан китә — мәгариф эшенә бирелә. Калганнары тегүче, төзүче, фельдшер, авыл советы хезмәткәре һөнәрләрен сайлый. Һөркайсы үзе сайлаган тармакта намуслы хезмәте белән таныла, җәмгыять өчен файдалы, үрнәк әхлаклы гамәлләре белән хөрмәт казана. Мин аларның барысы турында да язуны максат итеп куймадым, әмма Гарифуллиннарның төпчеге — Фатих әфәндене телгә алмау язык булыр иде, чөнки ул Төмән шәһәрендәге татарларга гына түгел, аның күп милләтле бүтән җәмәгатьчелегенә дә яхшы таныш. Ул моңа 1992 елда "Белем’ мәдрәсәсен оештырып ирешә.
Төмән дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган, буй-сынга да. йөз-кыяфәткө дә Ходай мәхрүм итмәгән бу затлы, күркәм ир-егетне очраткач, азчылык милләтләре тәмам урыслашып барган өлкә үзәгендә ул ничек мөселман мәдрәсәсе ачарга җөрьәт итте икән, дип уйлыйсың. Мондый егет өлләни михнәт чикмичә, дәүләт хезмәтендә дә үзенә лаеклы урынны таба алган булыр иде. мөгаен.
— Безнең төбәктә милли уяну, туган телне, мәдәниятне, динне яңадан тергезү хәрәкәте башлангач, мин дә бу кузгалышка үз көчемне һәм сәләтемне кушарга теләдем, — ди ул. — Гореф- гадәтләр нык сакланган гаиләдә үссәм дә, замана чирләре миңа да йокмый калмаган иде, билгеле. Әмма кайбер замандашларымның эчкечелеккә бирелүен, көнкүрештәге өхлаксызлыгын мин беркайчан да кабул итә алмадым Милләттәшләремә яман гадәтләрнең йогуы мине аеруча тынгысызлый иде. Уйлана торгач, өнә шул бозыклыкларга каршы көрәшү өчен ата-бабаларыбыз тоткан ислам диненә кайтуны мин иң кирәкле гамәл саный башладым — аның нигезләрен өйрәнергә керештем
Никахсыз гаилә кору, соңгы юлга догасыз озату, догасыз кушылган исем йөртү, хәрам ризык ашау, зина кылу, ятим балалар тудыру, гөнаһ кылуны искә дә алмыйча, хәләл гамәлләрдән тайчыну
Илаһи зат иңдергән туган телдән, туган җырдан йөз чөерү — уйларга тотынсаң, аек акылга, ата-баба васыятенә туры килмәгән эшләр чамасыз киң җәелгән түгелме? Рухны изеп, кысып торган эскәнҗәләр бушый төшкәч. Төмәндә дә бу хакта күпләр уйлана башлый. Фатих әфәнденең ниятләрен хуплаучылар да табыла Шу ларның берсе — шәһәрнең геологлар училищесы директоры Раил Низамов үз биләмәсендәге бер бүлмәне мәдрәсә сабакханөсе итәргә риза була. Шәкертләргә остазлык итүне башта Ямбай мәчете имамы Габделрәшит Вахит үз өстенә алса, соңрак Баку дәүләт университетын тәмамлаган гарәп егете Багдат Суфи аннары Истанбулдан килгән Ибраһим хәзрәт Алныачык әфәнделәр белем бирергә керешә Шәкертләр саны тиз арада кырыкка җитә Остазларның һәм дөньяви һәм дини укымышы төпле булу 'Белем' мәдрәсәсенең дәрәҗәсен күпләр каршында югары күтәрә Чөнки монда гарәп язуын өйрәнү догалар ятлау гына түгел. Коръәнне, гарәп телен, ислам фәлсәфәсен һәм башка гыйлемнәрне тирөнтен өйрәнү бурычы куела Шунлыктан шәкертләр дә татардан гына түгел, казакъ, ингуш. Дагыстан халыклары вәкилләреннән дә туплана, хәтта мөселманлыкны кабул иткән бер студент марҗа да керә монда
Томан алкасендәге Янбай авылы мачете
'Белем' мәдрәсәсе ислам теориясен өйрәнү белән генә чикләнми, саф әхлак җәелүгә дә өлеш көртә. Дини бәйрәмнәрдә йола буенча пакь ризык әзерләп, мохтаҗларны да җыеп мәҗлес корулар, җомга намазларын мөмкин кадәр күбрәк мөселманнарны җәлеп итеп гыйбадәт кылу, анда вәгазьләр сөйләүләр Төмән шәһәре рухи тормышына яңа бизәкләр өсти Җөен балалар өчен 'Иман' лагеры оештыру да матур эз калдыра — яшьләрдә үз халкыңа мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү, туган телдә милли әдәбият белән таныштыру, хәләл хезмәткә күнектерү, ниһаять, зур шәһәрдә сибелеп яшәүче татар балалары өчен милли мөхит булдыру гына да гаять зур әһәмияткә ия 'Белем* мәдрәсәсе шәкертләренең бөрничөсе нәкъ менә шунда я. *к. м т.
укыганда танышып гаилә коруы. Марат Мәҗитнең укуын дәвам итү өчен Мәккәгә китүе дә Фатих Гарифуллин тырышлыгының җилгә очмавын исбатлый.
Шунысы кызык: Фатих әфәнде марҗага өйләнгән, аның ике кызы классик гимназиядә инглиз һәм алман телләрен өйрәнә, фортепианода уйнарга керешкән. Алар татарча белми, әмма гарәп телен өйрәнә һәм намаз укый икән.
Нишлисең, бездә халыкларны механик катнаштыру, "тылсымлы' интернационализм белән сугару бик нык һәм системалы рәвештә тормышка ашырылды, моның корбаннары да хисапсыз булуы безгә яхшы мәгълүм. Ул мирастан арыну ансат кына бармаячак, үз милли нигезенә юл күпләр өчен сикәлтәле һәм озын салыначак.
Фатих әфәнде хәрәкәттә Ул Казаннан, Төркиядән һәм гарәп илләреннән мәдрәсәсе өчен дөреслекләр, китаплар алдыру, Төмәндә Шәрекъ мәдәни үзәген төзү, Төмән университетында Шөрекъ телләрен укытуны юлга салу һәм башка уйлар, мәшәкатьләргә күмелгән Татарларның Икенче Бөтендөнья корылтаена килгәч тә, ул әнә шул ниятләрен гамәлгә ашыру максатында эзләнде, фикердәшләре белән киңәште. Казаннан ярдәм алырга өметләнеп йөрде
— Согуд Гарөбстанына баргач, телевидение аша Себер мөселманнары хакында сөйләдем, — диде ул. — Бик кызыксындылар. Әмма бу ил бездән ерак. Татарстан исә күпкә якынрак. Шунлыктан без Идел-Урал белән хезмәттәшлеккә күбрәк исәп итәбез. Татарстанның Рәсөй күләмендә генә түгел, халыкара мәйданда да абруе күтәрелүенә, диндәшләребез уңышлары артуына шатланабыз.
Җитәкчеләр гамәле
1989 ЕЛГЫ халык санын алу мәгълүматлары буенча Төмән өлкәсендәге милләттәшләребез түбәндәгечә урнашкан Шәһәр/ район саны меңнәрдә шундагы бөтен халыкка карата процентларда Төмән 31,5 Түбән Варта 24,7 Тубыл 15,5 Сургут 13,7 Төмән 11,5 Нефтеюганск 10.7 Вагай 10.6 Тубыл 9.3 Ноябрьск 8.2 Яркәү 8.0 Совет 5,2 Нянган 4.9 Ялутор 4,3 Түбән Тавда 4.0 Салехард 3.5 Ялутор 2,3 Аромаш 1.7 Калган җирләрдә 57,8 Барысы 227,4 6.6 10.1 14,0 5.5 13.1 11.3 38,3 31,6 7,0 31.6 7.0 8.9 25.7 ? 10,5 6.3 10.2 7.3
Өлкә җитәкчелегендә төрки халыклар буенча баш белгеч булып эшләүче Илдар Шөрәпов югарыдагы таблица саннарына кайбер аңлатмалар да бирде
— Өлкә халкы 1959 елдан бирле өч тапкыр чамасы артты, шул
исәптән, азчылык милләт вәкилләре саны да үсте. — диде ул — Өлкәбездә 125 милләт вәкиле яши. шулар исәбендә 41 мең башкорт. 31 мең чуваш. 19 мең өзербөйҗан, 16 мең казакъ, дуртөр мең комык һәм үзбәк тә бар. Төркиләрнең гомуми саны 350 мең чамасы, мин менә шуларның милли һәм дини ихтыяҗларын өйрәнәм. мәгариф- мәдәният, социаль-экономик мәсьәләләрне, кадрлар әзерләүне хәл итәргә туры килә Төрки халыкларның күлчелек өлешен татарлар тәшкил иткәнлектән, минем төп эшем дә аларга бәйләнә инде Дәгъвалар күп, аларның һәммәсен тиз генә уңай хәл итеп булмый, шуңа күрә мине "татар мәнфәгатен сатып көн күрә" дип еш сүгәләр. Акланасым килми, әмма минем вәкаләт алар уйлаганча зур түгел шул...
Илдар Төмән өлкәсенең Тархан авылында туган этник Себер татары Нәселе бохаралылардан Авыл мәктәбендә татар әдәби телендә укыган, 1968 дә урыс телендә белем ала башлаган Төмән университетының тарих факультетын тәмамлаган, укыткан, читтән торып аспирантурада белемен күтәргән, "Себер һәм Казан татарлары этносәяси багланышлар* темасына гыйльми хезмәт яза башлаган Булат Сөләйманов белен бергә Себер татарларының автономиясен кору хәрәкәтендә катнашкан Бу хәрәкәт Себер татарларын Казан татарларыннан аеруга, мәгариф- мәдәниятне үстерүдә өстәмә кыенлыклар тудыруга китергәнлектән, соңрак бу хәрәкәттән читкә тайпылган. Хатыны — авыл кызы, өч бала үстерәләр. Үзе 17 яшеннән Төмәндә яши. монда туганнары күп Кыскасы, ул үз җирлегендә нык басып тора, милли мәсьәләне хөл итүнең бөтен катлаулылыгын аңлый, туган халкына бары яхшылык кына тели Әмма өлкә җитәкчелегендә 7 ел хезмәт итү дәверендә, минем тоюымча, аның гайрәте һәм һәвәслеге шактый дәрәҗәдә сүрелгән — зур түрәләрнең татарның үсеше өчен киң юллар ачарга бик үк атлыгып тормавы аны чамадан тыш сак булырга — югарыдан кушканны үтәүчегә әйләндергән, күрәсең Бик үҗәтләнеп торсаң, абруйлы вазифаңнан колак кагуың да бар югыйсә1 Миңа Төмәндә яңа танышларым шул хакта даими тукып тордылар!
Әмма мин Илдар Шәрәфнең Казан вәкиленә ихлас булышырга төлөвөн, кирәкле кешеләр белен багларга омтылуын Төмән өлкәсе татар җәмгыяте турында кадөри хөл мәгълүмат бирүен яшерә алмыйм
— Алтмышынчы елларгача Төмәндә асфальтланган урам юк иде — дип дәвам итте ул сүзен — Тротуарлар тактадан иде Өлкә —чимал чыганагы гына, монда эшкәртү сәнәгате юк иде Без чыгарган җир маен да нигездә Омск белән Уфа эшкәртте Хәзер инде, шөкер, хөл башкача. Сургут нефть эшкәртү заводы, Тубыл нөфть-химия комбинаты аякка басты, башка көсепханөлөр дө ишәйде Әйбәт юллар сузылды. Төмән белән Тубыл заманча төскә керде Төмән торак төзелеше буенча хәзер Мөскәү белән Петербургтан гына калыша Менә ике ел инде үз игенебез үзебезгә җитә
Нефть һем газ чыгару буенча Төмән өлкәсе Рөсөйнең төп базасына әйләнгәч, монда үзгәрешләр күп булуы табигый Үзгәртеп кору дәверендә исә азчылык милләтләр рухи тормышы да җанлана башлый Радио- телөвидениөдө татарча тапшыруларга нигез салына. "Яңарыш" гөзите ачыла, Тәмен дәүләт университетында һәм Тубыл пединститутында татар төркемнәре барлыкка килә Ләкин шуңа да карамастан, милли хәрәкәт эшлеклелөре ифрат кәефсез
— Барысы да күз буяуга гына корылган. — ди алар — Әлеге югары уку йортларында чынлыкта татар бүлекләре ачылмады. Казаннан чын укымышлылар — татар теле һәм әдәбиятын яхшы белүче галимнәр эшкә чакырылмады, татар мәктәпләренә җибәрелергә тиешле студентларга үзе дө татар телен юньләп белмәгән кешеләр урысча гына лекция укый. Шәһәрләрдә шушы көнгәчә бер генә татар мәктәбе дә. бөр генә милли театр да ачылганы юк Авыл татар мәктәпләрендә ryiaH тел-өдөбият укытучылары җитми байтагыңда арыган-талган пенсионерлар гына кыштырдый
9 *
Илдар әфәндегә шушы хакта сорауларымны биргәч, ул җитешсезлекләр барын таныды
— Казан һәм Алабуга югары уку йортлары белән дә килешүебез бар, Казанда 17 студентыбыз укый, — ди ул. —Татарстаннан дәреслекләр, методик кулланмалар кайтартабыз. 124 авыл мәктәбендә туган тел укытабыз, әйбәт эшләүче мөгаллимнәребез дә бар Тубыл һәм Тубән Варта яслеләрендә татар төркемнәре тупланды. Төмәннең Парфенове микрорайонында 17 мең татар яши, шунда татар класслары ачыл карадык, таралып беттеләр. Көчебез җитми, күрәсең Татарстан белән Төмән өлкәсе килешүен яңарту мәгариф-мәдәният мәсьәләләрен уңай хәл итәргә булышыр иде Әйе, кызганыч, тырышлыгыбыз җитми Төмәндә һәм Тубылда 117 укытучы әзерләп ятабыз, былтыр шуларның 18е диплом алды, ләкин шуларның яртысы билгеләнгән эшкә бармады шәһәрдә калдылар Әмма сез. монда эшләр харап икән, дип кәефсезләнмәгез Янтык, Шыкча, Киндерле. Аслана мәктәпләре белән танышыгыз
Өлкәнең Вагай һәм Яркөү районнарында баш җитәкче итеп татарлар билгеләнгән — бу инде милли сәясәттә яңа күренеш Өлкә Думасының рәисе урынбасары да безнең егет — Фуат Сәйфетдинов Нефтьче инженер Төньякта туган. Төмәннең үзендә белем алган Яшь энергияле Мәгариф, мәдәният дөньясыннан ерак торса да, Татарстан хәлләреннән беркадәр хәбәрдар
Аерылыргамы? Берләшергәме?
ТӨМӘНДӘГЕ милләттәшләребез арасында галимнәр дә бар Геология-минералогия фәннәре докторы, профессор Русия табигать Фәннәре академиясе академигы. СССР Дәүләт премиясе лауреаты Нөриман Коләхмәтов, медицина фәннәре докторы, профессор, халыкара медицина академиясе академигы Рәшит Җиһаншиннар әнә шундыйлардан
1997 елның җәендә миңа Төмәндә татар җәмәгатьчелегенең бер җыйналышында катнашырга насыйп булды. 'Ак калфак' җәмгыяте Азатлык' радиосы хезмәткәре Фәридә Хәмит белән очрашу оештырган иде, менә шунда мин медицина фәннәре докторы. Төмән медицина академиясенең хирургия кафедрасы мөдире, профессор Фатих Низамов белән таныша алдым Ул өлкәнең Казанка авылында туып-үскән, әмма тамыры Апае районының Лашчы авылына тоташкан егет булып чыкты Егет дим. чөнки ул миңа һәр яктан егет булып күренде Туган телен бик яхшы белә, мәдәниятебезнең тагын да көчлерәк үсүен тели, шат күңелле, шаярырга ярата, шундый җитди эштә профессор дәрәҗәсенә җитүенә карамастан, әлө яшь. таза-сау. бөтен кыяфәте белән күркәм кеше
Искөртелгән очрашуда да Төмән татар җәмәгатьчелегенең танылган вәкилләре катнашты Алар арасында радиосөюче, шушы тар-макта халыкара ярышларда катнашып, чемпион исемен казанган, хәзер Төмән радио мәктәбе укытучысы булып эшләүче Зыятдин Низамов. Төмән университетының француз, алман телләре укытучысы, татар үзешчән сәнгатен үстерүне куәтләүче Равил Гыйлфанов педагогик стажы 49 елга җиткән мәгариф ветераны Равилә Сафина (Себер татарлары мәгарифендә якты эз калдырган Фатыйма Галиөкбәрова кызы), башлап язучы шагыйрь Заһит Акбүләков 'Яңарыш' гөзите хезмәткәрләре, үз фирмасын ачкан табибә Вәсимә Биккина. этник Себер татарлары хәрәкәте узаманнары Әнәс Гаитов. Рифкать Насыйбуллин һәм башка милләттәшләребез катнашты Алар монда читтән килгән кунакларны гына тыңлап калмады, якташларын борчыган фикерләрен дә уртаклашты
Мисалга, укытучы Гөлчирә Әминева:
— Игътибар итәсезме, безнең арада яшьләр бөтенләй күренми ич, — диде — Пенсионерлар, шулар яшенә якынаеп килгән кешеләр, иң яшь дигәнебез дә кырык ягына чыккан зат Әгәр без милли хәрәкәттә борылыш ясый алмасак. киләчөгәбез юк дигән сүз. Без яшьләрне үз
тиребезгә җыя белмибез, шунлыктан туган тел, туган мәдәният йогынтысы елдан-ел тарая бара, катнаш никахлар өлеше арта
Фанера фабрикасы директоры Әлмирө Каримова:
— Туган телебезне өйрәнү, белү бик әһәмиятле — мин моны төрек эшкуарлары белән очрашкач, бигрәк тә яхшы аңладым Урыс теле Русиядә гөнө кодрәтле Мөселман илләре белән эш иткәндә безнең нинди мәдәният һәм дин вәкиле булуыбыз да роль уйный — татарлык диндәшләребез белән яхшы багланышлар корырга булыша Аннары туган телебездә бик кыйммәтле мәдәният байлыклары тупланган — без аның кадерен белеп файдаланмасак. кешелегебез дә камил булмаячак
Равилә Сафина:
— Элек безгә Казаннан еш-еш килеп торалар иде Төмәнлелөргә филология фәннәре докторы Хәмит Ярми бигрәк тә күп булышты Татарстанның әнә шундый юмарт ярдәме өлкәбездә милли мәгариф һәм мәдәният утын үтермәүдә зур таяныч булды Хәзер барыш-килеш сирәгәйде, җитмәсә. татар икегә — себерлелөргә һәм казанлыларга аерыла башлады, бу милләтебезне саклауга һәм үстерүгә хезмәт итми
Әнәс Гаитов:
— Без. себерлеләр, казанлыларны ят күрмибез, мин үзем алтынчы сыйныфкача татар әдәби телендә белем алдым "Казан утлары" журналын даими укып яшәдем Татарстан суверенитетын яклауны "Сыбыр" җәмгыяте үзенең намус эше санады, шул юнәлештә гамәл кылырга тырыштык Әмма хәзерге татар әдәби төле Себер татар шивәсеннән аерыла Аннары без элеккечә бер генә төрле татар булып яшәсәк, безне килмешәк украин, поляк, чуашлар белән тиң күрәчәкләр Ә без — җирле халык, димәк, автономиябез дә булырга тиеш Ул чакта безнең милли ихтыяҗларыбыз да башкача канөгатьләндерелөчөк. өлкә Думасында да. Кырым татарларыныкыдай квотабыз — вәкиллегебез булачак Кырым татарлары үзенчә яши. без алардан киммени0
Әнәс Гаитов чыгышында үз кабиләдәшләре өчен сызлану, аларны үстерү өчен яну барлыгын күрү һәм тою бөр дә кыен түгел иде Себер татарларының аерым этник берәмлек икәнлеген күтәреп чыгу, җитәкчелеккә үз таләпләрен кую гомум татар җәмгыятен борчый, аны зөгыйфьлөндерө торган бөр вакыйгага әверелде Казанлылар моны зарарлы омтылыш санады, Төмән өлкәсе хакимияте исә бер урынына ике татар хәрәкәте белән эш итәргә мәҗбүр булды Дөрес, кайбер җитәкчеләр моңа сөенде генә, хәтта әле бүленүгә астыртын рәвештә булыштылар да бугай, чөнки "сепаратистларның" икегә аерылуы империя файдасына хезмәт итәчәк, үзара көрәшеп хәлсезләнгән татарны йотып бетерүне ансатлаштырачак!
Соңгы дәвердә бердәм татар милләтен төрле кабиләләргә таркатып. алардан аерым этнослар барлыкка китерү хәрәкәте бик нык көчәйде Баксаң, нагайбәк. көрәшен, карагаш. нугай (нугайлыгын беркайчан да җуймаган халыкны күздә тотмыйбыз), татар-башкорт һәм башка милләтләр татар исемен ялгыш йөртә икән!
Татар — Рөсөй империясендә һәм СССРда урыслаштыручыларның бугазына төер булып тыгылган бердәнбер зур көч булды Югалтулары аз түгел, ләкин ул һаман исән, һаман йотылуга карыша Татарның уз йөзен, табигатен саклап ирекле яшәр өчен көрәшүен бары "сепаратизм* итеп кенә күргән империя тарафдарлары бүген дө аны юк итү уеннан чигенгәне юк Шуңа күрә татарлыкны какшату өчен төрле алымнар һәм чаралар кулланыла: тупас басым, Татарстан бәйсезлеген какшату. Татарстан белән аннан тышта яшәүче татарларның багланышын зәгыйфьлөндерү. Башкортстанда татарны башкортка өйләндерү һәм башкалар, һәм башкалар Ләкин бу гына әле җитми, күрәсең, тагын да нечкәрәк ысуллар куллану кирәк — татарны эчтән таркату, аны үз эчендә төркемнәргә аерып көрәштерү, өнә шулай җелеген суыру отышлы' Аны
күп милләтлеге өйләндерсәң, "бүлгәлә һәм хакимлек ит” шигарен җырлый-җырлый гамәлгә ашырырга мөмкин булачак инде. Татарның кайбер каһарманнары моны яисә аңлап җиткерми, яисә аңлы рәвештә шовинистларга хезмәткә кергән Бушка гына түгел, әлбәттә!
Татарның төрле төбәкләргә сибелеп урнашуы, аның чыннан да төрле этнографик төркемнәрдән торуы, уртак милли татар дәүләте эчендә яшәмәгөнлектөн, этнографик аерымлыкларның кимемәве шовинистларга мәкерле уеннарын уйнарга бик шөп мөмкинлекләр ача, билгеле. Әмма татарның теге-бу кабиләсен генә йөрәгенә якын иткән каһарманнар уйларга тиеш ләбаса: аерымлыклар кайсы халыкта гына юк соң ул? Кешелек дөньясы бүген кабиләчелеккә һәм ыругчылыкка таба үсәмени? Тукай әйтмешли, өеңә карак кергәндә ир белән хатын юрган өчен тартышып ятса, ал арны алда ни көтәчәк? Барын да югалтып бетерүгә китермәсме бу? Төмән өлкәсендә хәзер этник Себер татарлары да зур тизлектә шәһәрләшә башлаган. Шәһәрләрдә исә азчылык милләтләрнең йотылуы бик тиз баруын беләбез Бигрәк тә милли мәдәният-мәгариф учакларың булмаса, азчылык күпчелек арасында сибелеп яшәсә! Казан татарлары себерлеләрдөн дистәләрчә мәртәбә күбрәк булуга, Татарстан биргән дәүләтчелеге яшәүгә, анда шактый ук куәтле профессиональ мәдәнияте, мәгариф системасы барлыкка килүгә карамастан, милли йөзләрен җуя бара түгелме? Әгәр инде алар шундый хәлдә икән, себерлелөрне бернинди автономия дә саклап кала алмаячак — без ул автономия җимешен татып карадык ич инде!
Алман әдәби теле булмаса. Саксония алманы белән Бавария алманы үз шивәләрендә сөйләшеп бер-берсен аңлый да алмаслар иде Үзенчәлекләрен дә саклыйлар, әдәби телләрен дә бик тырышып өйрәнәләр — бердәм нимес милләтен барлыкка китереп яши бирә алар. Нишләп без шулардан гыйбрәт ала белмибез икән?!
Әнәс Гаитов белән без соңрак шушы хакта фикер алыштык, ләкин иркенләбрәк сөйләшергә вакыт җитмәде Мин аның ихласлыгына үз кардәшләренә яхшылык теләвенә ихтирам белән карыйм, аңа төрле яктан таяк ашарга туры килүен беләм Шул ук вакытта аның аерымлану омтылышын хуплый да алмыйм Әйе. этник Себер татарлары мирасын барларга һәм җыярга, аларны гомум татар мәдәни хәзинәсенә тулырак кушарга, шулай итеп гомум татар йөзендә Себер татары чалымнарын арттырырга кирәк. Бу фикерне “Ак калфак’ оешмасы җитәкчесе Бибинур Сабирова да яклады Әгәр без татарны төрле якка тарткалап парчаласак, беребез дә максатына ирешә алмас Аерым Себер этник татары гына түгел, татар милләте тулаем да тарих тузаны астында күмелеп калыр Мәңгегә..
Шушы фикер белән килешкәнлектән. “Яңарыш" гөзите баш мөхәррире Азат Сәгыйтов Казан белән тыгыз хезмәттәшлеккә омтылуын белдерде
— Татарстан белгечләре булышмаса, Төмәндә татар гимназиясе ачылуына, университетыбызда татар бүлеге тиешенчә эшләвенә, өлкәбездә милли сәнгать учакларыбыз җанланып китүенә өметләнү дә кыен Бу эш ике төбәк арасында рәсми килешүләр төзеп үтәлергә тиеш
Шунысы бераз күңелне юата: 70-80 еллардагы хәл белән чагыштырганда, хәзер Төмәндә татар язмышы хакында сөйләшерлек, нидер эшләрлек рәсми хезмәткәрләр дә, ачыктан-ачык барлыкка килгән ирекле җәмгыятьләрнең җитәкчеләре, активы да бар Әмма, "башкорт" паспортлы милләттәшләребезне дә кушып исәпләсәк, саны 300 меңгә якын татарга алар бик-бик аз әле. Аларның гамәлләре исә ихтыяҗның уннан бер өлешен дә каплый алмый!