Логотип Казан Утлары
Шигърият

И акылым!


Балачагым башкаласы.
Безнең юллар бар ла синнән башланасы. Көтә булыр бусагада яңа көннәр — Ашкындыра әллә ниләр, әллә кемнәр! Тизрәк, тизрәк, йорт-оядан, канат ярып, Очып китик, йөрик әле ду кубарып! Шундый хыял, шундый теләк куды безне. Абына-абына эзләдек без юлыбызны. Сәрбиләрдә эленеп калды бала сагыш — Шуннан бирле алга гына, алга барыш. Үксез акыл елап калды, кулын болгап — Без таралдык, без чәчелдек дөнья буйлап. Бездән башка иза чикте туган авыл, Бездән башка өр-яңадан туган да ул. Ул ныгыган, ул яңарган, ул яшәргән — Арынып калган бер кирәксез вак эшләрдән. Олы җанлы авылкаем, кичер безне!
Синнән башка рәхәт тормыш кичәрбезме? Булдыкмыни без ябышмас кискән икмәк? Синнән башка ничек мөмкин гомер итмәк? Ометләнәм: онытмассың, ташламассың, И авылым!
Балачагым башкаласы.
Күңелемә, әткәй, кайтып кер...
Дөньям онытып, дөнья кусам мин, Ваклык, чүп-чар белән тулсам мин.
БАЛАЧАГЫМ БАШКАЛАСЫ
Тик үземне өстен куйсам мин:
— Оныттыңмы? — диеп әйтеп бер, Күңелемә, әткәй, кайтып кер. Күңел бикле булса, ватып кер! Кайт та ерак, кырыс еллардан, Син онытма миннән сорарга:
— Синме, — диеп, — истән чыгарган? Винтовкаңны асып үт, әткәй, Йөрәгемә басып үт, әткәй, Хакыйкатьне ачып үт, әткәй!
Илең өчен соңгы минутта Ничек кергән булсаң син утка, Шулай күрен миңа... Онытма: Синең сурәт хәтер түрендә, Шинель кигән килеш күренә, Кырыс солдат булып терелә. Кызыл солдат булып ул миңа — Үзенең дәвамчысы — улына Васыять әйтә төсле тоела. Васыятендә — авылым таңнары, Ык сулары, Байсар таулары... Аның васыятендә аннары Хыяллары, изге теләкләр — Әйтелгәннәр алар кирәккә, Уелып калсын өчен йөрәктә. Шуларнымы бүген оныттым?! Онытмадым... Бары курыктым... Әткәй, синнән калган ул утның Аңда сүнүеннән курыктым, Канда сүнүеннән курыктым, Җанда сүнүеннән курыктым. Хәтеремне шуңа яңарттым, Тормыш ваклыклары каралткан Тутык күңелемне агарттым... Рәхмәт, әткәй! Ешрак кайтып тор, Күңел бикле булса, ватып кер!
Китап сүзе түгел
Китап сүзләре генә сөйлисең икән син, апаем!
Авылдаш агай сүзе.
Яшел чирәм иде Авыл урамнары, Җылы, йомшак иде Туфрак-тузаннары. Яланаяк чаклар Эзсез узганнармы? Безнең чабаталар Инде тузганнармы? Көлгә күмә идек Бәләк-бәрәңгеләр, Була иде алар
Тәмледән-тәмлеләр. Күгәрченнәр аулап Чорма чатларыннан, Бер әйләнер идем Малай чакларымнан...
Китап сүзен белми. Матур сүз сөйләми. Без үскәнбез... Чөнки Әйләнә-тирәли Матурлык бит үзе Төреп торган безне. Җиргә салгач эзне. Нигә китап сүзе?! Калды яшел чирәм — Аерылдык җирдән... Шәһәр — зәңгәр хыял — һавадагы торна! — Авыл малайларын һаман кызыктыра. Малайлыктан шулай Тартып алды Казан. Вагон-вагон китап (Мин укырга язган!), Шома асфальт урам (Мин таптарга язган!), Гүзәл шәһәр кызы (Унҗиденче яздан!) — Көтеп торган мине, Кызыктырган мине. Телдә китап сүзе Менә шуннан бирле.
Малайлыктан һаман Ераклаша барам, Асфальт урамнарга Яраклаша барам. Яраклашкан саен Ярлылана күңел: Шәһәр туфрагы шул — Уңдырышлы түгел. Шәһәр — гүя том-том Аңлатмалы сүзлек: Асыл мәгънә эзләп. Ничә еллар гиздек, Китапларда йөздек, Җирдән тәмам биздек! Кем генә булмасын, Кеше онытмасын, Онытмасын икән Авыл әлифбасын.
Икмәксез...
Ә кайдадыр кемдер икмәксез... Эшсезлектән пычак тутыга,
Яшь балалар елап утыра... Икмәксез шул — тормыш хикмәтсез. Э кайдадыр кемдер икмәксез... икмә.ссезгә керә теләнче. Сынык сорый ул да үлгәнче: "Икмәксезне читкә типмәссез...” Э кайдадыр кемдер икмәксез... Икмәксезне кем соң кадерләр? Лвызын ача шыксыз каберләр... Каберләрне гаеп итмәссез. Икмәксез бит кемдер кайдадыр... Елый-елый яшь кыз бирелә... Ничек хәлләренә керергә? — Моңлы күзләренә ай багар. Икмәксез бит кемдер кайдадыр... Йорт ташланган, ишек йозаклы... Түзәр икән мескен озакмы? Аңа бәхет, бәлки, айдадыр... Икмәксез бит кемдер кайдадыр... “Икмәк юкмы? Алыйк кулга таш. Беткән бетсен инде безнең баш! Ват! Кыр!! Җимер!!! Бәлки, файдадыр?!” Икмәксез бит һаман кемнәрдер... Өметсезләр үзенә кул сала...
“Түз, ач яңак, бераз булса да...” — Дип күршесе, бәлки, кергәндер, икмәксез бит һаман кемнәрдер... Кайгы-хәсрәт чиккән яшь егет, Төшмә әле, төшмә син җебеп: Икмәксезләр көче — бергәдер! Икмәксез бит һаман кемнәрдер... Чык басуга, кемнәр ач йөргән!
Сөр-чәч — сиңа ходай җир биргән: Иген икмәк гамәл — сездәдер!
Э кайдадыр кемдер икмәксез... Көтә булыр шундый хикмәт сүз.
Авыл язмышы
Күпереп торган кардай ак болытлар — Йолдызларга мендәр: Йокласыннар...
“Нигә көндез янмый йолдызлар?” — дип. Кемнәр генә чаңнар сукмасыннар — Көндез янмый йолдыз...
Йолдыз сүнә —
Авыл уянадыр.
Киерелеп ачыладыр ишек.
Таң чыгында битен юа авыл...
Төнге татлы төшен, — күрдең ничек! — Сыпырып ала да ул, шат елмая Күтәрелеп килгән ал кояшка!
“ФӘЛӘН вакыт ят та. фәләндә тор!” — Мондый уйлар ахмак кайсы башка Килер икән, димсең?
Э бит булды:
Өйрәттеләр кайчан торырга да... Телефоннан гына акырдылар Кайчан чәчеп, кайчан урырга да. "Юк, син инде, агай, сыер тотма! Колхозны бел!
Сөт кибеткә килсен!”
Авыл агаемы оныта алсын
Җылы абзар исен, маллар исен... Килмәде сөт!
Көтүчеләр бетте...
Көтүчегә илдә хәзер кытлык.
Сөт урынына агай хәмер эчте — Шулай китереп сукты иман юклык. Яшьләр таралдылар — авыл ятим... Авыл калды тәмам күтәрәмгә. Мәгънәсезгә түккән хәләл хезмәт Исраф була торды гел әрәмгә...
Публицистик фикерләрне бүлеп, Шигыремә керә лирик агым: Ябыштырып ирен читләренә Яна сауган сөтнең күбек агын. Чыгып бастым авыл урамына — Авыл таңда матур уяна ул!
Чыбык тоткан яшь киленнәр булып Көтү куа иде минем авыл.
Кереп китеп тузан арасына, Эреп беткән безнең малай чаклар... Күпме шәһәрләшеп кыланмасын. Күңел һаман авыллыгын саклар. Тәүге йолдыз күктән күз кысуга. Ут сүндерер, ятып йоклар авыл. Сискәндереп уятмагыз аны — Вакытын белеп, үзе уяна ул.